Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ ӘСӘРЕ

Сугыштан соңгы еллар рус балалар әдәбиятында күтәрелеш еллары булдылар. Рус совет язучылары бу өч ел эчендә совет балаларына заманыбызның дулкынландыра торган вакыйгаларын эченә алган, совет балаларының тормышларын, омтылышларын чагылдырган күп кенә әсәрләр бүләк иттеләр.В. Катаевның «Полк улы», М. Пришвинның «Кояш хазинәсе», В. Каверинның «Ике капиталы басылып чыгу — балалар әдәбиятында вакыйга булып танылдылар. Бу әсәрләр совет балаларының кулдан төшмичә укыла торган китаплары киштәсенә тезелделәр. С. Михалковның «Кызыл галстук» ы да лаеклы рәвештә үзенә шул киштәдә урын алды. «Кызыл галсту껇‡‡‡‡‡‡‡‡—совет балалар әдәбиятында зур яңалык, зур- адым. Ул безнең балалар тормышын дөрес чагылдыруы, балаларны тәрбияләү мәсьәләсен күтәрүе белән кыйммәтле. Шуның өстенә ул әдәби яктан оста, матур язылуы, нечкә юморы, бигрәк тә гадилеге белән сокланырлык көчле. Бу пьесада шаккатыра торган маҗаралар юк. Геройлар искитәрлек батырлыклар эшләмиләр. Гади генә бер хезмәткәр семьясы. Кызлары Марина әдәпле, тәрбияле, әти- әнисен, пионер оешмасын, мәктәбен ярата, тырышып укый. Ә менә Марина белән игезәк уллары — Валерий андый түгел. Ул, әти-әнисенең тиешле дәрәҗәдә әһәмият бирмәүләре, 
                     ‡‡‡‡‡‡‡‡‡ Сергей Михалков «Кызыл галстук*. Пьеса, 3 пәрдәдә, 9 күренештә. Т. Гыйззәт тәрҗемәсе. Редакторы А. Әхмәт. Татгосиз- дат. 1948 ел. Бәясе 2 сум 50 тиен. 
тәрбия мәсьәләсендә мәктәпкә генә ышанып ятулары аркасында, «үз иркендә» үсә. Валерий коллективтан читләшеп, эгоист булып китә. Ул зур, якты, җылы өйдә тора, йомшак, җылы урында йоклый, тәмле ашый, яхшы киенә, кинога, катокка йөри.. Ул ялкау, ләкин бәхетенә каршы ,бик зиһенле, дәресләрне бер дә көчәнмичә үзләштерә ала, бик оста итеп рәсемнәр ясый белә. Аңа шулардан башка бер кем, бер нәрсә кирәкми. Бер вакыт аңа мәктәпнең стена газетасына рәсемнәр ясарга кушалар. Ул баш тарта. Ә иптәшләренең үгетләүләре аның ачуын гына чыгара. Горур, тупас Валерий галстугын чишеп ала да өстәлгә ташлый. Имеш, үзегез үк чакырып алырсыз әле, минем әтием депутат. Ләкин малайны чакыручы булмый. Икенче шәһәргә күчеп килүләре аркасында’, әти-әниләре бу күңелсезлек турында белми калалар. Ә малай борчыла башлый. Коллектив- тан читтә яшәү аны кыргыйлан- 
127 
 
дыра, тупасландыра. Ул Маринаны теле белән кыерсыта, иптәшләренә каты сүзләр әйтә. Ул инде үзен карап үстергән әбисенә дә кычкыра башлый, айы санламый. Ләкин ул акылсыз малай түгел, үзенең кая таба барганын күрә, дөресрәге, пионер оешмасы тапшыруы буенча аны «юлга кертүне» үз өстенә алган Шура исемле малай аның кая таба тәгәрәвен күрсәтеп бирә. Валерий төзәлә. Пьесаның төп эчтәлеге менә шундый гади. Ләкин аның мәгънәсе тирән, эчке көче бик зур. Биредә Сергей Михалков бала тирбиясенең никадәр катлаулы эш икәнен, аның мәктәп белән пионер оешмасы рамкаларына гына сыеп бетмәгәнен, образлар аша тасвирлап бирә. Бала тәрбиясе турында беренче чиратта һәм иң күп итеп ата-ана кайгыртырга тиеш. Пьеса шундый оста язылган, аны караган яки укып чыккан кеше үзенең баласы турында тирән уйланмыйча кала алмый. Сергей Михалков бу китапта һәрбер ата-ананы, һәрбер пионерны төптән уйларга, алга карарга мәҗбүр итә торган бер тезис куя: «әгәр син чын пионер була алмасаң, зур үскәч, чын коммунист булуың да икеле». Пьесаның төп тезисларыннан булган бу кыю һәм дөрес тезис баштан ахырга кадәр сузылып бара һәм «юлдан язган» Валерийның пионерлар коллективына кайтуында, күркәм сыйфатларга ирешүендә, ярамаган гадәтләрне ташлавында этәреч көч була, һәм без, укучылар, моның шулай икәненә ышанабыз. Ә безнең балаларның юллары киң якты икәне, киләчәкләре бәхетле, шатлыклы булачагы әсәрдә нинди көчле буяулар белән бирелгән! Пьесада җитешсезлекләр дә юк түгел, ләкин алар, җитешсезлек яки хата булудан бигрәк, төп лейтмотивтан тышта булулары, эчтәлекне ачу өчен кирәк булмаулары белән күзгә ташланалар: Валерийның әбисе беренче катта торуның куркыныч булуы, анда караклар керүе турында сөйли. Икенче бер урында, кемдер ишек каккач, «күршеләрдер инде, аларга кунаклар килгән иде, тагын рюмка сорап керә торганнардыр», ди. Боларның пьесага һичбер төрле бәйләнешләре юк, һәр икесе» бигрәк тә балалар пьесасы өчен, кирәксез сүзләр. Икенче бер урында, минемчә, дөрес булмаган бер момент бар. Шул ук әби кирелекне баладагы уңай сыйфат итеп аңлата: «Валерий атасына ошаган. Бала .чагында аның атасы да шулай кире иде. Шул кирелеге аша кеше 
булып, үз теләгенә иреште» ди. Димәк, Валерийның әтисе Вишняковны совет эшчесе, зур завод директоры, халык депутаты итеп җитештерү өчен кире булу кирәк булган?! Вишняков кызының акыллы, тырыш булып үсүен, ә улының «юлдан язуын» шулай дип аңлата: «кулда биш бармак, аларның да бишесе биш төрле...». Моны әлеге әби әйтсә бер хәл иде, ә инде халык депутаты әйткәндә ул автор авызыннан чыккан сүз булып ишетелә. Бу дөрес түгел, әлбәттә. Баланың характерын мохит тәрбияли. Пьесада образлар тирән уйлап эшләнгәннәр. Алар хәрәкәтләре белән дә, холыклары, үзләрен тотулары белән дә, телләре белән дә бер- сен-берсе кабатламыйлар. Алар бер-берсеннән шул кадәр аерылып торалар, аларны һәрбер әйткән сүзләреннән танып була; олы кешеләр белән балаларны гына түгел, һәрбер баланы бер-берсеннән ансат аерып була. Менә пионер Чашкин. Ул озын-озын утырышлар белән агуланган, теле казенный докладлардагы кебек буш сүзләр белән чүпләнгән. Ул ике сүзнең берендә «кабыргасы белән куя», «хәзерге моментта» ди. Кулыннан эш килми торган кешегә хас булганча, ыгы- зыгы килеп йөрергә ярата. Язучы анардан, аның аша олы бюрократлардан, көлә. Менә Шура. Ул түзем, кыю, акыллы, төптән уйлаучан, принциплы, үзенең киләчәгенә ышанган чын совет баласы. Ләкин бу образны берникадәр эшлисе калган. Әти-әнисе үлгәч, аны Вишняковлар тәрбиягә алалар, ашаталар-эчертә- ләр, җылыталар, юаталар, һәм бу, бөтен яхшы сыйфатларны үзендә туплаган малай, ур-ынсызга үпкәләп, Вишняковлардан чыгып китә. Рәхмәт әйтмичә генә түгел, саубул
128 
 
лашып та тормыйча китә. Без аның шундый булуына ышанмыйбыз, аның бер туктаусыз: «мин кеше ярдәменнән башка да тора алам,» дип сөйләнүләре дә туйдыра башлый. Ләкин бу җитешсезлекләр пьесаның көчен җуймыйлар. Бүгенге совет балаларының гормышын дөрес күрсәткән, аларның уй, теләкләрен дөрес чагылдырган, алар-ны тәрбияли торган, ата-аналарны бала тәрбиясе турында тирән уйларга мәҗбүр итә торган бу пьесаны, әйтергә кирәк, бердән-бер пьесаны, Татгос- издат татар телендә басып чыгарып, бик кирәкле һәхм мактаулы эш эшләгән. Пьесаның танылган драматург Т. Гыйззәт тарафыннан тәрҗемә ителүе, балалар язучысы А.Әхмәт тарафыннан редакцияләнгән булуы, безне, китапны ачканчы ук, тәрҗемәнең әйбәт булуына ышандыра. «Ул элек тә сәләмәтлеккә туймый иде» («она и раньше слабая была»), «Син бит үз анаңны да санламыйсың» («ты и свою-то мать не замечаешь»), «хак сүзгә җавап юк» (что верно то верно») кебек саф татарча яңгыраган җөмләләр бу ышанычны тагын да тирәнәйтә. Болар нык эзләнеп, иҗади тәрҗемә ителгән юллар. Ләкин, кызганычка каршы, мондый иҗади тәрҗемә китапның ахырынача дәвам итми. Балалар пьесасы теленә, һич тә ярамый торган авыр, буталчык җөмләләр тәрҗемәдә күп кенә урын алалар. Пьесаны кабат басканда һәм сәхнәгә куйганда искә алуларын өмет итеп, без мисалларга күбрәк урын бирергә булдык. Тәрҗемәдәгечә әйтсәк, «пионерлар теле яшь, җанлы булырга тиеш». Ә пьесада пионерлар вакыт-вакыт менә нинди тел белән сөйләшләр: -«Юк, һәрвакытта түгелдер, син бүлмәгә кереп исәнләшкәндә һәм Шураның кайдалыгын сорашканда— берсүз белән әйткәндә, баштагы биш минутыңны, син кешеләрчә әйбәт итеп, саф русча итеп сөйләштең...» (38 бит) — Күрәсез тәрҗемә «саф русча» да, саф татарча да булып җитмәгән. «Укуның миңа кыенлыклар белән бирелүләре өчең мин гаепле түгел». (9 бит). Болай сөйләшмиләр ия — берлек икән, хәбәр күплек булмый. «Моннан ары бернинди дә гостиницада торырга бармам» (5 бит). Бу җөмләне: моннан ары бернинди 
гостиницада торачак түгелмен... яки торасым юк, — дияргә иде. «Мин хәзер сездә торам: шулай да мин югалмас идем, ничек кенә торсам да бәхетле булыр идем.» (20 бит). «Шулай да» бу урында һич туры килми. Аның уоынына, кайда гына торсам да, дияргә иде. «—Син моны чыннан әйтәсеңме?» «—Әйе, чынлап.» Җавабы, «чынлап» булгач, соравы да «чынлап» кирәк. «Бу җирәнгеч мөгамәләңне син үзең дә беләсең бит» (35 бит) — һич алай түгел. «Ты ведь сам хорошо понимаешь, что поступил гадко, не хорошо». «Мине Совет Армиясе көненә (?) кабул итәләр» (32 бит). «Көненә» түгел, «көнендә» кирәк. (Сүз пионерга кабул итү турында бара.) Сүзгә сүз тәрҗемә итү, дөресрәге, рус сүзен татар сүзе белән алмаштырып бару фактлары да очрый: «Бу килүегез белән бик яхшы эшләдегез» — татарча: килеп бик яхшы иттегез, дип сөйлиләр. Шураны тәрбиягә алгач, Валерий болай ДИ: «Без бит сине өйгә аның өчен җибәрмәдек... әти сине кызганып җибәрде». Әйе, русчада «пустил» — һәм ул татарча — җибәрде була. Ләкин, күрәсез, бу урында сүзгә- сүз тәрҗемә һич ярамый. Кертмәдек... кертте... дип тәрҗемә итәргә туры килә. — Без бит сине өйгә аның өчен кертмәдек... әти сине кызганып кертте. «— Шура биредә торамы? — Биредә тора. Ул хәзер килер». Әйе, русчада «он сейчас придет», ләкин ^татарча бу урында килер дип сөйләшмиләр, кайтыр яки кайта диләр. Матур әдәбият, бигрәк тә сәхнә* әсәре күп сүзне яратмый. Ә тәрҗемәдә җөмләне урынсызга озынайту фактлары бар. Ни өчендер рисовать сүзе кайбер урында тәрҗемә ителгән, ә кайбер урында ителми калган. Ә дисцип
С. Ә,- Л’- 9 129 
 
лика сүзе — тәртип дип тәрҗемә ителгән, ләкин тәртип сүзе бу урында һич туры килми: «минем уку билгеләрем яхшы, тәргип буенча бишлек». Биредә дисциплина дип калдырырга кирәк. Заставканы — мәкалә башы дип, концовканы мәкалә ахыры дип тәрҗемә итү бик уцышсыз. . «Ни булса да ашарга берәр нәрсә бир.» — «Ни булса да» — артык. «Күчеп килү уңаебыздан файдаланып моны бездән яшергән. «Уңаебыздан» көчләп кертелгән; ул бары җөмләне авырайтуга гына хезмәт итә. — Күчеп килүебездән файдаланып, моны бездән яшергән. «Син шул Бадейкинмы, түгелме?» — Син шул Бадейкин түгелме? («ты не тот самый Бадейкин?») Драма әсәрләре барыннан да элек укыр өчен басылалар. Аны сәхнәгә кайчан куялар әле, ә укучылар, басылып чыгуына аны хикәя итеп укый башлыйлар, һәм 
әйтергә кирәк, роман, повесть, хикәяләрдән кала иң күп укылган жанр — драма. Шулай булгач, ремарка һәм аңлатмаларга да диалог һәм монологларга караган шикелле, әһәмият белән карарга кирәк иде. Тәрҗемәче дә, редактор да моны искә алмаганнар. «Беренче күренештә шул ук бүлмә» (7 бит). «Баштагы өч күренешләрдә (!?) булып узган шул ук бүлмә» (18 бит). «Бүлмәгә кереп китә дә коньки күтәреп керә» (30 бит). «Җилкәсенә сөлге асып, кулына теш щеткасы һәм бер стакан су тотып, ишектән Вишняков күренә» (20 бит). — Бу мисаллар коментарияга мохтаҗ түгелләр. Китапта типография һәм корректор хаталары да күп. Кайбер битләрдә хәрефләр начар төшкән яки бөтенләй төшмәгәннәр. Кызганычка каршы, китап шундый һәм шуңар ошаган хаталар белән чыккан.