Логотип Казан Утлары
Роман

ЯЗГЫ ЖИЛЛӘР



VIII Кыш бик авыр узды. Гәрәйгә дә уен юлы киселде. Бер кыш эчендә ул танымаслык булып үзгәрде. Хәзер инде аны, таң яктысы беленеп килгән сәгатьләрдә, кулларына атасының брезент бияләйләрен киеп, биленә киндер алъяпкыч бәйләп, яр буенда паром көткән хәлдә еш кына очратырга мөмкин. Эгерсь мастерскойларында элеккечә вак- төяк йомыш башкарып кына түгел, зурлар белән беррәттән эшкә җигелгән бу малайга, әнисе дә хәзер ничектер олылап карый. Гәрәй үзе дә анасының сорауларына өлкән эшчеләрдән ишеткән сүзләр белән җавап кайтарырга ярата: — Порт-Артуны әйтәсеңме? Китте шул... Безнең патша өчен ник ярты Рәчәйне басып алмыйлар, төкерә генә ул... Аңар фарсит итәргә булсын да, рабочийлар сүз дәшмәсен. Мостафа сугышка киткәннән бирле авырудан башы чыкмаган Раушана өчен Гәрәй бердәнбер терәк булып калды. Унике яшен әле яңарак тутырган бер малайга җиңел түгел иде бу. Тормыш, аны тәртә „ урынына сындырырга яки дуга итеп бөгәргә, теләгән шикелле, төрле авырлыкларны бер-бер артлы өеп кенә торды. Атасын озатуга ай ярым дигәндә, тумыштан ук чирле энекәшен җирләргә туры килде. Бу үлемне Раушана.- — Кырыла башладык инде, балакайлар, — дип, ничектер сәер бер тынычлык белән каршы алса да, Гәрәй өчең, үзе туып-үскән йортта бу беренче мәет булганга- мыдыр, куркыныч һәм авыр тоелды. — Нишләп үлде соң әле ул? 
                     * Дәвамы. Башы 6 нчы санда. 
Бу сорау аның башыннан бик озак чыкмады. Эчкә батып кергән тонык күзләрен зур итеп ачкан хәлдә, яшьсез генә^ үксеп ятучы энекәше белән моңарчы рәтләп кызыксынмый да иде ул. Хәзер инде шул күзләр мәңгегә йомылганнар, елак иреннәр ябык, саргылт тире катлавы белән сөяктән .генә торган нечкә куллары күкрәк турысында катып калганнар... — Нишләп үлде соң әле ул? Мәликә әби, иске чүпрәкләрдән кораштырып кәфен теккән җирдән, Гәрәйгә җавап биргән төсле көрсенеп әйтте: — Ризык киселсә, бер тын алырга да хәле җитми шул җан иясенең... ‘ Аны күмеп кенә кайтканнар иде. шундый матур үс^п килгән Зәйтүнә, анасы белән янәшә ятып калды. Бу юлы Гәрәй, Мәликә киңәше буенча, Ишнияз суфый карчыгы Хәернисаны чакырып китерде. Карчык ишектән атлауга сүзен им-томнан башлады. — Барасы җирләрем дә бик күп, Кырык тартмачы Минһаҗның бәләкәй кызына куркулык коярга да чакырып киттеләр. Әйләнеч булса да, Мәликә ахирәтнең күңеле калмасын дип, элек сезгә тия үтим дидем.  

 
1 аушана, богаз кимерчәкләрен авырттырып килүче ютәлен йотарга тырышкан кебек, эчен тартын, көчәнеп әйтте: —- Бик рәхмәт инде анысына. Шифаң тиеп терелтә калсаң, ничек тә бәхилләтер идек үзеңне. Бише тулып алтыга чыкты бит. Күзгә күренеп үсен килгәндә генә... Ни дип әйтергә дә белмим. Суык тидеме үзенә, бизгәкме? Шул хәтле ызалана инде мескенем, утырып елардай булам. — Шул шул менә... — диде Хәерниса һәм үзе дерелдәп, үзе шабыр тиргә төшеп яткан Зәйтүнәнең маңлаена сөякләч бармакларын каплады. — Еллар бик начарланды. Ата белән бала тынышмый. Хезмәтчеләр х уҗа н ы ты ң л а м ы й л а р. Шә к ерт - ләрне әйткән дә юк. Авызларында гел шайтан сабагы... Җирдән тиенү дисеңме, зәхмәт кагу дисеңме, барысы да шулар кәсәфәте. Базар көнне Иманкол Хаҗи килененең яшь бәбие авырый дигәч барып чыккан идем, кыяфәтеннән куркып киттем. Бөтенләй куырылып төшкән. Шуннан үзе буйлык ак җеп, анасы буйлык кара җеп, әбисе буйлык яшел җеп белән бер имләдем. Очы сынган инә белән тагын бер имләдем. Шуннан себерке чыбыгыннан ирле-хатынлы курчак киендереп, юл азыгына бер чеметем он белән тоз салып, чиркәү бусагасына ташлап китүем дә булды, артымнан шушы күлмәк белән бер сумлык талир тәнкә җибәргәннәр... Ак әтәч белән кемнеңдер чәчәгең имләү турында сөйли башлагач, Гәрәй зурларча тамак кырып: — Без алай түли алмабыз, — диде. — Безнең әти солдатта бит. Хәерниса әби аңа гөберле баканыкына ошаган күзләрен акайтып: — Зурлар сүзенә тыгылмый гына тор әле син, тел бистәсе! — диле. Аннан, сәкегә җәелгән иске корама юрган өстендә бөгәрләнеп, эһелдәп яткан Зәйтүнәнең кулларын, эчен капшап караганнан сон, — Очаны калыккан моның, кызым Раушана! Имләргә кирәк. Шунда ук җиңеләеп китәр, алла һе боерса, — дип авыруны суза төшебрәк яткырды. ҺӘМ: — Игез бала тапкан кырык яшәр хатынның олтырагын урлап эченә ябарга иде дә бит... аны каян тапмак кирәк хәзер, —- дип сөйләнә-сөйләнә, хмайланып беткән керле төенчегеннән ашыкмый гына бер очы китек беләү белән агач тарак чыгарды. 
— Мактанып әйтүем түгел, болай да минем кулым шифалы була торган иде. Ярый, ходайга тапшырып башлыйк булмаса, мин бер әйбер белән имләп бетереп, икенчесен кулыма алу белән үк: «әби ни имлисең?» — дип сорарга онытмагыз, яме. Шуннан ул, тешләре арасына чәч бөртекләре кысылган иске таракның ике ягына да алмаш-тилмәш төкереп, Зәйтүнәнең баш тү.бәсенә батырып куйды. — Бер, ике, өч — очып китсен, тфу... дүрт, бпш — бизеп китсен, тфу... алты, җиде — җиргә китсен, тфу... сигез, тугыз — туфракка китсен, тфу... Тарак тешләрен төрле урынга төрткәләп, беләү ташын алу белән Гәрәй кычкырып сорады: — Әби ни имлисең? Хәерниса, гйупырып чәй эчкән тавыш белән, тиз-тиз укынып, кара читекле аякларын бйегәнсыман арлы-бирле басып алды. — Бу баЛаның очаны калыккан, шуны имлим. Ай кайтсын, кәй кайтсын. Әфсүнтөфсүн, зәхмәт тидергән җеннең эче күпсен, бүсере типсен. Минем кулым түгел, Әйшә батман кулы, тфу, тфу... Беләүне куеп, уклауга тотынуга көтмәгәндә ишектән кыяр-кыймас атлап, Мостафа кайтып керде: — Әйдәләрме? — дип ятсынган тавыш белән эндәште ул. Тубалсыман озынча соры бүрекле, кулбашлары салынып торган киң шинельле, чал керә башлаган куе сакаллы бу солдатны тану белән үк, Гәрәй үзен яңадан кечерәеп калгандай сизде. Ул аңар бары тик: — Әти1. — дип, бер генә сүз 

 
әйтте дә, күкрәгенә барып сыенды. Раушанага әйтерсең, канат үсте, ул ничә көннәр буе кузгалмый яткан урыныннан сикереп торды да, ирем кочаклап алды. — Мостафа! Әйләнеп кайтуыңа өметләребез тәмам өзелеп беткән нде бит, бәгърем... Алар рәтләп исәнлек-саулык сораштырырга да өлгермәделәр, кайдан ишетептер, өйгә күрше-колан тулды. Сүзне нәрсәдән башларга белми торганда, Хәерниса карчык башкаларга авыз ачарга да ирек бирмичә, әллә ничаклы сорау яудырды: • — Күземә күренәме дип торам, син икәнсең күрше. Соң ничек? Безнең Шәрифжанны очратмадыңмы? Нихәлләре бар икән балакаемның... Бик хәтәр булган дип сөйлиләр сугышны. Әхмәдулла кияүне нишләттеләр икән? Тагын кайтучылар бармы? — Шәрпфҗаи кая да ни кая... — дип башлады Мостафа. Аның бер иңбашы эчкә батып, кыйшаеп тора, һәм ул, шуны сиздермәскә теләгәндәй, сүз әйткән саен муенын шул якка бора иде. — Анда ата улны, туган туганны белми. Ляоян дигән жәһәннәхмдә сугыштык без. Поддержка килеп җитмәде, югыйсә күрмәгәнең күрсәтә идек без ул ләгънәт японга... Ахырзаман дип торырсың... Бөтен дөньясы шаулап яна. Менә бер заман ядрә килеп төшеп,’ баскан жпрем дүрткә ярылмасынмы! Шуннан соң нәрсә булганны хәтерләмим. Күземне ачсам, бөтен гәүдәмне мамыкка урап вагонга салганнар. Фельдшер әйтә: — Син хәзер патша хезмәтенә ярамыйсың. Мин әйтәм: баш, исән булса, үзебезгә яраклы хезмәт табарбыз. Соң үзегездә хәл-әхвәл ничек? Барыгыз да чирләп аугансыз күрәм... Раушана казан астындагы йомычкаларга ут төртте. ’Күрше хатыннардай берсе аңар булышырга теләп: — Син утырып кына тор инде. Өзлегерсең... — дисә дә, хәзер ул гәүдәсендәге барлык авырулар, йөрәгендәге барлык моң-зарлар бер икенче кулының сырты белән күзендәге яшь бөртекләрен сөртә иде. Хәерниса карчык аның тез астында калган беләү ташын суырып алды да Гәрәйгә кычкырды. — Син нәрсә үзе, тасраеп каттың? Бар, йөгер! Әбиләрең белми торгандыр әЛе бу тамашаны... Яртылаш жиргә иңгән сыңар тәрәзәдән бүселеп торучы караңгы төнне гүя учак астындагы ялкын кысырыклап чыгарды, 
аның шәүләсе бистә урамнарына да тарал
ган кебек тоелды. Күңелдә һәм күз алдында шулай ук яктылык, шундый ук сафлык! Гәрәй шул нурйы юлдан, аяк астына ни туры килүенә игътибар итмәстән, туп-туры Вәлишиннар мәхәлләсенә, әбисенең куышына йөгерде. ... Ике-өч көн узмагандыр, Мостафа элекке хезмәтенә* урнашты. Моның өчен аңар байтак ялынырга һәм кемнәрнедер сыйларга туры килде. Шуның шатлыгыннан беренче получканы эчеп тә кайтты. Тик ни өчендер бу юлы Раушана аңар бәйләнмәде. Бары Мостафа йокыга киткәч кенә, Гәрәйгә ымлап әйтте: — Кесәсен карыйк әле. Бетермәгән булса фатирга түләрбез. Кесәсен актара башлагач та, берничә бакыр белән илле тиенлек көмеш таптылар. Шуның артыннан ук Гәрәй куанып кычкырды. — Ишетәсеңме, шытырдый! Ләкин аның ниндидер сүзләр басылган юка гына кызгылт кәгазь икәнлеген күргәч, икесе дә әйтер сүз тапмыйча тынып калдылар. — Ахыры хәерле булсын, — диде Раушана бераз дәшми торгач. Гәрәй, ут яктысына елыша төшеп, кайбер сүзләрнең мәгънәсен бик үк аңлап җитмәсә дә сер сынатмаска тырышып, укый башлады: — «Порт-Артур бирелде... Рус эшчесенең кул көче белән салынган бу ныгытманы билгесез һәм исемсез геройлар, үз күкрәкләре белән яклап, сигез ай буена көрәштеләр. 
дән таралып юкка чыккандай, җиңеләеп китте. Бары тик Зәйтүнә генә һаман әле атасы кайтканны Ха белештермичә саташа, Мостафа исә бер кулы белән аңар кесә төбендә озак аунаган шикәрне сузып, 

 
Порт-Артур бирелде... Куркак патша шуңа өстәп ярты Сахалиннан да ваз кичте. Патша хөкүмәтенең* бу хурлыклы җинаятен Россия халыклары һичкайчан гафу итмәсләр. Россияне мондый черек нигезле хөкүмәттән коткару өчен генә дә түгел, бәлки аны дошман һөҗүменнән сакларга сәләтле ясау өчен дә— самодержавиене бетерергә кирәк. Самодержавиенең һәлак булу сәгате якын инде. Күкрәп килүче яшенле давыл төсле якынлаша ул сәгать. Алданган һәм изелгән халык! Күзеңне ач! Улларыңның җаны белән, туган илеңнең җир- сулары белән сату итүче патша хө-. күмәгенә һәм каныңны эчүче капиталистларга • һәм алпавытларга каршы күтәрел! Бетсен самодержавие! РСДРП ның Казан Комптеты.э Гәрәй укып бетерүгә үк Раушана тиз генә кәгазьне аның кулыннан алды. — Кеше кара күргәнче яндырыйк үзен. Безнең фабрикта да шулай иттеләр. Укыдылар да яндырдылар. Бу сүзләрне һәркем үзенең йөрәгендә сакларга тиеш. Гәрәй карышмады. Лампа фи- теленнән кәгазьгә тоташкан зур ялкын аларның йөзләрендә, су өстендәге таң кызыллыгы кебек сафлык белән чагылды. Утны сүндереп ятуга каңдадыр — якында гына !сыю тавышлы берәү җырлап узды. — Над миром наше знамя реет... Базар чатында, Гыйльметдин бугай, чырылдатып свисток сызгыртты. Ләкин бистә полицейскийлары төрле урыннардагы тентүләргә таралганлыктан, берәү дә аңар ярдәмгә килмәде. Җырлаучы шуны сизгән кебек, тагын да күтәренкерәк тавышка күчеп, завод тыкрыгына борылды: — Оно горит и ярко рдеет... .То наша кровь... Ераклаша барган саен аңар бүтән тавышлар кушылдылар: — ...Горит огнем. То кровь рабочих на нем... Әйләнеп кайттылар ахыры, җыр тагын да көчәйде һәм ничек кинәт башланган булса, шулай кинәт өзелде дә, кемдер дәртле яңгыратып кычкырды: — Иптәшләр! Баш киемнәрегезне салыгыз! Петербург урамнарында, патша сарае каршында атып үтерелгән эшче кардәшләребезне искә алыйк!.. Гәрәй, тәрәзәнең ватык өлгесенә капланган калай кисәген күтәреп төшерде дә, киенә башлады. — Андрей Петрович тавышы бу. 
Раушана аның юлына аркылы төште: — Бер кая да кузгалмыйсың. Ят та йокла! Иртүк эшкә чыгасың бар. Ул бәлки яткан да булыр иде, әнисе утны сүндерүгә ишек кактылар: — Җиңги ач әле! Зәйтүнәне алып килдем. — Төн уртасында нишләп йөртәсез инде азаплап... Тагын уг яндырылды. Нәсимә, ике кулы белән муеныннан кочаклап сарылып йоклаган баланы атасы белән янәшә яткырды да, авызын кулы белән ышыклап Раушанәның колагына гына әйтте: — Урта йортта тентү бара хәзер. Шәһәрдән укалы-чуклы түрәләр төште. Бай үзе чакырткан диләр. Хәсәннең иптәшләрен эзлиләр. Әнн әйтә, алай-болай безгә кереп, баланы куркытмагайлар, яхшы вакытта илтеп куй. Гәрәй: — Таптылармы соң? — дип сораштыра башлауга Мостафа аякларын сузып киерелде дә, йокы аралаш сискәндергеч тавыш белән ыңгырашып кычкырып җибәрде: — Су бирегез, су... Ул арада кулы Зәйтүнәнең чәчләренә .тиеп, бердән айнып киткәндәй, торып утырды. — Нихәл, Нәсимә? Әрләргә дип килгәнсеңдер инде. — Әрләүгә карап кына тыеласыңмы соң сли. Әни әйтә: кырыктан узып акыл кермәде, тәуфыйксыз картаер ахыры, ди... — Тәүфыйк! Нәрсә ул Тәүфыйк?.. — диде үчекләп Мостафа.— Тормышы шундый бит аның. Күңелле генә итеп яшәргә дә уйлап куясың. Барып чыкмый шайтан алгы

 
ры... Чү, ниткән тавыш? Янамы әллә берәрсе? — Рәсәй яна, абый, Рәсәй... — диде бик серле итеп Нәсимә. Барысы да, елга буеннан килгән куе һәм көчле тавышларга колак салып, тын калдылар. — Раушана!—диде Мостафа борчылып. — Мин хәзер кайтырмын. — Мин дә... — дип иярде Гәрәй. Нәсимә дә аларга кушылды: — Бер ишек ачканда чыгып калыйк. Хуш, җиңги. Безнең якка да әйлән әле. Күптәннән булганың юк ■бит. Урамда йомшак кына кар бөртекләре төшкәли. Елымса җил белән аралашып, хәзер инде олы юл ягыннан, җыр тавышы китә? А деспот пирует в роскошном дворце, Тревогу вином заливая— я... Мостафа дәшми генә барды да, урам уртасында туктап калды: — Патшаны телгә алалар. Болай булгач эш зурга китәр. ** ... Эш чынлап та зурга китте. Баштарак әле эш көне, эш хакы чигендә барган көрәшнең бу төскә кереп китәчәгенә Мостафаның күзе җитми иде. Карлар эреп, елга буйларында үлән шытып чыккач, төнге ■сменадан кайтып килешли, аны будочник Гыйльметдин туктатты: — Улың "кайда? — Йөри торгандыр, — диде Мостафа һәм, шактый җир киткәч борылып сорады: — Ни булган? Бе- рәрсенең тәрәзәсен ватканмы әллә, җен малае? Гыйльметдин, козырек кырыеннан чыгып йөдәтүче түбәтәен эчкә төртеп, кылыч кыны белән итек •балтырына суккалап алды. — Димәк, белмисең?! — Кайдан белеп бетермәк кирәк. Мин төнге сменада, ул иртәгесендә. Без һаман аймылыш. — Җә, шуннан соң? — Нәрсә шуннан соң? — Әйтеп бетер диюем. Кичәгенәк ул нинди урыс малаен ияртеп кайтты? — Кайда аңар малай-шалай белән йөрерлек вакыт? Иртәдән кичкә шае эшкә җигәләр бит... Кайтып су эчәрлек тә хәле калмый. Гыйльметдин Мостафаны күптәннән белә һәм ул, аның сак яшәп, сүзне үлчәп сөйләү гадәтен дә яхшы хәтерли. Шуңар күрә бүген дә ул сорауларны мөмкин 
чаклы көтелмәгән яктан китереп чыгарырга тырышты: — Гаеп аңарда түгел, гаеп зурларда. Үткән көндә фабрик коймасына тезеп ябыштырып чыкканнар. Кем эше ул? Зурлар эше. Начальство әйтә: табыгыз, кем язган, кем ябыштырган. Тапсагыз — зур наград. Тапмыйсыз икән — үзең беләсең... Синең малай ябыштырган дип уйламыйм. Күрмәдеме икән дип кенә соравым... Раушананың хәле һаман начарлана баруга пошынып йөргән Мостафа, бу сүздән бөтенләй кабынып, Гыйльметдиннең янына ук барып басты: — Аталары артыннан йөрүең җитмәгән, инде балаларына тотынгансың икән. Мин сиңа чынлап әйтәм: әүвәле һәм ахыры шушы булсын! Хәзергә тыныч кына атлап йөрүче аю мин. Ызалый башласаң күр дә тор, тешләп кенә калмам, өзәрмен! Гыйльметдиннең бармаклары калтырап киттеләр. Ул, әле сакалын сыпыргалап, әле кылыч сабын тоткалап, чигенә-чигенә гайрәтләнде: — Карап карыйк, нишләрсең икән. Патша хәзрәтләренең таш капчыгында сиңа да урын җитәр. Мостафа, кискен талпыну белән, пиджак төймәләрен ычкындырып җибәрде: ;— Ачуымны чыгарма, Гыйльмуш! Гыйльметдиннең саргылт төкләр белән уралган кабарынкы иреннәре арасында свисток чырылдый башлагач, Мостафа үзүзен белештермичә аңар ташланды: — Курыкмыйм мин синнән, калай әтәч! Ләкин икенче перевозда чыккан эшчеләр аларга сугышырга ирек бирмәделәр. Иң алдан Матвеич карт килеп җитте. — Нәрсә син, Мостафа, айнык баштан? — диде ул юрамалый ачуланып.

 
 
Бер төркем хатый-кызлар аның сүзен җүпләделәр. — Кул пычратырга ярыймы соң эткә бәйләнеп? — Сасы гөмбә бпт ул. Ярылса ярты бистәне күксел тузан каплар. — Акдыйга көч әрәм итәргә, тфу! — Сугышкач зуррагын, санлыйлар аның. — Дәрес әйтәсез, — диде Андрей. — һәркемнең үз юлы бар. Киттек әйдә, үз юлыбыздан! Ничек шулай килеп чыккандыр, Мостафа, һичбер уйлап тормастан, Андрейга иярде. Бу минутта аның ачу белән ярсыган акылы бер генә сорауга да ачык җавап бирергә сәләтле түгел. Берьюлы килеп өелгән уйлар, эссе мунча ләүкәсендәге кебек, кызу томан пәрдәсе белән капланганнар иде. Г ыйльметдиннең янап әйткән сүзләре дә аның колагына шул томан эчендә чәпелдәгән себерке тавышы кебек кенә тоелды. Гүя кемдер, аның үзен үткәреп чабарга тели, ләкин ул хәзер кызуны да, катыны да тоймый иде. Барлык нәрсәгә илтифатсыз һәм кайда барганын, Андрейга ни өчен ияргәнен аныклый алмаслык бер .хәлдә бара торгач, аның исенә өйдә авырып ятучы хатыны килеп төште. Шундый кызганыч булып тоелды анар Рэушана, хәтта сугышта чагында да аны бу дәрәҗә өзелеп кызганганын хәтерләми. Бистәгә күчеп килгән ачлык елдан башлап, күпме жәфа чикте, күпме җәбер күрде. Шулай да Раушана һаман түзә, Мостафаның кыерсытуы турында кемгә дә зарланмый иде. Фәкать бер генә тапкыр, анда да күзенә ак-кара күренмәгән иреннән яшь' баланы саклап калу өчен генә, Раушана ишек алдына йөгереп чыкты. Чатлама салкын, кышкы кич иде. Менә ул баласы өстенә куе толымнарын тузгыткан килеш, юка гына күлмәктән ялан баш йөгереп йөри, ләкин берәү дә аңар ишек ачмый. Ахшам намазыннан кайтып килүче Иманкол хаҗи да: — Бир кирәген! — дип, Мостафаны гына ирештерә. — Күз яшенә карама! Юха еланы да алай елый белә... Менә хәзер шул күренеш бөтен дәһшәте белән Мостафаның күз алдына килеп басты. Кан тамыр" лары кинәт өшеп киткәндәй булды аның. — Шундый тормышта ничек яшә- мәк кирәк!—Бүген беренче тапкыр ул үзенең вөҗданына эндәште: — Ничек яшәмәк кирәк? Хатыннары гына түгел, ирләре дә. барысы да шул хәлдә бит. Фельдфебель солдатны- кыйный. Хәлфә — шәкертне. Мастер өйрәнчек малайларны. Бо твинник — йодрыгы астына туры килгән һәрбер эшчене... Кайда барасың? Кемгә сыенасың? Шуннан килеп туа торгандыр ахыры. Хатының белән дә, күршеләрен белән дә этле-мәчеле яшәү... Атнаның җиденче көне исереклегемдә берәр трактирда җыйналып, бистә, завод, тормыш турында сүз чыга калганда, Мостафа бик якын танышларын да шикләнеп тыңлый иде. Көзге ташкын кебек болганып агучы бу тормышны үзгәртү турында кыюрак тавыш ишетелсә, ул, бөдрә төкле йөзен ачы әйбер ашаган төсле чытып, аулак өстәлгә күчеп утыра. Гүя, кем дә булса аны. ата-баба аягы белән чокырланган таныш эзләрдән каядыр тынычсыз юлга борып җибәрер дә бөтенләй өйрәнелмәгән, күрелмәгән якларга алып китәр төсле тоела иде. Бистәгә килгән беренче елларда ^Чостафа әнә шулай йомылып.^кара көнгә акча арттыру теләге белән генә яшәде. Аның үз сукмагы бар: иртәнге алтыдан — мастерской, төнге унда — фатир. Получка көннәрендә — трактир. Шуңар елына ике тапкыр агач мәчетнең сәндерәсендә яки сөннәт бүлмәсендә гает намазы уку, семьяда, күрше-коланда үлем- җитем булса, каберлеккә барып кайту мәшәкате өстәлә. Аның шикелле бик күпләр шулай яшиләр, картаялар, үләләр. — Яшәүмени бу?!. Шул ук сорауны ул Андрейга бирде: — Петрович!—диде ул икәүдән- икәү генә калгач. — Яшәүмени бу? Чат саен будка. Будка саен алтатарлы эт куелган. Син әйтәсең - үз юлыбыз... Барып кара. Шул ук сырлы будкага төртелә бит ул. 

 
 
Андрей, сабый баланы юаткан, төсле итеп, аның терсәгеннән тотты: — Син айнык бит бүген... Әйдә миңа. Чәй эчәрбез. Сөйләшербез. Мостафа икеләнеп тормады, Андрей шикелле үк җиңел атлап, хәзер инде шактый югары күтәрелгән кояшка таба китте. 
IX 
Иртәнге гудок белән эшкә баручылар, кием элгечләре янында, тәрәзә төпләрендә, инструмент тартмаларында — җилем аркылы басылган зәңгәр хәрефле кәгазьләр табалар. Городовой Трифонов белән Гыйльметдин а ларны җыештырып йөргән арада, кемдер яңаларын китереп коймаларга, капкаларга ябыштыра. Әйтерсең лә алар күктән явалар, җыештырып та, кылыч очы белән кырып та бетерерлек түгел. Кем эше булгандыр, ул листовкаларда сш кабатланучы шәһәр исемен Иманкол хаҗи пекарнясының тәрәзәләренә, мәчет рәшәткәләренә, хәтта Гыйльметдиннең базар чатындагы будкасына да юылмый торган буяу белән язып киткәннәр: — Батум... — Батум... — Батум... Моңарчы — «ел әйләнәсенә кояш нуры өзелми... бәракәтле туфрагында җир йөзенең әлван җимешләре үсә...» — дип кенә сөйләнгән ул җылы якларда эшчеләрнең шундый ук җәфа чигүләре турында Мостафа беренче тапкыр Алексейдан ишетте. Халявин шактый гомер Кавказда яшәп, Япон сугышы алдыннан гына бистәгә кайткан иде. Бер көнне ул дус-ишләрен Бакалтай таллыгына җыеп, почмагында—«Очкыннан ялкын кабыныр» дип язылган «Искра» газетасын укыды. — Безнең Батум заводларында эшчеләрне надсмотрщиклар, мастерлар, директорлар кыйныйлар... Хәзер инде без ачтан үлмәс дәрәҗәдә генә — үзебез өчен түгел, башкалар өчен байлык тудыру сәләтен сакларлык чамада гына ипи белән сулык акча эшлибез. Болан яшәү бик авыр. Ихтыярсыз шундый сорау туа: Ни өчен без шулай азапланабыз? Безнең тормыш кечкенә генә шатлыктан да мәхрүм бит. Кабергә илтүче бер сукмак ул. Шулай булгач, станоклар янында кол булып үлгәнче, азатлык өчен, якты киләчәк өчен көрәшеп үлү яхшырак түгелме соң?.. 
— Яхшырак! — дип җавап бирде аңа Ксения. Андрей белән Мостафа, икесе бер үк нәрсәне уйлап утыргандай, Батум хәлләрен сораштыра башладылар. Халявин, Волга өстеннән ашыгып агучы болытларга күзен текәп: — Батумда минем абый бар,—диде. — Портта эшли. Натальядан калган бердәнбер улым үлгәч, чакыртып хат язды ул: «һава алмаштыр, • дөнья күр, җиңеләерсең...» Барып эшкә урнаштым. Бер вакыт ишетәм, эшчеләр колактан колакка шыпыртлап сөйләшәләр: «хәзер эш ходка китәчәк. Хәзер безнең җитәкчебез бар!» 1901 нче елның соңгы көне иде. Яңа ел каршылау сылтавы белән бер иптәшнең фатирына җыелдык. Барып керүгә күңелле шаулап көлгән тавышлар ишеттем. Күрәм: түрдә, миңа таныш эшчеләр уртасында, кара чәчле, ябыграк гәүдәле, йөзендә дәрт һәм көч балкып торучы егет нәрсәдер сөйли. Мин шунда ук аның эшчеләр әйткән кеше икәнлеген аңладым. Ул бездән хәлләребезне сораша, безнең җавапларга өстәп, башка шәһәрләрдәге эшчеләрнең тормышлары, көнкүрешләре, көрәшләре турында сөйли һәм безне дә оешырга чакыра. Сөйләшеп утыра торгач, аның күзе тәрәзәгә төште. Гомеремдә онытасым юк, — шул тәрәзәдән бөтен Россиянең, безнең барыбызның да киләчәген күргән төсле эндәште ул: —«яктыра инде, тиз- дән кояш чыгар. Таралырга вакыт. Еллар узарлар һәм бу кояш безнең өчен, безнең балаларыбыз өчен яктырыр...» Шуннан соң әллә ни күп вакыт үтмәде. Батум эшчеләре, кызыл байрак күтәреп, нефть корольләренә каршы көрәшкә чыктылар. Иң алдан ул бара. Язгы җил аның шарфын җилфердәтә һәм ул үзе дә, якынлашып килүче тормыш язының хәбәрчесе кебек, кояш нурлары эченнән очып баргандай күренә иде... Алексей Халявинның бу сүзләре Мостафаны канатландырып җибәр- 
’0 
 
дсләр. Хәзер инде ул моңарчы томанлы һәм ‘шомлы караңгылыкта узган тормышында да якты мәгънә барлыгын сизә. Иртәнге сәгатьләрдә эшкә барышлый ерак офыкларга сокланып карый, һәм аңар, шул таулар артыннан халыкның иң саф вөҗданлы улы күтәргән ал байрак, кояш белән бергә кушылып балкыр төсле тоела иде. Бу вакытта Женевада яшәргә мәҗбүр булган Ленин, Россияне үзе белән берлектә ирекле көнгә чыгарачак ул саф вөҗданлы, якты акыллы кешене чикләр—заставалар аша күргән шикелле, куанып язды: — «Эшче, үзенең коллык богавы астында яшәвеннән чыгу юлын күрмичә. күндәм рәвештә бил бөккән заманнар үтте инде... Кызыл байрак артыннан, юл яктыртучы йолдызга ияргән кебек, меңнәрчә һәм меңнәрчә көрәшчеләр киттеләр». һәм чынлап та, тагын ике еллап вакыт узуга, хәзер инде күк диңгез буенда, куәтле давылның яшенле күкрәвен хәтерләтеп Баку стачкасы башланды. Борынгы көнчыгыш шәһәрләренә хас тар урамнар, тузанлы базарлар эчендә кысылып яшәгән бу шәһәрнең данын нефть чишмәләре күтәрделәр. Җилкәнле корабльләрне — пароходларга, фабрик-за- вод ишек алларына әрдәнәләп өелгән утыннарны — мазутка, чыра һәм шәмнәрне — керосин лампасына алмаштырган Баку нефте кыска гына гомер эчендә әллә ничаклы фирмаларга — алтын приискаларыниан отышлырак табыш бирде. Балахана, БибиҺәйбәт тирәләрендә гасырлар буенча бер файдасыз яткан таулы- чокырлы җирләрнең бәясе десятина- сына миллион сумнарга җитте. 1864 нче елда Баку нефтеннән керосин эшләнә башлый. 1870 нче елда Баку туфрагында Россиянең иң беренче нефть вышкасы калка. Чит илдән килеп эшкә керешкән Нобель фирмасының төп капиталы берничә ел эчендә 15 миллионнан артып китә. Александр патша манифест чыгарган елларда ундүрт мең кешелек Баку— егерменче йөз башларында 265 мең кеше яши торган шәһәргә әйләнә. Хәзер инде утыздан артык милләт эшчеләрен яллаган Нобель, Ротшильд, Тагисв, Манташев, Әсә- дуллаев, Мохтаров промыслоларын- да Казан ягыннан да бәхет эзләп килүче җирсез — атсыз крестьяннарны меңәрләп очратырга мөмкин. Нәрсә соң ул бәхет? Атлык акча 
юнәтүме? Башлы-күзле ‘ булырлык сума туплаумы?.. Шундый өметләр белән «вакытлы» кәсепкә китүчеләр ахыр гомерләренәчә нефть учакларында калалар. Азаплы хезмәт, ач- лы-туклы тормыш, караңгы бараклар, типсә-тимср өзәрлек егетләрне бик тиз имгәтәләр, иртә картайталар... — Ирем Бакуда, үзсхМ • покой- да... — дип, шаяртып сөйләгән киленчәкләрне дә ачы хәсрәтле толлык язмышы гына көтә иде. Бу сиңа Риза казый «Сәлимәсендәге Баку түгел. Сәлимә ул — купец кызы һәм аның белән пароходта баручы Казан шәкертенең бер генә ваемы бар: Бакуга җиткәч ул кызга өйләнеп, Европа сәүдәгәрләре белән ярышырлык мал иясе булу... Кайчандыр Кавказ наместнигы Долгоруков тылмачлыкка чакырткан йомышлы татарлар өчен дә Баку шундый ук кәеф-сафа шәһәре булып кына күренгән. Шул Бакуда, 1904 нче елның де- кабренда, илле меңләп эшче — руслар, грузиннар, татарлар, әрмәннәр, псрсияннар — җәбер-золымга артык түзәр тәкатьләре калмыйча, бердәм рәвештә эш ташлыйлар. Шул сәгатьтән башлап, дөньядагы барлык двигательләр өчен Баку чишмәләре ябыла. Бу хәл—Идел һәм Кама елгаларында пароход йөртүче байларны да куркуга төшерә һәм алар, Казан биржа комитетының председателе миллионер Оконишников имзасы белән, Петербургка — министрларга телеграммалар яудыра башлыйлар: — ... Фабрик-завод промышленностенда, су юлларында ягулыкка тотылучы нефтьнең күләме елына 320 миллион потка җиткән вакытта, Бакуда нефть чыгаруны туктаткан тәртипсезлскләр бөтен Волга буенда һәм Москва фабрикалары районында зур катастрофа куркынычы тудыралар. Шуңа күрә Казан биржа комитеты сез гали җәнаптәи ул забастовкаларны мөмкин чаклы тнз
ll 
 
рәк туктаттыруыгызны, нефть чыгару эшен рәткә салдыруыгызны үтенеп сорый... Ләкин, алтын йонлы бәхет кучкары турында легендалар чыгарылган, мәңге тере һәм мәңге шаулап торучы, таулар илендәге бу забастовканы туктатырга Нобельләрнең дә, Окоиишниковларның - да, патша хөкүмәтенең дә көче җитми. Аның дулкыннары куәтле ураган кебек, барлык көньяк Россиягә — Одессадан алып Киевка хәтле җәеләләр. Нева елгасының гранит ярларына салынган йөзләрчә заводларның эшчеләре Баку пролетариатын данлыклы көрәш белән котлыйлар: — Сезнең чыгышта без барыбыз да нәфрәт белән карый торган самодержавиене бөтенләйгә аударып ташлаячак киң массаларның революцион кузгалышын күрәбез, — дип ‘язалар алар. РСДРП иың Казан комитетына Баку оешмасыннан өзлексез яңа хәбәрләр, листовкалар килеп тора, аларга бөтен Россия эшчеләрен бердәм күтәрелешкә өндәүче шул ук утлы сүзләр язылган: — ... «Үтә киткән мошенниклар, патша тәхете тирәсенә тупланып, халык канын эчәләр. Күтәрелегез,иптәшләр! Безнең сугышчан чакыруыбызга барлык Россия эшчеләренең авазы кушылсын: — Бетсен самодержавие!..» Алексей Халявин белән Айвазов- лар кулга алынганнан соң да, ике шәһәр арасындагы җанлы багланыш өзелмәде. Карлар эри башлап, түбә кыекларыннан тамчы тамып торган җылы кичләрнең берсендә, — Мостафалар фатирына Андрей килеп керде һәм әти-әнисе белән чәй эчеп утыручы Гәрәйнең аркасыннан кагып, эндәште: — Бар әле, туганкаем. Мин чыкканчы капканы сагала. Гәрәй чыгып китүгә ул, итек балтырыннан соргылт кәгазь алып укый башлады: — ...«Бүл һәм билә — патша хөкүмәтенең политикасы әнә шул... Патша хөкүмәтенең агентлары . татарларның аңсыз өлешен тыныч яшәүче әрмәннәргә каршы котырттылар. Патша хөкүмәтенең лакейлары аларга корал һәм патроннар өләштеләр. Полицейскийларны һәм казакларны татарча киендереп әрмәннәр өстенә җибәрделәр! Ике ай буенча алар— патша ялчылары—ту- ган-туганны үтерүче бу сугышны хәзерләделәр, һәм менә, ниһаять, үзләренең вәхши 
теләкләренә ирештеләр. Нәләт һәм үлем яусын патша хөкүмәтенең башына!.. Сез, әрмәннәр, татарлар, грузиннар, руслар! Бер-берегезгә дуслык кулларыгызны сузып, тыгызрак тупланыгыз һәм патша хөкүмәтенең сезне аерырга маташуына каршы бердәм отпор бирегез. Бетсен патша хөкүмәте! Яшәсен халыклар туганлыгы!» — Бир кулыңны, Андрей! — диде Мостафа укып беткәнне дә көтмичә.'— Бик вакытлы сүз бу. Кем язган аны шулай йөрәккә үткәреп? Андрей, үзен чәй эчәргә кыстаучы Раушанадан гафу үтенеп, листовка-. ны Мостафага биргәч, бер кулын ишек тоткасына куйган хәлдә, шыпыртлап әйтте: — Коба иптәш... Ул язган моны... Син инде, үзең беләсең, ышанычлы кешедән тәрҗемә иттер. Озак 'Сузарга ярамый. /Мостафа: — Аңлыйм... Безнең Казанда да татар белән урыс арасын болгатып йөрүчеләр бар. Бик нык йодрык бу аларга!—дип сөйләнә-сөйләнә, листовканы күн фуражкасының кырые сүтек эчлегенә яшереп, Андрей артыннан чыга башлагач, моңарчы аларның сүзләренә катнашмый утырган Раушана хафаланып кычкырды: — Бер кая да бармыйсың... тоты- ланитә калсаң, һәрбер сүзе өчен тиреңне тунап, җиде юл чатына ыргытырлар. Мине кызганмыйсың икән, балаларыңны уйла ичмасам. Дуамаллыгың белән һәлак итәсең бит үзләрен... Мостафа белән Андрей аны юатырга теләп, төрлечә әйтеп карадылар. Ләкин Раушана аларның сүзләрен колагына да элмичә, Мостафаның фуражкасын салдырып, 'эчлектәге кәгазьне ныклап учлаган килеш, ашыгып киенә башлады: — Әйтегез! Гафур учительгәме тапшырасы? Нәрсә дип аңлатырга^ Мостафа, аптыраган кыяфәт ce

 
ләп идән уртасында әйләнгәләп, ачу аралаш ялынды: — Чү, нишләвең инде бу... Акылына кил. Хатын-кыз башкарырлык эшмени ул... Андрей исә, мөмкин чаклы тыныч булырга тырышып, башын чайкады: — Болансыңдыр дип белми идем, Рая! Менә нинди син... Раушана хәзер инде һичкем туктата алмаслык талпыну белән ишеккә атлады: — Сүзем сүз. Әйтте диярсез, үзем башкарып чыгам. Сөйләшеп утыра торыгыз. Гафурларга киттем мин. Мостафа котылгысыз язмышка риза булган тавыш белән юаш кына әйтте: — Җеннәрең хәбәр ташыйдыр сН- ңа. Әллә нинди серләрне беләсең. Бар! Ләкин артык мондый эшкә тыгылма. Хатыны чыгып киткәч, ишектән яртылаш сузылып, тагын бер эндәште: — Кара әле, элеккеләре өчен рәхмәт укырга онытма! Гәрәйгә әйтә уз. Чәй суынганчы керсен. Шуннан, үзенең җиңелүе өчен гарьләнгән чырай белән Андрейга зарланып алды: — Күрдеңме?! Яшьтән үк шул аның холкы. Эченнән сызып йөри- йөри дә, гөлт итеп кабына. Каршы әйтеп кара аңа шуннан соң. — Анысы куркыныч түгел аның,— диде Андрей һәм, Мостафаны тынычландырырга теләп, сүзне икенчегә борды: — ясап җибәр булмаса. Чәеңнең исе бик тәмле аңкый. Мостафа, һаман әле йөрәк ярсуын баса алмыйча, чынаягының ташуын да сизмичә, сөйли бирде: — Минем катнашу бик җиткән ул эшкә. Бикәр сиздердек. Ярый әле малай чыгып торды. Югыйсә күрә идең базарның зурысын... Хәер, бу хикмәтләрне-аңламый әле ул. Тагын бер җәй эшләсен дә, школа- га бирергә кирәк булыр. X Язгы бозлар агып киткәнгә күп вакытлар узмаган иде әле. Бөтен ЯР буенда көчле ташкын ярылып ята. Яртылаш суга күмелгән фонарь баганасы янында бер төркем малайлар, багор белән эләктереп утын тоталар. Кер чайкаучы хатыннар аларга әледәнәле кычкырып торалар: — Хәтәр урын. Бик якын барма! — Алла ходаем, зур бүрәнә килә. 
— Төшеп китәләр бит инде су төбенә... — Ипләп маташыгыз. — Кемгә әйттем мин, өйгә кайт дип... Шуларга карап барган арада, киндер күлмәк өстеннән зурлар жилеты кигән бер малай Гәрәйнең шляпа түбәсенә төртеп узды: — 1Минем янга утыр, яме? Гәрәй, үзен көлке кыяфәттә күрсәтүче киң кырыйлы эшләпәне артка тибәреп, борылып карады: ’— Нихәл, Гриша. —- Хәлләр уртача. Ишеттеңме әле? Хәсән Айвазов кайтты бит. '— Ишеттем. — Кемнән? — Нәсимә апайдан. '— Алайса дөрес икән, — диде Гриша, серле һәм уйчан каран. — Кайтуын әйтәсеңме? ■— Анысын үзем күрдем. Ә менә апаң.- турында әйтәм. — Нәрсәсе? ’— Чынлап та ярата димәк. Бу- гсн алар беренче көймә белән киткән булырга тиешләр. Әни дә әйтә: Айвазов килеп төшкәч тә, иң элек аны сорашкан. — Әллә ниләр ‘ уйлап табасың . син! Хәсән абый алты яшькә олы бит Нәсимә ападан... — Ирләр һәрвакыт олырак булырга тиешләр. Минем әти унбер яшькә өлкән иде. Син үзең исәпләп кара: кызларны солдатка алмыйлар. Ә егетләргә ничә ел служба... Гәрәй ничек дип җавап кайтарырга белми торганда, колак төбенә үк килеп, Мөбарәкша Хәлн- ЛСВ кычкырды: — Саимә туташны күрмәдеңме? — Юк-ук, — диде Гәрәй коры гына. Быел кыш уртасында, үзенең Шәрикләре белән берлектә Иманкол хаҗи мәдрәсәсен ташлап чыккан 
13 
 
бу мыеклы шәкертне Гәрәй элек- электән яратмый иде. Үзеннән яшьрәк шәкертләрне бистә малайларын кыйнарга котыртуы өчен: «Атаман Мөбарәк — күзләре түгәрәк» дип телгә кергән Хәлилевне үткән атнада Гришалар типографиясендә очраткач, Гәрәй имәнеп киткәндәй булды. Бу юлы инде аның өстендә җиңнәре касмакланып беткән иске әдрәс бишмәт түгел, европача тегелгән текә якалы казаки, аякларында да кыйшык үкчәле кәвеш урынына өрьяңа галошлы сары шиб- лстлар. Чәчләрен дә үстереп, майлап җибәргән. Бары тик төшеп аптыратучы озын балаклы чалбары гына, ул киемнәрнең кайсыдыр җәдит байның закаты икәнлеген сиздереп тора. Шулай булса да ул үзен эре тота һәм, кулындагы кәгазьне типография конторщигы каршында әйләндергәләп, ике сүзнең беренә Юныс Вәлишиннс китереп кыстыра иде: — Барлык расходларны Юныс әфәнде түләячәк. Кырык данә басарга. Ийе, счетны Юныс әфәндегә .җибәрерсез. Конвертлар да шулай ук аның хисабына. Шуннан соң ул, конторщикка ышанмаган төсле, хәреф җыючылар янына кереп, кәгазьне метранпажга тапшырды: — Иртәгә хәзер булсын. Артыграк эшләгәннәр күрәсең, шул кәгазьләрнең берсен Гриша икенче көнне Гәрәйгә бирде. Анда «Иманкол хаҗи мәдрәсәсен ташлап чыккан шәкертләрнең мөтәгассиб Казан сәүдәгәрләренә ачык хаты» басылган иде: — ... «Сез безнең, егермешәр ел мантыйк укыганнарыбызның да, үлек юудан башка һөнәргә ярамавын белә идегез. Сезгә охшар өчен кигән калыпсыз вә ямьсез киемнәребез безне мыскылларга гына сәбәп булуын күрә идегез. Без хәзер ул иске чүп-чарны -өстебездән салып миләребезне чүбектән лакларга карар бирдек. Сез Петербургка: «җәдитчә укытуны тыегыз!» дип, донослар язганда, без барлы-юклы акчабызга хисап, җәгърафия укый башладык. Сез моңар дин исеменнән каршы килеп, хәзерге кебек сәүдә вә сәнагать заманында милләтебез каршында торган Вазыйфаларны аңламавыгызны күрсәттегез. Казанда уннан артык татар фәхешханәләрен асраучылар сез түгелме? Шансонеткаларга меңәрләп акча исраф итүчеләр дә сез бит. Шул акчаларны шәкертләргә дӨнья гыйлемнәре өйрәтү юлына • тотсагыз, безнең милләт никадәр алга китәр иде. Тәәссеф, 
сез моны аңламыйсыз...» Менә хәзер дә, Гәрәйнең җавабын ишеткәч, чалбарын ике куллап югарыга тартып шул ук сүзне әйтте Мөбарәкша: — Мәгаттәәссеф... Мин аны очратырмын дип уйлаган идем... Ул арада Л1остафа килеп, Мөбарәкшадан шикләнгән төсле телен чыртлатып, Гәрәй белән Гришага озын басма янындагы дүрт ишкәкле көймәгә утырырга кушты. Алар артыннан балык җәтмәләре күтәргән ирләр, төенчекле хатын-кызлар үттеләр. Озакламыйча күпер башы тыкрыгыннан йөгереп килүче Саимә дә күренде. Ул бүген нечкә билен кысып, гәүдәсенә сыланып торучы зәңгәр буйлы ак күлмәктән булгангамы, яшь кызлар төсле сылу. Башындагы ука чәчәкле якты кызыл хәтфә калфак өс тенә бөркәнгән эре күзәнәкле ак шәле дә аңар соклангыч төстә килешеп тора. Мөбарәкша аны күрү белән, Саимә кулындагы камыш әрҗәне алырга сузылып, тыйнак кына эндәште: — Хәерле иртәләр! Рөхсәт итегез, әйберләрегезне үзем күтәреп кертим. Ләкин. Саимә, аның янына туктап та тормыйча, үтеп барышлый гына җавап бирде: — Мәшәкатьләнмәгез^. Басмага җитәрәк, Мөбарәкшаның үз артыннан килүен сизеп, ачуланырга теләмәсә дә, шактый үткәреп әйтте: — Мин сезгә аңлаттым кебек; йөрмәгез ияреп! һәркемнең үз ише бар дөньяда. Эзләгез. Бәлки табарсыз. Ләкин минем тирәдән түгел. Мөбарәкша, рятыннанмы-гарьле- геннәнме кызарып: — Саимә... — дип ялварса да
11 
 
Саимә инде кузгалырга торган көймәгә бер аягыи куйган иде. Ул үзе дә бу очраудан каушады бугай, икенче аягын күтәрәм дигәндә, сыңар башмагы су кырыена төшеп китте. Мөбарәкша, шул мөмкинлектән файдаланырга ашыгып, басмага кергән иде. Ләкин зур брезент бияләй кигән Андрей Петрович Саимәнең башмагын ишкәк калагына гаҗәп тиз утыртып югары күтәрде дә, эчендәге суын түкмичә генә көймәгә сузды: — Кемгә кирәк гыйшык авырулы йөрәкләрне шунда ук төзәтә торган салкын эчемлек? Ансыз да һәрнәрсәдән кызык табучы яшьләр, бу сүзне ишеткәч, бөтен Казанка буең яңгыратып көлделәр. Андрей: — Киттек, дуслар! — дпп койрык ишкәге белән басмага этәрде. Көймә акрын гына ярдан аерылды. Мөбарәкша, бер тын дәшми торганнан СОҢ ТОТЛЫГЫП кычкырды: — Үкенерсең, Саимә! Исеңдә тот! Ләкин аның янап әйткән бу сүзләрен Мостафалар артыннан куа килүче икенче көймәдәге яшьләр рәтләп ишеттермәделәр. — Саимә-ә-ә! — Безгә күч! — Бездә гармонь бар... Көймәнең борын очына ук барып утырган Саимә, аларга җавап итеп, камыш әрҗәдән бәләкәй генә гармонь чыгарды һәм, су буендагы күңелле шаушуны көйгә салырга теләгәнсыман дәртләнеп уйнарга тотынды. Көн шундый матур. Язгы җил белән кабарган вак дулкыннарның көймә кырыенда чәпелдәвендә дә ямь һәм дәрт сизелеп тора. Калын чылбырлы якорь салып, Казанка уртасына туктаган җирән буксирлы баржадан мазут саркый бугай, су өстендә яшелле-зәңгәрле ефәк бизәкләр ишәя баралар. Баржа турысыннан үткән чакта, буксирның кара морҗасыннан* аксыл бу күтәрелеп, бакыр свисток һава тетрәтеп сызгыртты. Егетләр, кызлар, шуңа кушылып җыр башладылар: " — Пароход килә. Пароход китә, Пароход күрми калабыз, Яшь гомерләр үтеп бара, Рәхәт күрми калабыз... Күрше көймәдәгеләр җырны озын көйгә күчереп элеп алдылар: — Утырдым-ла көймә түренә. Карадым суларның, төбенә. Су төпләрендә, һай-й, кара юк, Башларыңа төшкәч-лә чара ю-у-ук... 
Андрей, койрыкны борып, көймә кырые пароходка тия язып якынлашкач, палубадагы матросларга бер төргәк листовкалар ыргытты: — Беренче май белән, иптәшләр! Ул һичбер нинди башка лозунг әйтмәсә дә, матрослар «ура» кычкырып җавап бирделәр. Гәрәй белән Гриша аларны сәламләп, пароход шактый артта калганнан соң да, бик озак кулларын болгап бардылар. Бераздан Гриша көрсенеп әйтте: — Шунысы гына кызганыч... Айвазов белән эшләргә Дмитрий абый юк... — Ә ул кайчан кайта? — Кайтмаячак... — Нишләп? Гриша, күзләрен аңардан яшерергә теләгәндәй, су өстенә иелеп, ишетелеришетелмәс пышылдады: — Асканнар аны... Ләкин син берәүгә дә сөйләмә. Әни ишетсә йөрәге күтәрмәс...Солдатларга дөресен әйткән ул: Патшаны, нәсел- нәсәбе белән себереп түгүче давыл килә. Халык җиңәчәк! Халык ягына чыгыгыз! — дигән... Бу хәбәр Гәрәйнең йөрәгенә шундый әрнеткеч сыкрау белән чәнчеп керде, ул Гришаның кулына бармакларын батыруын да сизмәслек дәрәҗәдә миңрәп калды. Аның күз алдында әйтерсең лә томанлы пәрдә тартылды, елга өстендә алмаз бәллүрләре кебек ялтыраучы кояш нурлары да, көймәдәге кешеләр дә югалып торгандай тоелдылар. Беренче тапкыр мастерскойга кергән чагында үзен шундый ягымлы көлеп каршы алган һәм соңыннан, солдатка киткән вакытта, бер туган абыйсы кебек саубуллашкан эчкерсез, беркатлы егетнең асылып үтерелүе — куркыныч та, авыр да иде. Гриша аның бу кайгыны шулай тирән кичерүенә күңеле нечкә

 
реп, ләкин шул ук вакытта башкаларга сиздермәскә тырышып, Гәрәйгә эндәште: — Берәүгә дә әйтмәссең... ЯрЫЙ- МЫ? — Ярый, — диде Гәрәй күз яшен йотып. Гриша аның кулын үз кулына алып суга тыкты. Бармаклар арасыннан телгәләнеп узучы көчле агымга карап, алар икесе дә тынып калдылар. Гүя салкын сулы агымның һәрбер сызыгында вак кына күбекле тамчылар белән ниндидер хәрефләр чигеләләр. Шул хәрефләрдән, кайгыларышатлыклары беткәнче уртак ике дусның барлык кичерешләрен аңлатучы һәм җыр шикелле көйләп торучы сүзләр язылгандай тоела иде. Бистә кырые акрынлап күздән ераклашты. Хәзер инде шәһәр белән бистә арасындагы заводларның төтенсез морҗалары да рәтләп күренмиләр. Тал ботаклары арасыннан алар өстенә челтәрле чаршау корылган кебек иртәнге сыек томан гына җәйрәп калды. Тамырлары суга актарылып төшкән агач ышыгында бакен урнаштырып йөрүче карт, аларны күргәч тә көймә уртасына басып, кулла-' рын авызы янында куышлатып кычкырды: — Сул як култыкка! Җәй көне ком белән капланучы әрәмәлеккә борылгач, ярларына озын тирәкләр үскән тар гына су күренде. Андрей көймәне шунда юнәлдереп, артык көчле булмаса да, моңлы тавыш белән җырларга тотынды: Волга... Волга... Весной многоводной... — Бер-бер артлы тезелгән башка көймәдәгеләр бу җырны, бөтерелеп агучы су буйлап, агымга каршы алып киттеләр. Гармонь һәм җыр тавышлары астында тирбәнеп баручы Гәрәй, яр буендагы имән ботагына эленгән кызыл байракны барысыннан элек шәйләп, аяк үрә басты: — Әти, әти! Саимә апа! Карагыз әле... Яшәсен беренче Май, дип язганнар! Үзе шуның артыннан ук: — Эх, әни авырмаса...—дип куйды. Соңгы вакытта ул әнисенең бик сш чирләп баш күтәрми ятуына күнеккән булса да, бүген бер ялгызын калдырып китүгә юл буена эче пошып, әрнеп барды. Моннан берничә атналар элек, Раушана эштән кайтышлый ниндидер караңгы тыкрыкта кар суы тулы тирән казылмага батып, салкын тидергән иде. Шул ук төнне аның кәефе бозылып, кызыша башласа да, Мостафага сер сынатмаска теләгәндәй, ике-өч көн буена аяк өстеннән генә ыңгырашып йөрде. Аннан инде, Зәйтүнәне 
әбисе янына озатып, чынлап торып ятып калды. Авырмаса нинди күңелле булыр иде хәзер. Кайчаннан бит инде аның саф һава, агачлык, агым су күргәне юк. Күр әнә, яр буйларында ничаклы халык. Кайберләре балык тотып, кайсылары учакларга чыбык салып, калай чәйнекләр белән су кайнатып йөриләр. Бераз арырак, яшел чирәмле калкулыкта кызлар-егетләр түгәрәк алка ясап бөдрә чәчле, кара мыеклы берәүне биетәләр. Нәсимә дә шунда, кемнеңдер пиджагын беләгенә салып, биергә ашкынган төсле, бик сәер чайкалып тора. Егетнең озынча бите аның каршыннан елмаеп уза да, тегү машинасындагы инә сабы кебек, әле түбән төшеп алка эчендә югала, әле югары калкып чыга иде. — Әнә шул инде Айвазов! — диде Гриша. Халык ишәя бара. Көймәдән төшкән берсе биюче янындагы яшьләргә кушылып, кул чәбәкләргә керешә: — һас-са... һас-са... Гәрәй дә, аны якыннанрак күрү өчен кысыла-кысыла түгәрәк эченә үткән иде дә. бию кинәт тукталды. Әле генә биючене дәртләндереп торган кешеләрнең бер өлеше чирәмгә чүгәләп утырды. Хәсән чалбар кесәсеннән кулъяулык чыгарып маңлаен сөртә-сөртә таныш-белеш- ләр белән ымлап кына исәнләште. Нәсимә беләгендәге пиджакны бармаклары белән сыпыргалап, аңарчы итәкләрен чуар подтяжкалы чалбар эченә төшереп кигән күк сатин күлмәктән генә торучы Хәсәннең җилкәсенә салды. Хәсән, рәхмәт йөзен
16 
 
нән аның кулын тотып селекте дә, сөйләргә кереште: — 11ң элек, — диде ул, — сезне, иптәшләр, беренче май көне белән котларга рөхсәт итегез. Мин сезгә Баку эшчеләреннән һәм аларньщ җитәкчесе Коба иптәштән кайнар сәлам тапшырам... Әйтерсең лә йөзләрчә күгәрченнәр берьюлы канат кагып кинәт кенә баш өстеннән очып киттеләр. Бу — Казан эшчеләренең күк диң- I ез буендагы туганнарына һәм Баку стачкасын оештыручы корыч куллы большевикка юнәлдергән алкышлары иде. Аларның көченнән һава тагын да җылына төшкәндәй, Хәсән күлмәк якасын чишеп җибәрде һәм йөрәккә ятышлы күкрәк тавышына күчте: — Без бүген биредә эшчеләр азатлыгы өчен көрәш байрагы астына — Ленин байрагы астына җыелдык. Сез карагыз аңар... Барысы да күккә үрләп барган төсле озын һәм калын имәннең иң югары ботагында урнашкан кызыл байракка әйләнеп карадылар. Күрше ботаклар арасыннан төшкән кояш нурлары аны утлы сызыклар белән бизиләр. Җылымса җил аны үзе белән шәһәргә алып китәргә теләгән төсле тартып җилфердәтә. Байрактагы хәрефләр, агач араларындагы учаклардан дөрләп кабынган кебек, яктыра баралар. Хәсәннең сүзләрендә дә шушы кайнар яктылыкның көче яңгырый: — Суда кояш ничек чагылса, эшчеләрнең, крестьяннарның азатлыгы өчен түгелгән каннар да шулай безнең байракка ялкынлы шәүлә төшерәлпр. Без ышанабыз: тиздән безнең байрак бистә урамнарына, шәһәр мәйданнарына керер... Гәрәй белән Гриша, магнитка тартылган тимер валчыклары кебек, эчкәрәк, Хәсәнгә таба елыштылар. Кешеләрмедер күтәрделәр, әллә аяк асларында агач төбе туры килдеме, — алар икесе дә ничектер үсеп киткәндәй күренделәр һәм Хәсән сүздәй туктауга, маевкага җыелган эшчеләр өстенә, барысы бер төсле нечкә кызгылт кәгазьгә басылган листовкалар төргәген киң бер кизәнү белән сибеп җибәрделәр. Гүя югарыда җилфердәүче байрак үзенең бетмәс-төкәнмәс хәзинәсеннән эре тәлгәшле чәчәкләр яудыра. Алар шундый күп, кай якка юнәлсәң дә, хәзер аларга очрарсың кебек күренә. Кешеләр, ал канатлы кошларны хәтерләтеп һавада бөтерелеп очкан ул кәгазьләрне тотып алып, 
кайберләре шунда ук укырга керешәләр. Ә кайсылары, бәйрәм төсе итеп, бөкләп кесәләренә салалар иде. Менә аларның берсе агач кискәсе өстендә утыручы Мостафа алдына төште, һәм ул аны түгәрәкләп төреп кулына күтәрде дә, Гәрәйгә бармак селекте: — Өйгә генә кайтыйк, малай актыгы. Серләреңне сөйләтмичә калмам. Шундый эшне әтиеңнән яшерергә кем булдың ул чаклы! Гәрәй аны ишетмәмешкә салынып, Хәсәнгә карады. Ул, Нәсимә белән Саимә уртасына баскан килеш, үзенә генә билгеле һәм бор- чулы сорауларга җавап көткән кебек, һәрбер ораторны бирелеп тыңлый иде. Сөйләүчеләр алмаша тордылар. Иң актыктан Алексей Халявинның әнисе — Серафима карчык сүз алды. Ул күтәрелүгә мәйдан, ничектер җыйнакланып, кечкенә бер ишек алдына ошап калгандай булды. Серафима карчык та, маевкага җыелган кешеләргә түгел, кайдадыр шунда көймә артында гына посып торучы явыз күршесе белән, үзенең теңкәсенә тиюче әшәке холыклы берәү белән әрләшкән төсле сөйли башлады: — Алёшамны тотып япкач куангансыңдыр әле, син. Бу тол әбине беркемсез калдырдым дин уйлагансыңдыр... Куанмый гына тор, Ми- колашка! Калдыра алмыйсың мине малайсыз! Үзен алкышлаучы кешеләргә гаҗәпсенгән кебек туктап торды да, йодрыгын төньякка селкеп, җан ачысы белән әйтте: — Күр, әнә нихәтле минем балаларым! Ә бүтән бистәләрдә, бүтән шәһәрләрдә? Барысы да Алёшаң, пың дуслары... Барысы да безнең көч! Җиңә алмыйсың син аларн^' Калдыра алмыйсың миие малайсың
17 
 
Тагыл нәрсәдер әйтмәкче иде. Урман эченә борылып киткән сукмак буеннан сискәндергеч тавышлар килде: — Таралыгыз! — Көймәләргә! Лагерьная станциясе ягыннан, сыек яфраклы зелпе агачлары арасыннан, җиргә сырышып сикерергә җыенган ерткыч адымы белән үрмәләп килүче стражниклар күренделәр. Хәсән Серафима карчыкны көймәгә утырткач, пыяла ваткан-шикелле чатнатып кычкырды: — Байракны алыгыз! Байракны! Иң элек хатын-кызларны, балаларны озатырга! Кемдер сызгырып җибәрде. Гәрәй, ярга табан йөгерүчеләр арасыннан кысырыкланып, калкулыктагы имәнгә ашыкты. Аяклар шундый тиз атлыйлар. Үткен исле ябышкак бөре белән мамыкланган яшь чыбыклар ут кебек яңакларга авырдгырып чиертәләр. Байраклы имәнгә биш-ун адым ара к*алгач, Гәрәй, су борылышындагы чытырманлыктан Гришаның тавышын ишетте: — Тизрәк бул! Байрак миндә. Хәзер китәбез. Көймәләргә төялеп, әллә ничә тармаклы сулар буенча, эреле-вак- лы утраулар ышыгына, кузгалып киткән хатынкызларның чырылдавы да, елан төсле камчылар белән селтәнеп куа килүче стражникларның айһаулап кычкырулары да Гәрәйне куркытмый. Ул агач башындагы байракның шундый өлгерлек белән алынуына куанып, өзек-өзек сулап, Гришага таба чабуын гына белә. Әллә ни ерак та түгел инде ул... Тагын бераз йөгерсә, барып та җитәчәк иде. Ләкин сары шнурлы алтатар тоткан берәү аның юлын өзде. Күз алдыннан әллә нихәтле күләгәләр сикерешеп үттеләр. Гәрәй, үз каршына килеп баскан зур гәүдәле кешенең городовой Трифонов икәнлеген күреп артка чигенүгә, җирән сакалын китап кушканча кыскарткан һәм җиз калайлы бүрек кырыеннан яшел түбәтәй чите күренеп торган Гыйльметдиннең авыр йодырыгы 2 ВС. Ә.- № 7 аны аяктан екты. Ул тагын бер тапкыр күтәрелеп качарга омтылган иде дә, салам эшләпәсен юеш балчыкка изеп таптаучы ялтыр кунычлы итекләр биткә, күкрәккә типкәләп, тагын аудардылар һәм истән язган гәүдәне каядыр түбәнгә, бөтнек аралаш әрекмән исе аңкыган чокырга тәгәрәтеп җибәрделәр... 
Кем коткаргандыр аны, Гәрәй сизмәде. Исенә килеп күзен ачуга, кемнеңдер бишмәте өстенә чалкан яткан килеш, көймә төбендә баруын аңлады. Ләкин шешенгән бит тиресе астыннан кайнар боламык шикелле җәелеп килүче хәлсезлек аның күзләрен шунда ук йомдырды. Кайдадыр чиркәү кагалармы, чүкеч белән казан ваталармы, колак эчләре — баш әйләндергеч чың тавышыннан сызлап шаулыйлар. Шул чыңга аралашып, көймәдә баручыларның аерым сүзләре тонык кына ишетелгәләп куя. Әгиеме, Хәсән абыемы, Андреймы — Гәрәй аныклый алмады: — Менә шулай башлана революция... — диде кемдер. Бу сүз бәлки Гәрәйнең аңында гына тугандыр... Алай дисәң, һаман әле тынычланып җитмәгән хатынкыз тавышы, үксү катыш ярсып, әйтте: — Гафу итәргә мөмкин түгел бу ерткычлыкны... Ничек шулай куллары күтәрелә. Күрдегезме? Саимәнең күкрәген нагайка белән телеп җибәрде берсе... Төшеп киткән гар- монен алырга иелгәч, яшь кенә полицейский аның битенә сукты... Ярый әле ирләр аралап калдылар. Үтерә иде бит ул аны... Ни өчен шулай? Ни гаебе бар Саимәнең? Ә Ксения? Ә Гәрәй?.. Бераз тынлыктан соң баягы тавыш ишетелде: — Коралсыз булмый хәзер. Җиңел бирелмәячәк безгә иркен тормыш. Сугышып алырга туры килер аны. Азап белән... Кан белән... Бу сүзләрне Андрей әйтте бугай, ләкин аларның утлы мәгънәсе Гәрәйнең аңына барып җитмәде, ул тагын истән ауды. Әйләнеч юлдан бик озак урап барып, Бакалтайда- гы саллар арасына, кичке караңгыда бөтенләй кыргый урын төсле
18 
 
 
күренүче аулак ярга килеп туктаганнан соң да Гәрәй күзен ачмады. Мостафа аны, бу хәлендә Раушанәга күрсәтергә җайсызланып, арткурага — әбисенең куышына күтәрен китте. Күпме вакыт узгандыр — Гәрәй, куркыныч төш күргәндәй, сискәнеп уянды. Саташу гына идеме бу, әллә чынмы? Ул үзенең баш очында, җеп элмәкле күзлеген җыерчыклы маңгаена күтәреп, сөякләч кубына кара чүмеч тоткан ниндидер карчыкны күрде. Аның, яшелләнгән күл суы төсле, болганчык күзләре як-якка бүлтәеп карыйлар, ямьшәйгән иреннәре арасыннан гырылдап, шомлы тавыш чыга иде: — Кер котым, кер котым! Ишектән дә кер, котым, тишектән дә кер, котым! Бака кебек бакыра кил, ташдин юкә суя кил. Китәр булсаң кит, курку! Китмәс булсаң буармын. Тибәгеңә тибәрмен. Үзәгеңне өзәрмен. Җиде Идел кичәрмен. Ак каенның шырпысын күзләреңә чәнчермен... Әбисе учак янында нишләп йөри соң аның. Куып чыгарсын иде бу имче карчыкны... Кычкырырга теләде ул, ләкин тавышы чыкмады. Ара-тирә аның янына әтисе яки әнисе килә. Раушана еш кына кунып та калгалый. Мәликә апа белән Нәсимә исә, аны бер генә сәгатькә дә ялгызын калдырмыйча, алмаш-тилмәш сагалап утыралар иде. Бер тапкырында Гәрәй үз янында тын гына утыручы Гришаны күрде. Аның белән дә сөйләшә алмады. Авызыннан килүче канлы күбек аралаш ыңгырашып кына куйды... Шулай да, /Матвеич әйтмешли, тамыры нык булып чыкты малайның. Җәй башлары җитәрәк, бүлмә эчендә генә булса да, акрынлап йөри башлады ул. Чатнаган кул сөяге дә төзәлеп килә. Кыйналып биртелгән урыннар да элекке хәлгә кайттылар, уң биттәге чи яра Да бетәшеп, җөй белән капланды. Бары тик өйгә үз аягы белән кайтып китәргә генә хәле юк. XI Төнге рәхәт һава яртылаш ачык тәрәзәдән яфрак исләрен аңкыткан һәм өйдә Нәсимәдән башка берәү дә калмаган аулак бер сәгатьтә Хәсән килеп керде: — Тереләсеңме, егет? — дип Гәрәйнең чигәләренә кайнар кулын куеп карады һәм 
пиджак кесәсеннән төрле, төстәге карандашлар белән, сәдәп саплы, ике ачылмалы кечкенә генә пәке чыгарып бирде. — Кәгазең бармы? — Бар, — диде Гәрәй авырудан соң беренче тапкыр елмаеп. — Син менә бу пәке белән карандашларыңны очла. Рәсем яса. Әйтик анда бер-ике агач... Су буе. Агач төбендә син балык тотып утырасың... Каршыдан көймә узып бара ди... Бик яратам мин шундый рәсемне. Г&рәй ул биргән пәкене бер ачып, бер ябып карый башлауга, Нәсимә, нәрсәдәндер уңайсызланган кебек’ эндәште: — Гәрәй акыллым, менә сиңа кәгазь. Тыныч кына ятып тор. Мин Хәсән абыеңны озатып керим. — Тизрәк терел, — дип кул сузды аңа Хәсән, — Минем сиңа тагын бер бүләгем бар. Терелеп җиткәч китерермен. Ишек ябылу белән үк Гәрәй колагына аларның үзара сөйләшкәннәре- ишетелде. Күл ягындагы тәрәзәдән Хәсән белән Нәсимәнең узып баручы күләгәләрен күрүгә, Гәрәй сәке буенча үрелеп шунда карады. Әнә алар бүрәнә өеме өстенә барып утырдылар. Нәсимә нәрсә турындадыр ашыгып сөйли. Ә Хәсән аны тынычландырган кебек бер-ике сүз генә әйткәнгә ошый иде. Гәрәй үз урынына барып яткач та, куанып кабатлады: —• Ярата димәк... Хәсән биргән әйберләрне хәлсез бармаклары белән сыйпаштырга- лап ята торгач, кайчандыр ишеткән кызык мәгънәле сүзләр, муенсадагы мәрҗән бөртекләре кебек, берәм-берәм ялтырап, аның зиһене аша үттеләр: — Кияү бүләге... Кияү пәкесе... Ишек бавы...  
19 
 
Чү, чынлап та кайда ишеткән иде сон. әле ул: — Чылтыр, чылтыр дугалар, Кыз алырга килгән кодалар... — Ишек бавы бер алтын, Безнец апай мең алтын... Аның күз алдына япон сугышыннан ярты елмыдыр элек булып узган шундый бер туй күренеше килеп басты да, кинәт күңелсез булып китте. Алафузовларда Сагындык исемле яшь кенә, юаш кына кыз эшләп йөри иде. Көннәрдән бер көнне үги анасы аны Ягодный бистәсендәге карт приказчикка көчләп кияүгә бирде. Шул чак иптәш кызлары, мәңге әйләнеп кайтмас соңгы сәфәргә озаткан кебек, Сагындык- ның кайгы-хәсрәтен бик борынгы, о<ын моңлы көйгә салып, йөрәккә үткәреп җырлаганнар иде: — Тамбурлап чиккән асыл яулыгымны Түбә кыегына-а элегез, Җилләр генә аны очырып китсә Иясе юк диеп белегез... Апасының Хәсәнне ихлас күңелдән яратуын Гәрәй, үзенә генә аңлашыла торган билгеләр буенча, сизенеп йөри. Ләкин ул, нн өчендер, алар кавыша алмаслар, берәр явыз кеч бәхетләренә аркылы төшәр дә, Нәсимә: — «яр сөяргә яралмаган, җан көйдерергә яралган» — суык йөрәкле икенче берәү белән интек- тергсч михнәткә тарыр дип шомлана иде. Соңгы тапкыр сөйләшүләредер бәлки аларның. Моннан соң Нәсимә дә, Гәрәй дә үткен акыллы, киң җанлы бу кешене артык күрә дә алмаслар шәт... Уйлаган саен бу шом көчәя барып, Гәрәй, үз-үзен тыя алмыйча, тагын күл як тәрәзәгә елышты. Хәсән китәргә җыена ахыры, Нәсимә каршында нәрсәдәндер җайсызланган һәм каядыр ашыккан чырай белән басып тора. Нәсимә исә, бүрәнә өеменә утырган җирдән, бер кулы белән Хәсәннең пиджак төймәләрен бөтергәләп, һаман әле сөйли иде. Ара-тирә җил исеп куй- галый бугай, яр буендагы агач яфракларының челтәр бизәкле күләгәләре, аларның йөзләрен фонарь яктысыннан ышыкларга теләгәндәй, бер-берсен кысырыклап, куышып йөриләр. Менә кыска гына бер мәлгә фонарь нуры Нәсимәнең маңлаена кыек шәүлә сузды һәм Гәрәй аерым ачык күреп калды: апасының керфекләрендә, чирәм өстендәге вак тамчылы чык төсле, яшь бөртекләре елтырап кабындылар. Белсәң иде, нигә җылый ул?.. Ике өлгеле тәрәзәнең түбән яртысы күтәрмәле иде. Гәрәй шуның төп ягына 
пәке сабы кыстырып куйды да, апасы белән Хәсән арасындагы сүзләр аның үзенә дә кагылырга тиеш дигән уйга бирелеп, тәрәзә ачылмасына колак салды. — йөрәгем белән генә түгел, акыльпм белән дә яратам мин сине... — Хәсән тавышы иде бу. Аның барлык торышкилбәтеннән күңел нечкәрткеч гадилек, тиңлек, аеруча бер якынлык сизелеп тора. Сүзләре дә шундый ук гади һәм саф. Менә хәзер ул, Нәсимәнең кулын йомшак кына сыйпап, нинди дә булса юату нияте белән түгел, ә бәлки ике арадагы самимый чынлыкны саклаучы вөҗдан сүзе итеп әйтте: -- ... Шулай яратканга күрә дә яшерергә хакым юк: авыр булыр, Нәсимә, минем язмышны уртаклашу... Нәсимә тыны кысылып, аңын җуеп барган шикелле, Хәсәннең күкрәгенә башын куйды. — Мин барсына да риза. Нинди генә хәлләр кичерергә туры килмәсен, түзәрмен... Көтәрмен... Гәрәй, үзе дә сизмәстән, пыялага борыны белән тиеп китте. Ләкин Хәсән белән Нәсимә, шушы йолдызлы күк астында үзләре генә калган кебек, берберсенә сокланып, шул ук вакытта нәрсәгәдер пошынып, иң кирәкле, хәлиткеч бер сүзне башка сүзләр арасыннан актарып, арчып чыгарырга ашыккансыман, . сөйләүдән туктамадылар. Чәнти бармаклар белән генә тоташкан хәлдә яр буйлап киткәннән соң да, аларның сүзләреннән Гәрәйнең йөрәгендә сәер бер ашкыну тойгысы сызылып калды. Ишек алдында төнге эштән кайтып килүче әбисенең тавышын ишетүгә, мендәргә баш куеп, һич ни күрмәгән кебек тын гына ятса да, аның күз ал
2d 
 
дыннан баягы күренеш китмәде. Хәсән һаман әле шул бер урында басып торадыр төсле. Әнә аның, дәртле һәм уйчан йөзе буйлап эре- ле-ваклы күзәнәкләр шуып йөриләр. Агач яфракларының күләгәләре бугай алар, җил искән уңайга яфрак кыштырдыймы, әллә берәрсе шыпыртлап сөйлиме, аерыр хәл юк. Нәсимә әйләнеп кайтканга ошый. Югыйсә әбисе кемне шулай юаш кына тирги соң? — Авыру баланы ташлап чыкма дип ничә әйттем мин сиңа. Әдәм сөякләре өстенә корылган зәхмәтле йорт бит бу. Бастырылуы, куркынып, саташып уянуы бар. Нәсимә аңар җавап бирергә өлгермәде, урта йорт ягыннан Һәдия карчыкның буыла-тыгыла чәрелдәгән тавышы колак ярып керде. — Әнә ул! Таптырыгыз үзеннән. Гәрәй куркудан аптырап катып калды. Ишек төбенәчә каерылып ачылды да. Һәдия кулындагы асылмалы фонарь яктысында Юныс бай, Бәдерниса, Идрис, Мөбарәкша, Гыйлметдин, тагын әллә кемнәрнең бер-берсенә аслы-өсле тиеп торган битләре, кырык күзле әкият җәнлегенең башы төсле тоташып, әле түшәмгә табан озынаеп, әле өйгә сыймастай җәелеп торган кебек күренделәр. Мәликә әби, үз артыннан ияреп ишәя килүче тавышларны җиңәргә теләгән шикелле очынып, җан ачысы белән кычкырып җибәрде: — Фәрештәдәй гөнаһсыз кыз баланы рәнҗетүең өчен телең корышып, өзелеп кенә төшсен, ярабби! Бәдерниса, юаш гәүдәсе белән ишек төбендә әйләнгәләп торды да, бөтерелеп килеп, Мәликә әбигә ташланды: — Карганма, убыр! Җир йотар. Фәрештә имеш. Шайтан сөяркәсе диген ичмасам. Һәдия исә, тагын да чәпчи төшеп, шуцар ук ялгап китте: — Якын-тирәдә ир-ат табылмады, гөнаһ шомлыгы. Шунда ук тоттыра идем. Үзем генә барып ябышырга базмадым шул. Ни әйтсәң дә җан кадерле бит. Караңгыда, алла сакласын, сугып-бәреп егуы бар. Анар каршы Мәликә: — Ничек оялмыйсың, ничек телең бара? — днп әйтүгә, Бәдерниса белән Һәдия икесе берьюлы тәтелдәргә тотынганнар иде дә, Юныс байның .хуҗаларча кырыс һәм тәкәббер тавышы бу маҗарага барсыннан битәр ирләр катнаша торган җитди вакыйга төсен бирде. 
— Идрис! — дип эндәште ул бит урталары кабарып, өрелеп торучы һәм беленер-беленмәс кенә мыек шытып килүче озын буйлы гимназистка. — Ишек алдындагыларга әйт. Гыйлметдин әфәнденең эше беткәнче бер генә җан иясен дә үткәрмәсеннәр. Шуннан соң ул Һәдия кулындагы фонарьны алып, Бәдерниса белән икесенә Нәсимәне тапшырды: — Ак йортка нлтеп тентегез. Кәгазьмазар табылеа Трифоновка бирерсез. Конторада утырадыр әле ул шунда. Юныс бай куе кашларын селкет- кәләп, тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, моңарчы берәүнең дә күзе төшмәгән ярым караңгы сәке өстендә, әбисенең чуар корама юрганын бөркәнгән килеш, дәшмитынмый утыручы Гәрәй кинәт кенә ишеккә таба ыргылды. Аның ачудан ярсып, тотлыгып кычкырган сүзләре барын да сискәндереп җибәрделәр. — Кул тидерәсе булмагыз минем апайга! Ялганлый ул карчык. Аның янына берәү дә килгәне юк.. Ул әбисенең: — Тик кенә ятарга иде, балакаем, — днп инәлүен дә, аяк астыннан калкып чыккандай ак күлмәк-штан- кан йөгерүче ят малайны күреп, каушап калган Юныс байның: — Тотыгыз! Җибәрмәгез! —днп үкерү аралаш чинавын да ишетмичә, тотарга сузылган кулларны этәреп-ерып ишек алдына атылып чыкты. Б’у минутта ул теләсә кемнең кулын тешләргә, күзен тырнарга, акыл сыйдырмаслык әллә нинди кыргый, дуамал адым ясарга хәзер иде. Ләкин бер җиңеннән Бә- дерииса, икенчесеннән Һәдия Кар. чык бәрештереп тоткан хәлдә, ур. та йорт капкасыннан үтеп баручы апасының тыныч чырае аны бер’дән айнытып җибәрде  
2! 
 
— Син нишләп котырасын, тагын, малай актыгы? — диде анар Нәсимә, юрамалый бармак янап. — Кәмит күрсәтәләр дип белдеңме әллә. Кара аны, мин кайтканда йоклый торган бул. Искитәрлек бер ,эш тә !рк монда... Шушы бәләкәй генә куышка ябырылып, аю өне тапкан сунарчылар кебек, ыгызыгы килүче җиде ят каршында әйтелгән бу кыю сүзләрне ишеткәч, Гәрәй бөтенләй терелеп киткәндәй булды, йөрәгенең әлсерәп тибүен дә, аякларының сызлавын да онытты ул. Хәтта кылыч кыны итек балтырына бәре- леп-шапылдап торган Гыйлметдин- кең: — Әһә, крамола! Яшереп ятам диген патша хәзрәтләренең дошманын... — дип сөйләнә-сөйләнә, ишектән бер кереп, бер чыгып йөрүенә дә артык исе китмәде аның. Моңарчы бер ымлавы закон саналган Юныс бай да, «барысын бер вагонга төяп Ссбергә генә озатырга кирәк» дип гайрәтләнүче Идрис тә, күл як капканы сагалап торучы озын мыеклы, кара күзлекле Мөбарәк тә, берсе дә хәзер аңар куркыныч түгел. Аны фәкать әбисенең буылган төсле гырылдап: — Ник җәфалыйсың безне болан? Ни гөнаһыбыз бар безнен? . — дип һәрбер сүзне көч-хәл белән озә-өзә әйткәннән соң, кинәт тынып калуы гына борчый иде. Ул аның янына керергә уйлап бусагадан атлауга кемдер күлмәк якасыннан барып тотты да, артка таба кай- шалдырып, этеп җибәрде. Шулай да ул куыш эчендәге хәлне күреп өлгерде. Әбисе мич кырыенда башын чайкап, күңелдән дога укыган төсле иреннәрен сүзсез генә кыймылдатып, тик кенә басып тора. Юныс бай, кулына фонарь күтәргән хәлдә, будочник Г ыйлметдиниең һәрбер хәрәкәтен күзәтә. Барлык әйберләр элекке урыннарыннан күчеп беткәннәр. Бер почмакта Мәликә әбинең төрле ямаулыклар тутырган борынгы сандыгы, арасына каләнфер сибелгән кәфенлек бүзе, башсыз кытай сурәтле төймә тартмасы аунап ята. Сәке өстендәге урын-җирпе дә туздырып ыргытканнар. Бүлмә эчендә тышлыгы ертылган мендәрләрдән, шәм утына җыйналучы ак канатлы төнге күбәләкләр кебек, тавык йоннары очын йөриләр иде. Ләкин күпме генә җентекләп эзләсәләр дә, Хәсән Айвазов белән багланыш барлыгын күрсәтерлек бер әйбер дә, сыңар хат кисәге дә табылмады. Юныс бай, Һәдия карчыкка атапмыдыр: — Ачык авыз. Шул яшькә җитен ярты тиенлек акылы юк... — дип мыек астыннан 
мыгырданып, фонарьны будочникка тоттырды да. кәефсез генә кайтып китте. Аның артыннан башкалар да тавыш-тынсыз урта йортка юнәлделәр. Гәрәй һаман шул бер урында кузгалмыйча басып торучы әбисенә: — Инде нишләтәләр безне? — дип кыяр-кыймас эндәшкән иде, Мәликә әби изаланып: — Юк-бар белән башымны катырма әле, зинһар! — дип коры гына җавап кайтарып, мич кырыендагы өчле лампага ут элдергәч, әйберләрен рәтләргә тотынды. Озакламыйча Нәсимә дә кайтып керде. Ул куанычлы хәбәр әйткән төсле: — Казаннан китмәскә расписка бирдем. Хәзер инде мине Юныс бай үзе күзәтеп торачак, — дип бөтен куышны шаулатып көлде. Аннан капылт кына үзгәреп, Гәрәйне кочаклап, тирән көрсенеп сулады: — Кемгә ошап син шундый, ә? Минем кебек усал булырсың ахры, почык борын! Әйдә, исән-сау вакытта әтиләреңә илтеп тапшырыйм үзеңне. Шунысы гаҗәп, бу юлы Мәликә әби дә аның китүенә каршы төшмәде. Бары тик: — Ипләп барыгыз. Өзлегә күрмәсен, — дип Нәсимәне, кисәтте дә, әлеге тартмадан тутыккан якорьле борынгы таныш төймәне алып, чуар чүпрәк кисәгенә урап, Гәрәйнең чалбар кесәсенә салды: — Югалтма! Бабаңның төсе итеп сакла. Алар җыенып күл буена чыкканда таң спзелер-сизелмәс кенә беленеп килә. Гүя кемдер бистә өстснә ябылган мең ямаулы бөркәнчекне 
22 
 
акрын гына ача бара һәм чиг- чптеннән бөкләп төрә дә, кысан тыкрыкларга, черек койма буйларына, әрдәнәле угыннар ышыгына кыстырып куя. Шул бөркәнчек артыннан килеп чыккан сыек күгелҗем яктылыкта Казанка ярлары, кырый урамнардагы казылмалар, искереп, картаеп беткән шәһәрнең тирән җыерчыклары төсле шыксыз һәм күңелсез булып күренәләр иде. Өйгә кайтып атна-ун көн вакыт узгач, Нәсимә Гәрәйгә клеенка тышлы калын дәфтәр белән рәсемле китаплар калдырып китте: — Хәсән абыеңнан. — Ә үзе кайда? — дип шикләнеп сорады Гәрәй. Нәсимә ишектән чыгып барышлый сәер елмаеп әйтте: — Еракта инде ул... Бик еракта... ... Салкын җилле октябрь яңгырлары эч пошырып сибәләгән бер көндә, Казан урамнарында атыш башлангач, Гәрәй, — бәлки Хәсән абый шундадыр хәзер, — дигән уй белән шәһәр ягына юнәлде. Университет янында халык белән полиция арасында чын-чыннан сугыш бара. Воскресенская урамындагы кешеләрне исерек солдатлар Пассаж һәм Семинария янына кысырыклап, яралыларны алып китәргә дә ирек бирмичә, өзлексез аталар. Мылтык . тавышларына аралашып циркка чатлаш йорт балконыннан Андрейның тавышы ишетелә иде: — Коралга, гражданнар! Үтерүчеләргә үлем! Патша строена үлем! Бистә тарихы бу дәрәҗә кискен бәрелешне хәтерләми иде. Петербург, Москва, Баку эшчеләре баш- Лйган хәрәкәтнең дулкыннары хәзер . инде бистә урамнары аша бөтен Казанга, бөтен губернияга җәелделәр. — Крестовниковта забастовка... — Студентлар арасында чуалыш... — Тигәнәле кешеләре Әхтәм морза именьесенә «кызыл әтәч» җибәргәннәр... — Спас батальоны, андый-мондый хәл чыга калса, эшчеләрне яклаячак икән... — кебек хәбәрләр революциянең ут һәм корал көче белән хәл ителергә тиешле яңа баскычка күтәрелүен белгертәләр иде. Большевикларның Казан оешмасы җитәкчелегендә үткәрелгән митингларда, түгәрәк утырышларында яз башыннан бирле сүз корал турында барды. Рус һәм татар телләрендә таратылган листовкалар шул ук кораллы күтәрелешкә чакырдылар. Икенче ай инде менә, Мостафа үзенә 
беркетелгән дружинниклар- ны, Идел аръягындагы таллыкка алып чыга да, мылтык уены өйрәтә. Кайчандыр су басып ишелгән ташландык мастерской подвалында Матвеич картның кияве, эченә динамит тутырып, «македонка» бомбалары хәзерли иде. Бүгенгедәй хәтердә: Мостафа япон сугышыннан кайтып кына төшкән иде, Андрей хәл белешә кереп, бистә эшчеләренең забастовкага хәзерләнүләрен әйтте: — Забастовка — беренче адым,— диде ул. — Забастовкадан кораллы көрәшкә. Восстаниедән җиңүгә. Безнең юлыбыз шушы! Бу сүзләр Мсостафа йөрәгендә дин һәм җола басымы белән изелгән теләкләрне, омтылышларны уятып, терелтеп җибәрделәр. Тормыштагы азапка, гаделсезлеккә күнегеп беткән тойгыларны көрәш дәрте алмаштырды. Андрей белән аралашкан саен бистә урамнары ла, мастерской эче дә, юеш кирпечләрдән өелгән кысан фатир да ничектер киңәеп, яктыра баргандай тоелдылар. Элек аның колагына еллар буе шуны тукыйлар иде: — Кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмас. — Алла ташламаса, бүре ашамас. — Үз кайгыңны үзен йот. — Барына шөкер ит, югына сабыр ит. — Чыда, казак, атаман булырсың... Ул кече яшьтән үк юаш, күндәм яшәргә димләгән үгет-нәсихәтләрне ишетеп үсте:

 
— Ашау байдан, улем ходайдан...— диләр иде аңар. — Капмасаң да май яхшы, бир- мәсә дә бай яхшы. — Ярлының улы булганчы, байның колы бул. — Байның, янәсе, мәчесе дә куян тота. — Бай белән даулашма, түрә белән талашма. — Таш белән атканга аш белән ат. — Иелгән башны кылыч кисмәс. — Язмыштан узмыш юк... Мәңгелек дип саналган һәм «тәкъдир шулай күрәсең» дип иман беркетелгән бу тәртипләр аның күз алдында какшый башладылар. Кайчан гына әле Мостафа: — Атлык, сыерлык акча юнәгэ.м дә, авылга кайтып тормыш корам, — дип хыяллана иде. Еллар үтте. Сыер кайгысы төшеп калды. Шулай да ат турындагы өметкавышу насыйп булмаган беренче мәхәббәт кебек бик озак сызып янды. Бер тапкыр ул мал базарында елтыр сыртлы, уйнаклап торган көрән тай очрагкан иде. Сәгатьләр буе яныннан китә алмады. Шул ябага тайны алса бу авыр тормыштан акрынлап котылу юлы да табылыр/гөсле тоелды. Инде сатулашкан да иде. Ләкин тай бәясенә җитми калган дүрт сум акча барлык эшне бозды. Шуннан ул, әкияттәге бәхет кошын тотарга якынлашкан чырай белән, Иманкол хаҗи кибетенә йөгерде. Галләм хәлфә заманында ук оештырылган бу кибет бистә эшчеләренә, конторадан китергән язуына карап, получка хисабына көндәлек тормыш өчен кирәкле товарларны кыйбатрак бәядән биреп килә иде. 12 сәгатьлек эш өстендә түгелгән көчнең яртысын да кайтарырга җитмәүче бәрәкәтсез получка шушы кибеткә бурыч түләүдән артмый. Күп вакыт, получка бурыч сумасын да каплый алмагач, сменадан бушау белән үк, Иманкол хаҗиның теге яки бу йомышын арзан хакка үтәп йөрергә туры килә иде. Казанка яры буендагы складларда тау булып өелгән тире-ярыны, каерыларны Вәлишин заводына, карындыклы куй майларын Арслановларга ташу өчен Иманкол хаҗи йөк ташучылар яллап тормый, әҗәтле эшчеләр аңар үзләре ялынып баралар иде. Әҗәт түләргә акчасы да, вакыты да җитмәгән агай-эне өчен Иманкол хаҗи тагын бер яңа кәсеп — «ломбард» уйлап чыгарды, һәркем үзенең кием-салым, самовар, яс- тык-мендәр кебек нәрсәләрен шунда закладка салып, бераз акча яки товар ала ала. Кайберәүләр баштарак бу 
эшкә бик зур өмет баглаганнар иде. Бары тик чирек бәясенә закладка салынган әйберләре, йолып алу срогы үтү аркасында, бөтенләйгә Иманкол кулына күчә башлагач кына тормыш юлында тагын бер үткен тешле тозак корылганын сизделәр. Мостафа өчен дә бу язмыштан читтә калу мөмкин булмады. Тай хәсрәте белән кибеткә килеп кергәч тә, хаҗи аны ничектер ягымлы каршы алды. Иң элек тун кесәсеннән ашыкмыйча гына күн тышлы куен дәфтәрен чыгарып, күзлек аша Мостафага мөлаем бер караш ташлап: — Мал туарлы кешене китап та мактый, — диде ул. — Ябага тайны хурлама, язга чыкса ат булыр, дигәндәй ат-арба рәтли алсаң миндә Дә бәлкем сиңа кулай эш- табылыр. Шуннан соң бәләкәй счетның бакыр чыбыклары буенча, үзе шикелле үк шома, йомры төймәләрне, шарт-шарт китереп йөретергә кереште: — Хатының килеп бер әчмуха чәй алдымы? Хәзрәтеңә мәгълүм булсын, 21 тиен көмеш. Ярты кадак ланпачи—14 тиен. Үткән айлардан түләнеп бетхмәгән әҗәтең унике сум 91 тиен. Булдымы? Хәзер инде ипи хисабын чутлыйк. Алты гөрәнкә дә дүрт гөрәнкә. Тагын ике вә янә дүрт ярым. Хуш-ш... Өч кадак кәрәчин. Алты кап* шырпы. Лампы пыяласы. Кызыңны җирләгәндә дүрт аршин кәфенлек белән вак-төяк шара-бара... Булдымы? Шуннан чигерәбез: хатының ике гаеттә өйләр җыештырды, керләр юды — 35 тиен. Үзең складта

 
кичләрен килеп булыштың — тугыз тапкыр уникең.. Җәмгысы... Шулай итеп синнән безгә тиеш ун алты сум да 43 тиен көмеш... Элек шуны түләп бетер, аннан күз күрер... Сез күбәү бит. Мин бер ялгыз, һәркай- сыгызның өстендә алачагым бар. Түләтми ярамый... Бу исәп-хисаплар Мостафаның тай турындагы хыялын да, авылга кайтып үз җиренә хуҗа булу өметен дә берьюлы йоттылар. Алар аны гына түгел, бөтен гомерне йоталар. Ә гомер — кыска... Байтак кына ирләр утыз белән кырык арасында ычкыналар. Шушы азапларга чыдап картайганнарын да теләнче үлеме генә көтә. Ел саен бәбәйләүче аналар да күп дигәндә бер-ике бала үстерәләр. Калганнарын күк ютәл, зәңгелә, тамак бакасы, эч һәм тир хәстәсе, ачлы- туклы тормышның һәртөрле башка чирләре, иген өстенә яуган боз кебек кыркып, аударып тооалар. Бистә өстендә ыңгырашып, сыкрап улаучы гудокларның гына бу хәлгә исләре китми. Алар берәүне дә кызганмыйлар, берәүнең дә күз яшенә ышанмыйлар. Алар фәкать меңнәрчә кешеләрнең беләк көченнән. маңлай тиреннән тупланган табышны ишәйтү турында гына кайгырткан кебек, арта баручы комсызлык белән үкерәләр. Тай сатып алу теләге барып чыкмагач, МостаФа тагын шул кан киптергеч бөрк/ һава эченә, каешланып беткән каты сеңгер кебек тимер йомычкаларын, ачулы чәйнәп, төкереп торучы әрсез машиналар янына, бу юлы инде гомерлеккә, артык бер кая да китмәячәгенә ышанып, шыпырт кына барып керде. Ачудан, хәсрәттән, похмельдэн, семьясы, күршесе. мастеры белән талаштан минрәп беткән иптәшләре арасында айнык, үткен акыллы, ярсу, тәвәккәл йөрәкле Алексей Халявинны күргәч, аптырап, хәтта каушап калды ул. Алексейның, Тимер-томыр гөрелтесе аша бәреп чыккан һәм каядыр алга, кыю бәрелешкә өндәгән дәртле сүзләре, Россиянең мен газаплар эчендә туып килүче бәхете өчен көоэш байрагын Ленин белән берлектә күтәргән Коба иптәшнең чакыру авазы белән кушылып, акыл һәм күңел көче белән бергә үрелеп, яңгырыйлар, гүя алардан ' бистә урамнарыңа күз камаштыргыч нур агымы ташып чыгадыр төсле тоела иде. Мостафа беренче танышуда ук Алексейның йөрәккә ятышлы калын тавышын һәм кулны дусларча нык кысып күрешүен, һәркемнең хәленә, ваемына керә белүен, кайгыртучанлыгыи, 
иптәшлек өчен утка ташланырга да хәзер торуын ошатты. Бер тапкыр. Мостафа аңар: — Ник тыңладым икән синен сүзләреңне, — дип үпкә аралаш зарланды. — Элек мин теге дөньяга ышана идем. Хәзер инде шул актыккы юанычымны да җуйдым... — Син, туганкай, үзеңә ышан,— диде Алексей гади генә итеп.— Иптәшләренә ышан. Шушында — җир өстендә синең бәхетең... Болар барысы да япон сугышыннан элек булып үткән хәлләр, кичерешләр иде. Сугыш һәм аннан соңгы айлар Алексей әйткәннәрне тулысы белән расладылар. Менә хәзер ул университет шнек алдына җыелган халык уртасыннан- тагын 'Алексейның ягымлы калын тавь-- шын ишетте. Ул аның Казанга кайтуын белми иде әле. Көтепханә баскычына күтәрелгән тузгак чәчле, пенснәле кешенең, урамдагы мылтык тавышлары белән аралашып: — Революция давылы башланды, иптәшләр. Көчлерәк күкрәсен давыл! — дигән сонгы сүзләрен ишетүгә, Мостафа аны тыгыз алка итеп ураган яшьләр арасыннан, баскыч түбәсен күтәреп топучы таш баганаларга таба юл ачып, сөйләнә- сөйләнә атлады: — Әле генә уйлап килә идем. Гомерең озын булыр, Лекссй... Беркадәр «автономия» белән файдаланучы университет ишек алды сентябрь урталарында ук митинг мәйданына әйләнгән һәм, анда губернатор тарафыннан университетны ун көйгә ябу турында боерык бирелүгә карамастан, студентлар, эшчеләр, һөнәрчеләр көннән көн күбрәк җыела баралар пде. Ки
25 
 
чәгенәк— 16 нчы октябрьда—университет. янындагы халык белән полиция арасында беренче бәрелешләр башланды. Губернатор кушуы буенча университетның, ишек-кап- каларын яптылар. Атлы стражниклар, казачылар нагайкаларын айкап, кылычларын болгап урам тулы халык өстенә ташландылар. Халык коралсыз иде. Таралырга мәҗбүр булды. Ләкин Казан урамнары бер генә кичкә тынып калдылар. Бүген Крепость белән университет арасындагы тротуарларның ике ягы да буйдан-буйга шыгырым тулы иде. Көндезге дүртләр тирәсендә университет янында исерек казачылар һичбер искәртмәстән ут ачтылар. Воскресенская урамы чын-чын- нац сугыш кыры төсен алып, кырый тыкрыкларга да җәелгән агыш тавышына, эшче дружинникларның җавап уты кушылды. Губернатор боерыгын үтәүчеләр өстендә беренче бомбалар шартлап ярылдылар. Нәкъ шул сәгатьләрдә ачулы халык дулкыны кайнап торган ерак Петербургта, көчле каравыл сагындагы кышкы сарайның аулак бүлмәсенә поскан Николай патша, тигезсез дерелдәвек хәрефләр белән, . үзенең көндәлегенә тагын берничә сүз теркәп куйды:- «17 пче октябрь. Сәгать 5 тә манифестка кул куйдым. Мондый көннән соң баш авыраеп китте һәм фикерләр бутала башладылар. Я ходай, безгә Россияне тынычланырга ярдәм ит»... Әле генә кул куелган манифест кәгазе шундый ук курку аралаш мәкер тойгысы белән язылган иде: — «Алланың ярдәме белән без, икенче Николай, Бөтенроссиянең императоры, Польша патшасы, Финляндия бөек князе... Мәхмләкәтебез- нең башкаласындагы һәм бүтән күп кенә урыннарындагы тәртипсезлек- ләр безнең күңелебезне гаять авыр кайгы-хәсрәт белән тутырдылар... Без карар иттек: халыкка шәхес иркснә, вөҗдан һәм сүз иркенә, җәмгыятьләр, союзлар оештыру иркенә нигезләнгән гражданлык азатлыгы бирергә...» Манифест* сүзләре Казан губернаторына телеграф аша тапшырылган кичке шәфәкъ яктысында, хәзер инде Черек күл буендагы агачлар арасыннан, һаман әле Алексей Ха- лявинның ялкынлы тавышы яңгырый иде: — Алдакчы патшаның исерек Ялчыларыннан туганнарыбызны, балаларыбызны һаман шулай күрәләтә 
торып үтертербезмени? Палачларның ерткычлыгына һаман шулай түзеп торырбызмыни? Кемнең йөрәге бүгенге үтерешкә ачу белән ярсый, кулга корал алсын ул. Үлем патша ялчыларына! Яшәсен авыр корбаннар белән яулап алыначак чын азатлык! Аның башы өстендә кичке җил белән өзелеп төшкән соңгы яфраклар әйләнеп очалар. Аның күзләре крепость стеналары артына баеп баручы кояшка төбәлгәннәр. Ә еракта күк чите янгын шәүләсе кебек җете кызыл иде. Шул дәһшәтле һәм соклангыч күренешкә карап торган арада, Мостафа якында гына Гәрәйнең тавышын ишетте: — Әти! — дип, кабаланып кычкырды ул. — Саимә апаны Алек- сандрский- больницага салдык. Андрей Петровичны да яраладылар. Ул әнә тегендә — цирк артындагы өйдә. Гришалар фатирында ята әле. Хәле бик авыр бугай аның. Әйтеп калдырасы сүзем бар, дип сине таптыра... /Мостафа бу хәбәрне шунда ук Алексейга җиткерде һәм алар өчәүләп, мылтык утыннан аулагырак ишек аллары аша, Андрей янына киттеләр. 
XII - 
Бишенче ел революциясе ут һәм кан белән бастырылганнан соң, рождество бураинаръп котырган көннәрнең берсендә. Юныс бай /Мәликә әби белән Нәсимәне куып чыгарды: — Күземә күренәсе булмагыз’. Килмешәкләр оясы түгел бу... Аңарчы ук авылга кайту хәстәрлегенә керешкән /Мәликә әбине бу хәл каушатмады. Ничә еллар буена тиргәлеп, һәр сынык ипи өчен миннәт сүзләре ишетеп яшәгән арткураны бик җиңел ташлады ул:  
26 
 
— Җаны барның җүне бар. Сала кешеләре без. Киттек кызым, үз ягыбызга! Аларның китүенә Мостафа белән Раушана пошынды да, Гәрәй ямансулады. Башкалар: — «киттеме, китте» — белән канәгатьләнделәр. Көндәлек ыгы-зыгы, яна арестлар, тентүләр эчендә кайнаган шәһәр тормышы, әле кайчан гына ике бистә арасында бик еш очраучы җәһәт адымлы карчыкны да, аның күзгә күренеп чибәрләнгән кызын да акрынлап оныттырды. Әллә булган алар, әллә юк... Эзләре шулай суынып барганда, өяз кешеләреннән берсе хәбәр китерде: — Мәликә әби туйга җыена. Кияү булачак кешесе — Хизбулла, ир уртасы бер сәүдәгәр. Мал- мөлкәт иясе. Тегермәне дә бар, кибете дә бар. Хәзер үзенә мәчет салдырып, мәхәллә ачарга йөри. Үткән мәкәрҗәдә бер шәкертне муллалыкка сөйләшеп кайткан. Никахны да шуңардан укытачак, ди... Бу хәбәрне ишеткәч, Мостафа бик борчылды: — Нәрсә булган безнең әнкәйгә? Ирекле баштан сайлый торган адәммени ул?.. Солдатка бармас өчен, имче карчыктан күзенә ак төшертеп, аякларын боздырган һәм аз гына гомер эчендә ике хатынның башына җиткән ул куштанны Мостафа болай ла яратмый иде. /Моннан ун җиде еллар элек, «ач мөселманнарга ярдәм җәмгыяте»ннән вәкил булып килгән чагында яшь кенә һәм карап торуга юаш кына шикелле күренгән шул егет бик t тиз арада тырнак чыгарып, юк кына бәягә әйләнә- тирәдәге авылларның җирләрен, каралтыларын кул астына кертеп алды. Күпләр аның баштагы юашлыгына, тышкы миһербанлыгына алдандылар. Мәликә әби дә, улы белән киленен шәһәргә озаткач, Хизбулладан алган әжәт исәбенә көн кичерде. Ашарына беткән саен аңар барды. Бер вакытны Хизбулла, сүз арасына кыстырып, Тимерче Сәү- банның Әхтәм Морзага тиешле җир йолымын үзе түләп торганлыгын, Заһидулла хәзрәткә дә ачлык ел- дапьп җеназа сәдәкаләрен үз кесәсеннән өзгәнлеген, шуларны капларга Сәүбанның йорт-җирен закладка яздыруын әйтте. Ачлыктан тинтерәгән бичара Мәликә бу сүзләрне:; хикмәтенә әйткән уңайга гына төшенмәде. Аның нәтиҗәсе соңгарак килеп чыкты. Сумасы елдан ел зурая баручн ул бурычлар — яртысы череп ишелгән өйне 
дә, тимерче алачыгын да йоттылар. Аларны ничек итеп та түләп бетерүдән гаҗиз Мәликә, ахыр чиктә авылны ташлап, шәһәргә күчкән иде. Ләкин бурыч хәсрәте кайда барса шунда, бизгәк чире төсле, тагылып йөрде. Нәсимәнен дә, үзенең дә, азап белән эшләп тапкан барлы-юклы акчалары шул ук бетмәс әҗәтне түләргә тотылды. Әгәр дә Нәсимә дус кызларына ияреп, берәр тиенлек көнбагыш яки сагыз алса, әнисе олыдан кубып тирги иде аны: — Ярлы кеше акчасы торна булып кычкыра, менә шул инде ул. Атаң бурычы калыккан авыр заманда бер тиене дә эшкә ярый. Ә син аны суга салып йөрисең... Шундый сүзләр ишетсә, Нәсимәгә күлмәк кесәсендәге көнбагышлар j кызган тимер шикелле тоелалар һәм 5 ул үсә барган саен: — Кайчан котылабыз инде шул карунга бурыч түләүдән? — дип ешрак уйлый. Ләкин үрмәкүч пәрәвезе кебек корылган әҗәт тозагыннан ычкыну юлы һаман табылмый иде — Хизбулла кияү булачак.. — дигән хәбәрне ишеткәч тә Мостафа әнисенең: — Язмыштан узмыш юк. Өлешебез күрәсең... — дигән сүзен хәтерләде. — Болай булмый бу! — диде Мосгафа эшкә китешли, — киңәшеп карарга кирәк. Мастерскойда үзенең кайгысын Андрей белән Матвсичка әйткәч, алар шунда ук бер фикергә килделәр: — Озакка сузарга ярамый. — Күрәләтә һәлак итәргә мом- кпнмс соң? — Әле туй булмаган, эш узма- ган. Тот та авылга кит. Син бит аңар ата урынына... 
27 
 
Җилем кайнатучы, шадра битле, ләкин мөлаем чырайлы Ксения, күн бияләйләрен бер-берсенә шапылдатып, ирләрчә тамак кырып куйды: — Да-а... Шәп түгел кызның хәле... Бу сүз Мостафага барысыннан да ныграк тәэсир итте. Көндезге шабаш вакытында ул зур калай кружкада сухари йомшартып, бер-ике сүз әйткән саен кайнар су уртлап, иптәшләренә нәрсәдер сөйләргә керешкән Ксения янына барды. Кайдандыр саркып кергән кояш нуры, Ксениянең һәм аны тыңлаучы хатыннарның йөзләрендә көл тузаны һәм яшкелт сөрем белән аралашып, озын борау төсле бөтерелеп йөри. Шул саран яктылык, аларның сүзләрен генә түгел, бик тирәндә яткан уйларым да, кичерешләрен дә үтәли күрсәтә кебек тоела иде. — Менә шулай ул тормыш... — диде Ксения, кружка төбендәге сухари валчыкларын сапсыз кашык белән болгатып. — Минем үземне дә көчләп кияүгә бирделәр. Ломовой ямщикка... Өйрәнеп киткәч торырсың әле, диделәр. Җан сөймәгән кешегә өйрәнеп булмый икән. Алты ел буена сугыш-талаш эчендә яшәдек. Ничектер күз кырые белән ул Мостафаны шәйләп алды. Ләкин сүзеннән тукталмады*, тагын да мавыктыргычрак төстә дәвам итте: — Бер көнне бу гадәтенчә исереп кайткан. Әйдә дә, әйдә! Югары Услоига барырга димли. Анда аның перевозда эшләүче племяннигы бар иде. Мин әйтәм: боз катмаган бит, Волга аша хәзер берәү дә йөрми, дим. Ай-ваема карамый алып китте бу мине... Үзе җил, үзе караңгы. Яңа утырып килүче боз араларында дулкын шаулый. Көтик дим, берәр атна. Колагына да элми. Шуннан кайттым да киттем. Ә ул яр буйлап көймә эзли калды... Эчемнән уйлыйм: чыкмас, өйгә кайтыр... Шактый җир киткәч, артымнан тавыш ишётәм: — Ксения, — ди. — Гафу ит... Мин әйтәм: соң инде, Никифор Касьяныч, гафу итәргә... Мостафа сабырсызланып, үзенә бик кирәкле җавапны көткән төсле, сорады: — Шуннан? Ксения, бер дә ашыкмыйча гына һәм инде тынычланган тавыш белән сүзен бетерде: — Икенче көнне буран купты. Ә Никифор һаман юк. Бакенщик көймәсендә бата-чума Услонга чыктым. Күрмәдек, диләр. Курку да, сәер бер җиңеләю дә сиздем шул чак йөрәгемдә. Әйтерсең 
муеныма тагылган таш өзелеп төште. Аңлыйм мин, Мостафа, Настеньканың хәлен. Бик аңлыйм. Дөрес әйтә Андрей: коткарырга кирәк. Күпмегә төшсә дә туктама, без сиңа булышырбыз. Әллә ничә кешедән ишетте ул бу сүзне: — Булышырбыз. Мостафаның күңеле нечкәреп китте. Авылга кайту өчен конторадан рөхсәт сорарга дип, Игумная бистәсенең елга як кырые буйлап барышлый, йөрәгендә тулышкан тойгыларны артык тота алмады»: — Менә ул Рәсәй халкы... — дип тирән итеп сулады да, иптәшләренең яхшы сүзләреннән тәэсирләнеп, күз яшьсез, шатлыклы эчке бер илерү белән үз-үзенә кычкырып әйтте: — Нинди кешеләр бар безнең илдә! ... Мостафа авылга киткәч, семья ваемы тагын Гәрәй өстенә калды. Күптән түгел генә ул шәһәр типографиясенә жалованиесыз өйрәнчек булып кергән иде. Атасы аның хәзергә акчасыз булса да, шунда урнашуына бик куанып риза булды — Яхшы һөнәр шунсыз булмый. Зур заводларда өйрәнчекләр үзләре мастерга акча түлиләр. Аның каравы соңыннан бәясе чыга. Затлы эш кыйбат йөри, улым. Әнә Иманкол хаҗида бер китап бар, диләр. Исламбулдан узганда егерме биш сум алтын түләп алган. Җигүле ат бәясе бит ул. ... Якшәмбе көн иде. Хәл белешә кергән Ксения Раушанага бәрәңге кыстыбые белән ярты чүлмәк сөт калдырып чыкты. — Көчләп булса .да ашарга тырыш, Рая! Матвеич утын китерер. Өеңә җылы төшкәнче Зәйтүнәң миндә торсын. Ул миңа шундый ияләште, үз кызым кебек... 
28 
 
Раушана башын калкыта төшеп, Ксениягә кулын сузды: — Бу яхшылыкларыңны белмим ничек кайтарырмын. Айлык гомерем калмады бит, Ксения... — Юкны сөйләмә, — диде Ксения жапсызланып. — Балаларыңның рәхәтен күрәсең бар әлс. — Аннан сүзне икенчегә борып кайтырга юнәлде. — Иртәгә тагын керермен. Мич ягарбыз. Керләреңне дә уып чыгармын шунда бер рәттәй. Ксения артыннан ишек япканда, Гәрәй бистә күгендәге з'авод төтеннәренә, мамыклары бүселеп чыккан иске юрган кебек салынып торучы кар болытларына карады. Аның үз йөрәгендә дә бүген шундый ук томанлы, йөрәк әрнеткеч сагыш иде... — Әни, кайчан тереләсең инде син? — диде ул көрсенеп. Раушана, аның баш түбәсендә бөтерелеп торган чәчләрен хәлсез кулы белән сыйпап, ярым көлемсерәп карады. — Тиздән, улым, тиздән... Шуннан бераз күтәрелә төшеп, эчкә баткан күзләрен тагын да зуррак ачты да, ютәл катнаш сөйли башлады: — Баядан бирле сине уйлап ятам. Кемгә ошаган бу, дип. Холкың белән бабаңа тартасын төсле. Бабаң мәрхүм сөйли иде: Без егет булып житкәч, патшадан фәрман булды:— крепостной крестьяннарга ирек бирергә. Ләкин ул куанычны ай күргән, кояш алган, жил очырып киткән... Син белмисең инде ул замандагы хәлләрне... Бәләкәй чакта мин дә аңламый идем. Бер заман әни белән уракка киттек. Тигәнәле басуларына күтәрелгән арада ярты күкне болыт каплады. Сикелтәле күпердән әллә ничә арба берьюлы уз- гансыман гөрелтәп, күк күкрәде. Тау битенә тезелеп утырган өйләр, кибәннәр, такталары- яшел мүк белән капланган жил тирмәннәре, зәң- гәрлесарылы нурга манчылып, яктырып киттеләр. — «Әхтәм морза жирләре бу» — ди әни миңа. «Ә без аның коллары» — ди. «Әнә теге урманны күрәсскме! — Ул да аныкы. Нихәтле жир-су-болыпиар... Барсы да аныкы. Безгә генә өлеш юк»... Шуннан соң әтиең белән мпн үзебезнең өлешне эзләп, бирегә килдек. Бистә жнрләрендә иркен торырбыз дип уйлаган идек. Барып чыкмады. Күпме җәфа чиктек без биредә, күпме михнәт сулары эчтек... Гәрәйгә, шыксыз салкын бүлмәдә, әнисенең тоныклана барган тавышы- жылы биреп торучы бердәнбер чыганак булып тоелды. 
— Ул да сүнсә нишләрмен? Бу куркыныч уйны Гәрәй онытырга тырыша, ләкин йомыры башлы көзге чәчәкләрне акрын гына тирбәлдереп аккан урман инешен хәтерләтүче сүзләр ул.уйның ачысын бөтен мәрхәмәтсезлеге белән йөрәккә үткәрәләр иде. — Күпме азаплансак та рәтләнмәде безнең тормыш. Әтиең башта ук үз кәсебенә — тимерче булып урнашты. Мин шырпы эшеннән башладым. Бик вак эш ул. Салам нәзеклеге агачларны бәйләме-бәйләме белән күкерт камырына манчып киптерәсең. Шул хезмәткә ундүрт сәгать эш исәбеннән көненә егерме тиен түлиләр. Күкерт зәһәреннән тешләрем череп какшый башлагач, Вәлишиннәргә күчтем. Боз килгәндә ул мастерской гына иде. Бер-ике ел эчендә зураеп фабрикага әйләнде. Фабрика, ә үзендә тунлык тиреләрдән шундый авыр ис, тузан. Мичләр төтиләр. Идән юеш. Стеналарда боз... Кичен арып кайтасын, йөрәк ялгарлык аш та юк өйдә... Шуннан башлана да ул чехотка... Бу сүзләрдән караңгы! да, салкын да булып китте. Гәрәй аның арып йомылган күзләренә карагач, шул караңгыда ялгыз калудан куркып эндәште: — Әни бәгърем, йоклама! Раушана, күкрәк турысын уң кулы белән басып, тыны кысылудан гыжлап, төкрегеп эчкә йотты. — Бик начар фатир шул бу...— диде ул бераз тынып яткач. — Син акча эшли башласаң, бәлки башка фатирга күчәр идек. Тиздән яз килер, агачлар яшәрерләр. Бәлкем урманга да чыгып керербез. Урман бездән дүрт кенә чакрым. Кошлар да күп анда. Күке дә кычкыра. һа.
29 
 
ва шундый рәхәт. Нарат исе. Сумала исе... Раушаиа ютәлгә буылып, юеш мендәргә йөз түбән әйләнеп ятты. Тавыштынсыз ютәллиме ул, бик кирәкле сүзен әйтергә телиме, бары тик чыбык төсле арык бармакларының, чәч толымнары белән аралашып, дерелдәве генә күренә... Гәрәй, күзләрен киң ачып, караңгы стеналарга карый. Әллә нихәтле уйлар, тойгылар, аның миенә, йөрәгенә сыеша алмыйча, гәүдәне каяндыр тирәннән, эчтән чәнчәләр, көйдерәләр. Анасы аны хәлсез генә кочаклап, башын күкрәгенә кыса. Гәрәй аның акрын гына җылавын сизә... Иртә белән уянганда ул инде үлгән, күрше тирәдән хатын-кыз җыйналган. Ә күзләре кызарып шешенгән Ксения*— ишектән бер кереп, бер ЧЫГЫП: — Әй, кто там?.. Әй, кто... — дип туктаусыз йөри иде. Гәрәй, йөрәк тетрәткеч шундый зур хәсрәтнең берьюлы, кинәт ишелеп төшүеннән миңрәгән шикелле, бер тын катып калды. Ул әле анасының үлеменә дә бик үк ышанып җггйми бугай. Гүя тагын бер-ике минуттан бу авыр тынлык узар да, шуннан соң анасы акрын гына күзен ачып җибәрер һәм көл төсенә кергән иреннәрен тирбәтеп, Гәрәйгә: — Бер генә йотым су бирче, улым. Төн бик озын булды бүген. Сине уятырга кызгандым. Авызым бик кипте... — дип эндәшер күк тоела иде. Ләкин: — Үлде... Минем бердәнбер әнием үлде... — дигән уй аңар бер нәрсәгә дә өметләнергә юл калдырмады. Гәрәй бүген тормышта иң кадерле кешесен югалтты. Раушана — бөтен семьяның терәге иде. Терәк сыид*ы<, шуның белән балачак та бетте, гомернең авыр сынаулар белән тулы өлеше башланды... ... Раушананы көндезге икеләрдә күмделәр. Озатырга фабриктагы иптәшләре белән Ксения һәм яралары инде төзәлгән, ләкин йөрәгендә икенче төрле тирән яра ачылган төсле чытык-моңсу чырайлы Саимә генә катнашты. Кабер өсте туфрак белән тигезләнгәч, иске койманың тактасыз җиреннән кара кучкыл киез бөктәренә ошаган этен ияртеп, Гыймади карт килеп чыкты. Нәрсәдер әйттеме ул, әллә чал сакалын болай гына селкетеп куйдымы, кабер ти* рәсендәгеләр аны тыңларга теләгән төсле әйләнеп карадылар да, ул-бу ишетелмәгәч, көрәкләрен тагын да тирәнрәк батырып, эре төерле туң балчык кисәкләрен уртага өя башладылар. Гыймади, аларның сүзсез- 
нисез эшләүләренә җайсызланган кебек, төкереп куйды. Аннан кәкре-бөкре агачларның ялангач ботакларында кояш нуры белән кабынып елтыраучы кар бәлләүләрен, койма буенда сикеренгәләүче чыпчыкларны, үз гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, исе китеп күзәтеп, җиргә иелде. Аяк астыннан чуер кисәкләре аралашкан бозлы туфракны кул белән көрәп кабер өстенә салгач: — Җеназасыз гына күмдекмени? — дип, ямансулады да, — сез менә яшьләр әле... — дип тагын нидер әйтмәкче иде, Саимә аны юаткандай, җилкәсеннән сыйпады. — Соңгы тапкыр исәнләшик инде. Беребезгә дә болай үләргә язмасын... Акрын гына таралдылар. Гәрәй кабер өстенә капланып: — Әни бәгърем, сннсез нишләрбез... — дип елый башлагач, Ксения аны кулыннан тотып күтәрде һәм, сабый баланы* назлагандай чәчләреннән сыйпап, үзе белән ияртеп алып китте. — Озакламый* әтиең кайтыр, әбиең кайтыр. Аннан соң менә без бар. Югалырга ирек бирмәбез. Зыярәт уртасында биек яшел рәшәткә белән уратылган каенлыкка җиткәч, Гыймади чуар пыяла бизәкле таш чардуганга төртеп күрсәтте: — Сез менә яшьләр әле... Барсын да белеп бетермисез. Галләм хәлфә дворецы бу. Хитри кеше иде мәр- хум. Мин кечкенә чакта әйтәләр иде: 1 алләм хәлфә ат карагы булган дип. Соңыннан, бистәдә мәчет салдыргач, сөйләми башладылар. Дөньяны дүрт яктан урап чыккан кеше иде ул. Анардагы шикелле малга әвәслек, акчага хиреслек
30 
 
белмим тагын кемдә бардыр. Иманкол исә атасын да уздырып җибәрде. Ул инде атаоьг кебек кармак салу белән генә канәгатьләнмәде. Акчаны озын җәтмәле җылым белән сөзәргә тотынды. Бер карыйсың ул — Астраханьнан баржа тутырып югарыга балык озата; икенче карыйсың— ул инде Төркстанда, җиләкҗимеш базарында кайный. Кыш урталарында тагын каяндыр:— «Иманкол хаҗи мең баш куй сатып алган, дүрт вагон тире озаткан...» кебек хәбәрләр кңлә. Чутлап карасаң — мәңгелек бер хәзинә кебек анардагы байлык... Капка төбенә җитәрәк Саимә аның сүзен бүлде: — Менә бусы дөрес түгел. Аның кулында күп булса шушы чардуган калыр. Ә безгә — бөтен дөнья. Шундый заманның якынлашып килүен бик яхшы сизәм мин... Алар чыгып китүгә кабер каравылчысы, капка бастырыгын этәрде дә, өенә кереп, тәрәзә яңагына чалгы пәкесе белән тагын бер эз сызды. Күмелгән үлекләр исәбен күрсәтүче бу сызыкларны ул яңа бер эз арткан саен, тыңкыш тавыш чыгарып, саный торган иде. Бүген нигәдер санамады. Ике катлы/ тәрәзә пыяласы аша, ярты күкне каплап өерелгән завод төтеннәренә карады да, кашларын җыерып, мыгырдады: — Садака да бирә белмиләр, килмешәкләр. XIII Бер елны: — патша хатыны килә, имеш, — дип, халыктан акча җыйнап, бистәнең шәһәр як кырыендагы куаклык әйләнәсенә сары буяу- лы} койма белән, ике ачылмасына да губерния герблары беркетелгән челтәрле капка торгыздылар. Уртадагы юл кырыйларына чыршылар, акацияләр утыртып чыктылар. Шулай итеп, кайчандыр сабан туйлары, пикник — гуляниеләр уздырылып килгән «Җәмилә куаклыгы» урынында, бакча үсеп китте. Управа члены купец Андриянов, ул бакчаны үз милкенә күчереп, капка янында билет кассасы ачты һәм, яр буйларында өянкеләр үсеп утырган күл читенә, каравыл йорты салдырды. Хәзер инде анда, яз башыннан сентябрь азакларына чаклы якшәмбе саен оркестр уйный. Квас киоскалары, чикләвек-кәләвә кибетләре белән уратылган җәйге ресторанда көн буена 
акшарлы хатыннарның ясалма көлү тавышлары яңпырый. Билетка акча түләмәс өчен койма ярыкларына корсакларын сыдырып эчкә үткән әрсез малайлар арзанлы карусельдә әйләнәләр. Тугымнарына бизәкле утыргычлар эленгән таганда яшьүсмер- ләр сәленәләр. Шуның күршесендә үк, казак утавына ошатып корылган балаганда кытайлар кәмит күрсәтәләр. Боларның барысын да күреп туйган егетләр, кызлар өчен куе күләгәле сукмаклар бар. Алар шундагы каеннар ышыгында, үз ишләренә сөю сүзләре пышылдап, таң аттыралар. Кыш көннәрендә дә Андриян бакчасында шау-шу өзелми. Балаганнарны гына җыештырып алаларда, ындыр табагысыман такыр җиргә фонтан суы агызып, шугалак ясыйлар. Зәңгәр боз өстендә кылыч төсле сузылып ялтыраучы тимераяклар, агач ботакларында җил белән тирбәлүче чуар фонарьлар, кар көртләре арасындагы озынча түгәрәк юлдан вальс әйләнеп узучы карачкылар, бер көчәеп, бер акрынаеп, өзлексез гөрләп торган авазлар — бакча өчен үзенә аерым сихри дөньяга ошатып җибәрәләр. Ләкин биш-алты сәгатьлек кыска ял вакытында җыйган көчләрен соңгы катрәсенә хәтле бистә заводларында калдырып кайтучылар өчен ул бакча — ерак бер хыял... Агач араларыннан емелдәүче аллы-гөлле нурлар да, аларга ымсындыру өчен генә, күз кыскандай күренәләр. Ә инде ят ирләргә йөзләре генә түгел тавышлары да хәрам саналган татар хатын-кызлары өчен, бакчага кереп, күңел ачу турында уйлавы да гөнаһ... Әллә күреп, әллә ишетеп дигәндәй, тагы шундый бер хәлне сөйлиләр. Ничә еллар буена дивана саналып та, ничектер акылына кайтып төшкән Гыймади карт, кызы белән берлектә, шушы бакчаны каравылларга яллана. Шуннан алда гына Саимәне үзенә яшь бикәчлеккә 
31 
 
боран та, атасын күндерә алмаган Ишнияз суфый, бу хәбәрне ишеткән каргыйкаргый әйткән имеш: — Сәлам‘бирмәгез ул зиндыйкка! Үләнитә калса мөселман зыярааъе- на күммәгез! Гыймади ИСӘ: — Мөселманлык икедер: комган белән пәкедер, һәр икесе миндә бар! — дип кенә җавап кайтарган. Кем башлап җибәргәндер, шул көннән бирле, аталы-кызлы икесе турында да шомлы һәм сәер сүзләр күбәйде. Янәсе: — Гыймади карт җанын шайтанга саткан. — Саимәсен Бпшбалта дамбасында убырлы карчык кыяфәтендә күргәннәр. — Иман нуры беткән инде йөзләрендә... Телдән телгә күчеп әвәләнгән бу гайбәт сүрелергә өлгерми, агай-эне арасында тагын да тәшвишлерәк хәбәр тарала: — Ишеттегезме? Кияү келәтеннән кыз качкан. •— Әлгаязе биллаһи... Кем кызы? — Мәликә . карчыкның төпчеге лиләр. Никах укылып, туй мәҗлесе үткәрелгәч... Зөфаф кичәсендә шун- хый хәл булыр дип кем уйлар? — Мөэмин-мөселман йөзенә кара ягарга ничек җөрьәте җиткән? Рисвайлыктан оялмаса, ир каргышыннан куркырга кирәк иде ичмасам... Ире нишли икән соң? — Ир дигәч тә, ир булып өлгермәгән әле. — Шулай да закон Хизбулла ягында. Бик гайрәтле сәүдәгәр диләр үзен. Кызын эзләтү өчен безнең Казан ахунына бу елгы зәкаттан бүреклек камчат, ука белән каелган сафьян читек, чапанлыкка тугыз аршии штоф, тун тышлыгына мимеч поставы җибәрткән. — Бишбалта мулласы әйтә ди: ул кызның кәсафәте бөтен нәселләренә төшәчәк. Аңар ишек ачучыларның куллары корышачак... — Хәзер эш мөфти хәзрәт карамагына «Мәхкәмәи Шәргыягә» тапшырылган. — Кайда олакты икән соң ул кыз? — Мостафадан шикләнәләр, ди. Ул шушы арада балаларын ияртеп бер урыс янына фатирга күчкән ди. Бутышник Гыймади шул тирәдән күзен алмый сагалап йөри, ди... Үзен эзәрлекләүче күзләрдән посып йөргән көннәрнең берсендә Нәсимә, йөзен француз яулык белән каплап, Андреян бакчасына керде. Вакыт иртә иде әле. Әйләнә-тирәдә күз төшәрлек берәү дә күренми. Бары тик карусельгә капланган киндер япманың 
"итәкләрен җилфердәтеп йомшак кына җил исә дә, бәбкә саклаучы малайларның, акация кузаклары кабып, сызгыртулары ишетелә иде. Качып кайтканнан бирле, Серафима карчыкның Кабан күленә каршы чарлагында яшәгәнлектәнме, бакча һавасын иснәүгә Нәсимә җилкәсеннән авыр йөк төшкәндәй тойды. Моңарчы аның бердәнбер аралашкан кешесе Гәрәй иде. Шул әйткән күрәсен, кичә генә көтмәгәндә, чарлакка Саимә күтәрелде: — Менә кая оялапсың! Тәрәзә пыяласыннан төшкән шәфәкъ яктысында аларның гәүдәләре бергә тоташып оедылар. Бер-берсен өзелеп сагынган сабыйлар төсле сүз әйтә алмый торганнан соң, Саимә аңар конверты бөкләнеп, тузып беткән хат бирде: — Аулакта иркенләп укырсың. ... Менә хәзер ул, сыйрат күперен үткәнсыман кыяр-кыймас атлап, үз гомерендә беренче тапкыр шәһәр бакчасына керде. Билетка акча түләсә дә, аның матур урыннарын эзләп йөрмәде ул. Саимә әйткән турыга, яр буендагы куаклык ышыгына, чирәмгә барып утырды. Хатны камзул кесәсенә кулъяулыгына төреп салган иде. Саимәне көткән арада ул аңа тагын бер кат күз төшерде һәм нәкъ кичәге шикелле, үз-үзен онытып, уйлары белән ерак диңгез буйларына китеп барды. — «Бик сау гына яшисеңме, Нәсимә!» Әйтерсең лә бу сүз кычкырып әйтелде. Нәсимә ихтыярсыз кузгалып куйды. Озын керфекләре рәхәт бер оялчаилык балкыган соры күзләр өстендә яртылаш йомылдылар.- — Хәсән... Шуның шатлыклы мәгънәсен яктыртырга теләгән төсле аның йөзенә яфраклар арасыннан кояш нур
32 
 
лары челтәрләнеп төштеләр. Сызыклы почта кәгазенә тыгыз итеп язылган сүзләр тагын да җылырак һәм көчлерәк күренә башладылар: «Югалган кеше дип уйлагансыңдыр инде син мине... Югалырга ярынмы соң безгә, һавалар начарлану аркасында Казаннан китәргә туры килсә дә, йөрәгем һаман да сине беренче тапкыр очраткан су буйларына ашкына. Бәлки миңа тизлектә анда әйләнеп кайту насыйп та түгелдер, шулай да өметне өзмим. Бүген менә бала чагымнан таныш диңгез пароходына утырдым. Идел артта калды. Чыклы таңнар, ай нурында коенган каеннар, әтәчле авыллар, шәһәрләрне җиргә беркеткән кадак төсле тыр- паеп торучы манаралар, трубалар, буй-буй зәңгәр штанлы салчылар, беренче мәхәббәте көймә өстендә башланган кызлар — барысы да, барысы да артта калдылар. Ярлар бер-берсеннән ераклаштылар. Боз кебек салкын чишмәләрдән башланган Идел суы дөньядагы иң зур күлгә килеп кушылды. Зөбәрҗәт белән ачу ташны бергә кушсаң, Каспий суына ошаган төс килеп чыга. Әнә шундый яшькелт зәнгәр дулкыннар, пароход борынына бәрелү белән, кеше эзе басылмаган кар төсле агаралар, тегермән буасын алып китүче язгы ташкын кебек ыргылып, койрык очында шаулыйлар да, тагын элекке төскә керәләр. Кичкә табан җил көчәйде. Дулкын күтәрелде. Пароход бер янтавы белән төпсез упкынга төшеп киткәндәй тоела да, тагын турая, тагын авыша. Шул уңайга тирбәлеп барган килеш, Казан турында, синең турыда уйлый-уйлый таң аттырдым. Иртә белән дингсз тынган иде. Ерактан, офыкка тиеп торган тоташ болыт кебек, Кавказ таулары күренде... Моннан ничә мең еллар элек Мисыр тарихчысы — ташка чукып «Үлекләр китабы»» н язган. Шул борынгы китап диңгез ярында җир мае чыккан урында салынган шәһәрне телгә ала. Минем юлым шунда табан. Белгән кешеләрнең әйтүенә караганда хәзер анда алтмыш меңләп эшче бар. Безнең Казанда эшчеләр саны ун меңнән артык түгел бугай: 11ор.)ховойда мен ярым, Крестовииковта шул ук чама, Ллафузовта икс меңгә якын, Вәли- шиннәрдә алты йөз тирәсе, калган- нарыңда тагын да ким. Ә Бакуда минем шикелле Казан ягыннан килеп эшләүчеләрнең генә саны да» җидесигсз меңнәр. Ун төрле телдә сөйләшүче шул ишле семьяга, дуслар, иптәшләр эзләп 
барам мин. Килеп тә җиттек бугай. Әнә корабльләр! Әнә нефть вышкалары! Әнә: Баку!..» Ничә тапкырлар укылган бу сүзләрне Нәсимә хәзер инде күзен йомса да аерым ачык күрә һәм, гадәттәгечә сәлам хат булудан битәр, юл язмасына күбрәк ошаган, ләкин һәрбер хәрефе йөрәккә якын тоелган җөмләләрне, ул ашыкмый гына күңелдән кабатлый. — «Югалырга ярыймы соң безгә!» — «йөрәгем сине очраткан су буйларына ашкына...» Чынлап та шулай язылганмы, әллә хыял гынамы? Хатның «сиңа...» дип башланган юлын тагын бер кат күздән кичергән арада, песи кебек йомшак атлап, агач күләгәсенә посып килүче Саимә, кинәт кенә артка басып, аның ике колагын да куллары белән каплады: — Шаулыймы? — Шаулый-й...—диде Нәсимә ләм кайчандыр ишеткән сүзләрне үзгәртеп җавап бирде. — Диңгез дулкыннарының тавышы бу... Җә, җибәр инде, колагымны авырттырасын.. Саимә куллары белән Нәсимәнең чигәләрен тагын да кыса төште: — Дөресен әйтсәң җибәрәм. Яратасыңмы син аны? — Белмим... — диде Нәсимә һәм шулай диюгә ни өчендер бөтен йөзенә кызыллык йөгерде. Саимә: — Яратырлык егет ич. Ярат... Кызыгам мин сина, Нәсимә... — дип. тирән көрсенеп куйды. — Икебезнең беребез бәхетле булсын ичмасам.. Нәсимә гаҗәпләнгәнсыман аңа күзләрен тутырып карады: — Ник алай дисең? Син яратыр, дай егет* табылмасмыни дөньяда? һаман шул Егорны оныта алмый- сын. спи, исме? Саимә, Нәсимә янына тезләНеп
33 
 
утырды да, яшел чирәм өзеп, аны бармагына бер урап, бер сүтеп, уйга талгандай булды. Аннан, кинәт башын артка ташлап, зарланган төсле итеп: — Оныта алмыйм шул...—диде.— Теге Һәдия убыр гына юлыбызга аркылы төште шул чакта. Ул әйт- мәсә, әти вакыты җиткәнчә белмәгән дә булыр иде. Өйләнешкәч, ба- ра-тора риза булыр иде әле. Башта әти аның чуаш икәнен дә белмәде. Татарча оста сөйли иде бит Егор. — Нинди матур җырлый пде ул тагын, — диде Нәсимә аның сүзенә ялгап. Кайчандыр Вәлишиинарга ак мунчаларының сайгагын яңартырга ялланган шат күңелле, ягымлы ул яшь балта остасын Нәсимә яхшы .хәтерли иде. Саимәнең Егор белән яратышып сүз куешканын ишеткәч, Гый- мади карт аңа: — Исемен телеңә аласы булма шул чуашның. Кызым дип тормам... Карт башымны рисвай итмә... — дип акырган. — Әти күңелен күрәм, аның каргышын алмыйм дигән булып, үз бәхетемә балта чаптым шул. Хәзер үкенеп тә куям, тик эш узган, — диде Саимә кулындагы чирәмне икегә өзеп ташлап. Аннан Нәсимәне бакчаның тагын да аулаграк җиренә барырга димләп, култыклап алды. — Әйдә, җырлыйбыз. Күл яры буйлап бара торгач, сыңар тәгәрмәчле тачка яткан турыга туктадылар да, Саимә, бик күптәннән хәтергә төшерә алмыйча йөдәгән көйне тапкан төсле, җиңел генә җырлап җибәрде: — Алтын ияр... Нәсимә нечкә, ләкин тагып да моңлырак тавыш белән кушылды: — Штоф мендәр Акбүз атның сагырында... Әйләнәсенә кыяклы ү'ләннәр үскән күл өстендә аларның кулга кул тотышып, ярым иелгән хәлдә җан гына тирбәлүче сылу гәүдәләре, берсенең аксыл, икенчесенең буй- буй зәңгәр күлмәкләре, уйчан йөзләре, нәфис иреннәре бик зур, саф з. .с. Ә." № 7 пыялалы көзгедә кебек бөтен ачыклыгы белән чагылдылар. Гүя аларның авызлары да җырның сүзләрен генә әйтеп баралар, көе исә су эченнән яңгыраган кебек тоела иде: 
— Шул җаныйның әйткән сүзе Телләремдә түгел, бәгыремдә... 
— Эх... —дип тирән генә сулады Саимә. Аның тавышында кемнедер кызгану, нәрсәгәдер үкенү тойгысы сызылып үтте. Җыр исә, йөрәккә тирән урнашкан сагышны әйтеп биргәнсыман, тагын да тылсымлырак һәм утлырак көч белән дәвам итте: — Аккош очар күл күреп, Былбыл очар гөл күреп, Күзем йомсам — янымда күк, Күзем ачсам — булмый бер күреп... Кояш инде шактый күтәрелгән. Чыршылардан, наратлардан чәер исе җәйри. Ресторан кухнясыннан савыг-саба тавышлары ишетелә. Чәчәк клумбалары белән әйләндерелгән челтәрле беседкада. тәбәнәк юан ир кеше белән ике хатын, өстәлләргә клеенкалар ябып, тоз, борыч, серкә савытлары тезеп йөриләр. Бакча эче җанлана бара. Сукмакларда, утыргычларда берәм:- сәрәм кешеләр күренгәли. Тагын бераздан, тар муенлы шишә бөкеләренең төтен чыгарып, шартлап суырылуы һәм кемнәрнеңдер: — Аш булсын, Кәмалетдин! — Күтәр әйдә, кордаш! — Исәнлеккә-саулыкка, Г ыйль- метдин абый! — дип бер-берсен кыстаулары ишетелде. Кызлар, бессдкадагыларның үзара шаулашып сөйләтүләреннән әсәренеп, җырлаудан туктадылар. — Миңа кайтырга вакыт, — диде Нәсимә һәм, тал чыбыкларын икс якка аерып, кугыннан качып йөрүче болан төсле, борчылып карады. — Күрәсеңме, әнә тегесе бутышник ич! Шул ук минутта ул йөрәгендә моңарчы иркенләп һава суларга да ирек бирмәүче борынгы гадәтләргә ’каршы усал кыюлык уты кабынуын сизде. Ул яшәгән мохитта, акыллы гына күренгән кешеләр дә: — Хатын алсаң сайлап ал, аяк кулын бәйләп ал!

 
— Ир хакы — тәңре хакы... — Атны сыйлап, хатынны кыйнап өйрәтәләр... — Чәче озын, акылы кыска аның... — Тавык — кош түгел, хатын — кеше түгел... — дип сөйлиләр иде. Хәзер инде аның өчен барыбер. Сөйли бирсеннәр! Ул, барлык хокукларыннан мәхрүм, тумыштан ук кыргый җолалар — карашлар эскәнҗәсенә кысылып яшәгән татар кызы, ул — Нәсимә, бүген туларның барысына да каршы күтәрелә. Көч җитәрме, юкмы? — аның башында хәзер икеләнү түгел, бәлки һичбер нәрсә белән исәпләшмәстән, жилгә — давылга каршы, агымга каршы бару теләге генә дөрләп яна. Шуңа күрә ул Саимәнең: — Алар киткәнче безгә кереп торыйк, — дигән киңәшен дә тыңларга теләмичә, француз яулыгын җилкәсенә салып, гәүдәсен төз тоткан хәлдә, бакчаның вак ташлы ком сибелгән киң аллеясы буйлап, туп-туры капкага табан юнәлде. Саимә тагын бер тапкыр: — Аннан барма, Нәсимә, анда — исерекләр... — дип туктатырга теләде, ләкин соң иде инде. Беседкада куе күбекле жигули сырасы эчеп утыручылар, бутышник Гыйльметдиннең: — Асыл кош аягыннан эләгә! — дигән сүзен ишетүгә, Нәсимәнең юлына аркылы төштеләр. Башына җәйге ак каракүл бүрек, өстенә ак сичүнчә казаки кигән һәм сакалмыеклары китап кушканча түгәрәкләп кыркылган, почык борынлы татар, эре сары тешләрен күрсәтеп, кыска бармаклы кабарынкы кулларын канат кебек жәйде. — Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына. Бүген үк сине, чибәр- кәй, хәләл җефетеңә илтеп тапшырабыз, алла кушса... Ычкырлы чалбарның жирән балакларын кожул читек балтырына кыстырып кигән һәм шундый ук жирән бишмәтле берсе мыек очындагы сыра күбеген бармак очлары белән сыгып җиргә селекте дә, баскычтан төшмичә генә чинап җибәрде: — Битенә корым сыларга кирәк аның, 
яки дегет. Йөрмәсен җәһәннәм кисәве булып, бәрәкат очырып... Нәсимә, аларга бер сүз дәшмичә, икенче сукмакка борылмакчы иде, Гыйльметдин свисток сызгырта-сыз- гырта аның беләгеннән кысып тотты. — Ашыкма, сеңелем. Этап белән әйбәтләп кенә озатырбыз сине хәзер. — Кагылма!—диде аңар Нәсимә һәм кинәт кенә тартылып артка кайшалды. Гыйльметдин үзе генә булса ул бәлки ычкынып та китәр иде. Почык борынлы татар аның икенче кулыннан эләктерде. — Битеңне сакла, Кәмалп дус! — дип кычкырды җирән бишмәтле.— Тырный торган нәселгә ошый бу... Гыйльметдин аны ярдәмгә чакырды: — Извозчик китергәнче тотып торыгыз үзен. Хәзер киләм мин. Нәсимә, гәүдәсендәге барлык көчен кулларына туплап тагып бер талпынды. Үзеннән күп көчле ике ирне җиңә алмагач, күңел болгаткыч авыр сулышы борынга бәрелеп торучы сары тешле татарның йөзенә төкерде: — Эх, сип, адәм көеге! Җибәр кулымны! Җибәр! — Син әле шулаймы... — дшг акырды Кәмали һәм буш кулы белән Нәсимәнең йөзен каплаган килеш, капкага табан сөйрәтеп китте. Ләкин барып җитәргә өлгермаде, кайдандыр зур агач көрәк кү1әреп чыккан Саимә бер сугу белән жп- рән бишмәтлене юл буендагы чытырманга ауда рд ы. И к ен чесенә сугуга көрәк ярылып китте. — Кач! — дип ачуланып кычкырды ул Нәсимәгә. Почык борынлы татар аяк астына туры килгән чуер ташын Саимәгә ыргытты, ләкин тидерә алмады. Ул арада Гыймадн карт белән кухняга утын ярып ташучы повар килеп аның кулыннан тотып алдылар. Нәсимә шул буталыш минутында, җәйге ресторан артындагы буш кисмәкләр, әрҗәләр яныннан сикереп узды да, койманың ватык урынын табып, Казан — Москва тимер юлына чыга торган казылма буйлап йөгерде.
(Дәвамы бар.)