Логотип Казан Утлары
Очерк

ЯҢА МАШИНА ЯНЫНДА

ЯҢА МАШИНА ЯНЫНДА
 Әле кайчан гына без колхоз кырларында «Фордзон» тракторларын күреп хәйран кала идек. Ә хәзер инде аларны һәрьяктан камилләшкән «СТЗ», «ХТЗ» һәм «Стали- нец»лар алыштырды. Әле кайчан гына без «Коммунар» комбайнын күреп аның үзе урып, үзе сугуына гаҗәпләнә идек. Ә хәзер исә аның . алдына үзйөрешле яңа комбайннар чыкты. Әле кайчан гына без МТС ларда диспетчерлык хезмәтен телефон аркылы алып бара идек. Ә хәзер бу хезмәтне үтәү өчен бер Татарстан МТС ларына гына да «Урожай» маркалы йөзләрчә радиостанцияләр килеп утырдылар. Партия һәм хөкүмәтебезнең социалистик авыл хуҗалыгын катлаулы техника белән әледән-әле баетып торуын күрсәтә торган мондый мисалларны әллә ни кадәр китерергә мөмкин. Без бу сызмаларда әнә шул катлаулы техниканың бер төренә һәм аны кешеләрнең ничек үзләштерүенә тукталабыз. Январь суыклары иде. Арча тимер юл станциясенә «Рекорд — 39» маркалы яңа инкубатор — көчле бер корылма кайтты, һәртөрле ка- лын-калын ишекләрдән, кисәк-кисәк стеналардан, бик күп вак частьлардан, кылдан нәзек чыбыклардан, патрон-патрон терекөмешләрдән һәм әллә нинди нәзек приборлардан торган бу корылманың рәтенә тиз генә төшенерлек түгел иде. Аны грузовикларга төяп Арча кошчылык станциясенә алып кайттылар. Шул көнне үк станция директоры Миңлегалиев иптәш коллективны җыеп, аларны яңа инкубатор белән таныштырды. — Бу вакытка кадәр без файдаланып килгән «Коммунар» инкубаторы керогаз белән эшләсә, бу, бөтенләй электр көче белән эшли. «Коммунар»га һәрбер салганда уналты мең йомырка сыйса, моңа утыз тугыз мең сыя. «Коммунар» да йомырка тезелгән лотокларны һәр ике сәгать саен кул белән әйләндерергә туры килсә, «Рекорд — 39» да алар махсус мотор ярдәме белән үзләре әйләнеп торалар... Бәясе сиксән- бер мең сум. Авырлыгы дүрт ярым тонна, — диде директор сүзен тәмам итеп. Кемдер ашыгыч сорау бирде: — Кайчан корабыз инде моны? — Шушы елның ахрына эшли башларлык хәлгә килергә тиеш ул. Югарыдан шундый күрсәтмә бирделәр. Ә быелгы сезонда «Коммунар»- лар белән эшләп торырга туры килер. — Ишек алдында . шундый яңа машина торсын, күңел ничек түзсен аңа? иптәш директор, — диде Лобанов кискен тавыш белән. — Дөрес әйтәсең, быел ук, хәзер үк корырга кирәк аны, — дип тавыш бирде оператор Сания Габдрахманова. Шулай башланып киткән әңгәмә озакка сузылды. Механиклар да, машинистлар да, зоотехниклар да һәм операторлар да — һәммәсе дә яңа машинаны быел яздан ук эшләтә башлауны алга сөрделәр: 
51 
 
— Бездәй эш калмас, без көне- төне эшләргә дә риза, тик машина гына ходка китсен, — диештеләр. Миңлегалиев бу турыда күптән уйлап кунган иде. Ләкин бу теләкнең. коллективның үзеннән кузгалуы кирәк иде аңа. һәм ул ялгышмады, мәсьәлә нәкъ ул теләгәнчә хәл ителде. Машинаны төшенү җиңел түгел, ә тышта исә тавыклар кытаклый — яз килә, чебеш чыгару сезоны якынлаша иде. Яңа машинаны көйләп җибәрү өчен башта Казанга, ә аннары, Пензага—аны уйлап чыгаручының үзенә мөрәҗәгать иттеләр. Ләкин бу яна корылма быел беренче тапкыр күпләп эшләнеп бөтен илгә таралганлыктан, уйлап табучы инженер үзенең килә алмаганлыгын һәм кайбер өстәмә аңлатмалар җибәрү белән генә калырга мәҗбүр булганлыгын хәбәр итте. Миңлегалиев, әле быел гына махсус курс бетереп кайткан цех начальнигы яшь Лобановны үзенә ярдәмгә алып, төне-көне зур өстәл артында утырды. Алар яңа корылманың үзләре генә аңларлык өстәмә гади схемасын эшләделәр, аның кай урыннан нинди ток үтәргә тиешлеген ачыкладылар, әллә ничә төрле карандаш белән шул ток йөрергә тиешле урыннарның чертежларын сыздылар. Берничә тапкыр машинаны күңелдән корып карадылар. һаман утырдылар, тикшерделәр, өйрәнделәр. Хәтта белеп җиткермәү аркасында кайбер частьларын да бутадылар. Ләкин чигенмәделәр — яңадан сүтеп, яңадан кордылар. — Булдырырга дип тотынганбыз икән, ахрына кадәр алып барабыз, — диде Миңлегалиев цех начальнигы Лобановка. Ерак Көнчыгышта күп еллар Совет Армиясе сафында хезмәт иткән, бик күп катлаулы техникаларны күргән Миңлегалиев үзендәге солдат кыюлыгын, солдат тапкырлыгын кат-кат күрсәтте. Март ахырларында, телефон баганаларына беренче язгы кошлар килеп кунаклаган көннәрдә кошчылык станциясенең зур залына, «Комму нар»лар янына «Рекорд— 39» маркалы яңа инкубатор кереп утырган иде инде. Лобанов беренче токны җибәрде һәм «Рекорд — 39» бөтен механизмы белән эшли башлады. Бу инде «Коммунар»га караганда бик күп яктан камилләшкән яңа машинаның'эшләве иде. Болар- ның аермасы «Фордзон» белән «Сталинец» тракторы арасындагы аерма кебек иде. Нәкъ апрель башында «Рекорд— 39» 
беренче йомыркаларны кабул итте, ягъни лотокларга берьюлы биш мең йомырка салынды һәм көн саен өстәлә торды. Бер атна буе дежурный операторлар бу йомыркаларга кулларын да тигермәделәр, аларны тик күзәтеп кенә тордылар. Чөнки, йомыркаларны әледән-әле бер яктан икенче якка әйләндереп торуны да, аларны кирәкле температурада, тиешле юешлектә тотуны да — һәммәсен дә машина автомат рәвештә үзе эшләде. Ә атна үткәч инде беренче мираж ясалды — электр яктылыгы аркылы йомыркаларны карадылар, токым бармы-юкмы икәнлекне тикшерделәр. Яңадан унике тәүлек үткәч инде икенч^ тапкыр мираж ясадылар. Бусында инде югары температура аркасында була торган хәлне, ягъни йомырканың эченә кан савуын тикшерделәр, һәр ике миражда да нәтиҗә көтелгәнчә менә дигән булып чыкты, һәммә нәрсәне автомат рәвештә эшләп торган «Рекорд — 39» үзен тулысынча аклады. Без биредә шушы ике мираждан соң, йомырка кабыкларыннан чебешләрнең борын төртү алды көннәрендә булдык. Менә якты һәм чиста бина. Инде төн. Түшәмдә яп-якты булып электр лампалары яна. Бер көйгә генә эшләп утырган электромотор тавышы ишетелә, һәм «Рекорд — 39» маркалы инкубаторның меңнәрчә йомырка тезелгән лотоклары һичбер кешенең ярдәменнән тыш мәгълүм вакыт үткән саен җай гына әле бер якка, әле икенче якка әйләнеп торалар. Биредә бернинди дә яз билгесе юк кебек. Ләкин шушы лотокларга тезелгән йомыркалар эчендә зур процесс — язгы хәрәкәт бара. Аны әле күз белән 
52 
 
күреп булмый, ул әле кабык эчендә дәвам итә. Ләкин инкубаторны идарә итә торган тышкы яктагы щита бу хәрәкәтне бик нык күзәтү астында тота — андагы берничә төскә буялган лампаларның кинәт берсе сүнеп кала һәм аның урынына икенчесе кабынып китә. Менә щита алдына дежурный оператор Җәүһәр Гыйлаҗиева килеп баса: — Биш минуттан лотоклар әйләнергә тиеш, — ди ул щиттагы приборларга карап. — Аларның шулай әйләнүләренең нинди әһәмияте бар? — дип сорыйбыз без аннан. — Чөнки, — ди ул безгә карап,— әгәр йомырка гел бер төрле хәлдә генә, ягъни бер якка гына ятып торса, аның эчендәге матдәләр шул яткан якка авышып, үзләренең үсү сәләтлекләрен югалталар, аларның томалану куркынычы туа, — ди һәм шунда ук үзе машина эченә кереп юг ала. Күп тә үтми ул аннан чыгып «Коммунар» һәм «Рекорд — 39» маркалы берничә инкубатор урнашкан шушы киң . зал кырыендагы өстәл артына килеп утыра һәм чираттагы лотокларга йомырка тезә башлый. Моның да үзенең техникасы бар. Әгәр аларны яткырып тезсәң, лоток әйләнгән чакта аларның урыннарыннан авышулары, шуның аркасында бер-берсен яньчүләре мөмкин. Ә инде утыртып тезсәң, лоток әйләнгәндә алар үз урыннарын бик нык саклыйлар. Аннары, йомырка да күбрәк керә. — Без Миңлегалиев абый өйрәткәнчә генә эшлибез, бу бит бик яңа эш, анда эшләве ансат түгел һәм кыен да түгел, әллә ничек бик кызык ул, — ди оператор Җәүһәр лотокларны креолин белән сөртәсөр- тә. — Сез биредә чебешләр борын төртә башлаган көнне булсагыз иде, аптырап калыр идегез, бөтен зал «чи, чи, чи», итеп тора, алар бит мекәрләпмеңәрләп чыгалар, — ди. Ул шушы уңай белән станциянең еллык планын да искә төшереп үтә: — Без быел договор буенча 350 колхозга 120 мең чебеш чыгарып бирергә тиешбез. Колхоз фермаларына беренче чебешләрне озата башладык инде, — ди. Без шулай сөйләшен утырганда «Рекорд — 39»ның ишеге өстендә кинәт электр звоногы шалтырый башлый һәм инкубаторны идарә итү щитасында әле генә янып торган зәңгәр лампа сүнеп, аиың 
артыннан ук кызыл лампа кабына. — Температура артып китте, шуңа күрә звонок шалтырый, — дип Җәүһәр урыныннан тора һәм җиңел, хәрәкәт белән инкубаторның авыр,' калын ишеген ачып күз-ачып йомганчы эчкә кереп китә. — Суыту насосы эшли башлады, — ди ул инкубатордан чыгып һәм тынычлап яңадан өстәл янына килеп утыра. Лотокларга яңадан йомыркалар тезә башлый... Безнең илебезнең кайсы гына хуҗалык тармагын алма, анда ире- шелгән уңышлык белән генә канәгатьләнеп калмыйча әледән-әле алга атлау бар. Бу, безнең социалистик хуҗалыгыбызның үзенчәлеге, бу, безнең һәрберебез өчен хас нәрсә. Менә шушы үзенчәлекнең, шушы алга таба омтылуның бер кечкенә башлангычын безгә биредә дә күрергә туры килде. Йомырка тезелгән лотокларны вагонеткаларга урнаштырганнан соң, оператор Җәүһәр безне инкубатор янына чакырды һәм аның иң астагы лотогыннан куе зәңгәр төстәге зур бер йомырка алып безгә күрсәтте: — Сез, артыннан ат белән чабып та куып җитеп булмый торган, бик озын аяклы страус дигән кошны беләсезме, бу, менә шуның йомыркасы, безгә моны бер профессор җибәрде, без аны тәҗрибә өчен инкубаторга салдык. Ул кошны бик файдалы диләр. Белмәссең, моңа кадәр кешегә тоттырмый йөргән страус, бәлки, туганда ук кеше кулында, безнең кулда туар, — диде Җәүһәр һәм сак кына тоткан килеш аны кире урынына куйды. Югарыда әйтелгәнчә, бу сәер машиналарга тутырылган меңнәрчә йомыркалар эчендә гаҗәеп катлаулы хәрәкәтләр бара. Ә Җәүһәр яңа 
з 
 
машина ярдәме белән бер ялгызы әнә шул хәрәкәткә җитәкчелек итә... Күз алдына шушы* машина белән янәшә тавык кетәге килеп баса. Аерма җир белән күк арасы!.. РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгының инкубатор-кошчылык станцияләре управлениесе начальнигы 
Борис Константинович Горе- цкий тарафыннан уйлап чыгарылган «Рекорд — 39» маркалы бу яңа инкубатор әнә шулай эшли. Аны уйлап табучы Б. К. Горецкийга күптән түгел генә Сталин премиясе лауреаты исеме бирелде