Логотип Казан Утлары
Публицистика

УРМАН ЭЧЕНДӘ БЕР ЗАВОД

Куе наратлык буйлап килгән юл безне кинәт киң ачыклыкка алып чыкты, һәм шул минутта ук» киң аланда көчле шартлаулар яңгырый башлады. Күккә куе тузан баганалары күтәргән, туплар аткандагы кебек көчле һәм еракка китеп кабатланган бу шартлау белән тулы ачыклык, таныш сугыш кырларын искә төшерде. Мондагы шартлаулар, тәбәнәк морҗалардан өзлексез чыгып торган кара төтен болытлары, ара-тирә яңгырап алган җыр моңнары сугыш күренешләренә бик якын иде. Бу аланда күптән түгел генә лесосека булган. Монда салкын кыш көннәрендә пычкылар шаулаган, озын-озын наратлар киселгән һәм аларны төягән тракторлар агымсу ярларына шаулап киткәннәр. Бер карауда, инде бу җирләрнең «яшел алтыны» беткәнче җыеп алынган дип уйлау мөмкин. Ләкин бу — ялгыш. Әле аның җирдән аерылмаган байлыгы — яшь һәм яшел куаклар арасында каралып һәм ялтырап яткан сагызлы төпләре бар. Бүгенге шартлаулар шуларны күккә күтәрә, һәм шулардай яңа төр байлыклар алу өчен көрәш бара. Кешеләр шартлаулар тынып, тузан басылгач кына күренделәр. Менә алар тирән чокырлар янына, өзелгән тамырларын өскә тырпайтып йөзтүбән капланган төпләр арасына басып, үзләре тудырган җиңүгә карыйлар. Сынсыйфатлары төз, бар да таза һәм нык гәүдәлеләр. Кыяфәтләре һәм омтылышлы карашлары белән үк әрсез һәм чая булырга охшыйлар. Өс-башларына тузан белән сөрем, йөзләренә якты һәм серле елмаю кунган. Димәк, җиңүләре белән канәгатьләр һәм эчке сөенечләре зур. Сөенмәслек тә түгел бит: гасырлар буе көчле давылларга бирешмәгән нинди калын һәм тирән тамырлар өзелгән, никадәр төп тыныч оясыннан купкан. Төп чыгаручылар бригадасының бригадиры Нургали Сафинның өстендә таушалган гимнастерка, күкрәк турысында орден эзләре ачык беленеп тора. Чырае көләч, күзләре әкрен генә көлемсериләр. Эш арасындагы кыска ялга утырып, без бригадир һәм аның иптәшләре башкарган зур эшләр .хакында сөйләштек. — Ярасы төзәлгән аягымның беренче адымнары белән мин бу урманнар ягына атладым. Бик сагынган идем үзләрен, — диде Сафин. — Безнең урманнарда агачлар үзенә башкача шаулыйлар бит. Сафин янындагы егетләр аның бригада членнары гына түгел, полкташлары да икән. — Мин аларны Берлиннан яздырып алдым, — диде Сафин, җиңел шаярту белән.
54 
 
Бу чыннан да шулаерак булып чыга. Сафин — кичәге солдат — урман аланында корылачак заводның беренче эшчесе булып, исемлеккә теркәлә, һәм шул заводның беренче кнрпичләрен сала. Ару-талу белмичә янып эшли башлый. Аның юлында кыенлыклар күп була. Иң элек эш^е көчләр җитешмәү җилкәгә баса. Сугыштагылар әле кайтмаган, тылдагылар барысы да үз урыннарында, яңа участок өчен кэч артмый гына бит... Менә шушы көннәрдә Нургали хыялында фронтовик дуслары турында бер уй туа. Хат артыннан хат китә. Башта бүлек командирына, аннан соң дивизия, армия командирына мөрәҗәгать итә. Аннары маршалның үзенә яза. Имеш, «булышыгыз, иптәшләр. Завод салабыз... эшче куллар җитешми...» Аның үтенүләре бушка булмый. Чираттагы демобилизация буенча Сафинның җан дуслары кайта. Менә алар тагын бергә — бер авыл һәм бер полк егетләре, җиңүгә бергәләп юл салган саперлар! Хезмәт җиңүләре белән Лубян Леспромхозында алдынгыларның берсе булган комсомол-яшьләр бригадасының туу тарихы шундый. — Завод исә билгеләнгән сроктан ярты елга элегрәк туды, — диде Сафин. — Хәзер ул бишьеллык куйган зур бурычларны башкара инде. Сафин бригадасы заводны чимал белән тәэмин итү буенча эшли. Зур осталык һәм тырышлык таләп иткән җаваплы бурыч: көн саен 200—300 кубометр төпне җирдән аерып, өзлексез агым белән цехларга җиткереп торырга кирәк. Егетләр сынатмыйлар— нормалар көн саен арттырып үтәлә, урман һәм урман химиясе промышленносте эшчеләренең бөтенсоюз ярышында җиңеп чыгын. беренче бүләкләрне алганнар алар. Аланда яшь усаклар шебердәшеп куя, каяндыр килеп җиләс җил кагыла да, әле киселми калган агач башларын селкетә, әле анда, әле монда тукран тукылдый, пырхылдап көртлекләр күтәрелә, кошлар очып үтә һәм чикерткәләр черкелди... — Сөйләсәң сүзләр бетми, эшкә тотыныйк, — диде бригадир һәм аякка басты. Күп тә үтмәде аланда яңадан шартлаулар башланды. Ялт- йолт иткән утлар һәм күккә фонтан булып атылган тузан болытлары күренде. Күккә зәңгәр төтен болыты асылынып 
торган яктан җиңел һәм җитез тәгәрәп, вагонеткалар килде. — Без аларга чимал төнибез, тарту исә безнең эш түгел, аның өчен электр бар, — диде Сафин. Бригада гаять өлгер эшли. Бик кыска вакыт эчендә вагонеткалар төялеп китеп тә баралар. Вагонеткалар тәгәрәп киткән юл буйлап атласаң, турыдан-туры завод ишегенә барып керәсең. Озын )һәм кыска морҗалар, аркылы-торкылы сузылган трубалар күзгә ташлана. Өстә төтен һәм пар болыты, тирә-якта үткен сагыз исе. Бу заводта «яшел алтыннан» — аның кәүсәсеннән, төбе-тамырыннан, кабыгыннан, ылысыннан һәм җи- ләкҗимешеннән әллә нихәтле кирәкле әйберләр эшләнә. Менә күмер цехы. Җир астында пыскыган гади учаклар һәм эчләренә тулып агач янган зур-зур казаннар. Каршыда кояш нурлары кунып ялтырап яткан тау-тау кара өемнәр. — Тимерчеләрнең безгә һич зары юк. Күмерне бер район өчен генә түгел, бөтен республика өчен дә җитештерә алабыз, — диләр битләренә кара күмер тузаны кунган күмерчеләр. Күрше цехта сумала һәм скипидар әзерлиләр. Күрер күзгә бик гади һәм сере булмаган ысул: сагызлы нарат төпләре тутырылып, астында ут ягылган казаннардан нечкә трубалар буйлап скипидар парлары һәм кара сумала . тамчылары чыгып тора. Парлар һәм тамчылар күбәйгәннән күбәя барый, ахырда тоташ агымга әйләнә. — Тәүлеккә икешәр мәртәбә тулалар, — ди цех башлыгы Бәдри абзый каршындагы сумала Һәм скипидар тулгап зур чаннарга күрсәтеп. Безнең сокланып ка. 

 
раулар һәм бер-бер артлы яуган сорауларыбыз аңа кәеф һәм хозурлык кертте күрәсең, ул җәелеп сөйли башлады. — Сумала дигәч сез аны арба майларга яки көймәләр сылауга кирәк нәрсә дип кенә белмәгез. Ул, иң элек, заводфабрикалар өчен бик кирәкле чимал. Анардан ни генә ясамыйлар! Бәдри абзый җентекләп санап китә. Без сумаладан ясалган ялтыравыклы кәгазь, сургыч, типография буявы, эретмәләр ясау өчен киткән май, фарфор промышленностенда һәм тканьнарга сендерү өчен кирәк булгач әчелек, феное, креозот дигән күп төрле исемнәрне ишетәбез. Канифольнең бер үзеннән тагын дистәләп төр химик продуктлар ясала. Скипидардан медицина әйберләре, дарулар, лаклар, ваксалар, хушбуйлар һәм башкалар эшләп чыгарыла. Бәдри агайлар цехында агач серкәсе дә чыгарыла. Ул серкә метанол, агач спирты һәм агач порошогы кебек кыйммәтле әйберләр бирә. Кыскасы, тормышта 5000 гә якын төр куллану тапкан урман байлыкларының йөзл&п төрен бу цех бирә. — Мин үз гомеремдә бергә җыйсаң зур бер күл булырлык дегет кайнаттым, — ди, дегет цехында эшләүче Җамали бабай Салахов.— Бишьеллык күле исә моннан да зуррак булачак. Җамали бабай — Леспромхозның атаклы дегетчесе. Аның планы — ел саен 15 тонна. Әйткән сүз — аткан ук. Җамали бабай егермене бирә, аның бишьеллык планы инде 3 елда үтәлеп тә өлгергән. Дегет тулган кисмәкләр биек шяабельләр булып, тирә-якка өелгәннәр. Бер-бер артлы китеп торган автомобильләр аларны колхозларга, промышленностька ташый. — Дегет кенә түгел, менә дигән чын алтын бу. Без аны иң чәерле төпләрдән һәм чын каен тузыннан гына кайнатабыз, — дип кала Җамали бабай. Цехларның берсендә без чәер эшкәртүчеләр белән танышабыз. Бу — шул ук скипидар цехы, ләкин монда скипидар -агачны ябык казаннарда кайнатып, корылай куу юлы белән түгел, наратларның кәүсәләреннән агып чыккан чиста сагызны кайнату юлы белән табыла. Электр моторлары көчле үкергән һәм пычкылары өзлексез чыңлап торган цехның такта яру һәм шпал хәзерләү цехы икәнен без мондагы зур такта штабельләрен күреп белдек. Цех эчендә 
бер плакат күзгә ташлана. Анда 1950 нче елда Татарстан урманнары бирәчәк чимал цифры күрсәтелгән: 120 мең кубометр! — Бу безнең яшәү программабыз, — диләр такта яручылар, һәм елмаеп шул плакат ягына карыйлар. Караш берьюлы плакатка да, янәшә эленгән хезмәт күрсәткечләре тактасына да төшә. Тактадагы саннар алар өчен матур һәм оста итеп сөйлиләр: цех үзенең еллык программасын 8 ай эчендә тәмамлаган, аның, бишьеллык планны өч елда үтәү өчен киң җәелгән ярышларда җиңгән дистәләп алдынгылары бар. Стандарт өйләр өчен әзер детальләр чыгарган бу цехны монда «шәһәрләр фабрикасы» дип йөртәләр. Бу исемне ул ел саен йөзләрчә яңа өйләр эшләп чыгарган өчен алган. Без өй һәм обоз җиһазлары цехыннан чыкканда кояш инде баеп килә, аның биек наратлар очына эленеп калган соңгы нурлары гына ялтырап күренә иде. Кичке һавада мондагы сагыз һәм каен яфрагы исләре аеруча көчле булып аңкый, зәңгәр төтен тагын да куера, моторлар тагы да дәртлерәк үкерә башлый кебек. Әле сменалар алмашырга ярты сәгатьләп вакыт бар. Ләкин заводка инде төрле яктан халык агыла. Тар сукмаклар салып та, шоссе буйлап юл уңаена чапкан автомашиналарга утырып та киләләр алар. Кинәт урман тутырып гудок тавышы яңгырый. Завод үз улларын яңа хезмәткә, яңа казанышларга чакыра. Лубян.