Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮТӘЛГӘН ТЕЛӘК 



 — Шулай, иртә белән кабинетымда көнлек корреспонденцияне карап утыра идем. Хатлар арасыннан шушы кызның тигез хәрефләр белән язылган өчпочмаклы хаты килеп чыкты. Әйе, шушы кызның, — диде профессор һәм борынгы, сырлап эшләнгән диванга утырган иске дустының кулыннан рәсемне алып, язу өстәленең бер читенә куйды. Рәсемнән ихтыяр көченә ия булганлыгы йөзеннән үк күренеп торган яшь кенә кыз карап тора иде. — Сез гаҗәпләнәсез? Ләкин биредә гаҗәпләнерлек бернәрсә дә юк, Сергей Александрович. Ул безнең институтта соңгы курска кадәр укыган иде. Ә сугыш башлангач, үз теләге белән фронтка китте. Өч елдан артык вакыт үтсә дә, мин аны хәтерли идем. Яхшы укый иде ул, институтта уздырылган фәнни конференцияләрдә докладлар белән дә чык- калый иде. Үз теләкләре белән фронтка китүче студентларны озатуга багышланган митингта ул артык кычкырмыйча, басынкы гына, ләкин ничектер йөрәккә үтеп керерлек итеп: «Я үлем, я җиңү!» диде. Беренче караганда бу олы сүзләр, тормыш тәҗрибәсе булмаган, чын сугышның нәрсә икәнен белеп җиткермәгән яшь ңыз авызыннан җиңел уйлап әйтелгәндәй яңгыравы мөмкин иде. Ләкин мин аңа ышандым. Фронттан язган хатыннан аның Раскова частенда хезмәт итүен белдем. Миңа һәм институтның башка гыйльми эшчеләренә рәхмәт белдергәннән соң, ул үзенең безнең институтта инде яңадан кайтып укый алмаячагын, теләге зур булса да хәзер үзенең авиация инженеры булырга яраксызлыгын язган иде. Мин аның ни өчен болай язганлыгын аңлап бетермәдем. Хатның ахырында: «Сезнең янга киңәш алырга керергә исәплим», дигән иде. Чынлап та, озак та үтми, ул үзе минем янга килде. Мин онытылып эшләп утыра идем. Ишек кагучыга гадәт буенча «мөмкин» дигәнмен, ә үзем, уйны бүлмичә, язуны дәвам иттерәм икән. Башны күтәреп карасам — хәрби киемнән шушы кыз елмаеп басын тора. Үзең беләсең, күпме булсалар да үзеңдә укыганнарның. Һәрберсе йөрәккә якын була. Аны күрүгә дә чын күңелемнән шатланып, урынымнан тордым һәм: — Узыгыз, дускай, хәтерем алдама- са...—дия-дия каршы атладым. Кайчакта үзеңә билгеле булган сүз хәтергә килми аптырата. Фамилиясе тел очында торса да, миңа ла ярдәмгә килергә кирәк булды күрәсең, мин әйткәнче ул үзе: — Моратова, иптәш профессор,— дип әйтергә өлгерде. — Әйе, әйе, ДҮоратова. Рәхмәт, туганкай, безне онытмавыгызга рәхмәт, — дим. Өстендә өр-яңа гимнастерка, күкрәгендә* орденнар һәм медальләр... Ләкин шунда мин нәрсә әйтергә белмичә аптырап калдым. Аңың сул 
4G 
 
кулының, җиң очы бил каешына кыстырылган иде... 1\үп очракта кешенең бәхстсез- леккә ничек очравын сорашу да, кызганыч белдерү дә аңа авыр тоела, аны кимсеткән кебек була. Мин дә җитди йөз һәм тонык тавыш белән: — Сөйләгез, иптәш /Моратова, тыңлыйм, — дидем. — Сезнең хатыгызны алдым. Булдыра алганча мин сезгә киңәш бирергә әзер, — дип утырырга урын тәкъдим иттем. Ул утырмыйча гына сөйли башлады. — Рәхмәт, иптәш профессор. Ләкин сез мине ул хатым өчен гафу итегез, ул уйлап житкермичәрәк язылган хат иде. Сезнең янга киңәш өчен генә түгел, ә сездән миңа институтны, институтның менә сез җитәкчелек итә торган факультетын тәмамларга ярдәм итүегезне сорар идем. Бу минем өчен шул хәтле көтелмәгән бернәрсә булып чыкты, ни дип әйтергә дә белми калдым. Чынлап та үзегез уйлап карагыз, Сергей Александрович, безнең факультетны бетерү күп кенә сызым эшләре белән бәйләнгән бит. Ә минем алда сыңар куллы кыз утыра. Аның диплом эшен башкарып чыга алмаячагы миңа ачык. Ә шулай да, безнең бәхет өчен күпне кичерергә өлгергән бу кызга кисеп, «булмый», дип әйтергә күңел бармый. — Тик вакыт күп үтте бит, иптәш /Моратова. Турыдан-туры дипломга тотыну авыр булмасмы? — дим мин аңа. Ул үзенең кайбер нәрсәләрне онытканлыгын, ләкин авиациядә хезмәт итүе аркасында үз специальносте буенча • фронтта күп кенә тәжрибә алуын, күзәтүләр ясавын, ә боларның диплом язганда да, институтны тәмамлагач та ярдәм итәчәкләрен әйтте. Мин уйга калдым. Моннан өч ел элек шушы кызның «Я улем, я җиңү» дип әйткән сүзләре исемә төште. Ничектер бу юлы да, ул накыттагы кебек, аңа чын күңелдән ышанасым килде. Шулай да йөрәк белән түгел, акыл белән эш итәргә кирәк иде. — Сезнең укуыгызга каршы килә дип уйламагыз, иптәш Морато- ва. Авырлыкка туры карап сөйләшик, — дидем. — Сезнең хәлгә калса, мин үз улыма да башка берәр факультетны тәмамларга киңәш бирер идем. Үзегез беләсез, безнең факультет күп төрле сызым эшләре белән бәйләнгән бит... Ул минем нәрсә әйтергә теләгәнемне, билгеле, тиз аңлады. 
Ул, бу турыда госпитальдә күп уйлавын, үзенең бер кул белән дә сызу эшләрен уңышлы башкара алачагын әйтте. Аннары бер кул белән эшләү өчен сызу коралына бераз үзгәреш кертергә кирәк булачагын сөйләп, миңа «Сталин лачыны» газетасына җыйнак итеп төрелгән, газета кәгазенә сызылган эскизлар чыгарып бирде. Дөресен әйткәндә, башта мин аларны теләр-теләмәс кенә карый башладым. Эскизлары буенча сызу коралына кертергә уйлаган үзгәрешләре турында үзе барлык нечкәлекләре белән аңлатма биргәч, чынлап та мине кызыксындырды ул эскизлар. Моратова тәкъдим иткән үзгәрешләрнең, карап торырга гади генә булсалар да, бер куллыга эшләргә мөмкинлек бирәчәкләре, ул гына да түгел, ике куллыга да эшне күп җиңеләйтәчәкләре, тизләтәчәкләре ачык иде. Кыска гына итеп әйткәндә, үзе бер диплом, дип бәя бирерлек иде аның уйлаган эше. — Сезнең уң кулыгызның исән булуы яхшы, бу хәл сезгә күп җиңеллек бирәчәк, — дип, инде үзем аның уйлаган эшенең реаль икәнлеген белгертергә теләдем. Ә ул моның белән генә чикләнәсе килмәде. — Мәсьәлә кайсы кулның исән булуында гына түгел. Әгәр минем сул кулым гына исән калган булса да, мин сул кул өчен дә берәр җайланма тапкан булыр идем. Хәтта минем теләкне хәзер ике кулның юклыгы да җиңә алмас иде шикелле, — диде. Мин чын күңелемнән аңа эшендә уңышлык теләдем. Ул минем белән саубуллашып, кабинеттан шатланып һәм канәгатьләнеп чыгып китте. Ә мин шактый вакыт эшкә тотына алмыйча, аның турыпда, безнең кызлар турында, 
47 
 
аларны — азатлыкта үскән, ирекне сөйгән батыр кошларны — беркем дә канатсыз итә алмаячагы турында, дулкынланып уйлап утырдым. Менә шулай ул яңадан безнең институтка кайтты. Дипломның сызым эшләрен башкару аңа җиңел булмады, билгеле. Сьпу коралына керткән үзгәрешләре аңэ чынлап та ярдәм иттеләр. Өстәвенә протезын да бераз эшкә күнектерде. Ләкин аңа, һәрвакыт алдынгылар сафында булырга күнеккән кызга, бер кулының булмавы нык комачаулады. Вакытында һәм югары сыйфатлы итеп сызу өчен аңа еш кына ял белән дә хисаплашмаска туры килде. Иптәшләре аңа чертежларын чистартуда һәм соңгы тапкыр карандаш белән йөртеп чыгуда гына булса да булышырга • сораганнар, ләкин ул аларның ярдәмнәрен кире каккан. «Авырлыкны җиңү минем үземә зур шатлык бирә, һәрвакыт сез минем янда булмассыз бит», — дигән ул аларга. Аңа консультация бирүне мин үз өстемә алган идем. Дипломчылар залына кергән саен мин аның яныннан сөенеп чыгып китә идем. Дәүләт комиссиясе аның диплом проектына, оригиналь чишелгән мәсьәләләренә югары бәя бирде һәм факультет җитәкчеләренә, аңа күтәргән мәсьәләләре өстендә эшләргә мөмкинлек бирергә тәкъдим итте. Шулай итеп, ул безнең институтта минем җитәкчелектә эшләргә калдырылды... Профессор кулларын аркасына куеп, йомшак келәм җәйгән идән буйлап ишекле-түрле бер әйләнде дә, яңадан дусты алдында туктады. Стенадагы түгәрәк көзгедә аның озын чәчле аппак башы чагылды. — Озак та үтми мине Москвага чакырдылар, — дип дәвам иттерде ул үзенең сүзен, — дөресен әйткәндә, мин ул баруымны үз гомеремдәге иң бәхетле очрак дип саныйм: миңа Кремльдә,* фән эшчеләрен кабул итүдә булырга туры килде. Анда мин Иосиф Виссарионовичны күрдем, аның фән эшчеләренә аталарча кайгырту чанлык белән әйтелгән онытылмаслык сүзләрен ишеттем. Иосиф Виссарионович бөтен тарих буенча диярлек фәннең һәрбер тармагында рус галимнәренең чит ил галимнәреннән дистәләрчә елларга алдан барганлыкларын безнең искә төшерде. Безнең тарихи җиңүебез совет фәненең дә җиңүе булганлыгын, ләкин моның белән 
тынычланмаска кирәклеген, чөнки илебезнең көчен ныгыту, халкыбызның тормыш шартларын яхшырту һәм илебездәге социалистик төзелешнең башка бурычлары фән үсешенең әһәмиятен көннәп-көн зурайта баруын, шуңар күрә гыйльми тикшерү эшләрен тагын да кыюрак һәм киңрәк җәелдерергә кирәклеген күрсәтте. Тиз вакыт эчендә чит илләрдәге фән дәрәҗәсеннән узарга кирәклеген әйтте. — Әйе, бу зур бәхет, — диде моңарчы тын гына утырып тыңлап торган Сергей Александрович. — Иосиф Виссарионович ничек, бик картаймаганмы? — Чәч бөртекләре күбрәк агарган. Аңа бит, безнең барыбызга караганда да күбрәк эшләргә туры килә. Профессор тагын бер тапкыр йөренеп алды да, бүленгән сүзен дәвам иттерде. — Москвадан кайткач кафедра эшчеләренең утырышын үткәрдем һәм кафедрага җаваплы йөкләмә тапшырылганын белдердем. Безнең факультет эшчеләре иптәш Сталинның сүзләрен дә, хөкүмәт йөкләмәсен дә зур күтәренкелек белән каршы алдылар, һәм без барыбыз да җиң сызганып эшкә тотындык. Моратова да минем белән бергә хөкүмәт йөкләмәсе өстендә эшли башлады. Ул йөкләмә аның диплом язганда күтәргән мәсьәләләре белән дә бәйләнгәнлектән, соңга таба .үзе дә аерым теоретик мәсьәләләрне уңышлы гына чишә башлады. Аның бүген белгәнен эшендә кулланырга, белмәгәнен, вакыт һәм ял белән хисаплашмыйча, белергә тырышу сыйфаты миңа ошады, бу сыйфат аның фән эшчесе булырга яраклылыгын күрсәтә иде.
4? 
 
Батта ул минем сш кына йокыны да онытып эшләвемә гаҗәпләнде, хәтта мине кызганып ia куйды, бугай. Шулай, бервакыт, минем төн уртасына кадәр ' эшләп тә туктарга исәпләмәгәнемне күреп, — Сез бик күп эшлисез, Николай Николаевич! — диде. Аның балаларча җылылык белән әйткән сүзләре мин картны эретеп җибәрделәр булса кирәк, мин: — Алайса бераз ял итеп алыйк, — дип, эшемнән туктадым. Мин папирос кабызган арада ул тәрәзәне ачты. Тәрәзәнең кызгылт хәтфә пәрдәсенә исән кулы белән тотынган хәлдә, аяз төннең җемелдәгән йолдызлар белән бизәлгән күген күзәтә башлады. Кинәт ул чын күңелдән сокланып, — Карагыз әле, Николай Николаевич, нинди матур төн! Ай түм- Гүгәрәк, япякын кебек, — диде. Мин үзем дә айлыйолдызлы күккә карап уйланырга ярата торган кеше. — Айга, ерактагы серле йолдызларга карасаң, уйлар чиксез иркенлек алалар. Сез нәрсә диярсез, миндә шундый юләр хис туа, хәтта айга очып китәсе килә башлый, — диде ул. — Киресенчә, бик яхшы хисләр, — дидем мин. — Безнең хезмәт, турыдантуры булмаса да, айга очу проблемасын чишүгә дә ярдәм итәчәк. — Сез тагын эш турында. Сез үзегезгә, Николай Николаевич, аз гына да ял бирергә уйламыйсызмы? — диде. ?Аенә бит ул яшьлек. Һәр нәрсәдән тәм таба белә. Картайгач, күрәсең, хисләр бераз тупасланалар. — Мин җитәрлек ял итәм, минем өчен борчылмагыз. Ә төннәрне йокысыз уздырырга мин яшьтән күнеккән, — дидем. Ул мина таба борылды. — Ничек инде яшьтән? һәрвакыт төннәрне шулай эш өстендә уздырырсызмы? — диде. Мин аңа, ай яктысында ерактан ялтырап күренгән елганы күрсәтеп, шул елга буенда яшьлектә куп төннәрне әти белән бергә балык тотуда үткәргәнемне, иртәгә тамагыбызның туклыгы төнлә тоткан балыкларга бәйләнгән булуын, кызганычка каршы, еш кына йокысыз үткәргән ул төннәрнең ипи авыз итәрлек тә нәтиҗә бирмәгәнлеклә- рен — сиңа билгеле булган яшьлек тарихымны кыскача сөйләдем. Ә хәзер безгә тавыш тизлеге белән оча торган самолетлар өчен канатлар проблемасын чишү бурычы йөкләтелгәнеи искә төшердем. Элек 
минем теләк — әти кебек оста балыкчы, аның кебек сехмьябызга файдалы кеше булу булган булса, хәзер теләк, — рус авиациясенең, атасы Николай Егорович Циолковский, Чаплыгин кебек, чорыбызга глаеклы булу икәнен дә өстәдем. Без Ватаныбыз белән горурланган кебек, безне,ң белән дә Ватаныбыз горурланырлык эшләр эшләргә тиешлегебезне дә әйттем. — Төннәрне йокысыз уздырырга күнеккән булуыма мин бик риза. Төнлә бирелеп эшләргә була — борчучы юк, — дидем. Урынсыз үгет биргән кебек булды булуын. Нишлисең бит, кайчакта үзең түгел, йөрәк сөйли башлый. Зыян юк, ул яшь әле. Яшьләргә безнең, картларның, тәҗрибәсен белү .зарар итми. Эшне сөеп, үзеңне онытып эшләгәндә генә фән сукмакларын киңәГг- тергә, ераккарак сузарга мөмкин икәнен әйтергә дә өлгердем. Соңыннан әле аның кайбер мәсьәләләр өстендә эшләгәндә җиренә жптке- рергә сабырлыгы җитеп бетмәгәнен дә күрсәттем. — Мисал өчен, Николай Николаевич? — дип сорады ул. — Менә соңгы эшегездә, минемчә, сез газ динамикасына яңа теория буенча кертелгән төзәтмәләрне тулысынча кулланмагансыз,. — дидем. Без икебез дә яңадан эш өстәле янына килдек. Бу юлы ул да төннең ничек үткәнен сизмәде. Иртәнге ашка барганда: йөрәгендә чиксез шатлык булуы, бүген эшнең тәмен аеруца тагуы турында сөйләде. Бащка көннәрне дә миннән калышмый эшләде ул. Алай гына да түгел, соцга

 
таба аның эшчәнлегенә мин үзем гаҗәпләнә башладым. Хөкүмәт йөкләмәсен вакытында, хәтта бераз иртәрәк тә өлгертүдә, һичшиксез, аның хезмәтенең роле зур булды. Менә шундый кыз ул, туганкай. Без аның белән Совет авиациясе көнендә башкалабызда кунак булдык. Пушкино аэродромында уздырылган һава парадында Совет авиациясенең яңа уңышларын, данлы лачыннарыбһ)1зның искиткеч осталыкларын, батырлыкларын күрдек. Сезнең авиация парадында булганыгыз бармы? Гаҗәп күренеш! Самолетлар тавыш тизлегенә якын тизлек белән аэродром өстеннән узып, күз ачып йомганчы югарыга китеп югалып, аннан яңадан сызгырып, аэродром өстенә килеп чыгалар да, баш' әйләндергеч фигуралар ясыйлар. Шул самолетларның канатларында без үзебезнең хезмәт нәтиҗәләре чагылганын күрдек. Эшләгән 
эшеңнең нәтиҗәсен күрүдән дә ләззәтлерәк нәрсә, минемчә, дөньяда юк. Дөресме? Шатлыкның зурлыгын сүз белән аңлатуы читен. Минем кызымның миңа караганда да көчлерәк дулкынланганын аның якты күзләрендәге шатлык нурлары сүзсез аңлатып торалар иде. Хәзергә хәтле аның әсәрләнеп әйткән сүзләре колак төбемдә: «Иртәгә без тагын да яхшырак эшләрбез. Иртәгә без тагын да ераккарак, тагын да биек- кәрәк, тагын да тизрәк очарбыз!» — диде ул. Сергей Александрович урыныннан торып, рәсемне тагын бер мәртәбә кулына алды. — Әйе, безнең яшьләр хыяллана беләләр алар, — диде Сергей Александрович. — Хыяллана да, хыялны тормышка ашыра да беләләр, — дип төзәтте профессор. Алар икесе дә елмайдылар.