САБИР
Дүрт ел йөреп кайтты Сабир Сугышка киткән җирдән, Җицү яулап туган илгә, Герой булып, Берлиннән. Шау-гөр килде бөтен авыл Аның кайтканын белгәч, Күкрәгендә янып торган Алтын йолдызны күргәч. Ут булды күзе кызларның: — Ах, ул нинди! — диделәр. — Ләкин безнең авылда ул Калмас инде, — диделәр. Сызланды күпме йөрәкләр: — Әрәм китә, дип, Сабир. Тик ул китми беркая да, Булып калды бригадир. Ныгыту өчен колхозын Эшләде батыр егет, Кен-төн, дими, ялны белми, Нәкъ фронттагы кебек. Күп тә үтми авылдашлар Тагын шау-гөр килделәр: Аның тагын бер йолдызны Алганлыгын белделәр.
Тагын кызлар аңа карап: — Ах, ул нинди! — диделәр Бу юлы, шиксез, авылда Калмас инде, — диделәр. У Өстәп куйды шунда берсе: — Нишләп калсын ул монда? Аның урны хәзер инде Үзәктә я районда! Сызланды тагын йөрәкләр: — Ычкына бит, дип, Сабир! Ләкин китми, авылында Тагын калды бригадир. Хәзер инде җай килгәндә Шаян телләр сөйлиләр: — Ануң тагын бер йолдызга Чамасы бардыр, — диләр. Ләкин инде бүтән йолдыз Кирәк аңарга, — диләр. — Тагын лаекъ бер йолдызны Кирәк табарга, — диләр. Шуннан бирле эш өстендә Башын вата һәрбер кыз: Кайсыбыз булыр икән, дип, Батырга лаекъ йолдыз?