ОЛЫ ЮЛ КҮПЕРЕ
I
Нарат урманы эченнән сузылган сукмак буйлап, мәһабәт гәүдәсенең бөтен авырлыгын уң кулындагы таягына салындырып, аксый- аксый, бер кеше килә. Ул киң сөякле, кояшта янган йөзенең сызыклары эреләр, баш киеме юк, ул аны сул кулына тоткан. Чәчләре такыр иттереп алынганга, башы, нарат ботаклары арасыннан төшкән кояшта ялтырый. Өстендә хәрби кием. Погоннары аның инженер-полковник икәнен күрсәтәләр иде. Полковник туктады һәм кул аркасы белән күзләрен кап^ад^ы. Ул шулай берничә секунд торды да, кулын күзләреннән алып, утырыр урын эзләгәндәй, тирә-ягы- иа каранды. Сукмак буенда гына кара таш тора иде. Ул шул ташка көч-хәл белән барып утырды да, куллары белән аягын кысты. Бераздан, сызлануы басыла төшкәч, ул яңадан урыныннан торды һәм сукмак буйлап баруын дәвам иттерде. Хәзер инде аның өенә дә ерак калмаган иде. Яшел аланны гына аркылы чыгасы бар. Полковник йортын әйләндереп алган рәшәткә янында әзрәк тукталып торды, аннары челтәрле ишекне ачып керде. Ул карлыган, гөлҗимеш куаклары, клумбалардагы нәфис чәчәкләр янында тукталырга уйлаган иде, ләкин аягының сызлавы яңадан кузгала башлагач, ул тпзрәк өенә кереп, диванга барып ятты. Икенче бүлмәдән йөгереп Рабига ханым чыкты. Ул, ире Хәйринең агарынган йөзенә текәлеп карады да, бик нык борчылып, — Ни булды, Хәйри? Тагын аягынмы?
— диде. — Шул инде... аяк. Рабига ханым ире янына утырып, кулын аның маңлаена куйды. — Башың нинди кызу... Их, Хәйри, кайчан син үзеңне әзрәк кызганырга өйрәнерсең. ’ Врачлар сиңа күп йөрмәскә, эшләмәскә куштылар. Ә син... күпер белән кайнашасың.- Синсез генә аны эшли ал маслар иде мени. — Рабига... Мин эшсез тора алмыйм, син беләсең бит. Ильдар канда соң? — Залда, уенчыклары белән... Хәйри аз гына күзләрен ачып, кулларын бер читкә ташлады да: — Кем соң болан матур җырлый? Кем анда гармонь уйный? Күрәмсең, Рабига, нинди матур бу дөнья!—диде. Аның күзләре йомылдылар, йөзеннән нур качты, кайнар сулыш белән иреннәре көеп чыкты. Рабига ханым телефонга ташланды. Күрше бүлмәдән нәни Ильдарның: — Ә...т...тә! Ә...т...тә! — дигән көмеш тавышы ишетелде.
II Бу хәлләрдән бер ай элек ямь- яшсл нарат урманы кочагында, ай яктысыдай ялтырап яткан тонык күл буенда, Хәйри кармак белән балык тотып утыра иде. Үз гомерендә һичкайчан балыкчы булмаган һәм балык тоту эше белән моңа чаклы бервакытта да кызыксынып карамаган полковник иртәдән бирле кармак калкавычына карап утыра-утыра туеп беткән иде. — Нинди мәгънәсез эш, — дип уйлады ул, балык тотуның ләззәте турында үзенә сөйләгән кешеләрне исенә төшереп. Ул калкавычы турында тәмам онытып, күл буен урап алган ямь- яшел бөдрә талларга, аргы яктагы аллы-гөлле чәчәкләргә бизәлгән иркен аланга, аннан соң әллә канларга сузылып киткән чыршы, нарат агачларына бик озак сокланып карап торды да, яшел үлән өстенә сузылып ятты. Күк йөзеннән бер-бер артлы ак болытлар шуып үтә. Алар күңелгә әллә нинди уйлар китерәләр иде. Хәйри уйламаска тырышып, күзләрен йомды, ләкин булдыра алмады: Ни өчендер бала чаклары исенә төште, гомерен балта осталыгында йөреп үткәргән һәм моннан күп еллар элек үлеп киткән карт атасы күз алдына килеп басты. Бу уйлардан аны тын урманны шаулатып үтеп баручы поезд аерды. Хәйри тиз генә торып, аякка басты. Поезддагы җәйге һаваның бөркүлегенә йөдәгәнлектән, ярты гәүдәләрен вагон тәрәзәләреннән чыгарып баручы юлчылар арасында офицерлар күренеп киттеләр. Алар- *НЫ күрГӘЧ ХәЙрИ: — Мине дә, мине дә, мине дә алып китегез! — дип кычкырасы килде. Ләкин йоезд үтеп китте. Урман яңадан тынды. Тик Хәйри генә тынычлана алмады. Кинәт аңа бик күңелсез булып китте. Урман аңа бик тын, хәтта җансыз булып тоелды. Ул, сулы чиләктә тырпылдап яткан балыкларны яңадай күлгә җибәрде дә, кармагын бер читкә ташлап, салмак адымнар белән, акрын гына өенә кайтып китте. — Кырык бишкә җитеп, күңел төшенкелеген белмәдем. Ә хәзер... Фу, чорт! Эшсез ятып бик тиз мүкләнергә мөмкин икән. Әле күптән түгел- генә Хәйри Кам^ев совет офицеры—инженер-полковник иде. Армиядә ул егерме биш елдан артык хезмәт итте, гражданнар сугышына катнашты, хәрби* инженерлар академиясен бетереп чыкты һәм Бөек Ватан сугышы*
кырларында булды. Сугышта каты яралануы нәтиҗәсендә аңа армиядән китәргә, үзенең сөекле хезмәтен күп вакытта, кем белә, бәлки бөтенләйгә калдырырга туры килде. Камаевның армиядән китеп, ялда йөри башлаганына байтак вакыт үтеп киткән һәм ул, эшсез йөрүдән тәмам туеп, үз-үзен кая куярга бетми иде. Шулай көенеп йөри торгач, бер көнне ул Ильдарга арба ясарга кереште. Рабига ханым иренә һәм аның янында бөтерелеп торган улына карап, көлеп җибәрде ДӘ: — Сиңа, Хәйри, бу эш бик килешә икән, — диде. — Әйе, бу күпер салудан да кыенрак икән, — дип елмайды Хәйри. Күпер дигәннән ул үзенең инженерлык кәсебен, бигрәк тә хәрби тормышын өзелеп сагына, шул турыда көне-төне уйлана иде. Бер көнне ул Военкоматка барып, — Булды инде, җитәр, мине комиссиягә куегыз да, яңадан армиягә озатыгыз! — диде. Ләкин врачлар Камаевның зарын тыңларга да теләмәделәр. Алар: «Сәламәтлегегез яхшыланганнан яхшылана бара, ләкин әле сез хәрби эшкә ярамыйсыз» диделәр дә, Камаевка яхшылап ял итәргә куштылар. — Урманга кайтыгыз, саф һава сулагыз, —диделәр. Полковник моны үзенә мыскыл итеп карады. — Урманга! — дип кычкырды. — Сез мине әллә бөтенләй исемлектән сызып ташламакчы буласызмы. Юк, минем йөрәгем нык әле. Мин эшләргә тиешмен. Мин белемемне, тәҗрибәмне черетеп яткыра алмыйм.
.38
Ләкин врачлар акын ярсуына карамадылар. — Тынычланыгыз, авыру иптәш..., — диде аларның берсе. Полковникның йөзенә кан йөгерде. Ул үзенең кайда икәнен онытып, — Эх, сез,.. — дип кычкырды да кабинеттан чыгып китте. Карт врач, башын селкеп, аның артыннан карап калды. — Ни җитми үзенә... Менә дигән дача бирделәр, пенсия ала, өсте бөтен, тамагы тук. — Кешесе шундый күрәсең... эш кирәк аңа. ... Урманны икегә ярып сузылган киң таш юлның үзәнлеккә төшеп җиткән җирендә Хәйри туктады. Аның күзләре, үзән "эчендә бозылып яткан кечкенә агач күпергә һәм аны әйләнеп үткән баткаклы юлга төште. Полковник күпергә бик озак карап торды. Аның йөзе җитдиләнде. — Безобразие... юллар бүлеге ни карый икән, — диде ул һәм кинәт аның йөзе яктырып китте. — Әгәр дә... Әгәр дә мин уенчык арба түгел, менә бу күперне эшләп бирсәм...
III
Искиткеч матур нарат урманының Идел белән тоташкан итәгендә район үзәге урнашкан. Камаев киң урам буйлап райком бинасына таба атлады. Райком секретаре Петров аны тәрәзәдән үк күреп алды. — Әйдүк, иптәш полковник, хуш киләсең. Сәламәтлек ничек? Кабинетта район советы председателе Гайнуллин да бар иде. Петров өстәл артыннан торды да, Камаевка каршы атлады. — Саулыкны корыч шикелле дип әйтергә мөмкин, ләкин күңел урынында түгел. Озаклап эшсез яту туйдырды, иптәш Петров, — диде Камаев аның кулын кысып. Петров Гайнуллинга күз ымлап алды да елмаеп куйды. — һи, дускай, бездә эштән куп нәрсә юк. Эшләргә теләк кенә булсын. — Менә шул турыда • сезнек белән киңәш итәргә дип килдем әле- — Бик- шәп. Тыңлап карыйк. Сез утырыгыз, иптәш полковник. Сез армияне оныта алмыйсыз, ахрысы- — Гадәтләнмәгәнмен,— диде Камаев
һәм үзенең тәкъдиме турында сөйләп китте. — Минемчә, безнең яннан үтә торган таш юл үзәненә яңа, капитальный күпер салырга кирәк. Әгәр сездән ярдәм булса, бу эшне очлап чыгуны мин үз өстемә алыр идем. Петров күзләрен бер ноктага терәп, бераз уйлап торганнан сон. урыныннан торды һәм кулларын кесәләренә тыккан килеш, кабинет I буенча йөри-йөри: — Эх... шәп тә булыр иде соң! Юкса ул күпер кемнәрнең генә теңкәсенә тимәде инде. Яз яки көз килдеме, бетте — бөтен машиналар шунда батып ята бит, — диде. Камаевның тәкъдиме Гайнуллинга да бик ошады. Ул кесәсеннән папирос алып тартып җибәрде дә, калын тавышы белән ашыкмый гына: — Әйе, бик шәп булыр иде,— ; диде һәм Петровка күтәрелеп / карады, — ләкин таш юл да, аның үзәнендәге күпер дә өлкә карамагында. Шуның өчен күперне салдыру расходы безнең бюджетта курсэт'елхМфгэн. Акча мәсьәләсен ничек хәл итәрбез? — Мин ул турыда да уйладым, — диде полковник. — Әзер акчага күпер салдыру җиңел ул. Биредә халыкны күтәрергә кирәк. Халык j белән тотынганда барысын эшләп ‘ була. — Халык, әлбәттә, бу күперне ! генә түгел, зуррагын да булдыра ала, — диде Гайнуллин уйланган кыяфәт белән. — Шәп идея бу, иптәш полков- • ник! Моңа булышлык итәргә мөмкин. Күпер төзүдә Камаев кебек, эш хакы сорамыйча катнашырга ләүчеләрнең саны меңнәрчә булуын һәм төзү эше өчен киракде булган материалларның да табы- | ла чагын, Петров бик яхшы бед. иде. Ул телефон трубкасын адд^ ■
һәм юл эшләре бүлегенең башлыгын сорады. — Савельев, бу синме? Хәзер үк миисм янга кереп чык әле. Мөһим эш бар. Савельевны озак көтәргә туры килмәде. Ул, гәүдәгә авыр, акрын хәрәкәтле кеше булуына карамастан, бик тиз килеп җитте. Ләкин аның килүе утыручылар арасында күңелсезлек тудырды. Савельев, сүз нәрсә турында баруны белеп алу белән: — Булмый, иптәшләр, булмый, андагы сазлыкта күпер түгел, шәй- таи да ■ басып тора алмас, — диде. Камаев аңа күз кырыйлары белән карап алды да, кырыс кына: — Минемчә була!—диде.— Большевиклар өчен булмый торган нәрсәләр юк. Фронтта без мондый күперләрне егерме дүрт сәгать эчендә сала идек. — Ул фронт пч. — Ә монда фронт түгелмени?! Монда да фронт.—Полковник күпер салу мөмкинлекләрен кәгазьгә сызып күрсәтәкүрсәтә сүзен дәвам иттерде: — Менә карагыз: урманнан килгән үзәннең ике тармагы бар. Берсе урман эченнән Иделгә таба китә, ә икенчесе күпергә таба борылып чыга. Әнә шул күпергә таба борылып чыккан тармакны ябып, аннан килә торган язгы суны туктатырга мөмкин. Яисә, икенче проект: — үзәндәге сазлыкның киңлеге күн дигәндә өч- дүрт метр булыр, ә безнең унбиш- егерме метр озынлыктагы, өч метр биеклектәге тимербетонлы күпер салырга хәлебездән килә. Камаев шундый дәртле, шундый ышанычлы итеп сөйләде ки, Савельев аңа каршы хәтта бер сүз дә кыстыра алмады. Петровка план бик ошады-. — Мин сезнең белән тулысынча кушылам, иптәш Камаев — диде ул, — бу мәсьәләне иптәш Гайнуллин белән Савельев иртәгә үк өлкә организацияләре алдына күтәреп чыгарлар. Ә мин бүгеннән үк халыкны мобилизацияләү эшенә тотыначакмын. Эш башлану белән социалистик ярышны җәелдереп җибәрәчәкбез. IV Ун-унике көннән тын урманның олы юл буенда, язгы ташкын кебек, шаулы хезмәт башлапды. Петров тарафыннан к|утәрслпән колхозчылар, күпер төзүдә катнашу өчен үзләренең атлары, арбалары, көрәк, балталары белән килделәр, районга шефлык итүче за- вод;фабрика эшчеләре һәм шәһәр хезмәтчеләре үзләренең машиналары һәм бүтән кораллары белән
килделәр. Аларның һәркайсы аерымаерым бригадаларга бүленеп, кайсы комташ китерә, кайсы булачак күпер астына бетоннан юан-юан баганалар коя, кайберләре юлның күпер утыртырга тәбәнәгрәк булган җирләрен югары күтәрәләр. Бер төркем йөк машиналары шәһәрдән һич туктаусыз төзү материаллары ташыйлар иде. Күперне колхозларда кыр эшләре башланганчыга кадәр төгәлләү күздә тотылганлыктан, күпер төбендәге шаушулар төннә дә тынмады. Колхозчылар үз өсләренә социалистик йөкләмәләр алып, алар- ны срогыннан алда үтәү өчен бер- бересе белән ярыша-ярыша эшләделәр. Камаев бу эшнең уртасында иде. Ул төннәр буе керфеккә керфек какмый, күпернең чертежларын аныклады, эшчеләр көчен билгеләде, төзү материалларын хисаплады, төрле-төрле заказлар белән бик күп’ идарәләрдә һәм заводларда булды, һәр җирдә диярлек аны яхшы каршы алдылар, ә аерым кешеләрнең каршылыклары аның күңелен төшермәде. Андыйларны гына ул сындырырга күнеккән иде. Сәламәтлеге ныгып бетмәүгә карамастан Камаев үзен бәйрәмдәге кебек хис итте. Ул, яңадан армия строена баскан шикелле, эшкә үзенең ука погонлы хәрби киемнәрен киеп чыкты. Аның эш турында бир-‘ гән күрсәтмәләре дә хәрби боерык шикеллерәк булып чыга иде. Армиядә булган егетләр Камаевның күрсәтмәләренә: — Есть, товарищ инженер-полковник, — дип җавап бирәләр дә, армия саперлары кебек, бар дәртләре белән, боерыкны үтәргә керешәләр, ә Камаев:
40
— Гвардеецларым минем! — дип, аларга карап горурлана иде. Заводка бирелгән тимер араталар турында белешергә киткән Савельев та әйләнеп кайтты. Камаев аның аттан төшкәнен дә көтми: — Я... Нинди хәбәр алып килдең? — дип сорады. Савельев авыр гәүдәсен күтәреп, тарантастан төште дә: — Хәбәр — шәп,1 дускай, араталар иртәгә әзер булачак. Ләкин аларны китерү өчен тракторлар кирәк. шуның артыннан йөрдем әле, — диде. — Таптыңмы сон? — Нигә тапмаска! Министрлар Советына шалтыратуым булды — и готово. Иртәгә дүрт трактор завод капкасы төбендә булачак. Камаев бу юан кеше турында беренче очрашканда начар фикердә калганлыгын исенә төшереп, елмаеп куйды. Юк. Савельев алай начар булып чыкмады! Камаев, бүрәнәгә утырган килеш, ияге белән учына таянды да, озын, тимер араталарны трактор белән өстерәтеп китерү турында уйлана башлады. Атын чирәмгә җибәргәч, Савельев та аның янына килеп утырды һәм үзәнгә текәләп карады: — Иртәгә главстрой башлыгы ’ үзе килмәкче. Аны үзән сазлыгы борчый, — диде. Камаев күп сөйләшергә яратмый иде. — Шәп булыр, килсен, — диде һәм урыныннан торып эшчеләр янына китте. Камаев зур-зур тимерләрне берберенә ялгап ятучы сварщик һәм слесарьлар янында, аннан соң бетоннан баганалар коючы эшчеләр янында туктап торды. Аларга тиешле күрсәтмәләр биргәч, канау казучылар. янына төште. Канау, сазлык буйлап егерме метрдан артык ераклыкка, үзәннең киңәйгәннән киңәеп, зур чатка әйләнгән җиренә таба сузылган иде. Анын эче йөздән артык колхозчылар белән тулган иде. Камаев бер төркем янына килеп: — Ну... батырлар! Эшләр ничек бара? — дип сорады. — Эшләр бара баруын да, ләкин сазлыкның әллә төбе юк инде шунда, — диде бер яшь кенә егет. Бар куәте белән җир, казый-ка- зый тиргә баткан һәм күлмәк изүләрен чишеп җибәргән бер карт: — «син бик яшь әле, читтәрәк торып тор» дигәисымак әлеге егетнен. алдына чыкты да, кояш нурларыннан күзләрен кулы белән каплап:
— Эшләр шәп бара, .кем, иптәш начальник, бик шәп бара, ярышып эшлибез, — диде һәм туфрак өече өстенә кадалган байракка кулы белән күрсәтеп алды. — Әнә ул, безнең кулда. Күпер салынып беткәнче кулдан ычкындырырга исәп юк. Колхозыбызга алып кайтырбыз. — Бик яхшы ният. Ләкин башкалар да нык тотындылар. — Анысын да күреп торабыз, иптәш начальник, — диде карт хәйләле елмаеп һәм сүзне икенчегә борып җибәрде. — Әнә, — диде, — үзәннең югары башыннан да, түбән башыннан да нинди матур көмеш бөртеге кебек чишмә агып ята. Ә чишмә буйлары нинди? Ятып аунарлык. Димәк, мондый аз гына җирдә сазламык булуы токтомалга түгел. Бу җирдә чыганак булырга тиеш... Ул чыганакмы дуен каплап, җирне сазлыкка әйләндергән дип уйлыйм мин. Менә ул чыганакны әрчеп җибәрик әле — сазлыкның әсәре дә калмас. Ул гына да түгел, чыганак урынына улаклы кизләү ясап җибәрербез дә, узганда-бар- ганда аның салкын суын эчеп үтәрләр. Картның сүзләре полковникка бик ошады. — Рәхмәт, бабай, бик рәхмәт? Нәкъ мин уйлаганча уйлыйсың икән, — диде Камаев һәм картның иңеннән сыйпап куйды. — Рәхмәтен, иптәш начальник, халык әйтсен. Без халык өчен эшлибез. — Ни исемле соң, бабай, син? •— Гайнулла булабыз без, иптәш начальник. «Социализм» колхозыннан. Камаев, эшчеләргә уңышлык теләп, ташчылар янына менеп китте: Карт аның киң җилкәсенә Һәм парат кебек туры гәүдәсенә сокланып карады да, әкрен генә:
— Күрәм, син дә, энем, халык өчен тырышасың, — диде. — Тырыша дисеңме?.. Гайнулла абзый, бу сүзең аның турында көчсез. Халык өчен ул әллә ничә тапкыр үлемгә керде. Мин аның Висла елгасы аркылы күпер салдырган чагын күрдем. Тирә-ягында бомбалар ярыла, ә ул күпердән китми... Ул чакта безнең күперне дүрт мәртәбә җимерделәр. Дүрт мәртәбә төзәттек. И танкларны уздырып җибәрдек. Шунда аны яраладылар, — дип берәү сөйли башлады. Кичке аштан соң, Казаннан филармония артистлары килделәр. Бүрәнәләр өстенә такта тезеп, алар өчен тиз генә сәхнә ясалды. Эшчеләр, бал кортларысыман, гөрлә- шә-гөрләшә, сәхнә тирәсен сырып алдылар. Концерт номерлары арасында күбрәк җыр, гармонь һәм скрипка булды. Өмә, Сарман, Фазыл чишмәсе көйләрен халык бик яратып тыңлады һәм бөтен урманны яңгыратып кул чапты. Полковник та кул чапты. Концерттан соң эшчеләр гөр килеп, сөйләшә-сөйләшә, ялга таралдылар. Аларның кайберләре ак палаткаларга, кайберләре ачык һавага — яшел үлән өстенә урнашты, ә яшьләр күл буена су коенырга киттеләр. Камаевка тиз ятырга туры килмәде. Ул үзенең керосин лампасы белән яктыртылган алачыгында техникларны, мастерларны һәм бригадирларны җыеп, алар белән көндез эшләнгән эшне йомгакларга һәм икенче көн өчен нормалар билгеләргә кереште. Ә ачык тәрәзәдән, су буеннан, яшьләрнең тальян гармоньга кушылып, дәртле җы рла ры пшстелде: Өй алдымда шомыртым бар, Яннарында чияләр, шул, яннарында чияләр. Чияләр да безгә карап: Сез бәхетле, дияләр. V Алсу нурлары белән тын урманны бизәп/ аяз таң атып килә иде. Урман күленең аръягындагы калын агачлар арасыннан кәккүк тавышы ишетелә башлады- Гүзәл ^лан буенда сандугач сайрап җибәрде. Тын урманның җәйге таң алдыннан шундый җанланганнан җанлана, матурланганнан-матурлана баруы, йөрәктә иң нечкә хисләрне кузгата иде. Камаев белән дә шулай булды. Йокысыннан торып, тышка чыгуы белән күңеле йомшарып кигте, ти- рә-якны урап алган матурлыкны кысып кочасы килде һәм кайчан* дыр — инде күптән, атасы
белән бергә матур-матур урманнар аша үтеп, тирә-күрше авылларга бура бурарга йөрүләре исенә төште. Җирдәге коры, нәзек чыбыкларны аягы белән чыртлатып сынды- ра-сындыра, Гайнулла бабай килеп чыкты. Камаев картның болай иртә торуына гаҗәпләнеп: — Бу ни эшең бу, Гайнулла абзый, нигә болай иртә тордың? — диде. — Иртә түгел инде. ...Халык та тора башлады инде, — диде карт һәм әйтергә базмагансымак бераз тотлыгып торганнан соң, — мин әлеге кизләү турында инде. Аңа яхшы гына бер улак та ясатып куясы иде. Булгач-булгач, булсын инде. Юлчылар атларын, шоферлары машиналарын сугарып китәрлек булсын иде ул, — дип өстәп куйды. — Бер әйттем бит, улак булачак. — Әйттең дә бит... Онытып куймагаең дим. Аннары... — Нәрсә, Гайнулла абзый. — Имеш-мимешләр йөри. Сез күпер эшләтергә генә алынгансыз икән. Ә улак... — Юк сүз ул, Гайнулла абзый. Әйдә икәү барып карыйк. Ул картны ияртеп, аксый-аксый күпер башына • таба китте. — Җәрәхәтегез төзәлеп җитми, ахрысы, һаман таяк белән йөри- — диде карт аның артыннан барабара. — Докторга-фәләнгә күрсәтәсе иде. Соңгы вакытларда ныграк аксыйсыз түгелме? — Юк, иртән генә ул шулай.. Ә көндез үтә. Карт, Камаевның дөрес җавап бирүдән баш тартуын сизсә дә, бу турыда сүзне озайтып торырга базмады.
42
. шикелле саф, салкын суда рәхәтләнеп йөзен юды һәм картка күтәрелеп карап: — Булды, Гайнулла абзый, ике балта остасын ал да, монда кизләү салырга кереш! — диде. — Үзем дә шулай дим шул,— диде карт, — барыбер колхозда әле хәзергә әллә ни ашыгыч эш юк, килгән-килгән, эшне җиренә җиткерергә кирәк. Иртәнге чәйдән соң эшчеләр һәр- кайсы үз эшенә кереште. Күпер башларын бетон белән таш юлга кушу эшен Камаев аеруча ашыктырды. — Тизрәк, тизрәк, егетләр, тизрәк булыгыз, юкса күпер өстенә асфальт җәюне тоткарлыйбыз, — диде ул. Слесарьның күпер тоткасына кыршау беркетә алмый азаплануын күреп: ‘— Түгел, алай түгел! — дип кычкырды Һәм слесарь янына омтылды. Ләкин ике адым атлагач та, йөрәгенә ук тигән сымак, гәүдәсен кинәт сулга бөгеп, барган җирендә катып калды. Аның чырае агарды, башы әйләнеп китте. Шулай да бирешмәде. Ярдәмгә йөгереп килеп җиткән мастерга: — Юк, юк, берни дә юк. Аз гына көзән җыерып алды,—диде. Төштән соң күпер янына Петров белән Гайнуллин килделәр. Алар килгәндә Камаев, күпер өстендә кемнедер «кыздырып» тора иде. — Төзәт, яңадан төзәт! Син кем өчен күпер эшлисең? Кем сиңа ярым-йорты эшләргә куша. Фронтта моның өчен беләсеңме нишләтәләр иде! Төзәт! Петров Камаев белән кочагын җәеп килеп күреште. — Ни булды? — Әнә берсе бетонны дөрес салмаган. Өстәвенә акланырга тырыша. — Сәламәтлегегез ничек? Аягыгыз авыртканны ишеткәч, врач җибәргән идек, аны якын китерми куып җибәргәнсез. Камаев кулын селтәде. Петров Камаевның аягына карады да, гаҗәпләнеп башын чайкады. Камаевның бер аягында Күц г Күпер төзәргә керешкәннән соц, Камаевның уң аягы өзелеп-өзелеп сызлый башлады. Сызлау көчәй- гәшюн-көчәя баруга карамастан, Камаев бу турыда берәүгә дә белдермәскә, түзәргә тырышты. Түзү чигеннән аргкан вакытларда да ул чыраен сытмый иде. Камаев белән Гайнулла бабай күпер янына якынлашканда, эшчеләрнең бары да йокыларыннан торганнар иде инде. Аларның кайберләре урман эчендәге ашханәгә баралар, кайберләре күлдән юынып кайталар иде. Камаевны бөтен яктан: — Хәерле иртә! — Сәламәтлек телибез, иптәш гнженерполковник, — дип сәламләделәр. Полковник аларга честь бирде, ә олыракларга үзе дә «Хәерле иртә» дип дәште. Алар күпер яныннан үтеп, кизләүгә төштеләр, элекке сазламыкка батып яткан кечкенә ватык күпернең үзе түгел, урыны да калмаган иде. Үзәннең түбәп башына таба кыз^1л балчык чыгарып, тирән канау казылган. Канауның күпер тирәсендәге ярлары ике яклап бетон белән катырылган. Таш юлның үзәнендәге сыгынты җирләре бер метрга югары күтәрелгән. Бер-береннән шактый ерак итеп, канау аркылы, юан-юан бетон баганалар' коелган. Бу баганалар киң тимер араталар белән тоташтырылып, араталар тимер көянтәләргә кү- * тәртелгән. Шундый аз гына вакыт эчендә казанылган уңышлы хезмәт нәтиҗәләренә Камаевның, караган саен карыйсы килә, караганда күңеле шатлана, йөрәге дәртләнә, йөзе елмая иде. Бүген дә шулай булды. Шатлыгыннан үзе дә сизмәстән: — Их... хезмәт! Бөек хезмәт! — дип куйды. - Тормышның күрке хезмәттә. Хезмәттә бәрәкәт, — дип өстәде карт, һәм кизләү ясарга теләгән чыганагы янында туктады. Чишмә л:ирдән чыгып, канау эченә коела, аннары үзәннән төшкән тар инеш суы белән кушыла иде. Камаев, чыганактан килгән, көмеш бөртеге
итек, икенче аягында очучыларга бирелә торган зур, йон оек иде... Петров белән Гайнуллин кич кырын гына кайтып киттеләр. Киткәндә, күперне кабул итү өчен, берсе көнгә дәүләт комиссиясе киләчәген белдерделәр. Иртәгесен, комиссияне каршылау алдыннан үземне бераз рәткә кертим, сакал-мыек- ларымны кырдырып, киемнәрне алыштырыйм әле дип, Камаев өенә китте. Аның, өе күпердән ерак түгел — урман сукмагы белән өч- дурт километрда гына иде. Ярты юлны Камаев, зур азап белән булса да, таякка таянып, шактый тиз үтте. Калган юлның озынлыгына теңкәсе корып, ачуланды, үз-үзен шелтәләде. Ул инде хәзер уң аягының җиргә тигән саен инәгә баскансымак, чеметеп сызлавын да, вакыты-вакыты белән күзләреннән чәчрәп чыккан яшь бөртекләрен дә берәүдән дә яшерми иде. Атлаган саен аның көче кимегәннән-кими, гәүдәсе авырай- ганнан-авырая барды, күз . аллары караңгыланып, башы әйләнергә тотынды. Ул пке-өч метр җир киткән саен утырып ял итәргә мәҗбүр булды. Өенә кайтып кергәндә аның хәле бөтенләй киткән иде инде. VI Аны, тиз ярдәм самолеты белән Казан больницасына алып килделәр һәм ул анда
өч атна ятты. Аңа бу өч атна өч елдан артык булып тоелды. Җәйнең матур, кояшлы көннәрендә бер үзе бер бүлмәдә хәрәкәтсез сузылып яту, бигрәк тә күперне күрә алмау аңа бик авыр иде. Сестра яки профессор кергән арада, бигрәк тә хатыны Рабига белән Гайнулла бабай һәм Петров белән Гайнуллин килгәндә генә ул бераз җанлана иде. Терх?леп больницадан чыккач, Камаев районга хәбәр бирмәде. «Көтмәгәндә барып керим әле» дип уйлады ул һәм вокзалга төште. Ләкин аңа поезд белән кайтырга туры килмәде. Чөнки поезд иртәгә генә китә иде. Камаев, кузгалырга әзерләнеп торган автобус янына килде, һәм шофердан: — Машинагыз 15 нче раздъезга бармыймы? — дип сорады. — Юк, Камай күперенә чаклы гына бара, — диде шофер. Хәйри гаҗәпләнеп, — Сез ни сөйлисез, кайда ул Камай күпере? — дип сорады. — Шул инде 15 нче раздъезд янында. Ул күперне Камай дигән бер полковник эшләтте. Шуның өчен халык аңа Камай күпере дип исем бирде. Шофердан рөхсәт алып, полковник машинага менеп утырды. Шофер аңа юл буенча Камай күперенең ничек эшләнүе һәм күпернең бик яхшы, йөз елга чыдарлык нык булып чыгуы турында сөйләп барды. Камаев аны бүлдермәде.