„ӘНИ СҮЗЕ“
Кече яшьтәге балаларга тәкъдим ителгән бу җыентыкта Җ. Тәрҗе- мановның «Әпи сүзе», «Йөткерт- кеч,» «Чыршы бәйрәме», «Гөлшат газетасы», «Күзләр» дигән хикәяләре һәм берничә әкияте тупланган. Җыентыкта һәр хикәягә карата берәр рәсем дә бирелгән. Балалар өчен, аерым алганда кече яшьтәгеләр өчен, шундый әдәби җыентыкның дөньяга чыгуы бик ♦ Җәүдәт Тәрҗеманов. «Әпи сүзеч Татгосиздат басмасы. Редакторы А. Әх- ' ыәт. 48 бит, Бәясе 1 сум 50 тиеп. вакытлы һәм кирәк иде. Яңа басылып чыккан шундый әдәби әсәрләрне тәрбиячеләр, педагоглар зур өметләр белән каршылыйлар. Ул шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки матур әдәбиятның, аерым алганда кече яшьтәгеләр өчен булган китапларның, балалар коллективын оештыруда роле гаять зур. Китап аркылы балада башлангыч матурлык сөю тойгылары уяна, баланың хыялы үсүгә нигез салына башлый. Шуның өчен кече яшьтәге
К 5
балалар әдәбиятының аерым яклары, аерым
106
таләпләре бар. Аның теле гади, балаларга якын, сюжеты аңлаешлы һәм шуның белән бергә акрынлап аларның карашларын баста, киңәйтә бара торган булырга тиеш. Әсәр балага ирешерлек булганда, бала бер кат уку белән үк аның бөтен эчтәлеген хәтерендә калдыра һәм шуны башкаларга сөйләп бирә. Руе язучыларыннан Маршак, Барто, Михалков һәм башкаларның әсәрләрен балалар менә шуның өчен дә җиңел үзләштерәләр бит. Без Җ. Тәрҗемановның балалар өчен язган матур гына хикәяләрен, шигырьләрен беләбез, ләкин аның бу җыентыкка кергән хикәяләренең күбесе югарыда әйтелгән таләпләргә җавап бирә алмыйлар. Хикәяләрнең эчтәлеге сай, ул балаларны ияртеп, кызыктырып бара алмый, күп урында ясалмалык сизелеп тора, тартып-йолкып балага мораль бирергә тырышу бар. Мәсәлән, җыентыкка кергән беренче хикәясе белән автор: «Әни сүзе — закон» дигән тезисны үткәрергә тырыша. Яхшы идея. Бала аналар сүзен тыңларга тиеш. Ләкин ул аны бик ясалма бер хикәя рәвешендә бирә. Әнисе эшкә киткәндә Назыйм белән кечкенә Айсылу өйдә калалар. Әнисе аңа сеңелесен сакларга, авызына кабарлык кечкенә әйберләр тоттырмаска кушып калдыра, ьалалар бергә уйныйлар, ләкин Назыйм Айсылуны юату өчен кулына өч тиенлек бакыр акча тоттыра (әнисенең сүзен боза). Назыймның апасы кайтып керә дә акчаны бала кулыннан ала, Назыймга кисәтү ясый. Менә бөтен хикәя шуннан гыйбарәт. Апасының кисәтүеннән соң Назыймда эчке «газаплану» башлана, (ул әнисе сүзеннән чыккан!) — Сиңа нәрсә булды, әллә авырыйсыңмы? — ди аңа апасы. Инде бала түзеп тора алмый, елап җибәрә. Аны үгетлиләр, «Син үзең гаепле» (нәрсә өчен?) ди апасы. Моннан артык ясалмалык булырга мөмкинме? Ул гына да т'угел, баланың әнисе кайткач, автор 4—5 яшьлек бала авызыннан шундый бер тәүбә сүзләре әйттерә: — Әнием, мине гафу ит! Мин бүген синең сүзеңне тыңламадым. Алсу кулына өч тиенлек бакыр акча бирдем, һ. б. Мондый нәтиҗә ясату балалар табигатенә бөтенләй туры килми, баладан моны әйттерә дә алмыйсың, аның кирәге дә юк. Әгәр бала җинаять эшли икән, нәтиҗәсе үзеннән үзе ясалсын, бала үзеанын җинаять икәнлеген белерлек булсын.
Җыентыкка кергән «Йөткерткеч» тә шундый ук. Салкыннан саклана алмаган бер бала йөткерә, тамак авыруы белән авырый. Бу хикәя озын, ялыктыргыч «сөйләнү»дән гыйбарәт. Балалар өчен булган хикәядә мондый форма куллану нигә кирәк булгандыр! 5-6 биткә сузылган бу хикәядә балалар түгел, зурлар өчен дә тотып алырлык урын юк. Җитмәсә бу хикәя балалар өчен авыр, озын җөмләләр белән чуарланган. Мәсәлән, «Әнә ул хәзер синнән, синең салкында бишмәтеңне төймәләмичә йөрүеннән һәм боз суыруыннан ничек итеп көлә», ди ул. Моны инде балалар теле дип әйтеп булмый. «Чыршы бәйрәме» — балалар өчен бик кызыклы тема. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларны да, мәктәптә укучыларны да кызыксындыра. Җ. Тәрҗемановның бу хикәясе уңышлы гына чыккан. Ләкин.монда да кайбер ясалма, балалар табигатенә туры килми торган урыннар бар. Мәсәлән: «Минем сөекле әбием бар» дип яза автор. Бала әбисен ничек кенә яратмасын, аны башка кешегә сөйләгәндә алай сөйләми; минем әбием бар, мин аны бик яратам, ди. — Улым, бу абый синең бабаң була... Бала өчен абый — баба булмый инде ул. Фәрид, урманнан китергән чыршы ботагын беренче тапкыр күрү белән: «Бу нинди агач!» дип гаҗәпләнә, ә үзе анда «уенчыклар» үсми микән, ди. Җитмәсә тагы Фәрид — бакча Оа. ласы, аны инде ул кадәр бер катлы итеп тә карап булмый. Ул икенче көнне бакчада шул елка тирәсендә маска киеп уенга да катнаша.
107
«Гөлшат газетасы», хикәячегендә эле укый-яза белмәгән баланың үзенә газета кирәксенүен табигый дип булмый. Бала китап сорарга, карандаш таләп итәргә мөмкин. Чөнки ул китапта матур рәсемнәр күрә, карандаш кулына төшсә, рәсем ясый. Ә газета — ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хас әйбер түгел, бигрәк тә, Гөлшатның кайчы белән турай, үзенең газетасына «заметка- лар», «мәкаләләр»- язуы табигый түгел. Бу бары тик язучының артык тирән фантазиягә бирелүеннән ки. леп чыккан нәрсә генә. «Күзләр» хикәясе җыентыктагы бүтән хикәяләрдән күп уңышлы язылган. /Лонда беренче дөнья сугышы вакытында сукраеп калган карт турында языла. Балалар бабайны кызганалар. Үзләре дә, күзләрен йомып йөреп карыйлар, сөртенәләр, күзләрен ачкач, якты’дөньяны күреп куаналар. Бу бик табигый бирелгән. Хикәянең тәрбияви -әһәмияте дә зур. Җ. Тәрҗемановтан менә шундыйрак хикәяләрне көтәсебез килә безнең. Җыентыкның икенче яртысы әкиятләргә багышланган: «Күбәләк-җилбәзәк» әкияте бераз .кысыбрак, куерак буяу белән бирелсә,
әйбәт булган булыр иде. Тик бу әкияттә Тукай «Күбәләге»ннән китерелгән өзекне һич тә урынлы дип әйтеп булмый. Чөнки бу әкияттә күбәләк үзенең ялкаулыгы белән укучыда кире йогынты ясый. Ә Тукайның һәр балага билгеле булган шигырендә, киресенчә, күбәләккә карата иң җылы караш туа. «Койрык турында боерык» В. Бианкидан файдаланып язылган. Балалар өчен кызыклы гына, җиңел тел белән уңышлы эшләнгән. Тик җөмләләрне рифмалар белән төзергә тырышу аркасында гына кайбер кытыршылыклар, ягымсыз әйләнмә, ләр очрый. «Уяулык — саулык» — матур язылган, эчтәлекле әкият. Балалар аны кызыксынып укыячаклар. Балалар өчен, бигрәк тә кече яшьтәге балалар өчен әдәби әсәр язу бик кыен эш. Җ. Тәрҗеманов — бу өлкәдә яратып эшләүче яшь язучы. Ул үзенең иҗатына булган таләпне’ көннән-көн арттыра барырга тиеш. Яңа әсәрләрендә югарыда күрсәтелгән кимчелекләрне кабатламас дип ышанабыз.