Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИ 


(ҮЛҮЕНӘ 20 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕ БЕЛӘН)
 Быел, 9 нчы июльдә татар халкының күренекле драматургы һәм язучысы Мирхәйдәр Фәйзинең үлүенә 20 ел тулды. Мирхәйдәр Фәйзи үзенең атаклы «Галиябану» пьесасы белән безнең иң киң масса укучылар алдында зур хөрмәт һәм ихтирам казанды. Бу пьеса бүгенгәчә безнең сәхнәләрдән төшми һәм тамашачы һәрвакыт аны яратып карый. Мирхәйдәр Фәйзи 1891 иче елның 19 нчы октябренда Оренбург губернасы (хәзер Чкалов өлкәсе), Орск өязе, Күкшел авылында дөньяга килә. Аның бала чагы һәм* үсмер вакытлары шул авылда үтә. Әти- әниләре башта аны авыл мәдрәсәсенә бирәләр. Соңыннан ул Орск һәм Оренбург мәдрәсәләренә кереп укый башлый. ?Ләдрәсәдә вакытларында ук инде ул рус әдәбияты һәм рус сәнгате белән кызыксына һәм шуннан рухи азык алып, үзе дә кулына каләм тота. 14—15 яшьләрендә ул инде сәхнә әсәрләре язарга керешә. Сәламәтлеге начарлану сәбәпле «Хөсәйния» мәдрәсәсеннән киткәч, Мирхәйдәр Фәйзи Орск шәһәренә, туганнары янына кайта һәм бер байның кибетендә кассир булып эшли. Бу вакытта Орскида үзешчән татар драмтүгәрәге төзелә һәм Мирхәйдәр Фәйзи аңа актив катнашып йөри башлый, һәм шул түгәрәк өчен сәхнә әсәрләре тудыра. 1910-1911 нче елларда матбугат битләрендә аның беренче лирик шигырьләре күренә башлый. Бер елдан соң, 1912 нче елда, аның «Яшь күңел», «Минем шигырьләрем» исемле җыентыклары басылып чыга. Бу җыентыкларга кергән шигырьләрнең күбесе халык шагыйре Габдулла Тукай йогынтысы астында язылганнар. «Китапларың янда.— күкрәгемдә, Кадерхөрмәт белән саклана, Әгәр кайгы артса, күңелем азса, Утлы шигырең укып сафлана. Рух өрдең син, халыкым тергездең син... дип, халык шагыйре- Габдулла Тукайга үзенең ихтирамын белдерә. М. Фәйзинең Тукайга булган мәхәббәте очраклы хәл түгел. Тукайда ул халык бәхете өчен януны күрә һәм үзе дә халыкка хезмәт итәргә ашкына. 1911 —1913 нче елларда М. Фәйзи «Яшьләр алдатмыйлар» һәм «Кызганыч» исемле беренче пьесаларын яза. 1916 нчы елда «Галиябану» пьесасының беренче вариантын тәмамлый. Башта аның исеме «Сәгадәтбану» була. 1917 нче елда Мирхәйдәр Фәйзи аны яңа" баштан эшләп чыга һәм исемен «Галиябану» дип алмаштыра. Шул ук елны бу пьеса сәхнәдә куела. Халык аны бик тиз кабул итә һәм ярата. Пьесалар белән беррәттән М. Фәйзи шигъри әсәрләр язуны да дәвам иттерә. Үзенең шигырьләрендә ул:

 
 
— «II минем иц намлы, дустым! Нәрсәдән күзлим рәхәт, Кайда баксам, күңелем атсам — бар да .ялган нам гына» 1 дип, кешенең хокуксызлыгына, җәберзолымнарга, ирексезлеккә үзс- иец протестын белдерә. Ләкин Мирхәйдәр Фәйзи ул җәбер-золымнар- дап котылу чарасын, иреклеккә, азатлыкка, яктылыкка нинди юллар аша ирешергә мөмкин икәнлеген аңламый әле. Фәкать Октябрь социалистик революциясеннән соң гына ул моны ачык төшенә, һәм халык өчен азатлык китергән совет хөкүмәте шартларында, совет сәнгатенә, совет әдәбиятына җиң сызганып хезмәт итәргә керешә. 1921 —1924 иче елларда ул «Кызыл йолдыз» дигән пьесасын язып, аны Коммунистик яшьләр союзына багышлый. Гомеренең соңгы елларында Ак Фәйзи күбрәк хикәяләр язды. Аның «Сәрвиназ», «Бергәләшеп», «Аның белән мин» хикәяләре безнен татар проза әсәрләре арасында күренекле урында торалар. Каты авыру аның сулышын буган чакларда да ул иҗат өмете * белән яшәде, яңадан-яңа әсәрләр язу турында өметләнде. Очланмаган эшләр күп ич әле, Эшләргә иде Шуның азрагын: һич булмаса «Кыр гөлләремнең» Язып бетәсе икән азагын!» дип, пролетариат сәхнәсе өчен, эшчеләр тормышыннан «Кыр гөллә.ре» исемле пьеса язарга теләге барлыкны әйтте. Шагыйрь буларак Мирхәйдәр Фәйзинең калдырган мирасы зур түгел. Ләкин драматургия өлкәсендә ул татар сәхнәсе өчен, онытылмаслык әсәрләр тудырып калдырды. Аның драма әсәрләрен укып, тикшереп караганда, без Мирхәйдәр Фәйзинең тормышны, бигрәк тә авыл тормышын нык өйрәнгәнлеген, халык иҗатында өзлексез рәвештә эзләнгәнлеген, шуннан файдалануын ачык күрәбез. Партия Үзәк Комитеты совет әдәбияты, совет сәнгате, совет музыкасы турында чыгарган тарихи карарларында совет сәнгатенең идея һәм художество 
сыйфатын күтәрү турындагы бурычларын билгеләү белән бергә, әдәбият, сәнгать эшчеләреинән классик мирасны, халык иҗатын тирәнтен өйрәнүне дә таләп итә. Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак», «Урал суы буенда», «Асыл яр», «Галиябану» исемле әсәрләренең әле бүген дә сәхнәдән төшмичә, халык тарафыннан сөелеп каралуының сере дә, аларның халык иҗаты белән нык бәйләнештә булуында. Мирхәйдәр Фәйзи, югарыда әйткәнчә, татар авыл тормышын, халык иҗатын, авыл халкының көнкүрешен яхшы өйрәнеп, әсәрләрендә халыкның сүз һәм музыкаль иҗатын органик рәвештә бәйләп бирә. Аның әсәрләрен сәхнәгә куючылар бу моментка аеруча игътибар итәргә тиешләр. Мирхәйдәр Фәйзинең үлүенә 20 ел тулуга карамастан аның күп' кырлы иҗаты бүгенгәчә өйрәнелгәне, бигрәк тә аның драма әсәрләре тирәнтен өйрәнелгәне юк. Бу нәрсә әле һаман да безнең алда үтәлергә тиешле бурыч булып кала