ИСКЕ ТОРМЫШТАН БЕР КҮРЕНЕШ
* Карт язучыларыбыздан М. Гали- нең «Пожарныйлар» исемле хикәясе укучыны революциягә кадәр булган авыл тормышы эченә алып керә. Авыл кечкенә, халкы ярлы. Җитмәсә, узган елны игеннәр дә начар булган. Авылдагы каравылны алучыга җәмәгать «җәй буена акчалата егерме сум, биш арба ботаклы утын, көзгә ун пот арыш» бирә. Шуңа кызыксынып геройның атасы һәм Шәфикъ бабай, һәр елдагыча, бу елны да каравыл алалар. Герой исә моңа үзенең малайлык күзлегеннән карый: Шәфикъ бабай каравылда торганда матур-матур әкиятләр, башыннан узганнарны сөйли торган була. Малайның быел да шул әкиятләрне тыңлап ләззәт аласы килә. Бабай малайны чабата үрергә өйрәтә; малай ике яшьлек кырыкмыш тайны ашата, инешкә су эчерергә төшә, шулай итеп көннәр бер-бер артлы узалар. Бер вакыт, бабай күрше авылга китеп, малай каравылда бер үзе калгач янгын чыга. Үч иткәндәй, җил көчәя, ут өйдәнөйгә, урамнан- урамга күчеп йөри. Ут— революциягә кадәр авыл өц£н иң зур бәлаләрдән берсе иде. Чөнки ул болай да бик ярлы булган крестьяннарны бөтенләйгә хәерче итеп калдыра. Янгын башлангач та һәрбер йорт хуҗасы өй түбәсенә менеп үз өен, үз *** Җаваплы редакторы А. Әхмәт. 22 бит, бәясе 1 сум 20 тиен. Татгосиздат. 1948 ел. хуҗалыгын саклап калырга тырыша. Берничә кеше каравылга барып әлеге ике яшьлек тайны җигеп, янгын шаулаган җиргә насос алып килмәкче булалар. Ләкин яшь тай насос арбасын тарта алмый. Кешеләрнең ачуы кабара. Кайберәүләре малайны суккалап алалар. «Үзләрен утка ташларга кирәк» — диючеләр дә табыла. Нәкъ шушы чакта Шәфикъ бабай күренә һәм ачулы крестьяннар аның өстенә ябырылып канга батканчы кыйный
К 5
лар. Арбага тагын бер ат җигәләр, ләкин бәхетсезлеккә каршы, насос арбасының күчәре сына. Кешеләр тагын Шәфикъ бабайдан үч алалар. Пожариыйлардан файда чыкмаячагына ышанган халык үз өйләрен саклап калу өчен таралыша, ә нәни «пожарный» урам уртасында ялгызы калып, исе-акылы китеп, янгынны күзәтә. Хикәя шуның белән тәмамлана. Менә ул — совет кешесе өчен ят, сәер булып тоелган иске авыл тормышыннан бер күренеш! Хикәя укучыда шушы иске тормышка карата нәфрәт хисләре уята. Хикәя оста язылган. Алынган вакыйгаләр яшь малайның кичерешләре аша бирелә. Ул бик күп нәрсәне аңламый; бу вакыйгагә ул бернинди дә нәтиҗә ясамый. Нәтиҗәне исә укучы үзе ясый. Безнең яшь буыныбыз иске тормышны күрмәве белән бәхетле. Бу— совет власте тарафыннан аңа бирелгән иң зур бүләк. Ләкин бүгенге тормышыбызның бөтен матурлыгын аңлар өчен безнең яшь буын үткән тормышны да яхшы белергә тиеш. Менә бу яктан М. Галинең «Пожар- ныйлар» хикәясе дә аларны иске тормышның кайбер күренешләре белән таныштырачак. Аерым кимчелекләргә килгәндә, түбәндәгеләрне әйтергә кирәк: «По- жарныйлар хикәясен укып чыккач, иң элек аның композиция ягыннан G 0' эшләнеп бетмәгәне күренә. Хикәянең төп вакыйгасы, үзәге, пожар- ныйларныц тормышы һәм янгынны тасвир4 итүдә, ә ул бары тик 9-10 нчы битләрдә генә башлана. Хикәянең I-II
һәм хәтта III иче бүлекләре артык сузылган. Укучы «Нәрсә була инде?» дип алҗып бетә. Каравыл тору, яз башында каравыл өе янында егетләрнең гармонь уйнап, сөйләшеп утырулары һәм башка шундый күренешләр җыйнаграк язылырга тиешләр иде. Хикәядә Шәфикъ бабайның кыйналуы да артык натуралистик төстә бирелгән. Яшь укучыларга «бөтен башлары, битләре кан булган» бичара бабайны (18 бит), яки «баштан аяк канга баткан бабай»ны (21 бит) шулай күрсәтеп торырга кирәкме икән? М. Галинең «Пожарныйлар»ы быел Татгосиздатның яшьләр-бала- лар әдәбияты секторы чыгарган уннарча китаплар арасында үзенең эчтәлеге белән генә аерылып тормый. Яшь художник Рәхимов ясаган рәсемнәр дә уңышлы чыкканнар. Алар китапта бирелгән образларны җанландыралар һәм тирәнрәк аңларга ярдәм итәләр. йомгак рәвешендә шуны әйтергә мөмкин: яшь укучыларыбызның көтепханәсендә тагын бер файдалы, укыр өчен кызыклы китап артты.