Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИБРАЙ ГАЗИ ХИКӘЯЛӘРЕ

Ибрай Газиның «Без әле очрашырбыз» исемле җыентыгында төрле елларда язылган тугыз хикәясе тупланган. * Аларның бөтенесендә дә диярлек Бөек Ватан сугышының теге я бу ягы, теге я бу күренеше чагыла. Җыентыкның төп эчтәлеген тәшкил иткән бу темадан бары тик 1938—39 елларда язылган «Катя Сорокина» исемле хикәя генә аерылып тора. Төп темага күчкәнгә чаклы, бу соңгы хикәя турында бер-ике сүз әйтеп үтик: Моннан уи ел чамасы элек язылган Һәм басылып чыккан бу хикәянең бүген кабат басылуын һичкем 
• Ибрай Гази. «Без әле очрашырбыз». Җаваплы редакторы X. Хәйри. Татгосиз- Аат. 1947 ел. 162 бит. Бәясе 7 сум. 7- -С ә,- 7
урынсыз дип әйтә алмас. Хикәя үзенең эчтәлеге ягыннан да, язылышы ягыннан да укучыны һаман да кызыктыра. Ул совет кешеләрен һәрвакыт уяулыкка, сизгерлеккә өнди. Сюжет корылышы, художество эшләнеше матур. Без, автор һәм аның геройлары белән бергә, туган табигатебезнең матур почмакларында гизәбез, атаклы Кавказ курортларының күңелле шартларын тапы-н бер тапкыр баштан кичерәбез, Катяның рухлы һәм саф мәхәббәтен тасвирлау моментларына сокланабыз, бу мәхәббәтнең фаҗигале өзелүенә Катя белән бергә көенәбез һәм кешенең шундый эчке нечкә хисләрен дә кабахәтлектә файдаланырга омтылучы Каратагин кебек дошманнарга нәфрәтебез арта.
98 
 
 
 
Авторның сугыш хикәяләре («Без әле очрашырбыз», «Алар өчәү иде», «Ана», «Якташ» һ. б.) үзләренең күләмнәре һәм аларда тасвир ителгән вакыйгаләре белән бер-бер- сеннән аерылып торсалар да, алар- ны, нигездә, уртак бер идея берләштерә. Ул да булса"—капма-каршы булган ике төрле кешене (яхшы жанлы совет кешесен һәм ерткыч фашистны) күрсәтү, бу каршылыкның табигый нәтиҗәсе буларак сугыш кырында бәрелешүгә килгән бу ике төрле кешенең мораль сыйфатларын ачып салу. Совет кешесе — бөек ул, бай рухый тормышлы, югары моральле чын кеше ул. Ә фашист — үзенең барлык кешелек сыйфатларын югалткан, кеше ашаучы ерткыч ул. Болар икесе янәшә яши алмыйлар. Алар бер һаваны сулый алмыйлар. Ерткыч фашистның кешелекне мәсхәрәләп, жирне пычратып, һаваны агулап яшәргә хакы юк. Тормышның чын хуҗасы — үз үрнәгендә ’ кешелек дөньясын яшәүнең иң югары баскычына һаман-һаман күтәрә баручы бөек жанлы совет кешесе. Асылда якты тормыш белән кара үлем яка- га-яка ябыша. Китапны укып чыкканнан соң да әнә шул бердәнбер дөрес һәм логик нәтиҗә ясала. Бу — бөек Ватан сугышы елларында үзенең кульминациясенә җиткерелгән бүгенге чынбарлыкның реаль чагылышы. Хикәяләр нигездә ике төркемгә бүленәләр: «Без әле очрашырбыз», «Алар өчәү иде», «Малай белән эт», «Якташ», — совет кешеләре турында, аларның батырлыклары, эчке бай тормышлары, сокландыргыч гүзәл сыйфатлары турында, тормыш байрагын югары күтәреп, аны саклауда фидакарьлек белән көрәшүләре турында сөйлиләр. «Кышкы кичтә», «Авылдаш», «Ана», «Әхмәт бабай» — болар дошман тылын, анда калган безнең совет кешеләренең зур һәм авыр сынау үтүләрен, немец фашистларының ерткычлыкларын күрсәтәләр. Бу хикәяләрдә, — аларның бөтенесендә бергә һәм һәркайсында аерым,— төп идея булып, тормыш белән үлем көрәше чагыла, һәм автор бу моментка мөмкин булган һәр урында аеруча басым ясый. Сөйләп бирү, абстракт күрсәтү формасында гына да түгел. Китаптан аңкып торган бу төп идея җанлы образларда, аларның эшләрендә һәм хәрәкәтләрендә, аларның уй-тойгыла- рында һәм эчке кичерешләрендә гәүдәләнә. Беренче төркем хикәяләрдә безнең күз алдыбыздан тормышның чын хуҗалары 
галлереясе, димәк, аның бөтен күренешләрен, яшәүне, табигатьне, кешене тирәнтен сөюче совет кешеләре үтәләр. Сугыш уты эчендә йөрүче яшь лейтенант Закир Дәүләтшинның бик яшисе килә, ул барлык матурлыкны өзелеп ярата, хәтта чәчәкләр алдында баш иярдәй була, бөтен матурлыкны тудыручы һәм үзендә гәүдәләндерүче совет кешесен бик югары күтәрә, аның яраткан кызы Разияга мәхәббәтенең чиге юк («Без әле очрашырбыз»). «Алар өчәү иде» дәге лейтенант Сөләйманов, гаять мөһим задание белән дошман тылына чыгып китәр алдыннан, өеннән хат алгач та үзенең бай хыялы белән тыныч тормыш картиналарын сурәтли. Үз авылында, хатыны, балалары янында була, алар турында җылы итеп чын кешеләрчә уйлый башлый. Кемнәр соң алар — Дәүләтшиннар, Сөләймановлар? Сөләйманов — авыл укытучысы. Сугышка кадәр ул яшь буынны тормышка хәзерләп бирүче, аларны, хәреф танытудан башлап, зур фәннәр биеклегенә күтәрүче, аларга тормыш күгендә киң колач белән очарга канат тагучы, безнең совет балаларын туган илгә, халыкка бирелгәнлек рухында тәрбияләп, Ватанның данын арттыручылар, коммунизм төзүчеләр итеп үстерүче булган. Ә хәзер менә ул — сугышчы! Үзе кебек, үз укытучылары кебек совет мәктәбен үткән бик күпләр белән бергә, ул изге Ватанны саклауда искиткеч батырлыклар күрсәтә. Алар өчәү — ул, Неплюйко һәм Конеико — гаять авыр һәм куркыныч шартларда дошман тылына кереп, командованиенең зур әһәмиятле бер заданиесен үтиләр,
99 
 
 
дошман күперен шартлаталар, кайтышлый читен хәлдә калып, дошманның зур көчләренә каршы өчәү генә килеш батыр һәм оста сугышалар. Алар үтәгән операцияне штабта тикшергән чакта, бу ва- кыйгагә штаб офицерлары да таңга калалар. Закир Дәүләтшин — сугышка кадәр университетта укып биолог булырга хәзерләнгән. Ул, әле яшь булуына карамастан, тормыш фәлсәфәсен, көрәш законнарын дөрес һәм тирәнтен үзләштереп өлгергән аңлы совет яшьләренең бер вәкиле. Яшәү ләззәтен бөтен тулылыгы белән тоеп, тормышка баш-аягы белән гашыйк булган, һәрбер матур чә- 1 чәк алдында тез чүгәрдәй булып 1 рухлана, шатлана белгән бу яшь кеше, сугыш зарурлыгы шуны та- ‘ ләп иткәндә, хәтта, бер ялгызы килеш дошманның утлы һәм ’мәкерле , өненә барып керүдән дә тартынып тормый, могҗизага ошашлы кыюлык һәм тапкырлыклар күрсәтеп, кирәкле «тел»не алып кайта. Каймакта, офицер булуы белән дә исәп- ' ләшеп тормыйча, һөҗүм, атака ва- , кытларында иң алга ыргылып, иң куркынычлы ут эченә беренче булып керә, дошман танклары өстенә сикереп менә һ. б., һ. б. Чөнки аңа шушындый сыйфатларны бирүче чыганак — көчле һәм җиңелгесез. Моны ул үзе шушы сүзләр белән ац'латып бирә: «Мин — кеше. Мин ярата беләм, мин нәфрәт итә беләм, минем намусым бар. Автомат, патроны.' бетсә, атмый. Ә мин, ягъни солдат, патроным бетсә, дошманның бугазына тешләрем белән ябышырга тиеш, һәм ябышам!». Чөнки «бу сугышта, әйтик, без җиңелсәк, безгә, безнең балаларыбызга якты дөнья булмаячак. Әлеге шул чәчәк, матурлык белән тулган дөнья безнең өчен җәһәннәмгә әйләнәчәк. Әйтик, сиңа, миңа — университетта лекцияләр тыңлап, иң югары, иң изге фәннәрдән авыз иткән кешеләргә — яңадан коллыкка кайту... Юк, мөмкин түгел! Минем күңелемне богауларгамы? Юк! Күңелемнең, башымның, күзләремнең азатлыгы өчен мин канга батканчы түбәләшергә хәзер!.. Бая мин сиңа, яшисе килә, дидем. ’ Уйлап кара: син — сәламәт. Син — кояш җылысын тоясың! Син үсеп утырган ал, сары, зәңгәр чәчәкләргә сокланып карый аласың! Бөтен җанлы, бөтен матур — сине шатландыра! Шул матурлык өчен сугышабыз ич без. Әгәр шуларның барысы өчен үләргә туры килсә,., кемдер 
үләргә дә тиеш ич... Ә ул «кемдер» мин икәнмен, була бирсен! Мин үләргә дә хәзер!». Сугыш турында язылган бу хикәядә, фон итеп, көчле, матур һәм ачык буяуларга төрелгән, җанлы, үзенчәлеклерәк бирелгән мәхәббәт мотивын алу — әсәрнең характерлы бер ягы булып тора. Романтик күтәренкелек белән язылган әсәр ул. Авторның бу алымы укучыны кызыксындыру, мавыктыруда, төп идеяне— яшәү хакына, тормышка мәхәббәт нигезендә, үлемгә баручы совет кешеләренең тиңдәшсез батырлыклары идеясен, — үткәрүдә хикәянең көчен арттыра гына. Авторның бу җыентыгына кергән икенче төркем хикәяләре дошманның мораль йөзен ачып салуга багышланганнар. Аларда совет җирләренә басып кергән фашист илбасарларның ерткычлыклары күрсәтелә. Кеше кыяфәтендәге бу ерткычлар безнең кешеләребезне, — хәтта картларны һәм бала-чагаларны да, — мәсхәрә итәләр, аталар, асалар... Менә, немецлар басып алган бер авыл. Алар монда урлап-талап һәм үлем чәчеп йөриләр. Мария җиңги яшь малае белән генә калган. Аларның, күп тапкыр таланудан соң, карап торган бердәнбер «байлыклары» — бәләкәй дуңгыз баласы — каядыр күренми. «Шул ләгънәт төшкәннәр монысын да тотып суйдылар микәнни?».. Малай дуңгыз баласын эзләргә чыгып китә. Ул читәнгә басып менәргә дә өлгерә алмый — кисәк аткан тавыш гөреелдәп китә. Шул минутта ук малай, атып төшерелгән кош кебек, иртәнге дымлы туфрак өстенә чалкан барып төшә. Аны немец солдаты шулай атып үтерә. Анасы — Мария җиңги — йөгереп ки
100 
 
 
леп җиткәндә, баланың кысылган иреннәре арасыннан канлы күбек килә башлаган була инде. Ана, сәер генә кычкырып, аның янына килеп тезләнә дә, шашып кала. Башта ул әле ни булганын да төшенеп җитә алмый шикелле. Кисәк ул бөтенесен дә аңлап ала һәм чайрап яткан баласы өстенә ташланып, аны очынып кочаклый, үбә, уятырга теләгәндәй тарткалый башлый. Иңбашындагы шәле җиргә төшә, чәчләре таралып китә, һәм ул, сөекле баласъьн үтерүче дошманга ләгънәтләр яудырып, яралы коштай бәргәләнергә тотына... «Бераздан ул тынды һәм, телсез кеше кебек, тавышсызтынсыз еларга тотынды. Тилергән кешедәй күзләрен бер урынга текәп, бернәрсә күрмичә, бернәрсә ишетмичә, хәтта үзенең кайда һәм нишләп утыруын да онытып, ул шулай бәрәңге яфраклары арасында бик озак утырды». Шуннан соң гына ул. азрак аңына килеп, улының суына башлаган гәүдәсен беләкләре өстенә сала да, бакча буйлап абына- сөртенә кайтып китә; күршеләре керәләр, мәетне җыярга булышалар һәм аны төнлә күмәләр. «Ана» исемле хикәядә әнә шундый коточкыч картиналарның берсе бирелә. Фашистларның ерткычлыгын совет анасы образы аркылы күрсәтү укучыларга аеруча көчле тәэсир итә һәм дошманга нәф.рәтне кабат арттыра. Бу алымны автор аңлы рәвештә куллана дияргә мөмкин. Чөнки «Кышкы кичтә» исемле хикәядә дә без шулай ук ана һәм бала образларын күрәбез. ««Кышкы кичтә» хикәясендә исән калган бала образы тормыш символы булып гәүдәләнә һәм без аны өермә булып алга омтылучы Дәү- ләтшиннар, Коненколар кулында югары күтәреп алынган төсле күрәбез. Яхшы һәм тирән идеяләр белән сугарылган, матур итеп язылган бу хикәяләрдә кимчелекләр дә юк түгел. «Без әле очрашырбыз» хикәясенең төгәлләнмичә калуы, геройларның күбрәк сугышта түгел, ә сөйләшүләрдә бирелүе, сугыш картиналарын тасвирлауда артык йөгереклек күрсәтелүе беркадәр канәгатьсезлек тудыра. Укучылар бу хикәянең дәвамын көтәләр, Дәүләтшин белән Разияның язмышы нәрсә белән бетүен белергә теләп, редакциягә хатлар язалар. Автор кайчакта үлчәм хисен югалтып куя һәм шуның белән төп идеягә кимчелек китергәли. Сүз — «Алар өчәү иде» хикәясенең бер принципиаль моменты турында бара. Хикәя, һичшиксез, көчле язылган. Гаять авыр шартларда (караңгы 
төн, көчле җил, бозлы яңгыр һ. б.) дошман тылына үтеп, күпер шартлату заданиесен башкаручы геройларның барлык күргәннәре һәм кичерешләре бик күп көч куеп тасвир ителгән. Аларны һич тә салкын кан белән уку мөмкин түгел. Ләкин авторның бер үк вакытта уңышы да, уңышсызлыгы да нәкъ менә шунда диясе килә. Ни өчен? «Без әле очрашырбыз» һәм «Алар өчәү иде» хикәяләре өчен уртак булган яхшы сыйфат —геройларның эчке дөньяларын тумы итеп ачып күрсәтүгә зур игътибар бирелүендә. Ләкин Сөләйманов образы, гомумән уңай образ булуы белән бергә, урыны-урыны белән безне тынычсызлап гаҗәпләндерә; эчке кичерешләрен тасвирлауда аны ниндидер рухи депрессиягә кадәр илтеп җиткерү бездә канәгатьсезлек тудыра. Сөләймановның эчке кичерешләре, уй-тойгылары кайбер урында шундый тар сукмакларга кереп китә ки, бу.хәлендә аның җитди сугышчан заданиене үтәп чыга алачагына ышанмый башлыйсың. Хәлиткеч нәрсә — хикәядә ва- кыйгаләр ул заданиенең үтәлүе белән, геройларның җиңеп чыгулары белән төгәлләнүендә түгел, ә бәлки шуннан алда булган зур сыналу моментларында Сөләймановның эчке тормышын, рухи хәлен ачып салуда буяуларның кирәгеннән артык кулланылуында һәм моның бу геройны гомумән түбәнәйтүендә. Эчке хисләрне бер юнәлештә (дөрес юнәлештә!) тасвир иткәндә чик хисен, үлчәм хисен югалтыбрак җибәрү нәтиҗәсе бу. Тормышта, фактта аннан битәррәк тә булуы мөмкин. Ләкин психологик киче
101 
 
 
решләр өлкәсендәге натурализмнан аеруча сак булырга кирәк. Бу хикәянең тагын бер үзенчәлеге турында бер-ике сүз. Сөләйма- яов, Неплюйко, Коненколардан торган өч кеше, дошман тылында булган күперне шартлату заданиесен алып, юлга чыгып китәләр. Хикәянең төп темасы шул турыда булыр дпп, вакыйгалар шул тирәдә куерыр дип көтелә. Ләкин чынлыкта алай булып чыкмый. Авторның бөтен игътибары — шул заданиене үтәүгә бару юлында һәм заданиене үтәгәннән соң кайтып барышлый очраган кыенлыклар белән көрәшкә юнәл- телгән. Алар заданиене ничек үтиләр соң? — Моны без хикәядән бөтенләй диярлек белмичә калабыз. Нык сак астында булган күперне шартлату вакыйгасе әсәрдә күрсәтелмәгән. Бу урынга килеп җиткәч «... Иң авыры — иң ансаты булып чыкты» дип кенә үтә автор. Моны да әсәрнең кимчелекләреннән берсе дип карамыйча булмый. Сүз ахырында шуны әйтергә кирәк: Бөек Ватан сугышы героикасына багышлап язылган, сугыш барышында һәм 
аннан соң барлыкка килгән безнең бу сериядәге китап шүрлегебездә И. Газиның җыентыгы үзенә тиешле һәм лаеклы яхшы урыннарның берсен ала. Совет кешеләрен патриотизм рухында тәрбияләүдә бу хикәяләр, мәгълүм кимчелекләре булуга карамастан, файдалы роль уйныйлар. Ибрай Гази хикәяләрендә, вакый- галәрдән дә бигрәк, бай һәм тирән фикерләр күбрәк була һәм ул биргән вакыйгаләрен дә шулай фикерләргә буйсындыручаи. Фикерсез гомумән әсәр булмый диярләр. Дөрес, әлбәттә. Ләкин монда аеруча басым ясалу турында сүз бара, һәрбер автор үзенчә яза. И. Газиның бу үзенчәлеген аның уңышлы ягы дип карарга кирәк. Чөнки художестволы формада басым ясап әйтелгән яхшы фикер, фәлсәфә әсәрне тирәнәйтә, көчәйтә, укучының да аңын үстерә, аны тирәнтенрәк уйларга мәҗбүр итә. Аннары, бу авторның безне канәгатьләндермәгән ягы — бик акрын һәм аз язуы. Үзенең иҗат активлыгын арттыра төшсен иде! 
Газиз