Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАФУР КОЛӘХМЕТОВ ҺӘМ ТАТАР ТЕАТРЫ

Гафур Коләхметов 1881 иче елның 22 нче апрелендә, Пенза шәһәрендәге, хезмәткәр Юныс Коләхметов семьясында туган. Уку яшенә җиткәч, атасы аны шул тирәдәге Ямис авылындагы мәдрәсәгә биргән. Юныс Коләхметов Казанга килеп, Үтәми- шевләрнең сабын заводына баш мастер булып яллангач, семьясын да үз янына алдырып, Гафурны Казан мәдрәсәләренең берсенә укырга урнаштырган. Ата-анасы «дөнья гыйльменә дә өйрәнсен» дип, аны 1898 нче с*лны Казанның «Татарская учительская школа»сына күчерәләр. Гафур андагы татар яшьләре арасында рус телен цң яхшы белүчеләрнең берсе булып санала. Чөнки ул яшьтән үк руслар белән якыннан аралашып үсә. Бу вакыт школада Хөсәен Ямашев та укый. Гафур, аның белән якыннан танышып, аның тирәсенә оешкан социалдемократларның яшерен түгәрәкләренә катнаша һәмЯмашев- иыц фикердәше булып китә. 1902 нче елны ул Хөсәен Ямашев белән бер вакытта, школаны тәмам итеп, учительлек правосы ала. һәм шул елны, көз көне, аны Казанный Пороховой заводы бистәсендәге (хәзерге Восстание бистәсе) мәктәпкә рус теле мөгаллиме итеп билгелиләр. Ул школаны тәмамлап чыгар алдыннан атасы Юныс абзый вафат булганлыктан, зур гына семьяны карау Гафур өстснә йөкләнә. Аның айлык хезмәт хакы очны очка ялгап барырга гына җитә. Шуңар да карамастан Гафур, ачлы-туклы торып булса да, китап җыйнарга күңел куя. Ул вакыттагы татарның демократ укымышлылары арасында, аның китап шүрлегендәге кадәр байлык берәүдә 'дә булмагандыр дисәм ялгыш булмас. Хезмәттән бушагач, ул төннәр буе шул китапларны укый, Маркс — Энгельс әсәрләре белән якыннан таныша. Шулай ук рус классикларын өйрәнүгә һәм бигрәк тә, Максим Горькийның иҗатына аеруча әһәмият бирә. Бу вакыт ул Ленин чыгарган «Искра» газетасын Пороховой, Алафузов эшчеләре арасында укый, популярлаштырып йөри; 1905 нче ел революциясендә ул РСДРП(р) нең Казан Комитеты прокламацияләрен татарчага тәрҗемә итеп, аларны бастырып тарату белән берлектә, Казан комитеты янындагы Ямашев җитәкчелегендә оештырылган пропагандистлар группасында да бик актив эшли. Бишенче елның 19-20 октябрь вакыйгаларына ул боевая ’ дружина комиссары булып катнаша. 21 нче Октябрьдагы кара реакция һәм полиция һөҗүме вакытында Гафур Коләхметов, революцион көчләрнең башка җитәкчеләре белән бергә, Казан шәһәр думасы йортында камалып кала һәм кулга алына. Төрмәдән чыккач, Гафур Коләхметов өчен һәрбер адым куркынычка әйләнә, аның артыннан күзәтүләр көчәя. Шуңа карамастан ул агитация эшләрен дәвам иттерүдән туктамый. Аның квартирында еш кына большевикларның яшерен җыелышлары үткәрелә 1906 нчы ел 
8G 
 
 
Казанда» чыккан демократик фикер-' ле газеталарда ул революцион рухта мәкаләләр язып бастыра. Гафур Коләхметов татарда театр эшләренең башланып китүенә дә нык катнашкан кеше. Бездә театр хәрәкәтенең көчәеп китүе дә 190ә ел революциясенә бәйләнгән. Аңар кадәр кайбер җирләрдә йорт спектакльләре генә булып килгәләде. 1904 еллармы Казанда укымышлы яшьләр әдәбият түгәрәге төзиләр, алар һәр шимбә көн кич ислән җыела торган булганлыктан, аларны «Шимбәчеләр түгәрәге» дип йөртәләр иде. Бу түгәрәк бара-бара бөтен көчен спектакльләр куюга багышлый. Монда, әлбәттә, Гафур Коләхметов һәм аның ике кыз туганы да катнаша. 1904 нче елны алар «Кызганыч бала» әсәрен йорт спектакле итеп уйныйлар. 1905 нче елны русча- татарча кызлар школасы залында, ярым рәсми рәвешкә, «Бичара кыз-> драмасын куялар. Ләкин әлс полициядән рәсми рөхсәт алып, ачык спектакль итеп куя алмыйлар. Татарча ачык спектакль уйнауның ул вакыт никадәр читен булганлыгын түбәндәге факт күрсәтеп тора. Орен- бургда учитель Кудашев тарафыннан 1905 нче елның декабрь аенда уйнарга рөхсәт алынган булса да, байларның, муллаларның каршы төшүе аркасында спектакль уйналмый кала. «Оренбургская газета»ның 1905 нче елның дүртенче декабренда чыккан номерында түбәндәге белдерү басыла: «Назначенный в городском театре вечер-спектакль татарской труппы Кудашева-Ашказар- ского отменен, так как представители приходов всех городских мечетей высказались, что выступления на сцене женщины-мусульманки они считают оскорбительным для их религиозного чувства». Ләкин революцион дәрт белән кузгалган көчне кара реакциянең бу каршылыклары гына баса алмый. Бу вакыйгадан соң дүрт-биш айлар үтәрүтмәс, иң элек Уфада, аннан Казанда ачык спектакльләр куела. 1906 ичы елның май башларында Казанда уйналган беренче ачык спектакльне «Шимбәчеләр» оештыра. Моның башында Гафур Коләхметов һәм аның семьясы тора. Ул вакытта татар хатынкызларыннан ачыктан- ачык сәхнәгә чыгып уйнарга белмим кем генә батырчылык итә алган булыр иде икән. Ләкин Гафур Коләх- метовның ике кыз 
туганы Суфия һәм Шәмсекамәр шунда баш рольләрдә катнаштылар. Тамашага куелган «Кызганыч бала» дан соң, «Гыйшык бәласе» комедиясендә Гафур Самат хәлфә ролендә уйнады. Спектакль элекке Казанский (хәзерге Большая Красная) урамындагы приказчиклар клубының залында куелды. Полиция һәм жандармерия уен беткәнче спектакльне тикшереп торды. Бу уеннан килгән файда төрмәдәге сәяси тоткыннарга бирелде. Бу спектакль шул ук программа белән, шул' ук елны, 22 нче декабрьда, «Новый клуб» залында да кабатланды. Сә- гыйть Рәмиевнең бу турыда язган шигыре дә бар. Уеннан килгән файда «Учительская школа» да укучы ярлы шәкертләргә бирелде. Гафур Коләхметов бездә беренче революцион драматург иде. Ул 1906 нчы елны «Ике фикер» пьесасын язып тәмамлый. Марксизм идеологиясен әдәби калыпка салып аңлаткан бу әсәр—безнең татар драма әдәбияты тарихында чын революцион фикер һәм тойгы белән язылган әсәрләрнең беренчесе булып саналырга тиеш. «Ике фикер» дә баш герой Даут һәм аның ике фикере аша кара-каршы бәрелгән сыйныфлар көрәше чагылдырыла. Сәхнәгә «Кызыл» белән «Кара» образлары кереп; алар Даутны һәр кайсы үз якларына өндиләр. «Кара фикер» — самодержавиене корал иткән капитал, «Кызыл фикер» — марксизм идеологиясен күтәреп чыккан революциячелек. Даут шул ике фикер арасындагы каты көрәшкә тартыла һәм ахырында «Кызыл фикерне» дөрес табып, «Кара фи-, керне» бөтенләй башыннан чыгарып ташлап, алга таба юл тота. Даутның сөйгән кызы Галия дә аның белән бергә «Кызыл фикер» артыннан алга омтылучы татар хатыны булып гәүдәләнә. Татар драма әдәбиятына чын революцион, пролетариат идеологиясе керткән бу әсәрнең баш герое 
87 
 
 
Даутның түбәндәге сүзләре әсәрнең нинди характерда язылганлыгын ачык күрсәтәләр: «Даут. — ... Нәрсә ул тарих? Тарих — кешелек дөньясының ничә мец еллар эчендә килә торган сыйныфлар көрәшенең тезмәсе; Тарих ул — сыйныфлар көрәшенең көзгесе, ялгыз кеше бу көрәштә бер ни эшли алмый. Кеше тик халык эчендә генә яши ала, тик шул көрәштә генә үзенә ләззәт таба ала. Кешеләрнең бер төркеме дөньяда булган барлык байлыкны тик үз кулларына гына кертергә тырышалар. Алар үз кул көче белән яши торган халыкны, үзләренә кол итәргә, богауда тотарга тырышалар. Ә халык, шул коллык богавына эләкмәс өчен, азат булыр өчен көрәшә. Кулыңа салган богауларны өзеп ташларга тели.» Эксплоататорлар сыйныфының кәефсафасына протест белдерү йөзеннән шул ук Даут авызыннан ул ■бу сүзләрне СӨЙЛӘТӘ: «Даут. — Көлешәләр... шатланышалар... уйнашалар... димәк, аларга күңелле... Әнә теге йөзләре ябык, күзләре эчкә баткан богаулы халык нигә көлми? Ул нигә ыңгыраша? Маңлаеннан тир агыза, үзе ут газабы эчендә яши... Ә алдында тик өмете генә бар... Бу уен-көлке арасында түгел; әнә шул халык арасында яшәп, аның белән бергә газап чигәсе, аның белән бергә үләсе килә», — ди. Әлбәттә, язучы бу сүзләрен тирән мәгънәле тойгыларга бәйләп бара. Даутның «Аның белән бергә үләсе килә» дигән соңгы сүзе астында язучы революция юлындагы көрәштә үлем дә куркыныч түгел дигән фикерне алга куя. Әгәр дә без әсәрдәге «Кызыл фикер» образы аша сөйләтелгән тирән мәгънәле сүзләрне дә китереп кушсак, мондагы образларның 1905 иче ел белән Октябрь революциясе арасында язылган безнең театр әсәрләрендә утыртылып куелган тарихи кызыл маяклар икәнен ачык күрә алабыз. Ләкин Октябрь революциясенә кадәр полиция режимының катылыгы аркасында бу әсәр басылып чыга алмады һәм сәхнәгә дә куелмады. Октябрь революциясеннән соң гына ул басылып чыгып, сәхнәгә менеп, бигрәк тә гражданнар сугышы елларында фронтларда бик күп уй* налды. Гафур Коләхметов «Ике фикер» пьесасыннан соң биш пәрдәлек «Яшь гомер» драмасын язды һәм 1908 иче елны ул басылып чыкты. Әсәр басылуына кадәр 
патша цензоры Катанов рецензиясендә була. Ул кулъязманы карап чыкканнан соң, матбугат эшләренең вакытлы комитеты председателенә язган хатында: «Сезгә үзем карап чыккан «Яшь гомер» язмасын күндерәм, биш пәрдәдә, 77 бит, дүрт десть табак. Бу әсәрдә мин эшчеләр союзы һәм социализм турындагы урыннарын төшерәм,» — ди. Шул рәвешчә китапның әһәмиятле урыннары кыскартылган, ләкин әсәрнең бөтен эчтәлеге белән органик бәйләнгән сыйнфый көрәш идеясен патша цензурасы сизеп җиткерсә дә, бөтенләй юкка чыгарып бетерә алмаган. Моңар әсәрдәге икенче тема булып торган мәхәббәт күренешләренең булуы ярдәм иткән. Чөнки бу әсәрнең темасында һәм сюжет үстерелешендә, беренче карашта артык яңалыклар сизелми, алар Гали белән Зөләйханың мәхәббәтен сурәтләү аркылы гына алып барылалар. Бу әсәрдәге Вәли, Гали, Йосыф кебек геройлар ул вакыттагы татар драма әдәбиятында беренче мәртәбә күренгән образлар иде. Алыйк эшче Йосыфны. Ул белеме булмауга карамастан дөньяны нык таныган, байлар һәм самодержавие кулында изелүе белән сыйнфый каршылыкларны ачык аңлаган кеше. Йосыф авызыннан сөйләнгән түбәндәге ялкынлы сүзләр моны ачык күрсәтә: «Йосыф. — Байлар эшчене шул кадәр нечкә алдыйлар һич сизәрлек түгел; менә безнең татар байлары мәкәрҗә ярминкәсендә жыйналып, Мөселман Иттифакы партиясе оештырган булдылар, үзләренә күрә комитет сайлап куйдылар. Ә Комитетларына кемнәр керде?., һәрбер член комитет кушканча эшләсен имеш. Мәсәлән, думага сайлау турында әйтик, комитет тотар да менә 

 
 Шуны, шуны сайлагыз дияр. Ягъни байларны сайлагыз дип әйтер. Анда член булдың исә сайламый хәлең юк. Башкаларны алдасагыз да без эшчеләрне алдый алмассыз! Алар пычакка пычак килә торган ике сыйныфны бергә кушмакчы булалар. Юк... Кушмый торыгыз әле!» — ди. Шуның белән бергә бу «Яшь гомер» әсәрендә сыйнфый көрәш утында чыныккан икенче эшче образы да килеп баса. Ул — политик белемле, корыч ихтыярлы большевик Вәли. Ул җитез, үткен күзле. Яшерен типографиядә прокламацияләрнең тизрәк басылып таратылуын укымышлы Галидән алданрак белеп күзәтеп тора һәм үзләре артыннан сагалаучы патша охранкасының бөтен маневрларын юкка чыгарып бара. Мещан кызы Зөләйха артыннан йөреп, партия эшенә йомшаклык китергән өчен Галине кыздыра, чыныгып эшкә керешергә өнди. Зөләйханы көчләп бозык бай малае Мостафага бирү хәбәрен ишеткәч, Гали аңардан сөйгән кызын качырып алып китәргә ярдәм сорый. Шунда ул Галигә: «Эх, иптәш, хәзер безнең алда бер кызны коткару гына түгел, ә бәлкем бөтен бер сыйныфны коткару бурычы тора бит», — дип җавап кайтара. Аның семья төзүдәге фикере дә сыйнфый карашка бәйләнгән: — «Укымаган эшче белән бер ике утырып сөйләшсәң дә аңлый. Әмма безнең мещан кызларына укыган булсалар да бер ел фикер чәч... аңламыйлар... Иптәш, әгәр дә бик өйләнәсең килә икән, тот та бер эшче кызын ал, ичмасам, чәчкән фикерең әрәм булмас...» — ди ул Галигә. Галинең партия эшен икенче планга куеп, сөйгән кызын гына коткарырга йөрүенә ачынып ул: реннән алган геройларының нинди характердагы кешеләр икәнен һәм аларның эшләрен, тоткан юлларын күз алдына китереп бастыра. Язучы бу әсәрнең беренче титул битендә үк, «Бу әсәр мәшһүр рус мөхәррирләреннән Максим Горькийга 
тәкъ- литтан язылмыштыр» —дни белдереп куя. Бу әсәрнең—полиция участогы картинасындагы тоткын рус образы, драматургның дөрестән дә М. Горькийга бик якын торганын күрсәтә. «Яшь гомер» драмасы дөньяга чыккач, 1908 нче елның 19 маенда «Әльислах» газетасында Дамеллә имзасы белән Фатих Әмирханның тәнкыйте басылды. Шул ук елны «Йолдыз» газетасының 5 нче июнендәге 270 нче номерында Галцәсгар Камал тарафыннан бу әсәргә карата язылган мәкалә бар. һәр ике мәкалә язучының «Яшь гомер» әсәрен уңышлы очлап чыгуын сөйлиләр. Галиәсгар Камал, шул вакытларда басылып чыккан әсәрләрне яңа туган балага охшата да: «Арада иң сәламәт туганнарының берсе ул да булса «Яшь гомер» исемендәге ри- саләдер,» — дип яза. Ләкин «Яшь гомер»не ул вакытларда сәхнәгә куярга рөхсәт ителмәде, һәм бу әсәр 1912 нче елны патша хөкүмәте тарафыннан конфисковать ителде. Бу турыда 1912 нче елны чыккан «Вакыт» газетасының 2 нче марттагы 933 нче санында: «Уфа тәф- тишенең нәтиҗәләре вә конфисковать ителгән китаплар» — дигән хәбәр басыла: «Үткән ел (1911) 11 нче февральдә жандарм һәм полиция мәэмүрләре тарафыннан Уфада ике- өч урында тентү булып, бераз кәгазьләр вә китаплар конфисковать ителгән иде,» — ди һәм җыелып алынган ундүрт төрле китапның исемнәрен язып китә, шулар арасында Гафур Коләхметовның «Яшь гомер» драмасы да бар. Шулай итеп бу әсәрне ул вакытларда сәхнәгә кую түгел, хәтта аны укырга да рөхсәт ителмәде. «Яшь гомер»дәң соң Коләхметов «Әбү Җәһл» исемендә тагы бер әсәр яза. Бу әсәр турында «Әльислах» газетасының 1908 нче ел, 13 Октябрьда чыккан 48 нче санында 
«Бу Зөләйха артыннан йөреп никадәр вакыты әрәм китте, никадәр эш калды. Кирәкле кәгазьләр вакытында язылмаган, кирәкле урыннарга вакытында барылмаган, ^әбәбе ни? Зөләйха! Шушы интеллигентларнымы... Тибеп' партиядән енә куып чыгарасы...» — ди. мат^пг9 бола₽НЬ1И барысы да дра- Р пың революцион көрәш дәве- 88 
89 
 
 
түбәндәге игълан бар: «Әбү Җәһл» дүрт пәрдәдә, татар әдәбиятында әүвәлге тарихи драма, Гафур Коләхметов әсәре. Бу көннәрдә язылып- тәмам булды» ди. Бу әсәр 1910 нчы елны Казанда «Юл» көтепханәсенә бастырылырга бирелә, ләкин өч пәрдәсе басылганнан соң полиция тарафыннан конфисковать ителә. Гафур Коләхметовның 1911 нче елда басылып чыккан «Ник уяндым» исемле романтик хикәясе бар. Хикәядә Габдрразак исемле бер карт хәзрәтнең төш күрүе сурәтләнә. Бу мулла, бик изгегә салынып, башкаларны динле булырга, яхшылык кына эшләргә үгетли. Ә үзе кеше күрмәгәндә бөтен бозыклыкларны эшли. Язучы менә шул хәзрәтнең үз авызыннан барлык гаебен сөйләтеп бирә. Бу әсәр дә, үз нәүбәтендә, сатира рәвешендә динчеләрнең йөзләрен ачып бирергә хезмәт итә. Г. Коләхметовның 1909 нчы елны «Сабах» көтспханәсе тарафыннан «Тарих сәхифәләре» исемендә өч китабы басылып чыкты, шулардай беренче китап «Тарыйхтан әүвәл әдәм балалары» дигән өлеше аеруча характерлы. Анда ул тарихтан элек булган кешеләрнең тормыш хәлләрен һәм яшәүләрен сурәтләп китә. Кешеләрнең табигать белән көрәшеп үсә барулары турында сөйли, дин һәм дәүләтнең килеп чыгуы турында да тиешле мәгълүматны бирә. Г. Коләхметов бу тарих сәхифәләрен язганда Энгельсның гаилә, дәүләт, хосусый милекнең килеп чыгуы турындагы әсәреннән файдаланган. Гафур Коләхметовның барлык әдәби хезмәтләренә тукталып, алар- ның һәркайсына тиешле бәһа куеп китү эше аерым зур хезмәт сорый. Мин фәкать аның татар театрын тудыруда һәм үстерүдә булган көрәшен чагылдырырга телим. Шул турыда сүзне дәвам иттергәндә мондый истәлекләрне әйтеп китәргә туры килә. Бездә профессионал театр труппасының башланып китүе 1907 нче елдан санала. 1907 нче елны 15 нче мартта чыккан «Вакыт» газетасының 146 нчы санында мондый бер хәбәр басыла: «Казан, Оренбург, Уфада берничә яшь мөселманнарның үзара берләшеп, мөселманча монтазәм бер театр труппасы ясарга вә төрле мөселман шәһәрләрендә бер ничәшәр уен биргәннән соң, Мәкәрҗәгә барып 15-20 уен бирергә киңәш итчекләре һәхМ дә Казанга хөкүмәттән театралмын цензур сорамаклары ишетелер», диелә. Дөрестән дә шул елның март башларында Казанда Гафур 
Коләхметовлар квартирасында бер киңәшмә булып үтте, җые- лыштагылардан Гыймад Нугайбек, Сәгыйт Рәмиев һәм тагын бер унлап кеше бар иде. Бу киңәшмәдә Гафур аганың шушы җәй көннәрендә труппа булып Уфа, Оренбург кебек, татарлар күбрәк яшәгән шәһәрләргә барып уйнау турында сөйләгәнен хәтерлим. Димәк, Гафур Коләхметов бездә беренче татар труппасының төзелүе турында кайгыртучыларның берсе булып саналырга тиеш. Аның энесе Гаптелмән ул вакытта Астрахань шәһәрендә учитель булып укыта иде. Астраханьда беренче тапкыр татарча театр 1907 нче елны 13 нче январьда уйнала, тамашага «Төшенү» яки «Указ бәласе» дигән комедия куела. Бу спектакльне Гафурның энесе Гаптелмән белән Ибраһим Моратов фамилиясендә яшеренеп йөргән татар большевигы Зариф Садыйков оештыралар. Уеннан килгән саф файда политик тоткыннарга бирелә. Шул елны җәен Гафур Коләхметов энесе Гаптелмән янына Астраханьга төшә. Шунда энесе квартирасында якын дусты булган Зариф Садыйков белән очраша. Аларның партия эше буенча бергә Бакуга барып килүләре турында да сөйлиләр. Шул вакыт алар спектакль оештырырга уйласалар да, полициянең нәрсәдер сизенеп сагалый башлаганын белгәч, ул эштән туктыйлар. Халык артисты Зәйни Солтаиовның сөйләве буенча, шул вакытларда Гаптелмән учитель бик еш кына квартирадан квартирага күчеп йөргән. Казанга «Сәйяр» труппасы тәмам оешып килгәч, ягъни 1908 нче елларны, югары катлау татар интеллигенциясе һәм шул «Шимбәчеләр»- нең кайберәүләре дөньяга беренч?
90 
 
 
килеп чыккан татар артистларына кырын күз белән карасалар да, Гафур ага, киресенчә, бу труппага бик якын торып, артистлар белән дусларча мөнәсәбәттә булды. Соцга таба артистлар тора торган «Болгар» мосафир ханәсенә кереп, театр мәсьәләләре һәм уен турында үзенең фикерен уртаклаша торган иде. Шулай итеп ул тиешле тәнкыйть аша артистларның иҗатын үстерүгә дә дөрес юл күрсәтеп баручыларның берсе булды. Артистлар тора торган номерда ул Г. Камал, Г. Тукайлар белән очрашып, «Сәйяр» эшен халык арасында популярлаштыру турында еш кына фикер алышалар иде. 1909 нчы елны Гафур ага «Сәйяр» труппасын Алафузоз заводы театрына чакыртып, эшчеләр өчен спектакль уйнату чараларына кереште. Завод конторасы белән сөйләшеп, Алафузов театры бинасын түләүсез алуга иреште һәм труппа шуннан соң эшчеләр өчен 25 тиеннән 5 тиенгә кадәр булган арзанлы хак белән спектакльләр уйный башлады. Ул вакытларда Казанда, «Шәрык» клубы исемендә, татарлар өчен клуб ачылган иде, бу клубта Г. Камал, Г. Коләхметов кебек татарның күренекле драматурглары да член булып тордылар. Бу вакытларда «Сәйяр» артистлары Казанда куйган спектакльләрен, «Новый клуб» яки «Купеческий клуб»ларны арендага алып уйныйлар иде.. Сборның күп өлеше клуб бинасы өчен түләүгә киткәнлектән, артистларның үзләренә яшәрлек тә калмый иде. Шуңа күрә дә ул вакытларда татар артистына ярым ач хәлендә көн үткәрергә туры килә иде. Менә шуны күреп торган Гафур Коләхметов «Шәрык клубы» идарәсенә «Сәйяр» артистларын айлык хак түләп, кышкы сезонны уйнатырга кирәк дигән тәкъдим ясый һәм аңардан клубка бернинди дә материаль зарар булмаячагын хисаплап күрсәтә. Шактый киңәшләрдән соң бу тәкъдим кабул ителә. Шулай итеп, труппа 1911 нче елдан алып 1915 нче елга кадәр һәр ел кышкы сезонда айлык хак белән «Шәрык» клубында уйнады. Моннан соң татар артистларының, тормышлары беркадәр җайланып, кайберәүләре частный курсларга йөреп укый да башладылар. Шуның нәтиҗәсендә «Сәйяр» труппасы 1914 нче елны Островскийның «Гроза» кебек классик әсәрләрен сәхнәгә кую дәрәҗәсенә ирешә алды. Кайвакыт «Сәйяр» артистлары Гафур агадан «тагы бер сәхнә әсәре язып карарга 
уйламыйсызмы», дип сорагач, ул елмаеп кына: «Мин язган әсәрләрне барыбер уйнарга рөхсәт итмәсләр шул», дип җавап бирә торган иде. 1911 нче елларны аның язу эшләре сирәгәя башлады. 1912 нче елларда бөтенләй тукталды дияргә ярый. Моның сәбәбе аның әсәрләрен бастырырга юл куелмау һәм патша охранкасының аны нык күзәтү астында тотуы булса кирәк. Аннан яшьтән үк башланган үпкә авыруы бу елларны инде аны сизелерлек рәвештә какшаткан иде. 1912 нче елны Хөсәен Ямашевныц кинәт үлеп китүе һәм 1913 нче ел, язын Тукайның үпкә авыруыннан вафат булуы да Гафур Коләхметовка бик нык тәэсир итте. Беренче империализм (1914-1917) сугышы елларында аның үпкә авыруы шактый ук көчәйгән иде инде. 1917 нче елны Февраль революциясе булгач, бөтен көчен җыйнап, Казанга килсә дә авыруының көчле булуы аны актив эшкә катнашырга ирек бирмәде һәм шәһәр һавасында озак яши аямаганлыктан, кире авылына кайтып китәргә мәҗбүр булды. Октябрь революциясе көннәрендә инде ул бөтенләй урыннан тора алмаслык хәлдә ятып авырый, ләкин шунда да ул түземсезлек белән пролетариатның җиңеп чыгуын һәм аның хаким сыйныф булуын тизрәк күрәсе килә. Ләкин бәхетсезлеккә каршы, ул үзе теләгән тормышта озак яши алмады, 1918 нче елнык 1 нче апрелендә, элекке Пенза, губернасы, Красная слобода өяз шәһәре больницасында, 37 яшен тутырырга 21 көн вакыт калганда, үпкә авыруыннан үлде. Икенче апрельдә аның гәүдәсен шул тирәдәге йөнө авылы зиратына күмделәр. Әйтелгәннәрне йомгаклап, түбәндәге нәтиҗәгә килеп була:

 
 
Эшчеләр темасы безнең сәхнә әсәрләренә беренче булып Гафур Коләхметов иҗаты аркылы керде. Аның әсәрләре татарлар арасындагы революцион хәрәкәтне тикшерү юлында да зур әһәмияткә ия булган тарихи әсәрләр булып торалар. Бигрәк тә «Яшь гомер» пьесасы 1905 нче ел революциясенең татар хезмәт ияләренә көчле тәэсирен һәм аларның рус пролетариаты белән кулгакул тотышып баруын күрсәтә торган әсәр. Бу әсәр буржуазия белән пролетариат арасында барган сыйнфый көрәшне ачып бирүне бурыч итеп куя һәм караңгы реакция елларындагы антагонистик каршылыкларны дөрес итеп күрсәтә. Гафур Коләхметовның сәхнә әсәрләреннән тыш, оригиналь һәм тәрҗемә әсәрләре, бик күп публицистик мәкаләләре үз вакытында хезмәт массасының аңын күтәрүдә гаять зур булышлык күрсәттеләр. Самодержавия кысынкылыгы һәм буржуа эксплоатациясенең коточкыч шартларында, феодал-дини 
азиатчылыкның тупас һөҗүме шартларында татар халкы бөек рус халкының ярдәме белән үзенең*алдынгы культурасын тудыру өчен туктаусыз көрәш алып барды. Менә бу культура өчен көрәшүчеләрнең беренче сафында Гафур Коләхметов та торды. 1905 нче ел белән бөек Октябрь социалистик революция арасында формалашкан татар демократик әдәбияты һәм сәнгате рус культурасының тирән прогрессив тәэсиренә тартылды. Коләхметовның Максим Горькийга ияреп язуы моны бик ачык күрсәтеп тора. Аның әсәрләрендә 1905 нче елгы беренче рус революциясе мотивларының илһам дәрте белән гәүдәләнеше әнә шул турыда сөйли. Рус халкы белән берлектә Россиядә демократик азатлык урнаштыру өчен, халыклар арасындагы мәңге бетмәс дуслык, татулык яши торган җәмгыятькә ирешү өчен көрәшчеләрнең берсе булганъг өчен, Гафур Ко- ләхметовны без һәрвакыт тирән ихтирам белән искә алабыз.