Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАДЕЛ КУТУИ ӘСӘРЛӘРЕ


 Күптән түгел Татгосиздат фронтта үлгән талантлы язучы Гадел Кутуйның «Сайланма әсәрләр» җыентыгын ‡‡ бастырып чыгарды. Җыентыкка язучының төрле вакытта, күпчелеге соңгы елларда язылган әсәрләре: «Тапшырылмаган хатлар», «Вөҗдан газабы», «Солтанның бер көне», «Илһам» һ. б. хикәяләре, «Без — Сталинградчылар», «Сагыну» дигән нәсерләре, фронтта язылган очерклары, «Талантлар ватаны» поэмасы һәм күп кенә шигырьләре тупланган. Бу әсәрләр, үз вакытында матбугатта басылып, укучылар массасы тарафыннан яхшы бәя алганнар иде һәм алар хәзер дә яратылып укылалар. Гадел Кутуй иҗаты безнең хәзерге әдәбиятта бик үзенчәлекле һәм күренекле урынны алып тора. Ул шагыйрь дә, драматург та, прозаик та һәм талантлы публицист та иде. Нинди генә жанрда язмасын, ул һәрвакыт дәрт, пафос белән, чын күңелдән иҗат итте һәм үзенең әсәрләрендә бүгенге тормышның актуаль темаларын, совет кешеләренең патриотик хисләрен, политик-мораль ныклыгын, күркәмлеген, яңа тормыш өчен көрәшен чагылдырырга омтылды. Кутуйның матур сыйфатларыннан берсе — илебезнең бүгенге тормышы белән яшәү, яңаны.хис итү һәм шуны ялкынлы сүз белән әйтә белү иде. Ул һәрвакыт алга омтыла һәм бөтен язучыларны, укучыларны да: 
«Әйдә, Кызу атла, Коммунага тавышың яңгырасын»... 
— дип, «Дан җырлыйк яшьлек иленә», дип туктаусыз алга барырга, кыю атларга өндәде һәм илнең матурлыгы, яшьлеге, чәчәк атуы белән дәртләнде. Г. Кутуй үзенең иҗат гомерендә төрле эзләнүләрне үтеп, ялгышуларны кичереп, иҗат тәҗрибәләрен ясап, ахырда социалистик реализм әдәбиятына аяк баскан һәм үткен эчтәлекле,, җанлы образлы матур прозаик әсәрләр биргән язучыларыбызның берсе. Аның беренче, иҗаты башланган еллардагы «футуристлыгы», «модага» иярергә омтылуы аңа уңыш бирмәделәр, иҗат тәҗрибәсе тө. сендә генә булып калдылар. Заманында Кутуйның үзе дә, 
                     ‡‡ Гадел Кутуй. «Сайланма әсәрләр», Редакторы Г. Кашшаф. Татгосиздат. 1948 ел, 258 бит. Бәясе 11 сум 40 тиен. 
башка кайбер язучылар да безнең әдәбияттагы «футуризм» турында шау- шулар тудырган булсалар да, ул нәрсә бездә үткәндәге эпизодик бер хәл булып калды, әдәби агым 'Аларак, футуризм безнең әдәбиятта нигезләнә алмады һәм ана җирлек тә юк иде; «футуристик» шигырьләрэкспериментлар халык массасы өчен ят нәрсәләр булдылар. Шуңа күрә, табигый, Кутуй да соңыннан бу адымнарыннан баш тартты, халыкка аңлаешлы, якын булган реалистик әдәбият традицияләре нигезендә иҗат итү юлына басты. Кутуй күп кенә шигырьләр һәм пьесалар иҗат иткән язучы, шигырь язуын ул соңгы вакытка кадәр дәвам итте. Ләкин, безнеңчә, анын талантының көче прозада һәм публицистикада тулырак ачылды, һичшиксез,. масса аны, беренче чиратта, прозаик әсәрләре һәм ялкынлы мәкаләләре, фельетоннары белән таныды. Аның бу өлкәдәге эшчәнле- ге иҗатының соңгы еллары өчей генә характерлы түгел, бәлки бөтен иҗаты дәвамы өчен характерлы булды. 1924 нче елларда ук инде
95 
 
 
ул матур гына хикәя һәм нәсерләрен бастыра башлады һәм атаклы «Тапшырылмаган хатлар», «Солтанның бер көне» шикелле хикәяләр һәм фронтта язылган ялкынлы, лирик нәсерләр, сугышчан очерклар белән танылды. «Без — Сталии- градчылар», «Сагы-ну» дигән нәсерләре берүк вакытта поэтик әсәрләр булып та яңгырыйлар, укучылар бик хаклы рәвештә мондый әсәрләрне хөрмәт белән каршы алдылар. «Ул сугышта үсте», «Күпләрдән берәү», «Берлин юлында очрашу» һ. б. очерклар яхшы хикәя кебек укылалар, җанлы һәм чын күңелдән дулкынланып язылганнар. Г. Кутуй үзенең хикәячелек талантының үзенчәлеге белән оста новеллист иде. Кызганычка каршы, бу мөмкинлеген бөтен киңлеге белән җәеп җибәреп өлгермәде, вакытсыз үлеп китте. Шулай да, сан ягыннан күп булмаса да, иҗат ителгән' прозаик әсәрләрендә без аның бу осталыгын яхшы сизәбез һәм җыйнак, җанлы итеп, мавыктыргыч сюжетлы итеп язылган бай эчтәлекле, лирик җылылык белән сугарылган реалистик хикәя һәм нәсерләрен зур канәгатьләнү белән I укыйбыз. Кутуй, еш кына, әхлак, семья проблемалары белән кызыксынды, яшьләр арасындагы яңа мөнәсәбәтләрнең тууын, үсүен, ныгуын чагылдыруга омтылды. Ул үзенең хикәяләрендә кешенең психологиясенә җитди игътибар бирә, геройның эчке дөньясын, уйтойгылар хәрәкәтен күзәтә һәм тасвирлый. Аның прозаик әсәрләрендә дә шагыйрь йөрәге сизелә. Хикәяләрдә пафос, лирика бөркеп тора, җитез, җанлы тасвирлаулар һәм кыска гына тапкыр характеристикалар тулып ята. Язучы совет кешеләрендәге мораль сафлык, турылык, хакыйкатьне сөючелек, эшкә сәләтлелек, авырлыклардан курык- мау, алга кыю омтылу сыйфатларын күрә. Кутуйның һәрбер хикәясендә диярлек көчле характер иясен гәүдәләндерүгә тырышуы да очраклы нәрсә түгел, әлбәттә. «Тапшырылмаган хатлар» дагы Галия, «Солтанның бер көнендә»ге Солтан образларын алып карагыз. Аларда никадәр ихтиярый көч, ачык акыл, гүзәл һәм тирән хисләр, кыюлык һәм гаделлек! Алар, совет иле интеллигенциясе вәкилләре, үзләренең шәхси тормышларын, үз гомерләрен, эшләрен халыктан аерып карамыйлар, иҗтимагый тормыш 
сулышы белән яшиләр; ялгыш адымнары, «эчкә газаплары» да (мәсәлән, Рәҗәпов- та) искене җиңеп . чыгу, яңа баскычка күтәрелү, яңадан туу процесслары чагыла. Язучы бу образларны иҗат иткәндә, җиңел юл белән бармыйча, катлаулы иҗат юлы белән барып, җанлы бай рухи тормышлы образларны тудырган. «Тапшырылмаган хатлар», һичшиксез, югары бәяне алырга хаклы әсәр һәм ул соңгы елларда туган безнең прозаик әсәрләр арасында үзенчәлекле, күренекле әсәрләрдән берсе. Моңарчы безнең әдәби тәнкыйтебез әсәргә тиешле бәясен биреп үтмәгән икән, анысы безнең гаеп. Ләкин укучылар массасы аңа күптән инде бәясен бирде һәм сөекле әсәрләре арасына кертте. Кутуй совет кешеләренең патриотик хисләре белән рухланып иҗат итте, совет патриотизмы хисләре белән яшәүче безнең кешеләребезне гәүдәләндерде, матур тормышларын, омтылышларын җырларында без чын совет патриотларын күрәбез. «Илебезгә кара! Кыска вакыт эчендә аның искиткеч уңышларга ирешүе — эшчеләр сыйнфының, хезмәт ияләренең партияне, тормышны, туган илне яратулары, киләчәккә ышанулары нәтиҗәсендә булган нәрсә түгелме! Әйе, чын ярату кешене генә түгел, илне дә үстерә», — ди Галия. «Солтанның бор көне» хикәясендә Солтан, капиталистик илләрдә кешенең ирке, намусы аяк астында тапталуга, яшьлекнең җимерелүенә каршы нәфрәтен белдергәннән соң, болай ДИ: «Мин ямьле Совет иленә, аның көчле халкына ышанам. Без, совет яшьләре, үзебезнең көчебезгә ышанабыз. Чөнки без бөек хокукларга ия булганыбызны беләбез. Шулай
96 
 
 
охлгач ничек яратмыйм ди мин \зомнең ватанымны! Яратам, яшисе килеп яратам! СССР халкы кара көчне җиңдо һәм җиңә. Шулай булгач ничек ышанмыйм ди мин җир «эзенең хезмәт х а л к ы н а !» I а дел Кутуйның иц яхшы әсәрләре совет патриотизмы белән, туган иле. чәчәк атучы ирекле тормышы өчен горурлык хисе белән сугарылган. Ул Бөек Вагай сугышының беренче көннәреннән башлап, совет сугышчыларының алдынгы сафында булды, үткен каләме һәм корал белән фашист илбасарларга каршы сугышты. «Гөлстандай илгә дошман керде, Сигнал бирә Ватан-анабыз. Яз гариза, иптәш, ал впнтозка. Чакыра безне сәйгән атабыз! ' — дип өндәп язды ул һәм үзе дә. гариза биреп, үз теләге белән фронтка китте. Сугыш елларында да ул бөтен талант көчен илнең изге көрәшенә багышлап иҗат итте. Ул халыкның сулышы белән сулады, һәм совет халкының җиңүенә ышанычын белдереп лирик шигырьләр, нәсерләр язды, сугышчыларны көрәшкә рухландырган ялкынлы публицистик мәкаләләрен һәм очеркларын бастырды. Проза белән язылган «Сагыну», «Без — Сталинградчылар» кебек лирик шигырьнәсерне дулкынланмыйча укырга мөмкин түгел. Алар- да совет кешесенең көчле ышанычы, рух ныклыгы, социалистик иле өчен горурлыгы яңгырый. Җиңүче Совет Армиясе сафында булып, бик күп утларны үткән һәм чит илләргә барып чыккан патриот язучы һәм солдат Гадел Кутуй «Сагыну» (1944 ел) дигән нәсерен дулкынланып болай дип башлый: «Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде. Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!» Әйе, чын патриот тугай илен һәрвакыт <агыиа, аның тормышы бе- ләи яши, бервакытта да аннан аерылмый. Аның өмете, уйлары, язмышы туган иле, халкы белән аерылгысыз бәйләнгән. Моның шулай икәнен татар совет әдәбиятының алдынгы вәкилләреннән берсе Гадел Кутуй да иҗаты һәм тормышы белән раслады. Шуңа күрә без аның әсәрләренең яңа җыелмасы чыгуын аеруча шатлык белән каршы алабыз. 
Без биредә күбрәк • Кутуйның прозаик әсәрләре турында. яздык. Чөнки «Сайланма әсәрләр» җыентыгының характеры шундый, анда күбрәк прозаик әсәрләре тупланган. Ләкин Гадел Кутуйның шагыйрь булуы да бәхәссез, әлбәттә. Аның поэтик әсәрләре тиешенчә өйрәнелмәгән һәм тупланмаган әле. Кутуй иҗатының үсү этапларын күрсәткән шигырь һәм поэмалары тулырак бирелергә хаклы, дип беләбез. Кызганычка каршы, җыентыкны төзүче иптәш моңа җитәрлек игътибар бирмәгән, нигездә соңгы елларда язылган шигырьләрен генә җыентыкка керткән. Шулай ук Кутуйның уңышлы пьесалары («Җавап», «Шатлык җыры»), «Рөстәм маҗаралары» повесте һәм пң яхшы публицистик хезмәтләре дә җыентыкка керми калганнар. Безнеңчә, бу эшне киләчәккә калдырмыйча, китапның күләме зураюдан курыкмыйча, шушы җыентыкка туплау яхшырак булган булыр иде. Хәзерге «Сайланма әсәрләр» китабы исә бап гына иҗат мирасын калдырган популяр бер язучыбызның тулы иҗатын чагылдырудан ерак тора. Кутуйның сугыш елларында язылып, төрле фронт матбугатында (русча һәм татарча) басылган әсәрләрен дә тулырак җыясы бар әле. «Сайланма ‘ әсәрләр»гә боларның бер өлеше генә кергән. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, гомумән бездә язучыларның тулы җыелмасын хәзерләү һәм бастырып чыгару билгеле бер юлга, системага салынмаган. Бу бик әһәмиятле эшкә тиешенчә бәя биреп бетермәү яши дисәк тә ялгыш булмас. Хәтта бит Г. Тукай, М. Га- фури һәм Ш. Камал әсәрләренең
97 
 
 
тулы басмасы да әллә ничә еллар буена сузылып килә. Мондый сүлпәнлекне, игътибарсызлыкны бетерергә вакыт инде. Сүз бит тарих өчен чыгару турында гына бармый, хәзерге укучылар массасының хак- лц сорауларын, таләпләрен лаеклы дәрәҗәдә үтәү турында бара. I. Кутуйның «Сайланма әсәрләре», тулы булмавына карамастан, әлбәттә, бик кирәкле китап. Укучылар аны зур канәгатьләнү белән укыячаклар. Җыентыкка язучының тормыш һәм иҗат юлы турында Гази Кашшаф иптәшнең кереш мәкаләсе урнаштырылган. Мәкаләдә Г. Кутуйның иҗатына киң генә характеристика бирелгән. Мәкалә язучының иҗаты белән тулырак танышуда укучыларга яхшы ярдәм итәчәк. Аерым уңышсыз формулировкаларны искә алмаганда, мәкалә җиңел тел белән язылган. Уңышсыз формулировкалардан түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән: «Соңыннан, совет әдәбиятының асыл' методы табылып, — социалистик реализм совет язучы- ларының төп методлары буларак | кабул ителгәч»... 
 Мондый формада әйтү социалистик реализм методы турында укучыда ялгыш фикер калдыруы ихтимал. Авторның төп фикере «табылу», «кабул итү» булмаса кирәк. Социалистик реализм методы соңыннан гына, Кутуйның «футуристлыгын» ташлаган елларда гына тумаган икәнлеге һәркайсы- бызга билгеле. Социалистик реализм методы М. Горькийның революциягә кадәрге иҗатында ук билгеләнә башлый инде, совет чорында ул киң үсеп, формалашып өлгерә һәм совет язучыларының төп иҗат методы була. Шуңа күрә Кутуй иҗат иткән елларда ук инде бу метод бар иде. Гази Кашшаф иптәш кереш мәкаләдә Кутуй иҗатына объектив дөрес бәя бирергә омтылган һәм кыйммәте булган уңышлы хезмәт тудырган. Кутуй иҗаты турында бу тулырак белешмә бирүче беренче тәҗрибә дияргә кирәк. Билгеле, бәхәсле һәм ачыкланырга тиеш урымнар булыр әле. Тирәнрәк өйрәнү киләчәктә дә дәвам итәргә тиеш. 
X