Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ФӘРХАД ҺСМ ШИРИН"


 Кешелек дөньясы мең еллар буе бәхетле тормыш турында хыял иткән, шул тормышка ничек ирешүнең юллары турында фикер йөрткән. Халыкның бәхете, аның кояшлы көне кешеләрнең аңында һәрзаман хезмәткә, табигать көчләрен җиңүгә һәм тираннар золымыннан котылуга бәйле рәвештә гәүдәләнгәннәр. Халык иҗат иткән легендаларның, әкиятләрнең тамырлары менә шуңар барып тоташалар. Тормышның мәгънәсе халык бәхете өчен көрәштә дип аңлаган даһи гуманистлар исә шул легендалар нигезендә үзләренең мәңге үлхмәс бөек әсәрләрен язып калдырганнар. Бу язучыларның дөньяга карашлары үз чорларындагы иҗтимагый тормыш шартлары белән чикләнгән булу нәтиҗәсендә алар кара тормыштан котылу юлларын күрсәтә алмаганнар, ләкин алар халык бәхете өчен янганнар һәм үзләренең әсәрләрендә халыкның якты көнгә омтылуын чагылдырганнар. Шушы елның май аенда тантаналы рәвештә биш йөз еллык юбилее                      §§ Алишер Нәваи «Фәрһад һәм Ширин». Ә. Исхак тәрҗемәсе. Редакторы С. Хәким. 282 бит. Бәясе 18 сум, Татгоспздат, 1948 ел. үткәрелгән Алишер Нәваинен, «Фәрһад һәм Ширин» поэмасы менә шундый әсәрләр җөмләсенә керә. Бу поэма Нәваи иҗатында аеруча бер урын тотучы «Хәмсә» («Бишлек») китабындагы биш әсәрнең берсе һәм иң зүрысы, иң күренеклесе. VII-X йөзләрдә халык 
102 
 
 
арасында таралган Хөсрәү һәм Ширин легендасы Нәваига үзенең даһи әсәрен язу өчен материал биргән. Бу легенда нигезендә беренче поэманы X йөздә Фирдәүси язган, аннары, ХП йөздә Низами «Хөсрәү һәм Ширин» поэмасын иҗат иткән. Низамига ияреп, йөзләрчә шагыйрьләр шул ук темада поэмалар биргәннәр. Алишер Нәваи үзенең поэмасында, тышкы күренештә, Низамига иярсә дә, чынында ул гасырлар үткән саен яктырак балкый барган бөтенләй яңа бер әсәр барлыкка китерә. Поэманың төп герое итеп, ул Фәрһадны ала. Фәрһад кечкенә бала чагыннан ук зур зирәклек белән дан чыгара, тырышып белем ала. Галимнәргә генә билгеле булган' серләрне Фәрһад искиткеч бер тизлек белән үзләштерә, төрле һөнәрләргә өйрәнә һәм хезмәт сөюче бер егет булып үсә. Хезмәт ияләренең читен тормышы аның йөрәген әрнетә, ул авыр хезмәтне җиңеләйтү юлларын өйрәнә, таштауларны җиңел ярып, арыклардан сулар үткәрү өчен тиңдәшсез бер кәйлә хәзерли. Шаһзадә Фәрһад шатлык рәхәтләреннән ваз кичеп, авыр хезмәттәге ташчылар янына килә һәм аларга дус була. Үзенең пычпак теләкләренә ирешү юлында һичбер төрле явызлыктан баш тартмый торган Хөсрәү патшага кереп, ул болан ди: Масаясың шушы шаһлык белән син, Минем алдымда ул туфрак белән тиң. Бер эш зур дан ’ китерсә патшаларга, Карар тик чирканып ярлы аңарга. Ярлыларны чиркандыра торган данның Фәрһадкә кирәге юк, чөнки бу дан гөнаһсызларның канын коюга нигезләнгән: Ачу кылычын чыгарган чакта шаһлар, /Кинаятьче саналыр бигөнаһлар. Фәрһадның йөрәге бигөнаһлар (гөнаһсызлар) канын коюга риза түгел. Шуңар күрә дә ул ярлылар ягында. Аның әрмән кызы Ширингә булган саф мәхәббәте һәм Әрмән- стан иленә барып, канал казучы ташчыларга ярдәм итүе поэма аг> торының — моннан биш йөз ел элек яшәгән Нәваииең бөек бер гуманисг булганлыгын күрсәтәләр. Дөрес, поэма «бәхетле» рәвештә тәмам булмый. Кансыз һәм бозык, алдакчы һәм куркак 
Хөсрәүнең кабахәт чаралар куллануы нәтижәсепд ; Фәрһад, үзенең теләгенә ирешмәс-' тән, үлә, һәм шуның хәсрәтеннән Ширин дә үлә. Ләкин бу — өстән караганда гына җиңелү булып күренергә мөмкин. Чынында исә без монда саф мәхәббәтнең һәм кара көчләргә баш ияргә теләмәгән мәгърур йөоәкнең тантанасын күрәбез. Шул ук - вакытта Нәваи Хөсрәүнең хурлыклы үлем белән (үз улы кулыннан) үтерелүен тасвирлап, явызлыкның өстен чыга алмавын чагылдыра. Хөсрәүгә дә, аның улы Шируяга да кол һәм курчак булырга теләмәгән гүзәл кыз Ширин образы бөтен дөнья әдәбияты хәзинәсендәге иң якты образларның берсе. Ширин — үзенең сөйгәне Фәрһад шикелле үк бәхеткә омтыла һәм ул чын бәхетне шаһлык назларында түгел, бәлки саф мәхәббәттә һәм гадел тормышта дип аңлый. Фәрһадны оста бер ташчы дип белгәне хәлдә, аңар гашыйк була һәм, Хөсрәүнең матур вәгъдәләренә алданып, үзенең бу гыйш- кыннан ваз кичми. «Гашыйклык, чөнки, үзгә, шаһлык үзгә» ди ул. Шул рәвешчә Нәваи Ширин образы аркылы да үзенең гуманистлык идеяләрен алга сөрә һәм урта йөзләрнең Көнбатыш Европа әдәбиятларындагы иң күренекле хатын-кыз .образлары белән чагыштырганда күп дәрәҗә яктыра:; янган бер йолдыз белән әдәбият күген бизи. Татгосиздат тарафыннан «Фәрһад һәм Ширин» поэмасының татар телендә чыгарылуы шатлыклы бер хәл. Поэманың тәрҗемәчесе шагыйрь Әхмәт Ис^ак та, тәрҗемәнең редакторы шагыйрь Сибгать Хәким дә. әсәрне татар укучысына җиткерү юлында зур хезмәт куйганнар, һәм, без, бер дә шикләнмичә: әдәбият хәзинәбезгә яңа бер байлык өстәлде, дип әйтә алабыз. Тәрҗемәиең турыдан-туры үзбәкчә оригиналы буенча эшләнүе әсәр
103 
 
 
лен. шигъри үзенчәлекләрен сакларга киң мөмкинлек биргән. Шуның белән бергә тәрҗемәче оригиналга сукыр рәвештә иярмәгән. Алай эшләгәндә, тәрҗемәнең татарча шигырь булып яңгырамавы мөмкин иде. Бәхеткә каршы без моны күрмибез. Тәрҗемә үзенең күпчелек өлешендә җиңел агышлы телдә язылган чын татарча шигырь булып укыла. Шул ук вакытта тәрҗемәдә очрый торган кимчелекләр, кытыршылыклар тәрҗемәченең әле үз мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланып җитмәгәнлеген дә күрсәтәләр. Бу кимчелекләр түбәндәгеләргә кайтып калалар: Тәрҗемәдә ритм аксаган, димәк, музыкальлек югалган юллар очраш- тыргалый. Кайчагында бер үк сүзне кирәксезгә кат-кат куллану нәтиҗәсендә шигырьнең художество 'көче кимеп кала. Мәсәлән: «Кыенлык күп моны ачканга ләкин, Газап ул тәнгә ләкин, җанга ләкин» (54 бит). юлларын һич тә сүз осталыгының үрнәге дип әйтеп булмый. 119 биттә беррәттән өч юл «аннан» сүзе белән тәмам була. Ә кайчагында тәрҗемәче бер үк мәгънәне кирәксезгә ике тапкыр әйтә: «Пәрийөз һәм Бану, үтми озак та, Тиз үк Фәрһадка белгертте бу хакта» (175 бит). «Үтми озак та» дигәннән соң «тиз үк» нең артык икәнлеге, мәгънәгә бер нәрсә дә өстәмәве ачык күренеп тора. «Шунда — каршысында» яки «шунда — барчасын да», «Фәрһад — шат» кебек рифмаларның үтә күп кабатлануларын да тәрҗемәнең кимчелекләреннән санарга туры килә. Тәрҗемәче алмашларны кайчагында бик еш һәм уңышсыз куллана. «Барып аның, сорады аннан атын» (176) шуңа үрнәк була ала. «Сорашты аннан ул Фәрһад турында, Сөйләп ул бирде белгәнен барын да» дигәндә (135), беренче «ул»ның Ширин, икенче «ул»ның Шапур икәнлеге чама белән генә аңлашыла. «Анарга», «моңарга», «шуңар- га» кебек сүзләрне дә еш куллануның кирәге юк, чөнки, «аңарга» сүзе рифма өчен җайлы булса да, аның «га» сы бөтенләй артык бит: «аңар» яки «аңа» дисәң дә, бер дә киметмичә, нәкъ шул мәгънәне бирә. Күп еллардан бирле үсеп, эшләнеп килгән әдәби телебез бар. Тукай безгә халыкның сөйләшү теле нигезендә, чын 
халыкчанлык нигезендә әдәби телне алга җибәрүнең, аны баетуның сокландыргыч үрнәкләрен калдырды. Бөек рус халкының чиксез бай культурасын, поэзиясен татар культурасы, татар поэзиясе өчен яшәү чишмәсе дип санаган Тукай телебезне үстерү өлкәсендә дә бөтен дөньядагы иң бай рус теле тәҗрибәсеннән кыю рәвештә файдаланды. Безнең илдә формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культураның чәчәк атуы әдәби телнең үсешен дә бик нык тизләтте. Шул җөмләдән тәрҗемәче теленең эшләнеше дә революциядән элекке хәл белән чагыштырылмаслык дәрәҗәдә алга китте. Телнең үсеше туктап, туңып калырга мөмкин түгел, ул һаман да дәвам итә, шушы процесста һәрбер язучы һәм тәрҗемәче үзенең хезмәте белән күпмедер дәрәҗәдә катнаша, телгә яңа байлыклар өсти, яңалыклар кертә. Ләкин бу яңалыклар (яңа сүзләр, яңа тәгъбирләр, сурәтләү чараларындагы яңа алымнар) халыкчанлык нигезендә булырга һәм татар теле грамматикасының элементар таләпләренә җавап бирергә тиешләр. Тикшерелә торган тәрҗемәдә без менә шул таләпләрне бозу һәм сүзләрне урынсыз куллану фактларын очратабыз. «Вакыт картлыкка җиткәчтен басарга, Ата итте мине урынбасарга» юллары (47) татарча шигырь булып яңгырамый, — инверсия артык авыр, татар телендә «картлыкка басу» дигән тәгъбир үзе юк. «Агу йоттым, әгәр капсам да мин бал» юлы да (46 бит) уңышлы түгел. «Капсам да» дигәч, «әгәр» бөтенләй кирәксез булып кала. /Мондый «әгәр 
104 
 
 
булса да», «әгәр әйләнсә дә», «әгәр кылса да» кебек тәгъбирләр еш кына ‘очрыйлар. «Юятыннан батып күп тиргә гаять, Барып җитте арыкка ул, ниһаять» юллары да (138 бит) шактый сәер яңгырый. «Гаять» нең «ниһаять» кә рифма өчен генә алынганлыгы күренеп тора. Инверсия дөрес кулланылмаган. «Гаять күп тиргә бату» яки «күп тиргә бату» дип сөйләү, гомумән, юк. Халыктагы «тиргә бату» дигән образлы тәгъбирне төссезләндерә генә ул. Татар телендә бик җыйнак әйтелгән иксез-чиксез сүзләрен «чиксез һәм иксез» дип үзгәртүнең дә һич кирәге юк. Шулай ук «дәһшәткә калып» (111), «гаҗәплек күп?? (133), «чиксез аерылу» (207), «яка- сьш ярырга» (218), «әрмән атлы ил» (275) дип сөйләмиләр. Мондый кытыршылыкларны бетерүгә ныграк 
игътибар ителгән булса, тәрҗемәнең сыйфаты тагын да яхшырак булыр иде. Бу мәкалә тәрҗемәгә тулы анализ бирүне теләк итеп алмаганга күрә, без тәрҗемәиең уңышлы якларын да, аның җитешсезлекләрсн*** дә җентекләп, озаклап тикшермәдек. Югарыда әйтүебезчә, «Фәрһад һәм Ширин» тәрҗемәсен биреп, Әхмәт Исхак әдәбиятыбызга зур бер яна хезмәт күрсәткән. Художник Лотфулла Фәттахов китапны уңышлы рәсемнәр белән бизәгән, Татгоснз- дат матур бер китап бастырып чыгарган. (Тик «кәгазе дә яхшырак булсачы!» дип әйтәсе килә). Көнчыгыштагы совет халыкларының шагыйрьләреннән зур тәрҗемәләр бирелгәне юк иде әле. Бу — беренче һәм уңышлы адым.