Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ҖЫЕНТЫК

* Яшь язучының беренче җыентыгы дөньяга чыгу — ул һәр яктан дулкынландыра торган хәл. Бердән, ул аның шатлыгы, бәйрәме булса, икенчедән, ул аның өлгергәнлеккә имтихан тотуы, зур, җаваплы эшкә керешүенең беренче күрсәткече. Шуның өчен яшь автор үзенең беренче җыентыгын матбугатка хәзерләгәндә аеруча җаваплылык сизәргә, үзенә үзе каты тәнкыйтьче булып, әсәрләренең иң яхшыларын гына, үз йөрәгенә якын булганнарын һәм җәмәгатьчелек эчендә җылы каршыланганнарын гына сай- 
♦ «Сүтмәс яшьлек» М. Хөсәен — шигырьләре. Редакторы М. Максуд. Татго- с из дат. 1948. ларга тиеш. Аның беренче җыентыгын өстенә алган редактор исә, иң таләпчән өйрәтүче, авторга зур иҗат ярдәме күрсәтүче, аның тарафыннан сайланган әсәрләрне кат. кат «иләүче», төзәттерүче, яхшырттыручы булырга тиеш. Чөнки бу җаваплы эшкә яшь авторның әле үз көче, үз тәҗрибәсе генә җитмәве мөмкин. 
Безнең алдыбызда яшь шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең «Сүнмәс яшь. лек» исемле шигырьләр җыентыгы ята. Мәхмүт Хөсәен совет чынбарлыгында, совет мәктәпләрендә тәр. бияләисп үсеп, Бөек Ватан сугышын үткән егет. Аның үз җыентыгына «Сүнмәс яшьлек» исеме бирүе очраклы хәл түгел. Ул аны авыр юл
108 
 
 
ларны үтеп тә сүнмәгән, өзелмәгән, бәлки тагын да балкып киткән гүзәл яшьлеккә багышланган, һәм бу — бик урынлы. Яшь шагыйрьнең җыентыгы, сөекле юлбашчыбызга багышлаган шигырь белән ачыла. 
Синең исмең белән телем ачтым, Мәктәп бусагасын атладым. Егет булып жпттем, Солдат булып киттем. Дошманнардан илне сакладым. Спңа мең кат рәхмәт әйтеп тибә Йөрәгемнең һәрбер тамыры, Тау. урманнар аша җитсең сиңа. Яшьлек елларымның шат жыры. ди ул. Бу юллар көчле һәм ихлас күңел белән әйтелгәннәр. ■ Мәхмүт Хөсәеннең башта ук әйтелергә тиешле бер ягы бар: ул шигырьләрне мөмкин кадәр кысып, кыска итеп язарга тырыша. Бу бик мактаулы күренеш. Әлбәттә, шигырьдә «сүзләргә тарлык, фикергә киңлек» булырга тиеш. Аның менә бу шигыре бары өч строфадан гыйбарәт. Ләкин шулай да, ул анда кирәкле фикерне турылык һәм яшьлеккә хас дәртлелек белән әйтеп биргән. Җыентыкка кергән шигырьләр, формаль рәвештә бүленмәсәләр дә, тематик яктан ике кисәккә бүленә, ләр. Берсе — Бөек Ватан сугышы, икенчесе— сугыштан соңгы вакытны чагылдырырга тырыша. Фронт шигырьләре арасында «Ярың — уңган егет», «Гомерең якты нур», «Кан өчен кан», «Сержант сөйли», «Шинель», «Учак янында», «Алсу фронтта-, «Сугыш беткәч», «Сагынам», «йолдызлы кабер янында», «Батыр, лар кайта», «Керфек какма» исемендәге әсәрләр ярыйсы ук уңышлы итеп, дәрт белән, кайберләре зур, кайнар тойгы белән язылганнар. Аларның кайберләрендә яки аерым строфаларда фронт тормышының художник күзенә генә күренә торган үзенчәлекле күренешләре гәүдәләнә. Мәсәлән, «Ярың — уңган егет» дигән шигырен автор болай башлый: 
Әй, чибәр кыз! Ярың, сине сагынып, Окопларда гомер кичерә, Бомба чокырымда учак ягып. Котелокта бутка пешерә... Күрәсез, бу юлларның беренче яртысында автор солдатның сөйгәненә лирик пафос белән мөрәҗәгать, итсә, соңгы өлешендә ул тойгыларның нинди гади прозаик шартларда килеп чыгуын бер буяусыз-нисез генә әйтеп бирә. Бу юллар хәтта бер-беренә пародоксаль яңгыраган кебек тоелалар. Ләкин сугышның 
чынбарлыгы шундый. Шушы ук характердагы контраст юлларны «Учак янында» исемле шигырьдә дә очратабыз: 
йоклый таулар, күл, елгалар; Урманнар да тынганнар... 
дип, автор бертөрле романтик пафослы тон алса, шул ук строфаның соңгы ике юлында безне кинәт ул югарылыктан җиргә төшерә: 
Ә без авыр походтан соң Киптерәбез чолгаулар. Берәү сакал-мыек кыра. Берәү язып утыра, Берәү тәмәке көйрәтеп, Җыр сузарга тотына... 
ди ул. Теге романтик юлларның тәэсире бөтенләй югалып кала. Чөнки бу соңгы юллар безне солдатның әнә шул авыр походлы, чолгау киптерүле, күп мәшәкатьле, ләкин үзенә күрә матурлыгы, шатлыгы, уен-көлкесе дә булган сугыш тормышы эченә алңп кереп китәләр. Боларга тагын бер күренеш өстик: Яйчыгыннан махоркасын алып, — Трубкасын солдат тутыра, Мыекларын борып, кәефләнеп, Брустверга чыгып, утыра... («Сугыш беткәч»} Бу характерлы күренешләр шагыйрь күзе белән тотып алынганнар. Мәхмүт Хөсәеннең барлык шигырьләре дә диярлек туган илне- сөю, аны олылау^ патриотизм рухы белән сугарылганнар. Дошман җирләрендә йөргәндә, туган илне сагынып, ул болай ди: Походларны үткән, Яньчелеп беткән Котелогым белән Эльбадан Су алганда, сине, Агыйделем, Күз алдымда тотам мин һаман. Бу шигыре аның («Сңгынам») аеруча көч һәм туган илгә мәхәб
109 
 
 
'әәт белән язылган. «Керфек какма!» дигән шигырендә автор сугыштан соңгы чик сакчысын туган илне тагын да уяурак сакларга чакыра: чөнки сугышка кадәр безнең чиклә, ребез артында кабахәт фашизм торса, хәзер дөньяның яңа төс фашистлары — карг! көчләр көннән-көн ныграк шом, шаукым тараталар. М. Хөсәеннең сугыштан соңгы шигырьләре җиңү шатлыгына, яшьлеккә, колхоз кырларында уңыш •эчен көрәшкә, бишьеллыкны дүрттә тутыруга, Ленин, Киров исемнәренә һ. б. ларга багышланган. Болар арасында «Иркен сулыйм», «Яз», «Илләр гизәсез», «Вил», «Ямьле колхоз җирләре», «Яшүсмерләр тавышы», «Ике егет», «Илем кояш минем», «Җиңү хаты», «Туй җыры», «Китап» исемле шигырьләре шактый ук уңышлы, образлы итеп язылганнар. Бу шигырьләрдә бүгенге көннең рухы, пафосы бар. Мәгълүм ки, яшь язучыларның күбесе билгеле бер зур язучыга иярүчән, аның йогынтысында үсүчән булалар. Мәхмүт Хөсәен, башка күп кенә шагыйрьләрдә булып үткәнчә, Һади Такташ йогынтысы белән бара. Аның шигырьләрендә Такташ алымы белән язылган юллар, строфалар еш кына очрый. Алай гына да түгел, Такташның аерым образлары, геройлары М. Хөсәен шигырьләрендә яңадан яңгырыйлар. Мәсәлән, аның «Алсу фронтта» дигән шигыре моңа бик характерлы факт. Бу шигырь начар язылмаган. Монда Такташның «Үзе шаян, үзе усал, үзе усал түгел кебек шикелле» Алсуы, инде тәҗрибәле врач булып, фронтка килгән. Ул сугышчыларның дусты һәм аларның гомерләрен саклашучы буларак, үстерелеп, чын совет .интеллигенты итеп бирелгән. Яшь шагыйрь М. Хөсәеннең җыентыгында без таба алган уңышлы яклары менә шушылар. Җыентыкның кимчелекләре — алар күп һәм җитдиләр — башлыча ике төп моментка кайтып калалар: беренчесе— автор үзенең алган темаларын, гәрчә алар аңа бик таныш, бик якын булсалар да, бөтен тирәнлеге, тулылыгы белән тасвир итеп, гәүдәләндереп бирә алмавында. Икенчесе — аның шигъри көче, поэтик осталыгы, тел-образ байлыгы җитмәвендә. Мәсәлән, автор Бөек Ватан сугышында байтак нәрсәләр күрсә дә, шуларны шигырьләрендә тулы күренешле итеп, табигый буяулар белән тасвирлап, бөтен тирәнлеге белән бирә алмый әле. Менә 
аның «Туплар» дигән шигыре. Тулысынча күчереп үтик. 
Күз күрмәгән, колак ишетмәгән Авырлыклар байтак күрдек без. Эссе бөркеп торган туплар белән Дошман җирен оста сөрдек без. Озын юллар, Зур походлар үтте Солдат белән бергә туплар да, Җиңү кояшына кызу илтте Безнең туплар сипкән утлар да. 
Күрәсез, бу шигырь берәүне дә канәгатьләндерми. Болай гына итеп, бер дә артиллерист булмаган кешеләр дә яза ала, Ә. М. Хөсәен артиллерист булган. Җитмәсә шигырьнең соңгы ике юлы бер конкрет мәгънә дә бирми торган, бер шигъри матурлыгы да булмаган абстракт сүзләрдән гыйбарәт. Ә кая артилле. ристларның сугыш кызуында үз тупларын сазлар, елгалар аркылы җилкәләрендә алып чыгуы, расчетта актык кеше, актык снарядка хәтле сугышуы, дошман танкларын, ныгытмаларын җимерү, пехота белән бергә, хәтта аннан алда барулар, лафетларга утырып, кайчакта озын көпшәләргә атланып, җырлый-җыр- лый күченүләр һ. б.? Никадәр тәэсирләргә, күренешләргә бай тормыш берсе дә бу җыентыкта гәүдәләнми кала. Автор, үзе әйтүенчә, Ленинград оборонасында булган. Ленинградның бу чоры шул кадәр зур, характерлы һәм безнең әдәбиятта сурәтләнүе кирәк булган тема. Ләкин автор моны да кузгатмый. «Ленинград кызына», «Иркен сулыйм» исемле шигырьләрдә Ленинград, Нева ярлары фәкать коры бер фон булып кына телгә алыналар. Ә Ленинградның, шул вакыттагы яки җиңүдән соңгы эчке тормышына, эчке сулышына автор кагылмый. Дөрес, беренче шигырьдә:
110 
 
 
— «Без исән чак, ерткыч илбасарлар Ленинград аша үтәлмәс, Ничек кенә этләнмәсен Гитлер, Безне ялчы һәм кол итәлмәс!» дигән сүзләр языла. Ләкин болар бит әле коры декларатив сүзләр генә. Менә шул декларатив вәгъдәнең тормышта ничек үтәлүен күрәсе килә безнең. Ул юк. Бу шигырьгә кагылгач, аның әдәби эшләнеше, йомшак, өйрәнчекләрчә булуын да әйтергә туры килә. Шагыйрь (яки шигырьнең герое), сөйгәне белән парк эчендә болан саубуллаша: — «Бәгырь алмам, хуш, Фатыймам!» —• дидем, Күккә сузып нәфрәт кылычын. Тормышта кешеләр болай булмыйлар бит. Бу соңгы юлны укыгач, ирексездән, сәхнәдәге оперетта герое, яки, «ханым»лары алдында тезләнеп шпага үбә торган борынгы көлке рыцарьлар күз алдына килә. Икенче урында болай диелә: 
Кызыл йолдыз таккан береткаңны Хөрмәт белән кия идең син, Күк сакчысы — дустың зениткаңны Жаның белән сөя идең син. Яшь шагыйрь менә мондый ясалмалыкка, фальшка өйрәнмәсен иде. Безнең поэзиядә мондый күңелсез юллар очрый, ләкин М. Хөсәен ан- дыйлардан түгел, яхшырак өлгеләрдән үрнәк алсын, иде. Чөнки мондый юллар язып, поэзияне үстереп булмый. Җыентыкка кергән башка күп кенә шигырьләрдә дә шундый ясалма, төссез юллар еш очрыйлар. Бөек юлбашчыларыбыз В. И. Ленинга һәм С. М. Кировка багышланган «Ленин яши», «Бөек гражданин» шигырьләре дә уңышлы булып чыкмаганнар. Автор кадерле юлбашчыларыбызга карата иң көчле, образлы, ягымлы юллар табу урынына, ана кадәр бик күпләр тарафыннан әллә ничә кат әйтелгән гомуми трафаретларга бирелгән. «Бөек гражданин» шигыре бигрәк тә өйрәнчек, көчсез булып чыккан. Кировның большевиклык, кайгыр- тучанлык сыйфатын сурәтләр өчен автор кирәкле буяуларны таба алмаган: һәр рычагны кулы белән тотып, һәрбер винтны капшап карый ул, Зур валларның минутына күпме Әйләнүен үзе саный ул. 
Бу юллар бөек большевикка, Кировка хас якларны әйтеп бирә алмыйлар. 
Заводка гомерендә беренчг мәртәбә кергән кеше генә болаз итеп йөрүе мөмкин. Ә «зур валларның минутына күпме әйләнүе» — конструкция белән бергә үк туа ! Бу — авторның үзе белмәгән әйбер- • не С. М. Киров сыйфатына ябыштырып, аны эшчеләр, инженерлар i алдында уңайсыз бер хәлгә куюг. I булып чыккан. Бу — язасы әйберен, не яхшы белмичә тотыну бәласе. Алган темасын белмәү, ерып чыгг алмау М. Хөсәеннең башка шигырьләрендә дә күп. «Иртә» дигән шигырьдә автор авыл иртәсен тасвир- ; лый. Шигырь тыштан караганга шома гына бара. Авыл йокыдан уяна, иртүк торып, яшь киленнә; чишмәдән сулар ала, шуннан сок «таң әтәчләре кычкыра, күңелне назлый-иркәли сандугач тавышлары, кулларын уа-уа (ни өчен?) шук . балалар йөгерешә» һәм шул уква- * кытта инде: Басуларга халык агыла Гөрләшеп, урам буйлап, Бие п-җ ырлап, яшьләр үтә Тальян г а р ь м о н ь н а р у й нас . Бу шигырьне укыгач, ничәмә төрле сораулар туа! Бу — жәйнең кан вакыты? Урак өсте булса —ул чакта сандугач сайрыймы? Халык басуга сабан туе ясарга барамы, әллә эшкәме? Эшкә булса нигә алар, тальян гармоньнар уйнап., биеп йөриләр? һ. б. лар. «Шәйхи карт» дигән шигырьдә: Колхозчылар бер-бер артлы Трибунага басалар, Яуланган асыл җиңүнең (тел!) Сер-хикмәтен ачалар. Бу юллардан соң инде, чынлап та колхозчылар үзләренең югары уңыш тәжрибәсен сөйлиләр икән дип көтәсең. Ләкин шунда 72 яшьлек каравылчы Шәйхи карт сүз алып, үзенең кыскача биографиясен һәм игеннәрне саклавын әйтә дә, шигырь шуның белән тәмам була. Шулай итеп, без шигырьнең төп максатын белми 

 
 
калабыз. Шулай ук «Сине хезмәт көтә» дигән шигырьнең дә кем турында язылганы, нәрсә әйтергә теләгәне укучылар өчен ачылмый. Җыентыктагы җитди кимчелекләрдән тагын бер генә моментка тукталыйк: автор Такташтан өйрәнә дигән идек. Такташтан өйрәнү, аның уңай мотивларын үстерү — начар эш түгел. Ләкин сукыр рәвештә иярү, турыдан-туры аның алымнары белән мавыгу— авторны алга этәрмәячәк. Тац нурында чәчең тарый-тарый, Елмаясың Идел ярыннан, Тулган айга кичен карыйкарый, Хәбәр көтәсең син ярыңнан; («Көт, кадерлеме) Менә бу юллар Такташның «Урман кызын» искә төшерәләр. Такташның ул чор романтикасы өчен (1922) болай язу характерлы иде. Ә инде безнең заманда мондый реаль булмаган кешеләрне табып булмый. Таң нурында чәч тарап Идел ярында йөрүчеләр, йомшак итеп әйткәндә, бик сәер тоелалар. Без хушлаштык... Көннәр уздылар. Бәрелешләр һаман кыздылар; Кыздылар да Утлы камчы булып йөрәкләрдә эзләр сыздылар. («Ленинград кызына») Гөлзада һаман яктыга, Югарыга үрелә... («Гөлзадәның сөйгәне») Яшьлек! Кара урман кебек шаулый-шаулый, Син атлыйсың еллар таңына. ' («Сүнмәс яшьлек») И где хәзер мин картайдым бугай, Җылым качты төсле канымнан... (Шул ук шигырь). Бу юллар инде, турыдан-туры күчерүгә таба бара торган иярүнең иң күңелсез мисаллары. Ә * беренче җыентыгында ук «инде хәзер мин картайдым бугай» дип чыгу — бөтенләй көлке, кешегә ияреп, ясалма бер позага бирелү генә. Гомумән алганда М. Хөсәеннең рифмалары начар түгел. Ләкин арада менә мондый аксаклары да очрый: «Кайтырмын — әйтермен», «Ерак — йөрәк», «Мәхәббәт — һәм солдат», «Көчле — көчне». Бу рифмалар белән моннан кырык ел элек язып була иде, ләкин хәзер болар шагыйрьнең көчен күрсәтмиләр. Авторның тел байлыгы әле бик сай. Анда халыкчанлыктан бигрәк, китап-газета теле һәм аның төссез формасы күбрәк урын ала. 
Шуның өчен ул: «тиңдәше юк җиңү», «тиңсез җиңүләргә», «тиңсез матурлыгын», «тиңсез яшь күрәм», «тиңсез байлыкның» шикелле бер үк сүзләрне еш кабатлый, «күркәм уңыш алдыгыз», «көн җитте без сагынган», «Таң алдыннан тәмле төшләрдә» кебек дөрес булмаган җөмләләр куллана. Әлбәттә, китапның редакторы М. Максуд яшь авторга ныграк таләпләр куеп эш итсә, бу күңелсез кимчелекләрнең бик күбесе үз вакытында бетерелгән булыр иде. Кирәкмәс урында «яхшылык» күрсәтү, либераллык итү — автор өчен үкенечле нәтиҗәләр генә биргән. Ләкин, шушы зур кимчелекләренә дә карамастан, яшь фронтовик шагыйрьнең поэзия мәйданына килүе күңелле факт, аның җыентыгында булган кимчелекләрне генә түгел, уңышлы якларны да без киң итеп күрсәтеп үттек. Аның ул әсәрләрен укучылар яратып каршы алырлар дип уйлыйбыз. М. Хөсәен үз әсәрләренә үзе каты тәнкыйть белән карап, ул кимчелекләрне кабатламыйча, поэзия байлыгын тормышның эченнән чумырып альщ, һәм ашыкмыйча эшләп үсәргә, бездән бөек партиябез сораганча югары сыйфатлы әсәрләр иҗат итәргә тиеш.