ЗУР ГАИЛӘ
Ибраһим үзенең бабасын бөтенләй белми. Аның карт бабасы Нәҗметдин Ураскузин ул туганчы ук вафат булган. Аның турында бары якты истәлекләр генә калган. Нәҗметдин карт турында: ул «казна кешесе» булган, озак еллар гаскәрдә хезмәт иткән, аннары гомеренең ахырына кадәр заводта эшләгән, дип сөйлиләр. Ул яше олыгайганнан соң гына өйләнгән, чөнки «казна кешесе»нең өйләнергә хакы булмаган. Нәҗметдин карт турында янә бер истәлек сөйлиләр. Бу истәлек тора-бара күп санлы Ураскузин- нар буынының гаилә дастаны булып әверелгән. Нәҗметдин Ураскузин үз башына гаилә корырга мөмкинлек алгач, шәһәргә чыгып киткән икән. Ул талчукка барып, арзан гына бәягә матрац сатып алырга булган. Аның юлы уңган. Ул кыйбат бәя түләмичә, матрас сатып алып җайта. Кайта да бераз ял итәр өчен, аңа сузылып ята. Шунда ул матрац эчендә ниндидер кәгазьләр барын сизә. Матрацны сүтеп карасалар — акча. Бик күп акча була. Аларны матрац эченә кем тыккандыр, — ул кадәресен Нәҗметдин белә алмый. Ул бары, бу акчаларның кешенеке икәнен, аларны иясенә кире илтеп бирергә кирәклеген генә белә. Шуннан озак уйлап тормыйча, мат- рацын күтәреп, яңадан шәһәргә китә. Ләкин талчукта матрацны саткан кешене таба алмый. Шуннан ул губернатор йортына юнәлә. — Бик кирәкле йомышым бар, зинһар кертә күрегез, — дип инәлә . ул сакчыларга. Сакчылар аңардан көләләр һәм аны капка төбеннән куалар. Нәҗметдин китми. Ул һаман инәлә. Шуннан бер офицер чыга да, бу картка монда ни кирәк? дип сорый. Нәҗметдин аңа үзенең талчуктан матрац алуын, ә матрац эчендә акча табылуын сөйләп бирә. — Монда китереп дөрес эшләгәнсең, бабай, — ди офицер һәм Нәҗметдин китергән матрацны алып калып, аңа биш сум акча биреп җибәрә. Шуннан соң күп еллар үтә. Ләкин Нәҗметдин бабайның гаделлекле булуы турындагы бу хикәя онытылмый. Ураскузиннар аны буыннан буынга тапшырып киләләр... Бала чагында ‘Ибраһим мәктәптә укый. Өч сыйныфны бетергәч, әтисе Шәрәфетдин аңа әйтеп куя: — Улым, ди, мин бай кеше түгел, акчамны санап торырга укы
G, ,С. Ә". № 6 81
мышлы кеше кирәк түгел. Синё, улым, эшкә урнаштырырга кирәк булыр. Икенче көнне аны әтисе фабрикант Алафузовның итек мастерскоена җитәкләп алып бара. Унөч яшьлек малай биредә, беренче тапкыр, фабрикантка эшләүче бик күп кешеләрне күрә. Аларның хезмәтләре авыр, үзләре интегеп беткәннәр. Изелгән, мыскыл ителгән бу кешеләр үзләренең ачуларын бүтәннәрдән алырга тырышалар, «янган йөрәкне басар» өчен аракы эчәләр. Беренче көндә үк малайга җикеренәләр, иләмсез кушаматлар белән кычкыралар, сугып та җибәрәләр. Ибраһим түзми, бер атнадан соң фабрикадан кача. —- Мнн анда бармыйм, эшләмим! — ди ул әтисенә. Аньщ тавышы кыю була һәм әтисе аңа каршы килә алмый. Озак та үтми әтисе аны Печән базарына алып бара һәм бер пекарняга утын яручыга булышчы итеп бирә. Көндез малай утын яручыга булыша, пекарняга утын ташый, кичен аны пекарня эченә бикләп китәләр. Ялгызлык малайны бик тиз туйдыра. Ул пычрак тәрәзә пыяласына капланып, күрше йортның ишек алдында малайларның йөгерешеп уйнауларына озак- озак карап тора һәм күңеле тулып киткәч, әкрен генә елый. Бер айдан соң Ибраһим пекарнядан да кача. Ул өенә кайтып кергәндә әтисе эштә була. — Әни, әтигә әйт инде, ачуланмасын,— дип ялвара Ибраһим әнисенә. Әтисе эштән кайткач, улына бик каты бәрелә. — Тагын качтыңмыни, юньсез малай! Эшлисең килмимени? Үзеңә, дә, кешеләргә дә файдаң юк. Нишләтим инде мин сине? — Әти, син мине төрмәгә бирмә. Анда мине йозак белән бикләп тоталар. Өйдә бөтен эшне эшләрмен: җиләккә барырмын, гөмбәгә барырмын, утынга йөрермен. Шулай да атаның ачуы басыл>- мый. Ул, кулларын аркасына куеп, бер туктаусыз идән буйлап йөренә. «Кыйный !>Я— дип уйлый малай һәм караңгы почмакка сыена. — Җә, җитәр инде атасы сиңа,- болай ярсырга, — ди әнисе улын яклап. — Ичмасам, син кыерсытма инде аны... Ачка үлмәс әле. Атасы кулын селкә дә, итек тегәргә утыра. Балалары күп аның. Шуңа күрә, эштән өйгә кайткач та ял итми, төннәр буенча үзенең бай хуҗасына читек
кәвешләр тегә. Шәрәфетдин оста мастер була. Ул теккән читек-кәвешләр нык булалар, нәфис булалар һәм бик тиз сатылалар. Тик аның үзенә генә файдасы аз тия — файда бай кесәсенә керә. Бер үзе эшләп гаиләсен туйдыра алмагач, Шәрәфетдин хатыны Хөб- биңисаны да эшкә куша. Ул да байга эшли башлый. Төрле төстәге җепләр белән читекләргә тамбур ясый. Унике сәгатьлек эш көне өчен бай аңа биш тиен түли. Шәрәфетдин абзыйның өлкән балалары да тик ятмыйлар. Алар иртән иртә үк торып, гөмбәгә, җиләккә китәләр, ә көн урталарына кайтып та өлгерәләр. Тормышлар бик кыенга килә башлагач, Шәрәфетдин өлкән улы Ибраһимны ияртеп, яңадан Печән базарына, үзенең хуҗасы Җам а ли Галиев катына бара. — Менә, бай абзый, малайны эшкә билгелисе иде, — ди ул. Бай малайны баштан-аяк карап чыга да, сакал астын кашып ала: — Юк, шул, кем Шәрәфи, миндә андый мәгъкуль эш юк. Син үзең яхшы кеше, беләм, итек-кәвешне дә оста тегәсең. Синең өчен, Гали әфәнде Медведев белән генә сөйләшеп карасам. Бәлки, аңа кибеткә йомышчы малай кирәктер. Бер атнадан соң әтисе Ибраһимны галантерия белән сату итүче Гали Медведевларга илтә. — Кайда торасыз? — дип сорый бай. — Бистәдә... — Ай, бистәдән булгач, миңа кирәкми. Анда разбойниклар, башкисәрләр генә яши. Юк, юк, аннан бер генә малайны да кибетемә аяк бастырасым юк. — Бистәдә дә, бай, төрле кегиа бар. Сынап карагыз..., — ди ата калтыранып.
ъ2
Бай уйлап тора, тора да: — Ярар алайса» якшәмбегә килсен, — ди. Бер атнадан соц килешү була. Әтисе Ибраһимны байга өч елга бирә. Ашау-эчү байдан. Эшкә өйрәнү — малайдан. Менә шулай Ибраһим Ураскузин Казан бае* Гали Медведевның га- лантерпя кибетендә эшли башлый. Аңа щетка тоттыралар һәм кибетне себерергә кушалар. Шуннан соң ул чәй кайнатырга, приказчикларга аш илтергә һәм тагын әллә нихәтле эшләр эшләргә тиеш була. Кибетне җыештырган • чагында, идәндә, Ибраһим күп мәртәбәләр акча таба. Башта бакыр тиеннәр була, аннары көмеш, ә соңыннан кәгазь акчалар очрый. Ибраһим тапкан бер акчасын хуҗага илтеп бирә. — Берәрсе төшергәндер, рәхмәт китереп биргән өчен. — ди бай. Б.ары соңыннан гына Ибраһим белеп ала: бай барлык малайларны шулай, юри акча төшереп, сыный. Сынауны үти алмаганнарны шунда ук куып чыгара икән.
Ләкин Ибраһим Ураскузин га- лантерияче дә, бакалеяче дә булып китми. 1916 нчы елның язында аны армиягә алалар һәм бер ай өйрәткәннән соң, фронтка озаталар. Яшь солдат окопларда утыра, солдат сохариларын кимерә. Үлем аны сагалап, баш очында гына йөри. Ибраһим хезмәт иткән полкның- командиры ниндидер бер немец фамилияле кеше була. Солдатлар аңа шикләнеп карый башлыйлар, чөнки полк әледән-әле немец ба- тареяларының уты астына барып керә. Шулай сугыша торгач, унҗиденче, елның башында Ибраһим яраланып, лазаретка эләгә. Көз көне ул заводка кайта һәм йөк ташучы булып эшли башлый. Ә берничә айдан соң, 1918 иче елның башында, үз ирке белән Кызыл Армиягә китә. Анардан үрнәк алып, Галиулла Мөслимов, Габдулла Галимов һәм башка эшчеләр дә үз теләкләре белән Кызыл Армиягә язылалар. Шул көннән башлап, Ибраһим Ураскузин үз юлыннан ышаныч белән, читкә борылмыйча бара. Ул кыска сроклы командный курсларны тәмамлый, партиягә керә. 1919 нчы елда Саратов губернасында йөргән Сапожков бандасын тар-мар итешүгә катнаша, аннары Врангельга каршы сугыша.
Гражданнар „сугышы беткәч, Ибраһим яңадан заводка кайта һәм яңадан йөк ташучы булып эшли башлый. Шулай 1921 иче, ачлык ел килеп җитә. Бер көнне Ибраһимны завкомга чакыралар. . — Син безнең үз кеше, фронтовик. Тәҗрибәң дә зур синең. Без сиңа ышанабыз һәм сиңа зур: җаваплы эш йөклибез: продотряд оештыр да, Семипалатинск өлкәсенә икмәк өчен бар. Хәлләр читен, эшчеләргә ярдәм кирәк, — диләр Ураскузпнга. Шулай итеп, Ибраһим ике йөз илле кораллы кешенең башлыгы булып, продовольствия фронтына чыгып китә. Б'у фронт, бүтән фронтларга караганда җиңелрәк булмый, киресенчә, кайчакта, хәтта авыррак та була. Биредә дошман эшне яшертен алып бара, төнлә" һөҗүм итә, ә көндез яңадан тыныч төс ала. Шуңа карамастан да отряд коллектив куйган бурычны үти, эшче гаиләләренә икмәк алып кайта. Соңыннан Ибраһим яңадан заводта: цехта, охранада, завод идарәсендә һәм ОГПУ органнарында эшли. Оператив заданиеие үтәгән чагында аны тагын бер тапкыр яралыйлар. Озак вакытлар дәваланырга туры килә. Аннары курсларда укый һәм яңадан, туган йорты булып әверелгән заводына кайта. 1936 нчы елда Ибраһимны партиянең район комитетына чакыралар һәм республиканың Верховный судына эшкә җибәрелүен әйтәләр. — Мина ул эш таныш түгел,— дип әйтеп карый Ибраһим. — Юк, — диләр аңа, — судта эшләр өчен академия бетерергә кирәк түгел, намуслы һәм совет властена бирелгән работник булыр
83
га кирәк. Ә без сине күп мәртәбәләр сынаганыбыз бар. Менә шулай Ибраһим Ураскузин Татарстан АССР ның Верховный суды члены булып китә. Бер үк вакытта ул укуын дәвам иттереп, юридик белем ала. 1941 иче елның. Октябренда ул- Хәрби трибунал члены булып, армиягә җибәрелә. Ураскузнннар гаиләсе Ибраһшм белән горурлана. Әгәр бер-бер җитди эш килеп чыкса, гаилә членнары да, якын кардәшләре дә Ибраһимга киңәшкә киләләр, аның сүзеннән чыкмыйлар. Ул аларның әтиләре урынына калган өлкән абыйлары. ‘ I I * * н , Яхшы туфракка эләккән яшь имән бик тиз арада үзенең тамырларын тирәнгә җибәрә, үзе югарыга, кояшка сузыла, тармаклары ныгыйлар, көчәяләр, тирәсенә яңа, яшь имәннәр чыга. Нәҗметдин Ураскузинпың. нәселе дә нәкъ менә шушы яхшы туфракка эләккән имән шикелле. Ул һаман үсә, зурая, җиргә ныграк басып тора башлый. Алар барысы да: өч пр туган, ике кыз туган, кияүләре, бер туган кардәшләренең кызлары, киленнәре барысы да бер заводта эшлиләр. Ибраһимның энесе Рәхим ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, заводта модельщик булып эшли. Икенче энесе Рәшит слесарьлык һөнәрен сайлый. Апасы Хәерниса заводта унҗиде ел эшләп, пенсиягә чыга. Сецелесе — Сара Шәрәфетдинова заводта унсигез ел буенча аппаратчица булып эшли. Бер туган кардәшләренең кызлары... хәер, алар турында соңыннан әйтербез. Әгәр дә Ураскузиннарның һәм аларның якын кардәшләренең заводта эшләгән хезмәт елларын бергә кушсаң, ике йөз елдан артып китә. Шул вакыт эчендә алар бер генә кисәтү дә алмаганнар! Аларның хезмәт юллары бары тик рәхмәтләр һәм бүләкләр белән генә бизәлгән. Тыныч вакытларда алар, Ватан өчен көчләрен кызганмый заводта эшләделәр, ә сугыш елларында, кулларына корал тотып., Ватанны саклар өчен күтәрелделәр. ... 1939 нчы елның соңгы айлары. Төньякта, Ленинград янында ак- финнар сугыш уты кабызып җибәрәләр. Кич белән Ибраһим янына энесе Рәшит килеп керә. — Абый, клубта иптәшләр фронтка
китәргә язылалар. /Линем дә барасьнм килә. Ничек киңәш итәсең?— дип сорый ул. — Бүтәннәр фронтка киткән чагында, егет кешегә өйдә утыру килешмәс. Барырга кирәк. Унсигезенче елда мин дә нәкъ синең кебек киттем, — дип киңәш бирә Ибраһим. Рәшит шунда ук клубка бара һәм үз ирке белән фронтка китәргә теләген белдереп, гариза яза. Соңыннан ул акфиннарга каршы сугышка катнаша, яралана, ә сәламәтләнгәч, заводка кайта. Бөек Ватан сугышу башлангач, Ураскузнннар нәселенең икенче атасы булып әверелгән Ибраһим, зур гаиләсен җыеп ала да болан ДИ: — Хәзер безнең барыбыз өчен дә эш күбәя. Сынатмагыз, нык торыгыз, Ураскузнннар! — ди. Өч агай-эне фронтка китәләр: Рәшит — Көньяк-көнбатыш фронтка, Рәхим — Калинин фронтына, Ибраһим Москва төбенә. Алар артыннан кыз кардәшләре, кара күзле Сара Хәсәпшина да фронтка китә. Калган хатын-кызлар барысы да заводта эшлиләр. Ул көннәрдә завод зур киеренкелек белән яши. Дошман һаман алга ыргыла. Аңа каршы торыр өчен фронт күбрәк техника, күбрәк сугыш продукциясе сорый. Ул арада заводтан, югары квалификацияле ирләр бер-бер артлы китеп торалар. Бөтен эш диярлек хатын- кызлар кулына кала. Картлыгы һәм сәламәтлегенең начарлыгы сәбәпле Хәерниса апа, 1944 иче елда пенсиягә Чыга. Ләкин ул эшсез утыра алмый, өйгә заводтан эш алып эшли башлый, көнлек нормасын ике тапкыр артык үтәп бара. Ә аннан да элегрәк ул үзенең кызлары Разия белән Гәүһәргә:
84
— Күз нурларым, сезгә заводка эшкә керергә туры килер, ахрысы. 'Фронтка, абыйларыгызга булышырга кирәк бит. Укуыгызны бераз кичектереп торырсыз, — ди. Разия белән Гәүһәр заводка эшкә керәләр. Ул чакта Разиягә бары ундүрт яшь була. %? Сугыш елларында совет кешеләре бары бер теләк белән — дошманны тизрәк тармар итү теләге белән генә яшәделәр. Тылда да, нәкъ фронттагыча, эшләр кызу иде. Кешеләр ялны да, йокыны да оныталар. Тылда да, фронттагы кебек, хезмәт гвардеецлары җитешә. Заводта фронт бригадасы дигән исем кертелә. Ул мактаулы исем бары тик ай саен икешәр норма үтәп килгән бригадаларга гына бирелә. Ураскузиннар нәселенең хатынкызлары, әлбәттә, фронт бригадаларының членнары булалар. " Беренче булып армиядән Ибраһим * кайта. • Элекке яралары һәм контузияләре аңа фронтта ахыргача калырга мөмкинлек бирмиләр. Аны, кешедән аеруча турылыклы һәм нык булуны сорый торган җаваплы урынга куялар. Илебездә карточкалар реформасы үткәрелгәнгә кадәр, Ибраһим заводта карточкалар бирү бюросына җитәкчелек итә. Ибраһим үз кардәшләренең производствода ничек эшләүләре белән һәрвакыт кызыксына, шулай ук фронтовиклар белән дә хатлар алыша, алар өчен борчыла. Аның бу борчылулары шул кадәр көчле һәм ихлас булалар ки, Рәшит хезмәт иткән частьның командованиесы, Ибраһимга, Рәшитнең атасы дип уйлап, аңа бик җылы хат язып җибәрә. Хатта, сәламнән һәм сәламәтлек теләүдән соң командир болай дигән: «... Сезнең аталык хисегезне һәм борчылуыгызны аңлыйм. Сезнең улыгыз Рәшит Ураскузин безнең частьта хезмәт итә. Ул исән-сау, үзенең Ватан алдындагы хәрби бурычын намус белән үти, үзенә йөкләнгән эшне яхшы башкара. Бу хезмәтләре өчен командование аңа рәхмәт белдерде һәм ’ рәсемгә төшереп, частебызның алдынгылары белән бергә, «Мактау тактасына» куйды. Сез, бүтән ата-аналар кебек, үз улыгыз белән горурлана аласыз. Аны шулай , тәрбияләп үстергән өчен, сезгә чын
күңелдән рәхмәт белдерәм. Аның киләчәктә дә үзенең ада-аналарына һәм Кызыл Армия сугышчысы дигән исемгә лаеклы булуына ышанам...» Хәрби часть командирының хатындагы бу «хата» очраклы булмый. Бу — тагын бер мәртәбә Ураскузиннар гаиләсенең бердәмлеген, ә өлкән абыйлары Ибраһимның ата урынында булуын күрсәтә. Бодистка Сара Хәсәншина үзенең часте белән Берлингача сугышчан юл үтә. Ул сугыштан кайткан чагында аның күкрәген Кызыл йолдыз ордены һәм медальләр бизәгән була. Рәхим Ураскузин да кайта. Сугышчылар тыныч хезмәткә керешәләр. Ибраһимны яңа, җаваплы эшкә күчерәләр — ул торак-комму- наль эшләрен алып бара. Рәшит мастер булып һәм цехның партия оешмасы секретаре булып хезмәт итә. Сара элемтәче булып эшли башлый... Фронттагыларныц да, тылда эшләгәннәрнең дә искә алырлык күп нәрсәләре бар. Ләкин Ураскузиннар тыйнак кешеләр, алар үзләре турында куп сөйләргә яратмыйлар. — Мин нәрсә... Әнә Рая Мөхәм- мәтҗанованы әйтсәң дә ярый,— диләр алар. Разия Мөхәммәтҗанованың чыннан да даны бөтен заводка яңгырый. Сугыш елларында укуын туктатып, фронтка булышыр өчен, заводка эшкә кергән бу яшь кыз, хәзер заводта иң атаклы стаха- новкаларның берсе. Моннан ел ярым элек аны яңа цехка күчереп, фрезер станогына беркеттеләр. Ул үзенең бу яңа һөнәрен бик тиз үзләштерде, һәм эштә үз стилен булдырды. Ике ел эчендә ул үзенең бишьеллык планын үтәде. Бу
күренекле хезмәте өчен Министр фрезеровщица Разия Мөхәммәтҗа- нованы сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллыкның социалистик ярыш отличнигы дигән значок белгән бүләкләде. Производствода бик яхшы эшләү белән бергә Разия, сугыш еллавында бүленеп калган укуын төгәлләргә* дә тырыша. Хәзер ул эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә укый. — Аннары инде техникумга керермен
дип торам, — ди ул. — Безгә бишьеллыкларны тормышка ашырыр өчен техниклар күп кирәк булачак. — Дөрес уйлыйсың, Рая, Урас- кузиннарча уйлыйсың, — ди аңа абыйсы Ибраһим. — Үз бәхетеңне., үз шатлыгыңны хезмәттән ал. Бу зур гаилә менә шулай яши, шулай уйлый...