Логотип Казан Утлары
Роман

ЯЗГЫ ҖИЛЛӘР 


(ТУГАН ИЛ) 

... Эшчеләр нәкъ менә бүген,, беренче май көнендә, табигать кышкы йокысыннан уянган чакта, урманнар һәм таулар яшеллек белән капланган, кырлар һәм болыннар чәчәкләр белән бизәлгән вакытта, кояш ныграк җылыта башлаган, һавада яңадан җанлану шатлыгы сизелгән, ә табигать биергә керешкән һәм зур шатлыкка чумган вакытта — алар нәкъ менә бүген, кычкырып һәм ачыктан- ачык, эшчеләр кешелек дөньясына яз һәм капитализм богауларыннан азатлык алып киләләр дип, ирек һәм социализм нигезендә эшчеләр дөньяны яңартырга тиешләр, дип бөтен дөньяга, әйтеп бирергә карар иттеләр.
I Әхтәм морзаның атасы Галкәй хуҗа Тигәнәле кешеләрен үзенең Оренбург имениесенә күчереп, аннан Мәкәрҗәдәге кияве Салихҗан купең Вәлишингә тапшырып, һичбер игелек күрмәгәч, тагын төп ояга кайтарган иде. Бик күпләр шул күченүдән таралып беттеләр. Илдә йөргән хәбәрләр буенча: аларның бер өлеше, бит-сын үзгәртеп, төрле заводларга урнашканнар. Бер ишләре, юл михнәтен күтәрә алмыйча, үлеп калганнар. Шуларның токымнары, Александр патша манифестыннан соң, җир даулап кайтсалар да, Галкәй хуҗа аларга почмагына сәмруг башлы мөһер сугылган борынгы кәгазьне генә күрсәткән: И. Сталин — Минем бабаларым биләгән җирләр... — дип язылган ди анда, — заманасында Болгар дәүләтендә базарбашы булган бабамыз Сәедти- гәнәй милке саналмыштыр. Соңыра 1623 нче елда ак 
падишаһ чар Михаил Федорович ярлыгы нлән тугызынчы бабамыз йомышлы татар Ишмөхәммәткә беркетелмештер. Аның атасы Хангильди морза, аның атасы Байтирәк князь, аның атасы хуҗа Әхмәт, аның атасы Сәлимгәрәй, аның атасы Сәедтигәнәй улып, шәһәри Болгар газыйлары нәселеннәндер. Тигәнәле авылы аның исеме белән аталмыш булса кирәк... Кыйбатка төшкән кәгазь бу һәм аның тарихы пичәмә ничә буыннарның язмышы өстендә, каргышлы сихер төсле, асылынып килә.  

 
 
Пугач кузгалган елны Галкәй хуҗаның бабасының атасы Габделмән түрә «фетнәчеләр эшен тикшерү комиссиясе»ндә тылмач булып эшли. Петр Федорович (Пугачов) яклы өяз татарларыннан бик күпләре аның кулыннан үтәләр. Сакал-мыек- лары җиткән, аяк-куллары богауланган бу ачулы кешеләргә ул кыс- ка-кыска сораулар биреп, шуларга барысының да язмышларын дар агачына яки зинданга илтүче әзер җавапны теркәп, әби патша офицеры секунд-майор Адашев карамагына озата бара иде. Озакка сузылган тикшерү эше төгәлләнеп килгәндә, аның янына иске мундирының бер җиңе буш салынып торучы берәүне кертәләр. Габделмән аңар гадәттәгечә коры гына: — Исемең? Атаң? Кайсы як? — дип эндәшергә хәзерләнеп, каурый каләмне зәгъфыран карасына манган арада, сынар куллы кешенең йөзендә ниндидер таныш чырай күреп, акырып җибәрә: — Эләктеңме, чулак? Ул аның, шуннан унбиш еллар элек рус армиясе сафында гаскәр хезмәтен үтәп кайткач, үзе төсле тынгысыз авылдашларын Пугач ягына ияртеп чыккан һәм: — Петр Феодрич кыр чирүе чаклы халык белән Казанны алмага килә! — дип хәбәр таратып, шул замандагы губернатор Брантны куркуга төшергән Тигәнәле крестьяны Зариф икәнлеген таный. Бу очрашуга озак та үтми, Әҗем мәхәлләсе шәкертләре бәет чыгаралар: — Тарих мең дә җиде йөз дә Җитмеш бишенче сәнәдә Зариф солдатны астылар Казанда — иске Бистәдә... 
Габделмән түрә әби патша фәрманнарын җиренә җиткереп үти һәм, үзен «Казан помещицасы» дип йөртүче императрица Екатерина тарафыннан «За верность, за его службу в 1774 году» медале белән бүләкләнә. Ләкин аңа барыбер тыныч яшәргә насыйп булмый — Тигәнәле крестьяннары шул ук елны аның имениесен яндыралар. Күпме гомер җыеп килгән җиһазлар көлгә әйләнәләр. Бары тик чуен сандыктагы җир кәгазьләре генә ут күздән имин калып, сиксән елдан артык онытылып ятканнан соң, тагын калкып чыгалар. Бу юлы ул кәгазьләрне Галкәй хуҗа кушуы буенча авыл халкына Александр 
патша манифестын укыр өчен җибәрелгән управляющий Эгерсь кулында күрәләр. Бабалары җиде еллык сугыш вакытында Пруссиядәге ояларыннан купкан һәм әби патша рөхсәте белән Волга буена килеп урнашкан немец юнкерлары нәселеннән иде ул Эгерсь. Рәсәйнең бәрәкәтле туфрагына авыз төрткән комсыз колонистлар бик тиз үрчегәннәр. Алар арасыннан, шундый ук килмешәк «әгел- чән», француз байлары белән бергәләп, Рәсәй базарында табыш бүлешкән алпавытлар, сарпинка һәм кызыл мал фабрикантлары, тимер- томыр заводларының, күмер шахталарының, балык промыслоларыныц хуҗалары җитешкән. Патша сараенда, армиядә, жандармериядә һәм башка урыннарда зур чинлы немец түрәләренең саны арта барган. Казан губернаторы фон Брант, Оренбург губернаторы Рейнсдорп, генерал Валленштейннар шул ук токымнан күтәрелгән чиновниклар иде. Эгерсь өчен дә, управляющийлык хезмәте — югарырак карьерага күтәрелү юлындагы бер баскыч кына. Хәзер үк инде ул үзен Галкәй хуҗа малларының ярты хуҗасы итеп исәпли һәм җир-су даулаучы Тигәнәле кешеләренә уч төбен кашып кына җавап кайтара: — Швайн — рай-пст! Баштарак әле манифестны, — азатлыкка чыгаручы закон дип, куанып каршылаучылар, Эгерсьның җавабын ишеткәч, барлык өметләрен өзәләр. Төрле яктан тавыш куба: — Нишләп безне үчекли ул? — Безгә уч төбен генә күрсәтә бит ул, ягъни, минем уч төбендә кайчан йон үсәр, шул чакта сезгә дә җир бирелер димәкче була. — Җирсез ниткән воля? Җирсез кайда бармак кирәк!..  

 
 
— Үзебезнең Рәсәй кешесеннән укытырга кирәк иде. — Бусы аның чын манифест та түгелдер әле. Губернаторга прошение языйк. Чын манифест соратып... Бу сүзләр Галкәй хуҗага ишетелгәч, ул кайчандыр үзе өчен яллап хаҗга җибәргән һәм карт кызына өйләндереп кияү ясаган Заһидулла мәхзумне Тигәнәлегә озата. Сүзне үгет-нәсихәттән башлый мәхзүм: — Урыс мужикларына ияреп, мөэминмөселман арасына нифак уты салмыйк, җәмәгать. Галкәй хуҗа әйтә: картайдым, ди. Кабер якасында торган көннәремдә бер изгелек эшләп, халыкны бәхилләтәсем килә. Алла ризалыгы өчен Тигәнә- ледә мәсҗет салдырып бирергә ниятем бар. Нәзер итеп йөз баш бүрәнә аерттым. Чана юлы өзелгәнче килеп алсыннар... — Бәракала... — Бирсен ходай... — Мәслихәт эш, — диләр картлар. Ләкин кайчандыр иске Бистәдә асылган гренадер Зарифка чыбык очы кардәш тиешле яшь тимерче Сәүбан бу агымны каршы якка борып җибәрә. — Дөнья эшенә катнашмау саваплырак булыр иде сиңа, хәзрәт. Синең эшең — ахирәт эше. Без бит биредә җир турында сүз алып барабыз. Мужик дип кыерсыта торган заманнар үтеп бара хәзер. /Мужик — илнең тоткасы. Әти мәрхүм служит иткән җирдәге адмирал шулай ди икән. Зур сүз ул мужик. Урыс ни дә, татар ни. Икесенә дә җир кирәк. Йөз бүрәнә имеш. Безгә ул урманы ' белән, җире белән бирсен. Башкалардан күп яшь булса да шундый өздереп, мәгънәле итеп сөйли ул. Кайбер сүзләрен, текә кыялар арасыннан кайтып яңгыраган тавыш төсле, кабатлап күтәреп алалар: — Дөрес сөйли кузнең! — Хак сүзең өчен рәхмәт, туганкай! Үз араларыннан шундый бер тәвәккәл йөрәкнең килеп чыгуын гына көткән Тигәнәле кешеләре, аяк терәп, җир сорыйлар. Икенче көнне Галкәй каенлыгында ундүрт авыл ның урысы-татары бергә җыела. Хәзер инде алар арасында тагын да кыюрак җанлы берәүнең — казна заводында эшләүче Петр Надеж- динның тавышы ишетелә: — Үзебезнең ил! Үзебезнең җир!—дип кырт кисеп әйтә ул.— Үлчәргә дә бүләргә. Кем моңар каршы, муен тамырын чап та өз! Патшадан полный .рөхсәт! ...Җир давы шулай кызып киткән 
көннәрдә, Тигәнәле уртасына мичәп җигелгән дүрт атлы кибитка килеп туктый. Инеш бозында шуып йөрүче малайлар берьюлы кычкырып җибәрәләр: — Морза килде! — Мор-за-а!.. Кемнәрдер, сарык көтүе мөңрәгән тавыш чыгарып, сәлам бирәләр. Кибитка ишеге ачылуга тәбәнәк буйлы ят кеше сикереп төшә. Аның башында жиз ореллы кара бүрек. Өстендә сары шнурлы күгелҗем шинель. Ул, үзенең үткен очлы борыны белән чукырга хәзерләнгән төсле, ысылдап кычкыра:' — Ос-сади назад! С-стоп на мес- сте! Бары тик чигүле сөлге өстенә салып икмәк-тоз китергән Хәбра картны гына кибитка янына җибәрәләр. Галкәй хуҗа, купшы сакалын бармаклары белән тарап, аның килеп җитүен көтеп ала да, бер кулын алга сузган килеш, кырын басып, бөтен халыкка ишеттерерлек көч белән, Хәбра картның авызына суга. — Ат азгыны тайга иярә, карт азгыны малайга иярә... Күрсәтермен мин сиңа җирне ничек үлчәргә! Читән артларына поскан хатын- кыз арасыннан кемдер, ачы итеп, инәлеп кычкыра: — Үтерә бит, ходаем. Аралагыз ичмасам мескенемне... Сәүбан, үзен тотып калырга тырышкан кулларын ике якка аерып, мәйдан уртасына атылып керә: — Кулың белән түгел, телең белән сөйләш, морза! Шул арада зират башыннан, җиңел чаналы Эгерська ияргән атлы стражниклар килеп җитәләр. Җыелган халыкны кар өстенә сузып салып суктыру башлана. Озакламый уртадан Хәбра картның үле гәүдә

 
 
сен сөйрәп чыгаралар. Кичке караңгы төшкәч егермеләп кешене, аяк кулларын бәйләп, өязгә озаталар. Сәүбан да шулар арасына эләгә. Атна-ун көн узгач аның Казан төрмәсеннән: — Итеккә барсам — ишек бикле, Тәрәзәгә барсам — тимерле... дип җыр аралаш язган хаты килә дә, барлык хәбәр-хәтер шуның белән өзелә. Берәүләр аны: — Надеждин белән икесен бер баганага асканнар,—дип сөйлиләр. Икенчеләре: — Себердә, тау тишкәндә, таш басып җан-тәслим кылган... —дип хәбәр тараталар. Бары тик ул киткәндә авырлы калган хатыны Мәликә генә аны кайчан да булса бер күрүенә өметен өзми. Атасы киткәч озакламый туган берекче баласы Мостафаны да ул еш кына: — Әтиең күчтәнәч алып кайтыр әле, — дип юата иде. Ләкин Сәүбан һаман кайтмый. Дөньялар да һаман тынычланмый. Тигәнәледәге кебек хәлләр Спас һәм башка өязләрдә дә кабатланалар. Бу вакытта Спас өязендә Казан алпавытларының 122 имениесе булып, алардагы крепостной ирләрнең генә саны да 23 меңнән артык иде. «Крепостной боендырыктан чыгучылар турындагы положение» килеп төшкәч, крестьяннар: — Воля турындагы законны укыгыз! — дип, управляющийларга, попларга, муллаларга мөрәҗәгать итәләр. Ләкин аларның укуы һичбер кемне канәгатьләндерми. Чөнки положениедә хәзер үк азатлыкка чыгару турында бер сүз дә әйтелми. Шуңар карамастан алпавыт Му- син-Пушкинның крепостной крестьяны Антон Петров шул ук положениене, крестьяннар теләгәнчә мәгънә чыгарып укып, аңлатып бирә. Бу хәбәр яшен тизлеге белән тирә-юньгә таралып, Антон янына — Бездна авылына дүрт меңләп кеше җыела. Сүз зурга китә. Алпавытлар: — Спас өязендә икенче Пугачов кузгалды, — дип, Казанга качалар. Казаннан ике рота солдат алын, граф Апраксин килә. Ләкин крестьяннар аңа Антонны тотып бирүдән баш тарталар. Шуннан соң, патшадан азатлык өмет итеп җыелган халык өстенә Апраксин солдатлары биш тапкыр залп бирәләр. Крестьяннар һаман әле бу атышның ч ы н л ы г ы н а ы ш а н м ы й ч а: — Нык торыгыз! Юрамалай гына куркыталар. Петровичны бирмибез! — дип кычкыралар. Мылтык уты көчәя. Авыл 
мәйданында илле бер кеше үтерелә... Күп санлы яраланучылар арасында шул ук көнне тагын илле җиде крестьян үлә. Антон бу ерткычлыкка түзә алмыйча, «Положение» басылган китапны баш өстенә күтәргән хәлдә, граф Апраксин каршына чыгып баса. Аны шунда ук богаулап Спас төрмәсенә җибәрәләр. Бу кузгалыш буенча Александр патшаның үзеннән фәрман килә: — Антон Петровны хәрби-кыр суды турындагы уложение буенча хөкем итәргә. Хөкем карарын шунда ук җиренә җиткерергә! Патша теләге үтәлә. 19 апрельдә Антон Петровны аталар. Граф Апраксин исә Владимир ордены белән бүләкләнә. Бу атыш еракларга яңгырый. Аны чит илдә яшәргә мәҗбүр булган атаклы язучы Герцен да ишетә. — Ми кайный, тамырлардагы кан ойый... — дип яза ул «Колокол»- да. — Мондый канэчкеч флигель- адъютант лар кайда тудылар икән? Мондый палачлар кайда тәрбияләнделәр икән? Шул дәрәжә явызлыкка ничек итеп өйрәттеләр икән аларны? ... Сез, бәхетсез туганнар... Сез шундый күп җәфа чиккән кешеләр... Ләкин коралсыз халыкка атучы па-е лачлар һәм алпавытлар Россиясе белән беркайчан да аралашмаган кешеләр, яңа дәртләр көнен — 12 апрельне, хәтерегездә нык саклагыз, йөрәкләрегезне ныгытыгыз һәм Бездна крестьяннарының үлгән чактагы авазларын истә тотыгыз: Ирек! Ирек!..» Бу хәсрәтләрнең ачысына ияләшеп беткәч кенә, көзге караңгы төннәрнең берсендә Сәүбан кайтып төшә. Өстендә кыска чикмән. Башында 

 
 
мескен бүрек. Сакал-мыеклар чигә чәчләренә тоташып үскәннәр. Ишектән керү белән ул, җилкәсендәге кабык әрҗәне сәкегә ташлый да, карлыгып әйтә: — Шөкер, бу көнне дә күрдек... 
Т I 
Хәзер инде аларның берсе дә юк. Александр патшаны үтерделәр. Галкәй хуҗа, кабер якасына якынлаштым дигәч, тагын утыз елга якын гомер сөреп, зур дәүләтеннән улы Әхтәмгә, кияүләре Салихҗан купец белән Заһидулла хәзрәткә өлеш чыгарып, Тигәнәледә мәчет салдырып, хаҗ сәфәренә киткән җирдән в i6a белән авырып үлде. Мәчет картларыннан кайберләре, аныц изге җирдә үлүен ишеткәч, элекке явызлыкларын кичереп: — Шәһит киткән мәрхүм... — дип күңелләре йомшарса да, Сәүбан: — Арбага таккач дегет чиләге дә хаҗга барыр, — дип үзенчә бәя бирде. Галкәй хуҗа малыннан үз паен аертып, 'Казан шәһәреннән ерак түгел генә урында пароходлар, баржалар төзәтүче мастерской корып җибәргән карт Эгерсьның үлеменә дә биш былтыр инде. «Утка янмас, суга батмас» дип телгә кергән Сәүбан да, бу елгы ачлыктан шешенеп, гүр иясе булды. Аның тугыз кашык күтәргән ишле йорты бер җәй эчендә яртысын югалтты. Түбә саламнары йолкынып, яртылаш җиргә иңгән бәләкәй өйдә нибарысы дүрт җан иясе: Мәликә апа белән улы Мостафа һәм төпчек кыз Нәсимә белән Рау- шана килен генә торып калдылар. 1891 нЧе ел аларны гына түгел, бөтен Тигәнәлене аяктан екты. Болан да «Шүрәле каргаган авыл», «Ябалак үлгән урын» дип даны чыккан һәм кырык тартмачылар да читләтеп кенә уза торган бу авылга хәзер инде Әхтәм бай үзе дә: — Биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян,— дип кенә карый башлады. II Рәшә челтәре җәйрәгән кырлар өстендә ялгыз тилгән оча. Көн шундый кызу: тирән ярыклар белән телгәләнгән туфракка басар хәл дә юк. Инеш буендагы талларга хәтле яфракларын коеп, сусызлыкка көйрәп утыралар. Кайчан гына әле йомшак каз үләне белән капланган яр буйлары да хәзер тап-такыр. 
Ерак чүлләрнең эссе сулышын алып килгән коры җилләр, әкияттәге пәри туен хәтерләтеп, иләмсез чиныйлар. Каядыр җиде юл чатларында тузан баганалары күтәрел өермәләр бөтерелә. Кырлар буенча йомарланып бүре уты тәгәри. Тын куыргыч тузанлы җил, ара- тирә шундый көчәеп китә, күк йөзе карындык белән томалап куйгандай караңгылана. Кояш исә, еракта- еракта, бөркү томан эчендәге маяк утына ошап, сүрән генә җемелди. Баштарак әле, эңгер-меңгер сәгатьләрендә, сыек төтенсыман аксыл болыт күрсәләр, явымга юрыйлар иде. Бара-тора ул юаныч та бетте. Атна-ун көн инде менә, узган барганны күпер янындагы сиртмәле кое суы белән искәртмәстән коендыру гадәте дә, җйр-су ырымлап яңгыр теләүләр дә тукталды. Хәзер инде нишләсәң дә соң, киләсе афәт килгән. Яз башыннан бирле дым әсәре күрмәгән басулардан кисәү исе аңкытып, ком бураны гына тузгый. Моңарчы ихлас күңелдән яңгыр намазы — «истиска» укып йөргән картлар да дөнья кайгысыннан ваз кичтеләр. Алар соңгы җомгада Заһидулла хаҗиның «Кыйссаи Роб- гузи» китабыннан укыган шомлы сүзләрен үз язмышларына юрап, һәрнәрсәдә ахырзаман билгесен генә күрә башладылар. — Мәләк әйтте,.— дип укыган ди ул.— Тәүбә, истигъфар кылың. Иман килтерәлең. Юныс ппгамбәрне табың. Эстәделәр, тапмадылар. Өч көннән йөзләре саргайды. Тәмугдан каһәр болытларын чыгардылар. Ир хатыннан, хатыннар угъланнаридан аерылып атлаштылар/ Шул заман бер аваз килде. Калебендә иман нуры булган бәндәләрем, агәһ булыгыз. Бу афәт күктән таш явуга, илдән бәракәт очуга, сурәт алмашынуга галәмәттер..  

 
 
Картының каберен зиярат итеп кайтышлый, бу сүзләрне ишеткән Мәликә апа да бик зур хафага төште. Аның күңелен: — Әдәми зат булып яшәп тә, ахыр көнемдә әллә кемгә әверелмә- сәм генә ярар иде, — дигән курку басты. Төшләрендә дә ул, адәмнән азган мәймүннәрне, явыз сихерченең әфсүне белән ташка әйләнеп каткан кешеләрне күреп, шомлана башлады. Тимерче алачыгы янында үзәкләре череп куышланган агач төпләре бар. Яз башы җитүгә аларны, кара төрткеле, кызыл канатлы бөҗәкләр сырып алалар. Халык телендә «тәти таракан» яки «камка» дип йөртелүче бу коңгыз кайчандыр Фатиха исемле бик матур хатын булган имеш. Азып-тузып йөри башлагач, иренең каргышы төшеп, шундый кыяфәткә кергән һәм тапкан балалары да камкага әйләнеп, үрчеп киткәннәр имеш. Бәләкәй чакта Мәликә УЛ КОҢГЫЗНЫ: — Камка! Ирең кайда? — дип үчекли һәм тегеләре шыбырдап ярыкларга качалар иде. Сурәт алмашыну турындагы хәбәрне ишеткәч тә аның күз алдына әнә шул тәти тараканнар килеп бастылар. Элек ул, җәйге челлә җитәрәк, балачага ияртеп, тау буендагы әрәмәлектән дару өчен «унҗиде сәгать үләне» җыеп кайта торган иде. Карты үлгәч, аңа да кул селтәде. Вакыты -җитепме, әллә болай хәл- сезлектән генәме, дүртенче көн инде /Ләликә апа бөтенләй аяктан калды. Раушана белән Нәсимә күршедәге Покровка авылына, Сәүбан картның әшнәсе Кузьма Михайлович янына, чыгып киткән аулак бер сәгать иде. — Бәхилләшик, улым, — диде Мәликә сүнеп барган тавыш белән. — Син эштән әйләнеп кайтканны көтә алмамдыр, ахыры. Киленнең кадерен бел. Нәсимәне ташлама... Мостафа аның баш астын рәтли төшеп, борчылып әйтте: — Авызыннан җил алсын. Ул ниткән сүз? Үләргә иртә әле, әнкәй. Әхтәм Морзалардан берәр эш хисабына, я булмаса әҗәткә бәрәңге алып булмасмы? Сорап карыйм булмаса... Мәликә куркынган чырай беләк аның кулларын тотты: — Куй, куй, балакаем. Сорау — сырхау, бирмәсә — үлем... Атаң мәрхүмнең дә башына шулар гына җитте. Иртә өзделәр гомерен бичарамның... Бусагаларына барыл йөз суыңны түккәнче, тыныч вөҗдан белән җан бирүең мең өлеш 
артык... Озак икеләнде Мостафа. Ахырында: — Мин нәрсә югалтам соң...— дип, күңеле тартмаса да, Әхтәм Морза имениесенә юнәлде. Өстенә сөңге шикелле очлы тимерләр тезелгән таш коймалы йорт капкасын шакауга, чылбырдан җибәрелгән усал этләр генә һаулап каршы алдылар. Ел булып тоелган кызу көн ире-, неп кенә кичкә авышты. Ачлыктан күз аллары караңгыланып, башы әйләнүгә карамастан, Мостафа авыл, га якты күздә кайтырга кыймады. Гүя аны хәзер бөтен авыл халкы: — Тамак туйдымы соң байда?— дип үчекләр төсле тоелды. Ул ничә буыннарның дау куптаруына сәбәп булган һәм, күпме маңлай тире, күз яше, йөрәк каны белән чыланган, ерак кырлар буенча акрын гына атлап кайтты. Менә ул, һәрбер карышы җан биреп алынган җир! Дүрт авыл арасында тар гына тасмаларга бүлгәләнеп беткән һәм бу ел үзенең чын хуҗаларын да ач калдырган басулар... Нинди коточкыч ялкын көйдергән аларны... Яз башында әле бу кырларга өмет белән карыйлар иде. Ләкин ул өметләр, эссе көннәрдә көйрәп янган үрентеләр белән бергә, көйделәр. Соңыннан тагын бер күңел юаткыч хәбәр таралды. Янәсе, губерна каласында Галкәй хуҗа киявенең малае яшь купең Юныс Вәлишин «Ач мөселманнарга ярдәм җәмгыяте» оештырган, имеш. Озакламый Тигәнәледә җәмәгать ашханәсе ачылачак, имеш. Җәй урталары узып, ярты халык кырылып бетте. Ләкин ярдәм кулын сузучы бер геиә миһербанлы йөрәк тә күренмәде.  

 
 
Авылга җитәрәк Мостафа олы юл буенча сузылган зур төркем җәяүле кешеләрне күрде. Барып сорарга иде: Кемнәр? Кая баралар? Ләкин аякларда анлык хәл калмаган. Тигәнәлегә кергәч, көтүче Локман малае Закирдан шундый сүз ишетте: — Сезнекеләр кайчан күчәләр, абзый? — Кайда? Ниткән күчү? — дип аптырап калды Мостафа. Шук телле Закир аңа Юныс байның фабрика салдырып ятуын, шунда эшләргә кешеләр җыеп кайту өчен приказчиклар җибәртүен, ялланучыларга җан башына икешәр гөрәнкә тары өләшүләрен, ярмасы күксеп беткән булса да күбрәк су салып, ат кузгалагы белән аралаш- тырып кайнаткач, йөрәк ялгарлык өйрә килеп чыгуын, бик .тәмләп сөйләргә кереште. Анасының хәле турында уйлап килүче Мостафа, бу хәбәрне ишетүгә, үзендә туклык көче кайта башлаган шикелле, күңел күтәренкелеге сизде. — Әнкәй ничек? — диде ул ишекне ачып керүгә һәм, бу сораудан үзе дә курыккан төс белән, казан астына карады. Аннан, кечкенә йолдызлар төсле очкын кисәкләре чәчрәтеп, куе төтен бөркелә иде. Яртылаш бөкерәйгән хәлдә казан астын рәтләп маташучы Раушана зарланып куйды: — Тамак дгьди тәмугка кереп баттык бугай. Юныс бай фабригын әйтәм. Күршеләр сүзенә ияреп мин юләр ризалык биреп ташладым. Син нәрсә диярсеңдер тагын. Эш узмаган әл^.. — Ил күргәнне күрербез... — диде аның сүзен җүпләп Мостафа.— Савыт-саба белән струмёнтларны, бишек арбага төяп, үзем тартырмын. Калган вак-төякне син күтәрерсең. Әни белән Нәсимә болан гына иярерләр... — Иярмим дә, йөрмим дә... — дип, шунда ук каршы төште Мәликә.— Атагызның туфрагын ташлар хәлем юк. Бер вакытны Сәүбап аңар: — акча гына юнәтик, шәһәргә күчәрбез, — дигән иде. Шәһәрдә, янәсе, бөтен Тигәнәле халкы сыярлык йортлар бар. Тәрәзәләре чат көзге ди. Кибетләрендә түгәрәк сакаллы, хәтфә түбәтәйле купецлар, келәм өстенә аяк бөкләп иртәдән кичкә чаклы акча саныйлар имеш. Санап кына хисабына чыгарлык түгел икән ди ул байлыкның. Шулай да шәһәр тормышына Мәликә кызыкмаган иде. Бу юлы да ул: — Гомерем булса ата-баба җиреннән аерылмам, әҗәлем җитсә — туфрагым читтә булмас, — дип, үз сүзендә нык торды. 
... Аерылышу көне килеп җитте. Тигәнәлсдән китүчеләр, иске зират каршысына туктап, чүгәләделәр. Мостафаларның күршесе Нурислам бабай, хәлсез куллары белән бер уч туфрак алып, аларның өсләренә сипте: — Хәерле юл, туганкайларым. Рәнҗеп китмәгез. Ризык киселмәсә, туып-үскән җирләргә әйләнеп кайтырсыз әле бер... Аның тавышы кинәт калтырап китте. Очкыны бик тирәндә көйрәүче моңсу күзләрдән яшь бөртекләре ялтырап җыерчыклы бит буенча •тәгәрәделәр һәм, ил өстендәге хәсрәтнең бөтен авырлыгын үзләренә йоткан шикелле, салмак кына сузылып җиргә тамдылар... Кечкенә балаларын, юл капчыкларын кул арбаларына, тәгәрмәчле бишекләргә төягән ачлар, авыл белән саубуллашып, олы юлга борылдылар. Бу утыз ел эчендә ак сакаллы картка әйләнгән Заһидулла хаҗи, аларга хәерле сәфәр теләп, сыңар канатлы тегермән янында азан әйтә калды. Озата килүчеләр авылга таралгач та ул кайтырга ашыкмады. Тоташ күләгә булып караңгы кырларга юнәлгән кешеләр гүя аның да ярты йөрәген куптарып алып киттеләр. Яр кырыендагы иске алачыкның сыңар тупсалы ишеге, шикләндереп, шыгырдап куйды. Озакламый анда тонык кына ут кабынды. Тагын бераздан тимергә сугылган чүкеч тавышы ишетелде. Юк, чүкеч түгел бу. Кемдер тимер игәүләп маташа бугай. Заһидулла хаҗи, бу хәлдән шомланып, яр буеннан тиз генә
10 
 
 
үтеп барганда, алачык эчендә ап-ак киндер күлмәктән, җиңнәрен сызганган килеш, Мәликәнең урак тешәп утыруын күрде. Авыр хәсрәтен берәр төрле эш белән сүндерү өченме, әллә акылына җиңеллек килепме, ул бөтен дөньясын онытып, иске мәкәрҗә урагының үтмәсләнгән тешләрен иги иде. Ут шәүләсе, аның чәч бөртекләре тузгып төшкән маңлае буйлап, бик сәер күчеп йөри. Гүя аның уйлары шулай каяндыр тирәннән ялкын бәреп торалар. Заһидулла хаҗи ихтыярсыз тамак кырып куйды, һәм, нинди дә булса берәр сүз әйтү өчен генә, Мәликәгә эндәште: — Менә ничек мәгънәсез үтеп китте безнең гомерләр... Фани дөньядан караңгы җир асларына күчәр көннәребез дә ерак түгел иңде хәзер. Мәликә, аны нәмәхрәмгә санап ахыры, аркасы белән борыла төшеп, үз-үзе белән генә сөйләшкән төсле, бик гади, ләкин шул ук вакытта ире Сәүбанны хәтерләтә торган ныклык белән әйтте: — Юк, хаҗи. Алай иртә үләргә җыенмыйм әле мин! ... Аның сүзе дөрескә чыкты. Бу хәлләргә ел ярымлап вакыт узгач, Мәликә апаны улы Мостафа барып урнашкан шәһәр бистәсендә күрделәр. III Губерния каласының татарлар яши торган төбәгендә, якты зәңгәр түбәсе һәм кыйбла чатында алты кырлы гөмбәзсыман утырган чуар тәрәзәле чарлагы белән, әллә найлардан күренеп торучы таш пулат бар. Аның — бер ягы борынгы зират калкулыгына, икенче ягы бистә белән шәһәр арасындагы күлгә чыга торган зур ишек алдын — Салихҗан купең исән елларда ук, кирпеч белән ихаталап, «ак йорт», «урта йорт» һәм «арткура»га бүлгән булганнар. Өске катына, уртадан озын коридор калдырып, зал һәм контора, урын-җир, бала-чага, кунак-төшем һәм намаз бүлмәләре, аскы катына кибет белән кладовойлар урнашкан бу таш пулат — «ак йорт»ның бер почмагын гына биләп тора. Калган җиргә пыяла беседкалы кышкы бакча, өлкән’ һәм кече табынлык аш өе, ак мунча, нәүрәп һәм келәтләр тезелеп киткәннәр. Алар артында «урта йорт» башлана. Анысы үзенә бер ишек алды. Хезмәтчеләр өе, терлек-туар каралтылары, кош-корт асрау урыннары, кара мунча, лапас, утын сарае — барысы да шунда. Шулардай соң гына инде җиләк- җимеш 
куаклары, яшелчә түтәлләре, алмалык, умарталык һәм парниклар урнашкан «арткура»га барып чыгасың. Идел өсте яңарак кына боздан арчылып, кырый урамнарны су баскан хәвефле чак иде. Карлар тиз эреп, ташкын көчле булганга, дәрья сулары, сөзәк урыннарны каплый килеп, күлгә кушылдылар. Атна ун көн буена Вәлишиннәр мәхәлләсе белән күрше урамнар арасында коры юл өзелеп торды. Җәй көннәрендә шәһәрдән өч-дүрт чакы- рым ераклыкта туктаучы пароходлар, хәзер инде диңгез уртасындагы таш утрау кебек агарып торган ак пулат каршыннан ук узып, Себер юлындагы казармалар артына килә башладылар. Андагы аралыкта, үз- ган-барган юлчыларга, ташу караучыларга вак-төяк сату өчен, стеналары юка такта, түбәләре чыпта белән генә ябылган кибетләр, балаганнар, харчевнялар ачып җибәрделәр. Пристань буйлары язгы сәүдә белән гөрләп торган шундый бер сәгатьтә, уртадагы дебаркадерга арт тәгәрмәчле зур пароход туктый. Ярга төшүче юлчылар арасында чылбырлы аю иярткән Сергач мишәре белән бергә, аркасындагы камыш әрҗәсеннән комган борыны чыгып торган Мәликә апа килеп төшә. Берәү дә әле аның монда урнашып каласын белми. Килеп төшкән сәгатьтә ул үзе дә — «Бистә җирләрендә төпләнеп гомер итәрмен» — дип уйламый иде. Шәһәргә бик зур өметләр бәйләп, язгы ярминкәдә атлык акча эшләргә дәртләнеп килүче мишәргә дә ул үзен мосафир карчык итеп кенә танытты: — Балаларны бик сагындым шул. Күрешмәгәнгә икенче ел китте бит
11 
 
 
инде. Югыйсә авылдан бер дә генә кузгаласы түгел идем. Яз башларын гына үткәрәм дә, урак өсләренә илгә кайтып китәм, алла кушса... — Казан суын эчсәң, тиз генә кайта алмассың, кәбәм, — ди аңа мишәр һәм, Мәликә апага шәһәрнең акчалы җир икәнен күрсәтергә теләгән төсле, дебаркадер басмасыннан чыгу белән үк, кулындагы озын таякны аюның баш түбәсендә әйләндереп ала: — Ну, брат. Күрсәт үнәреңне. Пахмельдан соң Казан бае ничек сырхаулый? Көрән йонлы, зур гәүдәле аю, теләмичә генә үрә басып, як-якка чайкалып торганнан соң, алгы аяклары белән башын тотып, телең чыгарып ыңгыраша. — Сине мыскыл итә түгелме, Зәйиеттин? — дип сорый кемдер. Шул сүз җитә кала, яр буендагы бер төркем юлчылар, ак бүрекле татарга төртеп, шаулап көләләр. Мишәрнең тула шляпасына берничә бакыр килеп төшә. Мәликә апа аның шулай җиңел генә акча эшләвенә аптырап торган арада, ак бүрекле татар кояшлы көн булса да, зонтигын баш өстенә корып җибәреп, мишәргә янап үтеп китә: — Халык аздырып йөре әле син, аждак! Күрсәтермен мин сиңа пах- мельне! Озак та үтми, . пристаньдагы халыкны икегә ярып, свисток сызгыр- та-сызгырта, бутышник Гыйльмет- дин килеп җитә. — Пашпорт! — дип бер генә сүз әйтә ул һәм, мишәр сузган кәгазьне укып та тормыйча, участокка барырга куша. Шул китүдән мишәр юкка чыга. Соңыннан, байтак вакыт узгач, Мәликә апа аның Арча кырында — юләрләр йортында ятуын ишетә. -Шулай итеп, бәхет эзли чыккан соңгы аючылардан тагын берсе кими. Кайчандыр булган бит шундый заман: сергачлар үзләренең өйрәтелгән җәнлекләре белән, киң Россияне аркылыгабуйга йөреп, Москвага хәтле барып чыгалар икән. Бик борынгы заманнардан килгән бу кәсепне дкн башлыклары төрлечә тыеп та караганнар. Унал- тыичы йөз урталарында соборга җыелган архирейлар, «сергачлар- ның бозык гадәтләре»ннән зарланып, патшага хат та язганнар. Алардан бик күп соң яшәгән Кизләү ишаны да: — Кубыз чиртмәк, сурәт ясамак, тәкә сөзештермәк, аю биетмәк ха- рамдыр... — дип, тискәре фәтва биргән. Шулай да аңар карап аючылык тукталмаган. Ул турыда халык телендә 
гаҗәп истәлекләр саклана. Борынгы картлардан ишетеп шундый хәлне сөйлиләр: Наполеон армиясе туздырылган елны пленга төшкән чит ил офицерларыннан бер төркеме Сергачка китерелгән. Воинский начальник, аларга тамаша күрсәтергә теләп, өяздәге барлык аючыларны чакырткан. Көннәрдән бер көнне, утызга якын аю, тигез сафларга тезелеп, җилкәләренә мылтыксыман таяклар күтәреп уза башлагач, французлар таң калганнар, ди. Мәликә әби белән бистәгә килеп төшкән әлеге мишәр әйтмешли: — Мизак дәйнең аюы полный ружейный прием күрсәтеп, басур- маннарның йөрәкләрен алган. Бер кемгә дә зыяны тимәгән шундый әйбәт җанлы мишәрнең пристаньга аяк басу белән участокка озатылуын күргәч, Мәликә апа күңелен шунда ук китү ягына беркетеп куйды: — Кунак кадере өч көн. Шуннан артык тормам... Кем уйлаган ул чакта аның шулай килеп чыгасын. Улы белән киленен Эгерсь мастерскойларындагы ирле-хатынлы ’ эшчеләр өчен салынган сарай төсле шыксыз баракта, эре бизәкле чаршаулар, кырык корама чыбылдыклар белән генә бер-берсеннән аерылып яшәүче унбишләп семья арасында очраткач, Мәликә апаның йөрәге өшеп киткәндәй булдЫ: — Ходаем, нинди каргышларың төшеп, чегән тормышына калдырдың безне... — дип, елап та алды хәтта. Ызгыш-талаш белән асты өскә актарылып, арзанлы май сөреме белән кайнап торучы бу җәһәннәмдә
12 
 
 
сулышы буылып үләр төсле сизде ул үзен. — Тиздән авылга кайту ягын карарга кирәк, — дип, Нәсимәнең колагына тукын торды. Ләкин аяк астыннан калкып чыккан бер бәла аларның юлларына аркылы төште. Ничә буынга бер кабатлана торган чамасыз зур ташкын елы иде бу. Бистә аръягындагы йортлар белән бергә Арнольд Эгсрсьның да элекке мастерскоен су басты. Эшчеләрне төн уртасында уятып, авралга җыйдылар. Мостафа да, тимерчелектәге боз шикелле салкын суга билдән кереп, станокларны, эш коралларын коры урынга ташып кайтты да, чирләп егылды, һичбер төрле им килешмәде аңар. Ишнияз суфыйны чакыртып, тәлинкә яздырып эчереп, өшкертеп тә карадылар. Шифасы тимәде. Әнисе китергән бөрлегән кагының да хасыяте күренмәде. Бер туңды, бер кызышты Мостафа. Ахырда бөтенләй телдән калгач, кемнеңдер киңәше белән шәһәр больницасына илтеп, янына Раушананы калдырып кайттылар. Нәсимә ул көнне әнисен, бер кем белән дә сөйләшмичә, намазлык өстендә елап кына утырыр дип уйлаган иде. Гадәттә артык юаш, йомшак күңелле Мәликә апа бу юлы ничектер авырлыкка бирешмәде. — Ике-өч бөртек җан иясенә ризык табылмый калмас, ничек тә көн күрербез әле... — диде дә„ көн буена әллә кайларда йөреп, кичкә таба бик кабаланып кайтып, улының һәм үзенең әйберләрен капчыкларга, әрҗәләргә тутыра башлады.* — Әйдүк, кызым, киен! Күзләрендә һаман әле яшь бөртекләре елтырап торган Нәсимә өчен гүя болытлы күкнең аяз бер почмагы ачылды. Серле дә, кызыклы да тоелды ана бу үзгәреш. — Абый янынамы?—диде ул куанып. — Шаулама. Баргач күрербез. Озакламый Мостафалар почмагы бөтенләй бушап, моңарчы яшел чыбылдык асылынып торган турыда өч аяклы озынча утыргыч кына калды. Башкаларның, бу күченүгә әллә ни исләре китмәсә дә, Мостафалар белән аралашып яшәгән токарь Алексей Холявинның анасы Серафима, үз туганнарыннан аерылгандай ямансулап, яр буена чаклы озата барды. Мәликә апа такталар, бүрәнә кисентеләре төялгән киң төпле көймә уртасында басып торучы, төп-түгәрәк сакаллы кешегә төеннәрен, бирде дә, Серафима белән- исәнләшкәннән соң, Нәсимәгә эндәште: — Гыймади абыең белән күреш! Кардәш-ыру булмаса да, якташ кеше ул. Көймәдә алардан башка тагын ир 
уртасы берәү белән яшь кенә хатын бар иде. Мәликә апаны күрүгә алар, су түгүдән туктап, ачык чырай күрсәтеп, сөйләшеп киттеләр. — Шушымыни кызың? Кул арасына керерлек икән инде. — Болай булгач, бер дә аптырыйсы түгел. — Безнең эш башта гына авыр кебек күренә. Төшенеп киткәч, бер хәйләсе дә юк. — Аның каравы, байларны Мәкәрҗәгә озаткач, бер җиңеләеп аласың. — Яшәрбез әле шунда бергәләп. Шулай бит, Гыймади абзый? Гыймади, аны- м оны ә йт м әстән, койрыкка утырды. Яшь хатын белән ир кеше, ишкәкләргә тотындылар. Шактый вакыт дәшми-тынмый баргач, Мәликә апа, кичке эңгер-меңгердә пәри шәһәре төсле балкып күренгән Вәлишиннәр йортына төртеп күрсәтте: — Әнә шунда инде, кызым, безнең ризыклар... Көймә арткураның күл як капкасына якынлашкач, басма өстендә, киндер күлмәк итәген ыштан бөрмәсенә кыстырып күтәрткән, ялан аяклы кыз күренде. Аның бер кулында шәм төбе янып торган кечкенә фонарь, икенче кулында юеш керләр тулы корзин иде. Башындагы комач яулыгы, җил белән күпереп, зур канатлы күбәләк төсле фырылдап килә. Фонарь шәүләсе әйләнгәләп киткән арада, ул үзе дә атлап түгел, очып баргансымак күренә иде. Кара елтыр толым очындагы чулпыларын шылтыратып, басма кырыена чүгәләп керләр чайкар
13 
 
 
га утыргач кына, ишкәк чапылдаган тавышны ишетте ахыры, .багана төбендәге фонарен күтәреп, кычкырды: — Нишләп болай озак? — Эш бит, эш, балакаем...—диде Гыймади карт, ярым зарланып, — бер тотынгач бетерми китеп булмый... Ир кеше аңа Мәликә апаның камыш әрҗәсен сузды: — Алып куй әле шуны, Саимә. Хәзер тагын берсен бирәм. — Ай алла, күрми дә торам,—диде Саимә. — Кунак апа килгән ич... Көймә уртасында биек итеп өелгән агачлар ышыгында, әнисе белән янәшә утырган Нәсимәне күргәч, нәрсәгәдер апгырап калган кебек борчылып әйтте: — Икәүмени сез? Кая урнашырсыз икән? • Гыймади тыныч кына өстәп куйды.- — Бер кичкә — кер мичкә дигәндәй, үзебезнең куышка илтеп тор үзләрен. Аннан күз күрер тагын. Саимә фонарь белән юл яктыртып: — Киттек алайса, — диюгә, моңарчы аларны ничек урнаштыру турында анымоны әйтмәгән яшь хатын сүзгә кушылды. — Бикә күзенә эләгеп гауга чыгудан гына куркам. Югыйсә аш өенең бер чоланы хәзергә бөтенләй буш. Әйдәгез булмаса... Д'1әлнкә авыр төенне үзе күтәреп, камыш әрҗәне Нәсимәгә тоттырды' да, кыяр-кыймас, яшь хатын артыннан иярде. — Безгә кайда да ярый. Улым терелеп чыкканчы гына... — Тәкъдирдә язганы булыр, — диде Гыймади, көймәне бушатырга тотынып. — Кулларыгыз эшкә ятышып китсә, бәлки бөтенләй дә торып калырсыз. Саимә, аларны парник рамнары арасындагы сукмактан урта йортка кертеп җибәргәч, Нәсимәгә шыпырт кына әйтте: — Итәк-җиңеңне җыештырып йөри күр! Ак йортка алып бара бит сезне ул. Анда бүген гарасат, мәхшәр... Якында гына ат пошкырды. Хезмәтчеләр өендә кемдер моңлы тавышлы берәү, башкаларга ишеттермәскә теләгәндәй, акрын гына җырлап җибәрде. — Кайтыр идем илемә, Үлән үскән юлыма... Яшь хатын, төрле каралтылар арасына кереп кысылган озынча тәбәнәк өйнең ватык өлгеле караңгы тәрәзәсенә кычкырып узды.- — ДҮунча пәриләре! Нишләп утырасыз ут кабызмыйча? Аннан әлләничә тавыш берьюлы шаулап 
җавап бирделәр. — Кайттыңмыни, Гаффәбану? — Син булмагач тамак ягы такыраеп китте әле безнең.’ — Теге саран Һәдияң печән өстендәге эт кебек. Күпчетеп ята бөтен калдыкпостыкны... — Кемнәр болар, Гафифә? Якташлармы? Гафифә, аларны ишетмәскә салынып, уртадагы бәләкәй капканы шакырга тотынды. Арттан тагын баягы моң ишетелде. Бу юлы ул, ирешүе мөмкин булмаган теләккә үпкәләгәндәй, ачулы яңгырады: — Үлән үсмәгән юлыма Акча төшми кулыма... Капка артындагы чылбырлы этләр, ят исне сизеп, ярсып өрә башладылар. Кайдадыр ишек ачылды һәм сукранып кычкырган карчык тавышы ишетелде: — Чәбә! Тс-с-с... Чәбә, — дип әйтәм түгелме мин сезгә.... Тамакларыгызга таш тыгылгыры! Аннан ул якынрак килеп тиргәнергә тотынды: — Ни бетмәгән йөрү бу караңгы төшкәч?.. Казан төбен кырып чебиләргә бирдем дип әйттем бит инде... Гафифә аңа юаш кына: — Мин бу, Һәдия түти! — дип эндәшүгә карчыкның тавышы бердән йомшарып китте. — Хәзер, Гаффә җаным, хәзер... Язгы дымнан бүрткән бастырыкны этәреп, тимер келәне ычкындырган арада, ул тагын әллә нихәтле сүз әйтеп ташлады: — Тинтерәтеп бетерделәр үземне мокытлар. Әле берсе, әле икенчесе килеп ашарга сорый. Капканы бикләп куйгач кына җаным тынды. Мин инде сине кунасың икән дип 
М 
 
 
торам. Бер ялгызым югары өйгә аш- су ташып, тәмам аяксыз калдым. Ишеттекме әле, бөтен шәһәр шаулый. Безнең хуҗа әллә нинди управага членмы шунда, әллә, кем булган. Котлый килүченең исәбе-хисабы юк. Пешереп тә, ташып та өлгертерлек түгел... Капка ачылып китүгә Нәсимә белән Мәликә апаның күз алларына әйтерсең бер тылсымлы дөнья килеп басты. Таш пулатның югары кат тәрәзәләреннән, челтәр пәрдәләр аша, күз чагылдыргыч якты сирпелә. Анда бүген түшәм уртасыннан асылынып торучы хрусталь чуклы кандилгә дә, стена буйларындагы шәмдәлләргә дә ут кабызганнар. Яртылаш ачык форточка- лардан, тәлинкә-пычак чыңы белән аралашып: — Аф-фар-рин! Бр-раво! —дигән тавышлар ишетелгәләп китә иде. Мәликә апа белән Нәсимә, бу тамашага хәйран калып, онытылырга өлгермәделәр, капка ачкан бө- кере карчык, аларга кырыс кына карап алды да, Гафифәгә эндәште: — Көндез килеп ялланган хатын түгелме соң бу? — Шул үзе, — диде Гафифә.— Почмактагы чолан бушмы әле безнең? — Бушын буш... — диде .карчык өнәмичә генә. Тагын нидер әйтмәкче булган иде бугай, югары өй балконыннан кабарып торган чуар итәкле күлмәге һәм кызыл хәтфә калфагы белән күркәгә ошашлы . хатын чыгып, таза гәүдәсенә ятышсыз нечкә тавыш белән: — Кая дөмектең, кортка? Хәзер үк чеби бәлеше, аннан бламан- жи... — дип чәрелдәде дә, сәгать күкесе кебек тиз генә кереп китте. — Әйттем бит... — диде карчык һәм алъяпкыч бавындагы ачкычларын шылтыратып, нәүрәпкә юнәлде. — Син мичтән бәлешне ала тор әле... Хәзергәчә һәр сүзе ягымлы тоелган Гафифә дә, кинәт үзгәреп, шактый төксе тавыш белән эндәште: — Ягез, болай торып эш чыкмас... һәм, Мәликә белән Нәсимәне бер почмагында шәм төбе янып торучы аш өе алдына ияртеп кергәч, астыннан песи йөрерлек юл калдырылган* юка ишекне аягы белой генә тибәреп ачты: — Кеше-кара күргәнче урнашыгыз. Кунаклардан ул-бу артса, кертеп чыгармын әле соцырак. Песи юлы аркылы кыеклап төшкән тонык яктыда икәү генә калгач, Мәликә апа, моңарчы тынын кысып килгән авыр йөкне җилкәсеннән төшергән кебек, иркен 
сулап: — Менә килеп тә җиттек, кызым, — диде. Нәсимә, чоланны аркылыга- буйга кармалап чыкты да, буш кисмәктән башка әйбер юклыгын белеп, шатланып әйтте: — Нинди иркен... һәм шул ук мәлдә, шәм нурын каплап кухняга таба узган карчыкның: — Төпләре көймәгәнме? Өсләре ничек? — дигән тавышын ишетеп, тагын шиккә төште: — Кумаслар микән безне моннан? Мәликә апа , аңа ишетелер-ише- телмәс басынкы тавыш белән җавап кайтарды: — Юк-барны уйлама, кызым. Миһербанлы кешеләр дә бар күренә бу йортта. Рәнҗетмәсләр әле. Шуннан ул», зур төенне чишеп, бер өлешен аска, калганнарын баш .астына салды да, Нәсимәгә урын күрсәтте: — Ятыр корсак ятыр, хәзер таң атыр. Абыеңның чикмәнен ябын да, тыныч кына йокла. Ул арада, кызган ит катнаш майлы камыр исе җәйрәтеп, Га,- фифә белән әлеге карчык үтеп киттеләр. Аларның аяк тавышлары тынгач, Нәсимә: ' — Әни... — дип әйтә башлаган иде дә, үзенә аркасы белән тиеп утырган әнкәсенең: — Кодрәтең белән терелтә күр, —- дип теләк теләвен ишеткәч, бер кулын аның тезенә куеп, икенче кулы белән үзенең баш түбәсен каплап, күзләрен йомды. Ләкин күпме арылса да бик озак йоклый алмады ул. Төрле яктан килгән төнге тавышлар бер көчәяләр, бер тыналар. Еракта — бик еракта, соң- 
15 
 
 
га калган пароход кычкырта, кайдадыр ишекләр ачылып китә ДӘ: — Мәрхәба! — Хуш киләсез, тәкъсир... Боерыгыз! — Милости просим... — дигән сәер сүзләр колакка килеп бәреләләр иде. Якында гына кунаклар ташып йөрүче көймәләрнең, ләгәндәге суга рәхәтләнеп , кулларын чәбәкләп уйнаучы бала төсле, чапылдаулары ишетелә. Лра-тирә Гафифә белән карчыкның: — Бар икән күрәселәребез... — Менә билләһи... — Кайчан котылабыз инде шул Бәдернисадан?.. — Бикәнең үзеннән уздырырга тырышып, нәгърә орып кына тора бит, хәерсез... — дигән зарларына аралашып, Бәдернйсаның ачы тавышы яңгырый: — Баттыгызмы әллә сез анда? — Сезнең аркада хур булам ахыры бүген... Ләкин Нәсимәгә әнкәсенең авыз эченнән генә кабатлап укыган сүзләре боларның барысына караганда да көчлерәк тоела иде. Менә Мәликә апа тагын бер тапкыр, гүя үзенең янында гына басып торучы, •ләкин күзгә күренгесез дусына ялварып, шул ук вакытта йомыш кушкан шикелле итеп, пышылдады: — Йөрәкләренә шәфкать-мәрхә- мәт Хал! Дәваларының сихәтен тидер! Нәсимә, йокы аралаш аның үзенә таба борылып ятуын һәм, кытыршы бармаклары белән, йомшак кына итеп, чәчләреннән сыйпавын сизде. Уянып киткәндә әнкәсенең урыны буш, ишек төбендә зур самоварны бер колагыннан иңкәйтеп тоткан Һәдия түти басып тора иде. — Кояш чыгып килә бит, ходаем. Ә син йоклыйсың... — диде ул. Бүген ул ничектер ачыграк чырайлы. Кичәгедәй сөмсерләре коелып, зәһәр чәчеп йөрми. Ак төшкән күзләре дә ул чаклы чекерәеп тормыйлар. Күңелле хәбәр әйтергә хәзерләнгән күк сөйкемлерәк карыйлар иде. Нәсимә аңа сиздермичә генә киерелеп алды да, тиз генә урыныннан торып, әнкәсе турында сорады. — Син зур инде, — диде карчык аны юатырга теләгәндәй, — һаман- һаман әни итәгенә тагылып кына яшәмиләр дөньяда. Тамак ялгап ал да, самоварны агартып, асрауларга кертеп бир. Кунак бүлмәсенә куйсыннар. Нәсимә чоланнан чыгуга, аш өендәге мичләрнең күңелле чырглап януларын, 
ишек алдында палас кагучы ике хатынның: — Әйләндер! — Ныклап тот! — дип, бер-берсе белән әрепләшкәнсыман, кычкыруларын ишетте. Аш өендә ул, күзләрен бер ачып, бер йомып, зур калай кружкадан еш-еш кайнар чәй уртлап утыручы Саимәне күрде. — Әйбәт йокладыңмы? — диде ул Нәсимәгә һәм чәчәкле поднос өстендә өелеп яткан бәлеш катыларын, кимерелеп бетмәгән сөякләрне, әллә ничә төрле камыр ашы сыныкларын уртагарак этәреп куйды. — МаДайларга озатканчы ашап кал. Гел болай эләкмәс. Кунаклар аркасында гына бу нигъмәт. Мич алдындагы чуен чәйнектән үз кружкасына дегет шикелле куе кара чәй агызып, Нәсимәгә бирде дә: — Исемең ничек әле синең? — дип сорады. Нәсимә үз исемен әйткәч, ошатмады. — Икебезнеке дә бер иштән икән. Иллә җенем сөйми дә шул «имә» дип беткән исемнәрне. Безнең йортта тагын бер Фәһимә исемле асрау тора. Утызларда бардыр шәт. Шулай да кияү чыкмый үзенә... Ник дәшмисең? Әллә сөйләшә белмисеңме? — Беләм, — диде Нәсимә базмыйча гына һәм, Саимәнең артка кайтарып бәйләнгән яулык кырыеннан бик килешле чыгып торучы юка итле колакларына, эре тир бөртекләре белән капланган сипкелле битенә, бер караганда уйчан, бер караганда шаян соры күзләренә маңлай астыннан гына күз төшереп, нечкә иреннәрен кайнар кружкага тидерде. Аз гына кытыршыланып торган чәй өстендә ул үзенең хәсрәтле йөзен күрде. Кинәт
16 
 
 
кенә йөрәкне чеметеп алган авыр тойгы, бик тизлек белән бөтен гәүдәгә таралып, кулбашлары үз-үз- ләреннәи тартылып кигтеләр. — Күңелең бик нечкә ахыры синең... — диде аңа Саимә. — Ярамый алай. Күз яшен яратмыйлар биредә. Әйтергә онытканмын. Әниең белән Гафнфә апаны шәһәргә ишан хәзрәт абыстаен чакырырга җибәрделәр бит. Бүген Әхтәм морзаны көтәләр. Аның җәмәгате ишан хатыны белән ахирәт дуслар. Җомга көннәрендә икәү бергә кушылып «ярым алма» китабын укый башласалар барлык күрше колан җыела. Үзең генә бел. Беседкадан намаз бүлмәсенә аулак юл бар. Шунда кереп тыңларбыз. Ахирәт дусы булырга телисеңме минем белән? Без бит күрше авыллар... — Ярый... — диде Нәсимә, үз- үзен кулга алырга тырышып. Саимә янәшә күчеп утырды да, кер юып тиреләре ашалган бармаклары белән, Нәсимәнең колакларын каплады: — Шаулыймы? Нәсимә күз яшьләре аша чак кына елмайды. — Шаулый. — Идел дулкыннарының тавышы ул. — диде Саимә җитди итеп. — Яр читендәге ташларны тәгәрәтеп сулар уйный шулай. Җәй көне, күл суы яшелләнгәч, ак керләрне Иделгә — Бакалтайга илтеп чайкарга кушалар. Бергә барырбыз. Бака кашыклары җыеп кайтырбыз... Ашап-эч әле син! Туры килгән чагында тамагыңны ныгыт. Көн озын. Эш күп. Көчең җитмәс югыйсә... Нәсимә үзеннән өч-дүрт яшькә олырак бу яхшы күңелле кызның һаман үз янында булуын теләп торганда гына, аш өенә ат чиләго күтәреп Һәдия карчык килеп керде. азыкларның бер өлешен, таралып каткан кәкре бармаклары белән сыпырып, чиләккә төшерде. — Юл өсте, урта йорт бирәннәренә кертә уз. Авызлары тыгылсын. Ашатмый дип әләкләп йөрмәсеннәр минем өстән. Әйт үзләренә: Һәдия апагызның кадерен белмәсә- гез дә ул сезне онытмый, диген. 
Саимә чыгып китүгә, кара буяу- лы тешләрен күрсәтеп кәефле генә көлде дә, беренче тапкыр күргән шикелле текәлеп, Нәсимәгә карады: | — Җә, нәрсә катып калдың. Ачы катык кирәк бит әле сиңа. Әнә генәк, почмактагы чүлмәктә. Бар! Мич узганчы ялт итсен. Нәсимә зур самовар белән сапсыз чүлмәкне баскыч төбенә чыгарып куйган гына иде, кичә көймәдә килгән ир кешенең, озын бүрәнә шикелле түгәрәкләп төргән авыр паласны ике хатын белән бергә күтәреп, урта йорт капкасыннан күлгә табан чыгып баруларын күрде. — Киттекме, ссңелкәш!—диде ул үтеп барышлый. Нәсимә аның шаяртып әйтүен аңламыйча: — Кайда? — дип сорады. — Пароходка, әлбәттә. Әхтәм морзаны алып кайтырга. Хатыннарның берсе, палас уртасына күчеп кул алмаштырган арада, ир кешенең аркасына төртеп алдьк — Юкны сөйләп башын әйләндермә сабыйның. — Булыр сабый, — диде ир кеше. — Бүрек белән бәреп егарлык түгел инде ул хәзер. Бөтен авырлык бер үзенә төшкән кебек, иң арттан чатанлап баручы хатын, капкадан яртылаш узгач, Нәсимәгә борылып карады. — Кем син? Бу сорауга Нәсимә, ничек дияргә дә аптырап уйлап торгач, баш әйләндергеч табышмакның җавабын тапкан төсле әйтте: — Тигәнәле кызы мин. Шундый авыл бар өяз ягында... Ләкин аның сүзен .берәү дә тыңлап тормады. Ишек алды, бер- авыкка бушап, тынып калды. Бары тик рәсемле «Мөхәммәдия» китабындагы «фирдәвес» җәннәтенә
— Утырасыз икән әле бәл-- җерәеп, Кондырлы кодачалар! Саимә шунда ук сәкедән торды. — Сыең өчен бик зур рәхмәт, Һәдия түти. Мин киттем. — Чак кына туктап тор! — диде аңа карчык һәм, подностагы 
17 
 
 
ошатып эшләнгән беседка түбәсендә күгәрченнәр гөрлиләр һәм урта йортта кемнеңдер шаулатып сыер сауганы, сарыклар мөңрәгәне ишетелә иде. Нәсимә баскыч төбенә ипләп утырып алды да, катыклы мунчала белән самовар агарткан килеш, зур тәрәзәләрендә кояш нурлары уйнаган ташпулатны күзәтергә кереште. Андагылар әле булса йоклыйлар. Камыш пәрдәле кырый тәрәзә төбендә, пәрдә белән пыяла арасына, куелган үтә күренмәле тартма эчендәге алтын балыклар гына, ефәк итәкле койрыклары белән мактанган төсле, һичбер ашыкмыйча йөзеп йөриләр иде. Кинәт кенә Нәсимәнең күз алдына шәһәрнең тау як урамындагы кызыл кирпеч йорт килеп басты да, йөрәге урыныннан купкан төсле сызып яна башлады. Бистәгә килеп төшкән көннәрдә Серафима карчык, улы тотып кайткан тере алабуга балыгын сулы чиләккә салып, Нәсимәне дә үзе белән ияртеп, шул йортка барган нде. Эгерсьның яңа мастерскоенда пар белән эшләүче машина каешына эләгеп кулы имгәнгән килене ята иде анда, һәм ул, чиләктәге балык койрыгын чапылдаткан саен: — Дула әле ныграк, ходай җәнлеге! Фельдшер кыздырып ашар үзеңне... — дип сөйләнә-сөйләнә атлады. Бер иснәгәндә бик тәмле, бер иснәгәндә күңел болгаткыч авыр сөремле дару исләре аңкып торган озын коридорда, ак халатлы, җирән сакаллы, күзлекле берәү: — Көчебездән килгәннең барысын да эшләдек. йөрәге начар икән. Операциягә түзмәде мескен... — диюгә, Серафима карчыкның йөзе агарып, бөтен гәүдәсе, дерелдәп, кулындагы чиләге идәнгә төшеп китте. Балык һаман тере булган. Бер-пке тыпырчынып алды да, коридорның караңгы * почмагына сикерде. Серафима исә, балык белән генә булашкан җирән сакаллы фельдшерга игътибар итмәстән, кемгәдер икенче берәүгә инәлеп әйткән төсле: — Кайда ул минем Танюшам... — дип кычкырып елап җибәрде. Менә хәзер дә Нәсимәгә әнкәсе, шул салкын идәнле, шомлы коридорда, Мостафа турында хәбәр көткәндерсыман тоелды. Шуңа пошынып утырганда, моңарчы ничектер аны онытып торган Һәдия әби тагын бер самовар белән җиз ләгән һәм чокып ясалган чуар бизәкле бакыр комган чыгарып: 
— Өлгер булырга ошыйсың. Бо- ларын да шунда беррәттән... — диде дә агартылган самоварны кулында чүпрәк кисәге белән сөртә-сөртә, таш өйгә алып китте. Бераздан балыклы тәрәзәнең камыш пәрдәсе күтәрелде һәм буй- буй зәңгәр яка'лы матрослар күлмәге кигән бөдрә чәчле матур гына малай, пыялага борынын тидереп, Нәсимәне үчекләп, телен чыгарды. Нәсимә аны-моны уйламастан, борынын җыерып, иреннәрен чөмәк- ләндереп, йодрык күрсәтүгә, балкон ишеге кинәт ачылып китте дә, әлеге зур гәүдәле хатын: — Кемгә шулай йодрык яныйсың, хәерче үләте! — дип җикерде. Алъяпкычына чәнечке-пычаклар тутырып, таш өй баскычыннан төшеп килүче Һәдия әби дә: — Хәзер үк ояңа кер, игелексез нәмәстә! — дип, Нәсимәгә каныкты. Куркыныч нинди зур булса да, Нәсимәнең озын керфекләре коры, иреннәре ныклап йомылганнар, бары тик бармаклары гына, нәрсәгә тотынырга белмичә, әле самовар колагына, әле комган капкачына барып ябышалар иде. Ул беркемгә бер сүз дәшмичә, комганны күтәреп, чоланга таба атлап китүгә, артында тәрәзә ачылуын һәм баягы малайның масаюлы тавышын ишетте: — Тотып торыгыз үзен. Мин аны хәзер мылтыктан атам. — Бер юлга гафу ит, Идрис акыллым!— диде Һәдия әби аны юмалап. Ләкин аның сүзләрен балкондагы хатынның ачы яшькелт тавышы каплап китте: Чәчләрен йолкырмын әле мин ул ач әрвахның! Күчер Галимулла гына кайтсын. Үз күзем белән санап утыз чыбык суктырырмын.  
2. .C. Ә.“ № 6 
18 
 
 
Нәсимә, котылгысыз жәза тойгысын йомшартырга теләп, күпме генә тырышып эшләсә дә, җанҗал белән башланган бу кояшлы көянең алдагы күңелсезлекләре турындагы уйлар, төтен эчендәге умарта кортлары кебек, бер таралып, бер жыелып, өзлексез борчып тордылар. Урта йорт капкасы ачылып, әнкәсе кайтканны ишеткәч кенә ул, үзендә бертөрле җиңеләю сизде. Мәликә апа ишектән керү белән: — Кызым, син биредәме? Җыен тиз генә, — диде. — Арткурага күчәбез. Алар беренче бөктәрне төйнәргә дә өлгермәделәр, ишек аллары ыгы-зыгы килеп йөгерешкән хезмәтчеләрнең тавышлары белән гөрли башлады: — Киләләр! Киләләр! — Әхтәм морза көймәсе керосин бакларының бирге ягында инде... ... Атналар, айлар үтте. Мостафа терелеп, Иманкол хаҗи пекарние астындагы подвалга фатир күчкәннән соң да, Мәликә апа белән Нәсимә, бик озак еллар буенча, Юныс бай йортында кара эш белән көн үткәреп, арткурада торып калдылар. IV Су өсте шул хәтле тын. Бистә кырые — үзенең бетен йортлары, завод морҗалары, яфраксыз тирәкләре белән шунда төшеп оеган тесле күренә. Затон ярлары арасында йөрүче паром эзенең көмеш тимгелләре дә озакка бармыйлар, шомаралар, тигез катлау булып койрык артында йотылалар. Бары тик шәһәрнең көнбатыш чигендә Волгага коючы елга буйлап, агымга каршы буксир узса гына, яр читләрендә юшкын кайный. Авыр канатлы дулкыннар — кайсы ак, кайсы кызыл күлмәкле кызлар кебек, тезелгән бакеннарны батыра-чумы- ра биетә башлыйлар. Тагын явардыр ахыры. Сентябрь сагышы булып йөзгән соры болытлар бөтен бистә күген капладылар. Аксыл кояш,, әллә нидә бер күренеп ала да, сәгатьләр буена югала. Хәзер ииде^ул берәүне дә җылытмый. Шулай да аның елга өстенә сирәкләп төшкән нурларын, сагынып/ көткән кебек, җылы сүзләр белән каршы алалар. Менә хәзер ул бистә ягыннан килүчеләрне көтеп, ярга туктаган паром өстен яктыртты. Җигүле атлар, башларына киндер канчык бөркәнгән олаучылар, чуар киемле бистә эшчеләре — бердән яңарып, куе чәчәкле болын төсле, ачылып киттеләр. Пөк арбалары уртасыннан килеп 
чыккан җирән колын, алгы аякларын аерып, сыек яллы күк биянең янтавына борынын төртте. Ул бик ашыгып, авырттырып имә ахыры, анасы тора торгач койрыгын селтәп, зур кара күзләре белән әле кояшка, әле үзенең корсак астына борылып карый да, акрын гына зарланып кешнәп куя. Аныи хуҗасы— таза гәүдәле карт—‘кабыклы арба өстенә кыңгыр төшеп яткан тула шляпалы егет белән, нәрсә турындадыр шыпыртлап, гәп алып бара. Берничә сүз әйткән саек ул, як-ягына шикләнгән чырай беләк карап, тынып тора да, сакалын учы белән сыпырып куя: — Заманасы шундый. Дәшмә. Май кап! Халык һаман килә әле. Менә паромга тагын, елга аръягына кичке сменага ашыгучы, бер төркем мастеровойлар керде. Болытлы күк белән төстәш су өстендә алар- ның баш киемнәреннән чагылган чуар шәүләләр уйнаклап уздылар. Икенде вакыты җиткән күрәсең, бистә мәчете манарасыннан азан тавышы ишетелде. Тула шляпалы егет авыр сулап куйды. Карт нәрсәдер әйтмәкче иде дә, паромга керүчеләр арасында кемнедер танып, бер аягы белән күчәр башына күтәрелеп кычкырды: — Әйдүк, якташ! Безнең тирәгә уз! — Кара әле әкәмәт, — диде егет, — безнең Мостафа ич... Козырексыз булса да фуражка, искерәк булса да итек белән чалбар кигән һәм жилетка өстеннән киң алъяпкыч бәйләп җибәргән Мостафаны алар кочаклап алдылар. — Сөбханалла, синме соң бу?.. — Карап торуга танырлыи та түгел. 
19 
 
 
— Күрмәгәнгә ни гомер.... — Чисти шәһәр кешесе булгансың. — Мәликә апа исән-саумы? Раушана нишли? — Авылны оныттыгыз сез. Башкалар җыенга кайткалыйлар ичмасам. Ә сип бөтенләй тавыш-тынсыз... — Эх, чак кына элегрәк күрешмәдек. Фатир кайда соң синең? Мостафа җавап бирергә өлгергәнче, алар Тигәнәле ягында яңадан җир давы кузгалып, төрле авыллардан тугыз кешенең төрмәгә озатылуын, шулармы коткаруны сорап, сход исеменнән губернаторга прошение китергәнлекләрен, канцеляриядә Хамматка юлыгып, эшнең чуалып китүен сөйләп бирделәр. Мостафа, а ларны юаткандай итеп: — Эш бетмәгән бит... — диде. — Суд бар, закон бар. — Суд?! — дип үчекләп әйтте шляпалы егет. — Барысы да бер чыбыктан сөрелгәннәр алар. Гаделлек белән алдырып булмый хәзер... Карт аның җиңеннән тартты. — Күз бар, колак бар, туганкай. Эчеңнән тын! Яр буе халыктан бушап, юан арканнарның элмәкләрен ычкындырып җибәрүгә, Вәлишиннәр фабрикасы тыкырыгыннан чабып килүче француз яулыклы ундүрт-унбиш яшәрлек кыз күренде. Бака боты кебек яшел читекләр өстеннән кигән кәвешләре зур күрәсең, йөгереп кнлә- килә дә, аякларын алмаштилмәш күтәргәләп, ярым бөкерәйгән килеш, бер кулын үкчә артына кыстырып, икенчесе белән паромга изи: — Тукта-агыз! Ай-й билләһи, китә бит инде хәерсез... Болытлар арасыннан кичке кояшның кыйгач нурлары сузылган арада аның тир бөрчекләре белән капланган алсу йөзе тагып да матурлана төшеп, яктырып китте. Нечкә тавышы да үзенә бертөрле көйгә ошап яңгырады: — Абзыкайларым, дим... тукта-агыз! — Эх, чибәр дә соң... — диде кемдер. Тагыи берничә кеше аның фикерли җөпләп әйттеләр: — Мин - аны беләм, Вәлишин- нәрдә асрау булып эшли. — Аш-су тирәсендә маташадыр. Шундыйга ошый. — Менә сиңа бикәч! — Хороша Маша, да не наша... — Бай йортында эшләгәч, рәте булмый инде аның. Кулдан кулга, аннан олы юлга... 
Кыз исә, үзенә текәлгән күзләрне бөтенләй күрмәгән төсле, халык уртасында басып торучы Мостафага эндәште: — Мостафа абый, тизрәк бул! Авылдашлары белән тыныч кына сөйләшеп торган Мостафаның йөзенә борчу тойгысы чыкты. — Ни булды? Нәрсә бар? Кыз, паром кырыена ук терәлеп, башкалар да ишетсен дигән төсле, кычкырып әйтте: — Сөенче, абыкаем! Малаең бар. Әйдә, җәт кенә алып кайтыйк үзләрен... Шуның артыннан ук сискәнгән тавыш белән: — Ай-й... — дип куйды. — Күземә күренәме әллә?... Нигъмәтҗан абзый! Син пичек биредә? Карт кәефле генә елмайды: — Күз тимәсен, Саимә. Тәмам буй үсеп җиткәнсең ич. Малай дидеңме оле? Котлы булсын. Куанычы белән булсын... Паром стенасындагы тал бәйләмнәре, юеш тавыш чыгарып, басмадан аерылдылар. Мостафа, авылдашлары белән ашык-пошык күреште дә, ярга сикерде: — Кунак итеп тә булмады үзегезне. Икенче бала бит бу минем. Тегесе кыз иде. Чәчәктән үлде. Нигъмәтҗан карт, күгелҗем сөткә буялган йомшак төкле иреннәрен ялап торучы җирән колынның башыннан тотып, икенче кулына түбәтәен ‘алып болгады: — Игелек белән яшәгез. Мәликә астай белән киленгә сәлам әйт. Моңарчы җайлы урын эзләп йөргән кешеләр, зур бәладән котылган төсле, күңелле шаулашып, бистә йортларына карадылар. — Малай икән алайса... — диде Мостафа, Саимә артыннан ияреп. 
20 
 
 
— Малай, малай. Шундый тере, шундый нык. Ул тавышы мин сиңа әйтим, бөтен фабриканы ярып акыра. — Тукта әле син... Ниткән фабрика? — Ие, ис. Уен эш түгел ул эшләп утырган җирдән бала табу. — Әнкәй андамы соң? — Юк шул . Ул-бу сизелмәгәч, мине калдырып, эшенә кайтып киткән иде. Кем уйлаган аны шулай гртә табар дип... Бераз баргач, алар елгага әйләнеп карадылар. Паром инде аргы, якка барып туктаган, халык бер берсен кысрыклап ярга чыга. Бары тик баягы егет кенә, җирән колын белән янәшә баскан килеш, һаман әле бистәдән күзен алмыйча карап тора иде. Саимәнең борылуын күрепмедер, шляпасын бер югары күтәреп, бер түбән төшереп алды да, аннан ике кулын кушлатып авызына куйды. Нәрсәдер кычкырып әйтә бугай ул. Ләкин заводларда кичке эш башлануны хәбәр итүче гудоклар бер нәрсә дә ишетергә ирек бирмиләр иде. Бераз баргач Саимә тагын паромга күз төшерде. Бу юлы инде ярдан күтәрелүче халык арасыннан, йөрәгендә сәер кызыксыну уяткан' егетне дә, Нигъмәтҗан бабайны да шәйли алмагач, сүзне бәбәйгә күчерде. — Кем дип кушарсыз икән? — Үзем дә шуны уйлап киләм, — диде Мостафа. — Фабрик мөәзине белән генә рәтләп булса ярар иде дә бит... Мулла чакырсаң зурга китә. Аш-су. Сәдәка... КырЫк расход... Аз гына яуса да гөрләвекләр ага торган бистә урамнары бүген бөтенләй сазга әйләнгәннәр иде. Шуңа күрә Мостафа бөтен гәүдәсе белән койма буйларына сырышып барып, әйләнечрәк булса да, таш чиркәү артындагы сукмакка чык-, ты. Анда аларга койрык өсләренә кырмавыклар ябышкан кәҗәләр очрады. Саимә килбәтсез салынкы җилененнән бака ефәкләре асылынып торган ала күзле кәҗәнең сыртын сыйпап узды. — Эх, шундый гына бер мал кисәгем дә юк ичмасам... — Кирәге бар хәсрәтнең... — диде Мостафа, һәм, йөрәгендә саклап килгән куанычын тышка- чыгарып, такмак л а п ә йтт е: — Кәҗә кергән бакчага сәбәп белән... — Шуннан? — диде Саимә. — Фәхри аны сугып еккан сәнәк белән. Кәҗә әйткән: — Ал-ла-а, билем сынды, — дигән. Фәхри әйткән: — инде җаным тынды, — дигән. 
Саимә көлә башлаган иде дә, кинәт нәрсәдер исенә төшеп, пошынып куйды: — Хәерлегә булсын... Сыер һәм сарык тиреләре төягән арбалар яныннан узышлый, аларга фабрика каравылчысы Тихон очрады. Ул үзенең сумала кебек кара елтыр трубкасын авыздан алмыйча гына исәнләште. — Котлыйм, брат. Наследник саулыгына күтәрергә туры килә инде болай булгач... — Анысыннан эш тормас, — диде Мостафа һәм киез кисәкләре сәлбе- рәп торган ертык клеенкалы ишеккә юнәлде. Тамак төбен кызыл, борыч кебек көйдереп ала торган тузанлы цех эчендә, тире кисәкләре кораш- тырып утыручы хатыннар бердән күтәрелеп, Мостафа каршына килделәр. — Малай атасы булдың, күрше. — Бәбәй туеннан калдыра күрмә безне, үпкәләрбез. — Степановнага берәр көмеш төрт! Кендек әбисе булды ул. — Ат җиктерергә иде. — Нәрсәгә ул мәшәкать. Үзебез озатырбыз. Унике яшәрлек шадра кыз, Мостафаның кулыннан ук җитәкләп, әрҗә такталары белән генә бүленгән чоланга алып керде. Имчәк сөтенә чәчәлеп елаучы баланы, идәнгә чүгәләп утырган карчык каплый бугай, аерым ачык күреп булмый, Раушана үзе дә сыек якты сирпелгән пәрәвезле тәрәзә янында, кара чәчләрен ялангач җилкәсе аркылы бала өстенә тузгытып, бөгәрләнеп ягкан. Аның кичә генә юып кигән зәңгәр өтерле ак күлмәген, тыны кысылгач ахыры, изүгә хәтле
21 
 
 
аерып җибәргәннәр. Мостафа ишек урынына корылган чыптаны күтәрүгә, Серафима карчык яртылаш борылып, чал чәчләрен яулык астына җыештыраҗыещтыра аякка басты. — Менә ул хода бәндәсе. Мостафа аңа кендек кискән өчен, кул ялы итеп, ун тиенлек көмеш сузды да, баланың өстенә үк иелеп, йомшак ияген сыңар бармак очы белән кытыклап елмайды. — һайт сине! Карап торуга ярыйсы күренәсең. Аннан Раушананың хәлсезлектән зурайган күксел1 күзләренә текәлеп: — Бик авыр килмәдеме соң? — дин сорады. — Шул-шул менә... — диде Рау- шана үпкәләгән тавыш белән. — Авыр килмәгән кайда ул... Җитмәсә тагын нәкъ шундый вакытта әнкәйне дә йомыш-юлга җибәргәннәр. Ярый әле Саимә килеп булышты Бераз тынып торгач, тынычрак тавыш белән әйтте. — Өйгә кайтасы иде бит. Әй, кем, Степановна! Бишмәтемне алып бир дә... тукта... мин үзем... Кемдер тышкы ишекне каты ябып, оятсыз сүзләр белән мыгырданып, чолан турысыннан узды. — Әле һаман озатмалыгызмыни? Тапкан урын бала табарга, имгәк! Син нишләп биредә? Кем рөхсәт бирде фабрикка кереп эштән бүлдереп йөрергә? Чолан артыннан ■ Саимәнең кыю тавышы ишетелде: — Ни үзе, исерек кебек бәйләнәсең. Бар әле, зинһар юлыңда бул. Раушана, җанҗал чыгудан куркып, Мостафага эндәште: — Әйт әле Саимәгә. Ирештермәсен иде шул Шәрәфине. Эт оясында көчле, үчегепнитеп китүе бар. — Бу кемнең товары идәндә аунап ята? Серафима! Хәзер үк канторга! — дип тагын кабынып китте әлеге тавыш. — Хуҗа ишек алдында йөргән чак. Карагыз аны. Кулыгызда ут уйнал тормаса, үпкәләштән булмасын. Аның янып әйтүе башкаларга житә калды, бүлмә тирәсендәге хатыннар дәррәү урыннарына таралып эшкә тотындылар. Серафима исә: «Ой батюшки!» дип уфлап алды да, Шәрәфи артыннан чыгып китте. Кемдер, аяк машиналарының тәгәрмәчләре шаулап әйләнгән: уңайга җырлап җибәрде: — Там где тинный Б улак... 
Аңар күршеләре кушылдылар: — ... Со Казанкой рекой Словно брат с сестрой обнимаются.- Җыр белән аралашып, кайдадыр, якында гына, Саимәнең тавыш л ишетелде: — Алайса вәгъдә, Настенька? Якшәмбе көн иртә белән... Чоланга килеп кергәндә аның кулы ёуш һәм моңарчы уйчан йөзе ничектер яктырып киткән иде. — Киттекме, Раушана апа? — диде ул Раушананы култыклап. Мостафа, иске бишмәткә төрелгән баланы күтәреп, бүлмәдән чыгуга, ачык тәрәзә аша Шәрәфинең тавышын ишетеп, ' туктап калды. Шәрәфи.хәзер баягы шикелле дуламый, һәрбер сүзен инсаф белән юаш кына сөйли иде. — Бәндәгездә гаеп... — диде ул? кемгәдер. — Бик дөрес, һичшиксез. Була ул. Тыңлыйм... Баш өсте... — Булмаса бераз көтик, — диде •Раушана һәм, үзе белән янәшә машинада эшләүче куе сары то- .лымлы, сылу гәүдәле яшь кызны Мостафага ымлап күрсәтте. — Әнә шул инде Саимәнең дусы. Саимә аның сүзен расларга теләгәндәй, ишеккә җитәрәк елмаеп эндәште: — До свидания, Настенька! Сары чәчле кыз, Раушанадан бушаган машинага яңа инә көйләп утырган җиреннән, кузгалмыйча гына җавап кайтарды: — Хуш, Саимә! Хуш... Цех эче кайсы русча, кайсы татарча әйткән сүзләр белән гөрләп китте. — Ипләп тот. Кимерчәк кенә әле аның сөяге. — Весь в отца. Черноглазый. — В добрый час, Рая! — Авыр күтәреп өзлегә күрмә, ахирәт.
22 
 
 
 
— Бик җылыга өйрәнмәсен. Салкын тиючән булыр. — Тәүфигы белән үссен. — Будьте здоровы! — Всего хорошего! Саимә, ишек алды уртасында Юныс бай белән Арнольд Эгерсьне күргән Мостафаның икеләнеп торуына чыдый алмады, баланы үз кулына күтәрде. — Ай алла, исең китте шул немец перец колбасага. Киттек әйдә. Озын өстәл башында тун якасы каеп утыручы тәбәнәк юан хатын кәефле көлеп җибәрде. — Молодец, Саимә. Кистең дә капладың шайтан алгырны. — Тапшырдык, — диде Мо.стафа Һәм, Раушанага кулын сузып, баскычтан төшә башлады. — Ашыкмый гына атла. Тайгак югыйсә. Саф һава сулаудан ахыры, бала бердән тынычланды. Ул хәзер чуар ямаулы киемгә уралган гәүдәсе белән канатсыз күбәләккә ошый һәм аның яртылаш ачык башыннан рәхәт бер җылы бөркелеп тара иде. — Теге ләгънәт әйләнеп килгәнче өлгерергә иде бит... — диде Мостафа. «Ләгънәт» дигәне кайчандыр Гал- кәй хуҗада управляющий булып хезмәт иткән немецның төпчек улы — яшь фабрикант Арнольд Эгерсь иде һәм ул аларны чыгулары белән үк күргән ахыры, бик сәер акаеп торган сул күзен кыса төшеп, аеры очлы җирән сакалын, авызына табан кайтарды да, кыска бармаклары белән әвәләп, Мостафага тамак кырды. — Стоп, князь! Мастерга әйт. Су төбеннән иске якорьларны күтәрергә. Аңладың? Мостафа берничә адым аңа табан атлап: — Виноват, барин... Малай бар бит минем... Мальчуган... — дип әйтә башлаган иде дә, Эгерсь аны артык тыңламагач, авыз эченнән нәрсәдер чәйнәгән кебек, бер яңагын бүлтәйтеп торучы Юныс байга эндәште: — Мөмкинме? — Рәхи?л итегез, — диде Вәли- шин.
— Берәр атна ял бирсәгез. Хатынга әйтәм. Баладан соң... Вәлпшин куе кашлар астыннан сөзеп караучы соры күзләрен складка төбәгән килеш, иренеп җавап бирде. — Мөселман кардәшлеге өчен генә үтенечеңне какмыйм. Мулла кем Шәрәфи, язып куй, өч көнгә рөхсәт. Шуннан артса...’ үзегезгә мәгълүм. Ат кебек кешеләр эш сорап йөдәтәләр хәзер. Кытлык заман бит... Мостафа, күңеле тартмыйча гына рәхмәт әйтте дә, капкадан чыгып баручы Раушана белән Саимә янына ашыкты. Вәлишин белән Эгерсь тагын үз ваемнарына күчтеләр. — Сез инде, Арнольд Карлович, — диде Юныс бай, — тәҗрибәле кеше. Секрет булмаса, әйте- гезче. Затон буендагы икенче корпус күпмегә төште һәм тизме өлгерттеләр? Мостафа ярым-яртылаш колакка чагылган бу сүзләрне тыңлап тор- мастан, Раушаналар артыннан ашыкты һәм барып җитеп хатынының кайнар кулын күкрәгенә кысты. Көзге җил басымы астында соңгы яфракларын койган тал кебек чайкалып атлаучы Раушана, эчке бер сыкрану белән дерелдәп, авыр сулап куйды. Бистә өстенә кичке караңгылык иңгән иде инде. Дымлы тәрәзәләреннән тонык ут шәүләсе җәйрәгән өйләр, еракка өстерәлеп баручы саллар кебек тирбәнеп, салкын яңгыр эченә йотылдылар. Казарма турысына җиткәч Раушана моңарчы эчтән сызып килгән тагын бер кайгысын тышка чыгарды: — Фатир бик начар бит безнең. Бәйләсәң эт тормас. һич көтмәгәндә каршы тыкрыктан, аларның юлын бүлеп, көчле конвой уртасына алынган арестантлар төркеме килеп чыкты. Конвой башлыгы, урам уртасында туктап калган карачкылардан шикләнде булса кирәк, ырылдагансыман ачуланып җикерде: — Ар-р як кырый-дан! Алар үтеһ китүгә Саимә, юрган читен ияге белән генә тибәреп, баланың йөзенә карады. 
23 
 
 
 
— Бер нәрсә дә белми шул әле яарасый. Рәхәтләнеп йоклый мескенем. Казарма тәрәзәләреннән сузылып төшкән ут яктысында алар өчәве дә, чигә чәчләрен бер-берсенә тидереп, бала өстснә иелделәр... Кайчак шулап, яңгырлы төннәрдә урман кошлары бер ботакка җыйналып, аяз таң атканны көтәләр. V Малайга Гәрәй дип исем куштылар. Бер елдан инде аның — эт күрсә «аф», ашарга сораса «нәм-нәм» кебек авазлар белән генә ачылган сабый чактагы теленә: — Тү-тү, әбү, байбай... — шикелле куш иҗекле сүзләр өстәлде. Атасын ул беркайчан да күрми диярлек. Иртә белән торганда ул инде мастерскоена киткән, кич җитсә Гәрәйнең аны көтеп алырлык тәкате калмый. Бары дөммә-дөм караңгыда сискәнеп уянганда гына, маңлаена тигән бөдрә сакалны кечкенә бармаклары белән кармап, атасының өйдә икәнлеген белә. Яртылаш җиргә иңгән сыңар тәрәзәгә кара су кебек агып керүче көзге төннәрдә бу каты төкле сакал барлык <<мукайлар»дан саклап торган көч булып тоела һәм ул, анардан кулын алмыйча гына, тыныч йокыга тала. Иртә белән уяндымы, атасының урыны көндәгечә буш, салкын... Анасы аны беренче гудокка чаклы ук биләүсәләп, үсә төшкәч, кабыгы юнылмаган яшькелт көрән тал корзинага утыртып, фабрикага илтә иде. Күкрәк сөтеннән аерылып, бәрәңгегә, ипигә ияләшкәч, ул анасының чабуына ябышып тәпи йөри башлады. Шуннан бирле корзина өйдә кала һәм Гәрәй аны, тамагы тук — кәефле чакларда, сәке астыннан сөйрәтеп чыгарып, топ ягына җептән бушаган калын шүреләр бастырып, завод ясап уйный иде. Фабрикада да ул, кесәсенә төялгән төрле төстәге чынаяк ■ ватыкларын юеш тәрәзә төбенә бушатып: — Бусы пароход... Болары бар- зка... — -дип, сәгатьләр буена мавыгып утыра. Аның тирәсенә башка балалар җыйналып, кайсы матрос, кайсы крушник булып, тату гына уйнарга керешәләр. Ләкин бу татулык озакка бармый. Матуррак бизәкле пыяла кисәге өчен талаш куба һәм ачулы аналар, кул астына кем туры килсә шуны, тун элмәге өчен туралучы каешлар белән каезларга тотыналар. Кыйналган балалар, берничә минут шыңшып торганнан соң, үзара үчекләшеп тагын сугышып китәләр 
иде. Зурлар арасында ерып чыккысыз нужадан кабынучы ызгышлар шулай итеп балалар тормышына да күчә. Яхшы тойгылардан әле чеметекләп кенә өлешләнгән сабый йөрәгенә бистәдәге кыргый гадәтләр кәкре тамыр җибәрәләр. Кояш яктысын рәтләп күрергә дә өлгермәгән нарасый күзләрдәге гөнаһсыз очкыннарны, тормышка ямь биреп торучы шаян нурларны, иртә картайтучы ваем күләгәсе каплый... Гәрәй өчен дә бу язмыш уртак иде. Әллә нидә бер апасы Нәсимә килеп аиы әбиләренә илткәли. Арткурадагы — читәннән үреп, балчык белән сылап ясалган кытыршы стеналы, җир идәнле, кечкенә тәрәзәле, тар һәм тәбәнәк ишекле куышка барып кергән саен ул әби-' сен йөггреп кочаклый һәм, башын артка ташлап, кара күзләре белән аның җыерчыклы йөзенә озак-озак текәлеп карый иде. Хезмәтчеләр өеннән китерелгән калай самоварны шаулатып, кызыл шакмаклы бәләкәй ашъяулык тирәсенә өчәү тезелеп, чәй эчкәч, апасы кая да булса эшкә чыгып китә. Мәликә әби асылмалы өчле лампаның филтәсен күтәрә төшеп, камыш әрҗәдәге төенчекне чишеп,* киң итәкле күлмәк алдына очсыз- кырыйсыз төймә байлыгын таратып җибәрә. Бер килүендә ул аларны башы кырылган кытай сурәтле чәй тартмасыннан чыгарып, Гәрәйгә генә ышана торган серен ачкансыман, шыпырт кына сөйләнеп актарды. — Тагын берәү табылса бик тә килешле чыга чыгуын... Ясмык тиклем генә ак сәдәп кирәк аңар. Ак сәдәптән шайтан кача. Чөнки
24 
 
 
аны Мохит диңгезенә яуган ләйсән тамчыларыннан эшлиләр. Шуңар күрә бик кыйбат йөри ул. Минһаҗ кибетендә кәгазе дүрт тиен көмеш аның... Куе берегеп үскән җиләк чәчәкләре төсле, күзнең явын алып торучы чуар сәдәпләрне актара торгач, ничектер моңар чаклы күренмәгән зур гына бакыр төймә килеп чыкты. Уртада бүртеп торучы икс япьле якорен яшел тут каплаган бу борынгы төймәне күрү белән, Гәрәй әбисенә тагын да елыша төшеп утырды. Ул инде аны үзе белән алып китәргә һәм, фабрикадагы иптәшләренә күрсәтеп. тагып йөрергә ниятьләп тә куйган иде. Ләкин Мәликә әби беренче тапкыр аның теләгенә каршы төште. — Бабаң мәрхүмнең төймәсе ул. Китер, югалмас борын салып куйыйк. Әбисенең, шуңар бәйләп, кайчандыр ерак диңгездә булып үткән сугышлар турындагы сүзләрен дә ишеткәч, Гәрәйгә бу тутыккан бакыр төймә үзе бер корабль шикелле күренде, һәм ул арткурадагы куышка килү көннәрен кызыклы бәйрәм төсле сагынып каршы- 'лый башлады. Бу куышны Салихҗан купең заманында ук каравылчылыкка ялланып, баш-күз алгач кәләпүшче кызга өйләнеп, ярты гомерен шул йортка биргән Гыймади карт эшләгән дип сөйлиләр. Ләкин, «мин бүрекче булсам кешеләр башсыз туарлар иде» дигән кебек, кыска гомерле булган аның бәхете. Өйләнеп сигез ел торганнан соң беренче баласына узган хатыны бәбидән үлә. Ятим калган кызы Саимә буй Y'cen җиткәч кенә, Әхтәм морза малае Хәммат чыгарган әләккә гарьләнеп, суга ташлана. Шул тирәдән узып баручы токарь Алексей Халявин гына аңар батып үләргә ирек бирми, боздай салкын суга йөзеп керә дә бәхетсез кызны коткара. Аңар карап, аларның язмышлары җиңеләйми. Юныс бай әмере буенча атасын да, кызын да урамга куып чыгаралар. Юаш табигатьле Гыймади картка шул җитә кала. Өстенә кинәт ишелеп төшкән хурлыкны күтәрә алмый ул, акылдан яза... Шуннан бирле ул үзенең мәң- геле к хәсрәтенә шаһит куышка якын да килми. Бары тик ташу кайтып, җирләр кибеп, арткура буендагы көтү' сукмагыннан зиратка юл- ачылган көннәрдә генә, сирәк-мирәк шул тирәләрдә күренгәләп киткәли. Анда да әллә кайлардан әйләнеп, кайчандыр кызы Саимә уйнап йөргән чокырлы
түмгәклс урыннарга, курчак яулыгы хәтле чүпрәк кисәкләрен чуер ташлар белән бастырып: — Карачасы җир атасы, Җирдән сылу жир апасы, Җирән бикә, сиңа яулщк, Миңа саулык! — 
дип, чалпы салып, тиз генә узып китә. Бер вакытны шулай Нәсимә, энекәшен үзләренә илтә барышлый, Гыймади картны очратып: — Исәнме, бабай!—дигәч, ул бөтенләй акыллы кеше төсле: — Башкынаем бик авырта шул, күгәрченнәрем... — дип, аларны күл буена чаклы озата килде. Арткурага җиткәч кенә тагын элекке хәленә кайтып: — Әгүзе биеми, тау асты Хисми, басу арты Вәлиша, атасы карт бау ишә... Күрим әле шуларяы...—дип кырт борылып, кире якка китеп барды. Нәсимә шул турыда әбисенә әйткәч, Мәликә кйрчык: — Кан өстенә корылган йорт шул бу... Әюп пәйгамбәр сабыры да җитмәс мондагы азапларга... — дип елап җибәрде. Чәйнең дә кызыгын тапмады ул бу кичне. Сәдәпләргә дә кагылмады. Гәрәй дә үзенең кайчан йоклавын һәм кемнең күтәреп өйгә китерүен сизмәде. Ишек алдындагы ялгыз тирәккә караган тәрәзәдәй таң яктысы төшкәндә, чәчәләчәчә- лө елаган бала тавышына уянып китте ул. Мичкә якканнар бугай. Казан чыжылдый, утыннар чырт- лыйлар, кайсыдыр почмакта чикерткә сайрый. Мәликә әби ике җиңен дә терсәккәчә сызганып, сәке өстендәге тагаракта, — Менә хәзер ак сәдәпле күл
25 
 
 
мәк кидертербез үзеңә, рәхмәт төш- кере... — дип, су чапылдата. Атасы сәке кырыена тезләнеп, бер кулына шәм төбе тоткан килеш, кемнедер ашыктыра иде: — Тизрәк бул инде, я! Ипләп сал! Әһә! Суны ярата икән ахыр- заман чүлмәге... ... Элек Гәрәйне бу хәтле еш тиргәмиләр иде. Сецелесе туганнан бирле аңа көй саен каты сүз эләгә. Үтмәс кайчы белән тырнак кисәргә утырса да: — Ник бөтен итеп кисәсең, урталай өз! Шайтаннар дуга итеп җигәрләр дә, авызыңа кереп китәрләр... — дип бәйләнәләр. Урамга чыгып кыйналып кайтса да, егылып керсә дә аны орышалар. Бер көнне Гәрәй чәйнек капкачы белән уйнап, аны кайда куйганын онытты. Вак сүзләр, тиенлек әмәлләр белән чикләнгән сүрән тормыш кинәт кайнап китте. Табынга утырган саен колакка шуны тукыдылар. Башлап әнисе, бала имезеп утырган җиреннән, берәр сүз әйтеп куя: — Кайсы җеннең оясына илтеп тыктың икән син аны? Шуннан атасы, чәйнең сыек ясалуына кәефсезләнеп, өй расходына акча җитмәвен, азык-төлекнең бәрәкәтсезлеген, семья үрчегән саен тормышның кысанлана баруын — барысын да югалган капкачка бәйләп китә. — Азап белән тапкан малны болай әрәмшәрәм итсәк, бик тиз м о рҗа д а н очарбыз. Күр м и сез ме, ярты бистә — хәерче... Бүген капкач, иртәгә чәйнек... Әндери казнасы да төтмәс... Борынгылар белеп әйткәннәр шул: бала — бәла... Бу чагында инде аңа сүз катмаган яхшы. Бер генә сүз белән каршы төшсәң дә, бөтен әрнешле тойгыларын берьюлы актарып салачак. — Ачуььм килмәгәе, бәреп торып очыртырмын самоварыгыз белән! Ашсуның тәме юк, табынның яме юк. Бу нинди ләгънәт төшкән тормышка килеп каптым соң мин?.. Капкач югалту кайгысы шундый зурга китте, Гәрәй, чыра телгәнне ишетү белән, шыпырт кына әбисе янына сыза торган булды. Ачулы атасыннан качып йөргән шундый сәгатьләрнең берсендә ул, әбисенең куышы бикле булгач, Идел буена барып чыкты. Моңарчы ярыктагы чикерткә кебек йомылып яшәгән Гәрәй, чуар киемле халык белән шаулап торучы кояшлы пристаньда киң балаклы, йон-лач күкрәкле крушникларның балык һәм 
керосин исе сеңгән басмалар буенча: — А ну, друж-но! — дип көйләп, авыр машина кисәкләре төялгән әрҗәләрне ыргак белән эләктереп тартуларын күргәч, бар кайгысын онытты. Тамагы ачыкса да бистәгә кайтасы килми иде аның. Монда шундый иркен, якты. Басма ышыгында утыручы салам шляпалы Гыймади карт, аклы-кызыллы калкавычлар чумып киткән саен, озын саплы кармак бауларын еракка селтәп, җимнәрен яңарта да, тагын ыргыта. Соры күгелҗем суны итләч тәгәрмәчләре белән чәбәкләп җирән буксирлар узалар. Аларга юан арканнар белән тагылган шыксыз баржалар, өсләрендә учак төтеннәре тирбәлеп килүче саллар,— без бармыйбыз, бармыйбыз, — дигән төсле тискәреләнеп, бик акрын йөзәләр. Гүя алар бер урында торып та, аргы яктагы яшел әрәмәлекләр һәм Ослан тавы башында ялтыраучы чиркәүле авылның ут кебек янган тәрәзәләре' кояшка тагылып шуып баргандай күренәләр. Җил дә юк, дулкын да. Дәрья сулары соры киез җәйгән кебек тын. Каршы як тау артыннан күтәрелгән болытлар да шундый тын агып, күк йөзен акрын гына капладылар. Хәзер инде кояш үзе дә әллә кайда, бер бик ерак, бер бик якын, тонык кызгылт тап булып кына күренә. Кичкә таба ул ничектер җәелә, зурая барып, серле һәм сәер алсу шәүләсе белән ярты офыкны кызартып, шәфәкъ болытлары артына посты. Пароход борыны яныннан, авыр ефәк итәкнең озын һәм туры җыермалары төсле булып, дулкыннар йөгерәләр. Алар да җәелә, киңәя барып, бер-берсенә кушылып шомаралар. Пароход тә- юрмәчләре астыннан йомырка агын
26 
 
 
күперткән тесле күбекләр күтәреләләр. Тәгәрмәч каплавычы тишекләреннән елан кебек сызгырып чыккан озын су тасмалары, ул күбекләрне үз эчләренә йогып, төпкә, тирәнгә чума баралар. Тагын тынлык. Әллә нидә бер кайсыдыр буксирда, моңсу тавыш чыгарып чаң сугып куялар. Шуңар тирәнлек үлчәп баручы чуар колгалы матросның: — шесть... с половиной... — дип, пре- меп кычкырган тавышы кушыла. Гәрәй, Болга өстендәге шул мәһабәт матурлыкка сокланып йөри торгач, тегермән ташлары, арба тәгәрмәчләре өелеп яткан яр кырыеңа ук барып кына баскан иде, кемдер арттан килеп кочаклап алды. — Син ничек биредә? Әйләнеп караса күзләре елаудан кызарган әнкәсе тора. — Тик йөргәнче әтиеңне чакыр ичмасам... — диде ул ачуланып. — Әнә тагын олакты бит мөртәт. Получка алган саен шулай ызалый бит. Күрәмсең, кем белән китеп бара? Адәм рисвае! Су йотсын иде ярапби үзләрен... Гәрәй, Бакалтайдагы таллар күләгәсендә озын кара сызык булып чайкалган көймәгә таба кул болгап, сузып кычкырды. — Ә-ти-и! Өйгә кайт. Ләкин, көймә шактый ерак булганга аның тавышын берәү дә ишетми, Мостафа исә, тәртә кебек йомыры саплы ишкәкләрне су төбенә җиткерергә теләгән кебек, текә батырып ишүендә дәвам итә. Ишкәк очларыннан мул коелган тамчылар, яр буендагы учак якты- сында чаерлы утын очкыннары кебек кабынып, еракка чәчриләр. Көй- мәдәгеләрнең берсе гармонь уйный бугай, жил шул яктан искәндә хатын-кыз җырына аралашып, тонык кына моң ишетелә иде. — Әйдә, акыллым, китик булма- са... — диде Раушапа. — Барыбер игелек күрсәтмәс инде ул безгә хәзер... Гәрәй, атасы янына көймәгә утырырга өметләнеп, тагын бер тапкыр: — Әти җаным, безнең янга кил! — дип кычкыра башлауга, онисе аны кулыннан тартып, карт кычытканнар, әремнәр уртасыннан сузылган кайрак төсле такыр сукмак буйлап, Бишбалта кырыендагы фатирларына алып китте. Ишектәй керүгә Гәрәй, сәке уртасындагы таныш корзина эчендә елыйелый катуы чыккан һәм хәзер инде өзеп
өзеп кенә үксеп яткан сеңелесен күрде. Раушапа күлмәк изүен чишеп бала өстенә иңкәюгә, өй эче бердән тынды. Бары зур канатлы яшел чебеннең тәрәзә пыяласына бәрелә-сугыла гөжләве һәм нечкә бармакларын әнисенең күкрәгенә батырган яшь баланың голт- лап сөт имүе генә ишетелә иде. Гәрәй, мич буена сөялеп, нәрсәнедер бик озак кимергәннән соң, караңгылана барган шомлыкка эче пош- кансыман, тәрәзә янына басып, иреннәрен турсайтты: — Ник кайтмый инде бу әткәй?.. Раушана аңар берничә тапкыр: — Каплама тәрәзәне! Кит яктыдан!— дип 'кычкырса да, Гәрәй тыңламады. Аның күңеле һаман әле Идел буенда. Каршыдагы тирәк ботакларында чар-чу килеп талашкан чәүкәләр дә, гүя бср-берсен уздырырга тырышып, Бакалтай талларын мактыйлар. Әнисе кочагында тынычлап ятучы сеңелесе дә, күзләрен яртылаш кына йомып, — Чыгып китәргә кыюлыгы жи- тәрме, юкмы икән? — дип, аны күзәтәләр төсле. Бу араларда еш кына өй сагалап утырган Гәрәйне барыннан битәр шушы тынлыкта ялгыз калу куркыта. Җитмәсә по- лучкадан соңгы көн булганга күрә, ишек алды да аулак; күрше-колан ирләр иртүк трактирларга таралганнар, хатыннары исә, балаларын ияртеп, аларны өйгә кайтырга димләп йөриләр иде. Буш ишек алдына карап утыра торгач, Гәрәй кая да булса еракка очып китәргә җыенгандай шаулаучы чәүкәләр турында: «Ни җитми аларга? Нәрсә бүлешәләр? Үрмәләп менсәң икән яннарына...» — дип ашкынып куйды. Аркылысына зурлар колачы җитмәслек бу карт агач аны күптәннән кызыктыра. Ләкин пекарняда эшләүче Ногъман бабайның кайчандыр шул тирәккә менәргә маташ
27 
 
 
кан малайларны мич пумаласы белән куып йөргәне искә төшә дә, үз- үзсн тыеп кала иде ул. Бу ел яз башында, уртадагы ботакларның берсенә ИмЯикол хаҗи бәләкәй генә чарлаклы өй шикелле сыерчык оясы куйдыргач, тирәк матурланып, яшәреп киткәндәй булды. Тик ни өчендер аңар бер генә сыерчык та ияләшмәде. Хәзер менә җәй уртасы узып бара инде, ә оя һаман буш. — Бәлки аның ишеген тар уйганнардыр...—дигән уй килде. Гәрәйгә һәм ул иртәгә үк сыерчык оясын тикшерергә күңел беркетге. Ишек алдына караган саен көчәя баручы бу тынгысыз теләкне, елга як урам буеннан җылы дулкын кебек килеп бәрелгән, җыр тавышы каплап китте. — Агыладыр болыт, ай-й, агыла... Гәрәй тәрәзә пыяласына бите- борыны белән ябышып, урта баганалары ауган коймага карады. — Әти кайтты! Мостафаның яраткан җыры иде бу һәм ул аны, исерек булуына карамастан, нинди туң йөрәкне дә урыныннан куптарырлык моңлы тавыш белән җырлый белә иде. Хәзер дә ул, көй сайлаган кебек, авыз эченнән генә — Таудин тауга барып-ла кагыла... дигәч, беразга туктап, тынып торды да, аннан тәкатьсез сагыш, ярсулы дәрт тулы көйгә күчте: — Калфак чугын тешләп кем ул елый..? Кемне шулай өзелеп сагына?.. Җыр якынлашып, һәрбер сүзе аерым ачЪҗ ишетелә башлауга, Раушана ут капкандай кабаланып, Гәрәйгә эндәште: — Тиз бул! Кайтты каһәр суккан нәрсә... Күзенә ак-кара күренмәс инде... Бар, зинһар тавыш-тыны басылганчы абзар артына чыгып тор! Ләкин Гәрәй өлгермәде, атасы җырлап кайтып: Эт көтүе тиклем малай арасында' сынар бөртек дусың юк. Ник син мондый кыргый? -дип, беләкләреннән чытырдатып кысты. Әнкәсе арага төшеп якларга тотынгач, ул башка вакытта шундый юаш һәм акыллы күзләрен иләмсез акайтып җикерде: — Кысылма арага! Кызың белән генә булыш! Сүзем сүз — малайга синең төсле йомыкый булып үсәргә юл куймам/.. Җидесен тутырды бит... Җидесен! ... Көннәрдән бер көнне, шундый ук получка исереклегеннән айнып уянгач, ул 
аны үзе белән паромга утыртып, иске мастерскойга алып барды. — Атасының һөнәрен күреп үссен, бай баласы түгел, учительләр килеп өйрәтмәс. Кирпеч свайлар өстенә салынган һәм бер як стенасына вак өлге тәрәзәләр уелган мастерскойга барып керүгә кемдер карлыгып көлде: — Матвеич! Кызыңа кияү бар.- Туйны билгеләп куй. Ямаулы күлмәкләрне тәнгә сылаучы тир исеннән, көл -аралаш яшел сөремнән, парлы прес белән авыр чүкечләрнең колак тондыргыч тавышларыннан Тәрәйнең йөрәге кагып, тизрәк китәсе килсә дә, Мостафа аны масайган кыяфәт белән иптәшләренә күрсәтеп чыкты: — Шушы инде минем малай. Ләкин аңа берсенең дә. әллә ни исе китмәде. Бары тик кергән уңайга карлыгып көлгән егет кенә, корымлы бит уртасындагы ак тешләрен күрсәтеп, мактау аралаш мыскыллап әйтте. • — Ипине яхшы тартадыр. Тегермән ташлары нык күренә. Шуннан соң алар, аяк астында боҗраланып яткан тимер йомычкалары, тутыгып беткән машина кисәкләре арасыннан баш әйләндергеч кызу бәреп торучы учакларга таба үттеләр. Атасы аны, кулындагы авыр чүкеч белән бүкән өстендәге тимергә суккан саен, телен шыртлатучы берәү каршына туктатып: — Андрей Петрович! Помощник- ны күр! Шәпме? — дип эндәште. Сакал-мыегы кырылган түгәрәк йөзле, тәбәнәк һәм йомры гәүдәле бу тимерченең кайнар карашлы күзләрендә Гәрәй дусларча елмаю 
‘28 
 
 
чаткысын күрде, һәм аның кытыршы бармакларын җилкәгә куеп: — Күрюк өрдерәбезме? — дигән соравын ишеткәч, үзе дә сизмәстән: — Ярый, — дин әйтеп ташлады. Күрюкның нәрсә икәнен белми иде әле ул. Ачык өсле учак чокырындагы тимерләрне кыздыру өчен, бер ягы түшәмдәге сиртмәгә бау белән тагылган, төп ягы аяк басып тирбәтә торган такта кисәгенә беркетелгән һәм кырыйлары гармонь төсле җыерылып торган җирән өрдергечне күргәч, аптырап калды. — Менә шулай басалар аны, — дип күрсәтеп бирде Андрей. Өрдергечнең. бакыр кыршаулы турысыннан ухылдап һава чыга башлауга моңарчы сүрән генә көйрәгән тимерләр бик тиз кызардылар. Озакламый алар арасыннан зәңгәр ялкын телләре шаулап күтәрелделәр. Шуннан соң гына Андрей аңар сиртмә бавын тоттырды. — Күрдеңме? — диде ул. — Мин сине биергә дә өйрәтермен әле. Гәрәй, барлык көчен аяк-кулына туплап, тырышып эшли башлагач, Мостафаның чырае яктырып китте. — Болай булса барып чыга безнең эш. Бераздан Мостафа белән Андрей, куна тактасы зурлыгындагы ике тимерне учак өстенә янәшә яткырдылар да, шуларның берсе үтә күренерлек аксыл төскә кереп кызгач, озын кләшчәләр белән каптырып, зур сандалга илтеп салдылар. Хәзер инде алар янына баягы егет белән Матвеич исемле карт та кушылып, кызган тимер буенча күчеп йөрүче тишкечләрне тумпак башлы чүкечләр белән алмаштилмәш кыйнарга керештеләр. Әйләнәтирәдәге калай кисәкләренә, эреле-вак- лы якорь чылбырларына җан керде. Чүкеч тавышына һәркайсы үз монын өстәп, тетри башладылар. Кырыйларында Гәрәйнең чәнти бармагы сыярлык тишекләр тезелеп киткән тимер такталарны суыту өчен почмактагы салкын сулы зур калай бак эченә батырганнан соң да, бу моң колак төбендә чыңлап торды. Утлы тимер, су тиюдән, тозакка эләккән усал җәнлексыман, чыжылдап сызгырды. Шуның артыннан ук мастерской янындагы олы юлдан кыңгыраулы атлар узып киттеләр. Кергәч тә уң яктагы тимер мич өстендә, килбәтсез биек казанда, җилем кайнатучы хатыннарның берсе, 
мастерской ишеген яртылаш ачып тиз генә япты да, ирләр тавышы белән кычкырды: — Мпмечләр Ннжгородка олактылар. Ярминкәгә! Мостафа күңелле итеп сүгенде дә< — Үз башларына йөргерләре! — дип, җиргә төкереп куйды. Аеры сакаллы, пеләш башлы Матвеич, уң кулының өч бармагын бергә укмаштырып, сөякләре беленеп торган иңбашларына, киң маңлаена һәм күкрәгенә тидереп алгач, янындагы егетнең җилкәсенә шапылдатып сукты: — Ну, Митька! йөгер, дускаем. Бу шатлыктан төрек малаеның фәсен сугып очырмыйча ярамый. Шуннан соң ул Мостафа белән Андрейга серле итеп күз кысты. — Була ул! — диде Мостафа, һәм кесәсеннән ике бакыр чыгарып Дмитрийгә бирде. Андрей исә чалбар кесәләрен әйләндереп какты да: — Миндәгесе югалмас. Соңыннан исәпләшербез^— диде. Икенче тимерне кыздырып тишүгә, Дмитрий әйләнеп тә кайтты. Алъяпкыч астында кабарып торган кызыл сургучлы шишәне ул, бик саклык белән генә картка сузып, мастер килгәнче бушатырга киңәш бирде. — Өйрәтмә! — диде Матвеич. — Закускасы кайда? Акча җитмәвен ишеткәч, Андрейны җилем кайнатучы хатыннар янына җибәрделәр. Ул аннан кабыгы күмерләнеп беткән бәрәңге китерде. Шуннан соң гына Матвеич, учак янындагы кисмәктән күмер> кисәге алып, шишәне берничә урыныннан эйлэнде’реп сызды да, төбе белән учына сугып бөкесен чыгаргач, Мостафага тапшырды. — Саулыкка, князь! Алар өчесе дә үз сызыкларына хәтле җиткереп, йөзләрен чыта-чыта эчкәч, электән килгән тәртип буенча, саркытны картка бирделәр.
29 
 
 
Башкаларның күзе төтмәстәй аулак почмакта, кырын терәтеп куелган чуен цилиндрлар, ышыгында эчсәләр дә, Матвеич ни өчендер слесарьлар ягына күз төшереп алды һәм, берәүнең дә игътибар итмәвенә ышангач кына, бармагы белән ымлап Гәрәйне чакырды. Күмер кыздыру белән мавыгып киткән Гәрәй, аның ишарәсен аңламады булса кирәк, учак өстенә баягы төсле ике тимер китереп салган Дмитрий: — Кыстатма инде. Картның күңеле булсын, — дигәч кенә атасы янына барып басты. Мостафа, Матвеичның шпшәле КуЛЫН ТОТЫП: — Кирәк түгел. Азарга иртә әле аңар, — дип ялынса да, карт үз сүзле икән. Гәрәйнең, тел көярлек ачы эчемлектән күзләре яшьләнеп, тыны буылганны күргәч, балаларча ваемсыз тавыш белән: — Пыяла самовар кайнар булып чыкты ахыры, — дип көлеп җибәрде ул һәм, калганын үзе эчеп, китаптан фал ачкан кебек һәр сүзенә басым ясап әйтте: — Тамыры нык малайның. Утлы табага бастыра торган сорттан. Молодец! Гәүдәсендә мондый сәер хәлне Гәрәй беренче тапкыр сизә. Гүя тән белән тире арасын кытыклап вак кына кайнар шарлар тәгәриләр, тамырлар бер тартылып, бер сузылып торгандай тоела. Матвеич белән атасының кәефләре дә күтәренке. Бары Андрей гына боек иде. «Нишләп болай күңелсез?» дип уйлады .аның турында Гәрәй һәм, яңадан учак янына барып баскач, башкалардан кырыйдарак торучы Андрейның әрнеп әйткән сүзләрен ишетеп калды. — Юашлар шул без... Безнең урында Алексей Халявин булса, сөйләшер иде хуҗалар белән. Түләтер иде безнең маңлай тирен... Ә без — дураклар ярты бәяГә шундый җәһәннәмдә көн-төн эшлибез. Менә бүген дә күз алдыбызда тавыш- тынсыз чыгарып җибәрдек үзләрен. Бөтен семьясы белән. Янәсе, Ниж- городка китәләр. Китәрләр һәм типтерерләр. Барысы да безнең 'исәпкә... Эх, сез... Алексейның туры сүзләреннән кояш нурына күнекмәгән төнге кошлар кебек, курка идегез. Эзләп карагыз инде хәзер шундый алтын егетне... Матвеич әллә аңар төбәп, әллә болай үзлегеннән генә, һичбер нәрсәгә исе китмәгән тыныч тавыш белән әйтте: — һәр җимешнең үз сезоны.. Тәртә кыска булганга карап атны кисмиләр. 
Диңгез кешесе иде Лек- сей. Матрос иде. Бездә нәрсә? Тынчып беткән күл. Колач салып карады ул. Ләкин ни файда? Батуы түгел шул бу. Хәзер инде күр дә тор. йөз дә икенчене сылыйлар, һичшиксез... Андрей аның белән килешмәде. — Койрыкларыбызга таш бәйләнгән шул безнең, йөрәкләребезгә мүк үскән... Ләмгә кердек тә баг- тык. Чыгасы иде бит бу сазлыктан... Зур елгаларда агымга каршы йөзеп китәсе иде, Лексей кебек... Дмитрий, очы чуалган киләп төсле сүзләрнең мәгънәсен аңларга теләгәндәй, кызыксынып тыңлап торгач, Мостафага эндәште: — Синеңчә ничек? Андрей Петрович акыллы сөйли бит? — Мин каян белим... — диде Мостафа һәм, кләшчәсен күтәреп учак янына килде дә, Гәрәйнең иягеннән тотып күзләренә карады. — Куркасыңмы миннән? — үзе үк шуңа җавап бирде: — Алай . куян җанлы булырга ярамый. Белмәссең, бәлки сиңа чынлап та дәрьяларда кол-ач салып йөзәргә туры килер, давылга каршы, агымга каршы... Арыдыңмы? Өйгә кайтсаң да ярар. Җитеп торыр бер иманага. Атасыннан җылы сүз ишетмәвенә күптән иде аның. Шуңар ахыры, йөрәккә рәхәт һәм иркен булып китте. Хәзер инде яшен шәүләсе кебек нур сирпеп торучы тимерләр дә, гүя, аның юлын яктырталар һәм атасы белән Дмитрийнең, агач тукмаклы уенчык аюларга ошап, кара-каршы суккан чүкечләре ДӘ: — Тагын кил! Тагын кил! — дигән төсле, күңелле яңгырыйлар иде. 
30 
 
 
VI Мастерской белән өй арасында йөреп тагын бер ел үтте. Аның кордашлары былтыр ук Иманкол хаҗи мәдрәсәсендә «Иман шарт»иы төгәлләп, «Әфтияк»кә төштеләр. Мекә хәзер алар, хәлфәләре аш мәҗлесенә китүдән файдаланып, ишек алдына чыкканнар. Араларында иң озын буйлы, шадра битле бер шәкерт, иптәшләренең күкрәкләренә төрткәләп, нәрсәдер саный иде: — Баш бармак: ботка пешерик, ди. Имән бармак: ярма юк, ди. Урта бармак: әҗәткә алыйк, ди. Атсыз бармак: ничек түләрбез, ди. Чәнти бармак: ашыйк та качыйк, ди... Гәрәй, үзе дә сизмәстән, аларның яннарына барып, бу кызыклы уенга катнашырга ниятләп торганда, озын буйлы шәкерт, кинәт кенә аяк чалып, аны тирес өеменә аударды. 1 орырга өлгергәнче, башкалары килеп ябыштылар һәм мәдрәсә баскычы аегында аунап яткан күмер кабын башына кидертеп, эяк-кулларыннан күтәрделәр дә, такмаклап, урам буендагы канауга таба алып та киттеләр. — Мич астыннан мәче чыккан мыраулап, Аны канторга илткәнләр богаулап... Кем белсен, бу уен нәрсә белән беткән, булыр иде, — иң элек озын шәкерт, кулын ычкындырып, ачы тавыш белән чинап җибәрде: — Уй-й! Йөзе кара мужик! Бармагымны өзә язды тешләп. Шуның артыннан ук Гәрәй аяктан тотып килүче ике шәкертне тибеп очырды. Алары язгы ташу вакытыннан бирле яшелләнеп утырган канау сазлыгыннан күтәрелеп чыкканчы, күмер кабын өсләренә ыргытып, шәрикләре артыннан йөгерде. Шәкертләрдән тыңкыш борынлы берсе: — Башыннан тотыгыз! Бугазын кысыгыз! Тәмам котырып җитте инде ул хәзер... — дип кычкыруга, аны тагын уратып алдылар. Ике арада чын-чыннан йодрык сугышы башланды. — Бау кирәк, бау!—диде кемдер.— Таеп егылмасын өчен дагаларга туры килер. Гәрәй, сүсләре бүселеп чыккан мескен бүрекне күз өстенә тартып, җан ачысы белән сугышса да, озак каршы тора алмады, берьюлы ташланган гәүдәләр авырлыгыннан чайкалып, кушка төбенә барып төште. — Кемдә пәке бар? — дип кычкырды 
озын шәкерт. — Сөннәткә утыртабыз без хәзер аны. Ләкин шул арада, һич көтелмәгән җирдән, үзеннән яшьрәк бер малай белән килеп чыккан Дмитрий бер-ике селтәнеп алган иде, барлык шәкертләр, өсләренә кайнар су сипкән кебек таралып, юкка чыктылар. Дмитрий күн бияләйле йодрыгын югары күтәреп: — Миннән качып котыла алмассыз. Буш вакытта оягыз белән актарырмын әле бер! — дип кизәнде дә Гәрәйне торгызды. — Син нәрсә? Күмер бүлештеңме әллә? — Исәнме, — диде Гәрәй, кая тамчылап торган авызын сәер ел- майтып. Дмитрий, аның өс-башын каккалап, кулыннан җитәкләде. — Киттек әйдә. Таныш! Бу минем энекәш — Гриша. Икегезнең дә исемнәр бер төсле икән. Чаттан борылып, аулак тыкрыкка чыккач, шыпыртлап әйтте: — Ул синең янга килгәләп йөрер. — Уйнаргамы? — дип сорады Гәрәй. — Уены-чыны бергә булыр. Хәзер менә нәрсә әйтмәкче булам мин сиңа. Дмитрий як-якка әйләнеп карады да, тагын бераз атлый төшкәч, Гәрәйнең бишмәт кесәсенә нәрсәдер тыкты. — Гриша килеп сораганчы яшереп сакла, һичкемгә күрсәтәсе булма. Мин сиңа ышанам. Ну, туганкай, сау бул! Бәлки, тиз күрешергә туры килмәс... Гәрәй нәрсәдер сорамакчы иде дә, Гриша якты соры күзләрен каядыр еракка — Идел якларына төбәп барган килеш, сүзгә кушылды: — Минем абый рекрут хәзер. Тиздән солдатка китә. Дмитрий, үзенең кулъяулыгы белән Гәрәйнең битен-авызын сөртте дә, тагын бер тапкыр аркасып-  
31 
 
 
нан кагып, персвозга юнәлде. Гриша исә, Гәрәйләрнең капка төбенә хәтле үк килеп, бераз дәшми торгач, ипчек итеп сүз башларга аптыраган төсле: — Синең әтиең әйбәт кеше... — дип куйды. — Белом, — диде Гәрәй. — Юк белмисең әле син аны, башта мин аны усал дип йөри идем. Бер вакытны ул мине мастерскойдан да куып чыгарды. Соңыннан гына аңладым. Нәкъ шул чакны мастерскойга жандармнар килеп Айвазов турында сораштырып йөргәннәр. Әтинең дусы иде ул. Мин бәләкәй бит. Сорасалар аңламыйча әйтүем дә мөмкин... Юк, әйтмәс идем, чөнки жандармнар минем әтине типографиядә эшләгән җирендә кулга алдылар. Бик яман типкәләп кыйнаганнар. Ә ул бер җавап та бирмәгән. Шуннан соң әтине күрмәдек. Төрмә больницасында үлгән, диделәр. Әти урынына мин калдым инде. Абый кайчан әйләнеп кайта бит әле... Әнигә бер үзенә бик авыр югыйсә... Ярый, киттем. Гәрәй аның абыйсы биргән әйбер турында кабатлап бер сүз дә әйт- I мәвепә аптыраса да, артык сораштырмады. Гришадан аерылу белән тире складлары артындагы иске мунча ышыгына чүгәләп кесәсендәге төргәкне алды. Ул киндер кисәгеннән ике катлап тегелгән тәмәке янчыгы икән. Элмәкләп бәйләгән бавын чишеп җибәрүгә аның эченнән ике уч чамасы эрелс- ваклы кургашын хәрефләр килеп чыктылар. Ләкин Гәрәй аларның хәреф икәнлеген дә һәм нәрсә өчен яшереп сакларга кирәклеген дә аңламады. Шулай булса да серле янчыкны кичке караңгыда, ишек алдының аулак чагында, тирәккә менгереп, кайчандыр үзе үк чарлак стенасын куптарып алган ташландык сыерчык оясына яшерде. Ике көн узгач аның янына, шундый ук хәрефләр салынган һәм авызы сумалалы җеп белән тегелгән, сыңар бияләй куеп төшәргә туры килде. Шуннан соң Гриша бик озак күренмәде. Каршыдагы тирәкнең күксел яфракларын коеп, көзге яңгырлар да башланды. Чокырлы юллардан болганчык күбекле гөрләвекләр дә актылар. Бистә өйләре, үтәли җебетүче явымнан туңган кебек, тагын да бөрешә төшеп, салкын томан җәтмәсе бөркәнделәр. Елга буйлары бушап калды. Әллә нидә бер юеш тавышлы тәгәрмәч шыгырдатып арык ат үтә дә, караңгыда адашып йөргән юлчы кебек ялгыз пароход үкерә: 
— Гу-гу-гу... Ишек алдына караган тәрәзәдән яңгыр челтәре аша болганчык төн күренә. Стенада сыңар герле калай сәгать тыкылдый. һәм еракта- еракта әлеге тавыш: — Гу-гу-гу-гу-у... Куркыныч бу тормыш!.. Ялгызлыктан колак шаулый, йөрәк кага. Шул төнге тавышлардан сискәнепмедер, Гәрәйнең бишектәге чирле энекәше карлыгып елый. Ичмасам сеңелесе Зәйтүнә дә янда түгел. Тәпи йөри башлаганнан бирле әнисенә ияреп фабрикага китә дә эш бетмичә кайтмый. Шулай боегып утырган кичләрнең берсендә кииәг кемдер ишек шакыды. Барып ачса — Гриша! Сагынылгап күрәсең, бер-берсен кочаклап алдылар. Гриша бишек янына килеп, зурларча: — Авырыймы әллә бу? — дип сорады да, ярты клиндер чыгарып бирде. Бала шунда ук тынды, һәм пыяласыз өчле лампа төтәп утырган бүлмә эче күңеллерәк тә, якты-’ рак та кебек булып китте. Гәрәй, кунак малай белән уен башлау өчен, сәке астыннан төрле тимер кисәкләрен чыгарып тезәргә керешкәч кенә, Гриша аңа буяу исе аңкып торган китап тышлыгы сузды. — Соңыннан уйнарбыз. Син элек моны кара! Университеттан язып китерделәр. Тау башында шундый зур школа бар. Анда хәтта сакаллы абыйлар да укыйлар. Шулар өчен бу. Күрсәтимме тагын бер әйбер. Гәрәй җавап биргәнче ул, моңар чаклы булганнарыннан эрерәк хәрефләр чыгарып, шуларвың берсен, мич юллыгыннан корым сылап тышлыкның буш ягына үрә бастырды да, уч төбе белән ныклап кысты. — Күрдеңме? Безнең исемнәр
32 
 
 
шушы хәрефтән башлана. Берәүгә лә әйтмәсәң, мин сине китап укыр- 1 а да өйрәтермен. — Синнән башка кемем генә бар соң минем әйтергә? — диде Гәрәй. — Кыргый ич мин... Үз сүзендә ул чынлап та торды, һәр хәрефне таныган саен аның күз алдында моңарчы билгесез булган кызыклы, яңа дөнья ачыла барды. Хәзер инде ул урамдагы Бывескалар каршыннан да элеккечә тыныч кына уза алмый. Кибет хуҗаларының фамилияләре, төрле товарларның исемнәре, аны ниндидер тылсымлы, тавышсыз телдә үз яннарына чакырып алалар һәм укыган саен Гәрәйнең ул хәрефләр белән яшерен дуслыгы көчәя г.енә бара иде. Бер көнне Гриша, сыерчык оясындагы төргәкләрне алып китешли, тышына «Азбука» дип басылган рәсемле китап калдырды. Ләкин Гәрәй аны рәтләп карарга өлгермәде, фабрикадан кинәт кенә әнисе кайтты. Аның күзләре шешенеп беткән иде. Ул тышта буран булуга карамастан, ишек ябарга да онытып, бишектәге бала өстенә капланып, кычкырып елый башлады. — Кайда барырбыз?.. Кемгә сыенырбыз?.. Әтиегез сугышка китә бит... Сугыш сүзен Гәрәй моңарчы да ишеткәләгән иде. Ул аны" бистә тормышында бик еш була торган кыйнашу төсендә генә аңлап килде. Бары икенче көнне бөтен бистәне янгыратып чиркәү кага башлагач, храмнан рекрутлар җырлап үткәч кенә, бу сүзләрдә бөтен тормышның астынөскә актарып сала торган куркыныч көч барлыгын төшенде. Кич кырын алар вокзалга төштеләр. Поезд кузгалу белән үк Рау- шана кулларын ябык ишекле кызыл вагоннарга сузган килеш, чуар төрткеле калын шәле җилкәсеннән шуып төшкәнен дә сизмичә, хәле бетеп егылганчы рельслар буйлап йөгерде: — Моста-а-фа! Кемгә ташлап киттең безне, Моста-фа! VII — Алексей Халявинны тагын кулга алганнар... — Үзе генә түгел, дүртәүләр ди. — Араларында бер татар егете дә эләккән... * ' Баштарак әле бу хәбәрне кайберәүләр: 
— Кызмача баштан була торган хәл. Берәр трактирда җанҗал куптарганнардыр, мөгаен... — дип кенә юрадылар. Шуңа башкаларның имеш-мимеш- ләре өстәлде: — Фәлшивий акча сукканнар күрәсең. Идән асларына чакл-ы тентегәннәр. — Эшләре хәтәр булырга ошый. Үтереш-мазар. Я булмаса кибет басу... Епшек кар төсле бср-берсенә ябышып зурая баручы бу сүзләрне: — Иптәшләр! — дип башланган шәмәхәй язулы кәгазьләр бөтенләй икенче якка борып җибәрделәр. — Иптәшләр! Бетсен самодержавие! Бетсен сугыш! Яшәсен социализм! «Россия социал-демократик эшчеләр партиясенең Казан шәһәр комитеты» дип кул куелган бу листовкалар, Алексей Халявинның гына түгел, бәлки барлык бистә эшчеләренең дә язмышларын, каракүгел- җем болытларны кисеп үткән яшен төсле, яктырттылар. Околоточный- лар ярдәме белән җыелып алынганнан соң да, алариың яктысы һичбер кимемәде, өзлексез нур сибеп торучы йолдыз шәүләсе кебек, йөрәкләргә сеңеп калды. Моңарчы кулга алынган дүрт,- нең берсе татар булуга артык исе китмәгән Иманкол хаҗи да бу- тишник Гыйльметдиннән ул листовкаларның татар телендә дә язылганлыгын ишеткәч: — Булмас! Ышанмыйм. Кафер . арасындагы талашка безнең мөселман нишләп кушылсын? Коръән хәрефләре белән андый сүзләрне язсалар, әлгаязы баллаһи, бөтен бистәне җир йотар... — дип, бөтенләй каушап калды. Шуның алдыннан гына ул Орск шәһәрендәге баҗаеннан «файда ур- так»ка алты вагон тире сатып бирешү турында заказ алган иде’. Солдат итекләре тегү өчен күп заводы ачарга йөрүче Юныс Вәли
33 
 
 
шингә шул тиреләрне димли барган җирдән, сүз иярә сүз чыгып, тагын әлеге татарга кагылды: — Кем ул? Кайда тотканнар үзен? Ялкын телләре кебек ал бизәкле киез җәелгән контора бүлмәсендә ниндидер кәгазьләр актарып утыручы Юныс бай ул сорауга җавап •бирергә ашыкмады. Түгәрәк өстәлдәге зәңгәр абажурлы лампаны кунак алдынарак тибәрде дә: — Кыйбат сорыйсың, хаҗи, — диде. — Тияре күпме? Кайчандыр Кышкар мәдрәсәсендә бергә укыган шәрикләр иде алар. Гомер үткән саен бик күп мәсьәләләрдә карашлары аерыла барды. Барлык эшне, атасы Галләм хәлфә эзеннән, борынгы сәүдәгәрләрчә алып барырга күнеккән Иманкол хаҗиның банк вексельләренә дә, нотариус кәгазьләренә дә күңеле ияләшмәде. Катлаулы алыш-биреш исәпләре өчен аның куен дәфтәре бар. һәр кичне ул, ястү намазыннан соңгы чәйне эчкәч тә, саргылт пыялалы күзлеген маңлаена күтәрә төшеп, сакал төкләрен берәм-берәм тарткалап, шул дәфтәрне карый. — Хәзрәтеңә мәгълүм булсын: Арслановларга туксан җиде чар- җин каен утыны... вә янә дә дүрт йез унтугыз гөрәнкә сыгыр мае... Табигатендә капма-каршы сыйфатларны берләштерүче Юныс бай исә, бөтенләй башка кеше, ул үз эшен замана агымына яраштыра белә. Моннан өч-дүрт ел элек шул ук Иманкол хаҗины пекарня өстендәге иске ’ фатирында мәдрәсә ачарга димләүче дә ул булды. Төрле яктан җыелган утызлап шәкерт, бистә мөәзине белән Ишнияз суфыйдан иҗек өйрәнеп, «һәфтияк»- кә төшкәннәр генә иде, Әхтәм морзаның Исламбулда укып кайткан Хәмматы мөгаллимлеккә билгеләнде. Аның тирәсендә йөрүче яшьләр «Мәктәпкә дөнья гыйлемнәре кертелсен» дип даулый башладылар. Картлар һәм яшьләр, кадим һәм җәдит мәсьәләсе күтәрелде. Ачыктан ачык күренмәсә дә, бу тартышларда һичшиксез Юныс бай кулы уйнады. Аңар хәзер цифр танучы ■риказчиклар, машина телен белүче з. ,с. ә- № 6 эшчеләр кирәк. Алар әлбәттә динле һәм күндәм булырга тиешләр. Юныс бай үзе бер карасаң суфыйлар төсле тыйнак һәм фанатик. Икенче карасаң, мәҗелестәге хәзрәтләрне: — Алла тәгалә үзе күтәрмәслек таш ясый аламы, юкмы? — кебек сораулар белән җайсыз хәлгә куя. 
Шәкертлек калдыгы булган мондый шуклыкка берничек тә җавап биреп булмый, әлбәттә. Әгәр алла үзе күтәрмәслек ташны ясый икән, димәк аның көче теләсә нәрсәне күтәрергә җитми. Димәк ул кадыйр түгел. Ясый алмаса-— икенче төрле кимчелеге ачыла. Димәк, ул тулы мәгънәсендә халыйк түгел, шулай булгач теләсә нәрсәне юктан бар итә алмый. Шуңар күрә нинди галим хәзрәткә дә андый сорауларны яки ишетмәгән булып калырга, я булмаса: — Тәүбә, диген тәкъсир... Иман яңарта торган сүз әйттең бит... — дип мөзакәрә ачып җибәрергә туры килә. Вәлишингә шул гына кирәк тә. Андый чакта ул иң белдекле мулланы да бутап бетерә. Гарәп һәм фарсыдан тыш, үзлегеннән тырышып русча өйрәнгән бу җәдит бай барысы белән дә кызыксына, һәрнәрсәне кырык төрле шик аркылы үткәреп, кат-кат сынарга, тикшерергә ярата. Бервакытны Лев Толстой белән кайбер укымышлы татарлар арасында дин һәм фәлсәфә мәсьәләләре буенча хат аркылы башланган фикер алышуга да бик дәртләнеп катнашты ул. Толстой- НЫҢ: —• ... «Коръәндә кайбер урыннар бөтенләй үк ачык язылмаганнар, фикерләр еш кына буталып, күп сүз белән, теләсә ничек итеп һәм тарихи яктан да бозылып бирелгәннәр. Әгәр минем сүзләрем сезне кыерсытсалар, гафу итегез. Чынлыкны яртылаш кына әйтергә ярамый, ту- лысынча әйтергә яки бөтенләй әйтмәскә кирәк1» — дигән җавабы Юныс байны бу мәсьәлә буенча бик күп укырга, уйланырга мәҗбүр иткән иде. Шуннан соң ул, бик тырышып, Толстойга: — «һәр нәрсәнең дөреслегенә
34 
 
 
 
акыл белән уйлап ирешергә кирәк,— дип хат язарга" утырды.— Менә мин үзем турында* уйлыйм: кояш яктысын күрергә күзем бар, чәчәкләрнең хуш исен тоярга борыным бар, кошлар сайравын тыңларга колагым бар, һәм барысы турында уйларга зиһенем бар. Бу сыйфатлар миңа кайдан килгәннәр?..» Ләкин аңа бу хатны тәмамларга туры килмәде, яңа завод салдыру ваемы кызыклы бәхәсне ярты юлда езде. Шулай да ул, үзенең олы улы Идрисне русча* укытып йөрүче студент Остроумовтан Толстойның яңа әсәрләрен таптырып, күздән кичерә барды. Бәлишинне аның исламга карашы ул чаклы кызыктырмый иде. Кем тарафыннандыр «Заманыбызның пәйгамбәре» дип аталган Толстой әсәрләреннән ул тормыштагы сорауларга җавап эзләде. Чөнки әйләнәдәге тормышта бик күп хәлләр аңа сәер һәм шомлы булып күренәләр. Аның күз алдында байлыклары мәңгелек саналган күпме алпав&тлар, үз имение- ләрен елгыр купецларга ярты бәягә сатып, бөлгән боярга әверелделәр. Кайчан гына арба-чанадан башка җигүлек күрмәгән җирләргә чуен юл кереп, аңарчы яхшы атларда ике атналык сәфәр саналган Москва юлы — тәүлек ярымга калды. Ул ике чор чигендә туган кеше һәм ничек итеп уырадан керосин лампасына, казаки-җөббәдән европа киеменә күчүләрне бик яхшы хәтерли. Бу тимер юллар һәм пароходлар, телеграф һәм электрик, тиз аткыч мылтыклар һәм пушкалар | аның күз алдында мәйданга килделәр. Аның күз алдында крепостнойлык җимерелде. Капитализм туып чери башларга өлгерде. Пролетариат хәрәкәте кабынды. Шәһәрнең көнбатыш кырыеннан борылып Волгага коючы болганчык сулы елга буена шул гомер эчендә ничаклы заводлар, мастерскойлар корылды. Моннан егерме еллар гына элек теләсә нинди шартка күнеп шул заводларга ялланган эшчеләр арасыннан хуҗаларына каршы күтәрелүче күпме тәвәккәл йөрәкләр, кыю җаннар җитештеләр. Очраклы хәлме бу? Андреяповлар, Крсстовниковлар, Вәлишиннәр, Әсәдуллаевлар, Эгерьслар нигезенең череп ава башлавымы әллә?.. Сөйләшергә иде шул турыда үткек акыллы кеше белән. Ләкин ул яшәгән мохитта кемдә бар андый акыл? Тургай өлкәсе базарларында әрдәнәләп өелгән сыер тиреләрен бер- мә-бермә табыш белән сатарга хыялланучы шушы маклердамы? Дөрес, Иманкол хаҗи — шомарган таш. Хәйләкәр һәм мәкерле сәүдәгәр. Пекарниендә эшләүчеләре дә — Ногъман бабайны исәпләмә- сәң, үзе үк бөлдергән кардәш- ыру... Иманкол нәрсә әйтсә, барысы да «ләббәйкә» дип кул кушырып кына торалар. Эшчеләре кырык өяздән җыелган Бәлишинне аңлыймы соң ул?... Кулга алынган тагар турында сораштыруы да рия гына бит аның. Янәсе, күз ачыргысыз кар аралаш яңгырлы төндә алыш-би- реш ваемы белән генә йөри дип уйламасыннар. Юнысны белми әле ул. Ә Юныс аны үтәли күрә. Гадәттә Юныс бай зур сумалар белән дә бик юмарт кылана. Иманкол исә бер тиен өчен кара тиргә төшеп сатулаша. Юныс яшь иде әле. Атасы мәрхүм Салихҗан купең аның колагына кырык тукыгандыр: бе- I рәүгә дә ышанма, барысыннан да шиклән. Кеше — хәйләкәр. Син аны нечкәләп алдый бел! Менә хәзер дә, ул Иманкол хаҗиның барлык хәйләсен сизеп, эченнән уйлап алды: — Сынап карыйк1 сине, карт төлке! Ничек керерсең икән тавык кетәгенә. һәм беренче сүздән Иманколны үз арбасына утыртты: — Тияре күпме? Иманкол хаҗи аның тук тормыштан май басып килүче шома битләренә, илленең өстендә булса да һаман әле бөдрәләнеп үсүче кара сакалына, куе кашлар астыннан моң аралаш шуклык нуры елтыраган күзләренә сынап карады. — Мөселманныкы мөселманга китсен дип кенә әйтүем, — диде ул һәм, стенадагы шәмаилләр белән генә кызыксынгандай, диван HJS- 

 
 текәрәк елышып утырды. — Базар хәлен беләсең/ Сугыш вакыты бит. Ул товарга хәзер Варшава купецла- ры да бик үч... Вәлишин эченнән генә уйлап куйды: — Сугыш турында сөйләгән була бит, пишкадәм... Ниһаять ул, сумга сум каерырга ниятләнгән комсыз нәфесле хаҗига ачуы чыгып, һәм аның бернәрсәдән дә хәбәре юк кеше белән эш иткән тесле сөйләвенә пошынып: — Сумына алты тиен! Риза булсак бпр кулыңны! — дип өздереп әйтте. — Шуннан артыкка бара алмыйм. Менә аның урындагы бәясе-! Иманкол хаҗиның күз алдында сары кәгазьгә каурый каләм белән эре итеп язылган базар бәяләре тезелеп үттеләр: — Терлек-туар маллары... Каза- лыда вә әтрафында... Тимер ярминкәсендә... Орск базарында... Карындыклы куй мае — поты ике сумнан башлап, дөя йоны — поты өч сум. Сыер тиресе — чи көе 2 сум сиксән тиеннән өч сумга кадәр... — Чү, ничек була инде бу?.. — диде Иманкол кызарып. — Сыер тиресе дип язганмы?.. . Калганын Юныс бай шунда ук исәпләп бирде. — Андагы бәядән потына өч сум. Китертү минем исәпкә. Яртысына вексель. Васитачылык өчен сиңа потбашыннан егерме тиен. Алты вагонга эчне тишми бит ул, хаҗи! Иманкол тагын бераз сатулашып карады да, Юныс байның бу эшне дә берәр доверенныена тапшы- руыннан шикләнеп, риза булды. Шуннан соң ул тагын бер тапкыр әлеге татарны искә төшерсә дә, Вәлишин гәпне, озайтмастан: — Канатын кистеләр инде аның. Безнең тирәдә артык очып йөрп алмас, — дип тыныч кына сүзен бетерде. Ләкин тыныч күренергә тырышу гына иде бу. Ул үзенең борчылуын сиздермәскә теләп, Иманколны залга чакырса да, тегесе ястү намазына ашыкканга күрә, аны коридор буенча озата барып, кемгәдер эндәште: — Әй, кем, кайсыгызның кулы буш? Баскычны яктыртыгыз! 
Асраулардан берсе шунда ук почмактагы ишектән чыкты да коридор фонарена куелган шәм тэбен алып, йөзеп яулык чите белән яртылаш каплап, түбәнгә төшеп китте. — Хәзергә* хуш алайса... — диде Юныс бай һәм, кире үз бүлмәсенә барып җитәрәк, нәрсәдер әйтәсе бар кебек, артына борылды. Иманкол күренми иде инде. Фәкать авыр табанлы күн кәвешләрнең генә баскыч читләренә тиеп үткәне ишетелеп калды. Бераздан парадный ишеге шыгырдап ачылды һәм аннан Иманкол хаҗиның бик сәер мышнап: — Машаалла... Кулларың бик йомшак икән. Исеме Шәрифләрең ничек? — дип пышылдавы ишетелде. Гүя караңгы коридорда, яшел очкын чәчрәтеп, күкерт тузаннары кабындылар. Баскыч төбендә, шәм утының җилләнеп селкенүеннән ахыры, бер мәлгә кыек нур сузылды да сүнде. Шуның артыннан ук Иманкол хаҗиның нәрсәгәдер сөрлегүе һәм асрау кызның ачу аралаш: — Шул кирәк сиңа... — дип. ишекне каты ябып, югарыга йөгереп менгәне ишетелде. Вәлишин баскан урыныннан кузгалмыйча: — Ни булды? — дип эндәшсә дә кыз аңар бер сүз әйтмәстән аогы почмактагы ишеккә кереп югалды. Ул арада, Иманкол хаҗи атлары булган күрәсең, чокырлы урыннардагы суларны чапылдатып, бар көчкә чаптырып уздылар. — Беләсе иде, кайсы асрау икән? Шул уй белән бер үк вакытта Вәлишиннең күз алдына Иманкол хаҗиның шәкерт чагы килеп басты. Алар, берәр җиргә ифтарга чакырылсалар, икәү бергә кушылып, күңелләрне нечкәртерлек Мисыр мәкаме белән: — Изәшшәмсе куввирәт вә иззә- нөҗүмен кәдәрәт... — дип, күзләрен, йомган килеш, утырган җирдән тирбәлеп, «Тәквнр» сүрәсен укый торганнар иде. Менә хәзер шуньш
 
35 

 
 
 
гып бара. Авыр синең язмышын, Юныс. Фарси шагыйре әйтмешли: «Дуды мошгыйл пишс пиш вә аһы мазлуман зипис...*» Өй мәшәкатьләре белән булыша торган заманмы соң бу... Зур табышларга өметләндергән сугыш пыскып көйрәүче тиреслек булып кына чыкты. Хәзер пнде Россия эчтән яна башлады... Азагына «Россия социалдемократ эшчеләр партиясе» дип кул куелган ул кәгазьләрне кем яза икән?. Шу- ларның берсенә «Казан комитеты Ленин карашындагы «Искра»ны үзенә җитәкче орган саный» дип язганнар пде. Нәрсә соң ул «Искра»? Кем ул Ленин?.. Менә •хәзер тышта кар ява. Хәерле кышмы бу?.. Шундый вакытта ниндидер асрау турында баш ватып йөр имеш тагын... Тукта, сәгать ничә? Жилет кесәсеннән чыгарып капкачын ачуга, ак эмаль түгәрәк өстендәге фосфорлы цифрлар, җәйге төннәрдә үлән арасында елтыраучы бөҗәкләр төсле, саргылт нур сир- пеп, тонык кына яктырдылар. — Ун туларга чирек... Ул инде бер ишеге коридорга, икенчесе ак йорт ягындагы баскычка чыга торган савыт-саба бүлмәсенә барып җиткән иде. Аш өендә әзерләнгән ризыклар гадәттә шунда китерелә һәм аннан, вакытына карап, залга яки башка берәр бүлмәгә кертеп бирәләр. Юныс Вәлишин ишекне ачарга ниятләнгәч кенә эчке яктан, самовар утлыгындагы күмерләрнең сызгырып сайрап януына аралашып, Һәдия әбинең тиргәнүе ишетелде: — Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә. Ике хатынлы мәчет карты өстенә андый бәла тагып йөрсәң, телең корышыр, юләр! Кыз исә, аның сүзен бүлеп, ыза- ланып әйтте: — Таш булып катыйм... Икмәктер менә... Аның тавышында һичбернинди елаусыктау сизелми. Бары тик, аяклары белән идән такталарын ышкып, борын тартып торуы гына
 
                     
* — Алдыңда ялкынлы төтен, артьи* да — 
36 
мәгънәсе кылт игеп Вәлишиннең исенә төште: — Әгәр кояшның нуры югалса, йолдызлар ватылып коелсалар, таулар урыннарыннан күчсәләр... һәм ул, берсе-берсеннән куркы- нычлырак көч белән әйтелгән тылсымлы сүзләрне, имтиханга керүче шәкерт төсле, күңелдән кабатлап, почмак бүлмәгә таба китте. — ... Әгәр дә диңгезләр кайнап кипсәләр, һәм... тереләй күмелгән кыз балалар соралсалар: — бпәййи зәнби котнләт? — Нинди гөнаһ сәбәпле үтерелдегез? — дип... Башта болан гына искә төшкән шикелле иде. Ләкин һәр аятнең мәгънәсен күңелдән кичерә торгач, Юныс байның күз алдына суга ташланган Саимә белән, аңардан күп еллар элек, иртәгә гает дигән кичне серкә эчеп үлгән Васфия килеп басты, һәм ул, — әле генә баскыч төбендә булып үткән мажара шундый хәлгә сәбәп булмагае, — дигән шиккә бирелеп адымын тизләтте. Хатыны өйдә чак булса асраулар ягына кереп вакланмас та иде бәлки. Гомумән ул алар белән беркайчан да күзмә . күз сөйләшкәне юк. Бик күпләрен танып та җиткерми. Чөнки йорт хезмәтчеләренең барысы да диярлек хатыны Хәдичәбану белән тутасы Бәдерниса карамагында. Табынга нәрсә хәстәрләү, кемгә кайсы атны җигү, йорт кирәгенә кайдан һәм нинди товарлар кайтарту кебек йомышлардан башлап, ак йорт, урта йорт, арткурадагы көндәлек тормышның бөтен тәртибе алар тарафыннан билгеләнә иде. Хәдичәбану белән Бәдерниса, Идрисне һәм Вәлишин- нәр нәселендә егерменче йөзне тәпиләп каршы алган Суфияны бабаларына — Әхтәм морза имениесе- нә кунакка алып киткәч, йорт ваемы берникадәр вакытта Вәли шин өстенә төште. — Иделгә боз утырмый торып кайтмаслар инде алар... — дип пошынды Юныс бай һәм, караңгы коридор идәнендәге палас юллыкны аяклары белән кармалап, аргы очка узышлый, әллә ничаклы бор- ■ чулы уйлар үтте аның башыннан: — «... Тормыш чыгырыннан чы 

 
 
                     
мазлумнарның аһ-зары. 

37 
 
 
һаман әле ачудан айнып җитмәвен аңлата иде. Юныс Вәлишин эченнән генә: — Димәк гарьләнә белә. Текә холыклы булуы яхшы галәмәт аныц, — дип уйлап куйды. — Кайтыйм булмаса, — диде кыз. — Әллә ни эш калмады шикелле. Шуннан ул йомшаграк тавыш белән ялынган төслерәк итеп эндәште: — Һәдия астай! •— Җә, тагын ни әйтмәк буласың? — Әйтергә күптән уйлап торам да, телем бармый. Карчык, анар бер дә исе китмәгән кебек, самоварга күмер салган уңайдан илтифатсыз гына әйтте: — Телең бармагач, эчеңә йот. Сер тыңлап торудан узган инде мин хәзер. — Син беләсеңдер дип кенә ' соравым... — диде кыз. Карчык әсәренеп тамак кырды. — Нәрсәне? — Байлар янына кереп-чыгып көрисең ич син... Ишетмәдеңме икән дим. Хәсән Айвазовны нишләттеләр икән? Ишек яңагына терсәге тиеп киттеме, әллә ята төшебрәк тыңладымы, һәрхәлдә Вәлишиннең якында гына посып торуын сизделәр, — иң элек карчык, чулпы тәнкәләрен шылтыратып, коры гына эндәште: — Яулыгыңны рәтлә ичмасам. Син инде бәләкәй түгел. Ир-ат күзеннән кача белергә кирәк. — Киттем, — диде кыз. — Мин бүген бәлки җиңгиләрдә кунармын.,. Ике ишек берьюлы ачылды. Һәдия әби, салкын һава дулкыны ургылып кергән караңгы баскычка табан атлап: — Кара әле, Нәсимә! Мостафа абыеңа әйт: безнең ак мунчадагы бакыр савытны ямарга килсен, — дип кабаланып кычкырды һәм, бер кулы белән ишекне ябып, икенче кулы белән чәчәкле яулыкны битенә тартты да: — Ай, ходаем, сез икәнсез. Хәзер нлтәм... — дип, самовар башындагы чәйнекне турырак утыртып куйды. — Зарар юк, — диде Вәлишин, анымоны сизмәгәнгә салышып. — Чәй кая да качмас, Галимулланы уят. Кара повозканы парадныйга җигеп чыгарсын. Шулай тиз генә чыгып китәргә уйлаган җирдән тагын туктап калды. — Нишләп бүген коридорда ут юк? Һәдия әби, аны әйләнеп үтеп, коридорга күз төшергәч: — Ышан син бу Нәсимәгә... — дип 
сукранып, киштәдәге шәм кисәгенә ут элдерде. Вәлишин аңар иярә чыгып, хәзер инде үз-үзен тыя алмыйча сорады: — Ниткән Нәсимә ул? Бездә эшлиме? Һәдия әби, шәм төбен фонарь' эченнән тагын да ипләбрәк урнаштырып, ашыкмый гына җавап бирде: — Арткура Мәликәсе дип йөртәбез ич бер карчыкны. Шуның кызы ул. Бикәләр кунаклый киткәч, яшь сөяк — йомышюлга йөгерек дип, үз яныма алдырткан идем. Эшкә әвәс нәрсә болан. Каты әйткәнне генә күтәрми. Сүзгә килә- нитә калса, ике йөзе дә кайраган хәнҗәр кебек, астан кисеп, өстән юнып кына тора. Егетенең аягы тозакка эләккәч кенә бераз тынып калгандай күренә. Эчтән сызып йөри ахыры. — Кем соң аның егете? — Кем булсын, әнә шул әлие дә баягы... Хәсән бугай исеме. — Ала-ай... — диде сузып кына Вәлишин. — Хәтерлим шикелле. Бу теге килгән атнасында ук минем малайны туфракка аунатып кыйнаган кыз түгелме соң? — Шул үзе, — диде Һәдия. — Иртәгә ирю белән минем янга чакыр әле аны. Ләкин хәзер сөйләшкәннәрне әйтмә. Киенеп чыгу өчен кабинетка кереп ялгыз калгач, аның күз алдына моннан берничә еллар элек, Идрис белән талашуда гаепләнеп, Хәдичәбану кушуы буенча тал чыбыгьг белән суктырылган яшь кенә кыз чырае килеп йөдәтте. Нишләп шул хәтле хәтергә сеңеп
38 
 
 
калгандыр. Күпме вакыт инде аңар, шулай да аның еламаска тырышып иреннәрен чәйнәве Һаман онытылмый. Китап шкафыннан почмагына патша башлы медаль рәсемнәре төшерелгән һәм Вәлишин фирмасының зәңгәр тамгасы басылган зур табаклы кәгазьләрдән берсен алып, эре хәрефләр белән: — Его превосходительству... — дип яза башлагач кына, ул үзенең уйларын тагын баягы ноктага ҖЫЙДЫ: — Дүртнең берсе татар... Алексей Халявин, Сергей Ураль- цовлар белән берлектә, студент Остроумовның кулга алынуына бу хәтле гаҗәпләнмәгән иде ул. Казан студентлары арасында төрле чуалышлар була килгәне аңа электән дә билгеле. Ләкин губерния охранка бүлегенең башлыгы Миллер аны үз янына чакырып: — Таныйсызмы бу кошны? — дип бер рәсем күрсәткәч, аңар эсселе-суыклы булып китте. Рәсемнән тонык күләгә кебек беленер- беленмәс мыеклы һәм ничектер бик килешеп торган озын чәчле егет: — Менә тагын очраштык, — дигәнсыман карап тора иде. Күп дигәндә ай ярымдыр. Остроумов аны, — Яхшы мастер. Рекомендацияләре нык, — дип шушы яшь егет белән таныштырып, яңа заводка техник итеп алырга димләгән иде. Сораштырып карагач, Вәлишин аның чынлап та күн технологиясеннән тәҗрибәсе зурлыкка ышанды һәм алар бик тиз килештеләр. Заводның өлгереп җитүен дә көт- мәстән, иртәгесе көнне үк эшкә тотынмакчы булды ул. Ләкин алар икесе дә шул килүдән юкка чыктылар. Миллер белән сөйләшү аның күзен ачты, һәм ул моннан соң үз кул астындагы кешеләргә карата күзколакны үткен тотарга кирәклеген аңлап кайтты. Шуның белән ул Айвазов мәсьәләсен беткәнгә хисаплап йөргән иде. Бүген исә, Иманкол хаҗи белән күрешү алдыннан гына килгән почта эчендә, тагын аның исеме чыкты. Мено ул! Аның өстәл тартмасында, гүя утлы күмер төшкән төсле, җан көйдереп ята. Адресында Вәлишин конторасы күрсәтелеп, техник Хәсән Айвазовка тапшырылсын, дип язылган һәм маркалары өстендә Баку штемпеле сугылган бу соры конверт аның бөтен тынычлыгын җуйды. Укый башлауга ул 
шакмаклы дәфтәр кәгазенә кыйгачлап тезелгән сүзләр арасында әллә ни искитәрлек хәбәр күрмәде. — «Хатыңны алып куандык. Эшкә урнашып яхшы иткәнсең. Миңа да сезнең якка юл төшеп тора. Син инде фатир ягын кайгырта күр...» •Болар барысы да гадәттәге сүзләр иде. Ләкин шакмаклы кәгазьнең очраклы рәвештә лампа пыяласына тиеп киткән почмагында башка төрле — сүрән кара белән язылган сүзләр тибеп чыктылар: — «Зинһар сак бул!..» Юныс Вәлишин, үз күзенә үзе ышанмыйча, тагын бер тапкыр укыды: — Ийе. Чынлап та шулай язылган: «Зинһар сак бул!». Бу юлы инде ул кәгазьне тоташы белән лампа кызуында җылытырга тотынды. Гаҗәп хәл. Элекке юллар арасында, бик тизлек белән очып килеп, телеграф чыбыгына кунган карлыгачлар төсле, яңа сүзләр тезелеп киттеләр: — «... Татар яшьләре арасында чуалып йөрүче Исламбул шәкерте Хаммат Галикәев Казанда икән, дип ишеттек. Аның тасма теленә ышанма. Тасма телләр баш ашый. «Якорь»ны очратсаң бездән сәлам тапшыр. Ул сиңа барысын да аңлатып бирер. Бакудагы хәлләргә килсәк, тиздән ишетерсең. Барлык Баку эшчеләре сугышның һәм самодержавиенең бетерелүен таләп итеп, эш ташларга хәзерләнәләр. Казан эшчеләре бу кузгалыштан әлбәттә читтә калмаслар. Синең бурыч — татар эшчеләрен тәрбияләү. һәртөрле Хамматларга алар арасында буталып йөрергә юл куймагыз!..» — Баку... Казан... — дип кабат- 

 
 лады Вәлишин. — Менә кайдан оча <Искра»ның очкыннары... Хамматны да ияртеп Миллер янына барып чыгарга кирәк булмаса... Хамматның Миллер белән дуслыгын Вәлишин аңарчы да белә иде. Төрле мәҗлесләрдә яшь төрекләр хәрәкәтенә бәйләнешле кайбер фикерләр әйткәләве өчен аның өстеннән төзелгән эшнең ярты юлда тукталып калуына да шул ук Миллер булышты. Шулай итеп тәрәкъкыйпәрвәр шәкерт Миллер каршында да үз кеше булып танылды. Әгәр дә Айвазовларны тотып бирүдә аның катнашы бар икән — Вәлишин өчен бу бик яхшы фал. Кардәш-ырудан шундый егетнең булуы Вәлишин нәр фирмасының хөкүмәт каршындагы абруен гына күтәрәчәк. Озакламый күн заводы эшли башлар. «Поставщик дворໆ дәрәҗәсенә күтәрелү өчен дә аның әһәмияте зур булыр. ... Иманкол хаҗи килгәндә Вәлишин шул турыда уйлап утыра иде. Аның белән сөйләшкән чагында да күз алдында һаман шушы хат торды. Нишләтергә икән бу хатны? Төрлечә уйлап торгач, кирәкле 
сүзне тапкан төсле алдындагы кәгазенә ашыгып язарга тотынды. Каләм үзлегеннән йөргән бәләкәй машина кебек, бер юлдан икенчесенә күчә барды. Язып бетереп, Айвазов исеменә килгән хатны теркәп, конвертка салып ябыштырган гына иде, ишек кактылар. — Кем ул? Һәдия синме? — дип ' ишек ачуга, йөзе кәгазь кебек агарган, күзләре куркып акайган Хамматны күрде. Ул пычракка бата-чума йөгергән күрәсең. Пальто чабуларыннан су тама, тешләре бер-берсенә бәрелеп, ияк очы өзлексез тетрәп тора иде. — Күңелсез хәбәр белән килдем мин... — диде ул, бусагадан узмыйча гына. — Миңа Казаннан китеп торырга кирәк. Вәлишин, диван янындагы чөйдә эленеп торучы кама тунны сыңар җиңеннән генә тоткан килеш идән буйлап сөйрәтеп, кыргый бер тавыш белән сорады: — Сәбәп? — Сәбәбе шул: Айвазов төрмәдән качкан! Ул иректә чакта, мин аның кулы җитәрлек урында яши алмыйм. Аңлыйсызмы, яши алмыйм!
 
 
(Дәвамы бар)