ҮТӘЛГӘН ВӘГЪДӘ
Язның ямьле, кояшлы көннәренең берсендә, колхоз председателе Михаил Егорович Зотов идарәдә утыра иде. Аның кәефе күтәренке. Чәчүгә хәзерлек эшләренең быел аеруча уңышлы баруы Михаил Егоровичның йөзен тирән куаныч тойгысы белән яктырткан иде. Ул еш кына елмая, үткен, көлке сүзләр әйткәли. Ә бүлмәдә кояш. Аның тәрәзәләрдән төшкән нурлары стеналарда уйныйлар. Кәефләнмәслек тә түгел иде шул. «Новый мир» колхозы .инде чәчүгә хәзерлек эшен бөтенләй тәмамлаган. Менә бүгеннән җирне актарып ташла да, гәрәбәдәй сап- сары, эре, үрчемле орлыкларны рәхәтләнеп җиргә чәчә башла. Ләкин идарәгә килеп кергән малайның Үләмә елгасының ташуы турындагы хәбәре генә председательне дә, башка колхозчыларны бик нык уйга калдырды. — Болай булгач, без чәчүгә хәзер түгел! — диде председатель. Малай әле сүзен дә әйтеп бетермәде, председатель идарәдән чыгып та йөгерде. Аңа башкаларда кушылдылар. Елга ярына килеп җиткәч, Михаил Егоровичның борчылуы тагын да көчәйде. вәгъдә Авыл тирәсеннән борылып-сыры- лып киткән бу кечкенә елга быелз һич уйламаганда котырып, дулый башлаган. Су аның ярлары өстенә» күтәрелгән иде. Көчле агым белән, бөтерелеп-бөтерелеп килгән, өсләре- ап-ак карлар, салам белән капланган калын бозлар Нарманка күперләренә килеп бәрелделәр дә„ аларны берәм-берәм ишеп төшерделәр. Авыл тирәсендә сигез күпер бар иде. Авыл белән басулар тоташтырган бу күперләрнең язгы эшләр алдыннан җимерелүе колхозга зур күңелсезлек китерде. Председатель идарәгә әйләнеп, кайту белән үк, мәсьәләне киңәшкә» куйды. — Үзегез беләсез, — диде ул колхоз активларына карап, — без; язгы чәчүне кыска срокта бик яхшы итеп үткәрү һәм мул уңыш алу буенча бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга вәгъдә биргән идек. Сталинга бирелгән вәгъдәнең үтәлми калуы мөмкинме соң? Ә менә көтелмәгәндә... Сүз бик кыска булды. «Новый мир» чылар табигатьнең бу һөҗүменә каршы да атакага күтәрелделәр. Бу көрәшкә Ватан сугышына катнашкан Михаил» Егорович Зотов үзе җитәкчелек итте-
86
Балта осталары бригадасына ярдәмгә барлык колхозчылар чыктылар. Нарманка өстендә көн-төн 'балта тавышлары ишетелеп торды. Менә шунда инде тагын бер тапкыр күмәк хезмәтнең өстенлеге күренде. Кыска гына вакыт эчендә биш күпер яңадан аякка басты. Аннан соң колхозның язгы һөҗүме башланып китте. Күперләр өстеннән гөрләп машиналар, тракторлар үттеләр. Чәчү башланды... Аруны- талуны онытып, бер караңгыдан икенчесенә кадәр, чәчү көннәренең минутлары, секундларының кадерен белеп эшләү нәтиҗәсе искиткеч уңышлар китерде. Ләкин уңышка ирешү юлындагы киртәләр ул гына түгел иде. Кышның ыжгырып торган салкын бураннары авыл урамнарында дулап йөриләр, тәрәзә капкачларын кагалар, капкаларны ачып җибәрмәкче булалар. ШуҢдый буранлы көннәрнең берсендә, Зотов Нарманканың калку кырына чыга. Ул, суыкка да игътибар бирмичә, буранга да исе китмичә, борчулы күз карашларын тирә-якка ташлый, нәрсәдер уйлый. Көчле җилләр калку кырдагы бар- лы-юклы карларны бөтереп-бөтереп алалар да, әллә канларга алып барып ташлыйлар. Калкулыклар такыр калса, анда яз көне дым бик аз булачак, уңыш та түбән булачак. Шуларга эче поша иде председательнең. Колхозның кешеләрен генә түгел, аның җирләренең серләрен дә яхшы белә торган тәҗрибәле, эшлекле председатель җилгә каршы да сугыш ача. Ул калкулык- дардагы карны саклап калу турында уйлый. Бу эштә аңа агроном Надежда Ванюхииа да зур ярдәм күрсәтә. Алар калку җирләргә агач угырту фикеренә киләләр. Бу эш, чәчү шикелле, ел саен үткәрелә торган бер чарага әйләнә. Агач утыртылган участокта 10 гектар арыш мәйданының һәр гектарыннан 30,14 центнер уңыш алынуы үзе генә дә бу эшнең әһәмиятен бик ачык күрсәтә. Шулай итеп колхозчылар җирдән мул уңыш алуга комачаулык итә торган җилне дә үзләренә хезмәт иттерәләр. «Новый мир» кырлары кар тоткыч щитлар белән чуарлана. Колхозчылар бу щитларны куеп чыгу белән генә канәгатьләнмиләр, аларны еш кына күчергәләп тә йөртәләр. Ә шуннан соң инде җил, кайсы гына яктан исмәсен, Нарманка кырларына карны үзе китереп өяргә мәҗбүр була... Уңышларга ирешүнең аның башка
серләре дә бар. Партиянең тарихи февраль карарын «Новый мир» колхозчылары бар да яхшы аңлыйлар. Б’у колхозда хезмәт көне минимумнарын үтәмәгән бер генә колхозчы да юк! Колхозда агрономия фәненең кадрен дә яхшы беләләр. Монда агротехника чаралары бөтен авыл хуҗалыгы эшләре сезонында, өзлексез үткәрелә. «Новый мир» да хәзер унбер кырлы чәчү әйләнеше. Аларның барысы да фәкать сортлы орлыклар белән генә үткәрелә. Үлән чәчү эше дә колхозда нык җәелгән. Үлән чәчүнең туфракны баетуда, уңышны арттыруда тоткан урыны гаять зур. Моны «Новый мир» колхозчылары яхшы аңлаганнар. Колхозчылар һәр елны өч тапкыр люцерна үләне чабып алалар. Һәм шуның белән мал-туарны тәмле, туклыклы азык белән сыйлыйлар. Көзге культуралар чиста парга гына чәчелә. Минераль ашламалар да бу колхозда бик киң кулланыла. Тирес, көл, кош тизәге кебек ашламалар хәзерләүгә аеруча зур әһәмият бирелә. Аларны җыю өчен һәр бригадада махсус кешеләр билгеләнгән. Алдынгы колхозның атаклы председателе Зотов ’ колхоздагы оештыру һәм андагы исәп-хисап эшләрен төгәл алып баруга да бик нык күңел бирә. Бу колхозның һәрбер участогының хуҗасы бар, шуны эшкәртү, чәчү һәм урып- җыю буенча билгеле бер җавап бирүчесе бар. Колхозның бу ягы да күпләргә үрнәк булырлык. Үзенең көләч, ягымлы кояшы белән һәр елны ямьле яз килә.
87
Эссе җәй җитә. Үзенә генә хас эулган гүзәллекләре белән алтын көз дә керә. Бу вакытларда инде «Новый мир» колхозчылары, тревога белән күтәрелгән солдатлар шикелле, көрәшкә ташланалар. Колхоз командиры Зотовның бу вакытларда барлык уе, барлык эшчәнлеге, таланты, эшкә җигелә. Ул төи йокысын белми, ару-талуны оныта. Бөтен сәләтен, әйткән сүзләрен, биргән вәгъдәләрен үтәүгә юнәлдерә ул. Язгы чәчү алды көннәренең берсендә, Москвада рус сәнгате осталарының зур концерты бара иде. йөрәкләргә дәрт өсти, күңелләргә ниндидер бер рәхәтлек бирә, шатлык арттыра торган рус халык җырларын тыңлар өчен, «Новый мир» колхозчылары да үзләренең уку өйләренә җыелганнар иде. Чөнки, бу Нарманка авылы колхозчыларының соравы буенча бирелгән махсус концерт иде. Авылның картлары-карчыклйры «булсын һәм йөзләрендә яшьлек ялкыны уйнап торган колхоз егетләре, колхоз кызлары булсын — сбар да рәхәтләнеп, бирелеп, музыка, җыр тыңладылар. Концерт бетте. Ләкин, ул арада радио тыңлаучыларга таныш булган диктор Левитан тавышы яңгырады. ’ — Радио тыңлаучы иптәшләр, СССР Верховный Советы Президиумының, Татарстан АССР авыл хуҗалыгы алдынгыларына Социалистик Хезмәт Герое исемен бирү турындагы указын тапшырабыз! — .диюгә, колхозчылар радиоалгычка тагын да якынрак килделәр... Мактаулы, хөрмәтле исем алучылар арасында алар үз колхозларының председателе Михаил Егорович Зотовның һәм звено башлыгы Клавдия Александровна Линькованың исем фамилияләрен .Дә ишеттеләр. — Безнең председатель! — Безнең Клавдия! — Безнең геройлар! — Бик дөрес булган, лаеклы (Кешеләр алар! — дигән шатлыклы авазлар яңгырады. — Оһо, сигез геройның икесе безнең колхоздан, — дип куйды бер колхозчы. Аның товышында үз колхозлары даны өчен горурлану яңгырый иде. Бу шатлыклы хәбәр «Новый мир» колхозының барлык өйләренә яшен тизлеге белән таралды. Колхозчылар, хөкүмәтебезнең намус белән хезмәт итүчеләргә күрсәткән югары хезмәтен зур
канәгатьләнү белән каршы алдылар. Эфир аркылы килгән бу Указ колхозчылардагы тырышлыкны тагын да үстереп җибәрде, колхозга булган мәхәббәтне тагын да көчәйтте. Указ килгән көн «Новый мир» колхозында бәйрәмгә әйләнеп китте. Колхозчылар, исемнәре бөтен илгә таралган геройларны котлау өчен, аларның өйләренә киттеләр. Ул арада күрше колхозлардан, МТС тан һәм районнан да кешеләр килеп җиткән иде инде. Үзеннән-үзе митинг башланып китте. Партиянең район комитеты секретаре иптәш Салихов геройларны партия Өлкә Комитеты исеменнән котлады. Михаил Егоровичның җитди йөзенә тантана шатлыгы бәреп чыккан. Ул, зур бәйрәмдәге кебек үк, шатлык, күтәренкелек эчендә калган колхозчыларына карап, тагын да ныграк дулкынлана. Менә аның янына «Авангард» колхозы парторгы Романичев .килә һәм Михаил Егоровичның кулын кыса. — Кырык гектар мәйданның һәр гектарыннан утыз центнердан артык уңыш алуыгыз .белән котлыйм, — диде ул. Звено башлыгы Клавдия Алек-. сандровнаны да 10 гектар җирнең һәр гектарыннан 30,14 центнер уңыш алуы белән тәбрик итәләр, кулын кысалар, бүген күргән кебек, йотлыгып-йотлыгып аның күзләренә карап торалар. Линь- кова эчендә ташыган шатлык хисләрен уртаклашмый булдыра алмады. Трибунага күтәрелде. — Югары уңыш походына безне иптәш Сталин чакырды, шуңа күрә дә без бүгенге шатлыкка ирешә алдык. Безнең рәхмәт сөекле юлбашчыбыз иптәш Сталинга булсын! — диде герой.
88
Әйе, данлы хезмәткә аларны юлбашчы рухландырды. Ә юлбашчыга колхозчылар бик зур вәгъдәләр биргәннәр иде. Бөртекле культуралар буенча гектарыннан уртача 12 шәр центнер уңыш алырга дигәннәр иде алар. Егет сүзе бер булыр, диләр. Колхозчылар биргән вәгъдәләрен намуслы хезмәт белән үтәп чыктылар. 47 нче елны колхозчылар 724 гектар мәйданның һәр гектарыннан уртача 13 центнер 36 килограмм уңыш алуга ирештеләр. 224 гектар арыш мәйданының һәр гектарыннан 21 центнердан да' мулырак итеп уңыш алынды. Бу — колхозның гаять зур җиңеше иде. Колхозда алдынгыларның да алдынгысы булып Клавдия Линь- кова звеносы санала. _Ул — югары уңыш өчен, ярышта җиңеп чыгучы звеноның башлыгы. Аның звеносы 10 гектар мәйданның һәр гектарыннан 30,14 әр центнер уңыш алуга иреште. М. Логинов һәм А. Панфилов
бригадалары да үз йөкләмәләр ләрен арттырып үтәделәр. «Новый мир» 1947 нче елны сугышка хәтле булган уңыш дәрәҗәсенә ирешү генә түгел, ул аны бик күп узьпт та китте, һәм хөкүмәткә ашлыкны сугышка хәтлегә караганда 4.214 потка артык итеп тапшырды. Шуннан соң «Новый мир» колхозчылары һәр хезмәт көненә дүртәр ярым килограмм уцыш бүлделәр. Уртача һәр колхоз- хуҗалыгы 180 шәр пот ашлык алды. Ү зләренең нам уел ы хезмәтләренә 600 әр пот ашлык алучы хуҗалыклар да булды. П. Линьков семьясы хезмәт көненә 600 пот, Егоров, Иванова һәм башкалар- 4 әр йөз пот ашлык алдылар. «Новый мир» колхозчылары бу уңышларның әле үзләре өчен чик булмавын яхшы аңлыйлар. Шуңа күрә дә «Новый мир» райондагы барлык колхозчыларга мөрәҗәгать итеп, быел һәр гектардан 100 әр пот уңыш алу өчен көрәшкә чакырды..