ХАЛЫК ДРАМАТУРГЫ
Галиәсгар Камал өчен, барыннан да бигрәк, эшлеклелек характерлы иде. Ул нинди генә эшкә тотынма- ' сын, аны үз вакытында,, пөхтә итеп үти иде. Шуның белән бергә, ул үз хезмәтенең бөтен тармаклары буенча эш алып бара белүче төгәл белгеч иде. Бөек Октябрь Революциясе булу белән, ул аның беренче көннәреннән үк, большевиклар партиясе тарафыннан алып барыла торган барлык политик-масса агарту эшләре буенча эшкә тотынды!. Татарның кайбер аумакай укы- мышлылары революцион эшләрдән йөз чөереп йөргән вакытта, алай гына да түгел, большевиклар партиясе тарафыннан алып барыла торган чараларга турыдан-туры саботаж ясап, контрреволюция юлына баскан чакларында, Г. Камал совет властен ныгыту өчен җиң сызганып эшкә кереште. Ул көндезләрен «Эш» газетасы редакциясендә революцион приказларны, мәкаләләрне тәрҗемә итте, аннан соң, запас батальон каршында оештырылган труппага репетициягә йөгерде, кичләрендә спектакльләрдә рольләр башкарды,
төннәрендә исә, агитацион җырлар һәм көлке декламацияләр язарга да өлгерде. Ул — мондый үткен, политик сатираларны язучы булып кына түгел, аларны яхшы итеп үтәүче артист та булып китте. Кызылармеецларны фронтка озатканда да, урамнарда грузовик өстендә үткәрелә торган мптинг-концертларда да', бу— җитез артист;-агмтатор • һәркайда да чыгыш ясарга өлгерә
110
иде. Ул кызылармеецларның, эшчеләрнең дусты, яратылып тыңлана торган язучысыкуплетпсты булып китте. Клуб сәхнәләрендә, мәйданнарда, аның: «Бер, ике, өч, Жысп зур көч, Дошман башына Төшер зур чүкеч! Мылтыгың ал да Батраеп, алга! Дошман килмәсен, Син йоклап калма. Нык булсын йөрәк, 1 аралмасын рәт. Кызыл гаскәрдә Безнең нык терәк. Кемгә кадерле Яктылык, ирек, Саклар ул аны Күкрәк киереп». — дигән авазлары ишетелде. Хәтта, ул курайда, төрле музыка коралларында уйнарга өйрәнеп, үзенең көлке номерларын музыкалаштырып, эстрада да чыгышлар ясый башлады. Октябрь революциясе, Г. Камалның сыйнфый аңын нык үстерде. Ул, үзенең яза башлаган көненнән, тәнкыйть итеп килгән буржуа җәмгыятенең, бары тик, большевиклар партиясе җитәкчелеге астында, эшчеләр сыйныфы җиңгән вакытта гына бетереләчәген аңлый башлады. Шуңа күрә ул: «Киләчәктә якты тормышның чибәре, Берләшкәндә бөтен дөнья эшчеләре!..» — дигән революцион лозунгларны, шигырь калыбына сала алу дәрәҗәсенә күтәрелде. Гражданнар сугышының кызган чорында, Деникин, Колчак һәм башка интервенция бандаларының яшь совет илен төрле яктан крмап алган бер вакытында, җитмәсә, эчке дошман — контрреволюцион оешмаларның большевиклар партиясенә каршы котырынкы саботаж һәм корткычлык алып барган бер вакытында, Г. Камалның бу шигырьләре, декламацияләре зур политик әһәмияткә ия иделәр. Б’у — язучының чын күңелдән революцион эшкә, большевикларга бирел- , гәнлеген күрсәтә иде. Ул, контрреволюцион татар милләтчеләренә каршы да: «Уйлаганнар иде бугай, хан куярга, 51шел төскә һәрбер флагны буярга,— Сизеп алгач, совет аларның уйларын. Бирмәде ирек бай малайларына уйнарга.» —
дип, нәфрәтен белдерде. Көне-төне эштә булган Г. Камалга, бу шигырьләрне бик ашыгыч язарга туры килде. Ләкин, шуңарга да карамастан, алар бу чорда бик зур роль уйнадылар һәм халык арасында популяр булып киттеләр. Бу елларда Г. Камал зур күләмдәге әсәрләр
язарга мөмкинлек тапмады. Аларның күбесе: «Көндәш», «Әйләнәм, ник өйләндем...» шикелле бер пәрдәлек комедияләрдән, һәм, «Итекләр качты», «Чиратлы чалбар» шикелле кечкенә тәрҗемәләрдән тора иде. Болар, гадәттә, концерт белән ара- лаштырып куяр өчен хәзерләнгән, уйнаучыла'рныц аз катнашуын сорый торган әсәрләр иде. Көлке шигырьләр һәм декламацияләр җыентыгы, «Эш» газетасының Октябрь революциясенә бер ел тулу бәйрәме бүләге рәвешендә . басылып чыкты. Бу факт, Г. Камалның бу шигырьләрен Октябрь революциясе булу белән үк яза башлаганлыгын күрсәтеп тора. Г. Камал бу елларда, эш белән шул кадәр кызыксына иде ки, ул хәтта, бик күп көннәр рәттән өйгә кайтып куна да алмый. Шулай ук, ул эшнең бер ниндиеннән дә баш тартмый. Постановкаларда җитешми торган кием-салымнарны өГщән ташый, төннәр буе утырып афишалар, лозунглар яза, хәтта, бутафория кирәк-яракларына кадәр үзе ясый иде. Революциянең беренче елларында татар милләтчеләре үзләренең черек идеяләрен әдәбият, сәнгать аша үткәрергә маташтылар. Татар сәхнәсенә баштан ахырынача ислам динен мактаган, бөек рус халкы белән татар халкын дошманлыкка өнди торган, кабахәт: «Зөләйха»лар, «Салих Хаҗи балалары», «Йосыф, Зөләйха»лар, «Т аһир-3өһрә»ләр, «Сөсхүбикәиләр, «Чыңгыз хан»иар, «Ханбнкә»ләр һ. б. үрмәли башлый. Соңга таба- рак, шул ук әшәке тенденцияләр-
нец яшеренке вариантлары булган: «Тукучы Әсма», «Соңгы сәлам», «Порховой Фатих», «Пароход Мә- .хуп»лор, «Зәңгәр палас», «Зәңгәр шәл»ләр һәм башкалар килеп чыгалар. Мондый «яшелле-зәңгәрле» пьесалар контрреволюцион милләтчеләрнең, коммунистлар цартия- сенә, ленинчылсталиичыл дөрес милли политикага каршы чыгулары иде. Ләкин, татарның хезмәт ияләре, мондый «театр»ны үзләренеке итеп карый алмадылар. Г. Камал да бу «театр»га хезмәт итмәде. Халык дошманнары Г. Камал әсәрләрен бу театр сәхнәсенә куймадылар һәм ул үзе дә аларны куйдырырга риза булмады. Г. Камал бу елларда эшче клубларында эшли иде. Бу клубларның репертуарында; М. Фәйзинең «Га- лиябану»ы, Г. Камалның «Хафи- залам иркәм» шикелле әсәрләре һәм рус классикларыннан тәрҗемә ителгән әсәрләр уйнала иде. «Ха- физалам иркәм» татар әдәбиятында иң беренче язылган совет пьесасы иде. Г. Камал совет тематикасын беренче буларак сәхнәгә күтәрү белән бергә, сәхнәдә бара торган черек -идеологияле пьесалардан көлүче, аны тәнкыйть итүче дә булды. Аның «Таһир- Зөһрә»дән ачы көлеп язган .«Җантаһир белән Җаизөһрә» пародиясе Г. Камалның драматургиядә нинди позиция тотканлыгын бик ачык күрсәтә. Г. Камал халык арасында эшләү, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә җитәкчелек итүен, соңгы елларына кадәр ташламады. Ул беренче бишьеллыклар чорында, Казан мех- фабрикасы эшчеләре арасында һәм күзсезләр җәмгыяте каршында драма түгәрәкләрендә эшләде. Алар өчен махсус пьесалар, инсценировкалар, җырлар язды. 1930 нчы елларда яңа төзелгән колхоз театрларының репертуарында, башлыча Г. Камал әсәрләре беренче урыннарны алып тордылар. Г. Камал үзенең иҗат чишмәсен халык эчендә яшәүдән тапты. Иске язучыларның күбесендә яшәгән, үз кабыгына бикләнү, халыктан аерым яшәү анда булмады. Характеры белән гади, халыкны сөючән, эчкерсез Г. Камал, кешелекле тормыш белән яшәде. Масаючанлык, дан сөю анда бөтенләй юк иде. Г амьсезлекне, бизәкле тормышны ул бөтенләй сөймәде. Ул: «Язучы булырга теләгән кеше, буш вакытларын өйдә үткәрергә тиеш түгел, ул халык арасында йөрергә тиеш. Юлда йөргәндә, пароходта, поезд да йөргәндә,
икенче, өченче классларда йөрү яхшы, анда гади кешеләр күп була, алар чын күңел белән, дөресен сөйләшәләр, шулардай гына тормыш тәҗрибәсе алырга мөмкин», — дип сөйли иде. 1933 нче елның язында, ул Татарстан картасын'алып кайтты һәм үзенә маршрут билгеләп, республика буенча йөреп чыгу планын корган иде. Ләкин кинәт килгән үлем, аның бу теләген үтәргә мөмкинлек бирмәде. Г. Камал калдырган әдәби мирас хәзинәсе, безнең әдәбиятыбыз һәм культурабыз өчен тирән һәм җитди өйрәнерлек чыганак булып яшәячәк.