Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР ТӘНКЫЙТЬ УҢАЕ БЕЛӘН 


(Хәсән Хәйри иптәшкә ачык хат).
 
Иптәш Хәсән Хәйри! «Совет әдәбиятымның 5 нче номерында мин Сезнең . «Сугышчан поэзия өчен» дигән мәкаләгезне укып чыктым. Бу мәкаләнең әһәмияте шунда ‘ ки, ул поэзия турында чынлап сөйләшер өчен бик вакытлы һәм кирәкле бәхәскә юл ача. Сезнең мәкаләнең иң көчле урыны, әлбәттә, Молотов һәм Жданов иптәшләрнең әдәбият һәм сәнгать буенча әйткән фикерләреннән чыгып һәм А. Фадеевның «революцион романтизм» турындагы фикеренә кушылып, шагыйрьләрне поэзия өлкәсендә яңа уңышларга өндәгән өлеше. Шулар белән рәттән, поэзиянең сыйфатын күтәрүгә багышлап, Сез үзегез күп кенә дөрес фикерләр әйтәсез. Ләкин бу фикерләрне конкрет рәвештә татар совет поэзиясенә карата кулланганда Сез гаҗәп дәрәҗәдә ярдәмсез булып каласыз, буталчык нәтиҗәләр чыгарасыз, хәтта башта дөрес алынган фикерләргә каршы кире фикерләр әйтә башлыйсыз. Әйтик, менә Сез 1947 елда басылган шигырьләргә карата болай дисез: «Басылган шигырьләрнең тематикасы тиешлечә киң түгел, сыйфатлары бик чуар, бик күп шигырьләрнең сыйфаты гаҗәп түбән дәрәҗәдә тора. Әгәр дә без шигырьләрнең тематикасына карасак, нәрсә күрәбез? Төрлелек ягыннан (?) бай булмаса да, шигырьләрнең күпчелеге бүгенге актуаль темаларга язылганнар. Бу яхшы күренеш». Моның нәрсәсе яхшы? Ни өчен яхшы? Нигә үзегез «түбән сыйфатлы» дип атаган шигырьләргә шунда ук амнистия бирәсез? Үзегез үк икенче урында әйтәсез бит: «Билгеле, бер эчтәлекне биреп тә художество, поэзия ягыннан зәгыйфь булган шигырь чын шигырь була алмавын һәркайсыбыз белә». Бик дөрес сүз. Начар сыйфатлы шигырьне тематикасының актуаль булуы бер вакытта да коткармый, ә начар сыйфат актуаль теманы харап кына итеп ташлый. Шуңа күрә тәнкыйтьнең бурычы безне эзлекле рәвештә шигырьнең сыйфатын күтәрүгә өндәү булырга тиеш. Ләкин шигырьнең сыйфатын күтәрергә өндәү генә җитми, ничек күтәрергә                      § Фикер алышу тәртибендә басыла. Ред. 
кирәклекне тәнкыйтьче булган кеше аңлатып та бирә белергә тиеш. Әгәр дә агроном игеннең уңышын күтәрергә өндәп тә үзе шуның юлларын һәм чараларын белмәсә, ул нинди агроном инде? Сезнең тәнкыйть уты астына эләккән минем «Тышта яз» шигыремдә яшьлек күк күкрәү булып шагыйрьнең ишеген кага һәм аны урамга, төзелеш мәйданына чакыра икән, бу Сезнеңчә «символистларның начар йогынтысы» булып чыга һәм аның «дөньяга чыгуына гаҗәпләнергә», аны «Ә. Фәйзи иҗатынын зур бер ялгышы итеп карарга кирәк» табыла. Мәкаләгездә бу шигырьнең бөтен килеш басылуы — минем эшнешак
125 
 
 
тый җиңеләйтә, миңа шигырьнең \зенә озак тукталмастан, кайбер принципиаль мәсьәләләргә генә кагылып китәргә мөмкинлек бирә. ' Бездә һәрбер мәктәп баласы яхшы мәгънәсе белән аера торган «символ» дигән сүзне Сез «символизм» мәгънәсе белән* саташтырасыз. Аерым ачык әйтергә кирәк, иптәш Жданов үзенең «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында сөйләгән докладында символизмны бик каты тәнкыйть уты астына алу белән бергә, һичбер урында һәм берничек тә «символ» • дигән мәгънәгә каршы һәм символны әдәбиятта сурәтләү чарасы итеп куллануга каршы бер сүз дә әйтмәде. Сезнең колакка бик ят ишетелердәй булса да әйтергә туры килә инде, сурәтләү чарасы буларак символ ул хәтта социалистик реализм өчен дә ят әйбер түгел бит. Күп эзләп тормастан, Мая- ковскийның шигырьләрендәге символистик образлардан кояшның шагыйрь өенә чәй эчәргә килүе, десант пароходларының әңгәмәсе һ. б. безнең социалистик реализмга кайсы ягы белән чит? М. Бубен- нов үз хикәясендә туган җирен «ак каен» сурәте белән символлаштырган икән, М. Әмир үз пьесасында героеның образын «тормыш җыры» символы рәвешендә иленә кайтара икән, аларның әсәрләре социалистик реализмча булудан туктыйлармы? Символизмны, аның туган җирлеген, тарихи генезисын белми торып, очраган берәүгә «символист» псчате ябыштырып йөрүне мин җитди эш дип саный алмыйм. Сез мәкаләләрегездә һәм чыгышлары - гызда Такташны атлаган саен символистлыкта гаеплисез. Ләкин кайчан һәм кайсы хезмәтегездә Сез моны исбат итеп чыктыгыз, үзегез исбат итмәгән1 булсагыз, нинди гыйльми чыганакка таянып әйтәсез моны? Ә Такташ ул ни өчен символист, ни өчен ул, әйтик, романтик түгел, дип Сезнең алга сорау куйсалар, Сезнең моңа җавабыгыз һәм дәлилләрегез әзерме? Лирика мәсьәләсе Сезнең өчен чынлап та өйрәнелмәгән,, тикшерелмәгән өлкә икән. Югыйсә лириканы, бигрәк тә совет лирикасын билгеләүдә ничек итеп шул кадәр буталырга мөмкин? Сез язасыз: «Тормыш юлында теге я бу күренеш, факт уңае белән генә туган настроение турында гына сөйләү, — ул чын 
мәгънәсендә лирика була алмый әле, ул төбендә автобиография булудан узмый». Ә безнеңчә лирика Сез әйткән «настроение»сез тумый, ә настроение үзе, әлбәттә, фәкать «теге я бу күренеш, факт уңае белән генә» туа. Ә менә автобиографиягә килсәк, бу инде лирикага чит нәпсә генә түгел, киресенчә, лирикамын, тууында ул төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Шулай булгач, нигә дип, моның киресен исбат итеп көчәнергә? «Лирика эпик нигездән, художестволы тасвирлау, сурәтләү нигезеннән аерым яши алмый» — дисез Сез. Моңарча без лириканы эпостан аерым яши ала торган жанр дип йөри идек, моңарча теориядә дә, практикада да бу шулай кабул ителгән иде инде. Моның тагын да мәзәгерәк тиңдәш мисалы итеп Сез янә: «Безгә риторика да, политик лирика да кирәк. Без аларны аермыйбыз, поэзиянең кыйммәтле сыйфаты дип беләбез» дигән өр-яңа фикер әйтеп ташлыйсыз. Безгә, совет поэзиясенә риториканың кирәк булганы юк, бигрәк тә аның бервакытта да совет поэзиясенең «кыйммәтле сыйфаты» булганы юк. Борынгы әдәбиятларның суфыйлар мөнәҗәтендә, поплар һәм муллаларның вәгазь һәм нәсихәтләрендә кулланылган әйберне табып алып, авың тузаннарын кагып, бүген совет укучысына «кыйммәтле сыйфат» итеп тәкъдим итү бу үзе нәрсә? Моны һич аңлап булмый. Монда тәнкыйтьче «патетика», «пафос» дигән сүзләрне онытып, «риторика»ны шулар урынына ялгыш кулланмадымы икән дигән шик килә. Ләкин оныту бервакытта да авторны акламый.  
126 
 
 
Болар әле фәкать әдәбият теориясе буенча кирәкле белемнең җитеп бетмәвен күрсәтә торган мисаллар гына. Сезнең төп ялгышыгыз методологиядә һәм тәнкыйтегезнең формаль нигезгә корылуында. Сез язасыз: «Безнең чынбарлык «кызартып» күрсәтүгә мохтаҗ түгел. Безнең кешеләрнең көчле ягын да, кимчелекләрен дә дөрес күрә белергә һәм кимчелекләрне тәнкыйтьләү аркылы бетерергә ярдәм итәргә кирәк. Бөтен әдәбияттагы шикелле поэзиядә дә тарихи дөреслек, тор- •лыш дөреслеге, революцион перспектива, яна белән искенең көрәше Һәм яңаның җиңүе тулы чагылырга тиеш. Социалистик реализм поэзиясенең иң яхшы сыйфатлары да әнә шуның белән билгеләнәләр». «Тормыш дөреслеге»? Бу натурализмның бер тәре түгелме? Алайса нигә Сез* шушы ук мәкаләгездә С. Батталның «бөтен тормыш дөреслеге белән» язылган натуралистик юлларын бик хаклы рәвештә тиргисез? Тормыштагыча артык дәрәҗәдә «дөрес» язылган юллар бит? Димәк, «тормыш дөреслеге» дип әйтү бу социалистик реализмны аңлату буенча берни дә әйтмәү дигән сүз. Ул гына да түгел, бу бик ачык мәсьәләне бутау, томанландыру дигән сүз. Иптәш Жданов совет язучыла- рының беренче Бөтенсоюз съездында сөйләгән речендә социалистик реализмга бик ачык билгеләмә биреп үткән иде: «Иптәш Сталин безнең язучыларны кешеләрнең җан инженерлары, дип атады. Б’у ни дигән сүз? Бу исем Сезнең өскә нинди йөкләмәләр йөкли? Бу, беренчедән, художестволы әсәрләрдә тормышны чынлыклы итеп тасвирлау өчен, схоластик рәвештә, үлек итеп, турыдан-туры «объектив реальлек» рәвешендә түгел, бәлки чынбарлыкны аның революцион үсешендә тасвирлап күрсәтер өчен тормышны белү дигән сүз. Шул1 ук вакыт художест-золы тасвирлауның чынлыклыгы һәм тарихи конкретлыгы хезмәт ияләрен социализм рухында идея ягыннан яңадан үзгәртү һәм тәрбияләү бурычы белән яратылган булырга тиеш». г Социалистик реализм методын дөрес үзләштермәү Сезне шактый җитди методологик ялгышларга китерә. Үзәк матбугатта О. Резник мәкаләсе уңае белән булып узган дискуссиягә ясалган йомгаклауда һәм А. Раскинның «Кружилиха» романына карата язган 
пасквиленә каршы «Культура и жизнь» газетасында чыккан мәкаләдә әдәби тәнкыйтьнең кимчелеге итеп, тәнкыйтьченең әсәргә аның гомуми тенденциясенә игътибар итмичә, аерым кимчелеге буенча гомуми хөкем чыгаруы күрсәтелә, һәрбер намуслы, объектив тәнкыйтьче, һичшиксез, әсәрнең идея дәрәҗәсен билгеләгәндә иң элек әсәрнең тенденциясенә әһәмият бирә һәм шуңа карап әсәргә теге я бу бәяне чыгара. Сезнең тәнкыйтьтә менә шул юк, иптәш Хәйри. Сез әсәргә гомуми бер караш ташлау урынына, аны күзегезгә бик якын тотып, «күрә карап» укыйсыз, шуңа күрә аның аерым өлешчәләрен генә күрәсез. Шуңа күрә сез күп вакытны берәр шигырьне укып чыгасыз да «монда заман кайда?» дип сорыйсыз. Әйтик, Мөдәрриснең мәкаләгездә китерелгән шигырен алып «анда кайсы заман авылы тасвирлавын укучы аңлый алмый» дисез. Ничек ул моны аңламасын: «Мин беләм: шул ямьле эшчән хәрәкәт, Шатлыклы ашкын җыр кырга агачак, — һәм анда — Гаделжан, Гомәр, Фәсәхәт, Хезмәттә макталып шөһрәт алачак». «Хезмәттә макталып шөһрәт алу» бу Октябрь революциясенә хәтле булган дәвер өчен характерлы идемени, иптәш Хәйри? Сөндскленең «Теләк» шигырендә: Нинди авыр болванканы күтәрә теләк. ...Кызып эшли яшь вальсовщик. тирдә коена, Шулай да бу эш аңарга ансат тоела. 
127 
 
 
... Шулай эшли ала кеше дәрт булса гына» кебек юллар, ягъни эшнең ансат тоелуы, дәрт белән эшләү һ. б. — бу 'фәкать безнең эпоха өчен генә характерлы түгелмени? Революциягә кадәр шагыйрь ничек итеп: Чык урамга, кырга, төзелеш мәйданына, Чык яшьлеген дәшкән бөек тантанага... дигән сүзләрне язар иде икән? Бөек Октябрьга кадәр нинди яшьлек Сезне нинди төзелеш мәйданына, нинди яшлек тантанасына чакыра иде соң? Моны «30 ел элек язылган шигырь», дип бит заман тойгысын югалткан кеше генә әйтә ала. Ничек Сез гомумән совет чорына гына хас социалистик, сыйфатларны патша дәверенә күчерә аласыз һәм бу ике дәвер арасында охшату ясыйсыз? Монда Сезнең ялгыш, — әсәргә формаль каравыгыздан килеп туа. ӘсәрДәге заман һәрбер объектив укучыга ачык, тик формаль тәнкыйтьче өчен генә ачык түгел. Әсәрнең тенденция-, сеннән чыгып, хөкем итүче тәнкыйтьче шигырьнең теле кая барганын шунда ук сизеп алыр иде. Сезнең югарыда әйтелгәнчә «риторика»^ чакыруыгыз шул ук заман тойгысын югалту, яңа идеяне борынгы консерватив формага салырга тәкъдим итү түгелме? Сезнең формальчылыкны фаш итә торган тагын бер хәл: Сез укучыны символизм, формализм, индивидуализм һәм башка әллә ничә төрле «куркыныч» измнар белән кизәнеп, сынын катырасыз да, укучы шуның белән канәгатьләнер, артыгын төпчеп тормас дип уйлыйсыз. Чөнки, ул «измнар» турында сезнең үз карашыгыз юк. Сез «ялган новаторлык» һәм «формализм» дигән сүзләрне кул- t ланасыз, ә аларны мисал һәм дәлилләр белән беркетмисез. «Ялган новаторлык» дигән сүзне әйткән тәнкыйтьче «чын ңоваторлык» турында да үз фикерен әйтергә тиеш иде. Берсен әйтеп, икенчесен әйтми калсак, бу укучының миен чуалтудан башка нәрсәгә ярый. Иң элек шуны әйтергә кирәк: новаторлык безнең социалистик илдә мактаулы мәгънәсе белән генә мәгълүм. Үз дәверендә һәрбер зур һәм прогрессив язучы новатор булган. Пушкин, Некрасов, Гейне, Тукай, Такташ — болар новаторлар түгелменһ? Иптәш Сталин эчтәлек белән форманың 
бердәмлеге «... форма белән эчтәлек арасында конфликт бар дигән фикергә һич каршы килми. Эш шунда ки, конфликт гомумән эчтәлек һәм форма арасында түгел, иске форма белән яңа эчтәлек арасында яши һәм ул яңа эчтәлек, яңа форма эзли һәм шуңа омтыла» ди. Тәнкыйтьтә большевистик методология форманы эчтәлекне оештыручы фактор итеп таный. Нигә форма турында менә шулай турыдан-туры һәм кыю итеп әйтүдән куркасыз Сез? Чөнки Сез, баягыча, «символ» белән «символи- зм»ны бутаган шикелле, «форма» белән «формализм» мәгънәләрен дә саташтырасыз. Ләкин формализм бездә никадәр начар мәгънәле сүз булса, форма шул кадәр уңай мәгънәле сүз бит. Тик ул безгә ничек хезмәт итә, менә эш нәрсәдә. Әгәр дә ул безнең эчтәлекне оештыручы булып, идеяне ачарга ярдәм итсә, бу яхшы форма була. Әгәр дә ул эчтәлекне ачуга комачауласа, эчтәлек белән исәпләшмәстән форма өчен форма булып калырга теләсә, бу инде зарарлы күренеш, бу — формализм булып чыга. Тәнкыйтьтәге формализм да шулай ук. Менә Сезнең мәкаләнең формасы күп вакыт идеяләрне ачуга түгел, киресенчә, томалап калдыруга хезмәт итә. Шуңа күрә аның гомуми тенденциясе дә укучы өчен томанлы булып кала. Әйтик, менә бу түбәндәге юллардан укучы һәм язучы үзенә нинди сабак алырга һәм нинди нәтиҗә чыгарырга тиеш инде? «... Соңгы вакытта ул (ягъни С. Хәким) эзләнү «газабын» кичерсә кирәк, иҗатында кискен борылыш, «Шагыйрьнең бала чагы», «Кышкы әкият» шикелле әсәрләрдән соң яңа баскычка күтәрелү — 

 
 кыю талпыну. күренми тора әле. Бу, Ул үсми дигән сүз түгел, әлбәттә. Соңгы лирик шигырьләре аның эзлекле, үзенчәлекле булып үсә баруын сөйлиләр». Менә мондый икеле-микеле «тәнкыйть» - белән шигырьне, поэзияне үстереп буламы? Әлбәттә, юк. Безгә теоретик, югарылыкта торган принципиаль большевистик тәнкыйть кирәк. Ни өчен кирәк? Чөнки безнең татар совет поэзиясе чорыбызның гаять зур тарихи бурычларыннан артта калып бара әле. Дәресен әйтергә кирәк, безнең бүгенге поэзия киң укучы масса арасында үзенә тиешле авторитетны яулап алганы юк. Халык Тукайны һәм Такташны үз шагыйре итеп, яратып укый, ул аларның иҗатында 
үзенең иҗтимагый һәм эстетик таләпләренә җавап таба. Минемчә, хәзерге совет шагыйрьләре үзләрендә әнә шул җаваплылыкмы тәрбия итәргә тиешләр. Аннан соң безнең татар совет поэзиясе республика күләмендә зур бер гражданлык эше дәрәҗәсенә күтәрелмәгән. Ул ниндидер бер төркем шагыйрьләр эше булып кына исәпләнә. Киң совет җәмәгатьчелеге белән берлектә шагыйрьләрнең зур киңәшмәсен җыю, анда татар совет поэзиясенең торышын һәм перспективасын тикшереп, конкрет тәкъдимнәр эшләп чыгару — бу эштә бик зур этәргеч булыр иде, дип уйлыйбыз без.