Логотип Казан Утлары
Очерк

АВЫЛ ВРАЧЫ

Шонгатыга килгән чакта, ерактан ук, яшел усак һәм тирәк агачлары арасында, сарыга буялган мәһабәт больница бинасы күренә. Аның бакчасы, ишек аллары биек рәшәткә белән уратып алынганнар, һәр җирдә ямь-яшел чирәм һәм беренче сары чәчәкләр. Тынгысыз һәм тырыш умарта кортлары алардан бал имәләр. Менә больница ишек алдында обходны бетереп, стационардан чыгып килүче врач Александр Исакович Шорин күренде. Ул, гадәттәгечә, ачык чырайлы һәм шат күңелле иде. Зөя, Үләмә елгалары, буендагы болыннардан .килгән тәмле, хуш исле һаваны күкрәгенә тутырып сулады да, ашыкмыйча гына кухняга карап китте. Аннары көтеп тору бүлмәсе аша амбулаториягә үтте. Авырулар аны сәламләп каршы алдылар. — Исәнмесез, Алаксандр Исакович. — Исәнмесез, доктор абый. Шорин һичкайчан авыруларны көттерергә яратмый. Ул шунда ук аларны кабул итә башлады. Амбулатория карточкаларына аның кулы белән язылган төрле диагнозлар тезелделәр. Ул арада унбер яшьлек бер кызчыкны алып килделәр. Бала көчле авыртудан елап, шешенеп беткән иде. Аның аягы имгәнгән. Александр Исакович баланы кушеткага салырга һәм аякларын чишендерергә кушты. Болар эшләнгәч, ул авырту ноктасын бил
89 
 
 
геләде һәм тиз арада диагноз куйды. Баланын, бот сөяге сынган иде. Ун минуттан соң баланың аягына гипс салынып беткән һәм ул II нче хирургия палатасында, йомшак койкада ята иде инде. Аның сызланулары басылган, нервлары тынычланган. Ачык йөзендә һәм шомырт төсле кара күзләрендә тирән елмаю һәм үзенә ярдәм иткән докторга тирән ихтирам балкый иде. Коридорда, бик нык борчылып көтеп утырган анага кызның • бер айдан саусәламәт булып кайтачагын әйткәч, Зәйнәп апаның күзләренә шатлык яшьләре килде. — Рәхмәт, рәхмәт сезгә, — диде ул врачка. — Әтисе сугышта һәлак булды. Бердәнбер карап торган юанычым шул. Доктор аны йомшак сүзләр белән тынычландырды да, юыну бүл- мәсенә кереп китте. Ул кулларын юган арада сул кулын ак чүпрәк белән ураган икенче бер кеше килеп керде. Ул «Ындырчы» колхозы председателе Мөхәммәт Бикмөхәм- метов иде. Врач аны шунда ук таныды. — Ни булды, иптәш Бикмөхәм- метов? — Сөйләмә инде... Ау мылтыгына патрон төеп маташканда кулга тиеп китте, зинһар ярдәм итегез. — Хәзер, әнә теге бүлмәгә узыгыз. Көчле авыртудан чырае качкан Мөхәммәт ага доктор күрсәткән бүлмәгә керү белән ишек төбендә туктап калды. Бүлмә пөхтә итеп җыештырылган, юылган, тәрәзә буйларындагы тумбочка өсләренә фикус, роза гөлләре куелган, идәнгә палас җәелгән. Бер өстәлдә төрле дарулар, икенче өстәлдә өстенә ап-ак марля белән капланган, стерилләп- гән хирургия кораллары куелган. Мич буендагы пыялалы шкафта янә бик күп ялтырап торган, ни- келләнгән хирургия кораллары. — Безнең хата-лаборат$)риягә ошаган икән сезнең бу бүлмәгез, — дип куйды председатель. Александр Исакович елмайды гына, артык сөйләшмичә, бәйләнгән кулны чишә башлады. Мөхәммәт ага кулын күрмәс өчен, карашын читкә борды. Врач та башын чайкады. — Иптәш Бикмөхәмметов, сезнең ике бармагыгызны кисәргә туры киләчәк, — диде ул ахырда. Председатель авыр сулап көрсенеп куйды. — Шулай ук мыни... — Әйе, бүтән чара юк... — Ничек инде була бу. Хәзер бит 
колхозда эшнең иң кызу чагы. Мин авырып ятаммыни? — Борчылмагыз, сез тиз терелерсез. / — Шулай дисәгез генә. Югыйсә, мин анда хәзер кайтып җитәм, бәй- ләтәм дә кайтып җитәм дигән идем. Операция вакытында Шоринга Галина Ивановна Кадрикова ас- систенлык итеп торды. Операция сестрасы Халидә Хәиәфеева кирәкле инструментларны барлап, стери- лигазордан алып биреп торды. Ампутация тиз ясалып бетте. • I ❖ ❖ Шорин бу больницага 1945 нче елда, Бөек Ватан сугышыннан кайткач килде. Ул 1931 нче елда Казан медицина институтын тә,- мамлап, төрле авыл врачлык участокларында эшдаде, Казанга яңадан китеп хирургия буенча белемен күтәрде. Ватан сугышы вакытында кыр госпиталендә хирург булып эшләде. Шонгатыга килгәч, ул үзенең энергиясе белән бөтен больница персоналын дәртләндерде. Ватан сугышы инвалидларына медицина хезмәте күрсәтү эшләрен яңа баштан оештырды. Ул йөзләгән сугыш инва- Л'идларын'а операцияләр ясады һәм аларның күбесе хезмәткә яраклы булып чыктылар. Колхозчылар арасында санитариягигиена темаларына лекцияләр, беседалар үткәреп, үзенең яхшы дәвалау методлары белән тиз арада халык арасында дан һәм мактау казанып өлгерде. Стационар журналында каты авыруларның терелеп чыгулары турындагы авыру тарихлары көннән-көн күбәя барды. Аппенди
90 
 
 
шгг, перитонит, эчәк борылу, бүсер (грыжа), ашказаны җәрәхәтенә ясалган операцияләрнең уңышлы нәтиҗәләре, остсомиэлит. ' трофик җәрәхәтләр буенча үткәрелгән күп кенә пластик операцияләр, шулай ук, врачның осталыгы турында сөйлиләр. Шорин кулыннан сәламәтләнеп чыккан авыруларның хатлары да шуны ук ’ раслыйлар. Менә дистәләрчә хатларның берсе: «... Хөрмәтле Александр Исакович. Әгәр дә сез ярдәм итмәсәгез мин бүген данлы совет җирендә сугыштан соңгы тыныч төзелеш чорын күрә алмаган булыр идем. Ә бүген мин төзүчеләр сафында. Давыл үткәннән соң кызарып чыккан кояшны күрү бәхетенә ирештем. Сезне хатым аша үбәсем килә. Кабат-кабат рәхмәт әйтәм сезгә, доктор...» Бу хатны Висла суын үткәндә башы авыр яраланган дүрт орденлы, биш медальле Александр Корольчук яза. Менә тагын бер хат. ~Моны Чүри- Бураш МТС ының алдынгы тракторчысы Бәнат Сираҗова яза. Ул трактор көпчәгенә эләгеп, авыр хәлдә больницага китерелә. Аңын югалткан кызның хәле чыннан да бик куркыныч була, һичкем ул исән калыр дип уйламый. Ләкин Шорин аны сәламәтләндерә. Кыз ай ярымнан үз аягы белән больницадан чыгып китә. Яңадан «Кызыл Алга» колхозының иркен кырларын шаулатып, җырлый-җырлый эшлә- вен дәвам иттерә. Аның хатыннан үзен яңадан тормышка кайтарган врачка чиксез зур хөрмәт ташый. Әгәр больница яныннан узарга туры килсә, Александр Исакович белән исәнләшеп чыга ул. 
Т 1 ** Больница гадәттәгечә иртә уянды. Бала тудыру палатасыннан, яңа кешенең беренче елау тавышы ишетелде. Дежур санитаркалар иртән үк палаталарны юып, чистартканнан соң, бөтен җирне тәртипкә китерделәр. Авыруларның иртәнге туалет вакыты үтте. Сестра авыруларның температураларын үлчәде, аларга кичтән билгеләнгән , даруларны өләште. Ул арада иртәнге тәмле аш та өлгерде. Розаның өстәлчегенә ак күмәч белән тәмле гуляш кигереп куйдылар. Соңыннан шоколад конфеты белән чәй һәм бер стакан кайнаган сөт бирделәр. Сөт —больницаның үз хуҗалыгыннан өстәмә иде. Больницаның үзенең 
ярдәмче хуҗалыгы булу — авыруларның туклануын яхшырту өчен бик зур ярдәм итә. Больницаның үз бәрән- гесе, үз кәбестәсе, дуңгызлары, сыерлары бар. Мөхәммәт ага төнне авыр үткәрде. Ампутациядән соң аның кулы Һаман да әрнеп тора иде. Авыру: — башым сызлый, — дип тә зарлана башлады. Ике көн үтте. Өченче көнне иртән аның кулы кызарып шешкән иде. Доктор обход вакытында аны зур игътибар белән карады. «Газ флегмонасы башлана» дип сөйләнделәр алар Галина Ивановна белән. — Ашыгыч рәвештә гангренага каршы сыворотка җибәрергә кирәк. Стрептоцид бе^ән сульфидинны жәлләмәскә. Мөхәммәт агайның хәле начарланып китте. Хәл белергә килгән Фатыйма җиңги дә аның хәле авырлыкны күргәч, бик борчылды. Бу борчылулар бер атнага сузылды. Бу вакыт эчендә Шорин да, Галина Ивановна да, сестралар да авыру яныннан китмәделәр диярлек. Аның тиресе астына коффеин белән камфара җибәреп тордылар. Ләкин авыруның хәле яхшырмады. Ахырда аны яңадан операция өстәленә салырга, новокаин блогы ясарга туры килде, чөнки ярага инфекция микроблары эләккән булган. Икенче операциядән соң, Мөхәммәт аганың хәле бик тиз яхшырып китте. Ул сәламәтләнә башлады. Шулай да председательнең күңеле борчулы иде. Ул тәрәзә яныннан китмәде. — Нигә болай борчыласыз, иптәш Бикмөхәмметов? — дип сорады $ер көнне врач. — Ничек борчылмыйсың, Александр Исакович. Колхозда эшләр ярыйсы бара дип әйтеп торалар торуың да, үз күзем белән күрмә

 
 гәч, йөрәк тынычланмый. Чыгасы иде тизрәк. — Тиздән чыгарсыз. Әнә күрше палатадагы нәни кыз белән бер көнне кердегез, бер көнне чыгарсыз да. Аның аягы, ә сезнең кулыгыз. — Сезгә рәхмәтем зур минем, Александр Исакович. — Миңа түгел, фәнгә, медицинага — совет медицинасына рәхмәт өйт, игГтәш Бикмөхәмметов. Мин монда бик кечкенә кеше, мин үз бурычымны гына үтим. Тагын өч көннән соң, обход беткәч, 
тәмам терелеп җиткән /Мөхәммәт агай белән кечкенә кыз Роза Әхмәтҗаиованы өйләренә озаттылар. Колхозның симез айгырларын җигеп, аларны каршы алырга килгән Фатыйма җиңгинең дә, Розаның анасы Зәйнәп апаның да Шатлыкларының чиге юк иде. Александр Исакович, — үзенең бөтен көчен, белемен, талантын халыкка хезмәткә багышлаган гади авыл врачы, — аларны кул болгап, озатып калды.
 
Лпас районы, Шонгаты участогы больницасы.