ҮЗБӘК ӘДӘБИЯТЫ КЛАССИГЫ — АЛИШЕР НӘВАИ
Советлар илендәге барлык халыклар быел- үзбәк әдәбиятының һәм әдәби теленең нигезен салучы атаклы шагыйрь, галим һәм философ Низаметдин Алишер Нәваиның 500 еллык юбилеен билгеләп үтәләр. Бөек Ленин — Сталин партиясе 'Советлар Союзындагы барлык халыкларның культурасын үстерү һәм алга җибәрү турында тиңдәшсез кайгыртучанлык күрсәтә. Шуның нәтиҗәсендә, СССР дагы барлык милләтләрнең культура байлыклары көннән-көн күбрәк дәрәҗәдә илебездәге барлык халыкларның гомуми культура байлыгы булып әверелә бара. Үзбәк халкының даһи шагыйре Нәваиның иҗаты да, һичшиксез, шушы гомуми культура байлыгында иң югары урыннарның берсендә тора. Халык турында кайгырту, аңа тугрылык белән хезмәт итү, бу юлда очраган барлык кыенлыкларны үз өстенә күтәрү, — даһи шагыйрьнең бөтен уе, теләге һәм омтылышы шуннан гыйбарәт. Аның үлмәс әсәрләренең геройлары шул рух белән сугарылганнар, ул үзенең бөтен гүзәл гомерен шуңа багышлаган һәм үзенең укучыларын һәр адымда шуңа өнди. Гүзәл биш поэмасының беренчесе — «Хәйрәтельәбрар» («Тугры- лыклыларның хәйранлыклары») ди- тән әсәрендә ул: • Син адәм булсаң, днмә аны адәм, Кем дә кем халкы турында чикми гамь, — дни язды. Аннан соң ул «Мәхбү- белкылуб («Күңелләрнең сөйгәне») дигән әсәрендә: Халыкка хезмәтеңнән тартма син баш. Әгәр яуса да күктән башыңа таш, — дип язды. Тагын бер урында ул: Кер халыкның хәсрәтенә, сагышына, Рәхмәт әйтсен халык изге бу эшеңә, — дип белдерде, һәм аның бу фикерләре барлык әсәрләре буенча диярлек кызыл җеп булып сызылып үтәләр. Нәваи бөтен дөнья классик әдәбиятына тиңдәшсез әсәрләр биреп калдырган шагыйрь. Аның шигырь белән һәм проза белән язылган 30 дан артык әсәре билгеле. Шулар арасында аның «Хәмсә» («Бишлек») һәм «Чардиван» («Дүрт җыентык») исеме белән билгеле булган әсәрләре аеруча зур урын тоталар. «Хәмсә»гә аның «Тугырылыклы- ларның хәйранлыклары» («Хәйрә- тельәбрар»), «Фәрһад һәм Ширин», «Ләйла һәм Мәҗнүн», «Җиде планета» («Сәбгы сәйярә»), һәм «Искәндәр дивары» («Сәдде Искәндәр») исемле 53 мең юллык 5 поэмасы керә. Биш поэмадан торган «Хәмсә» язу гадәте көнчыгыш әдәбиятында элекэлектән килә. Көнчыгышның бик күп шагыйрьләренең (шул исәптән Азәрбайҗанның бөек шагыйре Низами Ганҗәвинең) «Хәмсә»ләре билгеле. Аларның зур күпчелеге бер үк темалардагы биш поэмаларны эчләренә алалар һәм алар иран (фарсы) телендә язылганнар. Нәван үзенең «Хәмсә»сен борынгы үзбәк телендә язу белән генә калмый, ул аларның сюжетларын өр-яна- дан эшләп,, үзенчә үзгәртә һәм бөтенләй яңа образлар иҗат итә. Нәваи көнчыгышның Фирдәүси,
88
Низами, Дәһләви кебек поэзия гигантлары дәрәҗәсенә җиткән эпик шагыйрь генә түгел, бәлки Хафиз. Сәгъди һәм Җамиләр дәрәҗәсендә торган көчле лирик шагыйрь дә. Ул үзенең гомерендә бик күп санда гүзәл лирик шигырьләр язган. Аның Фани имзасы белән фарсы телендә 12 мең юлдан артык шигырь һәм газәлләрне эченә алган җыентык язганлыгы билгеле. Ул үзбәк телендә 47 мең юлдан артык газәл һәм шигырьләрне эченә алган «Чар- диван»ын язып калдырды. Аның бу әсәре «Мәгънәләр хәзинәсе» исеме астында берләштерелгән «Балалык кызыклары», «Егетлек зирәклекләре», «Урта яшь гүзәллекләре» һәм «Картлык ирешүләре» дигән дүрт җыентыктан тора. Аның мәхәббәт симфониясе сыйфатында дан казанган бу лирик антологиясе искиткеч тирән хисле, сокландыргыч художестволы итеп эшләнгән шигырьләрне эченә ала. Нәваиның тулысынча игълан ителгән әсәрләре арасында аның «Иран шаһлары тарихы» исемле тарихи әсәре, тел, әдәбият һәм поэзия мәсьәләләренә багышланган «Ике телнең бәхәсе», «Атаклылар җый- намасы» һәм «Вәзеннәр үлчәве» дигән әсәрләре, шулай ук кешелек, мораль мәсьәләләренә багышланган «Күңелләрнең сөйгәне» әсәре һ. б. зур урын тоталар. Бу урында залим патшаларга һәм хакимнәргә, алдакчы дин башлыкларына, комсыз сәүдәгәрләргә, надан күрәзәчеләргә һ. б. каршы көрәш алып баручы халыкның алдынгы идеяләрен чагылдырган «Күңелләрнең сөйгәне» әсәренең аеруча нык таралганлыгын һәм андагы бик күп бәетләрнең һәм сүзләрнең халык арасында мәкаль булып киткәнлеген әйтеп үтәргә кирәк. Заманның иң алдынгы һәм культуралы кешеләреннән берсе булган Нәваи үзенең иҗатында шул^ заманның иң алдынгы идеяләрен — шәхеснён һәм акылның азатлыгы, кешеләр һәм халыклар арасында дуслык һәм тигезлек, халыкка хезмәт итү, аның бәхете ёчен көрәшү идеяләрен чагылдыра. Ул феодаль крепостнойлык җәмгыяте вәкилләренең тискәре сыйфатларын: үзеңнән түбәннәрне изү һәм үзеңнән югарылар алдында колларча баш июне, комсызлык һәм ялагайлыкны, куркаклык һәм ике йөзлелекне кач- чылый. Ул дин байрагы астында
эшләнә торган кабахәтлекләрне фаш итә, халыкны изүче тираннарга — шаһларга һәм башлыкларга ялкынлы ләгънәт яудыра, аларны халык дошманнары дип игълан итә. Ул үзенең «Вакфия» дигән әсәрендә: «Изү һәм явызлык дөньясы бетерелми торып, ил төзек булмаячак, халык бәхетле булмаячак» дип ачыктан-ачык белдерә. Нәваиның әсәрләрендә, шаһларның ерткычлык сыйфатларңн фаш итүгә бик күп вакыйгалар һә*м юллар багышланган. Үзенең зәвыкъ- ларын канәгатьләндерү өчен үз «сөйгәненә» каршы сугыш башлап, бөтен бер ил халкын сугыш газаплары эченә салучы, кешелек сыйфатын җуйган, кансыз, мәкерле иран шаһы Хөсрәү Пәрвиз образы («Фәрһад һәм Ширин» поэмасы), үзенең җиде сөяркәсе өчен җиде сарай салдырып, көн саен эчке мәҗлесләре оештыручы, хатын-кызларны аздыручы, халыкка һәртөрле авырлыклар һәм газаплар китерүче Баһрам шаһ образы («Җиде планета» поэмасы) һ. б. һәркемдә тирән нәфрәт тудырырлык көчле итеп бирелгәннәр. Аның әсәрләрендә шаһлык сөрүнең халыкка җәбер итү белән бик нык бәйләнгән икәнлеген күрсәтә торган юллар тулып яталар. «Хәйрәтсльәбрар» поэмасында ул солтанга мөрәҗәгать итеп, болай дип белдерә: Тота үзендә дәүләтне синең кул, Җәберләүгә юнәлгән гел синең гол. Күрә синнән халыклар куп җәбер бнк» Моны син эшлисең нәфсең өчен тик... Шагыйрь Җамига багышлап, иран телендә язган шигырендә ул болай ДИ: «Дәүләт эшендә залим һәм гадсз кеше бер үк нәрсә түгел. Дуңгызның җирне казуы бер эш, ә игенченең шуны ук эшләве икенче эш. Игенче сөрелмәгән җирне казып, аны яхшырта, ' ә дуңгыз узонея борыны белән ул җирне боза».
89
Нәваи гомумән шаһларның кешелек сыйфатларыннан мәхрүм икәнлекләрен белдерә. ’ «Фәрһад һәм Ширин» поэмасында ул Фәрһадның йомшак һәм саф күңелле булуын сөйләп, Кытай ха каны авызыннан: Кирәкми һич тә бу кадерле сафлык, Моңа каршы килә һәртөрле шаһлык, — дип белдерә. Шул ук поэмада ул: Гыйшык әһле колак салсын бу сүзгә: Гашыйклык үзгә нәрсә, шаһлык — үзгә! — дигән фикерне берничә тапкыр кабатлый. Ул хәтта Хөсрәү, Баһрам кебек бозык шаһларның «гыйшыкларын» җырлаган өчен үзеннән элекке ике бөек шагыйрьне — Низами һәм Дәһләвине тәнкыйтьләп тә ала, аларның бу эшләренә гаҗәпләнү белдерә. Нәваи шулай ук залимнар һәм наданнар алдында колларча баш иючеләрнең, алар алдында ялагайлык итүчеләрнең дә түбәнлекләрен ачы сүзләр белән фаш итә. Тәвәккәлне куеп, килсә берәүнең Бүтән кеше алдында коллык кыласы, Алганы аның бер савыт аш булыр. Карун малы булса да көткән чамасы. Бер савыт аш өчен кол булса берәү, Йөзенә ягылсын казанның карасы, — ди ул. Ә икенче бер урында: Надан залимга булма ярдәмче юлдаш, — Килешкән эш түгел эткә табакташлык. Ахмак адәм белән була күрмә сердәш. — Яхшы эш түгел ишәккә сабакташлык, — дип белдерә. Ул бозык дин баш- лыкларының үлгәннән соң җәһән-. нәм утында яндырылуларын көтеп тормыйча, аларны хәзер үк утка ыргытырга чакыра. Ул надан та- бипларны (врачларны) кеше үтерүче палачлар белән тиңли. Бөтен максатлары арзан бәягә алып, кыйбат бәягә сатудан һәм халыкка зыян китерү юлы белән үзләренә табыш туплаудан гыйбарәт булган сәүдәгәрләрнең халык дошманнары икәнлекләрен ачып бирә. Алар адәм түгелләр, яхшы бак син: Булыр файда — алардан тор ерак сип, — ДИ ул. Җәмгыятьнең барлык катлауларыннан Нәвалның чын мәхәббәте белән файдаланучы катлау — хез- ' л'Әт ияләре — үз эшләрен яхшы белүче укытучылар, врачлар, шагыйрьләр һәм бигрәк тә игенчеләр. Игенчеләрне Нәваи дөньяны туйдыручылар дип атый һәм аларга кешелекчеллек белән карарга өнди. Нәваи халыкны агартучы укытучыларга югары кыйммәт бирә: «Дөреслек юлында сиңа, газап чигеп, бер хәреф өйрәткән кешенең
хакын йөз казна белән дә түләп бетереп булмый... Аның хакы шул кадәр зур. патша булган кеше дә аның алдында коллык кылырга тиеш» дип белдерә. Нәваи үзен колларның чын дусты дип атый: Мин колларның ихласлы дусты булдыми Аларның хезмәтенә билем будым, — ДИ ул. ‘ Нәваи иҗаты турында сөйләгәндә, аның үзәк темаларыннан берсе булган мәхәббәт темасына тукталмый үтәргә мөмкин түгел. Аның поэмаларының күпчелеге— «Фәрһад һәм Ширин», «Ләйла һәм Мәҗнүн»,. «Җиде планета» — мәхәббәт темасына корылганнар. Үзенең бу әсәрләрендә ул мәхәббәтнең ике як арасындагы эчкерсез, саф, үзара мәхәббәт булырга, кешене беренче чиратта аның гүзәл сыйфатлары өчен сөюгә корылган булырга, тормышта бер-беренә фидакарьләрчә булышуга корылган булырга тиешлеген яклый һәм аның уңай геройлары үзләренең характерларында шушы принципларны гамәлгә ашыралар. Фәрһад, Ширин, Ләйла, Мәҗнүн, Диларам, Сөхәйли, Миһр, Сагд һәм Мәсгуд — мәхәббәт өчен үзләрен корбан итү дәрәҗәсенә җиткән кешеләр. Нәваи әсәрләрендәге мәхәббәт — җир мәхәббәте. Буржуаз әдәбиятчылар Нәваи иҗатындагы, бигрәк тә аның лирик әсәрләрендәге мәхәббәтне аллага булган мәхәббәт итеп, аның газәлләрендәге «шәраб» һәм «мәй эчү»* ләрне күңелне паклау мәгънәсендә итеп аңлатырга маташтылар. Моның дөрес түгеллеген аның эпик әсәрләренең геройларының мәхәббәте генә түгел, газәлләрендәге күп санлы юллар да раслыйлар. Суфи, хурлар сиңа булсын, миңа җанапә кирәк. л\әннәт сиңа булсын, миңа мәйханә кирәк, — Ди ул ачыктан-ачык.
9?
Димә: җәннәттәге хурмы, мондагы ярмы гүзәл? Андагысын күргәнем юк, мондагысы яхшырак. — ли ул бүтән бер шигырендә. Үз урамын бар чагында йөрмә җәннәткә барып. Үтмә гүзәл яр яныннан күзне түбәнгә салып, — ли ул тагын бер урында. Кеше шәхсе властьны үз кулында тотучы милек ияләренең аяк астында тапталган һәм хосуси милекчелеккә корылган җәмгыятьтә, дини кара груһлар, ишаннар һәм шәехләр хөкем сөргән бер заманда, кешелекнең югары идеяләрен күтәреп чыгу, шуның аркасында мораль һәм физик эзәрлекләнүләргә дучар булу — бу чын мәгънәсе белән зеройлык һәм шундый идеяләргә хезмәт итүче иҗат — чын мәгънәсе белән мәңгелек. Нәваиның уенча әсәрдә төп нәрсә фикер, ягъни идея эчтәлеге. «Форма нинди генә булмасын, — ди ул, — төп орлык фикер булырга тиеш. Фикергә чит булган поэзияне гүзәл дип әйтеп булмый.» Шуңа күрә дә ул үзенең бөтен иҗатын заманының алдынгы идеяләрен пропагандалауга буйсындыра. Нәваиның үз әсәрләрен борынгы үзбәк телендә язуы да очраклы хәл түгел. Сүз, аныңча, фикерне белдерү чарасы. «Әгәр дә гаҗәм (ягъни Иран) шагыйрьләре... фикерне төрле чаралар белән бизәгән һәм матурлаган булсалар, мин аны чыгтай телендә тасвирладым, — ди Нәваи. «Төрки халыклар арасыннан чыккан язучылар һәм талантлар, — ди ул, — үзләренең талантларын һәм кабилиятләрен башка тел артына яшерергә тиеш түгелләр». Ул үзбәк шагыйрьләрен ул вакытта югары катлаулар арасында гына таралган рәсми һәм әдәби телдә — иран телендә түгел, халыкка якын һәм аңлаешлы булган ана телендә язарга өнди. Ул үзе иран телен бик яхшы белүенә карамастан, борынгы үзбәк телен әдәбиләштерү өчен көрәшә һәм шул телдә үз заманында ук бөтен поэзия осталарын сокландырган югары художество әсәрләрен иҗат итә. Нәваи 1441 елның 9 февралендә, ул вакытта бөтен Урта Азиянең иң эре культура үзәге — солтан Хөсәен Байкара дәүләтенең башкаласы һи- рат шәһәрендә, Барлас дигән үзбәк ыруыннан булган югары дәрәҗәле семьяда туа һәм булачак солтан һәм шагыйрь Хөсәен Мирза белән бергә тәрбияләнә. Солган Хөсәен дәүләтендә Нәваи гаять зур политик роль уйный. Ул Хөсәеннең иң зур дәрәҗәле вәзирләреннән берсе була һәм культура ягыннан зур әһәмиятле
чаралар үткәрә, мәктәпләр, мәдрәсәләр һәм бик күп гүзәл биналар салдыра. Нәваи үзенең дәүләт эшләрен башкаруы белән беррәттән, гаять зур һәм күп төрле әдәби иҗат өстендә эшли, тарих; рәсем сәнгате, архитектура һәм музыка белән якыннан кызыксына һәм бу өлкәләрдә дә зур оста булып таныла. Нәваи заманында һиратта атаклы сәнгать осталары бик күп тупланган була. Атаклы шагыйрьләрдән — Габдрах- ман Җами, Бинаи, һатәфи, гүзәл язу — каллиграфия осталарыннан — Мәшһәди, Хәндан, Рәфикый, художниклардан — Беһзад, Мәхмүд Мөзаһиб, музыкантлардан — Колмөхәммәт. Наи, Уди һәм бик күп башкаларның иҗатлары Нәваи белән һәм шулардан күбесенең эш- чәнлекләре Нәваиның ярдәме белән бәйләнгән. Аның өендә һәрвакыт фән, әдәбият һәм сәнгать эшлекле- ләре җыелалар, ул аларны үз канат астына ала, аларның үсешенә ярдәм итә, аларны тәрбияли. Нәваи Аксактимердән калган зур дәүләтнең политик һәм хуҗалык төшенкелеге чорында яши. Ул үзенең дәүләт эшлеклелеген солтан Хөсәеннең үзәкләштерелгән дәүләтен ныгытуга юнәлдерә, һәм халыкның тормыш һәм культура дәрәҗәсен үстерү турында кайгырту теләкләре белән эш итә. «Искәндәр дивары» поэмасы аның бу турыдагы уйларының тулы чагылышы булып тора. Бу поэмада ул Искәндәр (Александр) Македони йөзендә зирәк акыллы, белемле, батыр һәм гадел "хөкемдар образын бирергә омтыла. Практикада ул үзе дә солтан Хө- сәен дәүләтен какшатуга юнәлде
релгән феодаль үзара талашларга һәм сугышларга каршы көрәшә. Нәваиның халык мәнфәгатен ту- рыдантуры күзәтүен характерлый торган күп санлы фактлардан берсен күрсәтеп китү урынсыз булмас. 1470 елда һират шәһәрендә чиновникларның, әмирләрнең һәм бекләр- нең башбаштаклыкларына һәм солтан Хөсәеннең коточкыч авыр налог политикасына каршы крестьяннарның зур восстаниесе күтәрелгәч, Нәваи восстание күтәрүчеләрне як- -лын. солтан Хөсәеннең комсыз чиновникларын җәзалавын таләп итә һәм бу таләпнең тормышка ашырылуына ирешә. Нәваиның намуслылыгы һәм турылыгы, аның һәрвакыт халыкны яклавы, сарай әһелләренә һич тә ошамый. Алар төрле яла, ялган һәм мәкерләр куллану юлы белән Нәваи- ны сарайдан алып ташлатырга маташалар һәм беркадәр вакытка аның ерак Астрабад шәһәренә губернатор итеп җибәрелүенә ирешәләр. Бу—чынлыкта «почетлы сөрген» була. Астрабадта вакытта һираттан махсус җибәрелгән аш остасы ярдәме белән аны агуларга омтылу вакыйгасы була. Нәваи үз ирке белән Астрабадтан кайта, солтан Хөсәен аны дәүләт эшләреннән азат итә һәм һиратта калуына рөхсәт бирергә мәҗбүр була. Нәваи 1501 елның 3 январенда һират шәһәрендә үлә. Бөтен дөнья классик поэзиясенең
гигантларыннан берсе булган Нәваиның көнчыгыш халыклары поэзиясенә йогынтысы бик зур булды. Нәваиның иҗатын өйрәнүчеләрнең бердәм рәвештә икърар итүенчә, Азербайҗан, төрекмән, казах, татар һ. б. халыкларның әдәбияты ' күп гасырлар буенча аның иҗат йогынтысы астында үтте. Нәваи иҗатының борынгы татар әдәбиятына булган зур һәм һичшиксез йогынтысы бездә ныклы рәвештә өйрәнелмәгән әле. Бу турыда сүз барганда Каюм Насыйри һәм Мәр- җәни әсәрләрендә аның турында мәгълүматлар булуын, Нәваи геройларының Тукай һәм Дәрдемәнд әсәрләрендә телгә алынуларын, Дәрдемәнд тарафыннан аның кайбер шигырьләренең тәрҗемә ителүен билгеләп үтүдән уза алганыбыз юк әле. Шулай ук Казан Гыйльми кө- тепханәсенең кулъязмалар бүлегендә сакланган Нәваи әсәрләренең борынгы гүзәл күчермәләрен дә безнең ныклап тикшергәнебез юк. Бу хәзерге вакытта безнең алдыбызда әдәбиятны өйрәнү өлкәсендәге әһәмиятле бурычларыбыздан берсе булып тора. Безнең формасы белән .милли, эчтәлеге белән социалистик булган совет культурасы чәчәк аткан илебездә хәзер бу бурычны үтәү өчен барлык мөмкинлекләребез бар