Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ЙОЛДЫЗ" БАСУЛАРЫНДА


 I. СОЦИАЛИСТИК ЯРЫШКА! 
Чүпрәле районының түбән Кара- китә авылы янында Татарстан белән Чувашстан чикләре килеп очраша. Аннан берничә генә километрда — Ульяновск өлкәсенең иген басулары. Авылның төньяк-көнбатыш ягыннан данлыклы Алатырь урманнары, көньяк-көнчыгыш ягыннан бер очы ерак Сальск далаларына кадәр барып тоташа торган очсыз-кырый- сыз киңлекләр башланып китә. Шуңа күрә, авылның көнкүреш шартларында урман тормышы белән дала тормышы бергә килеп кушыла. Кешеләр телендә: — Степь ягыннан, — Урман ягыннан... дигән сүзләрне биредә бик еш ишетәсең. Авыл халкы, бөек Ленин туган данлыклы Ульяновск шәһәренә якын булу белән аеруча горурлана. Тирә-якта бер-ике километрда гына — рус, татар, мордва һәм чуваш авыллары. Шушы дүрт милләтнең игенчеләре, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, гасырлар буена дус яшәделәр. Аларга азатлык, тигез бәхет китергән социалистик революция шартларында бу дуслык мәңге какшамаслык булып ныгыды. Түбән Каракитә авылындагы «Йолдыз» колхозы 17-18 ел буена районда алдынгы урыннарның берсе алып килде. Колхоз елдан-ел үсә, алга бара, ныгый, авыл хуҗалыгының барлык тармаклары буенча елдан ел яңа уңышларга ирешә. Аның кырларында, хезмәт сөюче тырыш кешеләрнең йөзләрендә бөек иҗади эшкә омтылуның бөтен матурлыгы балкый, ... 1947 елның февраль аенда ВКП(б) Үзәк Комитеты пленумының «Сугыштан соңгы чорда авыл хуҗалыгың күтәрү чаралары турында» тарихи карары игълан ителде. Шушы карар белән рухланып, илебезнең барлык колхоз авылларында митинглар, тантаналы җыелышлар дулкыны җәелеп китте, һәм бу тарихи карарның мәһабәт сүзләре Чүпрәле районының «йолдыз» колхозы клубында да кыю яңгырады. — «Өч ел эчендә— 1947, 1948 һәм 1949 елларда бөртекле ашлыкны тулай җыеп алу 
буенча сугышка кадәрге дәрәҗәне торгызырга һәм бишьеллык ахырына аны шактый узып китәргә!» Колхоз партия оештыручысы иптәш Сафин колхозчыларны ВКП(б) Үзәк Комитетының тарихи карарына бөек хезмәт белән җавап бирергә чакыра: < — Быел әлегә кадәр күрелмәгән ’* югары уңышка ирешербез! — дип җавап бирделәр колхозчы агайлар. — Югары уңыш өчен һөҗүмгә чыгачакбыз! — дип җавап кайтарды орденлы фронтовик, кырчылык бригадиры Каюм Мостафпи. — Бер башак үскән урында ике башак үстерербез!—диде колхоз агротехнигы Зиннур абзый Зәйнуллин. Татарстан колхозчылары, " МТС һәм совхоз эшчеләре, социалистик колхоз кырларында югары уңыш алырга сүз биреп, бөек юлбашчыбыз иптәш Сталин исеменә хат белән мөрәҗәгать иттеләр.
5S 
 
 
«Кадерлсбез иптәш Сталин!.. Сезгә вәгъдә итәбез!» ... Менә даһи Сталинга язылган хатка кул кую өчен, өстәл янына, 3 нче бригаданың 3 нче звеносы башлыгы, элекке фронтовик Харис ШәЙДулЛПН КИЛӘ: — 12 гектар мәйданда гектарын- нан 18әр центнер арыш, 18-әр центнер бодай уңышы алырга сүз бирәм! — Шул кадәр үк алып булыр микән, энем, — диде Хәсән абзый. — Әйе, әйе, Хәсән абзый, без хәзер 10 га кадәр генә түгел, 20 гә, 30 га кадәр санарга өйрәник инде! Безнең моңа мөмкинлегебез бар ич, нигә аннан шикләнергә?.. Быел бездә һәркем тагын да тырышыбрак, тагын да нәтиҗәлерәк итеп эшләр; югары уңышны көрәшеп, сугышып, яулап алыр. Бу сүз XX гасырда, Советлар Союзының гади бер колхозында, гади бер колхозчы тарафыннан әйтелде һәм нәкъ менә шушы сүздә совет кешесенең көче, аның табигатьне үзенә буйсындыру сәләте, аның бөек хезмәткә ашкыну хисе, дәрте, куәте чагылды! Коммунист Вәли Шәйхаттаров кинәт кенә аларның бәхәсен бүлдерде дә. туптуры итеп, звено башлыгына карады. — Иптәш Шәйдуллин, шуны да, бел: син бу вәгъдәне коммунист буларак бирәсең! - — Әйе, әйе, нигә? Азмы? Әйдә, алай булгач, 20-шәр центнер булсын. Коммунист биргән сүз бер вакытта да үтәлми калмас. Ярышка Галиулла Хәйретдинов звеносын чакырам! 1 нче бригаданың 3 нче звеносы башлыгы Галиулла Хәйретдинов чакыруга лаеклы рәвештә җавап бирде: — 12 гектар мәйданда, гектарыннан 20шәр центнер арыш, 18-әр центнер бодай уңышы алырга сүз бирәм! Звено башлыкларыннан — Низа- мова Камәрия, Акберов Касыйм, Юсупова Шәмсеруй, бригадирлардан— Алтынбаев Миңлеша, Мос- тафин Каюм, Яфизов Сәмигулла, Якупов Хәсән, Нуретдинов Насретдин һәм башка күп кенә колхозчылар, әлегә кадәр күрелмәгән югары уңышка ирешү өчен өсләренә сугышчан йөкләмәләр алдылар. Бригадалар, звенолар арасына югары уңыш өчен изге көрәш ялкыны килеп керде. «Йолдыз» колхозы өстендә бөек хезмәт йолдызы тагып да яктырак, тагын да матуррак булып балкый башлады. 
2. КОЛХОЗ АГРОТЕХНИГЫ — Чыннан да, — диде үз-үзенә «йолдыз» колхозы агротехнигы Зиннур абзый Зәйнуллин, — соң, ни өчен шундый югары уңышка ирешмәскә!? Әгәр дә чын-чынлап эшләнсә, агрономия белеменең соңгы сүзенә таянып, басуларны яхшы итеп эшкәрткән вакытта, бер башак үсәсе урында ике башак үсмәсмени? Арыш белән бодайны гектарыннан 250-шәр пот, хәтта аннан артык итеп алучылар да бар. Соң ни өчен бездә уңышны кимендә 20 центнерга җиткереп булмый? Булырга тиеш. Моның өчен ныклап эшләргә генә кирәк! Тышта буран уйный, морҗаларда 1947 елның февраль җиле сызгыра. Колхоз басулары өстенә суык җил куып керткән кар бөртекләре тирес өемнәренә, чыбыкларга, киртәләргә терәлеп, киртләч-киртләч булып, җирдә ятып калалар. Никадәр сөенеч, быел бит кар тоту эше дә яхшы үтте! Шунысы шатлык, кар гадәттә калку урыннарга бик аз утыра иде, ә быел —быел анда да кар күп! Тезгенсез кышкы буранны да үз ихтыяҗы өчен җигә белгән колхоз кешесенең хаклы сөенече иде бу. Димәк, быелгы югары уңыш өчен беренче ныклы нигез салынды! ... Урамда, гармонь уйнап, җыр- лыйҗырлый егетләр узып баралар. — Яшьләр киттеләр. Ярый, мин дә барыйм! Зиннур абзый, укый торган китабын җыештырып куйды да, тиз генә киенеп, өеннән чыкты һәм җыр авазы ишетелгән якка — клуб ягына юнәлде. ... Клуб эче тын, анда бригадирлар, звено башлыклары, өлкән агай- лар, хатынкызлар, яшьләр. Алар 
59 
 
 
•биредә агротехника белеммен өйрәнергә килгәннәр. Тышта, «йолдыз» колхозы кырлары өстенә кардан юрган сырып, февраль җиле ыжгыра... — Иптәшләр, безнең бүгенге темабыз: «Ясалма ашламалар»,—дип сүз башлый Зиннур абзый. ... ВКП(б) Үзәк Комитетының февраль пленумы карары Зиннур абзыйга бетмәс-төкәнмәс илһам өстәде, яңа дәрт бирде. Югары уңыш өчен көрәштә, колхоз авылына алдынгы агротехника .гыйльмен кертүдә аңа бу карар дөрес юлга юнәлеш бирүче нурлы маяк кебек булды. Игенчелекнең ата-бабадан килгән бай тәҗрибәләрен үзендә туплаган һәм совет шартларында яңа агротехник белем хәзинәсен үзләштерүгә ирешкән бу шактый олы яшьләрдәге кешедә бетмәс-төкәнмәс энергия кайнап тора, һәрвакыт эзЛәнү, уйлану, яңалыкка таба омтылу һәм үз эшен сөеп эшләве белән Зиннур абзый колхоз кырларына агротехника чараларын үткәрүдә елдан ел яңа уңышларга ирешеп килә. Авылда колхоз төзелгәнче әле ул — гади игенче, гади авыл крестьяны иде, бүген исә ул—исеме авылда гына түгел, районда билгеле булган алдынгы агротехник, бүген ул — киң кырларда югары уңыш өчен көрәш белән җитәкчелек итә... ... Яз бик иртә килде. Олы юл ■битендә, көн буе чыпчыклар чырылдый, биек таллар өстендә каргалар карылдый. Хәзер кояш та, түм-тү- гәрәк булып, көлеп, алсуланып чы- I га, «чылт-чылт» итеп түбәләрдән тамчылар тама... Колхоз алачыгында кызу эш кайный. Горннан атылып чыккан һава дулкыны ахак кебек янып торган күмерләрне уйната. Хезмәт сөючән һәм үз гомерендә авырлыкны бары : тик уен-көлке белән генә үткәрә белүче, көлгән вакытта башын кыеграк салып, рәхәтләнеп көлә торган шаян һәм шат күңелле тимерче ' Гарифҗан Мусин горнга баса. Менә тимер тәмам кызып җитә. Тимерче Хөсәенов Гатаулла тимерне сандалга куя да: — Сук! — дип кычкырып җибәрә. Гарифҗан, артка таба каерылып, бөтен көче белән, авыр чүкечне кызган тимер өстенә китереп суга. Тирә-якка көлтәкөлтә булып, очкын чәчелә. — Ха-ха-ха! — дип көлеп җибәрә шунда шат күңелле тимерче, — атыла гына, малай, чаткылары! Әйдә, астын әйләндер! — Бәр! 
— һап! — һәм тагын көлке авазы, тагын чүкеч тавышы. Алачыкка агротехник Зиннур абзый килеп керә. — Әйдә, әйдә, Зиннур абзый! Әллә күзлегең бозылдымы? — Сал әйдә, үзен сандалга! — Анысы да, монысы ни, иптәш Мусин, менә безнең бер-ике чәчкечне азрак карап карыйсы бар иде. Әйдә әле, чәчүгә төшмәс борын, шуны бергә-бергә уйлашып алыйк! ... Көннәр бер-бер артлы үтеп торды. Язгы ташулар шаулый, гөрләвекләр гөрли башлаган матур көннәрдә Харис Шәйдуллин звеносы, алар артыннан Галиулла Хәй- ретдинов звеносы, көрәкләр тотып, кырга чыгып киттеләр. Алар, үз-ара ярышып, участокларында күбрәк кар суы тотып калу өчен көрәш алып бардылар. — Кышын юкка гына тотып калмадык ич без карны, — диделәр алар һәм гөрләвекнең юлын буалар белән буып, аны канау белән кирәкле җиргә борып җибәрделәр. Ләкин су анда да, участоктан чыгып, уйсулыкка таба борыла алмады, аның юлында тагын уннарча буалар очрады. Көннәр үтү белән су, кеше көченә буйсынып, акрын-акрын җиргә сеңәргә мәҗбүр булды, ә җир өстендә, якты кояш астында, яшьләр җыры яңгырап калды: — Ай-ли кар суы, шул. Яшь йөрәкнең ярсуы! ... Көннәрнең берендә, агротехник кырга чыгып, таягын җиргә тыгып нидер үлчәп карады. «Иртәгә!» диде ул һәм, кызу-кызу атлап, колхоз йорты ягына юнәлде. 3. БРИГАДИР АЛТЫНБАЕВ 5 нче майда ялгыз болыт кисәге «Йолдыз» колхозы өстенә соңгы тамчыларын койды да, «Хуш!» ди
60 
 
 
гәнсыман, ерак офык артына кереп яшеренде. Үткән елдагыча, бу елны да яңгыр булмады, табигатьтән бернинди яхшылык, һичнинди юмартлык көтәргә урын калмады. Ләкин аның каравы май ае суык килде. «Май ае суык булса — уңыш яхшы була» дигәннәр картлар. Моннан башка да бу елны игеннәрнең яхшы булуына ышаныч зур иде инде. Чөнки югары уңыш өчен кыш көне үк ныклы нигез салып куелган иде. Язгы чәчү тулысыңча һәм срогыннан алда үтәлде. Хәзер инде Шамиль Миначев, Җәүдәт Алтынбаев. кебек алдынгы сабанчылар сөргән, Ислам Җаббаров кебек алдынгы чәчүчеләр чәчкән басуларда рәтрәт булып тезелеп, беренче үрентеләр үсә башлады. — Ярыйсы гына чәчелгән! — диде бригадир Миңлеша Алтынбаев, үзенең участогын карап чыккач, — хәзер инде моны бала карагандай, яхшылап тәрбияләп үстерергә кирәк! Менә яшел хәтфә кебек җәелеп киткән тигез арыш кыры. Нәни уҗым, акрын гына искән җилдә,— кем белсен, бәлки әле гомерендә беренче генә мәртәбәдер,—туган җиргә баш ия. Менә Шәйдуллин звеносы арышлары. Менә Камәрия Низамова участогы... Биредә Касыйм Акберов звеносы участогы... Аннан соң ерак та түгел Шәмсеруй Юсупова звеносы. Җанга шундый рәхәт, барлык участокларда да арыш уҗымы матур булып, тигез булып үсеп килә. ... Менә өченче бригада сарае... Звено башлыгы агитатор Харис Шәйдуллин «Сугышчан листок» чыгара. Кызыл сызык белән уртага зур гына квадрат ясый да, эченә — алдынгы кешеләрнең исемнәрен яза башлый. . Бригадир Алтынбаев — хезмәт көннәре ведомостен төзү белән мәшгуль. Биш көнлек эчендә 11-12 шәр хезмәт көне эшләүчеләр бар; нормаларын 200-250 процент итеп үтәүчеләр бар! Миңлеша Алтынбаев колхозның кырчылык бригадиры булып 1933 елдан бирле эшли. Аның тарафыннан җитәкчелек ителә торган бу бригада менә 15 ел,инде, һәрвакыт, колхозда алдынгы урынны тотып килә. Эшне сөеп, күңел биреп эшләве, колхоз эшенә үз эше, ил эше итеп каравы, бригада членнарының теләкләрен, шәхси ихтыяҗларын яхшы белүе, алар өчен үзен утка атарга хәзер торуы — колхозчылар арасында аның абруен югары күтәрде. Сталинград, Төньяк Кавказ фронтларында 
дошманга каршы тарихи һөҗүм сугышларында катнашкан, яраланган, контузия алган фронтовик, колхозга кайткач та шундый ук ныклы энергия белән хезмәт итеп, сугыш ахырында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен» медале алырга өлгерде. Менә быел да ул бөтен көчен» энергиясен биреп, югары уңыш өчен көрәшә, бригада членнарын иптәш Сталинга биргән бөек вәгъдәне үтәү өчен данлы хезмәткә туплый. — Иптәш Сталинга вәгъдә бирдек, — ди ул, — «Әйткән сүз — каккан казык» дигәннәр бабайлар! Арыш белән беррәттән сабан ашлыклары да бик матур булып үсеп киләләр. Яңгыр һаман яумый, ләкин иген кырларын колхозчы-крестьян үзенең тырыш хезмәте белән, маңгай тире белән сугара. Игеннәр шундый куе булып үсеп киләләр, күрсәң — җанын, сөенә. Юк, юк, быел уңыш начар булмас! Алтынбаев таңнан алып, төнгә кадәр кырда була. Звенолар үзләренең участокларында чүп үләннәргә каршы рәхимсез көрәш алып баралар. Участок бер кат уталу белән генә калмый, ике кат, өч кат утала. Бригадир үзенең чүп үләннән чистарып калган җирләренә сөенеп карый. Шәйдуллин звеносы участогында витринага «Сугышчан листок» эленеп куелган. Анда ялкынлы лозунг язылган: — «Чүп үләннәргә каршы көрәшкә!» 4. ЫЗАНСЫЗ БАСУЛАРДА Башта, кояш нурларына чагылып, болында чалгылар җемелдәде. Аннан соң, киң .болын өстенә коры печән исе җәелде. Аннан соң — син
61 
 
 
күр дә мин күр, — арыш тәмам пешеп, тулып җитте һәм матур бер көнне «йолдыз» колхозы йортыннан кырга беренче уракчылар китеп барды. Каерылып үскән арышлар эчендә дугалы ат күмелерлек иде. Бу кадәр мул 'булып, тук булып үскән арышларны әлегә кадәр һичкемнең күргәне юк иде. Фидакарь хезмәтнең, кыш буе, җәй буе тырышып эшләүнең матур җимеше, күзгә күренеп торган зур бер шатлыгы иде бу! Әнә, күр! 3 нче бригаданың 3 нче звеносы участогында уракчы Рәисә Сафина кысыпкысып беренче көлтәне бәйли. Звено башлыгы Харис, уракчы янына килеп, көлтәне кулына тотып ала да, күтәреп карый. — Ай-Һай, малай, күр әле, авырлыгы нинди! Артиллерия снарядымыни! Ерак та түгел бер буйда беренче бригаданың Галиулла Хәйретдинов җитәкчелегендәге өченче звеносы эшли. Звено членнарының башында бер генә уй: ничек тә Харис звеносы белән булган ярышта җиңеп чыгарга! Хәйретдинов Галиулла — кече яшьтән колхоз тәрбиясендә булып, чын-чыннан колхоз үстергән егет. Полкларда полк улы булган шикелле, ул да колхозда «колхоз малае» булып үсте. Соңыннан — комсомол члены, хәзер ВКП(б) членлыгына кандидат булган бу егет немец-фашист илбасарларына һәм япон империалистларына каршы сугышларда катнашты. Сугышка кадәр дә колхозда яхшы эшләү, һәр эштә алдын булуы белән танылган, авылда актив җәмәгать эшчесе, яхшы агитатор булып саналган, инициативалы егет, фронттан кайткач, үзенә звено алды. Хәзер алар ярышалар! Әле кем белән генә бит! Колхозда иң алдынгы өченче бригаданың, өченче звеносы белән, үзе шикелле үк эшчән, энергияле партия члены, дусты, көрәштәше Харис Шәйдул- лин звеносы белән ярышалар! Аның колак төбендә әле һаман да үзара төзелгән социалистик ярыш договорының тантаналы авазы яңгырый. — «Арышны кул белән урганда, 10 эш көнендә, бодайны 8 эш көнендә урып-җыеп бетерергә. Арыш буенча гектардан 20-шәр центнер, бодай буенча — 18-әр центнер уңыш алуга ирешергә!» Бригадаларда, звеноларда чыккан «Сугышчан листок»лар колхозчы- крестьянны фидакарь хезмәткә өндиләр. Яфизов бригадасында, укытучы- 
агитатор Заһирә һндиятуллина колхозчыларга авыл хуҗалыгы алдынгыларын орденнар, медальләр белән бүләкләү һәм аеруча эш күрсәткәннәренә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирү турында СССР Верховный Советы Президиумының указын аңлата. Тагын берничә көн узуга тол буе көлтә төялгән олаулар белән тулды, ызансыз . басуларда кызу хезмәт, шау-шулы хәрәкәт, югалтуларга каршы ныклы көрәш башланды. Двигательдә эшләүче Арсланов моторны кабызып җибәрде, сугу машинасының барабаны әйләнә башлады һәм бу елда беренче мәртәбә буларак, барабанга көлтә бирүченең «һай-да, тизрәк!» дигән горур тавышы яңгырады. Заретдии Ханҗаров, Лотфи Кузи- ков, Ракыйп Латыйповлар алгы олау башына: «Беренче ашлык дәүләткә!» дип язылган кызыл флаг куеп, беренче рейска чыгып киттеләр. 5. ҮТӘЛГӘН ВӘГЪДӘЛӘР 
Сугу машинасының гүелдәү тавышы еракка ишетелә. Менә Харис, сәнәге белән чәнчеп, киерелеп, палатка өстенә көлтәләр ыргыта. Соңгы көлтә барабанга керү белән Харис, маңгаеннан тирен сөртте дә; тиз генә җилгәргеч янына, аннан үлчәү яныңа йөгерде. — Күпме булыр? Ничә центнер чыгар? Ниһаять, чебешләрне санау вакыты килеп җитте. Ярышта кем узар, югарырак уңышны кем алыр? Яз-җәй буена аның күңеленнән чыкмаган, аңа төнлә дә тынычлык бирмәгән зур беР' сорау билгесе иде бу. Г алиулла Хәйретдинов звеносы арыш буенча гектарыннан 21 центнер 31 килограмм, Камәрия 

 
 Низамова звеносы 20 центнер 0,4 килограмм уңыш алганнар. Димәк, алар үзләренең бөек Сталинга биргән вәгъдәләрен үтәп чыктылар. Өченче звеноның уңышы күпме булыр? Тагын бер кат шул ук сорау: ярышта кем һәм кайсы звено җиңеп чыгар? Үлчәүгә соңгы потлар салынды. Галиулла, үлчәүче һәм шул тирәдә генә булган звено членнары белән бергә, летучка лампасы яктысында, Харис уңышны исәпли башлады. Җитмәс кебек тә, җитәр кебек тә. 20 гә тулмас кебек тә, тулар кебек чә. Кискен минутлар; кичерү минутлары; җиңүнең кайсы якта булуын хәл итә торган сыналу минутлары. Исәп-хисаптан соң ак ’ кәгазь өстенә’күңелне күкләргә күтәрә торган дүрт якты цифр ятып калды: — 22,30. Кибәкләр, көлтәләр арасына, битләре тузанланып беткән тырыш звено членнары йөрәгенә шатлык хәбәр килеп җитте: — Җиңдек! Димәк, өскә алган йөкләмә, юлбашчыга биргән вәгъдә, артык итеп үтәлде: 12 гектар мәйданда гектарыннан 22 центнер 30 килограмм арыш уңышы алынды! ... 7 нче сентябрьдә, Москва шәһәренең 800 еллыгы уңае белән, колхоздан дәүләт хәзерләү пунктына соңгы олаулар чыгып китте. Колхоз үзенең дәүләткә ашлык тапшыру планын срогыннан ай да егерме көн 
элек үтәп чыкты. Соңгы рейстан кайткан олаулар белән алдынгы колхозчыларга кызыл обозлар төшерелде. Колхоз правлениеее йорты өстенә 1947 елгы уңыш өчен көрәштә җиңеп чыгуның данлы байрагы күтәрелде. ... Шушы елның 15 нче февралендә Казанда авыл хуҗалыгы алдынгыларының республика киңәшмәсе булып үтте. «Йолдыз» колхозыннан килгән делегатлар Харис Шәйдул- лин, Галиулла Хәйретдинов, Зиннур Зәйнуллин, Миңлеша Алтынбаев, Камәрия Низамова, Салах Низа- мов иптәшләр киңәшмәдә үзләре ирешкән җиңүдән рапорт бирделәр. 8 нче мартта Татарстан АССР ның авыл хуҗалыгы алдынгыларын орденнар һәм медальләр белән бүләкләү турында СССР Верховный Советы Президиумы указы игълан ителде. Алар барсы да Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнделәр. Колхозда медальләр- белән бүләкләнүчеләр дә күп булды. Элекке звено башлыгы алдынгы колхозчы Харис Шәйдуллин хәзер колхоз председателе булып эшли. Аның өстенә хәзер яңа зур бурыч — колхоз белән идарә итү» аны тагын да матуррак, тагын да. данлырак уңышларга алып бару бурычы йөкләнде. Шик юк, Шәйдуллин алдынгы колхозларның бай һәм гүзәл тәҗрибәләрен үрнәк итеп алыр, «йолдыз» колхозы тагын да зур җиңүләргә ирешер, чәчәк атар» үсәр.