Логотип Казан Утлары
Публицистика

УРЫННАН РЕПЛИКА

Шундый җола инде бездә, китап басылып чыктымы, авторлык өчен бирелгән данәләрне тотып, тизрәк дусишләр янына йөгерәбез. Мондый чакта китапның титул битенә язучы үз кулы белән нәрсә булса да бер-пке сүз теркәп куя, имзасын калдыра, һәм, әлбәттә, бу китапны ашык-пошык кына укып китеп булмый, нәрсәдер сине үтә игътибарлы булырга һәм бер үк вакытта аталарча кайгырту чанлык күрсәтергә? кырыс торырга мәҗбүр итә. Менә шундый бүләк китаплардан берсе — драматург Риза Ишморат иптәшнең «Кайту» дигән ' пьесасы минем кулда. Мин ул китапны бик яхшылап укып чыктым. Язарга исәбем юк иде, кулыма каләм тотмыйча укыдым, гади укучы булып укыдым. Ләкин соңыннан шулай килеп чыкты, күңелгә әйтмичә калдырып булмый торган сүзләр килеп бөялделәр һәм, һич тә югында, урыннан бирелгән берничә реплика төсендә, мин аларны язучыга әйтеп китәргә тиешле таптым. Иң элек Риза Ишморат кулындагы каләмнең яхшы яклары турында бер-ике сүз. Аз гына кешеләр катнаштырып, вакыйгаларга һәм персонажларга таралырга ирек бирмичә, җыйнак кына итеп сәхнә китабы яза белә ул.’ Үзешчән драмтүгәрәк җитәкчеләре сәхнә китабына аптырап йөргәндә язучының бу матур эшен аеруча тәкъдир итми үтү мөмкин түгел. Телне дә белми дип булмый. Пөхтә әйтелгән кыска драматик диалоглар аның каләме астыннан очкын кебек чәчрәп чыгалар. Болар барысы да Р. Ишморатның чын- чынлап драматург булуын, үз профессиясен яхшы белүен күрсәтәләр. Ләкин аның бу «Кайту» дигән китабында кайбер элементлар авторның тормыш фактларына карата игътибарсызлык күрсәтүе, ә кайбер урыннарда жанр төгәллеге өчен тормыш дөреслеген корбан итүгә кадәр барып җитүе турында сөйлиләр. Мәсәлән, әсәрнең төп герое Хәмит фронттан кайтып төшкәч, аны каршы алу картинасы бу яктан бик характерлы. Безнең карашыбызча, монда кавышу шатлыгы билгеле бервакытка барсын да күмеп калдырырга тиешле иде. Аннан элек Хәмитнең үлеп калуы турында иптәшеннән хат килгән булу һәм, шуны юкка чыгарып, егетнең үзе кайтып төшүе бу шатлыкны тагын да пафослырак итәргә тиеш иде кебек. Андый чакта, гадәттә, шатлыктан телләр бәйләнеп калучан була. Ләкин әсәрдәге геройларның телләре нәкъ әнә шул минутта ачылып китә, нәкъ шул кайтып төшү минутында Мөршидә белән Хәмит арасында әлеге хат турында кызыксыну кузгала; алар, карчык аналарын бер читкә утыртып, «кулга тотарлык дәлил» сыйфатында хатның үзен эзләргә һәм Хәмит соңыннан гаять озын, ачу китергеч дәрәҗәдә төгәл итеп, үзенең ничек «үлеп калуы» турында сөйләргә керешә. Улын сагынып-саргаеп көтеп торган ана бер читтә утыра да утыра, автор аңа бер реплика да, бернинди хәрәкәт тә бирми, шулай ук тамашачы да, имештер, шуңа күнеп, эндәшмичә генә утырырга тиеш булып чыга. Юк, эндәшмичә калып булмый монда. Биредә, драматург- кешеләрнец йөрәк җылылыгын «төбенә чаклы» күрсәтәсе урында, вакыйгаларны «сиздермичә генә» төенләргә тырышу, димәк, жанр төгәллегенә ирешү белән мәшгуль- ләнсп уздыра. Ләкин аңа карап жанр отмый, ә геройларның иөрәк- 

 
 ләрс чынлап торып ачылмаган көйгә кала. Яки килен. кешеләрнең үзара мөгамәләсе турында сөйләшеп алыйк. Пьесада алынган бик әйбәт колхозчылар, җылы күңелле һәм бер-бсре- нә хөрмәт саклый торган кешеләр бор берсенә мөгамәләдә, нишләптер, бик дорфа кыланалар, кушаматлар белән бср-берсен мыскыллап сөйләргә spa галап. Мәсәлән: «Зәкия. Я, тиз буласыңмы инде, ләкләк борын. Ирбулат. Хәзер, хәзер табам, бүдәнә ана». Сөш а таба шулай кушамат белән атап, дорфа итеп эндәшүләрне без колхоз председателе Мөршидә авызыннан да ишетә башлыйбыз. Дәрес, кайчандыр татар авылында кешеләрне кушамат белән a ran йөртү бик таралган нәрсә иде. Мин үз авылыбыз тарихыннан берәүне бе- ләм, аны элек «Песнәк Әхмәтҗан» дип атап йөрттеләр-йөрттеләр дә, ахырында ‘«Әхмәтҗан» дигән исемне бөтенләй онытып, «Песнәк» дип кенә җибәрә башладылар. Кеше мода үзе дә ияләшеп китте — «Әхмәтҗан» дип эндәшсәләр ишетмәгән кебек кылана, ничектер ояла, ә «Песнәк» дисәләр — очынып тора. Шулай да ул кеше очып китә алмады. Чөнки аның, канат очлары ярлылыкка, иске гадәт-жолаларга, кешенең кеше тарафыннан мыскыл- лануына бәйләнгән иде. Ә бүген, кешегә иң зур ихтирам хисе тәрбияләнгән бер чорда, Совет власте чорында, кешегә «Ләкләк» яки «Песнәк» дип эндәшүне һич тә гафу игеп булмый. Моны бигрәк тә әдәбиятта, бигрәк тә матурлык, бизәкләү чарасы дип кабул итеп булмый. Алган геройларга карата гаделлек саклау мәсьәләсе турында сөйләшик. Соңгы чиктә, бу нәрсә художество әсәренең жапыи тәшкил иткәнлеге безнең барыбызга да мәгълүм. Ләкин Риза Ишморат иптәш үзенең бу китабында алган геройларына карата художниклык гаделлеген ахырга чаклы саклый алмаган. Дөрес, ул җанлы кешеләр турында язарга тырыша. Шулай буларак, аның геройлары кайбер кешелек йомшаклыгыннан да имин түгелләр. Мәсәлән, Ватан сугышы инвалиды Хәмит, яки Пытымыр Мәхмүзә образларын алып карарга була. Боларның беренчесе • Ватан сугы
шыннан имгәнен кайткач, башта төшенкелеккә дә бирелә. Ул үзенә мин хәзер «гарип, күз көеге, кеше эшләгәнне ашап ятучы әрәм тамак» дип карын. Үз хатынына үзе ышанмау бәласе белән вәсвәсәләнә. Монда язучы геройның психологик ватылышын биргәндә буяуларны кызганмаган. Бу солдат кешегә, барыннан да элек, тотнаклылык хас булыр иде кебек күренә безгә. Шушы чаклы тирәнгә киткән эчке вәсвәсәдән коткаруга килгәндә, автор инде ансат юл белән киткән, образның эчке табигатенә карата ахырга кадәрле гаделлек саклый алмаган. Зәкия дигән тракторчы кызның аны тыкырдатып кырга, ватылган трактор янына алып китүе һәм Хәмитнең анда кайбер файдалы эш эшләп күрсәтүе җитә кала, шуннан сон.'ул, анадан туган кебек, барлык эчке вәсвәсәләреннән арына. Шул исәптән аның ссмьямәхәббәт мәсьәләсенә карата булган шикләре дә коелып төшә. Пытымыр Мәхмүзәгә карата да шуны әйтергә туры килә. Бу йөгәнсез хатын өч пәрдә буена, «пытыр-пытыр» килеп, җыен юк-барны сөйләп, эшлексезлек сатып йөри дә, дүртенче пәрдәдә кинәт «яңадан туып» китә. Без моның белән образны бер урында кагып калган кеше итеп сурәтләргә кирәк димибез, һич түгел. Бездә коллективның тәрбияләүчән, яңартучан көче гаять зур. Ләкин образның эчке табигатен һәм бу табигатьнең үзгәрешен, «борылыш нокталарын» күрсәткәндә ышандыра торган хәлләрдә һәм, Әлбәттә, вакыйгаларның эчке логикасыннан чыгып, әлбәттә, ашыкмыйча күрсәтергә кирәк. Әсәрдә катнашучы 8 кешенең берсе турында аерым тукталасы килә. Бу — трактористка Зәкия. Тракторчы— хәзерге авылда типик фигура» Ул совет авылына индустрия вәкиле, машина кешесе булып килде» һәм килүе белән колхозчылар арасында үзенә хас урын табын алды. 
125 
 
 
Аның шушы үзенә хас урынын, телен, психик үзенчәлекләрен /дөрес билгеләп сурәтләү язучыдан нык өйрәнеп эш итүне сорый. Риза Ишморат әсәрендә без Зәкиянең тракторчы булуың бары тик аның майланган кулын күреп кенә беләбез. Шуннан башка ул нә эше, нә үзен тотышы, нә теле, нә үзенчәлекле психик чагылышы белән үзен тракторчы итеп таныта алмый. Әдәби типның, бигрәк тә тракторчы кебек катлаулы типның, әдәби характеристикасын биргәндә аның кулын күреп калу, яки аның МТС белән телефон аша сөйләшүен тыңлап тору гына, әлбәттә, жчтми. Катлаулырак иҗади аппарат белән, аның йөрәген тыңларга, эшен күрергә һәм күрсәтергә иде. Киләчәк өчен теләк әнә шул. Язучының, дусның бүләк итеп биргән 
китабын укып чыкканнан соң миндә туган фикорләр әнә шулар. Репликасыз гына калырга да мөмкин булыр иде, әлбәттә. Янәсе, башкалар әйтсен. Кем белә, бәлки әйтелмичә генә дә узар. Ә шул арада язучы, шундый ук кимчелекләр белән, икенче китап язып ташлар иде. Юк, дуслыкны без алай аңламыйбыз. Берберебезне дус иткәнгә, бер-беребездә кирәкле һәм файдалы яклар күргәнгә һәм барыбыз да уртак бер теләккә хезмәт иткәнгә күрә дә без бер-беребезнең кимчелекләрен чйомып кала алмыйбыз. Совет иле кешеләре һәм совет язучылары тарафыннан «Дуслык» дигән борынгы төшенчәгә кертелә торган яңалык элементларының берсе, әлбәттә, менә шушы.