Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ТАМЧЫЛАР"


 Гасыйм Лотфиның кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган бу әсәре фәннипопуляр әсәрләр төркеменә керә. Русчадан тәрҗемә ителгән кайбер китапларны искә алмаганда, мондый оригинал әсәрләр татар телендә моңар хәтле бөтенләй юк идс. Фәнне кешеләр—фән эшчеләре алга җибәрәләр. Безнең илдә фән эшчеләре аспирантурада гына түгел, балалар бакчасында ук хәзерләнә башлый. Фән эшчесе тәрбияләү ул, беренче чиратта, кешене дөрес уйларга өйрәтү дигән сүз. һәркемгә билгеле, күп фактларга таянганда гына кеше дөрес фикер йөртә ала. Ә бит ул фактларны башлыча китап бирә. Димәк, балаларны табигать һәм җәмгыять тормышы фактлары белән, фәннең казанышлары белән таныштырып баруда әдәбиятның роле гаять зур. Ләкин «фән һәм техника җимешләре турындагы безнең китабыбыз кеше фикеренең һәм тәҗрибәсенең соңгы нәтиҗәләрен генә биреп калмаска, ә укучыны тикшерү процессының үз эченә алып керергә, аңа кыенлыкларны акрынлап җиңүне һәм дөрес метод эшләүне күрсәтергә тиеш», ди М. Горький. Мәсьәләнең тагын бер ягы—китап мавыктыргыч булырга тиеш. Китап эч пошыргыч булса, бала ул китапны укымый, хәтта бүтән китапларны укудан да аның күңеле суына. Безнең балалар әдәбияты үзенең бүгенге торышы белән бу таләпләр- 
Гасыйм Лотфи, «Тамчылар». Редакторы Л. Әхмәт. 23 бит, бәясе 1 сум, Татгосиз- дат. 1947 ел. 
гә сыйфат ягыннан да, сан ягыннан да җавап бирми әле. Фәнни-популяр, бигрәк .тә, фәнни-художсстволы әдәбиятның бүгенге торышы бик нык артта. * «Тамчылар» исемле фәнни-худо- жестволы очеркта автор су тамчысының «сәяхәте» аша балаларны табигать күренешләре, җир эче, елгалар, хуҗалыкта 
су башкарган эшләр һ. б. белән таныштырырга тели. «Тамчылар» тема ягыннан булсын, язылу алымы ягыннан булсын татар әдәбиятында яңа күренеш, яңа башлангыч булып тора. Бу яктан аның әһәмияте зур. Аннан соң әсәрнең аерым урыннары, аерым өзекләре уку китапларына кертү өчен материал булып та хезмәт итә алалар. Ләкин сюжетлы әсәр, художестволы бер бөтен булу ягыннан «Тамчылар» ныц күп кенә җитди кимчелекләре бар. Шулардан төп кимчелек — фәнни тотнаклылык җитмәү. Мәсәлән, автор болай ди: «Шул сүзләрне, сөйләп бетерде дә Тамчыкай сикерде. Күз ачып йомганчы югалды ул зәңгәр һавада... Тамчыкай югарыга-югарыга күтәрелде. Юлда үзе кебек бик күп тамчыларны күрде, аларга кул бирде, бергә кушылды. Алар һавада йөзделәр, күп юлл:ар гизделәр. Югарыга күтәрелгән саен һавайың салкыная баруын сизделәр. Куера, зурая бардылар. Куе томан хәленә керделәр». Бу юлларның фәнни яктан дөрес булулары бик шикле. Тамчы һавага тамчы булып күтәрелми, бу булып күтәрелә бит. Роза кызның чиләгенә утырып бүлмәгә кергәч, Тамчыкай «шатлыгыннан баскан җирендә тора алмый тыпыр-тыпыр сикерде», «әле бер, 
12U 
 
 
әле мкенче почмакка йөгерде, бер идәнгә төшспч бер түшәмгә менеп шаярды, ләкин беркем дә аны күрмәде. Кайчакта ул шулай яшерен йөри белә». Бу юллар белән автор тамчының парга әйләнеп, түшәмгә күтәрелүен, аннан яңадан суга әйләнеп идәнгә төшүен әйтмәкчедер. Ләкин аның мәгънәсе — балага барып жкгмп, бала бары анда да барып бәрелуче, м нда да килеп сугылучы тинтәк тамчыны гына күрә. Тамчы бөрчә түгел бит, нигә аны болай- сикертергә? Елганың барлыкка килүен автор боз дәвереннән калган казанлыкларда жыелган суның дөнья күрергә теләп, агып килүе белән аңлата. Бу шулай ук фәнни аңлату түгел. Бәлки «әезр әкият тнпында язылган» диярләр. Ләкин әкият тә реаль нигезгә корылган булырга тиеш бит. Без тамчыга әкият күлмәкләре кидерә алабыз, ә суның табигатьтәге әйләнешен бозып күрсәтә алмыйбыз. Икенче җитди кимчелек — образларның эшләнмәве. Табигатьтәге су тамчысы тыйнак, эшчән образ булып укучы күз алдына килеп баса, автор да тамчының бу сыйфатына басым ясарга тырыша. Тамчыкай авызы белән ул: «Эш кешеләре мактанырга яратмый» ди. Ләкин кинәт кенә Тамчыкай эшләүдән бигрәк сөйләргә яратучы булып китә. Хәтта эшсез Роза чәчәге дә аның турында: «Фу, нинди тел бистәсе бу» ди. Әсәрдә тагын Роза кыз, роза чәчәге, Идел-ана, жил, болыт һ. б. образлар бар. Ләкин бу образларны күз алдына китерү читен. «Идел сүзен бетерде, ике аягын сузып утырды» ди авгор. Бала, һичшиксез, Иделнең аяклары бармыни дип уйлаячак бит. Шулай ук: тамчы бабай, Кояш ана, һава апа, су абзый кебек образларны да балалар аны сыйдыра алырмы икән. Очеркның художество дәрәҗәсе түбән булуына әсәрнеп рифма белән язылуы да тәэсир иткән булса кирәк. Эчке рифма аршннан куып, автор әсәрнең балалар өчен анласш- лы булуын авырлаштыра. Елганың борма лы-бормалы булуын мондый җөмлә белән айлата автор: «Җир табадай тигез булса, бер генә төрле матдәдән торса; жил исмәсә— ярны кисмәсә, җир шарсыман булмаса — үз күчәрендә әйләнеп тормаса; бәлки, юлыбыз булыр иде җеп сузган тай туры, 
аңлыйсызмы моны?!» Китапны укучы бала моны төшенерме икән? Елганың юлы һәм ярлары турында сөйләгәндә автор бик әһәмиятле фактны — Волганың ун як яры сулына караганда текәрәк булу фактын бөтенләй онытып жибәрэ. Очеркның өченче кимчелеге—художестволы әсәр өчен зарур бердәмлек, бөтенлек һәм логик эзлеклелек булмау. Китапның кечкенә генә күләме менә никадәр мәсьәләне сыйдырган: тәрбиямораль; суның табигатьтәге роле; елгаларның барлыкка килүләре һәм үткән юллары; елга көченнән файдалану; елга юлын үзгәртүдә җилнең роле; һ. б. һ. б. Автор бу мөһим мәсьәләләрнең берсен дә җитәрлек кадәр чишә алмаган. Суның хезмәте коры сөйләп чыгу төсендә генә бирелеп, картинаны без бары тамчыларның өй эчендәге эшләрендә — чагыштырмача әһәмиятсез нәрсәдә генә азмы-күпме- күрәбез. Ә суның халык хуҗалыгындагы роле турында автор түбәндәгеләрне әйтү бел ш чикләнә; < Су бик көчле ул, бик күп эшли ул: су тегермән тарттыра, су белән заводлар көн-төн эшләп тора. Завод трубалары гүли, паровозлар улый, машиналар тыкыл [ый. Су алтынны сугара, электр тогы чыгара, ашкыва-ашкыиа елга буйлап ага су. Бик арзанлы һәм бик файдалы «аккүмер» бу!» Кыскасы Г. Лотфиныц «Тамчылар» ы балаларны табигать белән чып-чыннан фәнни танышJ ыра да, балаларда дөрес эстетик тойгы да тәрбияли алмый. Ә б.»г автор тирәнрәк уйлан, күбрәк көч куеп эшләсә, бу таләпләргә җавап бирә торган әсәр тудыра алган булыр иде. Әгәр дә ул үзе куйган мәсьәләләрнең бары берсен—әйтик, суның хуҗалыктагы роле мәсьәләсен алын, аны су тамчысының «маҗаралар» ы аша фән рамкасыннан чыкмаган килеш, үз сүзе белән 
121 
 
 
азрак, образ теле белән күбрәк сөйләсә, бөтенләй башка әсәр килеп чыккан булыр иде. Тамчыны казан һәм иске чүпрәкләр тирәсендә азрак тотын, күбрәк паровоз казанына кертсә, гндроэлекгр станциясе турбинасы аша үткәрсә, галимнең, микроскобына куйса, тулай торакка, балалар бакчасына, ашханәгә алып килсә, балаларга кечерәк кенә энциклопедик әсәр бүләк иткән булыр иде. Безнең балалар әдәбиятында энциклопедик характердагы мондый әсәрләрне тудырырга күптән вакыт инде. Рус әдәбиятында без аның үрнәкләре белән очрашабыз. Борис Житковның «Мим нәрсәләр күрдем» исемле кече яшьтәге балалар өчен язылган әсәрен генә искә төшерик. Безнең фән ни-.художестволы әдәбиятны баету өчен нәрсә кирәк сон? Үзенең фәнни-популяр әсәрләре белән киң танылган М. Ильин галимнәрнең 
тәҗрибәсен һәм язучыларның осталыгын бергә кушу кирәклек мәсьәләсен күтәреп чыккан иде. Безнең биология, химия, физика, география, математика өлкәләрендә эшләүче бик күп галимнәребез бар. Аларны балалар өчен әсәрләр язу эшенә тартырга кирәк. Шулай ук безнең язучыларыбыз да фән белән тирәнрәк танышсыннар, фәнни экспедицияләргә катнашсыннар иде. Язучылар һәм издательство эшчеләре М. Горькийныц балалар әдәбияты өчен күрсәткән темаларын тагын бер кат күздән кичерсеннәр иде. Безнең кигаплар балаларда белемгә зәвык һәм кызыксыну үстерергә, мәк гәптәге фәннәрне үзләштерүне җиңеләйтергә, совет кешеләренең. хезмәт батырлыклары, совет иле галимнәренең бөек казанышлары белән киңрәк таныштырырга тиешләр