Поэзия
НУРИ АРСЛАНОВ
ЯҢГЫРАСЫН ҖИРДӘ Илебезнең мактау бизәге син, Йөрәкләрнең хисе, сөйгәне син, Кадерлебез безнең, шат Ана. Зәңгәр күге якты көнебезнең, Ал чәчәге тормыш гөлебезнең, Иркеңдә юк тиңдәш дөньяда. Яшәү өчен көрәш барган чакта, Ирләр белән бергә алгы сафта, Кичеп үттең үлем даласын, Сугыш кырларында утка кереп, Җылы сүзең белән хәят биреп, Син бәйләдең солдат ярасын. Авырлыкта өмет өзмәдең син, Җиңү юлын бергә эзләдең син, Нәфрәт һәм үч саклап дошманга. ДӘРТЛЕ ТАВЫШЫҢ Станокка бастың ирең өчен, Икмәк өчен бирдең бөтен көчең. Юлбашчың һәм халкың кушканга. Тыныч илдә бөек корылыш бара. Җиң сызганып син кушылган аңа, Йөрәгең шат, күңелең сөенгән; Бәхет сараена хәтфә келәм, Бизәлсен, дип, нәфис кулың белән, Чигәр өчен сиңа бирелгән. Яңгырасын җирдә дәртле тавышың, Яңа сугыш, яңа канга каршы, Кабындырсын нәфрәт ялкынын. Тагын күрсен барлык илләр бүген, Тынычлыкның бизәп якты күген, Хаклык уты бездә балкуын.
54
ЛЬДУЛ КЭЛИ ЙӨЗ ЕЛ ҮТКӘЧ... «Европада шәүлә йөри — коммунизм шәүләсе* К. Маркс, Ф. Энгельс.
Юк, бу хәзер инде шәүлә түгел. Күз алдында тора чынбарлык. Без көчләрне туплап илебезне Олы юлга алып чыгардык. Шәүлә түгел... Хәзер сакчы тора Безнең азат Ватан чигендә. Коммунизм йолдызы яктыра Башкалабыз — лМосква күгендә. Таң. Көн башлана... Сакчы сакта Еракларга текәп карашын. Күз йөгертә бездән теге якка, Үзе саный еллар арасын. Әнә, калын томан арасында Әлсерәгән Лондон күренә. Лордлар палатасы бинасында Сугыш пәрәвезе үрелә. Әнә Ныо-Йорк. Зур бер статуя ЛАәйдан уртасына куйган да «Азатлык» дип үзе шапырынса да, Чын азатлык һичбер юк анда. Ләкин белә сакчы, планетаның Чыгачагын капитал сазыннан. Күпләр максат иткән чоры аның Йөз ел моннан элек язылган. Февраль 1948 ел.
ЗӘКИ НУРИ АРМИЯБЕЗ САКТА Колоннада гөрли Туплар һәм танклар. Аларга дан җырлый Җирдә бар халыклар.
Көндез дә саф күктә йолдызлы һәр юллар — Анда шулай үтә «Як»лар белән «Ил»ла^
Орден сибә нурын һәм медальләр балкый. Сафлар күрке булып Генераллар атлый. Танкистлар, пилотлар Килә киң юл белән, Дөньяга ирек — таң Тудырган нур белән.
Кызыл мәйдан буйлан Узган чакта парад, Уйлыйсың шат уйлар Тиңсез көчкә каран-.
Яуларның барсын да Изгән моторлар бу, Җиңү яулап дөнья Гизгән батырлар бу. Фашист көлен күккә Күтәргән корыч бу, Утдавыллар үткән, Чыныккан кылыч бу. Тынычлык постларын Саклаучы яшьләр бу, Ленин һәм Сталин * Тудырган гаскәр бу.
•5
Ишет сүзебезне Син, океан арты, — һич куркытмас безне Атом белән алтын.
Азатлык байрагын Күтәреп менәбез Якты коммунизм Биеклегенә без. Планыбыз — бәхет,
Хөрмәтлибез аны. Безгә яшәү дәрте — Хезмәтебез даны.
Җиңү дәвам итә. Бүген дә без сафта. Без тыныч, җир-күктә Армиябез сакта.
ӘНВӘР ДАВИДОВ
Кулларыма туган кырларымнан Туфрак алып үпсәм, көлмәгез, Моны күңелем йомшак булуыннан, Җаным җебегәнлектән күрмәгез.
Ят юлларның әче тузаннарын Көнбатышка карап йотканда, Чит җирләрдә алга үрли-үрли Әрем сабакларын тотканда, Курыкмадым
дуслар, үлемнән мин, Әмма, һаман шуны уйладым, — Җылы бөркеп яткан буразнаның Очы күренмәгән буйларын, Туган җирләремнең Күгәрчен түшедәй Күпереп торган симез балчыгын Сагындым һәм дошманыма каршы Сүрелмәс үч белән ярсыдым.
НУРИ ВАФИН
ДЖИМГА АЧЫК ХАТ Без очраштык синең белән бергә Ярсып аккан Эльба ярында, Төтенләнеп, гөрләп кара йортлар Яна иде көчле янгында. Ике илнең төрле солдатлары Утлар ягып төнне үткәрдек, Ялкынланган учак тирәсендә Җиңү өчен бокал күтәрдек. Шатлык белән тулган матур кичне Мин бүген дә искә, төшердем, Солдат Джим, ярлы, эшче Джим, Күз алдымнан сине кичердем. Мин беләмен, бәлкем син хәзер дә Шәһәр корымына буялып, Лондон урамнарын таптыйсыңдыр Эш табалмый ялгыз уйланып. Ә Черчилльләр анда хәзерләнә Халыкларның иркен буарга, Алар тели безнең зүр ДУСЛЫКНЫ Батырырга, канга буярга. Ни әйтерсең, Джим, сиңа дәшәм, Мин бер гади совет кешесе.
Белом, сиңа сугыш кирәк түгел. Син бит илнең ярлы эшчесе. Безнең уйлар уртак синең белән, Без тынычлык җирдә телибез, һәрбер милләт белән туганнарча Тату тора безнең илебез. Без табарбыз якын кардәшләрне Океаннар, таулар артыннан, Безнең уйлар якты кояш кебек, Безнең дуслык көчле атомнан. Кемнәр анда утлар белән уйный, Кан коярга кемнәр ашкына, Фаш итегез хаиннәрнең йөзен Халыклар һәм илләр каршында.
ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП
ЯҢГЫР ЯЗА
Болытлар тора кабарып, йомшак һәм җиләс һава. Сибәләп кырлар өстенә Энҗедәй яңгыр ява. Утыра басу читендә Яшәреп апак каен. Шатлана кырлар, болыннар, Тамчылар тамган саен. Бригадир Сәйфи басуда Елмаеп, көлеп йөри. Яңгырның үтеп явуын Чын күңел белән тели.
— Яусын, ди, өстән сибәләп, Туктамый кичкә кадәр. Буйга да бераз үсәрсең, Сиңа да яхшы, Бәдәр. Шаярып әйткән сүземә, Кәефең кырылмасын. Тик менә яңгыр басудан Читкәрәк борылмасын. — Буй озын булса, — ди Бәдәр, Кимчелек булырмыни, Ашлыгы үскән чагында, Кыз үсми калырмыни.