Логотип Казан Утлары
Роман

НАМУС


  
УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК 
III Тынын кысылырлык бөркү, иңбашларыңнан баса торган авыр, басынкы төн. Нәфисә кая барасын, ни эшлисен белештермәстән. кызу-кызу атлап, кайсыдыр урамның койма буеннан үтте; кайсыдыр тыкрыкта Ниндидер соры шәүләләр, аннан читкә тайпылып калдылар; урам уртасында йокыга талган ап-ак каз көтүе, куркышып аяк астыннан як-якка сибелде. Бара торгач, ул бизгәк тоткандагысыман бер кызышып, бер өстенә бозлы су сипкәндәй бөтен тәне белән бөрешеп килә дә, бу фаҗигане аңлап җиткерүдән гаҗиз булып, урам уртасында туктап кала иде: — «Тукта әле, нәрсә сон бу? Ничек болай булды соң әле? Ни эшләп? Ни өчен?» Урам тын. урам караңгы, аның бу соравына җавап юк иде. Караңгыга чумган өйләр, каралтылар, кашларын җыерып уйга баткан чал картлардай, тын утыралар, урам буендагы шомырт һәм миләш агачлары, авырайган яфракларын койма өсләренә салындырган хәлдә. аның артыннан боегып калалар. Ул пальтосы белән мамык шәлен, нигә шул кадәр нык кысуын үзе дә сизмәстән, култык астына кысып тоткан килеш, каядыр ашыгыч барып җитәргә тиешле кешедәй, кызу-кызу атлый. Аңа каядыр а ш ы г ы р га, к а яд ы р ш у i н ы минутта ук барып җитәргә кирәк, хәзер үк, менә шушы сулышта ук нидео эшләргә кирәк! Ул әле нәрсә эшлисен үзе дә белми. Ул бары тынын буып, бугазында нидер җыелып торуын, бер туктаусыз йөрәге сызлавын һәм күңеленең, гүя, әйлән - дерә-әйләндерә утта кыздырып тор- гансымаи. үзәккә үтеп, өзлексе-з әрнүен генә тоя. Менә ул ниндидер читән буйла - рыннан үтте, аяк астында коры чирәм шытырдап калды. Биек койма буеннан узып барганда,                      * Дәвамы. Башы 1, 2, 3 һәм 4 саннарда. 
нәрсә-, недер исенә төшереп, аның битен яфраклар сыйпап калды. Нәфисә, ун еллар буенча таптала торгач беләүләнгән, шомарып беткән өстәл кадәрле җәенке ташка аягы тиюгә, йокысыннан уянгандай, туктап калды. Бер генә сулышка аның күз алдына бала чагы килеп басты. Анда хәзер дә, сабый чагында капкадан йөгереп чыгуга 3 ялан аягы белән менә шушы җәенке ташның бераз җылымса һәм шома өстен тойгандагы кебек, сәер бер тойгы уянды. Тузгак башлы. кыска күлмәкле, зур коңгырт күзле сабый бала шушы таш өстендә ялан аягы белән биергә, тып-тып яшьләре аша күтәрелеп карады. ’ Ул үзе туып-үскән, буйга җиткән һәм шушыннан кияүгә чыгып киткән атасы йортының капка төбендә басып тора иде... 
сикергәләргә, кулларын чәбәкләргә тотынды. Нәфисәнең йөрәге сулкылдап куйды, күзләренә яшь килде. Бу аның ваемсыз, кайгысыз, бәхетле чагы, сабый чагы иде. Нәфисә күз 

 
Нәкъ кыз чагында кичен атавыннан кача-поса яшьләр уеныннан кайткандагы кебек, койма өстеннән сузылып, кытыршы яфраклары белән аның битен сыйпап калган карт шомырт агачлары, тын гына аңа карап торалар. Алар бөтенесен аңлыйлар һәм: «Кайттыңмыни? Без сине һаман да сагынабыз әле! Әйдә, бик яхшы иткәнсең!»... диләр кебек. Менә аның каршында, биек булып, капкалары зураеп тора, менә тонык кына булып тимер тотка ялтырый... Ак өйнең почмак ягындагы зәңгәр кровате һаман шул бүлмә тактасы буендадыр әле, өстендә ак чәчәкле зәңгәр одеялдыр... Менә кандадыр, бу караңгы төннең авырлыгыннан шомлангандай, сузыпсузып бер эт улап җибәрде. Нәфисә сискәнеп китте. Шунда колак төбендә генә, юеш иреннәрен* җәеп, Сәйфинең хихылдаганы ишетелгән кебек булды: — «Хи-хи-хи! йөз кырык пот дисеңме? Юк ул, хыял ул!.. Каян килсен ул сиңа!» Нәфисә гарьләнеп һәм өзгәләнеп: — Ялганлыйсың, җир бит! — диде. Ачуыннан ярсып, йөгерә-атлый тагын урам буенча китте. Җил капканың ш ы г ы р д а п •ачылуына, томаланган тәрәзә кырыйларыннан тычкан күзедәй елтырап кына күренгән кечкенә шәүлә кинәт сүнде. Өйалдыңда кыштырдаган тавыш ишетелде, ишек ачылды, баскыч күтәрмәсенә зур гына бер ак шәүлә килеп чыкты. — Кем бар анда? — Мин бу, Нәфисә! Миңа Айсылу апа кирәк иде... — Нәфисә дисеңме? — Ак шәүлә, җавап бирергә ашыкмыйча, акрын гына кыштырдап, чирәмгә төште. — Айсылу кирәк дисеңме? Аныц кайтканы юк шул әле, Нәфисә кызым. Үзем дә бик көтәм дә, кайтып җитми шул әле... «Ал- малы»иыц икмәге бик артта бит, кызым. Шуны юлга салмыйчы кайта алмам, әнкәй, дигән иде. Шунда инде ул, Нәфисә кызым! — һай, бик кирәк иде. Кайткандыр дип кенә килгән идем. Карчык анын тавышы үтә бор- чулы булуга гаҗәпләнеп, янына ук килде. — Карасана, — диде. — Кырга барышың дип әйтсәм, бик соң инде. Кара төндә болан күтәренеп кая барасың?.. Карчыкның бу сүзенә Нәфисә тетрәнеп китте. Әмма чал чәчле бу карчык алдында ничек тә көре- рәк тавышлы булырга тырышып: — Ие, басуга китешем... — диде. — Ындырга, бодаемны эзләргә. Бодаебыз 
тулмый бит? әбекәем. Тулмый бит! Култык астында уңайсызлап торган әйберләре белән җайсыз итеп кире борылды да, карчыкны шиккә төшереп, төнге шәүләдәй тагын урамга чыгып югалды. — «Нәфисәнең бодае тулмаган икән, аннан кызыл байракны да алалар икән» дип, кайгырышып кичтән үк берничә кеше сөйләп чыккан иде. Карчык Нәфисәнең чиктән тыш борчылуын күреп тынычсызлана калды: — «Айсылуы да кайтып кына җитмәде ләбаса! Кара төндә ялгыз башы, берәр бәлагә тармагае!..» Тагын бераздан Нәфисә, ике яктан өянкеләр күләгәләп торган олы юлдан, күпергә якынлашып бара иде. Менә ул тирләгән битенә, муеннарына җиләсрәк һава бәрелүен ' тойды. Аның колагына инеш суының акрын гына чылтырап акканы ишетелде, яшенме, аҗаганмы, күзне камаштырып, та- вышсыз-тынсыз гына, кинәт яктыртып җибәрде, көмеш нуры йөгергән * инеш өстендә карт өянкеләрнең кара күләгәләре чагылып калды. Менә күпер артта калды, караңгыга күмелде, инешнең чылтыравы ишетелмәс булды. Аны тау битенә кадәр тавышсызөнсез төнге сакчылардай, к^л читендәге тәбәнәк баганалар озата менде, аның ара- тирә ишетелеп киткән аяк тавышларын юл өстеиә җәенке башларын йен утырган карт өянкеләр тыңлап калдылар. Тау битендәге ике юл чатына менеп җиткәч, ул туктады, эштән чыгып арган, алҗыган хәлендә юл кырыена ауды.

 
— Юк, булмый! — диде. Урам буйлап бәрелә-сугыла йөри торгач, аның башына бер уй килеп өметләндерә башлаган иде. Аңа хәзер һичшиксез райкомга барырга кирәк! Айсылу да, әткәсе Тпмери дә өйдә булмагач, мондый эштә киңәш итәрлек бердәнбер олы кеше Мансуров бит инде! Нәфисә үз тирәсендә яшерен тозаклар корылган кебек тоя, кемдер караңгы почмакка поскан җиреннән аңа аяк чала, ниндидер кара эчле, явыз ниятле кешеләр аның бодаена кулларын сузалар!.. Менә шул арның һәммәсен дә бәйнә-бәйнә сөйләп бирәсе иде: — «Җәүдәт абый, бодаебызны канат астыңа алсана?» — диясе иде. Әмма хәзер моның мәгънәсез- леген төшенеп, аягы атламас булды. Төн караңгысына текәлгән килеш, гүя, үз вөҗданыннан үзе сорагандай: — Я, ни дип барыйм, ни битем белән аның күзенә күреним? — диде. Зур башын салындырып аска таба карап торган пар нарат та, якында гына шәүләләнеп күренгән Сибай батрак чардуганы да аннан бу сорауга җавап көтеп шулай тын утыралар иде кебек. — Я, нәрсә дип әйтермен соң мин аңа? Колхозга килеп бодаебызны табып бирсәнә диярменме? Ни битең белән? Шундый вакытта аның эшен бүлдереп зарланып утырыргамы?» Нәфисә зур ачылган күзләре белән еракка карап башын селекте. — Юк, булмый! Түгел! Алай түгел!.. Менә аның үз янында чирәмдә яткан кыз чагындагы киемнәренә кулы тиеп китте. Шушы мамык шәлен урап, кара пальтосын киеп йөргән күңелле, бәхетле кыз чаклары күңеленнән узды. Яшь чагының иң кадерле бер истәлеге булып калган шушы газиз киемнәре дә, үзе дә хәзер бик кызганыч булып тоелдылар. Ул шәле белән пальтосын кочаклады да, кимсетелгән үксез бала шикелле, күңеле тулып елап җибәрде. Аның өстендә, гүя, кайгысын аңлагандай, башларын игән, уйчан пар нарат моңаеп утыра, ннецт буендагы әрәмәлектән, су астыннан килгәндәй тонык кына булып, ара- тирә бытбылдык кычкырганы, түбән очтан һаман шул бер моңсу» басынкы көйгә арык шаулавы ишетелә. Кайдадыр, еракта, Идел буендагы караңгы тауларның, кара урманнарның аргы ягында, бөтен дөньяны басып яткан караңгының шушы авырлыгын үтеп 
чыгарга көче җитмәгәнгә зарлангандай» дәһшәтле күк күкрәгән тавыш гөрелдәп куя. I Аңа авыр, бик авыр иде. Менә тын гына яткан караңгы урамның берничә җирендә, бер күренеп, тагын югалып, кечкенә саргылт утлар айкала башлады. Алар тора-бара бергә җыелып, атына-атына каршыдагы чишмә тыкырыгыннан инеш буена төшә башладылар. Менә берсен-берсе бүлдереп ни турындадыр бәхәсләшкән, шаулашкан кызлар тавышы ишетелде. Күперне чыгуга, арадан берсе яшь һәм дулкынланган тавыш белән салмак кыңа җырлап җибәрде. Аңа бүтәннәр дә кушылдылар: Агыйделне ияләп-буйлап, Килә аппак пароход... Алар бераз тынып бардылар да, Нәфисәдән сулдарак уза торган ындыр юлыннан тау башына менеп җиттеләр булса кирәк, хәзер өстә җырлый башладылар: Тал пелә, тал иелә, Нигә иелә икән? Айһай, дуслар, яшь йөрәгем Нигә өзелә икән... Кызларның җыры караңгы басуның түренәрәк киткән саен акрыная барып, тора-бара бөтенләй ишетелмәс булды. — «Айһай, дуслар, яшь йөрәгем нигә өзелә икән?». Бу җыр колак төбендә озак яңгырап торды. Кызларның шулай көндезге эштән соң йокламыйча төнге эшкә чыгулары, һөҗүмгә баручы сугышчылар кебек, әнә шулай караңгыга кереп китүләре, ничектер, сугышның мәр. хәмәтсезлеген, аяусызлыгын белде, реп тора, кызларның бу юксыну җырларын шундый ук караңгыда

 
ниндидер хәвефле чокырлар, урман эчләре һәм сазлыкларда дошманга каршы ташланырга торган сөйгән егетләре дә ишетәләрдер дип, бу җыр аларның йөрәгенә ут 'сала торгандыр дип уйлыйсы килә иде. Гүя, нәрсәнедер исенә төшерергә теләп читтән дәшкән кебек, • эчке бер тавыш: — «Җиңгинекеләр бит ул!.. — дип әйтеп куйды. — Ындырга чыгып баралар...» Нәфисә, йокысыннан уянгандай, сискәнеп китте. — Тукта, нишләп монда утырам мин! — диде дә, нидер исенә төшеп, ындыр юлына таба йөгерә башлады. Менә ул үрне дә менеп җитте. Култык астындагы әйберләре аңа уңайсызлый, ул аларны әле бер кулына, әле икенчесенә күчерә, нидер күрергә теләгән шикелле, алдагы караңгылыкка күзен текәгән хәлдә, ындырга таба йөгерә иде. Күктә ара-тирә ялтырап киткәли, кайдадыр, дөньяның кай төшләредер берберсенә бәрелеп җимерелгәндәй авыр гөрселдәп күк күкри, юлга . шапылдатып эре-эре яңгыр тамчылары төшә. Яңгыр тамчылары аның муенын, сызганган беләкләрен утлы күмерсыман көйдерсп- көйдереп алалар иде. IV Менә алда арлы-бирле атылып йөргән ут яктылары күренде. Ул да түгел, башы болытларга барып терәлгәндәй биек булып, караңгыдан ябык ындыр үзе калкып чыкты. Якында гына коры салам кыштырдаган, ыгы-зыгы килеп йөрүче кешеләрнең ашыгып сөйләшкән тавышлары ишетелә башлады. Йөзлебикә булса кирәк, каты кычкырып: — Кайсы анда аяк астына көлтә ташлады! — диде. — Алыгыз хәзер үк! — Актык чүмәлә, кызлар, актыгы. Яле йөгертебрәк, яле җитезрәк! — һәй, һәй, һәй! Юл бир, бәрелмә! Караңгыдан яңгырап Шәмсетдин авазы ишетелде: — Сөйрәмә көлтәне, сөйрәмә! Иңбашыңа күтәр. — Җайсыз ич алай, муенга кылчык тула. — һе, кара син аны! Менә җай- лысы өстәл янында булыр, коймак ашаганда. Нәфисә туп-туры ындырның сул ягына, үз чүмәләләре өелгән якка ашыкты. Аның иптәшләре мондамы икән? Янгыр ява башлаганчы чүмәләләрне ташып өлгерделәрме икән?.. Аның гаҗәпләнүенә 
каршы, чүмәләләр урынында юк, алар юкка чыкканнар иде. Ул, тынгы- t сызланып, тавышлар ишетелгән якка кычкырды: — Зәйнәпбану! Карлыгач! Шау-шу кинәт тынды. Кайсыдыр шаяртып: — Әнә, әниегез килде, оланнар, йөгерегез! — диде. Ындыр эченнән өч-дүрт карамчык йөгереп чыкты. Иң элек Сөмбел тавышы ишетелде. — И көттек, и көттек, и сагындык без сине... Ул килә-килешкә Нәфисә апасына сарылмакчы булган иде, аның кулында ниндидер зур әйберләр күреп, туктап калды. Нәфисәнең тавышы да ягымсыз кебек ишетелде. — Җыеп өлгердегезме? Күптәнме? — Бая ук тотындык без аңа. Болытлар куера башлагач ук. — Чылатмагансыз алайса? Яхшы булган. Кая, күрсәтегез әле. Зәйнәпбану белән Карлыгач аны чүмәләләр арасыннан ындырның икенче башына алып чыктылар. Нәфисә кырыйдагы ике чүмәләне кулы белән сыпырып карады. Аның кулы юешләнде. Аларга кыр ягыннан яңгыр бәргән иде. — Бу икесен таратып киптерәсе булыр. Аның колак төбендә генә Зәйнәпбануның карыңкы тавышы ишетелде. — Ярар, киптерербез... Кояш чыккач. Нәфисә култык астындагы әйберләрен чүмәлә төбенә ташлады да, үзеннән нидер сорарга җыенып торган иптәшләрен гаҗәпләндереп: — Кая, барыгыз да мондамы? —• диде.
И» 
 
Ана төрле яктан: — Монда. — дип җавап бирделәр.— Тик Мәүлихә түти генә юк... Аннары Әпипә. — Булмаса Әпипәнең кирәге дә юк! Әйдәгез минем белән. Ул аларны ындыр бригадиры чулак Сәйфи көйләп куйган сугу машинасы янына алып килде. — Ишеттегез бит. безнең бодайны гектардан сиксән биш пот кына чыга диләр. Үзебез сугып карамыйча, без моңа ничек ышаныйк? Иптәшләре барысы бердәй: — Юк. юк ышанмыйбыз. Ялган ул! — диештеләр. — Бөтенесен үзебез сугып алабыз. — Алайса, тотындык. Сөмбел! Теге башта безнең бригададан кемнәр бар икән? Бикмулла абзыйга әйт. бер бпш-алты кешене монда жибәрсен! Ындыр табагы берьюлы җанланып китте. Кызлар кайнарланып эшкә ябыштылар. Аларнын кайсы аяк астындагы саламны җыя, кайсы машина тазарта, кайберләре сәнәкләр, тырмалар әзерли, суырү машинасын әйләндереп карый Ул арада ерактан ук тавышланып, түшенә шахтер лампасы таккан Сәйфи килеп чыкты. Машина әйләнәсендә әле бер якка, әле икенче якка ташланып, гыжлаган тавыш белән Нәфисәгә җикеренә башлады. — Бу ни эш бу? Кем хуҗа монда? Минме, түгелме, ә. кем хуҗа? Ана каршы барабан яныннан Нәфисәнең тыныч тавышы ишетелде. — Синең нәрсәгә хуҗа булуында минем эшем юк. Әмма үз бодаема мин үзем хуҗа. Үзем чәчтем, үзем үстердем, инде сугуын да үзем гк сугып алам. — Ә. шулаймы, сугам диген, ә! Сугам диген! Сукмый тор әле. суккан диерләр. Кая нарядың? Кая? Кем кушкан сипа кара төндә кеше ындырына килеп, кеше эшенә тыгылып йөрергә? Ә, кем кушкан? Минме бригадир, синме бригадир? Нәфисә, аның сүзенә әһәмият бирмәстәи, иптәшләренә: — Я. тизрәк булыгыз! Чүмәләнең өстен ачыгыз! — дип кычкырды. Аннары ojjp һаман да чебенләп йөргән Сәйфигә борылды. — Әйтәм бит, зинһар башымны әйләндереп йөрмә әле. Чәчкәннән алып амбарга кайтарып салганчы, үзем үстергән бодайга мин үзем җаваплы. Ни әйтелде .сиңа: минем звеномның ашлыгын аерым сук, аерым үлчәп ал, бөртегенә хәтле сакла, югалтма! Шулаймы? Син нишләттең?.. Я. әйт менә шушында, кая безнең бодаебыз? 
— Я. я, әйтеп кара, мин нишләдем икән? Интересно, ашлыгы чыкмаган ачудан хәзер мина бәйләнә. Менә бәйләнчек! һе! Каян килгән ул сиңа йөз кырык пот бодай? Әйтәм бит мин сиңа. Андый уңыш сезнең ншеләргә түгел, арсландай асыл егетләргә дә бик тәтемәде әле. Белдегезме шуны?!.. Я. я, нишләгән мин. нишләгән? , — Синме? Син менә боларның бер еллык хезмәтен чүпкә чыгар- макчы булдың. Бөтен халык алдында безне ялганчы птеп калдыр- макчы булдың. Кызыл байрагыбызны алдырырга котырттың! Нигә шул хәтле тырыштың икән? Менә хәзер белербез. Сәйфи, ничектер, юашлана төште, ул абына-сөртенә Нәфисә янына килде: — Менә, валлаһи, карасана, ни сөйлисең син? Әйтеп торам лабаса: бригадам гына килеп җитсен, яктыра гына башласын, үзем суктырам дим бит, аерым суктырам дим. Уставны белмим мәллә мин? Ләкин Нәфисә аяусыз иде. Ул әйткән җиреннән өзде дә салды: — Сөйләштек, бетте! — диде. — Бригадаң килә икән, әнә теге машинада сугарсың. Без эш кешеләре. без — фроит бригадасы, без алай йомшак урында киерелеп-су- зылып, таң атканчы иркәләнеп ята алмыйбыз... Кызлар, лампаны менә монда, өрлеккә элегез. Тиз, тиз! Аның баш очындагы өрлеккә, нәкъ барабан турысына, бер кыз, йөгерә-йөгерә килеп, фонарь элеп китте. Суыру машинасы яныннан, юан беләкләрен сызгана-сызгана, дәү булып Зәйнәпбану килеп чыкты. — Нәфисә, — диде, — безнең ат куучыбыз юк бит малай. Нишләрбез икән? 
П 
 
— Ә, ие шул. Кара, чынлап, кемне кушыйк икән? Нәфисә, уйланып торды да, караңгыга таба борыла төшеп: — Шәмсетдин абзый!—дип кычкырды. Ындырның аргы башыннан Шәмсетдиннең «әү» дигәне ишетелде. Озак та үтмәде, чүмәләләр арасыннан, кулларын җиң эченә яшергән хәлдә, дәү киез итеге белән лаштыр-лоштыр салам ерып, өстенә сары TVH, башына колакчын бүрек кигән Шәмсетдин килеп чыкты. Ул аяк үрә генә чүмәләгә сөялеп, бераз черем итеп алган булса кирәк, аның бүреге белән мыегына кибәк сырышкан, ут яктысында күзләре чагыла иде. — Шәмсетдин абзый, син бүген яктырганчы гына безнең ат куучы- б ы з булырсың, яр ы й м ы ? Шәмсетдин, бер Сәйфигә, бер Нәфисәгә карап, баскан урынында таптанып алды: — Мин нәрсә? Мин әзер. Нәфисә әйттеме, булды. Закон! Тунны салдым да тотындым гына... — Чү, чү. тукта әле син! — диде Сәйфи. — Ындырдагы ашлыкка кем җаваплы: синме, әллә минме? Юк инде, җан кисәгем, теләсәң нишлә, каравылчыны бирмим. Ындырны сакчысыз калдырыр .хәлем юк. Ин- тересие, үз башым үземә кадерлеме минем, юкмы? — Башың бик кадерле булса, ындырыңны үзең каравыллый тор! — Кызлар шаркылдап көлешеп алдылар. Нәфисә иптәшләренә борылып җиңнәрен сызгана башлады. — Я, тотынабыз. Сөмбел! Син, акыллым, йолдыз белән минем яныма бас. Көлтә бавы кисәрсең, көлтә биреп торырсың. Карлыгач! Син — Рәисә белән машина артына. Зәйнәпбану, пичек уйлыйсың, суыру машинасы бер үзенә авыр булыр микән? Әллә соңыннан гына суырып алырбызмы? Сугып бетергәч... — Юк, авыр булмас. Берьюлы эшен бетерик. Соңыннан кыенга килә ул. — Алайса, сиңа җилгәргечне тагын бер үзеңә әйләндерергә туры килә инде. Зәйнәпбану, иреннәрен 'бөрештереп, кулын селкеп куйды. — Фи, исең киткән икән. Уйлап та карамыйм, ичмасам. Бодаебыз чыга торган булса, моны гына түгел, сугу машинасын да әйләндерергә риза. Сәйфи мыгырда на-мыгырда на караңгыга кереп югалды, Шәмсетдин, мыек чылгыйларын тәпи бастырып, кызлар тирәсендә бер әйләнде дә, тышкы ягына 
чыгып китте. Аргы баштан аларга тагы биш-алты хатын-кыз һәм салам тарттыручы малайлар килеп кушылды. Ул арада авыл ягыннан кемнеңдер дөпдөп ат сикертеп, чабып килгәне ишетелде. Кем булыр икән? Тагын берәр яман хәбәр алып килмиләр микән? Менә атлынын ындыр кырыенда сикереп төшкәне ишетелде. Аның аты авыр сулый, бантын чайкый, йөгән балдакларын чылтырата иде. Ул Илгизәр- икән. Машина янына йөгереп килеп: — Җиңги, син мондамыни? — диде. Нәфисә, барабанга иелеп, теләр- теләмәс кенә: — Я, монда... — диде. — Мин сине эзләп йөрим бит, җиңги! — Илгизәрнең сулышы кысыла, ул ашыга, аның сүзләре бутала иде. — Әни елый да елый... бер VK рәнҗи күрмәсен, кайтсын ди. Районнан әти дә кайтып җиткәндер инде, гл да ачуланыр. Әйдә, җиңги, кайтыйк. Син булмагач, өйдә күңелсез. мәет чыккан шикелле. Бигрәк тә. әни кызганыч. Елый да елый... Әйдә, кайт син, җпчги. кайт. Җиңгәсенең бер сүз дә әйтә алмыйча. барабан каршысында баш иеп торуыннан Илгизәр фаҗиганың ул уйлаганнан тирәнрәк булуын үзе дә сизде булса кирәк, ни әйтергә белмичә аптырап калды. Нәфисәнең иптәшләре, башларын иеп,* күләгәдәй тын торалар, Нәфисә бер сүз • дәшми иде. Илгизәр, кыяр-кыймас кына килеп җиңгәсенең иңбашына кагылды. — Әллә сине рәнҗеттеләрме, җиңги. Әллә берәрсе мыскыл иттеме? Ә? Кем ул? Кем кагыла сиңа, кемнәр тел тидерә? Син миңа әйт 
TJ 
 
кенә. Мин аларны... Нишләтергә белермен. Күләгәдә салам кыштырдап ала, авыр сулаган, сулкылдап куйган тавышлар ишетелә. Менә бит кая таба киткән икән эшләр... Зәйнәпбану уфылдап кунды. Сөмбел» борынын тарта-тарта. шыпырт кына елый башлады. —...Әллә син, безне яратмадыңмы, җиңги? Әллә син безнең йортка ияләнә алмадыңмы? Күңелең утырмадымы әллә? Син бит миңа апамнан да кадерлерәк. Кая ул, Газиз абый урынына да син, апам урынына да син бит минем... Әни җылый да җылын, син булмагач, аны кем юатыр?. Әйдә, кайт син, җиңги, әйдә кайт... Нәфисә көн буена кайгырып та, гарьләнеп тә арган иде инде. Аның башы әйләнә, күз алларында боҗралар уйный. Каенэнесенен сүзләре бала чакларны хәтерләтә. Яна торган мич каршында җылынып утырулар күз алдына килә, җаныңны эретеп җибәрә торган, май кебек йомшак өй җылысын тойган кебек була. Сабый чактан ук рәхәте тәнгә сеңеп калган, әни куены шикелле үк шәфкатьле һәм сөйкемле өй җылысы кызыктырып үзенә тарта иде. Ләкин ничек кенә булмасын, хәзер артка борылырга соң иде инде, ул алга узарга тиеш иде. Нәфисә, башын селкеп: — Булмый, энем! — диде. — Булмый, мин хәзер кире кайта алмыйм... Илгизәр йөгереп барып атына атланды да кире авылга чапты. Бүтәннәр башларын иеп баскан урыннарында тынып калдылар Аларны Нәфисәнең кырыс тавышы яңадан хәрәкәткә китерде. — Я, нәрсә, тагын анда... Тотынырга вакыт. Бу бит инде аларның актык өмете, иң соңгы ышанычлары иде. Нәфисә үзе дә бераз дулкынлана төшеп, беренче көлтәне барабан каршысына китереп салды. Аннары иптәшләренең борчылган күңелен сыйпап алырга теләгәндәй ягымлы тавыш белән: — Башладык, гөлкәйләрем! — диде.— Шәмсетдин абый, кузгал! Кайсыдыр, акрын гына: —- Хәере белән!—дип әйтег? куйды. Тышкы яктан Шәм сет ди ш [ е ң„ җыенга дәшкәндәге кебек яңгыравыклы тавыш белән, көйли-көйли атлар куганы ишетелде: — һәәә-й-й, рәхмәт яугырлары! 
/Машина калын тавыш белән* үкерә башлады, барабан тешләре, ялт-йолт килеп, зырылдап әйләнергә тотындылар. Нәфисә кул астында таралып яткан эре башаклы беренче көлтәне. селкетә-селкстә барабанга бирде. Ул үзенең бодаена җәй буе шул кадәр ияләшкән икән, барабан тешләре башакны рәхимсез ботарлый башлагач, анда хәтта кызгануга якын бер хис туды... Ярым караңгылык эчендәге ындыр берьюлы хәрәкәткә килде. Бодай көлтәләре, Сөмбел белән аның янындагы иптәшенең җитез куллары аша Нәфисә алдына килеп, аннан үкереп торган барабанга керә торды. Машина артына атылып төшкән салам өемнәре, Карлыгачлар тырмасы белән бергә сикерә- сикерә, баганалар арасыннан караңгылыкка чыгып китте. Анда исә ул саламны егет малайлар, бөтен чүмәләсе белән берьюлы оста гына элдереп алып, атларын чаптыра- чаптыра, ындыр читендәге салам эскертенә таба сөйрәттеләр. Ул арада, бераз читтәрәк, Зәйнәпбануның җилгәргече әйләнә башлады. Ындыр гөрли, машиналар өстендә тузан бөтерелә, ындыр кайнап тора иде. ... Эшнең тәмам кызып җиткән чагында Нәфисә үзенең иңбашына кемнеңдер йомшак кына кагылуын тойды. Гаҗәп бер хәл: ул аның кем икәнен дә. ни өчен аңа кул тидерүен дә белми иде әле, әмма ул кешенең әнә шулай йомшак кына итеп кагылуында үзен сөю һәм иркәләү тойгысы сизеп, ул ничектер рәхәтләнеп китте. Ие, ул ялгышмаган икән: әйләнеп караса, аның янында куанычыннан көләргә дә, еларга да белмичә, Мәүлихә түти басып тора иде.
13 
 
 
— Һай, Нәфисә! — диде. — Сине күргәч, куанычымнан әйтәсе сүзләремне дә онытып җибәрдем. Бая күңелемә ниләр генә килмәде! — Ул кулын селтәп китеп барган җирен - нэп, ашыгып кире борылды. Сер сөйләгән шикелле, Нәфисәнең колагына әйтте: — Хәдичәне әйтәм, бик» борчыла, бик тә борчыла. — Алай икән... Бик тиз! — Нахакка рәнҗеттем, ди, мәңге бәхил булмас, гомергә рәнҗеп йөрер инде, ди. Икенче курыкканы шул икән: йорттан чыгып китүенә ачу итеп, эшен ташламагае, булып җитте дигәндә генә, бодаен ташлап «Чулпан»га кимчелек китермәгәе, ди икән. Мин әйтәм, бармы акылың, юкмы акылың, нигә алай ' итсен ул? дим. Нәфисә дәшмәде. Күрәсең, аңа бик • ачык булган нәрсәләр дә кайберәүләр өчен куе томан икән әле. Мәүлихә түти җиңнәрен сыз! гана-сызгана Зәйнәпбану янына китеп барганда, нидер исенә төшеп, яңадан кире борылды: — Үзебез сугып карыйк дидеңмени? Шулай итик, бәпкәм, бер бөртегенә хәтле үз кулыбыз белән җыеп алыйк. Хәйдәр әйтә, 'бөтенесен үз кулыбыздан уздырып, Сәйфи сукканнарның да серенә төшәргә кирәк булыр, ди. Нәфисә, башын ия-ия аның сүзен җөпләп, күтәрелеп караган иде, якында гына Хәйдәрне күрде. Аның йөзендә шундый бер тирән ягымлылык балкый иде ки, Нәфисә нигәдер уңайсызланды, йөрәгенең һич сәбәпсез рәхәт-рәхәт тибә башлавын сизде. — «Нигә болай икән?» — диде. * Бу сөйкемле егетнең болай йөрәккә үтәрлек итеп өздереп каравы аңа шыксыз явымлы көннәрдә кинәт балкып чыккан-кояш нуры кебек тоелды. — «Сөйкемле итеп караганны сагынганга шулайдыр ул...» — дигән булды. — «Юк, чын түгелдер. Бөтенесенә кул селтәп, күңелне тол хатын булып яшәргә көйләгәнгә күрә шулай сөйкемле күренәдер. Үтәр... Үтми нишләсен?.. Юк, юк! Күңелне аздырырга ярамый. Аңа үз тиңе беткәнмени?. Менә Карлыгач...» Әмма күңеленең кай төшедер моңа риза түгел, аңа хәзер үзен алдавы кыен иде инде. Нәфисә менә хәзер генә төшенә башлады: ул кемнедер, нәрсәнедер юксынып йөри иде. Аның рәнҗетелгән күңеле шушы кыен минутларда кемнеңдер үз янында булуын тели, кемнедер өзелепөзелеп көтә. Кемне көтүен дә белә иде 
түгелме соң ул? Аның сагынып көткәне шулмы икәини?.. Аның төшләренә кереп, соңыннан ямансулата торган бөдрә чәчле сөйкемле егет шушы булырмы икәннп? һай бу йөрәкне. Нигә җилкенәсең икән син бу кадәр... Аның Хәйдәрне бик күрәсе килә башлады. Әмма ул — суыру машинасының аргы ягында ындыр табагын себереп ята, ул көшел сал- макчы була иде шикелле. Әнә күк читенә акрын гына алсу таң нуры җәелә, йа, нинди тылсымлы бу таң беленгән чаклар... Шул нурлар белән бергә күңелдә ниндидер якты өметләр, ниндидер изге тойгылар уяна. Идел ягыннан талгын гына, юаш кына җил исеп китте. Тик бу тан җиле түгелдер, ул төн караңгысын бөркәнеп йоклаган җылы җирнең йокыдан уянганда беренче сулышыдыр кебек тоела иде. Звеноның җырчы кызы — Карлыгач, ахрысы түзә алмады, яктырып килгән таң ягына матур күзләрен сирпеп алды да, тырмасын сикертә- сикертә, ягымлы яшь тавышы белән җырлап җибәрде: Таңнар ата микән, ай таң микән, Таң вакытын белгән бар микән? Таң вакытын гына өчкә бүлеп, Безне сагынганнар бар микән? Нәфисәнең уңында һәм сулында, машина гүләве һәм соргылт тузан арасыннан, яктырып килгән таң нуры шикелле үк саф, шундый ук моңсу һәм дәртле яшь авазлар күтәрелеп китте: Таңнар ата ай ерактан, Чулпан калка бу яктан... Нәфисә үзе генә -ишетерлек акрын тавыш белән җырпый-җырлый ара-тирә иптәшләренә күз салгалый, күптән гадәтләнгән бер өлгерлек
14 
 
белән барабанга тиз-тпз көлтә бирә. Сөмбелләр яныннан, лампасын атындырып, ялт-йолт карана-кара- на Сәйфи узып китте. Аның бая әйткән ачы сүзләре Нәфисәнең исенә төште дә йөрәге сулкылдап куйды: — «Әгәр ул әйткәннәр дөрес булса?’. Әгәр минем үз исәбем ялгышкан булса?» — Аныц тәне эс- селе-суыклы булып китә. Күңеленә бере артыннан бере мең төрле шик килә. Нәфисәнең үзенең дә ялгышуы мөмкин бит. Сынар өчен алганда иң яхшы урыннар гына туры килгән булса?.. Алай дисәң, ничек өчесендә дә шулай булсын икән? Сәйфи үлчәп алдым ди бит, үлчәүче белән икесе дә шул бер үк сүзне әйтәләр. ЭГ'эр ул уйлаганча чыккан булса, шул кадәр ашлыкны яшереп кала алыр идеме икәннн?.. Ул бит ындырда үзе генә түгел. Ничек икән соң бу? Ни генә булды икән сок?.. Аның күз алдына үткен . зәңгәр күзле, кырыс йөзле, җиңнәрен сызганып, кулын билләренә таянган ярышташы — «Интернацпонал»- ның бригадиры Наташа килеп баса. Ул кашын җыерып башын чайкый кебек... . Нәфисә авыр сулап пошынып куя. Юк, алай булмасын иде. Аның беркемнән дә, берничек тә үзен кызгандырасы да килми, ул беркемнән дә ярдәм дә көтми иде. — «Юк, юк, — ди ул, — минемчә булыр, мин әйткәнчә». Апа бодайның машина артына шаулап атылуы ишетелә, аның кулы бодай көлтәсенең авырлыгын тоеп тора. Эреэре авыр башакларның барабан алдындагы өстәлгә бакыр шикелле чыкылдап бәрелүләрен ишетеп, ул тагын җанланып китә: — «Юк ла, юк! Әнә бит нинди авыр, әнә нинди каты бәрелә!» Менә Идел буендагы зәңгәрсу урман өстеннән кояшның беренче нурлары сузылды. Тау битенә сибелеп утырган ерактагы бер авылның тәрәзәләрендә ялкын уйный башлады, салам эскертенең бер ягына нәфис алсу нур кабынды. Нәфисә түземсезләнеп көшел ягына күз салды. Әмма көшел аңа күренми, апы Зәйнәпбануның суыру машинасы каплый иде. Нәфпсә шул якка башы белән ымлап, янындагы Сөмбелгә: — Белеп кил әле, күпме булды икән? — дпп кычкырды. Сөмбел тузгып яткан көлтәләр өстеннән спкергәлн-снкергәли күздән югалды. Озак та тормый, машина артыннан килеп чыкты 
да аның колагына Кычкырды: — Икс йөз алтмыш! Бер генә сулышка Хәйдәрнең якты чырае күренеп китә. Ул куллары белән ишарәләп башын селки һәм ындыр табагына икенче, көшел сала башлый. — «Хәзер үк туксаншар потка якынлашып килә бит!» Нәфисә уң ягына күз салуына, куанычыннан кычкырып җибәрә язды: зур-зур тугыз чүмәләдән әле дүртесе сугылмаган иде. Аңа Шәмсетдиннең атлары бик акрын атлый, машина да бик сүлпән әйләнә шикелле тоелды. Кибәк тузаны кунган озын мыегын салындырып, атлары артыннан йокымсырап барган Шәмсстдпнгә, шаяру һәм җилкенү катнаш бер тавыш белән: — Әй, Шәмсетдин абый! Куа- ла-аа!— дип кычкырды. Шәмсетдин, казылып беткән түгәрәктән башларын алга сузып оеп. барган атлары өстендә чыбыркысын болгыйболгый, машина гүләгән тавышны бастырырлык итеп- кычкырып җибәрде: — һә-ә-ә-й-й уцгырлары!.. Машина тагын да кызулый башлады. Нәфисә, мәйданга көрәшкә чыккан батырсыман, аякларын җәебрәк басты, тагын да иелә* төште. Бер тәүлектән бирле йокламавына карамастан, буыннарына бөтен тәнне җиңеләйтеп җибәрә» торган гаҗәеп бер көч җыела барганын тойды. Хәзер инде машина гүләми, бәлки ярсып үкерә, барабанның зырылдап әйләнгән елтыр, тешләре, көлтәне ерткыч комсызлыгы белән суырып алып, ырыл- дыйырылдый чәйнәп ыргыта. Хәзер инде Сөмбелләр кулында көлтәләр очып кына йөри, Карлыг
15 
 
гачның тырмасына күз дә иярми, салам тарттыручы малай да эскерт белән ике арада, үз күләгәсе белән у з ы ш а - у з ы ш а, чаптырып кына йөри иде. Карлыгач, кызара төшкән бит алмалары белән көлә-көлә, телогрейкасын салып ыргытты. Аның артыннан фуфайкалар, калып яулыклар очты, бияләйләр очты. Нәфисәнең баш очында тузан болытлары тагын да куерак булып бөтерелә башлады. Ул бөтен йөзен каплап торган зур пыялалы күзлеге аша күзләрен әле бер якка, әле икенче якка сирпеп ала. Күз алдында Шәмсетдиннең атлар өстендә айкалган чыбыркысы, иртән куначадан очын төшүче тавыкларсы- ман, берсе артыннан берсе чүмәләдән очкан бодай көлтәләре, Хәйдәр кисмәгеннән көшел өстенә аккан алтын бодай, Зәйнәпбану, Карлыгач, Сөмбел һәм бүтәннәрнең җиңел хәрәкәтләре чагылып уза, ялт-йолт килеп тырма тешләре, сәнәк очлары ялтырап' китә. Ул үзенең көче һаман арта барган кебек сизә. Менә бу үкереп торган тимер тешле ерткычның үзеңә буйсынуын, аның дилбегәсе үз кулыңда булуны, аны теләсәң ничек җилкендерү синең ихтыярында икәнне хис итү, кулларыңның, бөтен гәүдәңнең ниндидер бер гаҗәеп музыкага буйсынган шикелле, үзен- иән-үзе дәртләнеп, матур итеп эш- 'ләвен тоеп тору һәм... Әнә аннан, көшел яныннан, синең матур эшләвеңә сокланып, әледән-әле «аның» карап алуы, нигәдер куангандай елмаеп куюы — болар һәммәсе дә әйтеп бирә алмаслык рәхәт һәм ләззәт бирә, җилкендерә иде. Хәйдәр врачның аңа бу бер-ике көн эчендә өеннән чыкмаска кушуын бөтенләй онытты. Аның гимнастерка изүе чишелгән, бөдрә чәченә салам бөртекләре ябышкан, тирләгән битенә, маңгаена тузан кунган, бары тешләре генә ялтырап киткәли. Ул Зәйнәпбану белән әнисе җилгәргән бодайны машина яныннан йөгерә-йөгерә үлчәүгә ташый, ул хәзер үзен ниндидер бер тылсым дөньясындагы кебек хис итә иде. Аңа хәзер хәтта Нәфисә тирәсендә соры тузан болытының әнә шулай ургылыпургылып уйнавына хәтле соклангыч булып күренә. Ул Нәфисәнең көчлелеге, җитезлеге бөтен хәрәкәтеннән күренеп торган тыгыз тәнле нык гәүдәсе белән, бераз алгарак омтыла төшеп, гүя, пианинода ниндидер ашкынулы бер көй уйнагандай кулларын оста музыкантларча матур биетеп, барабанга көлтә' бирүенә сокланып карап ала. Ул, куанып һәм 
күңеленә рәхәт бер ялкын үрләвен тоеп: — «Кара син әй, нинди бит! Нинди генә бит!» — дип куя. Аның йөгереп барып Нәфисәнең әнә шул тузанлы бит алмасын үбеп аласы килә башлый. Ләкин ул үзенең бу юләр уеннан үзе үк көлеп җибәрә. — «Аһ син, олы тиле! Алай икән әле син!» Аннары, узып барышлый, Карлыгачка күзе төшә. Аның матур һәм сыгылмалы гәүдәсенең, кояшта кызарган таза беләкләренең салам селеккәндә үзеннәнүзе уйнап торуын, көлтә бавын кискәндә Сөмбел кулындагы уракның ялтырап кына китүен, салам тарттыручы малайның чабып узуын күреп кала. Ул боларның барысында да күңелләрне ашкындырып, эшнең авырлыгын оныттыра торган җилкенчәк бер дәрт уйнавын сизә. Әйтерсең, бу авыр эш түгел, бер уен гына, әйтерсең, болар төн йокламый эшләп чыккан, арган, йончыган кешеләр түгел. Кешене дәртләндерә һәм аның рухын сафландыра торган хезмәт дәрте алармы бөтенләй үзгәрткән, аның гаҗәеп бер зәүкы бөтенесен җилкендергән иде. Ашлык сугучыларның күбесе яшь кызлар, ихтимал байтагының егетләр сөйгәне дә юктыр әле. Ләкин баш очында тирбәлеп торган әнә шул җырлары шикелле, алар тирәсендә, канатларын җилпеп, моңарчы рәхәтен * дә татып карамаган оялчан яшьлек мәхәббәте очып йөридер кебек. Алариың күңелләре бик ачык сизә: яшь йөрәкләрне сулкылдата торган ул чын мәхәббәт аларны чаршау артында да, ак чыбылдык эчендә дә көтеп ятмый. Юк, ул анда түгел, ул әле
16 
 
бак ерак, ул кандадыр хәвефле сугыш кырларында йөри. Ләкин ул кайчан да булса барыбер кайтачак. Ул һәр көнне аларны я ындырда, я кырда көләч чырай белән каршы ала торган шушы җәйге таң кебек нурланып кайтачак. Хәзер менә Хәйдәргә, аның бу яшь дуслары, яшь комсомолкалары төннәр буе җырлыйҗырлый ашлык сугып, таң нурлары белән бергә үзләренең яшь мәхәббәтләрен дә каршы алалар кебек тоела иде. Хәйдәр аларның яннарыннан узышлый башы белән ымлап: — Шәп эшлисез, кызлар, шәп! — ди. / Шул арада кызларның эше һәм бодай уңышы турында стена газетасына язачак мәкаләсен, комсомолның киләчәк җыелышында социалистик ярышның бөек көче турында ниләр әйтәсен уйлап куя. Бодайның чыгышы Сәйфи әйткәннән күптән үк узып киткән иде инде. Хәйдәр өченче көшелне сала башлаганнан соң, баганага элгән озын кәгазендә тезелеп төшкән потлар исәбен санап чыгарды да Нәфисә яныннан узып барышлый, аның тузанлы битлегенә иелеп: — Котлыйм үзеңне! Өч йөз сиксән! — дип кычкырды. Зур күзлек эченнән аңа озын керфекле коңгырт күзләрнең сөйкемле карашы сирпелде: — Чынлапмы? Хәйдәр кулын күкрәгенә куеп баш иде. Ихлас янәсе, һич алдаусыз. Сөмбел карлыган төсле кара күзләрен елтыратып, көлтәләрен кисә-кигә сикергәләп алды. — Ура, уздырдык! Шулай бит, Нәфисә апа? Уздырдык бит?! — Шулай, акыллым, шулай. Бик ерак киттек инде без, ерак! Менә монысы ышанычлы, монысын инде алар кулыннан берәүдә тартып ала алмый иде. * Нәфисә үз өстенә алган шушы тау кадәр эшне шулай башкарып чыгуына чын күнелдән куанып, башын күтәрде. Ие, аның хәзер туган иле каршында вөҗданы пак, йөзе ак булачак иде. — «Юк,4 мин сугышчы туганнарны онытмадым, мин Сталинградны онытмадым! — дип әйтәсе килде.— Алар җиңеп чыксын өчен, мин кулымнан килгәнне кызганмадым.* Аның хәзер үзе үстергән менә шушы бодаеның, күпереп торган ак күмәч булып, 
сугышның үзенә кадәр, ничә айлардан бирле дошман камалуында ачлык азабы кичерә торган Ленин шәһәренә кадәр барып җитүен үз күзе белән күрәсе килә иде... Өч мең потка якын бодай бит. Зур паровоз аның бодае төялгән ничәмә-ничә вагонны, станцияләрдә туктап та тормастан, ярсып кычкырта-кычкырта, калык урманнарны ярып, көннәр, төннәр буе чабар. Аннары, фашист самолетлары күренгәли башлагач, аның бодаен, мөгаен, автомобильләргә төярләр. Бу бодай оныннан пешергән күмәчне, юка телемнәргә кисеп, иң кадерле дару урынына, бүлмә саен, завод саен, палаталар саен өләшеп йөрерләр. Нәфисәнең күз алдына камалган Ленинградның ябык тәнле балалары, хәлсез әбиләр, эшче хатын-кызлар килеп баса... Фашистлар ачка үтермәкче булалар бит аларны. Юк! Булдыра алмассыз! Юк! Ирек бирмәбез, кабахәтләр! — Ачудан Нәфисәнең тешләре кысыла, йодрыклары йомарланып килә. Аның бодаен, мөгаен, баржаларга төяп, Сталинградка да алы." китәрләр. Ул бодайдан пешерелгән күмәч — патроннар, миналар гранаталар шикелле үк кадерле булыр, аны патроннар илткән кебек үк, яшел ’ солдат капчыгын: салып, караңгы төннәрдә, ышы? җирләрдән, кирпеч һәм таш ватыклары арасыннан үрмәли-үрмәлг нинди дә булса бер подвал чокырыннан, яисә җимерек йортны: ватык тәрәзәсеннән фашистлары атып яткан сугышчыларга илтер ләр. Сугышчы әйтер: — «Их күмәче дә күмәче! _ диер. — Нәкъ минем әни пешерг^ күмәч кебек үк күпереп тор икән!» — диер. /Менә ул үзе дә шунда булсаң 
2. «С. Ә." № 5. 17 
 
иде дә, күмәчен сугышчыларга үзе өләшеп йөрсен иде: — «Ашагыз, туганнар, ашагыз! — дисен иде. — Безнең. «Чулпан» да үскән бодайның, күмәче бу, сезнең өчең үстергән бодайның күмәче бит бу!» Юк, үз күмәче белән сыйлар өчен генә ул фронтка бара алмао инде баруын. Шулай да аңа үзләре үстергән бодайны сугышның иң кыен урынына бара дип уйлау бик рәхәт иде. Бодай көшеле үскәннән-үсә бара, .көшел күтәрелгән саен, Нәфисәне- келәрнең йөзе яктыра бара иде. Ие, Нәфисә әле һаман да чынлап торып ышанып җитәргә батырчылык итмәсә дә, күрәсең, алар авыр көрәш белән узган бу кыен юлның иң соңгы, иң куанычлы километрларына килеп җитәләр булса кирәк. Аңа һәр яктан кычкыралар, ниләрдер ымлыйлар иде. Карлыгач, күзләре, кашлары белән көшел ягына ымлап күрсәтә. Янәсе.- — «Була бит, әй, була бит! Бсзненчә чыга!» — диюедер инде. Сөмбелнең көлтәләр арасында бөтерелеп йөргән чандыр гәүдәсенә, юка беләкләренә күзе төште. Югыйсә, аның яшендәге баланың хәзер җылы юрган астында рәхәтләнеп йоклар чагы да бит әле, ә ул менә кичәге таңнан бирле олылар белән һаман аяк өстендә. Соңгы көннәрдә төнге эшкә чыкканда кайчакларны аны уятмый да калдыргалый башладылар. Әмма ул барыбер алар- ның артларыннан чыгып җитә иде. Юк, бүгеннән соң бу баланы төнге эшләргә алып чыкмаска кирәк. Аннары әнә сылулыкта, чибәрлектә теләсә нинди гүзәлләрең белән тиңләшерлек нечкә күңелле, унсигез яшәр Карлыгач. Нәфисә аның әнә шулай башын бераз ия төшеп, матур бер җиңеллек белән вак-вак атлап, җиңел тырмасы белән салам өемен чөя-чөя. биеп китүенә сокланып карап куйды. Аның тырма тотуына, аяк басуына кадәр ниндидер бер нәфислек, үзенең җырларындагы шикелле бер матурлык бар. Шул ук вакытта аның нечкә җанлы, саф күңелле, тыйнак бер кыз бала икәнлеге һәр күз карашыннан, һәр адымнан сизелеп тора. Аннары инде әнә Зәйнәпбану. Бераз бөтенрәк, бераз олы сабым шикеллерәк. Бер үзе ат хәтле эшләр, башы көлтәгә тисә, баһадирларча өч тәүлек уянмый йоклар. Эш дигәндә «Чулпан»да берәү дә аннан 
уздыра алмый. Нәфисә һәркайсы үзенчә куанычын уртаклашырга ашыккан иптәшләренә, гүя, аларныц шундыйлыгын менә хәзер генә күргәндәй, сокланып карый: — «Карасана, нинди сөйкемле, нинди әйбәт кешеләр бит! — ди. — һай, рәхмәт төшкерләре! Барысы да сезнең кулыгыздан үтте бит. Сездән башка мин бер ялгызым нәрсә генә эшли алган булыр идем?» Хәзер аңа моңарчы иптәшләренең кадерен белеп җиткермәгәндер кебек тоела башлый. Эш арасында бәлки корырак сүзләр дә әйтелгәндер, бәлки төнне-көнгә ялгап, эшләп арганнан соң да ягымлы сүз ишетмәгәч, күңелләре төшкән чаклар да булгандыр... Күпме йокысыз төннәр узган, никадәр көч куелган, никадәр азап чигелгән. Әмма ил кайгысы бөтенесеннән дә көчле, илнең иминлеге барыннан да газизрәк икән, йөрәгенә кан савылган чагында да берсе дә: — «Ай-Һай лабаса, минем үз кайгым үземә җиткән», — димәде, фронттагы солдат шикелле, үз буразнасында булды. — «Сугыштагыларга икмәк күбрәк барсын! — ди-ди, төн йокыларын да йокламадылар. — «Үзебезгә ни булса ул, абыйларыбыз, ирләребез тук булсын!» — ди-ди, актык көчләре беткәнче эшләделәр. Нәфисә иптәшләренә тирән бер якынлык һәм ихтирам белән карады. Үзенең ялгыз түгеллеген, кирәк булса, аның белән утка да, суга да керергә, кирәк булса, җаным ярып бирергә хәзер торган якыи иптәшләре барлыгын җаны-тәие белән хис итеп, рәхәтләнеп китте. Аның иптәшләренә нинди дә булса бер яхшылык эшлисе, ничек тә булса куандырасы килә иде.
18 
 
Зәйнәпбануның, ара-тирә маңгаен сөрткәләп машина әйләндерә-әй- ләндерә, яныннан узгалап йөргән Хәйдәргә кечкенә күзләрен елтыратып карап калуын күргәч, елмаеп куйды: — «Каян гына табарга икән шушы Зәйнәпбануга бер кияү». Ул арада Зәйнәпбану, аңа каш сикертеп нидер ишарә итә башлады. Нәфисә борылып караса, Сәйфи бик эшлекле кыяфәт белән, Хәйдәргә бодай үлчәргә булышып маташа икән. Нәфисә: «Әһә! Шулаймы? Бии башладыңмы? — дип уйлап куйды. — Биерсең. Теге җитмәгән бодайлы да таптырырбыз әле без синнән... Тапмый хәлең юк, табарсың!» Кичәдән бирле газапланган төнге шомнар, кояш чыккач күтәрелгән соры томандай, чигенә барды. Үз көченә ышанудан, үзенең колхозы өчен, бөтен иле өчен зур эш эшләүдән күңелендә бер горурлык күтәрелде. Хәзер ана тормышның бер ягы да күңелсез кебек тоелмый, бөтенесе яхшыга таба бара шикелле. Узган төндә пар нарат төбендә моңаеп утыруы исенә төшеп, ул уңайсызланып китте. Шунда ук үзенә мәрхәмәтле буласы килеп: — «Икесе берьюлы уен эш түгел бит!» — диде. Әнә аның каршысында иртәнге . кояш балкый. Ун ягында, кош канатын каккандай йомшак тавыш чыгарып, аларның кызыл байраклары жилферди. Әнә ындыр табагын тутырып бодай көшелләре җәелеп ята... аннары әнә... Бу вакытта Хәйдәр тузгыган чәчләре, тирләгән бите белән уенга мавыгып, бөтен дөньясын оныткан сабый балага охшый иде. — «Менә бит нинди дәртле икән ул. Ә үзе аксый. Аягы авырта торгандыр, чәнчешәдер...» Нәфисә аның нигә китмәвен дә белә, мондый куанычлы вакытта үзләре янында булуын тели иде. Хәйдәргә үзенең моңарчы бик каты торуын охшатмый башлады. «Ул би/Сәйфи түгел, аның белән ягымлырак сөйләшкәндә дә ярар иде...» Ул да түгел, салам кибәне артыннан чөм-кара айгыр җигелгән читән тарантаска утырып, Нәфисәнең ярышташы — Наташа Осиповна белән Айсылу килеп чыктылар Бригадир кара йон фуфайкасы өстеннән кигән кыр сумкасын җитез генә артка таба этәреп җибәрде дә. тулы балтырына сыланып кына торган кыска кунычлы күн итеге белән җиңел атлап, ашлык 
сугучыларга таба юнәлде. Ындыр табагын тутырып җәелеп яткан бодай көшелләрен күргәч, куанычлы бер гаҗәп; сенү белән башын чайкап кунды: — «Ай-ай, янәсе, уңса да уңар икән бу кадәр!» Актык көлтәләрен биргәндә Нәфисәгә тузан аша бригадирмын Мәүлихә түти янында, кулына көрәк алып, кисмәккә бодай тутыра башлавы, Айсылуның, уз янына Сәйфине чакырып алып, ниләрдер сөйләшүләре күренеп калды. Менә пң соңгы көлтә. Ярты төннән бирле өзлексез гүләп торган ындыр кинәт тынып калды. Машина туктап җитәрҗитмәс, Сөмбелләр, Карлыгачлар, шау-шу килеп үлчәү янына ташландылар: — Күпме чыкты, Хәйдәр абый,, күпме? Нәфисә күзлеге белән т.узан баскан өске киемен салып ташлады да Аланбаш бригадиры Наташа белән исәнләшеп: — Килүеңә бик рәхмәт, Наташа, син монда юана тор, мин — хәзер,— дип Айсылу белән Сәйфи янына китте. Айсылуның чырае борчулы, ул кулындагы саламны өзгәли-өзгәли. түземсезләнеп Сәйфи сөйләгәнне тыңлый иде. Нәфисәгә сүзсез генә баш иеп кулын кысты. Үткен күзләре белән Сәйфигә текәлгән килеш: — Син боргаланма миңа, ярыймы? Кайда бодай? Нишләттегез бодайны? Я?!—диде. — Син җаваплы бодайга. Син! Кичәдән бирле Сәйфи шактый йомшаганга ошый иде. Аның сул күзе челт-челт йомыла, ул кулларын җәеп, башын боргалап сөйләнә: — Әйтәм бит, Айсылу туган, могаен, буталгандыр ул. Ничек җитешмәк кирәк: бөтенесенә бер үзем бит, кайсын гына күреп бетерим? Я бәлкем, бодайның миң3
19 
 
җиңел башлысы туры килгәндер. Югыйсә бит, кая китмәк кирәк?.. Айсылу аңа кулын селтәп, нидер көткәндәй шул тирәдә әйләнгәләп йөргән Шәмсетдинне чакырып китерде: — Шәмсетдин абый! Идарәнең карары шундый: бүгенгесе көннән син монда ындыр бригадиры ’буласың. Бөтенесен тикшереп, санап, үлчәп ал. Хафаланма, сиңа ярдәмгә Хәйдәр берәр комсомолын беркетер. Икәү эшләрсез. Шәмсетдин белән алдан сөйләшеп куелган иде булса кирәк, ул ризалыгын белдереп башын гына нде. — Сәйфи абзый, ындырны хәзер үк тапшыр! Сәйфи бер сүз дә дәшмәде. Кысык күзе белән мыскыллагандай бер карап алды да, кулын артына куеп, ындырның икенче башына таба китте. Айсылу аның артыннан башын чайкап карап калды. — Шулдыр, шуның эшедер.. Кара эчле кеше, караңгы кеше. Айсылу Сәйфине ындЫр бригадиры итеп куйган вакытта Тимери фикеренә кушылуы өчен хәзер үкенеп бетә алмый иде. Сәйфинең дөрес кеше булуына чын күңелдән ышанмый иде бит. Я, менә хәзер үзеңә гомерлек сабак булсын, колагыңа киртеп куй: партия эшендә беркайчан да күңелең ышанып җитмәгән эшкә юл куйма! Тимери абзый бик ышанучан, беркатлы ке- шег Аның өчен дә иң беренче син җаваплы. Ул Нәфисәнең фуфайкасындагы башак кисәкләрен алгалап, аны үзе белән үлчәүгә таба алып китте: Нәфисә кичә үзенең башыннан узганнарны күз алдына китереп: — Шундый * сагындырдың син кичә, Айсылу апа! — диде. — Җитмәсә әткәй дә өйдә юк. — Кичә үк кайта алмавыма үзем дә бик үкенәм... Беләсеңме, бәлки бу төнге хәлләр булмый да калган булыр нде. — Ул әле генә Тимерине больницага озатуын әйтмәкче булды да нигәдер тыелып калды. — Әйдә, бодаеңны үлчәп алыйк әле. Без уйлаганча чыкса, бик зур куаныч бит ул, акыллым, бик зур! Көшел тирәсендә мәш килеп бодай үлчиләр иде. Чырайларыннан ук күренеп тора: куанычлары эчләренә сыймый, йөзләрен балкыта иде. Әгәр бу минутның ниндидер бер дулкынландыргыч тантанасы тыеп тормаса, бодайның күпме чыгачагын әллә кайдан ук кычкыра 
башлаган булырлар иде. Чөнки үлчисе көшел кечкенә генә калган иде инде. Хәйдәр кулындагы озын кәгазьне баганага куеп үлчәнгән бодайнын исәбен чыгарып маташа. Карлыгач белән Сөмбел үлчәү көянтәсенең бер башына элгән зур тимер кисмәккә чиләкләр һәм соскычлар белән ашыга-ашыга бодай тутыралар. Үлчәүнең гаделлеген күзәтеп торучы Айтуган карт үлчәү теле тигезләнеп җитүгә: Алты да ун биш! Яки, — Биш тә утыз! — дип кычкырып куя, Зәйнәпбану исә кисмәктәге бодайны шаулатып, икенче көшелгә аудара иде. Наташа боларның каршысына килеп: — Сине тәбрик итәргә була, Наденька! — диде. — Күрдең, никадәр бодай. Нәфисә аның беләген кысып: — Юк, Наташа, син инде бераз гына сабыр ит! — диде. — Мин хәзер бер авызым пешкәч өреп кенә кабарга булдым. Ул арада Сөмбел Нәфисәнең кулына килеп сарылды. — Нәфисә апа! Исеңдәме, бервакытны әйткән сүзең? Без дигәнчә чыкса сөенчесенә сиңа бер нәрсә алып бирермен дигән идең. Исеңдәме? Әнә актык үлчәү. Я, нәрсә бирәсең, я? Наташа бу кара күзле чандыр кызның терелегенә кәефе килеп, көлә-көлә аның муенын кытыкларга тотынды: — Ах синё! Кычыткан чыпчыгы. Юк, моннан болай гына котыла алмыйсың син, Надя, әйт берәр нәрсә. — Шундый ул, ут борчасы ул. Сөенчесенәме? Ярар, әгәр безнең планда әйтелгәнчә чыкса, мин сиңа Казаннан каюлы читек алып кайтып
20 
 
бирермен. Биек үкчәлееен. Шу з ярармы? Ярамыймы соң? Кызып куанычыннан очып китә язды. Менә өрлеккә асылынган үлчәү көянтәсе әле бер якка, әле икенче якка атынгалап торды да тигезләнеп тынып калды. Айтуган карт Хәйдәр ягына борыла төшен: — Яз! — диде. — Алты да егерме. Актык үлчәү. Барсы да тынып калдылар. Хәйдәр карандашын кәгазь өстендә тиз-тиз уйнатып исәпләп бетерде дә, ике аягын хәрбиләрчә янәшә куеп, кулындагы кәгазьне хөрмәт белән А йс ы л у г а с у з д ы. — Менә, комиссия белән үлчәдек. Өч гектардан дүрт йөз кырык биш пот чыкты. Дүрт йөз кырык биш! Безнең «Чулпан» өчен шәһәр алу белән бер бу! Айсылу звено членнарын партия оешмасы исеменнән тәбрик итеп5 берничә җылы сүз әйтте. — Рәхмәт сезгә, туганнар! — диде. — Чын күңелдән. «Чулпан» сезнең бу батырлыгыгызны беркайчан да онытмас! Мәүлихә түти читкә таба борылып шыпырт кына KyaieH сөрткәләде. Кайсыдыр, сокланып һәм гаҗәпләнеп: — һай-һай! — дип сузып куйды.— Дүрт йөз кырык биш! Айтуган карт, чал башын селки- селки, Нәфисәнең иңбашыннан сөйде. — Бик зур эш бу, кызым, — диде. — Бик зур эшләр кубардың син, «Чулпан»ны бик күтәрдең син. Минем бу җиргә аяк басуыма җитмеш елдан артып китте инде. Әмма Яурышканның моңарчы мондый икмәкне беркемгә дә биргәне юк иде әле. Сине көткән икән ул, кызым, синең кулың тигәнне көткән икән. Наташа, нидер әйтеп, Нәфисәнең кулын кысты. Машиналарын^ туктатып, көшел янына бүтән бригада кешеләре дә җыелыштылар. Бодайны «яман да эре бөртекле булган икән!» дип бик мактадылар, сокланып бетә алмадылар, телләрен шартлаттылар. — Менә, ичмасам, моны уңыш дисәң дә ярый. Без дә йөрибез иген \стерәбез дигән булып, — диделәр. Ай-ай! Чын микән соң бу? Ьср юктардан чыкырдатып төягән җиде йөк бодай дигән сүз бит бу. Бу хәзер Нәфисәнең үз куанычы гына түгел, бу хәзер бөтенесе өчен уртзк шатлык 
иде инде. Аны иң дулкынландырганы әнә шул булды. Ул үзен әйләндереп алган иптәшләренең. күз карашында, йөзләренең балкуында үзенә туганлык якынлыгы һәм тирән ихтирам сизә иде. Ул үзенең шушы дуслары белән узган бик авыр көрәш юлын күз алдына китерде. Бу юл нинди генә кыен булмасын, алар җиңделәр. Авыр сугыш көннәрендә бу аларның куанычы да, юанычы да булды. Кайсыдыр: — Болай булгач Сәйфигә бодайның җитмәгәнен табып бирергә туры килә бит инде, ә! — диде. — Әйе, әйе, янәшә төптә үскән бодай ич ул, бер үк туфракта. Халык арасыннан, кулына чыбыркысын тотып, Нәфисәнең атасы килеп чыкты. Аның күзләре өстендә бөркәү булып асылынып торган калын кашлары әледән-әле селкенгә- ләп куя, ул шат күренә иде. Үзенең гадәтенчә, кызының иңбашынамы, әллә аның артындагы салам өеменәме карап: — Кызым, әле ниме... эшең бетмәдеме?— диде. Газизгә чыкканнан бирле атасының аны «кызым» дип дәшүе бу әле беренчесе иде, хәтта болай дип дәшүе аның үзенә дә бик сәер тоела иде булса кирәк. — Эшең бетсә, мин анда ак өйне ниттем, җыештырып килдем. Менә атларга көндезгелек салам-төйим дә кайтырбыз... Нәфисә башта берни дә төшенмичә аптырап торды. «Нәрсә сөйли соң әле бу карт? Ул нинди ак өй? Аны нигә җыештырырга кирәк булды икән?.. — Ул атасына сәерсенеп карап алды. — Әнә нәрсәгә ымлый икән ул. Көзен дә, кышын да басуда кунып булмый торгандыр, кайтып керергә бер куыш кирәктер бит миңа... Нигә болай берьюлы ачылып китте соң әле бу карт?» Акчалыга бер генә дәшә торгам караңгы чырайлы атасының болай чамадан тыш ягымлыланып китүе,
21 
 
ни өчендер, аны тынгысызлап узды. Бригадир, Нәфисәнең җиңеннән тартып: — Миңа китәргә иде бит, Наденька, — диде. — Ә, син ашыгасыңмыни? Әйдә алайса, мин сине озатыйм. Нәфисә иптәшләренә: — Хәзер үк йокларга! Берегездә калмыйча, хәзер үк, — диде. Айсылу кунак хатын белән саубуллашып, килүе өчен аңа рәхмәт әйтте: — Мин сине озата бара алмыйм инде, Наташа, гаепләп китмә, — диде. — Телефонга ашыгам. Бик ашыгыч Мансуров чакыра. Мөгаен, ул да шушы турыдадыр әле, колакны борырга чамалыйдыр. Нишлисең, бераз булды инде... — Ул Нәфисәнең иңбашыннан тотып, якын итеп күзләренә карады. — Я, дәртең почмакландымы инде? Бүген тынычлап йокларсыңмы? Нәфисә көлеп башын чайкады. — Юк әле, Айсылу апа. Кичәге бодай табылмаган бит әле. — һи, анысына пошынма. Табарбыз, инә түгел. Аякланып кына өлгергән булмаса... Бүгенгесе көнне синең эшең шул: бодаеңны соңгы көлтәсенә кадәр үзең сугып, үзең үлчәп аласың, үлчәп тапшырасың. — Әллә кайчан шулай кирәк иде. — Шулай да бит... Я, мин ашыгам. Бераздан тагын сугылырмын әле. Нәфисә белән Наташа култыклашып бригадирның аты янына киттеләр. х Наташа Нәфисәнең кулын кысып: — Беләсеңме, Наденька, нигә килдем мин? — диде. — Кичәдән бирле синең турыңда шундый сәер нәрсәләр ишеттем, хәзер менә алар- ның ялган булуларына куанып бетә алмыйм. Әллә ниләр, әллә ниләр! — Әһә, сиңа да барып җиттемени? Кемдер бик тырышкан, күрәсең. — Нәфисә аны, салам өеменә таба алып китте. — Мин бик ардым, Наташа, әйдә, утырыйк шунда бераз. Ә? Син бик ашыкмыйсыңмы? — Юк, юк. Дус кеше өчен ашыкканда да вакыт табарга кирәк. Мин үзем дә синең хәлеңне белергә дип килдем бит. • Алар басу исе аңкып торган йомшак салам өеме кырыена барып утырдылар. — Шулаймы?.. Син ишеткән гайбәтләр арасында минем өчен иң куркынычы — бодаем турындагысы булды. — Ә син шуңа ышандыңмы? 
— Ышанмадым ышануын да... йөз поттан артык бодаем менә хәзер дә юк бит әле. Наташа Нәфисәнең талчыккан кыяфәтенә, шушы икс-оч көч эчендә күзгә күренеп ябыккан борчулы йөзенә карап алды да, нигәдер уңайсызланып торды. — Наденька, әгәр синен; авырткан җиреңә кагылсам, син мине гафу ит. Мин тагын бер хәбәр ишеткән идем әле. — Нәфисәне каенанасы куып чыгарган дипме? — Юк, алай ук дип түгел түгелеп... — Дөрес ул... — Нәфисәнең озын керфекләре, арган кыяфәт белән күзен каплап, бөтенләй йомылдылар. Сүлпән генә тавыш белән: — Дөрес хәбәр ул, Наташа, — диде. — Тик шунысы бар. мине куып чыгармадылар. Мин алардан үзем чыгып киттем. — Шулаймыни? — Наташа ана гаҗәпләнеп һәм кызганып карап алды. — Алай икән... Син хәзер ничек соң? Кемдә торасың, кайда урнаштың? Нәфисә үзе утырган тирәне кулы белән әйләндереп күрсәтте: — Әлегә менә шушында, салам кибәне төбенә урнашып торам. — Нәфисә салкын гына көлеп җибәрде. Бригадир аның бу көләч йөзендә ниндидер бер ныклык, искитмәүчелек күрде. — Киләчәктә тагын күз- күрер. — Чынлапмы? — Наташа гаҗәпләнеп, башын чайкап куйды. — Күрәм, син шактый! нык кеше икәнсең. Шулай да... Наденька, нигә ул йорттан киттең соң син? Үзең элек яхшы кешеләр, ди торгач идең. Яраттың да шикелле. Акбитовны минем әти дә яхшы белә. Бер-берен очратсалар,- Тимрейка1 дип, Василь 

 
Пванич дип аерылып китә алмыйлар. — Ничек аңлатыйм икән сон сиңа, Наташа? Ул нәрсә шундый көтелмәгәндә бәреп чыкты, йөрәгемә шундый килеп кадалды, менә хәзер дә тынычланып житә алмыйм әле. Сезнең рус халкында дин бит семья эченә ул кадәр тирән кермәгән. Мөселман дине ул яктан иң мәрхәмәтсез, иң кире дин бит ул. Элек заманда ул татар кызының, бишегеннән алып каберенә хәтле, кәфендәй, муенына сарылып йөргән. Моның аяныч ягы шунда, дин сөреме бездә кайберәүләрнең әле ш\шы көнгә кадәр күз алларын томалап тора. /Мин моны үз җилкәмдә татыдым. Бездә: «Килен кеше — ким кеше, көчек белән тиң кеше» дигән сүзне кайберәүләр әле тә онытмыйлар. Син ирләр белән сөйләшкәндә яулык почмагыңны тешләп, битеңне каплап сөйләш. Син ирләр арасына кысылма, алар кушканны гына эшлә дә,- әнә почмагың! Наталья Осиповнаның сипкелле битендә нидәндер канәгатьсезләнү билгесе күренде: — Син, Наденька. — диде, — бик артык иркәләнеп китмәдеңме икән? Беләсең бит, олыларның яшь җилбәзәкне бераз тыебрак тотулары бик кирәк нәрсә ул. Бигрәк тә хәзер, сугыш вакытында. — Аны мин дә кирәк түгел димим бит, Наташа. Шулай да менә нәрсә: тик ул кешенең йөз суын түгәрлек булмасын, кешелек хисен кимсетмәсен. Мин уналты яшемнән комсомолга кереп, җидееллык мәктәп тәрбиясе алган килен. Безне бит хөр яшәргә, үз башың белән уйларга, үз тамагың, бала чүпрәкләре турында гына түгел, бөтен ил турында уйларга, ил кайгысын кайгыртырга өйрәттеләр. Ни генә әйтмәсеннәр, мии, борынгы киленнәр кебек мич артына гына сыя алмыйм. Юк! Мине бу якты дөньяга бүлмә ярыгыннан карап дту гына канәгатьләндерми. Тагып менә нәрсә әйтәсем килә: Нигә минем итәгемә тагылып йөрергә? Үз намусымның паклегеи мин үзем генә дә саклЬш алам бит. Синең бөтен кеше алдында, ап-аяз басу уртасында ирләр белән бер авыз сүз алышуың гаепкә саналсын, имеш. — Нәфисә, дулкынланып фуфайка җиңнәрен селеккәләп куйды. — Мин әнкәйгә үпкәләмим. Юк. Ул Газизне бик ярата иде. Ул минем иркен йөрүемнән каенана булып кына түгел, Газизе өчен дә көнләште бугай, һаман шикләнде, әллә ниләр уйлап бетерде, әллә кемнәрнең нахак сүзләренә 
ышан- ды, ә миңа ышанмады. Аңлыйсыңмы? Менә нәрсәне күтәрә алмадым мин. — Ансыи дөрес әйтәсең, — диде Наташа.— Дөрес, без,, хәзерге киленнәр, алай мич артына гына сыя алмыйбыз шул инде. Безнең колач әнә кая таба җәелеп бара! — Ул. кулларын җәеп, көзге кояшның иртәнге нурлары астында балкып яткан киң кырларны күрсәтте. Нәфисә дустының кояшта көрәнсу төскә кергән, бөтен хәрәкәтендә көч сизелеп торган таза беләкләренә, кискен карашлы зәңгәр күзләренә һәм кырыс холыклы икәнлеген белдереп, бераз эчкә иңеп торган юка иреннәренә күз салып, елмаеп куйды. — Шулай шул, — диде. — Менә безнең Наталья Осиповна мич артына гына түгел, быел бөтен районга да сыймый башлады инде. Теге утыз биш гектарыңнан күпме чыкты синең? — Ансыннан йөз унҗидешәр пот. Бүтәннәреннән бераз кимрәк... Кая инде ул синең арттан җитү? Сип мине фронтка да җибәрмәссең дип: шүрләп торам әле мии. Бригадир, Нәфисәнең тезләренә дусларча шапылдатып сукты да, гадәтенчә, шаулатып көлеп куйды. Шулай да Нәфисә аның көләч күзләренең әллә кай төшендә генә бераз пошыну күләгәсе сизеп калды. Ничектер шунда аларның әңгә- мәсе кинәт өзелеп калды. Нәфисә моны башта бөтенләй сизмәде дә. Нәфисәнең күңелен тагын да күтәреп җибәрәсе урынга, Наталь^ Осиповна нигәдер борчыла, моны Нәфисәдән дә яшерә алмый Райком секретаре Мансуров моннаң

 
берәр ай элек бер киңәшмәгә баргач аларга: — «Эшегез болан барса, сезнең икегезнең берегез, мөгаен, фронт делегациясенә эләгәчәк. Мин сезгә бик нык ышанам!» — дигән иде. Шуннан соң бригадир бу турыда иренә хат язып, аны да җилкендереп өлгергән, моңарчы районда беренчелекне үз кулында тотканлыктан,, үзенең делегациягә эләгеп, ире белән очрашачагына үзе дә чын күңелдән ышанган иде. Хәзер менә кинәт кенә эшләр болай булып китте. Ул үзе бу турыда уйламаска тырыша, әмма күңеленең бер кырыенда борчулы тавыш: — «Күрәсең, очрашып булмый инде, Миша... — ди. Бераз тынып тора да авыр сулап: — Эх, Миша!»— дип куя. Шулай да бригадир көр күңелле кеше иде. Бу уңайсыз тынлыкны озак күтәрәсе килмәде. Ул һәрва- кыттагыча көлә-көлә: — Әйтәм бит! — диде. — Бу бодаең белән син мине шундый китереп кыстың, картым белән кавышу турында мин хәзер хыяллана да алмыйм, инде. Ләкин, бу ни хәл? Аның бу сүзләре шундый чын булып ишетелделәр, ул оятыннан кып-кызыл булды. Шул арада башыннан бик күңелсез бер шик узды. «Әллә чынлап торып көнләшәм микән югыйсә?» Нәфисә аңа борчылып карап алды. Юк, ул үз бәхетенең саф булуын, керсез булуын тели, үзенең бу уңышы белән дустының бәхетенә тузан кадәрле булса да күләгә төшерәсе килми иде. Аннары бит аңа Наташа булышмаса, аның белән яздан бирле ярышып эшләмәгән булсалар, ул мондый уңышны ала алган булыр идемени? Нәфисә бригадирның иңеннән алып: — Юк, юк, Наташа, уеңа да китермә! — диде. — Нишләп мине җибәрсеннәр? Минем бит әле беренче генә эшем, бер тәҗрибә шикелле генә. Ә син уңышны ел саен мул аласың. Җирең дә йөз алтмыш гектар бит синен. Юк, юк! — ~ \лмим шул. Ә нигә сиңа бармаска? Уңышны син күбрәк аллың бит. Нәфисәнең аның өчен болай чын күңелдән борчылуын күреп, бригадир уңайсызланып китте. Наташа бу сөйкемле киленгә үзендә күптән үк якынлык сизә иде. Ниләр генә кичермәде бит ул, нинди кайгылар күтәрмәде. Аның сугышта ире үлде, бодаен югалтып үзәгенә үтәләр. Кичә җитмәсә кайнаталары йортын ташлап китәргә мәҗбүр булган... Аннары бу уңышта аның үзенең дә хезмәте бар бит. 
Надя бит Наташадан байтак нәрсә өйрәнде, иичәме-ничә тапкыр киңәшкә килде. Бригадирның күңелендәге борчуы берьюлы эреп китте, анда Нәфисә эше өчен дә горурлык тойгысы кузгалды. «Мин өйрәттем бит аны, — диде.—Мин үрчеткән орлыктан, шундый уңыш алды бит ул!» Ул, тәмам тынычланып, урыныннан торды. Ачык йөз белән: — Ярый, ничек булса да килешербез, Наденька. Әйдә, озат мине, — диде. Алар Наташаның тарантасына таба киттеләр. — Юк, юк, Наташа, фронтка һичшиксез син барасың, син. Әгәр инде ялгыш мине җибәрмәкче булалар икән, синнән башка мин ике аягымның берен дә атламыйм. Менә күрерсең! — Ха, ха, ха. Менә нинди үз сүзле икәнсең син... —Беләсеңме, фронтка кем барыр? — Я, кем барыр икән соң? — Әле бит безнең эшебез бик күп. Мансуров ни әйтте? Уңышны күп алу өстенә, кемнең колхозы игенне элегрәк җыя, кем дәүләткә ашлыкны алданрак тапшырып бетерә, фронтка шул бара. Синең колхозын. безнең «Интернационал» артыннан җитәме, юкмы бит әле! Ничек җырлыйлар әле синең кызларың? Сезнең эш чибәр микән. Безнең эш чибәр микән? Сезнең колхоз җиңәр микән? Безнеке җиңәр микән? Бригадир тагын шаулатып көлеп куйды: — Менә кайда көч сынашасы бар әле, Наденька. Нәфисә, аның шаян күзләренә карап, үзе дә көлеп җибәрде.

24 
 
 
— Ай-ай, хәйләкәр дә соц син, Наташа! — диде. — Кай төштән китереп тешли бит! Ярый, ярый, сынашырбыз. Тик кем генә җиңсә дә үпкәләштән булмасын. Бригадир көлә-көлә, аның кулын кысты, үзенә кунакка чакырды һәм, тарантасына утырып, китеп тә барды. Менә ындыр тынып калды. Салам эскертс кырыенда. һәммәсе бертугандай, рәттән тезелешеп, арган, йончыган, әмма дөньяда иц бәхетле кешеләрдәй рәхәтләнеп бодай сугучылар йоклан ята. Тик Нәфисә генә уяу. Ул арган кыяфәт белән башы.я иеп, тын гына эскерт кырыенда утыра. Әле «ул» да менә хәзер генә шушында иде. Әнә аның аяк эзендә үләннәр дә калкып өлгермәгәннәр. «Ул» Наташа киткәннән соң те- гесенмонысын сөйләнеп Нәфисәне салам эскертенә кадәр озата килде. Нигәдер китә алмый торды да, дулкынланган хәлдә, ниндидер сәеррәк тавыш белән: — Нәфисә... бер генә сүз! — диде. Нәфисә аның ни әйтәсен күз карашыннан ук сизенгән иде. Ул чнткә борылды. — Юк, әйтмә. Кирәкми... Хәйдәрнең йөзе кинәт үзгәреп кптте, ул баскан урынында катып калды. — Тукта әле. Ничек?! Мин ялгышаммыни?. — Ие, ялгышасың... — Юк! Түгел!.. Ышан миңа. Нәфисә. Ышан!.. ... Ие, «ул» да .менә хәзер генә шушында иде әле. Әле аның аяк эзендә үләннәр дә калкып өлгермәгән... Нәфисә башын күтәрде. Аның елмайган күзләрендә иртәнге чык тамчыларыдай, ике бөртек күз яше эленеп тора иде. 
УНДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК I Якында гына нидер сузып кычкыртуга, Зиннәт уянып китте һәм гаҗәпләнеп урныннап торды. Ул пөхтә генә итен җыештырылган бер келәттә, стена буена куелган агач кәнәфидә йоклаган имеш. Ул Иделгә караган дүрт өлгеле кечкен-■ тәрәзә янына килде. Зур бер пароход, тәгәрмәчләрен шапылдатыи бәрә-бәрә, пристань янында китәр- • гә борылып маташа, пристаньдагы халыкның 
шау-шуы ишетелә. Зиннәт ишек янына барды. Келәтнең ишеге тышкы яктан бикле, ишек алдында һичбер кеше тавышы ишегелми иде. Аның тамагы кипкән, башы коточкыч шаулый, ул авызында әллә нинди әшәке тәм сизә. Зиннәт авырткан маңгаен сыпыра-сыпыра. келәтнең шыгырдавыклы идәне бунлап йөренгәли торгач, кечкенә тәрәзә төбендәге зәңгәр графиннан күп итеп су эчте. Менә бит ниндидер бер яхшы бәндә, анын эчәсе киләчәген алдан ук белеп, с> кертеп куйган, кемдер аны шушында кертеп чиста урынга яткырган кемдер хәтта аның пиджагы белән шинелен яхшылап урындык аркасына элеп чыккан. Әйе, кичә ниндидер бер чибәр апа аңа урын көйләгәндә, ул гарип кулы турында нидер сыкранып утырды буган. Зиннәт үзенә-үзе ачуы килеп төкеренеп алды. Тукта әле, ничек монда килеп керде соң әле ул? Кемнәр иде соң әле болар? Ие, ул бит монда, Якты Күлгә, кичә көндез үк килгән иде. Аның уку йортына уен кораллары аласы бар иде бит. Ул байтактан бирле уку йортының мөдире булып эшли иде инде. Айсылу белән Хәйдәрнең димләве буенча, музыка мәктәбенә, укырга алуларын үтенеп, гариза җибәрүенә дә бер айдан артып киткән иде. Уку өендә эшли башлаганнан бирле алар Айсылу белән бөтен көннәрен кырда уздыра торган булып киттеләр. Айсылу үз эшен эшли, Зиннәт — үз эшен. То- ра-бара Зиннәтне һәркайда көтеп ала башладылар. Карлыгач белән Гөлнур ише берничә җырчы кыз табылды. Эш беттеме, ничектер- үзеннән үзе концертсыман бер нәрсә оешып китә. Зиннәт уйный, тегеләр җырлыйлар. Аны кат-кат уйнаталар, аңа озаклап кул чабалар иде. Кичләрен өенә кайткан- нан соң да ул шушы җырлар, ха
25 
 
 
лык моңнарының күңелне сафландыра торган шифалы дулкынында тирбәлә, үл үзен яңадан музыка дөньясына кайткансыман хис итә иде. Ул төннәр буе утырып уң * кулының бармакларын скрипка кылларын басарга, сулының гарип бармагын смычок тотарга күнектерә башлады. Кем белә, бәлки ул элек уйлаганча, бөтенләй үк эштән чыккан кеше түгелдер әле, бәлки ул яңадан музыка мәктәбенә керә алыр?.. Менә өч атна узды, ай 'узды, мәктәптән исә җавап һаман килми иде әле. Аның тагын күңеле сүрелә башлады. Моны күреп беркөнне Айсылу әйтте: — Нигә болай көенеп йөрергә? Булмаса, син районга барып мәктәбеңә телефон шалтырат! Почта бүлегендә шәһәр белән сөйләшергә дип көтеп торганда, авылга алып кайтасы хатлар, газеталар арасыннан, аның адресына бер пакет килеп чыкты. ... Зиннәт Иделгә караган кечкенә тәрәзә каршында бөрешеп торган хәлдә кичә башыннан узганнарны исенә төшерергә тырышты... Бәлки ул төш кенә булгандыр? Бәлки ай- дый пакет бөтенләй килмәгәндер дә әле! Ие, Зиннәт моның күңелсез төш кенә булып калуын бик, бик теләр иде. Ләкин ул бит аны почтаның ишек алдында ертып ыргытуын бик яхшы хәтерли. Ялтырап торган кыштырдавыклы бу ап-ак кәгазьгә, йомшак кына тел белән, Ватан сугышы инвалидының кәефен калдырмаска тырышып, берничә мәртәбә гафу үтенә-үтенә Зиннәтне музыка мәктәбенә кабул итә алмаулары турында язганнар иде. Аннан соң ул урам буенча кая барасын белмичә арлы-бирле сугылып йөри торгач, ничектер, Идел буена килеп төште. Аның су өстендә тирбәлеп барган әнә шул йомычка кисәкләре, агач каерыларыдай әллә канларга, кире әйләнеп кайтмастай ерак җирләргә китәсе, бөтенләй юк буласы, үзеннән-үзе качасы килә иде. Юан чылбырларга сөртенә-сөрте- нә яр кырыеннан барганда аңа кемдер исеме белән дәшкән кебек ишетелде. Зиннәтнең бер кемне дә- күрәсе килми иде. Ул борылып карамады. Тик бер-ике генә атлаган иде, җиңенә Әпипә килеп ябышты. — Зиннәт, кәбәм, акылыңнанмы шаштың? Кая шылай барасың? Дәшәм, дәшәм! Әдә бире! Әдә! Зиннәткә хәзер кая барса да, нишләсә дә барыбер иде. 
Кырыйда яткан зур ярык көймә^ эчендә, аякларын бөкләп, өстенә яшел кожан кигән кара мыеклы бер кеше, майланган иреннәрен чапылдатып тамагын т у й д ы р ы н утыра. Көймәнең утыргычын/ja бер балык кисәге белән өч-дүрт кыяр, бер уч яшел суган таралып ята. Әпипә ӘЙТӘ: — Сал кунакка! Теге кеше бармакларын алмаш- тилмәш ялап алды да, аяк арасыннан кара бутылка тартып чыгарды. — Бигайбә! «Сырость» кына. Сезнең монда мәскәүскийнең ис,е дә юк. Ну, барыбер 1— все равно! Стакандагы болганчык сыекчадан керосин исе дә, ачыган тире исе дә, тагын әллә ниләр исе дә килә иде. Шулай да Зиннәт кыстатып тормады. Ник дегет булмый! «Барыбер—все равно!» Теге кеше буш стаканны кире- алганда Зиннәткә күзен кысып: — Оһо! — диде. — Капкалап җибәр! Менә балыгыннан, кыярыннан... К ө й мә уты р гы чындагы к а б ы м - лыкларны майланган кара бармаклары белән әвеш-түеш китереп болгатты да, балык кисәген үзе- алып капты, Зиннәткә сары кыярны этәреп куйды. Ул да түгел, узып барган бер төркем хатын-кызны күреп . сикереп торды да артларыннан йөгерде. — Әй, нәрсә сезнең, бәяме? Озак та үтмәде, бер чиләк йомырка алып килде. Әпипәгә күзен КЫСЫП: — Пәнҗеки! — диде. — Җүн, шалкан бәясе! Тагын китте, кожан астына кыстырып ярты түш сарык ите алып килде дә, аны көймә түренә яшерде. Күзен кыскалап хихылдап көлеп кунды:

 
 
— Фиргавенгә! — диде. — Чумара- Хихи-хи! Тагын бераз югалып торганнан соц, май сатучы хатын-кызлар төркемен ияртеп килде. Бармагын кәке- рәйтеп аларның майларын каерып алды да, аны иреннәрен чәпелдәтә- чәпелдәтә тәмләп, шунда ук икенчесенә сузылды: — Әнә, миннән булсын яхшылык, бергә-бер! Базда озак яткан, каксыган. базарлыклы түгел! Артык юк. бармый! Я, булдымы шулай? Бергә бер! Май сатучылар аның бу комсызлыгына ачуланып, сүгенеп китә башладылар: — Соры корт син! — диделәр. — Әрәм тамак, кара син аны, бушка җыеп китмәкче! Тот капчыгыңны! Тегеләр артыннан кулын болгап кычкырды. — Борыл! — Алар килеп җиткән- нән соң алларына ике чиләк чыгарып куйды. — Әйдә, бушат! Ике исәп—бер исәп! Барыбер—все равно! Як-ягына каранып, көймә кырыена чүгәләде дә, күперенеп торган куеныннан, кесәләреннән, итек балтырларыннан кабартма булып изелгән, бияләй кебек юкарган бик күп сабын кисәкләре чыгарырга тотынды. Зиннәтнең бу кешегә ачуы чыга башлады. Бу бәндәнең ниндидер бер тыелгысыз комсызлык белән чиләккә май туҮырганда лач-лоч бармагын ялавы, үзенең көймә төбендә яткан ярты сарыгын чәлдереп китмәгәе дигәндәй, Зиннәткә кырын күз белән карап алгалавы, капчык авызларын бәйләшеп янында бөтерелеп йөргән Әпипәне, Зиннәттән һич тартынмыйча, әле чеметеп. әле янтавына шапылдатып алулары — бөтенесе Зиннәтнең канын кыздыра, аңа ниндидер йөрәгенә үтә торган каты сүз әйтәсе, салып егасы килә иде. Тик Зиннәт берни эшләргә дә өлгерә алмый калды, кайдадыр пароход кычкыртты. Якын-тирәдә яман шау-шу купты, әлеге кеше капчыкларын, чиләкләрен, чемодан Һәм челтәрләрен асып, авыр йөге .астында иелә-бөгелә Әпипә белән дебаркадерга таба йөгерде. Түбән яктан зур бер пароход якынлашып килә имеш. Зиннәт аның артыннан карап дордыторды да: — Паразит! — диде, төкереп куйды. Нигәдер кулын артына куеп яр буйлап китте. Егет булып килә торган бер малай, 
гармоньга кушылып, тамак төбе белән ниндидер бер көйне ботарлап, көйсез итеп җырлый, аның .янындагы икенче малай, тегесенең ҖЫ ры И КуӘТЛӘП: — Ох! Ох! Ох!—дип ухылдап утыра нде. Зиннәт ачуыннан күгәренеп: — Молчать! — дип акырып җибәрде. — Бозма көйне, сыбызгы! Мыскыл итмә халык моңын! «Җырчылар» сикерешен тордылар да, тиз генә пристань ягына тайдылар. Ул да түгел, каяндыр Әпипә килеп ЧЫКТЫ: — Ай кәбәм, ярамый, кирәкми, төкер үзләренә! — дип, аны каядыр читкә таба алып китте. Әпипә аның беләгеннән кысып тоткан да, бөтен тәне белән орынып бара, Зиннәтнең. күзләренә үрелә-үрелә карап, нәрсәгәдер куанган кебек, авыз эченнән үз алдына көлеп куйгалый. Алар яр буендагы бер култыкта тәбәнәк кенә куак төбенә килеп утырдылар. Әпипә йомшак -күкрәге белән Зиннәткә сыенып биленнән кочты да, колак төбендә нидер күгәрчен кебек гөрли, һаман гөрли иде. — Ай канатым! Үзең чибәр, үзен шындый Музыкан кеше. Нишләп әрәм итәсең бу яшь гомереңне! Зиннәткә аның җылысы бәрелог тора, чәче м$'сн нарын кытыклый аннан сабын исе килә иде. Зиннәт үзен кочакларга ирек биреп, күзләрен йомды. — «Әйдә, барыбер—все равно’ Тик шунда бая теге кеше, аны., күкрәген, билләрен капшаганга күм. ләрен майландырып боргалануы айда да менә хәзерге шикелле ү тамак төбе белән көлүе, теге кцц не Айтуган картларда Солтанны, бусагада аунап яткан Әпипәго «Үзең шак ш ы, җ аның шакшы», 
27 
 
 
.диюләре исенә төште дә, урыныннан сикереп торды: — Ягылма! — диде. Тагын Идел буйлап китеп барды. Караңгы күптән үк төшкән* иде инде. Өстәге урамнарның, берсеннән кырга, чыгып барганда, аны ниндидер бер малай туктатты, кулыннан җитәкләп каядыр бер йорт эченә алып керде. Шәм яктысында урын җәеп маташкан таныш чырайлы, йомры гына гәүдәле бер хатын-кыз күзгә чалынды. Нннди- .дер таныш кеше булырга тиеш иде бу. Ләкин Зиннәт никадәр тырышса да аның исемен хәтерли ■ алмады. Ул арыган, тәмам изелгән иде. Шунда ук йокыга да китте... Зһннәт • арлы-бирле йөренгәли горгач, кечкенә тәрәзә янына барып басты. Каршыда зәңгәр сулы салкын Идел җәелеп ята. Аның өстендә ч ые л д ы й - ч ы ел д ы й. а к ч а р - чаклар очып йөри. Дебаркадерның гүбән ягына килеп туктаган зур баржага хатын-кыз грузчиклар, яр буендагы биек бер өемнән, капчык-- • л-ы ашлык ташыйлар. Менә алардан берсе аерылып •чыкты. Өстендәге киндер киемен каккалап битен сөртте дә, зур кызыл ташлар арасындагы тар сукмактан, авыр гына атлап, текә ярга күтәрелә башлады. Ул кай төше •беләндер Зиннәткә таныш кебек күренде. Ие, кичә шәм яктысында аңа урын салып биргән ак күлмәкле шул үзе түгелме соң? Бераздан ишекне шакыдылар. ’Тышкы яктан йомшак кына хатын- кыз тавышы: — Тормадыңмы әле!—диде. — Ие, ие, мин... тордым, *тор- .дым. бая ук... Ишек ачылды, бусага төбендә •әле генә сукмактан менеп килгән кечкенә битле, йомры гәүдәле грузчик хатын басып тора иде. Зиннәт аңа башын иеп исәнләште. Чырае һәм бөтен торышы бик таныш ко- •бек күренсә дә, ул аның кем икәнлеген һаман да белми иде әле. Зиннәтнең гаҗәпләнеп торуын күреп, әлеге хатын ' үзе аңлатып •бирде. — Төнлә белән туңмадыңмы? хН ишләп мине бикләп куйдылар икән? дип аптырагансың инде, — диде. — Өйдә бер кеше дә калмады. Улым почтада хат ташучы булып эшли, үзем — пристаньда. Шуңар күрә, өстеңнән бикләп чыгарга туры килде... Әле иртә белән апа үзе дә кереп чыккан иде. «Үзем килеп җитә алмасам, уянгач райкомга барсын!» дип 
әйтеп китте. Син әле белми дә торгансың, мин — Айсылу сенелесе, Әминә. — Шулаймыни? — Менә нилектән таныш кеше кебек тоелган икән ул. Зиннәт гаҗәпләнеп һәм уңайсызланып калды. — Ничек болан, сезне борчып, монда килеп кердем соң мин? Айсылу сецелесе ана бераз гына көлемсерәп карап торды да: — Улым алып керде, — диде. — Эштән генә менеп торадыр идем. «Әни, Байтирәкнең Зиннәт абый бу ди, бездә генә кунып чыксын инде, үзен генә кайтарып җибәрсәң, караңгыда адашыр ул», ди. Кичә пристаньда башыннан үткән хәлләр, үзенең исереп йөрүе, Әпипә белән куак төбендә утырулары күз алдына килеп, Зиннәт, өстенә киндер күлмәк кигән, кечкенә гәүдәсе белән зур-зур капчыклар күтәреп, явым-төшем астында көне-төне ашлык ташый торган шушы йомшак тавышлы, сөйкемле хатын каршында үзен бик зур әшәкелек эшләгән кешедәй хис итә. башлады. • — Алай икән... Син грузчик булып эшлисеңме? Күптән үкме? Әминә Зиннәткә яны белән, келәт бусагасында утыра, , ара-тпрә аңа күз сал га лап ала иде. — Июльдә ел тулды. Иптәшем грузчик иде. Ул сугышка киткәненнән аның урынына мин бастым. Зиннәт аның кечкенә генә гәүдәсенә карап, башын чайкап куйды: — Бик авыр түгелме соң? — диде. — Төрле чак була. Нишлисең, иркәләнер заман түгел. Кемгә дә булса авырын да күтәрергә кирәк бит. — Шулай инде анысы... шулай. — Без, анысы, авыр булса да

 
 түзәрбез инде. Фронттагылар гына нык торсыннар. Зиннәт шинелен киде, дә, Әминәгә каткат рәхмәт әйтеп китәргә җыенды. Хуҗа хатын аны капкага кадәр озата барды. — Кунакка чәй эчерә алмадым, гаеп итеп китмә инде. — диде. — Эшебез бик ашыгыч, әнә ул ашлыкны кичкә кадәр төяп бетерәсебез бар. Урамга чыгып ялгызы гына калганнан соң Зиннәткә тагын үзенең бөтен тормышы мәгънәсез һәм шыксыз булып күренә башлады. Ул якасын күтәреп, кулларын шинель кесәсенә тыгып, район үзәгенең сыгылмалы агач тротуарларыннан тагын каядыр китте. Иделдә пароходлар кычкырта, аның яныннан аркаларына капчыклар асып, йөгерә-атлый пароходка килүчеләр кызулап уза, урам уртасыннан. берсе артыннан берсе, пристаньга таба һич туктаусыз ашлык олаулары агылып тора. Үзара ни турындадыр бәхәсләшеп, ярым шәһәрчә, ярым авылча киенгән хатынкызлар,’ грузчиклар, матрослар үтеп китә, һәммәсе каядыр ашыгалар, барысының да ниндидер эшләре, ниндидер теләкләре бар, каядыр омтылалар. Тик бер Зиннәтнең генә барыр урыны да. эшләр эше дә юк иде. 
II 
Мансуров кабинетының ишеге янында телефонда сөйләшеп торучы, җиз төймәле яшел гимнастерка кигән, коңгырт көдрә чәчле җыйнак кына кыз, Зиннәт килеп кергәч, сүзен бүлмәстән өстәл тартмасыннан кечкенә бер кәгазь алды. — Хәлфин иптәшме сез? Байтирәктәнме? — диде. — Ие, шулайрак... — Шулайрак булса, менә бу кәгазь сезгә булырга тиеш. Бу кечкенә кәгазь кисәгендә Айсылу үзен шушы тирәдә көтәргә кушкан. Заготзерно белән җир бүлегендә эшен бетереп озакламый кайтачагын язган иде. Әлеге кыз телефоннан колагын алмастан ана 
28 
 
кызыксынып каравын дәвам иттереп: — Айсылу апа хәзер к илеге җитәр, утырып торыгыз! — диде. Зиннәт башын иеп, каршы стена, буендагы буш өстәл артына кереп утырды. Секретарьның кабул итүен көтүчеләр шактый күп иде. Анын. янында гына ап-ак кулъяулыгына төргән ниндидер кәгазь тотып,, калын шәл бөркәнгән кечкенә генә- бер әби утыра. Карчык белән күрше. аягына озын кунычлы күн итек,, башына колакчын бүрек кигән түгәрәк сакаллы бер бабайны. Зиннәт маякчыга охшатты. Халыкка яны беләнрәк борылып яшь баласын имезеп утырган сары чәчле, җете зәңгәр күзле чибәр яшь^ хатын, һичшиксез, читтән килгән, булырга тиеш. Шактый чаларган чәчле бер майор, ара-тирә сәгатенә һәм кабинет ишегенә карый-карьпТ ишеклетүрле йөренә; урта яшьләрдәге бер хатынкыз, коңгырт чәчле, кызның өстәл кырыена сыенган да. кашларын җыера-җыера исәпләп, бик ашыгып нидер язып утыра. Ишектән һаман кереп торалар. Кулларына чыбыркы тоткан транспорт бригадасының кешеләре, өс киемнәре майланып, ялтырап торган тракторчы, комбайнчы кызлар, төскыяфәтләренә һәм сөйләшүләренә караганда я колхоз җитәкчесе., яисә авыл советы председателе- булырга тиешле олы яшьтәге сакаллы абзыйлар, шәһәрчә киенгән олысымак хатын-кызлар... Килеп керәләр дә, кабинетка ымлап, әлеге- көдрә кызга: — Керергә ярыймы? — диләр. Коңгырт чәчле кыз телефонда.' сөйләшә торган көенә башын чайкап куя, яисә ярым пышылдап: — Хәзергә ярамый! Аида бюро!-— 1 дип җавап бирә. — Бераз гына утырып торыгыз! Кабинеттан басынкы гына сөйләшкән һәм тамак кырган тавышлар, кемнеңдер телефонда кычкырганы ишетелә. Ара-тирә ишек ачылып китә дә, кабинеттан шактый җылынып, бүрекләрен кулларын^
29 
 
 
 
тоткан җитди чырайлы агайлар, яисә шәлләрен җилкәләренә салган, кызарган битле хатын-кызлар килеп чыгалар. Алар чыгуга, алдагы бүл- .мәдән икенчеләрне дәшеп алалар. Бу йортта үзенә хас басынкы бер .киеренкелек, җитди бер эшчәнлек ■сизелеп тора иде. Мансуровның кабинеттан ишетелгән салмак һәм нык тавышында, коңгырт чәчле кызның талчыккан йөзендә, аның телефонга әйткән өзек-өзек кискен сүзләрендә, чал майорның ара-тнрә идән уртасында туктап нидер уйлавында, маякчы картның җыерылган кашларында, — бөтенесендә сугышның авырлыгын искәртә торган ниндидер бер кырыслык бәреп тора иде. Зиннәткә һәркайсы ниндидер зур эш белән, ил кайгысы белән йөргән бу җитди кешеләр арасында, ничектер, уңайсыз була баллады. Аның бернигә дә күңеле утырмый, аңа әллә нишләргә, әллә кая китәргә кирәк иде. Тукта, нигә бу Айсылу бик озак йөрде соң әле? Әллә аны эзли барыргамы икән?.. Зиннәт китәргә җыенып кына торганда, кабинетта урындыклар кузгалган һәм тамак кырган тавышлар ишетелде. Аннан талчыккан кыяфәтле, күбесе яшел кием кигән төрле яшьтәге ирләр һәм хатынкызлар чыга башлады. Ниһаять ишектә Мансуров үзе күренде. Алдагы бүлмәгә бер күз йөртеп алды да, әлеге коңгырт чәчле кызга: — Сания! Кем көттерә бу иптәшләрне? — диде. — Синме, әллә минме? — Алар барысы да сезне көтәләр, Җәүдәт абый! — Шулаймыни? Я, мин тыңлыйм! Ул майорга кул биреп исәнләште дә, аны кабинетына кертеп җибәрде, аннары баласын урындыкка яткырып, ашыгаашыга кечкенә одеялына төреп яткан әлеге сары чәчле чибәр хатын янына барып: — Йомышыгыз миндәме? — диде. — Украинаданмы сез, эвакуация буенчамы? Теге хатын тураеп, чәчләрен тө- зәтәтөзәтә: — Шулай, иптәш секретарь, — диде. — Мин пароходтан. төшеп калдым, чөнки балам авырый. Кү- рәм, хәле бик начар... Кая барырга белмәдем дә туп-туры сезгә кердем. Мансуров күзен йомып тынсыз яткан ак чырайлы нәни балага үрелеп карады да, гүя, сабыйны уятмагаем дигәндәй акрын гына Саниягә дәште: — Больницага шалтырат! Хәзер үк 
килеп алсыннар! — Аннары баланың анасына борылды: — Сезне .балагыз белән больницага салырлар, кечкенәгез савыккач, миңа керерсез. Сезгә урын табылыр, ул турыда борчылмагыз, бүтән ягын шунда сөйләшербез. Бала анасы, башын иеп, ана рәхмәт әйтте һәм баласын кулына алып тирбәтергә тотынды. Ул арада Мансуров, көтеп утыручыларның һәркайсы янь^на аерым туктап, ни йомыш белән килүләрен сораштырып уза, кайсына шунда ук киңәш биреп, кайсын- берсен я военкоматка, я районның башкарма комитетына җибәрә иде. Озын күн итек кигән әлеге карт, бүреген кулына алып аяк үрә басты. Мансуров аның янына туктады. — Ә, бабай исәнме! Маякчы бит син! — диде. — Кайсы участоктан ■әле? Яссы тугайдан түгелме? Хәйреттин бабай бит син! Я, я, ни йомыш? Картның йөзе яктырып китте: — Ие, ие! Ни атлы икәнемне дә онытмагансың икән әле, рәхмәт төш- кере! — Тик ул шунда ук җитдиләнеп, як-ягына карангалап алды һәм Мансуровка иелә төшеп, акрын гына сөйли башлады. — Килүемнең сибәбе шул, Мансуров иптәш, үзебезнең эш турында. Иделнең түбән ягындагы хәлләр турында баш вата торгач, миндә үзеңә генә әйтә торган бер уй туды. Ие... Менә ШУЛ ният белән килдем. — Шулаймыни? Әйдә алайса, рә^ хнм ит! Керә тор. Мин хәзер. Зиннәт янында утырган әбинең ак яулыкка төргән кәгазен алыя укыгач, Мансуров кашларын 'җыерып, башын чайкап куйды. — Сания! — диде. — Бу әбине хәзер үк Байрашева янына алыж
30 
 
 
бар. Әйт үзенә: әбине бүтән йөртмәсен, бөтен эшен көйләп, акчасын бүген үк кулына биреп җибәрсен! Ике сәгатьтән миңа шалтыратыр! Мансуров Зиннәтне таный иде. — Әһә, музыкант, сез дә минамы? — диде. Ана нигәдер беренче сүзеннән үк «сез» дип дәшә башлады. Кемнедер эзләгәндәй як-ягына каранып алды. Зиннәт уң кулын күкрәгенә куеп башын иде. — Исәнмесез!.. Минем сезне борчырлык йомышым юк дип әйтерлек, иптәш Мансуров. Мин болан гына, әлеге. Айсылу апаны көтебрәк утырадыр идем дә, әллә нәрсәсенә килеп җитми. — Алай икән. Ә КҮЛ ничек сон, кул? Зиннәт сул кулының перчаткасын тарткалап: ,— Кул дип... шул пскечә инде ул. — диде. — Кайбер пхтималларны истә тотмаганда, врачлар өметләнерлек урын юк диләр. — Шулай ук мыни? Кайбер ихти- маллар... Алар ышанычлы нәрсәләр түгел- шул инде. Секретарь Зиннәтнең таралмаган чәченә, ниндидер авыру төс алган һәм таушалган соры чыраена күз салып, нидер уйланып алды. — Бәлки бераздан кереп чыгарсыз? — Ярый, бик рәхәтләнеп... Айсылу һаман күренми иде әле. Кабинеттан башта майор чыкты. Бераздан бүреген кия-кия, бу килүеннән бик канәгать төстә, маякчы карт та чыгып китте. Бераздан Сания кабинет ишегеннән башын тыгып нидер сорады да Зиннәткә борылып: — Рәхим итегез! — диде. Зиннәт бу кызның аңа аеруча тәкәллеф белән дәшүенә елмаеп кабинетка юнәлде. Зиннәт кергәндә Мансуров Иделгә караган тәрәзәләрдән берсенең форточкасыи ’ачып маташа иде. — Әйдәгез, утырыгыз! — диде. Кулларын яулыгына сөртте дә Зиннәткә яшел постау япкан уртадагы озын өстәл яныннан урын күрсәтеп, үзе шул өстәлгә яны белән куелган түрдәге эш өстәле яны на узды. Секретарьның кабинеты якты һэ*' иркен иде. Кояш чыгышына караган яктагы өч тәрәзәдән Идел өст*. һәм аның еракларга кадәр сузылган киң болыннары, аргы якны*: тау итәгендәге калын нарат урманнары күренә. Ак челтәр эленгән түр тәрәзәләр каршында т.т. буена утырган Якты Күл үзе җәелеп ята. Түр почмакта Сталинның бронзадан 
коелган бер бюсты басыг тора. Стенага фронт сызыгына кызыл әләмчекләр кадалган зур бер карта һәм Жигули тауларыньп- пейзажы эленгән. Мансуров чалара башлаган кыска чәчен тиз-тиз генә тараштырдк да, тарагын киң итеп тегелгән көрән френченең кесәсенә салып, үзенең түрдәге терсәкле урындыгына түгел, Зиннәткә каршы, өстә.' кырыендагы тар гына агач урындыкка килеп утырды. Урындык аркасына таянып: — Я. ни хәлләр? «Чулпан»да ниләр бар? — дип башлап китте дә Нәфисәнең югалган бодаеның та- былып-табылмавын, Хәйдәрнең ниләр эшләвен һәм бүтән бик күг. нәрсәләр турында сорашып алды «Алай, алай...» дигәләде. Зиннәтк- ниндидер бер рыясыз ачыклык белән бераз кызыксынып карап утырды да: — Шулай итеп, сул кулгг ышаныч беттемени инде сезнең? — диде. — Шулай.диләр врачлар. — Ә уңы ничек соң, уңы? Аны- , сыннан булыр төслеме? Зиннәт кичә мәктәптән алга!- кире җавапны әйтергәме, юкмы дип икеләнебрәк калды. Ул эчтә* янарга, үзе генә сызланырга әзер Ул өметен өзгән иде инде. Шулай да әйтмичә булдыра алмады. — Уңы дип, иптәш Мансуров аннан ни файда? Кичә миңа мәк тәптән укырга алып булмый днгә» җавап килде. — Шулаймыни? Сәбәбе пәрс, инде аның? — Сәбәбен ачык әйтмәгәннәр Ансамбльгә уңайсыз килә диптер бәлки, практикада булмаган нәрс, 
31 
 
 
бит ул... Бөтенесе сул кул белән, ә син уны белән... — Тагын? — Кем белә, бәлки, уң кул белән уйный алуыма ышанмаганнардыр. — Сез хәзерләндегезме соң? Аларны ышандырырлык итеп кулыгызны күнектердегезме? Яздыгызмы аларга бу турыда? Зиннәт иңбашларын ’ сикерткәләп, кулын җәеп куйды. — Хикмәт анда гына да түгел бит, иптәш Мансуров. Алар минем эчке моңга байлыгымны беләләр. Анда мин мәгълүм кеше. Дөрес, техника да кирәк кирәген дә... ~ Секретарь аңа бик җитди генә карап уйланып утырды да, бу сүзенә җавап бирмәстән, урыныннан торып тәрәзә янына китте. Бераз Иделгә карап торганнан соң үз-үзе- нә әйткәндәй: — һм. Мәгълүм кеше... Мәгълүм... — дип куйды. — Алай дисез икән. Я, хәзер нишләмәкче буласыз соң инде? Зиннәткә райком секретаре бир артык тирәнгә үтеп, аның шәхси тормышына кереп бара кебек тоела, ул моңа кытыклана башлаган иде инде. Алсалар ни дә, алмасалар ни! Мансуров каршында ул зур мәсьәләмени? Ашлык зада- ниесе түгел, туңга сөрү түгел... Ул иңбашларын җыергалап: — Кем белгән соң... — диде һәм кинәт күңелендәге күптән җыелган үпкәләрен, аның кадерен белмәгән мәктәп җитәкчеләренә ачуын, зар һәм моңнарын — барысын берьюлы чыгарып аударасы килде. — Минем өчен яңалык түгел инде бу, иптәш Мансуров, — диде. — Миңа элекэлектән шулай кире генә килеп тора бит. Мансуров бик кызыксынып өстәл янына килеп басты. — һм! Кара син, ә! Күптән үк шулаймыни? Я, ничегрәк соң инде ул? — Иң башта минем акыл бирүчем булмаган. Малай чактарак, иң яхшы музыка мәктәбендә укыр вакытым авылда әрәм узган. Инде дөрес юлга төшеп укый гына башлаган идем, менә сиңа мә! Сугыш! Ярый, нишлисең, бөтен ил өстенә төшкән бәла дип, анысына да түздем. Ул да түгел, ярты юлда бомбежка! Анда да үч иткәндәй нәкъ сул кул бит әле, скрипка уйный торган кул! Әйтерсең, бу теләгенә дә ирешмәсен, аныңча булмасын дип, юри минем сул кулга төзәп җибәргәннәр! һаман шулай! Инде менә монысы. Юк, имеш, алып булмый... Гел шулай менә, әле боз ява, әле 
яңгыр ява минем өскә, әле өермә алып ыргыта. Зиннәт секретарьның кемгәдер баш июен искәреп, борылып карады. Ишектән акрын гына Айсылу кереп килә иде. • Ул Зиннәт белән баш иеп исәнләште дә, сүзсез генә стена буена килеп утырды. Секретарь, кулын артына куйган килеш, кашларын җыергалап, үзенең эш өстәле белән түр тәрәзәләр ♦тирәсендә әйләнгәләргә тотынды. — Алай дисез икән... — диде. — Боз ява, яңгыр ява... — ул туктап, Зиннәткә түгел, Айсылуга карап көлеп куйды. — Кемдер шул бозлы яңгыр астында, ике аягын укмаштырган да күшегеп, җебеп тора! Бу фәлсәфәдән шулай килеп чыга бит! Ә? Менә шул яңгыр сүндергән инде алайса сезнең учакны! Начар янгандыр ул, сүнәрсүнмәс кенә пыскыгандыр! Ничек, Айсылу, синеңчә? Айс-ылу үз аягы белән монда килеп кергән икән, инде бу малайны үткәрерлегрәк итеп «кыздыру» ягында иде. — Җил һәркайчан шулай биг инде ул, — диде. — Бер төрле- учакны дөрләтеп җибәрә, булмастаен сүндереп үк ташлый... Зиннәт, соң син мәктәп белән үзең сөйләшеп карарга кирәк иде. Уң кулың белән дә чибәр генә уйныйсың бит син хәзер. — Хәер сорагандай ялынасым килми минем, Айсылу апа. Алар минем кем булуымны беләләр, шул җиткән! Секретарьның ике каш арасына җыерчыклар калкып чыкты. Ул Зиннәткә туп-туры карап: — Ихтимал, сезне . мәктәпкә алмыйбыз дип әйтүләре урынлы булгандыр! — диде. Айсылу, теше сызлагансыман бер
32 
 
 
чырай белән башын иде. Зиннәт корт чаккандай сикереп торды, .аның иреннәре дерелди, чигә тамырлары еш-еш сикергәлиләр иде. — Сез дә шулай дисезме? Булмас дисезме? Нишләп? Нигә ышанмыйсыз сез миңа, Җәүдәг абын?! Өстәлдә телефон шалтырый башлады. Мансуров Зиннәткә утырырга ишарәләп: — Утырыгыз, утыр! — диде һәм телефонны алды. — Әйе, мин тыңлыйм. — Ул сары битле кесә сәгатенә күз төшереп аны учына йомарлады. — Өстән, югарыданмы? Кайчан килеп төшә дидегез? Ун минуттан? Ярый, мин монда булам. Айсылу, секретарьның эшен бүлдерүләренә уңайсызланып, утырган урынында кузгалып алды. Мансуров һаман да басып торган һәм чырае бозылган Зиннәткә: — Утырыгыз, утыр! — диде. Үзе «аңа каршы Айсылу белән янәшә урындыкка килеп утырды. — Сез миңа каты әйтүем өчен үпкәләмәгез. Әйе, бу килештән сезне мәктәпкә алмаулары, ихтимал, урын- .лыдыр дим. Мәгълүм кеше дигәч тә, сездә шундый көчле омтылышның барлыгын аларның белмәве мөмкин бит. Ничек, синеңчә, Айсылу? Бәлки миңа гына күренми торгандыр? Айсылу кыенсынып кына: — Зиннәтнең авыру булуы да уңайсызлагандыр инде, — диде. Зиннәт яңадан торып басты. Аның хәзер элекке үҗәтлегеннән эз дә калмаган, ул үзенең киләчәге һәм бөтен язмышы менә хәзер, менә шушында хәл кылынуын сизенеп дулкынлана иде. — Гафу итегез, иптәш Мансуров, мәгълүм кеше дигәннән... Бу минем үз сүзем түгел бит. Эчке тавышымның байлыгы дип әйтим- ме, гомумән сәләтле булуым... Мин бит анда беренчеләр арасында булдым. — Бик ышанам. Ләкин кайчан? Сугышка кадәрме? — Ие, укыган вакытта! — Ышанам, бик мөмкин. Ләкин, бая сез әйткән яңгыр? Боз?' Әгәр алар сезнең талантыгызны эретеп, җебетеп бетергән булсалар/.. Ленин әйтә: сәнгать — халыкныкы дИ- Глннка әйтә: музыканы халык иҗат итә, без аны язын кына алабыз ди. Әгәр талант дигән нәрсә бөтен илне дулкынландырган алдынгы идеаллар белән сугарылып, шулар белән рухланып иҗат итмәсә, читтә генә сыкранып ятса, ул, ташландык кизләүсыман, һичшиксез кибәчәк! 
Өстә самолет гөрләгәне ишетелде. Мансуров бер генә тын туктап колак салды да, кулын артына куйган килеш, әле Айсылуга, әле башын иебрәк тыңлаган Зиннәткә карый-карый сүзен дәвам итте. — Әгәр дә инде берәү музыкага чын күңелдән гашыйк икән, ана бөтен җанытәне белән бирелгән икән, бөтен талантын, көчен, тырышлыгын шул юлда халыкка хезмәт иттерүгә багышлап куйган икән, андый кешенең бармаклары яралану гына түгел, хәтта кулы өзелсә дә, өмете өзелмәс! һич! Идеал икән, актык чигенә кадәр! Ул әллә ниләр эшләр, искиткеч ^кыенлыкларны җиңеп чыгар, әмма үзенекен итәр! 1Мансуров Зиннәт турындагы фикеренең дөреслеген тирәнтенрәк белергә теләгәндәй, аксыл зәңгәр күзен кыса төшеп, Зиннәткә карап торгалый. Тораторгач ул бармак очы белән ияген сыпырып куя. өстәле өстенә карап нидер уйланып тора. Зиннәт күтәрелеп караганда Ман- суровның баш өстеннән бөек Ленинның түр стенадагы зур рәсеменә, аның тезенә таянып алгарак омтылып утырган хәлдә Зиннәткә төбәлгән җитди һәм кырыс чыраена күзе төшә. Тик Зиннәткә бу ике кеше каршында басып тору нигәдер бик кыен була башлый. Ул үзен хәзер салкын елгага чумарга торгандагы сыман хис итә. Әмма бу салкын суга чуму хәзер котылгысыз иде. Ачык чырайлы, риясыз туры сүзле бу олы кеше аңа хәзер катырак әйтергә дә хаклы кебек тоела иде. — Мин сезнең музыкага сәләтле кеше булуыгызга бик рәхәтләнеп ышанам. Дөрестер ул, әйтәм бит. бәлки мәсьәлә шунда гынадыр-.  
33 
 
 
.сез үзегез музыкага хезмәт итәргә тиешсезме, әллә музыка сезгә хезмәт итәргә тиешме? Сезгә менә шуны ачыкландырырга кирәк. Зиннәт нәрсәнедер төшенергә теләгәндәй, аның күзенә текәлде: — Мин нәрсәнедер аңлап җиткермим ахрысы, иптәш Мансуров. — Шулаймы? Мии шуны әйтергә телим; минем белүемчә, моңа кадәр бсрәүнехҢ дә үз кәефе, үз зәвыкы өчен генә музыкант, яисә артист булганы юк әле. Җәмгыять, халык! Менә кемгә хезмәт итә ■сәнгать! Инде берәү шушы туры юлга аяк баса икән, ул үзендәге мин-минлек, эгоистлык, фәләнлек чирләрен кырып ташларга, изге ният, саф күңел белән юлга чыгарга тиеш! Тагып телефон шалтырады, аннан нидер әйттеләр. Мансуров борылып тәрәзәгә карады. Анда су төсле кечерәк кенә гидроплан нәкъ райком бинасы турысында сөзәкләп Идел өстенә төшеп килә иде. Мансуров әлеге кызны дәшеп кертте. — Сания! Бюро членнары колхозларга бераздан чыгып китәрләр. Барысына да шалтырат, тагын ун минуттан монда булсыннар! Сания тавышсыз-тынсыз гына юк булды. Мансуров нидер уйланып тагын телефонны алды. — Минем шәһәрдә тагын бер номер белән сөйләшәсем булыр. Музыка мәктәбе. Директорның үзен! — Аннары гаҗәпләнүеннән һәм куанычыннан ни әйтергә белми торган Зиннәткә борылды. — Мин сезнең турыда сөйләшермен. Уйлагыз, әзерләнегез. Айсылу белән киңәшегез. Соңыннан мин сезгә хәбәр иттерермен. Зиннәт аңа ни әйтергә белмичә аптырап торды да, дулкынланып: — Бик рәхмәт сезгә, Җәүдәт абый, — диде. — Игътибарыгызга, киңәшегезгә... Мин тырышырмын... Боларны’ алгы бүлмәгә озата чыкканда Мансуров Айсылуга Ти- мериис больницадан алмый торырга киңәш бирде. — Михаил Павлович бөтен шартын китерсен инде. Ул картның сүзен тыңламыйча ярамый. Соңыннан үкенергә туры килмәсен. Айсылу Нәфисәнең бодае әле һаман да табылмавын әйткәч моңа бик гаҗәпләнде. — Шуның аркасында сез бик күп нәрсәдән мәхрүм каласыз бит. Сузмагыз, 
ашыктырыгыз, — диде. Кайтышлый ук кемгәдер кереп киңәшеп чыгарга кушты. Боларга каршы ишектән өстенә күн комбинезон кигән яшь кенә бер очучы килеп керде. Тезенә бәрелеп торган планшетыннан алып Мансу- ровка ниндидер бер пакет сузды. Ул арада, бая утырыштан чыгып киткән бюро членнары яңадан җыела башлаганнар иде. Айсылу урамга чыкканнан соң, уйланып барган Зиннәткә каш астыннан көлемсерәп карап торды да: — Я, нәрсә тагын башыңны салындырдың! Әйдә, киттек карт янына, больницага! — диде. III Бер көннәрдә булып узган әлеге яңгырлы төн Тимерине харап итә язды. Ул көнне Тимери район үзәгенә киңәшмәгә барган иде. Кайтып килгәндә бөтен күк йөзен кара болыт басып яңгыр да төшкәли башлагач, атын кыр юлына борып, ындырга таба чапты. Тиз генә бөр- кәүле ындыр эченә ташып өлгермә- сәң, тышка өйгән ашлыкның яңгырда чыланып, әрәм булуы мөмкин иде. Тимерпгә ындырдагылар бик акрын кыймылдыйлар кебек тоелды. Ул киләкилешенә арбасыннан сикереп төшеп, өстендәге кожанын салып ыргытты да: — Нәрсә сез аяк үрә йоклап йөрисез! — дип кычкырды. — Күрмисезмени, чылата бит! Тиз булыгыз, тиз, тиз!.. Ул дәү кочагына берьюлы ярты чүмәләне әвереп алып, эчкә йөгерде. Тыштагы чүмәләләр ындыр эченә күчеп беткәнче, шушы ярсу эше белән бүтәннәрне дә ялкынландырып, ике арада өермәдәй бөтерелеп йөрде. Ул күлмәгенең тир һәм яңгыр белән чыланып тәненә ябышуын, бөтен арка-җилкәсенея. туңуын бары соңыннан гына сизде. Өенә кайтып җитәр-җитмәс, бөтен
з. .с. Ә.“ .V 5 
34 
 
 
тәне уттай кызыша башлады. Төне буе саташып чыкты. Мансуров җибәргән район врачы, Тимери- нең үпкәсенә бик яман салкын тидерүен әйтеп, аны шунда ук үзе белән Якты Күл больницасына алып китте. Беренче көннәрдә картны төннәр буе баш очында утырып саклап чыктылар. Аның бәген гәүдәсе ут булып яна, мәһабәт тәне шул утта күзгә күренеп көннән-көн сыза бара иде. Төн урталарына таба аның йөрәге күкрәк читлегеннән бәреп чыгардай булып ярсырга тотына, чалара башлаган кашлары азап белән җыерыла, озын бармаклары, гүя, нәрсәнедер сытарга теләгәндәй йомарланып дерелдиләр, куырылып киләләр иде. Хәдичә түти аның бөтен гәүдәсенең коточкыч бер куәт белән тартышып килүен, картының ниндидер бер аяусыз көчкә каршы актык егәре белән көрәшүен күреп: — Ходаем, соңгы сулышлары түгелме соң? — дип, коты чыгып, нишләргә белмичә сырпаланырга тотына. Тик врачның бик тыныч кына укол кадавын, тагын әллә ниләр эшләтүен күргәч кенә эченә бераз җылы керә иде. Шулай да карт бирешмәде. Ул бик ’ нык кеше булып чыкты. Бишенче көне дигәндә, таң алдыннан, шабыр тиргә батып күзен ачты. Ниндидер караңгылык дөньясыннан бу якты дөньяга бик күп азаплардан соң, әле менә хәзер генә килеп чыгып беренче мәртәбә иркенләп тын алгандай: — Уууф- — Дип куйды. Тимери коточкыч ябыкты. Аның болай да юка гына борыны үтә күренердәй юкарып калды. Кечкенә күзләре бөтенләй эчкә баттылар. Янак сөякләре шыксыз булып турсаеп чыкты. Аңына килеп бераз хәл керә башлауга ул моннан бе’р-ике көн генә элек үлем бусагасында торуын, көн-төн үлем белән якалашуын шунда ук онытты. Болай авырып китүе белән бик зур ялгышлык эшләгәнсыман хис итеп, шундый вакытта больницада ятуына" көенә һәм үкенә башлады. — Менә син, икс кулсыз итте ләбаса бу дошман! — диде. — Кара син, ә! Аның янына көн саен әле Айсылу, әле Мансуров, әле Хәйдәр килеп, «Чулпан»ның эше яхшы баруын, дәүләткә ашлык тапшыруның да, ашлык сугуның да бәйрәмгә кадәр һичшиксез бетәчәген, Нәфисә звеносының күпме уңыш алуын сөйләп куандырып китәләр иде. Әмма картның чуар йөрәге аңа каран тынычлык таба алмады. Ул төннәрен күңеле белән колхозының бөтен хуҗалыгын йөреп чыга. 
Ана һаман да- нәрсәдер аныңча ук түгел, ул үзе бүтәнчәрәк эшләр төсле тоела иде. Ята торгач, Нәфисә бодаеның әле һаман да табылмавы исенә төшә, я бүтән шундый берәр нәрсә борчырга тотына да, ул тын палатада төннәр буе йоклый алмыйча, уйланып чыга. Көндезләрен күк йөзеннән тынгысызланып арлы-бирле узышып йөргән шыксыз соры болытлар аңа нәкъ «Чулпан» басуына, нәкъ аның сугылып бетмәгән эскертләре өстенә яварга кыҗырап йөриләр кебек. Көзге озын төннәрдә больницаның калай түбәсенә вак яңгырның эч пошыр- гыч бер төрлелек белән, өзмәс-төт- мәс явып торуын тыңлап яту аның өчен бик авыр җан азабына әверелде. Яңгыр астында җебеп яткан бодай чүмәләсе, пычракка төшкән көлтәләр, яңгырда бүртеп яткан орлыклар күз алдына килә дә, бәйләнчек вак яңгыр калай түбәгә түгел, аның үз тәненә яуган кебек тоела иде. Нәфисәнең китүе аны бик ачын- дырды. Кызы кебек якын күргән килененең үз йортыннан шулай нахак сүз аркасында мыскылланып китүе аның йөрәген телгәләде. Ул карчыгының бу дорфалыгын беркайчан да кичерә алмас кебек иде. Нәфисә үзе генә китмәде, бәлки Газизнең истәлеген дә үзе белән алып киткәндәй, улының сөекле һәм кадерле сурәте Нәфисә киткәннән соң тагын да ераклаша башлаган кебек тоелды. 
«Чулпан»ның туры кашкасы больницаның киң ишек алдына ки
35 
 
 
леп керүгә Тимери бүген дә балалар шикелле куанды. Хәлсез куллары белән мендәрләрен берсе өс- тенә берсен өеп, кровать башына сөялеп утырды да, күңеллеләнеп көтә башлады. Ул үзенең «Чулпап»- ыи бик сагынган, аның кайтасы бик килә. Больницаның баш врачы Михаил Павлович исә аңа һаман да ашыкмаска киңәш бирә иде. Айсылу килеп кергәч, исәнлек- саулык сорашуга шул турыда зарланып алды. — Тәки җибәрми бит бу карт мине! — диде. — Аның тавышы хәлсез булып сынып чыга. Тимери моңа эче пошып әледән-әле тамагын кыргалый иде. — Ник тота торгандыр, шайтан белсен. Айсылу алып килгән күчтәнәчләрен тумбочка эченә куйды да, кара пиджак өстеннән кигән ха- латсыман нәрсәсенең итәген җыеп, Тимери агайның баш очындагы температура кәгазенә үрелде. — Температураң болан эзенә төшеп килгән шикелле дә... Шулай да кичләрен шактый күтәрелә икән бит әле, Тимергали абзый. Карт аңа кулын гына селтәде. — һи, исең киткән икән! Төчкергән саен бер карыш сикерә ул. Төкермим дә мин аңар. Бер җи: рем авыртмый минем. Җен күк дияр идем, тик менә буыннарымның гына җегәре юк. Анысы да аның әпититләп ашамаганнан гына. Кайтып бер ындырдан әйләнеп килсәм, бүре кебек ашый башлыйм мин, боерган булса. Тарантас янында калган кешене тәрәзә аша таный алмады. — Кем белән килдең? — диде. — Хәйдәр түгелдер бит? Нигә монда алып кермәдең аны?’ Айсылу аның Зиннәт икәнлеген әйткәч: — Ә, алай икән!—дип кенә куйды да, бүтән сүз әйтмәде. Карт Зиннәтне нигәдер яратып бетерми иде. — Я, нихәлләр бар «Чулпан»- да? Задание ничек, сугулар туктамыймы? Туңга сөреп бетермәдегезме әле? Я әле, әнә минем кәгазьгә бүгеинекен төртеп куй әле. Айсылу Тимеринең температура кәгазе яныннан озын-озын цифрлар баганасы тезелеп төшкән икенче бер кәгазь алды. Тимери колхозның ашлыкны күпме тапшыруын көннекен-көнгә шунда теркәп бара иде. Айсылу цифр баганалары белән янәшә карандаш белән ясаган ниндидер билгеләр күреп елмаеп куйды. Күрәсең, карт узе генә калгач, бу саннар турында нидер уйлый, баш вата иде булса кирәк. Ул килгән саен диярлек бик акыллы киңәшләр биреп җибәрә торган иде. 
Айсылу кәгазьгә яңа саннар төшергән арада Тимери тамагын кыр- галап: — Михайла Павлыч та кергән саен карап үтә аны, — дип әйтеп куйды. — Карый да әйтә: — больне интересне синең температура, — ди. Бу кәгазьдә менсә, синдә төшә, монда төшсә, синдә күтәрелә! Кичә ашлыкның бүтән көннәргә караганда кимрәк тапшырылуын карт ошатмады. — Нигә алай кирегә таба атладыгыз тагын? — диде. Картның больница койкасында да шулай. колхоз эшен кайгыртып ятуы үзе генә дә күңелле хәл иде. Айсылу аның калкып чыккан яңак сөякләренә, эчкә баткан күзләренә, юкарып калган йонлач беләкләренә күз төшереп: «Кара син, әле һаман да тәненә ит кунмый бит», — дип борчылып алды. — Ике атны «Алмалы»га ярдәмгә бирергә туры килде, Тимергали абзый. Алар бик артка калганнар иде бит. — Шулай булса гына... — Карт кровать кырыйларына таянып, күтәрелебрәк утырды. — Миндә шундый уй бар әле, Айсылу сеңел. Моннан соң көн саен унар центнер арттыра барырга кирәк безгә. Көн саен! Ничек дисәң, туңга сөрү бетеп бара, атлар бушый. Бригадирлар белән җыелып бүген үк яңа план төзергә кирәк булыр. Кайткач ук... Шунсыз бәйрәмгә бетерә алмыйбыз, Айсылу сеңел. «Интерна- ционал»ны да куып җитә алмыйбызЕ Айсылу иртәгәдән башлап үзе дә транспорт бригадасына өч ат өстәргә кушкан иде.  
36 
 
 
— Ярый, шулай итәрбез, Тимерга ли абзый. Нәфисә бодаеның табылмавына бик борчылып калды. — Менә син ә! Бөтенләй эзен югалтмагаек. һай, үзем кайта алмадым бит, чәнчелеп кенә китке- ресе! Тамагын кыргалап тагын торып утырды. — Бар әле, Айсылу сеңел, Михаила Павлычка әйтеп кара әле: «Больне скучат наш перседателъ, диген. Пажалыста пускай ява дамой, Михаила Пав лыч. Здесь лежит тек всерауна толк ни будет!» диген. Ихлас, авырсынмасаң, барып кил әле. Айсылу өлкән врачның әле берәр атнасыз чыгарга рөхсәт итмәвен килеп әйткәч, тагын күңелсезләнде. — Илла дә үз сүзле карт икән! — диде. Утырган урынында селкен- гәләп алды. — Сүзем-сүз. Киләсе атнадан барыбер калмыйм, боерган булса, барыбер кайтам. Задание тулмаган, мин сина әйтсәм әйтим, игеннәр сугылып бетмәгән. Ни җа: ның белән монда түзеп ятма к кирәк! Айсылу картның мендәрләрен кабартып, ябык иңбашларына карчыгы биреп җибәргән калын шәлен бөркәде. Картны юатырга тырышты. — Бигрәк тә хафалы кеше инде син, Тимергали обзый, — диде. — Әйтәм бит инде, барысы да син дигәнчә булыр, син кайтуга бөтенесен ал да гөл итеп куябыз. Ә син һаман тынычсызланасың. Синең саулыгың бит безгә бөтенесеннән дә кадерлерәк! Әле Җәүдәт абый да ашыкмаска куша. , — Шул инде сезнең... Мин сизеп ятам, сез барыгыз да бер яклы. 
Мансуров яныннан чыкканнан бирле Зиннәт һаман да тынычланып җитә алмый, аның башында бер җилкетеп, бер шикләндереп төрле уйлар кабына иде. Якты Күлне чыгып үр менә башлагач, Айсылу туры кашканы үз көенә җибәрүгә, Зиннәт аңа суз кушты. — Тегендә минем үтенечне кире кактылар бит, Айсылу апа. — Ишеттем. Миңа аны кичә үк җиткерделәр. — Шулаймыни?! Ничек синеңчә, Мансуров мине мәктәпкә алдыру ягында булырмы икән, ә? Әллә булмасмы? Бик каты әйтте бит! Айсылу дилбегәне тарантас башына элеп, мамык шәлен төзәткәлә п алды. — Шундый уе булмас а сөйләшермен димәгән булыр иде. Җәүдәт абый уйламыйча гына ычкындыра торган кеше 
түгел ул. Ул Зиннәткә әллә ничегрәк итеп карап куйды. Кичә пристаньда булган хәлләрне ул да беләдер кебек тоела башлады. Ие, һичшиксез шулай. Сеңелесенең өенә кайтартучы да Айсылу үзедер әле, югыйсә бит теге малайның башына каян шундый уй килсен? — Кичә мин, әллә ничек синең сеңелең йортына килеп кергәнмен, Әминә апага. Айсылуның нечкә кашлары сизе- лерсизелмәс кенә селкенгәләп алдылар. — Шулайдыр... әйткәннәр иде шул, — диде дә, ул турыда яхшы- сыннаняманыннан сүз кузгатмады. Зиннәтнең тагын нидер әйткәнен көтеп, кулындагы өч ‘ почмаклы хатны караштырырга тотынды. Ие, Айсылу пристань хәлләрен белә генә түгел, хәтта аның тагын әллә ниләр өчен Зиннәткә ачулануы да бик ихтимал әле. Тик Зиннәт аны ачуландырырга һич теләми, хәзер Зиннәтнең Айсылу каршында күздән төшәсе килми иде. Кайтканнан бирле аның тормышын җиңеләйтү өчен ниләр генә эшләмәде бит! Зиннәт исә боларга каршы аңа ичмасахм берәр җылы сүз генә дә әйтмәде, аның күңеле булырлык, аныңча итеп берни дә эшләмәде шикелле. Зиннәт шуларның барысы өчен дә үзенең үкенүен белдергәндәй, тагын берике сүз әйтеп куйды. — Күңелсезрәк килеп чыкты. Көйсез үтте минем бу айлар, Айсылу апа, әлләничек үтте. Маң- суров учак сүнү турында дөрес әйтә ул, дөрес. 
37 
 
 
Айсылу үзенең бу егеткә моңарчы йомшаграк торуын ошатмый башлаган иде. Уйлап карасаң, ул Зиннәткә моңарчы аның әнисе, апасы, яисә гомумән йомшак күңелле хатын-кыз күзлегеннән генә караган булып чыга бит. Шундый зур өметләр белән укып ятканда кулы гарипләнүе, шуның өстенә — ялгыз, янәсе, моңлы кеше, фәлән. Дөрес, кызганырлык яклары бар аның барын. Тик бу коры кызганудан кемгә нинди файда? Нигә кирәге бар аның? Юк, Айсылу бит аның әнисе, я булмаса апасы гына түгел. Ул — власть вәкиле, партиянең ышанычлы кешесе. Ул апа һәм әниләрдән югарырак торып, аның киләчәк тормышын да, бүтән якларын да алданрак күрә белергә тиеш. Айсылу, дилбегәне кулына алып туры кашканы юырттыра башлады да Зиннәткә борылыбрак утырды. — Көйсез үтмәс иде, энем, синең үзеңнән. Мансуров дөрес әйтә: бер эшкә күңел биреп тотына икән берәү, аның кулы өзелсә дә теләге өзелми, барыбер үзенекен итә ул! Син менә шул турыда әйбәтләбрәк уйла әле. Зиннәт аның сөйләшә башлавына куанды. Мансуров үзе тотынгач тәгаен мәктәпкә алмый калмаслар дигән уй анда торган саен көчәя бара, аның бу турыда Айсылу белән дә сөйләшәсе, аңа тагын әллә ниләр әйтәсе бар иде. Тик Айсылу дилбегәне аңа сузды да, үзе баядан бирле караштыргалап килгән хатны ача башлады. — Егет кеше, атны син тот әле. Шул арада мин картымның хатын укып алыйм. Кайткач барыбер вакыт тимәс. Ул да яраланды бит. Зиннәт үзенең моңарчы Айсылуның ире турында бернәрсә дә сораштырмавына оялып китте. — Хәсби абыймы? Ничек, бик авыр түгелме? Айсылу юаш кына тавыш белән, бераз читкәрәк карап: — Юк... — дип куйды. Хатны ачуыннан туктап, нигәдер алдына караган килеш бераз уйланып барды. — Юк, ү3е алай авыр дип язмый, өметсез түгел ди. — Анысы яхшы икән, .Айсылу апа. Бәхете аның. Зиннәтнең күз алдына өлгереп саргайган киң иген басуы һәм шул басу өстеннән тирбәлә-тирбәлә урдырып килгән комбайн килеп басты. Җәйләрен каникулга кайтканда Зиннәт Хәсбине күбесенчә әнә шул комбайн күперчегендә күрә торган иде. Ул Хәсбинең районда иң оста комбайнчылардан берсе булуын исенә 
төшереп: — Алай авыр яраланмагач яхшы инде, — дип өстәп куйды. — Хәсбиулла абыйның һөнәре бик һәйбәт бит аның... Айсылу апа, ярын торган булса, кычкырып укысаң, мин дә ишетер идем. Айсылу аңа бик сәер генә итеп карап алды да, хат өстеннән бик өлгер генә күзен йөгертеп, кирәкмәс урыннарын төшергәли барып, чүпли- чүпли генә укырга тотынды. — ... Туганнарның барчасына бик күп сәлам дигән. Минем хәлне сорасагыз, дигән, үзем хәзергә һаман шушы госпитальдә ятам әле. Минем, дигән, эшләр ал да гөл. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, ди бит бабайлар. Бу, дигән, иң дөрес сүз. Тырыша торгач була икән ул! Менә бу хатны баштан аяк, дигән, үз кулым белән яздым. Менә бит нинди шәп чыкты! Кем әйтер моны сулагай кул язган дип?.. Зиннәт атын тыя төште, бик гаҗәпләнеп Айсылуның җиңенә кагылды. — Тукта әле, Айсылу апа, мин аңламый калдым: нигә сул кулы белән яза соң ул? Айсылу ' хатын кулына кысып, читкә таба борылды да ишетелер- ишетелмәс тавыш белән: — Нигә булсын... — диде. — Уң кулы юк бит аның, өзелде бит... — Ничек? Аның уң кулы юкмыни?.. Тукта әле, бу бит... юк. алай түгелдер, әллә нәрсә бутый торганмын... — Зиннәт нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәндәй, маңгаен угаларга тотынды. — Соң син әле генә әйттең бит: өметсез түгел дидең, ярасы авыр түгел, күрәсең, дидең! 
38 
 
 
Айсылу Зиннәткә ничектер кызганган сыман карап алды. — Менә үзе яза бит. Ул йөрәгеңне эретерлек ягымлы һәм жылы тавыш белән акрын гына тагын укырга тотынды: — ... Әнисе, дигән, минем баипа зерә шәп бер уй туып тора бит әле. Бер кул белән комбайн йөртергә өйрәнмәкче булам әле мин. Син, әнисе ни киңәш бирерсең? Минемчә, бу эш барып чыгар төсле... — Айсылу дулкынланып бераз туктап торды. — Акыллы.м,— диде. — Бер сүзеннән жаннарың эреп китәрлек! Ипчек сагынып көтмәссең мондый кешене!.. — ?4инем бит. дигән, унике еллык эш тәжрнбәм бар. мин. дигән, кыш көннәрендә яшьләрне укытырмын; МТС ка. дигән, бик кирәкле кеше мин!.. Бу хәл Зиннәтне тетрәтеп жнбәр- ле. Аның маңгаена тир бәреп чыкты. Айсылу аның турында үзе авыз ачып бер генә сүз дә әйтмәгән. Ә Хәсби абый кулсыз икән. Не. Зиннәтнең бармаклары гына яраланган, ә ул, бөтенләй кулсыз. Менә бит нинди кешеләр бар!.. Ә ул. ник бер генә сүз әйтспн! Ничаклы мәшәкать тудырды бит ана Зиннәт, нинди борчыды. КУЛСЫЗ калган солдат иренең тугрылыклы тормыш юлдашы' һәм акыллы кинәшчесе булган бу сабыр холыклы, күркәм күңелле сөйкемле кешенен алдына тезләнәсе, анын өчен әллә нинди яхшылыклар эшлисе килә иде. Ул атны юырттырасын онытып, ниндидер могжпза кургәндәй. Айсылуның вак жыер- уыклар каплаган кулларына, балалар битенә тартым, бик яшь күренә торган озынча кечкенә битенә күз салды. Айсылуның йөзе жыорчык- сыз, күзләре бик яшь иде әле. Кашлары нечкә һәм матур, ләкин аның маигаена әле генә, менә шушы арада гына сызылгандай, вак-вак кына сай сызыклар тезелеп киткән һәм шәл кырыеннан бер-ике генә бөртек көмеш жептәй ак чәче еттырап тора иле. Айсылу7 дилбегәне үз кулына алып, туры кашканы туктатты. Бу вакытта алар пар нарат янындагы пкс юл чатына кайтып житкәннәр иде. Айсылу хатларын кесәсенә ЖЫСП: — Миңа ерак ындырга барып кайтмыйча ярамый, — диде. — Син шәт өеңә кайта торгансың инде. Иртәгә килеп чыгарсың. Уйлашырбыз, киңәшербез. Ул Айсылуның туры кашкасын каты юырттырып кырга таба чабып китүен озак кына карап торды да авылга таба бооылды. Тау буенда Хәйдәр балалар белән нигәдер чокырлар казып йөри иде. Зиннәт шуларга 
таба төшеп китте. 
IV Төннәр буе өзми-төтми сибәләп торган вак яңгырлар туктап, октябрь башларына таба көннәр аязып киткән иде. Көзге юллар каешланып ялтырап калды, алардан ат һәм үгезләр җигелгән арбалар көне-төне Идел буена агыла башлады. Иртәләрен ап-ак булып кырау төшә, игеннәре җыелганнан соң ничектер күңелсезләнеп калган шәрә кырлар өстендә камылларга, әремнәргә урала-урала ак тоҗымнар очып йөри. Төсе уңа ' төшкән күк көймәсе тагын да биегәйде, һәм һава сафлана, ачыклана төште. Хәзер инде иртәләрен бик ерактагы авылларга, алар тирәсендәге саргая башлаган агачларга һәм алтын сары эскертләогә кадәр ачык күренә, Иделнең тгбән ягына таба беое артыннан бере очып уза торган сугыш самолетларының дәһшәтле үкерүләре дә, гүя коры һаваны шыңгырдатып меһ борау белән берьюлы бораулагансыман куәтле яңгырап бик ерактан ук ишетелә башлый иде. Инешнең аргы ягындагы тау култыгыңа Хәйдәр, Карлыгач һәм мәктәп балалары белән, җимеш агачлары утырту өчен, чокыр казырга дип чыккан иде. Ул бүген узган елдан бирле сагынып көткән иң бәхетле сәгатьләрен кичерде, никадәр вакыт балаларыннан аеры- лып торганнан сон., ул бүген берең- че VKV көнен башлап, бернича дәресләрен биреп чыкты. Сугышның ин кыен чакларында исенә төшеп., исән калган сурәттә балаларга
39 
 
 
t әйтергә дип адарынып, күңеленең иң тирән урынында сакланган якты уйлары күп иде, шуларны да сөйләде. Хәйдәр бүген иртәдән бирле үзендә куанычлы бер күтәренкелек, җпңелчә бер дулкынлану сизә иде. Хәзер менә кайсы чүгәләп, кайсы тезләнеп үз тирәсенә тезелешкән •балаларның беркатлы ышанучан йөзләрендә аларның да укытучыларын сагынып көтүләре, төрле нечкә һәм катлаулы тойгыларының тиз- тиз алмашынып торуларын үз күзе ;белән күреп һәм белеп тору аңа бик рәхәт, ул аңа җан азыгы бирә иде. Ул бер балаларга, бер шушы саргылт көзге дөньяга күз сирпеп, үзенең калынча тавышы белән йомшак кына сөйләп КИТӘ: — Кем белә, балалар, ди, бәлки бу безнең районда пионерлар нигез салган иң беренче бакча булыр әле! Кем белә, бәлки сездән күреп бүтән пионерлар да былтыргы суыкларда харап булган бакчалар урынына яңа җимеш агачлары утырта башларлар. Нинди яхшы булыр иде, •әгәр без менә шушы бакчаны аякка бастыра алсак! Нинди ямьле булыр иде безнең туган ил, безнең туып- үскән җир, әгәр без менә щундый инеш буйларында, .кысыр, та у бңт- .ләрендә зур-зур җимеш бакчалары үстерә башласак! Ул бакчаларда алмалар, чияләр, карлыганнар пешеп торса, төрле хуш исләр аңкып торса! Хәйдәр, үзенең ниндидер күңелле уйларына елмаеп, берәм-берәм укучыларына күз йөртеп ЧЫКТЫ: — Беләсезме, балалар, әгәр сез бик тырышсагыз, бу бакчаның киләчәге бик матур булырга мөмкин бит! Абыйларының Һәр сүзен, һәр хәрәкәтен, йөзендәге һәрбер үзгәрешне тотып алырддй, авызларын ачып, йотлыгып тыңлаган балалар кузгалышып куйдылар, барысы берьюлы шау-гөр килеп: — Сөйлә, сөйлә, Хәйдәр абый! — диештеләр. — Мондый хәл тиз булмас әле, ■балалар, безнең бу бакчабыз бик зураеп, әнә теге әрәмәләргә кадәр җәелгәннән соң гына булыр. Ул чагында көзләрен менә бу тау итәкләреннән йөгерек машиналар Идел портына алма, чия, карлыган, виноград ташый башларлар. Идел пароходлары аны илнең җиләк-җи- меш үсми торган салкын якларына алып китәрләр. Бөтен тирә-якта алманың хуш исе аңкыр. Ул чагында инде сез барыгыз да олы кешеләр булырсыз. Кайсыгызның Казанда институтларда укыган чагы булыр, кайсыгыз Памир 
таулары итәгендә, Тын океан, яисә Кара диңгез буенда ил чикләрендә хезмәт итәр, кай-’ сыгыз агроном, инженер, кайсыгыз электр сабаннары белән җир сөрүче, бакчачы, иген остасы, врач, укытучы булыр... Менә шул ерак елларның берсендә, көннәрдән бер көнне, монда мәктәп балалары җыелып килерләр. Менә сезнең шикелле үк шушы «Чулпан» балалары, яшь пионерлар... Хәйдәр балаларның искерә төшкән һәм таушалган кием-салымнарына, борчулы кыяфәтләренә, күз салып, акрынрак тавыш белән сүзен дәвам итте. — Әйе. Алар инде, бүтәнчәрәк буДырлар. Менә хәзер эле безнең өс-башларыбыз да яхшыдан ук түгел. Әмма сезнең ул сеңел һәм энеләрегез ялтыравыклы матур ботинкалар, кара, зәңгәр, соры кепкалар, җыйнак, матур пальтолар, кигән булырлар. .Аларның инде белемнәре дә тирәнрәк будыр,... Шулай килерләр, карап йөрерләр дә, бу бакча аларга* бик олш.ар. Укытучылары әйтер: — «Менә без, балалар, бу бакчаның матурлыгына, аның җимеш-, ләфенең күплегенә сокланып бетә алмыйбыз. Әнә ул канларга кадәр җәелгән, әнә нинди алмалар, нинди чияләр агачларын сыгылдырып салынып торалар! Кояшка каршы әнә нинди ялтырыйлар! Ямь-яшел бакча эчендә, нәфис чәчәк шикелле булып күренгән әнә теге челтәрле беседка үзе генә дә ни тооа! Беләсезме сез, балалар, бу бакчага кемнәр нигез салган? Көн саен, сез теләгән саен табынга килә торган ул ал сызыклы татлы әнисләрне, антоновкаларны, ул кара кучкылт эре чияләрне бу кысыр җирдә беләсезме кемнәр үрчетә башлаган?

 
 Беләсезме икән сез, балалар, бу бакчаның телдән-тслгә сөйләнеп йөрерлек бик матур, бик гыйбрәтле тарихы барын?!» Укучы балалар әй герләр: — «Сөйләгезче безгә, хөрмәтле укытучы, кемнәр булганнар бу батыр кешеләр? һинди яхшы күцелле кешеләр алар, ничек яшәгәннәр, ничек көрәшкәннәр?» Укытучылары шуннан менә сезнең турыда, сезнең әтиләрегезнең фронтта фашистларга каршы ничек ярсып сугышулары, әниләрегезнец колхоз басуларында бер караңгыдан икенчесенә кадәр алсыз-ялсыз эшләүләре турында сөйләп китәр: — «Булды шундый дәһшәтле бер сугыш, канлы сугыш, авыр сугыш! — дияр. — Сез аны тарихтан беләсез инде. Дошманның Идел буена килеп җиткән чагы. Бөек Идел өстендә, Сталин шәһәре өстендә иртә таңнан кара төнгәчә, кара төннән алып якты таң атканча бер өзлексез дошман самолетлары үкерә, өстендә ургылып-ур- гылып, кара ялкын тирбәлә, гөрселдәп йортлар җимерелә, кара төтенгә уралып пароходлар бата! Менә шул вакытта «Чулпан» колхозының сезнең кебек яшь пионерлары, кулларына көрәк алып, менә шушы урындагы шәрә тау битләвенә киләләр. Алар шунда, канлы сугыштагы аталары белән абыйлары турында уйлый-уйлый, киләчәктә безнең тормышыбыз тагын да ямьлерәк булсын өчен, сугыштагы аталарының рәхмәтләрен алыр өчен, менә шушы матур бакчага нигез салалар... Ул чакта аларның өс- башлары да бик бөтен булмаган, эшләре дә авыр булган. Әмма ул батыр пионерлар шундый вакытта да үзләрен түгел, туган илләрен, аның киләчәген кайгыртканнар. Менә кем салган бу бакчаның нигезен! Шунда бу сүзләрне дулкынланып тыңлап торган укучы балалар әйтерләр: — «Хөрмәтле укытучы, рөхсәт итегез безгә бер сүз әйтергә, диярләр. Ул пионерлар сугыштагы a Jалары кебек үк батыр, шулар шикелле ук фидакарь кешеләр булганнар. Алар бөек Сталин җитәкчелегендә безнең өчен, туган ил. өчен бөтен кыенлыкны үз җилкәләрендә күтәреп, һәммәсен җиңеп чыкканнар. Без аларның шушы зур эшләренә хөрмәт йөзеннән бакчаның нәкъ уртасына ак мәрмәрдән зур мәһабәт һәйкәл салыйк. Ул пионер һәйкәле булсын. Аның бер кулында көмеш көрәк булсын, ул үзенең бөтен торышы, үткен күзләре белән халыкны яктыга таба өндәп, алтын быргы кычкыртып торсын! Салют, салют, салют!» 
— диярләр. Балалар тәэсирләнеп тыңлыйлар, үзләре дә сизмәстән, гүя бакчаның укытучы абыйлары сөйләгән матур киләчәген хәзер үк күрәселәре килгәндәй, ара-тирә үзләре утырган тау битенә, инеш буйларына күз салып, чын күңелдән елмаешып куялар иде. Хәйдәр исә балаларның ачык йөзендә тирән ышаныч һәм якты өмет балкуын күреп, куанып бетә алмый. Ие, укытучы өчен халыкның бөек ом: тылышын, кешелекнең иң яхшы идеалларын шушы яшь буын күңелендә бөреләндерүдән дә куанычлырак тагын ни булсын?! Сабыйның чыныгып җитмәгән яшь күңелен сугыш җиреннән килгән үлем хәбәре вакытсыз имгәтмәсен,, аның керсез саф күңеленә сугыш дәһшәте кара сөрем булып утырып калмасын! Баланың эчке дөньясы киләчәкнең яхшы өмете белән, изге тойгылар, яхшы уйлар белән нурланып яшәсен, ул һаман тирәнәйсен, байый барсын! Җәен канцеляриядә йомышчы булып йөргән кара малай — Фирдәвес сагышлы күзләре белән Хәй-, дәр абыйсының йөзенә карап: — И абый, чынлап та шулай булсын иде, ә! — диде. — Бакчабыз, бик дәү булып, әнә теге җирләргә хәтле җәелеп китсен иде дә, анда бик күп алмалар, чияләр пешеп торсын иде! Өстенә әнисенең яшел телогрейкасын киеп, аның җиңнәрен кире кайтарып куйган шомырт төсле кара күзле, нәни генә борынлы бер кыз? — Соң, абый була дип әйтә ич инде! — диде.
41 
 
 
Хәйдәр кулындагы сәгатенә һәм ’ кичке сарылык белән өретелә башлаган кояшка күз төшереп алды. — Я, армадыгызмы соң әле, ә! Юкса хәзер кайтсак та ярый. Иртәгә дәрестән сон. тагын килербез. Балалар дәррәү кубып, сикерешеп тордылар. — һи, ул арада арыйлармыни әле! Тагын бераз казыйбыз әле, абый, кайтмыйбыз әле! — Ярый алайса, тик озак эшләмәбез инде. Кайсы көрәк, кайсы тырма алды. Олырак балалар алмагачы утыртасы чокырларны тирәнәйтә, кыз балалар тырма белән чүп-чар җыя, кечкенәрәкләр, береннән-бере көяләшеп аяк астындагы таш, кирпеч кисәкләрен чүплиләр иде. Балалар Хәйдәр абыйлары тирәсендә бөтерелеп йөриләр. Әле бер якта, әле икенче якта аңа сокланып караган елтыр күзләр күренә. ■ Шулай булмаска мөмкин дә түгел! Алар өчен дөньяда Хәйдәр абыйларыннан да күбрәк белгән, аннан да матуррак итеп сөйли белә торган бер генә кеше дә юк иде. Әйе, беркем дә юк! Аннары ул бит — офицер, ул лейтенант! Сугышта ул артиллерия командиры булган, . немецлар кулына төшмәс өчен, ул үз өстенә, үзе команда биреп, туптан аттырган! Менә кем бит алар- ның Хәйдәр абыйлары! Хәзер менә ул, кулына көрәк тотып, алар белән бергә чокыр казып йөри. Узышлый ул аларның аркаларыннан сөеп китә, аның күзләреннән һәрвакыт сөйкемле яктылык балкый. Хәйдәр абыйлары янында эшләү, ул кушканны эшләү, аның берәр йомышын башкару — балалар өчен бик зур куаныч иде. Алар бөтен тау итәген яңгыратып көлешәләр, шаулыйлар, гадәтләрснчә бер-бер- сеннән уздырырга тырышып кабаланып эшлиләр. — «Мин эшләгәнне абый күрә микән?» — дип, Хәйдәр абыйларына карап алалар. Хәйдәргә төрле яктан күбесенчә бер катлы, бары аның тавышын ишетү, яисә үзенә игътибар иттерү өчен генә бирелә торган сораулар явып тора: — Хәйдәр абый, менә шулай казысам ярыймы? — Абый, бу ташларны кая куйыйк? — Абый, алмагачларны кайчан утырта башлыйбыз? Хәйдәр кулы белән урман ягына ишарә итеп: — Әнә яфраклар коела бит инде, тиздән тотынырбыз, — диде. — Агач яфрагын коя да кышкы йокыга тала. Ул шулай йокыга 
гына киткәч, без аны күтәреп алып килербез дә менә шушында утыртырбыз. Бер заман алмагачы яз көне күзен ачып караса, хәйран калыр: «Әле генә әнә кайда идем, хәзер менә нинди ямьле тау битендә утырам! дияр. Айһай, озак йоклаганмын икән!» дияр. Әй тотыныр шуннан үсәргә! Шунда берсе: — Юрамалый гына инде бу, абый, ие бит? — ди. Ләкин үзенең моңа бик ышанасы килүе күзләреннән үк күренеп тора. Хәйдәр абыйлары да, балалар да рәхәт^ ләнеп көләләр. Тагын шау-шу китә, Хәйдәр абыйларына тагын сораулар ява башлый. — Хәйдәр абый, монда алмагач утыртабызмы? — Ә менә монда, түбәнрәк, чияме? — Мин үзем утырткан агачларны үзем карап үстерәм! — Мин дә!.. Кайберләре чын күңелдән хыялланып: — Эх, әтиләр кайтуга алма бирә башласа иде безнең бакчаГ — дип куя. Бакча буласы урынның түбәнге ягыннан, иңенә көрәген салып, Карлыгач килеп менде. Нәфисә звеносының эшендәге уңышлар белән канатланып, Карлыгач үзе эш күрсәтергә, үзенә бер звено оештырырга дәртләнеп йөри башлады. Уйлана һәм киңәшә торгач, аның иң яратканы — җимеш бакчасы булып чыкты. Карлыгачны булачак бакчаның звено башлыгы итеп билгеләделәр. Ләкин колхозда эш кулы җитми, идарә быел көздән алмагач утыртып калдыру турында карар чыгарса да бакча эшенә бер генә
42 
 
 
кеше дә бүлеп бирә алмый пде әле. Карлыгачка комсомол оешмасы ярдәмгә килде. Хәйдәр тәкъдиме буенча, җиңелрәк эшләргә пионерларны алып чыгарга булдылар. Тик балалар көче белән генә әллә ни эшләп булмый. Питомниктан әллә никадәр үсенте алып кайтасы, аларны утыртасы, бакчаны ихата белән әйләндереп аласы, тагын әллә ниләр, әллә ниләр эшлисе бар иде. Нишләргә? Каян кеше табарга, ничек итеп оештырырга? Карлыгачны бу көннәрдә менә шулар борчый иде. Ул Хәйдәрнең балалар белән сөйләшеп бетерүен көтеп торды да: — Мин тагын синен яныңа килдем әле, Хәйдәр абый, — диде. — Ин элек бакчаны әйләндереп аласы бар. Бик күп киртә кирәк, казык кирәк. Утыртыр вакыт та җитеп килә. Нишлибез? Хәйдәр көрәк сабына таянып уйланып торды. Авыл ягыннан балта тавышлары, пычкы шыелдаганы ишетелә. Бу көннәрдә күрше колхозлар бер булып, сугыш башланганлыктан салынып бетми калган җидееллык мәктәп бинасын быел көзге байлыкта эшләп бетермәкче булып тотындылар. Кайсы балта осталары җибәрде, кайсы кадак, пыяла, мүк бирде. Монысы бик яхшы. Бакчаны торгызу мәсьәләсен дә бит комсомол оешмасы күтәреп чыккан иде. Бу кара кашлы чибәр кызга ничек булышырга? — Менә нәрсә, Карлыгач, — диде. — Без моны комсомол җыелышына куйыйк та, яшьләр өмәсе оештырырга тәкъдим кертик. Ә, ярармы шулай? — Бик шәп! Киртәне өмә белән кисәрбез. Тик аның белән генә бакча булмый бит әле. — Сабыр. Чә<$елеп китмик. Хәзергә иң кирәге монысы. Башкаларын Айсылу апа белән сөйләшербез. Җыелыш иртәгә булыр, кичке сигездә. Син ана кадәр өмәгә катнашырлык яшьләрнең исемлеген төзеп куярсың. Алар күлме киртәлек кирәк буласын белү өчен бакча әйләнәсен үлчәргә тотындылар. Әмма егет күңелен, шушы эш дәрте белән янәшә, тирән бер тынгысызлык та борчып тора иде. Ул аны онытып торырга, эш белән бастырырга теләп, булачак бакчаның читләренә билгеләр ясап йөри, балалар ' белән сөйләшә-сөйләшә чокыр казый. Әмма ни генә эшләмәсен, үзен-үзс ничек кенә юатырга теләмәсен, күз алдында һаман да «ул» иде, аны онытып торырга 
мөмкин түгел пде. Соңгы көннәрдә аңа Нәфисә белән бер генә мәртәбә дә күзгә-күз очрашырга туры килмәде. Хәтта Нәфисә аннан юри чпттәрәк булыр.- га тырыша кебек тә сизелә иде. Бер көн иртә беләнге вакыйгадан сон. Нәфисә ничектер кырысланды, сулыгып китте. Аның күз карашында нидер көтеп тынгысызлану, нәрсәгәдер ышанып җитмәү һәм нидәндер үзен-үзе тыю да бар иде шикелле. Гүя, ул аңа: — «Нигә бер йоклаган хисләрне яңадан уятырга инде?» — ди иде. Ул Нәфисәне көчле теләк һәм тирән тойгылы кешеләргә хас бер ялкын белән ашкынып, комсызланып сөя иде. Нәфисәнең бу үзгәреше аны борчый башлады. Хәйдәр бит бер көннәрдә аңың үзендә дә нидер сизенгән кебек булган иде. Чын булдымы икән соң ул? Бәлки ул кабынгандыр да сүнгәндер? Азмыни кабынып та дөрләп китә алмаган очкыннар?! Ана бүген Нәфисәне ничек кеңә булса да күрергә кирәк дигән бер уй төште. Эшләре бетәр алдыннан ул, тынгысызланып әле авыл ягына, әле кыр юлына карап алгалың иде. Ләкин аның көткәне урынына, тау кырыендагы сукмактан, аска карап акрын гына кайтып барган Зиннәт күренде. Бер көнге вакыйгадан соң Зиннәтнең үзенә бик нык хәтере калуын Хәйдәр сизенеп йөри иде. Ул моңа үзе дә уңайсызлана, ул Зиннәтнең ачу саклап йөрүен теләми иде. Нидер әйтәсе дә бар иде шикелле. Күп уйлап тормастаи: — Зиннәт! — дип кычкырды. Зиннәт кинәт кенә туктап, гаҗәпләнгәндәй борылып карады. — Әйдә, төш монда! Бергә кайтырбыз. — Зиннәтнең икеләнүен кү- 
43 
 
 
репэ тагын бср-икс сүз өстәп куйды. — Әйдә, эшең ашыгыч түгелдер бит! Зиннәт уйлана-уйлана акрын гына аның янына төште дә, башы белән ымлап, аннан папирос сорап алды, аны йотлыгып суырырга тотынды. Хәйдәрнең гаҗәпләнүенә каршы, Зиннәт бу юлы үпкә саклаганга ошамый, элекке кебек кире сүзләр әйтергә дә җыенмый төсле күренде. Хәйдәр сүз башлап җибәрү өчен генә: — Мин сине берәр әйбер югалттыңмы дип торам, — диде. Зиннәт аңа сузып кына бер карап алды да, мәгънәле генә: — Югалтканымны табармын төсле, — диде. — Шуны эзлим. Хәйдәр аның нәрсәгә киная штүен аңлый иде. Ләкин бу егетнең бер йөгәнсез җилкенүе генә түгелме икән? — Ихласмы? Зиннәт сүзсез генә башын иде. Авыл ягына озаклап карап торды да сагайган тавыш белән: — Күрәсеңме? — диде. Хәйдәр үзенең туган авылын, аның кичке зәңгәрсу рәшә иңә барган инеш буйларын, буйдан-буй- га сузылып киткән яшелчә бакчаларын, тиздән җимеш бакчасына әвереләчәк, кояш нуры төшкән менә бу саргылт тау битләрен — һәммәсен сөеп, сокланып күздән кичерде. Әйе, бу сәгатьтә Байтирәк сокланып туймаслык матур иде. Әнә инеш буеннан каңгылдашакаң- гылдаша, бөтен тыкрыкны тутырып, каз көтүләре менеп бара, аларга каршы, гүя. тез тиңентен кар ерган төсле, чиләкләрен сайг рата-сайрата суга төшеп килгән хатын-кызлар күренә. Әнә авыл уртасында салына башлаган җидееллык мәктәп бинасы ягыннан балта тавышлары килә. / Авыл советының ак тәрәзәле биек йорты өс- • тендә кызыл байрак җилферди, урам башыннан ашлык төягән атлар, үгезләр чыгып килә, болын ягыннан атка атланган бер малай җырлап кайта. «Чулпан»ның һәр сулышыннан тормыш дәрте, эш музыкасы бәреп тора иде. Гармоньчы егетнең авылның шушылай сөйкемле якларын күрә башлавы аңа ошый төште. — Күрәм!—диде.—Шуннан соң? Зиннәт түбән караган килеш, авыл ягыннан нидер тыңлый-тыңлый, папиросын суырды да, үз алдына монсу гына елмаеп, тагын авылга ымлады. — Шуннан соң дип... эшнең асылы пейзажда гына да түгел. Ничек дип әйтергә сиңа? Тирәнрәк. Авылның поэзиясе дип 
әйтимме... Ишетә торган колак белән тыңласаң, монда бик күп нәрсә йөрәк кылларын чиертеп үтә. Әллә ниләр бар бит бу авылда. Үзе бер моң дөньясы. Авылымның шушы хезмәт моңы, балачактан ук күңелгә утырып калган шушы музыкасы мине һәрвакыт дулкынландырып, үзенең мәрхәмәтле сулышын өреп торды. Зиннәт, нидер исенә төшкәндәй ашыга башлады. — Шуны табасы иде миңа, шуны... Хәйдәр аңа тагын бер папирос бирде. Зиннәт баагыча нәрсәдер т ы ң лы й тыңлый а л л а г а нсы м а н. акрын гына китеп барды. Кем белә, бәлки аның озак эзлисе дә калмагандыр инде? V Кояш баер алдыннан Карлыгач белән Хәйдәр кайтырга чыктылар. Бая гына балалар казып киткән чокырлар яныннан узып күпергә таба киттеләр. Инеш буена, зәңгәрсу күләгә җәелә башлаган иде. Карлыгач яшелчә бакчаларында кәбестә өемнәрен күрсәтеп: — Инеш буйларын кәбестә шулай зәңгәрләтә, ие бит, Хәйдәр абый! — диде. Хәйдәр аның ни әйткәнен бөтенләй ишетмәстән: — Ие! — диде. Ул урман юлыннан төшеп килгән атлы Һәм җәяүлсләргә күзен ала алмыйча борыла-борыла карый иде. Юл читендәге сукмактан кайтып килүче берәүне күрде. Әйе, болын өсте шунда берьюлы ямьләнеп китте, инеш тугайлары, бөтенесе сөйкемле төс алдылар. Чөн
<4 
 
 
ки юл читендәге бормалы сук1 мактан кайтып килүче кеше «ул» иде. Әнә «ул» юлдан барган җай- дакка нигәдер кулын изәде, атлысы шунда ук Хәйдәргә таба чабып китте. Анысы кырыкмышка атланган Илгизәр булып чыкты. Аның жил һәм кояш ашаган көрәнсу битендә куаныч балкый. Ул ат өстендә егетләнеп уйнап кына килә. Ьолар янына житәрәк, кырыкмышын тыя төшеп: — Хәйдәр абый, сөенче! Теге син әйткәнне таптык бит! — дпп кычкырды. — Мин әйткәнне? — Хәйдәр бу яшь комсомол членына нинди эш кушуын хәтерләргә тырышты. Аның тизрәк исенә төшүен зарыгып көткән малайның елмайган йөзенә күтәрелеп карауга, кинәт исенә төшеп, чырае яктырып китте: — Чынлапмы? Таптыңмыни? — Әйе, таптык, Хәйдәр абый! Хәйдәр җәһәт кенә Нәфисә ягына күз салды. Ис, шулай булырга охшый. Аның бүген аяк атлавы ук бүтән иде. — Ну егет тә икәнсең, Илгизәр! Кара син, ә! Үзең генәме? Я, ничек, кайдан? — Икәү, Хәйдәр абый. Шәмсетдин абый белән бергә тоттык. Урман юлында өстенә үк китереп бастырдык. — Шулаймыни? Я, я, сөйлә! Кем, ничек? Күпме чыкты дигәндәй... — Кем булсын! Мин әллә кайчаннан ук шикләнеп йөри идем, бодай чыкмый башлаганнан бирле үк. Шул инде — Сәйфи. — Сәйфи?.. Чулак Сәйфи! — Хәйдәр көрәген дыңгырдатып җиргә китереп төшерде. Гүя, кай төшедер сызлангандай кашлары җыерылды, борын канатлары селкснгәли башлады. — Дошман икән! «Чулпан»- ның иң явыз дошманы шул булган икән! Карлыгач нидер кычкыра-кычкы- ра Нәфисә каршысына йөгерде. Илгизәр, кырыкмышыннан төшкән, кулындагы каеш камчысы белән күн итегенең кыска кунычына суккалап, ашыга-ашыга, вакыйганың ничек булуын сөйли иде. — Теге төнне, хәтерлисенме, Хәйдәр абый, мине басудан кайтышлый туктатып әйттең бит әле! 11сеңдәмс? «Хурлык бу, оят бу безнең яшьләргә, дидең. Бөтен комсомол оешмасы өстенә кара күләгә булып төшә бу! Колхоз боДае гына түгел бу, без үзебезнең борын астыннан «Чулпан»ның данын, анын намусын урлаттык!» — дидең. Әйе бит, Хәйдәр абый? — Дөрес, андый сүз булды. Синең яңа гына комсомолга кергән көннәрең иде 
шикелле. — Шуңар күрә бик оялдым да шул мин, Хәйдәр абый. Сугышта безнең абыйлар, әнә ниләр эшлиләр: тере немецның үзен тотып кайталар! Ә без монда колхоз байлыгын да саклый алмыйбыз. Мин дозор бит, басу каравылын комсомол миңа ышанып тапшырган иде бит! — Илгизәрнең тавышы сер сөйләгәндәй сагая төште, зур күзләре җитдиләнделәр. — Беләсеңме, Хәйдәр абый, мин ул бодайны өч атна эзләдем! Салам аслары калмады, әвеннәр, кибәк өемнәре — берсен калдырмый актарып чыктым. Юк бит, юк кына бит! Каян табарга моны, ничек эзенә төшәргә?.. Кичә узып барышлый урман юлында нәрсәдер чүпләп йөргән күгәрченнәргә күзем төште. Карасам, юл буенча бодай чәчелеп барган! Шул эз белән китеп иске чүнниккә барып чыктым. Карасам, яфрак астында бодай! Ул арада йөри торгач караңгы да төште. Урман кырыена чыктым да көтеп утырам. Ул бодай янына кем дә булса килергә тиеш бит! Ашыйсы да бик килә, үзем ялгыз. Утыра торгач, тыңлабрак карасам, шыгыршыгыр арба шыгырдый. Үзе миңа таба килгән шикелле. Кем йөрер бу вакытта? Нигә болай вакытсыз урмаига таба килә ул? Менә якын гына кеше тавышлары да ишетелә башлады. Тот та чап мин шул якка! Барып җитсәм, исем китте: урман юлы өстендә Сәйфп белән Шәмсетдин абый тарткалашалар. Дилбегәнең берсе берсендә берсе берсендә. Шәмсетдин абый бү якка тарта, Сәйфи урманга таба тарта. Арбада түбәләмә итеп өелгән ашлык!..
45 
 
 
Ул арада болар янына Нәфисәнең күк агын җиккән мыек Шәмсетдин үзе килеп туктады. Арбадагы капчыкларга кулы белән шапылдатып сугып: — Менә ул, менә! — дип кычкырып җибәрде. — Менә ул бодай! Бер бөртегенә әллә ни бирерсең! Бригадир итеп куйгач ук әйттем: Нәфисә өчен җаным фида, бодаен җир астыннан- казып чыгарырмын, барыбер табармын дидем. И таптым да шул! Моңа хәтле берәүнең дә Шәмсетдиннең алай дигәнен ишеткәне юк иде әле югын. Инде шундый куаныч вакытында берәүнең теленә мондый яхшы сүзләр килгән икән, әйдә, сөйли бирсен! Хәйдәр моңа елмая төшеп: — Я, я, Шәмсетдин абый, син ничек эләктердек соң аны? — диде. Шәмсетдин Илгизәргә башы белән ымлап: — Дилбегә дисең син, энем, — диде. — Дилбегә кулына кергәнче Шәмсетдин абзаң кырык тапкыр утка кереп, кырык тапкыр су кичкән иде инде! — Ул Хәйдәр сузган папиросны мыекларын сыпыра биреп, бармак очы белән генә эләктерде дә, йотлыга-йотлыга суырып, сүзен дәвам итте. — Кичә шулай сугучылар килеп җиткәнче дип, кичке чәйгә кайттым. Каравылчыга әйттем: «Аны кара, мин әйтәм, йоклыйсы булма!» — Шәмсетдин, кара эшләпәсен арткарак чигереп, башын чайкап куйды. — Кайтуын кайттым, Хәйдәр энекәш, әмма ындыр дигәнең тәки баштан чыкмый, тәки чыкмый. Нәрсәдер менә эчтән кимереп торган шикелле... Белмим, ничә генә чынаяк эчкәнмендер, бер мәлне йөгереп килдем, килеп җитсәм, атакай гынам, көшел янындагы арба да юк, ат та юк! Иөгерә-йөгерә ындырны да әйләнеп чыктым, кычкырып та карадым. Каравылчы да юк! Юк та юк! Инде, Хәйдәр энекәш, каттым да калдым. Ул, мин әйтәм, өенә кайтып киткәндер. Арба әзер, ат янында, ашлык көшелдә, берәрсе төягән дә киткән. Эх, мин әйтәм, Шәмсетдин, менә кайчан икән синең башың Себер китәр чаклар! Бу хәлне яңадан бер башыннан кичерде булса кирәк, Шәмсетдин борчылган кыяфәт белән башын чайкап куйды. — Үлмәс җанга бер сәбәп дигәндәй, иләс-миләс карангалап торганда, урман ягына күзем төште ләбаса. Карыйм, ниндидер бер карамчык күренгән төсле, азрак кыймылдаган да шикелле. Инде нишләргә? Анда йөгерер идем, көшел кала, ындыр тулы ашлык кала. Бармас идем, 
ашлыкны төяп китүче шул булса, нишләрсең? Беткән баш беткән дидем дә, йөгер тегенең артыннан! Икенең берсе бит инде монда!.. Артыннан барып бассам — атакаем! Каршымда Сәйфи! Аты аппак күбеккә төшкән, арбасында ашлык. Ул миңа күзен акайткан, мин аңа. Як-якка колак салам, ичмасам тычкан гына да чыелдамый. Ашың бит беләкләре әнә кая таба! Кендек белән баш түбәңә берне «чырык» иттерде, беттең бит инде! Эзлә син аннары Шәмсетдинне яфрак астыннан! Я, мин әйтәм, Шәмсетдин, я баш хәзер, я мал! Икенең берсе! Колхоз ашлыгы өчен шәһит китәсең икән, үзебезнең совет власте карчыгыңны онытмас, үзеңне, мин әйтәм, музыкалар белән зурлап Спбай дусың янына күмәрләр, кабереңә кызыл чардуган корырлар. Әйдә, күрсәт егетлегеңне! Дилбегәсенә ябыштым да шулай, кычкырам тегеңәр: «Сәйфи, мин әйтәм, бор атыңны!» Дәшми теге. «Яхшы чакта бор, мин әйтәм, бор! Югыйсә хәзер разбой салам». Шуннан кин әйтә бу: «Сон. син, ди, башыңа тай типмәгән булса, авызыңа салган сары майны йота белмәс идеңмени! Биш капчык бодай эчеңне тишәр дисеңмени? Яхшылыкның кадерен белә торган бәндә булсаң, гомерең буена майда йөз- дерәм бит мин сине!» ди 6v. — Кара син, ә! Ай кабахәт тә кеше икән! — диде Хәйдәр. — Кара елан икән! — Кая, бозык кеше бит ул. эт ул! Элекэлектән күңеле гел явызлыкта булды бит аның. Эшкә чыга икән, ул сиңа һәрвакыт атлы
46 
 
 
эшкә чыга. Нигә дисәң, аның җае бар. Я тегермәнгә бара ул, я орлык ташып. Акмаса да тама, ат аунаган җирдә төк калмыйча булмый бит! Ул арада колхоз эше торса тора, шыпырт кына берәр йөк печән, үзенә бер-нке йөк утын да кайтарып куя ул. Күрмнчәрәк торсалар, пристаньга барган җирендә акча да эшләп кайткалый. Нәфисә ашлыгы ул инде ана аяк астында яткан хәзинә. Үзе ындыр бригадиры булгач, бөтен ягын көйләп бетергән. Бодайның, алай күп чыгуына барыбер ышанмаслар дип уйлый янәсе! Менә шуннан файдаланып калырга чамалаган да инде ул. Ие. Инде нишләргә? Ничек моны кире борырга дип торганда, урман буеннан менә, рәхмәт төшкере, Илгизәр энем килеп чыкты. Илгизәр: — Сөйләп бетермәдең бит әле син, Шәмсетдин абый! — диде. — Ул бит җиңги ашлыгының артыгын салам астында яшереп калдырган да җае килгән саен урманга ташып торган. Иске чүнниктә чокырга күмелгән җирдән әлләнпка- дәр бодай чыкты! — Менә бит кем кимереп яткан «Чулпан» җилкәсен! Син уйлап кара. Ленинградта бит ул икмәкнең бер граммы әллә ни тора! — Фашистлар помощнигы диген дә бетер инде! — Каравылчы кайда булган соң? — Ул юньсез нәрсә бер кырыйда йоклап калган икән. Хәйдәр, куанычыннан камчысын уйнатып бөтен йөзе белән балкып торган Илгизәрнең кулын кысты: — Комсомол сафында синең беренче көннәрең бик матур башланып китте, энем! — диде. — Синең бу эшең фронттагы разведчик батырлыгы белән тиң булырлык! Комсомол исеменнән сиңа иң беренче бик зур рәхмәт! Ул арада" әле генә юылган кулларын кечкенә ак яулыгына сөртә- сөртә җиңел атлап инеш буеннан Нәфисә дә менеп җитте. — Дус-ишләргә сәлам! — диде, шат, көләч йөзе белән балкып Хәйдәргә кулын сузды. — Ишеттеңме? Бүгең ярты дөнья минеке! Куанычымны кая куярга белмим,— диде, — күзләрендә шаян ягымлы- • ‘Ык бизәкләре уйнады. Хәйдәргә ул хәзер «IГалиябаиу»ны уйнаган вакытындагы кебек үк соклангыч матур һәм яшь булып күренде. Хәйдәр аның ничектер үз алдына уйнап, елмаеп торган 
күзләреннән, кан тамардай кара кучкылт иреннәреннән, куе озын керфекләреннән күзен ала алмыйча, үз кулындагы тыгыз кечкенә кулын бик рәхәтләнеп кысты. — Синең шатлыгың ул бит безнең өчен дә шатлык. Чын күңелдән тәбрик итәм! — диде. — Беләсеңме. Нәфисә, мондый чакларда фронт тормышында кешене котлап үбә торган гадәт бар.- 5Ачн әле шуна бик гаҗәпләнәм: нигә шундый ЯХШЫ гадәтне монда да алып кайтмаска икән, ә? Нәфисә Хәйдәрнең шаяртуына каршы- — Шулай ук мыни? — дип көлеп җибәрде. — Кара син аны! Сон. гадәте шундый булгач, ни хәл ит- мәк кирәк? Теләсәң-теләмәсәң дә риза булырга туры килер иде... Шәмсетдин белән Илгизәр йөк артыннан колхоз амбарына таба кереп киттеләр. Болар икесе, сөй- ләшә-сөйләшә койма буеннан олы урамга күтәрелделәр. Урамның ун ягындагы калкулыкта яшелчә подвалы янына, биек итеп кәбестә төягән зур йөкләр килеп туктаган. Алар тирәсендә йөкләрен бушатуны көтеп торган, яшел, зәңгәр, ал күлмәкле, һәркайсы диярлек өстенә бизәкле итеп үзләре бәйләгән йон фуфайка, яисә сугыш вакытының ин әрсез һәм талымсыз киеме—яшел тәнҗылыткычлар кигән кызлар, киленнәр Нәфисәнең Хәйдәр белән бер үзе узып баруын елмаешып карап калалар. Югары урамнан транспортчылар килеп төшә. Өстенә җәймәләр ябып нык итеп бәйләгән тирән эчле тәбәнәк арбалар шыгыр-шыгыр килә. Кечкенә мөгезле кызыл чуар үгезләр, болай арбага җигүләренә бик каты үпкәләп, моннан соң кысыр калмаска ант иткән сыерлар, селкенер-селкенмәс иренеп кенә урам буйлап атлыйлар. Иң
47 
 
 
алдан бара торган карт үгез яныннан баручы, аягына солдат ботинкасы киеп, башына мамык шәл ураган, калын итеп киенгән елтыр күзле Тәзкирә шаян елмаеп: — Кәефме? — дип кычкырды. Нәфисә, көлә төшеп: — Менә дигән! Күрәсең ич, бодайны таптык! — диде. — Беләм, ишеттем. Бүген синең бодаеңны төядек. — Шулаймыни? Дым тартмагандыр бит! — Бераз җилләттек. Менә бодаең! — Кызый, елтыр күзен кыса төшеп, ялт кына баш бармагын тырпайтып күрсәтте. Нәфисә Хәйдәрнең кашлары җыерылуын күреп, көлеп җибәрде. — Ха-ха-ха! Шәп дигән сүз була торгандыр инде ул... Бүген икенче юлыгызмы? — Әйе, икенче! — Хуш, Тәзкирә, хәерле юл! — Хуш, хуш! Хәйдәр транспортчы кызга тагын бер борылып карап алды. — Шушы бармак күрсәтүе өчен бу кызыйның колагын борам әле мин. Хулиган кыланышы бит бу, ул бит кыз бала. — Зинһар хәзергә тия күрмә! Эшли бирсен! Ут кыз ул, ут! Безнең «Чулпан»да транспорт бригадасын аннан да остарак эшләтүче беркем дә юк! — Шулай. Ул ягыннан сүз әйт- ‘ терә торган түгел. Нәфисә, бүген бөтенләй үзгәргән, бу аның аяк атлавыннан ук сизелә иде. Аның бөтен гәүдәсеннән тазалык, күркәм бер җыйнаклык һәм әдәплелек белән бергә күтәренке бер дәрт бәреп тора. Олырак кешеләр очраганда ул болай артык балкып китүенә үзе дә уңайсызланып, йөзен чпткәрәк бора, яисә узып барышлый аз гына үрелеп, койма өстеннән берән-сәрән асылынып торган сары яфракларны чеметеп ала да аны ике бармак арасында әйләндерә башлый. Хәйдәр шинелен җилбәгәй җибәргән, кулындагы көрәген әле бер кулына, әле икенчесенә күчерә. Аның куанычының иге-чиге юк, ул кая басканын да белми иде бугай. Ничә көннәрдән бирле бер күрергә зар булып йөргән сөеклесе менә хәзер аның янында. Ул анын. үзе шикелле үк бераз кыенсынып, бераз дулкынланып аның белән янәшә кайтып х$илә. Ул моның ләззәтеннән үзендә исерүгә якын бер җиңеллек сизә иде. Алар очраган кешеләр белән исәнләшеп 
узалар, Нәфисәнең бодае, Тимери агайның авырып китүе, бәйрәм якынлашып килүе турында сөйләшеп кайталар. Бу чын күңелдән әйтелгән сүзләр булса да, аларның төп мәгънәсен аның йөрәге генә тоя, Хәйдәрнең ягымлы йөзе, күз тиермә- гәем дигәнсыман, бер соклану һәм ихтирам белән карый торган күзләре, әнә шулай дулкынланып, көрәген әле бер кулына, әле икенче кулына күчерүе аның иң тирән тойгыларын СӨЙЛИЛәр. Гүя: «шундый сагындым мин сине, шундый күрәсем килде, шундый зарыгып көттем мин бу көнне! Менә хәзер дөньяда ‘ миннән дә бәхетле бер кеше дә юк. Син дә шулаймы икән, Нәфисә?! Син дә мине шулай сагындыңмы икән?’ Мин бу юлы да ялгышмыйммы икән?..» диләр кебек. Әйе, моны Нәфисә дә сизә иде шикелле. Ул, кулындагы шомырт яфрагын әйләндергәләп, сүз арасында Хәйдәрнең кара тут йөзенә, матур булып уелган борын канатларына күзен тутырып карап алгалый. Ул арада делегация белән фронтка кем бару мәсьәләсе кузгала. — Менә кызык мәсьәлә, — дп Хәйдәр. — Кем барыр икән? Наташа мы, әллә синме? Бу сорауның төп мәгънәсен төшенергә теләгәнсыман, ул Хәйдәргә тагын карап алды. Аның ирен читендә хәйләкәр елмаю эзләре күренде. — Синеңчә кем барырга тиеш шикелле соң? — Минемчәме? Минемчә бик ансат кына: ярышта кем өстен чыккан — шул кеше! Алдынгыларга хөрмәт һәм дан! Шулай бит? Нәфисә хәйләле көлемсерәвен яшерергә тырышып:  
48 
 
 
— Минемчә, иң дөресе шул, — диде. — Кем дә кем фронтка ашлыкны күбрәк бирә, шул кеше барырга тиеш! — һа, алайса булды гына инде! Әлбәттә, син китәсең. Сез районда икәү генә бит: Наташа да син! Нәфисә тагын үзалдына көлеп куйды: алдан ук билгеле бит инде. бу егет ничек кенә булганда да «.син бармыйсың. Наталия Осиповна барырга тиеш» дип әйтмәгән булыр иде. — Менә шунда ялгышасың да шул инде син. Ашлыкны күбрәк бирүче кем? Минме, әллә На- ташамы? Наталия Осиповна! Үзең исәпләп кара: ул үзенең алтмыш җиде гектар җиреннән планнан артыгын гына да өч мең потлап ашлык бирде. — Ә ә ә, ул ягы бар икән шул... Ихтимал, болай гаделрәк була торгандыр. — Хәйдәр көрәген җайлаштырып. Нәфисәгә тагын бер күз төшереп алды. Әйе, Нәфисә нәкъ шулай дияргә тиеш иде. Нәфисә сүзен дәвам итеп: — Аннары болай да Наташа барырга тиеш, — диде. — Фронтта аның ире дә көтә, куйган хезмәте дә бик зур. 
Мәүлихә түти, ипи салырга дип әйтеп, бүген иртәрәк кайткан иде. Көтү күренмиме икән дип урамга чыккач. Нәфисә белән улының койма буеннан матур гына сөйләшеп кайтуларын күрүгә, йөзе балкып китте. Ул күптән сизенеп йөри иде. Бу турыда әйтәсе сүзләре күп бглса да моңарчы яшьләр үзләре әйле-шәйлерәк күренгәнлектән, бекарап торды. — «Хәере белән килешеп кенә китсәләрче! — диде. — Бигрәк тә пар килгәннәр инде, бәпкәләрем! Ул чибәрлекләре, ул акыллары, ул белемнәре! һи, дөнья бәясе кеше инде бу Нәфисә. Бер кайда да юк инпе андый бүтән, юк инде!..» Яшьләр капка төбенә килеп җитүгә 
кулларын җәеп каршыларына чыгып басты. — Карасана! Каян болай икегез бергә туры килгәнсез, рәхмәт төш- керләре! Улым, әйдә алып *кер кунагыңны! Әйдә, әйдә! Яңа гына язып куйган маем бар, яхшы чәем бар. Әйдә, чәй эчеп чыгарсың! Хәйдәр, күңеленнән анасына мен. рәхмәтләр әйтте: 
— Чыннан да, әйдә. Нәфисә! Әнинең тәмле чәен эчәрбез, патефон уйнатырбыз, сөйләшеп утырырбыз! Нәфисә, кайтасым бар, дип, озак торырмын, дип, нәрсәдер әйтә башлаган иде, Мәүлихә түти апа авыз ачарга да ирек бирмәде, кулыннан алып, кече капкага таба җитәкләп китте. — Әйтмә дә, тыңламыйм да! Әйдә булгач, әйдә! Язын-көзен гел бергә, рәхәтен-михнәтен, ачысын- төчесен бергә татыдык. Хәзер үз кызым шикелле якын инде син миңа. Үзе шундый куанычлы көн тагын җитмәсә. Ризыктан олы түгелсең. Әйдә, әйдә! Мәүлихә кече капканы ябып борылып караганда Нәфисә Хәйдәр « белән сөйләшә-сөйләшә, алма бакчасына таба баралар иде. Әйтерсең Нәфисә чын-чыннан килен булып төшә, Мәүлихә түти шул кадәр куанды. — «Изге сәгатьләрдә, төкле аягың белән, бәхетең, тәүфигын белән!..» Аннары яулыгын төзәтеп куйды, житез генә җиңнәрен сызганып алды да, самоварын куеп, күкәй тәбәсе куырып, табын хәзерләү өчен өенә йөгерде. VI Уку өендә эше беткәннән сон, Зиннәт арып өенә кайтырга чыкты. Колак төбендә һаман да кызлар жыры чыңлый, аларныц көлгән тавышлары яңгырый иде. Менә бүген дә, бөтен тирә-якны шаулатып «Ялтыратыш»ны җырладылар, «Татарстан кызлары»и уйнадылар, к a pa - к а рш ы жы рл а р ә итештеләр, арганчы биеделәр. Тәрәзәләр зыңгылдап торды, өстәлдәге унлы лампа гөлт-гөлт итеп каш сикертеп
лер-белмәс башым белән тыгылып, яхшы эшне бозып ташламагаем дип, сүз кыстыруны кирәк тапмаган иде. Хәзер менә капка төбеннән алариың икесенә дә сокланып 
49 
 
 
утырды. Зиннәткә болар берсе дә яңалык түгел иде инде. Тик җырлый торгач, Карлыгач җырында, я бүтәннәрендә .чишмә тавышыдай саф һәм гади, шул ук вакытта әллә кайсы ягы белән генә йөрәккә үтеп керә торган гаҗәеп бер моң, халык моңнары сызылып китә, Зиннәт әнә шундыйларны ишетеп калу өчен бармаклары арганчы уйный иде. Кайта торгач урамның аргы ягында Хәйдәр белән Нәфисә күренде. Зиннәт шинель якасын күтәреп тагып да кызулый төште. Ул кайтып керүгә аның өендә торучы күрше хатын өстәлгә аш китереп куйды. — Эчәсең дә килгәндер, самоварга ут салып җибәрим! — диде. Зиннәт үз каршында торган бу хатынның әле генә нәрсә әйтүен хәтерләргә тырышып маңгаен сыпырырга тотынды. Ә. не, чәй диде бит. — Юк, Хәерниса апа, азапланып йөрмә, эчәсем килмәс... Хәерниса нидер әйтеп почмак яктай кечкенәсен җитәкләп чыкты да, тавышсызтыисыз кайдадыр юк булды. Колак төбендә кызлар җыры тирбәлеп тора, күз алдында Хәйдәр белән янәшә барган Нәфисә иде. Юк, тукта әле. Бәлки алай ук өметсез түгелдер? Бәлки кем дә булса, аз гына булса да, аны да якын итә торгандыр? Бәлки, аның үз күңелендә дә берәр ягымлы тойгы калгандыр, бәлки ул кадәр үк буш түгелдер? Картаеп килә торган хатынкызлап, үзләренең яшь чагындагы, килен вакытларындагы күлмәкләренә карап яшь чакларын исләренә төшорә-төшерә сандыкларын актарган кебек, Зиннәт күңел хәзинәсен барларга тотынды. Ул тиз генә торып, кабалана-каба- лана гимнастерка кесәсеннән Гөл- зәбәр хатына каршы язып та, бер айдан бирле җибәрмнчс аунап й ө р гә да. кт он. к ы ры й л а р ы к и с е л гә - ләп беткән үз хатын алды. Ие, ул бит аны ялкынланып, дәртләнеп язган иде. Әнә «сагынам» дигән, «бик күрәсем килә сине, акыллым, дигән, кайчан бер күрешербез икән боз!» 4. ,с. ә.- № S дигән. Ләкин болар берсе дә чын түгел, болар ань1ң ялган хисләре генә иде. Чөнки Зиннәт Гөлзәбәрне шул кадәр сөюенә, шулай сагынуына үзе дә ышанмый, аның күңелендә андый мәхәббәткә җирлек булырлык дәрт тә, ялкын да калмаган иде. Хәтта ул, Нәфисәне оныта алмавына, һаман да элеккегечә ялкынланып сөюенә үзен-үзе никадәр генә ышандырырга 
тырышса да, ул хәзер аны да сөйми башлаган, бары Нәфисәнең үзен сөюен генә тели, бары аннан көнләшә генә иде. Ис, менә ул хәзер ачык сизә башлады: шушы соңгы берничә ай эчендә аның эчке дөньясы ничектер бушап, шыксызланып калды. Анда Зиннәтнең үзеннән башкага урын да юк иде шикелле. Ихтимал, Мансуров дөрес әйтә торгандыр. Зиннәт үзен генә кайгырта, үзен генә сөя башлаган иде бит... Зиннәт, гүя, ялгыш кагылып хәтерен калдырудан курыккандай, сак кына скрипкасын алды. Аһ, хәзер дә ул элекке шикелле ялкынланып, дәртләнеп уйнап җибәрсен иде! Иң нечкә, иң нәфис тойгыларын, бөтен Байтирәкне уятырлык, бөтен тереклек дөньясын телсез калдырырлык сихри моңга салса иде. Я, шулай булса соң инде! Зиннәт мең төрле өмет һәм газап белән скрипкасын сызарга тотынды. Ләкин смычокны беренче сызуга скрипка нәрсәгәдер ачуы чыккандай шырыйлап кычкыра башлады, өй эченә күңелне рәнҗетә торган ниндидер шыксыз, килбәтсез тупас авазлар бәреп чыкты. Зиннәт ярсып скрипканы тотып бәрим дигәндә үзен-үзе ничектер тыеп калды. Ул кулын уа-уа ишекле-түрле идән буенча йөрергә тотынды. Бөтен ачуын уң кулының, аның нечкә тойгыларын аңларга теләмәгән шушы сансыз, үҗәт бармакларыннан алырга теләгәндәй, Зиннәт аларны җәзаларга тотынды. Ул аларны бер тырпайта, бер йомарлый, буыннары кызарганчы, хәле беткәнче аерым- аерым бөгеп азаплый, тагын әллә ниләр кыландыра. Шул VK вакытта аның колак төбендә кызлар җыры шаулый, шул җыр арасыннан акрын
50 
 
 
гына бер моң тирбәлеп бара, ул дулкынландыра, аҢы уйныйсы килә, .күңел сизгәнчә тирән итеп әйтеп бирәсе килә иде. Шулай байтак төн узды. Хәзер скрипка торган саен кулга ияләшә бара иде инде. Менә ул баш бармагы белән басты, имән бармагы белән... Дулкынланып бер сызды, ике сызды. Әле монда көй үзе юк, әмма тын йорт эчендә моңаеп кына сузылган бу беркатлы гади тавышта ниндидер бер өмет чаткысы сизелә, ул инде күңелгә ятышлы бер якты моң вәгъдә итә иде. Зиннәт, күп айлар югалып торганнан соң әле бүген беренче мәртәбә генә сызыла башлаган бу өмет моңын куркытмас өчен скрипкасын күкрәгенә кысып, тынып калды. Аның хәзер үк кемне дә булса күрәсе, кем белән генә булса да сөйләшәсе, һич югында бүтәннәр сөйләшкәнне генә булса да тыңлыйсы килә башлады. Ул ишек алдына чыкты. Аның бүтән көннәрне төнлә белән келәт яныннан узганда балалар сөйләшкәнен ишеткәне бар иде. Әлеге Хәерниса апа, йоклар алдыннан һәр көнне балаларына төрле мәзәкләр, әкиятләр сөйли торган иде бугай. Балалары шуңа чырык-чырык көлешә торганнар иде. Зиннәт, шыпырт кына барып, келәт янында байтак тыңлап торды. Ләкин вакыт бик соң, күрәсең, балалар йоклаганнар, келәттән бер тавыш та ишетелми иде. Ул төн буе ары сугылып, бире сугылып, урамда йөреп уздырды. Аңа кайдадыр мыдыр-мыдыр кешеләр сөйләшкән, кемдер авыз эченнән көйләп куйгансыман була да, ул бик сагынып көткән, бик тансык бөтен күңеле белән бирелеп, тыңларга тотына. Ләкин берни дә ишетелми, ул тагын кузгалып китә, тагын нидер ишеткән кебек була иде. Яктыра башлауга, Зиннәт, нәрсәнедер юксынып һәм эзләнеп, тагын урамга чыгып китте. Ындыр ягыннан сугу машинасы үкергәне, авыл уртасыннан балта тавышлары ишетелә иде. Менә аны канат җилләре белән коендырып, каңгылдашып урам өстеннән каз көтүе очып узды. Каршы яктагы тыкрыктан көлешә- көлешә, култык асларына капчыклар кыстырган ике-өч кыз килеп чыкты. Кызларның көлүен тыңлап тору аңа бик тансык, бик рәхәт иде, ләкин алар туктап тормыйча үз ю л л арына к иттеләр. Күк йөзендә әле көньякка, әле кирегә таба, аслы-өсле шыксыз соры болытлар 
болганып йөри. Алар арасыннан килеп чыккан аксыл- зәңгәр ачыклыкта, кире ягы белән әйләнгән тирән күл өстендә йөзгән сәер кораблар төсле, өчәр-өчәр булып карлыгачтай кечкенә самолетлар уза. — «Сталинградка киттеләр, Сталинградка!» Менә аның яныннан Илгизәр белән бер малай арбага басып, дилбегәләрен болгыйболгый, атларын куып ашлык амбарына табан чаптылар. Борын эченнән нидер көйли- көйли, бөкресен чыгарып арба кырыена аякларын салындырып утырган Айтуган бабай узды. Бара торгач, урам чатында аңа коймадагы плакаттан, зур яшел каска астыннан, янып торган ике зәңгәр күз текәлде. Бу аяусыз күзләр, бармаклары белән аны төртеп, бер кискенлек белән: — «Сталинград өчен син бүген ни эшләдең?!» — дип сорыйлар иде. Ул, икенче якка борылды. Өй стенасыннан аңа, коты чыгып күзләре зур ачылган сабый баланың ялварган тавышы ишетелгән кебек булды. — «Абый! Үтер немецны, үтер!..» Зиннәт, бөтен тәне белән бөрешеп иңбашларын җыергалап куйды. Аңа нидер уңайсыз, бик уңайсыз, чиктән тыш уңайсыз. Эчтән нидер өзлексез дулкынландырып, нигәдер өндәп тора, ләкин ул нишлисен белми иде әле. Ие, аңа хәзер кешеләр янында булырга, кеше тавышы ишетергә кирәк. Аның нәрсә турындадыр сөйләшәсе, кемгәдер, нидер әйтәсе килә башлаган иде. Ул балта тавышлары ишетелгән якка юнәлде. Авыл уртасында, клубтан читтә- рәк, мүкләрен җилфердәтеп утырган күп тәрәзәле биек бура өстеннән
51 
 
 
төрле якка йомычкалар чәчри. Өч-дүрт хатын кеше, бер ир, түбәнең бәпкәсен утыртып маташалар. Ыргаксыман бөгәрләнеп килгән борынгы бер бабай, әһелди-эһелди, булачак мәктәпнең стенасын мүкли. Бер кырында такта яралар, кайсы авыл хатыннарыдыр, нигезен өяргә тотынганнар, кемнәрдер, носилка белән, мәктәп эченә кирпеч ташыйлар иде. Мүкләүче бабай, зәңгәр хәтфә тышлы бүркен артка чигереп, кызарган күзләре белән үзенә якын килгән шинельле егеткә текәлде. Аның күптән үк ишетмәс булган йонлач колагы шушы яктан нидер шәйләгәнсыман булган иде. Әмма каршындагы бу егетнең шинель якасыннан гаҗәпләнеп елтыраган зәңгәр күзләренә, бер туктаусыз иңбашларын җы ергалап алуына, һәм буй-сынына карап алды да, шушы гәүдәсе белән тап-таза килеш болан тик йөрүе ошамады булса кирәк, тешсез авызын түземсезлек белән чәпелдәткәләп, тагын тукылдатырга тотынды. Зиннәт берәр бушрак кеше очратырга теләп мәктәпне төрле ягыннан әйләнде. Әмма андагы кешеләр бөтенесе дә эшли, аларның үзара сөйләшергә дә вакытлары юк. Шулай нидер эзләнеп, арлы- бирле бәрелеп йөргәндә ашлык амбары ягыннан, биш ат белән алты-җиде үгезгә ашлык төяп, транспорт бригадасы килеп төште. Атларның дугаларына кызыл комачлар чорналган, ялларында чуклар җилферди, муеннарында кыңгыраулар чыңлый. Алдагы атта килүче, Тәзкирә Зиннәтне күрүгә’, арбасыннан сикереп төште дә мәктәпкә таба йөгерде: — Менә ул! Менә кайда икән ул! Кызлар, табылды, табылды! — Ул, мондый шау-шу яхшыгамы, ямангамы икәнен төшенмичә, аптырабрак калган Зиннәтнең җиңеннән тотып алып юмалый башлады. — Зиннәт абый, дус кеше, тыңла бер генә сүземне, ә! Бар безнең белән районга! — Тукта әле син, районга дип... Ничек? Нигә кирәк булдым мии сезгә? — Беләсеңме, бүген бит Сталинград атнасы башлана! Бүген без ашлык заданиесен ике өлеш итеп алып барабыз бит! Бик зур эш бит бу! Аланбашлардан уздырасыбыз килә. «Кайсы колхоз килә?» дигәндә, «Чулпан» килә дисеннәр! «Чулпан»нар сугышның иң кыен вакытында да сынатмыйлар, дисеннәр, молодец алар, дисеннәр. Ишетәсеңме, Зиннәт абый! Гармонь белән үкертеп, бөтен Идел буйларын яңгыратып барып 
керик бер, ә! Мондый көтелмәгән хәлдән аптырап калган Зиннәтне минут эчендә шау-шулы кызлар төркеме камап алды. Тәзкирә күн тышлы колакчын бүрек кигән йоп-йомры бер кызны үз янына дәшеп, колагына нидер пышылдавы булды, теге кызый шул- сулышта ук күздән дә югалды. Үзенә тын да алырга ирек бирмичә, арбага таба тарткалаган чая кызлардан котылырга тырышып, Зиннәт: — Туктагыз әле, кызлар! — диде. — Барыйк дигән белән дә җайлы-җайсыз булмый бит. Ничек инде ул алай? Шушы килешме, хәзер үкме? — Ие, ие! Шушы килеш, хәзер үк! Әнә арба, менә урының! — Тәзкирә аңа капчыклар өстендә- урын күрсәтте. — Югыйсә, Аланбашлар бездән алда барып җитәләр! — Сталинградка бүләк бит буЁ Аңлыйсыңмы син, Зиннәт • абый! — «Чулпан»га өстен чыгарга- кирәкме? Кирәк! Патриотмы син., түгелме? — Патриот дигән белән дә... Кырынмаган бит, кызлар... яхшьэ түгел. Кызлардан берсе авыр сулап- куйды: — Уф!'Җанкисәгем! Үләм инде. Кулына чыбыркы тоткан берсе: — Эх син, ә! — диде. — Зиннәтнең кырылмаган саргылт сакалына карап торганнан соң кайгырып, башын селекте. — Менә бит, кызлар, нинди көннәргә калдык! Ике
52 
 
 
урамга бер егет, аның да сакалы биленә җиткән! Кызлар дәррәү бер тын көлешеп алдылар: — һи, исегез киткән икән! Бе- рән-берән йолкый торгач, барып җиткәнче, әбиең ияге шикелле, шәй- шәрә булып калыр! Алар тагын көлешеп алдылар. Егет, кызлар белән бергә, үзе дә көләргә тотынды. Кызларның бу үткен сүзләре аның колагын чәнчеп керәләр, ул, аларның туп-туры карап үртәүләренә уңайсызланып, алмаш-тилмәш иңбашларын сикерт- кәли. Әмма җәйнең эссе кояшында көеп, көзнең кырач җилендә өтелгән, янып торган кызгылткөрән битле, ялкын чәчрәтеп торган үткен һәм шаян күзле бу яшь киекләрдән бетмәс-төкәнмәс яшьлек дәрте бәреп тора, алар аны дулкынландыралар, уяталар, аңа салкын суга чумгандагы кебек, бер үк вакытта чирканыч та, рәхәт тә иде. Болар шаулашкан арада, гүя, бернәрсә дә белмәгән кебек, әмма хәйләкәр елмаеп, Айсылу да килеп җитте. — Әһә, килеп капкан икән безнең егет! Ычкындырмагыз инде үзен! — дигән булды. — Җан өрегез үзенә! Терелтеп җибәрегез, яшәртеп! — И, Айсылу апа, гармонын гына уйнасын! Иркәләп кенә йөртербез! — Ие, сигез кызга бер егетне инде аны, ачуым килмәгәе, өшкереп тә җан кертербез. Айсылу аңа: — Кара әле, Зиннәт, — диде, — чынлап, Сталинград атнасы башлана бит! Утырып китәсеңме әллә булмаса? *Зиннәт иңбашларын сикерткәләп якягына карады. — Әйдәгез, киттек алайса... Кызлар шаулашып: — Менә рәхмәт! — диделәр. Тәзкирә кемнедер күзләре белән эзләп читкә борылды. — Гөлнур! - Әү! Арбалар арасыннан оер култык астына зур гына тальян гармонь, икенчесенә скрипка футляры кыс- тырып, әлеге кара кун бүрекле ио- мыры кыз атылып чыкты. — Менә икесе дә! Кайсын бирим? Зиннәт бу чая бөтерчекләрнең шушы кадәр әрсез һәм тәкәллеф- сезлекләренә рәхәтләнеп һәм кызыгып торганда, кызлар 
аңа һич исләре китмичә, берсен-берсе бүл- дерә-бүлдерә, чәүкә балаларысыман чукылдашырга тотындылар. — Гармонын бир, гармонын! — Дөрес! Дөрес! Скрипкасын менә минем туемда уйнар, табын яныңда! — Кайчан булыр икән соң синен туең! Сугышлар бетеп, егетләр кайткачмы? — Ие!.. Аңынчы картаеп бетмә- сәм! — һа-һа-һа! Шунда кызлар, Зиннәт чыраендагы ниндидер сәер бер җитдилеккә күзләре төшүгә, нидер буласын сизенгән кебек, тып-тын калдылар. Гармоньчы, кызлар башы өстеннән, каядыр бик еракка, фәкать күңел күзе генә барып җитәрлек хисләр дөньясына текәлгән килеш, гармонь телләрендә озын бармакларын җиңел генә тибрәтеп узды, һәм шул җитте! Бөтен тирә-як, шушы ялкынлы авазның тылсымлы көченә хәйран булып, тынып калды. Зиннәт, еракларга текәлгән хәлдә, бармакларын җиңел генә уйната биреп, нидер эзләнә, нидер көтә иде. Ул күңеленең түреннән бөтен дөньяны балкытып торган таң нурыдай бер , куанычмы, ниндидер бер изге ашкынумы күтәрелеп килүен сизә. Ул дулкынлана, аның кашлары түземсезләнеп уйнаклый, элекке шикелле үк йөрәге бер ләззәт белән ойый башлый. Янып торган күзләре белән, пидер буласын көтеп, ана текәлгән кызлар, җитди чырайлы, уйга калган Айсылу, өй түбәсендәге балта осталары, нигез салучы хатын-кызлар — барысы тантаналы бер тынлыкта, сулыш та алмыйча көтәләр. Зиннәтнең күз алдыннан сыгылмалы басмада тирбәлә-тирбәлә капчык күтәреп йөгереп узган грузчик хатыннар, тау буенда көрәк күтәреп йөргән балалар узды, колагына кичә ишеткән Карлыгач моңы, Ай туган бабайның озын җыры чагылгандай булды. Болар һәммәсе якты бер нур булып һаман күтәрелә, һаман җәелә бара, ул агар юлын эзләгәндәй дулкынланып, әле бер ярына, әле икенчесенә бәрелә иде. Кинәт аның күзләрендә нидер кабынып китте, йөзеннән куаныч дулкыны узды, һәм ул каршындагы кызларга, балта осталарына, үзенең туган авылына дулкынланып бер күз йөртеп чыкты да, яраланганнан соң беренче мәртәбә иң газиз тойгыларын үзе теләгәнчә музыканың сихерле авазына салып уйнап җибәрде. Ул, полкның барабанчысы шикелле, урамның урга бер җиреннән горур атлап, кызыл комач белән бизәлгән ашлык 
йөкләре алдыннан китте. Байтирәк урамнарына дәртле бер ашкыну белән әле күкләргә күтәреп, әле уйга талдырып һәм нәрсәгәдер өндәп, нигәдер сокландырып ялкынлы яңа бер көй агыла башлады. Арбалар яныннан, үзенә, бер тантана белән, иген кырларының батырлары — Тәзкирәләр, Гөлнурлар, бүтәннәр атлыйлар. Аларның шыгырдатып бодай төягән менә бу йөкләрен Сталинград сугышчылары да һәм’ Кремльдән торып иптәш Сталин үзе дә күрәдер, «Чулпан» кешеләренең бу батырлыгына сокланып, алар да куаналардыр кебек тоела иде.
(Ахры киләсе санда)