МӘҢГЕЛЕК ДАН
^Ватаныбызның азатлыгы һәм бәисезлеге өчен сугышларда: һәлак булган батырларга мәңгелек дан!» «Сталинград! Никадәр шәфкать, мәрхәмәт, никадәр батырлык һәм горурлык бар бу сүздә. Сталин шәһәре! Сине мин синең ; өчен барган каты сугышлар көнендә, син немецлар тарафыннан тупка тотылган, бомбалар астында калдырылган һәм яндырылган хәсрәтле көннәрдә күрдем. Ләкин син, Сталинград, безнең көчкуәтебезне якты чагылдыргандай, бирешмәдең... һәм син, батыр шәһәр, җиңеп чыктың. Айлар, еллар үтәрләр, гасырлар узар, әмма синең даның һәрвакыт яңгырап торыр. Синең өчен барган сугышларның бөеклеген халык мәңге истә тотар. Сине саклап калу өчен утка-суга кергән совет баһадирларының исемнәрен кешеләр, • изге исемнәргә хисаплап, мактап телгә алыр. Алар турында, үзләрен һәм үз коралларын данга бизәгән батырлар турында, җырлар, дастаннар төзәрләр». 1943 нче елда кулына корал тотып, дәһшәтле Сталинград сугышларына турыдан-туры катнашкан шагыйрьгвардеец Гадел Кутуй менә шулай язды. Сталинград янында немец армиясенең көне кичкә авышты. Сталинград Берлинга юл ачты, һәм менә совет танклары ут бөркеп, тимер ташкын булып, Берлин шоссесы буйлап, фашистларның кара өненә — Берлинга таба очалар. Алар дүртенче тәүлек инде ярсып баралар. Аларны һични, һични дә туктата алмый. Таң СЫЗЫЛ- H. Сталин ган вакытта, җилеп барган танкларның берсенең корыч башнясы ачыла һәм аннан өстснә тире тун» башына йолдызлы бүрек кигән бер кеше күтәрелә. Аның ябык йөзе кырыс һәм тантаналы. Күзләре очкын сибеп, үткәреп карыйлар. Германия! Ул ут эчендә, «һавасы еп- шек, юлы пычрак, кешеләре ямьсез.» Танк чылбырлары астында немецлар сытыла, автомашиналар яньчелә, телеграф баганалары йомычкадай читкә чәчриләр... Танк башнясыннан горур карап барган бу сугышчы безгә таныш, бик якын таныш. Ул — безнең сөекле язучыбыз — Гадель Кутуй... «Мин ата-баба нигез корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм шунда тизрәк кайтып керер өчен, Берлинга ашыга’м. Берлинга мин илем белән аерылышу кайгысын моннан соң һичкайчан татымас өчен чиксез ачу белән барам», ди ул. Туган ил турындагы уйлар аңа көч-дәрт бирә, рухын канатландыра. Ярсу күңелле трибун шагыйрь Берлинга барып җитә алмады. Әмма совет гаскәрләре анда барып җитеп, рейхстаг өстснә җиңү байрагыбызны күтәрделәр. Дошман җиңелде. Җир йөзендә беренче совет дәүләтен саклар өчен Ленин һәм Сталин тарафыннан төзелгән, большевиклар партиясе тәрбияләп үстергән, боек коммунистик идеаллар белән рухланган Совет Армиясе үзенең совет
93
халкы алдындагы изге бурычын һәм кешелек алдындагы тарихи миссиясен тулысынча, сокланырлык итеп үтәде. Ватаи сугышы елларында немец фашизмын җиңү Совет Армиясенең бөтен дөнья күләмендә иң зур батырлыгы булып, гасырларга калачак. Бу сугышта социализм иленең кораллы көчләре бөтен дөнья алдында үзенең мораль яктан өстенлеген һәм үзенең дәһшәтле куәтен ачык күрсәтте. Фашист юлбасарларга каршы совет сугышчылары алып барган дәһшәтле көрәшне бөтен прогрессив кешелек сокланып һәм өмет баглап күзәтеп тор; ды. Совет Армиясе Гитлерның сугыш машинасына каршы бер үзе сугышып, сугышның җиңү белән бетүен хәл итте һәм дөньяны һәлакәттән коткарды. Реакцион күрәзәчеләр никадәр генә көтсәләр дә Совет Армиясе бу сугышта көчсезләнмәде, ул тагын да ныгыды һәм чыныкты. Совет сугышчылары тарафыннан Берлин өстендә күтәрелгән җиңү байрагы — кешелекне демократия, азатлык, социализм юлыннан читкә борырга маташтыручыларга каты кисәтү ул. Совет әдәбияты туган көненнән үк социализм иленең бөек армиясе белән бергә; бер юлдан бара. Язучылар үзләренең иң яхшы әсәрләрен сугышчыларга, армиябезнең батырларына багышладылар. Безнең илебездә язучының сүзе, солдат йөртә торган корал кебек үк, Совет Армиясенең үткен һәм сыналган бер коралы булып хисаплана. Совет Армиясе сафларыннан Дмитрий Фурманов, Николай Островский кебек большевик язучылар һәм башка бик күп талантлы шагыйрьләр күтәрелеп чыктылар. Бөек Ватан сугышы елларында язучылар һәм шагыйрьләр, сугышчылар белән бергә, данлы юл үттеләр. Язучыларның ялкынлы большевистик сүзләре сугышчыларны батырлыкларга рухландырды. Күп вакытта язучылар каләм белән генә эш итмичә, кулларына корал тотып, атакага бардылар. Алар арасында туган ил өчен соңгы сулышкача көрәшкән кыю йөрәкле батырлар җитеште.
Гадель Кутуй Аркадий Гайдар һәм Евгений Петров, Юрий Крымов һәм Иосиф Уткин, Владимир Ставский һәм Джек Алтаузен, Ивантер һәм Ватан сугышы фронтларында һәлак булган башка бик күп язучыларның якты исемнәрен совет халкы кадерләп саклаячак. Бөек совет әдәбиятының аерылмас бер өлеше булган татар совет әдәбияты да үзенең беренче адымнарын Совет Армиясе белән бергә атлады һәм татар совет язучыла- рының күбесе, илебездәге бүтән халыкларның күп кенә язучылары ке~ бек үк, Совет Армиясе мәктәбен үттеләр. Вакыты белән кулга каләм тотып, вакыты белән аны штыкка алмаштырып, бөек азатлык сугышының алгы сызыгында бардылар. Татарстан совет язучыла- рыннан Фатих Кәрим, Гадель Кутуй, Нур Баян, Рахман Ильяс, Александр Бендецкнй, Мифтах Вәдүт. Кәшиф Басыйров, Мансур Гаяз, Исхак Закиров, Касыйм Вахит, Мөхәммәт Әхмәтгалиев һәм башка күп кенә иптәшләр сугыш кырында батырларча һәлак булдылар. Аларның ут сызыгыннан язган әсәрләрен Һәм каләмдәш дусларына җибәргән хатларын кабаттан УКЫ
94
ганда, ул иптәшләрнең якгыоораз- лары безнең күз алдыбызга бөтен сафлыгы белән килеп басалар һәм без Бөек Сталинның приказларында кабатланып килгән сүзләрен хәтергә төшерәбез: «Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышларда һәлак булган батырларга мәңгелек дан!» Туган илебезнең азатлыгын, намусын, бәпсезлеген яклап батырларча һәлак булган язучыларыбыз төрлесе төрле яшьтә иде. Берәүләренең зур тормыш тәҗрибәсе, язган китаплары, укучылары бар иде, икенчеләре әдәбиятка әле яңа гына аяк басканнар иде. Аларның хәрби һөнәрләре дә башка, башка иде. Фатих Кәрим сапер, Гадель Кутуй минометчы һәм хәрби корреспондент, Нур Баян дивизия газетасы редакторы һәм полк партоешмасының секретаре, Рахман Ильяс рота командиры, Александр Бендецкий артиллерист. Мифтах Вәдут полк комсоргы, Кәшиф Басыйров пехотачы... Ләкин аларны бер изге хис, бер гүзәл тойгы — Совет Ватанына бирелгәнлек һәм коммунизмның тантанасына какшамас ышану тойгысы берләштергән иде. Безнең бу иптәшләребез каләм осталары гына түгел, алар батыр һәм акыллы кешеләр дә иде. Әгәр дә без аларның әсәрләрен игътибар белән укысак, без аларның алдагы бөек көрәшләргә үзләрен күптән хәзерләгәнлекләрен бик ачык күрербез. 1945 нче елны Кенигсбергны штурмлаган вакытта батырларча һәлак булган Фатих Кәрим әле 1932 нче елда ук болай язды: Туры төзәү өчен мылтыгыңны Кул башыңа китереп терәдең, Мишенеңне мишень түгел, Фашист генералы — Аның тәре таккан күкрәге Итеп күр сип, ачуың ташысын, Кар эресен карла ятканда, АЧУЫҢ чәчрәп пуля белән барсын Дошманыңа төзәп атканда. 1945 нче елның 23 апрелендә немец гаскәрләрен Австриянең Альп таулары арасында тар-мар итеп
Фатих Кәрим барган чагында батырларча һәлак булган Нур Баян, әле 1939 нчы елда ук, үзенең «Ант» исемле мәшһүр шигырендә болай язды: Мин члены бөек партиянең, Ал, партиям, минем антымны, Сип үлемнән алдың ил халкымны, һәм* син, кичтең утны, ялкынны. Мин ант итәм сиңа: акылым көчен Туры юлың өчен бирергә, Коммунизм җирдә җиңсен өчен һәм керергә кушсаң — үлемгә. Ант итәм сиңа: пычратмаска, Тапламаска синең исемеңне, һәм бирергә соңгы сулышкача Халкым өчен йөрәк хисемне. Бу юллар коры пафос өчен генә, шулай кирәк булган өчен генә язылмаганнар иде, алар чын күңелдән, Партия һәм Халык алдында бөтен җаваплылыкмы аңлап язылганнар иде. Шундый ук ялкынлы юллар Гадель Кутуй, Рахман Ильяс, Александр Бендецкий, Мифтах Вәдүт әсәрләрендә дә бик еш очрыйлар. Алар тыныч елларда ук үзләрен һәм укучыларын алдагы бөек көрәшләргә хәзерләделәр. Ә сугыш башлануы белән беренче- ләриең беренчеләре булып, кулларына корал алып, фронтка киттеләр Мин рядовой солдат бу сугышта, Тик бернәрсәм белән аерылам. Рядовойлар төнен йоклаганда, Мин йокламыйм шатлык-кайгыдан.
95
Бер минут та башка тынгы бирми, Окоп почмагында утырам, . Аламын да куен дәфтәремне Янып җыр язарга тотынам, дип язды солдат һәм шагыйрь' Фатих Кәрим үзенең фронттан беренче җибәргән шигырендә. Ярсып-ярсып атам һәр пулямны, Ватан өчен, туган ил өчен, Балам өчен, атам, анам өчен, Назлап сөйгән нечкә бил өчен, дип язды Нур Баян илебез өчен иң авыр 1942 нче. елда. Шул ук дәһшәтле 1942 нче елның 13 нче Октябренда Кави Нәҗми иптәшкә фронттан җибәргән бер хатында Гадель Кутуй: «Ватаныбыз авыр көннәр кичерә, хат язудан бигрәк, шул турыда уйлыйсың, уйлыйсың да яңадан винтовкаңа, гранатаңа тотынасың... Оста атасы, дошманны күбрәк үтерәсе килә», ди һәм моның ни өчен икәнен аңлатып болай яза: «Кем уйлаган Кутуй солдат булыр дип? Буласың икән. Гитлерчыларның илгә, халыкка китергән зыяннарын, коточкыч вәхшилекләрен үз күзең белән күрсәң, аруталуны белми торган гвардеец та буласың икән... Мин бик каты сугышларда булдым. Үлемне җиңеп, фрицларның бугазларын чәйнәп өзүче батырларны күрдем... Ләкин кайтасы килми әле. Үлем? Юк, үлмәм кебек... Хәер, ул турыда уйламыйсың да... Җиңү көнен сугышта каршылыйсы килә». Рахман Ильяс 1943 нче елның 30 нчы июлендә язган хатында болай ди: «Бүген иртән үк безнең окоплар өстендә унбиш «стервятник» бөтерелә башладылар. Биш минут та үтмәде, бишесен бәреп төшердек. Соңгы көннәрдә безнең участокта дошманның пленга бирелү фактлары ешайды. Кичә разведчиклар ун австриецны алып кайттылар. Беткә батып беткәннәр, ләгънәтләр. Шулай да сугышалар. Ләкин тиз- дәп-тиздән безнең урамда да зур бәйрәм булачак.» Безнең хак эшебезнең җиңүенә тирәнтен ышану, үз язмышыңны ил язмышыннан аермаска тырышу фронтовик иптәшләрнең язган әсәрләреннән дә, фронттагы эшләреннән
Нур Баян дә, бик ачык күренә. Аларның барысы да орденнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр, фронтка рядовой булып китеп тә, сугыш барышында Совет Армиясе офицеры булу хөрмәтенә ирештеләр. Ватаныбызны дошманнан тазарта башлау алдыннан, 1943 елның 30 нчы августында, Фатих Кәрим бер хатында: «Мин зур адым ясарггт җыенам» дип большевиклар партиясенә керергә хәзерләнүе турында яза. Шул ук 1943 нче елның августында, Орел, Курск дугасындагы тарихи сугышлардан соң язган бер хатында Кутуй: «Рәхимсез үч алабыз. О, без ничек чыныктык! Әле тулы җиңү юк, ләкин мин ышаныч белән әйтәм: Без җиңдек!» ди. Икенче бер хатында ул: «Без җиңәбез! Немец көчсез булганга түгел, без көчлерәк булганга. Көчебез артканга җиңәбез», ди. һәм чиксез шатлык, чиксез горурлык белән «ВКП(б) члены булу бәхетенә ирештем» дип белдерә”. Мифтах Вәдүтнең хатында да шуны ук күрәбез: «Мине хәзер партиягә кандидат итеп кабул иттеләр, кече политрук исемен бирделәр. Армия мине бик нык үстерде һәм тормышның гаҗәп катлаулы
якларын күрсәтте», — дип яза ул фронттан. Авыр сугыш елларында безнең алдынгы фронтовик язучыларыбыз- ның Ленин — Сталин партиясенә керүләре очраклы бер хәл түгел иде. Көрәш авыррак булган саен, илгә туган куркыныч зуррак булган саен безнең совет кешеләре большевиклар партиясе тирәсенә ныграк туплана, чөнки алар Ленин — Сталин төзегән большевиклар партиясенең бердәнбер туры юлдан баруын, совет халыкларын бөек җиңүгә, бәхеткә илтүен беләләр. Сугыш елларында фронтовик язу- чыларыбызның бөек коммунистлар партиясенең члены булып китүләре аларкың идея дәрәҗәләре тагын да үскәнлеген күрсәтә һәм бу хәл аларның язган әсәрләрендә дә, әдәбиятка булган гомуми мөнәсәбәтләрендә дә бик ачык сизелә. Фатих Кәримнең сугыш елларында 'язган шигырь-поэмалары аның иң яхшы әсәрләре булып калдылар. Гадель Кутуйның «Без — сталин- градлылар», «Сагыну» нәсерләре, шигырьләре һәм «Рөстәм маҗаралары» исемле повесте, шулай ук, үзләренең идея-политик дәрәҗәләре белән дә, художество эшләнешләре белән дә аның иҗатында күренекле урында торалар. Шуның белән бергә Кутуйның һәм бүтән язучыларның әлегә һичкем тарафыннан өйрәнелмәгән һәм бәя бирелмәгән, ләкин өйрәнелергә дә, бәяләнергә дә тиешле бик күп санда сугышчан публицистик мәкаләләре бао. Сугыш елларында сугышчыларны үз ана телләрендә политик тәрбияләүгә партия һәм хөкүмәтебез бик зур ' игътибар бирде. Моның шулай икәнен раслар өчен, бик күп фронтларда милли телләрдә фронт газеталары чыгу фактын күрсәтү дә җитә. Бер татар телендә генә дә СУГЫШ елларында унлап исемдә фронт газетасы чыгып килде. Ул газеталарда, бүтән язучыларның әсәрләре һәм мәкаләләре белән бер- рәттән. Фатих Кәрим, Гадель Кутуй, Hvp Баян шигырьләре һәм мәкаләләре даими рәвештә басылып килделәр һәм алар дошманны тар-мар итешүдә бик зур роль уйнадылар. Дошманнарга каршы каты көрәш алып бару белән бергә совет халкы илне төзү эшен дә дәвам иттерде. Җиңүгә тирәнтен ышанган совет чылар мисалында да күрәбез. Сугыш уты эчендә кайнаган Нур Баян зур күләмле либретто яза башлый. Рахман Ильяс үзенең ротасын Харьков
шәһәрен штурмлауга алып барыр алдыннан язган хатында? «Пьесаларга конкурс ачканнар икән, берәр нәрсә булыр» иде дип гыйрь-комсомолец зур поэма язарга Кәрим «Мәхәббәт исемле шигырьләр җыентыгын хәзерли, хикәяләр
яза, «Шакир Шп- Гадель Кутуй иҗат илһамы белән янып йөри. Русча китабын чыгара, шигырьләр, нәсерләр яза, «Рөстәм маҗаралары»ның беренче кисәген бастыра. «Мин ай буе командировкада йөрдем, — дип яза ул үзенең 5/XI-44 елгы бер хатында, — Бәйрәмнән соң тагып китәм. Тынгысы!
кешеләре үзләренең иҗат эшләрен бер генә минутка да туктатмадылар. Моның шулай икәнен без язу
язсаң бик шәп хыяллана. Ша- Мифтах Вәдүт керешә. Фатих һәм нәфрәт»
гаев» исемле пьесасын тәмамлый.
Рахман Ильяс
башым белән әллә найларга барып керәм, минем күргәннәрем Рөстәм маҗараларыннан һич ним түгел. Аерма тик шунда: Рөстәм маҗараларны үзе- ясый, ә мин маҗараларга барып керәм. Ут астында калып, танк эченә дә кердем, танк -астында да кундым, үлек белән янәшә дә яттым. Солдат уйларын белер өчен бер төнне иң алгы окопта уздырдым. Әмма татыдым да соң кызык тойгыларны». «Мин үзем «Рөстәм маҗараларымның I нче китабы чыгу ягында. Әмма рәсемнәр белән чыгу ягында. II нче китабы язылгач, тагын кабат чыгарырга мөмкин булыр. Үсмер балалар өчен файдалы китап ул... «Рөстәм маҗараларының» тышына абага яфраклары арасыннан карап торган ике күз ясаганда шәп булыр иде. Дөресен әйтим, бу китапны техник яктан шәп итеп чыгарасы килә...» Шул ук вакытта Кутуй безнең гомуми әдәбиятыбызның барышы белән дә бик нык кызыксына. 1944 елның 2 декабренда Кави Нәҗмигә язган хатында ул болай ди: «Юбилейга хәзерлек ничек? Романың нишли? Кем нәрсә яза? Нәрсә чыга? Акыллым бул, вак-төякләр артыннан йөрмә, бикләнеп яз. Моңарчы йөргәннәребез дә җитәр. Хәзер сүксәләр дә, соңыннан рәхмәт әйтерләр.» Фатих Кәрим дә 19/VII-43 ел хатында шул ук фикерләрне әйтә: «Кави, мин синең бернинди оправ- даниеләреңие дә не признаю. Шартла, вакыт тап, яз. Теләгем: тиз һәм уңышлы итеп «Фәридәң»не бетер...» Менә Нур Баянның 9/VIII-44 елда Кави Нәҗми иптәшкә язган хаты. Анда да шундый ук хисләр. «... Әле күптән түгел бомба, снаряд, мина безнең изге илебездә ярыла иде, хәзер бу коточкыч металл ярчыклары дошман илендә ярыла. Әле күптән түгел генә туган Украинаның утка тотылган авыллары, тик нигезләре генә калган шәһәрләр аша дошманны куып алга бара идек. Безнең юлда кайчандыр 7. .с. Ә.“ № 5 күкрәп яшәгән колхозчылар гәүдәсе, утка тотылган йортлар тирәсендә гөнаһсыз балаларның мәете кала иде. Немец палачлары тарафыннан ерткычларча үтерелгән гәүдәләрне күрү авыр иде безгә. Авыр иде баганага асылган гәүдәләрне күрү. Ә хәзер без сугышны дошманның үз җиренә күчердек. Авыр туплар һәм көчле самолетлар белән дошманның капкасын шакыйбыз. Менә тиздән рөхсәтсез-нисез аның йортына барып керербез. . Мәрхүм
Тукай: — Бетте көч, сынды кылыч... дип үлеп китте. Әлбәттә, бөек шагыйрьнең көче бетүгә Тукай түгел, ул чактагы строй гаепле иде. Ә без хәзер бөтен җир шары буенча яңгырыйбыз. Сталин юлбашчылыгы астында көчләребез тагын да ныграк тупланды, кылычлар тагын да ныграк үткенләнде. Я, дошман, я җаныңны бирәсең, я халык канын коюдан ваз кичеп, кылычыңны ташлыйсың, юкса йортыңны җимереп керәбез, — дип алга барабыз. Безнең аяк тавышлары хәзер Румыния, Польша җирләрендә яңгырыйлар. Авыр туплар дошман йортында ярылалар. Монда минем әйтәсе килгән сүзем шул. Җиңү сәгате тиздән сугар. Без җиңүче булып илгә кайтырбыз... Күптән инде әкият төсендә поэма язам. Анда бер татар героеның чын йөзе, геройлыгы чагылырга тиеш. Ә вакыт юк та юк. Мин бит сугышның үз эчендә кайныйм. Барлык күренешләр үз күз алдымнан кичәләр. МинСхМ вакыт булса дошман тубы вакытымны җимерә, уңайсызлый...» һәм хатның ахырында болай өсти: «Татарстан, күрәсең, авыл хуҗалыгы мәсьәләсендә артта бара. Ярышучылар исемлегендә исемегез күренми. Күңелсез.» Бу кадәр самими юлларны бары тик үз иленең чын патриоты булган кеше генә яза ала. һәм Нур Баян чыннан да шундый патриот коммунист иде. Аның Венгриядән язган: Текә таулар, кпң елгалар аша Мин көрәшче булып атладым, 97
Россиям! Ләкин йөрәгемә Башка якын илләр тапмадым. дигән юлларына чын күңелдән ышанасың, чөнки аларның эчкерсез ихлас күңелдән язылуын беләсең. Сугыш безнең совет кешеләренең рухи халәтләрен имгәтмәде, аларның якты киләчәккә булган өметләрен җимермәде. Совет кешеләре сугыштан үз көчләренә һәм Ватаныбыз куәтенә тагын да тирәнрәк ышаныч белән чыктылар. Сугыш елларында алар искиткеч үстеләр. «Чит илдә йөреп мин ачык аңладым, — дип яза Кутуй, — совет кешесе өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк һәм үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул.» Буржуаз җәмгыятенең бер генә язучысы да шушындый ялкынлы патриотик сүзләрне әйтә алмады. Киресенчә, көнбатышның буржуаз җәмгыять кешеләре бу сугыштан өметсезлек диңгезенә чумып, рухи яктан имгәнеп чыктылар. Моның шулай икәненә ышану өчен Көнбатышның сугыштан соңгы буржуаз әдәбиятына бер күз төшерү дә җитә. Буржуаз язучыларның халыктан аерылган әсәрләрендә, сугыш бары тик геройларның индивидуалистик кичерешләрен сурәтләү өчен сәбәп кенә, ә сугыш операцияләре детек- •гив-маҗаралы
яки төшенке психологик сюжет җәелдерү өчен фоз гыиа булып тора. Бу нәрсә миллионнарның канына туймаган, миллиард долларлар, табыш ясап та азгын нәфесләрен баса алмаган капиталистларга хезмәт ияләрен миңгерәүләтеп, яңа коточкыч сугыш башлар өчен кирәк. Ләкин явыз дошман безгә каршы нинди генә мәкерле планнар корса да, тарих тарафыннан ул барыбер җиңелүгә хөкем ителгән. Без коммунизмның тулы тантанасына нык ышанганыбыз хәлдә, яңадан сугыш уты кабызырга хәзерләнүче империалистларга нәфрәтебезне үстерә барырга, туган илебезнең кораллы көчләрен, экономикасын һәм культурасын ныгыта барырга тиешбез. Украина далаларында күмелгән Рахман Ильясның, Тула өлкәсенең Рыдань авылында күмелгән Мифтах Вәдүтнең, Балтик буенда күмелгәэ Фатих Кәримнең, Альп таулары итәгендә күмелгән Нур Баяннын, Польша җирендә, Эгеж шәһәренең борынгы бер хәрби зиратында күмелгән Гадель Кутуйныц якты истәлекләре дә безне дошманнарга карата уяу булырга, ә үз илебезне тагын да көчлерәк сөяргә өндиләр. Безнең киләчәгебез якты, бары? юлыбыз ачык. Бөек Сталин безне алга, коммунизмга илтә. Без монэ ышанабыз, шуның өчен яшибез, шуның өчен көрәшәбез