ФӘРҺАД ҺӘМ ШИРИН
(Шул исемдәге поэмадан)'
ФӘРҺАДНЫҢ АРЫКНЫ КАЗЫП БЕТЕРҮЕ Гүзәл сүзләр сөйләүче оста безгә, Юнәлдерде каләмен мондый эзгә:
Шулай Фәрһад дәвасын эштә тапты; Болай дип уйлап ул ташларны чапты:
«Тәмам итсәм куеп барлык көчемне, Килер Гөлйөз карарга бу эшемне.
Тагын бер кат күрермен ай йөзен мин, Алырмын дәрт, тагын тыңлап сүзен мин.
Әгәр ул басмаса монда аяк та... Ләкин кайгырта ул бик күп бу хакта.
Бу эшкә баглаган ул инде күп көч, Тәмамлау бу арыкны бик кыен эш. Кыен бу эш әгәр тиз көндә бетсә, Бу эшнең беткәнен ул гөл ишетсә, Әгәр күрсә үтәлгәнне теләге, Миңа да йомшарыр бәлки йөрәге!».
Электән эшләгән оста кебек ул, Сызык сызды ике катлап элек ул.
Сызыкның өч колач булды арасы, Ике колач — тирәнлекнең чамасы.
Санап чыксаң сызыкны буйга тартып, Булыр ул мең колачтан шиксез артык.
73
Шулай һәр мең колачны казыгач ул, Сыза барды тагын бер/мең колач ул. Ике йөз ташкисүче артка басып, Казылган ташны торды читкә ташып. Алар төпләрне тазарткан арада Карап тик тормады һич шаһзада да. Чыгып торса кая таш, шунда барып, Юнып чыкты, тишәсен кулга алып. Барын да көзге күк чыкты тигезләп, Чагылды йөз аларда, су кебек нәкъ. Соңыннан такта күк, ташларны ярып, Түшәп чыкты төбен, шул ташны салып. Тоташтырды аларның һәммәсен дә, Күрерлек булмады хәтта эзен дә. Барып чыкса берәр тауга әгәр юл. Аны юк итмичән тын алмады ул. Итеп ул тауны шунда җир белән тиң, Арыкка юл ачып барды, итеп киң. Озак үтми ул эшне , салды җайга, Арыкның бер башы җитте сарайга. Ясап ул куйды зур күл шунда таштан, Буе алтмыш, иңе алтмыш колачтан. Тора иде сарай урнында зур таш, Биек бер тау булып күккә сузып баш. Түгәрәк ул үзе, киңлеккә дә киң, Түгел биш йөз колачтан һич кенә ким. Бу өлгер ташкисәр тиз шунда барып, Юнарга башлады утлар чыгарып. Юнылгач шундый төскә керде ул таш. Килеп чыкты сарай, нәкъ күккә охшаш. Уралган киң арык белән тирәсе, Тора күккә тиеп аның түбәсе. Түшәмнәр дә биеклектә түгел ким, Эчендә зур залы бар, якты һәм киң. Тагын өч гөмбәзе бар күктән ашкан, Ашып күкләрне, йолдызга тоташкан. Хисапсыз андагы вак бүлмәләр дә. Санап чыкмас аларны бер адәм дә. Шуларның төзде барсын ул бу таштан. Юнып ул ташны һич ватмый, тоташтан. Уеп махсус урыннар зал эченә, Ясап чыкты рәсемнәр һәммәсенә.* Тезеп Гөлйөз өчен шунда тәхет тә, Ясап куйды сынын кызның тәхеткә. Гүзәл кызлар ясап куйды янында, Бу Гөл йөзгә идертеп баш барын да. Бу эшләрдә Шапур күп ярдәм итте. Аның оста кулы һәр җиргә җитте.
74
Ясалса нинди сын Фәрһад кулыннан, Шапур йөрде бу сыннарга биреп җан. Тәмам булгач сыны һәркайсының да, Ясап бер ташка куйды үз сынын да. Китергәч ул сарайны шундый төскә, Чыгып күлгә, тотынды анда эшкә. Тәмам иткәч аны, ташларны ярып. Аңа үткәрде һәр яктан бер арык. Аларны шул рәвештә төзде Фәрһад: Сарайны әйләнеп һәркайсы бер кат, Тиеш булды килеп якын анарга, Үтеп шуннан шәһәр якка агарга. Килеп бергә арыклар төрле баштан, Агып аска ике меңләп колачтан, Тиеш булды үзәнлектән агарга, Биреп мул су иген һәм бакчаларга. Тәмам булгач бөтен эш, шунда Фәрһад Су чыккан җиргә юл тотты булып шат, Җибәрергә диеп суны арыкка. Иреште бу хәбәр бик тиз халыкка. Халык тауга җыелды шундый тулып. Инә дә җиргә төшмәс төсле булып. Караучы шул кадәр күп булды анда, Басар җир калмады тау һәм. яланда. Юнәлде шаһзада яр буйлап алга, Иеп башын, алып Шапурны янга... Диде: — Күпме халык тупланды монда! Карарга хезмәтем, килмәсме ул да? Әгәр килсә, тагын авыру булырмын, Әгәр дә килмәсә, аһлар орырмын! Шулай дип уйлап, ул гел алга барды, Хәлен һәркем аның тиз аңлап алды. Килеп җитте Миһинбану да шунда, Хисапсыз атлы гаскәр уртасында. Миһинбану янына китте аның, Башына энҗе-гәүһәр сипте аның. Болар ләкин аның авыру башына Коелдылар ошап хәсрәт ташына. Күреп мондый хәлен, хәсрәткә калып. Түзә алмый елады шунда халык. Кая барса, халык та шунда китте; Шулай ул елга аккан җиргә җитте. Җиһан яндыргыч ут килмәс микән? дин, Җибәрмиче суны, торды бераз тик. Түгеп су күздән, эчкә ут йотып ул, Аны дүрт күз белән торды көтеп ул. Котылдыр, әй, сакый, баш авыруымнан, Үләм заргып көтүнең махмырыннан.
75
Моның юк һич бүтән төрле чарасы, Аның я кавышу/ я мәйдер дәвасы! ХӨСРӘҮНЕҢ МИҺИНБАНУГА КАРШЫ СУГЫШ БАШЛАВЫ Фикер гаскәрләрен туплаучы оста Болай үз гаскәрен тезде сугышта: Каһәр һәм үч коралын кайратып тиз,. Юнәлтте гаскәрен Әрмәнгә Пәрвиз. Бу яуның булмады чиген күрерлек, Шулай ук булмады санын белерлек. Явыз бу шаһ җибәрде шундый гаскәр, Явыз күк тә җибәрмәс мондый гаскәр. Бу юлдан берничә көн үтте алар, Килеп Әрмән иленә җитте алар. Барып белдерде һәркехМ щул заманны. Бануга илне ташкын чолгаганны. Бу яктан тормаганга алданып ул, Ныгытты бар эшен дә алдан ук ул. Аның курганнарын һәрчак уяу күк Таза иткән гүя үз курганы күк. Җитә күккә диварлардагы сырлар, Тирә-яктан урап алган чокырлар. Эчендә шул кадәр күп саклык орлык, Хисаплауда акыл хәйран калырлык. Әгәр әйләнсә дә тирмән. булып күк, Итә алмас аны мең елһа он күк. Күреп алдан камалу ихтималын, Барын монда Бану туплаткан аның. Пәрийөз һәм Бану, үтми озак та. Тиз үк Фәрһадка белгертте бу хакта, Сөйләп эшнең аңарга барчасын да, Чакырттылар аны. курганга шунда.. Аларның сүзләрен ул җирга салмый, Хәтерләрен аларның таптый алмый, Теләмәстән генә курганга барды, Тик эчкә, кермәде, тыш якта ’калды. Күреп курган янында бер биек таш, Аның торганлыгын күккә сузып баш, Басарлык бер урын ул алды шуннан. Атармын, дңщ. сугышта таш шушыннан. Алып гаскәрне, Хөсрәү килде җилләп, Ләкин тукталды калгач ярты милләп †. Алып меңләп егет ул үз янына, Юнәлде, ат менеп, курган ягына. Аның курганга шунда төште күзе, Карауга төрле уйга төште үзе.
† Мвд — озынлык үлчәве — 2500 аршин.
76
Хәер юк һич алырга тырышудан, Нигә килдем, дип, уйлап, пощынудан. Тора Фәрһад басып өстендә ташның, Булып энҗе кебек таҗында башның, Менә Пәрвпз аңарга күзне салды, Гүя күкрәккә бер хәнҗәр кадалды. Диде: «Нинди гаҗәп адәм баласы! Күңелгә кайгы салды бер карашы! Белеп тиз кайтыгыз: нинди кеше ул. йөрәккә ник сала кайгы эзе ул!». Тиз үк берсе юнәлтте шунда атый, Барып якын, сорады аннан атын. Диде шаһзада: «Ат әһле түгел мин, Чыгарырга атым бирмим күңел мин. Кушып язмыш, бу туфрак булды затым, Шушы туфрак эчендә калды атым. Салып гыйшкым мине ялкынлы утка, Атым да һәм затым да чыкты юкка. Гыйшык итте ат аңлаудан мине ят, Хәзер ят булдык: атка — мин, миңа — ат. Ләкин уйлаучылар тик төскә карап, Мине күптән үлеп беткәнгә санап, Тәнемнең туфрагын иткән заман яд, Дияләр һәр вакытта авыру Фәрһад». Ишеткәч Хөсрәү, аның мондый сүзен, Үзе чакчак югалтмый калды һушен. Белә иде аны халык сүзеннән, Ишеткәч сүзләрен бүген үзеннән, Аларның сафлыгына таңга калды, Шулай да аны көнләү чолгап алды. Диде ул: Татлы булса да сүзе бик, Миңа аннан насыйптыр бер зәһәр тик. Аны тыңлау күңелләргә сала шик, Түгел сүз ул, бизәкле бер елан тик. Газап һәм әрнү кузгатты ул эчтә, Гаҗиз мин чөнки, ул — көндәш бу эштә. Минем бәхетемдә уртаклык тели ул, Түгел, — тартып алырга ук йөри ул. Тигәнәкне кирәк юлдан алырга. Җеназа сазларын соңра чалырга. Кушып бәхтем, эләккән чакта кулга, Алып ташлыйм үзен, чыкканда юлга. Тигәнәкне бу бакчадан юк итсәм, Гаҗәп булмас теге алгөлгә җитсәм. Биш-ун атлыга ул кушты барырга, Тотып шундук янына кайтарырга. Килеп җиткәч алар шунда менеп ат, Чыгып таш өстенә кычкырды Фәрһад:
77
«Синең күп, әй, батыр, гаскәр кулыңда, Итә ярдәм бәхет һәм күк юлыңда. Әгәр Хөсрәү икәнсең, бел бу сүзне, Ишет, ул булмасаң да гел, бу сүзне: Синеңчә нәрсә соң бу, чакыруыңмы? Ләкин мин аңламыйм бу чакыруыңны. Җибәрдең син ун-унбиш пәһлеванны, Үтертергә зәгыйфь бер шундый җанны. Үтертсәң дә миңа аннан зыян юк, Сиңа да файда юк моннан шулай ук. Бу юлда син гөнаһсызга түгеп кан, Кырырсың гаскәреңне үз кулыңнан. «Бу сүз ялган» дисәң син, сакласын хак, Күрерсең хикмәтен син хакның ул чак. Сәлам итеп юнәлдергән бу ташым Тубылгаңның * очыртыр очлы башын». Тагын бер таш атып, диде: «Бусыннан Төшәр куйган аең байрак очыннан». Ике таш бер-бер артлы ул җибәреп, Икәвен дә төшерде җиргә бәреп. Диде: «Әй, бу халыкның патшасы син! Әгәр ул булмасаң, гаскәр башы син! Гашыйкларның көче шул, — белдегезме? Үзең дә, гаскәрең дә, күрдегезме? Алып тиз китмәсәң бу гаскәреңне, Җибәрмәм мин исән-сау һичбереңне. Тубылгаңның очын ватты минем таш, Кирәк булса әгәр, ул таш ватар баш. Берәр гаскәр башы килсә синең күк, Яныңда булса да тубылгалы күп, Кулын сузса гөнаһсыз җанга шул чак, Биреп лаек бүләк шунда аңа хак, Берәр мәҗнүн чыгып тауга, атар таш, Очар шунда аның муенындагы баш! Башыңны калдырам мин үз кулыңда, Башыңны ал да, бул тизрәк юлыңда! Сиңа мин кылмасам да һич яман эш, Җанымны тырнадың, кайрап миңа теш. Мине бер авыру итте гыйшкым аһы, Ни эшләтсәм сине, булмас гөнаһы. Акыл булса башыңда, уйлама тик: Бирер шаһлык белән гаскәр җиңү, дип. Масаясың шушы шаһлык белән син, Минем алдымда • ул туфрак белән тиң. Бер эш зур дан китерсә патшаларга,
_______ _ • Карар тик чирканып ярлы аңарга. • Тубылга — тугылга якм дубылга — башка киелә торган тимер башлык, шлем.
Җәбер мәйданына һәр көн сөреп ат, Чыгарган кем җиһанда изге бер ат? Гаҗәп шунсы, кылыч кулга алып син, Болыт күк яу белән дәһшәт салып син, Теләп бу илне ялкынга салырга, Таҗын, тәхтен аның тартып алырга, Егып бар нәрсәне, алга барасың, Гүзәлнең күңлеиә хәсрәт саласың. Атарга дип аңа син ук корасын, Гашыйк, дип, шул вакытта лаф орасың. Гашыйкларның чарасы булдымы шул? Сузасыңмы шулай син ярыңа кул? Гашыйклыктан шулаймы кайгыралар? Ярың уйлап шулаймы аһ оралар?» Кулыннан ул элек атты аңа таш, Соңыннан тел белән итте аны фаш. Ташы Хөсрәүгә аның курку салды, Бу сүзгә ул җавабын тапмый калды. Аның көнне итәсе килмичән кич, һөҗүмнән дә күреп эш чыкмасын һич, Явыннан да ризасыз шунда калып, Шулай ук курган әһленнән оялып, Теләген булдырырга тапмыйча юл, Ирексез кайтты гаскәр янына ул. Китер, сакый, мәең, — хәсрәт явын җиң, Гыйшыкта чөнки шаһ да, ярлы да тиң. Тик аңлый аны таҗлылар үзенчә, Шулай ук аңлый ярлылар үзенчә. Әхмәт Ксхак тәрҗемәсе