Логотип Казан Утлары
Публицистика

Cоциалистик культура байлыкларын яктыртыйк!

' Ел саен Сталин премияләре бирү безнең иҗтимагый көнкүрешебезгә тантаналы көннәр булып керде. Ул социалистик культураның характерлы билгесе булып әверелде. Ул язучылар һәм шагыйрьләр, әдәбият белгечләре һәм художниклар эше генә түгел. Ул чын мәгънәсе белән бетен халык эше, чөнки совет илендә әдәбият һәм сәнгать халык байлыгы булып әверелде. Алар дәүләт өчен дә бик әһәмиятле эш булып әверелделәр. Ленин — Сталин партиясе һәм совет хөкүмәте безнең язучылар җәмәгатьчелегенә күрсәтмәләр бирәләр, безнең сәнгатебезнең эшенә тирән бәя бирәләр. Сталин премияләре бирү ел саен әдәбият-художество эшенә йомгак ясый һәм аны үстерүнең алдагы юлын билгели. Әсәрләрне тикшерү Һәм сайлап алу әдәбият җәмәгатьчелегенең иң киң катнашы белән бара. 1947 нче елгы эшләр өчен Сталин премияләре бирү аеруча истә калырлык. Ул партиянең әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре буенча кабул иткән мәгълүм карарларыннан соң булды. Партия безнең язучы ларыбызга, шагыйрьләребезгә, тәнкыйтьчеләребезгә, әдәбият эшлек- леләрепә, әдәбият-художество эшенең сыйфатын тагын да күтәрү, бу’эшне принципиальлек, югары идеялелек һәм большевистик партиялелек белән сугару таләбен куйды. Партия совет әдәбиятына һәм совет сәнгатенә аларга чит булган аполитицизмны, обывательлекне, әшәкелекне, чит ' илләр алдында баш июне кертергә маташуларны бик нык гаепләде. Партиянең чакыруына совет матур әдәбияты 1947 нче елгы әсәрләр белән җавап бирде. Бу әсәрләр, безнең илебездә әдәби иҗат күтәрелештә тора һәм ул халкыбызның коммунизмга таба гомуми хәрәкәтендә катнаша, дип әйтергә нигез бирәләр. Беренче дәрәҗә Сталин премияләре М. Бубенновның «Ак каен» исемле романы, П. Павленконың «Бәхет» дигән романы һәм И. Эрен- бургның «Давыл» романы өчен бирелде. Икенче дәрәҗә премияләр А. Гончар, Э. Казакевич, Б. Кербабаев, В. Костылев, В. Панова һәм Ф. Панферов романнарына һәм повестьларына бирелде. Өченче дәрәҗә премияләр В. Авдеевка, Б. Галинга, Т. Керашевка, В. Кетлинскаяга, И. Козловка, И. Ликстановка, Н. Михайловка бирелде. Бу исемнәр барысы да совет укучысына оик билгеле. Ул бүләкләнгән әсәрләрне

 
укыган һам тикшергән. Бу әсәрләр безнең әдәбиятыбызда нинди зур* яңа һәм чын иҗат көчләре барлыкны раслыйлар. Авторларына Сталин премияләре бирелә торган матур әдәбият прозасы әсәрләре янына тагын шагыйрьләребезнең—II. ГрибачевныН» вакытсыз үлгән талантлы яшь шагыйрь А. Нёдогоновның, В. Сосюра- ның, Я. Судрабкалнның, М. Танкның, М. Турсун-Задәнең поэмаларын һәм шигырьләрен өстәргә кирәк. Безнең әдәбиятыбызның үсешендә аның яшь буынының, аның яшь көчләренең күтәрелүе, милли әдәбиятларның чәчәк атуы характерлы булып тора. Бу — Сталин премияләре билгеләү турындагы карарда ачык чагылган. Совет әдәбиятында күптән инде күренекле урын алган карт язучылар буыны вәкилләре белән беррәттән аларның кече туганнары, әле, күптән түгел генә әдәбиятка килеп кергән язучылар да бүләкләнделәр. Без партиянең һәм совет җәмәгатьчелегенең яшь язучыларны нинди мәхәббәт һәм игътибар белән үстерүенең яңа күренешен күрәбез, без аларның тирән идеяле һәм оригиналь әсәрләр белән үзен күрсәткән һәрбер талантлы, яңа язучының алга баруына ничек булышлык итүләрен күрәбез. Сталин премияләрендә Советлар Союзының күп милләтле әдәбиятының уңышлары ачык чагылган. Украина һәм Белоруссия, Латвия һәм Эстония, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Адыгея Сталин лауреатлары семьясына үз әдәбиятларының иң яхшы вәкилләрен җибәргәннәр. Бу семьяда рус әдәбияты бик хаклы рәвештә җитәкче урын алып тора. Хәзер бүләкләнгән әсәрләрнең кайберләре матбугатта чыккан чакта тәнкыйть ителделәр. Алар иҗтимагый мәсьәләләрне үткен куюлары селән җанлы дискуссия тудырдылар. Сталин премияләре билгеләү дә шулай ук тәнкыйть, — иң авторитетлы, йң принципиаль тәнкыйть. Ул әдәби иҗатка большевикларча бәя бирүнең нинди булырга тиешлеген күрсәтә. Әгәр әсәр идея-художество ягыннан тиешле дәрәҗәдә торса, әгәр ул совет әдәбиятының гомуми бурычларына намус белән хезмәт итсә, тәнкыйть аның авторына, бигрәк тә яшь авторга, саклык белән карарга тиеш. Ул иптәшләрчә тәнкыйть булырга тиеш. Суккалау, вак- төяк бәйләнүләр большевистик тәнкыйть рухына һәм стиленә каршы киләләр. Бәхәсләр китереп чыгарган әсәрләр өчен Сталин премияләре билгеләү безнең язучылар җәмәгатьчелеген язучының тагын да үсүенә ярдәм итә торган, игътибарлы, кайгыртучанлы, төптән уйланган тәнкыйтькә өйрәтә. Хөкүмәтнең лаеклыларга бүләкләр турындагы карарында безнең халкыбыз язучы турында сталинча кайгыртучан- лыкны күрә. Совет сәнгатенең 1947 иче елгы иң яхшы әсәрләренең тематикасы бик күп төрле. Язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, кино мастерлары үткән сугыш турында онытмаганнар. Алар бу темага яңадан кайтып, сугыш еллары тәҗрибәсен матур әдәбият әсәрләрендә бергә туплыйлар, совет кешесенең рухи яктан ничек үскәнлеген, тереклек "бирүче совет патриотлыгы ялкынының хәзердә дә, тыныч хезгдәтләрдә ничек януын, совет кешесен сугыштан соңгы яңа тормышны төзүче итү өчен аны партиянең ничек тәрбияләгәнлеген күрсәтәләр. Сталин премияләре алуга ирешкән язучыларның иҗатында хәзерге заман темалары зур урын алып торалар. Совет әдәбияты, партия күрсәтмәләрен кулланып, бөек социалистик төзелешнең җанлы материалыннан гаять көчле художество образлары сайлап ала. Совет язучысы, кеше рухының инженеры, яңа тормыш төзергә, үз Ватанын чың күңелдән яратучы, большевиклар партиясенә, Ленин — Сталин эшена чын күңелдән бирелгән, көчле ихтыярлы кешеләр тәрбияләргә ярдәм итә.

 
Хәзерге заманнан, коммунизм өчен көрәштән куркып качуны яшереп тора торган нәрсә— борынгы тормышка . соклану — совет әдәбиятына чит. Совет әдәбияты хәзерге заман белән чын-чыннан һәм җанлы кызыксыну белән сугарылган. Ләкин моннан әле безнең илебездә халкыбызның үткәндәге тарихы белән кызыксыну, совет халкының героик традицияләренә мәхәббәт юк дигән нәтиҗә килеп чыкмый. В. Косты- левның Иван Грозный турындагы тарихи романы, Б. Асафьевның рус музыкасының бөек классигы Глинка турындагы китабы, М. Нечкина- ның Грибоедов һәм декабристлар турындагы монографиясе Сталин премиясе белән бүләкләнделәр. Шулай ук Б. Мейлахның «Ленин һәм Х’Х нчы йөз азагында һәм XX нче йөз башында рус әдәбияты проблемалары» дигән әсәренә дә премия бирелде. Партия Үзәк Комитетының «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында»гы һәм «Зур тормыш» кинофильмы турында»гы карарларыннан соң драматургия һәм кино сәнгате өлкәсендә уңышларга ирешелде. 1947 нче ел өчен Сталин премияләре драматурглардан Б. Ромашовка — «Бөек көч» пьесасы авторына, Эстония драматургы А. Якобсонга — «Фронт линиясеннән башка көрәш» пьесасы авторына, сугыштан соңгы колхоз авылы тормышы турында «Кадерле икмәгебез» дигән пьеса язган Н. Виртага һәм «Бер шәһәрдә» пьесасының авторы яшь драматург А. Софроиовка Сталин премияләре бирелде. 1947 нче елны «Авыл укытучысы», «Себер җире турында хикәя», «Рус мәсьәләсе», «Алишер Нәваи», «Цитадельдәге тормыш» кебек күренекле нәфис кино-картиналар эшләнде. Бик яхшы документаль кино әсәрләре тудырылды. Бу әсәрләрне иҗат итүчеләргә Сталин премияләре бирелде. Хөкүмәтнең 1947 нче елгы әсәрләр өчен Сталин премияләре турындагы карары совет әдәби иҗатының үсеше юлында яңа маяк булыр, ул яңа перспективалар ача. Ул безнең бөтен сәнгатебезгә куәтле этәргеч бирә, яңа хезмәтләргә рухландыра. Бу карар безнең халкыбыз арасында әдәбиятның һәм сәнгатьнең иң яхшы әсәрләрен киң рәвештә пропагандалый. «Большевиклар, — ди иптәш Жданов, — әдәбиятка югары бәя бирәләр, аның бөек тарихи бурычын, һәм халыкның мораль-политик бердәмлеген ныгытудагы, халыкны туплаудагы һәм тәрбияләүдәге ролен ачык күрәләр. Партия Үзәк Комитеты бездә рух культурасы муллыгы булуны тели, чөнки бу байлыкта ул социализмның төп бурычларыннан берсен күрә». Совет әдәбияты, совет сәнгате, партиянең һәм хөкүмәтнең игътибары һә.м кайгыртучанлыгы белән рухланып, бөтен халкыбызның мәхәббәтен казанып, алга баралар, үз Ватаннарына хезмәт итәләр,- совет кешеләрен коммунистик тәрбияләүгә булышалар, коммунизмның җиңүе өчен бөек көрәштә катнашалар! («Правда»ның 2 апрельдәге баш мәкаләсеннән).