АЙБЕК НАВАИ
Арсланколның буш көне иде. Ул, хатыны Дильдар тегеп биргән буйлы халатын киде дә, үз тыкрыкларыннан үтеп, урамга чыкты. Ти- рә-ягына карау белән, аның күзенә солдатлар күренде. Солдатларның чырайлары җитди һәм тынычсыз, хәрәкәтләре аеруча ашыгыч иде. — «Ни дә булса бар ахыры,» — дип уйлады Арсланкол. Бераздан соң аңа танышлары очрады: алар, бер өер булып, крепость ягыннан киләләр иде. Күп походларда булган бу егетләр һәм олы яшьтәге кешеләр һәммәсе дә, сугышка хәзерләнгәндәгечә, баштан аяк коралланганнар иде. Арсланкол аларның юлын бүлеп, сүзгә кереште. Танышлары аңа шәһәрдә нинди хәл икәнлеген сөйләп бирделәр. Күптәнге фетнәче Бәдигыззаман, Хорасан шаһының Мөхәммәт-Мохспн Мирзага каршы, аны Астрабадтан куып чыгару өчен походка киткән булуыннан файдаланып, туп-туры һират шәһәре өс- тенә килә икән. Шәһәрне аның һөҗүменнән саклау эшен Алишер Нәваи үз өстёнә алган икән. Арсланкол моңа бик гаҗәпләнде һәм елмаеп, үз алдына «Нәваи — полководец», дип куйды. Аннары ул, ашыга-ашыга, крепостька таба китте. Юлда аңа каршы Вәлибәк һәм кулына озың, шома
* Үзбәк совет язучысы, Сталии премиясе лауреаты Айбекның <Нәван» исемле романының 36 нчы бүлеге.
Алишер Нәваи. Художник Л. Фаттахов рәсеме. таяк тоткан Алишер Нәваи үзе очрады. Арсланкол, һәрвакыттагыча йөгереп, Нәваи янына килде. Кулларын күкрәгенә куеп, аның белән исәнләште. Нәваи тукталды. Шагыйрь Арсланколга карап, ачык чырай белән елмайды. — Ә, егет, — диде ул таягына таянып, — сез нигәдер күренми башладыгыз. Хәлләр ничек? — Хәл яхшы, әфәндем, — дип җавап бирде аңа. Арсланкол. — Батырчылык итеп сездән үтенәм: рөхсәт итсәгез, мин сезнең солдатыгыз булыр идем. Нәваиның йөзендә канәгатьләнү билгесе балкыды. Ул үз янындагы Вәлибәккә борылды. Ачулы һәм тупасрак кыяфәтле, шул ук вакытта гади һәм тыйнак холыклы Бәк үзенең үткен күзләре -белән Арсланколны башыннан аягына кадәр карап чыкты. — Егетнең бәясе яуда беленә, — диде Нәваи. — Туган ил мән
S0
фәгате өчен тырышыгыз, йөгерегез хәзер крепостька, алыгыз корал! Арсланкол ашыгып өенә кайтты. Ул капкадан керешли үк Дильдар- га кычкырды: — Ач сандыкны! — Нәрсә булды? Сандыктан ни ялмакчы буласың? — Кылыч кирәк миңа, кылыч! Хәзер үк! — диде Арсланкол түземсезләнеп. — Кылыч? — диде Дильдар аңа ягымлы карап. — Нигә кирәк ул сиңа? Арсланкол, ярсуын тыя алмаган хәлдә, хәлнең нинди икәнлеген сөйләп бирде. Аннары, үз алдына сөйләнгәндәй итеп кенә, әйтеп куйды: — Гомеремдә кылыч тотып сугышканым юк... белмим, ничек булып чыгар. Шактый тулы гәүдәле хатын булып җиткән Дильдар, тигез генә тирбәлеп атлап, өйалдыңнан бүлмәгә керде һәм, сандыкны ачып, иренә кылыч сузды. Арсланкол кылычны кулына алды, аны аз гына кыны- сыннан чыгарып, йөзен карады да. яңадан тыгып куйды. Аннары аны җитез генә итеп биленә такты һәм, елмаеп, хатынына карады. — Ярарлыкмы? — дип сорады Дильдар һәм, иренә кызыгып карап 'торганнан соң болай дип өстәде. — Батырга бит әле кылыч кына җитми, тагын башка кораллар да кирәк. — Әлбәттә. Башкаларын мин крепостьта алачакмын. — Ирләр бәхетле, — диде Дильдар һәм, ярты сүздә тукталып, читкә борылды. — Бар тизрәк, бар, ичмасам, шәһәр тынычлансын инде. Арсланколның апасы, күзләрен зур итеп ачкан хәлдә, тирән аптырашта катып калган иде. — Сез борчылмагыз, — диде Арсланкол ана карап. — Нэваи һичбер хәлдә дә дошманны шәһәргә кертмәс. — Гаскәр башында Нэваи әфәнде булганга ирләр генә түгел, хатынкызлар да сугышка чыгарлар, — диде Дильдар. — Ул кеше өчен тормышым корбан булсын, — дип куйды карчык дулкынланып. Арсланкол ышанычлы атлап, урамга чыкты. Бу вакытта анык кечкенә улы мәктәптән кайтып килә иде. Малай, күзләрен яндырып, атасының кылычына ябышты һәм аны алып үзенә кимәкче
булды. Арсланкол аны өрелеп торган йомшак яңагыннан сөеп, тизрәк крепостька китәргә ашыкты. Анда аңа калкан һәм җәя белән ук бирделәр. Крепость янында бик күп халык җыелган иде. Кораллылар да, коралсызлар да күп иде анда. Алар арасында яшь ботак шикелле зифа булып үсеп килгән малайлар да, Рөстәм батыр чаклы гәүдәле баһадирлар да, бөкрәйгән картлар да бар иде. һич тоткарсыз эшкә керешергә кирәклекне һәркем тоя, тик берсе дә нәрсәдән башларга белмичә торалар иде алар. Менә, җитез кара атка атланып, Нэваи килде. Ул, бөтен гаскәрнең падишаһ белән киткәнлеген, ләкин башкаланы шәһәр халкы көче белән дә сакларга мөмкин икәнлеген, MG- ның өчен хәзердән үк крепость стеналарын ныгытырга керешү кирәклеген әйтте. Төрле яктан аның сүзләрен хуплау авазлары ишетелде. Халык үзенең сөекле шагыйрен, атасы кебек күреп, котлады. Кызу эш башланды. Иң элек крепость стенасының җимерелгән урыннарын ныгыттылар. Кешеләр җир казыдылар, балчык изделәр, таш ташыдылар. Шәһәрне яклаучылар саны яңадан яңа килеп кушылган кешеләр исәбенә күбәя барды. Картлар да, яшьләр дә, шәһәрне шау-шу белән күмеп, барсы да бер тигез тырышлык белән эшләделәр. Нэваи әле атка атланган хәлдә, әле җәяүләп, төрле җиргә килеп чыга, эшләнгән эшләрне бик җентекләп тикшерә һәм ныгытмалар төзү эшендә тәҗрибә иясе булган кешеләр белән киңәшә иде. Кул төшермичә, бирелеп эшләүче чуар халык төркемнәренә карап ләззәтләнә кебек иде шагыйрь. Аның бөтен торышы эшнең барышыңнан канәгать булуыц күрсәтеп тора иде.
•1
Өч көн эчендә шәһәр крепосте тәмам әзерләнеп, коралланып җит- ге. Бишенче көн дигәндә, Бәдигыз- заман гаскәрләренең шәһәргә якынлашып килүе билгеле булды. Өч көн буенча тырышып эшләгән Арсланкол, бәкләр шикелле вәкар белән, акрын гына атлап, крепость 'стенасы өстендә арлы-бирле йөреп тора иде инде. Ул, кояш нурларына ’күмелгән бакчалар, әрәмәлекләр, киң кырлар арасына китеп югалган юл буен күзәтә иде. Кичкә каршы, сирәк-сирәк кенә булып, дошман атлылары күренгәли башлады. Крепость сакчылары, җәяләрен кулларына ныграк кысып, дошман гаскәрләрен бербер- сенә күрсәтештеләр. Арсланкол, кулын маңгаена куйган хәлдә, бик нык җентекләп, ерактагы юлларны күзәтә иде. Куе тузан болытлары артында дошман атлыларын күрде ул. Алар бер югалалар, бер тагын килеп-килеп чыгалар иде. Арсланкол ашыгып түбән төште. Мөлек капкасыннан ерак түгел җирдә, ул Нәваины күрде. Нәваи •сугышта сыналган тәҗрибәле егетләр уртасында иде. Арсланкол аның •янына йөгерде һәм аларның нәрсә турындадыр җитди әңгәмә алып баруларын күреп, сүзләренә колак салды. — Астрабад гаскәрләре килеп җиткәнгә чаклы, — ди иде Нәваи акрын тавыш белән, — крепостьны саклау эшен безнең үзебезгә генә алып барырга туры килә. Дошман бор генә урында да үтеп-керә алмаска тиеш. Бигрәк тә капкаларны нык сакларга кирәк. Бәдигыззаман гаскәрләренең көче ни дәрәҗәдә булуын яхшылап белмичә торып, без аңа ачык мәйданда сугыш баш- ларга мөмкинлек бирмәячәкбез. Төннәрдә аеруча уяу булырга кирәк. Бүген төннә бер генә сугышчы да күзен йомарга тиеш түгел. Ас- трабадтан гаскәр килеп җитү белән, Бәдигыззаман ике ут арасында калачак. Ул вакытта инде ул я үзенең чигенергә тиеш икәнлеген Үзе үк сизеп алыр, я тар-мар ителергә мәҗбүр булыр. Шагыйрь күзләрен түбәнгә төшер- -С. Ә- № 5. де. Йөзендә тирән борчылу билгесе чагылды аның. Тиз арада ул тагын сүзен дәвам итте: — Ата белән улның бер-берсенә каршы сугышуы, бер халыкның ике гаскәргә аерылып, үзара кан коешуы бу олуг җинаят. Бу авыр көннәр, бу мәгънәсез хәрәкәтләр тизрәк бетсен иде дә, күгебез өстендә тынычлык һәм куркынычсызлык, мәхәббәт һәм татулык кояшы чыксын иде
инде... • Коралланган егетләр, тирән уйга калып, түбән карадылар. Арсланкол бармагын авызына кабып, Нәваига текәлде: әйтерсең, шагыйрьне беренче күрүе иде аның. Артында таныш тавышлар ишетелгәч, ул, кинәт аңына килгәнсыман, борылып карады. Анда Солтанморат белән Зәйнеттинне күрде ул. Зәйиеттин искереп беткән кыныга тыгылган кылыч аскан иде. Арсланкол, аларны күргәч, бик куанды һәм алар белән бергә торып сугышырга теләвен әйтте. — Үзе коралланды, — диде Солтанморат Зәйнеттинне күрсәтеп, — ә миңа, билемә тагу өчен, ичмасам бер пычак кисәге дә бирмәде. Нигә болай кыса ул мине, ә? — Юк, әфәндем, — диде Арсланкол елмаеп, — сез тыныч кына язып утыра бирегез. Теге, калын китабыгызны тизрәк язып бетерегез. Күрәсезме минем бу кулларны? Аларның берсе сезнең өчен сугышачак...
* * Төн уртасы якынлашканда кайдадыр якында гына көчле шау-шу ишетелде. — Дошман Кыпчак капкасыннан үтеп кергән! — диде крепость сак- чыларыниан берәү. Арсланкол тавыш килгән якка колак салып, бик нык җентекләп, бераз тыңлап торды. — Дөрес, — диде • ул, — ярдәмгә ашыгырга кирәк. Безнең тирә тыныч бит әле. Кыпчак капкасы шәһәрнең иң төн ягында, Мөлек капкасына якын булган капкаларның берсе иде. Ул яктан ишетелгән шау-шу тиз генә басылмады. Арсланкол, йөзбаштаи
«2
рөхсәт сорап, үзе белән бергә унлап егет алды да, сугышчыларга Ләкин шау-шу башлады, тик ярсып кычкырып җибәрүләре генә ишетелгәли иде инде. Бәрелеш булган урын Кыпчак капкасыннан якынрак җирдә булып чыкты. Берничә сугышчы кызып- кызып үзара сөйләшеп торалар иде. Арсланкол аларның берсенең җилкәсенә дусларча шапылдатып, сорау бирде: — Ни булды биредә? — Ни булсын? — дип җавап бирде сугышчы Арсланколга карап. — Әзрәк тарткалашып алдык. Сугышчылар арасында барган кызу бәхәскә колак салып бераз тору белән, Арсланкол вакыйганың нидән гыйбарәт булганын аңлап алды. Бәдигыззаман егетләреннән бер төркем. крепость стенасына баскыч куйганнар да икән, аяз көнне яшен яшнәгәндәй, һөҗүмгә ташланганнар. Көтмәгәндә һөҗүм астында калган крепость сакчыларыннан берничә егет дошман тарафыннан туралган- нар.Тавыш күтәрелгән. Тирә яктан ярдәмгә ашыккан сугышчылар һөҗүм итүчеләрне кырып салганнар. — Карагыз, менә аларның мәетләре! — дип кычкырды берәү. Җир өсте кан белән юешләнеп, сазга әверелгән иде. Түгелгән кан өстендә атлап йөрү чирканыч тоелды Арсланколга. Ул, бер як читкә китеп, стенага сөялде. Кинәт кенә һәммә кеше тынып калды, бары да крепость кырына киттеләр. Алишер Нәваи белән Вәлибәк тә килеп җиттеләр. Арсланкол ихтыярсыз шагыйрь янына килде һәм, аның әмерен көткәндәй, кулларын күкрәгенә баглап, хәрәкәтсез калды. Нәваи үзенең таягын алгарак сузып кадап, аңа ике кулы белән дә таянды да, гәүдәсе белән алгарак яткан хәлдә халык өстеннән күз йөртеп чыкты.1 — Нәрсә булды биредә? — Тыныч, әфәндем, —дип җавап бирде Арсланкол. _ Сугышканнан соя тынычлык урнашты, дисәгез дөресрәк булыр, — диде Нәваи. Кемнәрдер көлеп куйды. Арсланкол ни дип җавап бирергә белмичә, уңайсызланып, тирә-ягына каранды. Сугышчылардан берсе булып үткән вакыйга турында тулы итеп сөйләп бирде. Нәваи берничә авыз сүз белән сугышчыларның күңелен күтәреп җибәрде
һәм тагын бер тапкыр! кабатлап, уяу булырга кирәклек турында әйтте. — Әгәр дә тагын килсәләр, без аларны баскычлары белән мәтәлде, pen төшерәчәкбез, — дип куйды берәү гамьсез генә кулын селкеп. — һәрвакыт сак торсагыз, мәтәлдерерсез, — диде Нәваи, — югыйсә, үзегезне шушы таудан тотып ыргытырлар. Аның ай нуры белән яктырганj йөзендә елмаю билгесе күренде.Ул саклык белән генә мәетләрне җыег. алырга кушты да, акрын гына атлап, ары китте. Нәваи, төрле хәлдә аунап яткан1 канлы гәүдәләр өстендә күзен йөр-1 теп чыккач, Вәлибәккә карап, кайгылы кыяфәттә башын селкеп куйды. Вәлибәк кискен тавыш белән | — Боларның үлеме өчен Шаһзадә гаепле, — диде. Сугышчылар мәетләрне җыярга, керештеләр. Арсланколдан егерме I адым чамасы читтәрәк, башына зур чалма, өстенә озын чапан киеп, чапан астыннан кылыч таккан бер шәкерт, җирдә яткан бер мәет өстенә иелде дә, кинәт кычкырып җибәрде: — Я, бөек хода! Я, хыянәтче язмыш! Үзеңнең аяусыз кылычың белән Хорасан иленең баһасыз энҗе бөртеген харап иткәнсең бит син! «Бу мулланың хәлфәсен үтергәннәр ахрысы, — дип уйлады Арсланкол. — Ул халык шулай арттырып җибәрергә ярата инде. Алар өчен, бездән башкалар һәммәсе дә Хорасан иленең энҗе бөртеге». Ул, шәкертне тынычландырырга теләп, аның янына килде, иңенә кулын салып, үзе дә мәет өстенә иелде. Кинәт аның йөрәге ярыла язды: бөтең тәне өшеп китте. Ул, куллары белән үз күкрәгенә сугып, мәет янына тезләнде — аның алдында Зәйтүбәнгә төште һәм ярдәмгә ташланды, тиз арада басыла аерым кешеләрнең
8S
неттпн мәете ята иде. Зәйнеттиннең иңбашы һәм муены яраланган иде. Арсланкол якын дусының үлегәүдә- •сен кочып алып, маңгаеннан үпте. — Ул сезнең кемегез? — дип сорады шәкерт җылый-җылый. — Минем дусым, минем абыем, минем йөрәгем ул! — дип җавап бирде Арсланкол. — Ә мин аңардан музыкага өйрәндем, — диде яшь шәкерт. —- Ул мине шахмат уенына да, матур язарга да өйрәтте. — Аның мәетен бирегә сез китердегезме? — дип сорады Арсланкол. — Юк, моны миннән бүтән бер яхшы кеше эшләгән. Зәйнеттиннең гәүдәсе башкалардан читтә, крепость стенасы буенда ята иде. Куллары әйбәтләп күкрәгенә куелган, чалмасы, мендәр кебек игеп, баш астына салынган иде аның. Арсланкол аның гәүдәсен түбәнгә төшерергә карар бирде. Ул тиз генә үзенең чапанын салып, җиргә җәйде дә, бер кулын мәетнең аяклары астына тыгып, икенче кулы белән аның иңеннән алды һәм янындагы шәкерткә, Зәйнеттиннең яртылаш киселгән башын саклык белән генә тотарга кушты. Гәүдәне җирдән күтәреп алырга хәзерләнгәндә генә кемдер аның янына иелде һәм тыны кысылган тавыш белән: — Арсланкол, — диде. — Зинһар сак бул, тәнен зарарлый күрмә. Арсланкол кинәт куркынып, әйләнеп карады. Аның янында бүреген басып кигән, киң чапанлы, биленә кылыч аскан егет тора иде. — Бу синме, Дильдар?— дип сорады Арсланкол каушап. — Нишлисең син биредә?-’ Егет кешедән курай тавышы кебек саф, ягымлы хатын-кыз тавышы ишетелгәч, шәкерт тә гаҗәпләнгән иде. Аның чынлап та хатын-кыз икәнен белгәч, ул тагын да гаҗәпләнә төште. —- Соңыннан сөйләшербез, — дип җавап бирде Дильдар Арсланколга.— Хәзер аның гәүдәсен түбән төшерегез. Ах, мескен Зәйнеттин. — Сугыш — уен түгел шул, — диде Арсланкол. Аның тавышы, хатынын моңарчы булган гамьсезлеге өчен шслтәләгәнсыман яңгырый иде. — Сугышта менә нинди коточкыч хәлләр була бит. — Үзем дә бсләм, — диде Дильдар көрсенеп. Алар өчәүләп Зәйнеттиннең гәүдәсен чапан өстенә салдылар да, крепостьның караңгы баскычлары буйлап, түбәнгә алып
төштеләр. Арсланкол бер танышын очратып, аңа арба табып килергә кушты. Булачак мулла Зәйнеттиннең өенә китте. — Я, баһадир, — диде Арсланкол хатынына мөрәҗәгать итеп. — Хәзер сөйлә инде. — Кичә без өйдән беркая да чыкмадык,— дип сөйли башлады Дильдар. — Мин, шәһәрнең чолганышта калуы' турында ишеткәч, синең турыда бик борчылдым. Син бит кай- чакта үзеңә үзең артык ышанучан булып китәсең... Ястү намазыннан соң еракта әллә нинди сәер тавышлар ишетелә башлады, йөрәгем тибәргә тотынды. Мин бөтенләй йоклый алмадым. Карчык йокыга киткәч, синең мәрхүм бабаңның чапанын кидем дә, чәчемне бүрек астына тыктым. Ә аннан элек Есаул кызына барып, синең өчен дигән булып, кылыч сорап алган идем. Ул миңа бик яхшы кылыч бирде. Син күрмәдеңме әле аны? Менә ул. Кара әле, кынысы гына да ни тора... Шул... кылычны тактым да, Кыпчак капкасы янына чаптым. Ул капка бездән якын булгач, сине шундадыр дип белгән идем... Халык шундый күп. Ыгы-зыгы киләләр, бары да каядыр ашыгалар... Миңа берәү дә игътибар итеп тормады. Егетме егет! Крепость өстенә мендем. Очраган бер кешене карый-карый, аны әйләнеп чыктым. Шулай сине эзләп йөрим. Кинәт, миннән илле адым чамасы ераклыкта тавыш күтәрелде. Ихтыярсыз шунда йөгердем. Дошман, баскыч куеп, югары күтәрелгән. Шундый каты бәрелеш булды анда. Егылган сугышчыларның берсе миңа танышсыман тоелды. Якынрак килеп карасам — Зәйнеттин. Миң кылычымны тартып чыгардым да?. яныма килгән беренче дошман сугышчысына чаптым. Ышанмыйсың-
84
мы?. Менә, кара, кылычым канлы минем... Ул арада төрле яктан үзе- безнекеләр йөгерешеп килеп, безне коткардылар. Әгәр алар килеп өл- гермәсә, мине дә, шул тирәдәге бүтәннәрне дә үтереп беткән булырлар иде... Мин акылымны җыеп, тирә- ягыма каранганда, Зәйнеттиннең гәүдәсе кан эчендә хәрәкәтсез ята иде инде. Пөрәгем бөтенләй тибүдән туктаган кебек булды. Дәшеп карадым, җавап юк. Аннары мин аның гәүдәсен акрын гына читкә күчереп куйдым... Дильдарның күзендә яшь күренде. Ул тынып калды. — Я, аннан соң? — диде Арсланкол көрсенеп. — Түбәндә мин Нәваи әфәнде белән Солтанморат дамелланы ике тапкыр күргән идем,—дип дәвам итте Дильдар.— Тагын очратмаммы дип, .шунда йөгердем. Очрамадылар., Аннары, Зәйнеттиннең гәүдәсен башкалар белән бергә алып китмәсеннәр дип,'кире бирегә йөгердем... Бәдигыззаман гаскәрләре башкаланы кырык көн буена чолганышта тоттылар. Шәһәрне саклаучылар, каты түземлек күрсәтеп, кырык тәүлек буенча үз-үзләрен аямыйча сугыштылар. Арсланкол бер генә көнгә дә крепостьтан китмәде. Кичләрендә әледән-әле ашың янына Дильдар килеп йөреде. Алар икәүләшеп крепость өсте буенча бу биш капкалы зур шәһәрне әйләнеп чыга иделәр... һәркем, дошман кайда гына күренсә дә, аның көтелмәгән һөҗүмнәрен кире кайтарырга әзер булып торды. Ниһаять, солтан Хөсәен Байкара- ның Астрабадтан гаскәр белән килү хәбәре ишетелгәч, Бәдигыззаман һират шәһәреннән чигенергә* мәҗбүр булды. Шәһәрне саклаучыларның бер өлеше Хөсәен Байкарага каршы чыгып, аның көчләре белән берләште. Арсланкол да шулар арасында иде. Ачык кыр өстендә ата белән угыл гаскәрләре арасында бәрелешләр булды. Вәлибәк Арсланколны берничә солдат белән бергә якын-тирәдәге кышлакларга җибәреп, аларга атлы гаскәр өчен азык хәзерләп кайтырга кушты. Егетләр кышлактан- кышлакка күчеп йөри-йөрп, бер берсен югалтышып беттеләр. Кай берләре, уңайдан файдаланып, үз кышлакларына кайту — якыннарының* хәлен белеп чыгу ягын карадылар. Арсланкол ерактагы авылларга барып чыкты. Үзе дә кышлакта үскән бу. егет диһкапнарның гадәт- җолаларын бик яхшы
белә иде Шуңа күрә дә ул алар белән бик тиз килешү чараларын тапты. Ике якны да’ җәберләмәслек шартлар белән, байтак кына мал азыгы хәзерли алды ул. һәркемне кызыктырырлык йөгерек атка атланган хәлдә, ул, күп кырлар аркылы үтеп, әле бер урында, әле икенче урында кунак булып йөрде. Өч-дүрт көн үткәч, Арсланкол гаскәр янына кай. тырга юлга чыкты. Егет үзенең атын юрттырып, чиксез дала юлы буенча ялгыз гына кайтып килгәндә, кинәт үзеннән уң яктарак атка атланган бер кешене күреп калды. Бик тиз читкә борылып күздән югалган бу атлыга Арсланкол башта игътибар итмәгән иде. Ләкин озак та үтмәстән, теге кеше бер калкулык өстендә яңадан күренде. Арсланкол аны үзе белән бергә чыккан егетләрнен берсенә ошатып, атын камчылый- камчылый аның каршысына чапты. Күп тә үтмәстән, ул теге атлынын юлын кисте һәм кинәт аның йөрәге кабынып китте... — Хәерле юл, Туганбәк! Кая киттең болай? — дип кычкырды Арсланкол. Туганбәк йөзен чытты һәм ак күбеккә төшкән атын туктатып, күзләрен Арсланколга төбәде. «Бу егетне кайда күрдем сок мин», дип уйлый иде бугай Туганбәк Ул, калын иреннәрен кыегайтып, тупас тавыш белән Арсланколга сорау бирде: — Син кем — Мозаффар мирза егетләреипәнме, әллә башка берәр шаһзаданыкымы? — Мин Нәваи егете! — Ни сөйлисең син! — диде Туганбай. Аның кечкенә күзләре Арсланколга төбәлделәр. Хәйләкәр еД
85
маеп, сүзен дәвам итте ул. — Әйдә минем белән бергә, яхшы егет. Без синең белән бергә Әбельмохсин шаһзадәгә хезмәт итәрбез, зур эшләр башкарырбыз. Анда синең эшең уңар, шөһрәтле кеше булырсың. — Ә син үзең ни хәлдә соң? Эшләрең ничегрәк булып чыкты? Патша фәрманыннан куркып, далада адашып йөргәнгә ошыйсың. Мозаффар мирза ярдәм итмәдемени үзеңә? Мервькә барып, тагын фетнә күтәрергә ниятлисеңме? Ах син, адәм актыгы! Тугаибәкнең кечкенә күзләре ачу белән янды. Кулындагы көмеш саплы камчысы калтырый башлады. — Ә сине, — диде ул калтырап чыккан тавыш белән, — бу далада карчыгалар, тилгәннәр ашап бетәчәк. — Карарбыз, — дип җавап бирде аңа Арсланкол егетләрчә аркасын турайтып. — Ә хәзер мин синнән, миңа эшләгән явызлыгың өчен, үч алам. — Нинди явызлыгым тиде минем сиңа, эт баласы, әйт! — дип кычкырды Туганбәк камчысын күтәреп. — Кем белән сөйләшкәнеңне беләсеңме син? —- Ә Дильдар исемле кызны кем алып китте?! Кемгә бүләк иттең син авы?! /Линем күз алдымда диһканнарны таяк белән кыйнаучы син үзең түгелме соң?! Башыңнан аягыңа кадәр гаепле син! Бу минутта егет үзенең корбанына ташланырга хәзерләнгән бөркеткә ошый иде. ' Туганбәк аның ачуын йомшартырга азапланып карады. — Нахак сөйләмә, — диде ул. — Яхшылык белән генә бәхилләшик. Бар. Үз юлыңа кит. Үч алу җиңел эш түгел ул. — Башка сүзгә урын юк! Чыгар кылычыңны, бәк! Син бит сугыш эшендә тәҗрибәле кеше. Туганбәк як-ягыпа каранып алды һәм ачу белән тешләрен ыржайтты, үзенең сирәк мыекларын бөтергә- ләп, Арсланкол кулындагы ялтырап торган кылычка карап алды. "~Чынлап әйтәсеңме? — диде ул һәм үзенең кылычына тотынды. — Шаярып сөйләргә яратмыйм мин, — диде Арсланкол ярсып. Тугаибәкнең дә, Арсланколның да калканнары юк иде. Туганбәк, үзенең арыган атын кыстап куып, егетнең сул ягына атылды һәм, Арсланколның муенына эләктерергә чамалап, кылычын селтәде. Арсланкол үзенең таза, йончымаган атын кинәт кузгатып, алга сикерде.
Туганбәк бушка селтәү көче белән алга иелеп, атының ялына тотынды. Ул тагын бер тапкыр атын омтылдырып, егетнең арт ягыннан һөҗүм итәргә теләп карады. Арсланкол тагын да арырак чапты, аннары кинәт атын кирегә борып, дошманына ташланды. Ул кылычы белән бик каты итеп Тугаибәкнең башына чапты. Туганбәк җиргә авып төште. Аның аты ике аягына гына басып, югары ыргылды да, чабып китте. Арсланкол ат өстеннән сикереп төшеп, Туганбәккә тагын берничә тапкыр кылыч белән чапты. Аннары аның канга баткан гәүдәсе өстенә иелде. Ул үзенең хәнҗәрен чыгарып, Ту- ганбәкнең башын кисеп алып китәр-, гә уйлаган иде дә, кулын селкеп, хәнҗәрен яңадан кынысына тыгып куйды. Аннары Тугаибәкнең алтын-" көмеш һәм кыйммәтле ташлар белән бизәлгән кылычын, хәнҗәрен һәм кәмәрен салдырып алып, ияренә сикереп атланды да Тугаибәкнең аты янына килде. Җирән ат, үзенең матур башын әледән-әле югары күтәреп, як-ягына карана-карана* үлән ашап йөри иде. Арсланкол бу сизгер атны тиз генә тота алмыйча, байтак азапланды. Ниһаять, бау ыргытып, атның аягыннан эләктереп- алды. Дошман аты буйсынырга мәҗбүр булды. Арсланкол, юлда бер кич кунып, икенче көнне төш вакытында гына лагерьга кайтып җитте. Ул җитәкләп алып кайткан атны танымаган кешеләр бик аз булгандыр. Арсланколны бик тиз чолгап алып, сораша башладылар. Егет ат өстеннән төшмичә генә, башыннан үткән хәлне сөйләп бирде. Егетләр аның кулындагы ганимәткә кызыгып бетә алмадылар, һәркем Туганбәк аты
ның ялын селкеп карады, һәркем үзенчә, аның яхшы якларын табып, мактады. Арсланкол отрядтагы үз иптәшләре урнашкан чатырга килде. Анда аңа, агач савытка салып, он боламыгы китерделәр. Ул, авызын чә- пелдәтә-чәпелдәтә, зур агач кашык белән ашарга кереште. Егет, вакыт- гакыт иптәшләренә күзләрен күтәреп, берәр хәбәр сөйләп ала да, тагын ашавын дәвам иттерә иде. — Сине Нәваи чакыра! — диделәр аңа. Арсланкол ашыга-ашыга гына тагын өчдүрт кашык капты да. урыныннан торды. Зур учы белән кыркылган мыегын һәм каты, кара булып үскән кыска гына сакалын сөртеп алгач, эре-эре атлап. чатырдан чыгып китте. Тирә-яктагы шау-шу һәм хәрәкәтне бөтенләй тоймаган шикелле, уз чатырында нәрсәдер язып утыручы карт шагыйрь Арсланколны ачык йөз белән каршылады. — Сез бик мактаулы эш башкаргансыз икән? — диде Нәваи елмаеп. Арсланкол, үзенең мактауга лаек булган хәрәкәтләрен мөмкин кадәр яшерергә тырышып, сөйләргә кереште һәм башыннан үткән хәлне бик гади вакыйга төсле генә итеп әйтеп бирде. — Кайда аның башы? — дип сорады Нәваи. Арсланколның күзләре зур булып ачылды. — Сез ышанмыйсызмыни? — диде ул. — Аның аты, кылычы, билбавы— исбат итәргә житмиләрмени? Башы нигә кирәк
аның? — Анысына мин ышанам,—диде Нәваи елмаеп. — Ләкин сезгә бит бу эшегез өчен мокафәт итеп анын башы авырлыгы күләмендә алтын бирелергә тиеш иде. Ярыйсы бүләк булыр иде ул. — Анысы минем башыма да килмәде, — диде Арсланкол дулкынланып. — Ярый, бүләкне башка юл белән табарбыз без сиңа, — диде Нәваи.— Гомерегезнең калган өлешея сез хәрби эшкә багышларга тиешсез. Мин хаканга хәбәр итәрмен дә, без сезне йөзбашы яки мең башы итеп куярбыз. Сез — халык улы. Алла ярдәме белән сез ил өчен файдалы эшләр башкарырсыз. Солдатларны яхшы кайгыртыгыз, халыкның тынычлыгы өчен көчегезне һәм хезмәтегезне кызганмагыз. Мин әйткәнгә ризамы сез? — «Үз атаңның улы булмасан булма, үз халкыңның улы бул» дигәннәр. Халыкка хезмәт итү — безнең бурычыбыз, — дип җавап бирде Арсланкол. Нәваиның шундый игътибар һәм ышаныч күрсәтүеннән күңеле нечкәргән иде анын. — Рәхмәт, — дип җавап бирде шагыйрь. — Безнең һәр кайсыбыз, һәр минутта ватан һәм аның тынычлыгы өчен үз-үзен корбан итәргә хәзер булырга тиеш. ■— Күңелегез тыныч булсын, әфәндем, — диде Арсланкол һәм. Нәваига рәхмәт.укып, чыгып китте.
М. Әмир тәржемәсе.