СУЫКСУ КЫРЛАРЫНДА
Суыксу кырларында кышкы җил кар себерә. Әгәр барган юлыңда туктап, күзеңне кыса төшеп, кояшта җемелдәп яткан кырлар өстенә карасаң, еракта-еракта, бөтерелеп торган ак кар дулкынын күрергә мөмкин. Әйтерсең, күзгә күренмә-гән бер аргымак җилеп бара да, аның ак яллары җилдә тузгый. Карап торырга бик матур күренеш, әмма ул кышкы юл буйлап кыр уртасыннан барган бригадир кыз Роза Насыйбуллиианың йөрәген тырный. Җил аның игеннәре өчен кирәк булган карны әллә канларга алып китә.
— Юк, бу карларны кырдан җибәрергә ярамый. Ярамый!—дип уйлый кыз. — Бүтән эштән буш булган барлык кешене кырга чыгарырга кирәк.
Мул уңыш алу өчен көрәш яз көненнән түгел, менә хәзер, кыш кә- * не үк башлана. Роза басу капкасы ягына борылып карый: авылдан чаналарына тирес төягән унлап олау чыгып килә. Алар һәр көн шулай тирес ташыйлар. Еракта кар тотучы кызларның җырлары ишетелә.
Өй артында шомыртым. Тирәсендә чияләр...
Роза шушы җырчы кызлар янына ашыга. Аида аның бригадасының югары уңыш звеносы — Рәшидә Шәфигуллина звеносы эшли. Үткән ел бу звено гектардан 22,76 центнер бодай, 28 . центнер борчак алуга ирешкән иде. Быел ул тагын дс зуррак уңыш алу өчен көрәшәчәк. Розаның килгәнен кар тотучы кызлар да ерактан ук күреп алалар. Аның кара телогрейкасы, соры кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шәле аларга күптәннән таныш.
— Бригадир килә, — ди кызлардан берсе. Икенчесе урмандагыча кулын авызына куеп,
— А-у-у, Роза-а!—дип кычкыра. Кызларның бит урталары кызарган, өс-башлары кар тузаны белән капланган.
— Туңмыйсызмы? — ди Роза аларга килеп җитүе белән. — Бүген көн салкын бит.
Барысы өчен дэ Мәгъсүмә Жа- малиева җавап кайтара:
— Нинди туңу ул, җәй^е көн кебек эссе-лә.
Рәшидәнең звеносы утыз гектар җиргә кар тоткан инде. Бу бригадирны да шатландыра. Ләкин Рәшидә үзе канәгать түгел.
— Бу аз әле, Роза. Син инде безне бүтән эшкә күчерергә ашыкма, кар тотыйк әле.
— Ярый, шулай итәрбез. Иртәгә бөтен колхоз белән субботникка чыгабыз. Эш участокларын алдан билгеләр өчен кырга чыгуым әле.
— Менә яхшы була. Эш никадәр алга китәчәк.
Аннары Роза Рәшидәне култыклап читкәрәк алын китте.
— Дустым, беләсеңме пииди яңалык. Безне Казанга авыл хуҗалы
89
гы алдынгылары киңәшмәсенә чакыралар.
— Әйе-м. Икебезнеме?
— Юк безне генә түгел, Зартдин абыйны да.
— Ой! Оят булмасмы безгә анда күренергә. Эшебез ул хәтле зурмыни безнең. Сөйләргә кушсалар ни диярбез.
— Бер гектардан ничек итеп 22,76 центнер бодай алуыбыз* турында сөйләрбез.
— Аның нәрсәсен сөйлисең. Аны һәркем белә ич.
— Юк, һәркем белми. Белгәннәре очрый икән тагын бер тапкыр тыңларлар. Зартдин абый әйтә бит, акыллы сүзне ике-өч тапкыр тыңласаң да зарар итми.
Роза башын күтәреп кырлар буйлап карый. Анда, еракта күрше чуаш авылының тегермәне күренә, сулда рак күксел урман, уңда Ка- зан-Ульяновск тимер юлының рельслары ялтырап ята. Роза хыяллана төшеп сүзен дәвам итә:
— Бөтен игенчеләр дә иген үстерүнең серен белсә, безнең илебезнең алтын көшеле нинди зур булыр иде. Шундый зур илең һәм шул ил өчен көчеңне аямый эшли алу —нинди бәхет ул, Рәшидә!
:js
Авыл уртасыннан борылып-боры- лып аккан Суыксу елгасы буена сФрунзе» колхозының ат абзарлары, зур-зур икмәк амбарлары, машина сарайлары урнашкан.
Шулар арасында ап-ак кар белән төренгән тополь агачлары астында алты почмаклы зур, яңа йорт утыра. Бу «Фрунзе» колхозының идарә йорты. Аның утлары ерактан ук ялтырап тора. Көндезләре киң басуларда, калын урманда утын әзерләп, колхозның икмәк амбарларында орлык чистартып кайнаган тормыш, кич җитүгә әнә шушы матур йортка керә.
Эштән кайтып кичке чәен эчеп бетергәч тә, колхозның өлкән ирләре, тәмәкеләрен кабызып капка төпләренә чыгып басалар да, йолдызлар белән капланган чуар күккә бераз карап торгач, акрын гына шул йортка таба атлыйлар.
Кышкы салкынга карамастан, бү-рекләрен кыңгыр салып, җылы бәрән туннарын җилбәгәй җибәргән яшь егетләр дә анда баралар. Аларның кайберәүләре өлкәннәрнең гыйбрәтле сүзләрен тыңларга теләсә, икенче берәүләре хисапчы Кә- бирдән «Урал» маркалы радиоалгычны бордырып җибәртәләр дә Казан тапшыруын тыңлыйлар.
Бүген дә идарә йортына бик күн кеше җыелган иде.
Колхоз председателе бүлмәсенең ачык ишегеннән нәрсә турындадыр бәхәсләшеп торучы кешеләр күренә. Өстәл артына утырган колхоз председателе Нигъмәтуллин Заһретдин аганың күкрәгендә «Почет билгесе» ордены балкый. Ул бераз елмая төшеп бәхәсне тыңлап тора.
Соры мамык шәл бөркәнгән, алма битле Роза ашыга-ашыга иптәшләренә аңлатырга тырыша:
— Башка кешеләр бездән дә артык алганнар ич. Без шулай эшли алмыйбызмыни? Бик алабыз. 1947 елның көзендә райзо безгә 160 гектар җир сөрергә план бирде. Без 370 гектар сөрдек. План 250 процентка үтәлде. Без әле бөтен мөмкинлекләрне файдаланып бе-термәгәнбез. Тагын да яхшырак һәм күбрәк эшләргә мөмкин.
Председатель Нигъмәтуллин, риза икәнлеген аңлатып, башын ия.
— Узган елгы бөтен кимчелекләрне искә алырга, җирне яхшылап ашларга кирәк. Үзебезгә беркетелгән җирне күз карасы кебек тәрбияләсәк, без быел иң югары уңыш алуга ирешәчәкбез.- Ә моңар бездә бөтен мөмкинлекләребез бар.
— Бар, бар, — диешәләр картлар.
— Эш бары үзебездән генә тора.
Кар тотуның иген уңышы өчен әһәмиятен аңлатып тормыйм. Сез аны беләсез. Иртәгә барыгызны да кырга, кар тотарга чакырам.
Икенче бригада бригадиры Миң- зариф Хәйбулов килеп кергәч сүз кырт киселеп куя. Хәйбулов агротүгәрәк җитәкчесе. Аны күрүгә председатель күзен кысып ала.
— Ягез, оланнар, сабакка!—ди ул.
* ❖
Алар кайтырга чыкканда күк йөзә бетмәс-төкәнмәс күп йолдыз-
90
с;ар белән чуарланган иде. Йолдызлар бик ачык җемелдиләр. Иртәгә көн кояшлы булырга тиеш.
11ртән Роза өстенә киң якалы кара пальто, аягына өрьяца кара киез итекләр киеп, ә башына әлеге соры мамык шәлен бөркәнеп, кырга, кар тотарга чыкканчы, машина сарайларын, аннан ат абзарларын, аннан ашлык амбарларын карап чыгарга дип китте, һәр җирдә аның эше бар иде.
Роза Насыйбуллина сугыш вакы-тыннан бирле бригадир булып эшли. Элек бу бригадада, бригадир булып, аның абыйсы эшләгән. 1942 елда ул фронтка китте, киткән вакытта бригаданы сеңелесенә тапшырды:
— Кара аны, беренчелек данын югалтма, син миннән дә .яхшырак эшләргә тиеш. Хәзер сугыш вакыты. Сынатма, — диде. Ул вакытта Розага унҗиде генә яшь иде әле. Ул бераз куркып та куйды, җа-ваплы эш бит. Шулай да колхозчылар димләгәч, риза булды. Аның абыйсы хәзер дә армиядә әле. шулай да бригадасын онытмый, һаман сорашып яза, Роза да аңа бригаданың уңышлыклары турында язып тора.
Шул уйлар эчендә кыз су буена салынган озын такта сарайлар янына килеп җиткәнне сизми дә калды.
Ул зур сарайның ишеген шыгыр- латып ачып җибәрде. Биредә аның бригадасының машиналары иде. Алар бар да язгы чәчүгә әзер — ремонтлап, чистартып куелган. Рәт- рәт тезелеп тора торган сабаннар, тырмалар, культиваторлар, чәчкеч машиналары кайчан безне эшкә җигәрсез инде диләр иде шикелле.
Машиналар сараеннан соң бригадир арбалар тезеп куйган лапаста булып, көр гәүдәле атлар тора торган җылы, якты абзарларны карап үткәч, икмәк амбарлары янына килеп туктады. Шул ук секундта аның янына завхоз Хәйбулла килеп җитте.
— Исәнлекме, Хәйбул.
— Ару гына әле.
— Бар да иминме?
Бар да күз карасы кебек саклана. Борчылмагыз.
— Борчылмый булмый, Хәйбул. Монда бит безнең бөтен өметебех
— Карыйсызмы?
— Карыйк. •
Бер кулына калын-калын дәфтәрләр, ә икенче кулына бер бәйләм ачкычлар тоткан бөдрә, чәчле, ачык йөзле завхоз амбар ишеген ачып җибәрде.
— Рәхим итегез, менә карагыз.
Роза санап салган шикелле эре, чиста солыларны, алтынсыман симез бодайларны учына алып бармак араларыннан агыза.
— Колхозның алтын көшеле бит бу, Хәйбул. Менә бу сортлы бодай узган ел бер гектар җирдән 23 центнер да 53 килограмм, ә менә бу борчак бер гектардан 27 центнер да 86 килограмм, менә бу арыш бер гектардан уртача 15 центнер да 89 килограмм, менә бу солы бер гектардан уртача 19 центнер да 53 килограмм уңыш биргән иде.
— Ничек уйлыйсың Роза,— ди завхоз, — быел былтыргыга караганда уңыш шәбрәк булырмы?
— Шәбрәк булсын өчен тырышабыз, Хәйбул.
— Әйе, тырышкан ташка кадак кагар, - диләр бабайлар.
Роза аңа керфек сирпеп карый да көлеп җибәрә.
— Син үзең, Хәйбул, бабайлыкка языла күрмә тагы. Я, ярый. Хәзергә исән булып тор. Кара, бер генә бөртеккә дә зарар килмәсен.
— Тыныч булыгыз, иптәш бригадир. Хәйбул кулындагы әйбер күз карасы кебек сакланачак.
Роза алтын көшел турындагы хыяллары белән канатланып, көрәкләр күтәреп, Суыксу кырларына агылган колхозчылар төркеменә килеп кушыла. Халык арасында аның соры мамык шәле генә күренеп кала.
Совет хөкүмәте Роза Насыйбул- линаның һәм колхоз председателе Заһретдин Н и гъ м әт у л л и н н ы ң югары уңыш алудагы тырыш хезмәтләрен искә алын, аларны икесен дә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде.
Буа районы, «Фрунзе» колхозы.
1948
cxxv
Александр Николаевич Островский
1823
92