ТУГАН ИЛ ТАБИГАТЕНЕҢ БӨЕК ХУДОЖНИГЫ
(И. И. ШИШКИННЫҢ ҮЛҮЕНӘ 50 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕ БЕЛӘН)
«Арыш».
Безнең алдыбызда иксез-чиксез .иңлектә’җәелеп киткән арыш кыры. Ачык зәңгәр күк ерак офыкта сыекланып, аксыл болытлар белән бизәлгән. Кояш нурында яктырып тыныч яткан арышлар сары гәрә-бәдәй җемелдиләр. Алда басу юлы. Ул үзенең юнәлешен күрсәткән сыман, аз гына күренеп уңга таба су- - зыла да, арышлар куйнына кереп югала.
Әнә еракта, киң иген диңгезе өстендә, иркен урнашып, куе яшел ылысларын җәеп берничә нарат үскән. Аларның алтын ботаклары кояш нурларында ялтырыйлар.
Гади, ләкин гаҗәп осталык белән эшләнгән бу күренеш караучыны шунда ук үз мохыйтына тартып ала, тойгылары аны әнә шуннан, борылып арышлар арасына кереп югалган юлдан, горур үскән наратлар яныннан еракка, бик еракка алып китә. Нинди иркенлек, киң-лек... Нинди дөреслек белән сурәтләнгән ' бу гүзәл картинада рус пейзажы!
Менә «Нарат урманы иртәсе». Йөзләрчә еллар яшәгән нарат урманында тынлык. Яр буендагы яртылаш сынган карт нарат өстендә, кара урманның көчле хуҗасы аю үзенең балаларцн уйната.
Зәңгәрсу таң томаны урман өстен сарыл алган. Тирә якта берсеннән- берсе узышып үскән сылу, төз наратлар тезелеп киткәннәр. Алар ераклашкан саен тоныкланалар, күгелҗем шәүләгә әйләнәләр, һәм ниһаять, томанда бөтенләй югалалар...
Табигатьнең бу матурлыгын, .бу серен бер ни дә бозмый, урманның йонлач хуҗаларына бу тынычлыктан файдаланып, иртәнге бу бәхеттән, бу рәхәт иректән тәм табарга беркем дә комачауламый...
Никадәр җанлылык, ни кадәр көч һәм байлык яшеренгән бу урманда!
Тагын: «Кояш яктысындагы наратлар», «Урман кисү», «Урман җәелеше», «Урман эче», «Корабль урманы» һәм башкалар... тамашачы тарафыннан сокланып, яратылып карала торган, киң танылган картиналардан саналалар.
Зур осталык һәм талант белән язылган әнә шул әсәрләрне иҗат итүче, данлыклы рус художнигы- пейзажчысы, безнең хөрмәтле якташыбыз Иван Иванович Шишкинның үлүенә бу елның 20 мартында 50 ел тулды.
Иван Иванович Шишкин 1831 елда, элекке Вятка губернясынын (хәзерге ТАССР) Алабуга шәһәрендә туа. Башлангыч белемне ул Казанның 1 нче гимназиясендә
7. ,с. Ә." № з 97
«ала. Бу гимназиянең 5 классыннан Москва рәсем һәм сын ясау учи- лпщесенә күчә. Училищене тәмам иткәч, 1856 елда, Художестволар Академиясенә керә һәм анда профессор М. Н. Воробьев классында укый.
Академиядә уку дәверендә натурадан алып бик күп рәсемнәр эшли һәм осталыгы белән тиз үк такыла: 1857 елда ике кече көмеш медаль белән бүләкләнә. 1858 елда «Валаам утравы күренеше» өчен олы көмеш медаль ала. 1859 елда Петербург янындагы күренешләрдән язылган пейзаж өчен кече алтын медаль һәм 1860 елда Валаам күренешеннән язылган ике эше өчен олы алтын медаль белән бүләкләнә. Шушы эшләре өчен ул чит илләргә командировка алу хөрмәтенә ирешә.
Иван Иванович Шишкин 1861 елда Мюнхенга, 1863 елда Швейцариягә китә. Цюрих шәһәрендә үзенең. белемен камилләштерү өстендә эшли. Ниһаять, Дюссельдорфка килеп, 1865 елда «Дюссельдорф янындагы күренеш» исемле картинасын эшләп тәмамлый һәм бу картинасы өчен академик исеме ала.
Чит ил командировкасы дәверендә ул бик күп каләм рәсемнәре эшли. Ул рәсемнәр барысы да диярлек Дюссельдорф музеенә кабул ителәләр.
1866 елда Россиягә кайту белән үзенең әсәрләрен элек Художестволар Академиясе күргәзмәләренә куя, ә соңыннан картиналары белән Күчмә художество күргәзмәләре товариществосы оешмасында катнаша.
1873 елда инде ул пейзаж жи- вописе профессоры исемен ала.
1891 елда аның 40 еллык хезмәтенә багышланган күргәзмәсе зур уңыш казана һәм, ике елдан соң, 1893 елда ул Художестволар Академиясенең пейзаж мастерскоенда укыта башлый.
1 П*. '
Иван Иванович Шишкин майлы буяу белән картиналар язудан тыш офорт һәм литография-графика белән дә бик кызыксына, бу өлкәдә дә шактый хезмәт күрсәтә.
Югарыда аталган әсәрләрдән тыш, ул бик күп картиналар, этюдлар, каләм һәм карандаш белән эшләнгән рәсемнәр калдырды.
Аның әсәрләре күбесенчә Москвада Третьяков галлереясендә һәм Ленинградта Рус музеенда сакланалар. Шулай ук Казан музеенда да берничә рәсме һәм картиналары бар.
Безнең өчен Шишкин исеме аеруча якын һәм кадерле. Чөнки аның бала чагы Казан белән, ә художник буларак күрсәткән хезмәтләре тулысы белән диярлек безнең як белән — Идел, Кама буйлары белән бәйләнгән.
Туган җир табигатен художник бөтен барлыгы белән сөя. Шуның өчен дә рус пейзажларын өйрәнеп, Россия буйлап бик күп гизә. Бигрәк тә ул урманнарны ярата. Гел яшел наратлар, калын имәннәр художник иҗатында аеруча зур үзенчәлекләре белән сурәтләнгәннәр. Аның каләм белән эшләнгән рәсемнәре зур мастерлык белән башкарылганнар.
Соңгы передвижниклардан берсе — Я. Д. Минченков «Передвиж- никлар турындагы истәлекләр»ендә Иван Иванович Шишкин хакында болай дип яза: «Халык арасыннан чыгып, художниклыкның авыр юлында киң җәмәгатьчелек каршына күтәрелеп танылу шәрәфенә беренче буларак ул иреште... Шишкинның ныклы натурасында икеләнү, шикләнү булмады, сәнгатьтә ул үзенең юлын бердән-бер дөрес юл дип тапты һәм аны ныклы ышаныч белән тормышка үткәрде...»
Академик И. Э. Грабарь үзенең «Рус сәнгате тарихы»нда болай ди:
«...Реализм эпохасы һөҗүм итә һәм аның фонында, урманны чын күңелдән сөюче, бөтен гомере буена җыелмалы мольберттан, зонттан һәм буяулар йөртә торган юл ящи- гыниан аерылмаучы Шишкинның зур һәм җитди гәүдәсе күтәрелә...»
Иван Иванович Шишкин беркайчан да җирдән — табигатьтән аерылмады; табигать эчендә эзләнде, аны иң вак нечкәлекләренә кадәр
өйрәнде һәм үзенең әсәрләрендә аны ясалма буяулар белән ялтыратмыйча, тирән дөреслек белән, реаль рәвештә сурәтләп бирде.
1898 елның 20 мартында урман жырчысының моңы киселә: мактаулы пейзажчы Иван Иванович Шишкинның дулкынлы, тирән хисле көрәге тибүдән туктый.
Ләкин аның иждты һаман безнең белән бергә яши: узган ярты гасыр аша аның дөреслекне ачып әйтеп бирә торан картиналары бүген дә жанлы рәвештә безнең алдыбызга килеп баса.
Данлыклы рус художнигы тарафыннан бөек рус халкы сәнгатенә калдырылган бу кыйммәтле мирас, остазыбыз Сталин юлбашчылыгында якты киләчәккә — коммунизмга баручы азат Совет Ватаны халыклары тарафыннан бүген дә сөелеп карала һәм кадерләп саклана.