Логотип Казан Утлары
Хикәя

СКРИПКАЧЫ КЫЗ


Сүз «Америка» журналыннан башланып китте. Без, берничә эшче егет, порт көтепханәселең кызыл почмагында, шул журналның нәүбәттәге яңа бер номерын карап утыра идек.
Журналның тышында күптән түгел генә танылган бер артистканың рәсеме урнаштырылган. Эчендә дә берничә биттә сүз шул артистка турында, аның фермер семьясыннан чыгып, артистка булып үсү юллары турында бара. Болардан соңгы битләрдә Ныо-Иорк шәһәренең кайбер күренешләре: дөньядагы иң биек йортлары, иң зур тамаша залы булган кино-театрлары, үзәк урамнары чагылдырылганиар.
Без шул рәсемнәрне карап, баш-ларыбызга килгән фикерләребез белән уртаклашып утыра идек. Хәтта бер без генә түгел, кызыл почмакка килеп керүче башка кайберәүләр дә безнең әңгәмәне колак салып тыңлыйлар һәм сүзгә кере-шәләр. Америка турында ишеткән- белгәннәрен сөйлиләр иде.
Бу вакыйганы сөйләп бирүче штурман Ильясов та безнең әңгәмәгә шулай килеп кушылды. Ул урта буйлы, түгәрәк битле һәм гаҗәп аз сүзле кеше иде. Шуиа күрә өстәлнең аргы башында утырган жиреннән сүзгә керешкәч, без һәм- мәбез дә бераз гаҗәпләнеп, аның түгәрәк битенә борылып карадык. Ә ул, журналны үз кулына алып, ашыкмыйча гына берничә битен карап чыкты да:
— Әйе,... Дөньядагы ин биек йортлар да, иң зур залы булган кино-театрлар да юк-бар белән кызыксынучы бала-чага күңелез җәлеп итәрлек төстә буяп, чуарлан ясалганнар, — дип башлады ул сүзен.— «Күрәсезме, бездә имеш һәммәсе дә иң зур, иң биек, иң яхшы. Артистларга да, талантларга да үсеп чыгарга, янәсе, мөмкинлек бар!» — дип әйтергә теләгән фикер үзе кычкырып тора монда. Әмма мин сезгә бу журналдагы күренешләр турында түгел, ә Нью-Йоркның бернинди рекламаларда күрсәтелмәгән чын артисткасы турында, бернинди журнал битләрендә дә чагылдырылмаган меңәрләгән эшчеләр яши торган бистәләрендә, америкалылар әйтмешли, «аскы шәһәрдә» күргәннәремне сөйләп 'бирергә телим...
Беренче мәртәбә шундый «аскы шәһәрнең» кисәге булган порт эшчеләре бистәсендә, сугыш вакытында авырып, больницада дәвалану өчен үз пароходыбыздан калган чакны булырга туры килде миңа.
Ул көнне мин, ярты ай чамасы ятканнан соң, шактый савыгып, больницадан чыгып, шәһәр үзәгенә, үзебезнең илчелек йортына кайтып бара идем. Моңа кадәрле дә Нью- Йоркта берничә мәртәбә булуыма карамастан, мин, ничектер, ялгыштым һәм шәһәрнең үзәгенә таба бару урынына, үзем дә көтмәгәндә, читенә, халкының күпчелеге порт эшчеләре һәм балыкчылардан гыйбарәт булган бистәсенә, килеп чыктым. Берничә минут, үз күзләремә ышанырга теләмичә, шаккатып карап тордым.
Ничек аптырамаска! Әле берничә минут кына элек гөр килеп торган, һәр кайда байлык • һәм зиннәтлек күзгә ташланган урамнардан бара идем. Беренче чатка борылып күп гә үтмәдем, ниндидер тынчу һавалы урамга килеп чыктым.
Бухта буена урнашкан бу урамның бер ягыннан казармага ошашлы дүртәр-бишәр катлы, кызыл кирпечтән салынган стандарт йортлар тезелеп киткәннәр. Алар бер- берсенә янәшә итеп салынганнар һәм кояш нурларына урамга төшәргә һич ирек бирмиләр. Йортлардан да биегрәк эстакадаларга салынган тимер юллар
78
буенча ыжгырып поездлар үткәндә берничә минутка урам бөтенләй караңгы-ланып кала. Шул поездларның һич- тә көтмәгәндә каяндыр килеп чыгып, дөнья җимерелгәндәй дөбердәвенә, кешеләр генә түгел, шакшы су чокырлары тирәсендә эзләнеп йөрүче ач этләр дә сискәнеп куялар. Ә урамның икенче ягы буйлап йорт коймасы сузылган. Шул кой-мага киптерелергә эленгән балыкчы җәтмәләреннән аңкыган сазлык һәм черек балык исе сулыш алырга да ирек бирми. Койма буендагы кояш төшкән кечкенә генә бер почмакта бшп-алты бала уйнап утыралар. Алар кызганыч дәрәҗәдә сәләмә киенгәннәр, ябык тәнлеләр һәм үзләренең аз хәрәкәтле булулары, сүлпән шаярулары белән тормыш авырлыклары астында изелгән картлар кебек күренәләр. Безнең балаларга хас булган шаян көлү, җиңел хәрәкәтне монда һич күрмәссең.
Б -р-ике м.лгуг чамаСы кая таба барырга б. л.чичә торганда, кинәг барылыш артындагы кечерәк кенә бер бакчага күзем төште һәм, бераз ял итеп алу теләге белән, шунда юнәлдем.
Бөркү һавалы урамнан барып кергәнгәме, бу сирәк-мирәк агачлары тузанга чумып утыручы ярд i бакча да бик әйбәт күренде миңа. Уртада, яртылай җиргә баткан һәнкәлеыман тәбәнәк кенә сын тора. Аның янында 7—8 яшьлек ике бала әйләнеп йөри. Аларның берсе негр малае. Каралҗым иреннәрен ачып көлгән саен, аның аппак тешләре күренәләр. Һәм бигрәк тә шунысы гаҗәп, каяндыр, раднодаи ахры, скрипкадан уйналган Глинка музыкасы, Пушкинның «Җырлама син, иркәм» дигән сүзләренә язган көе яңгырый...
Эчкәрәк кереп бер агач төбендәге күләгәдәге скамьяга утырдым да, көтмәгәндә очраган бу таныш көйне бирелеп тыңлый башладым, аңа кушылып авыз эченән генә:
Җырлама сип. иркәм, мийем алда Сагышлы Грузиянең җырларын,— дип көйләп җибәрдем.
Көй, күңелле иркәләп, моңсу һәм ягымлы ишетелә, бик еракта булган туган илне сагындыра. Аның көмеш дулкыннары гаҗәп ачык яңгырыйлар һәм, күңелгә якын булулары белән, иң нечкә тойгыларны уяталар... Шул көйне җырлап үскән Идел буйларын, аның өмет кебек, чиксез-кырыйсыз иркен болыннарын, төрле кошлар сайраганда шаулап торгаи җиләк-җимеш тулы әрәмәләрен күз алдына китереп бастыралар... Анда үткән матур көннәрне, бергә үскән дус-ишләрне, туганнарны искә төшерәләр... Туган ил шулай инде ул, син никадәрле аннан еракта булсаң, ул шул» кадәрле күңелгә якын була, сагындыра...
Шулай тирән дулкынланып тыңлап утырганда, кинәт якында гына нәрсәнеңдер кыштырдавы ишетелгәндәй булды.
«Бу нәрсә булыр икән?» — дип артыма борылып карасам, күләгәсенә үзем утырган агачлар арасыннан скрипка уйнаучының үзен күрдем.
Ул биленә сыланып торган ал күлмәк, башына киң читле ак җиңел шләпә кигән бер яшь кыз иде. Аның бөтен төсе-бите үзе тудырган көйгә тирән дулкынланып уйнавын күрсәтә иде.
Менә шул минутны бакчаның икенче ягыннан скрипкачы туташка таба килүче урга буйлы бер әфәнде күренде. Бу кеше туташның егете булса кирәк. Ул бирегә ки
79-
лергә бераз соң га калган да, сиздермичә генә якынлашып, кәләшен гаҗәпләндерергә тели ахры: саклык белән, аяк очларына баеып- басып кына атлый иде.
Туташ, аны күрүгә, уйнавыннан руктады һәм, бер кулына скрипкасын, икенчесенә футлярын тоткан көе, урыныннан торып, мин утырган якка йөгерә башлады. Йөгерә торгач, агачлар арасыннан килеп чыкты да, көтмәгәндә мине күреп, нәрсә әйтергә белмичә, аптырап калды. Әмма озак каушап торма-ды. Артына борылып, теге урта буйлы әфәндегә кулы белән күрсәтте дә, кабаланып миңа нәрсәдер сөйләргә кереште.
— Мисс, мин инглизчә уртача гына чамалыйм... Ашыкмыйча, ачыклап әйткән сүзләрне генә аңлый алам, — дидем мин һәм тынычландырырга, ашыкмыйча гына сөйләп бирергә кирәклеген аңлатырга тырыштым.
һәм ул мине аңлады.
— Ә... чит ил кешесе икәнсез, — дип ашыгыч кына елмаеп алды һәм теге әфәндегә .күрсәтеп: — Зинһарлап үтенәм, әнә теге мистердан яклагыз мине... Артымнан калмыйча йөреп йөдәтеп бетерде инде, — диде.
Теге урта буйлы кеше мондый күңелсез хәлдән соң, безнең янга килергә батырчылык итмәде ахры, туктап калды һәм агачлар арасына кереп күздән югалды. Ә туташ, бераз тынычлана төшкәч, кулындагы скрипкасын, футлярына салып, скамьяга куйды да, үзе- дә утырып яңадан сүзгә кереште.
— Ярый әлс, минем бәхеткә, сез туры килдегез... Югыйсә, тагып бәйләнгән булыр иде, — диде ул һәм минем кем булуым, ничек монда килеп чыгуым белән кызыксына башлады.
Мөмкин булган кадәр аның со-рауларына җавап бирдем. Үземнең совет диңгезчесе булуымны, пароходтан авырып калуымны һәм, больницадан кайтышлый, ялгышып бу бакчага килеп чыгуымны сөйләп бирдем. Без, ничектер, тиз танышып киттек.
Мисс Розали (ул кызның исеме шулай иде} порт бистәсендәге диңгезчеләр театры режиссерының семьясында туган һәм ата белән ананың бердән-бер кадерле баласы булып үскән. Әмма аның бәхетле яшьлеге озак дәвам итмәгән, унике яшькә җитеп килгәндә анасы үлгән. Анасыз, яртылаш ятим калган кыз бу югалтуны бик авырлык белән кичергән.
Театрның хуҗасы һәм баш режиссеры булганга, аның атасы үзенең бөтен вакытын диярлек театрда, театр эшләре артыннан йөреп үткәргән. Розали үзенең уйлары белән бер ялгызы калудан коты-лырга теләп, каймакларны атасына ияреп театрга йөргәли, артистлар белән таныша, репетицияләр вакытында алар тирәсендә чуала башлаган.
Театрда башта аны бигрәк тә скрипка кызыксындырган, скрипка тудырган моңлы көйләр аның яшь йөрәген дулкынлатканнар. Шуңа күрә ул бу инструмент белән айра- та кызыксынган, уйнарга өйрәнергә керешкән.
Режиссер кызы булгангамы, яки болай якын күрепме, — музыкантлар яшь үсмер кызны читкә какмаганнар, сорауларына җавап биргәннәр, үз эшләреннән буш вакытларны аны скрипкада уйнарга өйрәткәннәр.
Ниһаять, тырыша торгач, беренче уңышлар күренә башлаганнар. Болай рәт чыгарлык булгач, атасы аңа үзеңә скрипка алып биргән.
Музыка белән танышканнан бирле кызның күз алдында яңа матур дөнья ачылгандай булган. Моңар кадәр күңелен сыкраткан, мәңге таралмас кебек сизелгән сагыш, башкача җилфердәп килә, үз канатларына утыртып, таныш булмаган җиһаннарга алып китә, яца, якты офыклар ача, яңа өмет һәм тойгылар уята кебек тоелган...
Аннары Розали атасы теләгенә буйсынып, сәхнәдә уйнарга керешкән. Беренче адымнар, әлбәттә, икенче дәрәҗәдәге рольләрне бап.:-- карудай гына башланып киткәннәр. Карт сәхнә мастеры үзенең бердәнбер кызып чын артистка итеп күрергә теләгән һәм, шул өметенә
>;0
ирешү- өчен, кызына үзенең бай тәҗрибәсен, иҗат серен бирү юлында армый-талмый эшләгән.
Аның тырышулары бушка китмәгән. Унҗиде яшькә җиткәндә Розали баш рольләрне уңышлы башкарырлык булып өлгергән һәм сугыш алдыннан атасы белән зур сәяхәткә китеп, Европаның төрле илләрендә, шулай ук СССР да булган. Бу сәяхәт вакытында Советлар илендә күргәннәре аның күңелендә иң якты истәлек булып калганнар. Москвада ул дәүләт консерваториясенең соңгы курсында укучы Наталья исемле скрип-качы белорус кызы белән якыннан танышкан, аның уйнауларын тирән дулкынлану белән тыңлаган. Натальянең көтүче кызы булуын ишеткәч, Розали таңга калган һәм Натальягә:
— Ул чакта болай күтәрелергә сезнең берәр бай химаячегез бул- I андыр... Шул ярдәм иткәндер. Югыйсә мөмкин түгел, шулай б IT? — дип сорау бирмичә түзә алмаган.
• Наталья аның бу соравын бер мәртәбә әйтү белән аңламаган. Икенче тапкыр кабатлап биргәннән соң, сорауның эчтәлегенә төшенгәч кенә:
— Кабатлаткан өчен, гафу итегез — һич тә ишетергә туры килмәгән сорау бирдегез... Юк, минем бернинди дә бай химаячем булмады, — дип җавап биргән, — безнең илдә химаячеләр гомумән модада түгел. Бездә аларсыз да һәркемгә үсәргә иркенлек... Мәсәлән, мин үзем яшьтән ятим калдым. Әмма аңа карап югалмадым. Башка бик күпләрне үстергән кебек, Ватаным мине дә балалар йортында тәрбияләп үстерде, музыка мәктәбендә укытты. Хәзер консерваторияне тәмамлап киләм.
Розали скрипкачы кыз Наталья белән ул чакны бик якын дус булып аерылганнар һәм соңыннан бер-берсенә хатлар язышып яшәгәннәр... Тик сугыш башлангач кына, ничектер, аларның ике арада булган элемтәләре өзелгән.
Сәяхәттән кайткач, Розали башына яда кайгы төшкән. Көннәрнең берендә, үз театрларында уйнаучы Чарльз исемле артист һәй драматургка кияүгә чыгарга әзерләнеп йөргәндә, аның атасы үлгән Үләр алдыңнан ул Розалине үз янына чакырган да:
— Кызым, миңа бу фани дөнья белән бөтенләйгә саубуллашырга вакыт җитте бугай... Соңгы васыятем итеп, сиңа шуны әйтергә телим... Чарльз әйбәт егет... Кәсеп чишмәбез булган театрны анып исеменә калдырам. Аның өлеше безнең театрда болай да бар иде... Тату яшәргә, бер-берегезнең кадрен белергә тырышыгыз, — дип әйтеп калдырган.
Дөрес, алар бср-берсен якын күргәннәр һәм, Розалиның атасына булган траур ае бетүгә, туй ясарга әзерләнергә керешкәннәр... Әнә шулай әзерләнеп йөргәндә кияү булырга тиешле .егет Чарьлз үзенен «Язмыш» исемле яңа пьесасын язып бетергән һәм, аның премьерасын туйга туры китерергә теләп, туйга әзерләнү эшләре белән бергә, репетицияләрне дә тизрәк башлауны ашыктырган. Совет хатын- кызларына яла ягучы бу пьесаныа баш ролен ул кәләше Розалнга тапшырырга теләгән.
Бөтен труппа җыелып, бу яна пьесаны беренче репетиция алдыннан укып бетергәч, Розали рольне башкарудан баш тарткан. Гомумән пьесаның дөреслектән ерак торуын. Советлар иленә яла ягу булуын һәм, шуңа күрә, һәр намуслы кеше моңа җирәнеп караячагын әйтеп чыккан. Автор белән артистка арасында бәхәс кузгалган. Розали Советлар Союзында иҗат итәргә, үсәргә киң мөмкинлек булуын исбат иткән, ярлы крестьян семья-сыннан чыккан ятим кызның атаклы скрипкачы булуын үз күзе белән күргәнлеген, шул кыз белән якыя таныш булганлыгын сөйләп биргән. Чарльз Розали сүзләрен: — «балалык романтикасы» дип атаган, хәзер, «яңа таләпләр» тууын аңлатырга тырышкан. Ул үгетләп тә. шелтәләп тә караган. Ә Розали үз сүзендә нык торган:
— Үз камусыма каршы бара алмыйм. Советлар илендә мин скрия-
81
качы кыз белән таныштым. Бу рольне башкарганымны ишетсә, минем турыда нәрсә уйлар ул? — дип җавап биргән.
һәм шул көннән башлап алар арасында ызгыш киткән. Кияү булырга тиешле театр хуҗасы кәләшенең кирелеген басарга теләп, башка пьесаларда да Розалига икенче дәрәҗәдәге рольләрне тәкъдим итә башлаган. Алай да җиңә алмагач, бөтенләй театрдан чыгып китәрлек хәлгә җиткергән, үз тирәсендә тыкшынып йөрүче тәнкыйтьче аша, мисс Розалиның таланты сүнә башлауны, бозылу турында ялган хәбәр тараткан һәм, шулай итеп, башка театрларга да керт-мәслек иткән.
Бангь^иан • үткән бу язмышны, Розали китаптан укыгандай, тукталмыйча сөйләп бирде. Соңга таба дулкынлана төшеп:
— Ул һаман минем артымнан калмыйча бәйләнеп йөри... Туры китергән саен, миңа андый пьесаларның хәзер модада булуларын, күбрәк файда китерүләрен аңлатырга тырыша, СССР турындагы романтиканы ташларга һәм кире театрга кайтырга чакыра... Аның бу лыгырдавыннан туеп беттем, үзеннән җирәнә башладым инде. Аңа ялынып тормас өчен, театрдан киттем, тиздән бер эстрадада уйнаучы оркестрга скрипкачы булып керергә уйлыйм... Ә хәзергә, көн күрүе авыррак булганга, әнә теге балаларны скрипка уйнарга өйрә- тәм, — дип теге сын тирәсендәге балаларга күрсәтте.
Шулай байтак сөйләшеп .торганнан соң, ул кулындагы сәгатенә карап алды да:
— Кич җитеп килә икән инде, — безгә кайтырга вакыт. Әгәр вакытыгыз булса, иртәгә дә килегез... без һәркөн биредә булабыз, — диде һәм, үзен көтмичә, кузгалып киткән балалар артыннан юнәлде.
Билгеле, мин иртәгесен дә, өченче, дүртенче көнне дә килдем һәм илгә кайтуны көткән көннәрнең һәммәсен дә диярлек шул псрт бистәсендәге бакчада үткәрдем. Мисс Розали скрипкада уйнарга өйрәткән балалар да миңа бик тйз с. .с. ә,- № з ияләнделәр. Аларның берсе — сирәк кенә сипкелле, курнос борынлы Генри — мисс Розалины яллаган хуҗа малае иде. Ә икенчесе шушы бакчаны себерүче карт негрның малае — Джон иде. Ул һәр эшне дә, уенны да тиз отып ала, оста башкара һәм шуңа күрә Генри бар эштә дә аңа ошарга тырыша иде.
Безнең беренче көннәр мисс Розали белән үзара якынрак танышуда үттеләр. Розали күбрәк безнең ил турында сораштыра, кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләр белән кызыксына, я булмаса, скрипкада рус мелодияләрен яки яңа совет көйләрен уйный . иде. Үз илендә җәберләнгән һәм безнең музыка белән дулкынланып яшәгән, дөреслек өчен сәхнәдән баш тарткан бу кыз белән аерылышу миңа шактый читен булды. Китәр алдыннан портка озатырга килгән-дә аның:
— Мин сезне сагынырмын... Кайтып җиткәч, хат җибәрегез. Бу коллык һәм хәсрәт илендә мин сезнең ирекле илдән килгән шул хатны ' укып булса да бераз юанырмын... — дигән сагышлы сүзләре һаман исемдә торалар.
Икенче мәртәбә миңа Ныо-йорк- та былтыр булырга туры килде. Дөресен әйтергә кирәк, бу туры килүне мин дулкынланып каршы алдым.
Безнең пароход Ныо-Йорк портына төнлә килеп туктады. Вакыт соң булганга, мин шәһәргә чыга алмадым. Ә икенче көнне, иртәнге чәйне эчкәч тә, кабул ителергә тиешле йөкләр белән бәйләнгән кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә порт идарәсенә бардым, шәһәрдә үзебезнең илчелектә булдым һәм шуннан кайтышлый, кайчандыр мисс Розали белән очрашкан теге бакчага да кердем.
Бакча хәзер дә элеккечә тын. иде. Тик теге вакытта яшәреп торган үләннәр, агач яфраклары гына саргайганнар. Уртадагы такыр башлы сын шулай ук үз урынында тора. Ул җиргә тагы да иелә төшкән һәм тәбәнәкләнеп калган иде. Аннан уңгарак күз салсам, яфраклары коела башлаганга .сирәкләнеп
82
калган агачлар арасында иске танышларымны күрдем. Хуҗа малае Генри белән Джон агач скамья әйләнәсендә куышып уйныйлар. Алар икесе дә шактый үскәннәр. Джонның соры фланель күлмәге бөтенләй кыскарып, тараеп калган. Мисс -Розали шул ук скамьяда скрипка көйләп утыра. Аның башындагы ал шләпәсе кояшка уңган,, киң челтәре ике яклап салынып төшкән иде.
'Менә ул скрипкасын көйләп бетерде дә, балаларга эндәшеп:
— Әй, сез шаяннар, туктагыз... Эшкә керешергә вакыт! — диде һәм үз каршына килеп баскан балаларның берсенә, хуҗа малае ГенрПга, скрипка тоттырды да: — Башладык! —.дип кулы белән җитез генә болгап җибәрде.
Генри миңа таныш булмаган ниндидер күңелле көйгә уйнарга кереште, ә Джон, аңа кушылып, такмаклап, җырлый башлады. Ул көй агымына бөтен күңеле белән бирелеп рухланып җырлый. Аның энҗе кебек тигез һәм ап-ак тешләре, кара иреннәрен ачкан саен, ялтырап күренәләр һәм бөтен йөзенә ачыклык бирәләр.
Мин, алар янына барырга теләп, басып торган урынымнан кузгалган гына идем, көтмәгәндә бакчага бер төркем исерекләр килеп керде. Мин ни дип уйларга да өлгермәдем, әлеге исерекләр Розали белән балаларны сырып та алдылар. Алар- ның берсе:
— Күрәсезме бу * бозыклык оясын!.. Негр белән бергә ак кеше баласын өйрәтеп аздыра! Кем рөхсәт иткән аңа? — дип кычкырды да Генри кулындагы скрипканы җиргә бәреп төшерде. Икенчесе, скрипканы күтәрергә омтылган Джонны читкә этеп, зур итеге белән скрипка өстенә басты. Нечкә кыллар актык мәртәбә чыңлап өзелделәр. Зур итеп ачылган күзләре белән скрипкага текәлеп, кулларын алга сузган негр малае хә-рәкәтсез калды. Шунда өченче бер әфәнде кысла кыскычларыдай озын кулы белән Джонны муеныннан эләктереп алып, һавага чөйде дә җиргә ташлады...
Шуннан соң нәрсә булганын сөйләп торуы да кыен. Үз күзе белән күрмәгән кеше цивилизацияле Америкада мондый вәхшилек булыр дип ышанмас та бәлки. Әмин моны үз күзем белән күрдем. Хәзер Америкада негрларга карата кулланыла торган Линч хөкеме ул урта гасырлардагы иң явыз инквизиторларның иң әшәке эшләреннән бер дә ким түгел.
Шләпәле, галстуклы әфәнделәр үзләренең кара эшләрен эшләгәч, бакчадан чыгып киттеләр. Мин бер җирдә, кан эчендә, актык сулышын алып яткан бичара Джонга, бер акылдан шашар хәлгә җиткән » мисс Розалига карап тордым. Бик. зур ихтияр көче белән генә әлеге әфәнделәргә ташланудан 9 үземне тыеп калдым. Совет кешесе көпә көндез эшләнә торган вәхшилеккә тыныч кына карый алмый, әлбәттә. Аның бөтен вөҗданы моңа каршы күтәрелә. Ләкин, бу очракта мин тик .торырга мәҗбүр идем. Чөнки бу, беренчедән, америкалыларның, «эчке эше», икенчедән, алар шул уңай белән безнең илгә һәм кешеләребезгә карата әллә нинди уйдырмалар чыгарулары мөмкин иде. Аңа алар осталар бит.
—. Полиция! Полиция, — дип җан ачысы белән кычкырды мисс Розали. Шуны гына көтеп торган шикелле полисмен килеп тә җитте. Ул иелмичә, аягы белән генә Джонның башына төртеп карады да, каты ачуланган тавыш белән.
— Бу ерткычлыкны кем эшләде?! Әйтегез миңа, хөкемгә тартырга кирәк үзләрен, — диде.
— Мин беләм аны... язып алыгыз, — диде мисс Розали ялварып. — Ул диңгезчеләр театрының хуҗасы Чарльз...
Бай театр хуҗасының исемен ишетүгә полисменның йөзе кинәт үзгәреп китте.
— Булмас, яла!—дип кычкырды һәм мисс Розалига текәлеп: — Сез бу бакчада негрлар белән ак кеше балаларын бергә буташтырып бозучы мисс түгелме соң... Әһә, иреннәрегез калтырый! Димәк, сез! Сез законны бозгансыз... Сез үзегезнең бу начар эшегез белән ах
кешеләргә генә түгел, негрларга да бәхетсезлек алып киләсез... Күрәсезме сезнең, аркада ни эшләгән ул, — дип үлән өстендә яткан Джонга күрсәтте һәм: — Юньле булсагыз, сезне театрдан да куып чыгармаслар иде... — диде.
Ильясов сүздән туктап, трубка кабызды. Без, кызылпочмакта җыелган кешеләр, барыбыз да шуннан соң ни булды дип көтеп тордык.
— Менә, күрәсезме инде, — диде штурман, — рәсемнең ике ягы була икән. Тыштан бар да шәп, ә эчтән... Сез мисс Розалига нәрсә булганын белергә телисезме? Теләсәгез әйтәм. Шул ук көнне кичке газеталарның берсендә мин мисс Розалига хөкем булуын, цивилизацияле ак кешеләр белән негрлар арасындагы мөгамәлә нигезен бозуы өчен аның төрмәгә утыртылуы турында хәбәр укыдым.
Без барыбыз да тын калдык.