ШИГЫРЬЛӘР
М. САДРИ
СОЛДАТ КЫРДА УҢЫШ ДАУЛЫЙ
— Без сугыщта Юлбарстан көчле-
без,
Без тынычта аттан артык эшлибез!
Менә урак өсте килде, Акты Гөбнә сулары... Бодайга күмелде инде Колхозның басулары.
Елга ташып аккан җирләр Бодай белән тулдылар, Бөтен кырлар һәм басулар Сокланырлык булдылар.
Председатель — баш кешебез Кайтты да кырда йөреп:
— Бушка китмәде эшебез, — Диде, ул, безгә кереп.
Колхозга биреп көчеңне Күмелдең, диде, данга, Язам кырдагы эшеңне Кадерле генералга.
Аның язуын күргәннәр
Ул болай дигән хатта: «Хезмәтнең кадерен белгәннәр Егетләр сездә чакта.
Колхозда ул егетләрнең
Яңадан яңгырый даны, ;
Кхэлхоз ул сезнең гаскәрнең
Бер часте, батальоны!» )
Дунайның аргы ягында Кызарып ал таң атты. Бер солдатны шул чагында Карт генерал озатты.
Кайтты солдат туган илгә Ашкынып һәм шатланып, Сәлам биреп бөтен җиргә Кош кебек канатланып.
Каршылады аны кырлар, Дуслары, туганнары, Гөбнедәге язгы сулар, Сагынып көткән яры.
Чыга солдат ил күрергә Карарга халкы эшен, һәм колхозына бирергә Ашкына бөтен көчен.
Шунда солдат уйга калып Чәчәргә карар итә, Сабан алып, пар ат алып Басуга килеп җитә.
Ел байлыгы — яз аенда, На-а! Мәрхәмәтле атлар! Бөтен Идел буйларында Уңыш даулый солдатлар!
Солдат тагын җиңү даулый, Гөрләтә бөтен кырны, Пар атларын к а улый-каулый Әйтә Тукайча җырны:
ГАМИР НАСРЫЙ
*
БЕЗНЕҢ БАЙРАК
Балкысын, балкысын Хезмәт байрагы кулда, Байракта ялкынлы сүзләр: «Бишьеллыкны дүрт елда!»
Югары, югары Күтәр хезмәт байрагын!
Марш
Җиңүче батыр халыкның Даны шауласын тагын.
Юлларда, юлларда Якты маяклар яна;
Барлык юлар илтә безне Коммунизмга таба!
МАКСУД СӨНДЕКЛЕ
*
КОРЫЧ ТУРЫНДА ЖЫР
Рудаларга металларга бай Уралда Без ягабыз учакларга сүнмәс утны, Горур яңгырый безнең кулда яна корыч, Тырыш хезмәт данга күмә һәр минутны.
Сал, коксны, суынмасын җир кояшы, Бу битләрдән кайнар тирләр тамса тамар, һәр тамчысы илгә куәт бирә торган Корычларны ныгыта торган тирләр алар...
Шуны сорый Сталинчы бишьеллыклар — Барыбыз өчен уртак, газиз Ватан эше, Цехта көн дә, төн дә шулай хезмәт кайный, Бу ярыштан читтә түгел һичбер кеше.
Цехлардагы корычларның яңгыравыннан, Ишетәм мин халыкларның бердәм сүзен, Бу бердәмлек, утта, суда сынау үткән, Бу бердәмлек тутыга торган корыч түгел.
Тазарт көлне, тазарт мичнең тузаннарын, Горноларда ялкын иркен уйнап йөрсен, Формалардан чыккан корыч безнең кулда, Тагы да саф, тагы да ачык тавыш бирсен.