Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘГЫЙМӘ ТАЖДАРОВА


1906 нчы елның 5(18) маенда Казанда халык өчен беренче тапкыр татарча театр уйнала. Беренче спектакль уйналуга нәкъ 8 ел үткәннән соң, Габдулла Кариевның чакыруы буенча «Сәйяр»га Нәгыймә ханым Таҗдарова килә. 1915 нче елның 19 нчы январенда исә (иске стиль белән) Нәгыймә ханым сәхнәгә чыга...
Нәгыймә ханым Таҗдарова татар театрын тудыручы Габдулла Кариев һәм Сәхибҗамал Волжскаяларның замандашы. Ул алар башлаган бөек эшкә килеп кушылды, тормышын, киләчәген яшь театрга багышлап, шуның яшәве өчен фидакарьләрчә хезмәт итте, татар теат-рының ветеран эшлеклеләреннән берсе булып танылды.
Татар театрын 1905 нче елгы революция дулкыны тормышка калкытып чыгара. Безнең театр 9 нчы январь көненнән соң, май стачкалары, октябрь аендагы Бөтенрос- сия эшчеләренең политик забастовкасы, Москва пролетариатының кораллы Декабрь восстаниесе артыннан дөньяга килә. Бу, әлбәттә, очраклы хәл булмый. Азатлык байрагын күтәреп, үзенең экономик һәм политик таләпләрен яулап алу өчен патша самодержавиесенә, ал- иавыт-каппталистларга каршы ачык, кораллы көрәшкә чыккан рус про-летариаты артыннан татарның хезмәтчел халкы да иярә; алар өчен дә демократик азатлык, политик яктан тигез хокуклылык һәм икеләтә эксплуатация җәтмәсеннән котылу һава шикелле үк кирәк була.
Революция халыкның аңарчы яшерен яткан көчләрен уята, хәрәкәткә китерә, иҗади эш, көрәш мәйданына чыгара, һәм шаулап үткән бу революция халыкның киң катлау хезмәт массасына азатлык
† Ә. Еникинең бу монографиясе кыскартып басыла.
идеяләренең тәмен сеңдереп өлгерә, аларда тигез хокуклы тормышка булган сусауны тагын да ныграк көчәйтә төшә, алар арасыннан реакцион кадимчелеккә, дини, хәра- фәткә, деспотизмга, кешеләрнең сыйнфый һәм милли җәһәттән изелүләренә каршы көрәшүче яңа яшь көчләрне тудырып калдыра. Шифалы яңгырдан соң берьюлы күтәрелгән үсемлекләр шикелле, бездә театрларның, газета-журналларның, яңа әдәбиятның барлыкка килүе, ниһаять, даһи шагыйрь Габдулла Тукайның тарихыбыз күгенә якты йолдызларның берсе булып балкып чыгуы — менә 1905 нче елгы рево-люциянең татар халкына биргән күркәм җимешләренең кайберләре шулар иде.
Ярлы крестьян кызы, фәкыйрь тормышның бөтен авыр михнәтен җилкәсендә татыган, һәртөрле хокуктан мәхрүм булган, мәктәп күрмәгән Нәгыймә Таҗдароганың театр шикелле югары сәнгач, әһле булып китүенә дә әнә шул революция объектив сәбәпче бул;.
1907 иче елны ук Габдулла Тукай яңа туган татар театрының тормыштагы урынын менә болан билгеләгән иде:
100
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр. Күңелдә йиклаган дәртне уятыр. Теагр яктылыкка-нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр. Тагы үткән гомерне уйлатадыр. Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең. Көләрлек булса, булмаса, җыларсың. Күрерсең тормышың нинди: җитешме? Житеш булмаса, кай җире җитешми? Төзәтерсең шуны тәкмил итәрсең, Шулай шактый белем тәхсил итәрсең.
Янә
Мекәддәс ул, бөек ул гали зат ул;
Тәмам хөр ул. вә бик киң ул, азат ул; Вә ул дарелголүм, дарельәдәптер. Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер*
(«Театр», 1907)
Чыннан да безнең театр, Тукай и! гкәнчә, холыкларны төзәтүче <дарельголүм» (гыйлем йорты), .дарельәдәп» (әдәп йорты) булырга тиеш иде. Чөнки ул революция җимеше, чөнки заманның аныц алдына куйган таләпләре — тормышның көлкегә калган ямьсез яки елатырдай фаҗигале якларын ачып бирүдән һәм яктылыкка — нурга таба алга өндәүдән гыйбарәт иде. Кыскасы, халыкның уяну, хәрәкәткә килү дәверендә туган театрның шул хаклыкка «дәрсе гыйбрәт» мәктәбе булмыйча чарасы юк иде. Инде бу «тормыш мәктәбе» Вазый-фасын үтәү өчен театр халыкның җаны нәрсәгә сусаганын дөрес аңларга һәм җан теләгәнне табып күрсәтә белергә тиеш. Моның өчен апа тормыш чынлыгына таянырга, шул чынлыкны бозмыйча, иҗат итеп бирергә кирәк булды. Бу бурычны үтәү исә театрның реализм нигезендә үсүе белән генә хәл ителергә мөмкин иде. һәм безнең яшь театрыбыз беренче көннән башлап критик реализм методын үзләштерү юлы белән эшләргә керешә. Ул үз максатына лаек иҗат формасын сәнгатьнең реализм . чараларыннан таба һәм бу, әлбәттә, очраклы булмый; бу — тормыш биргән эчтәлекнең үзенә кирәк табигый һәм законлы калыбын табу иде.
Дөрес, яна туган театрга үз таләпләренә лаек художество формасын тиз генә табу өчен, аңа ул форманың әзер үрнәген күрергә кирәк иде. Бу җәһәттән исә «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» янәшә яшәгән рус халкының әдәбияты һәм сәнгате кирәкле үрнәкне бирә, файдалы һәм уңай йогынты-сын ясый.
Чыннан да рус халкының бөек Пушкиннан һәм Гогольдән башланган, соңра Белинский, Чернышевский һәм Добролюбовлар тарафыннан демократик азатлык йдеяләре белән үстерелгән, ниһаять,-Л. Толстой, Чехов, Горький иҗатлары белән дөнья сәнгатенең яңа биеклегенә күтәрелгән халыкчан .реалистик әдәбияты — безнең яшь әдәбият һәм театрыбыз өчен прогрессив җирлек хезмәтен үтп. Аеруча безнең теат-рыбыз рус сәхнә сәнгатенең бөек осталары тарафыннан озак еллар дәвамында эшләп җитештерелгән реалистик формасын, артистлык ос-талыгының гүзәл үрнәкләрен өйрәнә һәм иҗади кабул итә.
Әгәр беренче татар артистларының уеннарына җентекләп карасак, аларның уеннары, башлыча һәм нигездә, «сәхнәдә тормыш реализмы» дигән стильгә туры килгәнен күрер идек. Бу стиль исә бөек Щепкин тарафыннан тудырылган, Шум-ский, Иров Садовский, Гликерия ч^едотовалар тарафыннан тәмам эшләнгән, ниһаять, К. Станиславский тарафыннан теоретик гомуми- ләштерелеп, үстерелеп, артистлык иҗатының яңа принциплары белән баетылып, бөтен бер системага салынган һәм рус театр сәнгатенең төп сыйфаты булып әверелгән стиль иде. Менә шушы стиль безнең яшь сәхнәбезгә күчә, театры-бызның үсү һәм формалашу юлын билгели.
Бу формалашуның шактый тулы булып өлгерүен без инде «Сәйяр» вакытында ук күрәбез. Сәхибҗамал Волжская, Габдулла Кариев, хаклы рәвештә, татарда реалистик сәхнә уенын тудырган беренче бөек ар-тистлар булып танылалар.
1915 иче елны әнә шул «Сәйярга» килгән Нәгыймә ханым Таҗдарова да артистка буларак, Габдулла Кариев кул астында тәрбияләнә, үсә һәм театрыбызның күренекле сәхнә остасы булып җитешә. Illyj
101
нар күрә без Нәгыймә ханым Таҗ- даровапы Кариевның көчле йогынтысын үзендә саклаган, аңардан алган дөрес юнәлешне үз таланты •белән тулыландырган һәм үстергән бик күп онытылмас җылы, җанлы образларны тудырып биргән, чын мәгънәсе белән реалистик пландагы талантлы артисткабыз дип атый алабыз.
АВЫЛ КЫЗЫ
Нәгыймә ханым 1888 елны Утар- аты (хәзерге Татарстан, Арча районы) авылында Әхмәдулла агай семьясында туа. Кайсы айның кайсы числосыида? — ул кадәресе билгеле түгел. Баланың тууын теркәгән мулла метрикасында әнә шул елдан башка нәрсә табылмый. Инде елның дүрт фасылын, дүрт төрле дөнья нужасына җигелеп үткәргән ата-ана да кызларының тәгаен туган көнен хәтерләрендә саклап тота алмаганнар. Җитмәсә, Әхмәдулла абзый белән Сәхибҗамал җпнги өчен Нәгыймә сигезенче бала булып тормышларына керә һәм унынчы кашык булып табыннарына утыра. Ул туганда әле Әхмәдулла абзыйның аты да, сыеры да булмый. ШУНЫҢ аркасында Әхмәдулла абзый үз гаиләсенә тигән 4 имана жирнең бары икесен генә чәчеп, эш итә ала., Гомеренең күбрәк вакытын исә ул, зуррак балаларын ияртеп, алпавыт җиренә йөреп үткәрә, яки авылындагы бай агайларга көнлекләп эшләүче ялчы булып тормышын алып бара.
Табигый, балалык вакыты Нәгыймә өчен бик гүзәлдән һәм татлыдан булмый, киресенчә, аны тәрбияләп җитештерә һәм киләчәк характерын билгели торган шартлар шактый караңгы чырайлы, каты куллы булалар. Кече яшьтән үк УЛ ата-анасының дөнья мәшәкатен булдыра алганча күтәрешә, башка туганнарыннан калышмыйча кул көпе белән семьясына булыша.
Авылында кызлар мәктәбе бул- маса да, Нәгыймә бер тол абыстайга берничә кыш сабакка йөреп укырга өйрәнә. Дөрес, шаян була, абыстайдан үзенә чыбык еш төшә, ләкин бик тырышып, зур уңыш белән укый, әлеп-бидән бдшлап Мөхәммәдияләргә ' кадәр барып җитә. Китап уку белән бик мавыга, абыстайда булган һәм авылда табылган һәртөрле көйсез китапларның, көйле бәет, мөнәҗәтләрнең берсен калдырмый укып бара. «Йосыф» китабын һәм башка шуның төсле дини тарихтан алынып язылган нәрсәләрне хатын-кызларга, карчыкларга кычкырып укый, аларны тәэсирләндерә, еш кына рәхмәт, мактау ишетә. Бәйрәмнәрдә исә абыстай янында шәрикътәш кызы белән бергә көйләп Мөхәммә- дия укый, мөнәҗәтләр әйтә. Бу вакытларда Нәгыймә көй көйләү белән шундый мавыгып китә, хәтта, үзенең әйтүенә караганда, көрәк тактасына ат койрыгының кылларын куеп, скрипкасыман нәрсә дә ясап маташа.
Абыстай — абыстай инде ул. Кыз шәкертләрен укырга өйрәтсә дә, язу язарга өйрәнүдән катгый рәвештә тыя. Ләкин Нәгыймәнең язу язарга өйрәнәсе бик килә һәм ул аптырап калмый: ирләр мәдрәсәсен-дәге шәкертләрдән җиткән кызларга хат ташый, шул «хезмәте» өчен кулга эләкмәстән кечкенә каләм калдыкларын сорап ала һәм үз тырышлыгы белән язарга өйрәнә.
Зур үсә төшкәч ул әтисенә һәм апаларына ияреп көнлекле эшкә йөри башлый. Бу вакытларда инде аның характеры да тулырак билгеләнә: кыю табигатенә хас буларак аңарда хөрлек, бәйсезлеккә омтылу шактый нык сизелә.
Нәгыймә яшьли үк шәһәр күрә. Үсмер кыз чагында ул кышкы айларда Казанга, әнисе белән бер туган апасына килеп тора. Апасы хәлле кешедә кияүдә була һәм бердәнбер кыз бала үстерә. Нәгыймәне гадәттә шул кызга иптәш итәр өчен авылдан китертәләр. Бу килеп торуның Нәгыймәгә билгеле бер файдасы да тия; ул апасының кызы белән бер-нке кыш шәһәр мәктәбенә укырга йөри. Шәһәр үзе дә аңарда зур кызыксыну тудыра; апаларына ияреп йөрергә чыкканда ул шәһәрнең бакчаларын, матур урамнарын күрә. Шәһәрне ярата
102
башлый һәм аның күңелендә «шәһәрдә генә торсаң иде» дигән уй туа.
Еллар үтәләр. Нәгыймә шулай абыстайда укып, бозау көтеп, яшь балалык вакытын, әтиләре белән >ракка йөреп, чигү чигеп, Казанга кнлеп-китеп яшүсмер чагын да үткәрә. Ниһаять, Нәгыймә җиткән кыз да булып өлгерә. Дөресен әйтергә кирәк, авыр михнәтле, кысынкы тормыш шартларында үсүенә карамастан, ул үз заманы өчен авыл кызларының алдынгыларыннан берсе була, һәртөрле эш кулыннан килү белән бергә, ул әле укый-яза да белә. Бу кадәресе гади авыл кызы өчен чын бәхеттән санарлык мактаулы һәм кадерле бер ганимәт — байлык иде. Шуның өстенә ул төскә-башка сөйкемле, буйга сылуг һәм спай, чибәр итеп киенергә дә ярата.
Нәгыймә ханым, кыз вакытларын сагынган чагында «мин авылның Галиябанусы идем» дип әйтә торган иде.
Әгәр халык күңеленә сеңгән «Га-лиябану» образының мәхәббәт тра-гедиясен бер читкә куйсак, аның үз-үзенә биргән бу ошатуында дөреслек юк түгел. Чыннан да җиткән кыз Нәгыймә үзенең нечкә, сизгер табигате, сылу кыяфәте һәм кешеләр күзенә сөйкемле күренүе белән без белгән Галиябануны хәтерләтсә, бу бер дә гаҗәп булмас
булып китә, җиткән кыз сайлауда ихтыярсыз була, аңардан кайчан, кемгә иргә чыгарга .теләве турында сорап тормыйлар. Нәгыймә дә бу кыргый гадәттән котыла алмый. Ауганнан туган апасы дүрт баласын калдырып үлеп китә; шуның иренә, ягъни җизнәсе тиешле кеше ә, гыймәне, әлеге дүрт баланы тәрбия
,н уСТорер өчен дип, аи-ваена куймыйча, кияүгә бирәләр.
Хаксызлыкмы көче яшьтән үк күтәрә алмаган, һәрвакыт хөрлек, бәйсезлсккә омтылган, күңеле һаман нәрсәдер эзләгән Нәгыймә өчеи мондый язмышның никадәр аянычлы хәл булуын әйтеп торасы юк.
Нәгыймә, үзенең барлык табигате белән бу ясалма, ялган тормышка сыя алмыйча, көчләнеп бер-ике ел яшәгәннән соң, ниһаять, яшь баласын күтәреп, кире әтисе-әнисе йортына кайта.
Ирдән кайткан' Нәгыймә өчен авылда торуның һичбер мәгънәсе калмый, һәм ул 1912 нче елны авылын ташлап, кечкенә кызы белән Казанга күчеп килә.
НӘГЫЙМӘ КАЗАНДА
Казан Нәгыймәне күптәннән үзенә тарта иде. Аның тыңгысыз җаны бары шунда гына үз теләгәнен табар төсле иде; гүя аның киләчәк бәхетенең ачкычы шәһәрнең шау- шулы, буталчык тормышы э.ченә яшерелгән һәм шуны тапса, ул бәхетле дә, ирекле дә булырга тиеш иде.
Инде менә ул, әнә шул җанын тарткан, ләкин билгесез булган, шәһәр торхмышының бусагасыннан атлап керде. Нәрсә көтә аны алда? Нәгыймә киләчәгенә батыр карьпг чөнки аңарда яшьлек дәрте көчле, теләгенә ирешү өчен авырлыклар-дан курку юк, шуның өстенә нужа аның тирбәлеп үскән бишеге булды, ә эш аның өчен тормыш үзе иде.
Нәгыймә башта бер бай гаиләсенә асрау булып керә. Ләкин ул бик тиз арада бу асраулык хезмәтенең үзе өчен һич уңай булмаган бер хезмәт икәнен белеп ала. Көн-төн турыдан-туры хуҗа хатыны күзәтүе астында эшләп яшәү, аның һәрва-кытта шәхси хөрлеккә омтылган характеры өчен, бик авыр була. Ниһаять, хуҗаларының бер ялган яла тагарга тырышуларыннан соң. ул артык чыдап тора алмый, асраулыктан чыгып китә.
Берникадәр вакыт яңа бистәдә торганнан соң ул Казанның югары ягына, күбрәк рус интеллигенциясе торган районга күчеп килә • һәм 1 нче тау (хәзерге Ленин) урамыи-
иде.
Ләкин «Галиябануларның» язмышлары бер булмый. Аларның кайберләре көчле мәхәббәт фаҗи- гасын башларыннан күпчелек исә кабынырга да хатыны, бала Ул заманда, гадәттә, үзенә тормыш дусты тыярсыз була,
кичерәләр, мәхәббәт уты белән өлгермәс борын ир анасы
103
дагы Гайниҗамал исемле бер ялгыз хатынның йортына квартирга керә.
Беренче дөнья сугышы алды еллары... Патша армиясенә обмундирование хәзерләү кызу бара, һәм Нәгыймә дә эшләп җыйган акчасына «Зингер» машинасы алып, солдат күлмәк-штаннары тегәргә керешә.
Йорт хуҗасы Гайниҗамал элек ятимлектә үсеп, күп еллар буенча байларда арсаулыкта йөргән бер кыз була. Соңыннан ул ниндидер бер байның законлаштырылмаган хатыны булып, шул бай алып биргән махсус квартирда яши.
Нәгыймә башта ук Гайниҗамалга ошап куя; көн-төн машина яныннан тормыйча эшләгән яшь хатынны ул кызгана башлый һәм Нәгыймәнең кәсебен үзгәртү, тор-мышын җиңеләйтү турында сүз кузгаткалый.
Ул Нәгыймәне үз юлына өстерәми, күрәсең, үз язмышы аңа бик татлыдан булмый, шуңар күрә ул Нәгыймәгә, һәртөрле мактауга лаек булган, бик кешелекле бер тәкъ- , дим ясый: ул аңа укырга һәм башлыча русча укырга куша, «акчасын үзем түләрмен», ди. Нәгыймә үз нәүбәтендә бу тәкъдимгә рәхмәт әйтеп, бер сүзсез риза була, чөнки аның иркенрәк тормышка,- яшәвен генә тәэмин итә торган түгел, ә җанын канәгатьләндерердәй хезмәт мәйданына чыгасы килә. Ул инде күңеленнән, «мөгаллимә булырмын» дип уйлап та куя. Тиз арада укуның чараларын да күрә башлыйлар. Нәгыймә үзе уку өчен кирәк булган әсбапларны сатып ала, ә Гайниҗамал укытучы әзерләргә керешә.
Ләкин көтмәгән бер хәл аларның ниятләрен ярты юлда туктатып калдыра. Хәл исә’шуннан гыйбарәт: «Сәйяр» труппасының артисткасы Мәрфуга ханым Имаиская Гайниҗамал белән таныш була һәм кайбер спектакльләр өчен Гайниҗамалдан килеп, кием-салымнар алгалап тора.
Иманскаяның шулап бер килүендә Гайниҗамал ничектер уйламастан гына:
— Сезнең театрга хатыннардан уйнаучылар кирәкмиме? — дип eoj pan куя.
Имаиская үз нәүбәтендә:
— Нигә, әллә, берәр кешең бармы, Гайниҗамал апа? — дип сорый.
— Кирәк булса, менә минем йортымда Нәгыймә исемле бер яшь кенә. укый-яза белгән ялгыз хатын тора, — ди Гайниҗамал.
Имаиская кайтып бу хәбәрне «Сәйяр» җитәкчесе Габдулла Кари- евка сөйли. Кариев игътибар белән тыңлый, Нәгыймәнең ничек, нинди кәсеп белән торуы хакында сораша. Үз кул көче белән торучы бер хатын икәнен белгәч, ул аның белән сөйләшергә була.
һәм менә көннәрдән бер көнне Нәгыймәгә Кариевтан «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин» спектаклена чакырып записка килә. Запискасында Кариев Нәгыймәдән театрга килгәч, сәхнә артына кереп, үзе белән танышуын үтенә.
Бу чакыруның никадәр көтелмәгән һәм сәер бер хәл булуына карамастан, Нәгыймә театрга барырга була, йортта торучы квартирантлар Нәгыймәне киендереп, ясандырып театрга озатып калалар. Баргач, Нәгыймә партерның беренче рәтендә утырып спектакль карый, антракт вакытында сәхнә артына кереп Кариев белән таныша. Бу кыска танышу вакытында мәсьәләне хәл итәрлек җитди сөйләшү булмый. Бары тик Кариев Нәгыймәгә ни өчен чакыртканын әйтә һәм ике көннән соң «Шәрык» клубына килергә куша. Нәгыймә чыгып киткәч, Кариев, янындагы артистларга:
— Бу ханымның күзләре акыллы, әдәпле хатын булырга тиеш, — ди.
Нәгыймә үз нәүбәтендә Кариев- ның тәкъдименнән бик нык уйда кала. Ул, артистлык эшенә халык начар карый, юньле кешегә бу эш килешми, кардәш-туганнар да риза булмаслар, — дип уйлаудан бигрәк, үзенең артистка булырга никадәр яраклы бүлып-булмавы турында борчыла. Шуның өстенә укып, мөгаллимә булу мөмкинлеге дә алда тора; Кайсын сайларга? Шулай да ул Кариев чакырган көнне «Шәрык»
104
клубына бара, һәм Кариев белән күрешкәч, ана:
— Мин сездә эшли алмыйм инде, мин мөгаллимә булам, — ли.
Кариев Нәгыймәне бик озак үгетли. Аның сүзләре белән тәэсирләнмичә. аның әйткәннәренә ышанмыйча калырга һич мөмкин булмый. Ниһаять, Нәгыймә ханым ’«Сәйяр» труппасына артистка булып керергә ризалыгын бирә. Бу 1914 иче елның соңгы айларында була.
Й:
Артистка булып киткәнчегә кадәр Нәгыймә ханымның театр белән танышлыгы һәм аңардан алган тәэссораты ничек иде?
Әле үсмер кыз чагында, Казанга килгәләп торган вакытларында ул апаларына ияреп, Панаевский бакчасына (хәзерге Динамо стадионы) баргалый. Апалары ул бакчага, та-' тарлар анда булмыйлар, шуңа күрә бит каплап, абына-сөртенә йөрисе юк, дип баралар. Нәгыймә бакчаның ачык сәхнәсендә русларның во- девилләрен, балетларын күрә, кон-цертларын тыңлый. Русча ул бернәрсә аңламаса да, сәхнәдәге тамашаларны таңга калып карый. Андагы декорация һәм җиһазлар, ар- тист-артисткаларның буй-сыннары, кыланышлары, кием-салымнары гади тормышта һичбер очрамый торган, әкияттәге шикелле искиткеч матур булып күренәләр. Нәгыймә сәхнәдәге бу матурлыкка чын-чын- лап соклана. Шәһәргә килеп, үз башына тора башлагач, бигрәк тә Гайниҗамал йортында торган ча-гында, Нәгыймә Казанның рус драма театрына ара-тирә баргалый. Ул анда 15 тиенгә иң арзанлы билет алын, студент яшьләр белән бергә галеркадан спектакльләр карый. Беренче күргән спсктакеле «Осенняя скрипка» дигән әсәр була: бу спектакль аңарда шундый көчле тәэсир калдыра ки, бөтен гомере буена Нәгыймә ханым аны хәтерендә саклый.
«Сәйяр» тарафыннан куелган татар спектакльләреннән «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин»гә кадәр ул русчадан тәрҗемә «Табылдык» белән Мольердан күчерелгән «Саран Хәмит»не күрә. Үз ана телендә күргән бу спектакльләрдән алган то эссорат тагын да көчлерәк була.
Ләкин ул тәэссоратлар нәрсәгә кайтып калалар? Нәгыймә тәҗрибәсез караучы, театрдан хәбәре юк, дөнья белән танышлыгы бик тар, шуңар күрә теге, яки бу спектакль сурәтләп күрсәткән тормыш — бөтенләй башка тормыш, башка дөнья булып күренә ана. Җитмәсә, сәхнәдә сурәтләнгән тормыш вакыйгалары өсте-өстснә тупланганнар, тормыш каршылыклары соң дәрәҗәдә кңскспләштерелгәннәр һәм ул ва-кыйгалардагы шул каршылыкларны тудыручы кешеләр характерлары белән бик бай, тирәннәр һәм үзләренең эчке кичерешләрен ачыктан- ачык әйтеп бирәләр; сөйсәләр, алар һәркемне сокландырырлык итеп, гаҗәп матур һәм ялкынлы сөяләр; газаплансалар, һәркемне елатырлык итеп, бөтен тән, җаннары бе-лән газапланалар, ачулансалар, һәркемнең котын алырлык итеп ачулана беләләр. Инде хаксызлык- ка каршы нәфрәтләнеп сөйләүләре яки хаклык өчен үзләрен мәгърүр рәвештә корбан итә белүләре белән һәркемне йөрәгенә кадәр тетрәтә» таңга калдыра алалар.
Нәгыймә өчен бу сәхнә дөньясы сокландыргыч гүзәл, мавыктыргыч кызыклы иде. Бигрәк тә аны хәйран иткән нәрсә — шул дөньяны тудыручылар— артистлар иде. Аның белүенчә сәхнәдәге кеше кыю да. батыр да, гадел дә, затлы да һәм матур да иде. Юк, Нәгыймә өчен театр эшлексез, юньсез, азган-тузган кешеләр урыны түгел, ул — изге, гали урын һәм аны бусагасыннан атлап түренә бары тик булдыклы, бик яхшы, йөзе белән дә, йөрәге белән дә матур, сөйкемле кешеләр генә үтәргә тиешләр. Ә менә авылдан килгән ярлы кызы Нәгыймәнең шул мөкатдәс урынга керергә хакы бармы? Аңарда якты рампа алдына чыгып тамашачыларны көлдерә дә, елата да алырлык сәләт, кодрәт табылырмы? Нәгыймәнең шиге бары тик шунда гына...
Ләкин шобага салынган, язмыш үзе аны җитәкләп театр ишегеннән
103
кертте. Хәзер ул сәхнәгә чыгарга тиеш.
НӘГЫЙМӘ ХАНЫМ «СӘЙЯР» АРТИСТКАСЫ
1915 иче елның 19 январенда, дүшәмбе көя «Новый клуб» сәхнәсендә уйналачак спектакльгә карата чыгарылган афишада «яна артист- каларыбыздаи Нәгыймә ханым Таҗ- дарова нштирәк. итәчәк» дип язылган була.
Ләкин ни өчен Таҗдарова? Нәгыймә ханымның үз фамилиясе Әх- мәдуллнна ич.
Борыннан театр әһле арасында яшәп килгән традиция буенча артистлар, гадәттә, үзләренең артык гади булган фамилияләрен затлырак, сирәгрәк очрый торган фамилия белән алыштырырга яратканнар. Шул гадәт буенча, күрәсең, Нәгыймә ханымның да Әхмәдуллина ди-гән гади фамилиясен әйтергә ансат, ишетер колакка матур булып тоелган бер оригиналь фамилия белән алыштыруны кирәк тапканнар. Яна фамилияне Нәгыймә ханымга Карцев табып бирә. Ул «ский»ларга беткән фамилияләрне яратып бетерми, шуңар күрә сирәк очрый торган Таҗдарова фамиЛиясен тәкъдим итә. һәм Нәгыймә ханым Әхмәдуллина сәхнәгә беренче чыккан көннән алып артистка Нәгыймә ханым Таҗдарова булып китә.
Аның бу сәхнәгә беренче чыгышын, артистка буларак беренче дебюте, дип һич атап булмый әле. Чөнки бу психологик хәзерлексез, ихтыяр тупланмыйча, акыл белән иҗат бурычын төшенмичә, бары тик суфлер биргән текстны әйтеп бару өчен генә булган бер чыгыш иде. Аның артистка өчен әһәмияте ачык сәхнәнең якты рампасы алдына чыгып, залдагы тамашачылар белән беренче тапкыр очрашудан һәм шул чакта нинди хәлгә төшүен тоюдан гына гыйбарәт иде. Кыска-сы бу чыгыш Нәгыймә ханым өчен боз шикелле салкын суга кинәт чумып чиркануны качыруга охшашлы бер хәл булып кала. Нәгыймә ханым үзе дә бу беренче чыгышы турында «Мин «сәхнәгә керергә!» дн- гән кушуны ишеткәч, ихтыярсыз, чүгәләп куйдым, кергәч — залны күрмәс, авызымнан чыккан сүзлә-ремне ишетмәс булдым. Ярый әле ике тәҗрибәле артист микем ике ягымнан торып, сукырны җитәкләп йөрткән шикелле йөртеп, әйтәсе сүзләремне әйттереп, чыгарып җибәрделәр», ди.
Нәгыймә ханымның сәхнәгә беренче чыгышы әнә шулай үтә. Мондый курку, калтырау белән үткән чыгыш аркасында ул «Сәйяр не чак ташламыйча кала. Табигый буларак ҮЛ, ролемне үти алмадым, дип уйлый,- артистка була алуына тәмам ышанычын югалтып куя. Иптәшләренә күренергә ояла һәм спектакльдән соң бер атна театрга бармыйча өендә утыра.
Нәгыймә ханым шулай «югалып» торгач, Кариев үзе аның квартирына эзләп бара. Ул, әлбәттә, яшь артистканың шул вакыттагы кичерешләрен яхшы аңлый, тәҗрибәле артист буларак, аны юата, тынычландырырга тырыша һәм кире театрга чакыра. Ләкин Нәгыймә ханым бу юлы тиз генә бирелми; артистка була алмау уе аның башына бик нык кереп урнашкан була. Кариев аның шикләрен таратыр' өчен күп көч куя, ниһаять, актык чиктә сабырлыгын җуеп * әйтә:
— Әгәр, ханым, мин сезгә ялварган шикелле аллага ялварган булсам, ул мина күктән фәрештәләр җибәргән булыр иде, — ди.
Асылда театрны яраткан һәм анда эшли алуны зур дәрәҗәдән санаган Нәгыймә ханым Кариев кадәр Кариевның шулай әйтүеннән соң янә «Сәйяр»гә кайтырга риза була.
БЕРЕНЧЕ ДЕБЮТ
Шундый зур шик һәм эчке кар-шылыкларны җиңеп «Сәйяр»гә кире кайткан Нәгыймә ханымны бик җаваплы сынау көтеп ала: «Сәйяр» Фатих Әмирханның «Тигезсезләр»ен куярга хәзерләнә.
Биредә яшь, тәҗрибәсез Нәгыймә ханымның хәлен читенләштергән бер моментны әйтеп үтәргә кирәк: нәкъ шул сезонда «Сәйяр»нең ха-
106
тьш-кыз составы сан ягыннан бик кечкенә була. Труппада профессионал артисткалар булып бары Гөлсем ханым Болгарская белән Иман- скаялар гына эшлиләр. Гөлнар исемле бер ханымның һәвәскәр бу-лып кына катнашып йөрүен исәпкә алмаганда, Нәгыймә ханым Таҗда- рова труппага өченче артистка бу- 1ып килә. Хатын-кызга труппада шундый кытлык булганда, табигый инде, һәр артисткага эш йөкләмәсе ифрат күп төшә.
Башта Нәгыймә ханымга «Тигез-сезләредәй Маһруй дигән икенче дәрәҗәдәге гимназистка ролен бирәләр. Репетицияләр бара. Ләкин һәр даим репетицияләргә килеп, карап утырган, әсәрнең авторы Фатих Әмирхан Кариевка, Маһруй ролен Нәгыймә ханымнан алып, аңа Рокыя ролен бирергә тәкъдим итә. Кариев автор тәкъдиме белән килешә һәм Нәгыймә ханымга Рокыя ролен бирә.
Гаять җаваплы әсәрнең авторы, иҗат мәсьәләсендә аеруча таләпле Фатих Әмирхан белән артист иҗатын һәркемнән тирәнрәк аңлаган Кариев ни өчен тәҗрибәсез артисткага пьесаның иң әһәмиятле, үзәк ролен бирергә булалар? Бу сорауның җавабын табу хәзер читен. Кеше юклыктан гына дигән сәбәп белән килешеп булмый, чөнки «Сәйяр»нең берничә еллар дәвамында уйнап килгән артисткалары бар иде. Алар үзләренең тышкы һәм эчке билгеләре белән Рокыя роленә туры килеп бетмәсәләр дә, уйнау тәҗрибәләре белән бу авыр рольне башкарып чыгуны, һәрхәлдә, тәэмин итә алган булырлар иде. Ләкин шуңа карамастан, автор һәм Кариев Рокыя ролен Нәгыймә ханымга бирәләр. Ихтимал Нәгыймә ханым үзенең тышкы билгеләре — яшь чырайлы, юка гәүдәле, дикциясенең ачык, тавышның саф булуы белән 16 яшьлек Рокыя образына, башкаларга караганда, лаеграк булып күренгәндер, һичшиксез бу момент аңа Рокыя ролен биргәндә нык исәпкә алын-гандыр, дип уйларга туры килә.
Шулай итеп Нәгыймә ханым «Ти-гезсезләргә Рокыя ролен башкарырга тиеш була, һәм бу зур, җаваплы рольне башкар'’, аның өчен артистлык иҗатының беренче дебюте булып тора.
Фатих Әмирхан үзенең «Тигезсез- ләре»ндә европалашуга йөз тоткан татар буржуазиясен идеаллаштырып сурәтли. Ул татар милләтенең капитализм шартларында, татар буржуазиясе теләгәнчә, кая таба, нинди юллар белән тәрәккый итәргә тиешлек мәсьәләсен әсәренең үзәк идеясе итеп чын художникка хас ачыклык һәм турылык белән куя.
Инде автор тарафыннан зур мәхәббәт һәм чын осталык белән тудырылган Рокыя татар буржуазиясе җитештергән һәм татар буржуа хатын-кызларына үрнәк булырга тиешле булган яңа тип татар кызы образы ул.
Рокыя беренче пәрдәдә әле 16 яшьлек кенә кыз була. Шуңар күрә аның холкында балалык сыйфатлары аеруча нык сизелеп тора; ул җиңел сөякле, үз-үзеннән очынып торган кыз, аның бөтен эше, хәрәкәте бары настроение белән эшләнә, кәефе тиз, кинәт үзгәрә — бер минутта рухланып, кабынып китә һәм сүнеп, рухы төшеп тә кала. Ул иркә, назлы, балаларча' бер катлы ләкин юк-бар капризлар белән кешенең теңкәсенә туктаусыз тиеп тормый. Шуңар күрә аның үпкәләп һәркемгә «мәхәббәтсез» дип дәшүен дә бары көлеп, чынга алмыйча гына тыңлыйлар.
Шуның белән бергә Рокыя бөтен пьеса буенча үз-үзенә бик ышанган, үз төшенчәләрендә нык торган оптимист натуралы кыз икәнлеген күрсәтеп бара, һәрнәрсә аңа җиңел бирелә, киләчәге аның ачык, үз максатына ирешүендә шиге юк. һәркем аны ярата, ул моны яхшы белә, ләкин үзенең теге яки бу кешегә карата булган чын хисен яшерми, мөнәсәбәтен ачык билгели. Ул үткер, зирәк акыллы, тормышның табышмак булып аны борчый торган яклары юк шикелле, хәер, ул төрле проблемалар белән баш ватучылар җөмләсеннән түгел.
Икс елдан соң Рокыя тәмам җиткән кыз булып өлгерә, автор әйткәнчә «аның баласымак матурлыгы җиткән кыз матурлыгына әйләнә». Ләкин харак^ры әвәлгечә саклана:
107
һаман ул очынып торган кыз, һаман юат күңелле, садә-сөйкемле кыланышлы, үз-үзенә ышанган бәхетле, чибәр туташ... Дөрес, хәзер аңарда җиткән кызларга хас сыйфатлар (үзен бәйсез, иркен тоту, кирәк булса назлы гына кокетничать итә белү, артыннан ухаживать итүне ярату һ. б.) бар инде, ләкин •бу сыйфатлар, күз өстендәге каш шикелле, балалыктан арынып җит-мәгән туташны аеруча нәфис, нечкә табигатьле итеп күрсәтәләр. Юкка гына Сөләйман аңа «Рокыя, сиңа ефәктән эшләнгән канатлар бик килешер иде!» дип әйтми.
Әнә шундый Рокыяны Нәгыймә ханым ничек итеп тудырырга тиеш иде; ничек итеп, нинди чаралар белән ул бу тормышта гына түгел, әдәбиятта да юньләп күренмәгән оригиналь образның гаять үзенчәлекле характерын бөтен бизәк һәм нюанслары белән иҗат итә алырга тиеш иде?
Әгәр Нәгыймә ханымның аң, төшенчә, зәүкын, ниһаять, шәхси тор: мышын, уйнаячак образның шул яклары белән чагыштырып карасак, бер генә дә туры килеп тиешкән ноктаны күрмәбез, киресенчә, һәрьяктан тирән аерма, капма-каршылык ярылып ята. Ә бит тәҗрибәсез артисткага теге яки бу образны тудырганда үзенең тормыш тәҗрибәсеннән файдаланмыйча, үзенең шәхси кичерешләрен, ихтыярсыз, образ кичерешләре итеп күрсәтмичә һич мөмкин түгел. Ә биредә нәрсә? Рокыя бай сәүдәгәр кызы, Нәгыймә ярлы крестьян кызы, Рокыя гимназия бетерә, Нәгыймә берничә кыш абыстайга йөри, Рокыя рояльдә уйный, Нәгыймә машинада солдат күлмәк-штаны тегә; Рокыя сентименталь язучы Сөләйман белән романтик мәхәббәт кичерә, ә Нәгыймә башына нинди «мәхәббәт» төшкәнен күргән идек. Рокыя хезмәтнең нәрсә икәнен дә белмичә, җаны ни теләсә, шуны үтәп, гамьсез, тыныч яшәргә өйрәнгән; Нәгыймәнең башы авыр хезмәттәй, тормыш нужасыннан чыкканы юк. НиһаятБ Рокыя, күзләрен үз алдына гына каратып, гафу үтенгән тавыш белән, «актыктан май исе килә шул...» дип әйтә белә, ә Нәгыймә аны ничек әйтә алсын! Күрәсез, Нәгыймә ханым каршында бөтенләй ят кеше образы басып тора, һәм ул артистка буларак, шул кешегә әверелергә тиеш. Сүз юк, беренче дебют өчен бу, хәзерлексез артистканың мөмкинлекләре күтәрә алмаслык, гаять авыр бер бурыч иде.
Ләкин әнә ■ шундый бер рольне башкарып чыгу өчен Нәгыймә ханым нинди хәзерлек үтә, кем аны ролен дөрес аңлап уйнарга өйрәтә? Ул заманда ярым кустарьчылык, ярым һәвәскәрлек белән эшен алып барган труппада, әлбәттә, хәзерге без белгән тәртиптәге хәзерләнү булмаган. Репетицияләр, гадәттә, турыдан-туры мизансценалардан башланып киткәннәр, һәм рольне дөрес тоеп, аның мимикасын, хәрәкәтен, интонациясен табу, башлыча, һәр артистның үз сизгерлеге һәм тәҗрибәсе белән эшләнә торган булган. Дөрес, Кариев артистлар белән бик нык эшләгән, аларга бик дөрес, кирәкле юнәлеш бирә белгән, һәр артистны ролен мөмкин кадәр дөрес аңлап, тамашачыны ышандырырлык итеп уйнарга өйрәткән. Шул ук «Тигезсезләр»не куяр өчен дә Кариев гаять күп көч сарыф итә. һичшиксез Нәгыймә ханым белән дә нык шөгыльләнә. Ләкин Нәгыймә ханымга үз ролен тиешенчә үзләштерү өчен өйрәтү системасы да җитеп бетми һәм, бигрәк тә, җитәрлек вакыт та булмый. «Тигсзсез- лер»не бары 15 репетиция белән сәхнәгә чыгаралар.
Ләкин ничек кенә булмасын, «Ти-гезсезләр» 1915 нче елның 9 февралендә «Новый клуб» (Хәзерге Татар Дәүләт Академия театры) сәхнәсендә уйнала һәм Рокыя ролен Нәгыймә ханым Таҗдарова башкара.
«Тигезсезләр»нең куелуы татар сәхнәсе өчен зур вакыйгага әйләнә. Ул заманда «Сәйяр» спектакльләренә даими рәвештә рецензияләр биреп барган «Аң» журналы «Тигезсезләр» премьерасы турында да киң рецензия белән чыга. Ул «Ти- гезсезләр»нең «Фәукыльгадә бер моваффәкыят белән» уйналуын һәм аның «сәләмә киемнәрдән, ямьсез җиһазлардан туеп беткән халыкка
Л>8
назәк уеп. матур моназәрәләрс, таза в? нәфис моҗаварәләрс илә гүзәл бер сюрпризы булуын яза. («Ац», 4 нче сан, 1915 ел).
Чыннан да, татар драматургиясендә анарга кадәр үзенә охшашы булмаган «Тигезсезләренең, тамашачыларга. «Аң» әйткәнчә, сюрприз булып күренүе бер дә гаҗәп түгел иде. Ләкин шул «фәүкыльгадә бер мовәффәкыят» белән барган спек-такльнең. төп героинясы Рокыяны Нәгыймә ханым Таҗдарова ничек башкарып чыга сон.?
«Аң» үзенең рецензиясендә Рокыяга «ул бераз ялкау да, бераз җилбәзәк тә, садә-матур да, көнче дә... ниһаять ул милләтче дә, фанатичка да» дип характеристика бирә дә, Нәгыймә ханымның башкаруына күчеп. «Таҗдарова уйнады түгел, бәлки тәҗрибә генә ясап карады. Шуннан артыгын Таҗдарова- дан таләп итеп булмый, чөнки әле ул яиа, тәҗрибәсез...» дигән тыйнаклы гына баһасын бирә. «Аң» Нәгыймә ханымның хәлен дөрес аңлый Һәм тәҗрибәсез актриса алдына авыр таләпләр куеп, каты бәрелүдән саклана. Шулай да рецензия Нәгыймә ханымның уенындагы төп кимечлекне әйтмичә үтми: «аның иң зур кимчелеге гадәттән тыш тын-лыгы. Бу тынлык аның һәрбер хәрәкәтендә сизелеп тора. Мөхәррирнең тасвиры буенча ул (Рокыя) бер урында тормый торган, шау-шулы, ни кылганын, ни әйткәнен хисаплап торуны яратмый торган бер кыз булырга кирәк. Таҗдарова исә аның киресенчә бик тыйнак, һәммә хәрә-кәтен, сүзен уйлап эшли торган бер кыз булып чыкты» ди.
«Аң» журналының бу әйткәннәре белән килешергә туры килә. Чыннан да, әгәр без, Нәгыймә ханым Таҗдарова Фатих Әмирханның Рокыясын образ итеп тудыра алдымы?— дип туры сорау куйсак, мо- ңарга «юк» дип җавап бирергә мәҗбүрбез. Бу әле Нәгыймә ханым Рокыяны берничек тә күрсәтә алмады, артистка буларак үзен бер җәһәттән дә танытмады, кыскасы аның бу беренче дебюте тулы уңышсызлыкка очрады, дигән сүз түгел. Өч пәрдә буенча сәхнәдәге вакыйгаларның уртасында кайнагак зур рольне Нәгыймә ханым спек-такльнең гомуми ансамбленә ияреп, шул ансамбльне бозмыйча, уйнап чыга ала. Шуңар күрә дә «Тигез- сезләр»»дән соң Нәгыймә ханымга бер Карпов кына түгел, бик күпләр, башлыча труппадагы иптәшләре, «Сез һичшиксез артистка гына булырга тиешсез» дип әйтәләр. Әсәрнең авторы исә Нәгыймә ханымның дикциясен, сүзләрне йотып калмыйча, тулы әйтә алуын мактый. Димәк, сәхнәдә чын Рокыя тумаса да «Бу Рокыя!» дип карарлык артпег уены булган, димәк, Нәгыймә ханым беренче дебютында үзен сәхнәгә чыгып уйнарлык сәләткә, шуның өчен кирәкле эчке һәм тышкы сыйфатларга ия булуын күрсәтә алган.
Шулай итеп, Нәгыймә ханым Рокыяны тудыра алмаса, Рокыя үзе Нәгыймә ханымны берникадәр тудырып кала, һәм аңа артистлык иҗатының нәрс.ә икәнен якты рампа алдында, тамашачыларның күзәтеп утырулары астында аңларга ярдәм итә.
Беренчедән, Нәгыймә ханым Рокыяны уйнау нәтиҗәсендә сәхнәгә ияләшә, үзендәге курку, тарсынуны акрынлап җиңә, кыюлыгы арта, кыскасы, сәхнәнең шартлы хәятына һаман үзләшә бара, үзен чыннан да артистка итеп хис итә башлый.
Икенчедән, Рокыя ролен башкару процессында, аеруча аны башкарганнан соң, ул, артистлык эше — роль уйнау гына булмыйча, бәлки җанлы кеше иҗат итү икәнен аңлый башлый.
Өченчедән, җанлы кеше иҗат итү — ул бирелгән рольгә грим салып, кием киеп охшау һәм анын сүзләрен әйтеп бару гына түгел икәнен, ә бәлки рольнең эчке җанын табу, аның характерын тою һәм бары шуннан соң гына аиы, тип буларак, бөтен бер образ итеп тудыру кирәклеген акрынлап төшенә башлый. /Менә болардап күренә ки, Рокыяны уйнау Нәгыймә ханым өчен иҗат юлын башлап алып китү булып тора һәм бу беренче тәҗрибәнең аңа киләчәктә тәмам сәхнә остасы булып формалашу җәһәтеннән гаять зур әһәмияте була.
109
I**
«Тигезсезләрне» уйнаганнан соц Карцев Нәгыймә ханымга 25 сум акча бирә. Бу, зур уңыш белән үткән спектакльнең, бай сборының һәр артистка, дәрәҗәсенә карап, тигән өлеш иде. Мондый! зур сума акча Нәгыймә ханымның кулына гомерендә беренче тапкыр керә. Ул «театр уйнап» шул кадәр акча алуына бик гаҗәпләнә һәм чын-чын- нан куана.
Гомумән ‘ Нәгыймә ханым бу спектакльдән соң үзендә театрга карата олы бер . мәхәббәт уянуын тоя, һәртөрле шикләре таралып китә, ничектер киләчәге ачыклана, яшәвенең мәгънәсе ҺӘхМ максаты табылгандай була. Шуңар күрә дә ул үзенә:
— Ниһаять, мин тормышта эзләгәнемне таптым — дип әйтә ала.
Дөрес, һәрбер эш, бигрәк тә сәнгать эше, җиңеллек белән бирелми; сәнгать остасы булыр өчен күп авырлыкларны баштан кичерергә, бер уңыш артыннан ун уңышсыз- лыкка очрарга туры килә. Еш кына һәртөрле шик һәм өметсезләнүләрне җиңеп чыгарга кирәк була. Ләкин, яраткан эшнең кодрәте шундый инде — ул төрле авырлыкларга да түзәргә куша, уңышсызлыкларга ла бирешмәскә, шикләрне дә баса белергә өйрәтә.
Нәгыймә ханымга да башта җиңел булмый, кыенлык белән акы- рынлап үсә, үзенең көчен, сәләтен тулысынча ачып күрсәтү өчен шактый вакыт кирәк була. Шуңар күрә дә яшь артистка театр сәхнәсенә чыгу белән өр яңа бер талант бу-лып танылу һәм беренче чыгышыннан ук шөһрәт иясе булып китү бәхетенә ирешә алмын. Хәер, андый .«бәхеткә» ул кызыкмый да, ул эш гөюче һәм шөһрәт, бәхетнең хаклы хезмәт нәтиҗәсендә генә килүен ярата. Инде, Нәгыймә ханымга теге яки бу пландагы артистка булып формалашу өчен ниндидер үрнәкләрдән өйрәнергә, кем тарафыннандыр дөрес юнәлеш алырга, кемнеңдер оста җитәкчелеге астында бай тәҗрибә мәктәбен үтәргә кирәк иде. һәм Нәгыймә ханым боларның барысын да «Сәйяр»да таба; аның җитәкчесе Габдулла Кариевтан өйрәнә, тәрбияләнә. Ул үзен «Мин Кариевның шәкерте» дип ать.п. Бу асылда дөрес, чыннан да «Сәйяр» аның өчен мәктәп, Кариев исә оста укытучы була.
Без башта ук татар театрының реализм җирлегендә үсеп китүен әйткәң идек. 1906 елдан алып 1916 елга кадәр кыска гына бер вакыт эчендә татар театры халыкчан, реалистик театр буларак, шактый зур уңышларга ирешә. Ул инде үз тарихы, үз йөзе, үз традицияләре булган утыраклы профессионал театрга әверелү дәрәҗәсенә якынлашып килә, күп кенә талантлы ар-тистлар җитештерә, рус һәм Европа классикларын сәхнәгә куя алуга ирешә.
«Сәйяр»нең кыска вакыт эчендә шундый, җитди уңышларга ирешүендә рус театр сәнгатенең аңа туры- дан-туры зур йогынты ясавын әйтеп, үтәргә кирәк. Бу йогынтыны «Сәйяр» читтән торып кына түгел/ ә бәлки рус театры белән конкрет бәйләнешкә керү нәтиҗәсендә ала. Мәгълүм ки, әле 1913—14 нче елларда Казан рус театрының күренекле артисты, кайчандыр МХАТ та, Станиславский кул астында эшләгән Громов М. А. Кариев чакыруы буенча «Сәйяр»гә килеп, «Мәкер вә мәхәббәт», «Хөкемдә хаталык» һәм «Гроза» кебек тәрҗемә, әсәрләрне сәхнәгә куеша. Ә инде 1917 елны «Сәйяр» үзенең составында штатлы рус режиссеры да тота. Шуның белән бергә Кариев үзенең артистларын Казанда булсын, гастрольдә чакта башка шәһәрләрдә булсын, буш кичләрендә гел рус театрына алып йөртә. Ул артистларына һәркайчан рус сәхнә осталарын үрнәк итеп күрсәтә һәм алар- дан өйрәнергә куша. Әнә шулай рус театры белән даими бәйләнештә булып, аңардан өйрәнеп, ярдәм алып «Сәйяр»не һаман көчәйтә, үстерә барган Кариев үзе дә артистлык иҗатын дөрес һәм тирән аң-лаучы, башкаларның артистлык талантын тиз сизә белүче һәм шул талантны оста үстерә, тәрбияли алучы бөек артист булу дәрәҗәсенә ирешә.
110
Аеруча, Карпов үзенең олы таланты белән кабатланмас образлар тудырып, башкаларга реалистик уенның җанлы үрнәге, булып тора.
Менә шул Карповтан Нәгыймә ханым нәрсәләргә өйрәнә, артистлык иҗатының нинди серләренә төшенеп кала? Кариев гадәттә «артист сәхнәдә үзен уйнамаска тиеш» дип әйтә торган булган. Моның бе-лән ул артисттан һәр конкрет рольне башкарганда, шул рольгә керә белүне таләп иткән.
Шуның белән бергә Кариев артист алдына иң беренче шарт итеп тамашачыны ышандыра алуны куйган. Бу, артист өчен иң авыр бурыч, чөнки реаль кеше образын тудыру өчен, аның, ягъни образның, бөтен эчке һәм тышкы сыйфат хосусиятләрен табарга, өйрәнергә, үзеңнеке итәргә кирәк. Кыскасы, бу — уйный торган образына тәмам әверелү дигән сүз. Ләкин ничек итеп, нинди юллар белән?
Кариев моның да җавабын бирә. Ул «артист иң әвәл үзе — үз уенына ышанырга тиеш, шуннан соң гына ул тамашачыны ышандыра ала» ди. Бу, әлбәттә, теге яки бу образның тормышта бар булуына ышану гына түгел, ә бәлкем образның һәр сүзен чынга алырга, һәр хәрәкәтенә, һәр кыланышына бары тик шу-лай гына булырга мөмкин дип ышанырга кирәк. Кариевча артист үз күңелендә шундый ышану тудырмыйча торып образга әверелә алмый, ә бу ышану исә образның эчке җанын тоюдан, аның характерын дөрес аңлаудан башланырга тиеш. Шул вакытта гына артист роль эченә керә ала.
Кариев артист иҗатының нидән гыйбарәт булуын әнә шулай аңлаткан һәм үзенең артистларын «уен уйнау» тәртибендә түгел, ә ижат итү принцибында өйрәтергә тырышкан. Шуңар күрә ул сәхнәдә тормышка гадилек, чын сәдәлск булуны яраткан, һәртөрле фальшне тиз сизүчәи, аны сәхнәдән мәрхәмәтсез рәвештә куучав булган.
Ниһаять, Кариев үзенең артистларын тормыштагы төрле типларны — аларнын характерларын, кыланышларын, сөй ,ү манераларын өйрәнергә чакырган. Кариев үзе, замандашларының әйтүенә караганда, шундый өйрәнү белән бик мавыккан һәм аның «Безнең шәһәрнең ссрләре»ндәге Мөхәммәтҗан Хафиз образын тормыштагы чын Мөхәммәтҗан Хафиздан өйрәнеп тудыруы, башка артистларга үрнәк булырлык, зур уңыштан саналган.
Нәгыймә ханым «Сәйяряда өч сезон уйный. Беренче сезонда ул Рокыя роленнән соң, башка вак- төяк рольләрне исәпкә алмаганда, «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин»дәге Салихә, «Бәхетсез егет»тәге Җәмилә, «Шәфкать туташ»ындагы (тәр-җемә әсәр) Юлия рольләрен башкара. Соңгы ике рольне исә шактый уңыш белән башкарып чыга. Шулай да беренче сезон Нәгыймә ханымны артистка буларак артык күтәреп җибәрми, уңышлар чамалы гына була. Җитмәсә Кариев та сезон уртасында авырып, Кырымга китеп бара. Аның юклыгы да яшь артистканың үсеп китүенә беркадәр тоткарлык ясап торган булырга тиеш.
Ләкин сезоннан сезонга Нәгыймә ханымның тәҗрибәсе арта, тәҗрибә белән бергә артистлык осталыгы да һаман үсә бара. Өч сезон эчендә ул дистәләрчә рольләр башкара. «Сәйяр»нең репертуары шактый чуар һәм күп була. Мәсәлән, бары 1914—15 нче елгы сезонда гына ул 25 исемдә спектакль бирә. Шуңар күрә, Нәгыймә ханымның өч сезонда уйнаган рольләре бик күп булалар. Тик артистканың ничек үсүен характерлый торган һәм игътибарга лаек булган иҗат эше итеп, аның рус классик драматургиясеннән «Ревизор»да Мария Антоновна, «Гаепсез гаеплеләр»дә Каринкина, «Төшемле урын»да Юлия рольләрен башкаруын күрсәтеп үтәргә кирәк. Аеруча уңыш белән ул Найденов- ның «Ваиюшин балалары»нда Елена ролен башкарып чыга. Ул чакларда Нәгыймә ханым күбрәк яшьләр рольләрендә уйный торган артистка булып таныла. Башта аны инженю драматик амплуасындагы артистка дип йөриләр, ләкин ул зур уңыш белән аналар һәм карчыклар ролендә дә уйный.
Кыскасы «Сәйяр» аны өч ел-
111
эчендә татар сәхнәсенең җитди, күренекле артисткасы итеп, танытып өлгертә. Без моның шулай икәнен, мәсәлән, түбәндәге факттан ачык күрәбез: 1917 нче елның көзенә таба Оренбургтагы «Ширкәт» труппасы Нәгыймә ханымны үзенә төп рольләрне башкаручы беренче положениедәге артиска итеп чакыра. Нәгыймә ханым бу чакыруны кабул итә һәм 1917 елның сентябрендә Оренбургка бара.
НӘГЫЙ/ИӘ ХАНЫМ ОРЕНБУРГТА
Бу вакыт икс революция арасы иде. Россия халкы бөек тарихи вакыйгалар чорын кичерә. Беренче империалистик сугыштан тәмам йончыган һәм туйган барлык милләт хезмәтчел халкы февраль буржуа революциясеннән көткәнен ала алмый, солых һәм азатлык өчен көрәш көннән-көн көчәя, большевиклар партиясе, бөек Ленин һәм Сталин җитәкчелеге астында, бу көрәшнең башында тора, хезмәтчел халыкны политик властьны яулап алу өчен соңгы һәм хәлиткеч ко-раллы көрәшкә — социалистик рево-люциягә алып бара. Инде бу социалистик революциянең тирән сулышы сизелә, ул менә хәзер кабынып китәргә тора. Бу шартларда халыкның политик һәм җәмәгатьчелек тормышы бик активлашып китә, барлык социаль катлаулар хәрәкәткә килә, массада революцион рух һаман үсә бара.
Менә шундый бер вакытта Нәгыймә ханым Таҗдарсез Оренбург сәхнәсендә беренче положениедәге артистка булып уйный башлый. Театр эченә , заманның тынгысыз рухы керә, ә театр залы исә бөек вакыйгалар көтеп аякка баскан халык белән тула. Халыкта рухани азыкка сусау бик көчәя һәм труппаның бөтен артистларына зур активлык күрсәтеп, нык жигелеп , эшләргә туры килә.
Дөресен әйтергә кирәк, Нәгыймә ханымның Оренбург сәхнәсендәге чыгышлары гаять зур уңыш белән үтәләр. Ул үзен киң тамашачылар массасына чыннан да бай мөмкинчелекле, олы талантлы артистка итеп таныта ала. Күп һәм төрле- төрле була аның башкарган рольләре: оригиналь әсәрләрдән «Яшь-ләргә Зәйнәп, «Хаҗи әфәнде өй- ләнә»дә Камилә, «Уйнаш»та Сәрби, «Галиябану»да Галиябану, «Тигезсезләргә Рокыя (Казанда уйнавына караганда күп мәртәбә уңышлы-рак уйный), тәрҗемә әсәрләрдән «Урман»да Аксюша, «Мещаннар» да Полина, «Хөкемдә хаталык»та Адрияна, «Тайфун»да Елена һ. б. Янә беренче положениедәге актриса буларак ул дөнья классикларыннан «Мәкер вә мәхәббәт»тә Луиза, «Юлбасарлар»да («Разбойники») Амалия рольләрен дә зур уңыш белән башкара.
Нәгыймә ханымның Оренбург сәхнәсендә ничек уйнавын күз алдына китерер өчен, ул тудырган Галиябану образына тукталып китәргә мөмкин.
«Ширкәт» труппасы «Галиябануымы башлыча драматик спектакль итеп күрсәтә. Беренче планга әсәрнең фаҗигале вакыйгасын тормышча итеп күрсәтү һәм образларның асыл кичерешләрен дөрес итеп ачу куела. Шуңар күрә, спектакль ба-шыннан ахырына кадәр, эзлекле рәвештә, реалистик стильдә алып барыла. Әсәрнең мелодраматизм ягына басым ясау булмый, ә җыр- музыка өлеше драматик уенны көчәйтә, тулыландыра торган бер чара итеп кенә алына. Шуңар күрә дә, тамашачының күз алдына сәнгатьчә бик бөтен оештырылган, тере сулышлы тормыш үзе килеп баса.
Нәгыймә ханым Галиябану образын җаны, тәне белән яратып китә. Ниһаять, аңа үзе белгәнне, үзе тойганны уйнап күрсәтергә туры килә. Шик юк, артистлык осталыгының серләренә төшенгән актриса. Галиябану кебек, шундый җанына якын образны уйнап күрсәтү белән зур иҗади канәгатьләнү ала.
Ләкин Галиябануны ничек һәм нинди итеп тудыра соң ул? Нәгыймә ханым Галиябануны авыл кызы итеп, әлбәт тә, бөтен табигый җаны һәм килеш-килбәте белән гәүдәләндереп бирә. Үз-үзен тотышы җәһәтеннән исә ул аны иң әүвәл.
одәпле итә. Бу әдәплелскнең асыл сыйфатлары итеп тыйнаклык, оял- чанлыкны күрсәтә. Г алиябануныц йөрәгендәге саф, тирән мәхәббәтне ул әнә шул оялчанлык аша күркәм, тыйнак итеп чагылдыра. Моның белән Галиябануның мәхәббәте һич көчсезләнми: ачык, ялангач итеп х<үрсәтүгә караганда, тыеп, яшерә төшеп күрсәтү, киресенчә, ул мәхәббәтне тагын да көчлерәк, тәэсирле- оәк итә. Шуңар күрә дә бу мәхәббәттән аеруча бер табигый нәфислек. самыйми сөйкемлелек сизелеп /ора. Әйе, бу чыннан да 18 яшьлек кызның, яңа ачылган чәчәк төсле, беренче саф мәхәббәте була. Ләкин бу авыл кызы мәхәббәте һәм Нәгыймә ханым аны, ул мәхәббәтне, һәртөрле ясалмалыктан, «уй-нап» күрсәтүдән сакларга тырыша, һәм артистка беренче мәхәббәтен
пчерүче Галиябануны чын-чыннан тормышча табигый һәм җанга ягымлы гади итеп тудыра. Галия- 'ану образы артык якын, таныш 'улганга күрә, Нәгыймә ханымның :ы бик натуральный итеп куюы да мөмкин иде, ләкин талантлы, сизгер артистка буларак ул, бер катлы натурализмга барудан саклана, киресенчә, Галиябануны типик образ геп тудыру өчен Галиябану образына әверелергә, бу образны һәртөрле очраклы ваклыклардан арчырга, образның чын асылын ачып, гәүдәләндереп бирергә омтыла. Шуңар күрә, аның Галиябануем һәр сүз, һәр карашына кадәр тирән художество зәүкы белән эшләнгән сәхнә образы булып туа. Билгеле инде, Нәгыймә ханым Галиябануны уйнаганда һәртөрле кискен хәрәкәтләргә, дорфа караш, әйткән сүзенә, эшләгән эшенә исәп бирмичә кылынуларга юл куймый.
Шуның белән бергә ул, Галиябануны күпме генә әдәпле, тыйнак, оялчан итмәсен, ләкин бөтенләй куркып, калтыранып торган ихтыярсыз бер кыз дәрәҗәсенә төшер- ги. Галиябану белән Хәлилнең бер- берсенә булган саф, кайнар Мәхәббәтләре никадәр башкаларның кар-шылыкларына очраса, авыр хәлдә кала барса, шул кадәр көчәя, тирәнәя бара. Бу мәхәббәт аларны, ахырда хаклык, гаделлек өчен көрәшүчеләр югарылыгына күтәрә, һәм менә Галиябану бай малае Исмәгыйльнең мәкер һәм явызлыгын, әтисе Бәдри картның бай малаена сатылуын белгәч, үз бәхетен яклау өчен үзендә көч тә, ихтыяр да таба. Ул хаклыкның үзе белән Хәлил тарафында булуын ачык аңлый һәм, шуңар күрә дә әтп-әиисен ташлап китү карарына һич икеләнмичә, йомшаклык күрсәтмичә килә ала. Ниһаять, Хәлил үтерелгәч, Галиябану оялчан кыздан кинәт, бөтен мәкер-җи- наять бауларын өзеп ташларга хәзер торган героиня кыз дәрәҗәсенә күтәрелә һәм тамашачыны тетрәткеч тирән драматизм белән Хәлилгә булган олы мәхәббәтен, Исмәгыйльгә карата утлы нәфрәтен йөрәге төбеннән чыгарып әйтә. Аның Исмәгыйльнең битенә бәреп:
— Аны син үтердең, спн бит!.. — дип әйткән сүзләре крестьян кызларын хәкарәтләргә, курчак итәргә тырышкан бай малайларына карата мәрхәмәтсез гаепләү булып яңгырый һәм Исмәгыйльне мораль җәһәттән тәмам үтерә.
Шулай итеп Нәгыймә ханым Га-лиябануның эчке кичерешләрен әсәрдәге .вакыйгаларның үзгәрүенә һәм катлаулануына бәйләп алып бара, бу кичерешләрне ул шул вакыйгаларның табигый чагылышы итеп күрсәтә, нәтиҗәдә, образның характерын һәрьяклап ачуга ирешә. Галиябану Нәгыймә ханым башкаруында, мәхәббәте белән бәхетле чакларында да, .олы фаҗигане кичергән минутларында да' тормышча табигый, гади авыл кызы булып кала, һичшиксез, үзе авылның бер Галиябануы шикелле булып үскән артистка, бу образны бөтен йөрәге белән тоеп, үз башыннан кичергәннәрен тулысынча салып иҗат итә. Ләкин ул Галиябануны очраклы бер тип итеп түгел, ә бәлки сәнгатьчә җыелма образ итеп тудыра.
Нәгыймә ханым «Мин Галиябануны уйнаганда үзем еламыйча, тамашачыны елата идем» ди. Менә бу сүзләрдән аның ул чакта инде артистлык осталыгының серләренә никадәр төшенеп эш иткәнлеген
йүрсп була. Кариевтап дөрес юнәлеш алып киткән артистка иҗат иткәндә, башлыча, акыл һәм ихтыяр белән эш итүче, тирән эмоция кичерешләрен дөрес таба, тудыра һәм шул ук вакытта ана хуҗа да була алучы чын оста булып үсә бара.
Шул ук 1917—18 елның сезонында француз драматургиясеннән «Тайфун» исемле әсәр куела һәм Нәгыймә ханым төп героиня — Елена ролен башкара. Елена — француженка, япон дипломатының сөяркәсе, актриса, үзенең холкы белән бик тиз үзгәреп торучан, үткер характерлы яшь ханым. Менә шул образны Нәгыймә ханым гаять зур уңыш белән башкарып чыга һәм тамашачыларда бик- тирән эз калдыра. Ул вакытларда яңа гына театрга якынлашып йөри башлаган Хәлил Әбҗәлилсв менә хәзер, 30 еллап вакыт үткәннән сон: «Нә-гыймә ханымның «Тайфун»да уйнавын бер вакытта да онытачак түгелмен. Ак күлмәкле зифа бер ханым хәзер дә минем күз алдымда басып тора» дип сөйли. Әдәпле, оялчан, саф авыл кызы Галиябану һәм ирләрне бармагы тирәсендә әйләндерергә өйрәнгән француженка — актриса — бу икесе ике котыпта торган типларны иҗат итеп бирә алу, Нәгыймә ханымның нинди иҗади көчкә ия булганын бик ачык күрсәтсә кирәк.
ЧЫНЫГУ ЕЛЛАРЫ 1919 елның яз башында Орен-бургны аклар алу куркынычы тугач «Ширкәт» труппасы тарала. €Ширкәт»нсц бер төркем артистлары—Нури Сакаев, Нәгыймә ханым Таҗдарова, Сыртланова, Самитова, Әхәт Хисамов, Нургали Якупов һәм янә берничә кеше—шәһәрне калдырып чыгучы Кызыл Армия белән ияреп китәләр. Аларга махсус вагон-бирәләр һәм алар, Туркармия штабының политотделы карамагындагы труппа булып, фронт артыннан калышмыйча, Кызыл Армиягә спектакльләр күрсәтеп йөриләр.
Колчак кире чигенә башлый, аклар Идел күпереп ваттыралар, Кызыл Армия Уфага керә алмыйча тора. Хәл болай булып киткәч, безнең артистларыбызны Самарага (Куйбышев) Армиянең коньяк группа карамагына иҗыр ләр. Самарада аДар завод-фаб; шса < эшчеләре арасына,. Кызыл Армия частьларына барып, 1919 :г;ы ел и ш көзенә кадәр спектакль уйнап йериләр.
Кызыл Армия Уфаны алып, Кол- чакиы Урал аша куып киткәч, артистларның бер сленге Уфага кайталар. Алар анда шәһәрдә табылган көчләрле җыеп, бер труппа оештыралар һәм 1919—1920 елның сезонын шунда үткәрәләр. Җәй башында Уфага 5 иче Армиядә эшләп йөргән арткылар да кайталар. Алар арасында Шакир Ша- мильск.чй да була. Нәгыймә ханым берекче тапкыр татар сәхнәсенең онытылмас бу якты таланты белән шул чакта очраша. Соңыннан алар дуслашалар, озак еллар дәвамында бергә эшлиләр, һәм үзләренең акыл көчләре, интуиция тирәнлекләре, сокландыргыч осталыклары- белән бер-берсснә ш .хтый ошаган артистлар булып, с ә и н ә' е з •: е а р т и с т л ы к иҗатының югары художество үрнәкләре белән баеталар. 1920 елиыц көзендә Нәгыймә ханым белән Нурый Сакаевкы Ташкентка чакыралар. Алар бу чакыру буенча баралар һәм Урта Азия Реввоенсоветы карамагындагы агитпоезд ла эшли башлыйлар. 15 ләп вагоннан торган бу агитпоездда бөтен культура һәм сәнгать (клуб, музей, хстеп?;аиә, типография 11. б.) чаралары • тупланган була. Менә шул агитпоезд белән алар Урта Азиянең бик күп шәһәрләрен йөреп чыгалар. Поезддагы татар артистлары Һәр туктаган җирлә концертлар бирәләр һәм .«Галиябану», «Хаҗи әфәнде өйләнә.», «Көнче ир» кебек репертуардай торган спектакльләрен күрсәтәләр. Гаскәри тамашачыларга, бигрәк тә, «Галиябану» ошый, Нәгыймә ханым тудырган -шундый гади, сөйкемле each авыл кызы Галиябану кызыл сугышчы татар егетләрен аеруча сокландыра: алар Галиябану белой Хәлилнең бәхетсез мәхәббәтләрен йөрәкләренә бик
не
якын алалар һәм сәхнәдә барган фаҗигане тормыштагы бер чын вакыйга төсле итеп кичерәләр. Кыскасы, спектакль аларны бик тирән- тең дулкынлата һәм алар, сәнгатьнең. көчен, бәлкем, беренче мәртәбә татыган гади тамашачылар, артистларга зур рәхмәтләр әйтеп, киткән-дә үзләрен тантаналы рәвештә, озатып калалар.
Агитпоезд күп шәһәрләрне йөреп үткәннән соң 1921 елның язында кире Ташкентка кайта.
Нәгыймә ханым Оренбургтан башланып киткән бу йөрүләреннән зур канәгатьләнү ала. Беренчедән, ул туган халкы алып барган бөек көрәштән читтә торып калмый; үзе иске тормышның бөтен ямьсезлеген һәм нужасын җилкәсендә татыганга күрә, ул бу көрәшнең бөек максатларын аңлый, йөрәгенә якын ала һәм артистка буларак, үзенең таланты, осталыгы белән шул көрәшкә хезмәт итә. Икенчедән, ул моңарчы театр залларында күренмәгән яңа тамашачы белән очраша. Бу тамашачы нечкә зәвыклы театраль публика- түгел, ләкин чын белән фальшны бик тиз сизә белүче, бай тормыш тәҗрибәсе булган халык. Менә шушы халык алдында артистлык осталыгын сынап карауның Нәгыймә ханым өчен әһәмияте, әлбәттә, зур иде. Бу яңа тамашачы җитди игътибар белән бик бирелеп, сәхнәдәге уенны күзәтә, һәм алар алдында «менә мин ничек уйныйм» дип кыланып маташу уңайсыз, аларны ничек тә ышандыра белергә кирәк иде. һәм менә артистканың күңелен туктаусыз «алар минем уйнавыма ышаналармы икән» дигән уй борчып тора. Әйе, алар ышана-лар, ләкин никадәр гади итеп, тормыш чынлыгына якын торып уйнасаң, шул кадәр ышана төшәләр. Нәгыймә ханым алар алдында үзен сынау нәтиҗәсендә, халыкка җитә торган сәнгатьнең бары реалистик сәнгать кенә булуына, күңелен тәмам беркетә, һәм бу моментның артистканың тәмам формалашуы өчен гаять зур әһәмияте була. Революция сәнгатенең чын, асыл мәгънәсен, ягъни аның турыдан- туры халыкныкы булырга тиешлеген, бары тик халыкка хезмәт итәргә тиеш булуын ача. Революция байрагына язылган азатлык, хаклык, гаделлек идеяләрен реаль тормыш вакыйгалары аша халык аңына җиткерү, шул идеяләр өчен көрәш утын халык йөрәгенә салу — яңа, советчыл сәнгатьнең олы шәрәфле бурычы булып, революцияне кабул иткән һәрбер намуслы сәнгать эшчесе алдына баса. Бу хәл сәнгатькә булган җитди мөнәсәбәтне көчәйтә, аңлы җаваплылыкны үстерә. Ниһаять, бу хәл иҗатның эчтәлеген тирәнәйтүгә, аның чараларын камилләштерүгә, формасын садәләштерүгә алып бара. Менә шушы сәбәпләр нәтиҗәсендә безнең артисткабызда халыкка хезмәт итүче яңа тип совет сәхнә остасы булып җитешү өчен үзенең табигый җирлеген таба, иҗади үсүе һәм камилләшүе тагын да көчәеп, ту-лыланып китә. Аның артистлык хезмәте яңа мәгънә белән сугарыла, ул чын дәрт, чын илһам белән эшләргә керешә. 1921 елның көзендә исә Татарстанның Мәгариф Халык Комиссариаты Нури Сакаев белән Нәгыймә ханымны Казанга чакыртып ала. Шулай итеп, Нәгыймә ханым 4 ел йөргәннән соң, беренче мәртәбә сәхнәгә аяк баскан, артистка булып халык тарафынңан танылып өлгер-гән сөекле Казанына яңадан кайта. Ләкшт бик авыр вакытка туры килә ул. Идел буенда мәрхәмәтсез ачлык хөкем сөрә. Яшь Совет дәүләте бөтен көчен, бөтен ихтыярын җигеп, шул ачлыкка каршы авыр көрәш алып бара. 1920 нче елның көзендә оештырылган Татар Дәүләт театры әйтеп бетергесез зур кыенлыклар белән 1921 — 1922 елгы сезонны үткәрә. Сезон бетүгә Нәгыймә ханым белән Сакаев тагын Уфага китәләр һәм анда 1922 нче елдай 1926 нчы елга кадәр тоташ өч сезонны үткәрәләр. Бу сезоннарда Башкыртстан дәүләт труппасына шактый зур көчләр җыела. Анда Нури Сакаев белән 11әгыймә ханым Таҗдаровадан башка, Шакир Шамильский, Маһи- ра Мирвәлиева, Гыйлаҗ Казанский һәм башкалар булалар. Уфа гаять
115
бай театраль сезоннарны күреп үткәрә.
Нәгыймә ханым: «Уфа дәвере минем артистлык сәләтемнең иң пешеп өлгергән чагы булды» ди. Әлбәттә, Нәгыймә ханым Уфадан' соң да иҗади үсүендә дәвам итә һәм иң көчле, бай образларын «Уфа дәвереннән» соң тудыра. Ләкин Нәгыймә ханымның ул сүзләрендә дөреслек юк түгел. Чыннан да, әгәр без Нәгыймә ханымның сәхнәгә чыккан көненнән алып, соңгы елларга кадәр башкарган рольләрен тикшереп карасак, «Уфа дәвере» аның иҗатын икегә бүлгән бер сызык булып тора, дип әйтә алыр идек. «Сәйяр» дан башлап Уфага кадәр ул башлыча «яшь кокеткалар» («Ревизор» да Мария Авто- новна, «Гаепсез гаеплеләр»дә Каринкина) һәм «Яшь гсроиня»лар («Галиябану»да Галиябану, «Мәкер вә мәхәббәт»тә Луиза), дип йөртелә торган рольләрне уйнавы белән таныла. Шик юк, бу төр рольләрне иҗат итүдә ул Уфа сәхнәсендә иң зур уңышларга ирешә, «яшь героиня» буларак, үзе әйтмешли, тәмам пешеп өлгерә.
Иңде 1926 елны кире Казан сәхнәсенә кайткач, Нәгыймә ханымның башкара торган рольләре үзгәрә. Ул безнең сәхнәдә, башлыча, социал героинялар һәм олы яшьтәге аналар, карчыклар рольләрендә )инавы белән таныла.
ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫ СӘХНӘСЕНДӘ
1926 елның апрелендә Уфа труп- һасы Оренбургка гастрольгә бара. Җиде ел элек, Оренбург сәхнәсендә үзенең гүзәл уеннары белән тамашачылар күңелендә тирән эз калдырып киткән Нәгыймә ханымны, Оренбург халкы бик сагынып каршы ала.
Гастрольләрдән соң Нәгыймә ханым белән Нури Сакаев Уфа труппасыннан аерылалар. Соңгы вакытларда аларда, бигрәк тә Нури Са- каевта, Казанга кайтасы килү теләге көчәя. Икесе дә артистлык хезмәтләренең бишеге булып саналган Казан сәхнәсен сагыналар, яңа-дан шунда кайтып яшәү дәрте белән яна башлыйлар, һәм тәвәккәлләп Оренбургтан туры Казанга киләләр.
Ләкин шундый зур ашкыну белән килгән бу ике артистның берсе, кызганычка каршы, туган сәхнәсендә бик аз гына вакыт уйнап кала. Беренче сезонда ук ягъни 1927 нче елның 28 нче февралендә, йөрәк параличыннан кинәт Нури Сакаев вафат була. Нәгыймә ханым һич көтмәгәндә үзенең озак еллар буенча кулга-кул тотынып бергә эшләгән, бергә артистлык юлын үткән' тормыш дустыннан аерыла. Театрыбыз исә үзенең пәрдәсе ачылган көннән диярлек, фидакарьләрчә хезмәт итеп килгән, зур та-лант иясе, гаять оригиналь артистын югалта. Казан халкы үзенең сөекле артистын, яшь композитор Сәлих Сәйдәшев тарафыннан артист вафаты уңае белән язылган беренче татар матәм маршының тирән моңнары астында, озатып кала.
, Ул көнне барырга тиешле булган '.премьера бер атнага кичектерелә.
V Әгәр 1921—22 нче ачлык елындагы сезонны исәпкә алмаганда, Нәгыймә ханым безнең Казан сәхнәсенә, 10 ел чамасы вакытын читтә үткәреп, яңадан кайта. Бу еллар аның өчен бушка, нәтиҗәсез үтмиләр. «Сәйяр» труппасында беренче тәҗрибәсе итеп Рокыя, Каринкина, Мария Антоновна рольләрен уйнап киткән яшь актриса, инде шактый олайган һәм сәхнә остасы буларак, тәмам җитешеп өлгергән, бай тәҗрибәле артистка булып, тамашачылар алдына баса.
Бу вакыт эчендә татар театры да вакыйгаларга бай юл узган, зур үзгәрешләр кичергән һәм иҗади өлгергән театр булып җитешә. Ул инде 1920 елдан бирле Татарстанның Дәүләт театры исемендә яшәп килә. 1926 елның язында татар театрының 20 еллык бәйрәме үткәрелә, Дәүләт театрына — Татар Дәүләт Академия театры дигән олы, мактаулы һәм җаваплы исем бирелә. Ул татар театр сәнгате дөньясында билгеле булган көчләрнең күпчелеген үзенә җыя, үз бина-сында сәхнә сәнгатенең катлаулы
Тгб
иҗади эшсҗ плаг.лы рәвештә, киц колач белән а: л б душ Бу — Бөек Октябрь .< лл?г нәтиҗәсендә, шси:ш— С./ :.: мнл;ш политикасы-
дәвам птэ.
1-лдэ сарган экс ас: к.;, социал- погитик тгрзн, катлаулы ‘ үзгәрешләр, табигый буларак, :: геология өлкәсенең б- ?• тармагы булган театр сәнгатен ә дә ча:::?ча калмык. 5у чагылу ;м : ч;а::ы булган
совет театрының иҗади уңышларын даими ; ’ ’I э ойрәыә бару
зур ярдәм итә. Шугың белой бергә рус сосет тсдтышшш. күренекле соинә осталары безнең театрыбызга үзләрелеи бг \\ лтэрои алып
киләләр һәм сәх> збездә куп келә кос т г.!: в г: 2 л а р куеп, с с ци а л истин театр сэигатенен гүзәл үрнәкләрем биоэл'р. Еч’ышть, б зш'ц театрыбыз яыя-чынлап эчтсге белән ссциа-
аның эшчәнлек тарихына кереп кала.
«Разлом»нан соң революция ва-кыйгаларына һәм гражданнар суга- > ш ы н а багы ш л а н г а н Фурм а новның «•Мятеж», Корнсйчукныц «Эскадра Һәлакәте», Шәриф Камалның совет чынбарлыгын һәм сыйнфый көрәшнең кискен күренешләрен чагылдырган драмалары, Һади Такташның «Камиль» кебек әсәрләре безнең сәхнәдә төп урынны алалар. Соңрак Тажи Гыйззәтнең революциягә чак- I лы татар авылының сыйнфый каршылыкларын чагылдырган пьесалары («Чаткылар»., «Ташкыннар») театр репертуарын баеталар. 1Менә бу репертуардагы үзгәреш, театр сәнгатенең башка сызыклары буенча да иҗади эзләнүләргә, яца сыйфатлар табуга алып барырга тиеш
Тирән социал эчтәлекле революцион көрәшне яки совет чынбарлыгын гәүдәләндергән әсәрләрне куюда -режиссер яца методлар табарга, арiкет исә ул әсәрләрдәге яца тип кешеләрне тудыруда яңа иҗат алымнарын кулланырга тиеш иде. Мәсьәлә шунда ки, бу әсәрләр үз стилләреи, ягъни тормыш чынлыгын перспективада, үсүдә сурәтләүче социалистик реализм һәм бөек тарихи вакыйгаларның пафосын күр-сәтүче революцион романтизм .стилен театрга алып киләләр, һәм шушы стиль сәхнә сәнгатенең бөтен тармакларындагы иҗат алымнарын, бигрәк тә, артист уенының яца чараларын билгелиләр. Чыннан да, бу әсәрләрдәге революцион идеяләрне раслаучы социал геройларны артист иске чаралар белән генә тудыра алмый инде. Артист алдына щул образларның идеяләрен үзенеке игү, аларның тормышка һәм кешеләргә булган мөнәсәбәтләрен үз мөнәсәбәте итә алу,.аларның теләк, тойгылары белән яши белү, кыскасы, социал геройны реаль чынлыкта т< .лашачыны ышандыра алырлык итен тудыру бурычы бөтен авырлыгы белән килеп баса. Безнең сәхнә-дә социал геройларны тудыруда беренче югары үрнәкне биргән, социал геройны чыннан да тормышча җанлы, тулы итеп гәудәлән-
117
дергән беренче артист мәрхүм Шакир Шамильский булды дисәк, хата әйткән булмабыз. Аның чын художество осталыгы белән тудырган «Разлом»дагы Гадоны, «Эскадра һәлакәте»ндәге Гайдае, «Томан арты»ндагы Кузнецовы татар теа-трының яңа кешеләрне бирүдә зур иҗат уңышы иде.
Социал героиняларны беренче башлап зур уңыш белән башкару шәрәфе исә Нәгыймә ханым Тажда- рова өлешенә төшә. Рокыядан, Галиябанудан, Луизадан ул «Разлом» лагы Татьяна, «Эскадра һәла- кәте»ндәгс. Оксана рольләрен башкару дәрәҗәсенә килеп җитә. Бу аның Академия театры сәхнәсендәге яңа үсеше, үзен, сәхнә ' остасы буларак, яңа яктан күрсәтүе иде.
Нәгыймә ханымның социал героиня образын ничек итеп тудыруын күрү өчен, без аның «Эскадра һә- лакәте»ндәге Оксана роленә тукталырга тиешбез. Корнейчукның талантлы әсәрендәге бу Оксана роле, Нәгыймә ханым башкарган, шул типтагы рольләрдән иң характер- лысы һәм уцышлысы иде.
ОКСАНА РОЛЕНДӘ
«Эскадра һәлакәте» гражданнар сугышының иң фаҗигале һәм, шуның белән бергә, иң героик вакыйгасын — революцион, матросларның үз куллары белән Кара диңгез флотын батыруларын күрсәтә. Бу — тарихи факт.
Оксана «Эскадра һәлакәте»ндә бердәнбер хатын-кыз роле. Ул боль-шевиклар партиясенең Кара диңгез флотындагы вәкиле, революцион комитетның җитәкчесе. Бу большевик әнә шул караңгы төндә дулаган диңгезнең үзе кебек, дәһшәтле, куркыныч вакыйгаларның үзәгендә тора. Гаять авыр һәм җаваплы эш йёкләтелгән аның ябык җилкәләре өстснә. Ул Кара диңгез флотының хәлен дөрес аңларга тиеш, корабльләрдә нинди көчләрнең хәрәкәт итүен ачык күрергә, дус белән дошманны аера белергә тиеш. Ул, большевик буларак, матрослар массасының башында тора алырга, шул массага бары дөреслекне аңлата белү ’сәләтенә ия булырга тиеш. Иң авыр шартларда да ул ачык акылын, ихтыярын җуймаска, иң буталчык хәлләрдән дә чыгу юлын дөрес табарга тиеш. Шундый авыр, җаваплы бурычларны үтәү өчен, аңарда нинди характер, нинди кешелек сыйфатлары булырга тиеш соң?
Нәгыймә ханым өчен Оксана, моңарчы артистлык . тәҗрибәсендә һич очрамаган, өр яңа образ иде. Бу образны кай җиреннән тотып алырга, ничек итеп, нинди матери-алдан аны’ торгыза башларга, ниһаять, нинди җан белән аны тере итәргә? Артистка алдына үтә катлаулы, авыр, ләкин шуның белән бергә, бик шәрәфле иҗат бурычы килеп баса.
һәрбер иҗат эшендәге шикелле артист тарафыннан образ тудыру эшендә дә алдан ук уңышны билгели торган бер психологик хәл Нәгыймә ханымга ярдәмгә килә: ул Оксананы ярата, һәм Нәгыймә ханым образга тирән җылылык, мәхәббәт тоеп, аны тудыру өстендә уйлана башлый. Ләкин тудырачак образыңны ярату бик әһәмиятле һәм кирәкле нәрсә булса да, Оксана шикелле героиняны, тарихи бер вакыйганың үзәгендә торучы тип буларак, чын художество югарылыгына күтәреп, дөрес гәүдәләндерү өчен, аны бөтен акылын — йөрәген белеп аңларга да кирәк иде. һәм җитди, уйлап эш итүче Нәгыймә ханым Оксананы дөрес аңлый. Аныңча, масса җитәкчесе большевичка Оксана, халыкка читтән килүче түгел, ә революция кодрәте белән шул халыкның үз эченнән чыккан кеше булырга тиеш. Халык аның үз даирәсе, димәк, ул аларга мөнәсәбәттә рәсми түгел, ә гади, табигый булырга тиеш. Шул ук вакытта бу, халыкның үз эченнән чыккан гади хатын, масса башын-да торучы, масса белән җитәкчелек итүче дә: димәк, >л һәркайчан үзенең акылы, ихтыяры белән өстен, көчле бер кеше булып, башкалардан аерылып та торырга тиеш. Аңарда эчке җыйнаклык, аңарда зур җаваплылыкны тоюдан килеп чыккан тимер дисциплина; тышкы
Л8
хәрәкәтләргә ул саран. һәрвакыт тигез, сабыр тавыш белән генә сөйли. интонациясен урыилы-урын- сыз кискен итен үзгәртми, ялган пафоска, яки ясалма төчеләнүләргә һич бирелми. Ләкин момент таләп иткәндә, бу үзен гади генә тоткан хатын, теге яки бу кешегә карата кискен, каты була белә, рәсми тонга күчеп, боеру рәвешендә сөйләшә һәм үз ихтыярына буйсындыра ала.
Нәгыймә ханым Оксананы әнә шулай аклый һәм аны большевик- революционерка итеп, шул сурәттә гәүдәләндерә. Ләкин Оксана рево-люционер булу белән бергә хатын кеше дә. Артистка моны бик яхшы исендә тота һәм Оксананың хатын- кызга гына хас булган сыйфатларын — аның сөя белә торган йөрәген. кешеләрне кайгыртучан йомшак күңелен мөмкин кадәр тулырак чагылдырырга тырыша. Шартлар никадәр авыр, көрәш никадәр кискен, шәхси җаваплылык никадәр зур булмасын, Нәгыймә ханымның Оксанасы үзенең тыйнаклыгы, җитдилеге аша кешеләргә карата булган эчке җылылыгын чын-чынлап күрсәтә ала.
Оксананың барлык төп сыйфатлары Гайдайга булган мөнәсәбәтендә бик тулы ачылалар. Гайдай әсәрдәге ин катлаулы образларның берсе. Ул революциягә бөтен җаны- тәне белән бирелгән, үзе әйтмешли, революция өчен үлемдә лә тормыш таба торган кеше: ул революцион комитетның актив членнарыннан берсе булган большевик, хезмәт иткән корабын, тугай анасыннан да битәррәк яратучы матрос. Ләкин аның характерында дуамал стихия көчле, а и.а сабыр, айнык акыл л'итоп бетми. Шуңар күрә ул буталчык шартларда дөрес юлдан тайпылучзи, вакыт-вакыт катлаулы г рәшиең серләренә төшенә алмыйча, дус белән дошманны аерып бетә алмыйча йөди.
i айдa.. ролен мәрхүм Шакир Шами.ъский һич онтылмаслык итеп, гаҗәп бер осталык белән башкарган иде. һәм менә сабыр, тыйнак Оксаиа-Таждарова Һәм ут булып янган Гайдгй-Шамильсий, сәхнәдә сокландыргыч бор чонграсч
булып, күз алдына басалар. Икс олы талант шундый бер-бсрсенә каршы булган кеше характерларын бер үк дәрәҗәдәге ышандыру көче белән гәүдәләндерәләр. Ләкин Оксананың Гайдайга мөнәсәбәте нинди? Гайдай революциянең гугыры- лыклы солдаты, ләкин акыл ихтыярына буйсынып бетмәгән темпераменты Гайдайны еш-еш кына ярсытып җибәрә, ул, яраланган арысландай, ак-караны күрмичә, төзәлмәс хаталар эшләп ташларга хәзер тора, һәм Оксана Гайдайның менә шул уңай һәм тискәре якларын бик ачык күрә; ул революциягә бөтен йөрәге белән бирелгән Гайдайны һичшиксез үз, якын итә, аца гали, дустана мөнәсәбәт күрсәтеп, уңай йогынты ясарга, аның урынсыз ярсуын басарга, аны хата адымнардан сакларга тырыша. Кирәк урында Оксана аңа карата туган апасы- дай булып, тирән кайгыртучанлык күрсәтә; күкрәген ачып, салкын диңгез җиленә каршы торган Гай-дайга ул, һич ясалмасыз табигый җылылык белән, «бушлатыңның төймәләрен каптыр... менә шулай... салкын тидерерсең» ди. Шул ук вакытта Оксана Гайдайны, әнә шулай ничек якын итмәсен, ничек аны яхшылык белән генә үзенә буйсындырырга тырышмасын, аның бөтен хаталарын кичерергә хәзер торган, ялваручы хәленә үзен һич куймый, киресенчә, әгәр Гайдай үзенең ачу һәм ярсуында чиктән узып китсә, уртак эшне зур куркыныч астына куйса, алар арасындагы каршылык принципиаль төс алса, ул аңа карата һич икеләнмичә каты, килешмәс сызыкка күчә, шәхси тойгылары , белән хисаплашып тормыйча, революция таләп иткән кискен чараны большевистик турылык белән куллана. Гайдай Балтик флотыннан килгән вәкилләрне провокациядә гаепләп, алариы атуны таләп иткәч һәм күпчелек ихтыярына буйсынмыйча комитетны ташлап чыгып киткәч, Оксана эчке ду.ткыч.чануып көч белән басып,
— Партиянең тимер дисциплинасын җимергән өчен Гайдайны партиядән чыгарып ташларга! —дигән катгый тәкъдимен кертә.
119
Ләкин Оксана Гандайның, үзе сизмәстән, хата юлга басуын, ялгышуын ачык күрә, шуның өчен дә ҮЛ һаман аңа хакыйкатьне аңлатырга, аны тәмам һәлак булудан коткарырга тырыша. Ниһаять Лениннан, корабларны дошман кулына бирмәс өчен батырырга кушып радиограмма килгәч, Оксана да беренче башлап туган теләк Гайдайны күрү, Гайдайны хәтәр эштән туктату була. Ул Гайдайны, мәкерле, усал провокатор Кобза белән бергә икәүләп, Балтик вәкилләрен ябылган урыннарыннан чыгарып атарга җыенган җирләрендә очрата. Ул «Туктагыз!» дип кычкыра, ул Гайдайга яныннан Кобзаны куарга куша, «Гайдай син хәзер барысын да белерсең» ди... ахырда, Гайдайны үзенә буйсындырыр өчен, ул револьверын чыгарып, аның күкрәгенә төзи... Шул чакта петлю- рачы провокатор Кобза Оксананы атып үтерә.
Гайдайга айныр өчен провокаторның шушы атуы кирәк була. Ул Зйный, ул Кобзаның үзен дөмектерә, үзенең дуамаллыгы нинди фаҗигале бәхетссзлеккә китереп чыгаруын әйтеп бетергесез тирән, үкенечле әрнү белән кичерә, һәм резолюциянең аяусыз таләбен, ниһаять, аңлап, җаныннан кадерле корабын, беренче булып, үз кулы белән диңгез төбенә җибәрә:
Менә шундый фаҗигале һәм герошс вакыйгалар каһарманы булып гәүдәләнә Оксана... һәм Нәгыймә хакым Таҗдарова тышкы килеш-килбәте, үз-үзен тотуы, кыскасы, бөтен хәрәкәтеннән алып эчке җаны, акылы, характерына кадәр Оксананы шул вакыйгаларга лаек образ итеп тудыра ала. Юка гәүдәле, ак чырайлы ул, өстендә аның солдат гимнастеркасы һәм күн куртка, аякларында гади солдат итекләре, хәрәкәткә саран, тигез күкрәк тавышы белән сөйли, ләкин һәр хәрәкәте, һәр сүзе гади, табигый, үзен зурга санау, кәпрәю юк. Тыйнаклык, хисләренә хуҗа була белү, кирәк урында ис китмәгәнлек күрсәтә алу — аның характерында төи сыйфатлар. Ул халыкның үз эченнән чыккан масса җитәкчесе, ул партия тарафыннан тәрбияләнгән тимер дисциплиналы,, айнык акыллы, көчле ихтыярлы большевик көрәшче, — революция дошманнарына никадәр килешмәс катылык күрсәтә белсә, аның тугы- рылыклы солдатларына шул кадәр җылы дуслык, ана шикелле кайгырту чанлык күрсәтә, белә — менә шундый булып Нәгыймә ханым тудырган Оксана тамашачылар күз алдына баса, аларның .йөрәкләренә кереп кала.
Оксана образы — талантлы ар-тистканың, һичшиксез, зур иҗат уңышы иде. һәм бу образны тудыру белән, Нәгыймә ханым үзен социал героиня рольләрен башкара алу көченә, осталыгына ия булган, киң пландагы драматик актриса итеп таныта.
АНА ОБРАЗЫ
Татар Дәүләт Академия театры сәхнәсендә Нәгыймә ханым, социал героинялар белән беррәттән, олы яшьтәге аналар, карчыклар рольләрен башкаручы булып та таныла. Әгәр ул «Сәйяр» дә, Оренбург, Уфа сәхнәләрендә яшь кызлар, яшь ханымнар рольләрен оста уйнаучы булып йөртелсә, Академия театрында инде соңгы елларга таба аның уйнаган рольләре, яшь һәм характер ягыннан, үзгәрә баралар. Мондый үзгәреш күп артистларның иҗат гомерләрендә очрый торган табигый хәл. Рус сәхнәсенең даһие Гликерия Федотова да билгеле бер яшькә җиткәннән соң карчыклар ролендә уйный башлый, ләкин ана карап. Федотова — Федотова булудан туктамый, бөек таланты бөтен көченә саклана.
Нәгыймә ханымның да яңа төр рольләргә күчүе бик табигый була, бу күчү аның иҗатына һичбер нинди торгынлык китерми. Киресенчә, бу яңа төр рольләрне башкару, артистканың иҗатында яңа үсеш билгесе булып тора, аның таланты яңа бер яктан ачыла. Нәгыймә ханым үзе «тамашачы- өчен, бәлкем, яшь рольләрдә күренү яхшыдыр, ләкин чын артист өчен яшь белән карт, бай кием белән сәләмә кием
120
•расында аерма юк, алар барысы ла ала кадерле, аларның барысын да ул тудыра,» ди. Бик дөрес фикер. һәм Нәгыймә ханым, чын галантлы артистка буларак, безгә бөтен бер галлерия аналар һәм карчыклар образларын тудырып күрсәтә. Аның бу образлары төрле социаль катлаудан, төрле милләттән булалар. «Томан арты»нда ул совет чорындагы шәһәр эшчесенең хатыны, инженер анасы, «Профессор Мамлок»та антифашист профессор хатыны, «Ташкыннар» да исә ярлы крестьян карчыгы һәм башкалар.
Нәгыймә ханым бу образларның социаль һәм семья хәленә хас булган уй-кичерешләрен тирән ачып, характер үзенчәлекләрен дөрес табып гәүдәләндерә. Аның карчыклары бер калыптан төшкән стандарт карчыклар булмыйлар: шуңар күрә, ул уйнап күрсәткән һәрбер карчык тамашачы хәтерендә, конкрет бер кеше булып, урнашып кала.
һәрбер артистның һәрвакыт уңыш белән уйнаган бик күп рольләре арасында аеруча аерылып торганнары, хәтергә ныграк кереп калганнары була. Нәгыймә ханымның да әнә шундый роле итеп, Таҗи Г ыйззәтнең «Ташкыннар»ындагы
Гөлнисаны ’күрсәтергә мөмкин.
«Ташкыннар» пьесасы 1914-1917 еллардагы татар авылын, андагы беренче дөнья сугышы кузгаткан вакыйгаларны чагылдыра. Электән яшәп килгән сыйнфый каршылык, империалистик сугыш нәтиҗәсендә кискенләшә, өскә калкып чыга, ярлы крестьян эшче сыйныфының союздашы булып, Октябрь революциясенә килә — менә әсәрнең идея сызыгы шул.
Гөлниса балта остасы Биктимер картның карчыгы, өч җиткән улның, ике җиткән кызның анасы. Янә аның ике килене, бер кияве дә бар. Күрәсез, озын тормыш юлы үткән, киленнәр күрү, кызларын бирү бәхетенә ирешкән, һәртөрле ихтирамга лаек карт ана. һәм Нәгыймә ханым Гөлниса карчыкны, иң әүвәл, чын мәгънәсе белән әнә шундый ана итеп бирә. Җиткән улларына, кызларына карата тирәв аналык мәхәббәте — менә аның һәр хәрәкәтеннән, һәр сүзеннән сизелеп торган эчке җаны шул. Ләкин, Нәгыймә ханымның Гөлнисасы улларына, кызларына булган бу аналык хисләрен күрсәтүдә тыйнак була: ул төчеләнми, урынлы-урын- сыз кайгы яки шатлык яшьләрев күрсәтеп тормый, ә бәлки ана йө-рәгенең эчке сылулыгын тыйнак, ягымлы итеп сурәтләргә тырыша.
Аның өч улы да герман сугышына җибәреләләр, җиткән кызыв бай старшина улы алдап хурлый, солдатка булып калган бер килене аза башлый... Я, ана өчен болар- дан да авыр, газаплы бәхетсезлек- ләр булырга мөмкинме? «Ай бу балалар вакытсыз мине гүргә кертәләр инде» дп Гөлниса тирән кайгыдан йөрәге сыкранган минутлар-- да, әмма шулай да ул искиткеч сабыр, чыдам карчык. Һәм Нәгыймә ханымның Гөлнисаны уйнавында сокландыргыч момент — менә шул безнең аналарыбызга хас булган сабырлык, чыдамлыкны күрсәтә белүендә иде. Кайгы никадәр тирән, бәхетсезлекләр никадәр зур булмасын, Нәгыймә ханымның Гөлнисасы акыл ихтыярын җуеп, туктаусыз елап торган, эшкә яраксыз авыру карчыкка әверелми, ул кайгы — хәсрәтләрнең барысын да үзенең зәгыйфь җилкәләрендә күтәрә ала, эчке рухи ныклык, киләчәккә өмет аңарда һаман саклана.
Гөлниса Биктимер картның 35 ел бергә гомер иткән тугырылыклы тормыш дусты. Алар бср-бсрсенә арка таянычы булып яшиләр, кайгы, шатлыкны бергә кичерү генә түгел, тормышны бертөрле аңларга, дөньяга бертөрле карарга өйрәнгәннәр. Алар бер-берсснең киңәшенә, берберсең юатуга мохтаҗ булып торалар, алар арасында озак еллар буенча сыналып килгән чын, тирән, җылы татулык. Нәгыймә ханым Гөлниса карчыкны әнә шулай бай тормыш тәҗрибәле, айнык акыллы» картына карата һәр даим тугыры-лыклы дус, якын киңәшче, кешелекле кайгыртучы итеп гәүдәләндерә.
Бу сыйфатларның барысын да ул.
121
материалны яхшы белгән, образны тирән, дөрсе тойган талантлы, оста артистка буларак, һәрвакыттагыча тормыш чынлыгына күтәреп, • чын сәнгатькә генә хас гадилек, таби- гыйлек белән иҗат итә.
ТАТАР СОВЕТ СӘХНӘСЕНЕҢ ОЛЫ ОСТАСЫ
Нәгыймә ханым Таҗдарова үзенең 30 елдан артык дәвам иткән артистлык гомерендә 270 ләп роль башкара. Бу сап аның татар театр сәнгатенә нинди интенсив рәвештә һәм күпме зур йөкләмә белән хезмәт итүен, үзеинән-үзе күрсәтеп тора. Билгеле инде, бу кадәр күп рольләрне биредә санап кына чыгарга да мөмкин булмас иде. Шуңар күрә дә без Нәгыймә ханымның иҗатын характерлау өчен, ул башкарган төрле типтагы рольләрдән берничәсен генә алып, тикшерү белән чикләндек. Ләкин шул кадә- ресе дә безгә Нәгыймә ханымның нинди артистка булуын, аның иҗат үзенчәлекләрен аңларга мөмкинлек бирә дип уйлыйбыз. ■ Чыннан да, Нәгыймә ханым Таҗдарова нинди стильдәге артистка соң ул?
Ул — реалистик стильдәге драматик актриса. Үткер, айнык акыллы, тирән интуицияле, индивидуаль сыйфатларга бай булган, чын мәгънәсе белән олы талантлы һәм киң диапазонлы сәхнә остасы. Тышкы билгеләре белән ул уртача буйлы, юка гәүдәле, ак озынча чырайлы, түбән күкрәк тавышы белән сөйли, дикциясе аның бик чиста һәм ачык. Характеры белән исә сабыр холыклы, ихтыяр көченә ия, кешеләргә карата кечелекле һәм • гаҗәп тыйнак, намуслы бер кеше иде.
Эчке һәм тышкы артистлык сый-фатлары, характеры белән Нәгыймә ханымны әнә шулай танырга, күз алдына китерергә мөмкин.
Нәгыймә ханым үзенең иҗатында елдан-елга һаман үсә, камилләшә барган артистка ул. Аның шулай икәнен без, ул иҗат иткән образларга тикшерү ясаганда күреп үткәй идек. Ләкин Нәгыймә ханымның уйнау.стиле үзенең үсешендә бер үк юнәлешне саклый, ягъни ул сәхнәгә чыккан көненнән алын реализм юлы белән үсә, тирәнәя бара һәм, ниһаять, реалистик пландагы сәхнә остасы булып формалаша. Юкка гына ул үзен Кариев шәкерте дип атамый. Әйе, Нәгыймә ханым Кариев шәкерте, татар сәхнәсенең танылган олы остасы булу өчен кирәкле оеткыны һәм юнәлешне үл аңардан ала. Ләкин бит Нәгыймә ханым Кариев белән бергә бары өч кенә сезон эшләп кала; Кариев 1920 елны вафат була, Нәгыймә ханым исә аңардан сон театрда чирек гасырдан артык вакыт эшләп, һаман үсә, камилләшә барды.
Бу үсү, камилләшүнең сәбәбен Нәгыймә ханым үзе, башлыча, туктаусыз эзләнүдән, өйрәнүдән күрә. Ул «мин һәрбер артистның уенын җентекләп өйрәнергә яратам. Яхшы уйнаучыдан да, начар уйнаучыдан да үземә кирәкне табарга тырышам» ди. Димәк, ул уртак тәҗрибә белән файдаланырга омтылучы артистка була. Билгеле инде, татар сәхнәсенең талантлы зур осталары бу җәһәттән Нәгыймә ханымга күп үрнәкләр бирәләр, һәр даим уңай йогынтыларын ясап торалар. Безнең тыйнак артисткабыз, хәтта, бөтен уңышларын шул үрнәк, йо- гңнтылар тәэсире астында булган нәрсә дип, аңлатырга тырыша иде. Без, әлбәттә, аның бу фикере белән килешеп бетә алмыйбыз, чөнки Нәгыймә ханым үзе дә иптәшләренә күп уңай йогынты ясаган, бай үрнәкләр биргән артистка ул.
һәрхәлдә өйрәнү, эзләнү Нәгыймә ханым өчен, башкаларның иҗатларын күзәтү белән генә чикләнеп калмый. Ул мәсәлән, реаль, объектив тормышны һәрьяклап белүне үзенә шарт итеп куя. Чөнки ул бай тормыш тәҗрибЬсснсң артистка иҗат иткәндә никадәр кирәк бу-луын, теге яки бу иҗ^т бурычын дөрес хәл итәргә тырышканда ярдәмгә килүен бик яхшы сизеп, аңлап тора.
Янә, ул һәрвакыт үз, иҗатын объектив тикшереп, дөрес аңларга, дөрес нәтиҗә чыгарырга һәм, шул рәвешчә, үз тәҗрибәсеннән өйрәнергә тырыша. Аныңча, артист бер
вакытта та үз уеныннан риза булып бетми, ул һәркайчан «бүген кичәгегә караганда яхшырак уйнар идем» дип уйлый. Шуңар күрә дә, ул «әллә кайчак уйнаган рольлә-ремне исемә төшереп, тикшереп карарга яратам», ди иде.
Менә болардан Нәгыймә ханымның эзләнү, өйрәнүләре никадәр эграфлы һәм җитди булуы ачык күренсә кирәк.
Инде Нәгыймә ханым иҗат методының үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?
Гадәттә. роль алып. шунын өстендә эшләргә керешкәч, аның иҗат процессына характерлы булган түбәндәге тәртип һәм моментларны күрергә була: 1. Иң әүвәл ул үзе катнашасы әсәрнең темасы һәм тулай эчтәлеге белән яхшылап таныша, аның төп идеясен үзе өчен ачыкландыра. Соңра, әсәрдәге башка персонажларның нинди кешеләр булуы бе- * и к лзыксына, аларның кешелек сыйфатларың; характерларын өйрән •. Шул рәвешчә ул әсәрнең эч.к тек-идеясеннән, анда катнашучы бөтен персонажларның кем булуларыннан чыгып, үзе уйныйсы рольнең урынын, әһәмиятен билгели. 2. Ул тудырасы кеше кем? — менә бу сорауның ачык җавабын табу өчен, Нәгыймә ханым уйныйсы рольнең социаль йөзен, тормышка һәм кешеләргә булган мөнәсәбәтен, характерын, уй-кичерешләрен җентекләп өйрәнә. Бу — образны эзләү- табу процессы, һәм бу процесс артистка өчен, һәркайчан иң әһә- мият/.е һәм кирәкле бер эш булып санала. Чөнки «рольңен яныннан үтеп кенә китәргә мөмкин, яки аны кулыннан җитәкләп, сәхнәдән йөртеп чыгарга бу us яисә рольнең эченә кереп, ул булып яшисең» ди Нәгыймә ханым. 3. Һәм менә рольнең эченә кереп, ул булып яшәр өчен, Нәгыймә ханым рольдәге ышандырыр мо- мен гларны э иләргә керешә; аның һәр эшен, һәр сүзен, һәр хәрәкәтен логик һәм психологик җәһәттән тикшереп чыга. Рольнең нәрсәсе ышандыра, нәрсәсе ышандырмый, аның һәр сүзе, һәр кыланышы психологик кичереш җәһәтеннән акланамы? Шушы сорауларга Хаван тапмыйча торып, Нәгыймә ханым тынычлана алмый. Бергә эшләгән иптәшләренең әйтүләренә караганда, Нәгыймә ханым рольнең әнә шул ышандырыр якларын эзләү, табу өстендә аеруча тирән иҗат газабы кичергән. 4. Рольдәге ышандырыр моментларны
эзләп тапканнан һәм җый- I ганнан соң гына ул аны образ j итеп тудыру эшенә керешә. Инде үзе ышанганны тамашачыны ышандырырлык итеп бирер өчен ул рольнең характерына, эчке киче-решләренә табигый ятышлы, лаек булган тышкы чараларны — хәрәкәт, мимика, интонацияне табарга тырыша. Бу җәһәттән дә ул үзенә гаять зур таләпләр куя, бик четерекле булып, үз эшеннән канәгатьләнә алмыйча йөдәп бетә. Репети-ция вакытларында аның һаман саен: «Юк бу болай булмый, бу ялган, дөрес түгел» дип үз-үзенә әйткән сүзләрен иптәшләреннән еш ишетергә туры килә. Ләкин аның шулай туктаусыз эзләнү һәм иҗат эшчәнлеге белән тапкан хәрәкәт, интонациясе инде рольнең органик, чын,* у? сыйфаты булып чыга. Нәгыймә ханым тышкы ’ чараларга гаять саран артистка, ул бары аларның иң кирәк булган кадәрессн генә, психологик яктан тәмам акланганын гына куллана. «Сәхнәдә минем бары образ кушканны гына эшләргә хакым бар», ди ул. һәм бу принцип Нәгыймә ханымның девизы. Шуңар күрә аның уенында һнчкайчан үлчәүдән чыккан бер генә хәрәкәт,- яисә ышандырмас бер генә интонация дә булмый.
Әнә шулай итеп Нәгыймә ханым, ниһаять, образ тудыра, һәм аның образы коеп куйган тере, реаль кеше булып тамашачы алдына баса. Сәхнәдә Нәгыймә ханым юк, ә ул тудырган- образ гына бар. Ул тудырган образлар шул кадәр тор.мйьшча чын булалар ки, тамашачыны үзләренең уй-кичерешлэре- нә генә түгел, хәтта, физик хәлләренә, физиологик сизенүләренә ка-. дәр ышандыралар. Мәсәлән «Тага-
кы н и а р» д а I 'ө л и и с а кар ч ы к н ы уйнаганда аның юка, ябык гәүдәсе авыр хәсрәтләрдән менә хәзер сынар кебек тоела, гүя бөтен картлык сызланулары аныц гәүдәсенә таралгандыр төсле сизелә. Аныц бу хәлен әйткән сүзләреннән, зар-лануларыннан түгел (киресенчә, ул һич зарланмый, сыкранмый), бәлки озын гомерен нужада үткәргән, хәзер исә шундый авыр хәсрәтләр кичергән чын карчык булуыннан күрәсең. Шул ук вакытта әнә шундый физик какшаган тәндә никадәр рухи көч, өмет, җан җылылыгы күрен, аңа чын-чыинан сокланасын, йөрәк авыртуы белән аны кызганасын һәм яратасын... Нәгыймә ханым тудырган образ тамашачының күз алдында үзенең төсе, чырае, торышы, килбәте, тавышы белән һичбер вакытта да онытылмаслык булып саклана.
Мондый ышандыру көче белән образ тудыра алу, һичшиксез, зур талантка ия булган артистканың бөтен акыл, һәм йөрәк көчен җигеп, туктаусыз газаплы иҗат утында янып, эшләү нәтиҗәсендә генә бу-лырга мөмкин иде. Чыннан да, Нәгыймә ханымның иҗатына, башлыча, нәрсә характерлы? Ул бай тормыш тәҗрибәсенә хуҗа, ул тирән интуицияле кеше., ләкин ул үзенең иҗатында иң элек акыл белән эш итүче оста. Иҗат бурычын һәрьяктан уйлап төшенү, образны тудыруда һәр даим акыл белән эзләнү, интуиция тапкан моментларның да чынлыгына акыл белән ышану, уен вакытында үз өстеннән туктаусыз акыл контролен булдыру— менә аныц иҗатын характерлый торган асыл сыйфаты шул.
Нәгыймә ханым «Театр минем тон йортым» ди иде. Ул сәхнә сәнгатен бөтен тәне-җаны белән ярата, ул үзенец аңлы гомерен, барлык көчен, дәртен, ниһаять, сәламәтлеген шул сәнгатькә бирә. Я, аныц менә бу сүзләре артистлык хезмәтенә һәм туган сәхнәсенә булган тирән мәхәббәтен ачык күрсәтмиләрме соц? «Пәрдә төшеп тамашачыдан аерылу, уен бетте, дип белү минем өчен һәрвакыт авыр була, хәтта, уйнаганнан соц парик белән күлмәкне салу авыр, гүя бер кадерле, җанга якын нәр-сәләреңнән аерыласың».
Әйе, Нәгыймә ханымның театрга булган бу мәхәббәте бик аңлаешлы һәм табигый, чөнки ул тормышның төбеннән чыгып, татар театрына килә, шунда яшәвенең мәгънәсен таба, зур культурага һәм сәнгать остасы булу шәрәфенә ирешә. Совет чынбарлыгы шартларында исә ул үзенең талантын бөтен тулылыгы белән ача, сөйгән халкының азатлыгы һәм бәхете өчен рәхәтләнеп эшләү, иҗат итү мөмкинлеген бары тик совет сәхнәсендә генә таба.
Билгеле инде, һәрбер кешенең намуслы һәм фидакарь хезмәтен танучы һәм тәкъдир итүче партиябез һәм хөкүмәтебез Нәгыймә ханымның да күрсәткән хезмәтләренә лаек югары бәһане бирә. 1939 нчы елда Нәгыймә ханымга Татарстанның халык артисткасы, ә 1940 елда РСФСР ның атказанган артисткасы дигән шәрәфле исемнәр бирелә. Янә хөкүмәтебез аны «Хезмәттәге батырлык өчен» медале беләк бүләкли.
Халыкка хезмәт итүне максат итеп куйган чын сәнгатьнең борын- борыннан килгән мактаулы эше — җанлы кеше образын реаль чынлык белән тудыру булды. Дөньяның бөек язучылары, художниклары, скульпторлары һәм артистлары үзләренең иҗатларында кешенең уй- кичерешләрен, омтылыш-максат- ларын, хезмәт-көрәшләрен чагыл-дыра һәм гәүдәләндерә килделәр. Сәнгатьнең менә шул асыл һәм бөек максатына үзенең олы таланты, бай тәҗрибәсе, кешелекле йөрәге белән хезмәт итеп, югары художестволы онытылмас кеше образларын тудырган кадерле һәм сөекле артисткабыз иде ул Нәгыймә ханым Таҗдарова.
124
ГОРЬКИЙ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ ТОМЫ
Бөек язучы Максим Горькийның пң популяр әсәрләреннән «Балачак» һәм «Малайлыкта» бер китап булып татар телендә басылып чыкты.
Тәрҗемә яхшы. 1933 елгы беренче басмасыннан күп өстен: С. Әдһә- мова әдәби тәрҗемәче буларак, сизелерлек алга киткән. Ул М. Горькийның укыр өчен җиңел, тәрҗемә өчен шактый катлаулы әсәрләрен, эларның рухын тирән төшенеп, Горькийлыгын саклап, художестволы оста тәрҗемә итүгә ирешкән.
Кечкенә Горькийны бабасы юк кына гаеп өчен эштән чыгарып кыйнап ташлый. Горький берничә көн урыныннан тора алмыйча авырып ята. Аның янына хәлен белергә кереп йөриләр... «Ләкин бу көннәрдә күңелдә иң тирән эз калдыручы кеше Цыганок булды. Бер кичне бәйрәмнәрдәгечә киенеп, алгынсу төстәге ефәк күлмәген, хәтфә чалбарын һәм гармоньлы, шыгырдавыклы итекләрен киеп килеп керде. Ул, җиңен сызгана төшеп, терсәге- нәчә кызыл җәрәхәт белән капланган ялангач беләген күрсәтеп:
— Кара әле син, менә ничек чиләнде бит! Тагын да начаррак иде әле, шактый төзәлде инде! — диде.
— Сизәсеңме: бабаң котырынып китеп, сине кешелектән чыгарачагын күрүгә мин, сине ышыклап, кулымны куя башладым — чыбыгы сынып, бабаң икенчесен алырга барган арада сине әбиең, яисә
* М. Горьки:-!. Сайланма әсәрләр. 1 том. 628 бят. бәясе 28 сум. Тәрҗемәчесе С. Әдһәмова, редакторы Кави Нәҗми. әниең алып китәр, дип көттем. Су сеңгән сыгылмалы чыбык сынмады. Ләкин шулай да сиңа әзрәк теште, байтагы миңа эләкте, — күрәсеңме? Мин хәйләкәр, туганкаем!..
Ул тагын үзенең шешенгән кулын караштыргалап ягымлы көлү беләк көлеп җибәрде һәм, көлә-көлә:
— Сине шул хәтле кызгандым, бугазыма яшь тыгылды! Харап! • Ә ул каезлый... — дип, ат төсле пошкырып, башын чайкап, бабай турында нидер сөйләргә кереште, шунда ук ул балаларча беркатлы һәм якын булып китте.
Мин аңа үземнең аны яратуымны әйттем, — ул искиткеч беркатлылык белән:
— Мин дә сине яратам ич — яраткан өчен дә кулымны куеп тордым! Башка берәү булса алай итәр идемме соң мин? Төкерер генә идем... — диде.
Аннан ул, еш-еш ишеккә борылып карангалап, акрын гына мине өйрәтергә тотынды:
— Икенче рәт кыйнаган чакта тәнеңне бөрештермә, — сизәсеңме? Тәнеңне бөрештерсәң ныграк авырта ул, ә син тәнеңне иркенгә җибәреп, кесәл шикелле ят^Аннапсон тынынны кысма, иркен сула, үзен дөнья җимереп кычкыр, — син моны исеңдә тот, шулай яхшы була ул.
Мин:
— Тагын да кыйнаячаклармыни әле? — дип сорадым.
Цыганок тыныч кына:
— Кыйнамыйлармы соң! Әлбәттә, кыйнаячаклар! Сине, мөгаен, бик еш ярырлар... — диде.
— Ни өчен?
125
— Бабаң сәбәбен табар...
Ул, борчылып, мине тагын өйрәтергә тотынды:
— Ул чыбыкны югары күтәреп, өстән төшереп суга икән — анда син тәнеңне катырмый тыныч кына ят.
Мин, аның көләч йөзенә карап, әбинең патша улы Иван, тиле Иванушка турындагы әкиятләрен исемә гөшердем» (48-49 битләр).
Ләкин тәрҗемәдә бу тигезлек, бу җиңел агыш баштан ахыргача сакланмый. Сирәк булса да, шундый урыннар очрый:
«Ул, елмаеп:
— Таптың тагын! — диде һәм шунда ук уйга калып: — Кая инде ул миңа: сихырчылык — читен фән ул. Ә мин менә бер сүз дә укый яза белмим, бабай әнә нинди зәһәр гыйлем, ә миңа ходай ул акылны бирмәгән, — дип куйды...»
Русчасын карыйк.
« — Ну вот еще выдумал! — ус-мехнулась она и тот-час же задумчиво прибавила: — Где уж мне: колдовство — наука трудная. А я вот и грамоты не знаю, — ни аза; де- душка-то вон какой грамотей еду- чий, а мне не умудрила богородица».
«Ну вот еще выдумал!» — Сәрвәр Әдһәмова моны төгәл тәрҗемә итмичә дөрес эшләгән, ләкин ул .аны артык гадилөште1ргән. Эзләгәндә уңышлырак вариант табарга булыр иде. Мәсәлән: «Менә тагы! Әйттең сүз! Кайдан уйлап чыгардың аны!...» Икенчедән, «ни аз а» тө-шеп калган, ә бездә монарга туры килә торган сүз бар: «Әлифне таяк дип белмим», яки: «әлиф ни, таяк ни». Өченчедән «бабай» түгел, «бабаң» кирәк. Биредә карчык үзенең карты турында кызының улына сөйли. Дүртенчедән, богородица — ходай түгел, Мәрьям ана. Грамотей — гыйлем түгел, укымышлы яки укыган кеше яки гыйлем иясе. Аннан нокталар белән беткән берничә мөстәкыйль җөмләне «Ул... дип куйды» эченә алу грамматик як- гаи дөрес түгел, укыр өчен дә авыр. Ә мондый урыннар тәрҗемәдә берничә урында очрыйлар.
«Ләкин боларпың берсе дә минем күңелне күтәрә алмаганны күреп:
— Я, җитәр, аиыпа кил инде! Барыбыз да үләчәкбез, хәтта кош та" үлә. Менә нәрсә: мин әниеңнең кабере өстенә кәс җәеп бирим, телисенме? (укучы «диде»не көтә, ә ул әле күренми). Менә хәзер син, мин, Вяхирь бергәләп кырга барабыз, минем Санька да безнең белән барыр, кәс кисеп алып кайтырбыз да, каберне шундый итеп эшләрбез, — аннан да артык булу мөмкин түгел! — диде» (258 бит).
Хәбәр җөмләне «... күреп әйтте» яки «... күреп болай диде» белән бетереп, туры сөйләмне аның эченнән чыгарганда, әлбәттә, грамматик дөрес, укыр өчен җиңел булыр иде.
«Сашаның атасы өйләнеп, яшь ана килүенең беренче көненнән үк үги улын сөймәс булганлыктан Һәм аны кыйнап җәфалаганлыктан, әбинең үтенүе буенча, бабай Сашаны үзенә алган иде» (192 бит).
Ә ул Горькнйда менә ничек гади: «Отец Саши женился. мачеха с первых же дней не взлюбила пасынка, стал бить его, и, по настоянию бабушки, дед взял Сашу к себе».
Аннан, настояние — үтенү түгел ич. һәм мондый читкә китүләр тәрҗемәдә юк түгел.
«Он повернул шею, точно козел». «Ул башын кәҗә шикелле итеп борды» (169 бит)..
Муенын димичә, «башын» дию әйбәт, чөнки бездә «муенын бору» икенче мәгънәдә £?өрн, уп рустагы «свернул шею»га туры килә. «Ко- зел»ны «кәҗә» дип тәрҗемә итү дөрес түгел.в Мин моны формаль рәвештә сүзгә сүз тәрҗемә итүне яклау йөзеннән әйтмим. «Он» — Каширин, ягъни Горькийиың бабз: сы. Ул бөек язучының әсәрләрендә мәңгеләштерелгән гаять көчле әдәби образ, һәм Горький бирелә «кәҗә тәкәсен» очраклы куллан-мый. Бу' ошату анарга һәрвакыт усал, кансыз һәркайчаи мыгырданып йөрүче, һәрвакыт кешегә ташланырга гына тора торган Кашн- ринны характерлау өчен кирәк булган, һәм мондый кешене кәҗәгә чагыштыру зәгыйфь чыгар иде.
Без әдәби, иҗади тәрҗемә яклы.
126
Зарур урында ирекле тәрҗемә яклы.
Әдһәмова «не хорошо оскаленные
зубы»ны «начар ыржайган .ешлс-р» дип
түгел, «ямьсез ыржайган тешләр» дин,
«Одно слюво — ах рнса»кы — «Бер сүз —
актриса», дин түгел. «На әйтсәң дә актриса
ш>л> дип тәрҗемә игә. Ул «Ух, чтоб зам
сдохнуть, — будто и не мальчишки ведь,
а? Ах. воры, не дай господь бессбиицу!» —
«Ух, : адалгырлары, зурлар төсле кыланган
булалар бит, ә? Ах, караклар!
Пәкысызлыкка дучар игә күрмә, ходаем’»
дип тәрҗемә итә. Тирән уйлап эшләнгән
иҗади тәрҗемә бу! Биредә аерым сүзләрдә
оригиналдан читкә кителсә дә, мәгънәгә
зарар килмәгән һәм бик уңышлы чыккан.
Ә инде урынсыз- га читкә китүнең нигә
кирәге бар?
Мәсәлән: 'Ул миңа матур Васп- лисаны
хәтерләтте/ (255 бит). Прекрасная—
матурлан бигрәк гүзәлгә туры килә. Аннан
Горькийда бу сыйфат баш хәрефтән
язылган һәм кагыйдә буенча иядән алда
түгел. иядән соң куелган — «Василиса
Прекрасная». Моның белән Горьк й аның
гади бер матур кыз түгел, ә русның атаклы
әкиятендәге героиня икәнен әйткән. Ә
тәрҗемәдә ул гади бер матур булып кал-
ган.
— «Ась? — «Чу!» түгел. «Ә?» яки
«Нәрсә?» кирәк иде.
Рычат» — «ырылдый» түгел. Биг-. рәк
тә бу урында туры килми: мәетне сузып
салганнар, хатыны аның баш очында
утыра. Бу вакытта аның ырылдавы мөмкин
түгел. Ул акырып, яг.и үкереп җылый. Ә
инде «и они умалялись»ны «һәм алар ке-
черәеп калгандай булалар иде» дип
тәрҗемә игү, бу инде оригиналдан читкә
китү генә түгел, бозу була. Удалялись —
бу урында юашланып калуга туры килә.
Яки «Карие зрачки его были
неподвижны, но когда он возбуждался,
дрожали вместе с белками» — «Аның
коңгырт бәбәкләре хәрәкәтсез булып, ул
әсәрләнгән ’’акларда гына күз алмасы
белән бергә калтырыйлар иде» (41 бит).
Беренче өтердән алда «ләкин» җчт- > и, ә
«гына» артык. Нәтиҗәдә, күрәсез,
Горькпйдагы мәгънә сакланмаган.
Китапның сүз башында әйтелгәннәргә
караганда, «Балачак» белән
«Малайлыкта»дан башка тиз вакыт эчендә
М. Горькийныц тагы 5 том әсәре: «Минем
университетларым». «Апа» романы,
«Матвей Кожемякин тормышы», «Фома
Гордеев», «Артамановлар эше», хикәяләр,
биографик хикәяләр һәм берничә пьеса
тәрҗемә ителеп яки яңадан тәрҗемә
ителеп, басылып чыгачак. Шуның белән
берлектә М. Горькийның башка әсәрләрен
дә һәм публицистик хезмәтләрен дә тәр-
җемә итү эше елдан ел арта барган күләмдә
дәвам итәчәк. Шуны искә алып, алдагы
басмаларын тагы да яхшырак тәрҗемә итү,
чын Горький итеп чыгаруга булышу теләге
белән, без бу мәкаләдә мисалларны күбрәк
китерергә булдык.
Тәрҗемә киртәдән чыгып китүне
яратмаган шикелле, «тиенгә тиенне» дә
сөйми. Бу юнәлештә Сәрзәр Әдһәмова
нигездә кыю гына эш итә һәм. югарыда
китерелгән уңай мисаллардагыча, яхшы ук
нәтиҗәләргә ирешә, ләкин анарда бу
кыюлык вакыт-вакыт югалып куя.
— «Кто посадил тебя на печь?»
— «Я сам».
— «Кем утыртты сине мич башына?»
— «Мин үзем».
Тәрҗемә дөрес, ләкин формаль. «Кем
менгезде сине мич башына?» — татар
шулай сөйли. Аннан, шулай дин тәрҗемә
итү, малайның бабайга җавабын тулы
аңлау өчен дә кирәк, —i «мин үзем».
Биредә әйтелеп бетмәгән, ләкин укучының
аңына җитә торган хәбәр бар. Тәр-
җемәдәгечә ул. «мич башына мин үзем
утырдым» булып чыга. Ә инде бала алай
сөйләшми дә сөйләшми... «Мендем» ди ул.
«Ул... мине екты да, өстс.чә менеп
атланды:
— Тормышмы, әллә үлемме? — дни
кычкырды» (277 бит). «Тиенгә тиен»
дөрес, ләкин мондый чакта татар телендә
йөри торган сүз бар: «малыңмы,
җаныңмы».
«Дядья разделились» — «абыйлар
бүленештеләр» (85 бит). Бу мәгънәне
J2Z
бирү өчен дә татар телендә халыклашкан
сүз бар: «башка чыктылар».
«Атасы һәм улы һәм изге рух
хөрмәтенә» — дөрес, ләкин татарча
аңлашылмый. «Во имя отца и сына и
святого духа». Бу «алланың узе, аныц улы
һәм изге рух хөрмәтенә» дигән сүз. һәм
шулай тәрҗемә иткәндә яхшырак булыр
иде.
Сәрвәр Әдһәмова эзләнеп, әдәби тел
законнарын белеп тәрҗемә итүче. Ул бер
җөмләдә бер үк сүзне кабатлаудан саклана,
һәм бик дөрес эшли; анарда:
«Әни:
— Бар, Евгений Васильевичка барып
кил, минем янга килсен дип әйтте диген, —
диде» (255 бит).
Яки,
« — Куй әле, җүңсез мужик, — дип
җикеренеп куя», шикелле җөмләләр юк
дәрәҗәсендә.
Ләкин ул бу юнәлештә барып, сирәк
булса да, эшкә зыян итеп куйгалый.
«Бабай мине һуштан яздырганчы
кыйнады һәм, мин берничә көн кайнар
түшәккә йөз түбән төшеп, авырып яттым».
Биредә тәрҗемәче «төшеп» сүзен
.чңчарадан бичара кулланган. Анарга,
хаклы рәвештә, «яттым»нан бер сүз алда
«ятып» сүзен алу ошамаган. Шулай да
«түшәккә йөз түбән төшү» — әйбәт түгел,
ул хәтта, «түшәккә йөз түбән ятып»тан да
начар. Ә ныграк эзләгәндә Әдһәмова яны
әйбәтрәк итеп әйтә алыр иде: мәсәлән:
«түшәккә йөз түбән капланып...»
Һәрбер әдәби әсәр озын сүзне яратмый.
Ә М. Горькийга ул бөтенләй ят сыйфат.
Анарга кыскалык, җыйнаклык хас. Ләкин
тәрҗемәче моны вакыт-вакыт исеннән
чыгара. « — Үзецә берәр нәрсә итеп
бирим, телисенме?»
Ә ул Горькнйда бик җыйнак: —
«Хочешь подарю что-нибудь», һәм бу
җыйнаклыкны татар телендә дә саклап
була: «берәр нәрсә» түгел, «берәрсен»,
чөнки бүләк тәкъдим итүче белән
тыңлаучы шул бүләкләр янында утыралар.
«Итеп биримме» түгел, «итимме»; «ә
телисезме», минемчә, «итимме?» эчендә
бар.
«Бераз исенә төшереп уйлар идең» (169
бит). Ә ул нибары: «Ты бы вспомнила».
«Белом бит мин, шул хатын янына
барасың инде» (237 бит), — «инде» артык.
«Мин аннан: ничек итеп көн күреп
торасың соң син, Мосевна, дип сорыйм»
(287 бит). — «Мин анардан: ничек көн
күрәсең соң син, /Аосевна, дип сорыйм».
Димәк ике сүз кимеде, җыйнакланды,
Горький- чарак булды.
Тәрҗемәдә аңларга авыр яки ике төрле
аңлап була торган урыннар да бар. Дөрес,
алар 628 битле китапта берничә урында -
гына очрыйлар. Шулай да кайбер «кычкы-
рыбрак торганнарын» күрсәтеп үтик.
«Тараканның аякларын җеп белән
бәйли дә, ул башы белән төр- тенә-төртенә
үрмәли, ә Ваиька кул чабып кычкыра» (52
бит).
«Ул» — кем? Аны тәрҗемәдә таракан
дип аңлап булмый. Биредә «ул» урнына
«таракан» дияргә, ә өтер (,) алдындагы
«дә»не язмаска иде.
«Мин тагын шәһәрдә, табутка ошаган
һәм әллә ничаклы кеше белән бергә уртак
ике катлы ак йортта торам» (315 бит).
«Әллә ничаклы кеше белән бергә уртак
йорт». — Бу нәрсә? «Әллә ничаклы
кешенең уртак йорты» дигән сүзме? Ул
чакта аны нигә шулай язмаска һәм анда
«бергә» сүзе нигә кирәк? Әллә ул «кеше
белән уртак йорт»мы? Яки ул «ике катлы
йорт» булып, анда әллә ничаклы кеше
торамы? — ачык түгел. «Койма буеннан
һәрвакыт исрек тимерче җырлап үтеп
китә» (299 бит). Тимерче һәрвакыт үтеп
китәме, әллә ул һәрвакыт исерекме?
«Магазинда хуҗадан башка тагын Якуп
абзый малае Саша һәм кып-кызыл битле,
сыланчык, җитез бер кеше олы приказчик
булып сату итә» (262 бит).
Өчесе дә олы приказчик булып сату
итәләрме?..
«Күп кеше төялгән зур каек килде дә
багорын пароходтан төшерелгән трапка
эләктереп куйды» (32 бит). Каек килә,
килеп туктый, китеп бара, — анысы
шулай, ә инде каек трапка багор эләктереп
куя ала микән?
128
Тәрҗемәдә күзгә нык бәрелми торган,
ләкин аның җиңел укылышын, татарча
яңгыравын максаг итеп кунганда
берникадәр каләм йөртүне сорый торган
шундый урыннар да калган:
«Минем шундый бер катлы кешеләрне
күрмәгәнгә күптән инде» (281 бит), —
«күрмәгәнемә» кирәк.
«Ходай әмер боерды» урынына —
«ходай әмер бирде» әйбәтрәк.
«Төн килде» (2S0 бат) — «төн җитте»
татарчарак.
«Ана кишер белән атты» (112 бит) —
«кишер атты» яки «кишер белән бәрде»
яхшырак.
«Ялгыз үзе генә утыра» — «бер үзе генә
утыра» яхшырак.
«Кунавин мещаннары аңар үз-
ләренекедәй итеп карыйлар, ауган
агачларны җыя, корганын кисә, ә җае туры
килгәндә, сау агачны кисүдән дә
тайчынмыйлар». «Җыя» түгел, «җыялар»,
«кисә» түгел, «кисәләр» кирәк.
«Әби тегенә» (86 бит). Нигә «әби тегә»
түгел?
«Әни... көрсенеп куйды:
— Аңа күп кирәкми... ’
— Тегесенә аз гына, монысына аз гына,
җыела торгач, күп булып чыга шул ул»
(252 бит).
Бу диалогтагы икенче кеше сүзләре
беренченекенед шул ук мәгънәдәге икенче
сүзләрдән торуын таләп итә. Ул чакта
җавап табигый чыга:
« — Ана аз гына кирәк...
— Тегесенә аз гына, монысына аз гына,
җыела торгач күп булып чыга шул ул».
Ни өчендер «кубарь, нахлебник,
сторож, разбойник, внук, статуй, дрянь,
пустяк...» шикелле сүзләр тәрҗемә
ителмәгәннәр. «^Монахиня, псалтырь,
апостол, икона» шикелле сүзләргә шәрех
бирелмәгән. Ә кирәк иде. Шул сүзләрне
белмәү аркасында мәгънә тулы
аңлашылмый.
Шәрех менэ бу урында да кирәк булган:
«Син кайдан тәпиләп килдең дип
сорадым.
Ул: югарыдан, Нижпидан. Тәпиләп
түгел, утырып килдем. Су өстендә тәпиләп
йөрмиләр, — дип жавап бирде.
Бу көлке дә, аңласшсыз да иде: Югары
өйдә... персиапнар, ә подвалда карт сары
калмык, куй тиресе сата. Баскычның
тотмасына атланып шуып төшәргә яисә,
егылып китсәң, мәтәлеп тәгәрәргә мөмкин,
— моны мин яхшы белә идем. Ләкин
монда суның пи катнашы бар? Берсе дә
дөрес түгел һәм бик кызык буталчык».
һәм бу килеш бу урын татар укучысына
да буталчыграк булып кала. Горький
биредә сүз уйната һәм аны тәрҗемә итәргә
мөмкин түгел. Малай әбисеннән «Ты
откуда пришла?» — дип сорый.
Әби:
« — С верху, из Нижнего...» — ди.
Малайга бу аңлашылмый. Чөнки ул «из
Нижиего»ны әби әйткәнчә Нижний
Новгород — дип аңламый, ә түбән өй дип
аңлый. Шуннан баланың балача кызык
фикер йөртү© башланып китә.
Моңарга шундый шәрех зарур-
«Нижний — шәһәр. Ә малай аны низ —
түбән, түбәннән мәгънәсендә аңлый».
һәр ике әсәрдә шигырь белән язылган
юллар, халык җырлары, тезмә әкиятләр
күп. Аларның саны 400 юлдан арта һәм
алар:
«Ә менә безнең әнкәй
Гонаһы да бәләкәй»
шикелле кайбер әйтелеп бетмәгән яки
зшләнеп җитмәгән берничә юлны искә
алмаганда, яхшы тәрҗемә ителгәннәр.
Алар Горькийча, чын рус әкиятләречә,
халык җырларыча әйбәт яңгырыйлар.
«Тәңре нәрсә аңзр — бай кешегә.
Тәмуг керми аның төшенә, Ярлы аңар,
туган, дус түгел. Булсын фәкать күбрәк
алтыны — Ә бит аның җыйган алтынын
Күмер ясар тәмуг ялкыны» (387 бит).
Бу әйбәт шигырь, ләкин бер ягы
канәгатьләндерми: үзенчәлеге сакланып
бетмәгән. Шигырь, бигрәк тә аның соңгы
юллары, ниндидер бер шагыйрь
авызыннан чыга төсле. Ә аны әби әйтә,
һәМ, менә карагыз, ул Горькийда нәкъ әби
те- лендәгсчә яңгырый:
«Богатому о господе не думается.
О страшном суде не мерещится.
бедный то ему ни друг, ни браг. Ему бы
только золото собирать — А быть тому
золоту в аду угольями».
Китап Кави Нәҗми иптәшнең сүз башы
белән башлана. Сүз башы җинел тел
белән, киң катлау укучы акларлык итеп
язылган. Анда укучы бөек язучының
тормышы һәм иҗат юлы турында кайбер
белешмәләрне таба ала, ләкин болар бик
кыска язылганнар. Бездә Горький турында
бүгенгә кадәр төпле бер әсәр дә юк икәнен
искә алып, якындагы берничә ел эчендә
Горь- кийның барлык әсәрләре басылып
бетәчәген күздә тотып, китапны Горький
турындагы сүз башы белән түгел, зур
очерк белән башлау урынлы булыр иде.
Китапның оформлениесе канә-
гатьләнерлек түгел. Аның тышы укучыны
үзенә тартып тормый. Революциянең
беренче елларында, полиграфия базасы
зәгыйфь елларда чыккан әсәрләр
тышлыгын хәтерләтә. 600 дән артык битле
китап өчен форматы да кечкенә.
Татгосиздат соңгы берничә елда
полиграфия өлкәсендә күзгә бәрелерлек
яхшы уңышларга ирешТе. Москваның иң
яхшы басмаларыннан аерып алгысыз итеп
И. В. Сталин биографиясен басып
чыгарды. «Батырлар китабы» бик уңышлы
оформление белән чыкты. Г. Тукай
әсәрләренең академик басмасын, А.
Шамовның сайланма әсәрләр җыентыгы
оформлениесен без шулай ук мактыйбыз.
Соң бу китапларны шулай әйбәт чыгара
алган Татгосиздат М. Горький әсәрләрен
нигә болай кимсетте икән? Ә бәясен
җитәрлек итеп куйган.
Бер уңайдан шуны әйтәсе килә. Соңгы
ике ел эчендә бездә рус әдәбиятын һәм рус
теле аша чит ил классик әдәбиятыннан
татар теленә күп кенә тәрҗемәләр
басылып чыкты. Болар эчендә Гогольның
«Үле җаннары», Шекспирның «Король
лир», Некрасов шигырьләре, Лер-
монтовның «Сайланма әсәрләре»,
Грибоедовның «Акыллылык бәласе» Н.
Островскнйның «Корыч ничек
чыныкты»сы һәм башкалар бар. Ләкин бу
өлкәдәге зур иҗади хезмәткә без һаман әле
тиешле дәрәҗәдә әһәмият бирмибез.
Тәрҗемәне, Язучылар союзы янындагы
секцияләрдә уку түгел, аларның
кайберләре рецензия дә алмыйча
басылып* чыгалар, һәм нәтиҗәдә без зур
һәм кечкенә күңелсезлекләр алдында
калабыз. Җитди рецензия аша уздырылган
булса, әлбәттә «Балачак» белән
«Малайлык» та бу кимчелекләрсез чыккан
булыр иде.
Горький бөек классик әдип! Ләкин ул
бу сүзләр эченә генә сыеп бетми. Горький
бэтен кешелек дөньясының шатлыгы, -
мактанычы, совет кешеләре өчен, чит
илләрдәге йөз миллионнарча совет яклы
кешеләр өчен иң якын, иң аңлаешлы, иң
кадерле язучы. Горький — давыл
хәбәрчесе! Аның әсәрләре эш- че-
крестьянны революциягә өндәделәр,
көрәш байрагы булып җилфердәделәр,
революция гимны булып яңгырадылар.
Горький үзенең гаять оста язылган
ялкынлы әсәрләре белән «бөтен дөнья
пролетариат хәрәкәтенә күп файда
китерде һәм китерәчәк» (Ленин), һәм шул
әсәрләрнең бүгенгә кадәр татар телендә
җитәрлек санда булмаулары аяныч. Безгә
бәлки, кайчандыр тәрҗемә ителеп, моннан
15 ел элек басылып чыккан 6 том турында
әйтерләр. Ләкин аларның тиражлары бик
кечкенә булып, басылып чыгу белән
таралып беттеләр. Көтспханә һәм уку •
йортларындагылары кулдан кулга йөрү
аркасында тузып беттеләр. Өстәвенә
аларның тәрҗемә сыйфатлары да
тиешенчә югарылыкта түгел иде, — җыеп
әйткәндә, бүген ул 6 томны барга санап
булмый. Горькийны тәрҗемә итүне һәм
басып чыгаруны тизләтергә кирәк.
Культурасы һәм әдәби ихтыяҗлары '
үскәннән үсә барган татар укучысының
бүгенге көндә көтепханәләрдә Горькийны
таба алмавына ризасызлык белдерүе бик
урынлы. Татгосиздат һәм Язучылар
союзы моңар нык игътибар итәргә,
Горькийның алты томлыгын да һәм башка
аерым әсәрләрен дә яхшы тәрҗемәләрдә
чыгаруны тәэмин итәргә тиешләр.
Г. Гобәй.
9 .С. Ә • № 3
130
МАЯКОВСКИЙ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ
Социалистик Октябрь революциясенең
30 еллыгына багышланган сериядә
Владимир 1Маяковскийның «Владимир
Ильич Ленин» дигән поэмасын татар
телендә дөньяга чыгарып, Татгоспздт бик
кирәкле һәм мактаулы сер эшне тормышка
ашырды. Маяковский әсәрләренең хәзергә
чаклы татарчага бик аз тәрҗемә ителгән
булуы кичерелмәслек бер кимчелек иде,
һәм моны тәрҗемә эшләрендә плансызлык
хөкем сөрүе белән генә аңлатырга мөмкин
иде. Менә шул зур кимчелекне бетерү
юлында алга табан җитди адым ясалуы
шатлыклы хәл.
Поэзия өлкәсендәге бөек новатор
Маяковскийның иҗаты совет кешеләрен
Ленин — Сталин партиясе эшенә
бирелгәнлек рухында тәрбияләүче көчле
бер корал булып хезмәт итә, революцион
пафос белән сугарылган бу ижат бөтен
дөнья хезмәт ияләрен империализмга
каршы көрәшкә рухландыра.
Юлбашчыбыз иптәш Сталин ?4ая-
ковскийны безнең совет чорының иң
яхшы, иң талантлы шагыйре дип атады.
Шушы билгеләмә Мая- ковскийның
социалистик культураны үстерүдә һәм
безнең бөтен көрәшебездә тоткан урынын
тулы рәвештә анлатып бирә.
Темасы буенча тарихи-револю- цион
поэма булган «Владимир Ильич Ленин»
әсәреп язар алдыннан Маяковский күп
мемуарлар укый, Ленинны якьпшан
белгән кешеләр белән сөйләшә һәм,
барыннан да бигрәк, Ленинның үз әсәр-
* В. В. Маяковский. «Владимир Ильич
Ленин». Поэма. С. Баттал 'тәрҗемәсе. Редактора
Ә. Исхак. Татгосиздат, 124 бит. J947.
ләрен тырышып өйрәнә. Левин образын
большевикларча дөрес ан- лау өчен
кирәкле материалны ул иптәш Сталинның
1924 ел 28 январьда Кремль курсантлары
кичәсендә сөйләгән рсченнан ала.
Поэмада халык юлбашчысының образы
промышленностьнең һәм эшчеләр
сыйныфының барлыкка килүе белән һәм
революцион көрәш тарихы белән бәйле
рәвештә бирелә.
Бөек рус халкы барлык изелгәннәр
дөньясының зарыгып көткән
юлбашчысын — Ленинны бирле. Ул
үзенең иң яхшы шәкерте, көрәштәше һәм
дусты Сталин белән бергәләп яңа тип
партия төзеде һәм җир шарының алтыдан
берендә, капиталистлар властен бәреп
төшереп, социалистик җәмгыятьнең, бә-
хетле тормышның нигезен салды.
Ленин — Сталин партиясенең бөек
ролен Маяковский тирән бер көч белән
тасвирли:
Партия — ул тыгыз булып берсенә берсе тиен
торган миллионнарча җилкә.
Күтәреп һәм тотып беребез беребезне.
пар 1ия белән
төзелешләрне җиткерербез күккә. ...
Сыйныфның мие,
сыйныфның эше, (
сыйныфның көче, сыйныфның даны
— дигән сүз ул партия.
Шушы партияне барлыкка китергән
даһиноң үлеме миллионнар йөрәгендә
мәңге бетмәс әрнү тудырды. Бу тирән
тойгы әдәбият тарихында охшашы
булмаган бер көч белән Маяковский
поэмасында үзенең чагылышын тапты.
131
Чиксез тирән кайгы совет халкында
өметсезлек тудырмады. Чөнки Ленин үзе
бездән китсә дә, ул төзегән большевиклар
партиясе калды. Бу партия Ленин эшен дә-
вам иттерүче һәм үстерүче даһи Сталин
җитәкчелегендә. совет халкын
җиңүләрдән җиңүләргә алып барды.
«Владимир Ильич Ленин» поэмасы
халыкның җиңелмәс көченә, партиянең
халыкны Ленин юлыннан бәхетле
тормышка алып баруына тирән ышаныч
белән сугарылган. Гасырларга калачак бу
әсәр үлемгә хөкем ителгән капитализм
системасындагы коточкыч
гаделссзлекләрпе зур художество көче
белән сурәтли. Кеше каныннан күбенгән
империалистлар турында шагыйрь болан
ди:
11мпериализм
тулы шәрәлегендә — куелган
тешле,
корсагы чыккан, анар
тубыктан гына
кан диңгезләре дә — Илләрне
тыгына,
күтәреп штыкка.
дә моны истә тотмау мөмкин түгел.
Кайбер иптәшләр Маяковскийны татар
шигырендә күп кулланыла торган 10—9,
10—9 иҗекле юллар
белән күчерергә кирәк, чөнки, ори-
гиналның үз формасын сакласаң, аңлавы
авыр була, диләр. Мондый- фикергә
кушылып булмый. Шигырьдә форма
белән эчтәлек бер береннән аерылмый.
Маяковскийда бу бигрәк тә шулай. Ул.
кагыйдә рәвешендә. аралаш рифмалы
дүртәр строфалар белән яза, ләкин гадәт-
тәге дүрт юлны ул, интонациянең,
эчтәлекнең талон итүе буенча, күпкә (7, 8,
9, һәм артыграк юлларга) җәеп бирә.
Менә бер үрнәк:
Нам казалось —
в коммунизмовы затоны
только
Волны случая
закинут
нас.
юля.
Маркс
раскрыл
истерии законы,
пролетариат
поставил у руля.
Бу характеристика нәкъ менә бүгенге
Америка империалистлары турында
язылган шикелле. Алар, бөтен җир
шарында доллар хакимлеген
урнаштырырга теләп, Гитлер юлыннан
бару турында хыялланалар. Ләкин барлык
илләрдә коммунистик партияләрнең көче
һаман арта бара, яңа демократия иллә-
рендә социализмга күчүнең нигезе салына,
колонияләрдә азатлык көрәше яңа бер көч
белән кабына. Империализмның үлемгә
хөкем ителгәнлеге ачык күренеп тора.
Революция трибуны булган Маяков-
скийның дәртле авазы мондый шартларда
аеруча күтәренке яңгырый.
Маякс>вскнйны тәрҗемә итү ничаклы
мактаулы булса, шул чаклы авыр да.
Маяковский рус шигырь культурасын
тирәнәйтте, алга җибәрде. Аның
әсәрләрендә, бигрәк тә Октябрь
революциясеннән соң язылгаинарыпда,
ораторлык интонациясе көчле. Тәрҗемә
иткән
Аралаш рифмалы бу строфада «затоны»
белән «законы» һәм «юля» белән «руля»
рифмалашалар. Ягъни строфа нигездә
дүрт юллы. Юллардагы иҗек саннары
төрлечә. Маяковскийда бер юлның
(чәчелгән хәлендәге түгел, җыеп укылган
юлның) ун иҗекле яки башкача күп
иҗекле булуы да, шулай ук бер генә
иҗекле бер сүздән генә торуы да мөмкин.
Шулай булгач, аларны 10—9 калыбына
салганда, интонацияне саклау турында уй-
ларга да мөмкин түгел.
«Владимир Ильич Ленин» поэмасын
тәрҗемә иткәндә Салих Баттал
оригиналның үзенчәлекләрен сакларга
тырышкан, һәм ул шактый зур уңышка
ирешкән. Тәрҗемәдә күп кенә урыннар
оригиналның үзәндәгечә яңгырыйлар.
Югарыда китерелгән өземтәләр моны
беркадәр күрсәтә алалар дпп уйлыйм.
Шуның белән бергә, тәрҗемәнең
җитешсез яклары да байтак.
Иң еш очрый торган кимчелек дип күп
кенә строфаларда юл саннарының
(мөмкинлек була торып та)
оригиналдагыча алынмавын һәм
сүзләрнең интонация таләп иткәнчә
тезелмәвен күрсәтергә кирәк. Югарыда
русча оригиналы китерелгән строфаның
татарча тәрҗемәсе белән танышыйк:
Безне очраклылык дулкыннары гына
коммунизм затоннарына илтеп ташлар
кебек күренә иде.
Маркс серен ачып тгрпх законнарының
пролетариат кулына рульне бирде.
Моны уңышсыз, ялгыш тәрҗемә дип
әйтеп булмый. Мәгънә дөрес бирелгән,
рифмалар сакланган. Шулай да бу
тәрҗемәне, бер дә артык
мәшәкатьләнмичә, оригиналга тагын да
якынрак итеп бирергә, отте- нокларны
сакларга, юл исәбен дә ун икедән унга
киметмәскә мөмкин иде. Оригиналда
аерым бер юл итеп алынган «только» сүзе
бар. Димәк, автор бу мәгънәгә басым ясап
әйтә. Тәрҗемәдә «дулкыннары > сүзеннән
соң килгән «гына» тиешле оттенокны
биреп бетерә алмый. Татар телендә «гына»
алдыннан, мәгънәне көчәйтү өчен,
«тик»не кушып, «тик шул гына» дип
сөйләү дә бар бит. Бу строфада да «безне»
сүзеннән соң, аерым бер юл итеп, «тик»
сүзен алганда, нәкъ оригиналдагыча килеп
чыгар иде. Шулай ук «юля» сүзе урынына
да, «бөтереп» дипме, бер сүз табарга
мөмкин иде. Шуның белән рәттән килгән
строфада:
не сухие цифр столбцы,
дигән ике юлны,
я коры сзннар баганасы гына,
рәвешендә алуга һичбер нигез юк.
«Саннар баганасы» дигән сүзләр бер-
берсеннән аерылырга тиеш түгел иде. 22
биттәге «бу ялваруны хәтерлә» сүзләре
оригиналдагыча ике юл итеп бирелгән
булса, строфадагы юл саннары да, оттенок
та сакланган булыр иде. 38 биттә мондый
строфа бар:
Коммунизм шәүләсе
Европа буйлап йөрде, һәм китеп, еракта
маяксыман торды.
Шу ларның
барысы аркасында
тын Семберда
гади бер малай —
Ленин туды.
Бу строфада:
һәм китеп,
еракта
маяксыман торды
юллары оригиналдагы: )
уходил и вновь
маячил в отдален»
дигәнне уңышлы бирә дип булмый.
39 нчы биттә соңгы строфада бергә
язылырга тиешле «күлмәкләрне яндырып»
сүзләре икө юлга бүленгән, шул сүзләр
алдыннан аерым юл итеп язылырга тиешле
«значок булып» төшереп калдырылган
(һәм оригиналдагы «Ильичка» урынына
ни өчендер «Ленинга» дип алынган). 72
биттә бер строфа:
Яшәп
үткәнемә
йомгак ясаганда,
дип башлана. «Яшәп үткәнемә»
сүзләренең ике юл итеп язылуы юл
саннарын оригиналдагыча саклау өчен
эшләнгән булса кирәк. Нәтиҗәдә оттенок
һәм мәгънә үзгәргән, автор әйткән
фикерне аңлавы авырлашкан.
Оригиналдагы:
Когда я
итожу то, что прожил,
дигән юлларның соңгы юлын «үткән
гомеремә» дип кенә алганда, аңлаешлырак
һәм әдәби дөресрәк булыр иде. «Яшәп
үткәнем» дип алгач, ул сүзләрне бер-
береннән аермаска кирәк иде. Мондый
үрнәкләрне тагын байтак китерергә мөм-
кин. Алариың барысын да санап чыгу
мәкаләнең бурычы түгел. Тик тагын бер
кат шуны әйтергд кирәк: Маяковский
әсәрләрендә поэтик үзенчәлекләр
текстның политик мәгънәсе, оттепоклары
белән өзелмәс рәвештә бергә
бәйләнгәннәр. Шундыктан тәрҗемә
вакытында юл
133
саппарыпың дөрес булуы һәм сүз-, лорнец,
образларның төшеп калмавы гына җитми,
бәлки аларны татар телендә җөмлә
төзелеше. мөмкинлек биргән чамада, ори-
гиналдагыча урнаштыру да кирәк була.
Тәрҗемәче оригиналдагы аралаш
рифмаларны үзгәртми алган. Ләкин . ул
кайбер урыннарда бик гарип рифмалар
белән канәгатьләнгән.
Яшь дәрьялары
үсә җирдә, ерып чыккысыз
кан сазлыклары.
һәм унга килмәс
утопияләрне
хәл итәргә
иелделәр
ялгызак фантазерлар.
дигән строфаны укыганда, рифмаларны
сизүе шактый- авыр. «Болыт» — «балкып»
(39 бит), «тузан» — «Александр» (42 бит),
«күтәрелер» — «иртәгә» (57 бит) сүзләрен
рифмалашканнар дип әйтергә шулай ук
мөмкин түгел. Оригиналда исә, югарыда
күргәнебезчә, рифмалар ярылып яталар..
Рифмаларның. ролен Маяковский үзе бик
ачык аңлатып бирә. «Рифмасыз, — ди ул,
— шигырь (стих) тарала. Рифма безне
алдагы юлга кире кайтара, аны искә
төшерә, фикергә форма бирүче барлык
юлларны бергә булырга мәҗбүр итә... мин
һәрвакыт иң характерлы сүзне юлның
ахырына куям һәм ничек кенә булса да
аңар рифма табам... Рифма юлларны бергә
бәйли, шуңар күрә дә аңар киткән
материал, бүтән юлларга киткән
материалга караганда, тагын да ныграк
булырга тиеш». Шушыны истә тотып,
Маяковский тәрҗемәсендә рифмаларга
ныграк игътибар итү кирәк.
Тәрҗемәдә пунктуациянең дөрес
булмавы да һич ярый торган хәл түгел.
Үкенечкә каршы, без моны шактый сш
очратабыз. Шулай ук оригиналда
кайчагында строфалар арасында буш урын
калдырылуы тәрҗемәче тарафыннан
тиешенчә исәпкә алынмаган. Мәсәлән, 8
бит- , тә «шуны куша бурычым мандаты»
дип тәмамланган строфа белән «Бөтен
Москва» дип башланган строфа арасында
буш урын булырга тиеш. Бу — озын бер
паузаны, кис-. кенрәк әйткәндә, яңа
бүлекчә башлануын аңлата. Димәк, бу
урында юлларны гадәттәгечә бер-берсенә
тидереп язу мәънәгә кимчелек китерә?
Моңы без 16, 20, 27 һәм бүтән битләрдә дә-
очратабыз.
Сирәк кенә булса да тәрҗемәдә 'мәгънә
ялгыш -бирелгән яки аңлашылмый торган
урыннар да- очрый. 32 биттә:
Маркс!
Чал рәсемнәр рамкасы
килә йүз алга
Алай фараз* итүләр
НИНДИ -ЧИТ
аның ■ гомеренә!
дип башланган строфа бар. «Алай фараз
итүләр нинди чит аның гомеренә» дигән
сүзләрне бер төрле дә аңлап булмый.
Әдәби яктан җөмлә ' тиешенчә
эшләнмәгән. Маяковский болай ди: •
Как же жизнь его — ;;v
от представлении - далека!
Моны без' мәшәкатьсез аңлыйбыз.
Марксның тормышы:һич тә без уйлаган
төсле түгел, дигән мәгънәне бирә автор.
Шуннан соң килгән голлар фикерне ‘
тулыландыралар^ Марксның салкын
канлы бер карт түгеллеген, бәлки ’аның
йөрәгендә көчле ялкын дөрләвең
күрсәтәләр.--
45 нче биттә беренче строфа:
Бөтен дөнья хезмәт ияләрен
күтәрә башларбыз,
дип тәмам була. Бу — оригиналдан
«подымем восстанием» («восстаниегә
күтәрербез») дигән мәгънәне бирми.
Ленинизм бара,
Ильич шәкертләре булып,
киңәйтелеп,
тагын да
ары һәм тирән.
дигән юлларны аңлап булмый. Ничек инде
ул, ленинизм Ильич шәкертләре булып
бара? Оригиналда:
Ленинизм идет
• все далее
и более
вширь
учениками
Ильичевой выверки.
диелгән. Моны, Ильич чыныктырган
шәкертләр ленинизмны һаман, һаман
киңәйтә баралар мәгънәсендә аңлау
кирәктер. Тәрҗемәдә «шәкертләре
булып» урынына «шәкертләре белән»
дип әйтелсә, мәгънә дөрес аңлашылыр
иде (бу юллар гомумән уңышлы
тәрҗемә ителмәгәннәр).
Преснялеләрнең кулга корал тотып
күтәрелүләре турында сүз барганда (54
бит),
Хәзер
инде
тәхетне бетерәбез дә,
аннан
буржуй креслолары
чатнар күк күренде,
дигән юлларны укыгач, ачык бер мәгънә
аңлап булмый, чөнки җөмлә әдәби яктан
дөрес төзелмәгән, естәзенә тагын
кирәксезгә «инде» сүзе арттырылган.
71 биттәге:
Ул — якты кнчү ун мең еллар коллыгыннан
коммуна гасырларына үткәрүче,
дигән юллар да дөрес мәгънә аңлата
алмыйлар. Оригиналдагы «это» сүзен
«ул» дип түгел, бәлки «бу» дип алырга
кирәк иде, чөнки «ул» дигәч, сүз шуннан
алда гына әйтелгән Ленинга кайтып кала.
Моның алай булуы мөмкин түгел. Автор,
без коммунизмга кичү чорын үткәрәбез,
дигән фикерне әйтә. «Кичү» сүзенә
искәрмәдә «перевал» мәгънәсендә дип
аңлату бирелгән булса да, ул сүздән соң
бер төрле ■ дә тыныш билгесе куелмавы
җөмләне тагын да авырайткан.
Мондый җитешсезлекләр тәрҗе- мәнең
кыйммәтен киметәләр, билгеле.
Тәрҗемәче тагын да тырыша- рак төшкән
булса, редактор да текст, өстендә ныграк
эшләгән булса, бу җитешсезлекләрнең кү-
бесе дөнья йөзен күрмәс тә иде. Ләкин
шуңар да карамастан, без бу әсәрнең
басылып чыгуын тирән шатлык
тойгылары белән каршы алабыз,
Маяковскийны тәрҗемә итүдә моны бер
борылыш дип карыйбыз.
Салих Баттал иптәш зур иҗат
кыюлыгы күрсәтте һәм, үзенең өс- тенә
алган мактаулы эшне түземлек белән
дәвам иттереп, аны нигездә уңышлы
рәвештә тәмамлады. Моннан соң да ул
тәрҗемәне яхшырту өчен күп кенә көч
куярга тиеш булыр. Язучылар
җәмәгатьчелеге дә. укучылар да бу эштә
аңар ярдәмгә килерләр, дип өмет итәргә
бөтен нигезләр бар.
Мәхмүд Максуд.