Логотип Казан Утлары
Роман

НАМУС


СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Уракка төшәр алдыннан фронтта хәлләр бик кискенләшүе, фашистлар армиясенең, Дон далаларына чиксез зхр көчләр туплап, Идел буйларына ыргылулары, Советлар иленең кан тамырын буып, тагын ниндидер мәкерле ерткыч уйларын эшкә ашырырга омтылулары хәзер бер кем өчен дә сер түгел иде инде. Бу тирән борчулы вакыт яшенле яңгыр алдыннан була торган авыр тынлыкны хәтерләтә иде. Кичке шәфәкънең басынкы тынлыгында көнбатышның куе зәңгәр болытларын буйдаң-буйга айкап елдырым камчысы селтәгәндә, ул елдырым түгелдер, ул совет халкының ачы нәфрәте һәм нәләтедер, ул зәңгәр болытлар астыннан җиргә сыланып Идел буена үрмәләгән кара еланнарны шулай камчылыйдыр, каһәрләнеп һәм ярсып шуларга ташланадыр кебек иде.
Шул бөек бәрелешнең бөтен илгә яңгырап ишетелгән дәһшәтле гөрелтесе астында, тешләрен кысып, үзенең туган иленә, аның армиясенә, аның бөек җитәкчесенә чын күңелдән ышанган хәлдә, колхозчы крестьян җәйге игеп эшләренә тотынды. Шәхси борчулар артка чигенде, икмәк өчен көрәш, фронтны тәэмин итү өчен көрәш беренче планга килеп басты.
Уракка төшәр алдыннан Тимери- гә эшнең һәммә ягы да көйләнгән, быел «Чулпан» колхозына, сугышның беренче елындагы кебек, сабан игенен кар астыннан казып алырга туры килмәс, колхоз быел андый көнгә калмас шикелле иде. Хәер, беренче көннәрнең’ нәтиҗәсе
* Дәвамы. Башы 1 һәм 2 саннарда.
алай яманларлык булмады булуын, ул көннәрне колхоз «Интернационал» белән бер чамада бара иде.
Икенче, өченче көннәр Тимеринен бөтен планнарын чәлпәрәмә китереп, җимереп ташлады. Иртә белән чыгып тотынуга ике урак машинасының берсе ватылып, эштән чыкты; төштән соң җилле-давыллы яңгыр килеп, бөтен колхозны эш-тән туктатты. Җитмәсә колхозның ярты эшен сөйрәп баручы менә дигән биш кызын, өч баш атын, «оборонный эшкә» дип әйтеп, шәһәргә җибәрттеләр. Болай булганда арыш урагы, үзе генә дә унбиш көнгә сузылачак, аның өстенә, арпа белән бодай да өлгереп килә иде. Бүген үк дәүләткә ашлык чыгара башларга кирәк; иген сугарга, эскерт куярга, ашлык ташырга эшче кул җитми иде.
Дүртенче көн иртә.белән уракчылар станына район газетасын китереп бирделәр. Анда «Интернационал» колхозының, шушы ике көн эчендә ун колхоз аша сикереп, районда бишенче урынга менүе әйтелгән. Ә Тимерп колхозы турында эре хәрефләр белән ««Чулпан» кая таба тәгәри?» дип бик усал бер хәбәр басылган иде.
37
Тимери, газетаны күтәреп, брига-дирлары янына китте.
— Утыз тугызынчы урынга тәгәрәдек, хурлык бит, хурлык! — диде, — Аланбашны куып җитәргә, шуңарчы баш күтәрми эшләргә, төнлә дә урырга!
Йөзлебикә лобогрейкада үзе урдыра иде. Терсәгенә кадәр сызганган таза беләкләре белән тирләгән маңгаен сөртеп, үзенең артыннан көлтә бәйләп килгән кызларына ишарә итте. Кызларның берничәсе көлтә бәйли, берсе йөгерә-йөгерә аны ташый, берсе чүмәлә куеп бара. Аларның кулында озын-озын арыш көлтәләре уйнап кына йөри, алар ашыгып, ярсып эшлиләр иде.
— Кызларымның куллары әле яца гына кызып килә, кода. Ачулары гына чыгып җитсен, менә күрерсең, Аланбашларыңны түгел, әллә кемнәрне узып китәрбез!
Тимери аңа көлтә ташырга сыерлар җигеп, уру машинасында эшләүчеләргә алмашка тагын бер пар ат өстәргә, ай яктысы белән урырга кушты.
Карт бригадир Бикмулла, Идел өстен шаулатып, Сталинград ягына узып барган самолетларга караган хәлдә, башын чайкап:
— Бик шулай да бит, кордаш, әнә ничеккә борылып бара әле анда эшләр, — диде. — Күңел төшенке, күңел! Күңелне күтәртеп җибәрәсе бар.
Аның бригадасында ялга туктаган вакытлары икән. Чүмәлә тирәсенә җыелып утырган ’бер төркем хатын-кыз белән яшүсмерләргә Нәфисә, газетадан карый-карый, нәрсәдер сөйли, бүтәннәре башларын иеп, авыр бер тынлыкта тыңлап утыралар. Нәфисәнең тавышы һаман кырыслана бара, күз карашы кискенләнә иде.
— ... Аны кышкы салкында ялан аяк, ялан баш, бер кат күлмәкчән килеш, штык белән чәнчи-чәнчи, урам буенча куып йөрткәннәр. Яшь кенә кыз булган әле ул. Менә безнең Карлыгач шикелле, комсо-молка булган. Фашистлар аны шулай таң атканчы азаплаганнар да, сораганнар:
— «Әйт, партизаннар кайда?» — дигәннәр. Ул әйтмәгән. Шуннан соң аның тырнакларын берәм-берәм келәшчә белән суыра башлаганнар, аркасыннан тасма-тасма тиресен телеп алганнар.
— «Әйт, иптәшләрең кайда, коралыгыз күпме?» — дигәннәр. Ул анда да бер сүз әйтмәгән.
Шуннан соң аның башына утта кызган тимер кыршау киерткәннәр. Ул егылган. Тагын торгызганнар, тагын азаплаганнар. Әмма ул батыр кыз, авызын ачып бер генә сүз дә әйтмәгән. Дар агачына менеп муенына элмәк салгач кына актык сүзен әйткән:
— «Туганнар, сөеклеләрем!— дигән. — Үтерегез немецларны, кырыгыз! Безнең илдән берсен дә исән чыгармагыз! Үлем фашистларга! — дигән... Менә, иптәшләр, бу яшь кызның безгә васыяте шундый. Мәңгелек дан ул батыр кызга! Мәңгелек хөрмәт!
Төркем эчендә кайсыларыдыр елап җибәрде, күбесе күзләрен сөрткәли башладылар. Нәфисә газетасын учлап аяк үрә басты. Ул дулкынланып сөйли, аның сүзләре йөрәкләрне чеметеп ала иде.
— Юк, еламагыз сез, туганнар,, еламагыз. Эш хәзер елаудан узган. Күз яше белән дошманны туктатып буламыни?! Син күзең йомып күз алдына китереп кара: әнә генә ул Украина, әнә генә Белоруссия! Бөтенесе дә совет җире, бөтенесендә дә безнең совет кешеләре. Әмма андагы яшел далаларны хәзер кара сөрем каплаган, җимеш бакчалары кара күмергә әйләнгән. Әгәр колак салсаң/ төннәрен немецның дөп-дөп аяк тавышын ишетерсең!.. Нәрсә дип дәшәләр алар безгә, анда калган колхозчы туганнар? Безне немец коллыгында калдырмагыз, безне коткарыгыз! — диләр. Хәзер менә комсыз фашист Идел буеның икмәк хәзинәсенә кул суза. Юк, эләкмәс аңа безнең икмәк» эләкмәс!..
Килененең сүзләрен тыңлый-тың- лый, Тимери колхоздашларына күз салды. Ие, алар хәзер елашмыйлар иде инде. Аның килене дөрес әйтә: эш елаудан узган. Сугыш дәһшәте» кара болыт булып, барысының да
с8
баш очында асылынып тора, аның күләгәсен һәркайсының күз карашында, җитди һәм борчулы чырайларында укып була иде.
Бригадаларны йөреп әйләнгәннән соң, Тимери, бөтен авылны аякка бастырырга ниятләнеп, кайтырга «тыкты. Ул әле кемнәрне, ничек итеп аякка бастырасын үзе дә белми, чөнки авылда телгә алырлык беркем дә юк иде.
Ул, соңгы вакытта аеруча зурайган кебек тоелып, бөтен гәүдәсен басып торган авыр бөкересеи үз пркенә җибәрде дә, кулын артына куйган килеш, як-ягына карангалап авылга таба атлады.
Әле көн иртә, һавада иртәнге дым да күтәрелеп җитмәгән, үлән төпләрендә җемелдек чык тамчылары ялтырый; кояш нуры шундый мул булып агылып тора, "аннан күзләр -чагыла. Бу ягымлы, шифалы нур бөтен тәнгә үтеп керәдер ши-келле. Байтирәкнең аргы ягындагы лар басуы өстендә тынгысызланып рәшә дулкыннары җемелди, бөтен тирә-як мең төрле нечкә авазлар белән үз алдына гүләп тора; сабан игеннәренең саргылт һәм яшькелт- көрән дулкыннары өстеннән тәнне җиңеләйтеп җибәрә торган рәхәт сер хуш ис агыла; ул бераз гына татлы бал исенә тартым, аңа елга кырыендагы үлән араларында посып калган җир җиләгенең исе дә, күрше басудагы тукранбаш исе дә кушылгандыр төсле.
Тимери изүләрен чишеп җибәрде, соры эшләпәсен кулына алды. Әнә кечкенә юлның йомшак тузанына кырын ятып, канатларын җилпи- җнлпи кыр чыпчыклары коена; юд читендәге тукранбаш чәчәгендә, гүя үз хуҗалыгының төрле ризыгыннан авыз итеп йөрүче хуҗа хатындай, сабыр холыклы төклетура тәмләп кенә бал суырып маташа; эшле ке-шеләр шикелле, ашыга-ашыга, әле бер чәчәккә, әле икенчесенә кунып, бал кортлары безелдәшә; ул якынайган саен, иген араларыннан пырылдап чыгып, зәңгәр күктә бөте- релә-бәтерелә, тургайлар сайрарга тотына.
Ничектер аның күңеле нечкәреп китте. Тузанда коенып яткан кечкенә чыпчыклар да, тукранбаш чәчәгендә утырган төклетура да, менә бу тургайлар да аңа хәзер аеруча газиз һәм якын тоела башла-ды. Алтын-сары дулкыннарын тиб-рәлдереп яткан менә бу бодай кыры, малай чагында балык тотып, җиләк җыеп йөргән әнә ул болын буйлары, аның әрәмәләре арасыннан ялтырап күренгән инеше, тау кырыеннан авыл өстенә карап, уйланып утырган бик борынгы пар нарат — әйләнә-тирәдәге менә шушы ямьле, сөйкемле, җанга якын бөтен дөнья рәхәт бер дулкын булып, иң изге тойгыларны тибрәтеп узды. Куе яшел урманнар, алсу саргылт нур коелган кырлар аша Идел ягыннан сузып кычкырткан пароход тавышы ишетелде.
Тимери, дәү йозырыгын чытыр датып кыскан хәлдә:
— Юк, бирмәбез! Бирмәбез Идел буен! — диде. -— Алалмассың, явыз*
Авылга кайтып җиткәч, Тимери туп-туры колхоз канцеляриясенә китте. Аңа күрше колхоздан авыл советы председателе Айсылуны чакырып кайтарырга кирәк иде. Канцеляриянең ишеге төбенә чаклы ачык, телефонга тоташтырган килеш онытылып калган репродуктор, бөтен бүлмәне шаулатып, кычкырып утыра, бу гаҗәп шау-шуга шаккатып, идән уртасында бер кәҗә басып тора.
— Кәҗә, имансыз!
Соры кәҗә, утлы күзләрен акайтып бер карап алды да, сыртына линейка эләгәсен чамалап, башта ян скамьяга, аннары ачык тәрәзәдән урамга сикерде.
Телефонда һичнәрсә аңлый алмаслык шау-шу, ыгы-зыгы чак иде. Гүя. ниндидер ирләр, хатын-кызлар, бала-чагаларның зур бер төркеме, каядыр чыгып .китәр алдын-нан бсрсен-берсе бүлдереп һәркаи- сы үз телендә — русча, татарча нидер әйтеп калырга ашыга, кемнәрнедер дәшәләр, орышып алалар, үгетлиләр, кемнәрдер авыр сулап сүзсез кала, һәммәсе ашыга, кабалана. Ул да булмый, бөтен шау- шуны бастырып, нәрсәдер шытырдый, яман тавыш белән сызгыра,
39
бераздан гөрләтеп тагын сөйләшергә, кычкырырга тотыналар.
— Тәүгилде! Тәүгилдеме бу?
— ... Урылганы унҗиде, эскертләгәне тугыз, бүген кичкә кызыл олау җибәрәбез!..
— Станция, станция! Раиңомны бир, Мансуровны! Үзен, үзен, срочно!
— Тәүгилде, Тәүгилде! дим, безобразие, нигә дәшмисез?
Тимсри репродукторны алып ташларга дип барганда шау-шу өермәсе эченнән, тынычлыгы һәм ышандыру көче белән үзенә буйсындыра торган салмак бер тавыш калкып чыкты.
— Кара әле, Шакиров! Син бит дилбегәне бөтенләй ычкындырып җибәргәнсең! Ни уруыңның рәте юк, ни ашлык чыгара башламагансың! Ә, ничек дисеңме? Ничек икәнен үзең белмисеңмени? Айһай, алайса синең эшләр бөтенләй җимерелеп бара икән...
Нидер сызгырып җибәрде, тавыш каядыр ераклашты, югалды, шулай да озак көттермәде, бераздан якыная килеп, тагын ишетелә башлады:
— Актык сүзем шул: бүген икмәк — җиңү ул! Бүген сугышчы синнән икмәк көтә, икмәк! Дон буендагы хәлләрне ишеттеңме? Аңлыйсың булыр, шаяра торган чак түгел! Илнең язмышы турында сүз бара! Бүген син икмәк өчен Ватаның каршьГнда, сугышчы каршында коммунистик намусың белән җавап бирәсең!.. Бүтән сүзем юк!
Бүлмә эченә яланбаш, яланаяк, бары кыска трусик кына кигән бакыр тәнле бер малай атылып керде. Дәү гәүдәсе белән ярты бүлмәне тутырып идән уртасында уйланып торган председательне күргәч, кулына йомарлаган кыяр кисәген артына яшерде, канцелярияне ташлап китүен акларлык нинди дә булса бер сылтау эзли-эзли артына чигенә башлады. Тик шунда ук, Тиме- ринең уйчан чыраен күргәч, кыюланып өстәл янына таба узды.
— Тимсри абзый, берәрсен чакырып киләсе бармы әллә?
Тимсри башын күтәрде.
— Бар, Гөлзәбәр апаңны дәш! Тиз бул!
— Гөлзәбәр апа өченче бригадага китте, газет чыгарам, аннары кичкә хәтле көлтә бәйлим диде.
— Мыек Шәмсетдин белән Сәйфине дәш.
— Шәмсетдин абзый көтүдә.
— Көтүеннән алып кайт, малае көтә торыр. Аннары, Айсылу апаңны чакырып кайтарырга кирәк... Әһә, кайтканмыни! Ул да килсен. Бикбулат абзыйга әйт. Бар, хәзер үк монда булсыннар. Тимери абзый көтеп тора диген...
йомышчы малай башын гына селекте дә, юл аягына кыярын шартлатып тешләп алганнан соң урамга чыгып йөгерде.
Аның артыннан Тимери дә чыкты, канцелярия алдында әйләнгәләп йөри-йөри бая Җәүдәт Мансуров- тан ишеткәннәре турында уйлана башлады.
— Карасана, ашлыкны кичә үк җибәрә башламыйча, бик начар ит- тем бит әле мин! — диде. ’— Әйтик, мин дә вакытында илтеп тапшырмадым ди, тагып башка колхозлар да илтмәделәр ди. Шуның аркасында, мин сиңа әйтсәм әйтим, сугыш- * ның берәр җиренә икмәк барып җитми бит инде! Солдатка, әйтик сугышка керергә кирәк, үлем авызына. Аның ашыйсы килә, ә икмәк юк! Менә ничек бит ул!..»
Ул,' борчылып, башын чайкап куйды. Аның күз алдына юеш землянка эче, кулына автоматын тотып утырган уйчан чырайлы солдат килеп басты.
II
«Чүлпан»ның бер-ике көн эчендә шул кадәр артка калуы бер Тиме- рпне генә борчымый иде. Айсылу соңгы көннәрдә үз авыл советына керә торган күрше Алмалы колхозында эшләп, «Чулпан»да эшнең бик ’киеренке булуын белсә дә Алмалыда эшне юлга салмыйча моннан кузгала алмады. Ниһаять таң алдыннан Байтирәккә кайтыр-га чыкты.
Аның күзләрен йокы баса, башы әйләнә иде. Бер юл кырыендагы кызыктырып күпереп торган йомшак салам өемнәренә, бер Байтирәк юлына, карап:
40
— «Әллә кояш чыкканчы, бер биш кенә минутка ятып алыйммы икән?» — дип икеләнебрәк кайтканда, Байтирәк ягыннан йомышчы малай килгәне күренде. Ул Айсылуга кечкенә бер кәгазь кисәге сузды.
— Әле генә китереп киттеләр,— диде.
Кайсы да булса бер колхозның эскерт төбендә аяк үрә генә язылган бу кечкенә блок-нот кәгазе нинди дә булса җитди бер сүз әйтер кебек тоела иде. Ул райком секретаре Җәүдәт хМапсуров язуы булып чыкты.
«Айсылу! Кара әле, туганкай: бу на булды сезгә? «Чулпан» колхозымы бу, әллә хәзер «Чулпан» — «Чулпан» түгелме инде? Кая таба тәгәрәвегезне сизәсезме соң сез? «Чулпан» бит хәзер утыз тугызынчы урында!.. «Чулпан»ның сугышка кадәр бөтен эшне бәйрәмгә бетерә торган яхшы гадәте бар иде. Сез аны оныттыгызмыни? Сугышның иң кыен вакытында шулай сынатырсызмы нкәнни? Айсылу! Кая синең ялкынлы сүзең, кая җитезлегең? Киңәшем шул: хәлең яхшыдан түгел, авыл советының һәм «Чулпан»- ның абруен саклап калыйм дисең икән, бөтен халкыңны аякка бастыр...»
Айсылу, бу хәлдән ничек чыгу турында уйлана-уйлана, Байтирәккә таба кайтып китте.
«Нишләргә?..» Ун яшәр бала-чагадан алып ак сакаллы картларгача бөтен авыл халкын тагын бер кат күз алдыннан кичерде. Кайсы атның кайларда эшләвен исенә төшереп, бөтенесен бармагы белән санап чыкты. Юк, эшкә тартылмаган бер генә кеше, бер генә ат та таба алмады. Хәтта ирләре өйдә вакытта халыкның эшкә чыгуын гөлләр арасыннан гына карап яткан иркә хатыннарга кадәр киптән җиң сызганып эшли башлаганнар иде инде. Бөтен халык эштә, ә «Чулпан» һаман артка тәгәри. Ашлык чыга башламаган, сугу начар бара, норма үтәлми иде. Аңа, авыл советында ничәмә ел эшләп, моңарчы беркайчан да шушындый кыен хәлгә төшкәне юк иде кебек тоелды.
Айсылу авыл советы һәм колхозларда эшләүче хатын-кызларнык тәрҗемәи хәлләрендә: «Авылда туып, авылда үстем, шунда ук кияүгә дә чыктым, тормышымда телгә алырлык берни дә булмады» дип яза торганнарыииаи берсе, шулай тын һәм щау-шусыз гына бөтен илнен зур вакыйгаларын көннәрен-төнгә ялгана торган авыр эшләре белән үзләре үк тудыручы иң гади совет ' эшчеләрениән берсе иде.
Тормыш Айсылуны иркәләп үстермәде. Уи яшемә чыкканда ул < бер өй эне-сеңелләре белән ата- анадан ятим калды. Әле канат та ярмаган зәгыйфь кош баласыдай күзләрен тутырып үз авызына ка- ' pan торган кечкенә эне һәм сеңелләрен урманнан утын ташып җылытучы да, төннәрен юатып йоклатучы да, өсләрен ямап кидерүче дә ул үзе булды. Айсылуның буйга җиткәнче дә, аннан соң да үзе турында уйларга вакыты булмады. Ул туганнары исәя башлаганнан сон, сабый чагының йокысыз төннәрендә туган татлы хыяллары белән яшьлек дәртен ияртеп, кызыл почмакка килде һәм шул көннән башлап кечкенә генә гәүдәле бу йомры кыз җәмәгать эшләренең иң кирәкле бер кешесе булып китте. Сугыш башланган вакытта ул инде тормышка чыгып, бала-чага анасы булган, партия һәм совет эшендә шактый тәҗрибә туплаган һәм район советына депутат булып сайланган эшлекле партия члены иде.
Революциянең беренче елларыннан ук диярлек, авылны җитәкләп, советын төзеп, колхозын оештырып килгән иң асаба кешеләр былтыр ук бөтенесе сугышка киттеләр:
— Без киттек, Айсылу туган. Бөтенесен сиңа калдырабыз, — диделәр.
Айсылуның кечкенә гәүдәсе өс- теиә берьюлы ишелеп төшкән тау кадәр бу җаваплылык беренче көннәрдә каушатып җибәрә язды. Ләкин озак та үтмәде, ерак Мәскәү- дән бөек Сталин сүзләре ишетелде. Сталинның:
— «Иптәшләр, гражданнар!.. Сезгә мөрәҗәгать итәм мин, дусларым!..» диюен ишеткәч, Айсылу бу гади сүзләрнең йөрәгенә үтеп
41
кергән өндәү көчен бөтен җаны- тәне белән тоеп, дулкынланып жа- вап кайтарды:
— «Тыңлыйм, әткәем, ишетәм, кадерлем!..»
Булачак толларның, сабыйларның боек күзләре шундый авыр көннәрдә сыенып аңа төбәлгән иде. Айсылу күз яшьләрен сөртеп эшкә тотынды. Шул көннән башлап ятим калган Байтирәкнең язмышы аның кулында иде. Колхоз өчен, аның халкы өчен партия каршында, ятим чагында үзен ата-аиасы урынына башыннан сыйпап үстергән туган иле һәм сугышчылар каршында җаваплылыкның иң зурыеын, иң элек, иң беренче кеше булып ул үзе күтәрә һәм көче җитүгә, кулыннан эш килүгә куанып, авырсынмыйча, үз теләге белән күтәрә иде.
Тимерипсң председатель булып сайлануы Айсылуның эшен байтак җиңеләйтте. Ләкин керсез күңелле бу тынгысыз җан, үз -кайнарлыгының колы булып, кайвакыт бер кырыйдан икенчесенә ташлана, аны әледән әле җайлап кына туры сук- макка юнәлтергә, я сәбәпсез хафа-ланганда күңелен тынычландырып җибәрергә туры килә торган иде.
Көтү куганда Айсылу инде авылда иде. Аның колак артына җибәреп бәйләнгән ал батист яулыгы, зәңгәр күлмәге тыкрыкларда күренеп узды, ишек алларында, баскыч төпләрендә чагылып китте. Аны берәр карчык яки бабай кеше, капка төбенә хәтле озата чыгып, эшлекле кыяфәтенә күңеллеләнеп карап калалар иде.
Айсылу тагын берничә йортны узгач, бераз туктый төшеп кемгәдер җавап биргән кебек:
— «Юк, ялгыш түгел, иптәш Мансуров, бу — «Чулпан» колхозы бу! «Чулпан» булып калыр да!» диде.
Өстенә җиңсез кара казаки, ялангач аягына резина галош кигән Айтуган карт, Айсылу кергәндә кулындагы зур себеркесен айкый- айкый, тотрыксыз тезләре белән картларча уңайсыз атлап, кычкы- ра-кычкыра, кечкенә бакчага таба йөгерә иде.
— Көш-шу, каһәр суккыры! Көш-шу!..
Бакча буенда, төрле якка сибелгән чебиләрен җыя алмыйча, кабарынган чуар тавык кытаклап йөри, ишек алды турысында, канатларын аз гына селкеткәләп, зур тилгән эленеп тора. Бу тавышка өй эченнән, җиңнәрен сызганган кечкенә генә бөкере карчык—- Җәмилә әби дә килеп чыкты. Аның битен вак җыерчыклар каплаган, ә тешләре, матур булып тезелеп торган вак кына тешләре, төсләрен салмаганнар иде әле.
— *Ә, әйдүк, Айсылу, — диде. Аннары картына карап әйтеп куйды. — Тик утырганчы чебешләремне карый утыр дигән идем. Әйдә, Айсылу кызым, өйгә уз!
. — Керә тормыйм, Җәмилә әби, болай... узышлый гына сугылган идем, — днп, Айсылу өйалдымдагы су кисмәгенә таба үрелде. — Иртә белән чәй эчәргә вакыт тимәде, иреннәрем' кипте, суыңны гына эчим әле.
— Әй, мескенем, чәй эчәргә дә вакыт тими үзеңә. Тукта, тукта эчми тор, әле генә баздан алып менгән катыгым бар, әйрән ясап эчерим үзеңә...
Карчык терсәкләрен тырпайткан хәлдә, үзенчә бик җитезләнеп өенә кереп китте.
Айсылу, карчыкның керфек төпләре кызарган төссез күзләренә, кечкенә мендәр хәтле бөкересенә карап, «нишлим икән соң? Бу бичарага да эш кушыйм микәнни соң инде?» дип икеләнә башлады.
Ул арада чиста итеп юган баскыч күтәрмәсенә, озын себеркесен тоткан килеш, Айтуган карт та килеп утырды. Ул себерке сабын аяклары арасына кыстырды, тамырлары төен-төен булып торган зур кызыл кулы белән баскычка таянды.
— Я, нинди яңалыклар бар? Кайсы як алдыра?.. Тегемдә дим, сугышта? — Ул башы белән кояш баешы ягына ымлады. — Безнекеләр наступлениегә кузгалмыймы әле? Ә, юкмы? Ә, алай диген... Олы малай, «озакламый чыгарга торабыз» дип язган иде дә, әле шуннан әйтүем... һе, алай икән. Тегеләр киләмени? һаман килә диген... Һе... Иделгә
42
габа бәрә имеш дип әйтүләре дә дөресмени? һе. Туктата алмыйлармы? Шулаймы...
Карт башын чайкады, себерке сабы белән баскычны тукылдатып куйды.
Айсылу, картның янына ук килеп утырды.
— Алты патшалыкка бер үзебез каршы торабыз бит, Айтуган бабай. авыррак шул, авыррак!..
— һе, авыр булмыймы соң! Бер кешене котырган алты бүре бердәй камап алсын әле!.. Авыр булмый- чы!..
Аның себерке сабы түземсезләнеп тагын тукылдап куйды. Каршыдагы җимеш агачларының куе яшел яфраклары арасыннан аксыл зәңгәр күккә карап, ул нпдео тирән итеп уйлый, үз уйларына үзе мәгънә биреп, әледән әле сүзсез генә башын чайкап куйгалый иде.
Менә ул, нидер яңа бернәрсә исенә төшкәндәй, кинәт калкынып Айсылуга таба үрелде.
— Сталин үзе нәрсә ди соң? Өметле әйтәме, махы бирмәбез диме, ничек ди?
— Иптәш Сталин әйтә, без хәзер сугыш башланган вакытка караганда да көчлерәк ди, безнең сугышчыларыбыз ярсый төштеләр, немецларга каршы ачулары көчәйде ди. Ул әйтә: бөтен ил бердәй тырышканда, без немецны җиңәрбез аны ди. Әмма моның өчен колхозларда да яхшы эшләргә кирәк була, хәзер фронтка икмәкне тагын да күбрәк бирергә туры килер, — ди.
Айтуган карт җанланып китте, аның йөзенә ниндидер бер ямьле яктылык сирпелде.
— Алаймы? Шулай диме? Бул-дырырбыз диме? һе, өметле әйтә икән алай, барәкалла, өметле икән... Шулай булыр да шул! Рәсәй бит ул! Рәсәй дә җиңә алмагач, немецны бүтән кем җилсен!.. — Карг, үз алдына башын чайкый-чзйкый бераз уйланып утырды. — Инде үзе исән була күрсен. Эше бик зур. Ай-ай зур аның эше!
Айсылуның бу картка торган саен ихтирамы арта бара, ил кайгысын шулай чын күңелдәй кайгыртуы аңа аеруча ошый иде.
Айсылу әйрән эчкәндә, карт белән карчык аның кояшта көрәнсу төскә кергән түгәрәк битенә, кечкенә җитез кулларына, җыйнак һәм йомры гәүдәсенең җиңеллегенә яратып, якын итеп карап утырдылар. Айсылу үзенең бала чагын, ата-анасын хәтерләде, үзендә бу кешеләргә ата-аиага булган якынлык, мәхәббәт хисе уянуын тоеп рәхәтләнеп китте. Ул аларның икесе арасында утырган килеш, әле бер-сенә, әле икенчесенә борыла-боры- ла, сугышлар турында, Сталин сүзләре турында сөйләде. Аны хәзер боларны эшкә чыгарга өндәү генә канәгатьләндерми, чөнки ул сиксән ике яшьлек бу карптан да, зәгыйфь бу карчыктан да эш өмет итә алмый, аның бу карт күңелләрдә төпле ышаныч һәм тынычлык уятасы, аларның күз алларын яктыртып, борчуларын җиңеләйтәсе килә иде.
Айтуган карт башын аңа таба ия төшеп, чын күңелдән бирелеп тыңлый, ара-тирә башын чайкап куя, Җәмилә карчык яшьле күзләрен сөрткәлп, башын селки иде.
Шулай да Айсылу тора-бара сүзне колхоз эшләренә китереп ялгады.
— Эшебез бик авыр бара бит әле, Айтуган бабай, — диде. — Иптәш Сталин әйткәнчә эшли алмыйбыз. Арпабыз башыи ташларга тора, борчак та өлгергән, ашлыкта чыгарасы бар. Кешебез җитми, эшче кул бик кирәк...
— Алаймы!., һе, алай икән... Шулай бик кирәкмени?.. Аланбашлар ничегрәк соң? Алар кан тирәдә?!
— Алар безне хәзер әллә кая ташлап киттеләр инде.
— Ә, узганнар үкмеии? Кара син, ә! Элекке елларда бер дә алан махы бирми торган иде бит «Чулпан»!
Себерке сабы тагын гайрәтләнеп бер тукылдап алды. Аннары ул торып китте дә, бакча рәшәткәсе янында, себеркесенә таянып, нидер уйланып алды, гүя, көчен чамалагандай иңбашларын селкетеп куй-ды. Баскычка таба борылып:
— Юк, быел алай ярамый, Айсылу кызым, ярамый, — диде. — Елы андый түгел. Юк, ярамый!
43
Айтуган карт, карчыгына күз салып бераз уйланып торды да, себеркесен сөяп, каядыр югалды.
Озак та үтмәде, Җәмилә карчык та очырмадан алып төшкән чигүле җиңсәсенең тузанын кагып, баскыч култыксасына чыгарып элде. Аның кулында кайчандыр Мәкәрҗә урагы дип йөртелә торган, яңа туган айсымаи нечкә иске уракның боҗрасы чылтырап китте. Ул бармагы белән аның тешләрен капшады. Яшьрәк чаклары исенә төште булса кирәк, бераз уйланып торды.
— Тешләре үткен икән әле, — диде. — Мин дә чыгыйм әле, боерган булса, арпага чыгыйм. Ындыр артыннан үземә бүлеп бирерсез дә тик кыркып ятырмын шуны! — Карчык, күзләрен еш-еш йома-йома кеткелдәп куйды. — Монысы Хәсбиуллам өчен, монысы уртанчым Гарифулла өчен, монысы Вәлиуллам өчен, ди-ди урырмын. Микем улларым алдында немец башлары шул келтәләр шикелле тәгәрәшеп ятсын диярмен. Ил төкерсә күл була, ди бабайлар. Мондый чакта илле генә көлтә урып керсәң дә никадәр файда бит ул! Әнә, картым да берәр эшкә ярап куяр әле!
Бакча ягыннан Айтуган 'карт та килеп чыкты.
— Анасы, чебиләрең миннән китте, үзең кайгырт. Күрәсең, илдә чеби кайгысы гына түгел, зуррагы... Кая, кызым, эскерт куярга чыгыйммы, бүтән берәр эшкә кушасызмы?
Карт аягына шыгырдап торган яңа чабата кигән. Аның күзләре кысылып шаян елмаялар, яшь, таза вакытын хәтерләпме, әллә карт күңелен эш дәрте кузгатып җибәрдеме, аның хәзер торышы нык, хәтта аркасы да бераз турая төшкән кебек күренә иде.
Айсылу кечкенә куллары белән аның иңбашына кагылып куйды.
— Ни генә әйтим сезгә, бабакаем. Түр башында гына утыра торган чагыгыз да бит. Нишләтим соң, заманы шундый бит!
— Түр башы, немецны җиңгәч, кызым, улларыбыз кайткач, насыйп булса. Соңыннан!
Алар капкадан өчәү булып чыктылар. Айсылу урамда җыелышып үзен көтеп торган карт-карчыклар төркемен күреп тагын бер куанып куйды.
— «Юк, шикләнмә син. иптәш Мансуров, «Чулпан» булыр бу, минем авыл советым булыр бу!» — диде.
ill
Транспорт бригадиры белән ат караучыларны аякка бастырып ат араныннан менеп килгәндә, Бикбулат кодасының ындыр ягында казыклар кагып маташканын күргәч, Тймери шунда борылды.
Бикбулат үзенең бәрәңге бакчасын, озынайтмакчы булып, байтак җирне киртә белән әйләндереп маташа, зур агач тукмак белән эһел- ди-эһелди казык кага иде. Ул, тыкрыктан менеп килгән председательгә күз кырыен гына салып, эшен дәвам иттерде. Аның шундый кызу урак өстендә үз эше белән маташуы да яхшылыкка алып барачак түгел иде. Тимери аның ярты бакча кадәр урынны бүлеп алырга уйлавын чамалап, янына килеп туктады.
— Исәнме, кода!
Кодасы, чәрдәкләнгән казыкның башына суга-суга, күтәрелеп карамыйча, теләр-теләмәс кенә җавап бирде.
— Ару әле...
Тимери, тәмле тел белән генә аңлатырга җай эзләп, киртә буеннан тагын бер әйләнеп килде.
— Кара әле, кода, мин синең бу эшеңә аптырабрак калдым әле, — диде. — Ничек соң әле бу? Сораусыз, ниссз дигәндәй... Җитмәсә тагын уттай урак өстендә атлар аранын да ташлап киткәнсең.
Калын кашлар астына эчкәре үк кереп посынган кечкенә күзләр, ачу белән ялтырап, Тимсрине чәнчеп алды, салам юанлыгы гына итеп калдырылган көл төсле мыегы мыскыллап кыйшайды.
— Менә тагын. Нәрсәне сорарга ди, үз җиремнеме?.. Борынгыдан бирле үз ындырым, җиде бабадан.
— Бикбулат абзый, син бала түгел, беләсең бит, бу төш унике елдан бирле колхоз җире. Без монда көзге бодай чәчәбез...
44
Кода кеше казык башына, зәһәрләнеп тагып бер сугып алды, аның күзләре ялт-йолт килә, салынып торган озын кашлары дерелдәп китә иде. Шулай да ул, бәлки зурга китсә үзенә үк начар буласын си-зептер, берьюлы тузынып ташламады.
— Менә арыш чәчмәкче булам әле, иш янына куш булыр дим. Колхоздан ат та сорамыйм, көрәк белән генә казыйм.
— Соң син, кода, икмәкне колхоздан җитәрлек аласың лабаса! Хезмәт көнең күп ич синең!
— Сон, булса? Үземнеке дә булса, эчне, тишәр дисенмени? Баеп китеп, әллә ни кулак булмагае дип куркасыңмени?
Кодасының кирелеге Тимеринең гаять ачуын чыгарды. Шулай да ул каты бәрелмәскә тырыша’ иде әле.
— Закон бозасын, кода, искелегеңә барасың. Синең башыңны әйләндерә торган ул элекке карга оясы күптән тузгыды бит инде, җимерелде, күмелде. Яхшылык белән әйткәнне тыңларга теләмисең икән, ул чагында, бигайбә, кода булып түгел, председатель булып сөйлә-шергә туры килер.
Бикбулат, кияве Газиз үлгәннән соң кызы Нәфисәне аннан аерып алырга җай гына көтеп йөри иде. Шуңа ишарәләп булса кирәк, тискәреләнеп:
— Кода булган чаклар да бар иде... заманында, — диде.
Ул, Тимерине юри санга алмыйча, яңадан казык кагарга тотынды. Тимеринең бу тискәре картны бүкәне өстеннән сугып төшерәсе килә иде. Шулай да ул аның мыскыллавына да түзде. Нәфисәнең яхшы-лыгы хакына, аның бу кире карт белән әчелешле булып ике араны бозасы килми иде. Ләкин соңгы сүзләренә бик рәнҗеде. Кода булган кешедән шундый тупас сүз ишетү бик авыр тоелды. Ул үзенең тагын ’бер сүзе белән араның өзеләчәген белә. Шулай булса да әйтми калуны вөҗданы сыйдыра алмый иде. Тыпыч булырга тырышып, шулай да ризасызлыгын яшереп тормыйча, кырыс тавыш белән:
— Акылыңны җый, кода! — ди- лс- Соңыннан үкенерсең, бөтен илне сугыш кййгысы баскан чагында син безне кире юлга сөйрәмәкче буласың, колхозга яман чир йоктырырга телисең! Казыкларыңны суыр! Үзең эшкә чык, ашлык сугарга!
Бикбулат, ялтырап торган кечкенә көрәп бармакларын йомарлап, кай төшедер сызлаган шикелле ыңгырашып куйды.
г— Ай бу' Акбитләрне!.. — диде — Кайтарам! Бер көн дә тотмыйм!
— Кызың нишләр бит, кайтырмы, юкмы... Үз кызың булса да хәзер бит хайван шикелле тәртәгә бәйләп алып кайта торган чак түгел, ишек- ле-түрле чаптырып кыйный торган чак та үткән. Кайтам дисә кайтарырсың.
Коданың кечкенә күзләреннән зәһәр очкыннар чәчрәде. Ул бөтен гәүдәсе белән йомарланып Тимеринең каршысына ук килеп басты. Аның салынкы кашлары дерелди иде.
— Ә-ә-ә, баеп каласың киләме? Шулаймы? Җигеп калыйм дисеңме? Өч йөз труддин ошадымыни? Ә? Юк инде, юк! Тәтемәс! Симерерсең! Җитәр!..
Тимеринең борын төбендә кодасының чытырдап кысылган кечкенә көрән йодрыгы ялтырап китте. Аның үзенең дә борын канатлары селкенә, үз каршында эчке зәһәреннән нишләргә белмичә ярсып торган бу кара эчле кәрлә кешене бер сугуда җиргә сеңдерүнең рәхәтен алдан ук сизеп, йодрыклары үзеннән үзе йомарлана башлаган иде. Аның уенча бу изге эшнең һичбер гаебе юк. Ул аның тәнен генә җи-ңеләйтергә тиеш иде. Ләкин биш- алты адым җир өчен кешенең бугазына ябышырга хәзер торган, гарипләнеп кыйшайган шушы кыргый йөз, зәһәрләнеп янган менә бу комсыз кечкенә күзләр — аны айнытып җибәрде. Унике елдан бирле бөтен халык белән бергә эшләп, бер колхозда яшәгән шушы кешедә, йозырык белән бер томыруда җиргә иңәргә торган шушы зәгыйфь карт эчендә шул кадәр кирелек, шул кадәр комсызлыкның, шундый кара уйларның
45
замана йогынтысына бирелмичә, бөтен килеш сакланып калуына хай- ран булып, аптырап калды. Аның хәзер кулы кычытмый, бу шомлы кеше яныннан тизрәк китәсе, үзе белә торган яхшы кешеләр янында, үзе белән бергә эш өчен янып-көеп йөрүчеләр янында буласы килә иде.
Актык сүзен әйтергә җыенганда, урам ягыннан сөйләшкән авазлар ишетеп, борылып карады. Тыкрык башына кайсы иңенә урак салган, кайсы чалгы күтәргән чүп-чуар карт-карчыклар төркеме килеп чыкты. Төркемнең, алдыннан, Айсылу белән янәшә, нәрсә турындадыр сөйләшә-сөйләшә, үзенең яхшы кара казакиен, хәтфә кәләпүшен киеп, үз алдына бер таптана белән олы- сыман атлап, ак сакаллы Айтуган карт килә иде. Тимери сагынып көткән якын кешеләрен каршы алгандай чын күңелдән куанды.
— һа, Айтуган абзый, Җәмилә әби. Мәрфуга түти!.. — дип карт- карчыкларның исемнәрен тезеп китте, — сез дә кузгалдыгызмыни? Ай, рәхмәт! Айсылу, синең эшеңме бу? Ай молодчина. Инде Айтуган абзыйны да кузгаткач, бүтән ни әйтим!
Айсылу читтән карап торган Бик-булатка, аннан Тимеригә күз саллы.
— Әйе, менә сине эзләп килдек, — диде. — Колхозның карт гвардеецларын каршы ал. Алты бабай, биш әби!
Тимери, эштән чыгып аруын, йокысыз төннәрен һәм киртә буенда сөялеп торган Бикбулатны да он- тып, көлеп җибәрде.
— Алты бабай, биш әби! Байтирәкнең бөтеп мич башын бушаткансың икән!
Кулларына җиңсә бәйләп, аякларына, эш кешеләре шикелле, оек- чабата кигән әбиләр, кайсы'киндер алъяпкыч япкан, кайсы билбау урап, башларына борынгыча ак эшләпәләр кигән бабайлар:
—■ Син, Тимсргали, безне алай берыолы чуттан чыгарып ташлама әле. — дип,
— Искәртүче булса, беренче көнче үк чыгарга иде исәп...
— Иген-таруны җыеп алырга кирәк ләбаса ахрысы! — дип, тавыш биреп алдылар.
— Әйдә, рәхим итегез. Барыгызга да эш табылыр. Менә бодай да өлгереп килә, ашлык сугасы да, борчак чабасы да бар, үзебез генә җитешә алмыйбыз!
Айтуган карт иңендәге чалгысын җайлап кына җиргә төшерде, кәләпүшен төзәткәләп куйды. Ул өйдә ятып тарыккан булса кирәк, аның үз кордашлары янында иркенләбрәк сөйләшәсе килә иде.
— Әле менә Айсылу да шулай дип торды, — диде. — Биш-алты елдан бирле эшкә чыккан юк иде югын, малайлар чыгармыйлар иде. «Сип, әти, үз гомереңдә эшлисен эшләгән инде, бик күп эшләгән. Синссз дә безнең эшләр тәгәрәп кенә бара, харт сөякләреңне мазасызлап борчылып йөрмә» — дип торганнар иде. Әйе, ансы, картлыкны әйтә.м, чорт с ним. Заманалар менә болай булып китте бит әле, Тимер- гали. — Ул чалгысына таянып, башы белән каядыр ишарәләп куйды. — Немец тагын тернекләиә башлаган ди бит! Идел буен җимереп керәм дип әйтеп шапырына ди түгелме соң!
Төркемдәгеләр тынычсызланып үзара сөйләшкәләп алдылар.
— һе, менә бит, йөзе кара! Күз туймый диген ә! һе. — Ул башын иеп нидер уйлап алды. — Ай-Һай, булыр микән, картлар! Идел бик киң бит ул, Идел бик тирән бит ул! — Аннан соң кинәт яктырып киткән сакал-мыегы, исәпсез-сансыз җыерчыклар әйләндереп алган шаян күзләре белән бер кеткелдәп кулын селтәде: — Хи-хи-хи... Булдыра алмый ул аны!.. Кая, Тпмергали, әйдә, кайсы башыннан тотынабыз? Борчак чабарга барыйммы? Эскерт- кә куясыңмы? Килә башласа, безнең малайлар анда әле. Арыслан күк өч малаем сугышып ята. Безгә монда тизрәк игенне җыеп алырга кирәк. Аларга икмәк җибәрергә кирәк. Әйдәгез, кордашлар, кузгалыйк!
Карт-карчыкларны озатыр алдыннан, алар белән мавыгып онытыла язган кодасы, яңадан Тиме- ринең исенә төште. Бикбулат нин
4G
дидер авыр уен эченә яшергән кебек, бөкерәя төшеп, акрын гына өенә таба кереп бара иде.
— Бикбулат абзый!
Тимеринсң тавышы көчле һәм кискен иде. Бикбулат, берничә адым атлады да, гүя, чабуыннан кемдер тарткан шикелле, ирексез туктап кире борылды.
— Казыкларыңны суыр! Хәзер, шушы минутта ук!
Тимеринсң тыкырык уртасында .дәү булып калкып торган олы гәүдәсе, кистереп карый торган үткен күзләре, каршы әйтергә урын калдырмый торган нык тавышы, һәм аннан ерак түгел карт-карчыклар- ның нәфрәт катнаш шелтәле карашы Бикбулатны баскан урынына кадаклап куйды. Аның кечкенә көрән бармаклары калтырап йомыла, тик ул бер сүз дә әйтә алмый иде. Моны Тимери дә күреп тора, ул картның кирелеген берьюлы сындырырга тели, шулай да хәзер инде бераз йомшаграк әйтәсе килә иде.
— Аннары атларыңны өлкән конюхка тапшырырсың, — диде. — Төштән соң ындырга чыгарсың, ашлык сугарга...
Бикбулат баскан урынында торып калды. Тимери җиңел атлап карт-карчыклар төркеме белән канцеляриягә таба китте.
Хагын берәр сәгатьтән соң, пристаньга ашлык озату өчен Айсылу белән ябык ындырга таба чыгып барганда, Тимери кодасының бәрәңге бакчасына ымлап елмаеп куйды. Бикбулат әлеге казыкларын суырып та өлгергән иде.
— һе, сүттеңме? Сүтәрсең! Сүт- терербез! — Аның тавышында кодасы әчеп борчылу сизелә башлаган иде. — Менә бит ничек эшләр, ә! Быел көзге чәчү вакытында колхозга кергәнгә дә унике ел була бит инде. Ә ул, коданы әйтәм, һаман шул иске карга оясын исеннән чыгара алмый икән әле. «Үз икмәгем» — ди, янәсе. Мин әйтәм, колхозныкы — кемнеке соң? Үзеңнеке түгелмени?
Айсылу үзеннән күп яшь булса да, Тимери аның киңәшләрен үзенә хас беркатлылык белән чын күңелдән тыңлый торган иде. Хәзер
Бикбулат кодасы турында да анык фикерен ишетәсе килде. Айсылуга да карт председатель белән болан тату эшләү күңелле, ул аның күз алдын киңәйтә барырга, аның вак- төяк өчен пошынуларын җае белән, акрынлап бөтен ил өчен, дәүләг өчен пошынуга әйләндерергә тырыша иде. I
— Искелек дигән нәрсә шулай инде ул, — диде. — Көл астында пыскып яткан кисәү башы шикелле. Син аны сүнеп бетте иңде дин i узып китәсең, ә ул кире яктан жил исте исә, яңадан пыскытырга тотына.
Тимери уйлана-уйлана барып, башын иеп куйды.
— Ис шул, Айсылу туган. Син әйткән ул кисәү башы әле һаман да сүнеп җитмәгән булып чыга. Менә бит ничек. Хәзер инде кире яктан исә торган җилләр дә басылды шикелле, исми шикелле. Сугыш сөреме дисәң инде.
— Дөрес, Тимери абзый. Сугыш дигәнебез туксан тугыз колхозчыны тагын да ярсытып җибәрде. Аның әнә Айтуган бабай шикелле сиксән яшьтән узганнары да эшкә чыкмыйча йөрәге түзә алмый. Ә менә йөзенчесен шөбһә корты кимерә. «Ай-Һай, ул-бу булмасмы икән?» янәсе. Узган елгы шикелле иген кырда калмагае дип тә уйлап куя инде ул. Колхозның көченә ышанмый башлый. Менә шуннан әлеге кисәү башы тагын үрләп китә, аның ертлач бармаклары тагын капшана башлый.
Тимери аңа күтәрелеп карады.
— Без аңа, мин сиңа әйтсәм әйтим, туксан тугыз бармак белән берыолы чиерткәндә ул нишләр. икән соң, ә!?.
— Чыдамас! Кулын кире тартып алыр!
— һи! Чыдыймы соң?
Тимери, кулын артына куйган килеш, эссе кояш астында, эшләпәсен бер алга этеп, бер артка чигереп кы- зу-кызу атлый. Аның' икс-өч төнне йокысыз уздырып кызарган күзләре ара-тирә елтырап китәләр. Ул уйларына мавыгып алга китә дә Айсылуны көтеп ала, алга китә дә, тагын көтеп ала.
47
— Көндез урыйк без, Айсылу туган, төнлә сугыйк. Ә ипикәйне тәүлеккә дүрт тапкыр озатыйк.. Ә, ничек синеңчә? Айсылу туган!
— Шулай итик, Тимери абзый. Беренче ашлыкны элекке шикелле кызыл олау итеп чыгарыйк.
— Ие, ие! Элекке асыл егетләребез юк икән, алар урынына Нәфисәләр, Гөлзәбәрләр, Айтуган картлар бар бит! «Чулпан» яши бит!
ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК
1
Төштән соңгы ял вакытында черемгә киткәннән соң да ул камыл өстенә сузылган тәненең авырлыгын, беләкләре белән балтырларының рәхәт сулкылдавың, эссе җилнең тамак асларына, яңакларына сыйпаланып, чәчләренә кагылып китүен тоеп ятты. Йокы аралаш аның колагына саргаеп кипкән бодай кыякларының, нечкә мыеклары белән бер-берсеиә кагылып, чикерткә сайрагансыман чыңлаулары, өс-тән умарта кортларының безелдәп узуы ишетелә, борынына кояш көйдергән камыл исе, җылы туфрак исе килә иде. Ул арада булмый, кемдер чүмәлә артында гына «керт- керт» ура башлаган. шикелле ише-телә. Аның бер генә күзен ачып шунда карыйсы килә:
— «Әллә берәрсе торып тотындымы югыйсә?».
Юк, әле берсе дә тормаган, ул шулай ишетелә генә. Бу — чын йокы үзе түгел, арган тәннең өн белән йокы арасында ниндидер бер изрәве генә иде.
Нәфисә, . башын калкытырга омтылып:
— «Торырга вакыт!» — дип уйлап куйды. Тик алҗыган гәүдә кузгалырга теләми иде. Ул, арган тәнен кузгата алмавына гаҗиз калып:
— «Я инде, ңәнһ генә, бик аз гына...» дия-дия тагын беразга тынды. Тцк ул бер-ике генә сулап өлгерде, урман буенда кемнеңдер атына сызгырганы, күрше басуда урак машинасының тавышы ишетелде. Нәфисә, бөтен ихтыярын җыеп, сикереп торды. Күзләрен угалан як-ягына, инешнең аръягындагы Аланбаш басуына күз салды. Юк, ул сонга калмаган икән. Аланбаш басуында берәү дә күренми иде әле.
Кыр өсте тагын да саргая төшкән, ул кызуга әлсерәп, мең төрле нечкә авазлар белән чыңлап тора; кырлар өстеннән, ишелеп-ишелеп, иреннәрне чатната торган эссе дулкыннары агыла, ерактагы эскертләр, чүмәләләр, тип-тигез булып бөтен кыр өстенә җәелгән рәшә диңгезе эчендә утырып калганнар.
Битләренә яулыкларын бөркәп, чүмәлә күләгәсендә йоклап яткан иптәшләрен уятырга кыенсынып торды. Алар әле аз гына да ял итеп өлгермәгәннәр, аларның бит бу арада бер генә төнне дә йоклаган-нары юк иде. Кичен уракчылар арып-талып эштән туктыйлар да, каһәр төшкән Гитлерга нәләт укый- укый, йончыган, тәмам хәлдән тай ган гәүдәләрен көч-хәл белән сөйрәп, сугу машинасы янына җыелалар. Шулай да ниндидер бер куәт, аңлашылмаслык бер ярсу дәрт аларны яңадан хәрәкәткә китерә. Барабанчы кычкырып җибәрүгә машина зарланып үкерергә тотына, тузан эчендә төнге эш башлана. Акрынлап бөтен ындыр халкы җанлана башлый. Күп тә узмый, гүя, тылсымлы бер к>әт хәрәкәткә ки-тергәндәй, бөтенесе бөтерелергә, шаулап әйләнергә тотына. Соңыннан, таң беленә башлагач, яннарындагы тау-тау салам эскертләренә, өем-өем көшелләргә карап үзләре үк хәйран калалар:
— «Безнең эшме бу? Шушы ка- дәрлеме? Бер төндәме?..»
Арган, төсе киткән йөзләреннән соклану һәм горурлык яктысы да сүнеп өлгерми, бригадирның, барабан гүләве аша:
— «Ту-уктаа...»— дигәне ишетелә. Алар баскан урыннарында авып, шунда ук йокыга да китәләр. Кояш чыккач тагын кузгалып шул ук кешеләр урак уралар, көлтә бәйлиләр, кичен караңгы төшүгә тагын ашлык суга башлыйлар. Чөнки бү- тәичә мөмкин түгел, шулай итмә-
48
тәндә, иген вакытында урылып бетми. фронтка ашлык үз вакытында озатылмый . кала иде. Бу инде «Чулпанының соңгы көче, бөтен эшләрнең тәмам киерелеп җиткән чагы иде.
Мәүлиханың җиңе очыннан күренеп торган карт һәм ябык беләкләренә күзе төште, аңа яздан бирле бер көн калмыйча яшьләр белән эшләп килүе бик кыендыр шикелле тоелды. Ләкин барыбер эшләргә кирәк, эшкә тотынырга бик вакыт, бүген аның звеносы кичкә кадәр, аз дигәндә кеше башына тагын унбишәр сотый бодай урырга тиеш.
Нәфисә иптәшләренең иңбашына кагылып узды:
— Мәүлихә түти, Зәйнәпбану, Карлыгач! Торыгыз инде, кузгалырга вакыт.
Мәүлихә карчык кузгалмакчы булганда биленә ябышып ыңгырашып куйды:
— Ай-ай, билем... — Көч-хәл бе- '1ән башын калкытып як-ягына ка- рангелап алды. — Әле бүтәннәр тормаган икән торуын... Кузгалыйкме- ни? — диде.
Зәйнәпбануның күзен ачарга көче җитмәде, кипкән иреннәрен ялый- ялый:
— Ай җаныем, — диде. — Ай тагын бер генә мышнап алырга. Ә, Нәфисә, тагын бер генә...
Нәфисә, калын камылны кыш-тырдатып ерып, йөгерә-йөгерә бүтәннәрне уята башлады. Ләкин ул арада Зәйнәпбану яңадан йоклап өлгергән, Мәүлихә түти дә торып җитә алмый иде әле. Нәфисә бор-чылып Аланбаш басуына карап алды. Аның хәзер һәр минуты кадерле иде. Әгәр аланбашлар торганчы егермешәр-утызар көлтә урып өл- гсрмәсәләр, аларның беренчелекне кулдан ычкындырулары мөмкин бит.
Ул, бер эсседә изрәп тора алмый яткан иптәшләренә, аннан, шаулап торган бодай кыры өстенә күз ташлап алды да, уртага басып кычкырып җибәрде:
— Әй, карагыз әле! «Чулпанының уйган кызлары, стахановчылар! Ишетәсезме, бөтен районның күзе бездә бит. «Иң алдынгы звено без булырбыз» дигән сүзегез бар бит. Оныттыгызмыни?. Торыгыз!
Чүмәлә төпләре берьюлы хәрәкәткә килде. Әле аннан, әле моннан сикерешеп тордылар, билләрен удылар, җылынып беткән су белән бит- күзләрен чылатып алдылар да, аланбашлар ягына карана-карана, һәр- кайсы үз кишәрлекләренә юнәлде
Урман буеннан урак машинасына утырып узып барган Йөзлебикәгә, аннан да бигрәк аның машинасына һәммәсе дә кызыгып калдылар. Әпипә сугышка кадәр игенне ге-1 машина белән генә удырган чакларны сагынып куйды:
— Келтерәтеп кенә урып ташлый торган идек, һай кадерен белмәгәнбез икән машинаның. — Яшел күзләрен елтыратып Нәфисәгә карап алды.^— Юньле кешеләрнең игенен комбайн ура да, лабак ура. И, кәбәм, әйтер идем инде, йөргән буласың, ичмаса, ымтыездан бер комбайн да китертмисең.
— Әле үзебезнең лабакны гына ала алсак та ярар иде.
Нәфисә урагын елт-елт әйләндереп, үч төпләренә төкергәләп алды:
— Я, әйдәгез әле, күп сөйләнеп тормыйча гына аланбашларга хәтле бер кырык-иллене тәгәрәтеп салыйк әле, — диде. — Өч бригадага ике лабак, аны кемгә генә биреп бетерәсең?! Менә шушы егерме биш гектарны бетерик, аннары, солыны без дә машина белән урырбыз.
Ул арада Зәйнәпбану аякларын кпң җәеп баскан килеш, бер чалдыруда әллә никадәр алдырып, ура да башлады. Башка вакытлардагы шикелле, ул бүтәннәрне кызыктырып һәм җилкетеп бер-ике көлтә уруга ук үз кишәрлеген әллә никадәр алга алып кереп китте. Анын җиргә нык итеп баскан таза гәүдәсеннән, көрәнсу төскә кергән юан беләкләреннән карусыз бер көч һәм ярсу дәрт бәреп тора, ул сокланды-рырлык дәрәҗәдә дәртләнеп, матур итеп ура иде. Көлтә бәйләгән арада иптәшләре аның алдыннан бодай кырының уңнан сулга таба сөрлегеп, дулкынланып баруын, кисмәк кадәр бодай көлтәсенең аның ку-лында уенчыксыман зырылдап әйләнүен генә күреп калалар.
«. ,с. ә.- № з 49
Нәфиәснец үзенә-дә, аның яшь-тәшләренә дә быелга кадәр бер елны да игенне урак белән урырга туры килгәне юк иде әле. Ялгыз хуҗалык заманыннан калган мәкәрҗә уракларын йорт җанлы авыл җиңгиләре, кыз чагыннан бер төс булып калган чигүле җиңсәләргә төреп, очырмага менгереп кыстырганнар да аларны бөтенләй онытканнар иде. Кыргый немец башлап җибәргән бу сугыш кузгалып китмәгән булса, ихтимал, тагын биш- алты елдан яшьләргә, бу кәкре ти-мерләргә карап, борынгы кешеләрнең игенне шундый түземлек һәм тырышлык белән берәмлекләп чүпләп йөрүләренә гаҗәпләнергә генә калыр иде. Быел исә карт партизанның чакмалы мылтыгыннан чехолын салдырган кебек, җиңсәләрне яңадан сүтәргә, ураклардан кат- лы-катлы тузаннарны сөртеп, аларны колхозга хезмәт иттерергә туры килде.
Дөрес; беренче көнне хәзерге шикелле җиңел урылмый иде әЛе. Билләр авыртты, урак тешләре, бармак битен, бәрәңге кабыгы кебек итеп, уеп төшергәләде. Әмма яраның ямаулыгы үз өстендә, билләр исә тураеп берәр селкенгәч үк тагын язылып китә торган иде. һәрхәлдә, геометрия һәм алгебраның четерекле мәсьәләләрен үз башлары белән чишә белә торган хәзерге заман яшьләренә узган • чорның бу «техникасын» үзләштерү ярты көннән артыкка сузылмады. Менә бүген, уракка төшкәннең бишенче көнендә, Карлыгач белән Нәфисә карт уракчы Мәүлихәдән калышмыйлар иде инде.
Төш вакыты күптән авышкан булуга карамастан, көн һаман да бик эссе иде әле. Кайнар җил иреннәрне, битләрне ялап үтә, кулларны корыштыра, тамакларны киптерә нде. Учма ташлаганда, эсседән зәң- гәр-саргылт төскә кергән күк йөзенә, бик ерак бер читтә хәрәкәтсез асылынып торган ап-ак болыт кисәгенә күздөшереп алалар да:
— Һай шул болытны безнең турыга гына элеп куярга! — диешәләр.
Бодай җирендә эш торган саен кыза барды. Башта берсен дә артыннан җиткермичә, уп-унбиш адым алдан барган Зәйнәпбануны куын җитәр өчен ашыктылар. Тора-бара, урыр җирләре күзгә күренеп кими башлагач:
— «Тукта әле, без моны чынлап та кичкә кадәр бетерә алабыз бит, дип, болай булса, аланбашлардан бүген дә уздырабыз бит», — дип дәртләнә башладылар.
Ул арада колхоз председателе Тимери агай да күңелләрен күтәреп китте. Әллә каян гына килеп чыкты да, соры эшләпәсен муен тамырына этәреп, төштән соң урылган җирне адымлап үлчи башлады.
— ... Утыз бер, утыз ике, утыз өч... Менә сиңа, мә! Ә кояш әнә кайда әле. һи, кояш әле, кояш җәһәннәмнең теге кырыенда әле... Утыз тугыз, кырык, кырык бер... Менә бу, мин сиңа әйтсәм әйтим, эш дисәң дә эш инде бу! — Аңа берәү дә җавап бирми, аның үзенең дә уракчыларны туктатасы килми, үз-үзенә сөйләгәнсыман менә шулай сөйләнеп йөрүе дә аңа бик рәхәт. Ул шулай үлчәп, ары бөгелеп-бире бөгелеп йөргәннән соң, Зәйнәпбану- өеменнән бер көлтәне алды да, кемгәдер күрсәткәндәй, югары күтәрде.— Кара бу көлтәне, — дип куйды. — Шушыннан Мәскәү күргәзмәсенә җибәр, бер генә башагы да төшеп калмас. Валлаһи төшмәс! Бик рәхмәт сезгә, оланнар. Әмма күңелне күтәрдегез, бүтән ни әйтим. Бодаегыз да яхшы, уруыгыз да яхшы. Хөкүмәткә тапшырырга да җитә бу, фронтка бирергә дә җитә бу, үзебезгә дә. Исән-сау бәйрәмгә хәтле эшне бетерә алсак, кабартмалык та, коймаклык та бар монда. Өстәмәсен дә алырсыз, тегесен’ дә... — Аннары туктап калды да, гүя, үзенең бу фикеренә каршы килгән кем беләндер бәхәсләшкән- сыман, калын тавышы белән:
— һе! Шулай булмыйча! — дип куйды. — Кара моны! Гәрәбәмени? Тәрбияләмичә генә үскән дисеңме әллә аны?
Кояш болай кырын кичке саргылт нурына бизи башлагач, Нәфисә аланбашлар ягына күз салды. Ун- унбишләп хатын-кызның ак, кызыл,
зәңгәр яулыклары арыш арасыннан күренеп-күренсп кенә китә, алар башларын да күтәрмичә ашыгып уралар. Берничә бала йөгерә-йөгерә көлтә җыя, алар үзләре юньләп күренмиләр дә, камыл өстеннән тнр- бәлә-тирбәлә көлтә үзе шуып барган кебек күренә иде. Нәфисәгә аланбашлар җир башына бик якын катаннар шикелле күренде. Ә алар- ның урасы җирләре байтак иде әле.
Нәфисә тагын иптәшләренә сүз салды:
— Кызлар’. — диде. — Сизәсезме. Наташалар бездән уздырмакчы була бит. Шуңа калгач кына сынатырбызмы икәнни? Сатмыйк әле данны, тагын бер генә тилпенеп алыйкчы. Ягез әле!
Арганнар, йончыганнар иде инде. Элекке шикелле үк әле һаман да алдан барса да, Зәйнәпбануның, да хәзер учмалары ваграк чыга, Мәүлихә түти дә шактый йомшаган, Нәфисәнең үзенең дә сул кулы учма тотмаслык булып сызлый иде.
Тагын да зәһәрләнебрәк тотындылар.
Бераздан борылып караганда Нәфисә Мәүлихә түтинең җир өстенә иелеп төшүен күреп, аның янына йөгерде. Аның йөзе агарынган, бармаклары дерелди, борыныннан нан килә иде.
— Нигә бу хәлгә җиткәнче әйт-мисең?!— диде. Тиз генә су алып килде, башына юеш чүпрәк бәйләде. «Үзем гаепле. Карчык кеше бу кадәргә ничек чыдасын! Нигә элегрәк күрмәдем икән?..» — дип үкенеп бетә алмады. Баш астына бер-ике пиджак китереп салды:
— Шунда ятып хәл җый, аннары станга кайтырсың... — диде.
Тик Мәүлихә барыбер ятмады, бераз утырып торды да тагьй! кузгалды.
— Хәзер башым да әйләнми инде, күз алларым да яктырып китте. — дип Нәфисә артыннан ук тагын урагын алды.
Өскә авырдай якын гына калган урман б;ена күге белән ишарәләп, кипкән иреннәрен я таштыргалады.
— һи, оланнар. Сүзем ялган булмасын, — дшән булды, — бу бер тотам җирне мин инде аны, әллә кем әйтмешли, аягымнан егылсам, үрмәләп тә урып бетерәм.
Кояш баеп , күз бәйләнә башлаганда Зәйнәпбану беренче булып җир башына килеп чыкты. Бере артыннан бере, үз өлешләрен урып бетереп, урман буендагы йомшак чирәмгә ава бардылар. Дымлана башлаган салкыича үләннең кызган битне, арган беләкләрне рәхәтләндереп кытыклавын тоеп, кичә дә, өчсгГче көн дә, аннан элек тә — һаман да шулай өстен чыгуың, һамай да иң алдан баруың турында уйлау бик, бик рәхәт иде.
Нәфисә чирәм өстеннән торып бүген урган бодаена, җир остенә сыеша алмастай куе булып тыгылышып утырган көлтә өемнәренә сокланып карап торды:
— Карасана, нинди бодай, никадәр эш бит, дуслар! Килегез, сыйлыйм бер үзегезне. Китер тегене, Сөмбел, китер тизрәк! Арган тәннәр эреп китсен, авырткан билләр язылсын!
Уртага, һәр көнне кичен эшне бетергәннән соң җыелышып сыйланырга дип әбәт чиләге белән туфракка күмеп куя торган салкын әйрән килеп утырды. Адтын путаллы кызыл тустаганга салкын әйрән агызып, Нәфисә аны җир башына иң алдан килеп чыккан Зәйнәпбануга сузды, йомшак кына тавышы белән матур гына итеп җырлап та җибәрде:
Э.чеп кенә җибәр ай салганны. Сорама, дускай, кайдан алганны; Эчеп җибәрсәң лә ай салганны, Басадыр ла йөрәк янганны...
Бер-бсрсенә сыенышып, урман буендагы чирәм өстендә түгәрәкләнеп утырган бу төркем өчен моннан да ямьлерәк мәҗлес, шушы салкын әйрәннән дә тәмлерәк бор эчемлек тә* булу мөмкин түгел иде. Үз эшләренең уңышлы чыгуына куанып, шушы йомшак чиром дә иң якын иптәшләре беләп бергә утыруның күңеллслеге беләп, Нәфисә җырының шаянлыгы беләп рәхәтләнеп, Зәйнәпбануның беренче тустаганны нинди тәмле итеп эчүсп, күзләрен дә алмыйча елмаешып карап торды
51
лар. Икенче тустаганның үзенә сузылуын һәркайсы түземсезлек белән көтә, монысы тагын да тәмлерәк булыр, әйрән тирәсенә җыелган күңелле түгәрәкнең дуслык җылылыгы гомер буена китәр шикелле тоела иде.
II
Көлтәләр җыеп чүмәлә куя башлаганда, өчпочмаклы үлчәвен иңбашына элеп, Гөлзәбәр килеп чыкты. Ул хәзер ялга чыккан укытучы да, комсомол секретаре да, хисапчы да, һәм шул ук вакытта учет эшләрен дә алып бара иде. Бу юлы ул үзе генә түгел, Мәүлихә түтинең өченче көн генә кайткан улы Хәйдәрне дә ияртеп килгән. Кара бөдрә чәчле, озын буйлы, кара тут йөзле бер егет. Өстендә гел яшел-дән, күкрәгендә «Кызыл байрак» ордены белән гвардеец билгесе дә бар. Аягында җнңелчә чүвәкләр. Җәрәхәте күкрәгендә һәм уң аягында икән, таякка таянып бераз аксын төшеп атлый.
Гөлзәбәр әллә кайдан ук кычкы- ра-кычкыра килде.
— Нәфисә апа, сине ындыр табагына чакыралар. Тиз бул! Беләсеңме, комиссия сынауга алган бодаеңны сугып ята. Тиз диделәр, аягы җиргә дә тимәсен, диделәр.
— Шулаймени?.. Нигә элегрәк әйтмәгәннәр икән соң аны?
һәммәсе дә эшләреннән туктап, каушаган, түземсезләнгән һәм борчылган хәлдә Нәфисәгә текәлеп калдылар. Менә сынау вакыты килеп тә җитте. Үлчәү ни әйтер, күпме чыгар икән? Үзләрен үзләре алдап йөрмәделәрме икән? Халык алдында оятлы булырга туры килмәс микән?
Нәфисә күңелендә әллә ниләр булса да. тыныч булырга тырышты. Ул сызганган җиңнәрен төше- рә-төшерә, камыл ерып, юл буенда күренеп кенә торган кибәннәргә таба китте. Аның артыннан яланаяклы, кыска чәчле, кара күзле Сөмбел йөгереп чыкты:
— Нәфисә апа! Мин дә барам.
Узып барышлый әлеге кара бөдрә чәчле егет, Мәүлихә түтинең яраланып кайткан солдат улы Хәйдәр — зур коңгырт күзләре белән елмаеп, ана сизелер-сизелмәс кенә башын иеп калды.
— Хәерле юл, Нәфисә, — диде. — Бодаең үзең көткәннән дә артыграк чыксын!
— Яхшы теләгең өчен бик рәхмәт, иптәш лейтенант.
Аның тавышы әллә нинди иде. Бу ягымлы тавыш кемнедер хәтерләткән, ниндидер шундый бер яхшы нәрсәне исенә төшергәнсымаи тоелып, шул ук вакытта нәрсәгәдер һич кирәкмәгәнгә бераз тынычсызланып, һәм бу турыда уйлавына ачуы килеп, Нәфисә җәһәт кенә күзен сирпеп алды да, тукталып тормастан узып китте. Аннары Сөмбелнең кулыннан эләктереп алып, йөгерә башлады.
Мәүлихә түти чүмәлә төбендә алъяпкычына бодай башаклары уып утыра иде. Хәйдәрне күргәч, тынгысызланып эшеннән туктады.
— Улым, аягыңа көч килмәгәе, бу кадәр җиргә килеп йөрисен калмаган икән.
— Юк, әни, син борчылма. — Хәйдәр, уң аягын сак кына алга таба суза төшеп, әнисе янына килеп утырды. — Мин җәяү килмәдем бит. А1ине Тимергали абзый белән Айсылу апа утыртып килделәр. Беләсеңме, авылда һичбер кеше заты юк, аннары сезне дә, балаларымны да күрәсем килде. Алар барысы да хәзер басуда бит.
Ул әнисе алдындагы яшел капчыктан эрс-эре бер уч бодай башагы алды.
— Әни, бу нишләвең синең? Нигә моны машинада гына сукмыйсыз?
— II, җүләрем, алай ярыймыни соң?
Мәүлихә түти башакның иң төбендәге ике-өч бөртек бэдайпы, урман чикләвеген кәшәнкәсеннән аралагандай, бармак битләре белән йомшак кына итеп ояларыннан каерып чыгарды да, уч төбенә җәеп, иркәләгән шикелле акрын гына сыпыргалап куйды. Аның йөзе ниндидер бер серле яктылык белән балкып китте. Хәтта, тавы-
шында да ниндидер бер тантана барсыман иде.
— Моны бүтән орлык белән бутарга ярыймы соң? — диде. — Бу башакларны без бит Нәфисә белән икәү җир өстеннән берәмлекләп чүпләп йөрдек, кайчы белән кисеп. Егерме биш гектар бодай өстеннән берәмләп кенә с йлап алган башаклар опт болар. Кайсының камылы иң юан, баша- гы иң дәү, орлыгы пи күп — менә шундыйлар гына болар. Әле анда ш башакның иң төбендәге, иң эре бөртекләрен генә алырга куша.
— Кем куша, агрономмы?
Мәүлихә, «Син шуны да белмисенмени әле?» — дип гаҗәпләнгәндәй аңа күтәрелеп карады.
— Юк, үзебезнең Нәфисә. Әйтәм ич. бөтенесен шул башлан йөри.
Хәйдәр эре башакларны кулында шләндергәләп, нидер уйлана-уйла- на, сузып кына-
— Алай икән... — дпп куйды. — Я, шулай берәмлекләп чүпләдегез ди. Аннан соң нишләтәсез?
— Ел саен шулай иң эре, иң шәп орлыкларны гына җыя барып, шуны үстерә барып, тагын әллә ниләр эшләтеп, яңа орлык тергезәбез ди. Аңа «Чулпан» дип исем кушарбыз ди.
— Шулай ук мени? Кызык икән, ифрат дәрәҗәдә кызык икән. Менә нинди кешеләр бар икән хәзер «Чулпан» да. Андый нечкә эшне каян белә соң ул, синең ул Нәфи-
—’ Нәфисәме? — Мәүлихә түтинең бу соравында хәтта җәберсенү дә сизелеп куйды. Улының: «... синең ул Нәфисәң» диюе, дә ана ошамый иде. Ул Хәйдәргә сәер генә күз салып кистереп әйтеп куйды:
— Нәфисә бөтенесен дә белә ул. • Бөтен эшне!
Ул арада Гөлзәбәр һәркемнең ; рган җиренең иңен, буен үлчәп чыкты да, чүмәлә төбенә исәпләргә утырды. Кояшта янып тагын да саргая төшкән, кызыл яулыгы кырыеннан чыгып торган чәчен, һәм соңгы көннәрдә ничектер чәченә охшарга теләмичә, карала һәм нечкәрә төшкән кашларын карандаш төбе белән сыйпый-сыйпый, дәфтәренә бик күп цифрлар тезеп чыкты. Аннары чүмәлә куючы Зәйнә* ләр, Карлыгачлар янына килде:
— Җен икәнсез! — диде. — Сезгә эш төткәрә торган түгел икән. Беләсезме. бодаегыз да көткәнчә чыкса, иптәш Сталиннан рәхмәтне көтегез дә торыгыз. Менә әйткән иде диярсез. Китте болан булгач сезнең дан. Кая, кызыл тактага языд куйыйк әле.
Ул да түгел, камыл кыштырдатып очыпа-очына йөгереп килгән Сөмбел, аның артыннан Нәфисә күренде. Сөмбел кулларын болгый- болгый сикергәли, көлә һәм кычкыра иде:
— Мәүлихә' апа, Карлыгач, сөенеч! Зәйнәп апа, йөз кырык бии пот чыкты. Үлчәп алдылар, йөз кырык биш пот та унике килограмм.
Төрле яктан шау-шу килеп анарның каршысына йөгерделәр. Хәтта Мәүлихә түти дә түзә алмалы Алъяпкычындагы башакларны бэ- тереп күкрәгенә кысты да Хәйдәрне гаҗәпкә калдырып, Нәфисәләр каршысына йөгерде.
Китәр алдыннан Гөлзәбәр бүген түгәрәк аланда җыелыш буласын әйтте:
— Берегез бер калмый барыгыз, — диде. Аннары . Нәфисәнең колагына пышылдап: — Беләсеңме, авылдан нәрсәләр килде? — диде.
— Күреп калдым, самовар белән ниндидер мичкә алып уздылар.
— Әйе, ну анысы болай гына инде аның. Аннары? Белмисенме? һи, синең күзләрең бүтәнгә генә очлы икән. Иң кирәген күрми калгансың. Каз бар анда, сарык хәтле ике каз! Аннары куак төбендә...— ул кычкырып көлеп җибәрде. — Беләсеңме нәрсә бар куак төбендә? Табышмак. Сары-сары балавыз, балавызның каны бар, гайрәтле дигән даны бар, тышы салкын, эче ялкын, инеш тирән, Идел сай, днн- гез бары тубыктай.
Ул үзенең бик ансат кына теленә килгән бу табышмакка куанып, тагып кычкырып көлде дә, Нәфисәнең җавабын да көтмәстән, аны култыклап урман буена таба алыа китте.
Кызыйга бүген әллә ни булган иде. Аның күзләре үз алдына очкынланып тора, торыш-кыланы- шында да бер җиңеллек бар. Нечкә кашларының уйнавында, өс-башының пөхтәлегендә кемгәдер берәүгә ошыйсы килү мутлыгын сизеп, Нәфисә елмаеп куйды. Аның күзләре генә, ирен кырыйлары гына түгел, хәтта ак кофтасының түшенә кадаган зәңгәр чәчәгенә, ал яулыгы астыннан чыгып торган чәч көдрәсенә хәтле елмая кебек иде. Аның шатлыгы шул кадәр мул, хәтта ул аның бер үзенә генә сыеп та бетми, аннан бүтәннәргә дә өлеш чыгарып, аларны да куандырасы килә шикелле. Нәфисә Гөл- зәбәрнең аннан һич урынсызга көнләшеп йөрүен дә сизә, кызыйның мәхәббәте сыңар канатлы гына булуга, Зиннәтнең аңа* якынаеп китә алмавына бик пошына иде. Ул кызның хәзерге куанычы Зиннәт белән серләре килешә башлаудандыр дип белеп, моңа чын күңелдән куанды.
— Котлыйм сине, Гөлзәбәр.
Гөлзәбәр туктап аңа текәләп карап алды.
— Ни өчен? Ни белән?
— Анысын син сорама, мин әйтмим.
Гөлзәбәр артык сорашып тормас- тан, тагын* көлеп куйды. Кызу гына тегесен-монсын сөйләнгәләп алды дә, юл уртасында туктый төште.
— Беләсеңме нәрсә, Нәфисә апа? — аның үзе турында нәрсәдер әйтәсе бар иде шикелле. Ләкин ул Нәфисәнең җиңсәсендәге чәчәкләр бизәген сыйпый торгач, бөтенләй башка нәрсә әйтеп куйды. — Синең дә, минем дә бик зур шатлыгыбыз бар бит әле.
— Я, я тагынмы? Мин белмәгән нинди шатлык булыр икән ул? Бер кешегә барысы берьюлы бик күп булыр бит.
Бар инде ул, бар! Син аны үзең дә чамалагансың бәлки. Син бу бодаең белән бик югары сикердең бит. Редакциядән, райкомнан, колхозлардан, әллә кайлардан, әллә каплардан шалтыратып сорыйлар, әллә никадәр хатлар килә. Аннары белссеңме нәрсә?
ч— Юк, хәзерге бодаемнан башка бернәрсә дә белмим. Үзем белмәгән нәрсәләр турында уйланып йөрергә вакытым да юк.
Гөлзәбәр Нәфисәнең тыныч кына елмаеп торуын күреп, башын чайкап куйды.
— Йх сине. Синең урыныңда булсам, хыялланып, җенләнеп, әллә ниләр эшләп бетергән булыр идем инде... Синең бит фронтка делегат булып китүең мөмкин.
Ул нидер исенә төшкәндәй кинәт кенә туктап, зәңгәр күзләрен ялтыратып алды да, бармагын янады.
— Әһә, беләсең киләме? Шулаймы? Менә белми тор әле. Юри әйтмим, хыяллан! Башың катсын. Көтеп алсаң тагын да тәмлерәк була ул.
Ул көлеп Нәфисә кулыннан ычкынды да түгәрәк аланга таба йөгерде. Нәфисә кинәт кенә килеп туган уеннан очынып, анын артыннан китте. «Чынлап та фронтка җибәрәселәрме икән әллә?» Ләкин моның мөмкинлегенә үзе дә ышанмыйча, башын чайкап куйды. «Ай, булмас. Буламы соң?' Юктыр. Әле эш тә бетмәгән...»
Тын гына утырган агач башларын атындырып киткән өермәдәй, күңелен дулкынландырып узган бу уйларыннан соң тынычланып җитә алмыйча барганда, аның янына төрле яктан иптәшләре җыела баш- . лады. Аларны ул, нигәдер, лапын- лопын аналары артыннан ияреп баручы үрдәк бәпкәләренә ошатып, көлеп җибәрде:
— Әйдәгез, бәпкәләрем, әйдәгез* Түгәрәк аланда безне көтәләр.
Ill
Алар урман авызыннан кереп, тар сукмактан бераз барганнан соң, юаш агымлы кечкенә генә инешне узып, кечерәк мәйдан кадәр генә түгәрәк бер ачыклыкка килеп чыктылар. Түгәрәк алан дигәннәре шул иде. Аның калку түрендә, яшел чирәмне әйләндереп, юкә, яшь имән, өрәнге кебекләр түгәрәкләнеп утырган. Мәҗлес уртасына, гүя, үзенең акыллы сүзен көткән күп санлы ыруына киңәш бирергә җыенган
54
борынгы аксакалдай, мәһабәт колачын җәеп, карт бер имән чыгып баскан. Кояшның баеп кына җиткән чагы, шәфәкъ яктысыннан карт имәннең түбәсенә тонык кына алсу шәүлә эленеп тора.
Имән төбенә тугарылган арба янында, дөп-дөп тибенеп, пошкы- ра-пошкыра, кара бер ат утлап йөри. Үрәчәгә таяна төшеп, Гөлзә- бәр. Тимери, Айсылу һәм бүтәннәр үзара нидер сөйләшеп торалар. Уртадагы учак янына кырын яткан Бикмулла карт белән Зиннәт — тын гы :а тәмәке төтиләр. Шул тирәдә куе үлән эченә сузылып яткан яшүсмер малайлар, берничә хатын- кыз утырыш башланганны көтәләр.
Нәфисәләрне күрүгә Тимери учак янына таба килде.
— Әйдәгез, сезне генә көтәбез. — диде. Аннары як-ягына каранып, барысын да учак янына чакырды. — хМоны утырыш дип әйтсәң дә була, кечерәк кенә бер мәҗлес дип әйтсәң дә ярый, икесе дә бергә, — диде. — Бөтен халыкны җыйсаң вакыт күп китә, икенчеләй, бүтән бригадаларга монда килеп йөрергә дә ерак. Бүген монда актив белән уздырыйк та, башка бригадаларда иртәгә эш арасында да әйтеп үтәрбез. Шулай итеп, менә шул, утырышны ачып җибәрик тә, сүзне партия оешмасының секретаре Айсылу иптәшкә бирик. Бүтән ягын ул әйтер.
Иң башта имән артыннан Кызыл Байрак күтәргән Гөлзәбәр килеп чыкты. Аның бер ягында Айтуган картның ак сакалы күренә, икенче ягыннан акрын гына атлап, Айсылу килә иде. Байракны күрүгә кырын ятканнар торып утырды, ирләр бүрекләрен салып үзара җайланыштылар. Чаж-чож килеп пышылдашкан хатын-кызлар тирәсе дә тынып калды.
Гөлзәбәр түгәрәк янына килеп байракны җиргә бастырды, Айтуган карт, эшләпәсен салып, байракның икенче ягында туктады. Айсылу бүген гадәттәгегә караганда чибәррәк киенгән, аның бөтен торышында җыйнаклык, чыраенда тантаналы бер • җитдилек күренеп тора. Ул байракның алдынарак чыгып басты:
— Туганнар! — диде, түгәрәк йөзен күтәрә төшеп, үзенә төбәлгәя халык өстеннән акрын гына бер карап чыкты. — Барыгыз да белә- | сез, революция башыннан бирле, i шушы кызыл байрак безнең озын юлыбызда якын юлдашыбыз булып килә. Бу юлның авыр чаклары да булды, җиңел чаклары да, шулай j да, ничек кенә булмасын, без туры юлдан язмадык. Туган ил белән бергә, партиябез белән бергә, шушы кызыл байрак астында, һаман алга таба атладык, авырын-җице- леи бергә күтәрдек. Тормышыбызны бөтенләй яңача, Ленин белән Сталин өйрәткәнчә корып җибәрдек. күңелле көн итә башладык... Батрак Сибапның да, яңа тормыш өчен корбан булган Сәръян абый-ның да каны җирдә калмады...
1918 елның кырдулы көзе, Совет йортының баскычы төбендә халыкның бәхете өчен, шушы байракны | кочаклаган килеш үлеп яткан бер солдат — авылның беренче большевигы — батрак Сибай, аның наратлы тау башындагы карт нарат төбендә, Моратай баба белән күрше утырган озын кызыл чардуганы күз алдына килде. Ул елларның кайнар сулышы Нәфисә туганда сүрелә төшкән иде инде. Тик бала чагында әнисе Таңсылуның итәгенә ябышып, Моратай баба каберен зиарат итәргә барганда рыясыз күңелле карчыкларның изге теләкләреннән батрак Сибайга да өлеш чыгуын ул ачык хәтерли әле. Аның анасы Таңсылу карчык, , иреннәрен кыймылдатып мыдыр- мыдыр укыиа-укына әүлияләр рухына озын итеп дога кылганнан соң, кызыл йолдызлы кызыл чардуган янына да тезләнеп:
— «Ярабби, ил халкы өчен жа- иын фида кылып, дошман кулыннан әҗәлсез үлгән Хакимулла улы Сибгатулла мәрхүмне дә шәфкатеңнән мәхрүм итмә, илаһи, җанын җәннәттә кыл!» — дип, теләге кабул буласына чын күңеленнән ышанган хәлдә, күңеле нечкәреп куллары белән җыерчыклы битләрен сыйпый торган иде. Нәфисә
55
анасы карчыкның беркатлылыгына елмаеп куйды. Ләкин Нәфисәләр үзләре тумас борын ук алар кешечә яшәсеннәр өчен көрәш .юлында җанын биргән батрак Сибай эчкерсез бу беркатлылык аша күңелгә тагын да якынлаша төшкән кебек иде.
Айсылуның еллар өстснә чүпләп- . чүпләп кенә сибеп барган саран, ләкин гәрәбәдәй тулы-түгәрәк сүзләре, күбесенең үз күз алдыннан узган тормышны яңадан күз алдына китереп бастырды. Дөрес, ул тормышның төрле чагы бар иде. Тик хәзер гомер тузаны астыннан күнелгә иң якын чаклары гына калкып чыкты. Киң кырларның бу- енман-буена шаулап торган арыш, бодай кырлары, урамнарга сыеша алмыйча уза торган көтү-көтү терлекләр, һәр йортның тәрәзәсендә, олы-кечесенең йөзендә балкып тор-, ган шатлык, күзеңнең явын алырлык чуар халык белән тулган беренче май көннәре, көзге уңыш бәйрәмнәре, җыеннар, сабан туйлары, илнең күрке, халыкның куанычы— урам тутырып йөргән таза, сылу егетләр, чибәр кызлар, таңга кадәр сузыла торган уеннар, һай- һулы биюләр...
...Аннары . сугыш. Басу капкасы төбендә ирләрне, егетләрне озатып калган чаклар. Таланган, яндырылган Украина, Белоруссия илләре, андагы йортсыз-җнрссз гидайлыкка калган колхозчы туганнар. Аннары, нишләргә, кая барып бәрелергә белмичә аптырап йөргәндә, караңгылан балкып чыккан бер нур ши-келле, Сталин сүзләре: — «... туганнар, дусларым, сезгә мөрәҗәгать итәм мин...»
Боларны Айсылу йөрәкләрне тет-рәтерлек итеп әйтте.
~ Хәзер туган ил алдына шундый куркыныч килеп басты, моны узган ел фашистлар Мәскәү капкасына ыргылган иң кыен көннәр белән генә чагыштырып була. Хәзер шундый чак, һәрберебез үзенә сорау бирергә тиеш: туган илемнең хәлен җиңеләйтү өчен, фронттагы туганнарыбыз җиңелмәсен өчен, бүгенгесе көнне кулымнан килгәнне» һәммәсен дә эшләдемме? Шуннан артыгын да булдыра алмас идемме? Була торган булса, нигә күбрәк эшләмәдем? Миннән башка да җиңәрләр әле дипме? Безнең Совет иле болай да бик көчле дипме? Сугыш безгә бик ерак бит әле дипме?..
Бик тын иде. Бары имән артында ат пошкырганы, учакта ут дөрләгәне генә ишетелә, җил юк. Эңгер-меңгер сорылыгында, шушы җыелыш шикелле үк түгәрәкләнеп утырган тын агачлар да башларын иеп, уйга калганнар.
Күбесе, аның һәрбер сүзен йотардай булып, Айсылуга текәлгәннәр, кайберәүләр- бу әйтелгәннәргә үзләреннән җавап эзләп, башларын игәннәр.
— ... Юк, сугыш безгә ерак түгел ул, иптәшләр, бүгенгесе көнне сугыш безнең ындыр артында гына. Ул безнең Идел ярында гына. Дошман туган илнең кан тамырын өзмәкче була. Туганнарыбызның каны аккан олы Иделгә, ата-баба- ларның изге туфрагына фашист үзенең дар агачларын сөйрәп килә. Аңа кем каршы чыксын? Без' туктатмый, аны кемнәр туктатсын?...
Нәфисә бу сөйләгәннәрнең һәммәсен дә күңеле аша уздырып, түгәрәк өстеннән күз йөртеп чыкты. Аның уң- ягында, аякларын бөкләп, башын бер яккарак салган хәлдә бер кулы белән авызын каплый төшеп, Мәүлихә уйланып утыра. Ул-. «Айһай лабаса, нихәл итик соң инде?» дигәнсыман. Түгәрәкнең каршы ягында, урын килештермәгәндәй, тынгысызланып, Зиннәт утыра. Аның янындагы Бикмулла* карт, үзе һәммәсен дә ишет- мәсә дә, хәлнең кыенлыгын бүтәннәрнең чыраеннан сизеп тора, гыйбадәт вакытындагыдай бармакларын тез өстенә таратып куйган да учакка текәлгән. Зиннәтнең аргы ягында утырган Хәйдәр ара-тирә башын күтәреп, кемгәдер ачулы сүз әйтергә җыенган шикелле, кашларын җыера, зур күзләре беләп үзе генә күрә торган әллә кая текәлеп тора, аннары як-ягына каранып озын нечкә бармаклары белән көдрә чәчен араларга тотына. Кайнатасы Тимери, кулларым
.56
Мәүлихә түти әйләнгәләп караганчы тарелкалар ялт итте. Балы бик җилле икән, икешәр тустаганны әйләндереп кенә салдылар. Бу куанычлы мәҗлес хөрмәтенә хәтта Мәүлихә түти дә кыстатмады. Сары т\стаган кулына килеп керү белән казан яныннан кузгала төшеп, чит- кәрәк тезләнде дә, бпсмилласын әйгә биреп суырып-суырып кына эчеп җибәрде. Икенче яктан күзен елтыратып Хәйдәр карап тора икән:
_ — Ай-яй, әни, — дигән булды. — Карап торам да, бик гаҗәпләнәм: әти ехгышка киткәч син мутлана башлагансың түгелме соң?
Мәүлихә түти аңа башы белән ымлап кулын гына селекте: «Шаулама инде син, янәсе, әниең үзе белә ул!»
Тустаганнар икешәр әйләнеп чыгуга кечкенә мичкә башын иеп оятка калды. Шәмсетдин:
— Их. кыска гомерле булып чыктың ла син! — дип аны үлән арасына тәгәрәтеп җибәрде.
Сөйләшәсе сүзләр бик күбәйгән икән, хатын-кызлар, каз ботларын кимерә-кимерә, берсен берсе бүлде- чукырдашырга тотындылар. Чибәр генә төшереп алган Бикмулла карт хатын-кызларны мактый башлады:
— Ни җитте ирләреңә биргесез алар, җан кисәкләрем. Бөтен колхозны шулар сөйрәп бара бит. Алар шушылай тырышмаса, эшләр харап иде безнең...
Каршы яктагы гвардии егет Хәйдәр ара-тирә Нәфисәләр ягына күз аткалап, йомшак, матур тавышы белән нидер фронт турында сөйли иде.
Нәфисәнең яныннан китеп тормадылар. Самовар кайнатып торган җиреннән килеп Мәүлихә пышылдап китте. Тустаганын күтәреп Гөлзәбәр чүкешергә килде.
— Сиңа бик зур яңалыгым бар, бүтән кешегә әйтмә! —диде, нинди яңалык икәнен әйтеп бетермичә тагып китеп барды. •
Бригадир Йөзлебикә, каз боты белән бер сынык икмәген күтәреп, Нәфисә белән Сөмбел арасына килеп кысылды. Ул хәзер шактый
ябыккан, түгәрәк бите озыная төшкән кебек күренә, күз төпләрен* йокысыз төннәр билгесе — зәңгә? күләгә эленгән ндс. Авызын чыпыл- дата-чынылдата, бүтәннәр ишетүгә исе кнтмәстән, шаулатып сөйләнергә тотынды.
— Гел шулай сыйлый торган булсалар, бер атна эчендә бөтсв басуны ялт итеп куям! Җир йотсын менә! — диде. Зиннәт ятына күз Үошсрсп, терсәге белән төртеп куйды. — Теге малайны әйтәм, күрештер дә фәлән дип, колак итемне ашыйдыр иде, бу арада тынып торам әле. Теге зәңгәр күз тәки сихерләп җиткерде ахыры үзен. Әнә күрәсеңме, нинди ялтырый зәңгәрләре!
Чыннан да, Гөлзәбәрнсң күзләре юкка гына алай очкынланмыйлар иде шикелле. Ул әллә бал кызуыннан, әллә бүтәннән, әледән әле күтәрелеп көлеп куя, аның бу җиңеллегендә, ниндидер бер ташырга тор-ган ярсу дәрт сизелә иде. Нәфисә моңа чып күңеленнән куанды.
— Шулай була күрсен, — диде. — Кодача итеп туйларына чакырсалар, тол хатын өчен бик зур сөенеч инде ул.
— Я, миңа кара әле!—Йөзлебикә аның керфек астыннан сирпелеп киткән шаян елмаюын үзенчә юрап, бармак янады. — Ай-Һай, күзләрең бер дә алай димиләр. Яссы телең ни әйтмәс?
— Менә тагын, тере кеше ич • мин.
— Терелеккә анысы тере инде, сүзем юк. Әле шаярып кына йөрея тә бөтен районнан уздырдың. Чынлап тотынсаң ниләр кыланмассың син! Эш бик зурга китеп каен сеңелсез калмагаем дип тә шиклә- нәм әле. Күр дә тор, Мансуров сине Мәскәүгә җибәрмичә туктамас. Очты аннары кызың, тотарсың койрыгын...
Ул да түгел. Ирләр ягыннан Мыек Шәмсетдиннең тавышы ишетелде:
— Туймадым мин, җәмәгать, мина җитеп бетмәде.
Бөтен мәҗлес халкы тынып калды. Уңайсызланып тамак кыргалап алдылар. Читкә борылдылар. Мәү-
булсын. Бөтен колхоз исеменнән, нартня оешмасыннан бик зур рәхмәт сезгә, туганнар.
Учак тирәсен гөрләтеп кул чаптылар, ул түгәрәк аланны әйләндереп утырган агачларның караңгы куелыгында озак шаулап торды.
Нәфисәнең, байрактан һәм аның үзеннән күзен алмыйча, үзенең куанычын, рәхмәтен әйтүне көтеп утырган Мәүлихәга күзе төште. Зәйнәпнең бәхет балкыган елтыр күзләре, Айсылуның, кайнатасының һәм тагын бик күпләрнең туганлык, якынлык хисләрен яктыртып торган ачык чырайлары күз алдыннан үтте. Нәфисәгә менә шушы кечкенә учак әйләнәсендә утырган кешеләр, түгәрәк аланның моңсу тынлыгы, бу тантананы үз күзе белән күреп калырга ашыккандай, агачлар өстеннән түгәрәк аланга үрелгән якты ай, һәм андагы Зөһрә кыз — һәммәсе, һәммәсе аңа шундый якын, шундый сөйкемле, шун-дый газиз тоелды ки, аның әллә ниләр әйтәсе килде. Тормышның вак-төяк ыбыр-чыбыры, төрле кү- целсезлекләр, гайбәтләр күңелне рәнҗеткеч нахак сүзләр — һәммәсе дә чүп булды, югалды. Күңелдә бары ачык, яхшы теләкләр генә калды.
— Туганнар, — диде. — Безнең эшебезне шундый зурлавыгыз өчен сезгә барыбыздан да рәхмәт. Мин уйлыйм, туган ил каршында без, җиде иптәш, беркайчан да бурычлы булып калмабыз. — Ул • уң кулы белән байракны тоткан, учак яктысы белән байракның алсу нуры бергә кушылып аның йөзен тагын да алсуландырып күрсәтә иде. — Туганнар, кадерле иптәшләр! Мин бу байракны иң башта җиде иптәшнең арасыннан иң сөекле, иң кадерле кешебез өчен, Мәүлихә түтинең тырыш хезмәте өчен, , аның йокысыз узган бик күп төннәре өчен алам. Мин бу байракны җиде иптәшнең арасында иң уңган, иң карусыз батыр кызыбыз өчен, үзебезнең Зәйнәпбануыбыз өчен алам...
Мәүлихәнең ябык озын бармак- . лары алъяпкыч читләрен бөгәрли, бер бөгәрли, бер сүтә, ул күтәрелеп карарга кыюлыгы җитмичә, бармак очларына гына текәлеп утыра. Шулай да утыра торгач ул башын калкыта. Шул вакыт аның озынча ябык йөзендә һәм юаш күзләрендә горурлык һәм тирән куаныч нуры балкып китә. Зәйнәпбану бер кызыл байракка, бер Нәфисәнең ялкынланып торган йөзенә карый. Каршы яктагы көдрә чәчле гвардии егеткә күзләре төшә. Ул егет аларга карап тора, ул: — «Сезмени инде ул. фронттагы шикелле батыр гвар- диннар?» ди кебек. Гвардии егетнең үткен күзе белән очрашкач, ул ярылгалап беткән киң учлы дәү кулларын кая яшерергә белмичә аптырый башлый иде.
Менә Нәфисәнең сүзе бетте. Тагын кул чаптылар. Җитез Сөмбел байракны звено кешеләре яньша китереп бастырды. Гөлзәбәр Нәфисәне җитәкләп алып, колагына пидер әйтә-әйтә, түгәрәк янына китерде. Ничектер җиңеләеп, җанланып киткән /Мәүлихә түти тагын үз эшенә кереште. Учак янында тәмле исе белән күптән үк борыннарны кытыклап торган казанның өстен ачып җибәрде, янындагы тарелка һәхМ мискиләргә кайнар .шулпа бушатырга тотынды. Ул арада төркемнең түбәнге башында яртылай үлән эченә күмелеп бик сәер дә, ягымлы да булып күренгән зур җиз самовар җырлап җибәрде.
Бал мичкәсен Шәмсетдингә тап-шырдылар. Ул мичкәнең бүлтәеп торган юан корсагын гүя, песи аркасын сыйпагандай йомшак кына сыйпап алганнан соң, бармагын бер генә кыймылдату белән мыек, очларын тәпи бастырып куйды.’
— Тиеште кеше рәхәткә! — диде. — Я Шәмсетдинсез каласыз, я мичкәсез. Икенең берсе!
Арба белән табын арасында җиңнәрен сызганып бөтерелеп йөргән Айсылу кыстый-кыстый «сыйларга тотынды.
— Колхозның үз хуҗаларын кунак итәргә һәрвакыт сые табылыр. Үзегез үстергән икмәк, үзегез үрчеткән каз. Әйдә, үз сыегыз итеп ашагыз! — дип сөйләпә-сөйләнә кеше саен каз итләре, икмәк телемнәре өләшеп чыкты.
Мәҗлесне бик коры тоттылар.
Мәүлихә түги әйләнгәләп караганчы тарелкалар ялт итте. Балы бик җилле икән, икешәр тустаганны әйләндереп кенә салдылар. Бу куанычлы мәҗлес хөрмәтенә хәтта Мәүлихә түти дә кыстатмады. Сары тхетаган кулына килеп керү белән казан яныннан кузгала төшеп, чит- кәрәк^ тезләнде дә, бисмилласын әйгә биреп суырып-суырып кына эчеп җибәрде. Икенче яктан күзен елтыратып Хәйдәр карап тора икән:
_ — Ай-яй, әкп, — дигән булды. — Карап торам да, биле гаҗәпләнәм: әти сугышка киткәч син мутлана башлагансың түгелме соң?
Мәүлихә түти ана башы белән ымлап кулын гына селекте: «Шаулама инде син, янәсе, әниең үзе белә ул!»
Тустаганнар икешәр әйләнеп чыгуга кечкенә мичкә башын иеп оятка калды. Шәмсетдин:
— Их. кыска гомерле булып чыктың, ла син! — дип аны үлән арасына тәгәрәтеп җибәрде.
Сөйләшәсе сүзләр бик күбәйгән икән, хатын-кызлар, каз ботларын кимерә-кимерә, берсен берсе бүлдереп чукырдашырга тотындылар. Чибәр генә төшереп алган Бикмулла карт хатын-кызларны мактый башлады:
— Ни җитте ирләренә биргесез алар, җан кисәкләрем. Бөтен колхозны шулар сөйрәп бара бит. Алар шушылай тырышмаса, эшләр хаоап иде безнең...
Каршы яктагы гвардии егет Хәйдәр -ара-тирә Нәфисәләр ягына күз аткалап, йомшак, матур тавышы белән нидер фронт турында сөйли иде.
Нәфисәнең яныннан китеп торма-дылар. Самовар кайнатып торган җиреннән килеп Мәүлихә пышылдап китте. Тустаганын күтәреп Гөлзәбәр чүкешергә килде.
— Сиңа бик зур яңалыгым бар, бүтән кешегә әйтмә! —диде, нинди яңалык икәнен әйтеп бетермичә таг ,.'н китеп барды. •
.Бригадир Йөзлебикә, каз боты белән бер сынык икмәген күтәреп, Нәфисә беләч Сөмбел арасына килеп кысылды. Ул хәзер шактый ябыккан, түгәрәк бите озыная төшкән кебек күренә, күз төпләрен* йокысыз төннәр билгесе — зәңгәр күләгә эленгән иде. Авызын чыпыл- дата-чыпылдата, бүтәннәр ишетүгә исе кптмәстән, шаулатып сөйлә- нергә тотынды.
— I ел шулай сыйлый торган булсалар, бер атна эчендә бөтен басуны ялт итеп куям! Җир йотсын менә! — диде. Зиннәт ягына күз ’төшереп, терсәге белән төртеп куй- | ды. — Теге малайны әйтәм, күреш-тер дә фәлән дип, колак итемне ашыйдыр иде, бу арада тынып торам әле. Теге зәңгәр күз тәки сихерләп җиткерде ахыры үзен. Әнә күрәсеңме, нинди ялтырый зәңгәрләре!
Чыннан да, Гөлзәбәрнен. күзләре юкка гына алай очкынланмыйлар иде шикелле. Ул әллә бал кызуыннан, әллә бүтәннән, әледән әле күтәрелеп көлеп куя, аның бу җиңеллегендә, ниндидер бер ташырга торган ярсу дәрт сизелә иде. Нәфисә моңа чын күңеленнән куанды.
— Шулай була күрсен, — диде. — Кодача итеп туйларына чакырсалар, тол хатын өчен бик зур сөенеч инде ул.
— Я, миңа кара әле! — Йөзлебикә аның керфек астыннан сирпелеп киткән шаян елмаюын үзенчә юрап, бармак янады. — Ай-Һай, күзләрең бер дә алай димиләр. Яссы телең ни әйтмәс?
— Менә тагын, тере кеше ич
• МИН.
— Терелеккә анысы тере инде, сүзем юк. Әле шаярып кына йөреи тә бөтен районнан уздырдың. Чынлап тотынсаң ниләр кыланмассың син! Эш бик зурга китеп каен сеңелсез калмагаем дип тә шиклә- нәм әле. Күр дә тор, Мансуров сине Мәскәүгә җибәрмичә туктамас. Очты аннары кызың, тотарсың койрыгын...
Ул да түгел. Ирләр ягыннан Мыек Шәмсетдиннең тавышы ишетелде:
— Туймадым мин, җәмәгать, мина җитеп бетмәде.
Бэтсн мәҗлес халкы тынып калды. Уңайсызланып тамак кыргалап алдылар. Читкә борылдылар. Мәү
59
лихә, иңенә элгән ак сөлгегә кулларын сөртә-сөртә, акрын гына казан янына таба кузгалды. Айсылу, матур гына узып китәсе мәҗлеснең, шушы бал аркасында, тәме бетте ләбаса, — дип, күңелсезләнгән хәлдә Шәмсетдин янына килде.
— Кая соң, оятлы булдык лаба- са. Өлеш тими калды мәллә сиңа, Шәмсетдин абый?
Шәмсетдин, аягын бөкләп утырган да, кечкенә күзләрен елтыратып, ара-тирә атынгалап куя.
— Эш андамеңн? Нишләп өлеш тимәсен? ди. Чамага караганда, әле берәр тустаган артыграк та эләкмәде микән диебрәк торам мин.
Мәүлихә түти учакка янәдән чыбыклар өстәп:
— И, исегез киткән икән! — диде. -- Кайбер кеше шулай ашамсак була инде ул. Әйдә, бер дә кайгырмагыз, сез сөйләшеп утыргалаган арада хәзер бер нәрсә әмәлләп би- рәм мин аңа.
Ләкин Шәмсетдингә аның җавабы да ошамады. Ул күзен хәйләле елтыратып:
— Эш учактамени? — диде. — Тән азыгындамыни хикмәт? Андый азык бер табынны туйдырырлык кына минем үземдә дә бар. — Ул үзен юан итеп күрсәтеп, куп- шырып торган бишмәтенең куйнын- нан берән-берәи биш-алты кыяр, ярты бөтен икмәк, сытылып озынча ак төче күмәч төсенә кергән дүрт-биш йомырка чыгарып, ашъяулык кырыена тезә башлады. — Менә ул тән азыгы, менә! — Аннары пырхылдап көлгәли башлаган яшьләргә күз кысып, чалбар кесәсенә тыгылды. — Әле андагысы җитенкерәмәгән сурәттә, соңыннан, ятыр алдыннан гына... нитәрсең дип әйтеп... Гандәлип апагыз менә монысын да кыстырган иде. Менә! — Шәмсетдин кесәсеннән бер шешә чыгарып, болгатып күрсәткәннән соң, аны да .табын уртасына кунды. — Нәфесе бар кеше рәхим итсен! Әйтәм бит, тән азыгына мохтаҗ мени без? Үзебез икмәк фабрикантлары бит без. Җан азыгы кирәк миңа, белдегезме? Җан азыгы. Җаным сусаган.
Моны ишетүгә һәммәсе җанланып китте.
— Әәә! — дип суздылар. — Монысы Зиннәт эше инде моның.
Зиннәт, иңбашларын җыергалап, теләр-теләмәс кенә гармонии кычкырта башлады. Аннары кайсыдыр берәү:
— Нәфисә апа! — дип кычкырып җибәрде. Аңа төрле яктан ым кагып тиз генә туктаттылар. Килен кеше кайнатасы алдында авыз күтәреп җырлап утырмас ич инде.
Гөлзәбәр учак каршысыиа Карлыгачны китереп бастырды. Ул бераз уңайсызланып торды да, йомшак кына тамак кырып куйды, Зиннәт ягына карап нидер пышыл-дады, аннары артисткалардай кулларын кушырды, кара кашлары очып китәрдәй булып кинәт кенә тилпенеп куйдылар һәм Карлыгач йомшак кына, көчсез генә, әмма ягымлы тавышы белән җырлап җибәрде.
Түгәрәк алан тынып калды. Агач башларыннан аз гына өскә калкып уйга талган түгәрәк ай да тыңлый, көмеш йөгергән дәү башын ия төшеп, карт имән дә тыңлый, утырган урынында җыр көенә салмак кына атыиа-атына Шәмсетдин дә, — һәммәсе дә рәхәтләнеп тыңлыйлар иде.
Бераздан җырчы тынып калды. Тимери иртәнге эшләр турында берничә сүз әйткәннән соң, бу матур аланда болай күңелле итеп утыру бик рәхәт булса да иртәгә, таң белән үк, эшкә тотынасы бар, халык бик арганлыктан бүген бераз йокласыннар өчен генә төнлә белән эшләмәдек дип, мәҗлесне шуның белән ябарга вакыт икәнен әйтте.
Зөбәрҗәт төсле яшькелт нур белән түбәләмә тулып утырган түгәрәк алан моңсуланып ялгыз калды, мәҗлестәгеләр шау-шу килеп агач араларындагы кечкенә көмеш тәнкәләр сибелгән тын сук-маклардан үз станнарына кайтырга чыктылар.
IV
Иптәшләре белән китеп барганда Нәфисәне Гөлзәбәр дәшеп алды. Гөлзәбәрие имән төбендә көтеп
со
калган шәүләне ул Зиннәткә охшатты. Анысы нидер әйтте, Гөлзәбәр ана таба борыла төшеп, бары иң бәхетле вакытта, бары үзенең сөелүе өчен куануын яшерә алмаган яшь кызлар гына көлә ала торган, күгәрчен гөрләгәндәй назлы итеп акрын гына көлеп җибәрде. Ул да түгел, йөгереп килеп Нәфисәнең култыгыннан алды. Ул нигәдер бик ашыга, әлсдән-әле чәчләрен төзәтә пдс.
— Сине күрмичә китәсем килмәде, — диде. — Мин тан белән үк а ылга кайтам, көндезге пароходка өлгерәсем бар. Синең белән саубуллашырга гына килдем.
Нәфисә көтелмәгән бу хәлгә га-җәпләнүдән туктап калды.
— Тукта әле, син нәрсә сөйләнәсең? Кая китәсед, ничек? Нишләп?
— Фронтка, Нәфисә апа, фронтка китом, үзем теләп.
— Шулаймыни? Туп-туры фронтка ук мени?
— Әйе, туп-туры, Идел буена, Камышннга.
Гөлзәбәрпең тавышында бераз дулкынлану белән бергә кискенлек сизелә, ул Нәфисәне култыгыннан кыса төшеп, сул кулы белән туктаусыз төзәтенә иде.
— Яздан бирле бусагаларын таптадым, кермәгән җирем калмады, төрлечә ялынып карадым, җибәрмәделәр. Ахыр чиктә Мәскәүгә яздым. Инде кире генә бормасыннар иде, Нәфисә апа, барып җит-сәм генә ярар иде.
— Шулай иртәгә үк китәсеңмени? Менә нинди изге юлга чыгасың икән син. Көтмәгәндә әллә ничегрәк бу.
— Иртәгә үк, Нәфисә апа. Соңгы күрешүебез*. Мин сине бүтән күрә алмам инде, саубуллашыйк.
— Алай дип әйтмә, Гөлзәбәр. Нигә соңгысы булсын ди? Гел болай булмас. Еллар тынычлар, сез җиңеп кайтырсыз. Шундый күңелле вакытлар булыр әле, бу көннәр бер куркыныч төш шикелле генә булып калыр.
Нәфисә аның тулы беләгеннән кысып тотты, күңеленнән аңа иң ягымлы сүзләр эзләде, шушы соңгы очрашуда бу эчкерсез, ачык күңелле, сөйкемле кызга ниндидер яхшылык ит.)со кИлде.
Алар алан кырыендагы зур агачлар күләгәсендә тын гына агып яткан кечкенә инеш буена килеп җиттеләр. Гөлзәбәр хәзер тагын да яктыра төшкәй алан өстсчә карый-карый бераз нидер уйланып торды.
— Нинди тын, нинди рәхәт'.— диде. — Күңелгә әллә ниләр килә! Беләсеңме, бер уйлаганда сугыш бөтенләй юктыр да, бөтен дөнья менә шушындагы кебек үк тындыр, бетеп тормыш үз урынындадыр шикелле. Әйе бит? Ә үзе бер дә алай түгел. Сип күз алдына китерәсеңме, Нәфисә апа, менә шушы ай яктысында, я безнең шушы Идел буенда, я Доп буенда безнең егет-ләрдән берсе, бәлки шушындый ук урман эченнән, менә шушы минутта разведкага бара торгандыр. Кулында хәнҗәр. Агачлар күләгәсенә посына-посына акрын гына атлый булыр. Менә, ул тилпенеп китәр, менә хәнҗәре ялтырар... Әйе бит?.. Я булмаса, нинди булса да бер сугышчы, менә шушы айга караган килеш, үлеп ятадыр. Актык сулышында күңеле нечкә-реп, Идел буйларын, туганнарын, балаларын исенә төшерәдер. Ана шундый рәхәттер, ул бер дә генә дә үкенмидер. Ул бик тынычтыр. «Кулымнаи килгәннең берсен дә кызганмадым, туган илемә бурычлы булып үлмим мин» ди торгандыр. Әйе бит, андый сугышчылар буладыр бит?..
Ул Нәфисәгә тагын да елыша төште. Аның күзләре очкынлана, ул дулкынланып сөйли иде.
— Беләсеңме, аңлыйсьщмы. Нәфисә апа, минем әнә шулар белән бергә буласым килә, шунда, ут эчендә! Әнә шул разведчик белән янәшә барасым, аның шикелле үк кулыма хәнҗәр аласым килә. Монда минем җаным түзми, Нәфисә апа, вөҗданым тындырмый. Син мине дан эзләп бара, шөһрәт артыннан бара дип аңлый күрмә!
— Мин сине бик дөрес аклыйм, Г өлзәбәр, бөтен йөрәгем белән. Нигә шулай тилпснүепис дә беләм. Хәерле юл сиңа, ак юл, дускаем.
61
Ул Гөлзәбәрнең иңбашыннан кочып алды. Бер-береңнең иң газиз, иц нечкә күңел тибрәнүен аңлаудан туа торган якты, җылы бер хис бу минутта аларны тагын да якынайткан иде.
Яз көне Мансуров белән сөйләшкәннән соң бераз басылып торса да, немецларның Идел буена якынлашулары ишетелә башлагач, Гөлзәбәр яңадан фронтка китәргә җилкенә башлады. Гаризалар җи-бәреп, үзе барып райком кешеләрен, военкоматтагы танышларын йөдәтеп бетерде. Ләкин аңа барган саен шул бер сүзне әйттеләр:
— «Иген эшләренең бик кызган чагы, азрак сабыр ит. Вакыты җиткәч үзебез әйтербез».
Гөлзәбәр шулай кирәктер дип бераз сүрелә дә тагын кабынып китә иде. Ул тиздәнме, беразданмы, барыбер китеп баруына ышана, тик аның шундый зур юлга чыкканда әнисенең төче күмәчлә-реннән, майга гына пешкән бавыр-сакларыннан тыш, күңеленең иң түренә салып, яшьлегенең куанычы һә.м бизәге була алырлык тагын бер бүләк алып китәсе, аның үзе белән зәңгәрсу уйчан күзле гар- моньчы егетнең мәхәббәтен алып китәсе килә иде. Ничә мәртәбә ул өмет аның тынгысыз күңеленнән кичке елдырым кебек ялтырап үтте, ничә мәртәбә ул аның йөрәгенә ялкын үрләтеп узды. Андый көннәрдә Гөлзәбәр кая басканын белми, ару- талуын оныта, бер үзе өч-дүрт кешелек эшләп ташлый иде. Ләкин ике арада сузыла башлаган мәхәббәт җебе ныгып та җитми, аны тагын кара песи таптап уза. Гөлзәбәр озак вакытлар Нәфисәдән көнләшеп йөрде. Ул ялгышкан икән. Гөлзәбәр хәзер бу яктан тыныч иде. Ул хәтта көннәшеп йөрүе өчен хәзер Нәфисәдән гафу ла үтенгән булыр иде. Әгәр инде Нәфисәнең аз гына күңелендә булса, бу яхшы җанлы кешене рәнҗетмәс өчен ул хәтта Зиннәтне үз күңленнән кырып ташлый алачагына да ышана иде.
Аланның түр ягыннан тартар белән бытбылдыкның парлашып кычкыруы ишетелеп китте. Алар култыклашкан килеш, бер-беренә сыенып туктап калдылар.
Өстенә көмеш йөгертелгән түгәрәк аланда уйга калып утырган агачлар, инешнең әнә шулай чылтырап агуы бу минутта аларга шундый якын, шундый матур һәм серле тоелды, алар мондагы гүзәллекне беренче мәртәбә күргәндәй сокланып карап тордылар. Бу матурлыктан күңелгә рәхәт һәм куаныч дулкыннары агыла, алар бу гүзәллекне үз тәннәре, үзләренең нечкә тойгылары шикелле үк хис итәләр иде.
Гөлзәбәр нидер хәзер генә исенә төшкәнсыман әсәрләнеп китте:
— Беләсеңме нәрсә, — диде. — Минем башка бер уй килде. Әйдә болай итик: син миңа тагын өч айдан нәкъ менә шушы көнне хат язарсың, әнә теге уртага чыгып баскан карт имәннең иң кечкенә бер яфрагын хат эченә салып җибәрерсең. Ярыймы? Җибәрерсеңме?
Нәфисә: «Сугыш вакыты өчен өч ай бик озак гомер шул ул, сеңлем, син ул вакытта капларда булырсың икән соң, ниләр күрерсен икән?» дип уйлап алды.
— Я, я язармын,, тәгаен язып салырмын. Ә син миңа шул өч ай эчендә башыңнан ниләр үзганны язарсың. Булдымы? Сугыштамы син, башка эштәме, сугыш өермәсе сине кайларга ташлады.. Бөтенесен!
— Әйе, әйе, язармын, Нәфисә апа. Беләсеңме, сугыш мине кайда гына алып ташламасын, башыма нинди генә авырлыклар килмәсен, монда сөйләшкәннәрне мин беркайчан да, бервакытта да онытмам! Син дә миңа үзеңнең ниләр эшләвеңне язарсың.
— Өч ай! Өч ай — бик озак гомер бит ул. Ул вакыт эчендә әллә ниләр эшләргә була. Мин сиңа күпме игеп алуымны язармын.
Әйтәсе сүзләр әйтелгән иде бугай, Гөлзәбәр, карт имән ягына күз салып алгач, тагын ашыга башлады. Нәфисәнең каршысыка басып кулларыннан алды.
— Я, менә аерылышу вакыты да җитте. Хуш, Нәфисә апа. Минем комсомолларымны да, үземне дә онытып бетермә. Я, сау бул инде.
62
Төрле чак булгандыр. Кем белә, берәр чакта юләрлек белән рәнҗеткән булсам...
— Юкны сөйләмә! Нинди рәнҗү тагын ул? Я, ак юл сиңа, бәхетле юл. Җиңеп кант.
Гөлзәбәр аның кулын кысып китәргә талпынды. Ләкин аягы атламады, күкеле тулып сүзен әйтә алмыйча, битен каплап елап җибәрде. Туган-үскән җирне калды-рып китүнең авырлыгы, бу кызны көткән исәпсез күп кыенлыклар берьюлы күз алдына килеп, Нәфисә дә йомшарды. Кызны юатырга кирәк иде, ләкин андый сүзләр табылмады.
Ул арада Гөлзәбәр башын күтәрде. Аның яшьле күзләре йомыла, ә иреннәре көлә дә башлаган иде.
— Менә бетте дә, — диде. — Ләйсән яңгыры шикелле, узды да китте, әйе бит? Аерылышканда бер елашып алмасаң әллә кап төше китек булыр иде әле. Я менә бул-ды. хәзер бөтенләй җиңеләеп калдым. Хуш!
Ул, Нәфисәне кочаклап тиз-тиз генә үпте дә, имәнгә таба йөгерде. Бераз баргач, кулын изәп, тагын бер дәшеп куйды.
— Хуш. Нәфисә апа!
— Хуш, Гөлзәбәр. Хәерле юл.
Нәфисәнең иптәшләре үзе кайтканчы һәммәсе дә йоклаганнар иде. Хатын-кызлар келәт эченә сыйганнар. Бикмулла карт чикмәнен бөркәнеп, агач төбенә ауган. Нәфисә үз койкасына ятарга дип ишектән кергәндә, -нигәдер келәт эчен тарсынды. Аңын, күңеле моңсу, борчулы, ул иркенлек тели иде. Ул кире борылып, якындагы карт юкә төбенә чыгып утырды
Аның каршысыпда ай нурына күмелеп бо;г.й кыры җәелеп ята. Чүмәләләр кемеш җәймә бөркәнеп йокыга талган тере нәрсәләр кебек күренәләр. Әл лә к олак ияләнгәнгә, әллә болай гына, чүмәләләр артында, әле ап-ачык, әле бераз тоныграк булып, керт-керт урак урган тавышлар ишетелгән кебек. Кай араны бу тавыш шул кадәр ачык ишетелә, хәтта ул ихтыярсыз күтәрелеп карарга мәҗбүр була иде. Текәп карагач ул тагын ише- s телмәс була, аннары бөтен тирә- якның тынлыгын нечкә бер зыңгылдау белән яңгыратып, камыл араларында, үлән төпләрендә тынгысыз төн кошлары — чикерткәләр сайравы гына кала иде.
Нәфисә таң алдының бу гаҗәеп сихри тынлыгына сокланып, бу гүзәллекне тәне белән дә тоярга 1 теләгәндәй күзләрен йомды, инә ул сөялгән карт юкәнең кытыршы кабыгында ниндидер кечкенә бөҗәкләр кыштырдый, өстә, куе яфраклар арасында йокы аралый кош балалары чи-чи килә. Кечкенә ботак кисәгенеңме, әллә яфракныңмы, ботакларга кагылгалап түбәнгә төшеп килгәне, урман эчендә ниндидер таң кошының, яфракларга бәрслә-бәрелә очып узганы ишетелеп кала. Аннары тагын тын.
Менә шушы тынлыкта төнге урман шыпыртлап үзенең иң татлы Һәм серле уйларын уйлыйдыр, урман эчендәге мең төрле җан иясе, хәйран калып һәм сагаеп тыңлап торалардыр кебек. Аның битенә урманның басынкы сулышы бәрелеп китә, төрле яктан җанны тынычландырып, береннән-бере акрын, чебен канаты җилпенгәндәй, меңләгән шыпырт авазлар агыла иде.
Ул күзен ачканда кыр өсте то- нйклапа төшкән, шәфәкъ кызыллыгы сүнәр.-сүпмәс бер бизәк булып тонып бара иде. Ул якта офык буена җәелгән зәңгәрсу кара бо-лытларны ярып, уңга да, сулга да елдырым камчысы селтәнә. Уң яктагы караеп яткан урманнар өстеннән, узган төннең бөтен ямен, барлык нәфис бизәкләрен яңадан ка- бы.чдыпып, сыек алсу төстә яшь нур, яңа көннең беренче пазлы нуры балкып килә. Ул бер нәфис төс икенчесенә кушылып, „соклангыч бизәкләре белән уйный-уйный, һаман киңәя бара иде.
Хәзер таң алды шундый моңсу, шундый ягымлы, таң нурлары шундый нәфис һәм куанычлы тибрәнәләр иде ки, күңел үзеннән-үзе җанга якын, ни кадерле, пц татлы
63
уйларга тартыла, яныңда иң якын кешең булуын тели, аның белән күңел серләрен уртаклашасы килә иде. Ә ул ялгыз, аның сердәше юк. Ул юксына, нидер күңелдәгечә үк түгел, нидер аны тынгысызлап йөри, ләкин ул үзе моны белмәмешкә салына иде әле.
Шунда, һич көтмәгәндә, Хәйдәрнең ягымлы, йомшак тавышы ишетелә башлады, көдрә чәче, шаянланып көлеп карый торган коңгырт күзләре күренде. Нәфисә кайсы ягы беләндер күңелне били һәм шул ук вакытта, ничектер, тыигы- сызландыра торган бу көтелмәгән күренешне күз алдыннан сыпырып ташларга теләгәндәй, яулыгы белән битен, маңгайларын сыйпа ды. Юкә кәүсәсенә башын . ипләбрәк куйды. Күз алдында тагын бодай кыры, чүмәләләр болгана башлады, колак төбендә сабаклар шаулагандай булды. Болары төш идеме, әллә өнеме, анысын аерырлык та түгел иде...
Күпме вакыт узгандыр, бер заман НәФисә, гүя, үзенең- янында кемдер бар, ул аңа йотлыгып карап тора кебек сизә башлады. Ул үзенең карт юкәгә сөялгән килеш, үзе лә сизмәстән, йоклап китүен хә-терләп, ят кеше каршында, шундый килбәтсез бер хәлдә йоклап утыруыннан ояла да, ачуы да килә иде. Ләкин никадәр генә теләсә дә уянып җитә алмый, күзен ачарга, хәлсезләнеп изрәп төшкән кулларын селкетергә аның көче юк иде. Ниһаять, ул күзләрен ачты. Әйе, ул ялгышмаган икән. Аннаң өч-дүрт кенә адым читтә китәргә җыенган кебек, аңа төбәп карарга кыенсынган кебек яны беләнрәк Хәйдәп басып тора икән. Нәфисә болай туры килүенә хәйран калып һәм оялып битен каплады. Нәдшсәнең аның турында уйлавын Хәйдәр үзе дә беләдер кебек тоелды.
Нәфисәнең балаларча беркатлылык белән, шул ук вакытта әдәп саклап һәм оялып битен каплавы, аз гына өскә таба кайтарылган алъяпкыч итәген, кулын матур гына бер хәрәкәтләндерү белән, күз ачып йомганчы сыпырып алуы, — Хәйдәрне әллә нишләтеп җибәрде. Ул аның битенең генә түгел, кулының һәр ’ хәрәкәтендә әйтеп бирә алмаслык нечкәлек, матурлык, сөйкемлелек һәм тагын әллә ниләр күрде. Хәзер аның Нәфисәне шул кадәр якын итәсе килде, әгәр ярый торган булса, гаепкә саналмаса, ул аны, үз ссңлс- се кебек, менә хәзер үк маңгаеннан үбеп алыр иде. Ул китәргәме, юкмы икәнен үзе дә бслмәстән, баскан урынында таптанып, шундый тәмле йокыны бүлдерүенә чын күңелдән үкенгән хәлдә:
— Уяттыммы, ә? — диде. — Бүл-дердемме? Аһ, син, ә! Шундый тәмле итеп йоклый идең, шушы юкәгә башымны терәп, синең күршеңдә бер генә чеметем үземнең дә йоклап карыйсым килә башлады. Ихлас, я, бүлендеңме инде хәзер?
Нәфисәгә һаман да ул аиың серен белә кебек иде әле. Хәйләрнең тавышы хәзер башка вакытта- гыдан да йомшаграк, күзләре дә ничектер кыяр-кыймас, кызганган һәм гафу үтенгәнсыман карыйлар. Нәфисә, җиңел генә торып, өстс - башын төзәтте.
— Бүлдердең шул! — диде. — Таң башыннан торып солдаткаларның ничек йоклауларын капаш- тырып йөрибез диген. Я, ничегрәк соң, күңеллеме? Ошыймы? Ай, ай, лейтенант...
Хәйдәр болай гына котылуына бик шат иде. Ул үлән арасыннан бер чәчәк өзеп алды.
— Узып барышлый гына бит, Нәфисә, ихлас, менә шушы кечкенә чәчәккә караган шикелле генә, бер гөнаһсыз гына күз салдым. Алай гына ярый торгандыо бит? Ачуланмый торгансың бит? — дип сөйлә-нергә тотынды.
Кояшның чыгар вакыты җитеп килә иде. Ул як ялкынланып яна, күк читендәге алтын нурлар дул- кын-дулкын бул Un агылалао, өзлексез җемелдәшәләр иде. Уракчыларны уятырга да бик вакыт, аннан та бигрәк Нәфисәне Хәйдәрнең тагын нидер әйтергә җыенуы ла борчый иде. Ул тизрәк китәргә ашыкты.
— Вакытында уяткан өчен генә, беренчесенә генә ярар инде, — ди-
де. — Югыйсә бу тирәдә күп чуалсаң, безнең солдаткалар бик усал халык, белмәссең..
Ул, тиз генә сүзне бетереп иптәшләрен уятырга китте. Келәттән кичә алган Кызыл Байракны алып чыгып аны урасы җирнең башына : герен кадады. Күңелле кор тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Әй, уракчылар! «Чулпанының уйган кызлары, стахановчылар! Күрдегезме, Байрак күтәрдек. Topi :гыз. Тор!
Ул, Хәйдәрнең әйтәсе сүзен кө- ~сп тормастап, шуның белән аңа б: к чишелеп китәргә ярамавын да сиздерәсе килеп, аның янында туктап тормыйча, түгәрәк алан кыры- . дагы кечкенә инешкә битен юар- : китте.
Болг.й берни дә булмаган кебек иде. Ул ялгыш кына йоклап кнт- ксн. Бу гвардии егег узып барышлый туры килеп аны уяткан. Моның. нәрсәсенә исең китсен? Ләкин ул төнен йокысыз үздыруга кара- мастан үзендә гаҗәеп бер җиңеллек сизә, күңеле ниндидер бер яңа
• р куаныч көткән кебек тынгысызлана иде.
Агачлар арасына кереп җиткәннән соң ул, ничектер, үзеннән-үзе б рылып карады. Хәйдәр көмеш таягын култыгына кыстырган килеш, нидер уйланып акрын гына келәткә таба бара иде.
Инешкә төшеп- җиткәч, Нәфисә ю: ’нуыннан. туктап, нидән икәнен үзе дә белмәстән, акрын гына көлеп куйды. Аннары, күңелендәге ер бер тавышны тынлагандай, тагын бераз тынып торды. Шунда ул Хәйдәргә корырак тормавы, ят сер кешене күрер-күрмәс аның турында әллә ниләр уйлап бетерүе z чан үзен-үзе шелтәләп ташлады. .* иырда авыр сулап:
— «Их юләр дә сон. мин. Юләр мин, шыр тиле!» — диде.
Агач тамырларына бәрелә-бәрслә челлтырап аккан кечкенә инешнең = алкын суын куш учлап алып, кат- кат сибә-сибә, кызган битен, маңгайларын, төнне йокысыз уздырып талган күзләрен, кызарып бакыр төсле булган кайнар беләкләрен юарга тотынды.
УНЫНЧЫ БҮЛЕК
I
_ Әнисен күреп сөйләшкәннән еох, Хәйдәр, чыклы үләннәр өстендә куе яшел сукмак калдырып, урам буеннан үргә таба менеп китте.
Аның янында гына, кояшның беренче нурларын каршы алырга дип, бөтерелә-бөтерелә, күккә менеп барган тургайлар сайрый, сул ягында, юеш яфракларын салындырып, карт юкәләр тынып үтыра, ә күз алдында «ул» — юкә төбенә сөялгән килеш үзе дә сизмәстән йокыга киткән Нәфисә. Хәйдәр, бу сихерле сурәтне онытырга, яисә адаштырып калдырырга теләгәндәй, кашларын җыергалап; таягы белән чыклы үләннәргә суга-суга, кызулан чатанлый, аксыл зәңгәр күктәге тургайларга карап алгалый. Ләкин «ул», бер күз сирпүе белән бөтенесен юкка чыгарып, тагын алга килеп баса.. Иртәнге яктылыкта бераз агарынып күренгән сөйкемле йөз... Балаларча беркатлы тынычлык белән күзләрен каплаган озын керфекләр... тан җиленә шулай тибрәнгәндәй, си- зелер-сизелмәс кенә сирпелеп киткән кара кашлары...
— «Әһә, син шулаймени әле, лей-тенант, шулаймени!..»
Бу сөйкемле йөз, бу сөрмәле күзләр аны шул кадәр үзенә тарта- ■ лар, ул Нәфисәне моннан күрә алмаячагын алдан ук белеп торса да, борылып карамыйча булдыра ал-мады. Дөрес, ул иңкелне хәзер чүмәләләр, көлтә өемнәре каплап тора, моннан фәкать аргы яктагы яшел урман гына күренә. Ләкин Хәйдәрнең хәзер аны шул кадәр күрәсе килә, Нәфисәнең күренүен шундый бер тирән ышаныч белән тели, хәтта аның бу көчле теләге мөмкин булмаган нәрсәне мөмкин итәр, чүмәләләр арасыннан бер генә сулышка булса да «аның» зәңгәр яулыгы, матур сыны күренми булмас кебек. Хәйдәр үзенең „ бу хыялына ышаныр-ышанмас байтак вакыт карап торды. Яурышкан иңкеле, айдагы уракчылар анын күз алдыннан китми, ул тирәдән бүтән җирләрдә булмастай аерым
бер сөйкемлелек, җанга якын бер матурлык балкып тора иде.
Тора-торгач ул үзеннән үзе көлә башлады:
— «Их, син, мыеклы сабый, Салам Торхан!»
Теле белән шулай үзен-үзе үчекли, ә күңеле, юкка гына болай җиңеләймәвен сизеп, рәхәт дулкынлана, хәзер аңа бөтен дөнья балкып күренә иде. Идел буендагы урман артыннан мәһабәт бер тынлыкта, кызгылт-сары нур эчендә, кояш күтәрелеп килә. Менә ут шарының җылымса яктысы алтын төсле ефәк канаты белән киң кыр-ларны, урман өсләрен сыйпап узды, куак яфракларында алмаз очкыннар чәчрәтте; башларын ия төшеп, көн башланганны зарыгып көткән юкә яфракларын бер сирпелү белән алтын нурга манды. Шул арада җиңелчә зәңгәр томан белән өре- телгән алдагы иңкелгә пидер булды: ялт итеп бик күп урында берьюлы сары утлар кабынды һәм, әкияттәге алтын шәһәрдәй күзне камаштырып, аннан Байтирәк бал-кып чыкты.
Моннан ел ярым элек калдырып киткән туган-үскән яклары, әнә ул Идел буендагы урманнар, һәр чокыры, Һәр үзәне, кырда үсеп утырган Һәр ялгыз агачына кадәр кү-зен йомсаң күз алдыннан китми торган, бала чактай ук таныш басулар, болЫннар — һәммәсе өскәрәк күтәрелгән саен берсе артыннан берсе ачыла бардылар. -Уң якта-гы үзәннән, зур кош шикелле канатларын җилпеп, урак машинасы калкып чыкты. Аннан уңдарак, бераз бөгелә төшеп, ике бабай чалгы белән селтәнә. Идел буена төшә торган олы юлдан, ашлык төялгән арбалар, машиналар узып тора.
Урман кырыендагы куаклар астыннан аңа кып-кызыл бөрлегәннәр, зур эшләпәсе белән битен каплап үлән астына поскан гөмбәләр карап кала; аның аяк астыннан, боргаланып, кәлтә еланнар шуышып уза, үлән арасында кечкенә бакалар сикерешә.
Ул, уң аягының җайсыз баскан саен авырттырып алуын да сизмәстән, авыз эченнән нидер көйли- көйли, җиңеләеп атлый. Үлем тозагыннан әле күптән түгел генә ычкынган кырыс күңелле бу ко-мандирның малай чагында ат ашатырга йөргәндәге шикелле, бөтен урманны яңгыратып,
— «һа, һа, һа-а-ай-й-й!» — дип кычкырып җибәрәсе килә.
Ие, ул кычкыруга, аның иптәшләре дә тавыш бирер, урман эчендәге аланда атлар кешнәгәне, кыңгыраулар чыңлаганы, малайлар җырлаганы ишетелер. Ул арада, әнә шул урман юлыннан, чатыр- чотыр чабып, аның иптәш малайлары үзләре дә килеп чыгарлар төсле...
Бала чак, малай чак...
Ул тиктормас,, шук малай иде. Көз көннәре урамда шар сугып уйнаганда әллә ничек кенә тәрәзәләр ватыла, тегермән суы өстендә таш чәпчетеп йөргәндә, каз-үрдәк- нең ялгыш кына я аягы, я канаты сынып куя. Моның өчен аңа бик нык эләккән чаклар да булды. Чебиләрне кисмәктә коендырган өчен дә, бүтәне өчен дә эләкте. Күрше карчыклары, бот арасына кысты-рып, аның йомшак җирен чәбәкләделәр, усал картлар колагын бордылар. Шулай да малайның, кыйналудан кыйналмый калган чаклары күбрәк була иде. Ничә генә мәртәбә ул Буденный мыегы кебек шәп мыеклы, каты куллы атасы кулына эләкте. Мондый чагында малай үзе дә хәзергесе өчен генә түгел, хәтта узганда кыйнамый калганнары өчен генә дә түгел, бәлки киләчәктәге шуклыклары өчен дә өлеш чыгачагын алдан ук сизенеп, рәхим-шәфкать көтми торган иде. Ул кара чәченә бармаклары белән шытырдатып ябышкан килеш, әтисе кулындагы сары каешның ничә мәртәбә чыжылдавын санарга җыенып, зур коңгырт күзләрен чел^Ггчелт йома, анын түгәрәкләнеп уелган матур борын канатлары бик еш тетрәнә башлый. Җиһангир агай берәр генә селтәнә дә, кеп-кечкенә шушы малайның эшлекле җитди йөзенә күзе төшеп, аның түземлегенә хайран кала. Аның икенче сугарга кулы бармый.
5. .с. ә.* № з
65
Сб
гүя, малай түгел, үзен гаепле хис иткәидән уңайсызланып, туктап кала.
— Югал күз алдымнан, юньсез малай!
Малайның нык, йомры гәүдәсе тупсыман атылып кына китә. Күз алдында үкчәләре генә ялтырап кала. Атасының ачуы берьюлы басыла, күзләре кысыла төшеп, мыек астында йомшак кына елмаю яктысы балкып чыга.
Җил капкадан чыгуга, малай яңадан үз дөньясында.
Нп күрсен, урамда — келәт хәтле колхоз үгезе Мөгезбай. Ул үзенә тиң таба алмагандай масаеп, бөтен авылны бер итеп, үкерә-үкерә урамның нәкъ уртасыннан килә. Бераз килә дә үкереп җир тырный, бераз килә дә җир тырный.
Ул да түгел, үгез каршысында кызыл чүпрәк җилфердәп китә.
— «Капканы ватып керә алырмы. юкмы? Вата алырмы, юкмы?..»
Елтыр күзле, ялан аяклы малай капка арасыннан кереп, баскыч астына посып кына өлгерә, шашынудан күзләрен кан баскан Мөгезбай, җил капканы чөеп ыргыта да, баскыч төбенә килеп, үкерә-үкерә тырнашырга тотына.
Атасы чыга өйдән камчы тотып, Сарбай чыга лапастан яман өреп. 'Мөгезбанны көчкә куып җибәрәләр.
Ул арада инде ферма кешеләре, Мөгезбайны борынындагы алкасыннан эләктереп, имән баганага бәйләп куйганнар. Мөгезбайның улактан су эчеп торган иптәшләре, янына барасы килә. Ул юеш борынын күтәрә ДӘ:
— «Җибәрегезсәяә индесе!» — дигәндәй, бик тилмереп бер кычкырып куя. Җибәрмәгәч коерыгын уйнатып пошкыра-пошкыра җир тырнарга тотына. Сыерлар яныннан, зур ак чиләкләр күтәреп, ак җичәннср кигән сыер савучылар К1Д72П чыга. Алар Могезбайга ачуланып бармак яныйлар:
— «Кара син аны, биләмче! Кон буе сөрән сугып йөрисе икән!»
Мөгезбай шунда тырнаша калды. Хәйдәр, мәчеткә барырга чык- кяп ә ”! бабай артыннан, олы урамга төшеп китте.
Мөәзин бабайның яшел үкчаде иске кәвеше,, «лыштырт-лыштырт» иттерә, ул үзе биеклеге озын таягының башыннан ук тотып, торна төсле озын-озын атлый. Мөәзин бабай һәркайчан, әлсерәгән тавык-тай, авызың ачып, иреннәрен кый- мыл-кыймыл иттерә. Әллә шыпырт кына сөйләшеп бара шунда, болай гына. Хәйдәрнең әнисе әйтә*
— «Юк, болай гына түгел, ди. YJ дога укый дп. Мөәзин бабай бик карт кеше инде, аңа үләр вакыт җиткән. Үлгәнче аның языкларын бетерәсе килә», — ди. Бервакытны Хәйдәр әйтте:
— «Әни, алла бабай аннан да картрак бит, аңынчы ул үзе үлеп китсә, мөәзин бабай котыла бит!» — диде.
Әнисе әйтте:
— «Син, малай актыгы, белмәгәнеңә тыгылма әле, яме?» — диде-
Хәйдәр әйтте:
• — «Я!» — диде.
Менә мөәзин бабай, озын таягы белән баскычларны тукылдата-ту- кылдата, манарага менеп китәр. Ул төшкән чагында очырмавың өрлек астына посып калырга да, соңыннан манарага менәргә дә була. Тик Хәйдәрнең әнисе әйтә:
— «Ул тирәдә күп чуаласы булма, ди. Баганалары чергән, мана- раң-ниең белән чәнчелеп тбшәр- сең!» ди.
Шунлыктан Хәйдәр анда күп чуалып йөрмәде. Шуннан ерак та түгел, иң биек урынга салынган каланчага таба китте. Иң элек лапаска борынын сузды. Анда Мө- хитдин дигән бер бөкере алаша. 1 ешләрен чыгырт-чыгырт иттереп, яшел печән ашап тора. Кеше заты юк. Кечкенә өйнең тәрәзәсенә күз салды — анда да кеше юк. Бик шәп! Поҗарныйпың чәйгә кайты'п киткән чагы. икән. Каланчаның бас-кычлары бор бол-айга таба борылып менә, бер боланга. Менеп баса. Шундый биек, беренче менгәндә хәтта азрак баш та әйләнә. Әллә болан гына,, әллә курыккан-га, эчкә салкын җил өргән шикелле. Үзе күңелле, үзе аз гына куркынычрак, карыйсы да бик килә.
Әле башта ул капка төпләрен,
67
ишек алларын танымый тора. Урам өсте, ишек аллары шундый кырынайганнар, андагы арбалар, тагараклар, сыер савучы апалар — ме- яә-менә Хәйдәргә таба тәгәри башларлар шикелле. Аннары шунысы бик кызык, урамнан узып барган атлар, корсаклары белән җиргә тияр-тнмәс, шуышып узалар. Кешеләрнең аяклары шундый кыска, үзләре шундый тәбәнәк, әкияттәге үзе бер карыш, сакалы бнш карышлы кәрлә дию шикелле... Башын күтәребрәк караса, бер якта; бик еракта, ике тау арасыннан, соры төстә ватык пыяла күренә. Анысы — Идел. Бик ерактагы зәң-гәр төтен эченнән бер нәрсә алмаш-тилмәш елт-слт күзен йом- галый. Анысы Аланбаш. Аннан да ары, зәңгәр болыт астында, кемнәрдер кара-каршы утлы чы-быркыларын селтәшәләр. Хәйдәрнең әнисе әйтә:
— «Ул ажагын ди, шулай камчылап иген үстерә ул!»— ди.
Тик бу юлы Хәйдәргә алай бик иркенләп карап торырга туры килмәде. Түбән очтан гүләгән, шартлаган. бөтен авыл берьюлы төчкергәндәй, әллә нинди сәер тавышлар ишетелә башлады. Хәйдәр, куян кебек колагын шыңкайтып, ялт кына тыңлап алды да, өч сикерүдә җирдә булды. Аннары аягын ат, кулын камчы итеп шунда чапты.
Хәйдәр бйк вакытлы барып өлгерде. Трактор чишмә тавыннан әле менеп кенә килә икән. Күрәсең, тау менгәндә аның хәле беткәндер. Ул арган ат шикелле дер-дер килә, калтырана. Маңгаеннан шыбырдап 1 ир ага. башыннан бөркелеп бу чыга. Урам тулы малай. Кайсы сикергәли, кайсы кычкыра, кайсы тракторга ябыша, тотып-тотып карый. .г Л- ’ •/
Менә трактор өстенә утырган Хәсби абыйлары аның бер төшен борып карады. Трактор ыргып китте дә, чыгымчы ат кебек киреләнеп тагын туктады. Хәсби абыйлары төшеп, тракторның маңгаен капшады да әйтте:
— Айяй! Айгырның башы нинди кызган! Иреннәре нинди кипкән! — диде. — Айгыр бик сусаган/ теле чыгарга җиткән. Чишмә турысыннан узганда, су эчмичә китәсе килми аның, — диде.
Бер көтү малай йөгереп кенә су алып менделәр. Хәсби абыйлары тракторның баш түбәсендәге тишегеннән бер чиләк су салды. Аннары тагын менеп атланды. Хәсби абыйлары дөрес әйтә икән, кара айгыр, су эчкәч, бер дә киреләнеп тормады, бик тиз кузгалды. Кузгалуын кузгалды да, тик яман да төчкерә башлады. Хәсби абый-лары телен чартлатып, башын чайкап куйды.
— Их, малайлар! Суыгыз салкын булды ахырысы. Айгырның танавына томау төште бит. Әнә ничек төчкерә!
Малайлар,. бер-берсенә карашып, борыннарын тартып куйдылар. Алай буласын кем белгән бит аның, өйдән җылы су гына алып килгән булырлар иде.
Шулай да Хәсби абыйлары ачу-ланмады. Су китергән малайларның барысын да үз янына чакырды. Ырып-ерып, бер төшенә Хәйдәр дә барып ябышты. Хәсби абыйсы әйтте:
— «Кара чутыр! Кая ябыштың! Кара айгыр тәпиеңә басар бит!» — диде. Хәйдәр әйтте:
— «Хәсби абый, мине дә* ал инде, бик утырасым килә бит!» — диде.
Хәйдәрне култык астына кыстырып үз янына алды. Бүтән малайлар да кайсы кая сырыштылар.
Менә алар, корыч айгырны төчкертеп, урам буенча киттеләр. Ул шундый каты төчкерә икән, хәтта тәрәзәләр зыңгылдап кала, йокыга киткән җирләреннән шыбырдашын чыпчыклар очып чыгалар. Мөгез- бай булып Мөгезбайның коты оч-ты. Ул тиз генә койма артыма кереп посты. Бөтен этләр, коерык- ларын бот арасына кыстырып, каксы кая күздән югалдылар*.
Авыл уртасына җптәрәк трактор каршысына колхоз башлыгы Сәръян килеп чыкты.
— Төкле аягың белән килсәңче, Хәсбиулла туган! — диде. — Колхоз басуына беренче буразнаны спи сызасың бит! Аягың җиңел булсын!
Хәсби абыйлары әйтте:
68
— Шулай булсын! — диде.
— Җир бик күп инде безнең, Хәсбиулла туган! Ай-Һай, ничек кенә җиңеп чыгарсың икән!
Хәсби абыйлары әйтте:
— Шәт җиңәрмен әле! — диде. — Минем кара айгырымда бит утыз айгырның көче бар!
Малайлар, авызларын ачып, шак кагып калдылар:
— «Ай-ай! Ташкулчим! Утыз айгыр көче ди бит, ә! Утыз айгыр хәтле бит!»
Ул арада Хәйдәр әтисе килеп чыкты. Тракторга утырып килгән вчен улына бер сүз дә әйтмәде.
— Әйдә, улым, керик инде. Караңгы да төшеп килә. Әйдә, дәү үскәч син дә трактор йөртерсең,— диде.
Ул көнне Хәйдәр бик шәп төшләр күрде. Төшендә тракторга атланып йөрде.
Элек-электән шулай килгән инде ул: авыл малае бер аягы белән бишектән төшеп җитүгә, икенчесе белән буразнага чыгып баса.
Яз кояшы аның яшь тәнен иркәләп, үзе сөйгән көрән төскә бизи. Җәйге яшенле яңгырлар, җеп бөртегенә кадәр чылатып, аландагы яшь каеннар яки тубылгыларны үстергән шикелле, шифалы суларын бөркеп үстерә, көзге кискен җилләр аның яшь тәнен зәһәр суыклары белән’ җилләтеп, чыныктырыл үстерә.
Аның атасы Җиһангир колхозда бригадир иде. Ул җәен һәркэнне кояш чыкканчы басуга китә, келәт ишеге төбеннән узышлый һәр- көнне Хәйдәргә дәшеп уза иде.
— Әй, малай, әйдә, киттек!
Аның бер вакытта да икенче мәртәбә дәшкәне булмады. Торсаң торып каласың, иркәләнеп ятсан, ул сине көтеп тормый, китә дә бара!
Хәйдәр торып чыгуга атасы, култык астыннан җиңел генә эләктереп алып, аны капка төбендә йокымсырап торган атның җылы аркасына менгереп утырта. Ат сис-кәнеп, бөтен гәүдәсен дерелдәтеп куя. Аннары:
— «Ә, теге кыбырсык малай икән әле!..» — дигәндәй, йөгән балдакларын шылтыратып, башын ча5- кый, озын итеп, авыр сулап куя.
Ул арада әнисе Мәүлихә түп чыгып, улының өстенә бишмәт кж- дерә.
— Чык кипкәнче саласы булма!— дип, атланган килеш кенә аягына ботинкасын, — көндез башыңа эссе какмагае, — дип, башына кепкасын кидерә.
Хәйдәр күз кырые белән гем әтисенә карый. Әтисе:
— Төрәсеңме? Төр, төр! Кырау төшеп шәлперәймәсен тагын!—-ди.
— Юк, әтисе, алай димә син. сабый бит әле ул... — дип, әнисе аның изүен төймәли.
Хәйдәр әнисенең үзен шулай ир- кәләвен ошатмый торган иде. Әтисен көлдереп, әллә нинди мәми авыз иркә кызлардай шул хәтле урамаса соң инде!
Хәйдәрнең әтисе шикелле таза, батыр һәм спай буласы килә иде. Бала чагында да, инде соңыннан, дәүрәк булгач та, Хәйдәр, атасына охшар өчен, аннан үзен мактату, һич булмаса берәр ягымлы сүз ишетү ечен ул ниләр генә эшләмәде! Сабан туйларында биек колгаларга үрмәләде, үзеннән зур малайлар белән көрәшкә чыкты. Колхоз айгырларының иң усалларына атланды Хәйдәр әтисенең ат өстендә коеп куйган сын төсле матур утыруына сокланып бетә алмый иде. Буденный солдаты иде ул. Аның як-якка бүлтәеп торган зәңгәр галифесе белән тимәс борын зыңларга торган көмеш шпорлары әле дә санлык төбендә саклана. Аларны алып караганда солдатның чырае моңсуланып китә, ул үзенең яшь чагынмы. Буденный армиясе белән җир тетрәтеп сугышып йөргән вакытларынмы, нәрсәнедер сагынадыр иде бугай. Аңа атасының горур кырыслыгы һәм бөтен торышында гражданнар сугышы вакытыннан — Чапайлар, Пархоменколар заманыннан калган ниндидер бер тәкәббер батырлык, көр күңеллелек сизелея тора иде кебек...
Хәйдәр, җүнләп күрми дә кала, аның атасы, ялт итеп атының өстенә менеп тә утырган була.
Алар шулай, әле йокысыиная
. 69
да уянып җитмәгән тын урамнан, киленнәрнең чиләк төбен алмаш- .тилмәш яңгыратып сыер сауганын тыңлый-тыңлый, чыклы чирәм өстендә янәшә ике эз калдырып, аталы-уллы басуга чыгып китәләр.
Яз чыгып китәләр, иң сонгы көлтәне төяп, иң соңгы бәрәңгене алып бетереп, көз көне генә кайтып керәләр.
Хәйдәр җәйләрен әтисе белән кырда эшләде, кышын Якты Күлнең урта мәктәбендә укыды. Мәктәпне тәмамлаганнан соң атасы әйтте:
— Синең күк чакта безгә укырга туры килмәде. Буржуйларга каршы сугышып йөрисе булды. Инде син берәр нәрсә килеп чыкканчы укы. Мужиктан чыккан укымышлы кешеләр хәзер бик күп кирәк!
Хәйдәр үткен акыллы, зирәк малай иде. Институтта алдынгы студент дәрәҗәсенә күтәрелү аңа кыен булмады. Дәүләт имтиханы биргәннән соң укытучылары, фән эшләренә сәләтле булуын сиздереп, аспирантурада калырга димләделәр. Ул моңа риза булмады. Аңа шәһәрнең, яисә районның теләсә кайсы урта мәктәбендә укытучы булырга тәкъдим иттеләр. Ул аңа да күнмәде. Хәйдәрнең тапталган сукмактан китәсе килми, ул нинди дә булса үз юлы белән, үз идеалы белән эш втәргә омтыла башлаган иде.
Ул иптәшләренә:
— Сез миңа мәгърифәт яктысын, урам фонаресыман өстән сибеп торырга кушасыз. Ә минем аны колхоз буразнасында торып кабызасым килә! — диде.
Шулай диде дә, кайчандыр, ничә еллардан соңдыр, Идел буе авылларының да, үзенең туган авылы Байтирәкнең дә шушы зур шәһәр кебек электрлы, зур театрлы, асфальт , тротуарлы матур бер шәһәргә әвереләчәге турында хыялланып, үз авылына кайтып китте.
Аның бу омтылышына каршы килүче булмады. Яшь укытучының кискен коңгырт күзләрендә тор- . мышка мәхәббәт белән яшәргә ашкыну комсыздагы балкый, . бай хыялы мавыктыргыч кыю яңалыклар белән канатлана иде.
Укыган вакытта аңа, зур шәһәрнең культурасы белән чагыштырганда авыллар хәзер дә бик акрын үсә кебек тоелды. Аныңча, иске тормышның, авыл өстенә элеп калдырган элекке караңгылык пәр-дәсе, ваемсыз йокымсырау мирасы әле һаман да бөтенләй күтәрелеп бетмәгән иде. Хәйдәр уенча, совет укытучысы электән калган әнә шул соры пәрдәне тора-бара бөтенләй алып ташларга, татар авылы өстенә бөтен Россияне яктырткан бөек культура кояшының якты нурын сибүче мәгърифәтче һәм яңа тормыш өчен иң беренче көрәшче булырга тиеш.
Теоретик белеме, акылы һәм фикеренең ачыклыгы ягыннан ул район укытучылары арасында алдынгылардан берсе иде. Район конференцияләрендә һәм үз мәктәбендә аңа совет педагогының хезмәтен элекке мөгалимнәр эшеннән аера алмаган, күп вакытларын җәмәгать тормышыннан читтә, кровать челтәрләре бәйләп, яисә төче романнар белән ләззәтләнеп үз куышында гына уздыра торган, мүкләнә барган ваемсыз кешеләргә каршы сугыш ачарга туры килде. Аннан көлүчеләр дә булгалады. Аңа «нигилист», «хыялый» дигән кушаматлар тактылар.
Тик Хәйдәргә сугышка кадәр барлы-юклы ике генә ел укытырга туры килде. Шулай да, бу ике ел эчендә, ул үзен сагынып сөйләрлек күп нәрсәләр эшләп калдырды. Хәйдәр күп белә иде. Аның өстенә ул табигатьне һәм тормышны, ни-чектер, тирән һәм җанлы итеп аңлый, ул телгә алган, ул кагылган нәрсәләр балалар алдында җанланып, моңарчы алар белмәгән гаҗәеп яклары белән күз- алдына килеп басалар иде. Мөмкинлек булган саен, ул, балаларын ияртеп, кырларга, урманга, болыннарга чыга торган булды. Хәйдәр урмандагы мең яшәр агачларның озын тормышы, агач каерысына чигелгән серле эзләр, үзеннән зур ботак кисәге күтәреп йөгерүче кырмыскалар һәм бүтәннәр тормышы турында, кайда
70
утырганыңны онытырлык мавыктыргыч хикәяләр сөйли. Аның дәресен тыңлаганда балаларның күз алларына моңарчы белмәгән һәм күрмәгән яңа бер дөнья ачыла, табигатьнең шундый гаҗәеп серле хәлләр яшереп ятуына алар хәйран калалар иде. Алар каршында укытучы абыйлары табигатьнең бөтен яшерен серләрен һәм бөтен тереклекнең телен белә торган нин-дидер кодрәтле, зирәк кеше булып гәүдәләнә, алар аны, яшь булуына карамастан, ата-аналары шикелле үк хөрмәт иттеләр. Балаларның иң зур теләге — Хәйдәр абыйлары шикелле күп белү, кайда гына булмасын, Хәйдәр абыйлары шикелле бөтен кешене авызына каратып тота белү иде. Байтирәк малайлары хәтта кием-салымнарын да укытучы абыйлары киеменә ошатырга тырыша башладылар. Хәйдәрнең як ягына сырылып, өенә кадәр озата бару кебек хөрмәт билгеләре күрсәтү балалар өчен зур куаныч була иде.
Сугышта чагында Хәйдәрнең үзенең дә иң сагынганы балалар булды. Укучылары да аны онытмаганнар икән. Пристаньнән кайтканда алар Хәйдәрне ярты юлга кадәп каршы барып алдылар. Өенә кайтып җиткәннән соң аның йомышына. вак төяк эшләренә үзләре йөри башладылар.
Ул үзе дә белмәгән ниндидер бер матур көйне көйли-көйли урманның мәһабәт тынлыгына һәм тагын әллә ниләргә сокланып, шулай күңелле генә аксаклап килгәндә, ничек тер үзеннән-узе Такташ шигыре исенә төште:
Кем ул анда —
Зәңгәр шәлен ябынган да.
Гөлдәй үреп муенсалар тагынган да. Күбәләктәй гөлдән гөлгә күче.т йөри. Шаулап торган кырыйсыз чиң. карур-манда?
Кемгә өзден, сеңлем, ул гөлләрне?..
Хәйдәр нидер исенә төшеп кинәт туктап калды:
— «Кара әле, «теге» бит ул, «шул» бит!?»
Әйе, ул — «шул» иде» ул — «теге» иде.
II
Ул вакыт га Хәйдәр институтның өченче курсында укый иде. Җәйге каникулга кайтып балыкка төшәргә дә өлгерә алмый калды, аны комсомол оешмасы клубның драмтүгәрәгенә режиссер итеп билгеләде. Ячейка утырышында Хәйдәр өстеиә тау кадәрле эш өеп чыгардылар.
— «Драмтүгәрәкнең ун елы тула. — диделәр — юбплейгә «Галиябанулы куярсың. Спектаклең районда беренче булсын!»
Бу — Хәйдәрнең малай чагында үзе уйнап үскән түгәрәк иде. Юби- лейгә вакыт бик аз калганлыктан, Хәйдәр бөтен яшьләрне аякка бастырып, эшне бик коры тотты. Репетицияләр таңга кадәр сузыла, артистлар, уеннарын режиссерга ошата алмыйча, манма тиргә баталар, соңга таба хәтта телләре бәйләнә башлый иде.
Яңа режиссер бүтән якларын да бик эредән җибәрде:
— Кием-салым Академиядәгедән ким булмасын! — диде. — Ярылыгыз, җир тишегеннән табыгыз! Әмма юньле кием тапмыйча, күземә күренәсе булмагыз!
«Аһ» иттеләр, «ваһ» иттеләр, ре-жиссерны йомшата алмагач, өйләренә кайтып:
— «Әбекәем, алтынкаем!» — дип, әбиләрен юмаларга тотындылар.
Шуннан соң, сандык төпләреннән, канәфер һәм бадъян исләрен аңкытып, ука белән чигелгән хәтфә кәләпүшләр, капительле купшы калфаклар, әниләренең кыз чагыннан калган унике бала итәкле кешәмир күлмәкләр, каюлы читекләр, шәл яулыклар чыга башлады.
Афишаларны, районда бастырып, бөтен тирә-якка тараттылар. Район газетасында, «Галиябану»дан «Про за»га таба дигән исем белән, дәү бер «подвал» басылып чыкты. Бер сүз белән «әйтГкәндә, юбиленгә хәзерлек бик зур булды, аны бөтен халык зарыгып көтәләр иде.
Тик юбилей буласы көнне аянычлы бер хәл бөтен эшне хәрап птеп ташлый язды: Галиябану ролен уйнаучы кыз, чалгыга киселеп,
74
аяктан егылды. Бу хәл бөтенесен каушатып җибәрде. Инде нишләргә? Спекталкьне ничек уйнарга? Каян кеше табарга?
Хәйдәрнең башы катты. Тегеләй уйлап карады, болай көйләмәкче булды да, берничек тә җае чыкмагач, тагын комсомол ячейкасына китте. Комсомол секретаре узган ел гына Аланбаштан килгән укытучы кыз иде. Уйлап торды да, кырда чүп утаган җиреннән Нәфисә дигән бер кызны дәштереп- алды. Хәйдәргә әйтте:
— Менә шушы кыз ерып чыкса чыгар, бүтән бер кешем дә юк, — диде.
Аларның каршысында зәңгәр яулыгын артка чөереп бәйләгән, битен, беләкләрен кояш ашаган озын керфекле, сөрмә күзле яшь кенә бер кыз басып тора, үзенә текәлгән студентка күзен дә салмыйча, бе-ләзек тиңентен үлән сүленә буялган яшел кулын алъяпчык итәгенә сөрткәли, аннан иген кырларының иркен сулышы, кояш кызуы бәрелеп тора иде.
Хәйдәр аны колак яфракларында уйнаклап торган җемелдек алкаларыннан алып, бакыр төсле һәм үлән тырнаган ялангач балтырына хәтле күзеннән кичерде. Бик гаҗәпләнеп:
— Шушы кызыймы, репетициясезме? — диде.
Секретарь, елмая төшеп:
— Әйе, шушы «кызый»!.. —диде.
— Аклың бармы синең? Ничек, Галиябанунымы? Шушы... яшел куллы кызмы?
Ячейка секретаре бик үз сүзле кыз икән. Студентның болай кызуына һич кенә дә исе китмәде:
— Акылларны үлчәшеп, вакытны уздырмыйк, туганкай! — диде. — Югыйсә, спектакльсез калырсың! Я, эшебездә булыйк!
Нишләсен, башын ташка орсынмыни! Режиссер, эченнән . бөтен дөньясын әйләндерә-әйләндерә сүгеп, яшел куллы туташны артыннан ияртте дә, клубына китте. Спектакльнең харап булачагы ап-ачык иде. Хәйдәр берни дә булмагандай VW сабагы бөтергәләп, үз артыннан барган әлеге «кызыйга» тагын бер күз салды.
— «Ичмаса йөзендә бер генә ягымлы шәүлә, бер генә сөйкемле бизәк булсачы? Җаны юк моның, ташкурчак бу! — диде. — Галиябануның нечкә күңелен бу ничек аңласын? Шундый ялкынлы мәхәббәтне тамашачыга бу ничек җиткерсен?»
Клубка кергәннән соң, Нәфисәгә карамаска тырышып, гүя эшнең бозылуына ул гына гаеплесыман, аның белер-белмәс башы белән шундый зур рольгә тыкшынуына җене чыккан хәлдә, Хәйдәр каты гына сорап куйды:
— Син үзең дә ризамени? Булдыра алырмын дисеңмени?
Яшел куллы кыз юбилей спектаклендә баш рольне уйнауны чүп утау дип белде ахырысы. Уйлап та тормастан, бик ансат җавап бирде:
— Бәлеш, булдыра алырсыңмы дип, минем шикеллеләр уйный ла аны! Берегез дә мөгезле түгел әле! — диде.
Үртәшергә булгач. үртәшергә! Нәфисә бу рольне кыш көне берничә мәртәбә уйнавын юри әйтми калдырды.
Әгәр Хәйдәр ялгышмаган булса, бу кыргыйның озын керфекләре артында үчекләү очкыны да чәч-’ рәп китмәде микән әле!
— Мөгез, имеш! Бүтәннәр өчен синең телең кычытмасын! Әгәр үзең булдыра алмасаң?
— Юкка баш катырып тормыйм әле, — диде кызый. — Кая, әйтәсе сүзегез булса әйтегез дә, хәзерләнәсе булыр. Әнә, кояш кичкә авышып бара анда!
Кызның чая теле режиссерны че-меттереп алды. Шулай да аның болай каты торуы Хәйдәргә ошап китте. Бу кызның ни әйтсәң дә күтәрерлеге бар иде. Ул, элеккечә ачулы чырай белән булачак Галиябануга акыл өйрәтергә кереште.
— Алайса, белеп тотын, кызый? — диде. •— Егылсак, синең аркаңда гына егылырбыз! Аны кара, монда синең дә кабыргаларың исән калмас!
Ул Нәфисәнең үзен санламавын башта ук сизенгән иде. Хәзер ре
жиссерның җенләнүеннән астыртын гына көлемсерәп утыруын күргәч, тагын да кыза төште. Бу тәрбиясез «кызьпЪны тагын бер «тешләп аласы» килеп:
— «Галиябану»ны уйнар өчен иң. элек кулыңны юып керергә кирәк әле сиңа!» — дип әйтмәкче булды. Әмма кызның бармакларына күз салуга, азызын ачып аптырап калды:
— «Чү, ни булган? Ни арада юып өлгергән?»
«Кызый» алсу тырнаклы, матур бармаклары белән үлән сабагын зыр-зыр әйләндереп көлемсерәп утыра иде.
Хәйдәр, кашын җыерып, сүзен дәвам итте:
— Менә шул’. — диде. — Сиңа Галиябануның көчле, саф мәхәббәтен бирергә кирәк булыр. Бу сиңа, беләсең килсә, кич белән капка төбендә. бер-береңнең кабыи- гасына төртешеп^ эһик-мөһик килү түгел. чын мәхәббәт диләр моны! Әйтергә кирәк «Ромео һәм Джуль-етта» бу. сТаһдр белән Зөһрә» бу! Әгәр син шундый мәхәббәтне бирә алмыйсын. икән. г чагында бөтен спеөгтаклең к чорту! Куел та торз- сы юк!
Галиябану мәхәббәте! Менә ниндв тирән ул!.. Син Хәлилне...
Булачак Галиябану режиссерны кырг кистерде:
— Мин түгел бит, Галиябану..
— Ну, син, ягъни Галиябану, Хәлилне нинди сөю белән сөя? Безнең Байтирәк кызлары шикелле: «сөяр булсаң гаҗәп түгел, сөймә- сәң хаҗәт түгел» дипме? һи! Андый мәхәббәт — мәхәббәтмени ул? Просто, әйтергә кирәк, безобразие ул!.. Беләсеңме, син Хәлил өчен кырык тапкыр үләргә хәзер! Хәлил булмаса сиңа...
Нәфисә җәберләнеп аны тагые бүлдерде:
— Миңа түгел лә инде, Галиябануга!..
— Соң, барыбер түгелмени?!
— Барыбер түгел шул! — «Кызый» аның күзләренә туп-туры карап, кистереп әйтте: — ул — Галиябану, ә мин — Нәфисә, мин — комсомолка!
— Мм, кара син, ә!
'Дондый гыйбрәтле сүзләрне ишетеп. егетка бик уңайсызланырга туры килде. Икенче яктан, аныч күңелендә өмет чаткысы кабынып китте:
— «Тукта әле, бу нәрсә бөтенләй үк өметсез тртел бит! Жиае еллыкны яхшы бетергән где бута5 * л. оер әр тапкыр уңнагзны аэ булса! Аннары бслай да—»
Ул ачыла төште.
< һ ы.-.п Ь ?д злк-1ф1Г—ма яш . • ■ мг.гд.г Чг1.гг:.-г кебгк куук-ЕХс
д : vrxa кесә. г га дзсә> МШ-н!*
— ’/ ’ ~ . Г "1' f ;'ЛЫГ
Ш: 2 ГЪЬТГ ЧК Г;.ТГ£ ТЪЛЕ МОЙК.
гли.’ г: !
73
Ул башка берни дә сорамады, бер сүз дә әйтмәде, пьесаны алды да өенә кайтып китте.
Ул арада кич тә булды. Спектакльгә, «Чулпан» колхозының үз кешеләреннән тыш, күрше авыллардан да килүчеләр күп иде. Уен башланыр алдыннан залда инә чәнчерлек тә урын калмады. Залга сыймаганнар тышкы яктан тәрәзәләргә өелгәннәр иде.
Хәйдәр, өстенә кара камзул, башына хәтфә кәләпүшен киеп, Хәлил булып гримланды да, борчылган хәлдә сәхнә артына чыкты. Дулкынлана төшеп уен барышын күзәтә башлады. Беренче ~ минутларда залдагы халык: '
— «Тукта, ничек уйнарсыз бит әле; карап к-арыйк!» — дигәндәй, әллә ни өмет итмәгән кыяфәт белән," сагаеп кына утыра иде әле.
ЛАенә Хәйдәрнең үзенә дә сәхнәгә чыгар вакыт җитте. Ул, үзе өчен түгел, һаман да Нәфисә өчен борчыла иде.
— «Изеп кенә ташламаса ярар иде бу нәрсә!»
Ул хәзер үзенең бая шул кадәр каты торуына үкенә башлады. Берәр җылы сүз әйтеп, кызыйның күңелен күтәреп җибәрәсе калган икән бит!
Менә ул, сәхнә артында, тавышы ерактан ишетелсен өчен, тышка таба караган хәлдә беренче җырны башлады:
Билемдәге ал билбавым
Тормый кыстырган җирдә. Үзе чакыра, үзе кача, Галиябану, сылуым, иркәм, Чыкмый чакырган җиргә.
/Менә әлеге «кызый», җиңел- җиңел генә атлап, тәрәзә янына килде. Аның дулкынланудан тагын да матурлана төшкән сөйкемле йөзендә табигый бер дәрт, садә яшьлек куанычы балкып китте. Шунда ул, җыры көенә сизелер- сизелмәс кенә башын чайкый төшеп, гүя, үз бәхетенең муллыгына үзе соклангандай, күтәренке күңел, ягымлы тавышы белән ж.ырлап җибәрде:
Йөгереп төштем су буена. Суда сусар йөзә дип,
Чыкмыйсың дип үпкәләмә, Җаным, бәгърем, сылуым, иркәм. Куркам кеше сизәр дип.'.
Нәфисәнең дәртле тавышы, яшьлек мәхәббәтенең иркә һәм нәфис тойгыларыдай, күңелләрнең иң нечкә кылларын чиертә-чиертә, зал эчендә дулкынланып тибрәнә баш лады.
Хәйдәр, үз колагына һәм үз күзләренә үзе ышанмыйча, хәйран калып, Нәфисәнең дәртле йөзенә, сөрмәле күзләренә текәлде.
— «Тукта әле, ничек соң 6v'J Баягы яшел куллы кызмы бу? Ә? Шулай ук булыр микәнни?!»
Залда тирән сокланудан туган гаҗәеп бер тынлык иде. Тамашачы халык, язгы чәчкәдәй нәфис һәм яшь бу кыз баланың матур сыныннан, яшьлек нуры белән бал-кыган дәртле йөзеннән күзен ала алмыйча, залны тутырып, көмеш чишмә кебек шыңгырдап агылган моңлы җырның сихерле авазларына таң калган, үзенең кайдалыгын да оныткан иде.
Ул арада көтелмәгән тагын бер гаҗәеп хәл егетне янә хәйран калдырды. Нәфисә йөзе белән залга табарак борылып, бөтен күңелен биреп уйнаса да, күзенең бер чите белән сәхнә кырыендагы Хәлилне дә күрә, үзенең бөтен торышы, күз карашы, кара кашларының сикергәләп китүе белән аны үчекли, кебек иде. Гуя ул аны:
— «Миңа ышанмаган идеңме? Үчекләгән идеңме? Менә, күр! Менә нинди, менә! — ди кебек иде.
Хәйдәр үртәнмәде. Кая ул! Аның бөтен уйлары асты-өскә килгән иде.
Клуб сәхнәсенә туп-туры басудан, чүп үләннәре арасыннан килеп менгән бу яшел куллы кызның шундый тирән хисләр дөньясында шушылай балкып чыгуына, шундый бу күңелле булуына ул хәйран калды һәм куанды.
Менә Хәйдәр «урам буйлап» җырлый-җырлый тәрәзәгә килде. Менә алар кара-каршы җырлар әйтешә башладылар. Аңа кулларын сузып, шундый сөйкемле итеп караган бу кыз хәзер шундый якыя, кадерле иде, Хәйдәр аның баяг.ы
74
яшел кулларын да, үртәп көлүен до, хәтта бу минутта үзенең студент Хәйдәр түгел, бәлки Хәлил икәнлеген дә — һәммәсен дә онытты. Борынгы авылның сагышлы, моңлы к* :зы — Галиябану каядыр томан артына чигенә барды. Хәлил-Хәй- ,әр. үзенең, монлы сөеклесе Галиябануга түгел, бәлки каршысында *зның үзедәй балкып торган шушы яшь кызга төбәп, дәртле тавыш белой хырлап хибәрде:
яшьлеге, матурлыгы тыча түгел, яиндиде? эчке куәтеме, нәрсәме үлонл тарта иде. Ул Хакдәр күңелендә укыла гына башлаган яхшы һәч мавы« тыргыч бер кита пс ы ман булып гәүдәләнде. Бу китап термышно с нииди яна сер- . әрсч ачар, кеше күнед* ■ ■ .. нинди тирәң почмакларына әйдәп, нинди гаҗәеп тойгылар дөньясына алып керер? Монысы киләчәк эше иде ■ 'Ле
Алар жәек колхоз эшләрендә, комсомол җыелышларымда еш кына очрашкалыйлар чде. Кайвз- кытларны җыелыштан сон Хәйдәр аны озатып та куйгалады. Күл нәрсәләр турында сүз көрәштергән, бәхәсләшкән чаклары да булды Әмма сүзнең юнәлеше дуслык юлыннан чыгып, мәхәббәтнең тын һәм серле сукмагына’ таба борыла башладымы, Нәфисә, оста гына игеп, аны яңадан олы юлга чыгарып җибәрә торган иде.
Ул арада көз җитте. Хәйдәр үзенең институтына китеп барды. Аның өчен бу кыз һаман да шулай укыла гына башлаган акыллы китап булып калды.
Икенче елны каникулга кайтканда Нәфисә җиткән кыз иде инде Ул аның Зиннәткә күңел куед йөрүенә &к гаҗәпләнде. Әлеге китапны, укылып бетмәгән .килеш, те- . әр-геләмәс шүрлегенә :-л ярга ыәж- бүр булды.
Институтта укг-^гачда. аннан с.д да ул сөйкемле һәм уңган кыз- ддп .-.тән куп очрашты. г.а^бгрлә- ре ы яраттылар, канбергдрен ул үзе елатты. Әмма яның хыялындагы беек мәхәббәт һаман да бал-кыш чыкмый иде а>е. Ул бер көнне берсенә һичбер нәхәббт^ ләм хә л а ..1:.тга? хисе булмы! ырыд, бары ? екгә с* лсд да 6шзәнергә кирәк булганлыктан гына өйләнешкән • ешелгряе бөтеаләй аңламый нде.
Инде күңелнең очраклы бер ти.:- ген\;енә бирелеп кенә өйләнгәндә, андый якынлык берәр атнадан ук чәчәген^ коячак. Аннан соң ни өчен, ни белән рухланып яшәргә? Бербереңне сөймәвеңне белә торып, фәкать аерылышып йөрү яхшы түгел дип кснәме?
Мондый тормышны ҮЛ хәзергә әле күз
Бгек тцуларгл м<?кәмсен.. БСЛЫТ &КЛӘ ХүрМЦСең....
75
алдына да китерә алмый. Аьыый тормыш Хәйдәр өчея ин мөкаддәс. иң бөек идеадхарнын җимерелеп төшүе белән бер. ул аның өчен зур фаҗига булачак иде
... Хәзер ул, менә шушы көннән башлап, тормышында зүр бер куанычлы үзгәреш башланып К1гтәр кебек ми? итте. Үз фикерен үзе үк җүпләи.

— Әйе, әйе! Тәгаен шулай! — дип, башын игәләп куйды.
Ул үзенең укучы балалары, мәктәбе, фронтта калган якын иптәшләре, «Чулпан» колхозчылары һәм тагын бик. куп нәрсәләр турында уйлый-уйлый кайтты. Хәзер бөтен тормыш гел яхшы ягы белән күз алдына килә иде. Ул, сугыш һаман да болай авыр булмас әле, менә озакламый без үзебез һөҗүмгә күчәрбез дип, сугыш башлану аркасында бүленеп калган җиде еллык мәктәп бинасын бәлки быел ук са-лып бетерербез әле дип уйлады.
Икенче бригада станына җитә- рәк, үз йөрәгенең тибешен тыңлая карагандай, күңеленә колак салды. Әйе, хәзер ул үзе генә түгел, күңеленең иң түрендә аның белән бергә, «ул» да кайтып килә иде.
(Дәвамы бар)