МИНЕМ ИЛЕМ
Без укырга барабыз, Шыгырдатып ак карны. Нинди матур карагыз, Безнең торган якларны! Бездә инде кыш җиткән, Юлчылар чана җиккән, Елгалар, күлләр туңган, Кешеләр йөри туннан.
Минем бар дустым — Рөстәм, Еракта — көньягында.
Ул шунда туып-үскән Шаулы Каспий янында. Кичә аннан хат алдым, Укып, хәйранга калдым: Елы әле, ди, бездә, Коенам, ди, диңгездә.
Менә нинди зур миңем Сөекле туган илем!
Кичә кич без бер чыгыш Тыңладык Сахалиннан. Бездә инде күптән кыш, Диде бер апа аннан. Эш ләкин кышта түгел, Якшәхмбе, ди ул, бүген. Ә бездә тик шимбә ич, — Анда — иртә, бездә — кич! Минем абый хезмәттә Совет армиясендә. Сакта тора ул чиктә, Киң Амур тирәсендә. Ул кайтты ял итәргә, Кунак булып китәргә. Ун көн кайттым, дн, бире, Ун көн кайтам, ди кире.
Менә нинди зур минем Сөекле туган илем!
Кирәк булса сиңа кыш Әгәр җәй уртасында, Төньягына тот та оч,— Табарсың кышны шунда. Кем кышын җәй сагына. Очсын ул коньягына. Бер үк вакыт бар бездә Җәй дә, кыш та, яз көз дә,
Үсә күккә ыргылып Төньягының нараты. Җиргә төшкән сыгылып Көньякның винограды. Диңгез, дисәң, күп диңгез. Теләсәң кайсында йөз. Теләсәң, йөз күлләрдә, Теләсәң, йөр чүлләрдә.
Менә нинди зур минем Сөекле Туган илем!