ЛАЧЫН
Бу хәлләр турында миңа бер очучы сөйләде:
— Бөек Ватан сугышы башланганда мин гражданнар авиациясенең бер отрядында хезмәт итә идем. Очкан самолетым —«У-2» (?<әзер ул тип очкыч конструкторының исем фамилиясендәге баш хәрефләр белән «ПО-2» дип йөртелүен укучылар беләләрдер). Бик тыныч характерлы машина. Очканда да, «теке-теке» итеп, тегү машинасы тавышын чыгарып оча ул.
Сугыш хәбәрен ишетү белән мин үземне, фронтка җибәрүләрен үтенеп, военкоматка гариза язып бирдем. 23 нче июньдә отряд командиры берничә очучы белән бергә мине дә чакырып алды һәм «хөкүмәт заданвесен үтәргә озаты- ласыз» диде. Шушы көнне үк без Москва тирәсендәге аэродромнарның берсенә барып төштек. Анда безнең очкычларның, конструкцияләрен бераз үзгәртеп, санитар хезмәткә яраклаштырдылар. Йке якта да носилкалар кертеп урнаштырырлык капкач һәм урын ясалды. Урта бер жире бер метр киңлегендә әйләндерелеп, акка буялды да аның өстенә халыкара санитар билгесе — кызыл хач төшерелде. Аэродромның икенче читеннән карыйбыз — очкычлар үзләре күренми, санитар билгеләре генә ярылып ята. Димәк, анда ятачак авырулар өчен хәвефсезлек- не халыкара кагыйдәләр буенча тәэмин иттек. Шуннан соң Калининга, аннан Ржевка күчеп, тапшырылган эшне үти башладык.
Командир үзенең алдына җәелгән картага күрсәтеп болай диде: «Менә бу пунктта безнең санбат. Сезгә задание: шуннан яралыларны алып тылга күчерергә».
Озак сөйләшеп торырга вакыт юк. Ут сызыгындагы санбат бер көн эчендә әллә ничә кабат күченүе мөмкин. Аннары эзләп йөр аны! Утырдык та киттек. Өчәү очабыз. Безне командир инде шундый заданиеләрне үтәп кайткан тәҗрибәле очучыга ияртеп җибәрде. Бик түбәнтен — куаклар түбәсенә тияр-тимәс очабыз. Алда баручы пилот, кинәт-кинәт күтәрелеп, әйләнә тирәдәге ориентирларны карый да, тагын түбәнәя. Без дә шулай итәбез.
Алдагы очкыч көтмәгәндә солы үсеп торган җиргә барып төшкәч, аптырап калдым. Солы кыры башындагы урман ягыннан кемнәрнеңдер чакырып кул изәүләрен һәм алдагы очучының самолетны алар-1 га табан боруын күреп алгач, мин дә утырдым, миннән соң өченче ачучы да утырды. Урман янында санбат икән, яралыларны хәзерләп куйганнар. Аларны очкыч эченә урнаштырырга булыштым һәм шунда ук тылга таба очып киттем.
Килгәндә өчәү бергә идек, канту аерым-аерым булды. Минем белән бергә ике яралы сугышчы кайта. Мин аларның йөзләрен хәтерлим. Анда, аларны очкычка урнаштырган чакта, якында канонада гөрләп, пулеметлар шытырдап тора иде. йөзләренә дикъкать белән карарга вакыт булмады. Тик шунысы истә калган,'алар да үзем төсле үк яшьләр. Аларның гомерләре тулысы белән алда әле. Ничек кенә итеп булса да.аларны коткарырга, яшәтергә кирәк.
Мин тимер юл буйлап кайтам Алда — югарыда төтен баганасы күзгә чалына. Ул якыная. Төтен эчендә янып килүче змр очкыч кү- рәм. Ул — совет бомбардировщигы булып чыкты. Аны немецның дүрт истребителе — «М-109» атакалый. Хәзер алар дөрләп янучы бом-бовоздай парашют белән сикергән безнең очучыларга аталар. Менә дүрт истребительнең икесе мина таба борылып төшә башладылар Аталар! Үзләренең бөтен пушкаларыннан, пулеметларыннан санитар машинасына аталар. Ике яклап,
алмаш-тилмәш, уңлап-суллап ата- ата төшәләр дә ерткыч чуртаң балыкныкы г’өсле каралҗым фюзеляжларындагы тәреләре белән ялтырап, янымнан ук улап үтәләр.
йөрәгемне шундый кайнар ачу басты, очкычымны дошманнарга аркылы борып куясы, берәвен генә булса да үземә бәрдертеп юк итәсе килде. Тик мин үзем генә түгел, миңа тапшырылган тагын ике гомер бар.
Мин аларны коткарырга тырышам. Чын' тырышу белән тырышам: тизлек, югарылык, юнәлеш маневрлары ясыйм. Урман эчендә алан күрсәм шунда чумам. Кечерәк су, елга күрсәм шуның яры эченә кереп китәм. Җир ярылса җиргә керер идем, тик ярылмый. Ә пуля, снаряд теземнәре як-ягымнан хәнҗәр төсле чәнчелеп үтә бирәләр. МенӘ ул хәнҗәр минем уң як элеронымны кисеп үтте. О.чкыч мине тыңламый, янтая башлады. Ә аста — урман. Мин шул урман эчендәге аланга ничек барып утыра алганмындыр, анысын хәтерләмим. Бары тик яралы машинам белән яралы иптәшләремне ышык урынга илтеп куюым гына истә калган. Истребительләр хәзер инде минем үземә төзәп ата башладылар һәм барлык запасларын атып бетерделәр дә киттеләр. Шул арада үзебезнең пехотачылар килеп җиттеләр. Бер солдат флягасыннан миңа кайнар чәй сала, икенчесе кесәсен; нән поход тузанында каралган шикәр кисәге чыгарып бирә, өченчесе тәмәке суза, ә яшь кенә лейтенант минем ничек итеп 15 минут буена, • баш әйләндергеч хәйләләр белән, очуымны үзем дә сизмәгән нечкәлекләре белән сөйли башлый.
Бу вакыйганың тимер юл буенда икәнен әйткән идем инде. Шунда ук поезд составы килеп җитте. Яралыларны исән-сау тапшыруым турында расписка алып озаттым. Инде яралы машинамны озатасы кадды. Ләкин аны поездга алудан баш тарттылар. Чөнки аны җайлап урнаштырырлык ачык платформа юк иде. Хәзергә аны куе чыршы ылыслары арасына яшереп калдырырга туры килде. Мин ул уры над бик яхшы хәтерләдем.
Шушы вакыйгадан соң иптәш Сталинның ваемсыз булмаска, фа-шистларга карата рәхимсез булырга. кирәклек турында ясаган кисәтүе минем күңелгә тагын да тирәнрәк урнашты. Бер мин генә.түгел, бөтен сугышчылар башыннан шуңар ошашлы вакыйгалар үткәндер. Без яңа көч белән һөҗүм башладык. Декабрьда Калининны яңадан сугышып алдык. Калинин аэродромында шундый хәл күрдек: немецлар үзләренең яралыларын алып китәргә өлгерә алмаганнар һәм унар, унбишәрен бергә оеп яндырганнар. Өсләреннән чана юлы салып үткәннәр. Кара бүрәнәдән салган күперләр төсле торалар иле ул үләксәләр.
Февральдә миңа Холм, Торопен. Кувшино пунктларында элемтәгә очарга туры килде. Менә шул чакта инде теге очкычны искә төшереп барып алдык. Дөресрәге, ул минем истән чыкканы да юк. Әле хәзер дә, номерына чаклы исемдә: «23—12» иде...
1942 нче елның февраль аен ла мине элемтә бүлеге башлыгы чакырып, • частьларга командовагше- нең һөҗүм турындагы приказларын илтәргә кушты. Аны тизрәк илтеп тапшыруым белән мин меңнәрчә сугышчыларның гомерен саклап калуга һәм илебезнең җиңешен тизләтүгә ярдәм итәчәкмен.
Вязьма белән Ржев арасында Зубцово дигән авыл бар. Приказны без шунда штабка тапшырырга тиешбез. Элемтә башлыгы фронт сызыгын карандашының очламаган башы белән сызып күрсәтте дә:
— Алай да, сак булыгыз, обстановка * кискен рәвештә алмашынып тора, — дип кисәтеп куйды. Очып киттек.
Түбәндә — Идел елгасының башланып киткән җирләре. Мәктәптә география укыган бәхетле чаклар искә төшә. Ул чакта география нинди күңелле, тыныч фән иде? Тик фашистлар яшәгән вакытта сугыш географиясе барлыгын да истән чыгарырга ярамый. Әнә, Романово авылы янында, 700 метр
чамасы биеклектә, дошманның «М-109» системалы ике самолеты оча. Менә берсе миңа табан борылды; димәк, күрде. Озак уйлап торырга вакыт юк. Мин үзем белән очкан элемтә офицерына:
— Күзәтегез! — дип кычкырам да. авыл читендәге чиркәү тирәли вираж ясап, әйләнергә тотынам.
— Ул әйләнүнең ни файдасы бар? — дип сорарсыз. Файдасы шул: дошман истребителе мине 16 минут буена үзенең пулемет һәм пушкалар уты астында тотты. Ул миңа бер яктан ата-ата килә. Мин чиркәүнең икенче ягына капланам. Капланам да тагын килеп чыгам. Тагын капланам. Шулай оча торгач, офицер миңа истребитель турында:
— Китте! — дип кычкырды һәм мин вираждан чыктым.
• Без заданиене исән-сау үтәп кайттык. Шул очудан соң элемтә офицеры, һаваны чынлап торып, очучыларча күзәтә башлады.
Шул ук кышны безгә үзебезнең чолганышта калган бер частебызга радиостанция илтергә задание бирелде. Иртән яктырганда барып житәргә уйлап, төнлә киттек. Барган чакта истребительләрдән бигрәк- прожекторлар теңкәгә тиде. Яктырталар да, күзләрне чагылдырып, бөтенләй сукырайталар. Ул хәлдән түбәнәеп кенә котыласың.
Часть әле бөтенләй чолганышта түгел иде. Анда үтәр өчен буе ун, ә киңлеге — бер ярым километр коридор калган. Шулай да безнекеләр ул коридорны киңәйтер өчен, ә немецлар исә кысар өчен сугыш алып барганга күрә, аның буйлап очуга караганда немецлар баш очыннан очып үтү, әлбәттә, артыграк. •
Барып җиттек. Задание үтәлде. Мавыгырга ярамый, кире кайтабыз. Үзебезнекеләр биләгән җиргә чыгып җиткән генә идек, минем офицерым «һава!» дип кычкырды. Бу — һава ягы хәвефле, дигән сүз. Карыйм, чыннан да безне «М-109» куып җитеп, атакалый башлады. Бензин багы белән моторны тоташтырган көпшә, пуля тиеп, өзелде. Мотор эштән туктады. Жиргә төшеп утырдык. Инде нишләргә? Куркынычның чынысы алда иде әле. Немец очучысы бернигә секундтан тагын атакалаячак һәм, әгәр аны көтеп торсак, әлбәттә, очкычны яндырачак. Ул икенче атака өчен әйләнеп килгәнче ни дә булса эшләргә кирәк.
Андый чакларда уй яшен тизлеге белән эшли. Мин кайчандыр менә шундый хәлгә калган бер очучының койрык күтәреп котылуы турында ишеткән идем, тик ышанмаган идем. Алай да, кул кушырып торганчы берәр чарасын күрергә кирәк. Йөгереп барып винтны (пропельлерны) горизонталь хәлгә куеп аңар үзем асылындым да лейтенантка:
— Күтәрегез койрыкны! —- дип
кычкырдым.
Очкыч шул секундта ук, койрыгын труба төсле күккә күтәреп, борыны белән карга чумды. Бөтенләй күктән кадалып төшкән төсле! Ә үзебез мотор астына яшерендек.
Дошман истребителе атакаларга дип килгән җиреннән, безне һәлак булганга санап, атмыйча гына үтеп китте. Ул тагын нишләмәчке була торгандыр, бу — аның эше. Ә минем үз эшем бар: өзек көпшәдән бензин ага, аны туктатырга кирәк. Сөйләшү аппаратыннан пәке белән резина көпшә кисеп алдым да шуның белән металл көпшәнең өзек очларьн-Р ялгадым.
Истребитель, безнең өстән тагын бер-ике кабат очып әйләнде дә. үз якларына табан очып китте. Ул, әлбәттә, • «Менә мин бәреп төшергән совет самолеты!» дип командирына мактаныр өчен һәм бүләк алыр өчен безнең очкычны фотога төшереп йөргәндер. Безнең очкычның җиргә төшкәч шуып киткәннән соң кар өстендә калган чаңгы эзләрен шәйләмәде микәнни, ахмак!
Ә без эшебезне тәмамладык та, койрыкны төшереп, тагын һавага, күтәрелдек. Заданиене үтәп, вакытында кайтып җиттек.
Март башларында һава шундый бозылып китте, епшек кар бураны күзләрне сылый, бернәрсә дә күренми. Яшерен приказны тизлек белән бер урынга җиткерергә ки
91
рәк, тик ул урыннан телефон аша «һава бчарлык түгел» дип хәбәр итәләр һәм приказны алырга частьтан безгә атлы отряд җибәрелүен әйтәләр. Элемтә офицеры, (мин очмагач аңар да эш юк) рөхсәт алып, икенче эшкә китә. Отряд исә килми дә килми. Ә приказны ничек булса да илтеп тапшырырга кирәк. Мин начальниктан пакетны алып китәргә җыенам: «Әгәр һава ♦яхшыра төшсә, кем белә, бәлки оча алырсың...» ди ул. Ә һава начарая бара. Шулай да мин киттем.
Бер очуда ун очулык энергиямне, бер карауда ун караулык күз нурымны түктем түгүен, алай да частька барып җитеп, авыл янына төштем. Приказны алгач часть командирының йөзе шундый яктырды, буран уйнап торса да кояш чыккан төсле булды. Аларның безгә җибәрелгән отрядлары юлда, буранда адашып йөреп кире кайткан икән. Шундый хәлдә приказ-ның тапшырылуы барыбыз өчен дә бик күңелле булды.
Мине калырга, кунак булырга димлиләр. Ләкин мин шунда ук кире очып киттем. Үз начальнигым мине җибәргәненә үкенеп утырганда мин шундый тиз кайтып: «Задание үтәлде» дигәч, ул мине кочаклап үпте.
Бер вакытны миңа өч армиянең өч пунктына задание тапшырырга кирәк булды. Бер заданиене үтәп, икенчесенә киттек. Анысын да үтәдек. Андагы часть командиры: «Карагыз, сак йөрегез, бүген немецлар күп оча» дип кисәтеп куйды. Мәйтәм, алар очканда нигә безгә очмаска! Киттек. Задание үтәүне дәвам итәбез.
Әүвәл әйткәнемчә, безнең эшләр бүлешкән: иптәшем арткы як һаваны карарга тиеш. Менә ул:
— һава! — дип кычкыра һәм шунда ук очкычка гөлт итеп ут кабына. Димәк, бензин багына кабызгыч пуля тиеп өлгергән. Мондый чакта очучының эше — газны ябу һәм ничек булса да җиргә төшеп утыру. Бер алан кисәгенә уты-* рам да, элемтәче офицерны чыгарып маташканда, ут эчендә һуштан язам. Алай да яныбызга йөгереп килүче совет солдатларын шәйлим.
һушыма килгәндә иптәшемне авыл өендә, үзем белән янәшә яткан хәлдә күрдем. Аның чәчләре янган, йөзе кабарып чыккан, күкрәген пулялар тишеп чыккан иде. Шул хәлендә дә ул эчке кесәгә — йөрәк янына яшергән пакетны чы-гарып, кая тапшырырга икәнне әйтеп, солдатларга бирде. Тагын һуштан язып, аңыма килгәндә иптәшем юк иде инде.
— Кайда ул? — дип сорыйм.
— Башка бүлмәгә күчердек.
— Мине дә анда күчерегез!
Солдатлар артык сер сакламыйлар:
— Үлде... — диләр.
Ләкин мин бу хәбәргә ышанмыйм. Барлык сызлауларым иптәшемнекедер төсле тоела миңа. Ә үзем сау, тик ниндидер вакытлыча булган аңлашылмау аркасында гына ятамындыр төсле. Юк, иптәшем үлмәгән, менә аның әрнүләре нинди ачык сизелә миңа! Ул әрнүләр өчен иптәшемне кызгана-кызгана һуштан язам. Аңыма килгәндә мин инде санбатта. Авызым инде ачылмый, сөйли алмыйм. Чәйнек борыныннан марля аша үткәреп авызыма шулпа салалар.
Минем гәүдәмнең янмыйча-яра- ланмыйча бердәнбер исән калган өлеше — уң кулым. Мин аны сел- кетәм. Бөтен күңелемне шуңар юнәлдерәм. «Әгәр түшәмнән бауга беркетелеп алка төшерелгән булса, мин уң кулым белән шуңар тотынып, бөтен эшне эшли алыр идем! Алка гына юк. Эш шуңар гына терәлеп тора...»
Шушы уй мине тынычландыргандай булды. Шулай ята бирәм. Көннәр үтү белән частьтан хатлар килә башлый. Парикмахер Сережа 'алар- иы укый. Мин беләм — сугышның кызган чагы, андый чакта туганнарга хат язарга вакыт табылмый, ә иптәшләр миңа язалар. «Синең арабызда, юклыгың бик нык сизе-лә, тизрәк терел, сугышчан иптәш!» диләр.
Терелмәстәй кешеләрне санбатта озак яткырмыйлар, - госпитальгә
озаталар. Минем күршем — минага басып аягын өздергән сугышчы инде озатылды. Аның урынына икенче бер яралыны кертәләр. Ул алма ашый, ә мин чәйнек борыныннан шулпа эчеп яшим. Минем дә алма ашыйсым килә. Барлык яраларым алма ашыйсы килү булып әрни.
Бер көнне минем янга таныш очучы килеп керә:
— Сине алырга килдем! — ди.
Ничек алып чыкканнарын хәтерләмим, тик санбаттан алып, санитар очкычына кадәр булган юл бик озак булып сизелде: әрнү йөрәккә төшә иде.
Күтәрелеп китү белән госпитальгә керү генә хәтеремдә калды.
Госпитальдә мине Москва хирурглары дәваладылар. Янудан ’ башка минем тәнемдә снаряд китекләре дә булган икән, алариы да чүпләделәр. Тик бернәрсә минем тенкәмә тиде, ул да булса — көзге бирмәүләре. Сез көлмәгез әле, башта шундый хәлгә очрап чирек ел буена көзгегә карамый яшәп карагыз. Көзгедә генә түгел’ гади пыялада, суда үзегезнең. чагылышыгызны күрми яшәгез: сезнең йөзегез нормаль кешенекеме, әллә юкса пычак белән кискәләнгән ит кисәге төслеме? һәркем, хәленнән килгә- ненчә матур булырга тели. Совет кршесе бигрәк матур булырга тиеш. «Кеше ул, рухыннан алып киеме- иәчә, матур булырга тиеш!» ди Зоя Космодемьянская...
Шулай уйланып ята торгач йөгемдәге марля бөтенләйгә сүтелде. Сусаудан янып үләргә җитешкән кеше су тулы савытны кулына ничек алса, мин дә сестра биргән көзгене шулай алам һәм узем белән үзем исәнләшәм — «Исәнме!».
Мин госпитальдән өйгә озатыл- дым. Комиссиядән үткәндә, мине юатырга теләп, «чикләнеп кенә очарга мөмкин» дип куйдылар. Ул «чикләнү»нец чын мәгънәсен очу- чылар анлый инде...
Мин Москва урамнары буйлап өйгә кайттым. Кешеләр, бөтенләй миңа таныш булмаган кешеләр, мина папирослар тәкъдим итәләр. Таягым төшсә алып бирәләр, үземне җитәклиләр. Таныш булмасалар да яхшы беләм — алар мин очкан чакта кул изәп калган совет кеше-ләре.
Миңа алты ай ял бирелә. Шул вакыт эчендә үземнең очуга яраклы икәнемне күрсәтер өчен ни булса да эшләргә кирәк. Тик үзем яхшы беләм — минем яралы аякларым педальгә җитмәячәкләр. Ниш-ләргә, әллә алариы кистереп ташлап, протезлар куйдырыргамы?
Советлар Союзы Герое Маресьев турында китап язылганча ук инде очучылар арасында аның турында төрле хәбәрләр таралган иде. Менә ул хәбәрләрнең берсе: ниндидер бер авпачастька яңа очучы килә дә. личный эш пакетын тапшырырга дип, командирны эзләп аэродромга китә. Бу эш кыш уртасында, чатлама суык көндә була. Часть командиры стартта үзенең янына хром штиблетлар өстенә чалбар балакларын көяз генә чыгарып салган берәүнең, карга бата-бата. килүен күреп ачулана башлый:
— Аягыгызны өшетмәс борын хәзер үк кире кайтып киез итекләр киеп килегез! — ди. Очучы исә елмаеп:
— Минем аяклар өшерлек түгелләр, иптәш командир! — ди. Ул агач аяклы очучы Маресьев булып чыга.
Дөрес миңа да бәлки шундый . протез кирәк булыр. Яну газабын күтәрә алганны ампутациягә, бәлки, түзәрмен. Тик минем гомер иптәшем ампутация турында ише-тәсе дә килми. Ул миңа болай диде:
— Николай Островский һәм Ма-ресьевлардан үрнәк алуың яхшы. Тик син алар салган әзер сукмактан гына барма, алар үрнәгенә үз иҗатыңны куш. Армый-талмый тренировка ясап кара, бәлки аяк-ларың, нормаль хәлгә килерләр.
Аның ярдәме белән минем «ижат» башланды: системалы рәвештә
тренировка, массаж ясал, аяк мус- . кулларымны акрынлап элекке хәлгә кайтардым.
Т ы р ы шул а р ы м б у шк а к итмәде. Мин тагын очучылар сафында!’
93
•фронтка эләгә алмадым, шулай да очучылар сафында мин.
Менә хәзер мин үземнең самолетта колхозчы Сәлим бабайны Казанга алып барам. Аңар инде ял итәргә вакыт. Устав буенча аның эшләмәскә дә хакы бар. Тик ул үз колхозының патриоты — өйдә тыныч ята алмый. Үз алдына конкрет бурыч куя: колхоздагы сбруйларда бер генә дә юкә яисә мунчала бау калмасын! Колхозны каеш баулар белән тулысынча тәэмин итәргә!
Сәлим баба й и ы ң инициативасын авылдагы партия оешмасы да хуплый, аңар ярдрм итә. Сәлим бабай тире эшкәртергә керешә. Бер көнне ул кинәт кенә авырый башлый. Ашыгыч һәм квалификацияле ярдәм кирәк. Алып кайтырга мине очыралар.
Казанга табан очып кайтканда стена булып күкрәп яшьнәп килүче давыллы яңгырга очрыйбыз. Очкычта авыр хәлдә яткан Сәлим бабай һаман кол’хозны кайгырта:
— Хәерле яңгыр булсын! Безнең кырларга бәрәкәт яудырсын, — ди.
Без яшеннәр аша шәһәргә очабыз. Минем очучылык хезмәтем дәвам итә.