Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОНОВАЛОВ


Газета битенә игътибарсыз гына күз йөрткән чакта, Коновалов фамилиясен очратып кызыксындым да, түбәндәге сүзләрне укыдым:
«Кичә төнлә җирле төрмәнең 3 нче камерасында Муром шәһәре мешанины, 40 яшьлек Александр Иванович Коновалов мич җиллегенә асылынып үлгән. Ул сукбайлык өчен Псковта кулга алынып,' этап белон озатылган хәлдә, үзенең туган иленә кайтып бара икән. Төрмә баш- лыкларының әйтүенә караганда ул һәрвакыт шыпырт, аз сүзле Нәм уйчан кеше булган. 1'өрмә докторының фикеренчә Коноваловның үз- үзен үтерүенә меланхолия сәбәп булырга тиеш».
Кыскача гына язылган бу хәбәрне укыгач, башыма, ул уйчан кешене тормыштан китәргә мәҗбүр иткән сәбәпне мин ачыграк яктырта алырмын, бәлки, дигән уй килде, мин аны белә идем. Аның хакында дәшми-тынмый гына калырга хакым да юктыр хәтта: — бик әйбәт кеше иде ул, ә андый кешеләр тормыш юлында еш очрамый.
... Коноваловны очратканда мин унсигез яшьтә идем. Ул чакта мин икмәк пекарняссидә күмәчче «ярдәмчесе» булып эшли идем. Элек «музыкальная команда» солдаты булган күмәчче, бик яман эчеп, күп вакыт камырны боза һәм исерек хәлендә ни эләксә шуңа бармагы белән суккалап, иренен уйнатып, төрле көйләр чыгарырга ярата. Товарны бозган өчен, яисә иртә белән вакытына өлгертмәгән өчен пекарня хуҗасы берәр сүз әйтсә, ул котырынып, хуҗаны бик яман сүгә һәм ан-дый чакта һәрвакыт аңа үзенең музыкаль талант булуын әйтә иде.
Ул үзенең озын, җирән мыекларын тырпайтып һәм, ни өчендер һәрвакыт юеш, калын иреннәрен шапылдатып кычкыра:
— Камырның вакытын уздырганмын, имеш! Өсте көйгән! Икмәк чи, имеш! Ах син, шайтан алгыры, кылый күзле албасты! Мин шундый эш эшләр өчен дөньяга килгәнмени соң? Кадалып китсен синең эшең, мин — музыкант! Аңладыңмы? Шундый чаклар бар иде минем, альт эчәргә сабышса — альтта уйныйм; гобойчыны ябып куялар икән — мин гобойга әрәм; корнет-а-пистон авыр-са— аны кем алмаштыра ала? Мин! Тим-тар-рам-да-дди! Ә син — м-му- жик, кацап! Расчет бир!
Ә чагыр күзле, хатын-кыз чырайлы, былкылдап торган симез гәүдәле хуҗа, корсагын селкетеп, кыска, юан аяклары белән идәнгә тибә- тибә, ачы тавыш белән:
— Харап иткеч! Бөлдергеч! Гай- сәне сатучы Иуда! — дип, акыра. Кыска бармакларын як-якка тырпайткан хәлдә, кулларын югары күтәрә дә, кинәт колак тондыргыч тавыш белән кычкыра:
4
— Әгәр мин сине фетнә куптарган өчен полицияга илтсәм?-
Солдат:
— Патша һәм Ватан хезмәтчесен полициягә илтергәме? — дип, акырып, хуҗа өстенә йодырыгын күтәреп килә башлый. Тегесе, мышный- мышиый, төкеренеп чыгып китә. Ул бүтән берни эшли алмый — вакыт җәй көне булганлыктан Волга буендагы шәһәрдә яхшы күмәчче табуы читен чак иде.
Шундый күренешләр көн саен ди- ■ярләк булып торды. Солдат эчә, камырны боза, һәм төрле марш, вальс, яисә үзе әйткәнчә «иумерлар» уйный; хуҗа тешен шыкырдата, ә миңа шуның аркасында ике кеше очен эшләргә туры килә иде.
Шуңа күрә бер көнне хуҗа белән солдат арасында булган түбәндәге күренеш мине бик шатландырды.
— Я, солдат, — диде хуҗа бик кәефләнеп йөзе балкыган, күзләре зәһәр елмаеп елтыраган хәлдә пекарняга кереп, — я, солдат, ирнецне ‘бүлтәйтеп поход маршы уйна инде!
Гадәтенчә ярым исерек солдат, камыр лары өстендә яткан килеш, супаеп: *
— Тагын нәрсә? — дип куйды.
— Походка җыен! — диде хуҗа кинәнеп.
Солдат аякларын ларьдан салын-дырып һәм ниндидер бер күңелсезлек барлыгын сизеп:
— Кая? — дип сорады.
— Теләсең кая...
Солдат кызып кычкырды:
— Моны ничек аңларга?
— Шулай аңла: артык мин сине тотмыйм. Расчет ал да, теләсәң кая — марш!
Солдат үзен көчле итеп һәм хуҗага бу хәлдән чыгарга бернинди дә юл юк дип карарга өйрәнгән иде. Хуҗаның сүзләре аны бераз айныта төште: ул үз һөнәрен начар белүен һәм үзенә урын табу читен булачагын аңлый иде.
— Ансын ялганлыйсың!., —диде ул, борчылган хәлдә аяк үрә басып.
•— Бар .әйдә, бар...
— Барырга?
—Олагып утыр.
— Эшдәвем җиткән алайса...— диде солдат ачынган кыяфәт белән башын чайкап. — Канымны эчтек- эчтең дә, эчеп бетергәч куып чыгарасың. Шәп! Ах син, үрмәкүч!
Хуҗа кабынды:
— Мин үрмәкүчме?
Солдат бик ышандырырлык итеи:
— Син! Кан эчкеч үрмәкүч— менә ничек!—диде дә, алпан-тилпән атлап ишеккә юнәлде.
Хуҗа аның артыннан зәһәр кыяфәт белән көлеп калды һәм аныа күзләрендә шатлык балкыды.
— Бар әле, менә хәзер берәрсенә урынга кереп кара. Әй — е. Син кү-гәрченкәй турында мин бар җирдә дә шундый матурлап сөйләдем, бушлай эшлим дип ялынсаң да — алмаслар! Бер җирдә дә алмаслар.--
Мин:
— Яңа кеше ялладыгызмы? —дип сорадым.
— Яңасы — иске аның. Минем ярдәмчем булып эшләгән иде. Ах. нинди күмәчче ул! Алтын. Ләкин аисы да эчкеке, и-их! Тик ул запоя белән эчә... Менә ул килеп эшкә тотыныр да, өч-дүрт ай аюдай җимерттереп эшләр! йоклауны, ял итүне белми, бәясе өчен сатулашмый. Эшли дә җырлый! Шундый җырлый ул, туганкайгынам, тыңларга мөмкин түгел хәтта — йөрәк өзелә. Җырлый-җырлый да, аннан тагын эчәргә сабыша!
Хуҗа көрсенеп, өметен җуйгандай кулын селтәп куйды.
— һәм эчәргә тотынды исә —анда инде аны берни белән дә туктатып булмый. Авырганчы яисә шыр ялангач калганчы эчә... Шуннан соң ул, оялыпмыдыр, ладан исеннән качкан җен төсле, каядыр китеп югала, Ә менә ул үзе... Бөтенләй килүеңме. Лёса?
Бусага яныннан күкрәктән чыккан: тирән тавыш ишетелде:
— Бөтенләй.’
Анда шнек яңагына сөялеп кин. җилкәле, озын буйлы, утыз яшьләр чамасындагы бер ир кеше басып тора. Кием-салымына караганда ул — нәкъ сукбай, ә чырае белән чың славянин иде. Аның өстендә искиткеч шакшы һәм ертык кызыл күлмәк, киң киндер чалбар, бер аягында ре. зип ботик калдыгы, икенчесендә тузып сүтелеп беткән күн башмак.
Аның башындагы сары чәче бөтенләй чуалган, һәм чәч арасыннан салам, йомычка кисәкләре күренә; күкрәген җилпәвеч төсле каплап торган сары сакалы да шундый ук хәлдә. Таушалган, ак чырайлы, озынча битен зур зәңгәр күзләре яктыртып тора, аларның карашы ягымлы. Сары мыек астындагы матур, ләкин аксыл иреннәре дә елмаеп тора. Ул гаепле кеше төсле:
— Мин менә шушындый инде... Гаеп итмәгез,—дип әйтергә теләгәндәй, елмая иде.
Хуҗа, яңа күмәчченең мәһа.бәт гәүдәсенә сокланып каран, кулларын уа-уа:
— Түрдән уз, Сашок, менә сиңа булышчы, — диде.
Тегесе дәшми-тынмый гына алга атлап, батырларныкы төсле киң учлы озын кулын миңа сузды. Без исәнләштек. Ул, скамьягә утырып, аякларын алга сузды да, аягына караганнан соң хуҗага әйтте:
— Василий Семеныч, син миңа алмашка ике күлмәк белән, аягыма башмак сатып ал... һәм калфаклык киндер.
— Барысы да булыр, курыкма! Калфакларым бар минем; күлмәк белән башмаклар кичкә булыр. Хәзергә эшләвеңне генә бел; синең кем икәнеңне беләм бит мин. Рәнҗетмәм... Коноваловны берәү дә рәнҗетмәс, чөнки ул*үзе берәүне дә рәнҗетми. Хуҗа ерткыч хәйван- мы әллә? Мин үзем дә эшләгән кеше, тырманЬщ ничек җылатуын беләм... ч Ярый, сез калыгыз, балакайлар, мин китим...-
Без үзебез генә калдык.
Коновалов, скамьяда утырган килеш дәшми-тынмый гына елмаеп, тирә-юнен күздән кичерде. Пекарня түшәме көймәләп эшләнгән һәм өч тәрәзәсе дә җирдән түбән подвалга урнашкан. Анда яктылык аз, һава да аз, аның каравы юешлек, пычрак һәм он тузаны күп. Стена буенда озып-озын өч ларь тора; аларның берсендә камыр, икенчесендә әле апара гына, ә өченчесе буш. Аларның һәркайсы өстенә тәрәзәдән буй-буй булып тонык якты төшкән. Алаптай мич пекарняның өчтән бер өлешен билән тора диярлек; аның янында, шакшы идәндә капчык-капчык oir ята. Мич эчендәге озын утын агачлары бик кызу дөрләп яналар һәм пекарняның соры стенасына төшкән ялкын шәүләсе, тавыш-тынсыз гына нидер сөйләгәндәй, калтырап, тирбәлә.
Көймәләп эшләнгән һәм корымла-- нып беткән түшәм үзенең авырлыгы белән басып изә, көн яктысы белән мичтәге ут бергә кушылгач, әллә нинди күз талдыргыч яктылык хасил була. Тәрәзә аша урамнан то- пыккына шау-шу ишетелә һәм тузан керә иде. Коновалов, шулармын, бөтенесен күздән кичереп, көрсенеп куйды һәм күңелсез тавыш белән миңа сорау бирде:
— Күптән эшлисеңме монда?
Мин әйттем. Бер-беребезгә маңлай астыннан карашып, бераз дәшми тордык.
— Нәкъ төрмә! — диде ул көрсенеп. — Әйдә урамга капка төбенә чыгып утырыйк бераз.
Без капка төбендәге скамьягә чыгып утырдык.
— Монда сулыш алып була. Мин бу чокырга тиз генә ияләнә алмам, күнегеп булмый. Үзең уйлап кара, диңгездән килдем мин... Каспийда ватагаларда эшләдем... һәм шундый киңлектән кинәт чокырга төш, имеш!
Ул кайгылы елмаеп миңа карап куйды да, сөйләвеннән туктап, урамнан узган атлы һәм җәяүле кешеләрне күздән кичерергә тотынды. Аның якты зәңгәр күзләрендә сагыш күренде... Кич якынлашып килә, урамда бөркү, шау-шу, тузан, йортлардан юлга күләгә төшкән. Коновалав аркасын стенага сөягән килеш, кулларын күкрәгенә куеп бармаклары белән үзенең ефәк төсле сакал төкләрен аралап утыра иде. Мин кырыйдан аның озынча, аксыл битенә карап: бу нинди кеше икән дип уйладым. Ләкин аның белән сүз башларга базмадым, чөнки ул минем башлык иде һәм шуның өстенә тагын ул миндә үзенә сәер ихтирам тудырды.
Аның маңлае нәзек кенә өч җыерчык белән бүлгәләнеп тора, ләкин ара-тирә ул җыерчыклар шомарып югалалар һәм минем ул кешенең ни. уйлаганын бик беләсем килә...
6
— Әйдә, керергә вакыт. Син икенчесен бас, ул арада мин өченчесен изәрмен.
Без тау чаклы бер камырны үлчәп, икәнчесен изгәннән сон, чәй эчәргә утырдык; Коновалов кулын куенына ТЫГЫП, МИННӘН:
— Укый беләсеңме? — дип сорады да, — мә, укып бир әле, — дип, пычыранып, йомарланып беткән кәгазь кисәге сузды. Мпн укыдым:
«Кадерле Саша! Сиңа сәлам җи- бәрәм һәм үбәм. Тормышым бик начар һәм күңелсез минем, кайчан синең белән бергә китәрмен, яисә бергә торырмын икән дип сабырсызланып көтәм; бу каһәр суккан тормыш башта күңелемә ошаган төсле булса да, хәзер бик яман туйдырды. Аны син үзең дә яхшы аңлыйсың, синең белән танышканнан бирле мин дә аңлый башладым. Зинһар миңа озакламый хат яз; синнән бик хат аласым килә. Ә хәзергә хуш сау бул сөеклем, сакаллы җан дусым. Минем белән саубуллашмый китүең өчен син дуңгызга кәефем кырылса да, сине бер генә сүз белән дә та- балмыйм. Ләкин шулай да мпн синнән яхшылыктан бүтән нәрсә күрмәдем: син шундый беренче ке-ше булдың, һәм мин моны онытачак түгелмен. Мине коткару турында тырыша алмассыңмы икән, Саша. Кызлар сиңа минем хатка: моннан котылса, синнән качып китәчәк ул, дип сөйләгәннәр; ләкин ул чеп-чи ялган, юк сүз. Әгәр син мине кызгансаң, котылганнан соң мин синең этеңдәй булыр идем. Син миңа кил- тән чакта, мин үземнең шулай яшәргә мәҗбүр булуым өчен җыладым, аны тик сиңа гына әйтмәдем. Хуш саубул. Синең Капитолинаң».
Коновалов хатны миннән алып, бер кулының бармаклары арасында әйләндергән хәлдә, икенче кулы бс- лән сакал очын бөтерде.
— Яза беләсеңме син?
— Беләм...
— Караң бармы?
— Бар.
— Хат язып бирче син, ә? Ул мине әшәке кешегә саный торгандыр, мин аны онытты дип уйлыйдыр... яз!
— Ярый. Кем соң ул?
— Фахишә... Күрәсең ич— коткару турында яза, ягъни мин полициягә аңа өйләнәм дип сүз бирергә тиеш булам, шул вакытта аңа паспортын кире кайтарып бирәчәкләр, ә книжкасын алачаклар һәм шул көннән башлап ул ирекле булачак! Төшендеңме?
Ярты сәгатьтән ул кызга күңел нечкәртерлек сәлам хат язылып өлгерде.
— Я-лс укы, ничегрәк булып чыкты икән?—диде Коновалов сабырсызланып. , л j
Хат менә пичек иде:
«Капа! Син минем хакта: бу ка- бәхәт кеше икән, мине онытты, дип уйлама. Юк, мин онытмадым, эчәргә сабыштым да бернәрсәсез калдым. Хәзер тагын урынга кердем, иртәгә хуҗадан акчаны алдан сорап алып, Филипп исеменә җибәрермен дә, ул сине коткарып алыр. Юлга акчаң җитәр. Ә хәзергә хуш. Синең Александрың».
Коновалов:
— һм... —дип башын кашып куйды. — Язуың шуның төслерәк икән. Кызгану юк синең хатта, күз яше юк. Аннан соң мин сиңа мине төрле сүзләр белән әрләп яз дигән идем бит, син ул сүзләрне язмагансың...
— Нигә кирәк сон, ул? '
— Ул минем аның каршында оятлы булуымнц һәм гаепле икәнемне аңлавымны күрсен өчен кирәк. Ә болай нәрсә? Шатыр-ботыр язгансың! Бераз мескенләтеп яз син!
Хатны бераз мескен булыбрак язарга туры килде, мин бу эшне уңышлы башкардым. Коноваловның кәефе килде һәм ул кулын минем иң башыма куеп чын күңелдрн:
— Л1еиә хәзер әйбәт булды! Рәхмәт! Син яхшы егет булырга ошыйсың, —синең белән борчагыбыз пешәр, — диде.
Шулай буласында минем шигем юк иде һәм мин аңардан Капитолина турында сөй ләвен үтендем.
— Капитолинамы? Бер кызчык ул — бөтенләй бала әле. Вятканыкы, купең кызы булган... Тик менә ялгыш юлга кереп киткән. Тора- бара фәхешханәгә кергән... Карап торам-торам, бөтенләй сабый бала! И ходаем, шулай мөмкинме соң.
7
/
дип уйлыйм. Таныштым үзе белән. Ул—еларга тотынды. Мин әйтәм: берни түгел, аз гына түз! Мин сине моннан тартып чыгарырмын — са • быр ит, дим. һәм бөтенесе әзер иде инде, акча да, барысы да... Шунда кинәт мин эчәргә сабышып, Астраханьга барып чыктым. Аннан менә монда эләктем. Берәү аца минем турыда хәбәр иткән булган һәм ул мица хат язган.
Мин:
— Син нәрсә, аца өйләнмәкче бу-ласыңмы? — дип сорадым.
— Өйләнү кайда ул мица! Запой белән эчкәч—мин нинди кияү булыйм? Юк, мин болай гына. Коткарам да үзен — аннан теләсә кая барыр. Үзенә урын табар, — кеше була алыр, бәлки.
-— Ул синец белән торырга тели...
— Тилерә генә бит ул... Хатын- кызлар... барысы да шундый алар... Мин аларны бик яхшы бсләм. һәр төрлесе белән булганым бар. Бер купец хатыны да булды хәтта... Циркта ат караучы булып эшли идем, шунда күзе төшкән аның мица. Кучерлеккә кер, ди. Цирктан туйган идем ул мәлне, күндем, бардым. Шуннан әлеге дә баягы... Сылана-сыйпана башлады бу миңа. Йортлары, атлары, хезмәтчеләре бар — дворяннар төсле торалар иде. Ул хатынның ире, безнең хуҗа кебегрәк, тәбәнәк, юан, ә хатын үзе мәчедәй сыгылма гәүдәле, арык һәм кызу иде. Кочаклап ирнеңнән үпсә— йөрәгеңә утлы күмер салгандай була. Бөтенләй калтырана башлыйсын. Куркыныч булып та китә иде хәтта. Үзе үбә, үзе елый: иң башлары сулкылдый хәтта. Бу нишләвең бу, Верунька? — дип сорыйм. Ә ул әйтә: сабый бала кебек син, Саша; берни дә аңламыйсың, ди. Әйбәт иде үзе... Бернәрсә дә аңламыйсың дип дөрес әйтә иде ул — тилемсәрәк шул мин, үзем дә беләм. Нишләгәнемне— аңламыйм. Ничек яшәвемне — уйламыйм.
Сөйләвеннән туктагач, ул мица күзләрен зур итеп ачып карады; ул күзләрдә куркумы, сораумы, ниндидер борчулы бернәрсә чагылды, һәм аның чибәр йөзе тагын да моңаеп, тагын да матурлана төште...
Мин:
— Я, ул купчиха белән ничек бетердең соң? — дип сорадым.
— Беләсеңме, мине тора торгач бер сагыш баса. Әйтик, шундый яман сагыш баса, туганкаем, андый мәлне бөтенләй дөньяда тррырлы- гым калмый. Бөтен җир йөзендә ялгыз үзем генә һәм миннән бүтән бернинди җан иясе юк кебек була, һәм андый чакта барысыннан да гайрәтем чигә, үз-үзсмне авырсына башлыйм, һәм бар кешеләрне дә шулай ук; алар үлсәләр дә — эһ тә итмәстән булам. Шундый авыру, ахырысы, ул. Эчәргә сабышуым да шуннан булды... Менә шулай, мин аца әйтәм: Вера Михайловна! җибәр син мине, артык булмый миннән, — дим. Нәрсә, син миннән туйдыңмыни? — ди. Үзе көлә, беләсеңме, бик әшәке итеп көлә. Юк, синнән туймадым, үз-үзсмне җик күрдем, дим. Башта ул мине аңламады, ачуланып, җикеренергә тотынган иде хәтта... Аннан аңлады. Башын аска иде дә: —Бар инде, алайса!..— дип, елап җибәрде. Күзләре кап- кара иде аның. Чәче дә кара һәм бөдрә. Купең токымыннан түгел иде ул, чиновник кызы иде... Әй-е бик кызгандым аны һәм үземә үзем җирәнеч тоелдым шул чакта. Андый ир белән күңелсез иде аңа, билгеле. Ире нәкъ он тутырган капчык төсле иде аның... Бик озак елады хатын—миңа ияләшкән иде шул... Мин аны бик иркәли идем: кулыма алып тирбәтәм. Ул йоклый, мин аңа карап утырам. Йоклаган чагында кеше бик әйбәт, шундый бер катлы була; сулый да, елмая гына, бүтән берни юк. Ә тагын— дачада торган чакта, — аның белән атта йөрергә чыгадыр идек, — атны бик каты юырттырганны ярата иде ул. Урманның берәр аулак җиренә барып җитеп, атны бәйләп куябыз да, үзебез җиләс урынга чирәм өстенә урнашабыз. Ул миңа ятарга куша, минем башны үзенең тезенә куя да, миңа нинди дә булса берәр китап укый. Мин тыңлы-тыңлый йокыга китәм. Әйбәт нәрсәләр укый иде, бик әйбәт. Телсез Герасим белән аның эте турындагы вакыйгане гомердә онытмам. Ул, телсезне әйтәм,
барысы тарафыннан да кагылып-су- гылып йөргән бер кеше була, аны эттән башка берәү дә яратмый. Аннан көләләрме, бүтән берәр нәрсә буламы, ул шунда ук эте янына бара... Бик кызганыч вакыйга... Ә ул эш крепостной заманда була... Байбикәсе ана әйтә: бар сип, этеңне суга батыр, югыйсә улый ул, ди. — Телсез китә... Каек алып этен утырта да бара... Шул урынга җиткәч, мин дер-дер калтырый торган идем. И, ходаем! Тере кешенең дөньядагы б-.рдән бер шатлыгын үтерәләр! Нинди тәртип инде ул?.. Гаҗәп вакыйга. һәм дөрес бит — менә шунсы ящы! Шундый кешеләр бар, аларның бар юанычы бер генә нәрсә дә, мәсәлән — эттә. Ә ни өчен эттә? Чөнки андый кешене яратучы берәү дә юк, ә эт ярата үзен. Кешегә нинди дә булса бер мәхәббәттән башка яшәү мөмкин түгел: аңа җан шул ярату өчен бирелгән... Бик күп төрле китаплар укыды ул миңа. Әйбәт хатын иде, әле хәзергәчә кызганам үзен... Такдирсм шундый булмаса — мин, ул үзе әйткәнче, яисә ире аның белән ике арадагы эшне белгәнче, китмәгән булыр идем. Ягымлы иде ул—иң беренче менә шунсы, бүләк бирүе белән түгел, йөрәге ягымлы иде. Минем белән үбешә торган иде һәм шуның ише дигәндәй — хатын, хатын инде ул... Ә кайчакта шундый юашланып китә иде, искиткеч яхшы кеше була иде андый чакта. Күңелеңә туп-туры карап, нянькаң яисә әниең төсле сөйли. Андый ва-кытларда мин аның каршында биш яшьлек бала төсле була торган идем. Ләкин шулай да аңардан киттем — сагыш! Каядыр сөйри мине... Хуш, сау бул, Вера Михайловна, мине гафу ит, дим. Хуш, Саша, ди. һәм җиңемне терсәгемәчә сыпырды да тешен беләгемә батырмасынмы— әкәмәт, кычкырып жибәрә яздым! Бер кисәк итемне умырып алды диярлек, — кулым өч атна авыртып йөрде. Билгесе хәзер дә бар әле менә.
Ул, эчкерсез, моңсу елмаеп, мина үзенең итләч, матур зк беләген ачып күрсәтте. Аның кулының терсәк турысында очлары белән аз гына бер-берсенә тоташмаган ике ярым түгәрәк җөй ярылып ята иде. Коновалов, аларга карап, елмаеп, башын чайкады.
— Дивана! Истәлек булсын дип» тешләде ул.
Шуның ише вакыйгаларны аннан элек тә ишеткәнем бар иде. һәрбер сукбайның диярлек үткән тормы, шында берәр «купең хатыны» яисә «асыл зат ханымы» була һәм сукбайларның барысы да, ул хакта, әле тегеләй, әле болай итеп, очсыз-кы- рыйсыз төрләндереп сөйләү арка-, сында, ул «купең хатыны» һәм «ханым» тышкы кыяфәте буенча да. эчке сыйфатлары буенча да сәер рәвештә үзендә бер берсенә капма- каршы якларны берләштергән, бө-тенләй фантастик кеше булып гәүдәләнә. Бүген ул зәңгәр күзле, усал һәм шат күңелле хатын булса, бер атнадан аның турында кара күзле, юаш һәм елак дип сөйләүләрен көтәргә мөмкин, һәм гадәттә сукбай аның хакында үз сүзенә үзе ыша-нып җитмәгән тон белән һәм хатынны түбәнсетердәй бөтен вак төяген калдырмый сөйләүчән була.
Ләкин Коновалов сөйләгән вакыйгада ниндидер чынлык сизелә, анда, шундый зур гәүдәле Коноваловны сабый бала дип әйтү һәм китаплар уку кебек, миңа таныш булмаган яклар бар иде...
Мин башын Коноваловның киң күкрәгенә куеп, аның кулында йоклап яткан зифа буйлы хатынны күз алдыма китердем — бу матур күренеш иде һәм мине аның сүзләренең дөреслегенә тагын да ышандыра төште. Ниһаять аның «купең хатынын» искә алып сөйләгәндәге йомшак һәм кайгылы тоны — үзе искиткеч иде. Чын сукбай хатын-кыз турында да, башка берәр нәрсә хакында да беркайчан да андый тон белән сөйләми, — ул җир йөзендә үзе хурлый алмаслык нәрсә юклыгын күрсәтергә ярата.
— Син ник дәшми утырасың, ялган сөйләде дип уйлыйсыңмы мине? — диде Коновалов һәм аның тавышында борчылу яңгырады. Ул он капчыгы өстендә, бер кулына чәйле стакан тоткан килеш, икенче кулы белән акырын гына сакалын сыпыр- галап утыра. Аның зәңгәр күзләре
у
мине сынаган төсле һәм сорау бир- гәнсыман карыйлар, маңлае бик нык җыерчыкланган иде.
— Юк, спи ышан... миңа ник ялганнарга? Дөрес, безнең агай-эне,' сукбай, әкият^сөйләргә оста... Мөмкин түгел, дускай: — кешенең тормышында бер дә яхшы нәрсә булмагач, ул үзе өчен берәр әкият уй- ^ап чыгарып, шуны булган хәл дип сөйли икән, аның белән берәүгә дә зарар итми бит. Сөйли һәм шуңа үзе дә ышана, — әйтерсең чынлап шулай булган — ышана һәм кәефе килә. Бик күпләр шуның белән яши. Берни эшләр хәл юк... Ләкин мин сиңа дөрес, сөйләдем — чынлап шулай булды ул. Әллә ни искитәрлек нәрсә бармыни монда? Хатын яши, аңа күңелсез. Дөрес, мин кучер, ләкин хатын-кыз өчен анысы барыбер, чөнки кучер да, бай да, офицер да — барысы да ир кеше... һәм аның алдында барысы да дуңгыз, барысы да бер үк нәрсәне эзли, һәм һәр- кайсы күбрәк алып, азырак түләү ягын карый. Беркатлы кеше вөҗданлырак ул. Ә мин бик беркатлы... Хатын-кызлар минем шундый икәнемне яхшы аңлыйлар— минем аларны җәберләмәячәгемне, мыскылламаячагымы күрәләр. Хатын- кыз гонаһ кылганнан соң, бар нәрсәдән битәр, үзен мыскыллап көлү-ләреннән курка. Безгә караганда оялчанрак алар. Без, үзебезнекен алабыз да,базарга чыгып сөйләүдән дә тайчынмыйбыз, бер тиле хатынны менә шулай алдадык әле дип, мактанырга керешәбез... Ә хатын-кызның барыр җире юк, аның гонаһын берәү дә егетлеккә санамый. Алар- ның бөтенләй эштән чыккан бозыклары да бездән оятлырак, туганкай.
Мин аның сүзләрен тыңлап: бу кеше шундый үзенә ятышсыз сүзләрне сөйләгәндә үз үзенә туры булып кала микән дип уйлап утырдым.
Ә ул уйга талган кыяфәт белән, үзенең балаларча якты күзләрен миңа текәгән хәлдә, сөйләгән сүзләре белән мине торганнан торганга гаҗәпләндерде.
Мичтәге утыннар янып беттеләр, якты күмерләр өеменнән пекарня стенасына алсу шәүлә төште...
Тәрәзәдән ике йолдызлы зәңгәр күк кисәге карый. Йолдызларның берсе—зурырагы—зөбәрҗәттәй җе. мелди, аннан ерак түгел торган икенчесе — чак күренә иде.
Бер атна үтте һәм Коновалов белән без икәү дус идек инде.
— Син беркатлы егет! Шунысы әйбәт! — ди иде ул миңа елмаеп һәм үзенең зур кулы белән аркамнан сөеп.
Артист кебек оста эшли иде ул. Моны белер өчен аның җиде потлы камыр кисәген ничек итеп әвәләвен, яки ларь өстснә иелеп, көчле кулларын корыч бармаклар арасында чикылдаучы тыгыз массага терсәккәчә батырган хәлдә ничек камыр басуың күрергә кирәк иде.
Башта, — мин аның көрәгенә та-баклардан көч хәл белән бушатып биреп торырга өлгергән камыр хәлендәге икмәкләрне аның шундый тизлек белән мич эченә ыргыта баруын күргәч, — ул аларны бер-берсе өстенә утыртыр дип курыккан идем; ләкин ул өч мич тулы икмәк пешереп, йөз егерме каравайның берсен дә янечмичә, шундый кабартып, биек итеп, кызартып чыгаргач, мин чынлап та үз эшендә артист кебек оста кеше белән эш итүемне аңладым. Ул эшләргә ярата, эш белән мавыга, мич начар пешергәндә яисә камыр акырын кабарган чакларда боега, хуҗаның алып кайткан оны дымлы булса ачуланып, аны тирги, һәм мичтәге күмәчләр түп-түгәрәк, биек булып, асты-өсте кетердәп кызарып пешеп чыксалар, ул балаларча куанып кәефләнә. Арада иң уңышлы чыккан күмәчне, көрәктән алып, кулын пешерә-п^ше- рә бер учыннан икенчесенә әүмәклә, теп, миңа:
— Эх, нинди матурны эшләп чыгардык без синең белән, — дип. шатланып көлә торган иде.
һәркем һәр эшне ничек башкарырга тиеш булса, үзенең эшенә шулай җаны-тәне белән бирелгән бу өлкәң балага карап торуы миңа күңелле иде. ’
Бер көнне мин аңардан:
— Сине, яхшы җырлый, диләр, Саша? — дип сорадым.
— Җырлыйм... Тик вакыты-вакы- ты белән... Эчем пошарга тотына да, шуннан җырлыйм... һәм җырлый башласам — эч пошу баса. Дәшмә инде син бу турыда, ирештермә. Үзен җырламыйсыңмы син? Ах, әт- тәгенәй! Миңа чаклы түз инде син... Икәү бергәләп җырларбыз аннан. Ярыймы?
Мин күндем, билгеле, һәм җырлыйсым килгәндә сызгыра торган булдым. Ләкин кайчакта мин, онытылып китеп, камыр басканда һәм ипи әвәләгәндә авыз эченнән мырларга тотына идем. Коновалов, ирен-нәрен кыймылдатып мине тыңлап тора да, бераздан минем вәгъдәмне исемә төшерә. Ә кайчакта миңа ачуланып кычкыра:
— Куй әле! Шыңшыма!
Ничектер бер тапкыр мин сандыгымнан китап алып, тәрәзә янына утырып, укырга керештем.
Коновалов камыр лары өстендә сузылып черем итеп ята иде, ләкин колак төбендә минем китап бите кыштырдаткан тавышка күзен ^чар_ га мәҗбүр булды.
— Нәрсә турында язган китап?
Ул «Подлиповчылар» дигән китап иде.
— Кычкырып укы, ә?.. — диде ул.
һәм менә мин, тәрәзә төбенә утырып, укырга керештем, ә ул ларь өстендә утырган килеш башын минем теземә куеп тыңлады... Мин ара-тирә, китап өстеннән үрелеп, аның йөзенә карап куйгаладым һәм аның күз карашы белән очыраш- тым,— һәм ул тирән игътибар белән тулы, киң ачылган күзләр хәзергәчә хәтеремдә... Аның авызы да яртылаш ачылып, ике рәт тезелгән тигез ак тешләре күренеп тора. Югары күтәрелгән кашлары, киң маңлаенда кыйгачланып торган җыерчыклары, тезләрен кочаклап утырган куллары, аның шундый игътибарлы, хәрәкәтсез бөтен кыяфәте мине дәртләндерә иде һәм мин аңа Сысойка белән Пиланың кайгылы вакыйгасын мөм-кин чаклы аңлаешлырак һәм остара к сөйләргә тырыштым.
Ахырында, мин арып китапны яптым. Коновалов миннән шыпыртлап кына:
— Беттемени инде? — дип сорады.
Ю
—Яртысыннан кимрәге...
— Бөтенесен кычкырып укырсын- мы?
— Рәхим ит.
— Эх! — Ул ларь өстендә утырган җиреннән башын тотып як-якка чай. калды. Аның нидер әйтәсе килә иде, ул, өрдергеч төсле, көрсенеп авызын бер ачты, бер япты һәм ни өчендер күзләрен кысты. Мин андый көчле тәэсирне көтмәгән идем һәм аның әһәмиятен аңламадым.
Ул шыпыртлап сөйләргә тотынды.,
— Ничек шулай укыйсың син! Төрле тавыш белән... Алар барысы да тере кеше төсле... Апроська! Пила... нинди тилеләр алар! Тыңлап тору көлке булды миңа... Ә шуннан соң нәрсә? Алар кая китәчәк? Я, ходай! Барысы да дөрес бит моның. Нәкъ чын кешеләр бит... Чын мужиклар... һәм бөтенләй тере кеше кебек, битләре дә, тавышлары да... Тыңла әле, Максим! Күмәчләрне мичкә тыккач —тагын укы.
Без күмәчләрне мичкә утыртып, икенчеләрен хәзерләдек тә, мин яңа. дан бер сәгать кырык минут китап укыдым. Аннан тагын туктап тордым — бер мич пешереп чыгардык, икмәкләрне алып, башкаларын утырттык, тагын камыр бастык, тагын апара куйдык... Бу эшләр барысы да искиткеч тизлек белән һәм үзара дәшми-тынмый эшләнде.
Коновалов, кашларын җыерып, ’ миңа сирәк-мирәк бер-ике сүз белән генә боерык биргәләде һәм өзлексез ашыкты...-
Иртә беләпгәчә без китапны укып бетердек, минем телем оегандай булды.
Коновалов он капчыгы өстенә атланган хәлдә, сәер күзләрен минем битемә текәп, куллары белән тезенә таянып дәшми-тынмый утырды.
— Шәпме? — дип сорадым мин • аңардан.
Ул, күзләрен йомып, башын чайкады һәм бу юлы да ни өчендер шыпыртлап сөйләде:
— Кем язган соң аны?
Аның күзләрендә тел белән әйтеп аңлата алмаслык гаҗәпләнү чагылды һәм йөзендә кинәт кайнар тойгы балкыды.
11
Мин аңа китапны кем язганлыгын сөйләп бирдем.
— Менә ул—кеше ичмасам! Ничек итеп биргән! Ә? Коточкыч хәтта. Йөрәкне әрнетә. Шул чаклы күз алдына китереп бастыра. Язучысын әйтәм, моның өчен аңа берәр нәрсә булганмы?
— Ничек инде ягъни?
— Мәсәлән, бүләк биргәннәрме аңа яисә башка берәр нәрсә?
МИН:
— Ә нәрсә өчен бүләк бирергә аңа? — дип сорадым.
— Ничек нәрсә өчен булсын? Китап... полиция акты кебегрәк ул. Хәзер аны укыйлар... Хөкем итәләр: Пила, Сысойка... нинди кешеләр соң алар? Аларны барысы да кызганыр... Кара халык. Аларның тормышы нинди? һәм...
—һәм — нәрсә?
Коновалов, җайсызлангандай булып, миңа карап алды да кыяр кыймас кына әйтте:
— Нинди дә булса берәр боерык чыгарга тиеш. Кеше бит алар, ярдәм итәргә кирәк аларга.
Мин аңа җавап итеп, тулы бер лекция булырлык сүз сөйләдем... -Ләкин, ни үкенеч! ААинем сөйләвем аңа үзем көткән чаклы тәэсир итмәде.
Коновалов, башын иеп, уйга ^ум- ды һәм бер генә сүз белән дә миңа сөйләргә комачауламыйча, бөтен гәүдәсе белән чайкалып, көрсенеп утырды. Ахырында мин, арып, сөйләүдән туктадым.
Коновалов, башын күтәреп,’ миңа шундый моңсу карап куйды һәм:
— Димәк, шулай итеп аңа бернәрсә дә бирмәгәннәрмсни? — дип сорады.
— Кемгә? — дидем мин, Решетников турында онытып.
— Язучысына?
Мин, үзен дөнья күләмендәге мәсьәләләрне чишүдә көчсез санаган тыңлаучыга ачуым килгәнен сизеп, аңа җавап бирмәдем.
Коновалов, минем җавапны көтеп тормастан, китапны үз кулына алып, абайлап кына әйләндергәләде, ачты, япты һәм яңадан урынына куен, тирән көрсенде.
— Нинди хикмәтле нәрсә бу, я ходай! — диде ул акырын гына. — Кеше китапны язган... кәгазь һәм анда һәр төрле нокталар — һәм бетте китте. Язган да... үлгәнме ул?
— Үлгән, — дидем мин.
— Үлгән, ә китап калган һәм аны укыйлар. Кеше шуңа күзләре белән карый да төрле сүзләрне әйтә. Син тыңлыйсың һәм дөньяда Пила, Сысойка, Апроська дигән кешеләр яшәгәнлеген аңлыйсың... Үзең аларны беркайчан да күрмәсәң дә, һәм алар синең бер кемең булмасалар да, аларны кызганасың. Урамда нәкъ шулар ише әллә ничаклы тере кешеләр йөри торганнардыр, бәлки, ә син алар хакында бернәрсә дә белмисең... һәм синең аларда эшең юк... йөри бирәләр алар... Ә китапта син аларны кызганасың, хәтта йөрәгең әрни... моны ничек аңларга?.. Ә язучы тәки бүләксез үлгәнме? Аңа бер ни дә булмаганмы?
Минем ачуым чыкты һәм мин аңа язучыларны ничек бүләкләүләрен сөйләп бирдем.
Коновалов минем сүзләрпе тыңлаганда куркынган кыяфәт белән күзләрен чекрәйтеп һәм кайгы уртак, лашкансыман иреннәрен чапылдатып утырды.
— Тәртип, — диде ул бөтен күкрәге белән сулап һәм сул як мыегын тешләде дә, моңаеп, башын аска иде.
Шуннан мин рус язучысының тор. мышында кабакның котылгысыз бернәрсә роле уйнавын, аларның читен тормышында бердәнбер юаныч — аракы аркасында һәлак булган зур һәм эчкерсез талантлар турында сөйли башладым.
— Шундый кешеләр дә эчәләрмени? — дип сорады Коновалов шыпыртлап кына. Аның зур ачылган күзләрендә минем сүзгә ышанмау, курку һәм теге кешеләрне кызгану чагыла иде. — Эчәләр дисең! Ничек соң алар... китапны язганнан соң эчәргә сабышалармы?
Минемчә, бу урынсыз сорау иде һәм мин аңа җавап бирмәдем.
Коновалов:
— Язганнан соңдыр, могаен, — дигән карарга килде. — Кешеләр яшиләр-яшиләр, тормышка карыйлар да, башкаларның кайгысын үз
12
эчләренә җыялар. Аларныц күзләре аеруча, үзенә бертөрледер... Йөрәкләре дә... Тормышны күреп туялардыр да сагыш басадыр... Сагышларын китапка салалардыр... Ул ярдәм итми инде, чөнки йөрәк кузгалган, андагы сагышны ут белән дә яндырып бетерә алмыйсың... Аракы бе-лән басарга кала. Шуннан әчәләр... Дөрес сөйлимме мин?
Мин аның фикеренә кушылдым, аның шуңа күңеле күтәрелгәндәй булды.
— Чынлап караганда, — диде ул язучыларның психологиясе турында, гы фикерен дәвам итеп, — моның өчен аларны бүләкләргә кирәк- Дөрес бит? Чөнки алар башкалардан күбрәк аңлыйлар һәм башкаларга төрле җптешсезлекләрне күрсәтәләр. Мәсәлән, хәзер менә мин — нәрсә? Йолкыш, сукбай, эчкече һәм акылы җиңеләйгән кеше. Минем тормышны бернәрсә белән дә акларлык түгел. Карап торсаң, дөньяда нәрсә өчен яшим мин, кемгә кирәгем бар? Ни үземнең торыр почмагым юк, ни хатыным, ни балаларым юк һәм аларның берсенә дә нәфесем дә юк хәтта. Яшим, сагышланам... Ни өчен? Билгесез. Эчке юлым юк минем, — аңлыйсыңмы? Ничек дип әйтергә? Шундый очкын юк йөрәгемдә... көч дип әйтимме? Ниндидер бер нәмәстәкәй җитми миндә — менә шул! Аңладыңмы? Менә мин дөньяда торам һәм шул нәмәстә- кәйне эзлим, шуны юксынам, ямансулыйм, ә нәрсә соң ул — анысы миңа билгесез...
Ул башын кулы белән тоткан хәлдә миңа карады һәм аның чыраенда үзенә форма эзләүче фикер эше чагылды.
— Я» шуннан соң? — дидем мин, төпченеп.
— Шуннан соңмы?.. Сөйләп бирә алмыйм мин сиңа... Ләкин шулай дип уйлыйм, әгәр нинди дә булса берәр язучы мина күз салып караса, үземә тормышымны аңлатып бирә алыр идем икән, ә? Син ничек уйлыйсың?
Мин аның тормышын үзем дә аңлатып бирә алырмын дип уйладым һәм үз карашымча бик ачык һәм җинел бу эшкә шунда ук тотындым. Мин аңа тормыш шартлары һәм мохит турында, тигезсезлек турында, тормыш корбаны булган кешеләр хакында һәм тормышка хуҗа булган кешеләр турында сөйләргә керештем.
Коновалов игътибар белән тын- лады. Ул миңа кара-каршы, кулы белән яңагына таянып утырган иде һәм аның киң ачылган акыллы һә.ч уйчан зур, зәңгәр күзләрен акрынлап җпңелчә томан каплый барган-дай булды, маңлаендагы җыерчыклары торганнан’ торганга тирәнәйделәр, ул бөтен җаны-тәнс белән минем сүзләрне аңларга омтылып, сулышын да алмый иде, буган.
Болар барысы да минем кәефне китерде. Мин ялкынлап аңа үзенен тормышын тасвирладым һәм шундый булуы өчен ул гаепле түгел икәнлеген исбат итәргә тырыштым. Ул — тормыш шартларының бичара корбаны, табигате буенча башкалар белән бер тигез хокуклы булганы хәлдә, әллә ничаклы тарихи гаделсезлекләр аркасында социаль нуль дәрәҗәсенә төшкән мәхлук икәнлеген әйттем һәм:
— Сиңа үз-үзеңне гаепләргә урын юк... Сине кыерсытканнар... — дип, сүземне бетердем.
Ул күзләрен миңа текәгән килеш дәшми генә торды; мин аның күзләрендә шундый әйбәт, якты елмаю балкый башлавын күрдем һәм ул минем сүзләргә ни дип җавап бирер икән дип, сабырсызланып көттем.
Ул ягымлы итеп көлде һәм, хатын-кызларча йомшак хәрәкәт белән миңа таба сузылып, кулын иң башыма куйды.
— Ничек җиңел сөйлисең син, туган! Каян беләсең син бу эшләрнең барысын да? Китаптанмы? Бик күп укыгансың икән син аларны. Эх, мин дә шул тикле укыган булсам!.. Ләкин барысыннан битәр — син бик кызгандырырлык итеп сөйлисең... Беренче тапкыр ишетәм шундый сөйләгәнне. Гаҗәп! Кешеләр барысы да үзләренең эшләре уңышсыз чыгуда бср-берсен гаеплиләр, о син — бөтен тормышны, бөтен тәртипне гаеплисең. Синеңчә бернәрсәдә дә кеше үзлегеннән гаепле түгел, бәлки ул аның тәкъдирендә
13
сукбай булырга язылганга күрә — сукбай булып чыга. Арестантлар турында да бик әкәмәт: эш юк, ашарга кирәк, шуның өчен урлыйлар була... Барысы да шундый кызганыч булып чыга синең! йөрәгең йомышак, ахырысы!..
— Тукта әле, — дидем мин, — син минем фикергә кушыласыңмы? Дөрес сөйләдемме миң?
— Дөресме, түгелме икәнен үзең миннән яхшырак беләсең—уку-язу белгән кеше бит син... Башкаларга карата дөрестер дә ул... Ә менә мине алсак...
— Ул чакта — нәрсә?
— Мин — үземә бер статья... Минем эчүемдә кем гаепле? Энем, Па- велка, эчми әнә, Пермьдә үзенең пекарьнясы бар. Ә мин аңардан яхшырак та эшлим — ләкин эчкече, сукбаймын һәм миңа шуннан башка исем дә, өлеш тә юк... Ә үзебез бер ананың балалары бит! Ул миннән яшьрәк тә әле. Минем үземдә нәрсәдер алай түгел булып чыга... Мин кеше төсле тумаганмын, димәк. Үзең үк әйтәсең ич, бар кеше дә бер төсле, дип. Ә мин үзенә башка бер юлда... һәм бер мин генә түгел — шундыйлар күбәү. Үзенә бер төрле кешеләр без... бернинди тәртип эченә дә кермибиз. Безне үзебезне аерым санарга кирәк... безнең өчен законнар да үзенә башка кирәк... Безне тормыштан төбебез-тамы- рыбыз белән алып ташлардай каты законнар кирәк! Чөнки бездән файда юк, ә без тормышта урын алып, башкаларның юл өстендә торабыз... Безнең алда кем гаепле? Үз каршыбызда үзебез гаепле без... Чөнки яшәү дәрте юк бездә һәм үзебезгә карата тойгыларыбыз да юк...
Сабый бала күзедәй, якты күзле, зур гәүдәле бу кеше, үзен шундый көләч моңсу кыяфәт белән, шундый җиңел йөрәк белән тормыштан аерып чыгарып, тормыш өчен кирәксез һәм шуңа күрә төбе-тамыры белән бетерелергә тиешле кешеләр рәтенә куйды ки, мин аның үз- үзен шулай түбәнсетүенә бөтенләй шаккаттым. Чөнки аңарчы миңа күпчелеге бөтен нәрсәдән аерылган, бөтенесенә дошман карашлы һәм барнәрсәдә дә үзенең ачулы скепти- цизымының көчен сынап карарга әзер торган сукбайлар арасында андый хәлне күргәнем юк иде. Мин аңарчы, үз үзләрен гөнаһсыз күрсәтү нияте белән китергән дәлилләрен юкка чыгаручы хәлләрдән үзләрен читкә тибәрергә тырышып, һәрвакыт барлык нәрсәдән зарланучы, барысын да гаепләүче кешеләрне генә очрата килдем, — алар һәрвакыт үз-ләренең уңышсызлыкларын тавыш- тынсыз язмышка, явыз кешеләргә сылтыйлар иде... Коновалов исә язмышны гаепләмәде, кешеләр турында сөйләмәде. Үз тормышының тәртипсезлегендә бары тик үзен генә гаепләде һәм мин аның «тирә-юньдәге шартлар һәм мохит корбаны» булуын исбат итәргә тырышкач саен, ул*күңелсез язмышы өчен үзе каршында үзе гапле икәнлегенә мине тагын ныгырак ышандырырга кереште... Монда аерым бер үзенчәлек бар иде, ләкин ул минем җенемне чыгарды. Ә ул үзен камчылаудан тәм тапты. Ул миңа көчле ба-ритон белән:
— һәркем үзенә үзе хуҗа, мин кабәхәт икәнмен, аңа берәү дә гаепле түгел! —дип кычкырган чакта, аның күзләре гаепле елтырыйлар иде.
Андый сүзләр культуралы кеше авызыннан чыккан булса, мин га-җәпләнмәс идем, чөнки «интеллигент» дип аталган катлаулы һәм чуалчык психик организмда табылмый торган сызлавык юк әле. Ләкин сукбай авызында — хәер, шәһәрләрдәге шакшы подвалларны тутырган ач, ялангач, усал һәм язмыш тарафыннан кыерсытылган, ярым кеше, ярым ерткыч хайваннар арасында ул да интеллигент иде — шулай да сукбай авызыннан шундый сүзләрне ишетү сәер тоелды. Коновалов чыннан да үзенә бер статья дигән нәтиҗә чыгарырга туры килә, ләкин мин аны теләми идем.
Тышкы яктан караганда Коновалов бөтен вак-төякләренәчә йолкыш сукбай тибы иде; ләкин аңа ныграк күз салып караган саен мин шундый кешеләрнең үзенә башка бер төре белән эш итүемә ышана бардым. Аңарчы мин, инде күптән сыйныф булып саналырга тиешле һәм нәрсә
14
гәдер ымтылучы, бик усал Һәм шак- тыи акыллы булулары ягыннан игътибарга лаеклы ул кешеләрне баш- качарак итеп күз алдыма китерә идем.
Безнең бәхәс кызганнан кызды.
— Сабыр ит әле, — дип кычкырдым мин, — кешенең өстенә як-як- тан кара көч ябырылып килә икән, ничек аяк өстендә басып тора алсын ул?
— Аягыңны ныгырак терә! —- диде минем сүз көрәштерүчем кызып, күзләрен ялтыратып.
— Нәрсәгә терәргә?
— Үз ноктаңны тап та терә!
— Син ник терәп тормадың соң?
— Үз язмышыма \’зем гаепле дип, шуңа күрә әйтәм ич мин сиңа, әкәмәт кеше’... Үз ноктамны тапмадым шул мин! Эзлим, пошынам, таба алмыйм!
Ләкин икмәк турында кайгыртырга кирәк иде һәм без, бер-беребезгә һәркем үз карашының дөреслеген исбат итә-итә, эшкә тотындык. Бернәрсә дә исбат итә алмадык, билгеле, икебез дә дулкынланган хәлдә эшне бетереп йокларга яттык.
Коновалов пекарня идәненә сузылып ятты да, озакламый йокыга да китте.Мин, он капчыклары өстенә урнашып, югарыдан аның ларь янындагы чыпта өстендә пәһлуан- нарча чалкан төшеп җәелгән мәһабәт гәүдәсенә карап яттым. Кайнар ипи, әче камыр һәм углекислота исе аңкый... Яктырып килә, он тузаны белән капланган тәрәзә пыялаларыннан соры күк күренә. Арба дыңгырдый, көтүче боргы кычкыртып көтүен җыя.
Коновалов гырлый иде. Мин, аның киң күкрәгенең бер күтәрелеп бер төшүенә карап, аны нинди юллар белән тизрәк үз динемә аударырга икән дип, уйланып яттым. Ләкин бернәрсә дә уйлап таба алмыйча, йокыга киттем.
Иртән без аның белән, торып, камырга баш ясан куйдык та, юынып, ларъ өстенә чәй эчәргә утырдык.
Коновалов МИННӘН:
~ Берәр китап бармы синдә? — Дип сорды.
Бар...
Миңа укырсыңмы?
— Ярый...
— Менә шәп! Беләсеңме нәрсә? Аемны тутырып, хуҗадан акча алгач, яртысы — сиңа!
— Нәрсәгә?
— Китаплар сатып ал... Үзеңә ал анда, күңелеңә ошаганын, миңа да ал — икене генә булса да. Миңа- мужиклар турындагысын ал. Пила белән Сысойка.. кебекләрен... һәм, беләсеңме, кызганып язылган булсын, көлдерер өчен булмасын... Кайберләре бар — бөтенләй чүп-чар! Панфилка белән Филатка — беренче битенә сүрәт ясап басылган хәтта — тилелек! Пошихонецлар, төрле әкиятләр. Андыйларны яратмыйм. Мин әнә синдәге ише китаплар барлыгын белми идем.
— Стенька Разин хакындагы китапны телисеңме?
— Стенька турындамы? Әйбәтме?
— Бик яхшы..4
— Китер!
һәм озакламый мин инде аңа Костомаровның «Стенька Разин фетнәсе» дигән китабын укыдым. Бу, эпик поэма дип әйтерлек, талантлы монография башта минем сакаллы тыңлаучымның күңеленә ошамады.
— Нигә монда сөйләшү юк, — дип сорады ул, китапка үрелеп карап. Мин ни өчен алай икәнен аңлаткач, ул иснәп куйды һәм нснәвен миннән яшерергә теләгән иде дә, булдыра алмагач, җайсызланып, гаепле кеше төсле итеп:
— Ярый —укы! Мин болан гына... —диде.
Ләкин тарихчы Степан Тимофеевичны художникларча тасвирлап, «Волгадагы ирекле кешеләр князе» нең образы . китап битеннән күз алдына чыгып баса барган саен, Коновалов үзгәрә барды. Аңарчы эче пошкан һәм бер дә исе китмәгән төсле ялкау гына күзләрен мәлҗе- рәйтеп утырган җирдән — акырын- лап һәм мин абайламаган арада шаккатырлык бөтенләй икенче кыяфәттә күз алдыма килеп басты. Ул минем каршыдагы ларь өстендә тез-ләрен кочаклап, сакалы аягын капларлык итеп, ияге белән кулларына таянган хәлдә миңа комсызланып карап утыра; аның күзләреҗыерыл-
1'5
ган каш астыннан бик сәер елтырап яналар. Аңарда хәзер элек мине гаҗәпләндерә торган балаларча беркатлылыкның әсәре дә юк һәм аның — хәзер караеп кечерәя төшкән — юаш, зәңгәр күзләренә шундый килешле хатын-кызлар йомшаклыгы, гадилеге, барысы да каядыр югалган. Аның мускуллар йомгагы кыяфәтенә кергән гәүдәсендә ниндидер, арысланга тартым, утлы бернәрсә бар иде. Мин укудан туктаган идем, ул акырын гына , ләкин бик җитди итеп:
— Укы, — диде.
— Син нәрсә?
— Укы! — диде ул, кабатлап һәм аның тоныннан үтенү белән бер үк вакытта ачуы килгәнлеге дә сизелде.
Мин, ара-тирә аңа күз төшергәләп, укуымда дәвам иттем һәм аның торганнан торганга кыза баруын күрдем. Аңардан ниндидер кайнар томан бәрде димме, — мине ярсыта һәм исертә торган бер нәрсә җәйрәде. Һәм менә мин Стеньканың тотщлган җиренә барып җиттем.
Коновалов:
— Тоттылар! — дип кычкырып җибәрде.
Аның бу сүзендә әрнү, җәберсенү һәм ачу тойгылары яңгырады.
Аның маңлаеннан тир чыкты һәм күзләре бик сәер зурайдылар. Ул, дулкынланып, ларь өстеннән сикереп төште дә үзенең озын гәүдәсе белән каршыма килеп басып, кулын иң башыма куйганнан соң, ашыга- ашыга кычкырып сөйләргә ТОТЫНДЫ:
— Сабыр ит әле! Укыма... Шуннан соң нәрсә була, әйт! Юк, тукта, әйтмә! Аны җәзалап үтерәләрме? Ә? Укы тизрәк, Максим!
Разинның бер туган энесе Фролка түгел, бәлки менә шушы Коновалов дип уйларлык иде. Гуя бу сукбай белән Стенька арасында өч йөз ел буе суынмаган, һәм аларны хәзергәчә бәйләп торучы өзелмәс кан кардәшлеге бардыр кебек һәм сукбай үзенең тере, таза тәненең бөтен көче белән, таяныр «нокта» табал- мый хәсрәтләнгән рухының бөтен дәрте белән шул моннан өч йөз ел элек тотылган ирекле лачынның әрнү Һәм ачуын сизәдер кебек тоелды.
— Хода хакы өчен, дим, укы йндеГ Мин, йөрәгем дөп-дөп тибеп, ярсып дулкынланган хәлдә, Коновалов белән бергә Стеньканың сагышын үз башымнан кичереп, укыдым, һәм менә без җәзалауларга барып җиттек.
Коновалов тешләрен шыкырдатып куйды һәм аның зәңгәр күзләре күмердәй янды. Ул, арттан минем өскә ятып, шулай ук китаптан күзләрен ала алмыйча карап торды. Аның сулышы, колак төбемдә шаулап, чәчемне күземә өреп төшерде. Мин ул чәчне кире тибәрер өчен башымны селеккәләгән идем, Коновалов, шуны күреп, үзенең авыр учын башыма куйды.
«Шунда Разин тешләрен шундый итеп шыкырдатты, кан белән бергә идәнгә...»
Коновалов:
— Җитәр!.. Шайтан алсын! —-дип кычкырып җибәрде һәм хитапны, минем кулдан тартып алып, бөтен көче белән идәнгә бәрде дә, үзе дә шунда утырды.
Ул елый, һәм, үзенең күз яшеннән оялганлыктан, кычкырын еламас өчен, ничектер ырылдый иде. Ул, башы белән тезенә капланып күзләрен үзенең керле киндер штанына сөртә-сөртә елады.
Мин, аны ни дип юатырга да' белмичә, каршыдагы ларь өстендә утыра идем.
— Максим! — диде Коновалов идәндә утырган килеш.—Коточкыч бит! Пила... Сысойка. Аннан Стенька... Ә? Нинди язмыш!.. Тешләрен ничек төкереп ташлый ул!.. Ә?
һәм ул бөтенләй калтыранды. Аңа Стеньканың төкереп чыгарган тешләре бигрәк тә нык тәэсир итте, ул, авыру кешедәй иң башларын сикертеп, һаман шул хакта сөйләде.
Без күз алдыбызга килеп баскан газаплы һәм рәхимсез җәза күренеше тәэсире астында икебез дә исергәндәй булдык.
Коновалов, китапны идәннән алды да, миңа сузып:
— Син аны мпңа тагын бер тапкыр укы, ишетәсеңме? — диде. — Я- ле, теш хакында кайда язган монда, күрсәт әле!
Мин аңа күрсәттем, Коновалов
16
китапның шул юлларыннан күзен ала алмыйча карады.
— Шулай: «тешләрен кан белән бергә төкерде» дип язылганмы? Хәрефләре нәкъ шул бүтәннәре төсле үкме? И, ходаем! Нинди авырткандыр, ә? Тешенә чаклы... Ә ахырында тагын нәрсә була? Җәзалап үтерәләр? Әһә! Аллага шөкер, ахыры үтерәләр икән кешене!
Улч үзенең бу шатлыгын шундый көч белән белдерде һәм аның күзләрендә шундый канәгатьләнү күренде ки, мин, аның азапланып эштән чыккан Стеньканы, аңа үлем теләр дәрәҗәдә әрнеп, кызгануын күреп, сискәнеп куйдым.
Безнең ул көнебез ниндидер сәер томан эчендә үтте: без, Стеньканың тормышын, аны җәзалауларын, аның хакында чыгарылган җырларны искә төшереп, көне буе шул турыда сөйләштек. Коновалов бер- ике тапкыр яңгыравыклы баритон белән җыр да башлап карады, аннан кинәт туктады.
Шул көннән алып без аның белән бер-беребезгә . тагын да якынлаша төштек.
Мин аңа тагын берничә тапкыр «Стенька Разин фетнәсен», «Тарас Бульба»ны һәм «Ярлы кешеләр»не укыдым. Тыңлаучым Тарасны да бик яратты, ләкин ул Костомаров китабының якты тәэсирен күләгәли алмады. Макар Девушкин белән Варя- ны Коновалов аңламады. Макарның хатларының теле аңа көлке булып кына күренде, ә Варяга ул шикле карады.
— Кара син аны! Картка сыланып сыйпана! Хәйләкәр кыз!.. Ә тегесе— .карачкы! Шулай да ташла син, Максим бу капительне! Нәрсә бар анда? Карты кызга, кы?ы картка... Кәгазь әрәм иткәннәр шунда... чучкалар янына олаксыннар әйдә! Кызганырлык та, көлерлек тә түгел: нәрсәгә дип язганнардыр?
Мин подл иповчы ларны исенә тө-шереп карагай идем дә, ул минем фикергә кушылмады.
— Пила белән Сысойкаиың калыбы башка! Алар тере кешеләр, яши* ләр, тырышалар — ә болар нәрсә* Хат язышалар... Эч поштыргыч! Алар кеше дә түгел хәтта, тик бо- лай уйдырма гына. Менә Тарас белән Стеньканы икесен янәшә куйсаң иде... Атакайгынам! Нәрсәләр эшләр иде алар. Пила белән Сысойканык да күңеле күтәрелер иде ул чакта/
Ул, вакытны аңлап җиткерми, үзенең яраткан геройларын, барысы да бер вакытта яшәгән, тик аларнын икесе Усольедә, берсе «хохоллар» арасында, берсе Волгада торган дип. күз алдына китерә иде. Мин ана Сысоика белән Пила, Кама буйлап түбән «төшсәләр» дә, Стенька белән очыраша' алмаган булачакларын, Стенька «Дон казаклары аша элдертеп хохолларга» барып чыккан тәкъдирдә дә анда Бульбаны таба алмаган булачагын көч хәл белән аңлатып ышандырдым.
Эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, Коноваловның шуңа йөрәге әрнеде. Ул Емелькага ничегрәк карар икән дип, күрәсем килеп, мин аны Пугачев фетнәсе белән сыйлап карамакчы булган идем. Коновалов Пугачевны яраксыз тапты.
— Ах, тамгалы шельма, — кара син аны! Патша исеме астына яшеренеп, болгата бит... Ничаклы кешене һәлак иткән, эт!.. Стенька дисенме? — анысы башка эш, туганкай. Пугач — бет серкәсе ул, башка нәрсә түгел. Шабаш! Менә Стенька- сыман китаплар юкмы? Эзлә әле... Ә теге уҗым бозавы Макарны ташла — кызык түгел. Аның урынына син Степанны ничек үтерүләрен тагын бер тапкыр укы...
Бәйрәмнәрдә Коновалов белән без елга аръягына, болынга китә идек. Үзебез белән бергә бераз аракы, икмәк һәм китап алып, Коновалов әйтмешли «иркен һавага» чыга торган идек.
Без бигрәк тә «пыяла завод»ына барырга ярата идек. Шәһәрдән ерак түгел кырда торган бер бина ни өчендер шулай дип атала. Ул — подваллары бөтен җәй буе сыек сасы пычрак белән тулы, тәрәзә рамалары ватык, җимерек түбәле өч катлы таш йорт иде. Җиргә чүккән кебек, ярым җимерек, яшькелт-соры бу йорт үзенең ватылып эштән чыккац
караңгы тәрәзә уелмалары белән кырдан шәһәргә карап тора һәм гүя язмыш тарафыннан кыерсытылып, шәһәрдән читкә чыгарылып ташланган үлем хәлендәге мескен, гарип- инвалид төсле күренә. Ташу вакытында су астында калып, елдан ел ашала баруына карамастан, ул йорт какшамый тора, нигезеннән түбәсе- нәчә ямь-яшсл булып күгәреп һәм әйләнә-тирәсенә җыелган сулар аркасында полициянең еш килүеннән котылып утыра һәм — үзенең түбәсе булмаса да — һәртөрле йорт җирсез, шикле кешеләргә куыш бирә иде.
Андый лар ул йортта һәрвакыт күп була; сәләмә киемле, ярым ач һәм кояш яктысыннан куркучы ул кешеләр бу хәрабәдә ябалаклар төсле яшиләр һәм алар Коновалов белән безне тансык кунак итеп каршылыйлар, чөнки без икебез дә пекарнядан киткән чакта берәр бөтен ак күмәч алып, юлда барышлый бер чирек аракы белән бер лоток «кайнар» үпкә, бавыр, йөрәк, карта сатып ала идек. Шулай итеп, Коновалов әйтмешли «пыяла кешеләргә» ике-өч сумга бик туклыклы сый оештыра идек.
Бу сый өчен алар безгә төрле нәрсәләр сөйлиләр һәм аларның сүзләрендә йөрәк яргыч, коточкыч хакыйкать фантастик рәвештә бөтенләй беркатлы ялган белән чуалып бетә, һәрбер сөйләнгән вакыйга күз алдына күбрәк өлеше кара җептән бәйләнгән челтәр төсле булып килеп баса, аның кара җепләре — .хакыйкать һәм арада очырагаи аллы-гөлле җепләр — ялган була. Андый челтәр ми һәм йөрәк өстенә ятып икесен дә авырттырып баса, үзенең каты һәм йөрәк әрнеткеч төрле бизәге белән аларны кыса. «Пыяла кешеләр» үзләренчә безне яраталар — еш кына мин аларга һәртөрле китаплар укыйм һәм алар минем укыганны һәрвакыт диярлек игътибар белән тыңлыйлар.
Мин үзләре тормыштан читкә чы-гарылып ташланган бу кешеләрнең тормышны шул чаклы тпрәнтен бе-лүләренә шаккатам һәм алар- ның сөйләгәннәрен комсызланып тыңлыйм. Коновалов исә аларны сөйләүченең фәлсәфәсенә каршы әйтер өчен һәм мине бәхәскә катнаштырып җибәрер өчен тыңлый.
Әллә нинди әкәмәт киемнәр кигән һәм бармагыңны каптырсаң кулыңны өзеп йота торган кеше икәнлеге чыраеннан ук билгеле берәрсенен тормышын һәм шул хәлгә төшү тарихын тыңлаганнан соң, — һәрвакыт үз-үзен аклау-яклау нияте белән сөйләнгән шундый тарихны тынла- гаинан соң, Коновалов уйчан елмая һәм аның сүзен кире каккандай, башын чайкап куя. Моны сизәләр.
Сөйләүче аңа:
— Ышанмыйсыңмы, Лёса? — дип кычкыра.
— Юк, ышанам... кешегә ышанмый мөмкинме соң! Аның ялганлавын күрсәң дә ышан хәтта, тыңла һәм ни өчен ялганлаганын аңларга тырыш. Кайчакта ялган аркасында кешене чынга караганда да яхшырак аңлыйсың... Аннан тагын без үзебез турында нинди чынын сөйли алабыз соң? Иң әшәкесен... Ә ялганлаганда яхшы сөйләргә була... Дөрес бит?
— Дөрес, — ди сөйләүче, аның сүзен җүпләп. — Шулай да бая нигә, башыңны чайкадың?
— Нигә дисеңме? Син дөрес фикер йөртмәгәнгә күрә... Син шундый итеп сөйлисең, әйтерсең тормышыңны син үзең кормаган, күршеләрең һәм ниндидер үткән-барган кешеләр корган булып чыга. Шул чагында син кайда идең соң? Ни өчен үзеңнең язмышыңа каршы торырлык бер нинди көч тә куймадың? һәм ничек шулай килеп чыга соң бу, без үзебез кеше булган хәлдә кешедән зарланабыз? Димәк — бездән дә зарланырга мөмкин. Безгә яшәргә комачаулыйлар икән, без дә кем-нәргәдер комачаулаганбыз димәк, кеме? Я, моны ничек аңлатырга?
— Берәү дә бер-беренә комачау-ламаслык һәм бар кешегә дә иркен булырлык тормыш корырга кирәк,— диләр Коноваловка.
Коновалов җиңгән кыяфәт белән:
— Ә тормышны кем корырга тиеш?— дип сорый һәм үзеннән элек башкалар җавап бирмәгәе дип, шунда ук җавап бирә: — Без! Без үзебез! Ләкин без ул тормышны кора белмәгән килеш һәм үз тормышыбыз шундый уңышсыз хәлдә булган ки-
2. .C. Ә.* № 3
17
18
лош аны ничек итеп корырбыз соц? Шулай булгач, бар таяныч — без булып чыгабыз, туганкайлар! Ә безнең. кем икәнлегебез мәгълүм...
Үз-үзләрсн акларга тырышын, ана каршы әйтәләр, ләкин ул һаман үзенекен тукый: алар каршында берәү дә гаепле түгел, һәркем үз каршында үзе гаепле, ди.
Аны шул фикереннән тайпылдыру бик читен һәм аныц кешеләргә булган карашын ацлау да читен. Алар, аныц карашынча, бер яктан ирекле тормыш төзәргә тулы хокуклы-сә- ләтле кешеләр булып торалар, икон-, че яктан — бер берсеннән зарланудан бүтән бернәрсәгә дә сәләтсез ниндидер сыек, зәгыйф кешеләр булып чыгалар.
Күбесенчә шундый сүз көрәштерүләр төш вакытында башланып, төи уртасынача сузыла һәм Коновалов белән без «пыяла кешеләр»- дәи караңгыда тездән пычракка бата-чума кайта идек.
Бер тапкыр ниндидер сазламыкка бата яздык, икенче тапкырында, облавага эләгеп, «пыяла завод»ында яшәүче һәм полиция карашында шикле кешеләр булып чыккан, ике дистәгә якын әшнәләребез белән бергә частьтә кундык. Кайчакта без, фәлсәфә сатасыбыз килмичә, елга аръягына, ерактагы болыннарга китә идек. Алда ташу вакытында керен калган вак балыкка бай кечкенә күлләр бар. Без шундый күлләрнең берәрсснен яры буенда, куаклар арасында тирә-юньдәге күренешнең матурлыгын арттырыр өчен генә учак ягып, китап укыйбыз яисә тор-мыш хакында гәпләшәбез. Кайчакта Коновалов уйчан кыяфәт белән:
— Максим! Әйдә күккә карыйк!— т I’
Без, чалкан төшеп, өстебездәге төпсез з-нгәр күккә карап ятабыз. Башта ә :е без әйләнә-тирәбездәге яфракл р кыштырдавын да, күл суы чупыл;.зв ын да ишетәбез, астыбыздагы җ ipee дә сизәбез... Аннан акырынлап зәңгәр күк безне үзлә тарткандай булып, боз яшәү тойгысын җуябыз Һәм гүя җирдән асры- лып, йокымсыраган килеш табигатьне күзәткән хәлдә күк сәхрасында йөзгән кебек булабыз һәм шуны бозмас өчен сөйләмәскә, кыймылдамаска тырышабыз.
Без берничә сәгать тоташ шулай ятканнан соц, җаныбыз, тәнебез ял итеп, яңарып, өнгә эшкә кайтабыз.
Коновалов табнгатне сүзсез тирән мәхәббәт белән сөя, һәм кырда булсын, су өстендә булсын, һәрвакыт ул ничектер бөтенләй юаш- ягымлы булып, тагын да баласы- макланып китә. Ара-тирә ул, күккә .карап:
— Эх, шәп! — дип, тирән сулап куя.
һәм аныц дулкынлап әйткән шул сүзләре мәгънә ягыннан да, тойгы ягыннан да күп шагыйрьләрнең шалтырама буш сүзләреннән баерык була: ул шагыйрьләр табигатьнең тел белән аңлату мөмкин булмаган ягымлы матурлыгы алдында чынлап баш июдән битәр, үзләренең нәфис хисле кеше булу абруйларын җуймас өчен сокланалар...'
Поэзияне кәсепкә әйләндергәч, башка нәрсәләр төсле, ул да үзенен. изге беркатлылыгын югалта.
Көн артыннан кон туып, ике ай үтте. Мпн Коновалов белән бик күп нәрсә турында сөйләштем, күп китап укып чыктым. «Стеиькаяын. фетнәсен» МЕН аңа шул чаклы еш укыдым,. ул инде китапны башыннан ахырынача, бит артыннан битен тезеп, үз сүзләре белән сөйләп бирә алыплык булды.
Нечкә күңелле бала өчен кан-, чакта тылсымлы әкият ничек Сулса, аның каршында бу китап шундый булып кит е. Ул үзенә эш итәргә туры килгән әйберләргә шул китаптагы геройларның исемнәрен кушып бетерде, һәм бор тапкар шүрлектәге икмәк табагы төшеп ватылгач, борчылып һәм ачуланып:
— Ах сия, воевода Прозоровский!—дин кычкыр in куйды.
Уңмаган икмәкне ул Фролча дип атый, чүпрәгә «Стсш ханың уйлары» дип исем кушкан; Стенька үзе исә, дөньяда нинди генә бәхетсез, уңышсыз, искиткеч, зур нәрсә булмасын,
19
шуларның бөтенесенең синонимы булып тора иде .
Коновалов белән танышкан көнне мин аның хатын укып, үзем шуңа җавап язган Капитолина хакында шул вакыт эчендә бер кайчан да суз кузгалмады диярлек.
Коновалов аңа Филлип дигән берәү исеменә акча җибәреп, ул кешедән пблнцияга барып кызга кәфил булуын үтенеп язгач, Филил- тан да. кыздан да бернинди җавап та килмәгән иде.
һәм кинәт бер көнне, кичен Коновалов белән без мичкә икмәк тыгарга әзерләнеп йөргәндә, пекарня ишеге ачылып, караңгы, юеш өйалдыңнан калын гына, юаш һәм шул ук вакытта дәртле хатын-кыз тавышы ишетелде:
— Гафу итегез...
Коновалов, көрәген җиргә терәп, җайсызланган кыяфәт белән сакалын тарткалап торган арада, мин:
— Кем кирәк? — дип сорадым.
— Күмәчче Коновалов шушында эшлиме?
Хәзер ул бусагада басып тора һәм асылмалы лампаның яктысы туп-туры аның ак йон шәл бөркәнгән башына төшкән. Шәл астыннан аның почык борынлы сөйкемле тугәрәк йөзе күренә, кып- кызыл, тулы иреннәре елмаеп, каба-рынкы бит урталары оатып тс-ра иде.
— Монда! — дидем мин аңа җа-
• вап биреп.
Коновалов көрәген ыргытып, кинәт һәм ничектер ду кубып шатланып:
— Монда, монда! — дип, эре-эре адымнар белән кунак кызга таба атлады.
—- Сашенька! — диде тегесе апа, тирән көрсенеп.
Алар кочаканыштылар, моның өчен Коноваловка бөтенләй иелергә - туры килде.
— Я, ничек? Күптәнме? /Менә син! Котылдыңмы? Әйбәт! Менә күрәсез.? Әнттем ич мнн... Хәзер сиңа тагып юл ачык! Бер дә курыкмый
I йөр! — диде Коновалов әле һаман шулай кызның биленнән һәм муеныннан кочаклап бусагада басып торган- килеш тизрәк сөйләргә ашыгып.
— Максим... бүген син үзең генә сугыш киде, туганкай, мин менә хатын-кыз эше белән булашыйм... Син кайда төштең соң, Кала?
— Мин туп-туры бирегә, синен янга килдем...
— Бирегә-ә? Биредә мөмкин түгел... Монда икмәк пешерәләр һәм... һичбер ярамый! Хуҗа бик каты кеше безнең. Төнгә кая да булса бүтән берәр җиргә урнашырга кирәк булыр... Номергамы анда. Әйдә!
Алар чыгып киттеләр. /Мин икмәкләр белән сугышырга калды.’ i һәм Коноваловның тал атканчы кайтуын һич көтмәгән идем, ләкин ул, мине гаҗәпләндереп, өч сәгатьтән кайтып керде. Аның шатлык б - лән нурланган йөзен күрим әле дип, битенә карап, арган, күңелсез, сытык чыраен күргәч, тагып да гаҗәпләнә төштем. Дусымның шундый көнне болай кәефсез булуы мине бик кызыксындырды. .
— Сиңа пи булды? — дип сорадым мин анардан.
Ул боегып кына:
— Бер нп дә ю:;... — дип җавап бирде дә бераз дәшми торганнан соң, шактый ачулы кыяфәт белән төкереп куйды.
— Юк, шулай да?.. — дидем мш-1 төпченеп.
Ул, ларь өстенә сузылып ятып, арган та ыш белән җавап бирде:
— Нәрсә имде сиңа? Шулай да... Шулай да... Нп әйтсәң дә — хатын- кыз!
Аны сөйләтер өчен мипа әллә ничаклы көч куярга туры килде, ахырында ул миңа шулайрак ител аңлатты:
— Әйтәм ич — хатын-кыз! тиле булмасам, болай булмый иде. Аңладыңмы? Менә син: хатын-кыз да кеше, дгсең. Дөрес,.ул арт аш i белән генә йэри, үлән ашамый, с з сөйли, көлә — хәйван түгел, диме::. Шулай: да безгә иш түгел... Ни өчен дисеңме? Алсын белмим! Иш. түгел Е А .ЬЫ : с:’ . ләкин ни оч-, i пкәксп аңлый алмыйм... Әнә ул. Капитолина, кая тар.а — белән хатының кебек булып торасым килә. ди... Сннең этең булырга телим, ди... Бөтенләй тузга язма
20
ганны сөйли! Тиле син, сөекле кызый, мин әйтәм, минем белән ничек тормак кирәк, уйлап кара. Беренчедән мин — запой белән эчәм, икенчедән, минем бернинди йортым юк, өченчедән, мин сукбай бит, бер урында гына тора алмыйм, һәм тагын бик күп шуның ише. Ә ул о и тә— запой нкән, ансына төкерәм! Мастеровой ирләрнең барысы да эчкече, шулай да аларның хатыннары бар; хатының булгач, өең булыр, ди, һәм ул чагында бер кая да китмәссең, ди... Мин әйтәм: ул нәрсәгә күнә алмыйм мин, Капа, чөнки алай тора белмәвемне, алай яшәргә өйрәнмәячәгемне беләм, дим. *2 ул—мин суга ташланам, ди. Мин аңа әйтәм: ю-юлә-әр, син, дим. Мч сүгенә, һәм ничек сүгенә бит оле! Ах син, кеше котыртучы, оятсыз бит, алдакчы, озын шайтан, ди... Һәм элеп алып китте, китте... шундый ярсыды, качып чыгып китә яздым. Аннан еларга кереште. Үзе елый, үзе мине табалый: мин сиңа кирәк булмагач, мине ни өчен ул урыннан тартып алдың. Ник мине котыртып аннан чыгардың, хәзер мин кая барыйм инде, ди. Җирән тиле, син, ди... Я, хәзер нишләтергә инде аны?
Мин:
— Чынлап та ни өчен аннан тартып чыгардың син аны? — дип сорадым.
— Ник дисеңме? Менә әкәмәт! Кызганыч бит! Пычракка батып бара ич кеше... һәм аны яныннан- үтеп баручы һәркем кызгана. Ләкин семья корырга... һәм башка шуның ише белән маташырга, ю-юк! Ансына риза була алмыйм. Мин нинди семья башлыгы? Ул ноктада тора алырлык булсам, әллә кайчан тәвәк-кәлләгән булыр идем инде. Шундый җае туры килгән вакытлар булды! Прида ылысын ала алыр идем. Ләкин кулымнан килмәгәч, ничек ул эшне эшли алыйм? Ул елый... анысы, ни... яхшы түгел, билгеле... Ләкин нишлим соң? /Миннән булмый!
Ул хәтта үзенең «булмый» дип әрнеп әйткән сүзен раслар өчен башын чайкап куйды. Аннан, ларь өстеннән төшеп, башын түбән игәа хәлдә ике куллап сакалын тузгытып, төкеренә-төкеренә пекарня буйлап йөрергә тотынды.
— Максим! — диде ул җайсызланып кына Һәм ялынган тавыш белән: — Ничек тә булса син аныи янына барып ни өчен шулай икәнен әйтсәң иде, ә? Бар әле, туганкай1
— Нәрсә дип әйтермен соң МИЕ аңа?
— Дөресен сөйләп бир!.. Булдыра алмый ул, диген. Аңа кулай эш түгел бу, диген... Булмаса, менә нәрсә дип әйт... аның әшәке авыруы бар, диген!
Мин:
— Дөрес түгел ич бу? — дип көлдем.
— Әй-е... дөрес түгел шул._ Шә-әп сылтау үзе, ә? Ах син, шайтан алгыры! Менә ул боламык! Ә? Я, хатын нигә миңа?
Бу сүзләрне әйткәндә ул шундый аптыраган Һәм куркынган кыяфәт белән кулларын як-якка җәйде ки. аның хатынны куяр урыны булмавы аерым ачык иде. һәм бу вакыйганы ул көлке сүзләр белән сөйләгән булуына карамастан, аның драматик ягы мине кызның язмышы турында нык кына уйланырга мәҗбүр итте. Коновалов исә әле һаман пекарня буйлап, һәм хәзер инде үзе белән үзе гәпләшкәндәй, сөйләнеп йөри иде
— Бу юлы күңелемә дә ошамады ул, иллә котсыз күренде! Төпсе? упкын төсле мине каядыр тарта суыра. Кара син аны, ир күзләгән үзенә! Бик үк акыллы булмаса да. хәйләкәр кыз.
Бусы инде, азатлыгына кеш* кулы сузылгач, аның мәңге азатлыкка омтылу тойгысы, сукбайлы* инстинкты кузгала башлавы иде, ахырысы.
— Юк, мине андый селәүчәг белән каптыра алмассың, мин эре балык! — дип кычкырды ул, масаеп — Менә мин тотармын да... кар: әле чынлап та? — һәм ул пекарш уртасына туктап, елмаеп уйп калды. Мин аның дулкынланга! чыраеның уенын күзәттем һәм нин ди карарга килүен үзлегемнән бе лергә тырыштым.
21
— Максим! Әйдә Кубаньга?!
Мин моны көтмәгән идем. Аңа карата минем кайбер әдәби-педа- гогик ниятләрем бар: мин, ана уку- язу өйрәтермен һәм үзем белгәннәрнең бөтенесен аның күңеленә сеңдерермен дип, өметләнә идем. Ул миңа бөтен җәй буена урныннан купмаска сүз биргән, шуның белән минем өстемә алган эшем җиңелләшкән иде һәм кинәт...
— Ансы инде юкны сөйлисең! — дидем мин аңа, аптырый төшеп.
Ул:
— Нишләргә соң миңа? — дип кычкырды. s
Мии аңа Капитолинаның бәйләнүе ул уйлаган дәрәҗәдә үк җитди түгеллеген сөйли башладым, карап карыйк әле, сабыр итәргә кирәк, дидем.
Әллә ни озак көтәсе дә булмаган икән.
Без тәрәзәгә аркан, мич каршында, идәндә сөйләшеп утыра идек. Төн уртасы якынлашып килә һәм Коноваловның кайтуына бер-ике сәгать вакыт узган иде. Кинәт, артыбыздагы тәрәзә пыяласы чылтырап ватылып, идәнгә шактый зур таш дөбердәп килеп төште. Без икебез дә куркынган хәлдә сикереп торып, тәрәзәгә ташландык.
— Тидерә алмадым!—дип кычкырды аннан чинаган тавыш. — Начар төбәдем! Тигән булса...
— Китте-ек! — диде калын тавыш ерткычларча ырылдап. — Китте-ек, соңыннан кирәген бирермен мин аның!
Ватык тәрәзә аша урамнан бик яман, йөрәк яргыч чинап, исерекләрчә шаркылдап көлгән тавыш ишетелде.
— Бу ул! — диде Коновалов пошынып.
Миңа урам читеннән тәрәзә алдындагы уелмага салынып төшкән ике аяк кына күренә иде әле^ Алар салынган хәлдә, үзләренә таяныч эзләгәндәй, табаннары белән чокырның таш стенасына бәрелгәләп, бик сәер селкенеп торалар иде. _
— Киттек әйдә-ә! — диде юан тавыш.
— Җибәр! Сөйрәмә мине, эчемә җыелганнарны әйтергә ирек бир. Хуш, • Сашка! Хуш... — аннан ул шактый оятсыз сүзләр белән сүгенде.
Мин,' тәрәзәгә якынрак барып, Капитолинаны күрдем. Ул, куллары белән җиргә таянган килеш, түбән иелеп пекарняның эченә карарга тырыша, һәм аның тузгыган чәче иң башларына, күкрәгенә таралып төшкән. Ак шәле бер якка шуышкан, күлмәгенең изүе ертык. Капитолина исерек һәм нервы авырулы кеше кебек, чинап, калтыранып, оч-кылыклап, сүгенә-сүгенә як-якка чайкалып утыра, үзенең бите кып- кызыл һәм күз яшенә чыланган иде...
Аның өстенә озын буйлы бер ир кеше иелгән һәм ул бер кулы белән кызның иң башына, икенчесе белән йорт, стенасына таянган хәлдә һаман ырылдап акыра:
— Китте-ек!..
— Сашка! Харап иттең син мине... хәтереңдә тот. Каһәр суккыры, җирән шайтан! Көн яктысын күр- мәсәң иде. Мин өметләндем... син, явыз, мине мыскыл итеп көлдең... Ярар! Исәпләшербез! Качтың! Ояласың, җир бит... Саша... Күгәрченем!
Коновалов, тәрәзә янына килеп ларь өстенә менә-менә күңелсез генә тонык тавыш белән:
— Качмадым мин... Качмыйм... Ә син бикәр бәйләнәсең... Мин сиңа яхшылык теләгән идем; яхшылык итим дип уйлаган идем, син бөтенләй тузга язмаганны сөйләргә тотындың...
— Сашка! Мине үтерә аласыңмы син?
— Ник эчтең син? Нәрсә буласын беләсеңмени сии... иртәгә!
— Сашка! Саша! Суга батыр мине!
— Җитә-әр! Китте-ек!
— Ни өчен яхшы кеше булып кыландың сии? Кабәхәт!
— Ниткән тавыш бу, ә? Сез кемнәр?
Төнге каравылчының сыбызгысы аларның үзара сүзләрен бүлдереп, тынды.
Тәрәзә катындагы кыз үкереп елады:
— Син шайтанга ник ышандым икән мин...
Аннан соң аяклары, кинәт тарты
))
лып, тиз генә югары күтәрелеп караңгыда күздән югалдылар. Быдыр- быдыр сөйләшүләре һәм маташулары ишетелде.
Кыз:
— Полициягә барасым килми! Са-аша! — дип, әрнеп акырды.
Урам уртасыннан дөп-дөп атлап уздылар.
Сыбызгы сызгырттылар, саңгырау тавыш белән ырылдадылар, үкерделәр...
— Са-аша! Бә-әгърем!
Кемнедер аяусыз кыйныйлар кебек тоелды. Болар бөтенесе бездән ераклаша, тына барып, куркыныч тештәй юкка чыкты.
Коновалов белән без, искиткеч тиз арада күз алдыбызда булып үткән шул күренештәй изелеп, караңгы урамга карагай килеш, елау, үкерү, сүгенү, түрәләрчә җикеренү һәм әрнеп ыңгырашулардан исебезгә килә алмый тордык. Мин, аерым тавышларны исемә төшереп, шулармын. бөтенесе өнемдә булып үтүенә көч хәл белән ышандым. Бу кечкенә, ләкин авыр драма коточкыч ти- бетте.
Коновалов, тәрәзәдән аңа шундый кырыс һәм тавыш-тынсыз карап торган караңгы төннең тынлыгына тагын бер тапкыр колак салганнан соң, ничектер аеруча юаш тавыш белән гади генә итеп:
— Барысы да бетте...—дип кунды.
һәм берничә секунд үткәч ул, әле һаман шулай ларь өстенә тезләнеп, куллары белән сөзәк тәрәзә төбенә таянган килеш, гаҗәпләнгән кыяфәт белән сүзен дәвам иттерде:
— Кирәгемне бирде ул минем!.. Полициягә эләкте... үзе исерек... Н.идидер шайтан белән. Ничек тиз бетерде бөтенесен! — Ул, тирән көрсенеп, ларьдан капчык өстенә төшеп утырды һәм куллары белән башын тотып як-якка чайкалып алгач, акырын гына миңа дәште:
— Сөйлә әле мина, Максим, нәрсә килеп чыкты соң монда хәзер?.. Бу эштә хәзер минем ни катнашым бар?
Мин аңа, эшкә тотынган чакта иң элек үзеңнең нәрсә эшләргә теләвеңне аңларга һәм эшнең башында ук аның ахыры ни белән бетәчәген күз алдына китерергә кирәклекне сөйләдем. Син туларны аңламагансың, белмәгәнсең Һәм — барысына да син гаепле, дидем. Минем ана ачуым килгән иде — Капнтолинаныи кычкырулары, ыңгырашулары, исерекнең «киттс-ек!..» дип кычкырган тавышы барысы да колак төбемдә тора иде әле һәм миң иптәшемне аямадым.
У.ч минем сүзләрне башын иеп тыңлап утырган иде, мин сөйләп бетергәч, башын күтәрде һәм мин а.чың чыраенда курку катыш гаҗәпләнү күрдем.
— Менә сиңа мә! — диде ҮЛ. — Шәп әйттең! Я, хәзер нәрсә булып чыга инде? Ә? Ничек инде? 1\\ина нишләргә аның белән?
by сүзләрне ул кыз алдында үзенең гаебен аңлау ягыннан шундый саф эчкерсез балаларча тон белән һәм шундый аптырап әйтте ки, мин шунда ук иптәшемне кызганып куйдым һәм аның белән артык кискен сөйләдем, ахыры, дип уйладым.
— Пик кенә урныниан кузгаттым икән мин аны! — диде Коновалов үкенеп. — Эхма! Хәзер миңа нинди рәнҗи ул... Полициягә барыйм әле, артыннан йөрим... Үзен күрермен... һәм анда тагын... Берәр сүз әйтермен... Барыргамы? •
Мин: анда барып йөрүдән берәр мәгънә чыгармикәи. Кызга нәрсә әйтерсең? Җитмәсә тагын ул исерек һәм йоклый торгандыр инде, — дидем.
Ләкин ул үз уеннан кайтмады.
— Барыйм әле, .тукта. Ни әйтсәң дә... Мин аңа яхшылык телим бит. Андагы кешеләр кем аңа? Барыйм. Син монда ни... Мин тиз генә!
Ул башына картузын элде дә, гадәттә купшыланып киеп йөри торган башмакларын да кимәстән, ашыгып пекарнядан чыгып китте.
Мин, эшемне бетереп, йокларга яттым, ә иртә белән уянып,- гадәтемчә, Коноваловның йоклый торган урнына карасам, ул юк иде әле.
Ул бары тик кич кырый гына кайтты, үзенең чырае сытык, чәчләре тузгыган, мацлае җыерчыкланган һәм зәңгәр күзләрен ниндидер томан баскай иде. Миңа карамыйча гына ларь яныиа барып, эшләгән
эшемә күз төшереп үтте дә, дәщми- гынмый идәнгә ятты.
Л1пн:
— Я, нәрсә, күрдеңме сон. аны?— дип сорадым.
— Шуның өчен бардым бит.
— Я, ничек соң?
— Ярыйсы.
Аның сөйләшәсе килмәгәнлеге күренеп тора иде. Мин, аның бу хәле әллә пи озакка бармас әле дип уйлап, сораштыра-нитә .тормадым. Ул көне буенча сөйләшмәде, тик ара- тирә эшкә катнашы булган кирәкле сүзләрне генә әйткәләп куйды һәм башын иеп, пекарня буйлап арлы- бирле йөрде, ә күзләре һаман шулай, кайтып кергән чактагы төсле үк, томанлы иделәр. Әйтерсең аңарда нәрсәдер сүнгән иде; ул, үзенең уйлары белән богаулангандай, акы-рын һәм сүлпән эшләде. Төнлә, без инде соңгы икмәкләрне мичкә тыгып, аларны анда кирәгеннән артык тотудан куркып, йокларга ятмый утырган арада, ул минән:
— Я-ле, Стенька турында берәр •нәрсә укы, — дип үтенде.
Аны иң нык дулкынландырганы җәза һәм җәзалап үтерү күренеше булганлыктан, мин аңа китапның нәкъ шул урный укырга керештем. Ул идәнгә чалкан төшеп сузылган хәлдә, корымланган түшәмгә карап, күзен йоммастап, кыл кыймылдатмый тыңлап ятты.
— Менә башын бетерделәр кешенең, — диде Коновалов акырын гына телгә килеп. — Шулай да ул заманда яшәргә мөмкин булган. Иркен. Барыр җир бар. Хәзер менә тынлык һәм юашлык... читтән торып карасаң, хәзер тормыш бөтенләй тып-тыныч. Китаплар, уку-язу... Шулай да кеше яклаучысыз яши һәм аны караучы юк. Аңа гонаһ эшләү тыелган, ләкин гонаһ эшләми мөмкин түгел... Шуңа күрә дә урамнарда тәртип, ә күңелдә буталчыклык. һәм берсе дә бер-берсен аңлый алмый.
Мин:
— Капитолина белән ничек булды сон әле? — дип сораган идем, ул сискәнеп киткәндәй:
— Ә? Капа белән. Шабаш... — дип, кискен генә кулын селтәде.
— Эшне өздең, димәк?
— Минме? Юк... ул үзе өзде.
— Ничек?
— Бик ансат. Үз ноктасына басты да, башкасын белергә дә теләми... Барысы да искечә. Тик элек ул эчмидер иде, хәзер эчә башлаган... Син икмәкләрне мичтән чыгар, мин йоклыйм.
Пекарня эче ’ тып-тын булды. Лампа төти, ара-тирә мич калагы чытырдый, шүрлекләрдәге пешкән күмәчләрнең өсләре дә чыртлап куйгалыйлар. Урамда безнең тәрәзә каршында төнге каравылчылар сөй- . әшә. Кайдадыр вывеска шыгырдыймы, кемдер ыңгырашамы — урамнсГн тора торгач тагын ниндидер бер сәер тавыш ишетелеп куя иде.
Мин, икмәкләрне мичтән чыгаргач, йокларга ятсам да, йоклый алмыйча, күзләремне ярым йомган килеш, төнге авазларга колак салып ята идем. Кинәт карасам, Коновалов, шыпырт кына идәннән торып, шүрлек янына барды да, аннан Костомаров китабын алып, ачып, күзенә үк китереп карсды. Мин аның уйчан йөзен аерым ачык күрдем, барамагын китапның юллары буйлап йөртеп, башын чайкавын, икенче битне ачып, аңа тагын күз текәп торуын, аннан миңа карап куювын күзәттем. Аның шилгән уйчан йөзеннән ниндидер сәер, киеренке һәм сорау биргәндәй бернәрсә чагыла иде һәм аның бу минем өчен яңа бите бик озак миңа таба карап торды.
Мин, үземнең кызыксынуымны тыя алмыйча, аның ип эшләсен сорадым.
— Син йокламыйсыңдыр дип уйлаган идем, — диде ул җайсызланып; аннан, китапны кулына тоткан килеш минем янга килеп утырып, төртелә-төртелә сөйләргә кереште: — Менә нәрсә хакында сорый-сым килә синнән... Тормыш тәртибе турында берәр китап юкмы нинди дә булса? Ничек торырга икәнен өйрәткән китап? Кешенең эшләре кайсы зарарлы, кайсы зарарсыз икәнен аңлатырга кирәк иде миңа... Беләсеңме, мин үземнең эшләгән эшләремә җайсызланам... Башта
24
яхшы дип эшләгән эшем, ахырында начар булып чыга. Менә Капа турында гына алыйк. — Ул сулышын алганнан соң ялынган тавыш белән әйтте: — эзләп кара әле син менә, үзеңне ничек тоту турында берәр китап юкмы икән? һәм миңа укы.
Берничә минут тынлык хөкем сөрде...
— Максим!
— Ә?
— Ниләр генә әйтмәде миңа Ка-питолина.
— Ярар инде... Җитәр -сиңа...
— Хәзер эш узган инде, билгеле... Шулай да әйт әле миңа... хакы бармы аның?..
Бу бик четерекле сорау иде, ләкин бераз уйлаганнан соң мин аңа: ие, дип җавап бирдем.
Коновалов боеккан кыяфәт белән сузып кына:
— Мин дә шулай дип уйлыйм менә... Хакы бар... — диде дә тынды.
Ул үзенең идәнгә җәйгән чыптасы өстендә бик озак маташты, берничә тапкыр торып тәмәке тартты, тәрәзә янына барып утырды, тагын ятты.
Аннан мин йокыга киттем; мин уянганда пекарняда ул юк иде инде һәм ул кичкә таба гына кайтты. Әйтерсең аның бөтен җирен тузан каплаган һәм аның томанлы күзләрендә нәрсәдер катып калган кебек иде. Ул, картузын киштәгә ыргытып, көрсенеп, минем янга килеп утырды.
— Син кайда идең?
— Капаны карарга бардым.
— Я, шуннан?
— Шабаш, туган! Әйттем бит мин сиңа...
Мин:
— Ул халык белән берни дә эшләп булмый инде, күрәсең... — дип, аның кәефен күтәрергә тырышып карадым. Өйрәнелгән гадәтнең бик көчле булуы турында һәм шул вакыйгага кулай башка нәрсәләр хакында сөйләргә керештем. Коновалов, ләм-мим дәшми, күзен идәнгә текәп торды.
— Юк, анысы аның бер хәл! Хикмәт анда түгел! Мин үзем йогышлы кеше... Дөньяда торырга язмаган миңа... Сулышым агулы минем. Кеше янына якын бару белән үк миннән аңа йога. Кемгә генә булмасын, мин бары тик кайгы гына китерә алам... Уйлап карасаң — үземнең дөньяда яшәвем белән кемгә рәхәт күрсәттем мин? Берәүгә дә күрсәтмәдем! Ә үзем бик күп кеше белән эгн иттем бит... Пыскып яна торган кеше .мин... ’
— Юк сүз сөйлисең!..
Ул үз сүзенә бик нык ышанган кыяфәт белән башын селкеп куйды:
— Юк, дөрес!..
Мин аны ул фикереннән кайтарырга тырыштым, ләкин минем сүзләр аның үзенең тормышка яраксызлыгына ышанычын тагын да ныгыта төштеләр.
Ул бик тиз һәм кискен рәвештә үзгәрде. Уйчан, сүлпән булып китте, китап белән дә кызыксынмый башлады', эштә дә инде элеккечә кызулыгын җуеп, кешегә аралаш-мый, дәшми-тынмый эшли торган булды.
Буш вакытта, идәнгә сузылып» түшәмнән күзен алмый ятты. Бите ябыгып шилде, күзләренең балаларныкы төсле якты нуры бетте.
Мин:
— Саша, сиңа ни булды? —дип сорадым.
— Запой башлана, — диде ул. — озакламый аракы чөмерергә тотынам... ЭчСхМ яна минем... йөрәк кыз- гансыман, беләсеңме... Вакыты җитте... Бу вакыйга булмаса, тагын беразга сузган булыр идем әле бәлкем. Ләкин — шул эш ашый мине... Ничек инде ул? Кешегә яхшылык итим дигән идем — көтмәгәндә... бөтенләй әллә нәрсә килеп чыкты! Әйе туган, тормышта үзеңне ничек тотуга тәртип кирәк шул... Бар кеше дә бер төсле эш итеп, бер-берсен аңлардай шундый закон уйлап чыгарып булмыймыни соң? Бер-береңнән шулай ерак торып яшәү мөмкин түгел бит. Акыллы кешеләр җир йөзендә тәртип урнаштырырга һәм кешеләргә ачыклык кертергә кирәк икәнен аңламыйлармыни соң? Э-эхма!
Ул, тормышта тәртип кирәк булу турындагы уйларга чумып, минем сүзләрне тыңламады. Мин хәтта аны үземнән ятсына башлагандай сиздем. Бер көйне ул, минем тор
. 25
мышны яңадан төзү турындагы про-ектымны йөздә беренче тапкыр тыңлаганнан соң, миңа ачуланды.
— Куйсана... Ишеткән инде мин аны... Эш тормышта түгел монда, кешедә. Иң элек — кеше... аңладыңмы? Менә шул... Синеңчә анда бөтенесе яңадан эшләнгәнче, кеше һаман хәзерге хәлендә калырга тиеш булып чыга. Юк, сип башта аны үзгәрт, аңа юл күрсәт... Аңа җир йөзендә якты да булсын, кысан да булмасын — менә шуны булдырырга тырыш син кеше өчен. Аны үз сукмагын табарга өйрәт...
Мин аңа каршы әйттем, ул кызды яисә, чыраен сытып, күңелсез генә:
— Әй, куй әле! — диде.
Ничектер бер көнне ул кичен чыгып киткәннән төнге эшкә' дә, иртәгесен дә кайтмады. Аның урынына хуҗа кереп, борчылган кыяфәт белән:
— Лексаха типтереп йөри безнең. «Стенка» да утыра. Яңа күмәчче эзләргә кирәк... — диде.
— Рәтләнер әле бәлки?!
— Шулай булмаган кая... Беләм ич мин аны...
Мин оста гына итеп таш койма эченә ясалган «Стенка» дигән кабакка киттем. Ул кабакның аермасы шунда, аның тәрәзәләре юк һәм аңа түшәмдәге тишектән генә якты төшә. Чыннап караганда, ул җирне казып, өстен такта белән япкан дүрт почмаклы чокыр иде. Анда җир исе, махорка һәм әчешкән аракы исе аңкый, үзенә һәрвакыт шикле кешеләр тулган була. Алар типтерергә килгән мастеро- вайны шыр ялангач калдырганчы эчәр өчен көннәр буе шунда сагалап йөриләр иде.
Коновалов, йөзләре Гофман хи-кәяләрендәге геройларныкы төсле, үзләре мөмкин булмаган дәрәҗәдә ертык костюмлы, алты әфәнде белән бергә кабак уртасындагы зур өстәл янында утыра; тегеләр аны олылыклап, сүзен хуплаган булып тыңлыйлар.
Кипкән балчык кисәге кебегрәк ниндидер әйбер ашап, аракы белән сыра эчеп утыралар иде...
— Эчегез, туганкайлар, эчә алган .чаклы эчегез. Акчам да бар, киемем дә... Өч көнгә җитәр ни барысы. Бөтенесен эчеп бетерәм дә... шабаш! Артык эшлисем дә килми — торасым да килми монда.
— Бик начар шәһәр, — диде Джон Фальстафка ошаган берсе.
Икенчесе сорау биргән кыяфәт белән түшәмгә карап алып, гаҗәпләнеп:
— Эшме? Шуның өчен дөньяга килгәнмени кеше? — диде.
Шуннан барысы бердән, Коноваловның бар әйберен эчеп бетерергә хаклы икәнлегенә һәм хаклы гына түгел, хәтта һичшиксез алар белән бергә эчеп бетерергә тиеш булуына дәлилләр китереп, шаулашырга тотындылар.
Коновалов мине күреп:
— Ә, хМаксим икән анда..’, капчыгы да янында! — дип, сүз уйнатып алды. — Яле, китапчы фарисей, сал берне! Мин тәмам рельсадан чыктым, туган. Шабаш! Чәчемә барып җиткәнче эчәргә телим... Тәнемдәге төкләрем генә калгач — туктармын. Син дә сиптер, әйдә, ә?
Ул исерек түгел иде әле. Тик зәңгәр күзләре генә тынычсыз елтырый һәм, ефәк җилпәвечтәй булып, күкрәгенә төшеп торган куе сакалы әледән әле селкенеп куя — аның аскы урт сөяге, нервысы кузгалган төсле, калтырый. Күлмәгенең изүе чишек, ак маңлай өстендә вак кына тир бөрчекләре елтырый һәм миңа сыралы стакан сузган кулы дерелди иде.
— Ташла, Саша, китик моннан,— дидем мин кулымны аның иң башына куеп.
Ул көлеп җибәрде.
— Ташла дисең?.. Моннан бер ун ел элек яныма килеп шулай дигән булсаң, ташлаган да булыр идем, бәлки. Хәзер ташламыйм инде... Нишлим' соң? Сизәм бит мин, тормышның Һәрбер хәрәкәтен, бөтенесен сизәм... Ләкин бер нәрсә дә аңлый алмыйм һәм үз юлымны белмим... Сизәм, — һәм эчәм, чөнки бүтән эшем юк минем... Эч!
Аның компаниясе миңа күрәләтә кәефсезләнеп карап торды һәм мине баштан аяк үлчәп чыккан унике
күзнең уникесенең дә карашы бик үк дусларча түгел пде.
Ул бичаралар, мин Коноваловны алып китеп, үзләрен, бәлки, атна буе көтеп алган сындай колак кактырыр дип, курыктылар.
— Туганкайлар! Минем • иптәшем бу — галыйм, шайтан алгыры! Стенька хакында укый аласыңмы син монда. Максим?.. Ах, туганкайлар. шшди китаплар бар дөньяда! Ппла турында... — Максим, ә? Китап түгел, кан белән күз яше УЛ, туганкайлар. Ә... Пила — мин бит ул? Максим!.. Сысойка да — миН... Валлаһи! Менә аңлашылды!
Ул. куркынган күзләрен зур итеп ачып, миңа карады, үзенең аскы ирене бик сәер калтырый иде. Компания теләр-теләмәс кенә миңа өстәл янында урый бушатты. Мин Коновалов янына утырдым, ул нәкъ шул минутта яртылаш сыра катнаштырган бер стакан аракыны эчеп куйды.
Шулай катнаштырып эчеп, үзен тизрәк минрәүләтәсе килә иде, ахырысы. Эчкәннән соң, ул тарелкадан әлеге балчык төсле күренгән ит кисәген алып карап торды да, аны иң башы аркылы кабак стенасына бәрде.
Компания, ач эт көтүедәй, акырын гына ырылдады.
— Беткән кеше мин... Әнием ни өче ч дөньягд китерде икән мине? Бернәрсә дә мәгълүм түгел... Караңгы!.. Кысан!.. Минем белән эчәргә теләмисең икән, хуш, Максим! Пекарняга бармыйм. Хуҗадан мина тиешле акча бар — ал да мина бир, эчеп бетерермен мин ачы... Юк! Үзеңә китапка ал... Аласыңмы? Теләмисең? Кирәкми алайса... Аласыңмы әллә? Дуңгыз син. алайса... Кит минем яннан! Ки-ит!
Ул исерә барды. Күзләре ерткычларча елтырады.
Компания мине үз арасыннан бөтенләй якамнан тотып куып чыгарырга җитешкән иде инде, мин, алай итүләрен көтеп тормас- тан, чыгып киттем.
Ике-өч сәгатьтән мин тагын «Стенка >га бардым. Коноваловның компаниясенә тагын икс кеше өстәлгән. Алар барысы да исерек, Коновалов барысыннан азрак исергән. Ул өстәлгә таянган килеш, түшәмдәге тишек аркылы күккә карап, җырлый. Төрлесе төрле позадагы исерекләр аны тынлап утыралар, кайберләре очкылыклап куялар иде.
Коновалов, бүтән җырчы масте-ровойлар төсле үк, югары нотала- рыда бик нәзекләнеп китә торган баритон белән җырлый. Кулы белән яңагына таянган хәлдә, ул бирелеп, моңлы итеп, сузып-сузып җырлый» дулкынланудан аның чырае агарган, күзләре ярым йомык, бугазы алга бүлтәйгән. Сигез исерекнең, мәгънәсез, кызыл йөзләре аңа тө-бәлгәннәр, тик ара-тирә генә авыз эченнән быдырдаган һәм очкылык тоткан тавышлар ишетелеп куя. Коноваловның тавышы калтырый, елый, ыңгыраша — бу әйбәт егетне үзенең моңлы җырын җырла-ган хәлдә күрү күздән яшь килер дәрәҗәдә кызганыч.
Авыр ис, тирләгән, исерек йөзләр, төтәп утырган икс лампа, кабак стенасының пычрак һәм корым белән карайган такталары, жир идән һәм шул чокырның эчендәге ярым караңгылык — барысы да күңелсез һәм йөрәк әрнеткеч. Гүя анда тереләтә күмелгән кешеләр кәеф сафа коралар һәм шуларның берсе үләр алдыннан күк белән саубуллашып соңгы тапкыр җырлыйдыр кебек тоела. Иптәшемнең җырында өметсез моң, тыныч төшенкелек һәм бетмәс-төгәнмәс сагыш яңгырый пде.
Ул җырын бүлеп:
— Максим биредәменп? Миңа есаул булып керәсең киләме? — дип миңа кулын сузды. — Мин бөтенләй әзер инде, туган... Үземә шайка җыйдым... Менә ул... соңыннан тагын кешеләр булыр... — Табарбыз! Анысы берни түгел! Пила беләи Сысойканы чакырып китерербез... Көн дә ботка белой ит ашатырбыз үзләренә... ярыймы? Барасыңмы? Китаплар ал үзең белән... Стенька турында һәм башкалар турында укырсың... Дускай! Ах, шундый авыр миңа, авыр миңа... а-авы-ыр!..
27
Ул бар көчен җыеп йодырыгы белән өстәлгә сукты. Стаканнар, пшшалар зыңгылдады, компания, кинәт йокыдан уянгандай булып, кабак эчен коточкыч шау-шу белән тутырды.
— Эчегез, егетләр! — диде Коновалов, кычкырып. — Эч! Күңелеңне ач — әйттер әйдә!
Мни, алар яныннан чыгып, инде теле бәйләнә башлаган Коноваловның сөйләгәнен тышта ишек төбендә бераз тыңлап тордым да, ул тагын эчәргә тотынгач, пекарняга кайтып киттем, һәм төнге караңгылыкта ыңгырашып, елаган шыксыз исерек җыр тавышы байтаккача артымнан ияреп барды.
Ике көннән соң Коновалов шәһәрдән каядыр китеп югалды.
Культуралы җәмгыятьтәге реаль к ы й м м эте булмаган а в ы р җо л а л а р, гореф-гадәт белән законлашкан вак ялганнар сферасыннан, авыру мин- минлек, идея сектантлыгы, һәртөрле эчкерлелек сферасыннан —.бер суз белән әйткәндә тойгыларны сүрелдерә, акылны аздыра торган файдасыз ыгы-зыгыдан кая да булса башыңны алып китү теләге кузгал-мыйча, гомер буе шунда яшәргә түземең җитәр өчен, шул җәмгыят- нең үзендә туган булырга кирәк. Мин ул җәмгыяттән читтә туып тәрбияләндем һәм үзем өчен күңелле шул сәбәп буенча аның культу-расын бер юлы күпләп кабул итә алмыйм, миңа тора торгач бер, аның рамкасыннан чыгып, ул көнкүрешнең чиктән тыш катлаулылы- гыннан һәм гайре табигый нечкәлегеннән котылып, бераз хәл алырга кирәк була.
Авылда да, интеллигенция . арасындагы төсле үк, түзә алмаслык авыр һәм күңелсез дияргә мөмкин. Иң яхшысы шәһәрләрдәге ярлы- ябага яши торган урыннарга бару, анда шакшы булса да, барысы да шундый беркатлы һәм эчкерсез. Яисә туган илнең кырлары, юллары буйлап йөрергә чыгып китәргә кирәк. бу бик кызыклы да, хәл дә кертә һәм аның өчен чыдам, таза аякларадан бүтән бернәрсә дә кирәк түгел.
/Ионнан биш еллар элек мин нәкъ шулай йөрергә киттем һәм, изге Русьне гизеп йөри торгач, Феодосиягә, барып чыктым. Ул вакыт анда -мол * ясарга тотынганнар иде, мин, юлга бераз акча эшләмәмме дип өметләнеп, шунда юнәлдем.
Башта эшне рәсем караган төсле күздән кичерәсем килеп, тау башына менеп, астагы иксез-чиксез, көчле диңгезгә һәм аңа каршы явыз ният корып йөрүче кеп кечкенә кешеләргә карап утырдым.
Каршымда шундый киң хезмәт күренеше ачылды: — бухта алдындагы ташлы яр тоташы белән казылган, кая карама анда чокырлар, таш һәм агач өемнәре, тачкалар, бүрәнәләр, буй-буй тимерләр, сван кага торган коперлар, бүрәнәдән эшләнгән тагын әллә нәрсәләр һәм шуларның бөтенесе арасында арлы- бирле йөрүче кешеләр. Алар тауны динамит белән икегә аерганнар да, аны киркалар белән ваклап, тимер юл өчен мәйдан арчыйлар, алар алаптай савытларда цемент изеп, шуннан һәр ягы да берәр сажень зурлыгындагы ташлар ясыйлар да, шуларны диңгезгә төшереп, аның тыңгызыс дулкыннарының коточкыч көченә каршы койма коралар. Алар, үз куллары белән ватып имгәткән тауның куе-коңгырт фонында кортлар төсле, кеп-кечкенә булып күренәләр һәм көньякның утыз градуслык кызуы астында, өсм-өем вак таш һәм агач кисәкләре арасында, таш тузаны эчендә кортлар төсле үк ыгы-зыгы килеп кайнашалар. Аларның тирә-юнендә-ге буталчыклык, баш өсләрендәге кызган күк аларның ыгы-зыгысына шундый төс бирә ки, гүя алар кояш кызуыннан һәм әйләнә-тирәләрендәге күңелсез җимереклек күренешеннән тау эченә качарга теләп аны казып керәләрдер кебек тоела.
Бөркү һава гүләп тора, кәйләләр белән ташка бәргән тавышлар яң-
♦ Мол — диңгез портларына керә торган урында napoxo.i.iapitu дулкыннан саклар өчен ясалган корылма.
28
гырый, тачка тәгәрмәчләре эч по- шыргыч итеп көйли, зур чуен чүкеч белән дөп-дөп агач свай кагалар, «дубинушка» ельци бүрәнә юнучы балталар тукылдый, һәм әрле-бирле йөргән кара, соры киемле кешеләр төрлесе төрле тавыш белән кычкыралар...
Бер җирдә аларның бер өере, ухылдап, зур гына кисәк тау ватыгын урныннан кузгатырга тырышып азаплана, икенче урында авыр бүрәнә күтәреп, көчәнеп кычкыралар:
— Кү-ү-тә-әрпк! — һәм казылып чатнап беткән тау алар артыннан кабатлый: и-и-ик!
Анда-санда бормалы сызык төсле яткан такталар буйлап бербер артлы тезелеп баручы кешеләр, таш төягән тачкалар өстенә иелеп, жай гына атлыйлар, аларның кар- шысына буш тачкалы икенче берәү-ләре килә, алары да бер минутлык ялны ике минутка сузып, ашыкмый гына киләләр... Копёр янына куе, чуар халык өере җыелган һәм анда кемдер нечкә тавыш белән сузып җырлый:
И-эх! Ту-ган-нар, кызу соң көн!
И-эх! Кыз-ганмый-ла безне беркем!
О-ой ду-убинушка,
У-ухнем!
Кешеләр, шау-гөр килеп, арканнарны киереп тарталар да, чуен кисәге коперның уртасыннан һавага очып, аннан- ухылдаган тавыш белән дөп итеп килеп төшә һәм копёр сискәнеп куя.
Тау белән диңгез арасындагы мәйданның бар җире дә һава яңгыратып, кычкырып, тузан куптарып, төче әдәм исе аңкытып, арлы-бирле йөргән кечкенә генә соры кешеләр белән тулы. Алар арасында, кояшта кемнеңдер салкын сары күзләре төсле ялтыраган, җиз төймәле ак китель кигән эш башкаручылар йөриләр.
Томанлы офыккача җәелгән тыныч диңгез үзенең саф дулкыннарын, хәрәкәт белән тулы яр читенә акырын гына чупылдатып, бәргәли.
Ул кояш яктысында балкып, теләсә, үзенең бер талпынуы белән лилипутларның эшен юкка чыгара алачагын белгән Гулливерсыман ачусыз гына елмаядыр кебек тоела Зур, көчле, юаш ул диңгез күз камаштырып, балкып ята, аның куәт//: сулышы ярга таба исә һәм анд* үзенең хәзер шундый юаш кына чу-пылдап, имгәнгән ярны иркәләүче дулкыннарын кысырыкларга тырышып йөргән, арган кешеләргә хәл кертә. Гүя ул аларны кызгана: — пичәмә ничә йөз елларга сузылган гомере аны аңа явыз ниятле кешеләр төзүчеләр түгел икәнен аңларга өйрәткән; ул аларның бары тик коллар гына булуын, аларның роле стихияләр белән кара каршы торып көрәшү икәнен һәм ул көрәштә стихиянең дә алардан үч алырга әзер торуын күптән белә инде. Алар һаман ниләрдер ясыйлар, гомер буе эшлиләр, җир йөзендәге нибар корылмаларның цементы — аларның тире белән каныннан тора; ләкин алар үзләренең бөтен көчләрен кору дәртенә биргән хәлдә, үзләре аның өчен бернәрсә алмыйлар: бу мәңгелек дәрт җир йөзендә могҗизалар тудырса да, кешеләргә торак бирми һәм икмәкне дә ифрат аз бирә. Алар да — шулай ук егихия һәм шуңа күрә диңгез аларның үзләре өчек файдасыз бу хезмәтләренә ачуланып карамый, ягымлы карый.
Тауны шундый тишкәләп, челтәрләп бетергән кеп-кечкенә бу соры кортлар да, — гомер-гомергә үзенең чикләрен киңәйтергә омтылган диңгезнең, кеше якын килә алмаслык һәм салкын яр кыялары өстенә иң элек барып, иң элек бәрелеп һәлак булучы тамчылары төсле үк. Бу тамчылар күбәү булган чакта да аның якын туганы төслеләр, андый чакта алар бөтенләй диңгез шикелле — шундый ук көчле булалар һәм шулай ук өсләреннән аз гына давыл җиле исү белән җимерергә әзер торалар. Диңгез борын-борыннан ук чүлләрдә пирамидалар ясаучы колларны да белә, үзенең уенчык күперләрен ваткан өчен диңгезне өч йөз камчы белән җәзаларга уйлаган әдәм көлкесе Ксерксның колларын да белә. Коллар һәрвакыт бер төсле булганнар, алар һәрвакыт буйсынганнар, аларны һәрвакыт начар ашатканнар һәм алар үзләрен эш-ләргә мәҗбүр итүчеләрне кайчакта
29
ялага тиңләп, күбесенчә каргап, ара-тирә үзләренең хуҗаларына ачулары кабарган хәлдә, гомер- гомергә бөек һәм гаҗәеп эшләр башкарып килгәннәр..
Дулкыннар үзләренең мәңгелек хәрәкәтенә каршы таш киртә корып йөрүче кешеләр белән тулы яр кырыена акырын гына йөгереп менәләр, менәләр дә үткән заман турында һәм үзләренең гасырлар буе шул җир ярларында ниләр күрүләре ту-рында яңгыравыклы, ягымлы җырларын җырлыйлар...
... Эшләүчеләр арасында өсләренә кыска гына күк кием белән тубык турысы тар, ләкин төбе киң чалбар, башларына кызыл чалма яки фәс кигән чандыр, бакыр тәнле ниндидер сәер кешеләр бар иде. Соңыннан мин аларның Анатолия төрекләре икәнен белдем.
Аларның бугаз төбеннән чыгарып сөйләгән сүзләре, Вятка ягыныкы- ларның сузып-сузып сөйләүләре, Волга буе кешеләренең тиз-тиз әйтелгән нык җөмләләре һәм хохол- ларның йомшак сүзләре белән бергә кушылып китә иде.
Россиядә халык ач, шул ачлык бәхетсезлеккә очраган барлык гу- бернияләрнең вәкилләрен диярлек бирегә куып китергән. Алар, һәркай- сы үз якташы тирәсендә булырга тырышып, вак-вак төркемнәргә бүленгәннәр, бары тик космополит сукбайлар гына, җирдән ачлык аркасында гына аерылып, аны оныт- магаи һәм аның белән бәйләнешне вакытлыча гына өзеп, әле һаман җир власте астында булган кешеләрдән үзләренең ирекле кыяфәтләре белән дә, костюмнары белән дә, сөйләү үзенчәлекләре белән дә күрер күзгә үк аерылып торалар. Алар һәрбер төркемдә: Вятканыкылар арасында да, хохоллар арасында да очрыйлар, алар һәркайда үзләрен үз урыннарында итеп сизәләр, лә-кин шулай да күбесе тачка тарту һәм кәйлә белән эшләүгә караганда җиңелрәк эш янына — копёр тирәсенә җыйналган иде.
Яннарына мин барган чакта алар, бау белән бергә кулларын салындырып, нарядчпкиың копёр блогында бауны «тоткарлый» башлаган ниндидер бер нәрсәне төзәткәнен көтеп торалар. Нарядчик, югарыда, агач манараның өстендә, казынган җиреннән әледән әле:
— Тарт! — дип кычкыра.
Бауны иренеп кенә тарталар.
— Ту-укта!.. Тагын тарт. Ту-укта! Китте!..
Җыр башлаучы — инде күптән кырынмаган, шадра битле, солдат сынлы егет — иң башларын сикертеп, күзен бер якка кылыйлатып карап алганнан соң, тамак кырын куйды да, җырлап җибәрде.
— Чү-үкеч свайны җиргә кертә...
Җырның иң рәхимле цензураны да күтәрә алмаслык икенче юлын ишетүгә барысы бердән дөнья яңгыратып көлделәр. Ул җырны, үз публикасы алдында уңыш казанырга өйрәнгән артист кыяфәте белән мыегын бөтереп, иптәшләренең көлүен тыңлап торган җыр башлаучы әле хәзер генә үзе уйлап чыгарган иде, ахырысы.
Ул арада югарыдан нарядчик илереп кычкырды:
— Кңтте-е! Нәрсә кешнисез!..
— Шартларсың, Митрич!.. — диде эшчеләрдән берсе аны кисәтеп.
Бу тавыш миңа таныш иде, һәм зур зәңгәр күзле, озынча битле, киң җилкәле бу озын кешене кайдадыр күргән идем мин. Коноваловмы — ул? Ләкин Коноваловның бу егетнеке төсле уң чигәсеннән борын туры- сынча сузылып, киң маңлаен икегә ярган җөе юк иде; Коновалов матур ялпак сакаллы иде, бу егет исә, хохол төсле очлары түбән салынып төшкән куе мыек үстереп, сакалын кырган. Ләкин шуңа карамастан ул кай ягы беләндер миңа бик таныш иде. Мин, биредә «эшкә керер» өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнлеге турында аның белән сөйләшергә карар биреп, свай кагудан туктаганнарын көтеп тордым.
Кешеләр, бауларны тарткан чакта чүгәли төшеп, аннан тагын, җирдән аерылып һавага очарга әзерләнгәндәй, җәһәт кенә тураеп:
— О-о-ух! о-о-ох!—дип бик нык көрсенеп куялар. Копёр, шыгыр- шыгыр килеп дерелди. Кешеләрнең баш өстендә, бау белән бергә сузылып, кояшка янган, йонлач, шәрә
30
куллар күтәреләләр, аларның мускуллары бүлтәеп калка, ләкин кырык потлы чуен кисәге инде ул чаклы ук югарыга очмый, ике ара кимегәннән кими һәм анык агачка суккан тавышы да зәгыйфләнгәннән зәгыйф- ләнә бара. Бу эшкә карап торсан, ул кешеләрне потка табынучылар икән дип һәм алар өметсезләнгән һәм бөтен дөньядан ваз кичкән хәлдә үзләренең тавыш-тынсыз аллаларына кулларын сузып, аның алдында баш иеп гыйбадат кылалар икән дип уйларлык иде. Чәчләре тузгып юеш маңлайларына ябышкан, шабыр тиргә баткан, шакшы һәм киеренке йөзләр, коцгыр муеннар, көчәнүдән калтыранган җилкәләр,— төрле төстәге ертык күлмәк-ыштаннар белән капланыр-капланмас бу тәннәр барысы да үзләренең, тирә-юньдәге һаваны эссе бу белән тутыра тар һәм бөтенесе бергә тоташ мускуллардан торган авыр масса булып укмашып, көн як кызуы беләк күс тир исе сеңгән дымык һавада килбәтсез кыбырдашалар иде.
Усал Һәм чатнаган тазышлы берсе:
— Шабаш! — дпп кычкырды.
Эшчеләр бауларны кулларыннан ычкындырдылар һәм алар бушап коп“р буйлап салынып төштеләр, эшчеләр исә, авыр сулап, аркаларын жыергалап, ин башларын капшап, тирләрен сөртә-сөртә, шунда ук гөрселдәп җиргә утырдылар һәм ярсып ырылдаган ниндидер зур ерткыч тавышы чыгарып, һаваны ян~ ’ратты тар.
Мин үземиец күзем төшкән егеткә эндәштем:
— Якташ!
Ул. иренеп юенә м:җа таба боры- п, бите : > күз йөгертеп чыкканнан соң, текәлебры; күзләрен кыса төште.
— Коновалов!
— Тукта... — ул, мине бугазым- , »ты a si ipra юнганда й ит;
кулы б тән башымны артка кай- 1иа..:дырты да, ки.чот шатлыгыннан бөтенләй балкып, юаш елмайды.
— Максим! Ах сип... каһоср с- ккыры! Дускай... ә? Синдә юлыннан яздыңмыни? Ялап тәпиләр рәтенә кердеңмени? Менә шәп! Бик әйбәт! Күптәйме спи? Кайдан киләсең? Хәзер синең белән без бөтен җирне йөреп чыгарбыз! Тормышмыни ул анда... артта? Сагыш кына, канитель; яшәмисең, черисең! IWJH теге вакыттан бирле дөнья кыды- рып йөрим. Ыпндп-ипнди урыннарда булдым. Нинди һавалар суладым... Юк, син нинди оста киенгәнсең... танырлык түгел: киемең буенча — солдат, битеңә карасаң — студент! Я, ничек, шулай урыннан урынга йөреп яшәү әйбәтме? Ә Стеньканы хәтерлим бит мин... Тарасны да, Пнланы • да... барысын да!..
Ул йодырыгы белән янтавыма төрткәләп, киң учы белән җилкәмә суккалап куйды. Мин аның бер-бер артлы яудырган сорауларына бер сүз дә кыстыра алмыйча, аның очырашу шатлыгыннан балкыган, юаш йөзенә карап, тик елмаеп тордым. Аны күрүемә мин дә шат, бик шат идем; аның белән очырашу гомеремнең, дәвамена караганда һич шиксез яхшырак булып чыккан, башлангыч көннәрен исемә төшерде
Ниһаять мин иске әшнәмнән аның маңлаеидагы җөйнең кайдан килүен һәм чәченең ничек бөдрә булуын сорый алдым.
— Ә ансы, беләсеңме... Шундый бер хәл булып алды... Иптәшләр белән өчәүләп Румыния чиге аша үтеп, анда ничек икәнен күрәсебез килгән иде. Менә шулай Кагулдан чыгып киттек — Бессарабиядә нәкъ чик янында шундый бер урын бар. Төплә, шыпырт кына барабыз, билгеле. Кинәт: тукта! Туп-туры таможня кардоныиа барып чыкканбыз. Әйдә — йөгерергә! Шунда бер солдат минем башка куйдырып алды. Әллә н.ч каты сукмады сугуын, шулай да бер ай чамасы госгшталь- да аунап яттым. Ансы ансы! Солдаты якташ булып чыкты бит! Безнең Муром ягыныкы!.. Озакламый аны да госпитальгә салдылар — контрабандист эштәй чыгарган үзен, корсагына пычак кадаган. Баш-күз алгач, без эшнең очын таптык. Солдат мпинэп сорый: мин ярала дыммы синс? — ди. — Үз телең белән әйткәч, синдер алайса. — /Мин булсам кирәк, ди; ачуланма инде син— хезмәтем шундый. Без сез ю
31
контрабанда белән икән дип уйладык. Менә мине дә сыйладылар — корсагымны ярдылар, ди. Нишли дә алмыйсын: тормыш — җитди уен. Шулай без аның белән дуслашып киттек. Яхшы солдат — Яшка Мазин... Чәчнең бөдрәсен әйтсәң? Тифтан соң шулай булды ул, туганкай. Тиф белән авырдым мин. Башбаштакланып чик аша чыккан өчен мине хөкем нтмәкче булып, Кишиневта төрмәгә утыртканнар иде, шунда тиф бәреп екты... Авырып яттым-яттым да көч-хәл белән аякка бастым. Хәтта аягыма баса алмаган да булыр идем, бәлки, сиделка бик тырышып бакты. Бөтенләй исем акылым китте, туган, мине, яшь баланы баккандай, карады, ә мин нигә кирәк аңа? Марья Пет-ровна, ташлагыз бу музыканы; мин җайсызланам бит, дим. Ул көлә генә. Әйбәт кыз... Кайчакта миңа дшш утет-пәсихәт китаплары укый иде. Мин аңа әйтәм, тегеидирәгс юкмы, дим. Корабль баткан чакта котылып, кешесез утрауга чыгыл шунда үзенә тормыш корган инглиз матросы турында бер китап китерде. Яман кызык! Миңа бик ошады ул китап; шул кеше янына китәрдәй булдым. Аңлыйсыңмы, нинди тормыш? Утрау, диңгез күк — син бер үзең торасың шунда, бар әйберең дә бар һәм син ирекле! Анда тагын бер кыргый булган. Мич анысын суга батырыр идем. — ки шайтаныма кирәк ул миңа! Ялгыз булсам да, күңелсез түгел. Шундый китапны укыганың бармы?
— Төрмәдән ничек итеп чыктың соң?
— Чыгардылар... Суд ясап, акладылар ла, чыгардылар. Бик гали эш у. ... Менә нәрсә: мин бүген артык эшләмим, кадалып китсен әйдә! Ярар, кулымны каергаладым инде, җитәр. Өч сумлап акчам бар, өстәвенә бүгенге ярты көн өчен кырык тиен алам. Менә ничаклы капитал! Димәк минем белән бергә безгә барырбыз... без баракта түгел, И’у:да якында гына, тау эчендә... Аида кеше торыр өчен бик җайлы, шундый бсэ тишек бар. Без икәү торгГ 13 анда, тик иптәшем чирли әпе —бизгәк тота үзен... Алайса, син биредә утырып тор, мин подря- чик янына... хәзер кнләм мин!..
Ул, свай кагучылар бауларга тотынып нәкъ эш башлаган минутта, тиз генә урныннан торып китте. Мин, тирә-юнемдә хөкем сөргән шау-шулы ыгы-зыгыга һәм кугсл- җем-яшел төстәге тыныч диңгезгә караштыргалап, таш өстендә утырып калдым.
Коноваловның озын гәүдәсе, кешеләр арасыннан, таш агач һәм тачка өемнәре арасыннан тиз генә ерып үтеп, еракта күздән югалды. Ул кулларын селкә-селкә барды. Аның өстендә үзенең гәүдәсенә тар һәм кыска күк кретон блуза чәп кипдер чалбар, аякларында авыр башмак иде. Зур башында бүрек төсле торган бөдрә чәчләре җилфердиләр. Ара-тпрә ул, артына бо-рылып, кулы белән миңа нәрсәдер ымлап күрсәтә. Аның бөтен килеш- килбәте ничектер яңа, күтәренке, үзенә нык ышанган, тыныч һәм көчле иде. Аның әйләнә тирәсендә барысы да эшлиләр, агач чытырдый, таш ватыла, тачкалар күнел- ссз чиныйлар, тузан болыты к; терелә, нәрсәләрдер дөбердәп төшәләр, кешеләр кычкыралар, сүгенәләр һәхМ ыңгырашкандай ухылдыйлар, җырлыйлар. Нык адымнар белән каядыр ераклаша барган' дусымның матур гәүдәсе шул хәрәкәт һәм тавышлар буталчыклыгы эзендә бик нык күзгә ташланып, Коно-валовны аңлата торган ниндиаео бернәрсәгә ишарә булып күренә иде.
Очырашуга бер-ике сәгать үткеннән соң, без аның бел-ш «хошо торыр өчен бик җайлы тишек»тә ята идек инде. Тишек чынлап та бик җайлы — кайчандыр, бик күпт; н таудан таш ватып алган чакта, эченә дүрт кеше бпк иркен сыярлык зур дүрткел уелма хасил булган. Ләкин ул тәбәнәк һәм аның керә торган турысында, түбә кыегы төсле булып, зур таш салынып тора, шуңа күрә тишеккә керер өчен, башата аның каршысына җиргә ятып, аннан үзеңне шунда тыгаәга кирәк. Аның •тирәнлеге өч аршин чамасы булыр, ләкин аның эченә баш белән керүнең хаҗәте юк һәм ул куркыныч та, чөнки тишек агы-
зындагы таш кисәге җимерелеп төшеп, безне шунда бөтенләй күмеп калдыруы мөмкин иде. Без аны теләмәдек, болан урнаштык: аякларыбыз белән гәүдәбезне тишеккә тыктык, анда бик җиләс иде, ә башыбызны тишекнең авызы турысыннан кояшка чыгарып яттык, шулап итеп, өстебездәге таш кисәге төшәргә теләсә, безнең башларны гына сытып изәр иде.
Авыру сукбай, бөтенләй кояшка чыгып, бездән бер-пке адымда гына ятты, һәм безгә аның бизгәк тотып калтыраганда тешләре шык- шык бәрелүе ишетелеп торды. Ул чандыр, озын гәүдәле хохол иде: <*з ГПлтавы» диде ул миңа уйчан гына.
Ул, бөтенләй тишекләрдән генә торган соры җиләнгә яхшылабрак төренергә тырышып, җирдә дә тәгәрәп йөрде һәм, азаплануы бушка чыкканын күргәч, бик матурлап сүгенде, аннан тагын сүгенә-сүгенә, төренүендә дәвам итте. Аның кечкенә генә, кап-кара күзләре, һәрвакыт нәрсәнедер җентекләп карагансы- ман, бераз кысыла төшеп торалар.
Кояшның башны кыздыруына чы-дарлык түгел иде, Коновалов җиргә ике таяк кадап, шуларга минем солдат шинелен киереп ширмасымак нәрсә ясады. Ерактан, тонык кына булып, бухтадагы эш шау-шуы ишетелә, ләкин эшләгәннәре безгә күренми: безнең уң яктагы яр буенда авыр таш кисәкләре төсле ак йортлары белән шәһәр җәелеп ята, сулда диңгез, каршыбызда да — әллә капларга еракка җәерәгән диңгез, һәм ул иксез-чиксез ераклыктагы йомшак төсләр, барысы бергә кушылып, үзенең төрле-төрле булып чагылган матурлыгы белән күзне һәм күңелне иркәләүче ниндидер гомердә күрелмәгән нәфис, гүзәл буяулардан торган хияли рәшә булып күренә иде...
Коновалов, шул якка карап, кәеф-ләнеп елмайды да:
— Кояш баегач, учак ягарбыз, чәй кайнатырбыз, икмәгебез бар, итебез бар. Карбыз аһлыйсың киләме? — диде.
Аннан, аягы белән чокыр почмагыннан карбыз тәгәрәтеп чыгарып, кесәсеннән пәке алды да, карбызны кисә-кисә сөйләде:
— Диңгез янында булган саен мин һаман шуны уйлыйм: кешеләр нигә күбрәк шушы тирәгә төпләнеп яшәмиләр икән? Шулай итсәләр, алар яхшырак булырлар иде, чөнки — диңгез шундый ягымлы ул- кешенең күңелендә әйбәт уйлар тудыра. Я-ле, син үзең бу елларда ни- чек-ничек тордың, сөйлә әле?
Мин аңа сөйләргә тотындым. Дин- гез еракта кызара һәм алтынлана башлаган иде инде, кояш каршысы- на алсу төтен төсле, беленер-беленмәс болытлар күтәреләләр. Гүя диңгез төбеннән, башлары кичке * шэ- фак нурлары белән алсуланып торучы йомшак кар белән бизәлгәа таулар калкып чыккан кебек иде.
Коновалов, минем эпопеяне тың-лаганнан соң, үз сүзенә ышандырырлык итеп:
— Бер дә юкка шәһәрләрдә ышкылып йөрисең син, Максим, — диде. — Нәрсә тартадыр сине шунда? Сасыган тормыш бит анда. Ни һава, ни иркенлек юк, кешегә кирәк нәрсәнең берсе дә юк. Кешеләр ди-сеңме? Кешеләр һәркайда бар... Китаплар дисең? Укыган чаклысы җитәр инде сиңа! Китап укыр өчеи туглагансыңдыр лабаса... Китапларын әйтер идем тагын. Булмаса, сатып алып, капчыгыңа сал да, китә бир. Минем белән бергә Ташкентка барасың киләме? Сәмәркандка, яисә тагын кая да булса? Аннан Амурга китәрбез... ярыймы? Мин жирнен. төрле якларына йөреп чыгарга булдым — шуннан яхшысы юк. Барасың, барган саен яңа нәрсә күрәсең... Берни турында да уйланыл- мый... Каршыңа искән җил күңелеңдәге һәртөрле тузанны куып чыгара. Җиңел һәм иркен... Берәүдән дә тартынмыйсың: ашыйсың килсә — туктап, илле тиенлек берәр эш эшләп аласың; эш юк икән — икмәк сора, бирерләр. Шулай хәтсез жир- су күрәсең ичмаса... һәртөрле матурлык күрәсең. Әйдә?
Кояш батты. Диңгез өстендәге болытлар караңгыландылар, диңгез дә карайды, җиләс булып китте. Анда-санда йолдызлар да кабынды инде, бухтадагы эш гөрелтесе тын
ды, аннан тик ара тирә акырын гына көрсенгән тавышлар ишетелеп куйгалый. һәм жил безгә таба искәндә үзе белән бергә дулкыннарның иренеп кенә ярга сугылып кыштырдаган тавышын алып килә иде.
Төнге караңгылык бик тиз куерды һәм хохолның шуннан биш минут кына элек аерым ачык күренгән гәүдәсе хәзер инде шыксыз бер йомарлак төсле генә булып калды.
— Учак ягарга иде... — диде ул йөткеренеп.
— Мөмкин...
Коновалов кайдандыр бер өем йомычка тартып чыгарып, аларга шырпы сызып тидерүгә, нәзек ут телләре чаерлы сары агачны иркәләп яларга тотындылар. Учакның тотене диңгез дымы белән тулы төнге җиләс һавада бөтерелеп тоо- ды. Тирә-юнь тынганнан тына бара: әйтерсең, тормыш бездән каядыр ераклашып, аның авазлары караңгыда эреп, сүнә иделәр. Болытлар таралды, куе зәңгәр күктә якгы йолдызлар балкыды, бархат кебек диңгез өстендә удә балыкчы көймәләренең утлары һәм йолдызлар шәүләсе җемелдәде. Каршыбыздагы учак зур кызгылт-сары чәчәк төсле булып янды... Коновалов анда чәйнек утыртып, тезләрен кулы белән кочаклады да, уйга чумган хәлдә күзләрен утка текәде. Хохол, бик зур кәлтә җыландай булып, аның янына шуышып килде.
— Кешеләр, шәһәрләр, йортлар салып, шунда өер-өер җыелганнар ла, җир пычратып яталар, беэ-бер- сен кысырыклыйлар, буылалар... Шәп тормыш! Юк, менә ул тормыш, менә безнең кебек...
— Оһо, — диде . хохол башын селкеп, — шуның янына тагын кышка толып юнәтсәк, яисә җылы etf тапсак, бөтенләй байлар тормышы булыр иде...
Ул, бер күзен кысып көлә төшеп, Коноваловка карады.
— Әй-е, — диде тегесе җансызланып. — кыш — каһәр суккан вакыт. Кыш өчен чынлап та шәһәрләр кирәк... ансыз булмый шул инде... Ләкин шулай да зур шәһәрләр кирәк түгел... Ике-өч кеше үзара килешеп тора алмаган чакта, халыкны нигә шулай өер-өер итеп жыяр- га? Менә шуны әйтәм мин! Уйлаж карасаң, кешегә шәһәрдә дә, далада да, бер кайда да урын юк, билгеле. Ләкин андый эшләр турында уйламау яхшырак... Уйлап та бер нәрсә дә чыгара алмыйсың, җаның гына кыйнала...
Мин, Коновалов җир кыдырып йөри-йөри үзгәргәндер, минем белән яңа танышкан чакта аның йөрәген баскан сагыш кутырлары бу еллар эчендә ул сулап йөргән саф һавадан кабыктай кубып төшкәндьр дип уйлаган идем; ләкин аның соңгы җөмләсенең тоны дусымны һаман шулай, мин белгәндәгечә, үз «ноктамын эзләүче кеше итеп күз алдыма китереп бастырды. Үзенең бә- хетсезлегенә каршы сизгер йөрәк белән туган бу көчле гәүдәне тормыш каршында аптырау тутыгы ашый һәм шул турыдагы уйлар агулый иде. Рус тормышында андый «уйга талган» кешеләр күп һәм алар барысы да башкалардан бәхетсезрәк, чөнки аларның акыл сукырлыгы уйларының авырлыгын арттыра. Мин дусыма кызганып карап куйдым, ул исә, минем уйларны раслагансыман әриеп әйтте:
— Үзебезнең тормышны һәм ул чакта булып үткән хәлләрне... барысын исемә төшердем әле мин, Максим. Аннан соң ничаклы жир йөрдем, ничаклы нәрсә күрдем... Дөньяда минем өчен җайлы нәрсә юк! Үз урынымны тапмадым мин!
Хохол кайнаган чәйнекне уттан алып, бер дә исе китми генә сорау бирде:
— Нигә шундый, бер камыт та ярамаслык муен белән тудың соң?
— Юк, шуны әйт әле син миңа,— диде Коновалов, — нишләп тыныч була алмыйм соң мин? Ни өчен кешеләр бер дә хәбәрләшми тора бирәләр, үз эшләрен эшлиләр, балалары, хатыннары һәм башкалары бар?., һәм аларның һәрвакыт я тегене, я моны эшләргә теләкләре бар. Ә миннән — булмый. Авыр. Нишләп авыр соң миңа?
— Менә шыңшый кеше, — диде хохол, гаҗәпләнеп. — Шыңшыганга карап җиңелрәк буламыни соң сиңа?
з. ,с. Ә.’ № 3
33
Коновалов, аның фикеренә кушылып, күңелсез генә:
— Дөрес... — дип куйды.
Авырлыкларга бирешми торган табигатьле хохол, үзенең бизгәге белән көрәшүдә дәвам итеп, эре генә...
— Мин һәркайчан аз сөйлим, ләкин ничек әйтергә икәнен беләм, — дип куйды.
Аның ютәле кузгалды, ул яткан урнында кыбырсып, ачу белән учакка төкерергә тотынды. Тирә юнебез тып-тын һәм куе караңгылык пәрдәсе белән капланган. Өстебездәге күк тә шулай ук караңгы, ай юк иде әле. Каршыбыздагы караңгылык шундый куе иде ки — диңгез-не күрептүгел, бәлки сизеп кенә белерлек. Әйтерсең, жир өстснә кара томан ингән. Учак сүнеп бара иде.
— Ятып йоклыйм инде, — дигән тәкъдим кертте хохол.
Без, «тишек» эченә кереп, башла-рыбызны тышка чыгарып яттык. Сөйләшмәдек. Коновалов ’ яткан уңаена кыл кыймылдамый таштан катып калды. Хохол, өзлексез кыбырсып, тешләрен шыкырдатты. Мин учакта пыскып янган күмерләргә бик озак карап яттым: башта якты янган һәм зур күмерләр, акырыилап кечрәеп, көл белән каплана барып, шул көл астында югалдылар. Озакламый учактан жылы истән башка бернәрсә дә калмады. Мин, аңа карап:
— Без дә шулай инде... Яктырак янарга иде ичмасам! — дип уйлап куйдым.
... Өч көннән мин Коновалов белән саубуллаштым. Мин Кубаньга юнәлдем, ул барырга теләмәде. Ләкин без икебез дә яңадан очыра- шуыбызга ышанып аерылган идек.
Туры килмәде...
1897 ел.
Сәрвәр Әдһәмова тәрҗемәсе.