ГАРМОНЬ МОҢНАРЫ
йөрәккә дәрт, беләккә куәт бирә торган киң канатлы һәм пафослы гармонь моңнары! Вакыт-вакыт тирән хыялларга чумдырып, үзенең сихери дулкынында күңелне ерак үткәннәргә, авыр заманнарга алып китүче, уйларны тыныч кына аккан шигъриятле Димгә, зифа таллы Уелга, тирәкләре өстенә кошлар кунып сайраган Сарман буйларына, алтын башакларын түбән пя-ия җиләс җилдә куян куган колхоз басуларына алып китүче киң тавышлы һәм илһамлы гармонь моңнары!
Менә оста гармоньчы, гармонь телләрен биетә-биетә, көмеш тавыш белән, матурлык һәм бөеклек җырын, батырлык һәм яктылык моңын җырлый. Яңгыравык матур тавыш әле су буе кебек тын гына еракка сузылып, әле, кинәт-кинәт кенә тактлы рәвештә бии-бии, синең йөрәк кылларыңны килеп чиртә. Гармоньчы, бөтен җаны-тәне белән тирән хискә бирелеп, бер кызуланып, бер акрынаеп, бармакларын гармонь телләре өстендә йөртә. Шунда инде сиңа йөрәккә тәэсир иткән моңлы аһәң гүя ки гармонь- нан чыкмый, бәлки гармоньчы, үзе бер җанлы музыка булып, синең алда басып торган шикелле тоела.
...Виртуоз-гармоньчы Фәйзи Бик- кинин үзенең гармоньнарында ’ уйнаган чакта йөрәк, һәрвакыт шундый хисләр кичерә. Аның борынгы көйләрне уйнаган чакта тирән бер хис кичереп, җитдиләнеп тынып калган күзләренә, бүгенгенең тан-танасын, шатлыклы җырларын яң-гыраткан чагында аеруча дәрт һәм ашкыну, куәт һәм гайрәт белән гармонь телләре өстендә . биегән бармакларына карап, шушы, оста гармоньчының яшьлек елларын уйлыйсың. һәм шул вакыт күңел күзең белән аның еракта-еракта калган, моннан 35 ел элек кулына беренче мәртәбә гармонь алган яшьлек чорына борылып карыйсың. Гармонь моңнары сине, Бөек Ватан сугышының, социалистик төзелеш көннәренең, гражданнар сугышы, Октябрь революциясе чорларының мәгърур булып күтәрелгән биек таулары аркылы үзенең канаты өстендә очыртып, моннан 35 ел элек булган иске. Казанга алып килә.
Менә шунда Фәйзи ага Биккинин, ул вакыт әле яшь малай Фәйзерахман, үзенең байда малайлыкта эшләп тапкан 10 тиен бакыр акчасына кечкенә авыз гармоне сатып ала һәм үзенең беренче көен уйный...
Әле бу вакытларда бик яшь булган. кечкенә Фәйзерахман бөтен җаны-тәне белән музыкага бирелә. Кадимче муллаларның орышуы да, әшәке холыклы байның аны җырдан һәм музыкадан биздерергә маташуы да аңа киртә була алмый, яшьлек омтылышы үзенекен итә һәм Фәйзерахман, авыз гармоне белән генә тукталып калмый, үзенең йөрәк моңнарын скрипка кылларында яңгырата башлый. Менә шуннан соң инде скрипка бик озак еллар буе аның турылыклы дусты — сердәше булып кала.
1915 нче ел... Фәйзи Биккинин, атаклы татар артисты Габдулла Кариевның «Сәйяр» труппасына эшкә кереп, беренче мәртәбә сәхнәгә чыга. Ьеренче дулкынлану, беренче иҗат уңышы, беренче алкышлар... Болар һәрбер артистта гомер буена мәңге онытылмас матур һәм якты бер истәлек булып саклана. Фәйзи Биккинин үзенең шушы беренче көнен онытмый. Ул көнне ул дан-лыклы һәм матур булган иҗат тормышына путевка алды, бу көнне ул, туган халкы өчен армый-талмый хезмәт итәргә үз-үзенә ант итеп, иҗат тормышының беренче сынавын үтте. Шуннан соң аның истәлекләргә, кичерешләргә, иҗади бәхеткә бай булган киң тормыш сәхифәсе башланып китте. Музыка аны яшәүгә, яктыга таба алып барды. Оста скрипач Фәйзи Биккинин анда үзенең бәхетен, шатлыгын тапты.
Гармонь телләре кебек рәт-рәт тезелеп, . айлар, еллар үтеп китә. Октябрь революциясенең ялкынлы көннәре Фәйзи Биккинин өчен аеруча зур рух, иҗат дәрте бирә, халыкта булган тышкы ялкын һәм эчке илһам, аның скрипка кылларына күчеп, көчле музыка авазы булып яңгырый башлады. Менә шунда инде ул, бу вакытта танылып өлгергән яшь скрипач, музыканың сихерле авазларын халыкның дошманга каршы көрәш идеяләренә буйсындырырга кирәк икәнен аялый. Киң көрәш рухы, сугышчан аһәң аңар тагын да зуррак дәрт, тагын да киңрәк колач бирде.
1919 нчы елда, илдә гражданнар сугышы барган чорларда, Фәйзи ага Биккинин армиягә китә. Авыр сугышлардан соң арган кызылар- .меецлар, аның скрипка тавышыннан илһамланып, дәртләнеп китәләр Дошманнан азат ителгән Идел буе шәһәрләрендә һәм авылларында, туплар тавышы тынар-тыкмас ук. бу оста музыкантның көрәшкә өндәүче, күтәренке мелодиясе яңгырый. Аның тарафыннан бу вакытларда 2 нче укчы бригадада үзешчән кыллы оркестр оештырыла.
Гражданнар сугышы совет халкының җиңүе белән беткәч тә. Фәйзи Биккинин хәрби частьлардан аерылмый, 1922—1923 нче елларга кадәр хәрби частьларның берсендә кыллы оркестрда уйный. Бер үк вакытны көнчыгыш халыкларының өлкә партия мәктәбендә музыка түгәрәге җитәкчесе булып эшли. 1930 нчы елга кадәр Казан, Уфа һәм бүтән • күп кенә шәһәрләрдә эстрада чыгышлары ясап йөри, 1930 нчы елда исә Татарстан ра- диокомитетына даими эшкә керә.
Радиода эшли башлау белән аның музыкаль көче һәм таланты искиткеч тизлек белән үсә, ул бик кыска гына вакыт эчендә гаять зур аудиториянең мәхәббәтен яулап ала. Радиокомитетта эшләгәндә, Фәйзи Биккинин, кулына яңадан гармонь ала һәм шуннан соң инде гармонь аның төп уен коралы булып әверелә. Оста гармоньчы, үзенең башкару техникасын, культурасын көинән-көн югарырак күтәрә, көннән-көи матурайта, үстерә. Фәйзи Биккинин 12 төрле гармоньны үзләштерә һәм, татар сәхнәсенә яна төр гармоньне — алты кырлы концер- тинаны алып керә. Ул өч телле кечкенә гармоньнан алып, баянга кадәр булган барлык гармоньнарда да бик матур итеп уйный. Аның репертуарында татар халык көйләре белән беррәттән, СССР халыкларының көйләре, рус музыка классик-
ларының гүзәл әсәрләре дә киң урын алып тора. Шулай ук Фәйзи Биккининның күпчелек көйләрне ноталар буенча уйнавы да аның музыка культурасын никадәр яхшы .белүен һәм көйләрнең дөрес итеп уйналуына никадәр әһәмият бирүен күрсәтә. Бөек Ватан сугышы баш-ланыр алдыннан Фәйзи Биккинин, Татарстанда гына түгел, башка бик күп бүтән республикаларда да һәм өлкәләрдә дә зур талант иясе, оста гармоньчы булып танылды. Баш- кыртстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Казахстан, Кыргызстан республикаларында, Куйбышев, Горький өлкәләрендә, Донбасста, Себердә яшәүче татар хезмәт ияләре, Фәйзи Биккинин концертларын тыңлаганнан соң, аңа хатлар язып, аның музыкаль осталыгын лаеклы рәвештә хөрмәт иттеләр.
Бөек Ватан сугышы елларында Фәйзи Биккининның гармонь моңнары тагын да көчлерәк, тагын да рухлырак булып яңгырый башлады. Фәйзи Биккинин артистлар бригадасы составында өч мәртәбә фронтка барды; анда үзенең гар- моньнары белән безнең баһадир сугышчыларыбыз өчен дистәләрчә концерт бирде. Фәйзи Биккинин Кенигсберг шәһәренә, анда урам сугышлары барган вакытларда килеп төшә һәм ул анда, үзенең концерт гармоньнары белән беренче мәртәбә буларак, рус һәм татар көйләрен яңгырата. Фәйзи ага Биккинин артистлар бригадасы составында үзенең гармоньнары белән Литва, Польша, Эстония, Көнчыгыш Пруссия, Германия җирләрен йөреп чыга. Аның гармонь тавышына әсәрләнгән данлыклы совет каһарманнары, аның килүенә рәхмәт әйтеп, уйнавына сокланып калдылар.
Бөек Ватан сугьпйы безнең хал-кыбызның тулы җиңүе белән беткәч, Фәйзи Биккинин үзенең иҗатын, илебездә җәелеп киткән социалистик ярыш ялкынында, төзелеш фронтында көрәшүче фидакарь хезмәт ияләренә багышлады. Советларга сайлаулар вакытында, язгы чәчү, урып-җыю чорларында Фәйзи Биккинин һәрвакыт халык белән бергә булды. Алар белән үзенең музыка телендә сөйләште, үзенең виртуоз уены белән Хезмәт ияләренең күңелләрендә тирән тәэсир калдырды, музыка аһәңнәре белән аларга эш һәм тормыш өчен дәрт бирде.
Фәйзи Биккинин үзенең 35 еллык иҗади хезмәтен тулысы белән Һәм бөтенләйгә халык өчен багышлады. Халык аның шушы 35 еллык хезмәтен тирән мәхәббәт белән бүләкләде. Фәйзи Биккинин музыка сәнгатен үстерүдәге күренекле хезмәтләре өчен 1АССР Ьерховный Советы, СССР Министрлар Советы янындагы Сәнгать эшләре комитеты тарафыннан Почет грамоталары белән бүләкләнде.
Фәйзи Биккинин тар мәгънәдәге сәхнә артисты гына түгел, ул чын- чынлап халык артисты, аның бөтен иҗаты .халык белән тыгыз бәйләнгән. Аның гармонь моңнарын сәхнәдә генә яки. клубта гына түгел, киң масса арасында, шәһәр бакча-сында да, ял йорты бүлмәсендә дә, колхоз басуында да еш ишетергә мөмкин.
Сүзне Ютазы ял йортында ял итүчеләрнең Фәйзи Биккинин исеменә язган хатларыннан өземтә белән-тәмамлыйк:
« — Сезнең гармоньда оста уйнавыгыз безнең өчен гаять зур шатлык. Тик халык эченнән чыккан кеше генә сәнгатьне киң масса өчен шундый аңлаешлы, җанга якын Һәм йөрәккә үтеп керерлек итә ала».