Логотип Казан Утлары
Публицистика

В. МУРАДЕЛИНЫҢ „БӨЕК ДУСЛЫК" ОПЕРАСЫ ТУРЫНДА 


ВКП(б) Үзәк Комитетының 1948 ел 10 февраль карары 
ВКП(б) Үзәк Комитеты, Октябрь революциясенең 30 еллыгы көннәрендә ССР Союзы Зур театры тарафыннан куелган «Бөек дуслык» операсын (В. Мурадели музыкасы, Г. Мдивани либреттосы) музыкаль яктан да, сюжет ягыннан да бозык, художествога каршы әсәр дип саный. z & * 1 Операның төп кимчелекләре, барыннан да элек, операның музыкасында. Операның музыкасы тонык, ярлы. Анда бер генә дә истә калырлык мелодия яки ария юк. Ул чуалчык һәм гармониясез, тоташ диссонансларга, колакны ярып керә торган тавыш кушылмаларына корылган. Мелодиялелек дәгъва итә торган аерым юллар һәм күренешләр көтмәгәндә генә нормаль кеше колагына бөтенләй ятышсыз, тыңлаучыларда интектергеч тәэсир калдыра торган таркау шау-шулар белән өзеләләр. Музыкасы белән сәхнәдәге уенның барышы арасында органик бәйләнеш юк. Операның вокаль өлеше — хор, соло һәм ансамбль җырлары — өтек тәэсир калдыралар. Шуларның бөтенесе нәтиҗәсендә оркестрның һәм җырчыларның мөмкинлекләре файдаланылмый кала. Композитор СССР халыклары иҗатында һә^ аерым алганда операда сурәтләнгән вакыйгалар бара торган Төньяк Кавказда яшәүче халыклар иҗатында бик күп булган халык мелодияләре, җырлары, көйләре, танец һәм бию мотивлары байлыгыннан файдаланмаган. Композитор Мурадели музыканың ялган «оригиналлыгы» артыннан куып, гомумән классик операның һәм аеруча, эчке мәгънәсе белән, мелодияләр байлыгы һәм диапазон киңлеге «белән, t халыкчыл булуы белән, рус операсын дөньяда иң яхшы опера, х’алыкнык киң катлаулары ярата торган һәм алар аңлый торган музыка жанры иткән нәфис, матур, ачык музыкаль формасы белән аерылып тора торган рус классик операсының иң яхшы традицияләрен һәм тәҗрибәсен игътибарсыз калдырган. Операның, 1918—1920 елларда Төньяк Кавказда Совет власте урнаштыру өчен көрәшне һәм халыклар дуслыгын сурәтләүне дәгъвә иткән фабуласы, тарихи ялган һәм ясалма. Операдан ул - чорда Кавказның грузиннар һәм осетиннар кебек халыклары гүяки рус халкы белән дошманлыкта булганнар дигән ялгыш караш туа һәм бу тарихи яктан ялган, чөнки ул чорда Төньяк Кавказда халыклар дуслыгы урнаштыруга ингушлар һәм чеченнар тоткарлык булдылар.  

 
ВКП(б) Үзәк Комитеты, Мурадели операсының уңышсыз булъш чыгуы иптәш Мураделиның совет композиторы иҗаты өчен һәлакәтле булган, ялгыш, формалистик юлга басуы нәтиҗәсе, дип саный. Совет музыкасы эшлеклеләренең ВКП(б) Үзәк Комитетында үткәрелгән киңәшмәсе күрсәткәнчә, Мурадели операсының уңышсыз булып чыгуы аерым бер күренеш түгел, бәлки хәзерге совет музыкасынын торышы начар хәлдә булу белән, совет композиторлары арасында формализм юнәлеше җәелгән булу белән нык бәйләнгән. 1936 елны ук ннде, Д. Шостаковичның «ЛТцснск өязендәге Макбет ханым» операсы килеп чыгуы уңае белән ВКП(б) Үзәк Комитеты органы «Празда»да Д. Шостакович иҗатында халыкчылыкка каршы, формалистик бозулар бик нык тәнкыйть ителгән иде һәм мондый юнәлешнең совет музыкасын үстерүнең язмышы өчен булган зарары һәм куркынычы фаш ителгән иде. Ул чагында «Правда», ВКП(б) Үзәк Комитеты күрсәтмәсе буенча, совет халкының үз композиторларына куя торган таләпләрен ачык әйтеп биргән иде. Шушы кисәтүләргә карамастан, шулай ук «Звезда» һәм «Ленинград* журналлары турындагы, «Зур тормыш» кинофильмы турындагы, драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турындагы карарларда ВКП(б) Үзәк Комитеты биргән күрсәтмәләргә карамастан, совет музыкасында бернинди дә үзгәртеп кору үткәрелмәде. Халык тарафыннан танылган һәм халык арасында киң таралган яңа җырлар тудыру өлкәсендә, кино өчен музыка язу һ. б. өлкәсендә кайбер совет композиторлары ирешкән аерым уңышлар хәлнең гомуми күренешен үзгәртмиләр. Симфония һәм опера иҗаты өлкәсендә эш аеруча начар тора. Сүз халыкчылыкка каршы булган формализм юнәлешендә торучы композиторлар турында бара. Бу юнәлеш Д. Шостакович,' С. Прокофьев» А. Хачатурян, В. Шебалин, Г. Попов, Н. Мясковский һ. б. иптәшләр кебек композиторларның әсәрләрендә иң тулы рәвештә гәүдәләнде. Аларның иҗатында музыкада формалистик бозулар, совет халкына һәм аның художество зәвыкләренә чит булган антидемократик тенденцияләр аеруча ачык күренәләр. АУондый музыканың характерлы билгеләре классик музыканың төп принципларын инкарь итүдән, атональностьны, диссонансны һәм дисгармонияне алга сөрүдән, бу нәрсәләрне музыка формасын үстерүдә имештер «прогресс» һәм «яңалык кертү» дип күрсәтүдән*'музыкаль әсәрнең мелодия кебек гаять әһәмиятле нигезләреннән ваз кичүдән, музыканы какофониягә, тавышларның бөтенләй тәртипсез өеменә әйләндерә торган, мәгънәсез иевропатик тавыш кушылмалары белән мавыгудан гыйбарәт. Бу музы надан Европаның һәм Американың хәзерге заман модернистик буржуа музыкасының исе — буржуаз культураның череп таркалуын, .музык сәнгатен бөтенләй инкарь итүне, аның тупикка килеп терәлүен чагыл дыра торган буржуаз музыканың исе аңкып тора. Шулай ук куп кенә үзләренә аерым мелодия линияләрен бер ү вакытта бергә кушуга һәм үстерүгә нигезләнә торган полифония музь насыннан һәм җырыннан баш тарту һәм бер генә тонлы, еш кыь сузсез, унисон музыка һәм җыр белән мавыгу да формализм юнәлеш 

 
нең төп бер билгесе. Бу нәрсә безнең халкыбызга хас булган күп тавышлы музыка-җыр агышын боза һә.м музыканың ярлылануына һәм түбәнгә тәгәрәвенә китерә. Күп кенә совет композиторлары, рус һәм көнбатыш классик музыкасының иң яхшы традицияләрен таптап, бу традицияләрне имештер «искергән», «модадан чыккай», «консерватив» дип читкә кагып, классик музыка алымнарын чын күңелдән үзләштерергә һәм үстерергә тырышучы композиторларны «примитив традиционализм» һәм «эпигонлык» тарафдарлары дип тәкәбберлек белән читкә этәреп, ялгыш аңланган новаторлык артыннан куып, үзләренең музыкаларында совет халкының сорауларыннан һә.м художество теләгеннән аерылдылар, белгечләр һәм музыка гурманнарының тар даирәсенә кереп бикләнделәр, музыканың югары иҗтимагый ролен түбәнәйттеләр һәм аның әһәмиятен тарайттылар, аны эстетланучы индивидуалистларның бозык зәвыкләрен канәгатьләндерү белән чикләделәр. Совет музыкасында формализм юнәлеше созет композиторларының бер өлеше арасында текстсыз инструменталь симфоник музыканың катлаулы формалары белән берьяклы мавыгуны һәм опера, хор музыкасы, кечерәк оркестрлар өчен, халык инструментлары өчен, вокаль ансамбльләр өчен популяр музыка һ. б. кебек музыкаль жанрларга кимсетеп карауны тудырды. Болар барысы да, котылгысыз рәвештә, вокаль культураның һәм драматургия мастерлыгының нигезләре югалуга һәм композиторларның халык өчен язуны онытуларына китерәләр. Соңгы вакытларда рус опера классикасы дәрәҗәсендә торырлык бер генә совет операсы да 51зылмау факты моны раслый. Кайбер совет музыкасы эшлеклеләренең халыктан аерылулары шул кадәргә барып җитте, хәтта алар арасында черек «теория» таралды. Бу «теория» буенча халыкның күп кенә хәзерге совет ко.мпозиторлары музыкасын аңламавы халыкның әле гүяки аларның катлаулы музыкасын аңларлык дәрәҗәдә «үсмәгән» булуы белән аңлатыла, бу музыканы ул йөз еллардан соң гына аңлаячак һәм әгәр кайбер музыкаль әсәрләр үзләренә тыңлаучылар тапмыйлар икән, моның өчен уңайсызланмаска кирәк диелә. Тамырында ук халыкчылыкка каршы булган бу үтәли индивидуалистик теория кайбер композиторларга һәм музыка белгечләренә халыктан, совет җәмәгатьчелеге тәнкыйтеннән киртәләнүгә һәм үз кабыкларына бикләнүгә тагын да күбрәк булышлык итте. Бу һәм моның кебек башка карашларны җәелдерү совет музыка сәнгатенә гаять зур зыян китерә. Мондый карашларга түзеп тору совег музыка культурасы эшлеклеләре арасында бу культурага чит булган һәм музыка үсешендә тупикка, музыка сәнгатен бетерүгә китерә торган омтылышларны җәелдерү дигән сүз. Совет музыкасында халыкчылыкка каршы булган, бозык, формалистик юнәлеш безнең консерваторияләребездә һәм беренче чиратта формалистик юнәлеш хөкем сөрә торган Москва консерваториясендә (директоры иптәш Шебалин) яшь ко.мпозиторлар хәзерләүгә һәм тәрбияләүгә дә һәлакәтле йогынты ясый. Студентларда рус һәм көнба


 
1ыш классик музыкасының иң яхшы традицияләренә карата ихтирам *удырмыйлар, аларда халык иҗатына, демократик музыкаль формаларга мәхәббәт тәромяләмиләр. Консерваторияләрдә укып чыгучыларның күбесенең иҗаты Д. Шостакович, С. Прокофьев һ. б. музыкасына сукырларча иярүдән гыйбарәт. ВКП(б) Үзәк Комитеты совет музыка тәнкыйтенең һич тә түзеп торырлык хәлдә түгеллеген күрсәтеп үтә. Тәнкыйтьчеләр арасында җитәкче урында рус реалистик музыкасына каршы кешеләр, төшенке, формалистик музыканы яклаучылар торалар. Б}' тәнкыйтьчеләр Прокофьевның, Шостаковичның, Мяскозскийның, Шебалинның чираттагы һәрбер әсәрен «совет музыкасының яңа казанышы» дип игълан итәләр һәм бу музыкадагы субъективизмны, конструктивизмны, иң соң чик индивидуализмны, телнең профессиональ катлауландырылуын, ягъни тәнкыйть ителергә тиеш булган нәрсәләрне мактыйлар. Социалистик реализм принципларына чит булган зарарлы карашларны һәм теорияләрне ватасы урында, музыка тәнкыйте үзе аларның җәелүенә .булышлык птә, үзләренең иҗатларында ялган иҗат установкаларына иярүче композиторларны мактый һәм «алдынгылар» дип игълан итә. Музыка тәнкыйте совет җәмәгатьчелеге фикерен, халык фикерен чагылдырудан тукталды һәм аерым композиторлар рупоры булып әверелде. Кайбер музыка тәнкыйтьчеләре принципиаль объектив тәнкыйть урынына, әшнәлек мөнәсәбәтләре аркасында, теге яки бу музыка лидерларына ярарга, алар алдында колларча баш ияргә, аларның иҗатын төрлечә мактарга керештеләр. Болар барысы да совет композиторларының бер өлеше арасында Көнбатыш Европаның һәм Американың хәзерге замандагы төшенке музыкасы йогынтысы белән азыкландырыла торган буржуаз идеология калдыкларының бетеп җитмәгәнлеген күрсәтәләр. ВКП(б) Үзәк Комитеты, совет .музыкасы фронтындагы бу күңелсез хәл совет музыкасы өлкәсендә СССР Министрлар Советы янындагы Сәнгать эшләре комитеты һәм Совет композиторлары союзының Оештыру комитеты үткәргән ялгыш юл нәтиҗәсендә килеп .чыккан дип саный. СССР Министрлар Советы янындагы Сәнгать эшләре комитеты (иптәш Храпченко) һәм Совет композиторлары союзының Оештыру комитеты (иптәш Хачатурян), совет музыкасында классик мирасның гаять зур прогрессив ролен, бигрәк тә рус музыка мәктәбе традицияләрен тануга, бу мирастан файдалануга һәм аны тагын да үстерүгә, музыкада югары эчтәлекне музыка формасының художество камиллеге белән бергә бәйләүгә, музыканың дөрес һәм реаль булуына, аның халык белән һәм халыкның музыка һәм җыр иҗаты белән тирән органик бәйләнешенә, югары профессиональ мастерлыкка һә.м шул ук вакытта музыкаль әсәрләрнең гадилегенә һәм һәркемгә аңлаешлы булуына нигезләнгән реалистик юнәлешне үстерәсе урында, асылда совет халкына чит булган формализм юнәлешен узындырганнар. Совет композиторлары союзының Оештыру комитеты бер төркем формалист композиторларның коралы булып, формалистик бозуларны

7- 
 
төп үрчетүче булып әверелгән. Оештыру комитетында тынчу атмосфера туган, иҗат дискуссияләре юк. Оештыру комитеты җитәкчеләре һәм алар тирәсенә тупланган музыка белгечләре яклауга лаеклы булмаган антиреалистик, модернистик әсәрләрне мактыйлар, ә үзләренең реалистик характерлары белән, классик мирасны дәвам иттерергә һәм үстерергә омтылулары белән аерылып тора торган әсәрләр икенче дәрәҗәдәге әсәрләр дип игълан ителәләр, күренми калалар һәм читкә этәреләләр. Музыка өлкәсендә үзләренең «новатор» булулары белән, «архиреволюционлыклары» белән масаючы композиторлар Оештыру комитетындагы эшләрендә иң артта калган һәм сөрсегән консерватизмны яклаучылар сыйфатында чыгалар, тәнкыйтьнең кечкенә генә күренешләренә дә тәкәббер түземсезлек күрсәтәләр. ВКП(б) Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы янындагы Сәнгать эшләре комитетында һәм Совет композиторлары союзының Оештыру комитетында туган мондый шартларны һәм совет музыкасы бурычларына мондый карашны моннан соң түзеп торырлык түгел дип саный, чөнки алар совет музыкасы үсешенә гаять зур зыян китерәләр. Соңгы елларда совет халкының культура сораулары һәм художество зәвыкләренең дәрәҗәсе гадәттән тыш үсте. Совет халкы композиторлардан барлык жанрларда — опера, симфония музыкасы өлкәсендә, җыр иҗатында, хор һәм бию музыкасында югары сыйфатлы һәм идеяле әсәрләр көтә. Безнең илдә композиторларга чикләнмәгән иҗат мөмкинлекләре бирелгән һә.м музыка культурасын чын-чынлап үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Совет композиторларының элекке вакытта беркайчан да һәм бер композитор да күрмәгән аудиториясе бар. Бу гаять бай мөмкинлекләрдән файдаланмау һәм үзеңнең иҗат тырышлыгыңны дөрес реалистик юлга юнәлдермәү гафу ителмәслек хәл булыр иде. ВКП(б) Үзәк Комитеты карар бирә: 1. Совет музыкасында формализм юнәлешен, халыкчылыкка каршы дип һәм чынлыкта музыканы бетерүгә алып бара торган дип карап, гаепләргә. 2. Үзәк Комитетның Пропаганда һәм агитация идарәсенә һәм Сәнгать эшләре комитетына совет музыкасында хәлне төзәтүгә, Үзәк Комитетның бу карарында күрсәтелгән кимчелекләрне бетерүгә һәм совет музыкасын реалистик юнәлештә үстерүне тәэмин итүгә ирешергә тәкъдим итәргә. 3. Совет композиторларын музыка иҗатына карата совет халкы куя торган югары таләпләрне аңларга һәм, безнең музыкабызны йомшарта торган һәм аның үсүенә комачаулый торган бөтен нәрсәне үзләренең юлларыннан алып ташлап, иҗат эшен совет музыка культурасың тизлек белән алга алып барырлык һәм музыка иҗатының барлык өлкәләрендә совет халкына лаеклы булган тулы кыйммәтле, югары сыйфатлы әсәрләр тудыруга китерерлек дәрәҗәгә күтәрүне тәэмин итәргә чакырырга. 4. Тиешле партия һәм совет органнарының музыка эшен яхшыртуга юнәлдерелгән оештыру чараларын яхшы дип табарга