Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШ ХИКӘЯЛӘРЕ


 Бөек Батан сугышы елларында «Совет Әдәбияты» журналында яшь язучы А Расих иптәшнең сирәк- сирәк кенә булса да, хикәяләре басыла килде. Бу талантлы яшь язучының чын күңелдән җылы язылган реалистик хикәяләрен укучылар ’ шул чакта ук канәгатьләнү белән каршы алганнар иде. Күптән түгел А. Расихның дүрт хикәясе «Сугыш хикәяләре» исеме астында аерым китап булып чыкты. Алдан әйтергә мөмкин, тыйнаклык саклап төзелгән, күләме зур булмаган бу җыентыкны да укучылар, һичшиксез, яхшы каршы алачаклар. Җыентыкка «Якташларым», «Дошман тылында», «Сагынылган мәхәббәт» һәм «Язылачак хикәяләр» кергән. Аларны — бер тема — Ватан сугышы көндәлекләрен, совет сугышчыларының батырлыкларын, совет кешеләренең патриотик хисләрен күрсәтү темасы берләштерә, алар чын мәгънәсендә сугыш хикәяләре булып торалар. Язучы бу хикәяләрендә гадәттән тыш хәлләрне, зур пландагы вакыйгаларны тасвирлауны бурыч итеп куймый. Хикәяләрдә без фронтта еш булган гади эпизодларны, гади совет кешеләрен күрәбез, аларның табигый хисләрен, уйларын беләбез һәм тоябыз. Ләкин бик гади генә булып күренгән ул совет сугышчылары искитәрлек зур батырлыклар эшлиләр, үзләренең туган илләре өчен, совет халкының азатлыгын саклау өчен үлем утына керүдән дә курыкмыйлар. Алар Ватанга чиксез мәхәббәт, ерткыч дошманга каршы сүнмәс нәфрәт хисе белән яналар. Совет сугышчылары арасында дуслык, бердәмлек һәм дәһшәтле сугышта совет халкының жинеп чыгачагына нык ышану яшәгәнлеген А Расих үзенең хикәяләрендә ышанырлык жанлы образлар аркылы тасвирлый. Менә соңгы сулышларына кадәр сугышып, әһәмиятле бер 
* А. Расих. «Сугыш хикәяләре». Тат- тосиздат, 1947 ел, 125 бит, бәясе 4 сум. Редакторы Г. Разин. күперне саклап калучы һәм дошманны үткәрмәүче ба гырлар — Салихов, Губанов, Нури («Якташларым»); менә дошман тылында разведка алып баручы арслан йөрәкле полковник Фатих Ниязов («Дошман тылында»); менә кешелекле, саф мәхәббәт хисләре белән янучы, шәхси тормышларына һәм сугыш обс- 
тановкасына аңлы карый белүче һәм Ватан каршында намуслы бурычын үтәү өчен җаннарын, ин кыйммәтле хисләрен кызганмаучы патриот Ильяс Сабиров, Наилә Их- санова, Павло Сидоренко, Захаров («Сагынылган мәхәббәт») һ. б. Без аларның һәркайсының үзенчәлекле характерларын, кичерешләрен күрәбез, язучы геройларның үзенчәлекле якларын тота һәм күрсәтә белә. Ләкин аларның барысы өчен дә бернәрсә уртак — ул, Ватанга бирелгәнлек, батырлык. Совет сугышчылары үзләре турында аеруча тыйнаклык белән сөйлиләр, үзләренең эшләренә аңлы карыйлар, өсләренә төшкән бурычларын җиренә җиткереп намус белән үтиләр. Җыентыктагы ин яхшы хикәяләрнең берсе булган «Язылачак хикәяләр»дә капитан үзенең орден белән бүләкләнү вакыйгасын «бер дә гадәттән тыш булмады» дип атый һәм бик .гади итеп, бер батареяга каршы торпеда системасындагы алты немец танкеткасы килүен һәм шуларнын һәммәсен дә кулга төшерүләрен сөйли. Бу бик кыска язылган, ләкин аңа ышанасың, язучының характерлы аерым бер штрих белән совет офицерының, солдатының сыйфатын, өстенлеген күрсәтә белүен сизәсең. «Язылачак хикәяләр»дә бигрәк тә Ефимыч образы уңышлы 'бирелгән, дияргә кирәк. Олы яшьтәге типик бер крестьян Ефимыч Совет Армиясе сафында, сугыш шартларында, тагын да үзгәреп, рухи яктан үсеп китә, ул сугышлар арасында чыннан да якын дус һәм атаклы кеше була. Ефимычта дошманнан үч алу 

125 
 
тойгысы үскәннән үсә бара. Аның үз исәбе бар. Немец фашистлары аныц чәчәк атып торган авылын яндырганнар, шат тормышлы семьясын һәлак иткәннәр. Аның авыр кайгысын уртаклашучы иптәшенә ул болан ДИ: «— Әйе, минем турыдагы хикәянең ахырын күңелле итеп бетереп булэдый шул... Безнең барыбыз турындагы хикәя күңелле бетәр, ә минем турыдагы хикәя бик күңелсез. — Мин картаеп киләм инде. Мин Нина Ивановнамны, Галинамны, Ванюшамны берничек тә таба алмам. Бу хәсрәтне бары бернәрсә генә җиңеләйтә ала: үч, үч! Үч алу! Аһ, нигә мин яшьрәк түгел, мин артеллерист түгел. — Шулай да бер шатлыгым бар Анатолий, улым партизан». Ефимычны әйтеп бетергесез авыр кайгы баскан, ләкин ул рухын төшерми, өметен өзми, яңадан фронтка китә, партизан улы белән горурлана! һәм чынлыкта ул шулай булды да. Совет кешеләренең барысы да — яше, карты ерткыч илбасарлардан үч алу хисе белән янып, дошманга каршы, җан-тәннәрен кызганмыйча, .бердәм булып күтәрелделәр һәм совет халкының бөек җиңүенә ирештеләр, «безнең барыбыз турындагы хикәя күңелле» бетте— никадәр авыр булмасын, без җиңүгә ирештек. А. Расихның «Сугыш хикәяләрен» укыганда, әнә шул көннәрне, шул көннәрдәге (сугышчыларыбызның, рядовой кешеләрсбезнең уй-топгы-- ларын, настроеииеләреи яңадан искә төшерәсең һәм безнең кешеләребез өчен күңелдә горурлык, рәхмәт тойгысы арта. А. Расихның бу дүрт хикәясе укучыда гомумән әнә шундый яхшы тәэсир калдыра. Ләкин бу, хикәяләрдә бернинди дә кимчелек юк, дигән сүз түгел, әлбәттә. А. Расих сугыш елларында безнең әдәбиятка килгән яшь хикәячеләрнең берсе. Ул зур тырышлык белән үз иҗат йөзен билгеләргә омтыла, кыю эзләнә, үткәнне кабатламыйча, яңаны әйтергә тели. Бу яшь язучы өчен бик кыйммәтле, туктаусыз алга баруына зур өмет баглата торган сыйфат. «Сугыш хикәяләре» А. Расихның иҗаты иң аек, таза реализм нигезендә уңышлы адым белән башланып үсә баруын күрсәтәләр. Язучы совет кешеләре образларын, безнең бү- генгебезне реалистик планда, кешеләрнең үсү перспективасында тасвирларга 
тырыша. Без Расих иҗатындагы әнә шул мат\р башлангыч күренешләре, үсү юьЬлрше турында әйтәбез. Билгеле, ул формалашудан ерак әле, һәрхәлдә язучының шундый уңай ягына басым ясап әйтеп, аның киләчәктә шуны тагын да үстерү өстендә ныклап эшләвен күрергә телибез. Без «Язылачак хикәяләр»не иң уңышлы хикәяләренең берсе дип атадык. Өстән караганда бу хикәя очеркка да тартым төсле. Хәтта ул очерк та булсын, ди, ләкин ул чын художество әдәбияты әсәре. Анда ясалмалык, образлармы бер сюжет схемасына көчләп кертеп утырту юк. Язучы чын күңелдән кыска, гади итеп, матур простойлык белән вакыйгаларны сөйли. Хикәянең һәр эпизодында конкрет мәгънә бар, анда язучының җылы карашы, геройларга мәхәббәте сизелеп тора. Җыентыкка кергән башка хикәяләрендә дә бу сыйфатлар бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Ләкин аларда, бигрәк тә «Дошман тылында» хикәясендә, тормыш хакыйкатеннән ераклаша торган «кызыклы» маҗара белән мавыгу, геройның хәрәкәтен ышанмаслык, ясалма мотивка кору фактлары очрыйлар. Мәсәлән, «Дошман тылында» хикәясендә дошман тылына җаваплы бер задание белән җибәрелгән полковник Фатих Нпязовның, үзенең төп бурычын онытып, ерткыч немец фашистлар алдында саксыз кылануы Фатих характеры өчен бер дә туры килми. «Староста әфәнде, мине җибәрүегезне утенәм, мин халыкны шиксез коткарачакмын» дип. чәбәләнеп, Фатихның немецлар алдына килеп басуына кем ыша
126 
 
кыр? Аннары шунда ук ниндидер яшерен рация эзләп чабып йөрүе (дошман мода сокланып карап торырмыни?) һәм рациянең юкка чыгуы, иске детектив әсәрдәге төсле, йомшак итеп әйткәндә, бик арзанлы трюкка корылган. Тормышта бәлки шундый мәгънәсезлек эшләп йөрүче кешеләр булгандыр да, ләкин оста разведчик полковник Фатих өчен мондый нәрсәләр бөтенләй бәйләнмиләр һәм гомуми обстановка белән дә, геройның характеры, кичерешләре белән дә акламыйлар. А. Расих детектив әсәрләр белән дә кызыксынса кирәк. Кызыклы маҗараларны тасвирлау теләгенең булуы начар нәрсә түгел, әлбәттә. Ләкин ул реалистик әдәбиятның көчен киметү хисабына булмаска тиеш һәм Расих иҗатында да ул югарыда күрсәтелгән уңай сыйфатларны йомшартуга алып бармаска тиеш. Бигрәк тә эзләнүче яшь язучы өчен бу бик әһәмиятле момент. Расих хикәяләрендә аерым моментларны уйлап бетермәү, җитәрлек дәрәҗәдә художестволы тупланыш ясый белмәү дә сизелә. «Сагынылган мәхәббәт»тәге Ильясның Наилә Ихсановага булган мәхәббәте артык «яшерен сер» җепләре, икеләнүләр эченә төрелә һәм ахырда аңлашылмаган бер хис төсен ала. Ильясның сөйгән кызын җаваплы эшне үтәргә — «үлемг * > җибәрүен сугыш шартлары таләпләре Һәм намус, бурыч мотивлары белән булганлыгын яхшы аңлыйбыз. Бу бик дөрес һәм ксчл * бирелгән. Ләкин шундый минутта! ы Ильясның кичерешләре турында: «Ильяс хәзер кичерешнең иң авыр урынын узган иде, аңа х ә з е р ни булса да барыбер кебек т о с л д ы. Котылгысызлыктан туган бу гамьсезлек ана беркадәр җиңеллек бирде», — дип язылган юлларны һич тә кабул итең булмый, чөнки бу дөреслеккә, табигыйлеккә каршы килә. Әгәр дә язучы әйткәнчә, Наиләнең куркынычлы заданного китүе Ильяс очси «ни булса да барыбер кебек» тоелса, ул вакытта Ильясның Наилә өчен яный йөрүе нигезсез, ялган булып кала; хәтта сөйгән кызы булмаган хәлдә дә, командир кеше үзенең һәр солдаты өчен борчылырга, җаваплылык сизәргә тиеш. Шулай ук «Язылачак хикәяләр* - дәге сакау .егет турындагы эпизодның тиешенчә уйланып бетмәгән- леген әйтергә 
кирәк. Сакау егетнең совет сугышчыларын үлемнән коткару өчен үзен корбан * итү фактына, һичшиксез, һәркем ышана. Патриотик хис белән бәйләнгән геройлык фактлары тормышта бик күп булды. Хикәядәге бу эпизод үзе бер новелла төсле булып тора. Ләкин язучы мәсьәләнең икенче ягын күрә белмәгән. Сакау егетнең үлеме каршында безнең офицерлар, сугышчылар бик мәгънәсез хәлдә калалар бит. Ни өчен майор һ. б. сакау егетнең үтенеченә, хәбәр бирүенә игътибарсыз калалар, гамьсезлек күрсәтәләр? Сакау егет үлгәч кенә «тугырыклы ил улы икәнлегенә» ышаналар. Язучы моны уңай факт итеп бирә. Безнеңчә, андый «ачык авыз» офицерларны берничек мактап та, аңлап та булмый һәм ул безнең совет офицеры өчен хас нәрсә дә түгел. «Якташлар» хикәясендә дә шундый ук характердагы кимчелек бар. Хикәянең башында Совет Армиясе өчен хас булмаган, аерым кечкенә генә бер хәрби частьтагы кешеләрдә очраган күңелсез тәртипсезлек— «якташлар» — Татарстаннан барган егетләр өчен гомуми бер күренеш төсендә тасвирлана. Госпитальдән соң яңадай фронтка килгән өлкән сержант Салихов үзенең якташлары арасында дисциплинасызлык, командир приказын үтәмәү, бер-бсрсен мыскыллау, үз хәлләренә ризасызлык беләп карау кебек фактларын күрә. Мәсәлән, хикәядә без түбәндәгеләрне укыйбыз: « — Бу нинди эш тагы, — дидем мин ирексез ачу белән елмаеп,— ягез әле, хәзер үк окопларга төшегез! Ләкин егетләр, минем командамны үтәмәү генә түгел, урыннарыннан да кузгалмадылар. Киресенчә, кай

12Г 
 
сыдыр, «үзең төш, без анда утырып туйган инде», — диде. Мин түзмәдем, ашыгып тавыш килгән төркемгә бардым. t — Кем әйтте бу сүзләрне? Тынлык. — Мин сезнең кече взвод командирыгыз булам. Хәзер үк окопларга төшәргә! Отделение командирлары! Сез нәрсә карыйсыз? — дидем мин. Бик тәмле сөйләшеп утырган ике сержант, ашыкмый гына урыннарыннан торып, к ы з ы л а р м е- еңларны окопларга куа б ашла д ы л а р....» « — Иптәш Г ыйззәтуллин, хәзер үк мылтыгыгызны чистартырга!. — Ярый инде алайса, — диде ул, аннан мылтыгын алып ячейкасына кереп утырды. — Ни эшләп утырасыз? Әйткәнне эшлисезме, юкмы? — Хәзер, иптәш командир. — Сезне күпме көтәргә кирәк? Гыйззәтуллии хәзер миңа бөтенләй әһәмият бирмәстән, капчыгыннан икмәк алды да, ашарга кереште. «Тамак ачкан әле, менә шунысы бик начар», дип мыгырдады ул. Аннан күршесенә: «Кара әле, Вәли, малай, теге авылга барып бал китерәсе иде бит, ә!» — дип кычкырды. — Сез русча әйткәнне аңлыйсызмы, юкмы? — дидем мин, соңгы чиккә кадәр салкын канлылыгымны сакларга тырышып. Гыйззәтуллии кинәт миңа ачуланып карады: — Аңламыйм, мин — татар! — Яхшы! Мин дә татар. Үзебез- чә сөйләшик алайса, якташ. Минем татарча дәшүемә Гыйззә- туллин гаҗәпсенеп ячейкасыннан чыкты, аннан минем яныма ук килеп елмайды да җилкәгә с у- г ы п, — Ярый инде алайса, — диде 'Ул, — үз агай-эне дә икәнсең, хәтерең калмасын, тазартыйм...» Нәрсә бу? Кайда, нинди частьта була бу? Язучы моны «кырык беренче елның октябре» булу белән яки оборонада озак ятуның «соры көннәре» белән аңлатырга уйлыйдыр бәлки. Ләкин моның берса дә дөреслеккә туры килми. Немец илбасарларының 1941 нче ел көзендә Москва капкасы төбенә кадәр килеп җитүен һәм безнең совет кешеләренең, бигрәк тә фронттагы солдатларыбызның (оборонада булсын, хәрәкәттә булсын — барыбер) нинди авыр, ярсулы уй-тойгылар эчендә януларын, авыр, газаплы көннәр кичерүләрен барыбыз да яхшы беләбез, 
яхшы хәтерлибез. Ничек инде шундый көннәрне «соры көннәр» итеп, совет солдатларын (хәтта бик сирәк очраган типлар булган булса да) гамьсез, тәртипсез, бөтенесенә конкрет караучы итеп күрсәтергә мөмкин? Юк, безнең якташларыбыз хикәядә- • ге Гыйззәтуллиннар шикелле түгел иде. Бу тик яхшы, батыр кешеләрнең «начар вакытлары да бар иде бит, менә үзгәрделәр инде», дип әйтер өчен генә уйлап чыгарылган. Язучы үзе дә моның булуына ышанмый. Ул хикәя башында әйткәннәрен бик тиз онытып, кинәт Г ыйззәтуллин кебекләрнең чын батырлыкларын тасвирлауга күчә. Үзеннән үзе аңлашыла бнт, дисциплинасыз, гамьсез, буш җанлы кешенең кинәт герой булып китүенә беркем дә ышанмаячак. Дөреслектән чигенү әсәрнең идея- политик эчтәлегенә дә, художество эчтәлегенә дә зарар итүе бу мисалда ап-ачык булып күренеп тора. Аннары Салиховның частька килеп төшкәч үк, солдатлар арасында җикеренеп йөрүе дә аның дәрәҗәсен һич тә күтәрми. Бәлки үзе шундый булганга Гыйззәтуллии да аны яратмагандыр, дигән сорау да укучыда тууы мөмкин бит. Шулай булгач, якташларны гаепләү бөтенләй урынсыз һәм нигезсез. Киресенчә, безнең якташлар турында һәр фронтның комакду- ющиеләре, офицерлар Һәм рядовойлар иң мактаулы бәяләр биреп сөйләделәр Һәм сөйлиләр. Язучыга бигрәк тә әнә шул якка игътибар биреп, шуны чагылдырырга кирәк иде. - «Якташларым» хикәясе каршылыклы булын чыккан, ә беренче

128 
 
бүлеге бөтенләй ялгыш карашны чагылдыра. Әгәр дә Расих хикәянең баш өлешен дә, соңгы өлешләре дәрәҗәсендә генә булса да, җитдирәк уйлап эшләгән булса, хикәя, һичшиксез, күп тапкыр көчлерәк, эчтәлеге тирәнрәк булыр иде. Расих хикәяләрендәге очраган кимчелекләрне күрсәтү белән без ул хикәяләрне бөтенләй яраксыз әсәрләр, дип әйтергә уйламыйбыз. Без башта ук хикәяләрнең көчле якларына басым ясап, аларның өстенлек 
итүләрен әйттек. ЛӘКЯР булган кимчелекләрне әйтмичә үтү дөрес булмас иде. Кечкенәме, зурмы, язучы ул кимчелекләренә җитди игътибар итәргә һәм киләчәктә бетерә барырга тиеш. А. Расихны без үз иҗатына җитди карый белүче язучы, дип беләбез, һәм аның киләчәктә «Сугыш хикәяләре»инән дә өстенрәк, көчле яңа хикәя-повестьларыя тудыруына ышанабыз. Хәсән