Логотип Казан Утлары
Публицистика

Н. А. НЕКРАСОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Шушы елның 8 январенда бөек рус шагыйре һәм җәмәгать эшлек- лесе Николай Алексеевич Некрасовның үлүенә 70 ел тулды. Совет җәмәгатьчелеге бу датаны киң рәвештә билгеләп, искә алып узды. Революцион демократ Чернышевский һәм Добролюбовларның якын дусты булган Некрасовның шигырьләре Ватанга тирән мәхәббәт, халыкка турылыклы хезмәт итү идеяләре белән сугарылган. Үз заманындагы ялкынлы патриот шагыйрьләрнең иң алдынгыларыннан берсе буларак, ул халыкның яхшы тормышы турындагы бөек хыялын җырлады. Аны, барыннан да бигрәк, шул вакытта изелеп яшәгән Россия крестьяннарының авыр язмышы дулкынландырды, ул халкының азатлыкка чыгу көннәрен түземсезлек белән көтте. Даһи шагыйрь шушы зур максатка ирешү көрәшенә бөтен гомерен, 40 ел буенча дәвам иткән иҗат эшчән- леген багышлады. Крепостной тормышка булган ачы нәфрәт Некрасовта бик иргә уяна. Ул балалык көннәренә багышлаган «Туган ил» шигырендә.- 
Хуҗаның иң начар эте тормышын ла Көнләгәннәр калтыранган коллар монда. 
* Н. А. Некрасов. Шигырьләр, Татгосяз- дат. 1947. Төзүчесе М. Максуд. Жаваплы редакторы Ә. Исхак. Бәясе 10 сум. 
Тәкъдир язып, шунда дөнья йөзен күрдем. Түзү нәрсә, нәфрәт нәрсә — шунда белдек. Тик нәфрәтне оялудан яшереп җанда. Мин дә кайчак бер алпавыт булдым анда; Шунда яшьлән телгәләнде минем җаным Тынычлыгы иртә очты шунда аның.. 
дип әрнүен белдерә; аның өчен балачакның сагынып искә алырлык бер генә матур ягы да юк. Килешүне белмәгән Некрасов алпавыт әтисе һәм дворяннар сыйныфы белән дә һәртөрле мөнәсәбәтне өзеп, киң демократик әдәбият юлына аяк баса. Ул инде үзенең соңгарак язылган «Парадный ишеге төбендә уйланулар»ында халык тормышынын искиткеч авыр, җанны тетрәтерлек газаплы якларын ачып күрсәтә. 
Кайда халык, шунда ыңгырашу... Их, мескенем, нәрсә булды соң? Бу соң нинди чиксез ыңгырашу? Көчең җыеп кайчан торырсың? 
Некрасов тормышның караңгы якларын күрсәтү белән генә чикләнеп калмый, ул халыкның батырлыгына, бетмәс көченә ышана, анык якты киләчәгенә өмет белән карый. Укырга баручы «Мәктәп баласында ул: 
Анда инде мәйдан бнк киң: Эшлә, тик куркакланма... Менә ни өчен сиие мин Сөямен дә Русь-ана. Шул табигатьтә талант бар, Шул ил һәлак булмагаи. 
9. .с. Ә-. № 2 129 
 
Каида кочле; яхшы җаннар Халыкта бик күп һаман, — Бик күп алар, саф күңелдән COJJ белгән барсын да, Йөрәге боз, борынын чөйгән Тупаслар уртасында, ди Һәм аңа «ак юл» тели. Шагыйрьнең киләчәккә ышанычы «Тимер юл» шигырендә тагын да көчлерәк яңгырый. 
Барын да күтәрер — һәм үзенә Күкрәк белән салыр ак, киң юл. 
Туган илнең табигатен Некрасов үзенә аерым җылылык белән сокландыргыч матур образларда сурәтли. Илебезнең иксез-чиксез урманнары, кырлары һәм елгалары — хисапсыз күп байлыклары аның иҗатының чыганагы булып тора. «Тимер юл» шигырендәге: 
Бар да матур ай нуры астында, һәрнәрсәдә күрәм илемне... дигән шигыри юллары «Граф Га- ранскийның юл язмалары»нда инде үзенең табигый нәтиҗәсен таба. Патриот шагыйрь рус табигатенең чит ил табигатеннән өстенлеген түбәндәге юллар аша ачык белдерә: 
Монда нинди матур сулар! Урманнары нинди! Русның пейзажлары, Вакты килер, Рейннардан өстен чыгар... 
Бу бер үк вакытта табигатькә хуҗа булган рус халкының бөеклеген дә җырлау иде. Бөек рус демократы Чернышевский Некрасовны «Барлык рус ша-’ гыйрьләренең иң даһие һәм иң яхшы күңеллесе» дип атады. Чыннан да ул вакыттагы алдынгы демократик идеяләрнең югарылыгына күтәрелгән Некрасов үз артыннан башка бик күп шагыйрьләрне ияртеп алып барды. Аның иҗаты рус әдәбияты * вәкилләренә генә түгел, хәтта илебезнең башка милләтләре арасыннан күтәрелеп чыккан демократик юнәлештәге язучыларына да зур тәэсир ясады. Пушкин, Лермонтовны үзенә маяк иткән Тукай Некрасовны да һичшиксез укыган һәм ныклап өйрәнгән. Халыкка хезмәт итү, аның интереслары, теләкләре өчен яну, дөреслекне эзләү, эксплоататор стройга каршы көрәш мотивлары бу ике шагыйрь иҗатының төп, уртак сыйфатлары булып торалар. Некрасов шигырьләре бүгенге көнгә кадәр үзләренең әһәмиятен югалтмады. 
Безнең хәзерге яшь язучыларыбыз аның халык тормышын яхшы белеп, аңа аңлаешлы якын телдә тирән хис белән язылган шигырьләреннән күп нәрсәгә өйрәнергә тиешләр. Барыннан да бигрәк Ватанга кайнар мәхәббәт, үз халкыңа армый-талмый хезмәт итү юлында Некрасов шигырьләре безгә үрнәк булып тора. Безнең юлбашчыларыбыз В. И. Ленин һәм И. В. Сталин Некрасов иҗатына зур бәя бирделәр, үзләренең хезмәтләрендә аның шигырьләреннән өзекләр кулландылар. Бигрәк тә аның халыкның күңеленә бикләнгән «Русь» шигыренең: Син бик ярлы да. Син бик байсың да, Спн кодрәтле дә, Син бик изелгән дә. Син көчле — көчледән. Анабыз Русь, дигән мәшһүр юлларының без еш кулланылуын күрәбез. Бу үзе генә дә инде Некрасовның безгә никадәр якын һәм кадерле булуы турында сөйли. Шуңа күрә дә шагыйрьнең шигыри мирасы Советлар илендә яшәүче күп төрле милләтләрнең уртак культура байлыгына әйләнде. Некрасовның шушы арада Татгосиздат тарафыннан чыгарылган тәрҗемә шигырьләрен татар совет укучысы шатланып каршы ала. Тәрҗемә итүче иптәшләр Некрасов әсәрләрен татар укучы массасына җиткерү юлында бик кирәкле һәм мактаулы эш эшләгәннәр. Бу сайланма җыентык Николай Алексеевич Некрасовның иҗаты өчен характерлы булган күп кенә шигырь һәм поэмаларын эченә алган. Некрасов шигырьләре тирән эчтәлекле, шул ук вакытта алар гади дә, халыкчан да. Бу исә тәр
130 
 
җемә итүчедән мастерлыкны, аның иҗатының бөтен тирәнлегенә, нечкәлекләренә төшенүне сорый. Икенче төрле әйткәндә Некрасов татар телендә дә Некрасов булып яңгырый алырга тиеш. Тәрҗемә итүгә алынган шагыйрьләрнең күбесе шушы максатны күздә тотып эшләгәннәр Һәм алар моңа ирешкәннәр дә. Мәсәлән М. Максудның «В. Г. Белинский», «Эчкече кеше», «Яңгыр алдыннан», «Кич сәгать алтыларда •>, < Кырык тартмачылар», «Солдат анасы Орина», «Изге рус баһадиры Савелий», Әхмәт Исхак- ның «Парадный ишеге төбендә уйланулар», «Калистрат», «Балалар елавы», Кави Нәҗминең «Рус язучысына», «Хезмәт авырлыгын...», Әхмәт Ерикәйнең «Теш», «Нинди юаш, нинди бичара син», Муса Җәлилнең «Азатлык», «Ел үттеме», «Тургеневка», Шәйхи Маннурның «Крестьян балалары»н, Гиз-эль Габитнең «Зинага» һәм «Дусларга» тәрҗемәләрен һичшиксез уңышлы- лардан санарга кирәк. Некрасовның бор үк шигыэеиоң берничә кеше тарафыннан тәрҗемә ителгән, вариантлары бар, бу тәрҗемә сыйфатын яхшырту эшенә безнең шагыйрьләребезне^ җитди карауларын күрсәтә. Җыентыкны төзүче Мәхмүд Максуд иптәш шул вариантларның яхшыларын сайлап алып дөрес эшләгән. Н. А. Некрасов шигырьләренең татар телендәге сайланма җыентыгы кайбер кимчелекләрдән дә азат түгел. Безнең барыбызга да мәгълүм булган, күңелләрдә яшьтән үк ятланып калган «Русь» шигыренең аерым урымнары әле безне канәгатьләндереп җиткерми. Bv шигырьнең икенче куплетын М. Максуд иптәш- 
КоЛЛЫКТ?!! котылган Ирекле йөрәге— Алгып ул, алтын ул — Халыкның йөрәге, 
дил тәрҗемә иткән. Коллыкта яшәп тә ирекле булып кала алган йөрәк дигән мәгънәне беренче * ике юл биреп бетерә алмый. Шулай ук рифмаларның да бер үк тамырга кайтып калуын уңышлы дип булмый. «Граф Гаранскийның юл язмалары» Некрасовның иң көчле сатирик әсәрләренең берсе. Тәрҗемәче оригиналның үз стилен саклап мөмкин кадәр татарча итеп бирергә тырышкан. Ләкин бу өземтәләрнең аерым юллары әле һаман да яңадан да бер кат эшләүне, шомартуны сорый. 
Сәяхәтем матур булды: *рус җирендә Үзенчә бер оригиналлык бар айда; Дөрес, трактирлар оҗмах түгел бер дә. Взятка алалмый түгел писарь калаларда. Ошый анда ләкин табигать киңлеге. 
Русчасында «Авыллардагы трактирлар оҗмах түгел бер дә» дип бирелгән. Моның белән Некрасов ул вакыттагы авылларда трактирларның күплеген һәм аларның «эчкече кеше»не ачлыкка, мохтаҗлыкка өстери торган урын булуыннан көлә. Бу кечкенә, әмма характерлы деталь. Шуңа күрә «авылларда» сүзенең төшеп калуы урынсыз. 
Взятка алалмый түгел писарь калаларда 
җөмләсе татарча булудан ерак тора. Әхмәт Исхахның «Тимер юл» тәрҗемәсендә оригиналдан бераз читләшү сизелә. 
Чү! Куркыныч тавыш. Аяк тавышы. Кемнәрдер теш шыкырдаталар. Бозлы тәрәз... Чагыла шәүләләр... Кемнәр айда? Үлекләр алар. 
Некрасов гәүдәләрен коч-хәл белән йөрткән «тере мэет»ләп төпкеме туту рында сүз алып база. Тәрҗемәне укыгач үлекләрнең теш - шыкырдатуы күз .алдына баса. 
Бәйрәм иткән халык юл саптылар... Ул тирләрен сөртеп битеннән. Бөергә таянды: «Мөмкин хәзер Өегезгә! Яхшы нителгән». 
Халык подрядчика юл бирә, юл саба, «Саптылар» дип алу урынсыз. «Нителгән» сүзе монда «Ллл- по, нетто...» төшенчәсен бирми. Ул сүз шигырьне артык гадиләштереп, 


 
түбәнәйтеп җибәрә. Шигырьнең тәрҗемәсендә рифма аксаклыгы күзгә бәрелеп тора. Мәсәлән: «Билләрне — чирләдек, кычкырды— төш күрдем, англосакслар — осталар» сүзләренең рифмалашуы, нигездә әйбәт тәрҗемә ителгән шигырьнең укылуын авырайта. Әхмәт Ерңкәй тарафыннан эшләнгән «Урылмый калган- җир» шигырендә дә шушы ук характердагы кимчелекләрне очратабыз. 
Ил» мы хуже других уродились? Или не дружно цвели — колосились? 
дигән юллары: Әллә кимме без бүтән башаклардан? Әллә тиң түгелме без башкаларга? дип бирелә. Текстагы фикерне тәрҗемәдә бөтенләй табып булмый, коры сүз уйнату булып чыккан. Сайланмадагы шигырьләрнең аерым кимчелекләре бар, әлбәттә. Ләкин киләчәктә Н. А. Некрасовның тагы да тулырак җыентыгын чыгарганда бу җигешсезлекләр бетерелер дпп уйлыйбыз