МАРКСИЗЫМНЫҢ БӨЕК ДОКУМЕНТЫ ТӨРЛЕ ТЕЛЛӘРДӘ
«Коммунистлар партиясе манифесты» 1848 нче елгы Француз революциясе алдыннан дөньяга чыкты. Моннан 100 ел элек һәм безнец илебездә беренче булып җиңеп чыккан Бөек Октябрь социалистик революциясеннән 70 ел элек язылган шушы гениаль әсәрдә Маркс һәм Энгельс булачак пролетариат революциясе турында хәбәр бирделәр, бу революциянең әлбәттә булачагын фәнни нигезләделәр, буржуазиянең һәлакәте һәм пролетариатның җиңәчәге котылгысыз икәнлеген ерактан күреп исбаг иттеләр. «Коммунистлар партиясе манифестымча Маркс һәм Энгельс кешелек тарихында яңа чор башлану турында хәбәр иттеләр һәм бу әсәр белән фәннәрнең үсешендә яңа чор ачтылар.
**
Буржуаз җәмгыятьтә пролетариат барлык җитештерү срелстволарын үз кулына туплаган буржуазия сыйныфы коллыгында яши. Тереклек итү өчен пролетарийлар юләренең эшче көчләрен сатарга мәҗбүрләр. Үзенең авыр хезмәте өчен, капиталист фабрикасында бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгәне өчем, эшче үзепеп. эшче көчен яңарту өчен кирәкле яшәү средстволарынып минимумын гына ала. Пролетариатның буржуаз җәмгыятьтәге хәле аны иң революцион сыйныф итә. Эре промышленность үсү белән җәмгыятьнең барлык бүтән сыйныфлары бөлә һәм бетә бара; пролетариат исә аның үз продукты булып үсә бара. Маркс күрсәткәнчә, буржуаз җәмгыятьтә дәвам итә торган гражданнар сугышы шундый кискез моментка барып
җитәргә тиеш кн, бу моментта ачыктаначык революция күтәрелә һәм пролетариат«буржуазияне көч белән бәреп төшереп, үз хакимлеген урнаштыра». Төрле милләт пролетарийларының көрәшендә коммунистлар «бөтен пролетариатның, милләткә бәйле булмаган, гомуми интересларын алга куялар һәм яклыйлар»; пролетариатның буржуазиягә каршы көрәшенең барышында, бу көрәшнең төрле баскычларында, коммунистлар «һәрвакыт тулаем бөтен хәрәкәт интересларының вәкилләре булып торалар»; фәнни коммунизм «пролетариат хәрәкәтенең шартларын, барышын һәм гомуми нәтиҗәләрен» тирәитеп өйрәнүне һәм аңлауны таләп итә. «Коммунистлар партиясе манифесты»!^ ук инде Маркс һәм Энгельс ‘ пролетариатның алдынгы отряды булган партия турында, шул партиядән ба ш к а пролет а р и а тны н властьны кулга алу мәгънәсендә дә, капиталистик җәмгыятьне үзгәртеп төзү мәгънәсендә дә үз азатлыгына ирешә алмаячагы турында төп сызмаларны бирделәр. Ленин — бу сызмаларны пролетариатның империализм чорындагы көрәшенең
103
яңа шартларына карата алга үстерде» (Сталин).
❖ ❖ I й: «Коммунистлар партиясе манифестының беренче, немецча басмасы 1848 елның февралендә Лондонда басылып чыкты. 1848 елның июнь көннәре алдыннан Парижда аның беренче французчага тәрҗемәсе басылып чыкты. XIX гасыр азакларында Маркс теориясе Европа эшчеләр сыйныфы арасында бик нык танылды. 1890 елда Энгельс бик хаклы рәвештә «Маиифсст»ның «барлык социалистик әдәбият арасында иң күп таралган, иц халыкара әсәр булып, Себердән алып Калифорниягә кадәр барлык илләрдәге күп миллионнарча эшчеләрнең гомуми программасы булып» әверелүе турында язды. «Маиифест»ның немецча басмасы дөньяга чыгу белән үк ул күп телләргә тәрҗемә ителә башлады. Озак та үтмәде аның полякча һәм датчаннарча тәрҗемәләре күренде. 1850 елда Лондонда инглизчә тәрҗемәсе чыкты. 1871 елда Америкада- «Манифестның» инглизчә ким дигәндә өч тәрҗемәсе чыкты. «Манифист»ның инглизчә иц яхшы тәрҗемәсе 1888 елда басылып чыкты. Аны Сэмюель Мур тәрҗемә итте һәм ул тәрҗемә Энгельс редакциясендә басылып чыкты. Рус телендә «Манифест» беренче тапкыр 1863 елда, Бакунин тәрҗемәсендә чыкты. Ул «Колокол» типографиясендә басылды. 1882 елда аның яңа тәрҗемәсе — Плеханов тәрҗемәсе дөньяга чыкты. Бу басмага Маркс һәм Энгельс тарафыннан махсус сүз башы бирелде. 1892 елда полякча икенче басмасы чыкты. Полякча бу басмага сүз башын Энгельс язды. 1893 елда аның итальянча басмасы чык- 1ы. Монда да ‘Энгельс тарафыннан язылган махсус сүз башы бирелгән иде. XIX гасырның 70 иче елларыннан алып XX гасыр башларына кадәр «Коммунистлар партиясе манифесты» португал, испан, румын, голланд, еврей, украин, япон, фин, кытай һәм башка халыклар телләренә тәрҗемә ителде. Рус телендә «Манифест»пыц хәзерге вакытка кадәр 100 тапкырдан артык басмасы чыкты. «Коммунистлар партиясе мани-
фесты»ның 100 ел эчендә төрле телләрдә басылып чыгып, халык арасына таралган саны миллионнар белән исәпләнә.
Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңеп, совет власте ур- • нашканна'н соң, безнең/ илебездә яшәүче барлык халыклар, «Коммунистлар партиясе манифесты»н үз ана телләрендә укый алу мөмкинлегенә ирештеләр. Хәзер ул күп милләтле Советлар Союзында үз әлифбасы булган барлык халыклар телләренә тәрҗемә ителде. Татар телендә «Коммунистлар партиясе манифесты» беренче тапкыр 1934 нче елда, язучы Мәхмүт Максуд тәрҗемәсендә басылып чыкты. Шуннан соң ул берничә тапкыр яңадан басылып, соңгы басмасы 1946 елда басылып чыкты. Хәзер,- Карл Марксның сайланма әсәрләрен чыгарырга әзерләнә. Бу әсәрләрнең беренче томында «Коммунистлар партиясе манифесты» тагын басылып чыгачак. Марксизмга нигез салучыларның коммунизм идеяләрен бәян иткән шушы тарихи документын үз ана телләрендә укып өйрәнү — татар хезмәт ияләре өчен зур бәхет.
«Манифест» дөньяга чыкканнан бирле үткән 100 ел эчендә тарихи обстановка һәм коммунизм өчен көрәш шартлары тамырыннан үзгәрде. «Манифест» язылган көннәрдә коммунистлар партиясе яшерен яши торган кечкенә генә бер группа иде, фәнни коммунизмның чагыштырмача бик аз санлы бер
отряды иде. Шуңа күрә «Манифестымның башында коммунизм шәүләсе турында әйтелә. Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңеп, кешелек тарихында тамырдан борылыш ясалганнан бирле 30 ел вакыт үтте. Шушы, чагыштырмача кыска вакыт эчендә, СССР пролетариаты һәм хезмәт ияләре коммунизмның шәүлә түгел, бәлки инде чынбарлык икәнен бөтен дөньяга күрсәттеләр. Коммунамның беренче стадиясе — социализм — җир шарынйң алтыдан бердән алган безнең илебездә чын ре<льлеккә әверелде. Социализмның: «һәркемнән — сәләтенчә, һәр- : кемгә —'Дезмәтенчә» дигән ло- зунгысы "Тормышка ашырылды . Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә безнең илебез халыклары тулы коммунизм төзү өчен көрәшәләр. Соңгы еллар тарихы капиталистик
хуҗалык системасының көч- сезлеген һәм социалистик хуҗалык системасының өстенлекләрен бөтет дөнья хезмәт ияләренә ачык күрсәтеп бирде. Капитализм бөтеп дөнья халыкларына коллык, хәерчелек, сугыш куркынычлары алып килә. Азатлык сөюче барлык халыклар моны хәзер бик яхшы аклыйлар. СССР да социализм төзелү, пролетариат диктатурасының» социалистик пролетар демократиянең барлык милләтләр хезмәт ияләренә коллыкны, хәерчелекне, экс- плоатацияне бетерүне, бәхетле тормыш тәэмин иткәнлеген, кешелек җәмгыятенең үсешендә яна чор ачканлыгын күрсәтеп бирде. Хәзер инде Европадагы күп кенә илләрнең азатлык сөюче халыклары, безнең СССР дан үрнәк алып, «Манифест»та нигезе салынган бәхетле тормышка — бернинди изүне белмәгән, сыйнфый антагонизмны белмәгән яна җәмгыятькә таба баралар.