ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ ГЕРОИКАСЫ
Ленин — Сталин партиясенең даһи җитәкчелеге, массаның искиткеч героик көрәшләре нәтиҗәсендә Россиядә җиңеп чыккан бөек Октябрь социалистик революциясенең данлыклы XXX еллыгын барлык совет халкы зур күтәренкелек белән бәйрәм итте. Бу утыз ел безнең илдә гаять зур үзгәрешләр тудырды, экономиканы, культураны, кешеләрнең психикасын социалистик нигездә үзгәртеп корды. Элекке ярлы, культурасыз, ярым колониаль Россия урынына дөньядагы иң алдынгы культуралы һәм иң куәтле техника белән коралланган Советлар державасы барлыкка килде. Шуның белән бергә бу еллар революция казанышларын саклап калу өчен кискен көрәш еллары да булдылар. Кешелек дөньясының явыз дошманнары империалистлар һәм аларның һәртөрле ялчылары, бу утыз ел эчендә берничә тапкыр Советлар илен җимерергә теләп һөҗүм башладылар. Миллионлаган совет халкының туган илне революция дошманнарыннан саклап калу өчен барган бу батырларча көрәшләре совет әдәбиятының үзәк темаларыннан берсе булып әверелде. Гражданнар сугышы гАпоик?лын чагылдырган әсәрләрдән Дм. Фур- мановның «Чапаевлы, Н. Остров- скийның «Корыч ничек чыныкты»- сы, А. Фадеевның «Тар-мар» исемле романы, А. Серафимовичның «Тимер ташкыны», башка бик күп совет язучы һәм шагыйрьләренең әсәрләре Ватан сугышы геройларын тәрбияләүдә дә- гаять зур роль уйнадылар. Мин бу мәкаләдә гражданнар сугышы тематикасының татар әдәбиятында да күренекле урын алганлыгын күрсәтмәкче булам. Октябрь җиңүләре нәтиҗәсендә дөньяда моңа кадәр ошашлы булмаган эшче дәүләтенең Россиядә килеп тууы эчке һәм тышкы сыйнфый дошманнарны тирән куркуга төшерде. Алар төрле юллар белән яшь совет илен җимерергә теләделәр. Ирек яулап алган батырларның яралары да төзәлеп җитәргә өлгермиләр, совет шагыйрьләрнең Октябрь җиңүен мактап язган шатлык шигырьләренең каралары да кибеп бетми, Совет илен тагын да үлем куркынычы чолгап ала. «Шулай итеп тын алу чоры тәмам булды һәм Россиядә гражданнар сугышы, ягъни Россия халыкларының эшчеләре һәм крестьяннары тарафыннан совет властеның тышкы һәм эчке дошманнарына каршы алып барылган сугыш башланды. Англия, Франция, Япония, Америка империалистлары, смгыш игълан итеп тормастан, хәрби интервенция башладылар. Ләкин 6v интервенция Россиягә каршы сугыш иде һәм шуның белән бергә иң начар типтагы СУГЫШ иде» («ВКП(б) тарихы» 234 бит). Шулай итеп гасырлар буе миллионнарча кешеләрне эксплоатация
106
ләп симергән, баштан аяк коралланган капиталист илләр белән дөньяга яна гына килеп туган, экономик бөлгенлектән арына алмаган яшь советлар иле арасында «кем кемне?» төсендә кискен көрәш башланды. Партия: «Ил куркыныч хәлдә»,— дип набат суга һәм бөтен көч фронт теләкләренә юнәлдерелә. 11рекле илдә үсеп килгән, бөтен тамыры белән массага бәйләнгән, төрле телдә, ләкин бер идея — ирекле илне һичбер авырлыкларга карамыйча дошманнардан саклап калу идеясе белән сугарылган, яшь совет әдәбияты өчен, Маяковский әйтмешли: «Каләмне штыкка тиңләштерү» вакыты килеп туа. Бу чор татар әдәбияты, бөек рус язучылары Горький, Маяковский иҗатлары йогынтысында эчтәлекле, кискен телле, сугышчан һәм революцион иҗат үрнәкләре бирә башлый. «Совет матбугаты» дигән шигырендә М. Гафури бу чор әдәбиятына түбәндәге характеристиканы бирә: Дүрт яктан аклар Төзәп зур туплар, Чәчкәндә утлар, Куркуны белми. Дошманга каршы Күкрәк киерде ул. а Ялган фикерләр. Хәйлә-мәкерләр. Уңнар, эс-эрлар- ның йөзен ачып, Аларның барын Илдән сөрде ул. Шушындый оптимизм, дошман- гаи курык.мау һәм аның мәкерле йөзен массага фаш итү, туган илне дошман бандаларыннан әрчү идеяләре татар совет әдәбиятының да пүзәк темасы булып гәүдәләнә. Бу вакытта татар халкының явыз дошманнары — чит ил империалистларының агентлары булып әверелгән’ буржуаз милләтчеләр советка каршы актив көрәш алып баралар. Аларның әсәрләрендә революция тудырган яңалыкларга каршы чыгу, тормышлын электәгеча баруын теләу, ягъни буржуа идеяләрне тарату теләкләре ята иде. Рус совег әдәбияты җитәкчелегендә туы* килгән татар совет әдәбияты мондый чыгышларга кискен отпор бирде. Дошманның чын йөзен фаш итә килде. Революциягә кадәр драматург булып танылган Галиаскәр Камал революция елларында шигырь жанрына күчте һәм политик темаларга язылган шигырьләрен бе'рсе артлы берсен бастыра башлады. Ул шигырьләр театр сәхнәләрендә, митингларда агитацион материал булып та файдаланылды. Менә 1919 нчы елның язы. Чит ил империалистларының ялчысы Колчак, зур
армия җыеп, Волга буйларына үрмәли. Г. Камал Волганы югалту — дошманның көчен арттырачагын яхшы аңлый. Коткарырга Иделне Ныгыт, туган, билэцне. Шул мәйданда җиңү белән Коткарырсың илеңне. («Актык йомрык») лекне гәүдәләндерү өчен төрле шигъри формаларда әсәрләр яза. Иделгә багышланган халык җырларыннан да файдалана. Идел суы — данлы су. Ага бик шәп һәм ярсу. Себереп түк дошманны, Җәй булмасын ямансу. Идел суы бик тирән, Яз җыела кар суы. Дошман шунда себерелсә, Басылыр йөрәк ярсуы. «Кем көчле» шигырен язып, шулай ук Колчактан көлә, аның тиздән җиңеләчәгенә өмет беркетә. Кем көчле, ди, Колчанмы? Шул кабахәт алчакмы? Озак пакыт көтәсе юк Аны җиңәчәк чакны. Дошман якның котылгысыз һәлакәтен
дошманның үз авызыннан сөйләтү формасындагы сатирик алымнан да файдалана: Дөньялар була безнеке Дип торганда, китте көй.
Иделне саклауны илне саклау белән бергә куя. Ничек кенә булса да Колчакны Иделдән куу тиеш
Үз халкыбыз баш күтәрә, Бер кайгылар булды ике. Аласы килсә дә үч, Җитә алмый бит безнең, көч. «Интервентларның гаскәренә Советлар республикасының гаскәрләре белән очрашудан революцион рух •йокты һәм алар үзләренең империалист хуҗаларына каршы восстание күтәрә башладылар». («ВКП(б) нын кыскача тарихы» 245 бит). Шигырь шушы Мәсьәләгә басым ясый. Эчке дошманның бозык ниятләре патриот шагыйрь тарафыннан шулай ук фаш ителеп торалар. Буржуазия соботаж игълан кыла, алтыннарын яшерә. Сугыш коммунизмы таләпләреннән чыгып игълан ителгән хезмәт фронтына мобилизацияне өзәргә тырыша. Г. Камал алардан: Бай яшергән алтынын Саклый, чыгармый тынын, —
дип ачы көлә. Җизнәкәй көенә салып, байның хезмәткә чыкмавын мыскыл итә. Син бөтенләй ябыккансың, җизнәкәй. Ачлы-туклы торганга, балдызым, ялгызым, Пи өчен соң эшләмисең, җизнәкәй. Ак сөякле булганга, балдызым, ялгызым,— ДИ. Буржуазиянең якын иярченнәре булган милләтчеләр шулай ук Г. 'Камал тарафыннан фаш ителеп торалар. Ул: Мин тырышам, милләтем Өчен генә һиммәтем. — Диючеләр чабышалар Акча артыннан көн вә төн, («Милләтчеләр, динчеләр»)
дип алдрның капитал интересыннан чыгып эш итүләрен массага аңлата. ДимЬк, Г. Камал барлык иҗат Кочен шул чорның политик мәсьәләләренә багышлый, халык кайгысы белән яна.
Мнп сөямен халыкны, халыкны, Хезмәт итәм ялыкмый, ЯЛЫКМЫЙ. __
ди. I'. Камал массаны җитәкләп баручы пролетариат көченә нык ышана: Көч бары тик эшчедә, ’ t Эшче дөньяны җиңә. Бергәләшеп тырышканда Капиталны да жиңә, — ЛИ. («Кем көчле») Кызыл гаскәрнең триумфаль җиңүләрен ул зур шатлык Һәм горурлык белән гәүдәләндерергә тырыша. Макгачырга да лаек, Алынды инде Җаек, Аклар исереп йөргәндә, Кызыллар булды аек... Нинди олы Төркстан Аерылган иде
дустан. Яңадан килеп кушылды. Дөнья булды гөлстан, — ДИ. («Галәбә») Димәк, халыкның сөекле язучысы Г. Камал үзенең каләм көче белән совет хөкүмәтен дошманнардан саклап калу, аны ныгыту эшенә актив катнаша. Революциягә кадәр үк ярлы һәм изелгәннәрнең дусты булып танылган М. Гафури революция елларында пролетариат дәүләтенең теләкләрен ^художество образларында массага җиткерерлек дәрәҗәгә күтәрелә, • революцион пафос беләи сугарылган’ шигырьләр иҗат итә. Совет халкының бердәмлеген, азатлык өчен көрәш героикасын җырлый. Империалистик сугыш елларында күрелгән кайбер пацифизм карашларыннан тәмам айный, һәм кискен сугышлар уздырмыйча торып, сыйнфый дошманны җиңеп булмавын аңлый. «Гаһст» шигырендә яшь егет исеменнән әйтелгән ялкынлы сүзләр совет сугышчыларының шул вакыттагы настроениеләрен гәүдәләндерү ягыннан бик характерлы. Егет: Үзем до көч, күңелдә эш Тагын үткен кылыч кулда. • Алырмын җан, түгәрмен кан Шушы изге кызыл юлда. Халык дошманнарын таптап Батырмыйча кара канга, Кыныннан бер суырган бу кылычны Тыкмамын кынга, — Дип ант бирә. «Бу көрәш «алда бәхет бар» дия язылган күңелемә», — дн. Шул сәбәпле җанны кызганмыйча изге көрәшне ахырына кадәр дәвам ит
108
терергә чакыра. Ил батырларының гүзәл образларын гәүдәләндерү өчен М. Гафури төрле романтик формалар да санлый. «Татар егетенә» шигырендә күк бүз ат менгән, кулына кылыч тоткан татар егете гәүдәләндерелә. Шагыйрь аңа түбәндәге киңәшне бирә: Урал тауларыннан күк таш алып, кайра кылычыңны шуңарга. Таң җилләре нскән матур чакта кит син дошманнарны куарга, — ДИ. Аерым индивидуаль образлар аркылы да шагыйрь Кызыл Аомия- нең күмәк героикасын, җиңү романтикасын чагылдыра. Җилле көндә янган үртләр кебек, тирә- якны каплап ятасын. Көзге көнне тоташ болыт кебек, Себер илен каплап ятасың. Син газраил булдың дошманнарга берәм- берәм алып җаннарын. Егылдылар җансыз кискә кебек, таптап үттең мордар каннарын. («Сәлам») Советлар иле турында: Нинди бәйрәм бар соң анда болан Җитмеш төрле милләт берләшеп. Бер саф булып торсын, шатлык күрсен. Урам тутырып йөрсен гөрләшеп. Нинди бер ил бар соң? Бөтен дөнья Ярлыларын үзләренә каратып, Тора алсын шулай тирә-якка. Балкып торган нурын таратып, — дигән тезмәләрен иҗат итә. Бөтен дөнья юксылларының азатлык гимны булган «Интернационалга» үзенең ихтирамын белдереп: Ләкин «Бәйнәлмиләл» җырланды 'исә дәррәү аяк үрә басамын. Аны хөрмәт итеп кул күтәреп, шатлыгымнан күккә ашамын, — .ДИ. Шулай итеп М. Гафури, Совет иле дүрт яктан аклар белән чолганган бер чорда, һичбер икеләнүне белми, каләм хезмәтенә ябыша, совет халкының дуслыгын җырлый, татар халкын патриотизм, дошманга нәфрәт хисе белән тәрбияли, көрәш юлында җанны кызганмаска чакыра һәм, шулай итеп, дошман фронтын җимерүдә актив катнаша. Революциягә кадәр үк халык кайгысын җырлау юлында каләмнәрен чарлаган, көрәш елларында совет язучылары сафына килеп баскан карт язучылар рәтенә бу елларда яшь көчләр килеп тезеләләр. Алар- ның кулларында мылтык, кылыч белән бергә үк каләмнәре дә йөри, һәм алар иң беренче шигъри тәҗрибәләрен шушы көрәш елларында башлап җибәрәләр. Болар рәтенә гражданнар сугышы елында
яшь малай булган, яшьлегенә карамыйча комсомол активы буларак ак бандаларга каршы көрәштә корал белән катнашкан, 19 нчы елдан башлап Төркстан политот- делының органы булган «Кызыл йолдыз» газетасында беренче шигырьләрен урнаштырган Муса Җәлилне алырга кирәк. Соңрак шигырьләренең берсендә М. Җәлил бу чорда каләм һәм корал көрәшенең берләшүен түбәндәгечә характерлый: Винтовкамы, әллә каләмме икән. Ул вакытта күбрәк көч биргән. Без җиңә алдык бары винтовка һәм Каләм биргән күмәк көч белән. («Тирга») Чынлап та шагыйрь канлы көрәш эчендә иҗат итә, дошманга каршы аяусыз көрәшкә чакыра: Шулай, эшче, кораллан, бас сугышка. Юлыңнан кайтма син кирәк егыл, үл. Шул ук 19 нчы елны басылган «Ил корбаннары» дигән шигырендә , М. Җәлил сюжетлы әсәрләр бирү тәҗрибәсен дә эшли. Дошман кулында һәлак • булган, бср-берсен сөйгән яшь егет һәм кызның фа- жигале үлемнәрен гәүдәләндерә. Вәхшиләрнең ачы кулларына Ике корбан элгнеп төштеләр,- Илнең каһарманы исемен алып. Кара җирне кабер иттеләр, — ЛИ.
Сугыш темасына бәйләп яшь шагыйрь җиңүләрне оештыручы кызыл әләмгә мактау гимннары жырлый: И әләм, нурлар чәчеп ил каршысыида син яшә.
1И
Син яшәсәң илгә паклык, *илдә хаклык урнаша, — ДИ. һәм кызыл байракмын дошманнарны җиңәчәгенә ышаныч белдерә. Ул яшәр, мәңге яшәр, миллион яшәр хаклы әләм. Ул яшәр, әмма залим тормыш китәр бу дөньядан. («19 нчы февраль») Дошманнарга карата ул ярым көлке форхмалар да куллана. ДАә- сәлән, 19 нчы ел «Кызыл йолдыз» да басылган «Корсак» шигыре сатирик алымда төзелгән: Өч-дүрт йөз еллар майлы казылыклар, Гел килеп торды баллы азыклар, һич эш күрмәде, арып йөрмәде. Баллар һәм майлар килми тормады... Заманнар үтге, дөнья үзгәрде, Мескен киң корсак тарлыкта калды. Көчле сөңгеләр аны кайнатты, Шулай кармакка килде дә капты. Майлар кимиләр, сәгадәт бетте, йөз еллык корсак бер көн шарт итте. Билгеле бу шигырьләр әле беренче тәҗрибәләр. Аларда художество мастерлыгы җитәрлек түгел. Вакыты белән аларда хис урынына аерым сүзләр тезмәсе бирелгән чаклар да бар. Ләкин гражданнар сугышы еллары өчен алар әһәмиятлеләр. Чөнки ул шигырьләр конкрет дошманга һөҗүмгә чакыралар, без аларда меңләгән яшь комсомолның шул вакытта типкән йөрәк тавышын ишетәбез. Алар көрәш дәрте белән тибәләр, кылыч. тотып каршыда торган дошман армиясен җиңеп чыгарга көч бирәләр. Муса Җәлилнең фронт, көрәш темасына язган шигырьләре бу тәҗрибәләр белән генә чикләнми. Көрәш героикасы белән бизәкләнгән бу еллар соңыннан да шагыйрь каләменә материал биреп торалар. Ул еш кына үткәннәрне искә төшерә. Мәсәлән, «Безнең сөю» исемле лирик шигырьдә шагыйрь совет яшьләренең мәхәббәтен сөйли. Алар салкын вагонда съездга баралар. Аларның бер-берсенә булган мәхәббәтләре идея якынлыгы белән дә нык бәйләнгән: Егерменче елның ачы көзе Якаларга кереп өрә иде. Син бик озак миңа коммунизм Тормышының серен сөйләдең, — ди шагыйрь. Хезмәт эчендә кайнаган, көрәш пафосы белән ялкынланган бу икө яшьнең берберсен өйрәнү, бер-берсенә идея якынлыгыннан килеп туган мәхәббәт ул
тирән һәм җитди. Ул яшьләрне ил өчен хезмәт итү бурычларыннан аермый, киресенчә, ил сөю ҺӘхМ аны саклауның бер өлеше булып гәүдәләнә. Шагыйрь теле белән әйтсәк: Утны, бозны бергә уртаклашкан әрсез көрәшүчеләр ' идек без. Шуңа күрә илебезне, бер-беребезне иң чын сөю белән сөйдек без. 1936 нчы елны көрәш елларының истәлеге итеп, Муса Җәлил «Сәр- би әби» шигырен язды. Шигырьдә бик кыска бер эпизод алына. Сугыш эчендә берничә кызылармеец туңган-ачыккан хәлдә бер карчык өенә барып керәләр. Карчык алар- ны бик яхшы каршы ала, хәтта җылы мич башын да бер дә кызганмыйча кызылармеецларга бушата. Шагыйрь бу хәлне сөйләп бик уңышлы формада совет сугышчыларының халык белән бәйләнешен, халык аларга үз балалары, үз кешеләре итеп караганын чагылдыра: Сәрби әби кеби аналарның Ж.ылы назы, йомшак күңеле — Дәртләндереп безнең батырларны, Жиңүләргә илтте түгелме, — ДИ. Яшьләрнең көрәш героикасын киңрәк, тулырак чагылдыру өчен М. Җәлил поэма жанрларында да әсәрләр тудыра. Мин монда 24 нче ел «Авыру комсомолец» исеме белән чыгарылган әсәрне алам. Поэмада бер эшче малайның, унбиш яшьтән үк, политик эштә гаепләнеп патша төрмәсенә эләгүе, пролетариат революциясе елларында актив комсомол буларак көрәшләрдә актнашуы, революция йөрәге Москвада бөек Ленин речен тыңлау бәхетенә ирешүе, гражданнар сугышында Юденич фронтында
110
яралануы, Махно тырнагында газапланулары һәм башка бик күп, бик күп башыннан уздырган хәлләре гәүдәләнә. Димәк, поэмада сурәтләнгән тормыш күпчелек эшче комсомолсцларның шул елларда уздырган көрәш тарихы, һәрбер көрәш корбан сорый. Гражданнар сугышы фронтларында батырларча һәлак булган яисә авыр яраланып өенә кайткан комсомолецлар күп иде. Бу поэманың герое да туган илен дошманнан саклау эшендә актив катнашып, киләчәк матур тормыш өчен үләргә мәҗбүр булса да, оптимизмны югалтмый, һаман да тормышны сөя. Мин бик тыныч, бик шлт әле дә, Тәрәзәмнән иркен тышка карап, Тәбрик итәм яна тормышларның Яиа бәйрәмнәрнең барын да. Кояш карын минем күкрәгемә, Күкрәгемдә «КИМ» нең знагы. Мин шатланып тыңлыйм: Безнең турыдан Герли-гөрлн поезд узганын. Һәм, сугыш героикасын сөйләп, тыңлаучыларның тойгыларын дошманга каршы оештыра. Шулай итеп фронт еллары темасы М. Җәлил иҗатында соңгы елларга кадәр күренекле урын алып торды. Патриот шагыйрь көрәш уты белән янды. Массаны да шул юлда тәрбия итәргә тырышты. Унсигез яшьтән, кулына каләм һәм мылтык алып, дошманга каршы чыккан Мәхмүт Максуд та үзенең беренче лирик парчаларын гражданнар сугышы чорында язды: «Сез бэль-этажларда яши идегез. Мин подвалда идем. Бик тәбәнәк иде ул, иелеп кенә йөри идем. Көннәрдән бер көнне сез адәм каныннан шоколад эчеп утырганда, мин язмышка' каршы чыгарга теләп. көчле гәүдәмне күтәрә башладым. Зиннәтле сарай селкенде, алтынланган стаканнардагы шоколад сезнең костюмыгызга түгелде» («Язмыш»). Язучы эшче сыйныф турында «Мин күтәрелгәндә мине баскай таш пулатларның җимерелүе табигый», — ди. М. Максуд революциянең искелекне җимерү көчен күрсәтү белән, яцаиы төзү, көчен дә бик яхшы аңлый: «Җимерәсез», «мәдәниять бетә» диючеләргә түбәндәгечә җавап бирә: «Мин караңгы, сасы подвалларда тыпырчынганда, мәдәниять кайда иде?» «Җимерек дисез се^. Шатланмагыз. Барын
да төзәтермен, төзәлмәгәнен яңадан төзәрмен», — ди. 19 ичы ел гражданнар сугышының иң кызган чагында язылган «Сагынам, сөям сине» парчасы, шулай ук көрәшкә багышланган лирик әсәр. Бу парчада туган илне сөю һәм аның бәхете өчен көрәш мотивлары бик уңышлы формула аралашканнар. Максуд туган илне саклар өчен менә шул изге көрәшкә атылганын сөйли: «Кара йөрәкле, кара дошман, кара нияте белән» туган илгә «нәҗес кулларын» сузгач, башка көрәшчеләр белән беррәттән көрәш мәйданына чыга. Көрәш читен. «Биек таш тауларда, калып урманнарда йөреп, минем аякларым кабардылар, суелдылар инде. Ләкин гайрәтем кимемәде, көчле иманым какшамады. Мин каһарман, мин хакыйкать көрәшчесе», — дип, романтик образларда көрәш пафосын гәүдәләндерә. Язучы көрәшнең бик күп корбаннар соравын аңлый: «Туган илем, син үзеңнең сөекле балаларыңнан байтагын югалтырсың, киткән каһарманнарыңны каршы алганда бик күбесен очрата алмассың. Ихтимал, мин дә я калын урманда, я киң сахрада, я бер тирән елгада мәңгелек йокыга чумган булырмын», — ди. Ләкин бу корбаннар, туган илнең азатлыгы өчен булган корбаннар, бәхетлеләр, ди, язучы: «Синең азатлыгын, өчен тартышып шәһит булу белән үземне бәхетле санармын», — ди. 19 ичы ел июль аенда язылган буларчаны шул чор сугыш обстанов- касы белән чагыштырып тпкшео- сәк, 18 яшьлек язучының йөрәге һәм каләме чын-чыннан изге Ватан өчен янганын күрербез. Гомумән. М. Максудны яңа илнең яңа күренешләре дулкынландыралар.' Менә
111
анык 20 иче елны язылган «Ник тугайны аклады» исемле шигъри парчасы. Ул, монда образ итеп, элекке вакытта тоткынлыкта яшәгән шәрекъ кызы, гади генә әйтсәк, бер татар кызын ала. Ул дөньяга ни өчен килгәнен белми аптырый: «Нигә, ни өчен, нәрсә намснә яшәргә? Яшь җанны боектыра торган коллык, азат күңелне кимсетә торган тоткынлык», — дип зарлана. Ләкин революция көннәре килеп җитә.- Татар- кызы Заһидә эшчеләр- көрәшчсләр арасына тезелә. Максуд теле белән әйтсәк: «Шәрекънек көрәшче чәчәкләреннән берсе булып китә». 5у да билгеле романтик планда бирелгән әсәр. Ләкин язучының алган темасы да гадәти бер хәл түгел. Гасырлар буенча коллыкта яшәгән, дүрт стенадан башканы белми торган татар кызы, яшь коммунистлар конференциясендә трибунага чыгып, речь сөйләрлек дәрәҗәгә ирешә. Билгеле, 6v хәл революция фронтының ныгуын куәтли. Халыкның иң изелгәннәре, иң түбәндә яшәүчеләре дә үзләренең ни өчен көоәшкә чыкканнарын аңлый башлыйлар, һәм бу фактны бирү өчен сайланган күтәоенке стилЪ бу моментта урынлы булып табыла. Гомумән, Максудның бу елларда язган әсәрләре барсы да яшьлекнең романтик ашкынуын, чиксез энтузиазмын аңкытып торалар. Фронт еллары традициясен саклап, соңгы елларга кадәр солдат шинелен өстеннән салмаган Кави Нәҗми үзенең иҗат тарихын шулай ук гражданнар СУГЫШЫ чорында, кулына мылтык тоткан хәлдә, башлап җибәрә. Аның хикәя һәм шигырьләрендә без фронт еллары өчен хас булган күп кенә кыйммәтле материалларны очратабыз. К. Нәҗми беренче шигырьләрендә үк Кызыл Армиянең тарихи ролен дөрес чагылдыра: Без кызыл утлар ягып чыктык Коротко, бәйгегә, Канлы бәйгегә Богауларны өзәргә мәңгегә, — [ («Кызыл бәйрәм») ди. Канлы көрәш аша гына коллык богауларының өзелергә мөмкинлеген көйли. 19 нчы елда язган политик бер лирикасында ул: Ничә йөз еллгр Изелгән коллар Эзлиләр юллар. Ал байрак - тотып, — ди, Һәм коммунистларның халыкка туры юл күрсәтүе турында пропаганда алып бара. Кави Нәҗми иҗатында без гражданнар сугышы көндәлеген ачкан күп
кенә эпизодлар белән танышабыз. Нәҗми гадәттән тыш булган зур вакыйгалар, исеме дөньяга таралган геройлар турында язмый. Ул Кызыл Армиянең көрәшен һәм дошман тылында барган партизан хәрәкәтенең гади күренешләрен бирә һәм шулар аркылы көрәш героикасын җырлый. Гади солдатның гади рамкаларга сыеп бетми торган, ләкин һәр адымда очраган хәрәкәтләрен гәүдәләндерә. Мәсәлән «Ертык җилкәннәр» әсәрендәге Йосыф образын алыйк. Йосыф Колчак армиясенә алынудан качып, сөекле хатынын үлем түшәгендә калдырып, кызыллар ягына чыкмакчы була. Юлда аклар кулына эләгә, ләкин үзең югалтмый. Алдан һәм арттан барган конвоирлардан котылу юлын таба. Аклар кулында калган авыл тыныч түгел. Кызыл партизаннар тик ятмыйлар. Тимерче Әптери кызыл сугышчыларга сөңгеләр, кылычлар хәзерли. Сәгать теле төнге икедән үтсә дә йокламый. Чөнки ’ ул • үзенең нинди җаваплы эш өстендә утырганын белә. Аңа: «Ленин үзе, рәхмәт, Әптери, байларга каршы сугышырга дип кылычлар, сөңгеләр ясаганын өчен рәхмәт» ди. Аклар кулыннан котылгди Йосыф менә шушы партизаннар отрядына килеп кушыла һәм корал алырга Әптери каршына килә. «Тиздән кызылларга кушылабыз, тик корал гына җитешми. Син ничек булса да сугышырга яраклы бөтен тимерләреңне миңа бир», — ди. Ак бандалар совет авылларында хуҗалык итәләр. «Кызыллар янына
112
китүчеләрнең малларын-ту арларын алып, өй җәмәгатьләрен каядыр озаталар». Дөресрәге, юкка чыгаралар. Йосыфның сөекле хатыны шулай ук югалган. Партизан Йосыф йөрәге дә чыдый алмый. Ул дошманнан шәфкатьсез үч алырга керешә. Шул формада бик гади һәм юаш, постоялый дворда бөтен документларын алдыртырлык беркатлы Йосыфтан, кискен көрәш нәтиҗәсендә, үткен, усал, үч алучы партизан образы килеп туа. «Боерык», «Сакла Казанны» һәм шуның шикелле күп кенә әсәрләр сугыш темасына язылганнар, аерым сугыш эпизодларын гәүдәләндерәләр. Мәсәлән, «Боерык» исемле парчаны алыйк. Бу парчада «чигенүне туктатырга, шәһәрне сакларга, һөҗүмгә башларга» дигән приказны алгач, шәһәр эчендә башланган хәрәкәт күрсәтелә. Приказ җиделе лампа яктысында штабтагы карт большевиклар тарафыннан төзелә.у Станциягә килеп туктаган агитпоезд газеталар, игъланнар, коймаларга язылган лозунглар аша армиянең рухын күтәрергә тырыша, «һөҗүм турында приказ группа штабына шул ук сәгатьтә барып җитте», — ди язучы һәм кыска гына юлларда приказның үтәлү моментларын гәүдәләндерә. Авангардтагы отрядның командиры латыш Рудзет иптәш була. Ике сүз белән Нәҗми аның портретын сыза, «Үтә простой, ач яңаклы, тимер сүзле кеше. Кара чәч бөдрәләре маңгайга төшкән. Өстендә яртылаш тузган френч», һөҗүм турындагы приказ аның настросние- сен күтәреп җибәрә: «Аның мыегы буйлап, салмак кына елмаю сузыла. Рудзет сул аякны өзәнгегә куя. Урман буйлап, аның командасы кабатлана. Сул канаттай чыгып, мангайга, атакага!» Шунда ук атлы гаскәр һөҗүмгә ташлана. Дошман пулясы командирны яралый. Гаскәр лавасы аның боерыгын үтәү өчен алга омтыла. Сөекле командирның үлеме гаскәрне туктатмый. Алар бар көчләре белән приказны үтәргә тырышалар, һәм приказ үтәлә. Димәк, К. Нәҗми бу эпизодта кызыл гаскәр һәм командирларның бердәмлеген, гомуми максатка ирешү юлында бертөрле киртәләрдән дә курыкмауларын, командирның үлек гәүдәсе дә дошманга дәһшәт биреп торуын дөрес чагылдыра алган. «Сакла Казанны» шулай ук күренешләргә бай, композиция ягыннан оригиналь эшләнгән әсәр. Бу .әсәр Идел
буе һәм аның кешеләрен мактау шикелле, илне сөю, аңа мәхәббәт романтизмы белән башлана. Ләкин алда дошман явы бөтен көчен җыеп, Идел буйларын үз кулына төшерергә, шул җөмләдән, Казанны яулап алырга тырыша. «Дошман Казанда гына калмас: Ул аннан Нижнига, аннан Мәскәүгә үрләр. Шуңа күрә Казанны сакларга кирәк». Д4енә шул Казан өчен булган көрәшнең кискенлеге, аның һәрбер кызылармеец тарафыннан аңлы рәвештә алып бара алуы, Казанны вакытлы рәвештә калдырып чыккач, Зөя шәһәрендә кызыл көчләрнең туплануы, «Зөя янындагы Идел күперен бирмәскә» дигән лозунгның алтмыш яшьлек бабайга кадәр барып җитүе язучы • тарафыннан ышандырырлык реаль картиналарда бирелә. К. Нәҗми үз әсәрлрәрендә дошман якның көчен томалап калдырырга тырышмый. Ул дошманның хәйләкәрлеген, Тюрля- ма ягыннан кызылларның артына төшеп, аларны камап алырга тырышуын, вакыты белән дошман позициясенең бик уңайлы формага кереп, кызылларны ' кысрыклавын бер дә яшерми күрсәтеп бирә. Шулай итеп К. Нәҗминең художество каләме тарафыннан сибелгән бу кисәкчәләр безгә Кызыл Армиянең гражданнар сугышы елларында яшь совет илен саклап калу өчен уздырган кискен көрәшләрен, ул көрәшләрнең җитдилеген, һәрбер уй, һәр теләк фронт интересларына багышланган булуын ачык күрсәтәләр. К. Нәҗми бу темага сюжетлы әсәрләр тудыру өстендә дә күп кенә эшли. Мәсәлән, 25 пче елны язылган «Иң соңгысы» әсәре»
алыйк. Әсәрнең исеме эчтәлек белән бнк нык * бәйләнешле. Чөнки хикәядә сөйләнгән Әптерүш — Шәйдүк картның иң соңгы баласы, соңгы юанычы. Икенчедән, Әптерүш сугыш кырында үз кулыннан килгән иң соңгы чараны эшли. Днепрны кичәргә дин эшләнгән күперне саклар өчен, понтон өстенә төшкән гранатаны кулына йомарлап суга ташлана. Башкача күперне саклап калу мөмкин булмый. «Башкача чара юк иде. Мин үз кулымдагы чараларның иң соңгысын сайладым» — ди ул һәм шунда алган ярадан үлә. Моның өстенә бу сугышлар, совет илен дошманнан саклап калу өчен, шул чорда барган сугышларның соңгысы. Әсәр планында сугыш хәлләре белән бергә шул елларда илдә яшәгән бөлгенлек, ачлык картиналарына. да зур урын бирелгән. Әсәрдә алынган Шәйдүк карт — «поляк паннары белән каты сугышларга киткән бердәнбер улы Әптерүшне * күрергә ашкына. Әптерүшнең атасына көрәш һәм яңа тормыш турында сөйләгән агитацияләре тиешле тәэсирне эшләгәннәр: «Әптерүш шул изге теләкләр артыннан китте, сугышты, яраланды. Шәйдүк аны табарга тиеш, күрергә тиеш», — ди язучы. Бу кыска гңша җөмләләр ата һәм улы турында катлаулы һәм кирәкле белешмәләрне бирәләр. Әптерүшнең аңлы көрәшче булуы белән бергә, Шәйдүк картның идеологии яктан улы йогынтысында яшәвен һәм киләчәк тормышның матур, якты буласына .ышанган совет карты икәнен күрсәтәләр. Шуның белән бергә язучы кайбер мәсьәләләрдә Шәйдүкне гади картлардан бер дә аерылмаган формада садә итеп • бирүдән дә бер дә тартынмый. Мәсәлән, яңгыр будса, Шәйдүк куана. Аңың фикереңчә, яңгыр вакытында сугышлар басылып тора. Шул сәбәпле Әптерүшнең исән саклануы Мөмкин. Бу эпизод Шәйдүк- нең кайбер мәсьәләләрдә бер катлы- пыгын ачу белән бергә, улын ничек кенә булса да исән кү.рү теләгенең ныклыгын күрсәтә. Югарыда сөйләгәнчә, Шәйдүк Әптерүшне күрергә тиеш. Ләкин ул еллардагы бөлгенлек, тимер юл .оешмаларындагы тәртипсезлек, бюрократизм юлда йөрүчеләргә бик зур уңайсызлыклар тудыралар. К. Нәҗми бу җитеш- сезлскләрне ачыктан-ачык бөтен чынлыгы белән гәүдәләндереп бирүдән бер дә тартынмый. Шәйдүк карт, бу
авырлыкларның барын җиңеп, поездга утырып китә һәм Харьковка да килеп җитә. Ләкин өмете бушка чыга. Чөнки ул барып җитүдән берничә көн генә элек, госпитальдә Әптерүш үлгән була. Шәйдүкнең бу фаҗигале хәбәрне ишетү моментлары шулай ук кыска, ләкин тирән мәгънәле күренешләр аша биреләләр. Гражданнар сугышы темасына язылган «Щобага» хикәясенең сюжеты шулай ук катлаулы, түгел. Анда Днепр буендагы бер монастырь эчендә ак бандаларга каршы булган сугышның тарихы сөйләнә. Нәҗми иҗатына хас булганча монда да вакыйга башланганчы күп кенә күренешләр, лирик чигенешләр, табигать картиналары гәүдәләнә. Ләкин «Шобага» әсәрендә бу кисәкләр әсәрнең сюжетын таркатуга алып бармыйлар. Киресенчә, сугыш барган обстанов- каны, катнашучы образларның характерын, массаның настроениессн чагылдыруга ярдәм итәләр. Менә бай матур Украинаның искитәрлек гүзәл табигате. Ләкин алар бар да кара пәрдә белән капланган. Чөнки явыз дошман бу якларга үзенең рәхимсез аягы белән килеп . баскан. «Дошман, — ди ' К. Нәҗми,—үз кулындагы җирләргә табанының бөтен нокталары, үкчәсенең бөтен кадаклары белән басты. Бу басудан тирә-як сыкранды, йөрәкләрдән иң эчке, иң үзәк тамырлар буенча «нәләт» тавышлары бүртеп һавага ыргытылды», — ди. Бу тавыш Днепрның бирге ягына күчәргә мәҗбүр булган кызыллар штабына барып ишетелә. Аннан килгән җавап кыска, ләкин утлы, хәрәкәтчән сүзләрне эченә ала. «Башлыйлар, әзерләнегез, җиңү безңеке». Хикәя менә шушы җиңү өчен барган көрәшнең бер эпизодын
R. X. ә.- № 2 113
114
эченә ала. Кызыллар бригадасының аерым батальоны шушы җаваплы һөҗүмне башлый. Батальон Украинаның иң матур бор почмагына урнашкан монастырьга килеп керә. Монастырь бһшлыгы аклар ягына качкан. Монахлар зур кисәтүләрдән соң гына монастырь капкасын ачалар. Батальон монастырь эчендә урнаша, монахлар төркемен сарайга бикли. Батальон алга китә. 18 кешедән гыйбарәт дежурный взвод монастырь эчендә кала. Взводта 18 мылтык, 1 пулемет, 400 патрон бар. Взвод бригаданың архивын саклый. Кызылармеец Хәйрулла Низамов, кыскартып аны Хәйрулка дип йөртәләр, монастырь һәм андагы әкәмәт язулар белән танышып йөри. Ләкин дошман взводны тыныч калдырырга уйламый. Аклар бандасы монастырьга һөҗүм итә. Шушы уңай белән язучы кызылармеецлар һәм авыл халкы арасындагы якын мөнәсәбәтне чагылдырып үтә. «Монастырь капкасыннан канга буялып беткән Макар авылы крестьяны кереп, стенага таяна. — «Братишки! Авылга банда, керде, тизрәк бикләнегез! — ди». Әсәрнең үзәгендә 18 кешелек взводның үзеннән биш мәртәбә артык булган ак бандаларга каршы геройларча көрәшен чагылдыру ята. Взвод алка эчендә. Телефон эшләми. Дошманның кысрыклавы артканЯан арта бара. Ләкин кызылармеецлар батырларча көрәшәләр. Көчләр кими башлагач, архивны яндыралар һәм, үзләренең хәлләрен штабка белдерү өчен, берәрсен җибәрергә уйлыйлар. Взвод командирының «Иптәшләр! Кем булса да безнең хәлнё штабка белдерергә тиешле, югыйсә бетәбез, 250 гә якын патрон атылды инде, кем бара? — дип соравына каршы барсы да: «Мин барам», — дип җавап бирәләр. Шуннан шобага салу мәсьәләсе килеп туа. Бу заданиенс үтәү ифрат читен. Чөнки монастырьның күлгә терәлгән стенасын, жир астыннан тишеп, иибар көчкә штабка чабарга кирәк. Анда сазлык, камышлык, төмгәктән төмгәккә сикереп юл кисәргә кирәк.* Шуңа карамастан бу заданиене үтәргә кызылармеецларның барсы да хәзер тора. Шобага Хәйрулкага чыга. Ул китү белән кызылармеецларның күңеле тагын да күтәрелә. Чөнки аларныц ярдәм килеп җитүгә ышанычлары арта Нәҗми: «ярдәм килүенә ышану аларныц дәртләрен тагын да күтәрә төште. Пулемет; мылтык* тавышлары тагын да батыррак яңгырый башладылар. Взвод командиры бер кулы
белән капка аркылы бомба ыргытса, икенче кул-ын,— пешерегез үзләрен!', — дигәндәй, кызылармеецларга селтәп куя», — ди. Хәйрулка штабка барып, ярдәмгә отряд алып килә. Ләкин явыз дошман монастырь эченә кергән, кызылармеецларны һәлак итәргә өлгергән була. Бу җан әрнеткеч вакыйганы язучы түбәндәге фаҗигале картиналарда гәүдәләндерә: «Өзгәләнеп, туракланып беткән кызылармеецларның гәүдәләре яталар... Баскыч кырыйларыннан әкрен генә сузылган кан юлы тузан белән аралашып камырга әверелгән. Чиркәү ишеген дә ватканнар. Анда бикләнгән монахларның эзе | дә юк. Взвод командирын бөтенләй чишендереп, күкрәк турысына пычак очы белән «коммунист» дигән сүзне телеп язганнар». Шобага чыгу аркасында үлемнән котылып калган Хәйрулка иптәшләренең гәүдәсен сакларга калган җирдә тагын монахлар кулына төшә. Аны үтерерлек итеп бик нык кыйныйлар. Ул үзенең искитәрлек зур физик көче аркасында гына исән кала. Хәйрулка образы чын художество осталыгында бирелгән образ. Нәҗми кыска, ләкин эчтәлекле күренешләрдә безгә Хәйрулканын чын кө- ’ рәшчс большевик икәнен бик яхшы күрсәтә алган. Хәйрулка киләчәк- Кә зур ышаныч белән карый, көрәш авырлыклары аны һич куркытмый. «Никадәрле күренешләр... нинди авырлыклар, нинди зур газаплар белән үрелгән большевик юлы... Бәлки ул бу көрәшнең кечкенә генә бер кисәген татып, тагы да кы-
1U
зыклыракларын, тагын да куркынычракларын, тагын да бөегрәкләрен — киләчәккә калдыргандыр. Кашки шулай булса Хәйрулканың тормышы никадәрле күңелле үтәр иде», — ди язучы. Хәйрулка фронтта дошманга каршы батыр көрәшче булу белән бергә масса арасында советлар өчен агитация таратучы да. Аның Макар авылы крестьяннары арасында уздырган беседа- сыннан «крестьяннарның йөрәкләренә якты нурлар сузылгандай булды. Крестьяннар беренче тапкыр совет турында, Ленин һәм Сталин турында, партия һәм Кызыл Армия турында юньләп сөйләгән кешене очраттылар», — ди Нәҗми. Большевикларга каршы контрреволюция учагы булып әверелгән монастырьны беренче мәртәбә монахлардан бушаткач, Хәйрулка монастырь белән танышып йөри. Монастырьга килгән кунакларны терки торган төрле купецлар, дворян кызлары кул куйган журналның язылмаган битенә түбәндәге сүзләрне урнаштыра: «Игуменнан рөхсәт сорамыйча гына кунак булдык. Монахларыгыз «тынычлыкны» яраталар икән, чиркәүгә бикләдек. Ачкычы миндә. Бу дәфтәрнең тарихы шушы биткә килеп тукталган икән, артык озаймас инде. Монастырьны Макар авылы крестьяннарына мәктәпкә бирергә ' кирәк». Димәк, Хәйрулка сугышу белән бергә совет властен төзү, аны ныгыту турында да кайгырта. Аның киләчәге якты булуына ышана. Шуңа күрә җыелган балаларга карап, аларны бәхетле халык дип атый. Хәйрулканың язганы туры килә. Совет власте урнашу белән үк. монастырь эчендә балалар йорты белән мәктәп ачыла. Бөек Ленинны күмү өчен Москвага килгән Макар авылы крестьяны Трофим Хәйрулкага бу хакта: «Синең турыда һаман да сөйлиләр әле. Беренче мәртәбә безнең ише кара мужикка совет турында, Ленин турында әйбәтләп сөйләүче син булдың. Синең монастырь журналына язып калдырган сүзләреңне пыяла астына куеп, мәктәпкә элделәр», — ди. Совет авылы үзен котылдыручыларны ихтирам итә. Үтерелгән 17 кызылармеец турында Трофим түбәндәге хәбәрне сөйли: «Аларны әби тавы башына күмделәр. Озын багана башына куелган зур кызыл йолдыз яныннан безнең крестьяннар бүрекләрен салып узалар», — ди. Әсәрнең «Шобага» дип исемләнүе очраклы бер хәл 'түгел. «Шобага» әсәрнең
сюжеты белән нык бәйләнешле. Хикәядә сөйләнгән төп герой — Хәйрулканың язмышын очраклы формада исән калуын шушы шобага билгели. Шобага Макар авылы крестьяны Трофимның ^Мәс- кәүгә бөек Ленинга актык сәламне тапшырырга килү һәм тыныч елларда «Богатырь» заводында эшли башлаган Хәйрулка белән очрашуына сәбәп була. Ул гына түгел, язучы «Шобага»ны советлар илендәге һәрбер гражданның Ленин — Сталин партиясе куйган бөек бурычларны үтәүгә хәзерлек символы итеп тә алган. Шул сәбәпле Нәҗми Хәйрулка белән Трофим тарафыннан бөек юлбашчы Ленинга төбәп әйтелгән: «Ленин! Син безне аңлый торгансыңдыр. Без синең теләкләрне өскә чыгару өчен көрәшкә чыктык, шобага салдык. Шобага бурычларның зурлыгын, бөеклеген күрсәтте. Үтәргә алындык, үтәрбез». Сүзләренә өстәп: «Бу бөтен хезмәт ияләренең Ленин алдында биргән уртак антлары иде», — дип әсәрне тәмамлый. Шундый югары идеяләрне эченә алганга күрә, «Шобага» әсәре масса тарафыннан сөелеп укылган әсәрләрнен берсе булып тора. Гражданнар сугышы Һади Такташ иҗатында күренекле дан алды. Гражданнар СҮГЫШЫ чорында Такташның романтик алым белән мавыккан чагы иде. 23 нче елларда Такташ иҗатында зур үзгәреш була. Швейцариядә совет илчесе Воровский үтерелү мөнәсәбәте белән Такташ сугыш утын кабызырга маташучы чит ил империалистларына утлы нәфрәт аңкыткан «Нота» шигырен яза һәм шул көннән соң
116
ул халыкара мәсьәләләргә карата шигырь белән чыгышлар ясый башлый. Такташ иҗатында гражданнар сугышы темасына язылган әсәрләрдән нң уңышлысы итеп «Караборынныц дусты» исемле хикәяне күрсәтергә мөмкин. Хикәядә Такташ гади, ләкин искиткеч тәэсирле формада, авылга аклар килү белән башланган вәхшәтләрне һәм шул вакытта* көтүче малай Әйдүк- нең күргәннәрен сөйли. Әйдүк бик бәләкәй. Ләкин анда совет балаларына хас ныклык һәм дошман алдында үзен тота белү сыйфаты бар. Акларның авылга киләселәрен белгәч, авыл халкы сыерларны куып алып китә. Аклар авылга килү белән, сыерларның таркалуын белеп Әйдүкне допроска чакыралар. Әйдүк аларга бер җавап та бирми. Шуның өчен аны бик нык кыйныйлар. Әйдүк күңелен төшерми. «Барыбер бернәрсә дә әйтмәдем»,— дип юана. Атасы белән партизан Хөсәеннең Заны акларга берн^рс^ дә әйтәсе өчен мактауларын *күз алдына китереп, хәтта ә?ф£ң генә елмая. Озын Хөсәен . обра^йда Такташ балаларга аңлаешлы формада кызыл партизанның дошмагн тылында' ’ ‘ уздырган героик көрәшләрен гәүдәләндерә. Озын Хөсәен авыл ярлыларын үз тирәсенә җыя һәм акларга каршы көрәшкә хәзерли. Әйдүкнең атасы шулай ук көрәшчеләр сафына тезелә һәм аклар тарафыннан рәхимсез рәвештә яндырылып үтерелә. Шундый зур кайгылардан соң ни эшләүне белми аптырап йөргән Әйдүкне бу авыр хәлдән шул ук Хөсәен котылдыра. Ул партизаннар белән авылга килеп керә, акларны тар-мар итә, кечкенә Әйдүкне Караборын белән бергә фронт аша кызыллар командирына зада* ние белән җибәрә. Шул көннән башлап, Әйдүк кызыллар белән бергә фронтка китә. Яшь малай Әйдүк образы совет балаларының дошманга каршы героик көрәшен гәүдәләндерә. Әйдүкнең батырлыгы авылларга тарала. Еллар тынычлангач, алар Озын Хөсәен белән тагын авылга кайтып киләләр. Авылдагы пионер отряды Әйдүк исеме белән атала. Кызыл фронтларда җаннарын кызганмый сугышкан батырларның героикасын күрсәтү белән бергә, ул геройларның туган җирләренә кайтып, масса арасында яңа тормыш өчен көрәш башлаулары да татар совет әдәбиятында еш кына чагыла. Атаклы шагыйрь М. Гафури үзенең «Кызыл йолдыз» пьесасын
шушы «темага язды. Пьесаның баштагы ике пәрдәсе халыкның аклар кулында изелүләрен гәүдәләндерә. Авылда, бигрәк кызылармеец семьяларына, тынычлык юк. Аларны һаман тикшереп, тентеп торалар. Авыл ярлылары чын күңелдән кызыллар ягында, чын күңелдән кызыллар килүен көтәләр. Ләкин алар әле көрәш утында чыныкмаганнар. М. Гафури бик реаль картиналарда аларның конспирация эшләре белән таныш булмауларын, шул сәбәпле кайчагында үзләренә зарар да эшләп куюларын күрсәтә. Мәсәлән, Салих карт йортына тентү киләчәге билгеле булгач, алар коммунист уллары Газизнең хатларын гына түгел, җир турында, крестьян турында берәр сүз булган дәреслекләрне дә яндыралар. Ләкин көлне яшерү исләренә дә килми. Бу хәл исә Салих картның ябылуына зур сылтау була. Авыл куштаннары, аларның ике йөзлелеге әсәрдә бик дөрес чагыла. Кызыллар семьясын төнтүдә, ярлыларны эзәрлекләүдә алар актив катнашалар. Ләкин авылга кызыллар килә башлагач, аларның тактикалары үзгәрә. Ярлылар арасына- кереп, алар яклы булып маташалар. Куштан Имай хәтта Салих картны кайтару турында, халыктан приговор җыяр өчен, кайгырткан булып йөри. Ләкин көрәш мәктәбе ярлыларның күзләрен ача. Алар куштаннарның хәйләсен яхшы аңлыйлар. Соңгы пәрдә авыл ярлыларының совет чорында матур тормыш коруларын күрсәтә. Яңа тормыш төзүдә актив көчләр булып, кызыл фронтларда чыныккан яшьләр алыналар. Мәсәлән, ярлы крестьян малае Локман соңыннан авыл со-
веты председателе булып сайлана, яда авыл коручыларның, иң активларыннан берсе булып китә. Гомумән, Кызыл Армиянең гражданнар сугышы чорында һәм аннан соң. фронтта һәм тылда күрсәткән героикасы безнең әдәбиятта иң мактаулы темалардан берсе булып тора, һәм ул тема өстендә эшләүчеләр бу сөйләгәннәр белән генә, әлбәттә, чикләнми. Болар өстенә Кызыл Армиянең героикасын уңышлы чагылдырган Афзал Шамов хикәяләрен, Разинның «Сиваш» исемле зур повестен, Фатих Кәрим, Нур Баян, Әхмәт Ерикәй һәм башка күп кенә шагыйрьләрнең иҗатларын алырга мөмкин.
Татар совет әдәбиятында гражданнар сугышы темасына язылган әсәрләр массаны дошманга каршы нәфрәт, Ватанга мәхәббәт нигезендә тәрбия иттеләр һәм татар халкын буржуазиягә һәм аларның ялчылары булган милләтчеләргә каршы көрәшкә тупладылар. Аның татар халкына булган уңай йогынтысы, бердән, гражданнар сугышы чорында күренсә, казармаларда, җыелыш-митингларда укылып халыкны көрәшкә ялкынландырса, икенчедән, яшь буынны Бөек Ватан сугышы фронтларындагы батырлыкка рухландырды.