Логотип Казан Утлары
Шигърият

АНА ХАТЫ


 Самолет килде, самолет, Лачын килде зур җирдән. Безнең йөрәкләрдә янган Утка карап юл белгән. 
Дошман тылында утыра Йолдызларын балкытып. Күңелләргә нур тутыра Шатлык таңын калкытып. Кыйпылчык тишеп бетергән Канат һәм тәне белән Ут сызыгын кичеп килгән Бүләк һәм яме белән. Юк, бу төн гади төн түгел — Сөенече ничаклы. — Ничек түзә пилот бүген — һәркем кысып кочаклый. ППШ лардан күз төшми, i узан өреп куыла. һәркем бүләктән өлешле — һәр партизан кулына Ала дулкынланып, биеп Я яңа автоматын, Я адресын ПП диеп, Сан белән язган хатын. Җибәргән ил сәлам хатын, Газетасын, журналын, йөрәгендәге дәрт-ялкын Белән язып юлларын. Җыр килгән; иркә, ягымлы Мәхәббәт сүзе килгән. Гүя, улларын сагынып Москва үзе 
'килгән. Күңелләр сөенә очып, Килгән бүләкне кочып, Әй, минем илем диеп, Тиңең .юк синең, диеп. Шулук сүзләрне кабатлый Елмаю белән йөзләр. Бүген шатлыгын Талашның Әйтергә җитми сүзләр. Әйе, ул җырларга хаклы, Котлап бу табылуын. Өй аны көтте елдан артык, Югалтып сабырлыгын. Борчыды ана күңелен Төрлетөрле уй туып. Үлемгә ышанып, «плен» дигәнен баштан куып. һәм очрашу көнен көтте һәр минутын хисаплап. Улыннан калган итекне Сандык төбендә саклан. Ләкин аның төнчек улы — Иортка-җиргә баш егет — Югалды серле уй булып, Суга аткан таш кебек. Чумды сугыш дәръясына.. Язмыш, кетсә дә ана,— Улыңнан хәбәр бар сиңа дип эндәшмәде аңа. Кинәт шатлык яуды башка. Яшьләнде күңел күзе. «Галия апа!» дип башлап Аңа Москва үзе
 
* Яшь шагыйрь Зәки Нури иптәшнел «Дан юлы» исемле яңа поэмасы партизаннарның Беек Ватан сугышыңда күрсәткән батырлыклары турында сөйли. Вакыйга Белоруссия урманнарында хәрәкәт иткән партизан отрядларының берсендә бара. «Дан юлы» поэмасыннан бирелгән бу өзектә әсәрнең төп герое Талашның . Зур җир» турындагы лирик кичерешләре җырлана. Талаш белорус халкының легендир партизаны. Поэманың герое да шул кушаматны йөртә.
87 
 
Эндәште. Йөрәккә үткән Ягымлы сүзләр белән, һәм йөрәк түрендә күпкә Калыр бу эзләр, беләм. «Бик күп сәламен җибәрә Улыгыз сезгә тылдан. Үтә ул ерак җирләрдә Данлы, мактаулы юлдан. һәм илбасар нәселенең Тетмәсен шунда тетә. Кыр почтасын ундүрт-унбср Дип языгыз — хат көтә». Яктырды кинәт өмет-күк, Таралды хәсрәт-болыт. Мин илдә ятим түгел дип Бер җилкенеп, бер тулып Ярсыган күңел ярына Ша т л ы к д ул кы н н ар к а кт ы. һәм сөйгән улы янына Шушы дулкыннар акты. Гүя. ул килгән Иделнең Тыныч агышы булып, Матур телле һәм күңелле Җәйге таң кошы булып. Китергән йөрәкләр хисен, һәм җәйге киң болында Үскән чәчәкләр хуш исен... Аның һәрбер юлында. Сөйгән Казан каласының Утлары яна кебек. Әллә үбеп аласымы, Ана да янда кебек. ... Солдатка, батыр юлчыга, Ерак һәм чит җирләрдә Авыр газапларга чыдап Сугыш буйлап йөргәндә Хат ул — өмет, теләк яме, Янган йөрәк азыгы, Сагынганда кем әйтмәде: Көттермәгез, языгыз... Аны кем зарыгып көтмәде һәм укымады кат-кат, Кем атакага кертмәде Кесә төбендә саклап... Ул җитез һәммә кошлардан, Ул күңелләр илчесе, Аны укып сугышларда .Моң кат артты ир көче. Моңайган чакта ул килеп Юата аналарны, Үтә ул серле юл белеп Мең төрле араларны. Ул солдат юлыннан йөри Ут 
кичеп, буран ерып, Көттерә төшләргә кереп, Борчып һәм куандырып. Сөенә Талаш, сөенә Күмелеп рәхәт ямьгә. Кулда хат түгел, өеннән Килгән ал чәчәк мәллә. Ул йөри — юлы түгәрәк — һәм кулдан кулга күчә. Гүя, һәр күңел күбәләк — Шуның ширбәтен эчә. Гүя, аның сүз гөлләре йөрәктә тамырлана. «Алтыным, күрер көн ямем...» — дип язган сабыр ана. Ут аша сәфәрең уңсын! — Теләгемне юлладым. К у л ы м н ы кыскандай б у л с ы н Металл кыскан кулларың. Тавышың еракта синең, Үзең ут эчендә син. Ышанам, җавапта илең һәм минем өчен дә син. Белмим, юлларың каядыр... Ләкин арма-талма. Бел, Нык бассын җиргә аягың һәм чакмага бармагың. Теләгем һәм сәламем шул Бар коралдашларыңа. Кайтыр, беләм, әйләнеп юл — Таныш түр башларына. Утырырсыз сез өйләрдә Даныгыз белән гөрләп. Шунда шат көйләр көйләнер. Ә бүген — кыска серләр... ... Казан һәм Идел дисәгез? — Сугышта яши алар. Фронтка саны-исәбе Чиксез көч ташый алар. Әкият белән тиң эшләрне Башкара монда халык. Җиңү җимеше пешкәнне Көткән хезмәттә янып.


 
Идел монда үчле шаулый Күренсә дә тын булып, Шаулый, үренсә һәр яуны Йотачак упкын булып. Казан иркен һәм тын сулый Ярышта сынап көчен, Заводларында ни тумын — Барсы да фронт өчен! Аның ярышта ярсуын Бөтен ил күреп белә. Менә вагоннарга тулып Фронтка бүрек килә. Постларга басарсың. Азган һәм котырган җил исәр. ЛәкИн эссе булыр Казан Итекләрен син кисәң. Еракта, ялкын яудырып Кайнар һөҗүм барганда Ил белә, корыч яңгыры Казанның да бар анда. Ил белә, Кама, Иделдә Без үстергән балалар Рус халкы белән бергә Берлингә дип баралар. Шуңа мин шат. Кичер, улым, — Ч у алды лар у й л арым. 
Кимсетелеп, ятим булып ч Үсәр чорда тумадың. Миңа да зур шатлык бар, дим, Җиңү таңы нурында Булганга язмышым синең Ышанычлы кулыңда. Ә җиңү—безнең өмет ул. Юк ул бүген кемнәрдә. Аяк җитез 'һәм җитез кул Бу шаушулы көннәрдә. Гүя, яшәрдем үзем дә Онытып алтмыш беремне, Теләп җиңү нигезенә Бер таш булып керүне, Әйттем: җиңү өчен, илем, Нәрсәм кирәк — ал, дидем. Аз да түгел, күп тә түгел — Бер танклык мал бирдем. һәм хат яздым Кремльгә Юлбашчының үзенә. Җавап килде: «Котлыйм» дигән — Мең бәхет бер сүзе дә...