РАМАЗАНОЗ
(1887—1948)
Шушы елның 25 охтябренда каты авырудан соц, күренекле тел габиме, күренекле җәмәгать эшлеклесе Шиһап Рамазанов үлде.
Шиһап Рамазанов Саратов өлкәсе элекке Петровский өязе, Лопатин волосте Иске Карлыган авылында үз кул көче белән көн күрүче крестьян семьясында 1887 елда туа. Аның атасы, Галим карт, балаларының укырга теләвенә комачауламаган, кулыннан килгәнчә аларга ярдәм иткән. Шиһап 1906 — 07 елларга кадәр Иске Карлыган мәдрә-сәсендә укый. Яшьгән үк тырыш, булдыклы һәм эшкә сәләтле була. Берничә ел укыганнан соң, хәлфәсенә ярдәмче сыйфатында, үзе дә яшьрәк шәкертләрне укыта башлый.
1907 елда ул үз авылларыннан ерак түгел Иске Еершавыт авылына мөгаллимлеккә чакырыла- һәм мөстәкыйль укытучы була. Шуннан башлап, ул Октябрь революциясенә чаклы укытучылык хезмәтендә һәм гомумән татар халкына аң-белем тарату юлында эшли. Шул вакытның барлык яңалыклары белән танышып бара. Татар матбугатында чыккан газета, журнал һәм китаплар берсе дә яшь мөгаллимнең күзеннән читтә калмыйлар. Яшь мөгаллим, үз авылы Иске Карлыган мәктәбенә реформа ясарга сызганып керешә. Бернинди авырлыкларга карамастан, үзенең мәктәбен шул вакыттагы алдынгы мәктәпләр дәрәҗәсенә күтәрә. Аның белән генә дә калмый. Шиһап мөгаллим үзенең тормыш иптәше Сабира ханымны һәм туганы Мәргубәле дә уку-укыту эшенә тарта. Аларны укыта, үзенә ярдәмче игеп җитештерә. Шиһап һәм Сабира ханым Карлыган авылында кызлар мәктәбе ачалар, Сабира ханым шунда укыта.
1910 елларда Шиһап Рамазанов, ның тирә-юньдә халык арасында даны чыккан була инде. Бу елларда ул балалар укыту белән генә канәгатьләнми, ата-аналар һәм яшьләр арасында аң-белем тарату эшләре алып бара. Шиһап тирәсенә авыл яшьләре тупланалар. Ул төрле темаларда докладлар, бесед алор алып бара. Шиһап мөгаллимнең халыкка якынаюы шул авылның һәм күрше авылларның мулла һәм кулакларына ошамый. Шиһапка каршы алар төрле ялган гаепләр тага башлыйлар. Полициягә Шиһап Рамазанов турында «дин бозучы, иҗек белән укытуны мәктәптән чыгаручы, патшага каршы котыртучы» һ. б. шундый төрле донослар яудыралар.
1910 елда Шиһап Рамазановны полиция термәгә утырта. Ләкин 'укучы балаларның аталапы һәм крестьян массасы үз укытучысын яклый. 20-30 чанада аның артыннан шәһәргә килеп, полициядән аның чыгарылуын сорыйлар. Полиция Шиһапньи чыгарырга мәҗбүр булса да, эзәрлекләүдән туктамый. Аны тагын берничә мәртәбә дәрес укытып торган җиреннән алып китәләр һәм, ниһаять, 1912 елнын
99
январенда Шиһапны Акмолинск өлкәсенә сөргенгә җибәрәләр. Сөргенлек срогын тутыргач, Шиһап яңадай туган җиренә кайта һәм Иске Вершавыт мәктәбендә ук та башлый. Ләкин дошманнары аңа һаман да тынычлык би ми: әр. Ул бөтенләй күчеп китәргә мәҗбүр була. 1914 елда Ново-Узин өязе Узин авылына барып укыта башлый Ш һап Рамазанов бу авылда гади укытучы гына түгел, ул беркем тарафыннан да билгеләнмәгән куелмаган мәктәпләр инспекторы, ир кле методист вазифаларын үтәп бара. Рамазанов күрше рус авылларындагы мәктәпләрдә тәҗрибәле рус укытучы ларының, укытуларын, укыту методларын өйрәнә, мәктәп тәртипләре белән танышып, андагы тәҗрибәләрне үз мәктәбенә кү 1ерә. Аның мәктәбенә Новорепин, Ор-лов— Гай авылларыннан рус укы-тучылары киләләр һәм аның эштгре белән кызыксыналар. 1 әҗрибәләр, методлар турында бергәләп киңәшмәләр үткәрәләр.
Беск Октябрь . социалистик рево-люциясе Шиһап Рамазановны ка-натландыра, аңа эшләр өчен киң юллар ача, зур мөмкинлекләр бирә. 1918 елда ул инде Петровек өязендәге мәгариф һәм аң-белем тарату эшләренә җитәкчелек итә. Тагар мәктәпләрен советлаштырырга, гыйлем- мәгариф өлкәсендә большевиклар партиясе һәм совет хөкүмәте чараларын тормышка ашырырга керешә. Петрозск өязендә татар совет мәктәпләрен төзү, аның укытучыларын хәзерләү, программаларны татар мәктәпләренә җайлау, дәреслекләр һәм педагогик, методик кулланмалар булдыру барысы да Шиһап Рамазанов кулыннан үтәләр. Шул чараларны мәктәпләргә, укытучыларга ирештерү максаты белән Ш. Рамазанов шапирографта басып, «Яңа мәктәп» журналы чыгара.
1924 елның көзеннән Шиһап Рамазанов өлкә оешмалары тарафыннан Саратов шәһәренә күчерелә. Ана өлкә күләмендә укн\ ы. «ар хәзерләү хезмәте йөкләнә. Ул Саратов шәһәрендә педагогия техникумы оештырып, укытучылар, льжтәп мөдирләре, мәктәпкә кадәр тәрбиячеләр һәм политпросвет кадрлары хәзерли башлый. Үзе дә бер өзлексез укый, өьрэиә.
Шиһап Рамазанов әле мәктәп укы-тучысы булган елларда ук вакытлы татар матбугатында актив катнашып килә. 1 азета, журналларга төр_ лс темаларга, мәгариф, метод кса һәм тел мәсьәләләре буенча мәкаләләр яза.
Ш. Рам-асаюовяың матбугат өлкә-сендәге жтизл'ыгы аеруча Боек Октябрь революциясе көннәреннән соң көчәя. 1918 елда Саратов шәһәрендә чыккай «Ышаныч ■> газетасында аттың бик күп мәкаләләре басылалар. Шулай ук 1922 елдан чыга башлаган «Ялкын» газетасының һәр номерында диярлек Рамазанов- ның мәкаләләре басылып чыга. Газета битләре аркылы ул үзенең тәҗрибәләрен бүтән укытучылар белән уртаклаша. Аларга педагогик һәм методик киңәшләр бирә, уку- укыту, гомумән, халык мәгарифе өл-кәсендәге җитешсезлекләрне тәнкыйтьли, яраксыз укытучыларга Һәм дингә каршы көрәш алып бара. Шушы елларда басылып чыккан «Түбән Идел ягы», һәм «Яңалиф» исемле әсәрләре гыйльми хезмәтләр бу;.«ыи саналалар.
1928 елда Рамазанов Ленин — Сталин партиясе сафына керә. Бу вакыйга аның тормышында, гаять зур роль уйный, аның эшкә булган дәртен тагын да арттырып җибәрә
1928 елда Губерна профсоюз өлкә комитеты һәм Губерна Халык Мәгариф Комиссариаты тарафыннан Ра- мазановның 25 еллык хезмәтенә юбилей оештырыла. Аңа халык укытучысы дигән хөрмәтле исем бирү турында карар кабул ителә. Шәһәр һәм өлкә күләмендә совет җәмәгать, челеге Ш. Рамазановның хезмәт бәйрәмен үткәрәләр. «Ялкын» газе-тасының берничә номерында аның хезмәтләре басылып чыга. Юбилейның истәлеге итеп Иске Карлыган авылындагы совет мәктәбенә Шиһап Рамазанов исеме бирелә.
1932 елда партия Ш. Рамазановны Казанга, Дәүләт педагогия институтының аспирантурасына укырга җибәрә. 45 >.ш ндә ул Казанга килеп, татар теле буенча аспиран
100
турага керә Һәм җиң сызганып укырга керешә. Аспирантлар арасында үзенең, тырышлыгы, эшчән- леге, белемгә комсызлыгы белән аерылып торган Ш. Рамазанов 1934 елда аспирантураны «отлично» билгеләре белән тәмамлый. Ул аспирантурада укыган чагында ук пе-дагогия институтында укыта да башлый. Аның бу хезмәте 1946 елга чаклы тоташтан дәвам итә.
1934-1937 еллар арасында мар. кспзм-лснпнпзм институтында тагар теле курсы алып бара. 1938—1916 елларда Чкалов Дәүләт педагогия институтында хәзерге тагар теле курсы буенча лекцияләр укый. 1940— 1946 елларда Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт универси-тетында лекцияләр укый. Моннан башка тәрҗе? ючеләр, редакторлар, газета-журнал работниклары хәзерли торган бик күп курсларда укыта.
1933 — 1935 елларда Шиһап иптәшкә Татарстан Партия Өлкә Комитеты тарафыннан Мәгариф Халык Комиссариатында стабиль дәреслекләр төзү буенча гыйльми һәм методик җитәкчелек хезмәте йөкләнә, ул бу йөкләмәне намуслы һәм уңышлы үтәп чыга.
Рамазанов Татарстан Социалистик Совет Республикасында рус графикасы нигезендә яңа татар әлифбасы төзү, аны гыйльми нигезләүдә аерым активлык һәм эшчәнлек күрсәтә. Ул орфография нигез-ләре һәм кагыйдәләре төзи, культура өлкәсендә шушы яңалыкны практик тормышка ашыручыларның да берсе һәм алдынгысы була.
Шиһап Рамазанов үзе эшләгән оешма һәм учреждениеләрендә төрле җәмәгать эшләре алып бара. Барлык эшләрдә актив катнаша. Бигрәк тә татар теле буенча ул күп киңәшләр һәм консультацияләр бирә. Телдән генә түгел, бәлки район укытучыларына һәм заочникларга хатлар аркылы бик күп киңәшләр, консультацияләр биреп барырга да өлгерә. Шушы югары уку йортларында эшләү чорында ук Рамазанов фәнни-тикшеренү эшләрен җәеп җибәрә.
Казан Дәүләт педагогия институтының тел, әдәбият кафедрасында иң эшлекле, тел буенча марксизм- ленинизм тәгълиматын төпле һәм яхшы белүче гыйльми хезмәтчеләрнең берсе булып, зур эшчәнлек күрсәтә. Кафедра утырышларында һәм гыйльми конференцияләрдә фәнни докладлар белән чыгышлар ясый.
1935 елда матбугат битләрендә Ш. Рамазановның «Татар әдәби телендәге терминология үсешендә тенденцияләр» («Мәгариф» журналы № 6), «Татар эшчеләре нәм колхозчыларының җанлы телен экспедицион өйрәнү» («Кызыл Татарстан» газетасы), «Татар эшчеләренең һәм колхозчыларының телләрен өйрәнү буенча экспедиция йомгаклары» («Совет әдәбияты» журналы, № 2) исемле мәкаләләре басылып чыга.
1936 елда «Татар әдәби теленең орфографиясе» (аерым брошюра рә-вешендә басылды), «Гыйбад Алпа- ров һәм аның фәнни эшченлеге» («Совет әдәбияты», № 8—9) һ. б. игълан ителә,.
Шлһап Рамазанов 1942 елда Татарстан тел, әдәбият һәм тарих гыйльми-тикшереиү институтына өлкән гыйльми сотрудник сыйфатында эшкә чакырыла. Пединституттагы эшен дә дәвам иттерә. 1943 елда аның гыйльми хезмәтләрен игътибарга алып, Москвада югары аттестация комиссиясе тарафыннан аңа: «филология фәннәре кандида. ты» дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. Педагогия институты сызыгы буенча Москва тарафыннан рәсми доцент итеп раслана.
Шиһап Рамазанов гыйльми-тик- шеренү институтында (1946 елдан бу институт СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы составына кертелде) бик нык эшләде, зур активлык күрсәтте. Тел мәсьәләсендәге җитди хезмәтләр аның рецензияләре, редакциясе яки аның киңәшләре буеяча үттеләр.
Бөек Ватан сугышы елларында Шиһап Рамазанов аеруча зур эшчән.- лек күрсәтте. Шушы елларда эшләнеп, соңгьи елларда басылып чыккан күп хезмәтләре арасында Гыйбад Алпаровныц «Сайланма хезмәтләре» (Татгосиздат, 1945 ел), «К. Насын- ри — татар әдәби теленә нигез са-лучы» («К. Насыйри» Татгосиздат
1948 сл), «Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле», («Г. Тукай» исемле җыентык, 1948 сл), «Совет чорында татар әдәби теленең үсеше» («Совет әдәбияты», № 10, 1946 ел) һ. б. аеруча күренекле урынны тоталар.
Татар тел галимнәре арасында күренекле урын тоткан,тел өлкәсендә бик күп тәҗрибәләр үткәргән Гыйбад Алпаровның «Сайланма хез- мәтләр»еи басарга хәзерләгәндә, Ш. Рамазанов, Л. Җәләй иптәш белән бергә ул хезмәтләргә язган сүз башында һәм искәрмәләрдә Г. Алпа- ров хезмәтләренең уңай һәм файда-лы якларын күрсәтү белән бергә, аның ялгышларын кискен тәнкыйть астына алды.
«К. Насыйри — татар әдәби теленә нигез салучы» исемле мәкаләсен, дә иптәш Рамазанов татар тел белеме өстендә Насыйригача эшләп килгән күп кенә галимнәрнең хезмәтләренә кыскача обзор ясап, К. Насыйрины тудырга.н тарихи-иҗ- тимагый шартларга тукталып, шул тарихи-иҗтимагый фонда Насыйри хезмәтләренең урынын билгеләде. Алдынгы рус тел галимнәренең методологиясен К. Насыйриның уңышлы кулланганлыгын һәм шулар тарафыннан алга сөрелгән методо. логик принциплардан оста файдалану аркасында татар телен гыйльми эшләүдә зур уңышларга ирешкәнлеген күрсәтеп үтте.
«Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле» исемле хезмәтендә дә Ш. Рамазанов Г. Тукайның татар әдәби телен үстерүдәге роленә тарихи-иҗтимагый нигездә торып бәя бирде Һәм шул фонда Тукайның урынын билгеләде. Табигый, бу кыска мәкаләдә Ш. Рамазановның барлык хезмәтлә
ренә кыскача гына да обзор ясап чыгу мөмкин түгел. Аның әле ма. бугат- ка чыкмаган, кулъязма хәлдә булган хезмәтләре дә күп. Мәсәлән, «Татар телендә семантика законнары» (кулъязма, 1941 ел;, «Татар телендә фигыль ясалышы» (кулъязма, 1942 ел), «Төрки теллур_нең стадиаль үсеше турындагы мәсьәләгә.карата» (кулъязма, 1912ел), «Та- тар периодик матбугатында тел» (кулъязма, 1943 ел) һ. б. Аның бу кулъязмалары татар тел белемен гыйльми нигездә эшләүдә бик әһәмиятле хезмәтләр булып торалар. Шулар өстенә Ш. Рамазановның Г. Нугайбеков һәм аның фәнни эш- чәнлеге турында «Совет әдәбияты» журналымда (1943 ел, № 5), Татар теленең терминология принциплары турында, Русча-татарча хәрби сүзлек буенча (1944 ел), Русча-татарча терминологик сүзлек буенча (1917 ел) хезмәтләрен, урта мәктәпләр, педагогия училищелары һәм югары уку йортлары өчен программалар төзүен, урта мәктәпләр өчен тел дәреслекләре төзү һәм редакцияләүләрен дә өстәргә кирәк.
Ш. Рамазановның соңгы иң зур хезмәтләреннән берсе Г. Тукай әсәрләре тулы җыентыгының II томын редакцияләве булды. Сәламәтлеге начарлануга карамастан, Ш. Рамазанов Тукай әсәрләре өстендә аеруча зур тырышлык һәм бирелгәнлек белән эшләде.
Социалистик культура фронтында күрсәткән бик күп гыйльми, педагогик һәм җәмәгать эшләре өчен Шиһап ага Рамазанов совет хөкүмәте тарафыннан ике тапкыр медальләр белән бүләкләнде.