ҺӨҖҮМНЕ БАШЛАУ
«Заволжьедагы көнчыгыш районнарында урманнар һәм саклаучы урман полосалары утыртуның бик зур әһәмияте бар».
И. В. Сталин
Даһи юлбашчыбызның бу сүзләре, моннан ундүрт ел элек, Партиянең 17 нче съезды залында яңгыраганнар иде. Шуннан соң үткән көрәш һәм үсеш еллары, совет фәненең кырлар уңдырышын күтәрүдә ирешкән яңа казанышлары, партия һәм хөкүмәтнең бу өлкәдә елдан-ел күреп килгән чаралары һәм аларны үткәрү нәтиҗәсендә ирешелгән уңышлар юлбашчы сүзләренең нинди тирән мәгънәгә ия һәм никадәр дөрес булуларын, аның никадәр алдан күрүчәнлеген һәм ил язмышы турында ничек тирән кайгырта белүен расладылар.
Колхоз строе мәңгегә урнашкан һәм тәмам җиңеп чыккан социализм иле табигатьне үзгәртеп кору, аны халыкка хезмәт иттерү һәм корылыкка каршы һәр яклап һөҗүм башлау өчен бөтең хәлиткеч шартларны тудырды. СССР Министрлар Советы һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының күптән түгел илебезнең Европа өлешенең далалы һәм урманлы-да- лалы районнарында югары һәм ныклы иген уңышын тәэмин итү өчен кыр саклау урманнары утырту, үлән басулы чәчү әйләнешләре кертү, буалар һәм сулыклар төзүнең яңа планын билгеләве бу юнәлештә ясалган иң зур һәм иң мактаулы адымнарның берсе ул. Карар иптәш Сталин инициативасы буенча кабул ителгән һәм ул аңа кул куйган. Бу хәл үзе генә дә мәсьәләнең ничек җитди һәм нинди әһәмияткә ня булуын сөйли.
Корылыкка каршы көрәшнең һәм социалистик игенчелекне үстерүнең бу гаять зур сталинчыл программасы халыклар тарафыннан котлап кабул ителде. Ул яшен тизлеге белән илнең бөтен почмакларына таралды, хезмәт ияләре дәүләт күләмендә әһәмиятле бу эшкә бердәм кушылдылар, булачак яшеллек беренче көндә үк үзенең миллион дусларын тапты.
71
Карар чыккан көннәрне мин «Ульяновка» колхозында үткәрдем һәм бу язмаларымда шушы тарихи документ белән рухланган колхозчыларның киләчәк көннәр муллиты өчен ничек һөҗүм башлауларын сөйләргә телим.
Октябрь ахырларының сүлпән һәм томанлы киче пде. Тышта караңгы тынлык. Урам чатында шәрә каеннар чайкала, уку өенең калай түбәсенә көзге вак яңгыр коя. Газета- журналла.р укып, кызу бәхәсләр һәм фикер алышулар белән, колхозчыларның эштән соңгы яллары көн саен шул өйдә үтә. Бүген халык аеруча күп җыелган. СССР Министрлар Советы һәм ВКП(б) Үзәк Комитеты карары турында инде иртән үк билгеле булса да, колхоз-чылар аны тагын бер кат ишетер өчен бирегә килгәннәр.
Түземсезлек белән көтелгән «Москва вакыты белән 20 сәгать 30 минут» җитте. Менә диктор корылыкны җиңү һәм кырлар уңдырышын күтәрүнең гениаль программасы язылган карарны укырга керешә. Аның ачык һәм көр тавьп- шы Казан радио комитеты бүлмәсеннән түгел, менә монда, уку өе түрендә яңгырый кебек.
...Европа өлешенең, далалы һәм урманлы-далалы районнарында еш кабатлана торган корылыкларны һәм коры җилләрне иң күренекле рус агрономнары Докучаев, Косты- чев, Вильямс тәгълиматына нигезләнгән агрономия чаралары системасын кертү белән җиңеп була...
— Моның өчен, беренче чиратта, ’кыр саклау урман полосалары утырту һәм үлән басулы чәчү әйләнешләре кертү -кирәк...
— Кыр саклау урман полосалары утыртучы колхозлар бөртекле куль-туралар уңышын агачлар утыртмаган күрше колхозларга караганда 3—5 центнер артыграк алганнар...
— Коры җилләрнең һәлакәтле тәэсирен бетерү, уңдырышлы туфракларны очудан саклау, климат шартларын яхшырту өчен дәүләтнең эре урман полосаларын будырырга. Барысы сигез полоса. Полосаларның гомуми озынлыгы 5320 километр. Шулардан берсе Саратовтан Астраханьга кадәр Иделнең ике як яры буйлап үтәчәк...
— Болардан тыш колхоз һәм совхоз кырларында 5709 мең гектар мәйданда кыр саклау урман полосалары төзәргә. Шул исәптән Татарстан басуларында 223,4 мен гектар...
— Комнарның уңдырышлы җирләргә күчүләрен тоткарлау максаты белән, 322 мең гектар комлыкларны агач утыртып ныгытырга. Шул исәптән Татарстан районнарындагы Идел буе комлыклары 3 мең гектар мәйданда ныгытылачак.
— Механикалаштырылган 570 урман саклау станцияләре оештырырга... Яңа дала лесхозлары ачарга...
— 1955 нче ел ахырына кадәр 33712 миллион агач үсентеләре җитештерергә. Шуларның 1000 миллионга якыны Татарстан буенча...
— Агачларның үсеп китүләре һәм сакланулары өчен колхозчыларга өстәмә түләү билгеләргә. Тиешле күрсәтмәләрне үтәүчеләргә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирергә, орденнар һәм медальләр белән бүләкләргә...
Мәннан карт Нургали Галиев белән бер урамда һәм кара-каршы йортта тора. Алар җыелышларга, клуб һәм уку өенә көн саен диярлек бергә килеп-китеп йөриләр. Мәннан карт4 бу нәрсәдә ниндидер яхшы як күрә, һәм җай килә икән, моның белән бергә мактанып алырга да онытмый. Районнан яки Казаннан килүчеләрне аш-чәйгә яки кич кунарга чакырганда «Минем өем якын тына. Ленин урамында торам, парторг белән күрше» дип өстәп куя ул. Шул данына тап төшермәскә теләптер, аның бер җыелыштан калганы. Һәм газета-журнал караштырмаган көне юк. Яна указ яки карар чыгамы, кемнең дә булса яңа доклады яки чытышы басыламы, — ул барсын да вакытында аңлап һәм төшенеп бара. Берәр урыны аңлашылмый, «башка керми» икән, парторг каршыда гына — көн дими, төн дими, керә,
72
сораша, җентекли. Ләкин гадәте шул: «аңламыйм» дип турыдан-туры әйтеп ташлап бер кайчан да үзен сынатмый. Гади һәм ачык нәрсәләрне аңлап җитә алмавын үзе өчен оятка санап күрәсең, җавапка ерактан, бормалы юллар белән килә белә. Бу юлы да шулай булды».
— Татарстанда 220 мең гектар дигәнме әле?
— Урман полосаларымы? Әйе. Колхозлар көче һәм средстволары белән 171 мең, урман хуҗалыгы буенча 42 мең, совхозларда 7 мең.
Сүз артыннан сүз китеп ул үзен борчыган сорауга да якын килде.
— Урманнар утырту өчен шул кадәр җирне алсак та, чәчү мәйданнарыбыз әллә никадәр кимемидер бит әле?..
— Кыр саклау урман полосалары бер-яки ике километр аша 10—20 метр киңлектә тезеләчәкләр. Бу һәр 100 гектар басуның 4—8 гектары гына урманнар белән капланачак дигән сүз. Аннан соң карар урман полосаларын чикләренә, чокыр һәм коры елга битләренә, елга-күл буйларына, буа һәм сулык тирәләренә утыртырга ди бит. Димәк, иген басулары иген үсәргә үк калалар. Аның каравы чәчелгән мәйданнарның уңышы 3—4 тапкыр артык булачак.
— Шулай шул, шулай...
Картка шул гына кирәк иде. Ул, ачылып һәм җиңеләеп китте. Күрәсең, аңлашылмау зурдан булмаган икән.
Мәннан Вахитов ун ел рәттән инде колхозның кыр сакчысы булып эшли. «Ульяновка» басуларында ул аяк басмаган бер карыш җир дә юктыр дисәң һич ялгыш булмас. Ул кайсы басуның ничәнче елда ничә бөртекле башак бирүенә кадәр белә. Сугыштан соңгы бишьеллыкка колхозның чәчү! мәйданнарын арттыру планын кабул итү алдыннан ул бөтен кырларны үз аягы белән яңадан үлчәп чыкты, агротехникка һәм район агрономнарына булышты. Колхоз бу планны срогыннан алда, 1948 елның язгы чәчүен үткәргәндә үк тормышка ашыруга иреште, һәм менә хәзер, хөкүмәтнең яңа карары чыккач, кыр саклау урман полосаларын «Ульяновка»да да 100 дәи ким гектар утыртырга туры килмәс дип, үзенчә чамалагач, Мәниан картның башына: «Кырларыбызны ур-маннар каплый ла баса, чәчүлек мәйданнарыбыз тагын кими бит..» дигән уйлар кгГлгәи иде. Шуның өчен дә ул кич буе борчылды. Нургали белән сөйләшкәч, аның җаны тынычланды.
Икенче көнне колхоз членнарының гомуми җыелышы булып үтте.
...Ерактан, Каспий арты далаларыннан һәм көньякның комлы чүлләре ягыннан, үзенең кайнар дулкыннары белән котырып, көчле җилләр исә. Җил, ачык җирләрдән ком давыллары куып, аньиң белән кырларны, елга-сула.рны, юл һәм бакчаларны, кайчакларда исә авылларны да күмеп китә; я булмаса иген басуларының өске катлау туфракларын чәчелгән ашлыклары белән бергә үк күтәреп һавага очыра, уңдырышлы туфракны әллә капларга илтеп ташлый. Коры җилнең утлы канаты кагылган басулар каралып, көеп һәм кибеп калалар... Илебезнең Европа өлешендәге далалы һәм урманлы далалы районнарга чакырылмыйча килүче шундый куркы-нычлы «кунак» бар, һәм ул инде ерак заманнардан бирле бу якларга еш кына килеп, халыкларны зур авырлыклар кичерергә мәҗбүр иткән. Аның юлында киртә очрамаган. Ләкин халык, аның галимнәре, фәнни тикшеренүчеләр, авыл хуҗалыгы практикалары гасырлар буе шул зарарлы җилләр юлына, басарга тиеш киртәне эзләгәннәр. Күп тәҗрибәләрдән, сынап каралган күп төр. ла ысуллардан соң кешеләр коры җилләргә каршы көрәштә һәм кырларның уңдырышын күтәрүдә игенчегә иң көчле һәм иң яхшы булышчы — урман дигән фикергә 6'ары тик шаулы урман котырган җилләрне һәм «кара бураннарны» тыя, алар юлына какшамас киртә булып баса ала. Урманнар булган җирдә елгалар күп сульв була һәм алар беркайчан да кипми, саегаймый; анда игеннәр корылыктан һәм салкын тиюдән һәлак булмыйлар; зур зыяи белән очу
73
чы комнар юк, уңдырышлы өске катлау туфраклар давыл булып күккә күтәрелми. Кыскасы, анда уцыш табигатенең рәхимлеге һәм шәфкате итеп көтелми, киресенчә аның кулыннан тартып алына, аны үзгәртеп кору ярдәмендә тудырыла. Ничек соң урман бу җиңүне бирә ала? Гасырлар буе коточырып һәм халыкларны газапта яшәткән стихияне үзенең нинди көчләре белән туктата ул? Аның шаулы кочагында нинди хикмәтле серләр ба.р соң? Барыннан да элек менә шул хакта гади, аңлаешлы һәм ышандырырлык итеп сөйләргә кирәк иде. Чөнки серен һәм максатын белгән, яратып эшләнгән эш ул инде яртылаш башкарылган була.
Партоешма секретаре Нургали Галиев та, колхоз председателе Сэлах Шакуров та шулай уйладыь лар. Коммунистлар һәм правление членнары тарихи карарны аңлату өчен аерым звеноларга, бригадир-ларга һәм өйләргә беркетелделәр, шуңа карата махсус номер стена газетасы чыгып өлгерде, уку өе һәм клуб эче урманлы җирләрдән алынган уңыш хакында сөйләнгән яңа диаграмма һәм плакатлар белән бизәлде. Ләкин әле болар гына җитми иде. Уңыш өчен көрәштә урманнар тоткан роль хакында, аның стихияне җиңә алган хикмәтле көчләре турында фән исбат иткәнчә дә сөйләргә кирәк. Шул сүз-ләр үзләре колхозчылар күңелендә урманнарга карата зур ихтирам көче тудырсын, ком чүлләренең коры җилләреннән ышыклаучы ур^ ман үрчетү хезмәтенә ашкыну утлары кабызсын.
Гомуми җыелыш үткәрү менә шуның өчен кирәк иде.
Тархан урманчылыгының яшь технигы Десятниковны тирә-як колхозларының һәммәсендә дә яхшы беләләр. «Улъяновка»ның исә ул бөтенләй диярлек үз кешесе. Әти- 0НИСО үлеп ятим калгач, бу тәбәнәк буйлы һәм кара күзле үсмергә Би- дәнге авылындагы балалар йорты икенче семья булган иде. Ул Совет власте кулыннан тәрбия һәм белем алып, Бпдәнгелсләрнсң күз алдында үсте. Биредә аның бәйрәм саен сәхнәгә чыгып озын-озыи дек* ламацияләр сөйләвен дә, 1938 елның көзендә колхоз атына утырып Любян урман техникумына укырга! китүен дә һәркем хәтерли. Аннап соң авыр сугыш еллары... Таныш авылга гвардия сержанты Десятни- ковтан килгән хатлар. Аның Варшава өчен барган сугышларда яраланып, савыгу өчен авылга кайтуы. Яңадан очрашу һәм яңадан аерылулар... Бөек Ватан сугышының җиңүгә илткән данлы юлларын үткәч, тәбәнәк буйлы һәм кара күзле егет яңадан үзенең таныш якларына кайта һәм Идел буе урманнарында тыныч хезмәткә керешә. Колхоз тарафыннан бүгенге гомуми җые-лышка доклад белән Десятников- ның чакырылуы шуңа күрә дә очраклы түгел иде.
Яшь урманчы озак көттермәде, килеп тә җитте. Колхозчылар аны зур ихтирам белән тыңладылар.
...Бөек рус фәне моннан күп еллар элек үк инде урман үрчетүнең агрономик әһәмияте барын раслады, аның үз-тирә ягындагы басулар өчен дым саклаучы чьпганак булуын исбат итте. Дала җирләрендә яшәүчеләр күптәннән бирле инде үзләренең торакларын һәм; иген басуларын начар һава хәлләреннән урманнар ярдәмендә саклап килгәннәр. Ачык далаларда урман үрчетү һәм шуның нәтиҗәсендә ныклы уңыш алуга ирешү буенча булган беренче һәм бөтен тәҗрибәләр Россия һәм аның атаклы кешеләренең исеме белән бәйләнгән.
1696 елда ук инде Петр 1 боерыгы буенча Таганрог тирәсендәге җирләргә имән орлыклары чәчелгән һәм анда куе урман барлыкка килгән. 1809 елда Полта.за өлкәсендә яңа урманнар утырту белән Ломиковский шөгыльләнгән. (Бу хакта Гогольның «Үлек җаннар^ын- да да телгә алына). Шул ук эш аннан соңгы елларда да дәвам иткән. Атаклы рус урманчысы Графф 1843 елда Мариуполь өязенең коры далаларына. 3000 гектЛр мәйданда урманнар утырткан. Бу «Бөек Ана- доль» урманнары әле хәзер дә исән-нәр, партия һәм хөкүмәтебезнең яңа карары буенча ала.рны саклау
74
чаралары билгеләнә. 1891 елда булып үткән зур корылыктан соң Рус профессоры Докучаев инициативасы белән далалы районнарда полосалы урман утырту үткәрелгән. 11дел белән Дон, Дон белән Донец һәм Дон белән Днепр елгаларының су аергычларында кыр саклау максаты беләк утыртылган урманнар шулай барлыкка килгәннәр. Бу «Ташлы дала» урманнарның мәйданы елдан-ел киңәя барган.
Ләкин патша Россиясенең вак, таркау, хосуси милекле хуҗалыгы бу өлкәдә кечкенә мәйданнарда аерым агачлар утыртудан ерак китә алмаган. Агач утырту эшләре бик гади юллар белән, механизм-нарсыз үткәрелгәнлектән, урманнар, уңыш күтәрүдә күзгә чагылырлык зур рольне уйный алмаганнар.
Безнең илебезнең социалистик авыл хуҗалыгы шартларында гына кыр саклау урманнарын үрчетү үзенең чын үсешенә ирешә һәм киң күләмдә җәелә алды. Бу эш хакында Ленин һәм Сталин кайгыртты, аның киләчәгенә илткән юллар Партия съездларында сызылды. Еллар буенча тәҗрибә, көч, техника һәм белем тупланды. Һәм менә хәзер ил әлегә кадәр тарихта тиңе булмаган күләмдә урман үрчетү законын кабул итте. Ныклы уңыш өчен бөтен халык походы башланды...
Безнең табигатьне үзгәртеп кору һәм җирне яңарту өчен көрәшебездә урман үзенең яшел яфраклары, куе кәүсәләре һәм тирән җәелеп үскән тамырлары белән булыша.
Бер гектар урманның ылыс һәм яфракларын җиргә тезсәң, кар һәм бәс дымнары урман өстенә 30 мәртәбә артыграк төшә дигән сүз. Урманга «дым кибете» дигән лаек исемне халык юкка бирмәгән. Урманнарның тоташ, куе ябалдашлар диңгезе — җәйге эссе көннәрдә җир дымнарын кибеп, буга әйләнеп бетүдән саклаучы ышанычлы күләгә дә ул. Дала ягыннан искән коры җилләр яшел диңгезгә җитү белән суына, сына һәм тизлекләрен киметә башлыйлар. Аларның җирне көйдергән һәм өске ка.тлау туфракларны очырган хәтәр көче югала. Кыш көннәрендә урман басу карларын очырып ерак чокырларга ташучы җилләр юлын киртәли. Ул кешегә карны үзе теләгән җиргә җыярга һәм шунда сжларга булыша. Урман арасында кар тигез катлау булып төшә һәм уҗым орлыкларын салкыннан яшерә. Тирән кар астында калып үзенең а.скы катлауларына кадәр туңмаган җир яз җитүгә үк тиз эри һәм кар суларын күбрәк тотып кала. Игеннәр үсешкә тигез һәм дәррәү кузгалалар! Урман тирәсендә туклыклы матдәләрен юып, агызып киткән кар һәм яңгыр сулаг ры да тоткарланалар. Анда һәр- кайчан туфрак сулары өстәрәк һәм һава дымлырак була. Урманнар басу түренә табигатьнең матур бизәге һәм гүзәл купшылык булып кына түгел, эш араларында иркенләп ял итү өчен салкынча, шифалы һәм саф һа»валы күләгәле урын булып та басалар. Урманның бал бирүче күп төр агачлары бар. Алар тирәсенә колхозлар бай умарталыклар куялар. Урман безнең канатлы дусларыбыз,—авыл хуҗалыгы корткычларына каршы оста көрәшүче йөзләп төр кошлар оя корган урын. Шуның өстенә ул безгә кыйммәтле агач материалы, татлы җимеш һәм җиләкләр дә бирә.
Аннан соң Десятников кыр саклау урман полосаларының төзелеше, аларда үрчетү өчен тәкъдим ителгән агач төрләре, аларны тәрбияләү һәм саклау чаралары турында бәйнә-бәйнә сөйләп чыкты. Анын урманлы басулардан югары уңыш алынуын исбат итү өчен китергән мисаллары аз сүзле, ләкин тирән мәгънәле иделәр.
Шул көннән башлап колхоз агро- урман түгәрәгендә дәвам итәчәк дә-ресләргә кереш сүз әнә шулай ясалды. *
**
Колхозчыларның гомуми җыелышы «15 гектар мәйданга кыр саклау урман полосалары утыртырга, «Имәнлек башы» басуындагы чокыр битенә алма бакчасьи салырга, барлык елга ярларын куак утыртып ныгытырга» дигән карар кабул итте. Аннары инде шул карарны тормыш-ка ашыру өчен беренче һөҗүм башландык
... Көз өчен хас түгел, ләкин халык көткәнчә матур килгән аяз якшәмбе көнне иртән тацнан торып, бөтен авыл кырга атылды. Ялтырап торган төрәнле сабаннар тарткан атлар да, җилкәләренә көрәк яки китмән салган картлар һәм яшьләр дә, юл тутырып, бергә атладылар. Сафны, гаскәрен җаваплы һөҗүмгә алып барган командир кебек, ул көнне дә Салих Шәкуров җитәкләде.
Үзенең алтын бөртекләрен дәүләт амбарларына озаткач бушап һәм тынып калган көзге кыр яңадан җанланып һәм матурланып китте, һөҗүм, җыр яңгыратып һәм тир коеп, көн буе дәвам итте. Тигез һәм матур рәтләргә; тезелеп яшь агач үсентеләре басачак җирләр буразналар белән чуарланды.
Үсентеләр кырга бүтән колхозчылардан да алданрак килгәннәр иде. Аларны, төн буе йокламыйча, Тархан урманчылыгы һәм Буа агролесомелиорация питомнигыннан Мәннан карт звеносы ташыган. Мәннан картны җыелыш урман полосалары үрчетү өчен төзелгән махсус звеноның башлыгы итеп сайлаган иде. Ул үз гомерендә Татарстан җирләрендә һәм Волга буе өлкәләрендә кабатланган уннан артык корылыкны башыннан кичергән, аның әче тәмен татыган кеше. Урман үрчетүнең шул зур бәлагә каршы көрәштә мөһим чара булуын аңлап, ул бу эшкә баштан ук җаны- тәне белән бирелергә теләде. Үзен звено башльпгы итүне тыйнак кына сүзләр белән сорап алды:
— һаман кеше үстергән уңышны саклап кына булмас, уз кулларым белән дә берәр нәрсә үстереп калдырасы килә...
Чәчеп үстергән һәр нәрсәнең киләчәк язмышын беренче чиратта чәчүлек материал хәл иткәнен Мәннан карт яхшы белә. Шуңа күрә дә ул үсентеләр кайтаруны беркемгә тапшырмыйча үзе башкарган. Имән, акация, актирәк, миләш һәм чия агачларының шәрә һәм назлы сабакларын таң атканчы да ачык тотмыйча тамырлары белән җиргә күмеп, дымда һәм җылыда саклаган.
— Шиңә һәм зәгыйфьләнә күрмә-сеннәр, тизрәк җиргә, җиргә, оланнар — дип, ул аларны, көне буе үз кулларыннан өләшеп торды.
Көзге кояш кызарып батканда инде беренче дистә «гектарга нык һәм югары уңыш өчен көрәшүче яшел армиянең булачак солдатлары үзләренең озын рәтләрен тезеп тә өлгергәннәр иде.
... Айлар һәм еллар үтәр. Колхоз-чыларның кайнар тире һәм күк- рәүле яңгырлар белән сугарылган, башта куе бодайлар белән ярыша- ярыша, аннан соң алардан узып китеп, бу батыр армия үсәр. Нечкә игътибар, көчле сөю һәм фидакарь хезмәт аларны ашыктырып өскә күтәрер. Аларның яшел тасмасы белән бөтен кырлар уралыр, инде халык табигать хакимияте һәм стихия дигән нәрсәләрнең булуын бөтенләй оныткан көн килер. Ул безгә якын, һәм еллар аша күренә. Безнең кыю һәм ышанычлы карашлар алга, илнең үзгәртеп корылган табигатенә, коммунизм муллыгы шаулап үскән якка текәлгән!