Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӨМКИН БУЛМАГАННЫ БУЛДЫРУЧЫ


Барлык заманнарның һәм халыкларның игенчелек тарихында колхозчы бөтенләй яңа фигура. Ул стихиягә каршы соклангыч техника белән коралланган хәлдо көрәшкә чыкты, ул табигатькә яңартучы, яңалык кертүче күзлегеннән чыгып йогынты ясаучы».
И. Мичурин
Без Уел елгасына якынлашып киләбез. Монда, Казахстанның бу ярым чүлендә, ифрат эссе. Күләгәдә эсселек кырык градуска җитә диләр. Каян табасың монда ул күләгәне. Әйләнә-тирәдә бер генә агач заты, хәтта бер генә куак та юк. һич югында җил генә исеп китсен нде. Ләкин җил кузгалса, мондый фикергә килүеңә үзең үк үкенә башлыйсың. Күзеңне ачырмаслык тузан һәм ком уйный башлый. Әрем, дөя чәнечкесе һәм тузан. Ул теш арасында чытырдый, күзеңне йомарга мәҗбүр итә, җил чыкса, эсселек тагын да көчәя төшә. Менә шушы көйгән далада, әллә ничә километрлар ераклыктан, гүя, гаять зур кар көрте, гүя, мираж кебек, биек бер ак бина калкып чыга. Салкынча күләгә вәгъдә итеп, бинага керү урыны каралып күренә, зур, ак бинаны урап, ике яктан, трибунага менгәндәй, югарыга таба таш баскычлар күтәрелә. Моннан инде Уел да күренә.
— Борынгы Көнчыгыш хакимлә- ренең төрбәләрен † хәтерләтүче бу нинди бина?
Минем юлдашым тантана белән:
— Менә шушында!—ди.—Нәкъ уңыш алган җиренә аңа төрбә салдылар.
— Кемгә?
— Язуны укып карагыз.
Бинаның ишеге өстендәге чуен тактага «Шиганак Берсиевка» дигән сүзләр коелган иде.
Ул күчмә тормыш белән яшәүче булган. Аның ыруы Актүбә өлкәсенең иксез-чиксез ярым чүлендә өзлексез күченеп йөргән. Күптән түгел генә булып узган бу хәл, әллә кайчан ук булгандыр кебек. Шиганак Берснев байда алты ел буена батрак булып эшләгән. Аннан соң киткән. Мәгълүм ки, казах халкы элек- электән терлек асраучылык белән көн иткән. Әмма Шиганакны җир эше кызыксындыра башлый. Җәйләрен терлекләрен Эмба елгасы буена-куып китергәч, ул агач сука белән чирәм тырнап тары чәчә, чыгыр ясый һәм аңа йоны коелган дөясен җигеп, үзенең кечкенә генә тары җирен сугарырга тотына. Бөек борылыш елларында казахлар утрак тормышка күчеп, үзләренә җир санлап алганда Шиганакның яше илледән узган иде инде. Ул авылда -кол-хозга керүчеләрнең беренчесе бул-
† Табутлар куела торган бина
тан. Бу яңа авылның тирмәләре, таусыз һәм калкусыз, ашъяулыктай тигез һәм әрем үскән даладан боргаланып агып яткан Уел буена утырган. Ыру башлыкларын һәм милләтчеләрне Уел буеннан куып җибәргән большевик комиссар Исламгали Курманов истәлеге хөрмәтенә бу колхозны «Курман» дип атаганнар.
Шиганак гади колхозчы булса да, аның элекке күчмә халыклар күне- I еп җитмәгән иген эшен бик яратып эшләвен, үсемлекләрне сөеп тәрбия- ләвен күреп, аны зур җаваплы эшкә күтәрәләр, мираб‡ итеп билгелиләр. Шиганак биш ел мираб булып эшли, биш ел буена иске чыгыры тирәсеннән теләр-теләмәс һәм боек кына атлап әйләнүче дөясен куа. Мондый чыгыр белән күпме генә су чыгарып булсын соң?!
Гомуми җыелышларның берсендә Шиганак яңа бер тәкъдим кертә:
— Әгәр без чын-чыннан игенчелек белән шөгыльләнергә уйлыйбыз икән, әйдәгез, игенне юньле колхозчыларча чәчә башлыйк. Без исә, алтмыш хуҗалык, җәй буе барлы-юк- лы алты гектар өстендә казынып уздырабыз. Яхшы уңыш биргәндә Дә ул күпме генә кешене туйдырырга җитсен? Безнең якта һава җирнең үзеннән дә корырак.
Шиганак тәкъдиме буенча, колхоз нефть белән эшләүче двигатель һәм насос сатып ала. Билгеле, бу алай бәхәссез генә эшләнми. Мондый двигательне табуы да ансат булмый. Аның өстенә төрле сүзләр китә: сезнең бу далагызда беренче көчле җил, беренче ком бураны ук машинагызны күмеп китәчәк, насосыгызны эштән чыгарачак.
Шиганак күчмә тормыш белән яшәгән вакытында җир асты казылмаларын эзләүче геологлар төркемен очратуын һәм шунда, үз гомерендә беренче тапкыр, двигатель белән эшли торган насос күрүен хәтерли. Бу аның хыялына әверелә. Ул кире фикерле кешеләр белән бә-хәсләшергә тотына.
— Без двигатель белән насосны ком белән тузаннан сакларбыз.
Утыз бишенче елда «Червоный прогресс» дигән унсигез ат көчле нефть двигателе Уел буенда беренче буларак насосны эшләтә башлый. Ул чыгарган су кырык гектар җирне сугарырга җитә иде. Ягулык табу да кыен булмый. Колхоздан
‡ Иген сугартып торучы
feO
унбиш километр ераклыкта, кояш көйдер-гән дала уртасында чокырлар казыйлар. Шушы чокырларга, коега су >к.ыелгандай, бертөрле кара сыекча җыела башлый. Бу саф нефть иде. «Курман» колхозчылары үзләренең «Червоный прогресс» ларына кирәкле ягулыкны менә шушы нефть чо-кырларыннан ташыйлар.
Илле яшенә кадәр Шиганакны беркем дә белми. Хәзер исә аның сәләтенә, осталыгына соклана башлыйлар. Ул кунакларны ярата торган киң күңелле, зирәк һәм акыллы кеше була, әңгәмә вакытында күңелле итеп сөйләшеп утыра, хуҗа Насретдин кебек мәзәкләр сөйләп көлдерә, җырлар чыгара. Аның акыллы сүзен ишетү өчен ераклардан киләләр, үзара низаглашучылар аннан килештерүен үтенәләр.
Ләкин аны тирмәсендә кичләрен генә очратып була. Ул бөтен көнен кырда уздыра. Шиганак анда үзенең тарысын тәрбияли, машинист Егаль- сиевның ничек эшләвен күзәтә, үзенең кордашы мираб Али Бикмагам- бетов белән кайчан сугару яхшырак булачагы турында киңәшә. Председатель ана әйтә:
— Күршеләрнең насослары юк, шулай да алар сугарып бетерделәр инде, — ди. — Бөтен сроклар узды инде.
Шиганак аңа:
— Мин срокка карамыйм, тарының үзенә карыйм, — дип җавап бирә. — Аны теләсә кайчан түгел, үзе теләгән вакытта сугарырга кирәк. Иркәләргә ярамый.
— Кайчан эчәргә тели соң ул?
— Менә мин аннан шуны белергә тырышам да. Төрлечә сугарып, нәтиҗәсен чагыштырып карыйм.
Әле тары өлгереп тә жнтмагән, урып-җыю башланмаган да була, ул исә көннәр буе кырда йөри, тарының бүтәннәрдән элегрәк өлгергән бәр-
чәләрен§ өзеп, өенә алып кайта һәм кичләр буе тарының иң эре бөртекләрен берәмлекләп чүпләп угыра. Бу тирәдә тарының «ак уел» дигән сортын чәчә торган булганнар. Тик аның сорт дип әйтерлеге дә калмаган. Ул тигез өлгерми, бәрчәләре дә төрле-төрле була: бертөрлесе тармакланып, салынып тора, икенчесе— водрыксыман җыйнак. Ак орлыклар арасыннан әллә никадәр сары орлык килеп чыга. Шиганак һәр участоктан иртәрәк өлгергән бәрчәләрне кисеп алып өендә, кешегә күрсәтмичә генә, аларның иң эре орлыкларын җыя барып, алариы ел саен орлыкка чәчә. Аның тарысы уңышны елдан- сл яхшырак бирә башлый. Шиганак үзе исә якын-тирәдә иң дәрәҗәле һәм хөрмәтле кешеләрнең берсе булып таныла. Аның гаҗәеп орлыгын сорар өчен күрше колхозлардан да килә башлыйлар. Шулай итеп ул үзе үрчеткән яңа орлыкны күрше «Җа- яакодам» колхозыннан кодасы Кашмын Сокуровка, үзенең өйрәнчеге, «Кеммерчи» колхозымнан Заурә Баймулдиновага, ярышташы Азимә Биктемовага һәм аннан белем һәм тәҗрибә алырга дип бик ераклардан килгән тагын бик күп кешеләргә биреп җибәрә. Аның бу орлыгы бүтәннәрдән күп өлеш яхшырак була. Ул инде 1939 елда ук 32 гектар мәйданның һәр гектарыннан 25 ярымшар центнер тары уңышы алуга ирешә. Бу бит 153 пот дигән сүз. Шиганак •исә яңа сорт тары үрчетү дәрте белән рухланып, үзенең эре бөртекләрне сайлап җыюын өзлексез дәвам иттерә.
Шиганак төрле авыллардан килүче кунаклар белән гәпләшеп утыруны яраткан. Ләкин бит аларны яхшылап кунак итәргә дә кирәк. Биш бармак белән теләсә кайсы авылда сыйлый алалар. Яна гына тотылган 'балык исә бөтенләй башка ризык, ул монда сирәк очрый торган сый. Карт, ятьмәсен ала да, кунак киләсем алдан ук белеп, Уелга балык тотарга төшеп китә. Су буеннан жайткаида аның ятьмәсендә һәрвакыт көмеш төсле юеш балыклар тыпырчынуын күрәләр. Киез өстендә аяк бөкләп утырган килеш, бет-мәс-төкәнмәс чәй, яисә буза эчә-эчо (шәп сый!) хуҗа белән кунаклар тормыш турында озак гәпләшәләр. Үзләренең колхозлары, бала-чагалары турында сөйләшәләр. Кечкенәләр киездә мүкәләп йөри. Аннары әңгәмә зурларга күчә, һәркем сүз арасында үзенекеләр белән мактан- гансыманрак килеп чыга. Монда Шиганакның да әйтер сүзе була. Аның улы Мәхмүт быел данлы шәһәр — Ростовның үзендә югары уку йортын тәмамлап чыга. Ул тимер юлчы, инженер булачак. Икенче улы — армиядә, кызы Акжибәк техникумда укый, тагын бер елдап укытучы булачак. Әгәр аңа очсыз- кырыйсыз ярым чүл буйлап күчеп йөргәндә шушылай булачагын әйг- кән булсалар, ул, билгеле, ышанмаган булыр иде. Әмма алар чәй янында ни генә сөйләшмәсеннәр, тәра- бара әңгәмә барыбер тарыга килеп ялгана. Шиганак, үзенең кодасы Кашкын Сокуров белән ВИР * ның Арал буе станциясенең директоры Евгений Александрович Малюгинга үзенең тәҗрибәсен сөйләгәндә.-
— Тары җанлы кебек бит ул,—ди иде.—Ул балалар шикелле. Аннан куркусыз батыр егет тә, хәйләкәр мулла да ясап чыгарырга була. Менә хәзер мин аны сугарыла торган җиргә чәчәм, күпме теләсә, шуның кадәр су бирәм. Әгәр һаман шулай үстерсәң, ул иркә баладай азыныр, назлы үсемлеккә әверелер һәм беренче кыенлыкка очрау белән һәлак булыр иде. Юк. Мин аны назлы кыз итеп түгел, батыр егет итеп үстерергә телим. Мин бу сөекле улымны үз канат астыма сыендырып, тормышның өермәләреннән саклап калырга теләмим. — Ул уч төбенә эре һәм ак тары бөртеге сала. — Менә бу орлыкларны мин ике ел сугарыла торган җирдә үстергәннән соң, үз башларына кон күрсеннәр өчен, дөньяга чыгарам—суга-рылмый торган җиргә чәчәм. Мин башта аңа көч бирдем, мин аны ныгыттым, үстердем. Ә хәзер ул үз
* Яки, икенче төрле эйткәндак себеркәчләрен.
§ ВИР — Бөтенсоюз үсемлся үрчетү ■■статуты.
62
юлын үзе салсын, тагын да ныгысын, егет булып җитешсен! Соңыннан, киләсе елда, сугарылмыйча үстергәннең арасыннан иң эреләрен, нң яхшыларын, нлгизеп кайткан улымны каршы алгандай, мин тагын үз канат аегыма алып, сугарыла торган җиргә чәчәрмен.
Шиганак шулай сөйли һәм шулай эшли иде. Малюгин аңа:
— Әйе, сез, ак сакал, алдынгы фәнебез ничек эшләргә өйрәтсә, шулай эшлисез, — ди. — Үсемлекләрне бодай тәрбияләп үстерү ул Мичурин васыяте, ул шулай эшләргә өйрәтә иде.
Ул елларда галимнәр арасында, үсемлеккә тормыш шартлары белән йогынты ясау, аны тәрбияләү юлы белән алардагы кирәкле сыйфатларны нәселдән-нәселгә күчәрлек итеп ныгытып буламы, юкмы икәнлеге турында кызу бәхәсләр бара нде.
Көнбатышның рәсми фәне нәселдән килгән сыйфат үзгәрми, ул даими һәм үзгәрешсез сыйфат дип раслый иде. Ә сортларны аларча, Иогансон методы буенча чыгарырга кирәк. Мичуринчылар исә, үсү, тәрбия шартларын үзгәртү белән үсемлектә нәселдән-нәселгә күчә торган яңа һәм кирәкле сыйфатлар җитештерергә мөмкин диләр иде. Бу теоретик бәхәснең гаять зур практик әһәмияте бар иде. Көнбатышның «классик» генетикасы тарафдарлары, мәсәлән, бэлай дип язалар иде: «әйтик, кайда да булса бодайның югары уңыш бирә торган яңа сорты чыгарылган. Аны орлык хуҗалыгы соратып алып, чәчә һәм бөтен тирә- якка тарата башлый. Бу орлыкларның бертөрлесе яхшы үсемлектән, ә икенчеләре исә бетәшкән, зәгыйфь итән үрчегән. Тик, без яхшы беләбез, мснын һич әһәмияте юк. Чөнки аларның барысының да нәселе бертөрле булачак. Бу хәл терлек үрчетүдә дә шулай ук**;>.
Менделче-морганчылариың үсем-лекнең нәселе аны үстерә торган шартларнын йогынтысына бәйләнешле түгел дигән карашлары селекция Һәм орлыкчылык өлкәсенә бик тирән кереп урнашкан иде. Элита орлыклары хәзерләгәндә, үсемлекнең нинди шартларда үсүнең нәселгә һичбер йогынтысы юк диләр иде. Шунлыктан, туфрак кирәгенчә ашланмый, сөрүнең тирәнлегенә тиешенчә игътибар ителми, бары тик саф орлыкның бүтән сорт
** Ю. К. Филипченко. «Генетика и ее значение для животноводства». Сельхоз- гиз, 1931.
орлыклары белән чүпләнмәвен генә күзәтәләр. «Классик» генетика тарафдарлары колхозчыларны орлыкның сыйфатын яхшыртуда агротехниканың һичбер әһәмияте юк дип өйрәтәләр иде. Шиганак Берсиевның үз тарысын елдан-ел яхшырта баруы «бөтен дөнья классик генетикасын» кире кага һәм безнең туган илдә чәчәк аткан теорияне, Мичурин теориясен тулысынча раслый иде.
1940 елда Шиганак Бсрсиев оч гектар чирек зурлыгындагы югары уңыш участогының һәр гектарыннан 125 әр центнер, 32 гектар мәйданнан уртача 87,5 центнер тары уңышы алды.
Бер гектардан 750 пот! Бу тары уңышының бөтен дөнья рекорды иде.
Моңа кадәр беркемнең дә, беркайчан да, бернинди шартларда да бу кадәр уңыш алганы юк иде әле. Бернинди орлык культурасы: бодай да, арыш та, арпа да, солы да, дөге дә, хәтта -кукуруза да моңа кадәр мондый уңыш биргәннәре юк иде. Әмма шул ук вакытта бу могҗиза да түгел иде. Чөнки күрше Роза Люксембург исемендәге колхозный Шиганак Берсиев белән ярышучы звено башлыгы Азим а Бектепова да 2,7 гектар җирдән гектарына 636 шар пот тары уңышы алды. Аца да орлыкны Шиганак биргән иде.
Ләкин бу әле уңышның чиге түгел иде. Ленин ордены алу өчен Москвага килгәч, академик Лысенко белән очрашканда Шиганак Берсиев сүзне әнә шуннан башлады.
— Уңышның чиге кайда, без бара торган юлның очы бармы?
Академик Лысенко аца:
—• Бөек совет галиме Вильямс бөртекле культуралар уңышының чиген ике йөз центнер дип билгеләде,—диде.—Ул кояш нурларының көчен һәм бу көчне үсемлекләрнең
63
күпме кабул итү мөмкинлекләрен исәпләп чыгарды. Гәрчә кайберәүләр моны Вильямсның төпсез хыялы дип атасалар да, мин моңа ышанам. Ләкин бу әле теоретик әңгәмә. Тормышта исә моңа кадәр берәүнең дә Вильямс билгеләгән бу чиккә кадәр менә алганы юк. Сез игенчелек тарихына мәгълүм булганнарның барысыннан да югарырак күтәрелдегез.
— Менә мин чәчәр алдыннан җирне бастыргыч белән тигезлим. Чәчкәннән соң да бастырам. Ә өлкәдән килгән агроном курка, дөрес эшләмисең, ди.
— Аны шулай өйрәткәннәр. Иске дәреслекләрдә бу тыела иде. Җирне бастыргач һәркайда туфракның дымы күп югала дип уйлыйлар иде. Ләкин ул һәркайда, һәрвакытта да алай булмый. Көчле җилләр искән якларда бастырылмаган туфракның дымы, бастырылганга караганда тизрәк оча. Чәчкәннән соң бастырганда җирдәге дым орлыкларга таба күтәрелә. Сез дөрес эшлисез. Академия дә шулай эшләргә тәкъдим итә.
Шигапакиың күзләре күңелле елтырап китәләр.
— Аннары ул агроном безнең җирне ашларга куша. Химик ашламалар белән генә түгел, кош тизәге, сыср һәм сарык тизәге белән. Әллә ничек, уңайсыз. Без күчмә вакытта алай эшләми торган идек.
—с Монысын агроном дөрес әйтә. Ашларга кирәк. Сез аны җиргә химик ашламалар белән бергә кертегез. Я, сез тарыны ничек тәрбиялисез соң?
Шиганак тафсыйллап сөйли, академик исә игътибар белән тыңлый һәм картның сүзен җөпләп башы белән ымлый иде.
Фашистлар гаскәре безнең туган илгә ташланган елны Берсиов звеносы дүрт гектар мәйданның һәр гектарыннан 155,8 әр центнер тары ала. Калган мәйданда да уңыш узган елгыдаи югарырак була.
Ул елны көз бик борчулы иде. Дошман Москвага ыргыла, Ленинград янында бик куп төрле кабахәтлекләр эшли. Шундый вакытта казахлар Ленинград фронты өчен бүләкләр җыялар. Шиганак Берсиов бер үзе 350 пот ашлык бүләк итә. Берничә поезддан торган бу бүләкне илтеп бирүне махсус делегациягә тапшыралар. Делегация составында Шиганак та була. Ул вакытта Ленинград блокада эчендә иде. Бүләкне ВКП (б) ның Ленинград өлкә комитеты секретаре Москвада кабул итә. Бүләкнең берничә вагоны Свирь буенда фронт тотучы җиденче армиягә җибәрелә.
Кыш бик салкын килде. Кошлар очкан чакта өшеп үләләр иде. Урманда салкыннан наратлар шартлый. Февраль аенда Кызыл Армия бәйрәме алдыннан мина Казахстан делегациясен Свирь буенда торган дивизияләргә озата барырга туры килде. Дала кунаклары үзләренә таныш булмаган урманны кызыксынып карыйлар. Аларның сакал-мы- склары һәм кашлары бәсләнә, алар салкын һава кермәсен өчен авыз- борыннарын бияләйләре беләч каплыйлар. Делегатлар соляа гларны туктатып кулларын кысалар, кыска туннарын, киез итекләрен капшап карыйлар һәм солдатларның җылы киенүләренә куаналар иде.
Авыл клубында делегатлар дивизиянең иң оста снайперлары белән очраштылар. Снайперлар дошманны тагын да аяусызрак кырырга, делегатлар исә җиңү көнен якынайту өчен, тылда тагын да тырышыбрак эшләргә вәгъдә иттеләр. Шиганак Берсиов — якты башлы карт казах—ялкынланып сөйләргә тотынды:
— ... Мин карт кеше инде, җиленче дистә белән барам. Шулай да кулларыма бер минутка да тынычлык биргәнем юк. Улларыбыз фронтта. Аларны. кем кайгыртсын? Аларга кем икмәк, ,ит хәзерләсен, кем өс-башларына хәстәрләсен.? Мин, аларның карт аталары. Сез дә монда, кыргый урманнар арасында батырларча сугышасыз. Немецларны безнең җирдән куып җибәрегез. Ә мин монда, сезнең каршыла. Сталин егетләре алдында туган ил өчен бөтен көчемне биреп тырышырга, уңышны елдап-ел күбрәк алырга ант итәм.
1942 елда, немецлар Идел буена һөҗүм иткәндә Сталинградны сак
64
лаучы сугышчылар арасында Ши- ганак улы да сугыша» ә ул үзо Сталинград өчен Казахстан кырларында көрәшә. 6 гектар җирнең һәр гектарыннан ул 175 әр центнер тары ала. 38 гектарга исә уртача 105 әр центнер уңыш туры килә. Сталин-град операциясе төгәлләнгән көннәрдә Берсиев Кызыл Армия фондына 50.000 сум акча бүләк иткән өчен иптәш Сталиннан котлау телеграммасы ала. Шул ук вакытларда Шиганак Казахстанның фронтовик егетләренә язган өндәмәсендә уңышны тагын да күбрәк алырга сүз бирә. Кайберәүләр моны масаю дип аңлыйлар. Аңа.-
— Син б-олай да бик югары күтәрелдең инде, Шиганак. Ирешкән уңышың бик җигкән, югыйсә монысыннан да колак кагарсың, — диләр.
— Бик авыр эшкә тотынмакчы буласың, картлач.
Ул моңарга каршы:
— Сталинградта җиңел идеме әллә?—ди.
Аңа ярышташлары кунакка киләләр. Алар арасында Заура Баймул- дина да, кодасы Сокуров та, Иргиз районыннан килгән Ашимбаев та була. Алар бик озак сөйләшеп утыралар. Киткәндә Шиганак аларга үзе тәрбияләп үстергән орлыклык тарысын биреп җибәрә. Әйдә, бүтәннәр дә үстерсен, күбрәк кеше бәхетле булсын!
Уел тугаенда Шиганак кырык гектарлык яхшы бер мәйдан сайлап ала. Соңыннан тикшереп караганнан соң галимнәр бу калдау җирдә элек сарык көтүе ятуын әйтәләр. Өстәге катлавы исә әле формалашып та җитмәгән, әмма черемә белән яхшы тиресләнгән яшь туфрак була.
Кыш буе Шиганак звеносы орлык хәзерли. Тарынын, гадәттәгечә, мең бөртеге 5 грамм тартырдайларын түгел, бәлки мене 7-8 грамм килер- дәйләрен берәмләп чүплиләр. Җирне 20 сантиметр тирәнлектә сөрәләр. Туфракны ашлыйлар. Рекордлы уңыш алырга дип билгеләнгән дүрт гектарны исә Шиганак үзе өстәмә рәвештә яңадан сарык тизәге белән ашлый.
Звено членнары бу участокта сай, әмма еш итеп сугару челтәре хәзерлиләр. Тирәнрәк канаудан як-якка вак канаулар таралып китә һәм тары үсемлеге як-яктан өелгән туфрак уртасында читлектәгесымаи утырып кала. Авыр эш була бу. Алар билләрен язмыйча көннәр буе эшлиләр. Звеноның һәр члены көненә унсигез кубометр җир казый. Тарыны сугарыр алдыннан ике мәртәбә тукландыралар.
Председатель Шиганактан сорый:
— Я, тары сиңа нәрсә дип әйтте? Кайчан эчәсем килә ди?
— Мин аның серен белдем. Лысенко да шулай ди, минемчә дә шу- лайрак булыр төсле. Эсседә кеше комсызланып эчә, салкынча вакытта—ашыкмыйча гына. Ашыкмыйча эчкәндә тәмлерәк тә тоела, файдалырак та була. Үсемлекләр дә шулай буладыр дип уйлыйм. Былтыр иртәнге яисә кичке салкында сугарган урыннар нык тордылар, эсседә сугарган урыннар ауды.
Хәзер «Червоный прогресс», иртән кояш чыкканда эшләп ала да, көндезләрен ял итә, кичен кояш баюга тагын эшкә тотына иде.
Колхоз атына атланып, Шиганах үзенең тарысын карап йөри. Ерактан ул тары эченнән диңгездәгесы- ман йөзеп барган кебек күренә. Чөн. ки аның аты тары эченнән бөтенләй күренми.
Бу — безнең гаскәрләр эссе июль аенда немецларны Курск дугасында кырып салган чаклар була, һаман ераклаша баручы фронттан килгән куанычлы хәбәрләргә колак сала-са- ла Шиганак звеносы урып-җыюга керешә. Бу юлы тарының бәрчәләре тагын да зуррак һәм авыррак була, бер бәрчәдәге бөртек саны мең ярымга, кайберләрендә хәтта өчәр меңгә кадәр җитә. Шиганак тарының бөтен участокта өлгереп җитүен көтмичә, сайлап урырга керешә. Хәтта ул бәрчәнсц аскы өлеше өлгергәнне дә көтми. Чөнки ул вакытта тарының өстәге өлеше коела башлаган булыр иде. Бәрчәнсц астагы өлешенең көлтәдә вакытында да өлгереп җитүен тәҗрибәләр ачык күрсәтте. Тарыны урак белән урып, бастыргыч белән бастырып суктылар.
Шуннан соң комиссия чакырдылар. Әйдә, үлчәсен дә акт язсын.
Үлчәделәр дә гер белән үлчәүне тикшерергә тотындылар.
Шиганак кичә бер чиләк тарыны үлчәүсез биреп җибәрүен хәтерләде.
— Тагын бер кат үлчәгез,—диде.
Уңышны ул хәтта үзе дә болай ук булыр дип көтмәгән иде. Дүрт гектарның һәрбер гектарыннан 201 әр центнер, ягъни 1.206 шар пот тары уңышы чыкты. Звенога беркетелгән барлык 36 гектар җирдән 2. 848 центнер, ягъни һәр гектардан 80 шор центнер уңыш алдылар.
Шиганак Берсиев, куанып:
— «Бөек Вильямс әйткәннән дә артыграк булды», — дип уйлады һәм Москвага, академиягә телеграмма бирергә кушты.
Мираб Али Бнкмагамбетов:
— Кеше башына күпме туры килә соң бу? — диде.
Колхоз хисапчысы кат-кат исәпләп карады. Барысы 17.088 пот уңыш алынган. Звенода барлыгы ун кеше эшли. Димәк, һәр кешенең хезмәте 1.708 поттан артык уңыш биргән була.
Карт мираб куаныч һәм горурлык белән.-
—- Син безнең, Шиганак звеносының, әле моннан тыш тагын дүрт гектар бәрәңге һәм яшелчә үстерүен дә онытма, — дип әйтеп куйды.
— Аны ничек онытмак кирәк!
Звенога өстәмә түләү тәртибендә генә дә 2.900 пот тары бирелде. Бу бит үзе генә дә өч вагонга якын ашлык дигән сүз!
Звено членнары өстәмә түләү тәртибендә алынган тарыны һөҗүм игеп баручы Кызыл Армиягә бүләк итеп бирделәр. Шулай итеп, тары уңышы өчен көрәш ул безнең гас- кәрләребезнең җимергеч һөҗүменә барып тоташкан бөек бер патриотик хезмәт иде.
Украинаның . башкаласы — Киевның оккупантлардан азат ителүе уңае белән Москвада салют яңгыраган көнне Шиганакка Москвадан хат килде. В. И. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы фәннәре Академиясенең президенты аксакалны моңарчы дөньяда аннан башка беркем дә алмаган югары уңыш белән .тәбрик итә иде. Шиганак, елмаеп:
— Безнең тарыбыз фәнгә дә азык булды; — диде.
1944 елның язында Шиганак Москвага соңгы мәртәбә килеп китте. Бу вакытта Совет Армиясе дошманның Никополь төркемен тар-мар итеп, Одесса янында Кара диңгезгә барып чыкты. Тары орлыгы да һөҗүм итүче армия белән бергә алга бара иде. Немецлар вакытында кырларның куп өлеше чәчелми калган. Ул вакытта бүтән ашлык чәчәргә соң булганлыктан, калдау җирләрне ертып тары чәчәләр иде.
Шиганак Берсиев тагын Академиягә килә. Ул чишенү бүлмәсеннән узып, икенче этажга менә дә кабул итү бүлмәсендә, секретарьны гаҗәпкә калдырып, толыбын ефәк белән тышлаган диванга салып куя. Кабинет ишеген ачып академикның анда икәнлеген күргәч, ишек төбендә галошын сала да кабинетка оекчан гына кереп китә. Казах халкының гадәте олылар янына шулай керергә куша.
Академия президенты аксакалны аяк үрә каршы алып, үз янына утырта. Ул кунактан хәл-әхвал сорарга тотына.
— Хатыныгыз, балаларыгыз сау- сәламәтме? Колхозда эшләр ничек бара?
Кунак исә хуҗаның гаиләсенең сәламәтлеге турында, фән эшләре»- нең ничек баруы турында сораша.
Шиганакның саКал-мыегы бөтенләй агарып беткән, тик эчкә баткан һәм елтырап торган күзләре өстендәге куе кашлары гына элеккечә кара иде.
Академик аңа:
— Мин тарынын иң югары уңыш бирүче культура булуына электән үк ышана идем, — диде. — Сез моны эшегез белән расладыгыз. Сез мөмкин түгел дип исәпләнгәннең мөмкин икәнлеген күрсәттегез. Хәзер тормыштан артка калырга теләмәүче профессорларга дәреслекләрен яңадай язарга туры киләчәк.
Аксакал әйтте.-
— Мин башлап кына җибәрдем, — диде. — Меңнәрчә казахлар
5. »с. Ә.“ № 12
65
•6
минем эземнән китеп, хәзер минем үземне куып җитәләр. Иргиз районының звено башлыгы Уксукбай Ашимбаев бер гектардай 203 центнер, минем кодам Сокуров — 203 центнер тары уңышы ’ алдылар. «Кемерчи» колхозының звено башлыгы бер хатын-кыз биш гектар җирнең һәр гектарында 175 әр центнер тары үстерде. i\\nn башладым, меңнәрчә колхозлар минем тәҗрибәмне киңәйттеләр, бөтен ти- рә-якка тараттылар. Мин моңа горурланам, бу минем картлык көнемдә тормышымны куаныч белән бизи. Әгәр гомеремне озынайта алсам, киләсе елда «Курман» колхозының данын тагын да югарырак күтәрергә җыенам.
— Моның өчен тагын ниләр эшләргә уйлыйсыз соң?
— Безнең тарыбызның һәр бәрчә- сеннән чыккан орлык уртача алты грамм килә. Ничек шуны сигез граммга җиткерергә? Мин бу турыда бик күп уйладым. Моннан соң мин гектарга дүрт килограмм кимрәк итеп шахмат тәртибендә чәчәргә булдым. Болан иткәндә кояш яктысы һәр төпкә тигез төшәчәк. Аннан соң мин тагын бер сергә төшендем кебек. Яз көне Каспий диңгезе ягыннан җил исә. Минемчә, шул җилгә кадәр чәчкәндә тары уңышны азрак бирә. Сез ничек киңәш итәрсез?
Академик чын күңелдән:
— Миңа сезгә киңәш бирергә түгел, бәлки минем үземә сездән өйрәнергә кирәк, — диде.
Алар тагын бик озак сөйләшеп утырдылар. Әңгәмә ахрында Лысенко үзенең «Бөек Ватан сугышы чорында эшләнгән эшләр» дигән китабын бүләк итеп, аның титул битенә болай дип язды.
«Кадерле һәм хөрмәтле Ши- ганак Берсиев иптәшкә.
Иң алдынгы галимнәр бөртекле культураларның уңышы бер гектардан 200 центнердан да артык булу мөмкин түгел дигән фикергә килделәр. Алар үсемлекнең кояш нурларыннан күлме көч алуы мөмкинлеген исәпләп чыгардылар. Сез бу галимнәр әйткәннән күбрәк уңыш алып, иген уңышының кешегә буйсынуын расладыгыз.
Тиңсез югары уңыш алучыга, алдынгы уңыш осталарының да иң алдынгысына дан. Сезгә озын гомер телим.
Трофим Лысенко» 6/IV—1944 сл.
Президент кунакны кабул бүлмәсенә озата чыкты. Ул, секретарьны шаккатырып, диваннан кунакның толыбын алды да картка аны кияргә ярдәм итте.
— Алайса сез миңа суыктан ку- рыкмый торган бодаегызның орлыгын җибәрерсез. Мин исә ул бодайдан безнең ярым чүлебездә дә яхшы уңыш алырга тырышырмын.
Лысенко, карт белән саубуллашып:
— Ярый, җибәрермен, — диде.
Шиганак белән бу очрашу көне аның өчен куанычлы көн булды. Әмма аңа үзенең вәгъдәсен үтәргә туры килмәде. Яз көне май аенда, үзенең туган авылында дуслары һәм туганнары кулында Шиганак Берсиев үлде.
Бөтен дөньяда иң югары уңыш алган һәм фәнне баеткан бу фидакарь кешенең батыр хезмәте, аның даны Казахстанның бөтен далаларына, чүлләренә һәм шәһәрләренә таралды. Актүбәнең шәһәр бакчасында биек постаментта бер һәйкәл бар. Аның нигезендә таштан чүкеп эшләнгән гаять зур тары куагына:
ШИГАНАК БЕРСИЕВ 1881—1944
дип язылган. Узгынчылар туктап аксакалның зирәклеге балкып торган дәртле йөзенә ихтирам' белән карап торалар. Акыннар үзләренең ватандашлары турында җырлар чыгаралар.
Халык осталары тарафыннан салынган даладагы биек ак мавзолей дә аксакалның даны турында сөйли. Ләкин Шиганакиың шөһрәте җыр белән һәйкәлдә генә бикләнеп калмады. Аның даны өзлексез яши. Бөтенсоюз үсемлекләр үрчетү институты, Арал буе станциясенең фән эшчеләре Е. А. Малюгин белән Миловзоров Шиганак Берсиев үс
67
тергән тарыдан дәүләт тарафыннан расланган ике сорт тары өлгерттеләр. Аларның берсе Шиганак истәлегенә Берсиев тарысы дип, икенчесе 28 паифиловчы геройлар хөрмәтенә һәм Шигапакның анты истәлегенә Гвардиячеләр тарысы дип атала.
Тирә-як колхозлары шушы сортларны үрчетәләр һәм һәр язны тары тишелеп чыгу белән Шиганак Бер- сиевның истәлеге тагын да яңарып китә. Аның, даны елдан-ел үсә һәм киңәеп килә торган берсиевчелек хәрәкәтендә дә яши һәм чәчәк ата. Бары Актүбә өлкәсенең үзендә генә 1947 елда югары уңыш өчен көрә-шүче 700 Берсиев звеносы эшләде. Берсиевчелек хәрәкәте бөтен Казахстанга таралды.
Ел саен кырларда игеннәр белән бергә тишелеп чыга һәм меңнәрчә дәртле йөрәкләрне өзлексез алга өнди торган шушындый даннан да яшәүчәнрәк, аннан да озынрак гомерле дан булырга мөмкинме?.
«Новый мир» журналының быелгы 9 нчы саныннан.